ШИГЫРЬЛӘР

Мавыктыргыч
Ни әйтсәң дә, узган елдан быел яхшы.— Татып карау бүгенгенең сыен яхшы. Җирләнеп — куыш корып «ял» итүдән. Тынгы бирмәс ыгы-зыгы, кыен яхшы.
Язмышның кара ягы, ак ягы бар, Тормышның ансат, кыен чаклары бар: Тәгәрмәчтә әйләнсәң дә тиен кебек. Яшәүнең мавыктыргыч яклары бар!
1989
Булмагандыр
Гаҗәп сәер яшәдем мин җирдә: Язмыш миннән көлде, мин — аннан, Шуңа ахры көн күрмәдем бер дә,— Булмагандыр миндәй кыйналган...
Карый идем өстән, тик биектән Дөньядагы ыгы-зыгыга.
Баксаң, нәкъ шул үзе көрәш икән: Ир шунда я ега, я егыла...
Мин җаваплы идем тууыма. Мин җаваплы идем хәятка: Ничек инде дөнья кууына Битараф бул, Илне ярат та!
Дәррәү төшә идем җиргә күктән Ишеткәндә көрәш быргысын.
Без идек ул — походларны үткән,— Уйлап тормый киресен, тугрысын.
Нури АРСЛАНОВ 11912) шагыйрь, тәрҗемәче. татар, рус телләрендә денм күргән күп сап ты шигырь китап тары авторы. Ул — ТЛССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Кашнда яши
Әйе. тынгы белмәдем мин бер дә: Язмыш миннән көлде, мин — аннан. Карамагыз, дуслар, күңелем көргә,— Булмагандыр миндәй кыйналган!..
1988.
Сынык күңелдән
1988.
Кузгала боз
Кузгалабыз, кузгала боз,— Боз кәрваны Иделдә: Яз җиткәнгә куанабыз! Шатлыгым зур мУгнем дә.
Идел уяна йокыдан Зәңгәр күзләрен ачып. Өстә кояш, үз йортына Соклана, ярга басып. Җылына боз асларында Туңып яткан Иделем.— Ни кичмәде башларыңнан. И Туган илем минем!..
Кузгала боз. и ага боз!— Җитә Әстерханнарга. Бәйрәмнәр каршы алабыз Сыйлы дәстерханнарда!
1989.
Кар Кызына
Бизәнгән дә чыршы, туңган да, Тирә-ягы тулган нурларга Ява йолдыз алтын сил төсле. Ява кар — саф көмеш җир өсте. Оча күккә бәллүр чаналар,— Акбүзатлар Айга чабалар! Салкыннан кыш үзе шыгырдый Куанычтан тәннәр чымырдый'
Болыт булып каплап торган Күгемне чылбырлылар — Аяз көннәргә омтылган Күңлемне сындырдылар...
Киң-иркен Ил дә тар булган. Без ал ал мал ык тын да.— Берни дә килмәде кулдан. Әверелде ялган чынга.
Ясадылар тоташ зират Илемне чылбырлылар.—
Шул чылбырлар мине кыйнап Билемне сындырдылар!..
Килде гамь өстенә гамьнәр. Ил — лагерь, анда коллар... Йосыф та Йосыф пәйгамбәр Булмаган икән мордар.
Узды ил буйлап көз итеп Язымны чылбырлылар: Шул чыннар үзәккә үтеп Сазымны сындырдылар...
Шул чылбыр тавышларында Килә миллионнар зары...
Шуңа язым, кышларым да Зәгьфыран төсле сары...
Бара торгач чаттан борылдым,— Кинәт алда син пәйда булдың. Көлеп әйттем: — Мин Кыш Бабаең, Син Кар Кызы бул, яме. Аем! Җитәкләшеп йөрик, таң атсын. Мамыктай кыш безне яратсын. Синең белән рәхәт, көләч син, Көләчләргә буләк өләш син! Яңа елда балкы. Кояш бул, Кояш төсле якты, гел яшь бул!
/Я8&
Алтын арба
Үзем генә утырып уйланганда
Барган чакта Буа кырларыннан Бер-бер артлы үсә калкулык
Элек монда баһадирлар булган! Ди карт миңа, юкны бар кылып.
ГилыамешларI II, имеш, илләр кичеп, Алпамышка килгән юлларда Башмакларын каккан, диләр, чишеп. Шуннан калган, ди, бу курганнар...
Шулаймы ул, юкмы? Ачык итеп Кем әйтала җиһан тарихын?
Алай да мин, гасырларны үтеп, Узганнарга килә карыйсым. Гаҗәпмени әгәр таулар ашса, Ү з илләрен ташлап, төркиләр? Океан кичеп Америка ачса, Дәүләтләшсә Майя, Инкиләр?
Борынгыдан төрки «Гилыамеш*лар Мирас булып Бабиль, Айсурга' Килгән икән диләр. Ә язмышлар Уйнамаган дисең кай чорда?!
