Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУМАВИНЫҢ ДӨНЬЯВИ УЙЛАРЫ

Татар әдәбияты тарихында егерменче гасырның ба шы аерым бер урын, үзенчәлекле урын алып тора. Бу хәл 1905 07 еллар революциясе тәэсире белән аңлатыла. Нәкъ менә шушы чорда татар халкының озак еллар дәвамында җыйнала, туплана килгән куәтле рухи энергиясе тышка бәреп чыгу мөмкинлеге ала. Нәкъ менә шушы елларда татар халкының иҗтимагый аңында, фәлсәфи һәм социаль- политик караш (арында, әхлакый этик, эстетик фикерләвендә тирән сыйфат үзгәрешләре барлыкка килә. Күп санлы татарча газета- журналлар пайда була, татар кита-бының саны һәм тиражы нык арта Мәктәп мәдрәсәләр тормышында да зур үзгәрешләр күренә, программаларга дөньяви фәннәр кертү буенча яңа адымнар ясала, әдәбият, татар һәм рус телләрен укытуда яңалыклар бу ла Милләтнең күп санлы прогрессив культура эшлекле- ләре. журналистлар, педагоглар лайда булу һәм милли күренекле шәхесләрнең тормышына, эшчәнлегенә һәм алар калдырган мираска багыш ланган моһим монографияләр басылып чыкты. Шулай ук Г. Тукай биш томлыгының. Г. Ибрагимов сигез томлыгының. Ф. Әмирхан һәм М Гафури дүрт томлыкларының, Г. Камал оч томлыгының басылып чыгуы да гасыр башындагы культура үрнәкләрен пропагандалау очен мөһим күренеш булды Д.эрдемәнд белән С. Рәмиев әсәрләренең дөнья күрүен җәмәгатьчелек шулай ук җылы кабул итте Ниһаять, без кулыбызга Нәҗип Думавиның сайланма әсәрләрен дә алдык. (Думави Нәҗип. Тормыш сохи фәләре Шигъри әсәрләр һәм проза. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985. ТозүЧелә ре Зөфәр Рәмиев һәм Резеда Ганиева).
Н. Думави әсәрләренең сирәк басылуын без инде беләбез. Алар сугыштан соң беренче мәртәбә 1960 елда донья күргән булса, бусы икенче шундый вакыйга Яңа басмага тегесендә булмаган 50 шигырь кертелү белән бергә проза әсәрләре дә тәкъдим ителгән Шуңа күрә безнең алда Н Думавиның доньяга карашларын һәм әдәби эстетик фикерләү рәвешен аңлау очен материал, күбрәк Алар Н. Думавиның татар әдәбияты тарихындагы ролен тагын да ачыграк аңларга булышалар
Егерменче гасыр башы татар әдәбиятында Н. Думави бик тә үзенчәлекле фигура. Аның иҗат юлы вакыт ягыннан алганда әллә ни күп елны колачламаса да. ул юлда мөһим борылышлар һәм көтелмәгән үзгәрешләр шактый күп. Иҗатында нинди генә яңа тенденцияләр чагылса да. барыбер халык, ммлләт һәм аның киләчәге турында
АБДУЛЛИН Яхъя Габдулла улы (192(1 елда туган) — фи юсофия фәннәре докторы, профессор. РСФСР һәм Т АССРның атказанган фән әшлеклесе татар иҗтимагый фикер тарихы мәсьәләләренә багышланган берничә монография һәм күп санлы мәкаләләр авторы. Казанда яши. Бу айда Яхъя ага Абдуллинга 70 яшь тула. Шул уңайдан күренск ле галимебезне журналның күп санлы укучылар исеменнән тәбрик итәбез, сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.
театрның бар (ыкка килүе татар иҗтимагый тормышында гаять мөһим роль уйный.
Соңгы елларда бездә (нсыр башы культура мирасын ойрэнү буенча шактый гына эшләнә башлады Ул чорның тарнхи вакыйгаларын һәм әдәби процессын яктыртучы
уйлану шагыйрь өчен ин төп мотивлардан булып кала. Әдиднең андый уйлары иң калку булып «Замана хәле шулай» исемле шигырьдә чагылА
Адәмнең кирәкләре хәддин ашкан.
Мәшәкать (нужа) илә тулып ташкан:
Сугышкач табигатьле гадәләтсез.
Золымлык гадәләтне богеп баскан.
Күрә алмый хәкаикъны ачык итеп.
Хакыйкать аның өчен ерак качкан
Никадәр күрмәсә дә гаҗәп түгел.
Өйрәнгәч караңгыга кече яшьтән.
Шулкадәр авыр хәзер — гомер итү.
Уңаймас төзәтмичә яңабаштан
1905-07 еллар революциясен Н. Думави шатланып каршылый. Бу чорда ул изел гән хезмәт кешесен яклап, патша самодержавиесенә каршы күп кенә шигырьләр яза. Шагыйрьнең яңа китабын ачып җибәргән «Революция заманы» шигырендә ул болай яза:
Дулкынланды океаннар бу көннәрдә.
