Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘТХИ БУРНАШНЫҢ СОҢГЫ ЕЛЛАРЫ


Фәтхи, җаны әрнеп, үзенең Уфа төрмәсендә уздырган вакытын искә төшерде, ул
вакытларны бүгенге хәле белән чагыштырды. 1918 ел иде. Ак чехларның котырган,
контррсволюциянең иң көчле чагы. Аны, Сембердә чыга башлаган большевистик
«Көн» газетасының яшь редакторын, ул вакытта байларга һәм революциянең һәр
төрле дошманнарына каршы язганнары шигырьләре, эпиграммалары. хикәяләр, мәкаләләре,
ялкынлы чыгышлары өчен төрмәгә япканнар иде. Анда да ул каһәрләү кыерсытуларны аз
татымады. Үлем элмәге ул чакта да аның баш очында өч ай буе эленеп торды. Ләкин яшь
күңелдә якты өмет көчле иде, шул аның тоткынлык көннәрен бизәде. Иртәгеге көнгә, сыйнфый
азатлыкка ышаныч аның бөтен барлыгын биләгән, шуңа күрә халы кның бәхетле киләчәге өчен
көрәш рухы аның аклар төрмәсендәге газапларын җиңеләйтә иде.
Ә бүген?.. Ни өчен бу газаплар? Үзенең барлык көч сәләтен ул яңа җәмгыять тө зү эшенә
сарыф итмәдемени?! Хезмәт иясе бәхете, аның киләчәге өчен дип көрәшмәдеме ни?! Ни өчен
аны «халык дошманы» ясадылар? Бөтен илне чолгап алган бу эзәрлек ләүләр, бер -береңә яла
ягып котырынулар, дошманга карата гына түгел, дус-ишләр гә карата да шик шөбһә томанын
куертулар, «кара карга» әрҗәсенә кереп югалулар һәм инде кире кайтмаулар... Нәрсә бу? Нидән
бу? Кемнән бу’ Әллә бөтен орган нарга дошман кереп оялаганмы? Шулай булмаганда, мин һәм
минем кебекләр ничек дошман була ди инде? Нинди мәгънәсез гаепләр, уйдырмалар.. Ни өчен
үзеңнең бер гаепсез, партия һәм халык алдында бер гөнаһсыз икәнлегеңне раслап булмый? Нигә
берәү дә синең аклануларыңны тыңларга да исәпләшергә дә теләми?..
Менә инде күпме вакытлар акылын талкыган, бәгырен телгәләгән, күздән яшь ки терер
дәрәҗәдә гарьләндергән һәм җанын кыйнаган мондый сораулар Фәтхине бү ген дә йончы ттылар.
Ул хурлык, билгесезлек һәм мәгънәсезлек белән тулы хәленә китергән юлны мең дә беренче кат
хәтереннән үткәреп, еларга янә дә бер кат җа вап эзләде...
Кулга алыну нигә озаклады?
1940 елның 24 август көне ниндирәк булды соң әле? Күктә кояш балкый идеме соң. әллә
күкне болытлар каплаган идеме? Ничек кенә булмасын, нәкъ менә шушы кон аның өчен иң
караңгы, иң фаҗигале кон булды да инде. Фәтхи Бурнаш бу көнне Иделнең аръягында. Югары
Осландагы бакчасында иде; ул монда җиң сызганып иҗат итә, яңа планнар кора. Ә планнар бик
тә мавыктыргыч: якындагы ике елда Некрасовның • Кому на Руси жить хорошо» поэмасын
тәрҗемә итәргә, «Ялгыз Ярулла» пьесасын Татар дәүләт академия театрында куярга әзерләп
бирергә, «Таң. тарихи драмасын яңадан үзгәртеп эшләргә... «Лачыннар»ны алар композитор
Мансур Мозаффаров бе лән бергә опера итеп эшли башладылар. Җәүдәт Фәйзи аның балалар
өчен шигырь белән язылган «Кызыл чәчәк» исемле пьесасын опера итәргә ниятләнә. Кү нелдә
яңа интеллигенциянең тормышына, иске заман калдыклары белән көрәшенә багышланган
пьесаның яралгылары туып килә. Планнар зур, барысына да өлгерергә генә кирәк...
Менә шул көнне бакчага чакырылмаган «кунаклар» килеп керә һәм, бөтен җирне айкап
тентегәч, бакча хуҗасын кулга алалар...
Кулга алыну Ф. Бурнаш өчен бөтенләй дә көтелмәгән нәрсә була дип әйтә алмыйбыз ул
аны көтеп яшәгән. Ни өчен дигәндә, аның баш очында болытлар инде күптән куерып килә.
