Мәдәният тормышы көндәлеге


РСФСР
ЯЗУЧЫЛАР
СОЮЗЫНДА
13—15 ноябрьдә
Мәскәүдә РСФСР Язу
чылар союзы
идарәсенең
чираттагы VI пленумы булып узды. Пленумда
Россия Федерациясе карамагындагы
нәшриятлар һәм журналларның эшчәнлеген
тагын да ях шырту мәсьәләләре каралды. Махсус
док ладлар белән РСФСР Госкомиздат рәисе
урынбасары Л. Шапкин һәм РСФСР Язучы лар
идарәсе секретаре М. Шевченко чыкты. Пленум
эшендә ТАССР Язучылар союзы идарәсе рәисе Р.
Мөхәммәдиев. рәис урынбасары М. Маликова,
РСФСР Язучылар нда рәсе члены Р. Фәйзуллин,
Ревизия комие сиясе члены Ә. Гаффар иптәшләр
катнашты Фикер алышуларда Р. Мохәммәдиев
чыгыш ясады. Шул ук кониәрдә РСФСР
Язучылар союзы секретариатының Язучылар
союзына яңа әгъзалар кабул итүгә багышланган
утырышы да булды. Ул утырышта Татар
станның яшь язучылары Р. Гыйззәтуллин, Э.
Мостафин. Ф. Зыятдииовн, Н. Валитова, М.
Зарецкий. В. Лавришко, С. Малышев ип төшләр
СССР Язучылар союзына кабул ителделәр.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
5 октябрьдә шйгърият секциясенең оеш тыру
җыелышы булып узды. Аны кереш сүз белән
Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе
урынбасары М. Маликова ачып, секция алдында
торган җаваплы эшләр турында сойләде. Аннан
соңу.екция җитәкчесе итеп сайланган шагыйрь 3.
Мансуров киләчәктәге планнар, яңа тәкъдимнәр
белән та ныштырды. Соңыннан секциянең яңа
бюросы сайланды
18 октябрьдә тәнкыйтьчеләр секциясенең
отчет сайлау җыелышы узды Отчет доклд ды
белән әдәбият галиме Ф. Мусин чыкты. Яңа бюре
һ,.м секция җитәкчесе итеп тән кыйтьче Ф.
Золкарнәев сайланды. Бүген ге тәнкыйть һәм
аның иҗтимагый аңны күтәрүдәге роле турында
зур сөйләшүдә тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият
галимнәре Г Халит. А. Әхмәдуллин, Г.
Гыйлманов, А Яхин, И Илялова. М Велиев, Р.
Кукуш кин. Ә. Махмудов. М. Гайнетдинов, Н.
Хан зефиров һ. б. катнашты.
Чәчмә әсәрләр секциясенең 18 октябрьдә
varan җыелышында .Донья мәдәнияте һәм татар
әдәбияты, дигән зур сөйләшү булды. Анда
аксакал -дип Г Бәширов, Татарстан Язучылар
союзы идарәсе рәисе Р Мохәммәдиев, язучылар Б.
Камалов. Р. Хафизова, С. Шәмси һ. б. чыгыш
ясады.
Секциянең яңа бюросын һәм җитәкчесен
сайлау уздырылды. Секция җитәкчесе итеп
язучы Ә. Гаффар сайланды
БАЛАЛАР ӨЧЕН ТАТАРЧА ЯҢА
ЖУРНАЛ
29 сентябрьдә КПССның Татарстан өлкә
комитеты секретариаты нәниләр өчен татар
телендә .Салават күпере, дип аталган яңа журнал
чыгара башлау турында карар ка бул итте.
13 октябрьдә ТАССР Язучылар союзы һәм
ВЛКСМ өлкә комитеты органы булган бу
журналның баш редакторы итеп. Язучы лар
союзы идарәсе президиумы тәкъдиме белән, 3.
Хөснетдинов (Зиннур Хөснияр) сайланды.
Әлеге журнал 1990 елдан сатуга чыга
башлаячак.
АКАДЕМИК БЕЗДӘ КУНАКТА
Ноябрь аенда якташыбыз. Ленин премиясе
лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое, СССР
халык депутаты Роальд Зиннур улы Сәгъдиев
Казанда кунакта булды. Ул Ка зан дәүләт
университетында студентлар, га лимнөр. Татар
иҗтимагый үзәге вәкилләре, журналистлар белән
очрашты. Бу кызыклы очрашу вакытында сүз
җәмгыятебезне үзгәртеп кору процессы,
космонавтиканы үстерү. милли проблемаларны
хәл итү һәм Татарстан АЭСы төзелешен туктату
турын да барды.
