Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТЕБЕЗ КИЛЕР КӨНГӘ ЫШАНА!


9
Ярты Европа коммунизм
• Төзеп» яшәп яткан мәлендә.
Ничек мөмкин яшәү Мәскәү белән ничә йөз ел сугыш хәлендә
Ничек мөмкин ярты Европа
Йөзгән чакта муллык мәлендә Мәскәү белән ничә йөз ел калу Туйдыручы — коллык хәлендә Көн килде дә мәйданнарга чыгып. Бар халыкны әйдәп чаллылар. КамАЗ салган кебек. Азатлыкка Ьәйбәт итеп нигез салдылар
Мондый көндә коллар булып калу Җинаятьтер, әйе. җинаять — Август ае. 1990 —
Чик куелды моңа, ниһаять
.Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге игълан ителү уңаеннан хөкүмәт һәм җәмгыять оешмаларына, республика газета һәм журналлар редакцияләренә. Татар иҗтимагый үзәгенә котлау телеграммалары килү дәвам итә.
Түбәндә алардан кайбер өзекләр урнаштырабыз.
Борынгы татар халкын Татарстанның дәүләт суверенитеты игълан ителу белән кайнар котлыйбыз Кардәш халыкка сәясәт, икътисади, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә, җөмһүриятне үзгәртеп коруда яңа уңышлар телибез
Сәетбай БАЙДУЛЛАЕВ.
Төрки халыклар җәмәгать оешмалары ассоциациясенең оештыру комитеты рәисе
Бэһрам ГОИ.
Төркстан халык хәрәкәте рәисе Ташкент
Татарстан җөмһүриятенә уңышлар!
Надир ДӘҮЛӘТ Истанбул
Халкыбызның каһарманнарча көрәше гүзәл нәтиҗә бирде — Союздаш Татарстан чынбарлыкка әйләнде Шулай итеп. Татар иҗтимагый үзәге халык рухын чагылдыручы олы көч икәнен тагын бер кат раслады
Айдар ХӘЛИМ.
Уфа
Суверен Татарстанга бәхет телибез, җөмһүрият чәчәк атсын.'
әхмәтов.
Магнитогорск
Бисмилла иррахман иррахим
Халкыбызның мөхтәрәм зңитәкчеләре! Саратов һәм Энгельс мөселманнары исеменнән Сезне һәм Сезнең аша бөтен татар халкын Татарстанның дәуләт мөстәкыйльлеге Декларациясе кабул ителу белән котлыйм Сез үзгәртеп кору хәрәкәтенең башында тордыгыз һәм күп газаплар чиккән халкыбызны киләчәктә дә алга, яктылыкка әйдәрсез дип ышанабыз, шуның хакына гыйбадәт кылабыз, бөек Аллага согынабыз Халкыбызның купгасырлык тари.гы Хак тәгаләнең бөек тәгълиматы — ислам дине белән бәйле Ышанам, ислам дине җөмһүрият тормышында лаеклы урынын табар
Имам-хатиб БИ БАРСОВ.
Саратов
«Казан утлары» хезмәткәрләрен Татарстан республикасыныц туган көне белән тәбриклибез _
Борчагызга саулык-сэламәтлек, халкыбызга һәм милләтебезгә армый- талмый хезмәт итүегезне теләп калабыз
Нәҗмиен тәр гаиләсе.
Алма-Ата.
Тарихыбыздагы олы борылыш көнендә Сезгә халкыбыз бәхете хакына игелекле хезмәт телибез
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге.
Уфа
Татар иҗтимагый үзәге эшлеклелэрен Азатлык бәйрәме белән котлыйбыз Җиңүчеләрне мең-мең кат кочаклап, рәхмәт әйтәбез
Мәүләви СӘЛӘХОВ.
Яңавыл БАССР
Әзербайҗан ССРның татар җәмәгатьчелеге Союздагы барлык татар халкын тарихи җиңү — суверен Татарстан җөмһүрияте игълан ителү белән котлый Декларацияне тормышка ашыруга — татар милләтен яңарышка илтүдә көчебезне, осталыгыбызны, белемебезне туплыйк.
Әзербайҗанның «Туган тел» җәмгыяте җыелышында кабул ителде.
Нияз ЯРУЛЛИН.
Баку
Кырым-татар милли хәрәкәте оешмасының Кырым өлкә советы Идел буендагы кардәшләрен олуг җиңү белән котлый Милләтнең терелүендә хәлиткеч адым ясалды Бөтен өметләрегезнең чынга ашуын телибез Алла къо- лай кетрсин
Шәүкәт КАЙБУЛЛАЕВ,
Кырым-татар милли хәрәкәтенең Үзәк Советы җәмәгать сәркәтибе
Бакчасарай.
Удмуртиянең 200 мең татары Фаузия Бәйрәмовага, барлык депутатларга кайнар рәхмәт юллый Уңышлар Сезгә, ватандашлар!
ГАЗИЗУЛЛИН.
Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге.
Ижау.
Киләчәккә өмет белән карыйбыз Ышанабыз, халкыбыз тагын да үсәр, чәчәк атар Татарстан парламентына сокланабыз Без бүген бәхетле, кадерле туганнар!
Үзбәкстанның татар иҗтимагый үзәге.
Ташкент
Күкчәтау өлкәсенең күпмеңле татар халкы мөстәкыйль Татарстан рес-публикасын котлый. Киләчәктә бу көн татар миллләтен тергезү көне, бөтен дөнья татарларының гомуммилли бәйрәме көненә әйләнер Шөкер, бу көннәрне дә күрдек! Афәрин.
САЛАХОВ.
Күкчәтау өлкәсе. Кызыл яр