Болганадыр күңелләр һәм бу көйләрдә.
Талпыналар мәмләкәтнең кораблары. — Сизенмәсәң. багып китәр бөтенләй дә.
Үзлегеннән күтәрелде ачы җилләр.
Атып бәрә корабларны ничә милләр.
Алга таба китсәк, «Бел дә файдаланыйк» дигән шигырь белән очрашырбыз. Анда шагыйрь үзенең милләттәшләренә мөрәҗәгать итә, аларны башка халыклардан ка лышмаска ннди, беренче революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакыра, i-омум кешелек хокукларыннан файдалану кирәклеген искәртә «Яз. Күзне ачып карыйк әле» дигән шигырьнең идея эчтәлеге дә әнә шундый
Революцион вакыйгалар куера башлаган елларда шагыйрь, Чистайдагы мөгаллим леген калдырып. Урал ягына китә. Ләкин изге эшен биредә дә ташламый, шахтерлар ның балаларын укыта. Яңа мохит шагыйрьнең үзенә дә нык тәэсир ясый, аның социаль яктан өлгерүенә булыша. Тормыш тәҗрибәсе арту ачык чагылган шигырьләрнең берсе — «Җир күмере казучылар».
Ничә сажин җир астында пәриләр күк бәреп-ватып, Казыймыз ташкүмер, руда, чүгеп һәм түш илә ятып... Белеп булмый: бу базларны казыймыз без бәхеткәме. Яхуд уз гәүдәмез өчен чыгалмаслык ләхеткәме) Атнаның алты көнендә күренми безгә көн йөзе Керәмез таң илә бергә, чыгамыз кич кышын көзе..
Әнә шундый төгәл тасвирланган социаль күренешләр шагыйрьнең башка әсәрләрендә до еш очрый башлый. Мисал очен «Бер бай», «Байлар җире». «Заман хәлен- • дигән әсәрләрне атап күрсәтергә момкнн.
Гуманист шагыйрь буларак. Н. Думави авыр хәлдәге хезмәт кешесен чын күңел дан кызгана. Ләкин ул моның белән генә дә канәгатьләнеп кала алмый. Үз әсәрлә рендә шагыйрь катгый килешмәүчәнлеген дә белдеро. «Эч поша, күңел болгана», • Замана хәле шулай», «ҖоЙ дә бетте, көз дә җитте» әиә шундыйлардан.
«Гарьлек» дип аталган шигырьдә ярлы кешенең тормышы, язмышы психологик яктан бик тогәл табылган сүзләр аша укучыга җиткерелә. Искиткеч түбәнлеккә төшкән хезмәт КвШвсен кызгану шигъри әсәрләрдә ген» түгел, чәчмә әсәрләрдә дә тон тема булып бара «Габдулла» һәм «Икс мәхәббәт» дигән хикәяләр әнә шундыйлар
Ул чор тормышын чагылдырырга теләп, Н Думавиның тоткынлык темасына, тоткын образына мөрәҗәгать итүе бер дә юкка түгел. Яңа китапта дистәдән артык әсар менә шушы гайре табигый хәлне төрле яклап ачуга, күрсәтүгә багышланган Ша гыйрь кол булуның, коллыкның нәрсә икәнен бнк яхшы белеп яза. Чөнки В И Ленин тарафыннан «халыклар төрмәсе» дип йөртелгән Россияда тоткынлык, коллык тойгысы бик күп халыкларга хас иде. Н Думавиның шигырьләре бу хисне бик ачык гәүдәлән дерп;
Давыл, кар. боз. суык салкын һавасы.
Ябык. хур. кайгылы һәрбер баласы.
Хәбес (төрмә), богаулар һәм богаулар.
Кылыч, мылтык, револьверлы кагаулар
Караңгы һәр кеше монда бәхетсез. Бәхетсезлек малик монда тәхетсез.
