ХАКЫЙКАТЬКӘ ЯҢА АДЫМ


енә тагын бер әдәби ел узыл китте Без шул вакыт эчендә замандашларыбыз күңелен дулкынландырырлык яңа әсәрләр барлыкка китердекме' Нинди хакыйкатьләрне ачуга, тарихи үткәнебезгә ни дәрәҗәдә тирән тамыр җибәрүгә, киләчәгебезгә ни дәрәҗәдә ерак күз ташлауга ирештек' Яңа әдәби хәзинәбез узганны тулырак таныл-белүгә, аннан гыйбрәт алуга, киләчәкне иреклерәк һәм матуррак коруга булышырлыкмы? Фикер йвртүдә һәм гамәл кылуда ачылган хәрриятне без ни дәрәҗәдә файдаланабыз? Милләтебез нең сәламәтлеген ныгыту, аның тормыш офыгын киңәйтү, яшәү дәртен үстерү, мәңгелеген тәэмин итү, кеше рухының бееклеген раслау ечен без нәрсәләр эшләдек соң?
Бу сорауларга җавап бирү эчен 1989 елгы прозабызның кайбер үрнәкләрен — уңыш- ларыбызны һәм җитешсезлекләребеэне калку күрсәтә торган әсәрләрне күздән үткәрик
«Ата-бабадан калган эзләрне югалту адашуга дучар итә Тарихның артта калган юллары никадәр җете күренсә, алдагы офыклар да шулкадәр киңәйгән, киләчәккә юнәлгән була Үткән заман тәҗрибәсе белән коралланмыйча, сәламәт киләчәккә барыл булмый»,— ди М Юныс «Европа ат сагына» повестенда
Мондый фикерләрне М. Юныска кадәр Геродот, Плутарх, Цицерон, аларга кадәр һәм алардан соң яшәгән тагын бик күп беэ белмәгән һәм белгән акыл ияләре дә әйткәнлектән матур әдәбиятта тарихи жанрның үсеше бик әһәмиятле булуына ышанырга туры килә Шуңа да карамастан, бу жанр татарда бик соң туды Туганнан соң да әле уңайлы шартка очрамады «Этил суы ага торыр» романын язган Н Фәттахны әдәбият чиновниклары һәм алар- иың койрыклары хан заманыннан безнең көннәргә кайтырга кыэып-кыэыл ендн башладылар. Дәртен шулай сүндерү аркасындамы, ул үзенең нәүбәттәге тарихи романын унике елдан соң гына тәмамлый алды Шөкер, үзгәртеп кору җилләре бу тармакка да үтеп керде халкыбызның үткәнен гәүдәләндерергә керешкән М Хәбибуллинны ниятеннән сүтәргә омтылу күзгә-башка чалынмады, «Кубрат хан»ны төгәлләвенә биш ел тулганда, автор үз укучыларына «Илчегә үлем юк» тарихи романын тәкъдим итте
«Тамырсызлык — искиткеч куркыныч рухсызлыкка алып бара торган нәрсә Рухсызлык — хайванлыкка кире әйләнеп кайту өчен салынган шома һәм туры юл».— дн М Юныс
Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Илчегә үлем юк» романы тамырларыбызны ача, ата-бвба- ларыбызның 1177—1186 еллардагы тормышын гәүдәләндерә, безне татарның бәхетле вакыты — тәхетле вакыты белән таныштыра Димәк, ул эчтәлеге белән көтел алынган бии тансык әсәр. Дөрес, борынгы дәверебезне яктырткан башка романнарыбыз кебек, «Илчегә үлем юк»ны да «тарихи» дип билгеләү читенрәк, чөнки татар 8 Сиогтлары. Л Фейхтвангерлары файдаланырлык ханлык дәвере архивларыбыз сакланмаган, фән тарафыннан ни Казан, ни Болгар дәвере җитәрлек күләмдә өйрәнелмәгән Мондый шартларда әдипләребез ата- бвбаларыбыз тормышын якынча сурәттә генә «тарихи» гәүдәләндерә ала Әмма алар шул заманның асыл вакыйгаларын, типик характерларын дөрес, сәнгатьче оста ачып салса, безгә, һичшиксез, тамырларыбызны күзалларга булышачак Ул очракта инде туган халкыңа береккән шул тамыр аша безгә М Юныс әйткән «рухи ашлама, җан азыгы» киләчәк
Бөек Болгар дәүләте без гасырлар буе горурланачак ике зур казанышка ия була — ул Көнбатыш Европа илләреннән ике йөз ел элек югары сыйфатлы чуен коя, Рейн Сеиа елгалары үзәнлегендә вәхшәт, каннибализм хөкем сөргәндә, кеше рухының мактанычы Булырлык гүзәл «Кыиссаи Иосыф» әсәрен иҗат итә Ата-бабаларыбыз менә шушы ике Бәен казанышка XII йез ахыры — XIII иез башында ирешә Тарихыбызның алтын дәвере бу М Хәбибуллин яңа романында менә шушы шанлы заманыбызны сурәтли Авторның бай <ыалы тарихи мәгълүматларга, риваятьләргә таянып, тимерче Әхмәт һәм аның улы Бәкерие
М
waa raittijlui
алардаи чуен кою серен урларга маташкан Владимир кенәзлеге һәм Хәрәзем ханлыгы шым-чыларын, читкә кол итеп сатылган хан оныгы Галине, баһадир Бачман, Җик Мәргәннәрне бер сюжет җебенә үреп сурәтли. Романда ханлыкның дәүләт мәнфәгатьләрен, рухи мирасын саклаучы кәтип Хафиз, Болгарның мөселманлык, Шәрык мәмләкәтләре белән дуслык нигезендә үсүен кайгырткан шәех Игәнәй, туган иленең бәйсезлеген ныгытырга омтылган вәзир Исхак тасвирлана.
Кыскасы. "Илчегә үлем юк» романы Болгар дәүләтенең уникенче йөз азагындагы төп сәяси, мәдәни, матди үзгәрешләрен, ул җәмгыятьтә төрле катлам, төркемнәр арасында барган көрәшләрне үзәккә алып сурәтли, болгар халкының сәламәт нигездә яшәвен, аның киләчәккә хакы барлыгын дәлилли, тарихи-милли аңны Атилла, Көлтәгин, Кубратлар эш- чәнлеге белән бәйли, онытылган тамырларыбызны, ата-бабаларыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен җанландырып күрсәтә М Хәбибуллин бу әсәрендә дә үзенең сюжет кору остасы художник икәнлеген раслый — әйтергә теләгән фикерләрен укучыны ялыктырмыйча, көчләмичә, каһарманнары гамәле һәм уе рәвешендә бәян итә. Әсәрнең төп реалистик канвасын халык иҗатына хас шигърилек, рыцарьлык романына хас авантюр маҗаралар баетып җибәрә М. Хәбибуллинның яңа романы тарихи тамырларны тоюга, киләчәгебезне озынайтуга уңышлы хезмәт итәчәк Әмма '-Илчегә үлем юк» романын авторның «Кубрат хан»нан соң иҗади үсеше дип әйтү кыен. М. Хәбибуллин беренче тарихи романын язганда бай катламга юлыга, шуннан алтын кантары табып ала. Икенче романында ул таныш катламны эшкәртә, аннан асылташлар килеп чыккаласа да, беренче табылдыктан кайтышрак була.
-Кубрат хан»да Рум иленә бару кызыклы һәм истә калырлык матур тасвирланса, «Илчегә үлем юк»та урыс кенәзлегенә сәяхәт, андагы сәяси ыгы-зыгы шулай ук уңышлы гәүдә- ләндерелгән дип әйтеп булмый Монысында ялыктыргыч итеп исемнәр санала, вакыйгаларга ит кундырып җиткерелмәгән, романның ул өзеге елъязмадан механик рәвештә күчереп алынган өлеш тәэсирен калдыра. Автор романтик күренешләрне, вакыйгаларны тасвирлау белән артык мавыгып, тәхет терәге булган би-морзаларны, илнең алтын баганалары — һөнәрчеләрне, игенчеләрне реалистик рухта киңрәк гәүдәләндерү мөмкинлеген кулдан ычкындыра.