Репрессия машинасы иҗат әһелләре арасында иң соңгы корбаннардан бер се итеп нәкъ менә
Фәтхи Бурнашны сайлаган булса да. инде 1937 елда әвәләнгән җинаять эшләре битләрендә үк
аның фамилиясе очрый. Ул анда «советларга каршы киң колач җәеп хәрәкәт иткән мнлләтчел
оешманың актив вәкиле» төсендә күрсәтелә. Аның белән бергә иҗат иткән язучылар, шагыйрь
һәм драматурглар бер-бер артлы кулга алынып, хәбәрсез югалалар; Галимҗан Ибраһимов,
Кәрим Тикчурин. Фатих Сәйфи Казанлы. Кави Нәҗми. Мирсәй Әмир, Шамил Усманов...
Бу еллар Ф. Бурнаш өчен бигрәк тә авыр була. 20 елларның ахырларында ук башланган
эзәрлекләү дәвам итә. Газета һәм журналларда бу елларда еш басыла торган сүгенү рухындагы
мәкалә чыгышларда Ф. Бурнашның әсәрләрендә төрле кимче лекләр күрсәтелә, аны
милләтчелектә, буржуа идеологиясен әдәбиятка сөйрәп кертүдә гаепләргә тырышалар. «Таһир
Зөһрә» трагедиясе реакцион дип игълан ителә ДНЬ1 11И.
Ф
гезсеа тәнкыйтьләгән бер мәкаләсенә Ф. Сәйфи Казанлы хәтта «Сарайлар, ханнар, князьлор,
мәчетләр шагыйре» («Яңалиф». 1929, 15 сан) дигән нссм дә куя.
Мондый катлаулы шартларда Ф Бурнаш өйдә дә күнел тынычлыгы таба алмый Хатыны
Фатыйма Ильская белән мөнәсәбәтләре көннән-көн начарлана бара. Сәхнәдә бөек актриса
булган, татар театры тарихында күренекле эз калдырган бу хатын тормышта дорфа һәм
тәкәббер, үз-үзен генә яратучы һәм вакчыл була. НЙТИҖӘД- алар аерылышалар..
Тик шулай да «халык дошманнарына каршы кискен һәм оператив көрәшкән данлыклы
НКВД» Ф Бурнашны нишләп 19-10 елның уртасына кадәр иректә калдыр» соң эле’ Моның,
күрәсең, сәбәбе берничә булган һәм алар турында без гөман кыла гына алабыз.
Беренче фикер һәм. күрәсең, дөреслеккә иң якын фикер. Мәгълүм булганча. Ф Бурнаш
совет чорында тәнкыйть өлкәсендә гаять актив эшли, принципиаль, үз фикере булган
тәнкыйтьче буларак таныла. Аның тәнкыйть уклары шактый күп кс шегә. шул исәптән шиксез
әдәби авторитет саналган язучыларга да эләгә Мхал»н Ту кай мирасын өйрәнүгә, аның иҗатын
пропагандалауга күп коч сарыф иткән Ф Бурнаш шушы уңайдан боек Галимҗан Ибраһимов
белән бәхәскә керүдән дә курыкмнй Революциягә кадәр язган «Татар шагыйрьләре» исемле
китабында Г. Ибрпһимоя иың халык шагыйренә биргән бәясе бе лән килешмичә, ул Г.
Ибрпһлмонны кискен һәм каты тәнкыйтьли. «Г. Тукай хакында тәнкыйтьчеләр. («Безнең юл».
1923. 8- 9 слн) исемле зур күләмле мәкаләсендә Г. Ибраһимонтан хата фикерләреннән баш
тартуны, шул хакта әйтеп матбугатта чыгуын таләп итә.
Ә Кави Нәҗми, Гадел Кутуй кебек яшьләр белән матбугат битләрендә шактый г- ,»к
барган бәхәс полемика? Ул яңа әдәбият һәм сәнгать турында, аның үзенчәлекләре ха кында,
аны аңлау һәм аңлату турында. Әдәби иҗатның принципиаль мәсьәләләре турын да
бәхәсләшкәндә авторлар бер берсе адресына каты каты сүзләр дә әйтәләр
Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин. Алар асылда Ф Бурнпшиың уз фикере
һәм карашы булган, нык иманлы, авторитетлар алдында җгбе «п«ый торган кеше итеп
характерлыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый б.»хэ» i >рд.. Ф. Бурнашның тәнкыйте,
нигездә, дөрес була. Гомумән, иҗади бәхәсләр ик< якны дп баета, дөрес юлны табарга
булыша, татар әдәбиятын алга этәрә, яшь талантларны тәрбияли.
