БЕРЕНЧЕ БУРАЗНАЛАР


ӘМИРХАН ЕНИКИНЕҢ БАШЛАНГЫЧ ЧОР ИҖАТЫ
үп уйлыйсың, фикер йөртәсең. Бөтен эпоха турында, бөтен кешелек турында уйлыйсың. Язучы бит ул үз мәнфәгате өчен генә яши торган кеше булырга тиеш түгел, язучы бит ул кешеләр бәхетле булган аакытта гына., ңиндидер якты, изге идеяләр белән сугырылса гына язучы була ала. шунсыз ул яза да алмый, язучы да була алмый».
Утызынчы елларда, Татарстан совет язучыларының шәһәр күләмендәге җыелышында яшь Әмирхан Еники үзенең иҗат позициясен нәкъ шулай билгели Журналист Сафа Гыип- фан, билгеле бер чорда Ә. Еникигә карата тискәре карашта булса да. чынында исә ул да иҗатчының фәлсәфи-эстетик позициясен уңай яктан телгә ала
«Ә. Еники болан ди; менә, күрәсез, иптәшләр, чишмә — табигатьнең көче, ул тау тишекләреннән, тау араларыннан бәреп чыгып тора. Менә шушы чишмәне никадәр генә таш кисәкләре белән күмсәң дә, ул туктамый, тагын бәреп чыга». (ТАССР Дәүләт архивы, 7083 ф., 1 тасв., 55 эш, 53 док )
Ә. Еникинең иҗади эшчәнлеген егерменче еллардан башлап «Безнең юл». «Совет әдәбияты» журналларында басылып чыккан хикәя-нәсерләр, 1929 елда аерым китап булып дөнья күргән «Дус кеше» повесте күрсәтеп тора. Шул елларда язучының иҗади аңында, киләчәк иҗатына оеткы буларак, төрле-төрле идеяләр, образлар туа Мәсәлән, 1933 елның январь аенда Татарстан Язучылар союзын оештыру комитетының беренче пленумында катнашучы делегатлар өчен анкета тутырганда. Ә Еники «Нинди әсәрләр өстендә эшлисез?» дигән сорауга: «Яза башлаган нәрсәм «Безнең авторитетлар» (типлар сериясе)», дип җавап яза.
Казанга 1925 елда гына килгән Ә Еники, озак та үтми, яшь язучылар Сәгыить Агиш, Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим, Габдрахман Минский, Демьян Фәтхи һ. 6 белән дуслашып, аралашып китә, әдәбият дөньясына аяк баса. Ул язучы яки рәссам булырга хыялланган була Балачактан ук китаплар укырга ярата Күренекле шагыйрь, Г Тукайның замандашы һәм дусты Сәгыить Сүнчәләй Әмирханга ике китап (берсе Г Тукайның «Су анасы») бүләк итә. Әмирхан ул чакта укый белми әле. әмма китапларны кулдан төшерми, битләрен кат-кат актарып чыга, рәсемнәрне кызыксынып карый, һәм тора-бара хәрефләрнең мәгънәләренә төшенеп, алардан сүзләр, җөмләләр төзергә керешә Көз көне мәктәпкә йөри башлаганда, ул инде укый-яза белә Шулай ител. Тукай әсәре Әмирханның белемгә сусавын арттыра, ана теленең матурлыгына сокландыра
Еникиевләр яшәгән Дәүләкәндә татар китапханәсе була Ундүрт-унбиш яшьләрендә Әмирхан шактый гына китаплар укып чыга, Г Ибраһимовның булган бар әсәрләре белән таныша Аның китапка булган ихтирамы көннән-көн арта бара
Иҗат эшенә омтылыш яшүсмер аңында үз вакытын көтел яши. һәм Әмирхан бер көн «Кызыл Татарстан»да Архумаска (рәссамчылык, һәйкәл тараш, гыймарәтчелек мастерскойлары) кабул итү турындагы игъланны күрү белән, Казанга укырга китәргә Дип карар ите. Үзенең истәлекләрендә Ә. Еники 1925 елда Казанны беренче мәртәбә күреп соклануын тасвирлый. Казан! Күпме өмет, күпме дулкынлану уятты яшь йөрәктә бу исем Казан шәһәрендә даси Тукан яшәгән, урамнарында Галимҗан Ибраһимов. Фатих Әмирханнар йөргән!
Шәһәргә килү белән Ә. Еники кайнап-ташып торган әдәбият дөньясына чума Яшь әдәбиятчылар еш кына комклубта җыелышып шигырь, хикәя укыйлар Тартыиу юк, бәхәс башлана Бу әдәби кичәләрдә хөкем сөргән рухи атмосфера, һ Такташ, X Туфан. Г Кутуйларның чыгыш һәм киңәшләре Ә Еникине рухландыра, аны үз иҗатына җитди карарга өйрәтә Шуннан да яхшырак мәктәпне тап әле! «Минем әдәбияттагы беренче адымнарым әнә шундый елларга туры килде. — дип яза Ә Еники —Беренче адымны җиңел генә ясасам да, әллә ни ерак китә алмадым Аннары тәҗрибә бик бәләкәй иде бит әле. еш кына күңелдә туганны ничек итеп язарга белмичә, азапланып бетә торган идем Шигырь бөтенләй чыкмый, мин моны башта ук белдем, шуңа күрә «нәсер» дигән чәчмә парчалар язгалап карадым Хикәяләр язуга 1928 елдан башлап кына керештем» («Соңгы китап».)