Романның теле дә дәгъвалар уята. Дөрес, әдәби телебезнең берьяклырак үсеше, "Урам» шивәсенең югары стильне кысрыклавы, татар мәктәбе юкка чыга барган шартларда төрле тармак атамаларын булдыруга, телнең тарихи катламнарын саклауга игътибар бирелмәү нәтиҗәсе дә бу Шулай да. Н Фәттахның кыю һәм батыр, ипле рәвештә сүзлек хәзинәбезне баету эшчәнлеген күрмәмешкә тырышуны, аның табышларын файдаланудан качуны аңлавы читен. Әдәби традицияләргә ныграк таянганда, хан белән морзалар, шәех, вәзир һәм башка аксөякләр бүгенге шоферлар кебек, артык гади һәм тупас сөйләшмәс, шул заман буяуларын ачыграк чагылдырыр, әсәрнең ышандыру көче артыр иде
«Илчегә үлем юк» романы, мәгълүм кимчелекләре күзгә ташланса да, үткәнебезнең уникенче гасыр» дип аталган томанлы бушлыгын юкка чыгара, чын тарихыбызга кызыксыну уята торган әсәр
Исеме алдарак кат-кат телгә алынган Миргазиян Юныс 1989 елда «Европа ат сагына» повестен бастырды. Бу әсәр аваздашлыгы белән дә, капма-каршылыгы белән дә М. Хәбибуллин романына бик табигый килеп ялгана Жанры ягыннан ул повесть-эссе, повесть-репортаж Әсәрнең мәгънә йөген автор үзе болай билгели -Мин читтә йөреп, туган җиремнең, туган халкым татарларның югалган, җиргә күмелгән тарихларын эзлим. Ераккарак китеп читтөн- рәк карасам, бәлки ерак бабаларым күмелгән курганнарның барысын да күрә алырмын? Бәлки халкымның яшәешен чит халыклар тормышы белән чагыштырып карасам, милләтемнең хәлен дөрес аңлый, аңлата алырмын?»—ди ул.
Шушы ниятен гамәлгә ашырып, ул борынгы бабаларыбыз кыпчакларның 1 223 елда Калка елгасы буенда монгол яуларына каршы сугышуын, Киев шәһәре мәйданындагы төрки балбалларны, тамырында 75 процент кыпчак каны аккан кенәз Андрей БоголюбскийнЫ, Петр I. Грозный. Бабыр патша дәверләрен, борынгы мәчетләрне һәм чиркәүләрне, диннәрне. төрле кавемнәрнең ышанулары, гореф-гадәтләре, йолаларын, матди казанышларын телгә ала. аларның әһәмияте, мәдәниятләр язмышы, татарларның үткәне һәм бүгенгесе турында фикер йөртә «Татар милләтенә бүтәннәр белән тиң һәм бәхетле яшәр өчен ни җитми?»—дип баш вата
М Хәбибуллин прозабыз җегәрен вертикаль буенча ерак үткәннәргә юнәлтсә, М. Юныс аны горизонталь буенча ерак киңлекләргә җәя. Диңгезче әдип тынгысыз хәрәкәттә, без аның ярдәмендә яңадан-яңа илләргә аяк басабыз, яңадан-яңа вакыйгалар, типлар белән танышабыз Татар укучысы М. Юныс повесте аша дөньяның, заманыбызның йөрәк тибешен планетар масштабта тоя. зиһенен, хисләрен баета. Хемингуэй каһарманнары эчләрен ни белән юа? Фән кандидатын нинди гәп белән кызыксындырырга мөмкин? Инглизләр һиндстанны ничек кулга төшергән? «Европа ат сагына' повесте әнә шундый әкәмәт серләрне дә ача. укучыны көтелмәгән күзәтүләре, ачы гыйбрәтләре белән әсир итә
Повестьның үзәгендә игътибарны тарткан ике каһарман бар: берсе — моторчы Сус-
ликов, икенчесе — лирик герой, автор үзе. Тискәре һәм уңай башлангычларны шушы ике зат үзенә туплаган Сусликов икейезле нахал, тупас ялганчы, затсыз бушбугаз Аның ышануынча, кешеләрне «уртак наданлык берләштерә» Пикуль китапларын уку. кун куртка, джинсы чалбар кию. сыра эчүдән дә яхшырак, затлырак эш юк. дип саный ул- Чиркәү — әйбәт мәчет — начар, мөселманлык — хорафат христианлык — культура, кешене алдау — чаялык билгесе, музейларга йөрү — юкка баш катыру, аныңча.
Лирик герой исә һәр нәрсәдән гыйбрәт ала, акыл җыя. «Яулап алган халык мантымый» дигән икән борынгы Рим шагыйре Луцилий Югославиянең Сарай шәһәре тирәсендә «татар тәкъдирендәге шикелле упкыннар» бар, имеш. «Бала-чагасыз бәйрәм тозсыз ашка охшый», «кыйбласызлар алласы — аракы, урлашу, уйнаш»
М. Юнысның повесте әнә шундый күзәтүләр, гыйбрәтләр белән тулы Күз алдыннан кораб капитаннары, механиклары, штурманнары, матрослары, порт хезмәткәрләре уза. аларның байтагына шулай ук шәхси холык-фигыль. сыйфатлар бирелгән, шуның аркасында истә калырлык каһарманнар әсәрдә байтак
«Европа ат сагына» повестен — үткән белән бүгенгене берләштерә, күңелгә күп ваем уйлар сала, татар прозасын яңа тирәлек, яңа геройлар белән баета торган кызыклы фәлсәфи әсәр. Сусликов образын исә прозабызда яңа бер каһарман дип санарга кирәк.
Табигатьне, аерым алганда, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне матди һәм рухи мәдәниятебезне, димәк, тулаем милләтебезне саклау бүген безне иң нык борчыган мәсьәлә булып кала Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» повесте менә шушы теманы ачуга багышланган.
Язучы гомере буе бер китап ижат итә — яңа әсәре саен ул аның яңа бүлекләрен яңа вариантларын гына барлыкка китерә, диләр «Бәхилләшү»не укыганда, бу фикернең Мәһ- диев иҗаты белән дә раслануын күрәбез Ул әсәрдән-әсәргә утызынчы-кырыгынчы-илленче еллар татар авылын, аның яңадан-яңа күренешләрен, каһарманнарын сурәтли Нәүбәттәге әсәрен укыгач. Казан артында ул телгә алмаган авыл, урам, елга-күл. кыр-ялан абзар-кура, йорт-җир. салам эскертләре, ул сурәтләмәгән бала-чага, карт-карчык. игенче-терлекче калмагандыр инде, дип уйлыйсың. Менә әдип яңа әсәрен тәкъдим итә — «Бәхилләшү«дә ул тагын шул ук Гөберчәк авылы. Кесмәс елгасы тирәсенең табигатен кешеләрен, анда аккаи тормышны тасвирлый, күпләр аның бу әсәрен дә яратып укый, сурәтләнгән вакыйгалардан. каһарманнардан тую кайда, әсәрне бер утырганда йота — шул чакта елмаеп, көлеп җибәрә яки, күз төбен дымландырып. Мәһдиев гәүдәләндергән язмышларны кабат- кабат күңеленнән кичереп, уйланып күңелен йомшарта
Автор әсәрнең жанрын «моңсу повесть» дип билгеләгән Хикәяләү мәгънәсендә шулай атарга да була, анда, чыннан да, моң күл Шул ук вакытта бу әсәрне этнографик очерк, истә- әитик, кыярны бездә сентябрь уртасында тозламыйлар, алдаша Мәһдиев! Исламгалинең борчак сибүе дә яңалык түгел, Г Афзал андый егетне әллә кайчан сурәтләде инде Шулай икән, «Бәхилләшүенең нинди тылсымы әсир итә соң укучыны!