Ул чордагы татар әдәбияты һәм сәнгате зшлеклеләре арасында Россиядәге политик стройны, патша властеның деспотизмын, дәүләт думасының көчсезлеген, аның хезмәтчел халык очен нәрсә дә булса эшли алуы мөмкин түгеллеген Н. Думавн сыман ачы итеп тәнкыйтьләүчеләр күп булмый. Бу яктан бигрәк тә шагыйрьнең •Государствен ная думага хитап» диин шигыре һәм «Безләр нишлибез’• исемле публицистик мәкаләсе аерылып тора Шулай ук «Үтте, үтте.. «. «Тавыш» һ. б. шигырьләрдә дә политик мотивлар өстенлек итә. хезмәт халкын һәртөрле җәберләүләр өчен, меңләгән кешеләрне каторгага сөрүләр өчен, гаепсезгә коелган кан өчен, гөнаһсызларның күз яшьләре өчен патша хакимиятенең гаепле икәнлеге раслана
Ләкин шагыйрь монда патшаның үзен генә гаепләп калмый. Ул капиталны гаеп ләүгә кадәр барып җнтә. «Эч поша, күңел болгана» шигырендә әлеге фикер мондый юллар аша белдерелә:
Гади кешеләрнең тырышып һәм намус белән хезмәт итеп тә. гаять авыр хәлдә яшәүләре өчен капиталның һәм патша властеның гаепле икәнлеге әсәрдә бик ачык әй •телгән. Ә инде «Мәхәббәтме, рәхәт, шатлыкмы кирәк?» дигән икенче бер шигырьдә автор шул фикерен тагын да ныграк үстерә: капитал Һәм акча хакимияте кеше тор мышының кадерен киметә, аның тәнен һәм җанын сату сатылу объекты итә, дип бел дерә. Патша Россиясенең политик строен һәм капиталистик мөнәсәбәтләрне гаеплә гән әсәрләр Н Думавиның бу китабында һәм. гомумән, иҗатында шактый урын бнлн. Шагыйрь иҗтимагый стройны тулаем гаепләү белән генә канәгатьләнми, аның максаты — үз халкын, татар милләтен бәхетле итеп күрү. Европаның алдынгы халыклары кебек үсештә итеп күрү. Ә моның өчен иң беренче чиратта актив эшчәнлек һәм көрәш соралганын яхшы белә шагыйрь «Иҗтнһад», «Тырышмак», «Пик йоклыйсың син. агай» һ. 6. байтак шигырьләрнең эчтәлеге әнә шул хакта сөйли.
Ул чорда үсешне тоткарлаучы иҗтимагый тәртипләр Г. Тукай белән Ф. Әмирхан һәм башка алдынгы фикерле иҗатчылар әсәрләрендә дә тәнкыйть ителә. Искелеккә каршы көрәш кирәклеге дә актив рәвештә раслана Н. Думавиның да күп кенә әсәрләре алар фикеренә аваздаш. Биредә бигрәк тә «Иделгә» һәм «Күңел белән бәдән» шигырь ләрен күрсәтергә була. Ләкин, яшәп килүче җәмгыятькә карата байтак кына тәнкыйть фикерләре булса да. иҗтимагый үзгәртеп кору мәсьәләсенә килгәндә шагыйрь әле мәгърифәтчелек карашларында тора Милләт алдындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләгәндә исә XIX гасырда яшәгән мәгърифәтче галим Шиһабетдин Мәр җани образы аның очен юл күрсәтүче маяк булып хезмәт итә. Рухи остазына багышлан. шагыйрь «Шиһабетдин Мәрҗани кабере янында» дигән шигырь дә яза.
Бүтән мәгърифәтчеләр кебек үк. Н Думави да кешенең акылына һәм белеменә дан җырлый. Укыгпн кеше җәмгыятьнең кысан шартларында да үзен ирекле сизә алачак. азатлык идеалларыннан үзенә коч табачак. Иң куркыныч төрмә — таш капчык түгел, ә наданлык, караңгылык. Халкыңның начар хәле турында борчылмау, уйлан мау — шулай ук коллык галәмәте.
Бу хакта шагыйрь «Гафильнең» дип аталган шигырендә җитди сүз алып бара Биредә татар халкын изеп торучы деспотлык һәм караңгылык кискен гаепләнә.
Караңгылыктан һәм артталыктан чыгу юллары турында уйлану шагыйрьне ка бат кабат шуңа алып килә: моның өчен татар халкының заман культурасына һәм заманча белемгә ия булуы сорала «Бер Вәлидәнең балаларга пәсихәте». «Карлыгачның балаларга әйткән сүзләре» дигән әсәрләр укучыга нәкъ .та шул фикерне сеңдерә. Ләкин биредә дә. аң белем кирәклеге турында сүз алып барганда, шагыйрь тормыш чын барлыгыннан аерылмый. Ул чорның мәктәп-мәдрәсәләрендәге реаль хәлне дөрес аңлый. Кадими мәдрәсәләрне «Кемнәр ничек». «Иске мәдрәсә җимеше». «Мулла булам, мулла булам». «Сихерле тамчылар» әсәрләрендә тәнкыйть утына тота. Кайбер әсәр ләрендә исә шагыйрь татарның белем бирү системасын камилләштерү, аны тормышка ныграк якынайту турында уйлана. Чорның, милләтнең рухи һәм гамәли ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә мәктәп һәм мәдрәсәләрне мөһим бер баскыч итеп саный Дөнья культурасының алдынгы сафлары белән тигезләшү юлында шагыйрь милләт улларына берләшү кирәклеген дә искәртә.
Н. Думавн иҗатын бәяләүдә төрле тенденцияләр яши һәм бер-берсенә каршы килү че фикерләр әйтелә. Ә элеккерәк елларда исә бу иҗат тулысынча кара төстә генә яктыртыла иде. Кайбер тикшеренүчеләр шагыйрь язганнарны халыкка каршы эш дип күрсәтергә тырыштылар.
Кая баксаң, жулап ага Фәкыйрь кардәшләрем каны.
Атылмышлар. киселмешләр. — һаман бер туктамый шул хәл:
Исең китәр хисапласаң.
