БИШЕНЧЕ ДӘРЕС

Битен донья ап-ак булып кар яуганда.
Ишек алды. урам, туба агарганда.
Ап-ак булып кайтып к и.и безнең бабай Безгә торле торле
уенчык алган да.
ала белән татарча җөмләләр төзеп сөйләшә башлаганда, аладоың
фигыльләрне дөрес куллануына аерым игътибар итәргә кирәк. Татар
теленең грамматик төзелеше рус теленнән шактый нык аерыла, бу бигрәк
тә фигыльләр өлкәсенә карый. Русча «Кукла упала» дигән җөмләне, мәсәлән,
татарча төрлечә әйтеп була:
Курчак егылды. Курчак егылган. Курчак егылган иде.
Беренче очракта хәрәкәт баланың күз алдында була: курчак егылды. Икенче
очракта бала курчакны егылган хәлдә (ягъни эшнең нәтиҗәсен) күрә: курчак
егылган. Өченче очракта үткәннең билгеле бер моментында булган эш хәбәр
ителә; курчак егылган иде (аягы сынды).
Әйтик, иртән балалар бакчасына барырга чыккач, яңа яуган карга карап бала:
«Кар яуды»,— дип әйтә икән, аны. һичшиксез «кар яуган» дип төзәтергә кирәк
була. Яки:
Әби кунаккд килде — Бабушка пришла в гости
Әби кунакка килгән — (Оказывается) бабушка пришла в гости. Әби кунакка
килә иде — Бабушка приходила к нам в гости.
Авазларның дөрес әйтелеше.
Татар телендә в хәрефе белән бирелгән аваз рус теленнән кергән сүзләрдә бер
төрлерәк, ә татарча сүзләрдә башкачарак әйтелә Мәсә лән, вакыт, Вәли, давыл
кебек сүзләрдә ул иреннәрне бөрә төшеп, ике ирен катнашында, ә вагон, вышка
кебек сүзләр иреннән һәм тешләр катнашында ясала. Бу авазларны үзара
буташтырып әйтергә ярамый. Татарча сүзләрдә урыны белән в авазы у, ү
хәрефләре белән дә күрсәтелә. Мәсәлән, тау, дәү Түбәндәге шигырьдә ассы-
зыкланган урыннарда сез татарча в авазын ишетәсез
Бирм Рпхмот
УРАМДА ИӨРҮ
Чыгабыз урамга һавага уйнарга Чуарлап осллрне
Ябалак кар ява Ябалак кар яу. яу' Без ясыйбыз кардан тау. Ак
мамыктай тузгып яу! Бик дәү
булсын безнең тау Яу. яу. мамык
кар!
Яз җиткәнче явып кал!
Бүгенге дәресне «Гаилә» темасына үткәрәбез. Балаларга әти. әни (әткәй,
әнкәй), абый. апа. кызым, әби. бабай, дәү әни (дәвәни түгел!), дәү әти сүзләрен
дөрес әйтергә, дөрес кулланырга өйрәтү максатын куйыйк.
1. Башта гаилә тасвирланган теләсә нинди рәсем, картина буенча әңгәмә
үткәрелә.
Бу — гаилә. Бу кем? Бу — әни. Бу кем? Бу — әти. Ә бу кем? Бу — дәү әни.
Сүзләрнең мәгънәләре төшендерелә. Сүзләр кат-кат әйтелә. Әни нишли? Әни
укый. Әби нишли? Әби бәйли. Әңгәмә нигезендә кечкенә хикәя төзелә.
Бу зур гаилә. Аларның әтисе, әнисе, дәү әтиләре, дәү әниләре, балалары бар.
Алар дус яшиләр.
2. Габдулла Тукайның «Безнең гаилә» шигырен укыгыз (Яттан өйрәнергә дә
мөмкин).
Әткәй, әнкәй, мин. апай. әби. бабай һәм бер песи — Безнең
ойдэ без җидәү: безнең песи җиденчесе. Бергә ашый, чәй эчә.
безнеңлә' бергә йоклый ул. Хезмәте дә бар: ойне тычкан
явыздан саклый ул.
3. Курчак белән әңгәмә.
Менә, кызым (улым). Айсылу үзләренең гаиләсе турында сөйләргә тели.
♦ Мин — курчак. Минем исемем Айсылу. Минем әтием һәм әнием бар.
Минем абыем да бар. Безнең матур уенчыкларыбыз бар.»
4. «Бармак уены».
Бу бармак — бабай
Бу бармак — әби.
Бу бармак — әти.
Бу бармак — әни.
Бу бармак — бәби.
Аның исеме — чәнти.
Абдулла Алиш
ӘКИЯТ
Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы бик иркә, бик кадерле бер кызы
булган. Ул аны бик ярата икән.
Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайткан.
— Мә. бәбкәм, аякларың туңмасын,— дигән.
Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Хәзер инде ул
яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы киез
итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием
тапмасын дип, аларны яшереп куйган.
Яланаяк кар өстеннән дә, боз өстеннән дә йөгерә икән. Бер ' Бсанеңлә —
безнең белән.
көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән. Өченче көнне
инде әнисе янына килгән.
— Әни, әни, минем аягым бик авырта! — дигән. Әнисе аның аякларына
караган да аптырап калган.
— Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,— дигән. Инде
нишләргә? Куян кызын күтәргән дә Айболит доктор янына киткән. Барып
җитсәләр, доктор Айболитның эше бик күп икән, «Балаларны чиратсыз карыйм
мин»,— дигән доктор Айболит. Доктор Айболит куян кызының аягына дарулар
сөрткән һәм әйткән:
— Аягың, төзәлгәч, киез итекләреңне инде бер дә салма, сүземне тыңла,
тагын начар хәлгә калма,— дигән.
Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә
кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер
киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.
Әкиятне укыгыз, эчтәлеген балага аңлатыгыз. Кыскача эчтәлеген баладан
сөйләтеп карагыз.
Муса Җәлилнең «Суык бабай» шигырен укыгыз.
Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Ефәк кушак билеңдә.
Көмеш балта кулыңда.
Зифа буйлы бер чыршы Үсеп утыра юлыңда.
Балтаң белән чыршыны
Кисеп аудар чанаңа.
Ул киенеп, ясанып
Килсен безнең арага.
Уенчыклар, бүләкләр Безгә тагын алып кил, Соңга калма,
бабакай. Атлап түгел, чабып кил.'
Фәһимә ХИСАМОВА филология
фәннәре кандидаты
Рәшидә БОРҺАНОВА.
методист

Реклама