Япун Яһудин Туган телен оныткан Фәләхетдин. Кетүче Мөбарәкша Капъйот Хәмдү невләр — повестьта бер-берсенә охшамаган күпме кеше гәүдәләндерелә, укучыны шулар келдерә, шулар сызландыра Затлы гадәтләргә ия кошлар — әхлаксыз кешеләр Кичке уеннарда җырлап-биеп. яңгыр шыбырдавына, таң сызылуына сокланып яшәүче утызынчы
бүгене Иген-тару тулы ындырлар, бер телем ипигә тилмертүче түрәләр туган нәр генә нинди генә вакыйгалар тасвирланмый «Бәхилләшү» повестенда
Әсәрнең уңышы, беренчедән, халыкчан образлы телдә взылуыида Икенчедән каһарманнар һәм вакыйгалар СӘНГГ* *•••“ '•*'« гмчяяяяыяяпяяе. талгала М Маһ- диевкә хас кыланчыклык, үз-1 мышта авторны өнәмәүгддхш калек өстәгән бәм 'аның укыт
луында да уңыш сере. Чынлыт-.-, ------------- ---- — •
занышь. да. кимчелеге дә булса кирәк Ч.нки ул, фикер и.ртү белБн мавыгып, образларны
«Бәхилләшү» — милләтебезнең нигт тарихи канвасын, «оңын-авазын саклап весть Шушы нигезнең таркалуы, тузуь
лек, эссе дип танытырга да мөмкин.
Повесть эчендә 300 юл шигъри цитата китерелә — «Бәхилләшү»дән дөнья әдәбияты буенча шактый тулы мәгълүмат алырга була. Чалгы саплау бәрәңге пәрәмәче пешерү, мунча ягу. төш күрү һәм теш юрау, салам эскерте исе. көрәш, сайлау уены, бию кичәсе, велосипед җене, кошлар гадәте, гагын-тагыи әллә нәрсәләр тасвирлана бу әсәрдә Нигә матур
иткән бу сыйфатлар әсәргә ү:
буын тормышы дәвамында гасырлар буе яшәгән мохитнең бозылуы, халкыбызның, ул яшәгән тирәлекнең дә фәкыйрьләнүе турында мәрсия
Мәһдиевнең башка әсәрләре кебек. «Бәхилләшү» повесте да, әйткәнемчә, яратыл укыла. күңелдә баи тәэсирләр уята. Ләкин аның хакында хәтердә тулаем матур фикер сакланса да. повестьның конкрет каһарманнары һәм аларның кылган гамәлләре бер атна эчендә үк истән чыгып бетә Яхшы әсәр эзенең күңелдән болай тиз эрүе бик сәер. Нигә шулай икән ул?
Минемчә, бу хәл М Мәһдиевнең татар прозасында ялгызына хас импрессионистик алымда язуына бәйләнгәндер Ул искиткеч хәтергә, телбизәкләр, детальләр байлыгына ия, ләкин шуларны бер кечкенә повестьта да йөзләгән каһарманга сибеп ташлый. Повестенең һәр бите, Сорочи базары кебек, халык белән кайнап, мыжгып тора Ул җан ияләренең берсе керә, икенчесе чыга, өченчесе ишек кага — әсәрнең буеннан-буена өзлексез дәвам иткән бер вакыйга, күз алдыннан бер дә югалып тормаган бер персонаж юк. Салават күпередәй буяулар төрлелеге күзне камаштыра, чыр-чуы колакны тондыра, еш-еш алышынулар хәтерне йончыта, игътибарны чәчә Мәһдиевнең фикер әйтергә, уйлануга комарлыгы башка прозаикларыбыз янәшәсендә мактауга лаек булса да. фикер әйтү яки раслату өчен кертелгән образлары рупор итеп кенә файдаланылганлыктан, алар камил һәм калку гәүдәләндерелми. Күбәләк гомере генә яшәгән ул геройлар, нинди генә күз явын алырлык кыяфәттә, сокландыргыч хәрәкәттә сурәтләнмәсен, бик тиз хәтердән җуела.
Сюжет чынбарлыкны шартлы рәвештә оештырып гәүдәләндерә, һәрвакыт мәгълүм дә-рәҗәдә ясалмалыкка юл ача. Шул ук вакытта ул каһарманнарны эзлекле бәйләнешләргә кертә һәм аларның холкы ачылуга, әлеге багланышлар кысасында укучы хәтерендә тирәнрәк эз калдыруга сәбәп була М Мәһдиев сюжет корудан ваз кичеп, укучы тойгыларына, аңына тагын да көчлерәк тәэсир итү тылсымыннан коры кала, минемчә. Бу югалтуны таң калырлык чичәнлек, әсәренең һәр битенә мәзәкләр, җырлар, мәкальләр маҗаралы кыйссалар — төрле энҗе-мәрҗәннәр сибү генә тутырып җиткерер микән? Сюжетлы әсәрләр яза, каһарманнарны тирән, дәвамлы сурәтли, басылып эшли торган әдип, әгәр Мәһдиевтәй күзәтүчәнлеккә. нык хәтергә, йөгрек уйлау, юмарт тасвирлау сәләтенә һәм тирән белемгә ия булса, «Бәхилләшүндән, мөгаен, берничә роман яки дүрт-биш повесть иҗат итәр иде Әнә шундый прозаик сыйфатларына да ия булса, Мәһдиев үзе әдәбиятыбызны Европаның киң мәйданына алып чыгып, дөнья күләмендә танытыр иде. Ләкин чынбарлыкта хәл башкача шул. Шуңа да карамастан, без бүген булган Мәһдиевкә шатланырга, «Бәхилләшү» өчен аңа рәхмәт әйтергә тиеш
Күренекле прозаигыбыз Аяз Гыйләҗев, берничә ел «күмәк хуҗалыкнта эшләгәннән соң, былтыр «шәхси биләмәисенә әйләнеп кайтты һәм «Казан утлары»нда «Яра» повестен бастырды Повесть жанры аның яратып эшкәртә һәм мул уңыш ала торган басуы. Автор бу басуны, ата-бабадан килгән тәҗрибәле игенче кебек, җиренә җиткереп сукалый, тырмалый, ашлый, сайланган әйбәт орлыклар чәчә, чуп үләннәре шытып чыгуга юл куймый.
«Яра- повесте халкыбыз тәненә, рухына сугыш салган җәрәхәтләрне гәүдәләндерә, ул җәрәхәтләрне сталннчылык җәбере тагын да тирәнәйтүен сурәтли. Шәкүр солдатның фронт, әсирлек, партизанлык гарасатларын исән-имин узуын, рухын төшермәвен, ватанына кайткач фашистларныкыннан да дәһшәтлерәк Сталин лагерьларына сөрелүен, анда мең үлеп, мең терелүен, һаман яшәргә тырмашуын, ләкин шул зәгыйфьләнгән, хәлсезләнгән дәверендә кабат НКВД ятьмәсенә эләгүен һәм шунда күздән югалуын тасвирлый автор. Танкист Габдулла язмышы да үтә авыр.
Сугыштагы, госпитальдәге солдатларны матур гына тасвирласа да, минемчә, А. Гыйлә- җевнең төп уңышы фронт, госпиталь фаҗигаләрен, каһарманнарының анда татыган- кичергәннәрен сурәтләүдә түгел, кешенең теләсә кайчан һәм теләсә нинди шартта гаделлек, вәгъдәчеллек, сабырлык, чыдамлык, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек кебек төп күркәм сыйфатларын тирән ачуда, әнә шул асыл сыйфатларны үзенә туплаган Сөләйман картны һәм Зөләйха кортканы, яшьлеге кырыс заманга туры килгән Зәйтүнә белән Габдулланы күзләргә яшь китерерлек итеп гәүдәләндерүдә, аларга сокландыруда, аларны кызгандыруда Габдулланың туган нигезенә кайтып керүе, ата-анасы танымагач, аннан кире чыгып китүе. Зәйтүнәнең сөйгәне Габдулланы шулай ук танымавы һәм тагын кайбер күренешләр безнең нервларны ифрат киеренке хәлгә китерә, күңелебезне әчеттереп-әчет- тереп чеметә — чын сәнгатьчә язу менә шулай буладыр инде ул. күрәсең.
