Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЗЛӘР НИГӘ МОҢСУ?


өзнең урталары җитсә дә. ул с-лны көннәр җылы, ягымлы, кояшлы торды. Авылга кайтып төшкәч тә иң әүвәл әнинең кыз чагындагы якын дусты Гарифә апа янына кердем Ул, күчтәнәчләремне мактый-мактый өстәлгә куеп, тиз генә самавырын яңартып җибәрде, хәл-әхвәл сорашты Монда төбәп керүем юкка түгел иде. чәй янына утыргач та мин
— Гарифә апа сөйлә әле әнием турында, нинди иде ул’ — дип сораулар йомгагын сүтә башладым Гарифә апа нәни балага хас матурлык белән елмаеп куйды ди сөйләп китте
Бервакыт шулай әниең белән уеннан кайтып киләбез. Бер тапкыр шулай уракка төшкән чак Бер кичне шулай Сөләй белән Фәләхи безне озата кайталар
Мин йотлыгып тыңлыйм, дулкынланам, мин белеп тә бетермәгән әллә ничаклы хатирәләр йөрәгемә тула Байтак сөйләшеп утырганнан соң «Улларыңнан хәбәр бармы. Гарифә апа’» — дип сорап куйдым
— Юк шул энем җаныем, юк Менә сигез елдан артып китте инде, ни үзләре, ни хатлары юк Таза-саулар. эшлиләр, дип Урал ягыннан кайтучылар ишеттерәләр үземә. Югыйсә иң авыр елларда да ач-ялангач итмәдем бит үзләрен әтисез үстердем, актык сыныкны һәрчак икесенә тиң бүлеп бирә идем Ярар, кайтмасыннар, язмасыннар, хәзер көтмим дә инде Исләренә төшәр төшүен, тик соң булыр Миңа берни дә кирәкми алардан. хөкүмәтебез биргәне җитә, аллага шөкер. Әзме-күпме тавыгын асрыйм, кәҗәм бар сөткә, саламына-утынына да калхуз аптыратмый, алланың биргәненә шөкер Тик Саләймәнемне генә һаман көтәм әле. Инде сугыш беткәнгә байтак булса да • Гарифә, мин кайттым' - — дип Сөләймәнем капкадан ук аваз бирер шикелле
Тагын бер көз хәтеремдә Урамда вак кына яңгыр сибәли, тәрәзәне чылата Радионы ачып җибәрүгә, өй эченә искиткеч моң агылды Җырның актык сүзләрен генә отып калдым.
К
Козләр килде, карлар яуды Кавышырга вакыт безгә
Үтә матур, үтә кочле тавыш. Күңелләрне сагышларга, тирән хисләргә салырлык күркәм тавыш Сүзләре беләк кое нинди аһәңлек, аваздашлык таккан' Минем •>■«. н м<>- ңарчы бер дә таныш таныш түгел бу Кем җырлады шулай йорәккэ үтеп керсрл-.к ит- реп. кем ул? Шушы җырның тылсымлы, серле кече мине бар куәтенә эләктереп алды бу тавышны тагын да ишетәсем, алай гына да түгел җырчының үзен күрәсем килеп и-.- ри башладым
Язмыш Миңа, җырчы белән очрашу, аның үткәннәре белән танышу моыкинлеп-н әзерләп куйган икән
Малай чакта Ростам радио аша тапшырылган һар концертны хыялга чумып тыңлый. барысын да күңеленә сеңдерә бара Халыкның озын җырлары аеруча жилке ; ■ .>ш щ йорәген Урта мәктәпне тәмамлагач ерак Байкал буенда армия сафларымда мл ит--п кайта Әмма кайда гына йорса дә. Ростәмнең күңел түрендә җырчы булу хыялы < . ■ лми һәм сихри җыр доньясы аны Казан музыка училищесына алып кила Чиста саф тааыш лы. тырыш егеткә укуы җиңел булмый, әлбәттә Торыр урыны юк, каймакны п.-« ... ир- да йокларга да туры килә 1ора-бара милиция хезмәткәрләр* аиы таный башлый в«ас- залдан куарга тырыша
Ләкин нык рухлы, максатыннан чигенмәүче Ростам бетен авырлыкларны җиң- -п чыга Училищены уңышлы гына тәмамлый һәм шул ук елны консерваториягә имтиханнар биреп, биш ел дәверендә танылган җырчы һәм укытучы Золайха Хиснәтуллинв классында җыр сәнгате серләрен камилләштерүен дәвам итә
Консерваторияне уңышлы тәмамлаганнан соң Ростом бср-иКе ай Каламда эшләп лла Аннары Үз тормышында беренче мәртәбә Уфага гастрольгә баргач җитәкчеләре бик үтенеп аның үзләрендә калуын сорыйлар, торакны ч • туры
килмәс диләр Башкортстанда ун ел буе диярлек эшләгән чорда Рәттән Малям-Ф халык- ның иң яраткан иң популяр җырчысына әверел» Дүрт ел дигәндә ■ Башкиртстшжың атказанган артисты- дигән мактаулы исемгә лаек буда Бу зур вакыйга ана үряар-ә ■үтерелергә этәргеч, илһам бирә, иҗатына коч ости Әледән-әле яңа ПЛАСТИН к алар ы л-»'..яга чыгып тора Шушы елларда Ростам берничә тапкыр чит пдләрг- бару бәхетенә д-> и|и шп һиндстан. Шри Ланка. Дания. Перу. Монголия тамашачыларына үэебемнц мили- җырларыбызны моңнарыбызны бүләк итә Аның кабат-кабат җырлавын - i-,п. : чәчәкләргә күмәләр Җырчы һич кыстатмыйча тамашачының күңел, булганчы җырлый, тагын сахнәгә чыга, тагын татар һәм башкорт моңнары агыл < «•
лар кабатлана
Германия Демократик Республикасында исе Ңктәмгә ике мәртәбә булырга туры ки лә Шуларның берсендә ул -пера җырчылары ф<ч-типалендә катнаша Анд> лс ил вәкилләре җыелган һәрберсе үз телендә җырлый Гадәттәгечә, опералардан ■■ ■< я
Маликой.чар гаи.ча
се я.ч вакытында да щыр-моңиаи аерыл мыи.