Утыз җиденче елны исә Г. Ибраһимов. Ф. Сәйфи Казанлы. К. Нәҗми һәм баш келар
халык дошманнары итеп игълан ителәләр, кулга алыналар... Күр<и • н Ф Б-.р« «ш ның бу
язучыларга карата кайчандыр тәнкыйть белән чыкканлыгы билгеле бер рч..-ш тә аның
репрессияләрнең иң кызган вакытында иректә калуын озпйткян
Тагын да бер фараз. Монысын язучының бертуган эн«-е Вафа каааы. бүге*' квндә
язучының шәхси архивын үзендә саклаучы Йолдыз Бүраашгм әйтә Абый сының башкалардан
шактый соңарып кулга алынуының сәбәбен у <—• ;
Максим Горький белән Фәтхи Бурнаш арасындагы мөнәсәбәтләр..• . . . Г-. фаразның да кайбер
нигезләре юк түгелдер. Бурнашның тырышлыгы : •>< и <и». шу i елларда «Ана» романы
геройлары татарча сөйли башлыйлар Бурнаш моннпн тыш о.» г пролетар язучының кайбер
башка хикәяләрен до татарчага тәрҗемә ит.-н ччр». Шул уңайдан ул М. Горький белән тыгыз
бәйләнештә тора, еш очраша.
Нахак гаепләр
чосөн китерик.
«Бер поэмада мин малае сугышка киткән карт ана образын '-«р» улының исән сау
кайтуын теләп дога кыла. Әлбәттә, әгәр дә у» ана дом гел. а башка ысул белән безне халык
дошманнарына каршы сугышка чакырс булыр иде...»
Ачыклап үтик, бу поама Бурнашның Октябрьга кадәрге поэмалары рух ган, 1919 елда,
ягъни авторым. 21 яио. вакытта басылып чыккан
. сатирасында (1919 ал U • Адашкай кыз» пьагасыкхл |
Фәтхи Бурнашның җинаять эшендәге документлар арасындп < -
кетмәсе аерылып, үзенә җәлеп итеп тора. Аны гаепләнүче үз кыи 6■ • -н /XI.HI Беркетмәнең
башында «Минем иҗади әсәрләремдә булган идеология хаталар турында» дип курдгдд.
Язучы үз пҗдтинд. «»»«» хдт»л«Р ү»п«»« Шуд.ррмн »-Р««
тор ул вакытта |врда
илгә качкач. урмн белән Абрамо!
яктан уяулыкны югалту, дип бәяләнә.
һичшиксез, бу беркетмәне тутыруда Ф. Бурнашка НКВД тикшерүчеләре нык кы на
«ярдәм» күрсәткәннәр булыр һәм үзеннән тартып-сузып гаеп табарга тырышуы өчен Бурнашка
бер сүз дә әйтеп булмый. Тикшерү ахырына таба язучы сорауларга җавап бирүдән баш тарта
башлый. Берсендә, сорау алырга чакырылгач, ул тикшерү чегә каты-каты сүзләр әйтә,
сорауларга җавап бирми (ягъни, сорау алучы теләгән җа капларны бирми, дип аң ларга кирәк!).
Моның очен аны ун кенгә карцерга утырталар—
Ә менә инде төп гаепләрнең берсе 1929 елда «Чаян» журналының 10 санында • Шанлы
дәүләт» дип исемләнгән шигырь басылып чыга. Без аны тулысынча китерәбез:
Шанлы дәүләт
(•Шэрекъ гөлләре* поэмасыннан кыйтга)
Тузды Болгар иле, сынды ханлык.
Килде читләр Казан тәхтенэ.
Тынды тыштан, эчтән янды халык
Тәкъдир биргән ачы бәхтенә.
И ходаем, безне читкә ташлама.
Бирмә көч ислам диненнән башкага.
Большевиклардан бушансын таш кала.
Бирмә көч ислам диненнән башкага. Рус җирендә данлы Чынгыз әүләде.
Урнашып ятырларны читкә каулады. Большевиклар әйләнеп төште кире. Селкетә
бар җир йөзен Чынгыз иле. һәрбере куркып Туранчадан тулды («шылды» булыр —
авторлар) Мал белән кәрван йөридер көн-төне.
