Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛИТИКА ҺӘМ ШИГЫРЬ


Бүгенге күп милләтле совет әдәбиятында политик роман, политик драма, политик җыр. шигырь кебек жанрлар активлашып китте Шуның белән бергә сәяси башлангыч лирик, философик пландагы әсәрләрдә дә көчлерәк сизелә бара.
Әлеге күренешләр турында уйланганда әлбәттә, хәзерге татар әдәбияты да гомум үсеш тенденцияләреннән чыгарылма булып тормый, анда да политик факторларның роле көчәя Әмма бүгенге татар поэзиясенә караган тәнкыйть чыгышларына колак салганда бу гоман итү һич тә теләктәшлек тапмый Нил Юзиевның соңгы еллар татар тезмә иҗатына йомгак ясаган бер докладында хәтта бу өлкәдә тирән парадокс барлыгы ук күрсәтелә «Хәзерге тормышта заман кешесе политикага, җир шарындагы һәр төрле вакыйгаларга тагын да ныграк якынайды, ә безнең әдәбиятта, киресенчә, политик һәм гадәти конкрет тормыш Такташ. Җәлилләр чоры белән чагыштырганда шигырьдән читләшә төште Поэзиянең тарадицион мәңгелек темаларына ныграк ябышу, шуларны калкан итеп, алар артына посу тенденциясе сизелә •
Әйе. безнең хәзерге шагыйрьләрнең политик шигырь жанрындагы эшчәнлекләрен егерменче, утызынчы еллар, шулай ук, сугыш арты әдипләренең сәяси әсәрләр язудагы активлыгы белән һич тә тиңләп булмый Әмма жанр бүген сан күләм нисбәтендә нык кына оттырса, аның сыйфат ягыннан тирән үзгәрешләр кичерүе, камилләшүе дә хак бит
Безнең карашыбызча, элекке шигырьдә дөньядагы теге яки бу политик вакыйганы. сәяси күренешне кайнар эздән килеп тасвирлап, аларга карата публицистик пафослы сүз әйтү, ачык тенденциозлы фаш итү яки яклап чыгу позициясе характерлы иде Бүген исә байтак шагыйрьләр сәясәттә оперативлыкка йөз тотмыйлар бәлки иң элек политик процессларның үз күңелләрендә фәлсәфи, әхлакый этик аспектларда яңгырашларын табарга омтылалар Шул ук вакытта шагыйрьләр аңында сәнгатьчә идея, образ, деталь кебек төшенчәләргә бәйле поэтик ситуация дә ныграк актуальләшә Политик фикерләү белән художество фикерләве бергә кушылганда, гармония тапканда гына әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар кабул итәрлек әсәр туа бүген
Кыскача әйткәндә, әлеге аерымлыкларны бодай дип характерларга мөмкин булыр иде безнең көннәрдә политик шигырь интенсив төстә лириклашу процессы кичерә. Обьектив дөнья сурәтләре шагыйрьнең шәхси йөрәгенә ныграк үтеп кереп, тойгылары на мулрак төренә Бүгенге политик шигырь шагыйрьдән көчлерәк януны һәм газаплырак эзләнүләрне сорнай, шуңа күрә элекке еллар белән чагыштырганда ул сирәгәя төште
Политик шигырьнең лириклашу тенденциясе чишмәләр, инешләр бергә кушылып елга ясаган сыман, илленче елларның бер төркем шагыйрьләре Ә Фәйзи Г Хуҗи ев. Ill Мөдәррис. 3 Мансур иҗатларыннан юл ярып Әнвәр Давыдов поэзиясендә инде ачык сиземләнә Шагыйрьнең «Күмер көйри* әсәрендә утлы күмер образы башта ту- рыдан-туры Җир йөзендәге афәтне, янгыннарны искәрт-i
Вьетнамда киселә мең-мең гомер.
Чаткыланып көйри күмер
Пентагоннан,
Тагын Ионнан
Килгән җилләрдән ул көйри
ЛӘКИН алга таба күмернең гади күмер генә булмыйча кызыклы метафорик образ икәнлеге ачылып китә
Күкрәгемдә
Зәңгәр ялкын булып кабынырга торган
Кара күмер йөри
Күмер-Иөрәк ерак дөньялардагы гарасат, ут-ялкыннлр өчен генә көйрәми, б.»"- кн үлебездәге ямьсезлек гамьсехчекләр очен дә әрнеп лие
Б
Урамда
Кайбер яшьләр (кызлар да бар!)