«Яра» — халкыбызның фаҗигале язмышын, аның яшәүгә булган мәңге сүнмәс омтылышын, әхлакый сафлыгын, рухи ныклыгын бер фокуска матур итеп туплап күрсәткән җитди әсәр Сөләйманның нәселен дәвам итү кайгысы, аның эчтән көюе, горурлык һәм тотрыклылык саклавы. Зөләйха кортканың сабырлыгы, үзен хәвефкә дучар кылып, бүтәннәр гомерен, иминлеген саклап калырга омтылуы, шушы мөнәсәбәтләрнең кычкырып, чекрәеп бәрелми торган рәвештә сурәтләнүе, әмма укучы күңеленә нык сеңәрлек төстә язылуы А Гыйләҗевнең татар тормышын, каһарманнарын милли холкы-халәте. сыйфатлары һәм буяулары белән җанландырып күрсәтә алуы хакында сөйли Автор моңа ирешер өчен туган җиребез табигатен, гореф-гадәтләребезне, ырым-сынамышларыбызны, җырларыбызны
оста эшкә җигә -Яра»да татар «әяте. тереклегебез тамырлары, киләчәгебез, шуларга бәйле сагышыбыз. өметләребезне гәүдәләндереп, укучыларны уйландыра, үткәненә һәм иртәгесенә күз салырга, баш ватарга этәрә, үкендерә һәм рухландыра Тискәре каһарманнарына да җан ера. аларның гамәлләренә, омтылышларына җете карарга, тормышларыннан гыйбрәт алырга оеткы сала.
«Яра» — гуманистик әсәр, халкыбызның киләчәге булуга ышаныч уята, иманны ныгыта торган повесть Тәүбәгә чакыра, сафлыкка өнди торган куәте бар аның
Повесть бии кызык һәм сәер җөмлә белән тәмамлана. Габдулласы белән кавышкач. Зәйтүнәнең елак бәбие елаудан туктый Тормышта болай булуы икеле Ләкин шушы хәбәрнең сәнгатьчә хакыйкатькә кирәклеге бәхәссез Сөләйман. Зөләйха, Габдулла Зәйтүнәләрнең җаннары елаган дәвернең төгәлләнүен, аларның имин, тыныч тормышы башланырга тиешлеген куәтли торган, шуны символик төстә раслый торган ишарә бу Чын сәнгатьнең, һичшиксез, әнә шундый икенче, өченче планнары да булырга тиеш
Повестьта авторның үз исеменнән уйлануларын биргән бер нәни бүләк бар Монысы инде, минемчә, әйбәт әсәрнең төзек, табигый тукымасыннан читкә бүселеп чыга. Укучыга турыдан-туры болаи мөрәҗәгать итүнең ихтыяҗы юк. «Яра» болаи да фәлсәфи уйлануларга бай. Сәнгатьчә детальләр җитешлеге, халыкчан теленең моңы һәм башка күркәм хасиятләре аҢа Шуннан тыш та озын гомер вәгъдә итә.
Тормышыбызны агулаган сталинчылык дәвере, шул дәвер алып килгән фаҗигалар, ниһаять, әдәбиятыбызда да тирән һәм тулы чагылдырыла башлады И Салаховның «Тайгак кичү», М Хәсәновның «Язгы аҗаган» романнары бу җәһәттән аеруча җитди казанышыбыз. Миллионнарны иленнән-йортыннан сөрү, шәфкатьсез рәвештә юк итү хас булмаса да. торгынлык еллары җәмгыятебезгә шулай ук зур бәлаләр кигерде Әмма бу заман хакында кырыс хакыйкатьне сәнгатьчә тирәнлек һәм осталык белән гәүдәләндерү әле һаман алдыбыздагы бурыч булып тора Ринат Мөхәммәдиеңнең «Кенәри — читлек кошы» романы нәкъ менә шушы юнәлештә ясалган җитди адым санала ала.
Романның баш каһарманы Асия ниләр күреп, тоеп үсә соң? Мәктәптә сабагын юньләп үзләштермәгән Юлия серле рәвештә бишле билгеләре ала, ә чын белемле, зиһенле балага лаеклы бәя бирелми Намуслы һәм тырыш булсалар да. Асиянең ата-анасы бердәнбер кызларын асылга төрендерә алмый, ә менә шул ук Юлиянең түрә әнисе «маде ин Усакларны базадан гына юнәтә, кызын дәрескә генә түгел, тегендә-монда да казна машинасында гына илтеп куйдыра Абруйлы әнисе аркасында Юлия мәктәпнең комсомол секретаре итеп сайлана һәм шешә сатып көн күрергә мәҗбүр классташы Аликны шул «затсыз» шөгыле очен оялтырга әзерләнә Кайбер иптәшләре генә түгел, хәтта укытучылар да әтисе термәсә эләккән. әни>.е эчкечелеккә сабышкан Аликны кызганасы, аңа булышасы урында, мактанчык, тәкәббер Юлиягә яхшатлана. Кайда монда гаделлек, тигезлек принциплары? Бертөрле уйлау, икенче төрле сөйләү, өченче төрлене эшләү хөкем сөргән заманда, кануннар гына түгеп, әхлак нормалары да җиргә салып тапталганда, рухи кыйммәтләрнең бәясе тешә, кешелеклелек югала, бозыклык чәчән ата. Җәмгыятьнең матди нигезе зәгыйфьләнә, гаилә таркала, намус, вөҗдан, хакыйкать, тугрылык һәм башка шундый төшенчәләрне адәм баласы гомумән оныта башлый Асия менә шундый шартларда формалаша Җәмгыятьне череткән чирләр әкренләп аңа да йога, укучы күз алдында ул алдашучы, кешегә салынучы, тормышында җиңел юллар эзләүче йөгәнсез һәм хыянәтче хатынга әйләнә, башта ата-ана- сына, аннары иренә кайгы-хәсрәт китирә. баласын да язмыш иркенә ташлтуга барып җитә
Романда Асия кебек, тормышта рәхәт күрергә генә омтылган, аның шикелле рухи фәкыйрь. әхлакый йөгәнсез «кенәричләр, административ-әмср системасының дәрәҗәле, төшемле урындыкларына менеп утырган, үзләрен кануннан һәм әхлактан өстен санаган «арысланьнар сурәтләнә Торгынлык дәвере каһарманы Куштан Зариф, шундыйлар корбаны Җантимер, сталинчылык дәвере җәберен татыган Гыйрфановлар язмышы ачыла әсәрдә Нинди генә авыр шартларда да гаделлеккә, намуслы ишәешкә ышанычын җуймаган, хакыйкатькә, сафлыкка ашкынган тегүче Сания, укытучы Мәхмүт, шофер Фидаилләрне гәүдәләндерә автор
«Кенәри — читлек кошы» романы торгынлык дәверенә хас тнекәре күренешләрне, әхлакый черү, таркалуның җирәнгеч шартларын һәм сәбәпләрен, паразитларча яшәүнең киләчәге бупмапын уңышлы фаш игә. тормыш хакыйкатен яхшы ук тирән һәм оста чагылдыра торган җыйнак әсәр Романның төзек сюжеты һәм композициясе, шаккатризм кебек төрле аксау-туксаулардан азат, матур аһәңле, ритмлы теле автор концепциясенең ачык лыгы, аның әсәрдә эзлекле саклануы, образларның вакыйгалар агышына ачылуы Ринат Me хөммодиевнең прозаик буларак тагын да үсүе хакында сөили Ф Миңнуллин бии дөрес искерткәнчә иркен сулыш белән көчәнмичә язу аның бу әсәрендә дә бик ачык күренә Сурәтләргә алынган каһарманнарын, аларның гамәлләрен шактый яхшы белүче итеп таныта ул үзен романында Геройларын гәүдәләндергәндә ирония, шарж, мыскыл элементларын урынлы кулланыл. чы»« бестселлер иҗат иде
Шулли ла ..Кенәри — читлек кошы» романына дегъва белдерерлек меңИинлеклер
хәтсез. Мисалга, гаскәрдән кайткан Фидаилнең Куштан Зарифны йомшак җиренә тибеп өеннән куып чыгаруы өчен генә (моңа шаһитлар юк!) унбиш тәүлеккә утыртылуы ышандырмый. Утыз бишенче бүлектә Асиянең үкенүе, иренә ихтирамы һәм мәхәббәте артуын тасвирлау да чама хисенә туры килми сыман Аның болай җитди үзгәрүе өчен Асиянең ата-анасы һәм сөяркәсе белән кискенрәк бәрелешүе, нәфрәткә дучар булуы, хурлану ачысын татуы кирәк иде Автор исә каһарманын андый үткен ситуацияләргә кертеп сурәтләмәгән, димәк, Асиядәге үзгәрешне дә җитәрлек дәлилләмәгән. Бик каты үкенгән, төзәлергә йөз тоткан хатынның роман азагында тагын сөяркәсе кочагына ташлануы утыз бишенче бүлектә кырыс хакыйкатьне гәүдәләндерү җитмәвен генә раслый. Әсәрдә Асиянең ана буларак сурәтләнүе дә төссезрәк чыккан.
