ИЕЛМӘС БАШ


аяз Исхакый... Бу исемне ишетү белән күз алдына курку белмәс инкый лабчы. үткен
телле публицист, киң колачлы әдип, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе килеп баса. Ләкин
Исхакый киң әтрафлы нашир, баш имәс мөхәррир дә бит әле, Чигенү һәм тайпылуны
белмәс характерлы, бәреп торган темпераменты, иманына тугрылыгы әдипкә яшь
вакытыннан ук эреле-ваклы афәтләр алып килгән. Ул төрмәләргә ябылган, сөргеннәргә
сөрелгән. Цензура инициативасы белән салынган штрафларны түләү исә аның өчен, гомумән,
гадәти күренешкә әверелгән.
1913 1915 елларда әдип Петербургта һәм Мәскәүдә чыккан «Ил» газетасын нашир Һәм
мөхәррир буларак җитәкли. Бу матбугат органында эшләү Исхакыйның тәрҗемәи хәлендәге иң
бәрәкәтле сәхифәләренең берсе. Аның »Ил»дә басылган дистәләгән мәкалә һәм хикәяләвенә
тукталып тормыйбыз, аларның һәммәсе дә диярлек татар публицистикасы һәм әдәбияты
тарихында күренекле бер вакыйга Биредә сүз Г. Исха- кыйны мөхәррир буларак кына түгел,
принципиаль шәхес буларак та бәяләргә ярдәм итә торган бер факт турында бара.
1913 елның 6 декабрь санында «Ил» газетасында «М. Мәннаф Троицкий» имзасы белән
бер шигырь басыла. Ул түбәндәге юллардан гыйбарәт:
ТАТАРГА
И татар, мескен, бичара, кайда китте ул шаның?
Дөньяны дер селкетеп йөргән батыр Чыңгыз ханың? Кайда синең чиген үзең
белмәгән киң йирләрең? Дөньяда мисле күрелмәгән фидаи ирләрең?
Көзге агач яфрагыдай дошманың саргайтканың?
Кайда итсәң дә һөҗүм син, шунда җиңеп кайтканың?
Кайда инде ул көчең, ул байлыгың, ул шаннарың, Тик тарих битендә калган
ялтыраган намнарың. Син хәтергә алмыйсың ник? Әй, татар углы татар! Син
электә бай идең бит. син хәзер ярлы, татар! Син элек хаким идең бит. син хәзер
кем, и татар! Син хәзер куркак, йөрәксез, син хәзер кол! И татар! Кычкырам бит,
торсаңыз ла йокыңыздан уйганып, Нинди хәлләр үтте баштан, бер караңыз
уйланып.
Цензура реакциясе үзен озак көттерми. Газета чыгып җитү белән үк шигырьнең юнәлеше
«җинаятьчел» дип табыла. С. Петербургның матбугат эшләре буенча комитеты үзенең 9
декабрьдәге утырышында мәсьәләне болай хәл итә: газетаның мөхәррире Гаяз Исхакый һәм
шигырь авторы Троицкийга каршы хөкем эше кузгатырга, ә «Ил» нең 6 декабрь санына арест
салырга. Бу карар тормышка ашырылып, газета саны кон фискацияләнә, ә Исхакый судка
бирелә. Хөкем әдиптән катгый төстә шигырь авторы турында мәгълүмат таләп итә. Әмма Г.
Исхакый шагыйрь турында күрсәтмә бирүдән баш тарта, бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала.
Аның бу адымы әдипнең гаҗәеп ихтыяр көче нә ия булуы турында да сөйли. Шулай да М. Мәннаф
Троицкийның кем булуы безнең өчен әлегә һаман сер булып кала Кем белә, бәлки ул »Ил»
газетасында актив катнашкан, М. Гафури, Н. Думави, С. Сүнчәләй яисә башка берәр мәшһүр
шагыйрьнең тәхәл лүседер? Ничек кенә булмасын, үзенең каләмдәш дустын хөкем кулыннан
йолып калу өчен патша сөргеннәрен һәм төрмәләрен җитәрлек татыган Исхакый иелмәс горур
башын яңадан суд карамагына тапшыра.
Ләкин бу юлы тәкъдир әдипнең гражданлык каһарманлыгына ничектер мәрхәмәт белән
җавап бирә. 1914 елның 12 маендагы утырышында Суд палатасы шигырьдә законга хилаф
«җинаять» тапмый һәм эшне ябу турында карар кабул итә. 6 декабрь саныннан арест кире алына
һәм газетаның мөхәррире Г Исхакый гаепсез дип табыла. Әмма олы йөрәкле әдипнең олуг
гамәле буыннар күңелендә ихлас соклану хисе уята.

Реклама