Ниһаятьсеә моның саны!
Түгел бер патшада бу хәл.
Бетен дөнья тулып Дәҗҗал: Икенче сүл илә: ошбу —
Капитал дәүренең җае
Әлбәттә, Н. Думаем иҗатының үзендә дә каршылыклы урыннар бар. Бу аның дөньяга карашы шундый булу белән һәм шагыйрьнең шәхси язмышының борылышлары белән аңлатыла. Чөнки 1905-07 еллар революциясен зур өметләр һәм куаныч белән каршылаган Н. Думави реакция чорын бик авыр кичерә, еш кына күңел төшенкелегенә бирелә. Аның бу чорда язылган әсәрләрендә ышаныч югалу һәм өметсезлек авазлары да мул яңгырый. 1908-10 елларда язылган әсәрләрдән, мәсәлән, «Яз үтеп, жәйнең ба шы...». «Дөньяга ачык хат«, «Мәхбүс. Дөньяда төннәр узып...», «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп...», «Юану», «Бу да бер киңәш»ләрдә андый мотив көчле чагыла. Хәтта әле мондый күңел төшенкелеге бераз соңрак язылган шм гырьләрдә дә күренә. («Караңгы, кап кара болыт. —1908 ел, «Мотлак фарыз, мотлак фарыз» — 1912 ел, «Үтә яшьлек» — 1913 ел һ. б.) Әсәрләрнең кайберләрендә чынбарлыктан качарга тырышу мотивлары да чагыла.
Ләкин шагыйрь үз күңелен биләп алган мондый халәттән котылырга тырыша, тирән рухи эзләнүләр белән яши. Шул чорда марксистик әдәбият һәм Ленин хезмәтләре белән танышу аңа терәлештән чыгу юлын табарга булыша. 1911 елда төрмәдә утырган чагында ул К. Марксның экономик теориясе белән таныша һәм Г. В. Плеханов хезмәтләрен укый Ләкин вак буржуа даирәсеннән чыккан шагыйрь бу тәгълиматны барыбер тулысынча кабул итә алмый.
Үзенә рухи маяк эзләп, шагыйрь дөнья әдәбияты классикларын һәм рус язучыла ры әсәрләрен укый, көнбатыш илләрен биләгән фәлсәфи агымнар белән мавыга. Аның әсәрләрендә еш кына очраган Н. Гоголь, А. Пушкин. М. Лермонтов, Ф Достоевский. А. Чехов, Л. Андреев һәм башкаларның исемнәре әнә шул хакта сөйли. Шулай ук аңа Л. Толстой белән М. Горькийның да билгеле бер тәэсире була. «Дөнья кайчан ислак булыр?» Һ. б. әсәрләре шуңа мисал. Үткән чор фикер ияләреннән шагыйрьгә Сократ, Бэкон, Локк, Декарт. Руссо. Кант, Дарвин өйрәтмәләре дә якын һәм таныш була. Дөрес юл эзләп, ул Шопенгауэр белән Ницше фәлсәфәләренә дә мөрәҗәгать итә. Ләкин шагыйрь боларның берсеннән генә дә үзенең рухи канәгать тулы җаваплар таба алмый. Ул икеләнү һәм шик тулы эзләнүләрен дәвам итә. Бу китапта урын алган «Серле тамчылар» хикәясе сыман әсәрләр шундый рухи эзләнүләр нәтиҗәсе булып тора.
Иҗатының башлангыч чорында Н. Думави да, замандашлары Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан кебек, кадими рухтагы мөселман руханиларын кискен рәвештә тәнкыйть ләп чыга. Аларның дин турында кайгыртмауларын, ә үз мәнфәгатьләрен генә алга сөрүләрен камчылый. Биредә сүз бара торган китапта әнә шундый эчтәлектәге «Вөҗ дан», «Хөррият булмаса», «Ишан» һ. 6. шигырьләр бар. Ләкин шунысы игътибарга лаек: беренче рус революциясе җиңелеп, илдә реакция чоры башлангач, шагыйрь иҗа тында шактый сизелерлек борылыш була. Ул элекке позицияләреннән китеп, алла һәм кеше тәкъдире, язмыш хакында дини уйлануларга якыная «Мәэюскә», «Коръән», «Үзгәрү», «Сәҗдә» һәм «Җир кортлары» дигән шигырьләрне әнә шулар рәтенә кер тергә мөмкин. Шул ук вакытта шагыйрь андый уйлар кысасыннан чыгу кирәклеге хакында да шактый нык уйлана. 1912 елда язылган «Газраил яки оҗмах көткәндә» шикелле әсәрләрендә инде ул үзенең элеккеге антиклерикаль идеяләренә кайтып төшә дияргә була. «Хәзерге заман» белән «Газраил»дә бу тенденция тагын да көчлерәк.
