Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӨНЬЯ СӘХНӘСЕНӘ СӘФӘР


1941 елның июль башлары...
Көнбатышка китүче хәрби эшелоннарны үткәрә-үткәрә, эреле-ааклы станцияләрдә туктала-туктала, Урал тарафына пассажир поезды бара Ленинградтан Уфа шәһәренә инде атна буена «шуышучы» бу поездда бөтен дөньяга исеме мәгълүм Ленинград академик хореография училищесының милли бүлеген тәмамлап кайтып килүче берничә укучы да бар. Аларның берсе — унбиш яшьлек Нинель Юлтыева
Сугыш еллары балаларны да өлкәннәр белән бер сафка бастырды Еш кына аларга мәктәп парталарын эш станокларына алыш-тырырга туры килде Менә шундый авыр ва-кытларда Нинель дә балет «станогы» янында урын алды. 1941 елның 9 июлендә ул Башкорт опера һәм балет театрының артисткасы булып эшли башлады.
Профессиональ сәхнәдә беренче адым-нарын ясаучы яшь кызның иҗат биографиясе башка коллега-яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый диярлек: хореографик репертуарны үзләштерү, гомум күренешләрдәге биюләрдә катнашу һәм кайвакыт- ларда соло башкару
Тырыш хезмәт нәтиҗәсез булмый. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, бертуктаусыз иҗади эзләнүләр алып барган Н. Юлтыева тиздән балет солистлары рәтенә чыга. Ул «Коппелия», «Торналар җыры», «Бакча- сарай фонтаны» балетларында әһәмиятле партияләрне башкара башлый.
Нинель Юлтыеваның Татарстан балет сәх-нәсендәге эшчәнлегенең башы 1946 елның 26 октябрендә Н. Җиһановның «Зөһрә» балетында төп рольдә уйнавына бәйле. Шул вакыттан башлап, бөтен гомерен ул — балерина, балетмейстер һәм педагог буларак — татар балетына багышлады.
Зөһрә ролен театрда беренчеләрдән башкаручы Анна Гацулина була. Талантлы бу актриса алдында имтихан тоту җиңел түгел, ләкин. Нинельнең дебюты бик уңышлы үтә
Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты белән Н. Юлтыева, башкаручы буларак, 1952 елда таныша. Спектакльнең яңа хореографик вариантын А. В Луначарский исемендәге театр сәнгате институтының балетмейстер факультеты дипломчысы Янина Брунак куя. Яшь балетмейстерның бу диплом эше, уңай яклар белән бергә, кытыршылыклардан да азат булмый әле Чөнки режиссерлык мәсьәләләрен хәл итү бер булса, икенчесе — милли балетны классик биюгә нигезләргә кирәк. Ә бу җаваплы эш шактый тәҗрибә булуны таләп итә. Брунак академик биюләрне чагыштырмача җиңел һәм уңышлы куйса да, хореографиянең милли үзенчәлекләре, хәрәкәтләре аның өчен еш кына табышмак булып кала. Мондый читен хәлләрдә Н. Юлтыева яшь талантка бик теләп ярдәм кулы суза. Ул аңа киңәшләре белән дә, үзенең көндәлек эше белән дә булыша.
1940 еллар азагы — 50 еллар башында балет театрының репертуары әллә ни бай булмый. Биюләрне икенче урында калдырып, сәхнәдә пантомима өстенлек ала башлый. Хәтта А. Горский куйган «Аккош күле»ндә дә кирәгеннән артык, кайвакыт тамашачыга аңлашылып бетмәгән хәрәкәтләр шактый зур урын ала. «Шүрәле» дә биюләрнең беренче планга куелуы исә спектакльнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәреп җибәрә Н. Юлтыева ул биюләрне биегәндә барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырыша һәм моның белән тамашачылар күңелен яулый.