Көнбатышка охшарга теләп, Әрсез шаулап, акырып йөри Күмер көйри
Хәрәкәттәге планета һәм шагыйрь йөрәге концепциясе Хәсән Туфан иҗатында тагын да үсте конкретлашты Юкка гына шагыйрь «Гасыр уртасына хатлар* исемле политик шигырьләр циклын лирикага мөнәсәбәтле итеп санамый Ул Соя ләкин минем шагыйрь илем һәр темада лирик булуны», дип фикерләп рационалистик политик шигырьне дә йөрәк белән җылыту кирәклеген әйтә Һәм Туфан иҗаты шул мөһим омтылышта кыю үсеп, гаҗәп соклангыч табышларга ирешә
Кил әле. кил.
Үбим үзеңне бер!
Яратам мин сиңе. Җир шарым’ Кочагыма минем сыймасаң да,
- Җаныма бит сыясың, җаным!
Шагыйрь җанына Җир шарын сыйдырткан шигырь үзенең гиперболасы белән түгел, я принцибы белән ныграк әһәмиятле иде әлбәттә.
Сәяси дөньяга киереп йөрәк ачуны алтмышынчы елларда мәйданга чыккан яшь шагыйрьләребез кайнар хуплыйлар һәм политик шигырьдә лирик башлангычның үсүе үзен әдәбияттагы уңай тенденция буларак сиздерә башлый. Политик үткенлек, югары гражданлык, художество өлгергәнлеге белән сокландырган заман шигырьләре әллә нинди катлаулы вакыйгаларны ачу яисә сенсацион фактларга корылуга карап түгел, ә башлыча шагыйрьнең үз җирлегенә, кичерешләренә таянып язылулары белән алдыралар иде
Әйтик. Роберт Әхмәтҗановның «Хиросима шагыйрьләренә» шигырендә лирик геройның кояш иленә афәт килгән август иртәсендә яланаяклы малай булып болынга бозау куу факты, бер караганда, бик сәер кебек Җитмәсә малай кешелекне тетрәндергән политик вакыйгадан аз гына хәбәрдар да булмаган Әмма хәзер аңа кордашы Сасаки фаҗигасе килеп ирешә
Атом корбаны нәни Сасаки
кайда да еллар аша
атом көйдергән күзләрен эзләп,
Кояш сорый нәни учына
һәм шагыйрь җирдә һаман саркып торган атом ярасына әрнеп, япон шагыйрьләренә эндәшә -Нигә күтәрмисез тавышыгызны7 • Әрнүле эндәш белән тулган шигырь укучыны тойгыларның чынлыгы, ихласлыгы белән тәэсирләндерә Алар, һичшиксез, яшел болын буйлап яланаяк кызыл бозау куган малай образыннан башлана
Р Гатауллин «Европада татар шагыйрьләре» циклы белән халыкара масштабта үз халкын һәм үз «мин»ен яхшы ук уңышлы сурәтли белгән шагыйрь итеп танылган иде Европа урамнарыннан. Эйфель манарасыннан торып аның лирик герое үз язмышының бөтенлегенә ышанды «Йокы юк шагыйрьгә» шигырендә дә «тату, дус гаилә без илдә — Татарстанлы» дип хөр. политик тигез хокуклы кеше булуына горурлана ул Ләкин дөньяда җәбер-золым кичергән, кыерсытылган халыклар да күп әле
Кыйныйлар негрны, индеец,
ирландны.
Димәк ки, мине да, димәк ки — татарны.
ДИП шагыйрь шул халыклар өчен үз тәнендә дә физик авырту тоя. Укучысына да шул авырту килеп ирешә
М Әгьләмовның -Онытма. Европа'» әсәрендә дөньяның кайнар нокталары, әллә кайда Каф тавы артларында булмыйча. «Татарстанның урта бер җирендә» сызлану төбәкләре булып ята Сонгми — Вьетнам авылы — лирик геройның үз авылы да ул Ә кешеләре — аның авылдашлары:
Сонгмида үтерелгән карт —
авылдашым Шәйхи
Үтерелгән карчык — авылдашым Шәриф ә
Сонгмида үлгән әби — минем авылдашым — Минем бавыр ташым
Ерак чит ил кешесен үз мохитендә итеп күрү осталыгы Р Миңнуллинда да бар • Дуамал егет турында баллада сында ул
Нәкъ шул чакта дорли иде Чили
Үтергәннәр иде Хараны
Шул кайгыдан ул уйнаган икән Аермыйча акны-караны.