Егерменче елларда татар әдәбиятындагы художество өлгеләре эзләү шаукымы Ә Еникига да тәэсир итми калмый. Ул кайбер киңәшләргә колак сала герле карашларны чагыштыра, кайберләрен кабул ите (мәсәлән, Гомәр Галинең художество-эстетнк прнн-
циплары, журналлар битләрендә басыла барган иҗат психологиясенә караган аерым мәкаләләр һ б.) Әмма ни генә булмасын, ул үз стилен, индивидуаль йезен сакларга, югалтмаска тырыша.
Яшь иҗатчыга иң көчле йогынты, һичшиксез, Галимҗан Ибраһимен һәм Лев Толстой әсәрләре аша була Беренчесе ана теленең образлылык куәтен раслап, татар әдәбиятында катлаулы характерлар, киң панорамалы тарихи-социаль, тарихи-фәлсәфи, социаль- психологик тормышны гәүдәләндерү мөмкин икәнлеген исбатлый. Икенчесе әдәбиятта катлаулы рухи дөнья, «күңел диалектикасы» барлыгын искә төшереп тора.
Ә Еники нәсер, хикәя, повесть формасын еш куллана. «Дус кеше» повестенда Салих исемле бер бәндә кайчандыр бергә укыган шәриге Лотфины кунакка чакырып, үзенең кылган махинацияләрен каплап калу нияте белән тегенең дәрәҗәсеннән, дуслык бәйлә- нешләреннән файдаланмакчы була Автор Салихның икейөзлелеген яктыга куя, укучы күз алдына бу кешене төрле кыяфәтләрдә китереп бастыра: беренче кыяфәт — дуслык, ачыклык, кунакчыллык битлеге, икенчесе — аның чын йөзе, асылы.
«Ул йөзләрен җыерды Тешләрен кысты. Кулларын көч белән йомарлады: «Шушы адәм имгәге, итләч бит тә, акыллы баш була торып, кешенең кызганыч хәленә керү, ярдәм итү түгел ... менә бу кадәр хөрмәтләргә ихтирам йөзеннән генә дә ичмасам, яхшы, ягымлы сүз әйтү, түбәнчелек күрсәтү дә юк... Ә мин, ә мин җүләр, ахмак, шыр тиле, ярдәм дим. Шушы адәм имгәгеннән, кеше хатынына хайван шәһвәте белән янып, шашып утырган бер эттән ярдәм сорыйм: ярдәм көтәм » («Дус кеше» Татиэдат. 1929 ел.)
Автор реалистик образлар бирергә тырыша, көн үзәгендәге конфликтларны тормыштан ала, ләкин повесть берникадәр схемачылыктан азат түгел Әсәрдә төп герой урынын яулаган Лотфи характер буларак төссез чыккан, Салих исә күп очракта туры сызыклар ярдәмендә тасвирлана Дустының хәлсеэлегенә төшенгәч, ул аны артык дорфа рәвештә куып чыгара (бу исә характерның социаль һәм милли сыйфатларына ятышып бетми).
Ә Еники замандашлары бу әсәргә төрлечә бәя бирәләр. Гадел Кутуй авторны художник талантына ия дип саный, повестьны идеологии проблемалылык һәм сәнгатьлелек эретмәсе дип күрә Г Кутуй фикеренчә, авторның бу әсәре кайбер язучыларның «идеология белән сәнгать бергә була алмый, идеология тулы булса, сәнгать ягыннан аксый, сәнгать тулы булса, идеология ягы аксый» дигән ялгыш карашларын кире кага. Бу повестьта, ди Г. Кутуй, сурәтләү объекты дөрес тотыл алынган, чөнки «хәзерге вакытта авылларда партия билеты астына яшеренеп, авылны бутап ятучы чит элементлар юк түгел, бар Алар төрле юллар белән партия билетыннан файдаланып, кулакларны үз канатлары астына алып, алар белән бергә кулга-кул тотынышып эшлиләр. Алар белән баҗалаша, кияүләшәләр» («Кызыл Татарстан». 1929 ел, 17 сентябрь.)
Ә Гомәр Толымбайский повестька карата башкачарак карашта тора. «Матур әдәбиятта сыйнфый юлсызлык» дигән мәкаләсендә Г Толымбайский авторның җитешсезлеген шунда күрә «64 битле хикәя, авылдагы череп таралган коммунистның Лотфига сөйләгән монологлары, авылны хурлый торган сүзләре белән тулган». («Кызыл Татарстан» 1929 ел, 18 сентябрь.)