Шактый ук мәгънәсез булган бу шигырьнең астына Фәтхи Бурнаш имзасы куелган була—
Тикшерү барышында һәм суд вакытында Ф. Бурнаш бу шигырьгә авторлыктан катгый
рәвештә баш тарта, аның бары тик пародия яисә шарж буларак язылуын аң латырга тырыша.
Чыннан да, шигырь Бурнаш стиленә туры килә, аерым сүзләр куллану рәвеше аныкы. Ләкин,
бердән, шигырь күрәләтә торып логикага сыймый торган эчтәлекле: монда ук ханлык чоры да,
шунда ук большевиклар да... Бу кыйтга, ягъни поэманың өлеше, кисәге кемгә карый: моны кем
әйтә? дусмы, дошманмы? революционермы. контрреволюционермы? һәм. соңгысы, мондый
эчтәлекле шигырь сатирик-шаян журналда басылыр идемени, моның өчен бит аның мәгънәсе
туры килергә тиеш. Гомумән, 1919 елдан партия члены булган язучының мондый шигырьне үз
исеменнән яза алмаслыгы мәндн анасына да билгеле. Бурнаш менә шуларны аңлатырга
тырыша да инде, «шигырь — минем өстән пародия» дип әйтеп карый. Шигырь өчен гонорарны
кем алганын белү юлы белән аның авторлыгын ачыклауларын үтенә, шул вакытта «Чаян»да
эшләүче Гадел Кутуйны чакырып ачыклауларын сорый. Ләкин боларның берсе дә эшләнми, суд
җиңел юл белән генә бара, гаепләнүченең аклануларын гаҗәеп «оригинальлек» белән юкка
чыгара. Суд карарында болай дип нәтиҗә ясала: «Бурнаш, шигыренең контрреволюцион
эчтәлегенә дәгъва белдермичә, үзенең авторлыгын гына бәхәсли һәм шигырьнең аңа карата
шарж буларак урнаштырыл ганын аңлата Ләкин Бурнашның бу шигырьгә бернинди реакция
ясамавы аның ши гырьдәге эчтәлек белән ризалашуын раслый». Вәссәлам!
Тикшерү барышында Ф Бурнашның барлык әсәрләре дә суд экспертизасы аша уздырыла.
Эксперт комиссиясенә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Н. Терен тьев, И. Гази. А.
Камалетдинов керә. Соңрак, гаепләнүченең үтенече буенча, комиссия гә өстәмә рәвештә Хәсән
Хәйрине һәм Т Имаметдиновны да кертәләр. Комиссия: «Художество. тарихи һәм хәтта политик
яктан байтак җитди кимчелекләре булуга кара мастан. Ф. Бурнашның югарыда санап кителгән
әсәрләрендә, «Шанлы дә үләт.не исәп кә алмаганда. Советка каршы тенденцияләр юк»,— дип
т аба.
Ул «житди хаталар.ның никадәр җитди булуын ачыклау, дөресрәге, бернинди хата юклыгын
раслау күп урын алыр иде. Шулай да. аларның характерын күрсәтү өчен, берсенә тукталып
китәбез. Ф. Бурнаш аны әле бүген дө сәхнәдән төшми уйнала торган «Яшь йөрәкләр»
пьесасында «җибәрә». Әлеге пьеса буенча комиссиянең бәяләмәсе мондый.
•—пьесаның менә шушы моменты уйланырга мәҗбүр итә—пьеса герое Сәрби кинаяле
рәвештә пьеса герое Хәйретдиннән нинди дә булса бүләк алырга бик тә телә вен белдерә.
• Хәйретдин Нәрсә китерим соң, җаным?
Сәрби Нәрсә булса да...
Хәйретдин. Нәрсә? Күлмәкме, яулык, шәл?..
С ә р б и. Нигә алар булсын...
Хәйретдин. Ә нәрсә соң?
Сәрби. Нәрсә булсын, вак-төяк!.. Нигә андый зур нәрсәләр?..
Хәйретдин. Ә нәрсә соң, нәрсә?
Сәрби. Беләсең инде. , вак-төяк., прәннек, йөзем, җимеш... Хәйретдин. Тагын?
Сәрби. Тагын нәрсә булсын — теләсәң, конфет, чикләвек...
Хәйретдин (шатланып). Шулар гынамы? (итәген тотып). Бүген кич үк бер итәк төяп китерәм.
Беләсеңме, бер итәк...»
Хәйретдиннең ярлы булуын исәпкә алганда, болар бөтенләй үк вак -төяк түгел. Биредә
авыл яшьләренең: революциягә кадәр ярлыларга да бер итәк • вак төяк» табу бернигә дә
тормаган, дип уйлавы мөмкин. Һәм пьесада бу сюжет ахырынача җиткерелә — Хәйретдин
чынлап та китерә бу әйберләрне...