1957 елда Л. Бордзиловская һәм Ш. Бай- дәүләтовлар тарафыннан куелган «Шүрәле»
ЁЬмтының чираттагы хореографик вари- •итыида Нинель Юлтые.а инде җитлеккән бию остасы сыйфатында чыгыш ясый Бу балет шул уи елның июнь аенда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында да күрсәтелә һәм зур уңышлар белән үтә Нәкъ шул вакытларда, РСФСР Югары Советының 1957 ел, 12 июнь Указы нигезендә, совет сәнгатен үткәрүдәге хезмәте өчен Нинель Даут кызы Юлтыевага РСФСРның халык артисткасы дигән мактаулы исем бирелә
Н. Юлтыева 1958 елда Р Гобәйдуллин- иың «Кисекбаш» балетында Зифа партиясен башкара, ә 1959 елда А Ключаревның «Тау әкияте»ндә Зарифа ролен уйный. Бу лирик образларны «Шүрәле»дәге кыз-кош характеры линиясенең дәвамы дип әйтергә мөмкин, ләкин инде аларда кешеләргә хас мәхәббәт чагылыш таба.
1961 елда 3. Хәбибуллинның Е. Дорофеев тарафыннан куелган «Раушан» балетында Нинель Юлтыева башкарган Раушан башка милли образлар арасында үзенчәлекле урын алып тора. Хәрәкәтчән яшь кыз ролен, гаҗәпкә каршы, ул пенсия яше якынлашып килгән көннәрдә уйный. Раушан җитез уеннарны, чәчәкләрне ярата, әнисен сөя. явызлыкны, намуссызлыкны күрә алмый. Ул, кыюлык һәм тапкырлык күрсәтеп, энесен Убырлы карчык кулыннан коткара Спектакль балалар тарафыннан бик хуплап каршы алына. Алар, күңелләренә хуш килгән Раушанны күрергә дип. спектакльдән соң хәтта сәхнә артына күтәреләләр
Милли балет классик биюләрдән тыш яши алмый. Чөнки ул фольклорны тулыландыра, балетмейстер фантазиясенә киңлекләр ача Фольклорның классик бию белән бердәмлеге — милли балет репертуарынаң үсеше ечен бердәнбер юл. Татар балет сәхнәсендә милли тематикалы спектакльләр нәкъ менә шушы нигездә дөнья күрде. Классика — балет труп-пасының үзенчәлекле нигезе һәм ул артистларга хәзерге хореографик мәсьәләләрне уңышлы чишәргә ярдәм итә. Шуңа күрә дә һәр опера һәм балет театры репертуарында •Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», «Жизель». «Баядерка» кебекләрнең булуы табигый күренеш
һәрбер биюче үзенә классик партия тапшыру белән горурлана Нинель Юлтыева репертуарында андый рольләр аз түгел. Бетен сәхнә тормышында диярлек аңа «Аккош күлечндәге саф күңелле Одетта образы «юлдаш» булды Ул бу рольне 1947 елдан бирле башкара, аны спектакльдән-спек- такльгә камилләштерә, үзләштерә. Дөрес, оста итеп бию серләренә ирешү тиз һәм җиңел генә бирелмәгәндер, әкин артистка, рольләрне яулау белән бергә, тамаша залларын да яулады Тагын берничә мисал китереп үтү дә урынлы булыр Әйтик, П И. Чай- ковскийның «Йокыга талган гүзөл»ендо Юл- тыева _________ Аврора тамашачыны бу балетны кат
ка» карарга мәҗбүр итте. Ә инде Л. Мин- куеның «Баядерка»сындагы Никия образы' Икенче күренеш азагында Никияиең хушлашу биюендә чагылыш тапкай кайгы-сагыш. борчылуларның гаять дә зур осталык белән башкарылуы йөрәкләрне тетрәндерә, ирексездән күзләрне яшьләндерә
1953 елда Казанга күренекле совет хоре-ографы Константин Боярский килә. Аның максаты — А. Крейнның В. Чабукиаии редакциясендәге «Лауреисия» балетын кую. Киң эрудицияле, тәҗрибәле һәм бии таләпчән хореограф кыска вакыт эчендә бетен театрны яңа тормышка алып кереп китә. Ял көннәрендә дә эш бара, бию күнекмәләре сигезәр сәгатькә сузыла. Ә инде киемнәр җитешмәү сәбәпле премьераның вакытында куелмау куркынычы килеп тугач, артистлар үзләре теләп костюмнар тегәргә алыналар. Спектакль билгеләнгән вакытта куела һәм үзенең ялкынлы биюләре белән тамашачыларны таң калдыра Бу балетта төп партияне Н. Юлтыева башкаруы күпләр өчен шатлыклы була Балерина лирик-ромаитик планнан кинәт героик-романтик рольгә күчә һәм ул аны уңышлы уйный. Спектакль азагында Ләурен- сия-Юлтыеваның. күренекле француз ху-дожнигы Эжен Делакурның «Баррикалардагы азатлык» сурәтендәге героиняга охшашлы рәвештә халыкны азатлыкка чакырып әйдәве шулкадәр тәкирле була ки. хәтта тамаша залы бу минутта ирексездән аягүрә торып 6 аса!