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫНА
70 ЕЛ
10 ноябрьдә В И. Ленин исемендәге Үзәк
музейның Казан филиалында. Татарстан китап
нәшрияты оештырылуга 70 ел тулу уңаеннан,
республика китап бәйрәме үткәрелде.
В. И. Ленин исемендәге республика фән ни
китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан
оештырылган китап күргәзмәсе Татарстан китап
нәшрияты үткән катлаулы һәм мак таулы юлны
күзалларга ярдәм итә. Анда гарәп, латин һәм
хәзерге алфавит белән дөнья күргән күп санлы
хезмәтләр урын
70 ел эчендә (1919 — 1989) Татарстан китап
нәшрияты 31 мең 498 исемдә 375 миллион данә
китап, брошюра һәм башка төрле продукция
чыгарды. Хәзерге вакытта нәшрият ел саен 8
миллионга икын данә тираж белән 340 китап,
брошюра һәм башка төрле продукция бастырып
чыгара.
Татарстан китап нәшрияты директоры
X Әшрафжанов тантанага килгән күп санлы
китап сөючеләргә, язучыларга китап сәнгатенең
үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында
мавыктыргыч итеп сөйләде.
ТОКТОГУЛ ЮБИЛЕЕ
Октябрь аенда атаклы кыргыз акыны
Токтогулның (Токтогул Сатылганов) тууы на 125
ел тулуга багышланган юбилей Кыр- гызстанда
зур тантана белән билгеләп үтелде. Фрунзе
шәһәренә илебезнең күренекле шагыйрьләре, чит
ил кунаклары җыйналды. Кыргызстан
Язучылар Союзы председателе Ч Айтматов
чакыруы буенча бу әдәби бәйрәмгә Казаннан
шагыйрь Равил Файзуллин барды. Ул тантаналы
җыелышта чагыш ясады һәм Токтогулның туган
җире Чолпаи Атада булды, акынның яңа ачыл
ган музеена Токтогулның татар телендә чыккан
шигырьләр китабын бүләк итте.
ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҮЗӘКЛӘРЕ
ХӘБӘРЛӘРЕ
Таллинн
Эстония башкаласында «Татар культура
берлеге» җәмгыятенең оешуына октябрь аенда
бер ел тулды. Шушы кыска гына вакыт эчендә
милләттәшләребез белән сигез очрашу үткәрелде.
Очрашуга килүче татарларның саны артканнан-
арта бара. Сабан туе үткәрү, видеофильмнар
карау, әкиятләр уку. балаларның җыр биюләре
һәркем күңеленә хуш килә. Хәзерге вакытта Р.
Ни- замстдинова тырышлыгы белән Шимбә көн
мәктәбенең эше җайга салына башлады. Ба лалар
татарча сөйләшергә, укырга өйрәнәләр, әмма
дәреслекләр, әдәби китаплар җитешмәве.
программалар юклыгы хәзергә үзен нык
сиздереп тора.
Куйбышев
Ноябрь аенда КПССның Куйбышев өлкә
комитеты политик мәгәриф йортында • Идел
Кама Болгар иленең тарихы һәм культурасы-
Халыклар дуслыгын ныгытуда тарихи
фәннәрнең өлеше» дигән темага кызыклы
сөйләшү булды. Милләттәшләребез алдында
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.
Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих
институты галимнәре А. Халиков. Ф. Хуҗин. Г.
Дәүләтшин. И. Якимов. Р. Вәлиен, Куйбышев
университеты доценты Г Матвеева, профессор П.
С. Кабытов һ б. чыгыш ясады.
Болгар бабаларыбызның ислам динен кабул
итүләренә 1100 ел тулу уңаеннан Куйбышев
шәһәрендә яңа мәчеткә нигез салынды.
Пенза
Пензада «Якташлар» исемле татар мәдәнияте
җәмгыяте оешты. Җыелышта җәм гыятьнең
Уставы, эмблемасы һәм советы сайланды.
Җәмгыять рәисе итеп Пенза вра чы Әсият
Умярович Дашкин сайланды.
Татар яшьләре исә вокаль-инструмен таль
ансамбль оештыра. Аның да исеме —
«Якташлар».
Оренбург
Узган елның 17 маенда татар әдәбияты
классигы Дәрдемәнд хөрмәтенә мемориаль такта
ачылды (Ленин урамы. 31 йорт) Ха тирә тактасы
ачу уңае белән оештырылган митингта Оренбург
халкы, шәһәр советы хезмәткәрләре катнашты.