— дип яза Егет моннан гына җанына тынычлану тапмыйча, удар тезелешкә — Себерта кита Анда ул батырлык эшли, үлә Һәм шагыйрь образга бик әһәмиятле деталь өсти
Кыяфәте, йозе белән дә ул
Бик охшаган иде Харага
Чилинең патриоты, соклангыч гражданины да дуамал егет сурәте аша конкрет һәм реаль булып укучы каршына баса
Ләкин безнең ышануыбызча, шигырьдәге шәхси лирик башлангыч әсәрнең эмоциональ кочен, тормышчанлыгын көчәйтүче фактор гына түгел ул Мондый башлангыч катлаулы, чуалчык донья хәлләрендә адашмас, буталмас өчен, кеше хәленә үзеңне куеп, тәҗрибәдән Чыгып карап, дөрес ориентир алу өчен дә бик кирәк
Өлкән шагыйребез Н Арслановның «Корваланнар кайта* шигыре Чилидәге канлы вакыйгалар уңае белән дөньяга килгән иде Шагыйрь бу илдәге фашистлар өеренең тузынуын нәфрәтләнеп сурәтли дә. ничектер җиңеләеп кинәнеп мондый фикер әйтеп куя
Кул-аягы арынып тышавыннан
Чыеа камалганнар
Ton иленә, үлем кочагыннан
Кайта Корваланнар
Әйе. Чили коммунистлар партиясенең җитәкчесе Луис Корваланга безнең ил политик ышык бирде, халкыбыз шатланып аны үз гаиләсенә алды Ләкин Корвалан шәхсән эмигрантлыкны ничек кабул иткән соң’ Ул үзе вәхшәттән котылса да. аның иле халкы ут эчендә кала бит' Шагыйрь әйткәнчә, кайту микән әле бу’ Бәлки үлемне адаштырып безгә вакытлыча килү, көрәш урынын, чараларын гына алмаштырудыр бу’ |<ыскасы. Корвалан хәленә күпне кичергән шагыйрьнең катлаулы тойгылар аша караны кирәк иде ' 1
Гомумән. безнеН' аерым шагыйрьләр иҗатындагы сәяси темадагы сүрәнлек һәм кызыксызлык авторларның рационалистик, үтә бертөрле, стереотип фикерләү колы булуларыннан килә Ягъни дөнья хәлләренә карата шәхси позицияне билгели алмау дигән сүз бу Яшь 1пвтыйрьләребеэнең берсе Г Маратов бер шигырендә болай ди
Бу хәвефле планетаның
Газиз .миңа һәр ягы
Ультракыска дулкыннарда
Тыңлап ятаҗ дөньяны
Ул җир язмышы өчен ничаклы гына тирән борчылуларын белдермәсен, үзенең түгәрәк тормышы, тыныч табигыйлыгы белән бу хисне укучыга җиткерә алмын әлбәттә Жан хәвефлеген коры сүзләр белән түгел, ә дулкынландыргыч сурәтләр, чын шәхси кичерешләр ярдәмендә генә биреп була
Политик шигырь ул дөньядагы моһим сәяси фактларны тасвирлап шуларга карата укучының тойгыларын формалаштырып кына калмый, ә бәлки аның сәяси аңын үстерүдә до актив катнаша Шулар арасында, мәсәлән халкыңны туган җиреңне Ватаныңны сөю. тынычлыкны яклау яки сугышны булдырмау өчен көрәшү кешене хөрмәт итү ярату. интернациональ солидарлык һәм башкалар аеруча әһәмиятлсләр Мәгълүм идеяләрне гәүдәләндерүгә татар совет шагыйрьләре һәрчак зур игътибар биреп килделәр Әмма сугышка чаклы һәм сугыштан соң да алар безнең поэзиядә шактый декларатив сурәтләнделәр. ә кайбер шагыйрьләр исә политик фразалар, лозунглар кычкырудан да тай чынмадылар
