ШИГЫРЬЛӘР

Кайгы
Было горе, будет горе, Горю нет конца.
Исеңдәме?..
Исеңдәме?
Озатып калдың мине,
Алтын кебек чакта көзге урман.
Шул чакларны эзләп йөрим хәзер. Урман эче күз ачкысыз буран.
Исеңдәме?
«Сөям, — дидем, — сине»,
Баш очыңда сары яфрак иде.
Шул сарылар сукты микән әллә. Тойгыларым кайнар уттан көйде.
Газиз КАШ А ПО Н (1942) — прозаик. •Самуи зци.1е«. -Убырут* һ. б поаестьлар. роман ангоры. Чи иыда яши.
Бу язның аяз кичендә Күзәтеп йөрим Айны. Ә Җирнең тарафларында И кайгы, кайгы, кайгы...
Фәләстыйннар ут эчендә Илле ел иза чигә.
Ливанда суеш, кан коеш, Бу низаг, низаг нигә?
Әфганның таулары биек, Бөркетләр оя кора. Бүлгәләш, Талаш, Үтереш Туктаусыз чыгып тора.
Әрмәндә Җирнең күкрәге Янар тау кебек ярсый. Шәһәрләр булган урынга Зыярәт кылып бар син...
Грузиннар иле аһ ора, Тончыга газдан халык. Кайгыны санап чыкканчы Бетәрсең арып-талып.
Бу язның аяз кичендә Күзәтеп йөрим айны. Ә Җирнең тарафларында И кайгы, кайгы, кайгы...
Исеңдәме?
«Мин — синеке», — дидең.
Өскә яуды яңгыр тамчылары.
Шул тамчылар юды микән әллә. Бакча тулы гөлнең барчаларын.
Исеңдәме?
«Көт — көтәрмен», — дидек.
Озын юллар булды урау-урау.
Шул юлларны эзләп йөрим хәзер, Урман эче күз ачкысыз буран.
Икәү
Хыялларның ниндиләрен генә Юрамадык, иркәм?
Без кич саен йолдызларга мендек Синең белән икәү.
Сагышларның ниндиләрен генә Татымадык икән?
Без назлардан һич тә туялмадык Синең белән икәү.
Шатлыкларның ниндиләрен генә Кичермәдек, иркәм?
Без җир шарын коча белә идек Синең белән икәү.
Бүген синнән аерылып гүя. Мәңгелеккә китәм...
Без анда да очрашырбыз, ахры. Синең белән икәү.

Реклама