Г Толымбайский Лотфины төп герой итеп алуга шик белдерә. Әсәр илдәге сыйнфый каршылыкларны чагылдырмый, партиянең роле күрсәтелмәгән, ди ул.
Икейөзле кеше тибы язучы иҗатында сугыштан соң чорда, «Саз чәчәге», «Рәшә» исемле повестьларда аеруча тулы булып формалаша.
Кыска жанр формасын Ә Еники күбесенчә геройның лирик халәтен сурәтләү, дөньяны философик аңлау өчен куллана. Бу очракта язучыга И. С. Тургеневның «Стихотворения • прозе» циклы йогынты ясаган кебек Ә. Еники үзе дә кайбер мәкаләләрдә бу язучының лирик прозасын телгә ала. Әгәр «Дус кеше»дә мәгълүм социаль-психологик типларга тартым сизелсә. «Кар шатлыгы» нәсерендә укучы инде лирика дулкынында коена, киләчәккә өмет өзмәскә, бәхеткә ышанырга кирәк дигән фәлсәфи-эстетик карашны очрата:
«Аңлыйсызмы!!
Яшәргә теләү шундый көчле.
Яңа шатлык, яңа матурлыклар сорау шундый чиксез, киләчәк көннәремне сагынып сөенгән күңелем шундый-шундый керсез...
— Көннәрем, таңнарым, беренче кар шатлыгыдай яңа шатлык белән, салкын кар һавасыдай саф. таза хисләр белән юсыннар!!!
— Ак мамык карлар җиргә яусыннар!..
Яусыннар! Яусыннар!..» («Безнең юл» 1929 ел, 1 сан.)
Шул ук аһәң бәхеткә, яктылыкның җиңүенә ышану Ә Еникинең соңрак, 1944 елда язылган «Мәк чәчәге» нәсерендә дә яңгырый:
«— Кеше, сез китәргә җыенасыз!.. Сезне анда канлы сугышлар көтә булыр, һәр адымыгызны, бәлки, үлек гәүдәләр, кара кисәүләр аша атлап үтәргә туры килер Ләкин мин дөньяның матурлыгыннан туймаган, һаман да аны матур итәргә теләгән ялгыз мәк _______________________________________
сезнең һәр үткән адымыгыз артыннан чәчәкләр үсеп калуын теләр идем.. Көл һәм каннан
яралган чәчәкләрнең рәхмәте сезне мәңгелек дан һәм бәхеткә илтсен! Хуш, Кеше, хуш! Ак юл сезгә!»
Әмма нәсер кысаларында да Ә Еники конкрет социаль типлар урнаштыра Ягъни ул фәлсәфи уйланулар һәм гомумиләштерүләргә социаль планны да кушмакчы, әсәрнең эмоциональ-идея куәтен арттырмакчы була. Мисал өчен «Бүгенге яз» исемле нәсерне алыйк «Көмеш бикле портфельиы кул очына гына эләктергән, киң җилкәле, яхшы драп пальтолы, каракүл бүрекле симез нэпман әфәнде корсагын киергән килеш тротуардан акрын гына атлый. Ул әле яңа гына беренче номерлы ашханәдән кыйммәтле ашлар, яхшы эчемлекләр белән сыйланып чыккан ..»
Ә менә икенче бер тип «Юка гына пальтодан, иске штиблеттан, сулган арык йөзле, ләкин тирән янар күзле студент китеп бара
Аның йөзләре ниндидер күңел рәхәтлеге белән ихтыярсыздан елмайганнар Аның да күзләре бүгенге язның хушлыгына, бүгенге язның ямьлелегеиә, бүгенге кояш нурларының шундый йөрәккә керерлек үткен булуларына сокланып карыйлар» («Безнең юл». 1927 ел. 4—5 саннар.)
Бу очракта типларның икесе дә турыдан-туры конфликтка керми, ләкин язучының иҗади тойгысы гүя киләчәктә туасы киеренке конфликт ларны алдан ук сиземли Андый конфликтлар соңыннан бигрәк тә «Рәшә». «Шаяру» кебек әсәрләрдә дөньяга килә
Ә. Еникинең башлангыч чор иҗаты тематик яктан да игътибарга лаек Язучы персонажларның хәрәкәт даирәсен бертөсле җирлек белән чикләп куймый, ул ааыл тормышын да читләтми, шәһәрдәге эавод-фабрикалар тормышына да күэ йөртә. Характерлар һәм вакыйгалар төрле ракурсларда укучы күэ алдына килеп баса Әйтик, «Мидхәт» хикәясендә үзәктә бер генә кеше, аның эчке монологы. «Никуличева һәм аның иптәшләре» хикәясендә исә эшче коллектив һәм җитәкчелек арасындагы мөнәсәбәтләр тасвирлана
Без биредә танылган әдип иҗатының кайбер чыганакларына гына күз ташладык. Ул чыганаклар соңга таба язучының искиткеч бай, катлаулы, планетабыз әдәбияты үлчәүләре белән үлчәнергә лаеклы художестволы дөньясын барлыкка китерде

Реклама