Алтмышынчы елларда исә политик шигырь бу мөнәсәбәттә дә кискен сыйфат үзгәрешләре кичерә Безнең яшь шагыйрьләр теге яки бу политик идеяне художниклык осталыгы белән сурәтләүгә, рәсемнәргә күчәләр һәм аларның табигый нәкышлы әсәрләрен хәтта политик шигырь жанрына кертеп карау да кыенлашып куя
Мәгълүм хасиятләр турында уйланганда без иң беренче чиратта Ренат Харис ижатын күздә тотабыз Р Харис һәм дөньяга караш яссылыгында, һәм художестволы фикерләве белән татар политик шигырен яңа югарылыкларга күтәрә -Безнең гасыр* исемле программ рухлы шигырендә шагыйрь шәхесе үзенең гражданлык активлыгы, сугышчан позициясе, гуманизм игелеклелеге белән сокландыра
Безнең гасыр кемнәр гасырымы’
Минем өчен минем гасырым яКем эше бу’- диеп сорасалар. ' Икеләнми торып батырмын Без киләчәк буын кари»ысында Бер-беребез өчен җаваплы Яманлыклар очен без гөнаһлы. Яхшылыклар өчен саваплы
Шагыйрьнең сәнгать принципларын билгеләүгә якын килгәндә, ул һ Такташның югары идеяләрне халыкның үз тормыш-көнкүрешенә бәйләп сурәтләргә кирәк, дигән акыллы киңәшен үзәккә алып иҗат итә бугай Чынлап та. әйтик. - Уйнамагыз1 • шигыренә игътибар иткәндә анда кешелек атом сугышын булдырмыйк' дигән идея яры лып ята Әмма шагыйрь укучы алдында арышлар серкә очырып килгән ямьле җәй фасылын сурәтли Сукмактан чиләк аскан сылу кызлар торкеме төшеп килә Күпмедер вакыт узгач, кызлар табигать хозурлыгында чыр-чу килеп, рәхәтләнеп ял иткәч, яңа дан да үз сукмакларына төшкәннәр
Су коенып
Сулар алып.
Сылу кызлар менеп килә
Күкрәкләре турысында
Күлмәкләре к»пь-и»ешләр Мөлдерәмә чиләкләренә Арыш серкәсе коела.
Шагыйрь шул гади күренешнең тирән ямь. бөтенлек, мәгънә белән тулган булуын яхшы аңлый һәм кайдадыр мәкерле планнар корып яткан сугыш чукмарларын искәртә Ләкин аның искәртүе дә һәркон яңгыраган дежур фразалар булмыйча, бары халыкның көнкүреш тәҗрибәсеннән чыккан бик кирәкле эш кылуны хәтерләтә кебек
Уйнамагыз —
унар чакрым биеклеккә
Чөймәгез азулы тузан
Елгаларның.
Чишмәләрнең
Күлләр.
Океан-диңгезләрнең
өсте япмаган.'
*Осте япмаган'- Җәен-кышын кое өстендә капкач тоту аның суын саф. ә яшь балалы гаиләләрне афәттән сакларга мөмкинләк бирә иде Исегездә тотыгыз, ди шагыйрь, дөньяга капкач юк.
Безнең кайсыбыз машиналарга төялеп яңа фатирга күчүче бәхетле гаиләләрне күрмәгән■■ Шагыйрьгә дә бу сөенеч китерә:
Өйдән өйгә. әнә. күченәләр
Шатлык белән дөнья өртелгән Машинадан, рояль, шкафлардан. Күз. йөзләрдән бәхет бөркелә
Әмма күченү хәле шигырьдә икенче ассоциация дә кузгата
Бер энәгә, имеш, бер сыер дип, Туган илне ташлап киткәннәр.