Н. Думавиның иҗади мирасында кеше проблемасы төп урыннарның берсен алып тора. Ләкин әлеге проблеманың иң мөһим өлеше — кеше белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе шагыйрь иҗатында үзенә дөрес чишелеш таба алмый. Н. Думави өчен кеше шәхесе үзе генә, ялгызы гына яши. Иҗтимагый тормышның стихияле көчләренә каршы кеше бер ялгызы гына каршы тора Кешене адым саен явызлык, гадел сезлек сагалый. Ләкин алар барысы да иҗтимагый мөнәсәбәтләр җимеше итеп түгел, ә аерым аерым кешеләрнең аерым эш хәрәкәтләре итеп карала. Мисал өчен 1912 елда язылган «Кем гаепле?» хикәясен алыйк. Әсәрнең төп образы итеп тасвирланган Нәгыймә — көчле рухлы һәм тормыш, яшәү турында ныклы үз фикере булган кеше. Лә кин әхлакый бозык бер кеше тарафыннан аңа карата ясалган әшәкелек Нәгыймәнең бөтен тормышын боза. Әле тагын шунысы бик мөһим үзенә килгән бәла белән Нәгый мә бер ялгызы кала. Тора бара үз язмышын бозган кешедән үч алырга карар кыла Ул аңа күңеленнән үлем карары чыгара, һәм үзе үк моны чынга да ашыра
Зур тормыш күренешләре арасында кешене ялгыз итеп тасвирлау «Мортый илә Мүкәй» хикәясендә дә күзгә бәрелә. Бу инде индивидуализм фәлсәфәсен алга сөрү. «Яшь күңелгә» шигыре андый нәтиҗәне тагын бер кат раслый. «Җир Йөзендәге тәртип ләрне кешелеклерәк итү турында хыяллану — буш хыял». — дн төсле безгә шагыйрь. Кеше бары тик үзенең холкы», табигатен үзгәртү турында гына уйлый ала Сүз уңаеннан әйтеп үтик: шагыйрьнең моңа охшаш фикерләре элеккерәк еллар иҗатында да күзгә ташлана иде. Мәсәлән, 1906 елда язылган «Вөҗдан» шигырендә шагыйрь шундыйрак фикер үткәрә - кеше иҗтимагый тормыш кануннары буенча яшәргә тиеш түгел, аңа үа вөҗданы юнәлеш күрсәтергә тиеш
Н. Думавнның нык ышануынча, вөҗдан — кешенең бердәнбер хакиме һәм юл күрсәтүчесе. рухи юлдашы. Менә мондый уйлары шагыйрьне тора-бара Лев Толстой идея ләренә алып килә. Ягъни, дөньяны камилләштерү өчен иң элек кешенең үзен яхшыр тырга кирәк, дигән фикергә. Думавнның андый уйлары 1912 елда язылган «Дөнья кайчан ислах булыр?» исемле шигырьдә ачык чагыла.
Унынчы еллардагы Н. Думави иҗатына күз салсак, без анда романтизм агымы ның нык кына көчәеп китүен күрербез. Бу чорда шагыйрьнең «Юкка үлде», «Алда тигезли», «Болгар кызы Тойгы туташ» дигән романтик рухлы шигырьләре языла. Ул елларның байтак кына хикәяләре дә шул рухта иҗат ителгәннәр. Шагыйрь ул чорда үз халкының үткәнен дә күбрәк романтик буяулар аша, романтик төстә күрә. Шәрык- ның идеалистик фәлсәфәсендә ул юл күрсәткеч маяк булырдай көч күрә, көнчыгыш халыкларының Чыңгыз хан шикелле шәхесләрен зурлый. Шундый омтылыштагы әсәрләрдән шагыйрьнең «Бер мөляхәзә», «Шәрыктән Гарәпкә мөнәсәбәте белән» һәм
• Шәрык даһие» дигән шигырьләрен күрсәтергә мөмкин. Н. Думавнның бу шигырьләрендә алга сөрелгән андый идеяләр үз вакытында Җамал Вәлид и тарафыннан хаклы рәвештә тәнкыйть ителделәр.
Шагыйрьнең дөньяга карашлары системасында кешенең табигать белән мөнәсәбәте аерым урын алып тора. Н. Думави җәмгыятьне камилләштерү, аны яхшы якка үзгәртү ысуллары хакында сүз барганда сыйнфый көрәштә һәм революциядә әллә ни өмет күрми. Халык алдына килеп баскан проблемаларны хәл итү юлларын ул табигатьтә һәм аның кануннарын үзләштерүдә күрә. Ә җәмгыятьтәге тигезсезлекне ничек бетерергә? Шагыйрь уйлавынча, табигать моңа бик яхшы җавап бирә — анда гармо ния, камиллек. Менә шушындый идеяне раслаучы шигырьләр дип түбәндәгеләрне күрсәтергә була: «Акчарлак» (1913), «Бездә җәйге таң», «Җәйге айлы төн», «Айлы төн» (1914), «Чишмә», «Җәйге төндә» (1915), «Җәйге таң» (1916). Чәчмә әсәрләрдән
• Юкка үлде» һәм «Дөнья китабы» хикәяләрендә дә Н. Думави табигатьтәге камиллекне кешелек җәмгыятендәге начарлыкларга каршы куя, ә «Хәрибә» дигән әсәрендә исә гомумән дә кешелек җәмгыятен вакытлы гына бер күренеш дип саный, аннан үзгә буларак, табигатьтәге мәңгелек гүзәллеккә дан җырлый. Кеше табигать кануннарын аңларга һәм шуларны истә тотып эш итәргә тиеш, дигән фәлсәфәне тагын да ныгыта.