Митингта татар иҗтимагый үзәге вәкиле 3.
Шакиров, Мәс- кәүдән шагыйрь Р. Бохараев,
СССР География җәмгыятенең хакыйкый
әгъзасы, хезмәт ветераны М. Рәхимкулова
чыгыш ясады.
Митингтан соң X. Ямашев исемендәге
китапханәдә Дәрдемәнднең тормышы һәм
иҗатына багышланган конференция үткәрелде.
Әндиҗан
Әндиҗандагы 2 нче Культура йорты
каршында пенсионерка X. Хөснетдинова
тырышлыгы белән «Идел» исемле татар-
башкорт һәвәскәрләр ансамбле оештырылды.
Август аенда Әндиҗанның Нәваи исемендәге
культура һәм ял паркында ансамбльнең
концертлары булып узды.
Уфа
Октябрь аенда Уфада Нефтьчеләр культура
сараенда рәсми төстә татар җәмәгатьче л
җыелышы булып узды. Җыелышны әзерләү һәм
үткәрүдә Г. Ибраһимов исемендәге татар
мәдәниятен сөючеләр клубы тырышлык
күрсәтте. Җыелышта сүз Башкортстан АССРда
яшәүче татар милләтенең хәзерге хәле һәм
киләчәге турында барды.
Җыелыш илнең һәм республиканың югары
партия һәм совет органнарына җибәреләчәк
резолюцияләр кабул итте. Аларда, КПССның
Милли мәсьәләләр буенча платформасына
нигезләнеп, башлыча шундый таләпләр куела
(кыскартып бәян ителә): республикада, башкорт
һәм рус телләре белән беррәттән, рәсми тел
буларак, татар теленең конституцион статусын
яңадан торгызырга;
•БАССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм
өстәмәләр турында»гы Закон проектындагы 99
статьяны 1937 елдагы БАССР Кон ституциясенең
24 статьясы редакциясендә яңадан торгызырга,
ягъни анда: «Башкорт АССР Законнары, БАССР
Верховный Советы карарлары һәм башка
актлары башкорт, татар һәм рус телләрендә
басылып чыга» дип язылырга тиеш;
мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежде-
ниеләрендә һәм мәктәпләрдә туган телдә укыту
мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм формаларын
үстерергә, шәһәрләрдә татар бала лар бакчалары
һәм мәктәпләр челтәрен арттырырга;
БАССР Язучылар союзы каршында татар
секциясе оештырырга;
Уфада татар телендәге китаплар чыгаруны
яңадан җайга салырга;
татар телендә иҗтимагый-полнтик журнал
чыгаруны юлга салырга;
сәнгать институтында һәм училищесында,
педагогия институтында татар бүлек ләре
булдырырга;
они: 'ик<1 тапшыруларының вакытын
’ ■" на. радио һәм телевидениедә
зы ,i I " тапшыруларны яңадан торги
Уфа ди Идо 1922 елларда эшләп килгән Татар д-
»> таг театрының яңадан эш; н баш лавынә
ирешергә;
элекке «Галия» мәдрәсәсе бинасында үр нэк
татар мәктәбе ачарга.
Тобол
Шәһәрдәге типография күптән тү гел Татар
мәдәнияте үзәге өчен беренче басма продукция
чыгарды. Анда афиша лар. чакыру кәгазьләре,
буклетлар бар. Киләчәктә шәһәрдә һәм районда
узачак һәртөрле кичәләр, концертлар, бәйрәмнәр
нец рекламасын, программасын күптәп бас
тырып чыгару күздә тотыла.
Шәһәр радиосы татар телендә тапшырулар
башлап җибәрде. Аның программа сында татарча
соңгы хәбәрләр бирелә, сораулар буенча җырлар
тапшырыла
Туймазы
Татар иҗтимагый үзәгенең Туймазы бүлеге.
узган ел гына оештырылуы.-ta карамастан.
шәһәр һәм район авыллары мәк тәпләрендә татар
теле һәм әдәбиятын яңа дан укыта башлау, татар
сәнгатен һәм әдәбиятын пропагардц^ау, милли
гореф гадәтләрне халыкка кире кайтару ө
шәсендә максатчан эшләп килә Туймазыда татар
халык театры, «Ләйсән» татар театр студиясе,
«Алтын башак» әдәби берләшмәсе эшләп килә. 3.