Кайталмагач
Туган илдән килгән
Кош эзләрен ятып үпкәннәр
Р Харис поэзиясе өчен менә шулай олы мәгънәләрне табигый сурәткә, рәсемгә салып гәүдәләндерү хас Бу әйтелгәнчә, принцип тәшкил итә Ьәм әлеге принцип белән эш итүдә мәгълүм шагыйрь һич тә ялгыз түгел
М Әгьләмов шигырендәге
Безнең бабайларга
Кырыс еллар биргән акылны Өй каршына имәннәрне ту гел Утыртканнар сайлап тупылны,
— дигән юлларны укыгач та. Ник тупыл. ә имән яисә каен түгел’» дип фикерләп куясың Шул ук вакытта күзәтүләрең, тормыш тәҗрибәң тупылның йорт агачы булуын искәртеп куя Чынлап та халык каршында ни кадере бар соң бу агачның’ «Ә тупыллар яшеннәрне яхшы үткәргән» йортны ут-күздән саклаган
Шагыйрь менә шулай унышлы метафорага нигезләнеп Ватаныбыз белән горурлана Безнең илнең планетада тынычлык терәге һәм кешелек язы икәнен рәссам осталыгы белән ачып сала
Шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның «Сатин чуклар» әсәрендә сугыш чыгар алдыннан гына гаиләгә үги ана килә Ата кешенең яуга китүе, илгә килгән кысанлык һәм шуның остенә үги ана катылыгы балаларның бәгыренә төшә Ләкин яшәү бит бу' Тамак кайгысы. уен тойгысы йозак-сандыклар вата Апалы-ссңелле кызларның үги ана киеп килгән затлы күлмәккә күзе төшкән була
Күлмәк итәгенә сапкан бәби итәк
Без санадык инде:
Туар бәби саны!
ҮГИ ана эштә чакта шул бала итәкле алсу күлмәктән курчаклар тегелә, чук-чук киселеп матча, түшәм дә бизәлә Үги ана бу эштән гаҗиз булса да. ярсынса да. балалар бизәгенә кагылмый
һәм шул чуклар дүрт ел җилфердәде
турда
Өметләрне биләп,
яу тынганны теләп,
Вакыт үтү белән кызлар үги аналарының фаҗигасенә төшенеп, инде аның өчен үзләре әрни башлыйлар
Хыял үкенечкә.'—
Билләр һаман нечкә
Сибелеп үзлегеннән сатин чуклар кили Бер дә бишек җыры кәйләләгән килеш. Бу яшь ана инде тол да калалыни’
Шигырьдәге фикер тынгы бирми Сатин чуклар — сугыш корбаннары1 Сугышны тагын кем шулай нечкә тойгылар белән каһәрли алыр икән’
Нурия Измайлованың «Табын» шигыре балачактан таныш шокрана тойгылар уятучы көнкүреш төшенчәсе турында Табын икән, димәк, аның тирәсенә туганнар, дуслар. танышлар җыела Ә шагыйрьнең табынына халыклар, дәүләтләр тупланган
Бер табында төрле илләр.
Бер ук чәйләр эчелә
Әйткән тостлар туры килә
Укылган китаплар да.
Күргән кино, сөйгән җырлар
Хәтта анекдотлар да'
Чынлап та, тиалеклир үсеп, аралашу КӨЧӘЙГӘН бер заманда халыкларның тормыш көнкүрешендә дә гаҗәп уртаклыклар күзәтелә Алар бер үк җирне «әнкәбез* дип атыйлар Шулай дус, туган булып җир табынында бергә яшәргә иде' Әмма «табында кан эзләре, күз яипшлнрс агыла Ә табынга таш атканнар табыла да табыла • Юк. табын түгәрәк.
нурлы булырга тиеш' Дәүләтләрнең үзара тыныч һәм тату яшәү идеясен - заманыбызның иң мөһим таләбен шагыйрь әнә шулай бик табигый итеп сурәтли.
Асия Минһажеваның -Кыргый көрәш- шигыре исә исеменнән үк табигатьнең кырыс гадәтләренә ишарәли Атом заманында акылга, югары әхлакка корылган, яңача фикерләү һәм мөнәсәбәтләргә нигезләнгән политика алып баруны яшәүнең моһим шарты итеп саный ул:
Килер зажан. Кояш учен алыр —
Калмас ышык, калмас күләгә дэ!