Күрәсез, монда аңлатма кирәкми.
Сүз җаеннан шунысын да әйтик. Комиссия Ф. Бурнаш әсәрләрендәге «җитеш
сезлекләр»не, нигездә, шул вакытларда хөкем сөргән вулыар социологизм ноктасыннан торып
тапкан булса да, асылда язучыны аклый торган нәтиҗә чыгарган. Комиссия членнарыннан берсе
— Т. Имаметдинов судта да шул фикерне яклый. Фәтхи Бурнаш әсәрләрендә бернинди дә
контрреволюцион нәрсәләр тапмадым, ди ул. һәм тагын матбугатта Ф. Бурнашка каршы чыккан
тәнкыйтьчеләр аның иҗатына объектив кара мадылар. дип әйтергә дә батырчылык итә.
Ф. Бурнашны гаепләү пунктларыннан тагын да берсе аның 1924 елда ук «39 кеше
белдерүе» дип аталган чыгышка кул кую факты була. Тикшерү һәм суд органнары тарафыннан
бу белдерү «уң буржуаз милләтчеләрнең ВКП(б) һәм Совет власте милли политикасына каршы
юнәлдерелгән платформасы» дип бәяләнә.
Җинаять эше материалларында теркәлгән бу белдерү тексттагы кайбер урыннары
ассызыклап һәм аерып күрсәтүләр белән, текстының кырыйлары ондәү. сорау һәм башка
билгеләр белән чуарланып беткән. Өндәү билгеләренең берсе белдерүне төзү челәрнең
түбәндәге сүзләре янына куелган: •Иптәш Зиновьев Татарстан республика сында партия
дискуссиясе өчен кыенлыклар булуын, чөнки башка моментлар белән бергә, биредә бәхәс нәкъ
менә милли момент белән бик кочле дәрәҗәдә кискенләш терелгән булуын шактый гадел
күрсәткән...» Ондәү билгесе һәм Зиновьев фамилиясен ассызыклап күрсәтүнең максаты ачык
бу вакытта инде ул гаепләнгән һәм атып үте релгән.
Партия Үзәк Комитеты Политбюросына — Сталин аша Бухаринга. Молотоака. Рыковка,
Рудзутак һәм Куйбышенка адресланган «39 кеше белдерүенең эчтәлегенә җе нтекләп тукталып
тормыйбыз. Шунысын гына әйтергә кирәк, республикадагы хәлне анализлау нигезендә җаваплы
хезмәткәрләр Үзәк Комитетның игътибарын Татарстанда милли мәсьәләне практик хәл итү
буенча чаралар күрү кирәклегенә юнәлтәләр Бел дорүгә Татарстан Халы к Комиссарлары
Советы председателе Мохтаров. Үзәк Башкар ма Комитеты председателе Сабиров, халык
комиссарлары, республика прокуроры Би һаветдннон. аның урынбасары Мәхмүт Бмдәйли һ. б
кул куйган Унынчы булып «Ф. Бурнашев - әдип шагыйрь. Всеработпрос каршындагы эшчеләр
матбугаты үзәк комитеты членлыгына кандидат, дигән имза тора. Тагын да бер фамилия »М.
Борын дыков - Мәгариф халык комиссары» Бу исемлектәге фамилияләрнең күпчелеге янын да
карандаш белән «оо» (осужден ителгән) дигән билге куелган
Белдерүгә кул кую факты 1929- 1930 елларда Татарстан республикасында партия
сафларын чистарту вакытында, күпләргә карпта гаепләү булып әверелгән кебек үк. Ф. Бурнашка
карата да гаепләү төсен ала Ул чакта аңар түбәндәге планнар тагыла
а) әдәби хезмәт белән шөгыльләнеп. Фәтхи Бурнаш үз әсәрләре пролетариатка бетен ләй
ят һәм дошман идеологияне, милли буржуазия һәм солтангалиевчелек идаология тенә туры
килә торган идеологияне чагылдырган (ханнарны, князьләрне, сарай һәм мәчетләрне мактап
җырлаган);
б) уң группировка торган . олтангалиавчелак оешмасын ахыргача актив аклаган, солтан
гплиәвчөлеикә материаль ярдәм күрсәтми.