Кенәриләрнең рухи бушлыгы, җавапсызлыгы. ике тамчы судай бер-берсенә охшавы ниндидер дәрәҗәдә акланса һәм тормыш хакыйкатенә зыян китермәсә. «арысланлнарның да шундый примитив бәндәләр ител тасвирлануы бездә ризасызлык уята, сәнгать хакыйкате моны инде бигрәк тә күтәрә алмый Арысланнарны йомыкый, аз сүзле, серле итеп бирүгә караганда алардагы ихтыяр көчен, интрига-мәкер, тапкырлыкны һәм циниклыкны тирәнрәк ачу әсәрне күпкә кызыклыр^к. җанлырак һәм, бигрәк тә әһәмиятлесе, аларны тормышчанрак итәр иде Югыйсә арысланнар, романның башында гаярь шәхес кебек күренсә дә. уртасында алар күркәгә, ахырында исә куянга охшый башлыйлар. Реалистик романны бу инде шактый фәкыйрьләндерә.
Авторның әйтергә теләгән фикерләре беренче планда сурәтләүгә сыеп беткән. Әсәр- дән-әсәргә үсеп, прозаик буларак танылып килүче, укучыда зур өметләр уятучы Ринат Мөхәммәдиевтән без икенче, өченче планнарны — ишарәләрне, тирәндәрәк җемелдәп торган фикер чаткыларын бирүне дә көтәргә хаклы. А. Гыйләҗев. М. Юныслар үрнәге безгә менә шуны да йөкли!
Былтыр Р Мөхәммәдиевнең яшьтәше Әхәт Гаффар укучыларга икенче романын — •Олы юлның тузаныьн тәкъдим итте Табигать һәм кеше бәйләнешләре, аларның сакланып калу һәм яши алу шартлары тикшерелә бу әсәрдә. Автор монда кешене барлык бүтән тереклек ияләре—үсемлекләр, кошлар, балыклар һәм хайваннар белән бергә янәшә сурәтли Әмма ул. М. Мәһдиевтән аермалы буларак, кешенең һәм бүтән тереклек ияләренең яшәү көчен, гомер итәргә омтылышын, аларның моңа ни дәрәҗәдә лаек булуын яки булмавын, хәвефнең кайдан янавын калкурак күрсәтер өчен, каһарманнарын гадәттән тыш шартларга куеп сурәтли Ниндидер милли буяулар төссезләнә, үлә баруына, татар дигән «мамонтының җаны чыга башлауга ул артык ачыргаланмый. Ә Гаффар зуррак, колачлырак мәсьәләләр гомумкешелек һәм галәм язмышы хакында баш вата, тереклекнең тулаем сүнүгә, зәгыйфьләнүгә галәмнең шөкәтсезләнүгә. кешеләрнең әхлагы таркалуга игътибарны юнәлтә, укучыларын түбәнлеккә, мәгънәсезлеккә тәгәрәүдән, афәткә чумудан коткарырга ашкына Африкадан кайтучы сандугачлар туган җирләрен танымый — әрәмәләр киселгән, тапталган, җирне тимер-томыр, бетон, химикатлар каплаган Балыклар күнегелгән урыннарында уылдык чәчә алмый — елгаларны биек буалар киртәләгән. суны ашлама калдыклары, җир мае пычраткан. Кешеләр, югарыдан килгән әмерләргә буйсынып, ата-баба һәм оныклар каршындагы җаваплылыгын онытып, табигатьне туный, умыра, кабер дигән изге урынны тузгыта, өлкәннәргә колак салу, вәгъдәне тоту дигән төшенчәләр, гадәтләр барлыгын уйлап та карамый, җиде ят халыкның азчылыгын күпчелегеннән яклар өчен корал күтәреп бара да. уңга-сулга үлем чәчә башлый Кешеләр, нинди вәхшәткә баттыгыз сез' Табигать, сине адәм балалары һәлакәткә илтә ләбаса! Кояш астындагы елга җир асты елгасы тарафыннан йотылды, сандугач кабер эчендә томаланып калды, кырпы балыгы умарта базына килеп эләкте дә капъйот бәндәләр һөҗүменә дучар булды. Сусыз, елга барлыкка китергән электрсыз, сандугачсыз, димәк, көйсез-моңсыз калып, ничек яшәрсез, кешеләр' Иртәгә табигатьнең калган өлешен дә корытсагыз, сезне алда нәрсә көтә' Аңыгызны томалап, ихтыярыгызны богаулап торган "Ноль бөтен» исемле һәм аларның яраннарын өстегездән алып атып, сәламәт тормыш кора башларга вакыт җитмәдеме сезгә?