Нинель Юлтыева М Жалил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тагын да бик күп төп партияләрне башкарды. Мәсәлән, алар арасында А Адайның «Жизол«ендә — Жизель. С Прокофьевның «Таш чәчәк» балетында—Катерина. Л Минкусның «Дон Кихот»ында — Китри. Э Григның «Пер Гюнт»ыида Сольвейг кебек рольләрне әйтеп үтәргә мөмкин
Күренекле артистка спектакльләрне сәх-нәләштерүче буларак, 1969—73 елларда •Йокыга талган гүзәл», «Шопениана», «Франческа да Римини» «Болеро». «Терелтелгән риваять». «Шәһрезадө». •Бакчасарәи фонтаны» кебек балетларга үзе уйлаганча сәхнә тормышы бирде Әйтергә кирәк, әлеге спектакльләр театр һәм балет театры тарихында һәм ул вакытта уйнаган артистлар биографиясендә җуелмас >э калдырды
Нинель Юлтыеваның исеме үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы мәгълүм 1974 елда ул Мисырга еч еллык иҗади командировкага җибәрелә Анда башта бию буенча дәресләр бирә, аннан соң Каһирә балет группасының баш балетмейстеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. Эзлекле күнекмәләр, иҗади тырыш эзләнүләр тиздән үзенең нәтиҗәләрен дә бире башлый — Мисыр балеты турында Варна, Токио. Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә үткәрелгән халыкара конкурсларда уңай бәя әйтелә
Каһирәдәге иң яхшы балет осталары Сона Саркис белен Хәсән Шитое ватандашлары-
НЫК һәм чит ил тамашачыларының ихтирамын казануда үзләренең укытучысы — татар балеринасына бурычлы булуларын онытмыйлар
1985 елның июнь аенда балет артистларының Мәскәүдә үткәрелгән Бишенче Халыкара конкурсында Нинель Юлтыева үзенең элекке укучысы, хәзерге көндә Мисырның Югары балет институты ректоры Магда Са- лехны күреп янә бер сөенә. «Жизель» балетыннан вариацияләрне нәкъ менә Н. Юлтыева өйрәткәнчә бөтен төгәллекләре белән башкарып. Салех конкурста җиңеп чыкты Шулай ук конкурста Н. Юлтыеваның тагын бер укучысы — аргентиналы Хулио Бокка да бар иде Ул беренче урынны яулады һәм алтын медальгә лаек булды. Бу югары бүләктә остазының да шактый зур өлеше барлыгын әйтеп, балерина аңа рәхмәт хисләрен белдерде 1981 —1983 елларда Венесуэла хөкүмәте чакыруы буенча Нинель Юлтыева Каракас шәһәренә командировкага килгәч, Хулио Бокка аның җитәкчелегендә шөгыльләнде Дөресен әйтергә кирәк, биредә эшне юктан башларга туры килә. Шулай булуга карамастан, кыска гына вакыт эченчә аның тарафыннан 'Аккош күлемнең икенче һәм өченче актлары, «Шопениана». «Жизель», А. Бородинның «Князь Игорь» операсыннын «Кыпчак биюләре» куела. «Гаяне» балетыннан А Хачатурянның «Кылычлар белән бию»е дә венесуэлалылар тарафыннан хуплап каршы алына.
Чит илләрдә эшләү дәверендә Нинель Юлтыева үзенең дә иҗади репертуарын баетты һәм тулыландырды. Мәсәлән, Кара-кастан ул халык көйләренә эшләнгән «Вене-суэла вальс»ын алып кайтты һәм Казан дәү-ләт культура институтында хореография бү-леге студентлары өчен куйды. Шуны да әйтеп үтү урынлы булыр, ул 1972 елдан шушы бү-лектә кафедра мөдире булып эшли.
Бүгенге көндә Нинель Юлтыевага иле-безнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән бихисап хатлар килә. Инде хәзер күпләре танылган сәнгать осталары булып әверелгән аның элекке укучылары остазларына чын күңелдән рәхмәт әйтәләр.