В) тикшерү кавыгында үз аңлатмаларында эчкереехчек күрсәтмәде
Карар бирелә ВКП(б) сафларыннан чыгарырга
Ләкин Ф. Бурнаш карар белән килешми, тагын да югарыга ВКП(б)ның Үзәк Кон троль
Комиссиясенә апелляция бирә. 1930 елның 12 ноябрендә Петерс, Мильчаков, Му ранов
составындагы партия «өчлеге», кисәтү белән каты шелтә белдереп. Ф. Бурнашны партия
сафларына кире кайтара.
Күренә ки. мәсьәлә инде ул вакытта ук тәмам хәл ителгән кебек булса да, ун елдан соң
аңар яңадан әйләнеп кайталар, бу юлы инде җинаять җаваплылыгына тар талар. Әйе,
мәгънәсезлек, элементар логикага каршы эш бу. Әмма Ф. Бурнаш эшендә (хәер, ул чордагы
башкалар эшендә дә) андый мәгънәсезлекләр һәм каршылыклар ту лып ята.
Шулай итеп, озак вакытлар буена — тормыш юлы дәвамында тупланып килгән таркау,
күпчелеге вак-төяк булган фактларга нигезләнгән, теге яки бу «халык дош маны» белән
вакытлы һәм очраклы очрашуларга, бәйләнешләргә таянып әвәләнгән эш була ул — Ф
Бурнашны гаепләү. Ул фактларның берсе җинаять булып тормый, тора да алмый. Әмма алар
өчен бөтен катгыйлыгы белән түләтәләр: «ун елга лагерьга җибәрергә» Мондый карар,
никадәр генә үкенечле һәм нахак булмасын, Ф Бурнаш- ка әле өмет бирә... Хәзер аңа 42 яшь,
ун елдан ирек килсә, әле ул иҗат дөньясына әйләнеп кайта ала...
Ләкин язмыш аңа икенче төрле юл әзерләгән икән...
Вакытсыз киселгән гомер
1941 елның мартында язучы Куйбышев шәһәр янындагы «Безымянлаг» (Белы
мянный лагерь — исемсез лагерь) дип аталган лагерьга җибәрелә. Аңа бу исемне биргәндә.
әйтерсең лә лагерьның тоткыннары да мәңгелеккә билгесез булып калырлар дип уйлап
куелган...
Үзенә билгеләнгән ун еллык срогын тутыру Бурнашка насыйп булмый. Ул монда икенче
мәртәбә хөкем ителә.
Икенче эшнең сорау алу беркетмәләре сакланган һәм алар язучыларның төрмәдәге
тормышы, язмышы турындагы бердәнбер материаллар. Әлеге беркетмәләр лагерьда аның
якташлары Солтан Галимов һәм Харис Сабиров белән якын мөнәсәбәттә булганлыгы
турында сөйлиләр. Бер ел буе ул туганнары белән хат язышып, элемтәдә тора. Сорау алу
вакытында язучы хатлар алышып торган кыз туганнары Бакиева һәм Фәсхетдннова
исемнәрен атый, энесе Вафадан хат алуын, ерак туганы Мөнәвәрә Бур- нашевадан еш кына
хәбәрләр килеп торуын әйтә. Ф. Бурнаш үзе хат алышкан тагын бер хатын-кыз исемен атый,
бу — Куйбышев шәһәрендә яшәүче Татьяна Александровна Матвеева. Бәлкем ул бүген дә
исән-саудыр, бәлкем ул Бурнашның язмышына нәрсә дә булса ачыклык кертә алыр... Соңгы
көннәре турында...
Бөек Ватан сугышы башлангач, Ф. Бурнашның эзләре югала. Ун ел да, артыграгы да
уза, ләкин ул кире әйләнеп кайтмый. Бары тик 1956 елда гына, реабилитация турында
туганнары гариза биргәч, аларга шундый рәсми җавап килә: «Ф. Бурнаш 1942 елны кабат
хөкемгә тартылды һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул 1946 елның 1 августында үпкә
авыруыннан үлде».
Туганнары бу җавапка ышаналар, аларның ышанмаска хаклары булмый, һәм Бурнаш
турындагы китапларга, башка төрле хезмәтләргә шушы дата кереп китә.
Ләкин әле күптән түгел генә моның ялган икәне ачыкланды. Дөресендә, Фәтхи
Бурнашның гомере нәкъ дүрт ел алданрак, 1942 елның 1 августында өзелгән, һәм ул үз үлеме
белән, авырып үлмәгән, ә бәлки «сугыш вакытында советларга каршы агита ция һәм
пропаганда алып барганы өчен» атылган—
Бу соңгы җинаять эшендә, әйткәнебезчә, документлар аз, алар мәгълүматларга бик тә
ярлы. Сорау алуның кыска-кыска, бик тә таркау беркетмәләре, шул ук гаепләүләр... Шулай
да алар буенча Бурнашның соңгы айлары турында кайбер әйберләрне ачыкларга, ә
кайберләрен чамалап белергә мөмкин.