ләр арияләр башкарырга туры килә аңа Рөстәм монысында да сынатмый, талантлы татар җырчысын көчле алкышка күмәләр, вокаль осталыгына сокланалар
Кыскасы. Башкортстанда. җырчы үзе әйтмешли, эшләре гөрләп бара Әмма аны — Минзәлә районының Бикбау авылы егетен —туган яклары һәрвакыт үзенә тарта, туган теле, туган як авазы, туып үскән Ык буйлары үзенә чакыра, һаман шулай сагынып яшәүләргә ничек түзәсең? Һәм Маликовлар гаиләсе Казанга күчеп кайта
...Карлар ява 'нжеләрне
Ь үрәсеңме, әй . өйгән яр?
һәрбер энже б. тегендә
«Сөям» дигән сү тәрем бар...
Фирзәр Мортазинның шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Көзге моң» дигән җыры бу Тембр ягыннан үзенчәлекле соклангыч лирик-драматик тенорга — күңел кылларын тибрәтеп, дулкынландырып торган гүзәл тавышка ия булган Рөстәм җырның төп серен, асыл мәгънәсен ачып сала һәр аваз бөтенләй яңача яңгырый, җырны тыңлаганда тамашачыга рәхәт тә, моңсу да булып китә.
Әнә сәхнәдән. Рөстәм Маликов башкаруында, халкыбызның «Герман көе» агыла Монда инде түзеп булмый җырчы • ренче юлларны башкаргач та күңелләр тула, керфекләргә дым куна. Бабаларыбызн к беренче бөтендөнья сугышына китүләре, әти- ләребезнең Бөек Ватан сугышына ь тотулары, әбиләр һәм әниләребезнең аларны озата барулары күз алдына килә дә баса
Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы...
Авылыма кайткан чакта әтием сугышка киткән юлдан атлыйм Аның ике ягында да канау Өлкәннәр әйтүе буенча, сугышка кадәр дә шулай булган.
—Герман җире кара үлән.
Әллә кайтам, әллә үләм...
Җәй саен печән чапкан иркен болыннарын ташлап китүе дә. герман җирендә үлеп калуы да әтиемне әллә ни борчымагандыр Әле яңа гына туып калган улы (җитмәсә әнкәсе дә чирләп тора ич ) исән каламы бу бала, юкмы — менә нинди уйлар аның йөрәген тырнаган Шушы авыр уйлар белән ул ут эченә барып кергән Шәхсән минем өчен ■ Герман көе» — җыр мирасыбызның гүзәл, якты бер йолдызы, халыкның тарихи хәтере. сагыш белән сугарылган татлы бер хәзинәсе, шуларга өстәп тагын әткәм истәлеге
Рөстәм тиргә батып эшли торган сәләте, милли җыр сәнгатенә гашыйк булуы, та-машачыны чын күңелдән олылау аңа игътибар итә белүе, вөҗданлылык кебек сыйфатлары белән аерылып тора Сәхнәдә үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, җыр сөючеләр белән һәрбер очрашуга зур җаваплылык тоеп әзерләнүе дә аның иҗат йөзен күркәмләп тора
Кеше сусыз яши алмаган кебек җырсыз да яши алмый, җыр ул — чын мәгънәсендә күнелгә йөрәккә бәһасез дару Моны исбатлап тору кирәкмидер
Минем әнкәй гөл ярата иде,
Матур иде аның күңеле.