Уйланырга вакыт берчак без үзебез
Калмабызмы Кызыл Кенэгэдэ'’
Поэтик образ иҗат итүдәге аерым казанышлар янәшәсендә кимчелекләр дә ачык күренә
Соңгы ун-унбиш ел эчендә бездә чәчмә шәрехләүле политик шигырьләр шактый күп языла башлады Рәфикь Юнысовның - Җирдә яшим- китабындагы -Тагын ни’» шигырен мәсәлән, без шундый типтагы әсәрләрнең берсе итеп саныйбыз Капиталистик илләрдә сак эшенә яңадан-яңа җанварлар тартыла* дип хәбәр бирә автор һәм укучыга шул уңай белән дүртьюллык тезмәсен тәкъдим итә:
Овчарка. юлбарыс, тәвәләр.
Кобралар безнең «дус сафлар«да
Тагын ни чакырыйк ярдәмга —
Кешене — кешедән сакларга?
Шигырь сарказмга корыла булса кирәк Әмма колке тумый чонки четерекле хәбәрдән арынып булмый, башваткыч ситуация килеп туа
X Хеснуллин исә үзенең бер политик шигыре очен теманы Вакыт» программасыннан ала -Израиль агрессиясе нәтиҗәсендә Палестина халкының алтмыш проценты иленнән китәргә мәҗбүр булды*
БМО мәгълүматлары буенча җирдәге һәрбер кешегә фәлән кддәрле урман һәм үтергеч корал туры килә* дип шәрехләү бирә 3 Мансуров та *Өлеш» шигыренә Аның ■ Йөз суы* (1983) исемле кечкенә күләмле китабындагы дистә ярымлап шигыренә зур- зур аңлатмалар бирелгән Ә «Шөгыль- кебек шигырьдоде дңлатмадар күплеге белән гыйльми текстны хәтерләтә
Г Тукай да үзенең • Китмибез!* шигыренә, мәсәлән, тәфсилле шәрехләү яза алган булыр иде Ләкин ул моны эшләмәгән бит! Информацияне дә хис-тойны аша бирүне кирәк тапкан
Шагыйрь ни кадәр генә интим хисләр җырчысы булмасын, барыбер, иҗтимагый яшәешкә карата билгеле бер мөнәсәбәтне идеяне алга сөрә ул Моны үз замандашларыбызны күздә тотып кына әйтмибез Киләчәк буын кешеләренең ничек яшәүләре безнең конкрет эшләребезгә генә түгел, бәлки уй-кичерешләребезгә. омтылыш һәм үкенечләребезгә дә бик бәйле бит Димәк, тойгылар нәрсәнедер яклый, нәрсәдәндер искәртә
Хәзерге татар шигырь сәнгате, конкрет әйткәндә, фәлсәфи, мәхәббәт, табигать яисә пейзаж һәм социаль юнәлешләр белән тармакланган лирика традицион тойгыларны үстерү белән бергә, укучыларга яңа иҗтимагый эчтәлекле хисләр тәрбңяләүдә дә казанышлар яулый Әйтик табигатьне саклау, кадерләү тойгысын уятуда безнең поэзиянең бәхәссез табышлары бар Шагыйрьләр табигатьне уз йөрәгендә тоя аның фаҗигасен үзендә кичерә башладылар
Һәрбер сынган ботак ыңгыраша.
Һәр тапталган үлән сызлана.
һәрбер чишжә көлә челтерәп.
Әйтерсең лэ. наян кыз бала
3 Насыйбуллинда табигатьне кешеләштерү булса, Р Вәлиевта, киресенчә кеше табигать булып гәүдәләнә:
Мин мин түгел эле — мин уйламыйм.
Минем аша Җир бу, л$ир уйлый
Шулай безнең поэзиядә кеше белән табигать берлеген, яшәү дигән бөек төшенчә тәшкил итүен аңлау көчәйде
Тәнкыйть яшь шагыйрьләрдәге халкыбыз тарихына карата -Еракка китеп карау*
позициясен шактый гына каршылыклы бәяләсә дә. аның да укучыда кирәкле, файдалы тойгылар формалаштыруын шикләнми әйтергә мөмкин Ул яшәеш хакында рухи тамырлар мәсьәләсендә фәлсәфи фикерләүләрне киңәйтте, киләчәккә карашларны яктыртты Нәтиҗәдә кеше заты өстен ә төшкән бурычлар, яшәүнең олы мәгънәләре турында уйланулар күпкә тирәнәйде
Хәер, болар гына микән әле Яшьләрдә тарихның хәвефле чакларына игътибар итеп язган байтак шигырьләр бар Әмма шунысы кызык гарасатлар курку-дулкынлану белән түгел, ә бүгенгенең бик гадәти фонында, гаҗәпләнү катыш сурәтләнә Менә Зөлфәттә ничек:
Монда, имеш. яулар җир селкеткән.