Лагерьда Ф. Бурнаш Ильенков фамилияле бер тоткын белән якынаеп китә. Бу кеше
Кызыл Армиядә озак вакытлар хезмәт иткән, ВКП(б) члены булган, 1940 елда
контрреволюцион эшчәнлеге өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Бу ике кешене үзара
нәрсә якынайткан — хәзер әйтүе читен. Алар бергә ашыйлар, бергәләп йоклыйлар, төрле
темаларга гәп коралар. Ачыктан-ачык, эчкерсез сөйләшүләр дә аз булмый. Политик
характердагы мәсьәләләрне тикшергәндә шулай ук Ватан сугышы фронт ларындагы хәлләр
турында сөйләшкәндә Ф. Бурнаш үзенең кайбер кыю, саксызрак ычкындырган сүзләрен
Ильенковның хәтеренә сеңдереп калдырачагы һәм җае чыкканда «кирәкле төшкә» хәбәр
итәчәге турында башына да китермәгән, әлбәттә.
Тиздән Ильенковны хезмәттә «күтәрәләр», төзү эшләре десятнигы итеп куялар.
Ф. Бурнаш фикереичә. бу Ильенковка файдага булмый: дус кинәт дошманга әйләнә, алар
арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла һәм бераздан бөтенләй дә өзелә.
1942 елның 12 январенда Ф. Бурнаш белән икенче бер тоткын — Свиридов ара сында
җәнҗал туа. Сакланган документларда бу бәрелеш турында каршылыклы мәгъ лүматлар
китерелә. Кем хаклы, кем гаепле? Ләкин шунысы хак: эш вак-төяктән оеша, пүчтәктән генә
кирәкмәгән зур нәтиҗә чыгарыла... Ф. Бурнашның саксызлыгы арка сында котелоктан
Свиридовның ашы түгелә. Шунда алар бер-берсеиә ябышалар Башка тоткыннар арага керә.
Ильенков та килеп катыша. Шушы гадәти җәнҗалның нәтиҗәсе Ф. Бурнаш өчен бик үкенечле
булып бетә.
Шул ук көнне Ф. Бурнаш отряд начальнигы урынбасарына Ильенковның һәм
Свиридовның үзен кыйнаулары турында, бу эшне тикшерү хакында гариза язып бирә, аларны
җавапка тартуны сорый.
Ни өчендер бу гаризаны җуйганнар, җинаять эшендә ул юк. Ф. Бурнашның үтенече
буенча, аның хәтере нигезендә яңартылган гаризаның текстын тикшерү документ ларының
азагына гына теркәп куялар.
Шулай итеп, Бурнашның гаризасы югалган. Аның каравы, икенче гариза бар лыкка килә
— монысын инде тоткын Ильенков язган. Язган вакыты — 1941 елның 24 сентябре. Әйтеп үтик,
җинаять эше шушы гариза буенча 1942 елның 16 январенда, яп. ни Ильенков гариза биргәннән
соң 4 ай узгач кузгатыла
Документлар бик саран шул. монда сорау артыннан сорау туа. Ильенковның га ризасы
кайчан язылган — чыннан да 1941 елның сентябрендәме, әллә 1942 елның январендамы? Әгәр
дә ул 1941 елда язылган булса, ул кайда яткан, ни өчен аны үз вакытында ук тикшермәгәннәр?
Гаризаның кайчан керүе турында бернинди билге юк Шунысы да шик уята: җинаять эшенең иң
соңгы битләренә генә теркәп куелган ул Ф. Бурнашның тән җәрәхәте алуы турында да
бернинди медицина документы юк.
Ф. Бурнаш гаризасы җавапсыз калдырыла, аның белән беркем дә шөгыльлән ми. Аның
каравы Ильенков гаризасына юл ачыла. Тикшерү тиз бара. Сорау алулар, йозгә-йөз
очраштырулар көн саен диярлек оештырыла. 12 көннән тикшерү төгәлләмә. Гаепләү
түбәндәгечә рәсмиләштерелгән «Ф. Бурнашев. контрреволюцион эшчәнлек өчен хөкем
ителгән һәм лагерьда җәза срогын үтеп яткан хәлдә, тоткыннар арасын да үзенең буржуаз-
милләтчелек карашларын үткәрде, патша заманнарындагы тор мышны мактады, эшчеләр һәм
колхозчылар тормышы турында ялган таратты. СССРга карата дөрес булмаган фикерләр
әйтте, провокацион имеш-мимеш лар таратты һәм совет матбугатына яла якты».