Ә Гаффар -Олы юлның тузаны» әсәрендә әнә шундый сорауларны куеп, җанлы һәм җансыз табигатьне телгә китереп, катлаулы заманыбызны полифоник рухта гәүдәләндерә, татар романын фикер һәм стиль ягыннан баета, укучыны дөнья, яшәеш хакында күнегелмәгәнчә уйларга этәрә Моны бары тик уңай яктан гына бәяләргә мөмкин,
Яңа юлдан атлау, язучылык техникасын баету иҗади кыюлык һәм тәвәккәллек сорый, еш кына абындыра, сөртендерә дә. Әгәр эзләнү үз җирлегеңә таянып алып барылмаса. иҗат җимешең милләтеңнең рухи җирлегенә, үсешенә ипле килеп ялганмый. «Олы юлның тузаны» романы татар әдәбиятының меңьеллык традицияләре, казанышларыннан шытып чыкмавы, ят культураларның архитектурасын гына түгел, фикри хәзинәсен дә артык үзгәртмичә яңа мәйданга күчереп утыртуы һәм аны шул нигездә үстерүе белән күңелне кыра Әсәргә концепция бөтенлеге сюжет тыгызлыгы җитми Аның аерым өлешләре фаҗига. шарж, сатира алымында язылган, төрле-төрле физик һәм химик катнашма рәве-
ларының күпчелеге авылда яши, аңа үз тирәлеген, үэ эше, көнкүреше хасиятләрен, кар-шылыкларын, шундагы тормыш куйган үткен мәсьәләләрне заманча ачкан әсәрләр тәкъдим итүебез хәерле «Шаһзаманов эше- нәкъ менә шушы социаль заказны канәгатьләндерә алуы белән әһәмиятле Икенчедән, повестьның баш каһарманы Илһам Шеһзә- маноа — тракторчы, димәк, илне шулкадәр борчыган, чыгырыннан чыгарган азык-телек мәсьәләсен хәл итүдә тәл некие тартучы Лоееоьта Шаһзвмәиовным административ әмер системасына каршы баш күтәрүе сурәтләнә — автор заман мәсьәләләрен яктыртуга бик сүлпән һәм соңга калып алынган прозабызның шулай итеп бер бушлыгын, җи- тешсезлегсн тутыра. Әлбәттә, әсәрнең тормышчанлыты. сәнгатьчә эшләнеше тиешле югарылыкта булмаса, «Шаһзаманов эше» лоаегтен алда телгә алынган әлеге ике үзенчәлеге өчен генә һич тә мактый алмас идек Матур әдәбиятка темасы, бүгенге кенне яктыртуы ечен генә югары бәя бирү практикасы ко’ь-лгысыэ рәвештә гамәлдән чыга бара Боз сәнгатьне чамасыз идеологияләштерү афәтеннән әкренләп арына киләбез, мондый шартларда тормышны тулы, тирен чагылдыру, вакыйгалармы реаль «омфлмктка нигез ләү, шул конфликтлар, бәрелешләр аша узганда образларның төрле яктан ачылуы, ятучылык техникасының камиллеге, автор һәм персонажлар теленең төзеклеге, байлыгы беренче планга чыга
Фоат Садриев саф татар районнарыннан саналган Меслимдә. үзе яратып һәм яхшы белеп гәүдәләндерә торган каһарманнары арасында яши, шактый вакыт район газетасы редакторы булып эшләгәнгәме үт төбәгенең хәлен, сулышым тоел, «үрел тора
Административ-әмер системасы әле һаман үзен иркен хис иткәндә күп җирдә, шул исәптән, Үрмәш, Үрнәк авылларында да кү т буяучылык, эш рәтен белмәгән, әмма боерык бирергә яраткан һәм күнеккән түрәләргә яраклашу киң урын ала Колхозның баш агрономы Яхъя чәчүлекне район лабораториясенә җибәргәнче, бухгалтерия кызларыннан чүпләтеп чистарттыра, шулай үзен җитәкчеләрдән мактатуга ирешә, әмма колхоз кырына чүп үләне орлыгы аралашкан сыйфаты түбәм 6<р'е«ләрне чәчтерә Язгы кьф эшләрем районда беренче тәмамлавы турында хәбәр итәр өчен, агротехника кагыйдәләрен боза, шуның аркасында борчак басуын солыча каплый Бу чатаклыгын Казан түрәләре күрүеннән куркып. Яхъя тракторчы Илһамга инде бер атнадан яшел азык ител файдаланырга өлгерәчәк борчакны сукалап күмәргә боера Жаны тәне белән игенче Илһам тер-лекләр коры улак кимергән чакта, колхоз җитәкчеләренең шушы -ыьн-кв» е-еое- ,җ- лый да, ачуыннан — агроном Яхъяны сугып ега Автор Илһам белән Я.ъ.нын «нс«е- бәрелешкә ничек килеп җитүләрен бик матур һәм ышандыру-- — ите - ••<.»-₽ -. - .^фынт- ны алар арасында гына калдырмый, әмер бирүчеләр һәм еларга вракяашучылармьҗ. үэ акылы белән эшләргә һәм яшәргә теләп, адми..истра--я әмер системасына «аршы баш күтәрүчеләрнең авыл һәм ра-ои күлемендәге вәкилләрән д. курс... Жы ..................................................................................................................... у
ләмле повестьта каһарманнар саны егермедән артык. «««• әсәрнең сюжеты «омпози-
.ор..,...-"-.- о6р.."-Р-« -О.»—... 6— . ш..-
«ЛИфЛ.Длрм 6«л." л—п-л—ио. МР.. ...... ...
....... .... т...р РР-Р-" -Р» —■ • <-•" ■•»> р..
.... . А-.-Л ЛЛ-ЛР <.>• —•«" .... ............. .... —-
шеидэ калган, роман буеинаи-буена бердәй составлы тоташ эремә хәленә килеп читләгән Аның иамар тәрҗемә ителгән бүлекләре дә. бетенләй тәрҗемә кылынмаган өлеш- ләре дә бар Тәмамланган әсәр тәэсирен калдырыр ечен. аның әле язылып бетмәгән урыннары барлыгы да сизелә Кечәмеп әйтелгән фикерләр татарча тезелмәгән җөмләләр укуны бик нык кыенлаштыра. Образларны бирүдә эзлеклелек аксау, фантастик вакыйгалар. детальләрнең чамадай тыш күп урын алуы кызыксынуны киметә Романның композицион яктан да шактый дәгъва уятуын, таныш геройларның озаи-оэак югалып торуын, аларның рухи үзгәреше күз алдында җитәрлек сурәтләнмәвен, мисалга, Степанның каберне туздыруы дәлилләнеп бетмәвен, Солтанның дустына иярүе исә аның яшәеш канун нарына, логикасына сыймавын һ. 6. якларны да искәртмичә ярамый «Казан утлары» редколлегиясе утырышында тикшергәндә М, Галиев «Олы юлның туэаныьн Т Манн әсәрләре белән тиңләп, «аның бөтен ямен-тәмен бәяләр ечен ике-өч тапкыр укырга кирәк» — Диде Томас Маннга тиң татар язучысы пәида булуга без барыбыз да куаначакбыз, әмма башта бәлки бу романны автор үзе тагын ике-еч тапкыр карап чыгар һәм укылышын тоткарлый торган җирләрен ипкә китерер, җитешсезлекләрен киметер? Кино-телевидеиие заманында безнең әсәрләрне бер мәртәбә укыту да авыр, шуңа күрә «Олы юлның ту- заныпна динамика өстәү бер дә зыян китермәс иде' Әсәргә эчтәлегеннән чыгып муафыйграк исем бирү дә акланыр иде
Тулаем алганда, автор сан артыннан кумыйча, сыйфатка күбрәк игътибар бирсә, әсәренең җурнал вариантын камилләштерүне тулыландыруны тырышып дәвам итсә, әдәбиятыбызга чыннан да кызыклы, әһәмиятле роман өстәлүенә шатланыр идек
Былтыр прозабыз хәзинәсен Фоат Садриев Шаһзаманов эше» дигән әйбәт повес- те белен баетты Бу әсәр төрле яктан тансык саналырга хаклы беренчедән, татар укучы-
күндәм рәвештә әмер үтәүчедән күп газаплар аша үзен хуҗа итеп тоючы шәхескә әверелә башлавы Ф. Садриев тарафыннан матур гәүдәләндерүен күпләр ошаткандыр.