Үз иҗатында кеше проблемасын язганда Н. Думави антропологик фәлсәфәгә тартым фикерләр үткәрә. Әлбәттә, табигать матурлыгын гына алга сөргәндә, аңа гына табынып яшәгәндә моның шулай буласы алдан ук билгеле иде. Үзенең байтак кына әсәрләрендә шагыйрь табигый мәхәббәт тойгысын бик югары күтәрә, аны кешеләргә яктылык һәм яшәү чыганагы бирүче буларак данлый, мәхәббәтне тормыш пычрагыннан азат булган илаһи бер башлангыч итеп күрә. 1914 16 елларда язылган «Мәхәббәт», «Син кая. әй, син кая...» һәм «Шәркыям» әсәрләре әнә шуның гүзәл үрнәкләре.
Табигый гармониягә һәм кешедәге табигый башлангычларга, әлбәттә, татар демократик культурасының башка әһелләре дә зур әһәмият бирәләр иде. Ләкин Г. Тукай, Ф. Әмирхан. Г. Ибраһимов һәм М. Гафури кебек әдипләр, шагыйрьләр бу мөнәсәбәттә ары таба китеп, үзләренең карашларын социаль күренешләргә таба юнәлтәләр һәм революцион-демократик нәтиҗәләргә киләләр.
Н. Думави исә еш кына очракларда көчле шәхесне данлауга, индивидуализмга һәм иррационализмга килеп чыга. Бу яктан караганда аның «Хакыйкать эзләгәндә» исем ле хикәясе кызыклы. (Әлеге хикәя инглиз язучысының әсәре нигезендә иҗат ителгән). Әсәр герое итеп алынган егет танышлары белән конфликтка керә дә, алар тарафыннан эзәрлекләнә башлагач, гаиләсе белән бергә джунглига кача, шунда яши башлый. Ул кыргый шартларда яшәп, табигый гармониягә ирешеп, үз күңеленә канәгатьләнү һәм тынычлык таба. Н. Думави уйлавынча да шулай: табигать белән дус һәм тату яшәү — кеше өчен иң зур бәхет. Һәм хакыйкатьне дә бары тик табигатьтән генә эзләргә кирәк. Кешеләр арасында дөреслек юк. Анда берәүләр икенчеләр өстеннән хакимлек итә. кеше һәм бөтен нәрсә сатыла. Анда уйлап чыгарылган абруйларга сукырларча ышану яши һәм бүтән төрле җитешсезлекләр күп. Шуның өчен тормыш дөреслегенә бары тик таби гатьтән генә өйрәнергә мөмкин. Ләкин табигать серенә акыл белән дә, хисләр аша да ирешеп булмый. Хисләр безне алдый, ә акылга субъектив хаталанулар хас. һәр кеше үзенә ошаган әйберне генә дөрес дип санарга күнеккән... Шулай итеп, Н. Думави ирра цнонализм яссылыгына килеп чыга. Кеше үзенең әйләнә-тирәсен интуитив рәвештә генә тоярга мөмкин, дигән фикергә килә. Аның уйлавынча, кеше аңына һәм акылына буйсынмый торган көчләр генә хакыйкатькә таба алып бара ала, биредә кешенең пычранмаган эчке дөньясы, тойгылары гына ярдәм итә ала. «Алла тигезли» дигән хикәя сендә Н. Думави иррациональ көчләрне явызлык тудыруда төп гаепле итеп аңлата. Янәсе, кешеләргә бөтен бәхетсезлекне алар алып килә... Шундый карашлар әдипнең мәкаләләрендә дә алга сөрелә.
Н. Думави иҗатын шушы кыска гына мәкалә аша күзалларга тырышканда да
аның катлаулы һәм каршылыклы иҗат юлы. эзлән үләрендәге фәлсәфи һәм эстетик борылышлар ачык гәүдәләнә. Аның карашларына тотрыклык һәм эпт’к-’сл -тми Бу II Думаиикың вак буржуаз демократка хас карашларыннан килеп чыга Ләкин, шул ук вакытта, мондый хәл татар милләтенең үзенең ул чактап х ләте белән дә аңлатыла иде. Беренче революция нәтиҗәсендә әле генә уянган халык массалары арасында рухи һәм фәлсәфи эзләнү юллары туры гына булмаган кешеләрнең күплеге гаҗәп түгел. Н. Думави да әнә шундый эзләнүчеләрнең берсе иде.
