Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘННИЛЕК ХӘБӘРЧЕСЕ

«Октябрьгә кадәрге татар театры» дигән хезмәт турында әүвәл шуны искәртәсем килә аның кулъязмасы Татарстан китап нәшриятында минем кулга 1986 елда килеп кергән иде Инде бу вакытта тормышыбызның һәр елкә- сеидә үзгәртеп коруга бәйле демократик хәрәкәт. хәбәрдарлык шактый киң җәелә башлаган, матбугатта җәмгыятьнең бүгенге яшәешенә һәм үткән тарихына караган яңа рухлы, аек фикерле байтак материаллар чыккан -де
Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты басмага әзерләгән әлеге хезмәтнең кулъязмасы, нәшрият планына кер-телеп. редактор буларак, минем кулга тапшы-рылгач. беренче чиратта мине әнә шул мәсьә-ләләр кызыксындырды Хезмәттә заманның хәбәрдарлык рухы ничек чагыла? Хәбәрдарлык — ул тарихи дәреслекне белү дигән сүз Димәк, бу очракта театр сәнгатебезнең туу, формалашу процессы, аны тудыруда һәм үстерүдә катнашкан иҗат квчләре — драматург. актер, режиссерларның конкрет тарихи шартлардагы эшчәнлеге һәммәсе хезмәттә бетен тулылыгы һәм катлаулылыгы белән ачыламы? Мин театр сәнгатебезне махсус өйрәнгән профессиональ белгеч түгел, шуңадыр, бәлки, кулъязма белән беренче мәртәбә танышып чыккач ук, үземне яңа бер денья ачкандай сиздем. Фактик материалга байлыгы һәм документальлеге белән сокландырды ул мине. Монда ул хакта артык җәелеп торуның кирәге юк — китап басылып чыкты, кызыксынган кеше үзе таныша ала. Тик кулъязма нөсхәдә мине бер нәрсә сәерсен- дерде: язу машинкасында күчереп басылган кулъязманың аерым битләре юллап-юллвп яки абзацлап-абзацлап өстән ак кәгазь белән ябыштырылган иде Битләрне яктыга куел ка-рагач аңлашылды бу — Г. Исхакыйның исеме телгә алынган яки аның сәхнә әсәрләре турында фикер йөрткән урыннар икән
■ Берничә ел элек булса, бу хәл мине артык гаҗәпләндермәгән дә булыр иде Редакторлык тәҗрибәмнән яхшы белам торгынлык елларында әдәбият һәм иҗтимагый тарихыбызда «ак таплар» дип йөртелә торган ачык хакыйкатьләр еш кына нәшрият кулъязмалары битләреннән әнә шулай ак кәгазь ябыштырыл кына чыгарыла иде Мәсәлән, Г Ибраһимов томнарын чыгарганда күп булды андый кыскартулар Хәтта бөек Тукайның да кайбер шигырьләре аңардан котыла алмады
Ләкин үзгәртел кору процессы барган чорда мондый хәл, чыннан да, гаҗәпләндерде. Монда, әлбәттә, хезмәтнең авторлары гаепле түгел иде Шулай да, ни генә булмасын, ахырда фәнни караш җиңде Чөнки фәнни күзлектән чыгып фикер йөрткәндә, татар профессиональ театр сәнгате тарихын Г. Исхакыи иҗатыннан башка, аның сәхнә әсәрләренә тукталмыйча дөрес ител язарга мөмкин түгел.
Татар профессиональ театры тууның бе-ренче айларыннан башлап Г Исхакыйның драма, фаҗига Һәм комедияләре еллар буе сех-иәдән төшмичә, зур уңыш беләи уйналып килгән Октябрьгә чаклы аның 9 пьесасы татар сәхнәсенә менә Бу — татар театрының атасы Г Камалның Октябрьгә кадәрге сәхнәдә уйналган әсәрләре санымча ук Әгәр Г Камал драматург, артист һәм режиссер буларак шәхси катнашы, конкрет ярдәме белән татар театры тууына һәм формалашуына төрле яклап зур иҗади өлеш керткән булса, Г Исхакый театр репертуарын милли азатлык проблемаларын кискен чагылдырган киң колачлы пьесалар белен баетуда аерылып торган Башкалар беләи беррәттән. аның әсәрләре нигезен дә дә беренче буын татар артистлары үзләренең профессиональ осталыкларын чарлап театрны яңа баскычка күтәргәннәр
Кыскасы, әлеге тарихи фактларны исте то-тып. авторлар редакцияләү процессымда хез-мәтне тагын да тулыландыра тештелвр Инде ул китап укучылар кулымда. Шик ю« алар анда үзләрен кызыксыидь1ргаи күп иена мәгъ-лүматларны табарлар Октябрьгә кадәрге тотар сәхнәсенең һәвәскәрлек чорыннан югары профессиональ театр дәрәҗәсенә күтәрелү юлын җанлы рәвештә күз алдына китерел бас - сырырлар Россиянең герле 'әбәкләрендә бер-бер артлы барлыкка килгән беренче татар театр труппаларының шул заманның иҗтимагый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә камилләшә баруы, халыкка кыю идеяләр. демократик фикерләр таратуы, репер туар, режиссер эше. артист уены, сеяно бизәлеше. театр тәнкыйте, иҗат методы мәсьәләләре — болар борысы да китапта кендолеи матбугат, архив, цензура материаллары, шәхси истәлекләр нигезендә фәнни дәлилләп яктыртыла.
Тагын бер уңай сыйфатны әйтеп үтәргә ки-рәктер хезмәт, бигрәк тә һ Мәхмүтоо каләменнән чыккан олеше (ә ул елеш 400 битле китапның 340 битен тәшкил ите1). саф татарча. сыгылмалы, үтемле тел белән язылган һәрхәлдә, миңа нәшрият редакторы буларак, ул олешләргә каләм тидерергә ту-
Йомгак сүзем шул хәзерге үзгәртеп кору чоры таләпләре югарылыгында язылып мә-дәниятебезнең зур бор өлкәсе булган татар милли театрының революциясе кадәрге кат-лаулы үсеш юлын чын мәгънәсендә дәлилләп яктырткан бу хезмәт тотар хәбәрдарлык мат бугатының җитди бер уңышы буларак кабул ителер, дип уйлыйм