Үзенә сылтанган .советка каршы фикерләр»не әйткәндерме, юкмыдыр, хәзер мо ны
белеп булмый. Хәер. моның алла ии әһәмият» да юк Чәики бү генге кәк югарытыгын нан торып’,
плюрализм ноктасыннан торып караганда алар барыбер кешенең җанын кнтрлмк д.рлжм» «ул»
IW »Р"»• ««“•’ «»"•«“« т'—“" И»»--—» д. яллл.рт,, .ли«к Ул. »»»ш, Вури.ш ...лылл.р ...«.шчигм.
„р..«,жр нишгтры ............. ............ ГРТЛ-Р-. к.ршы fcpn.,.n «!- »«»■
taWpi'P» тглегрп.И» А«»р»«М»» еуг-лг»». »»» Р>'™“ »• У”
судт» г»лн геи» ит ............... мат» .Чел.»■».«.»«. "V"™ -»л- Р "У”
«улганлыктяк а»лн« г,л.тр.»и.»м» булуы», шл. бт.л.рлт» »»ы« «»ры Т«« «ашла алдан ган.
жнбарнл» алуын »Ятт,ы. Шуклы. уа логан —клжык «-»- ул башки гаепләүләрне дә кире кага.
Карар алдан ҮЛ билгеләп куелган була инде Гаепләү нәтиҗәсен раслаган кепи- лор аны
түбәндәгечә формалаштырып куялар .Гаепләнүче Вурвашим карата ян югары җә.ш чарасы ату
куллануны тиеш табабыз.
* Судны көтеп Ф Бурнаш ярты елдан артык камерада интегә Чэена үлем карары 181
чыгарылачагын ул. һичшиксез, сизгән. 1942 елның 15 июлендә Фәтхелислам Закиро вич
Бурнашевны атарга» дигән хөкем карары чыгарыла һәм, әйткәнебезчә, ул 1 август көнне
үтәлә...
Ике җинаять эшендә дә Ф. Бурнашның фотолары теркәлгән. Аның беренчесе язучы кулга
алынгач ук төшерелгән. Икенче фото, күрәсең, җәза алдыннан төшерел >н. Алар җир белән күк
сыман бер берсеннән аерылып торалар. 1940 елгы рәсемдә Ф. Бурнаш чигелгән чәчкәле ак
күлмәктән, аны бик тиз танып була. Бөтен мәһабәт гәү дәсендә. йөз сызыкларында ниндидер
сәер тынычлык: әйтерсең лә ул үзенә ташланган мәгънәсез гаепләрнең тиздән кире
кагылачагына ышана. Ә 1942 елда төшерелгән фо тода язучыны тануы бик авыр. Каткан
телогрейкадагы, баш киемсез, битен сакал- мыек баскан бу кеше — кайчандыр танылган
драматург һәм шагыйрь Фәтхи Бур нашмы соң?! Ләкин бу чынлап та ул: кайчандыр чибәр
булган кеше бөтенләй беткән, йончыган, шешенгән күзләрдә тормыш нуры сүнеп килә, бөтен
кыяфәтендә ниндидер битарафлык... Болар — физик һәм мораль яктан кыйналулар нәтиҗәсе
Хәзер Фәтхи Бурнашның соңгы елларын каплап торган кара пәрдә алып ташлан ды.
Ләкин сораулар тагын да кала әле. Бурнаш кебек кеше лагерьда да. төрмәдә дә язмыйча кала
алмас, һич югында, аның кыска-кыска шигырьләре булырга тиеш. Кайда алар?
Бүген шунысы ачык: Ф. Бурнаш беркайчай да ханнар, сарайлар шагыйре булма ды. ул
бөтен иҗатын аларга түгел, ә туган халкына багышлады. Халкыннан күпме ге нә аерырга
тырышсалар да, ул аңа кире әйләнеп кайтты. Бүген кат-кат басыла торган әсәрләре, күп томлы
китаплары булып, сәхнәләрдә уйнала торган пьесалары булып, дәреслекләргә кергән
шигырьләре булып әйләнеп кайтты ул...
Флүр БАҺАВЕТДИНОВ.
Татарстан Прокуратурасының аеруча
мөһим эшләрне тикшерүчесе,
Азат ӘХМӘДУЛЛИН,
Казан университеты профессоры.