Юк ителгән, имеш. халыклар
Шушы кырдан мәгърур ханнар уткән.
Кабиләләр уткән кученеп
Шагыйрь хыялында канлы зилзиләләр уйнап ала да. реаль күренеш яктыра -бүген анда «Алга* колхозының ат көтүе йөри чемченеп » Шулай аңарда үз чорына сөенү тойгысы кузгала:
Мин ял ит эм
— яңа гасыр улы
Болонь плащ җәеп болынга
Р Миңнуллинның лирик герое исә «Хан тавында» басып тора
Очрый монда кылыч сыныклары.
Юлыгасың сонге йә укка:
Заманында монда яу булгандыр.
Охшап калгандыр тау тәмугка.
Аны туган ягының тыныч күге, хыялый зәңгәрлекләре әсир итә. тынычлыгы, иминлеге шатландыра
Р Низамиевның «Музейда- шигырендәге лирик герой, шулай ук яңа гасыр улы Ул дәһшәтле сугыш коралларын кабул итә алмый Лирик герой сугышларның урыны музейда гына дип фикерли
Ф Сафин. 3 Насыйбуллин. Я. Игәнәй, М Шәйхи кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганда да әлеге мотив — кешелекнең гарасатлы үткәненә ихлас гаҗәпләнү тоясың Аны X Әюповның түбәндәге юллары шактый конкретлаштырып күрсәтә
Дәверләрне бер кичмэкче идем —
Яулар белән челтәрләнеп беткән
Ис китәрлек
Кеше бу көннәргә
Ничек утеп чыга алды икән?
Яшь буында тарихи гаделлек, мәгънәле яшәүгә омтылыш кочле Ул тарихтагы ызгыш- талаш. кан коюларны кыргыйлык, варварлык нәтиҗәләре итеп санап, шулар өчен ихлас әрни, хәтта ояла һәм аларның кабатлану мөмкинлеген уена да кертеп карарга җөрьәт итми. Сугыш — аларча тарихи логикасызлык, кешелек хатасы Тарих дилбегәсен кулларында ышанычлы тоткан яшь шагыйрьләр, шулай итеп, сугышны инкарь итүдә, яшәүне раслауда үз юллары белән киләләр
Тагын шунысын да өстәргә кирәк Кайбер яшьләрдә, мәсәлән. А Минһаҗевада •прессланган илләр ята. прессланган кешелек* өчен «үкси-үкси елыйсы» килү тойгысы сизел» дә. тарихи концепция тиз арада оптимизм, дәртле акыл белән сугарыла
Тарих узе чорлар чылбыры ул, Ә бүгенге син. мин. һәр кеше — Шул чылбырның
Үткәнен һәм бөтен киләчәген
Тоташтыра торган өлеше
3 Насыйбуллин «чылбыр*иың конкрет әһәмиятен дә ачып күрсәтә
Кешелекнең киләчәге бәйле Синең белән минем ныклыкка
Лакин яшәеш мәгънәләрен ачуда хәзерге татар поэзиясе уңышлардан гына тормый Әмма шунысы аяныч моны аерым талантларның, бигрәк тә яшьләрнең иҗатта күтәрелү- Touiy яисә урында таптанулары өчен борчылудан бигрәк, тулаем хәзерге поэзиянең үсеш дәрәҗәсенә карата әйтергә туры килә Хәер, шигырь тәнкыйте бу турыда инде күптәннән тукып тора Тик бел теге яки бу шигырьдәге, геройдагы яисә поэтик концепцияләрдәге йомшаклыкларны төрле сәбәпләргә аударып калдырмыйча, аларның төп. үзәк ноктада кеше концепциясендә тамырлануларын күрсәтергә кирәк саныйбыз
Безнең шагыйрьләр, бигрәк тә җитмешенче елларда формалашкан яшьләр иҗатында кешегә карата шактый каршылыклы фикерләр чагылыш таба Бер яктан, бигрәк тә карашларны декларатив белдергән очракларда, кеше турында шагыйрьләр бик оптимистик фикерлиләр Әйтик Мин Галәмдә микронокта түгел, мин Галәмнең гражданины* (Г Рәхим) Яки -Кемнәр генә безгә таянмыйлар, таяналар димәк, без зур инде* (Рәшит Әхмәтҗанов) Яисә ■ Җир язмышы хәзер безнең кулда, без гадиләр түгел, без — галиләр. (3 Насыйбуллин) кебек раслауларда кешенең чынбарлыктан килгән коч-куәтен тану, горурлану ята Әмма икенче яктан, фәлсәфи, интим уйлануларына ныграк бирелгән саен безнең шагыйрьләрдә кешенең вакыт донья каршында гаҗизлегенә карап сызлану өстенлек ала
Кеше турында шөбһәле уйланулы Р Юнысовның лирик герое үзенең әйләнә-тирәсенә дә куркып-шикләнеп карый
Куркам, зңирем, синең өчен Гүя карчык — ана син;
Торган саен кечерәя.