Тормыш тәрәзәсен бизәп торды
Йөрәк хисе булып һәр гөле-
Монысы инде газиз әниләр турында Композитор Афарим Акчурин Расих Ханнанов сүзләренә иҗат иткән Әниләр, әниләр Күпме язылган, күпме җырланган, күпме әйтелгән алар хакында Һәм. җирдә тормыш булганда, күпме җырланачак күпме әйтеләчәк, күпме язылачак әле Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бәхетле аналар арасында. дөнья булгач, бәхетсезләре дә җитәрлек Ана кадерен белмәүче хат-хәбәр язмаучы. исән вакытында кайтып та карамаучылар йөрәген аңлап та. аклап та булмый Бәхетсез аналар — җәмгыятьнең дә бәхетсезлеге. әхлакый югалтуы.
Моннан алты ел элек Рөстәм Маликовның әнисе вафат булды Бик авырдан кичерде ул иң якын кешесез калуын Әнисенә истәлек итеп репертуарына - Минем әнкәй гөл ярата иде» дигән җырны кертте Залда тынлык залның бөтен игътибары җырчыда Менә сәхнәдән җыр агыла, әниләр турындагы сагышлы-якты җыр Әниләр күбебез өчен кадерле шул. шуңа күрә дә җырчыны бик озак сәхнәдән җибәрмиләр
Бүгенге көндә Татарстанда Рөстәм Маликовны ишетмәгән, аның киң, иркен кабатланмас тавышына сокланмаган кеше, мөгаен, сирәктер Аның дистәләгән җырларын үз
итеп, яратып өлгерделәр инде Шулар арасыннан берничэсен генә әйтеп китик -Күңелемне акла-
Миләүшә*. «Мин ышанам синең сөюеңә* -Урманнарда йөрдем*. «Әдрән диңгез*. «Ай эзләдем,
ел эзләдем* һәм башкалар
Рөстәм Маликов концертын тыңлаганнан соң чистарынып киткәндәй буласың, ке шеләргә
игътибарың үсә, яшәгән җиребезгә мәхәббәтең арта, уйланасың, горурланасын
Рөстәмнең хатыны Гүзәл дә сәнгать кешесе Ул вакытында музыка училищесы тәмамлаган
Туган шәһәренә әйләнеп кайтканнан бирле мәдәният йортында «Сәрвиназ* исемен йөрткән
хатын-кызлар ансамблен җитәкли, гаиләсе белән концертларда катнаша Ата -анасының «чире*
улларына да күчми каламы соң! Сәхнәгә аяк басып килүче җиде яшьлек Муса гаҗәп матур итеп
татарча сөйләшә, оста итеп төрле гармуннарда уйный, яңгыравык тавышы белән хәйран
калдырырлык җыр суза. Мин беләм һәм ышанам үсеп җиткәч тә Муса әнә шулай сәнгатькәр
җанлы булыр, остара һәм ирләрчә уйлана гына төшәр Димәк, сәнгатебез, тарихыбыз беркайчан
да онытылмас, халкыбызның моң чишмәсе, җәүһәрләре буыннан-буынга күчә барыр
Тагын көз иде. Төзүчеләр әзерли торган профессиональ -техник училищесы директоры
булып эшләгән чагым Үзебезнең Балтач районы мәктәп балалары белән очрашу билгеләнгән
иде Туган авылыма да сугылдым Гарифә апа яшәгән йорт янына якынлаша төшкәч, аптырап
калдым тәрәзәләр черек такта кисәкләре белән кадакланган, ишегалдында тавыклар да, кәҗә
дә күренми, бары тик иске бер чиләк кенә аунап ята. рәшәткә башында китек чүлмәк кисәге
эленеп тора Кинәттән «Уллары кайтып алып киткән икән Гарифә апаны *—дип уйладым Яныма
күрше Ибраһим абый килеп туктады
— Үлде ул, юк инде Гарифә апаң Күрше-күлән җыелышып җирләдек, әле күптән түгел
кырыгын уздырдык Актык сулышына чаклы тәрәзәдән күзен алмады бичаракай. улларын түгел.
Сөләймән абыйны көтте ул. Улларына аның бәгьре каткан иде инде
Мин үземнең тагын бер мәртәбә ятим калуымны сиздем «Әнием нинди кеше иде ул?» —
дип сорарга минем беркемем дә калмады Мин зиратка таба атладым Әнием белән очрашырга,
әниемнең кыз чагындагы якын дусты Гарифә апа белән хушлашырга Минем аларга күпме әйтәсе,
күпме сөйлисе сүзләрем бар иде
һавада кар тавы хәтле болыт кисәкләре очып йөри, сары кызгылт яфраклар агачларыннан
өзелеп төшеп чардуган өсләренә килеп куна, берән-сәрән каргалар кычкырып куя Зиратта
тынлык, зиратта тарих, зиратта моңсулык Көзге моң Үта әче үтә моңлы була икән көзге моң