ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ТАТАР ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТЫ


XIX йоз ахыры— XX йөз башымда туган
җирләрендә фәкыйрьлектән интеккән татарлар
Кытай, Корея һәм Япониягә килеп урнаша башлый
Кытайда алар әүвәл Маньчжурия, Хайлар, Харбин
шәһәрләрендә тамыр җибәрә. Вакытлы татар
матбугаты ләйда булгач, милли газеталарыбызны
һәм журналларыбызны туган якларыннан
алдырып торуны толга салалар
Октябрь революциясе милләттәшләре-
беэнең яңа дулкыны читкә китүгә сәбәп була.
Әлеге шәһәрләрдә татарлар саны бик күпкә арта,
Корея һәм Япония шәһәрләрендә «ларның яңа
колонияләре барлыкка килә Шуның белән бергә.
Россиядән татар матбугаты алдыру кимегәннән-
кими, аннары тәмам туктала. Рухи ихтыяҗны
канәгатьләндерү, милли бердәмлекне саклау
омтылышы чит илләргә Сибелгән татарларны әнә
шулай үз вакытлы матбугатын нигезләргә зтәрә
Татар кендәлек матбугаты Ерак Шәрыкта иң
әүвәл Кытайның Харбин шәһәрендә шытып чыга,
Башта гарәп хәрефләре белән кулъязма
журналлар һәм газеталар панда була, аннары
шулерны мимеография һәм литография
ысулында күбәйтергә керешәләр Теләкләре
кабынса да, заманча типография корырга мал-
мелкәтсеэ Мөһаҗирләрнең хәтсез вакыт көче
җитми
1927 елда Теркия латин әлифбасына күчә,
шунлыктан монда гарәп хәрефләренә ихтыяҗ
калмый. Аларның бәясе арзанаюын Япония,
бигрәк тә Токиодагы татар җәмгыяте, беренче
белеп ала һәм милләттәшләребез арасында иганә
җыюны оештыра Аннары тупланган акчага,
Япония хакимнәренең теләктәшлек күрсәтүе
шартларында. Теркиядән гареп шрифте кайтарыла
һәм. кайбер япон зыялылары ярдәмендә, татар
типографиясе оештырыла. 1930 елда милли
басмаханобез зшкә керешә, шулай, итеп, чит
илләрдә вакытлы матбугатыбызны чыгару яңа
югарылыкка күтәрелә
Ерак Шәрыкта татарларның Vзәк идарәсе
оешкач. Токио басмаханәсенең әһәмияте әкренләп
кими, милли китапларыбыз һәм вакытлы
матбугатыбызның яңа мәркәзе рәвешендә
Кытайның Мукден (Шәниән) шәһере санала
башлый
Түбәндә Ерак Шәрык илләрендә басылган
татар вакытлы матбугаты исемлеге тәкьдим ителә.
Бәйрәм нуры. Харбиндагы татар җемгые-
тәнең бер кәйлек бейрәм газетасы 1934 елның 23
июнендә Харбинда чыга
Берлек мәҗмугасы. Токио шәһәрендә 1940
елда Камал Йосыф бастыра
Ерак шәрык. Харбин татар җәмгыяте
журналы Редакторлары Г Әхмәди. X Г аб- дүш. Р
Рәхмати 1920-1922 елларда Харбинда басыла
Ерак шәрык. Татар яшьләре түгәрәге газе-
тасы Редакция коллегиясе Харбинда 19241925
елларда бастыра
Игьпаи хакыйкать Токиода 1936 елда ко-
миссия бастырган газета-
Йолдыз. Гиаицзинда 1928 елда чыгарылган
газета
Мең ел Харбиндә Идел буе болгарларының
ислам дине кабул итүләренә мең ел тулуга
багышлап чыгарылган бер кеилек газета
Милли байрак. Гаяз Исхакын нигез салгаи
газета. Наш ире С- Аити. Баш редакторы И
Дәүләткилде М ук данда 1916—1945 елларда
басыла.
Пилмән. Сатирик лнстоока. Харбинда Хөсәен
Үтеш 1920 елларда бастыра.
Чаткы Харбинда Хесәен Гәбдүш 1932 елда
чыгарган газета.
Шагыйрә. Г Тукай үлеменең 20 еллыгыма
багышлап чыгарылган бер кеилек газета
Харбинда 1933 елиың 15 апрелендә юбилей
комиссиясе бастыра
Шәрык авазы Тиәицзин шәһәрендә С. Караен
тарафыннан 1940—1944 елларда чыгарылган
журнал
Шәкертләр таңы Мукден шәһәрендә тотар
моитобе укучылары чыгарган журнал 1934.
1939—1940 елларда день яга килә
Япон мех бире. 1931 елда Токио татарлары
чыгарган журнал
Яңа япон мехбмре 1932—1938 елларда
Токиода комиссия тарафыннан нәшер ителгән
журнал
Ялкын. Харбинда урыс мәктәпләремдә
укучы татар яшьләре 1923—1924 елларда чы-
гарган журнал
Токио һәм Мукден шәһәрләрендә еллык
татар календарьлары да иешер ителә
Чыганаклар Таһир М Ерак Шәрыкта нәшрият
фагыйлиятләребез //.Казам. журналы 1971. № 5.
Истанбул Таһир М Токиода ■ Матбагаи исләми..//
• Казан» журналы. 1975 N9 16 Истанбул «Милли
байрак.. 1938, N9 117 Мукдои («Казан,
журналының бммка саннарында да милли
кеидалек матбугатыбыз .акында кайбер
мәгълүматлар бар)

Реклама