Көчсезләнә барасың
Шөбһәләнү шундый дәрәҗәгә җитә ки хәтта Г Рәхим -Вакыт җиле кисә гомерләрне бәлки яшәү кирәк тә түгел”* дип Гамлет соравын кабартып куя
Әйе. бу сораулар атом, космос заманы өчем актуаль XX гасырның диннән, мифологиядән арынган реалистик, ялангач материализмы, дәһшәтле атом энергиясе, серле кибернетика, катлаулы техника куәтләре, шулай ук. хаотик миграция, урбанизация хәрәкәтләре барысы да рухи үзгәрешләр, кешегә карата заманча фикерләүгә ия булуны сорый Шәхестән социаль һәм интеллектуаль активлык таләп итә Әмма, кызганычка каршы, байтак шагыйрьләр үз инертлыклары белән катлаулы чынбарлык агышыннан читтә калалар Шул хәл аларда кешегә карата каршылыклы мөнәсәбәтләр формалашуга китерә Ягъни искечә хыял иткән кеше моделе белән гамәлдәге кеше яраша алмый
Каршылык — алдагы киртә инде ул Безнең поэзиядә нинди генә чагылышлар алмый ул' Берәүләр • Гомер уза Мин язмыштан, үзем исән чакта үзем коеп утырткан бакыр баганамнан риза* (Р Гатауллин) ди Икенчеләре: .Мәңгелекнең кай төше бу’ Кышмы, җәйме9 Кайсы ай9■ (Г Моратов) дип вакытта ориентирын югалткан Ага гомер, ятам шулай яшел болын кочагында Якындагы шәһәр шавы таптап үтә кайчагында* (X Гаинетдинов) дип. өченчеләре тормыш агышыннан читләшкәннцр Ә дүртенчеләре өчен вакыт та. хәрәкәт тә туктап калган кебек «Чорлар белән чорлар арасында уйга талып тора кешелек* (М Галиев)
Тагын каиберәүләрдә. мәсәлән. Р Зәйдуллинда: «көз артыннан язмы, кышмы?* — дип уйнапмы-чынлапмы. билгеле хакыйкатьләрдә дә буталу шаукымы бар:
Нарасый өзгән алмада
Яңа ике теш эзе
Безме соң бу. безме?.
Әмма тагын да ныграк борчыганы шул безнең байтак яшь авторлар киләчәккә куркынып карыйлар -Якынлашып килә һәлакәт1 «. Упкын аста' *. «Дөнья кыл өстендә' • дип урынлы-урынсыз чаң сугалар, сөрән салалар Иҗтимагый яшәешкә карата мондый шикләнүле. хәтта өметсез караш, шул нигездәге социаль пассивлык, конкрет тормыш мәсьәләләренә битарафлык зур традицияләргә нигезләнгән һәм анык иҗтимагый политик йөзе белән горурланган татар поэзиясенә килешми торган сыйфатлар Безнең яшь шагыйрьләр үзләренең үсү .олындагы каршылыкларны, киртәләрне ачып, татар шигырь сәнгатен яңа югарылыкка күтәрергә бурычлылар Кем киртәләрне атлап үтәр, кем чорыбызга лаек идея-эстетик концепцияләрне раслый алыр7