Сәер хисләр! Күңел уйга талган, Мин борынгы гүя үзем дә...
Күр, Буада күпме курган калган Бабайларның серле эзендә!..
Гнлыамсш Ассирия патшасы Ашшурбанипал китапханәсендә табылган борынгы поэма каһарманы Аны терки әсәр дип уйлыйлар
Алпамыш терки татар әкиятләре батыры.
II Бабиль, Айсур Вавилон. Ассирии
Язон белән сәйях булып китәм Диңгезләргә, ерак илләргә. Җилкәннәрне киереп, шаулап үтәм. Күкрәк ачып көчле җилләргә.
Орфей төсле җырлап көндез-кичен, Чиртәм изге лира кылларын Кешеләрне көләч итәр өчен Багышлана минем җырларым!
Гераклны алам иптәш итеп,— Аусын өчен юлда киртәләр. Күңелләрдә кара төннәр бетеп. Балкысын дип якты иртәләр.
Изге йөкләр төяп үтәр өчен. Ярый әле. шөкер аллага. Шигъри толпарымның сизәм көчен,— һәр көн җигәм алтын арбама!
Бер маньяк янында
...Вагондагы 76 тоткыннан. аз дигонди, 20 се: *Бу хаксызлыклирны Сталин бел-ми*. дип шау-шу куптара иде.
Китми, диләр, эт күнексә бәйгә, Чылбырыннан азат итсәң дә,— Тугры кала икән кайбер бәндә «Хуҗасына», Себер китсә дә...
Әнә утыра, елын тутырып кайткан, Төрмәләрдә ниләр күрмәгән!..
Төн илендә ул боз булып каткан, Ач-ялангач йөргән, үлмәгән.
Диварында тиран рәсеме тора, Трубкасын капкан, елмайган. Өй хуҗасы авыр сулап кына: «Истәлек, ди, узган еллардан...»
Фанатик шул наркоманга охшаш, Манкорт бүреген басып кигән дә. Ачулана культны иткәнгә фаш.— Палачына үзенең тигәнгә.
Әйе, АНЫҢ белән бронь кидек, Уңышларга ирешеп узышта. Көрәшләрдә АНЫҢ белән идек. Җиңеп чыктык Бөек сугышта...
Ләкин болар корбан миллионнарның Аклыймы соң кара язмышын, Юып ташлыймы соң кайнар канын. Каплыймы соң Ватан каргышын?!
Хикмәт белән җүләрлеккә, диләр. Тик бер генә адым ара бар; Шул адымнан тапталмады кемнәр: Төзәлмәслек булды яралар!..
Китмәгәндәй бәйгә күнеккән эт Бушатсаң да муен чылбырын. Син утырасың, мескен, белгән кебек Язмыш серен, тарих чынлыгын.
1989
Аера күрмә
Язмыш! Игелек күрсәтмәдең бер дә... Ярый әле бәндәң күнеккән: Бәхетсез дә яшәп була җирдә, Тик аера күрмә өметтән.
1988.
Урам-бакчада
Түш тибрәтеп яшь хатыннар уза. Үкчәләре шакый асфальтны: Картлыгымнан тузан гына туза,— Кара инде күңел-алчакны!
Кыен түгел чәнчеп телгә алу, Гаепләве минем ишене.
Тик гаепнең зуры — «Аяк чалу», Яки «тәнре ясау» кешене.
Андый эштән, шөкер, ерак йөрдем, Уйлап утырам урам-бакчада:
Ни әйтсәң дә. үтте минем гомерем Ихлас биреп аннан башкага.
Кызлар уза, бөдрәләрен җилпеп, Үкчәләре җанга без генә...
Шулар инде, җирне Җәннәт итеп, Өмет белән имли безне дә.
1989
Эч пошканда
Сәфәр чыгар идем — тәнем таштай авыр, Ат иярләп менәр идем — атым явыр... Үтте гомер... Ирештемме максатыма?— Сулкылдап йөрәгемдә сызлый тамыр.
Дусларның үлмәгәннән үлгәне күп. Борчуларны күрмәгәннән күргәнем күп. Әбелхәят суы алдым дип алдандым: Савытыңа тулган үзән суларын түк...
Берәүләр алып торды гел мазаны,—
Мин яшәдем булыр әле дип азагы: Бирделәр хәятымнан өлеш итеп. Өмет белән яшәгәнгә бу җәзаны.
Алтмыш елым үткән икән арман белән, Калдым иске туарылган арбам белән... Монда, язмыш, салган идең җәһәннәмгә. Анда да җәннәтенә бармам, беләм!..
Зарлана икән бу дип уйламагыз. Шулай да язмыш белән уйнамагыз,— Күргәнне әйтеп булмый күрмәдем дип... Газап чиксәк, соңгармадык туйга да без!
1988.
1 Авыр

Реклама