Җәмгыятьне үзгәртеп кору дәвере язучылардан аеруча кыюлык, гайрәт, яңача фикер йөртүне таләп итә. Әмма без як-якка каранып, «алгарак чыксам, башыма сукмагайлары**, дип өркебрәк яшәүгә, иҗат итүгә шулкадәр күнеккәнбез ки, дөрес уйларыбызны укучыга җиткерергә, каршылыкларны тирәнрәк ачарга һаман әле сүлпән һәм юаш алынабыз. Шушы кимчелек Ф Садриевта да саклана Нәкъ менә шушы нәрсә аңа «Шаһзама- нов эше-н тулысынчә яңа рухта асвирларга комачаулый. Мин моны Илһам кичерешләрен партбилетсыз калу хәвефенә бәйләүдә, әсәр сюжетының төеннәрен партаппарат кысасында сурәтләүдә күрәм. Партбилетсыз калу түрәләргә, аппарат хөэмәткәрләренә. ахыр чиктә, булдыксыз кешеләргә куркыныч. Чөнки партбилет аларга баткан чакта ябыша торган салам гына түгел, социаль комфортка ирешү чарасы да. Ә гади тракторчы, гомере буе буразнадан аерылмаган тырыш колхозчы, партиядән чыгарылганда нәрсә-сен югалта соң? Ул партиягә түгел, партия үзе Илһам кебек булдыклы һөнәр ияләренә күбрәк мохтаҗ чакта, баш каһарманның, «партбилетсыз калсам*,, дип аһ оруы бүгенге укучыны һич тә ышандырып җиткерми. Кыскасы. Илһамның партиядән куылу хәвефен әсәрнең сюжет пруь.ннасына әйләндерү авторның элекке фикер калыпларыннан арынып бетмәвен, шуның белән повестеның ышандыру көчен шактый ук киметүен раслый
Матур әдәбиятның төп эчтәлеген, аның фикри байлыгын яхшылык белән яманлык көрәше, яхшылыкның яманлыкны җиңүен сурәтләү тәшкил итә. Күп кенә әсәрләрдә бу аермачык ярылып ятмый, витамин конфет тышчасы белән капланган шикелле, авторның укучыга җиткерергә теләгән уйлары да мавыктыргыч вакыйгалар, образлар, аларның үзара катлаулы багланышлары, гамәлләре аша урап-урап сеңдерелә Гадәттә, нәкъ менә шундый әсәрләр сәнгатьчә тирән тәэсир итү көченә ия була Әмма яхшылык белән яманлык көрәше турыдан-туры публицистик пафос белән ачылган, ялангачландырыбрак күрсәтелгән әсәрләр дә иҗат ителә. Образлары автор ихтыяры буенча әзер фикер калыбы хәлендә генә калмыйча, катлаулы һәм җанлы шәхес дәрәҗәсенә җиткерелсә, вакыйгалары тормыш хакыйкатенә хилафлык китермәсә, соңгы типтагы әсәрләр дә укучы күңелен били, аны сызландыра, шатландыра яки нәфрәтләндерә Газиз Кашаповның «Убырут» повесте исеме белән дә. бөтен эчке рухы белән дә нәкъ менә шундыйлар исәбенә керә һәр кешегә яхшылык һәм яманлык орлыгы салынган, аларның кайсысы мулрак шытым бирүе без яши торган мохиткә, иҗтимагый-сәяси шартларга да бәйләнгән. Авыл егете Мәүләвинең убырутка, ягъни, шайтан таягына, тигәнәккә, убыр үсемлегенә әйләнә башлавы колхозлашу елларына туры килүен автор бик уңышлы тоТЫП алган, Чөнки менә Шушы дәвердә дәһшәтле сталинчылык тәмам ныгып җитә, аек акыл, гомумкешелек кыйммәтләре, гадел кануннар аяк астына салып атала, бер шәхескә, бер формага, бер карашка сукырларча табыну тамыр җибәрә, әхлаксыз халыклар атасы,>ның республика, район.авыл күләмендәге күләгәләре барлыкка килә, сәламәт тәнгә ябышкан сөлек кебек, алар күпчелек өчен тормышның тәмен дә. ямен дә бетерергә керешә Мәүләви әле кайчан гына үз имана җиренә, үз мал-туарына, димәк, чагыштырмача шактый киң иреккә дә ия булган авылдашларын мескен крепостнойга, телсез-тешсез эш атына, аның җирәнгеч хайванын нәфесен үтәүче мәхлукка әйләндерә бара. Билгеле инде, мондый әверелеш шома гына гамәлгә аш-мый, карышу уята, бәрелешләр китереп чыгара, бу исә яңа бәхетсеэлекләргә юл ача.
«Убырут,* Г. Кашаповның мин укыган әсәрләре арасында иң уңышлысы. Повесть җый- нак, сыйдырышлы, тыгыз язылган.
Повестьның нинди җитешсезлекләре бар соң? Минемчә, табигатьне, портретларны М Мәһдиевчә юмарт сурәтләү әсәрне тагын да көчәйтә төшкән булыр иде Мәүләвинең өметсез юлга басу сәбәпләрен балачак вакыйгалары аша ук күрсәтү ихтыяҗы да сизелә. Аның уйнаш маҗаралары артык коры, ипсез тасвирлануы да канәгатьсезлек уята Әсәрнең азагында Мәүләвине сасы, шомлы үләт базы буена алып килү бик отышлы, әмма повестьны. т оргынлык еллары гадәтенчә, якты, нурлы табигать күренеше белән төчеләндереп тәмамлау < кланмый. Йомгак ясап шуны әйтергә мөмкин. «Убырут * повесте Г. Кашаповның җитди казанышы, былтыргы прозабызның уңышы саналырлык әсәр
Барлас Камаловның «Узган гомер бигрәк жәл- повесте дә. -Убырут-* шикелле, лирик герой, шулай ук тискәре каһарман исеменнән сөйләнә. Әсәр тәҗрибәле каләм иясе тарафыннан язылган Җегәрле теле, төзек сюжет-композициясе, тормышчан вакыйгалары, әсәрнең баш каһарманы Рамазан Лотфиевның ышандырырлык итеп гәүдәләидерелүе әйбәт тәэсир калдыра Повестьта тормыш хакыйкате бар. шуңа күрә ул кызыксынып укыла Әмма соңыннан күңелне ниндидер канәгатьсезлек хисе били Нилектән бу?
Минемчә. «Узган гомер бигрәк жәл-нең сәнгатьчә хакыйкать, яңалык, ачыш алып килмәвендә. аңа тирәнлек җитмәүдә.
Лотфиев кебек эчкечелеккә бирелгән, гомерен мәгънәсез юлга кертеп җибәргән кешеләр тирә-ягыбызда тулып тора. Автор бу фаҗиганең сәбәбе — кайберәүләрдә ихтыяр көче җитмәүдә, дип раслый- Тагын бер сәбәбе — тирәлекнең тискәре йогынтысында. Авылда никрутлар, театрда Гали Донской, шәһәрдә сабакташы Зариф, дача танышы Динәләр 138
әгъвалый Рамазанны. Хәтта эчкечелектән дәвалый торган махсус шифаханәдә дә тынгы юк аракы тәрәзәдән агылып керә Яшәп карагыз сез мондый шартларда юлдан язмыйча! Дәрес, хатыны Назирә, адаш абыйсы, эшендәге түрә, хәрби комиссар аны «ир булырга, яңадан сафка басарга» үгетлиләр әмма бу үгет Рамазанның бер колагыннан керә икенчесеннән чыга Авторның миһербанлыгы аркасында. Лотфиев. әйтерсең. «Эскимо» тундыр- масы ашап, лимонад эчеп кенә яши. аңа берәү дә бик каты бәрелми, аның белән егерме ел чиләнгән хатыны, аерылганнан соң. елмаеп кына сөйләшә, улы белән кызы да аны нинди яратулары һәм хөрмәт итүләре турында телеграммалар гына яудырып яталар Тормышта бәлки шулай да буладыр, ләкин сәнгатьтә эчкечегә карата мондый стериль, ак-пакь мөнәсәбәтләрне уйлап чыгаруның мәгънәсе юк
Ь Квмаловның уңай геройлары зәгыйфь фон. күләгә хәлендә генә сурәтләнгән, эчкече гаиләсендәге балалар рухи халәтенең имгәнүе, алар протесты, күз яшьләренең аталары Рамазанга тәэсире автор игътибарыннан читтә калган Шәхес һәм җәмгыять багланышларын ачуда күбрәкне вәгъдә иткән, кызыклы типлар буларак төсмерләнгән Гали Донской, Динә Мәсәгутоваларның саран, икенче планда гына чагылдырылуы да укучыны ымсындыру әмма аның өметен акламауга мисал. Б. Камалов шикелле инде тормыш һәм иҗат тәҗрибәсен мул туплаган прозаикның нәүбәттәге повестенда мөмкинлекләрен тулы файдалана алмавы, әлбәттә, көенечле.