Низаметдинов җитәкчелегендәге Туймазы ^Втйр
Иҗтимагый үзәге бүлеге республиканың иҗади
кочләре белән тыгыз элемтәдә эшли, торле
кичәләр, очрашулар уздыра. Туймазыда
профессиональ театр — татар дәүләт театры
ачуга һәм мәчет тозүгә әзерлек бара.
Бәләбэй
Татар иҗтимагый үзәгенең Бәләбәй бү
лскч.ие тырышлыгы белән. «Автонормаль»
заводының бакчасында татар рус бүлеге ачылды.
Ике урта мәктәптә татар телен өйрәнү буенча
берәр башлангыч класслар булдырылды. Татар'
милләтенең барлыкка килүенә һәм аның
тарихына багышланган лекция укылды.
• Автонормаль» липидының Техника йор
тында «Туган тел» бәйрәме уздырылды, халык
иҗатыннан горган концерт булды.
Кемерово өлкәсе
1989 слныК 16 21 октябрендә Кемерово
влкосенең Ижмор районы Җылы елга авы лында
урнашкан урта мәкгәптә. татар теле укыта
башлауга әзерлек уңаеннан, өлкә VKUIS 0.1 шры
«.М.шары үткәрелде Семинар у . ...... калык
мәгарифе идарәсе на мерово укытучылар
белемен күтәрү иисти тугы методисты Г.
Белорыбкина Ижмор районы Халык мәгарифе
бүлеге мөдире В Савильева активлык
күрсәттеләр. Гөлшат Биккулова
җитәкчелегендәге мәктәп коллективы семинарда
катнашучылар өчен барлык шартларны
тудырганнар иде.
Атна буена татарча дәвам иткән семинар
эшендә РСФСР Халык мәгарифе Милли
мәктәпләр институтының Татарстан филиалы
мөдире, филология фәннәре докторы Ф. Юсупов,
филология фәннәре кандидаты Г. Әдһәмова.
халык мәгарифе отличнигы С. Мөхәммәтшина
катнашты.
Ике ярым гасыр артык яшәгән авылда
рәсми рәвештә татарча сөйләшү, әлбәттә, мәктәп
стеналарына гына сыймады «Азат Себер»
колхозы партком секретаре К. Сабиров һәм
колхоз председателе 3. Алтын баев инициативасы
белән семинарның дәвамы культура сараена
күчте, әдәби-музы- каль кичә белән төгәлләнде.
Түбән Кама
Мәскәүдә яшәүче татар язучысы, диңгезче
Миргазиян Юныс. «Түбән Каманың
• Җидегән чишмә» әдәби музыкаль берләш-
мәсе чакыруы буенча. Татарстанда булып китте.
Иң әүвәл ул туган районы Баулы авылларында
чыгыш ясады. 31 октябрьдә,
• Җидегән чишмә» коллективы белән бер-
лектә, Баулының үзендә М. Юнысның иҗа тына
багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.
Андый кичәләр 4—5 ноябрьдә Түбән Кама
һәм Чаллы шәһәрләрендә дә уздырылды. Зур
әдәби бәйрәмгә әверелгән кичәләрне Чаллы
язучылар оешмасы җаваплы секретаре Рахмай
Хисмәтуллин алып барды.
.ТАҢ АТА. АНСАМБЛЕ — КАЗАНДА
Ноябрь ахыры һәм декабрь башында Казан.
Яр Чаллы шәһәрләрендә Торкиядә яшәүче
татарлардан төзелгән «Таң ата» фольклор
ансамбле концертлары булып узды. Ка;шнны
сагынып килгән Төркнядә яшәүче
милләттәшләребез Казан Кремле. Сөембикә
манарасы белән таныштылар. Казан дәүләт
университетында булдылар. Татарстан әдипләре
белән очраштылар. • Таң ата. фольклор
ансамбле. Татарстанга килгәнче, дөньяның бик
күп илләрен дә шул исәптән Япония. A Kill.
Франция. Австралия. Кытайда булып кайткан
Ансамбльдә кырыкка якын кеше нсәь ләнә.
Татарлардан тыш. аның составында казакълар,
үзбәкләр, кыргызлар да бар. Казанга ансамбль
биш кешелек составта килгән иде. Ансамбль
җитәкчесе Истай бул университеты галиме Рахми
Орч Гүвәнч һәм аның юлдашлары Яшәр Гүвәнч.
Ай гол Гүван. Гүлтәи Ураллы һәм Кадыйр
Нүчәкләрнең максаты — борынгы төрки тагар
җырларын җыю. саклау һәм халыкка җиткерү.

Реклама