Ләкин, иҗади юлы ничек кенә катлаулы һәм каршылыклы бу неасын, Н. Думави халкы белән һәрчак бергә атлады, үз әсәрләрендә аның уйларың һәм хис кичерешлә рен чагылдырды. Н. Думави әсәрләрендә без авыр хәлдә яшәүче хс.-.м . ' .«••. . нең аһ
зар авазын да. яшәп килгән тәртипләрне кире кагуны да. караңгылыкк . пам артталыкка каршы чыгуны да күрәбез. Икенче торле итеп әйткәндә, аның иҗади эзләнүләре һәм рухи омтылышлары татар халкының социаль һәм милли изүдән котылырга ләү омтылышлары белән тәңгәл килә иде. Бу — халыкның һәм аның бер улының илдынгы халыклар, культура ягыннан югары үскән милләтләр белән тигезләшергә теләве иде. Экономикада, фәндә һәм культурада алар белән бер сафка басарга теләү иде бу
Н. Думави үз халкының бәхетле киләчәгенә ышанып иҗат итә. Анын '.у ышан, ы 1906 елда язылган «Замана хәле шулай* һәм «Китәчәк иске дөньяга яңа донья, ың сүзләре* шигырьләрендә генә түгел, ә соңгы елларда язылган, хәтта күңел тошенкеле- ге чорында язылган әсәрләрендә дә чагыла. 1915 елда иҗат ителгән «Әкрен әкрен сүнә кичке шәфәкъ» шигырендә ул мәсәлән болай ди;
Күпкә бармас тарлык, сабыр ит. җик!
Ләгънәт орма, бизмә доньядан!
Уйнар күктә матур энҗе мәрҗән.
Калкып чыгар матур тулган ай' Шунда инде менә бетте коллык Күәс ачык һәрбер җаннарга, Әтраф ачык, чиксез /г.-r бер тынлык Ник очмыйсың әллә ь. . юрга.'
1915 һәм 1916 елларда басылып чыккай «Җәйге .ы таң» шигырендә дә шуңа тартым оптимистик аһәңнәр яңгырый.
Әйе, Н. Думавиның иҗат юлы сикәлтәле була. Ләкин бернинди сикәлтә дә. . ә борылыш та аны кешегә ышанудан, аның рухи кочснә инанудан виз кичтер» . IM .ifi Үзенең иҗади юл башында ул кешегә һәм аның коченә дан җырлаудан, аны мом кинлекләренә сокланудан башлаган булса, бу ышанычын ул гомер ахырына кадәр саклап калды. Хәтта шагыйрь очен иң авыр булган 1914 һәм 1915 елларда иҗат ител гән «Тормыш һәм мәхәббәт* белән «Бир яшен — тел. әй фәл»к!» шигырьл •> еңдә дә ша гынрь һаман да кешегә ышана, аның бетмәс-токәнмәс коч чыганагына ия иулуын әйтә 1916 елда И. Думави хәтта турыдан-туры «Син кеше- дип исемләнгән шигырь дә иҗат итә.
Бирмә серне, бул гали — типсен йорәк зурлык белән!
Булма мәхзун — сынма төшенкелек белән, хурлык б< ич!
Бирм> тезгенне кара көчләргә — булма кол кеше!
Бул — батыр! Бул — нык кеше! Бул — ир кеше! Бул хөр кеше!
Син беләмсең синдә күпме коч барын, куәт барын/ Тип. очыр бу дөньяның барлык кара куәтләрен
Син — боек! Салган ходай күктән сиңа |з орлыгын
Бул — гали! Таптама зинһар шул *ходийлык» зурлыгын!
Үзе д» рус-япон сугышында һәм империалистик сугышта катнашкан Н Думави ан дый явызлык күренешләрен җаны танс белой күралмый, сугышны кара кичләр ихтыя ры дип саный. 1908 елда язылган «Сугыш» шигырендә шагыйрь сугышны халык очен кан һәм үлем, ә армиядәге түрәләр очен дан һәм дәрәҗә алу чарасы дип арый. Шул ук вакыттп Н. Думави сугышны алла һәм дин исеме белән акларга теләгән поп лар һәм муллалардан ачы кола. Кешелекнең бер элешен юк итәргә чакыручы «фәнни» теорияләргә дә гуманист шагыйрь каршы чыга. 1916 елда язылган «Агач пяк» хикәя се кешене рухи һәм физик гарипләндерүче, юк итүче сугышка кочле нәфрәт белән сугарылган. Шул ук елны язылган «Сугыш тәэссораты» шигырендә ис» яу кырында ныклыкка, кыюлыкка чакыручы юллар да бар Бер үк вакытта әсәрдә сугышларның
мәгънәсез кан кою икәнлеге дә ачык һәм тәэсирле итеп әйтеп бирелә Чәнкн анда бер гаепсез кешеләрнең җаны кырыла, каны коела.
Кычкырмачы. карга, баш янымда. Китче, зинһар, миннән арырак! Күрмисеңме канны як-ягымда. Куллар мәҗрух. тездән юк аяк!