Татар әдипләре милләтебез тормышын яңадан сафландыру, сәламәтләндерү һәм тергезү, киләчәк гомерен тәэмин итү өчен афәтле елларның җирәнгеч чирләрен, пычрак гадәтләрен, җан өшеткеч вакыйгаларын җанландырып күрсәтү, шуларга анализ ясау шул хәвефле дәвердән гыйбрәт алу зарурлыгын яхшы төшенеп, 1989 елда ике повесть бастырдылар. «Сталинга хат» михнәтле гомер кичергән, әмма сугышчан рухын, яшәү дәртен җуймаган өлкән каләмдәшебез Н. Дәүлинең укучыларга соңгы сәламе булса. -Кыңгырау» — көрәш омтылышы кайнап торган Ф Бәйрәмованың укучы һәм заман белән аяк терәп сөйләшүе рәвешендә хәтердә кала
Бу повестьларның икесен дә язмышларны, вакыйгаларны тирән һәм киеренке гәүдәләндерү. сәнгатьчә ачыш ясау җәһәтеннән И. Салахов романыннан соң тагын ды алга китеш дип бәяли алмыйм. Ләкин алар тормышның бүтән тармакларын, шул заманның башка типларын, күренешләрен шактый калку сурәтләп, халкыбыз яшәешенең катлаулы бер заманын тулырак күзалларга булышалар Н. Дәүли сталинчылык демагогиясенең сәламәт акылны баса баруын Кадрия, Гыйльфан образлары аша кызыклы һәм ышандыручан тасвирласа. Ф. Бәирәмова культ сөременең тотрыксыз Кыяметдин белән иманы нык Айсылу тормышын ничек чыгырыннан чыгаруын исбатлы рәвештә ачып бирә
Язучының осталыгы, әдәбиятның камиллеге укучы хисләренә тәкир итү дәрәҗәсе белән үлчәнә. «Кыңгырау» повестен укыганда Фәүзия өчен шатланасың ул хатын-кыз әдипләребез арасында гына түгел, байтак ир-ат каләмдәшләребез янәшәсендә дә тойгыларны тирән, куе һәм юмарт гәүдәләндерүе әсәрнең хисләр җирлеген тегел, ятышлы бирә алуы белән аерылып тора Аның Айсылуы кышкы суыкта товар вагонында ач-ялангач Се- бергә олактырыла, коры сөяк белән сеңергә калган хәлендә шахта хезмәтенә җигелә Ун ел буе шунда кагылу-сугылулардан соң аны туган авылында күзәтү астында яшәү, урман кисү, колхоз эшләрен үтәү көтеп тора. Шул җәфа-михнәтләрне чыдам, сабыр күтәргәндә ире белән улын югалта, карт анасын җирли һәм. бигрәк тә әһәмият лесе, өметен дә җуя. ләкин шул шартларда да үзендә өч үги баланы тәрбияләрлек, явызлыкка каршы торырлык көч таба Бу инде сезгә олау-олау кием-салым, азык-төлек һәм хезмәтче лакейларын да алып, станцияләрдә җылына-җылына ирләре янына барган һәм Себердә дә назланып яшәүдән мәхрүм булмаган декабрист хатыны гына түгел Айсылу яшәешнең бетен авырлыкларын татыган, әмма кешелеген югалтмаган чын батыр, чын каһарман Аның -ренә баласы-на тугрылыгы матур тасвирлануын, сөргеннән кайткач әнисе, аннары ире Галимҗан белән очрашуы аеруча тәэсирле сурәтләнүен дә әйтергә кирәк Әсәрдә гөүдәләндерелгән Галимҗанның Айсылудан бәхиллек соравы, аларның улы Газизҗанның йөз чакрымлап юлны поезд артыннан җәяү кайтуы һәм Кыяметдингә очрап харап булу күренешләре дә укучыны дулкынландырмый калмый
Ф Бәирәмова бу әсәрендә язучылык техникасын профессиональ дәрәҗәдә оста эшкә җигә, шунлыктан, сөрген һәм төрмә хәлләрен ишетеп һәм укыл кына белсә дә әсәренең кызуын сүндермәс өчен, үткән белән бүгенгене даими аралаштырыл. повестен публицистик уйланулар белән баетып, кыенлыкларны җиңүгә ирешә Ләкин, шулай да. күңел публицистик агымны җанлы гормыш вакыйгалары, сәнгатьчә детальләр алыштыруын тели Айсылуны авыл халкыннан артыграк аерып кую. аңа теләктәш кешеләрне күрсәтмәү д. чынбарлык бөтенлегенә күләгә төшерә, повестьны фәкыйрьләндерә Ә-44 -Кыңгырау» кырыс еллар хакыйкате, татар хатын-кызларының фаҗигале сынауларны горур узуын аларның рухи байлыгын һәм ныклыгын, әхлакый сафлыгын нигездә уңышлы күз алдына бастыра
Ф Бәирәмова былтыр тагын бер яңа повестен бастырды К Тимбикова М Насыи- буллин Н Гыиматдинова. 3 Хесниярлар да укучыларга күләмле әсәрләрен тәкъдим ит- теләр «Казан утлары» белен «Идел» журналында гына дә җемгысө еч роман, унике
повесть, егермеләп хикәя донья күрде- Аларның һәммәсен гадел бәяләү безнең күмәк эшебездер, дип уйлыйм.
Елдан-ел кабатлана килгән бер хакыйкатьне тагын әйтергә туры килә бездә хикәя жанры аксый. Тәҗрибәле өлкәннәр аны язып «вакланмый», яшьләрнең исә күзгә тешәрлек җыйнак әсәр бирергә осталыклары җитешми. Авторларны дәртләндерү, яшь әдипләр тәрбияләү максатында «Казан утлары» журналы өйрәнчек хикәяләрне дә басарга мәҗбүр Редакциянең хикәяләр ярышы игълан итүе, җиңүчеләргә шактый бәһале бүләк билгеләве әлегә сөенечле нәтиҗәсен биргәне юк.
Андрей Битов; «Унтугызынчы гасыр урыс әдәбияты безгә өч роман бирде»,— дип белдергән иде Санап карасак, без дә былтыр өч яңа роман бастырдык. Әллә соң урыс язучылары йөз ел тырышканны без шулай тиз арада иҗат итәргә өйрәндекме? XIX йөз урыс романчылары арасында Лермонтов, Гоголь, Тургенев, Гончаров, Достоевский, Толстой кебек беренче зурлыктагы йолдызлар балкый, алардан башка да роман язучылар йөзләгән була. Әмма А. Битов ниндидер өч әсәр турында гына сүз алып бара. Ул өч роман заманның һәм милләтнең әхвәлен тирән чагылдырырга, образларны калку гәүдәләндерергә һәм шул телдә укучыларның гомерлек юлдашы булырга, кайсы телгә тәрҗемә итсәң дә, тәэсир итү көчен җуймаска, халыкара стандартның югары таләпләренә җавап бирергә тиештер.
Әгәр шулай таләпчән тикшерсәк, 1989 елгы татар романнары хакында. «Андый югары бәягә лаегы булмады»,— дияргә туры килә. Повестьларыбыздан тормыш хакыйкате, миллилеге. сәнгатьчә камиллеге ягыннан А. Гыйләҗевнең «Яра»сын мактап телгә алырга; аңа Г Кашаповның «Убырутпын, М Мәһдиевнең «Бәхилләшүпен теркәргә мөмкин. Зурдан кубып сөйләшкәндә, күп түгел бу. Әмма татар әдипләренең хәзер иң четерекле мәсьәләләрне яктыртудан да курыкмавы. кырыс хакыйкатьне тулы һәм калку сурәтләргә омтылуы, илебездә әдәбият-сәнгатьнең үсеше өчен шартларның яхшыруы гасыр романы яки повестеның туксанынчы елларда язылачагына өмет уята, Моның өчен дөнья әдәбияты казанышларын яхшы белүебез, туктаусыз эзләнүебез, халкыбыз киләчәгенә нык ышаныч белән каравыбыз һәм иҗат утында армый-талмый януыбыз кирәк.

Реклама