Н. Думави иҗаты яңа чор татар әдәби телен үстерүдә дә зур роль уйный. Бил геле булганча, бу эшкә узган XIX гасырда Габделҗаббар Кандалый мөһим өлеш керт кән иде. һәркем аңлый ала торган телдә язылган шигъри әсәрләр ул чорда татар шигъриятен чынбарлыкка якынайттылар. Аннан соңгы чорда әлеге тенденция К. Насыйрн, Г. Ильяс и, Ф Халид и иҗатлары аша тагын да үстерелде. Ә инде XX гасыр башында халык шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән бу юлда яңа һәм зур адым ясала. Аның чордашлары Г. Камал, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһнмовларның да әлеге процесс тагы өлеше әйтеп бетергесез зур. Биредә С. Рәмиев, Ш. Камал, Ш. Мохәммәдев исемнә рен дә оныта алмыйбыз.
Хәзер без тикшерә торган шагыйрь дә үз иҗаты белән татар әдәби телен форма лаштыруда, аны халыкның тормышчан сөйләм чынбарлыгына якынайтуда зур эш башкарды. Әлбәттә, Н. Думави әсәрләрендә кайчак җирле сөйләш үрнәкләре очрый, ләкин тулаем алганда алар XX гасыр башында әдәби норма буларак кабул ителгән һәм хәзер дә кулланылышта булган телдә язылганнар.
Үзенең иҗат юлындагы һәм язмышындагы күп төрле борылмалар аша булса да Н. Думави совет чынбарлыгын тануга килә алды. Иҗатының бөтен тамырлары аша гади халык белән нык бәйләнештә яшәгән һәм язган шагыйрь язмышы, әлбәттә, бүтән- чә була да алмый иде. Чөнки ул моңа кадәр гел халык бәхете хакында хыялланып яшәде, аның иң якты уйлары шул булды.
Революциядән соң 1917-1921 елларда Н. Думави Чистай шәһәрендәге мәктәптә балалар укыта, өяз мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли, «Берлек» газетасында хезмәттәшлек итә. Ачлык елларында шагыйрь ачыгучыларга ярдәм оештыру белән шөгыльләнә Халык кичерә торган бу фаҗига турында ул газеталарда шигырьләр бас тыра. Әлеге чорда язылган әсәрләрнең кайберләре бу китапка да кертелгән. Шигырьләр халыкны күңел төшермәскә өнди, бәланең тиздән үтәчәгенә ышандыра. Гомеренең соңгы чорында да Н. Думави җәмәгать эшләрендә катнаша, яшьләрне рабфакларга әзерләүдә һәм наданлыкны бетерү курсларында эшли.
Шагыйрьнең совет чоры иҗатын күзаллау өчен 1923 елда «Безнең юл» журналында басылган «Кеше» дигән нәсер кызыклы. Н. Думави анда кыю, горур һәм көчле кеше образын тудыра. Бу — күп киртәләр, кыенлыклар аша үзенең якты киләчәгенә бара торган шәхес 1928 елда шагыйрь «Соңгы манара» исемле шигырь дә бастыра. Биредә манара образы аша иске дөньяның җимерелүе тасвир ителә.
1927 елдан алып үзенең вафатына кадәр (1933) Н. Думави Үзбәкстанда яши, культура агарту эше алып бара. 1929 елда Казанда «Хәзерге татар руханилары һәм аларның эшләре» дигән китап бастыра. Шулай ук Үзбәкстанда чыккан атеистик журналда мәкаләләр белән катнаша.
Егерменче гасыр башында яшәп иҗат иткән әдипләрнең мирасын халыкка, укучыларга җиткерү буенча Татарстан китап нәшрияты, әлбәттә, яхшы эшли. II. Думави әсәрләре белән дә без бик шатланып таныштык. Ләкин, шул ук вакытта, әдипнең әлеге китапка керми калган әсәрләренең шактый икәнлеген дә әйтергә туры килә. Кайбер шигырь һәм хикәяләрнең яңа китапка кермәве исә әдипнең иҗади эзләнүләр юлын тулы күзалларга комачаулый. Н. Думави иҗатында эстетик һәм социаль-фәлсәфи каршылыкларны, аларның чын табигатен аңлау да авырлаша. Игътибарга лаек булып та, басылмаган әсәрләр рәтенә «Хаклык эзләгәндә» дигән хикәяне, шулай ук «Кизел», «Без нишлибез» һ. б. исемнәр астында дөнья күргән публицистик мәкаләләрне кертергә мөмкин. Алар беренче революция чорында татар милләте алдына килеп баскан иң үткен мәсьәләләргә багышланган 1911 елда М. Горький җитәкчелегендә нәшер ителгән «Современник» журналында басылып чыккан «Россия татарларының уянуы һәм аларның әдәбияты» дигән мәкалә дә игътибарга лаек. Шулай ук шагыйрьнең 2030 елларда басылган публицистик һәм фәнни мәкаләләре дә ул чорны тулырак аңларга ярдәм итәрләр иде. Киләчәктә әдипнең әсәрләрен тулы күләмдә бастырып чыгару турында уйларга кирәк.