Бер сорауга бер җавап


— Туган әдәбиятыбызның халыкара баг-
ланышларын ныгыту эчен сез ниләр эшлисез!
— 1986-1987 елларда венгр телен, мәдәниятен
өйрәнер өчен Будапештта яшәдем, шул дәвердә
байтак күренекле венгр язучылары. культура
эшлеклеләре белән аралаштым. Табигый ки.
сүзебез бик еш кына татар әдәбиятына килеп
кагыла иде Мин алариы мәшһүр
шагыйрьләребезнең әсәрләре белән таныштыруга
аеруча әһәмият бирдем Кыска гына вакыт эчендә
венгр телен үзләштерүем һәм хәтта шул телдә
шигырьләр дә яза башлавым хуҗаларның
Татарстан белән кызыксынуын тагын да көчәйтеп
җибәрде Дөрес, Венгриядә 'атар дөньясын танып-
белергә омтылу элек-электән килә Вамбери.
Балинт һәм башка галимнәр тарихыбызны, фольк-
лорыбызны өйрәнүгә мәгълүм өлеш керткәннәр
Алар эшен хәзер Штефан Мандоки (Коңгыр) кебек
яшьләр дәвам итә Якын арада Будапештның
«Европа» нәшрияты «Татар шигърияте
антологиясеин бастырырга әзерләнә. Мин шул
җыентыкны төзүдә һәм татарчадан турыдан-туры
венгрчага тәрҗемә кылуда катнашам
Лондон шәһәрендә бүгенге татар әдәбия
ты һәм публицистикасы җыентыгын чыгаруда да
катнашым бар Бабаларыбызның ислам динен
кабул итүләренә 1100 ел тулу тантаналарына
Англиядән танылган галимә Мария Броксап ханым
килгән иде. Без аның белән булачак китап хакында
киңәштек. Шундый- рак эшне ГФРның Франкфурт
шәһәрендәге «Дагәле» нәшрияте белән дә
тормышка ашырырга җыенам — татар прозасы
антологиясен немец теленә турыдан-туры
тәрҗемә итәргә вәгъдә бирдем
Татар телен һәм әдәбиятын башка халыкларга
таныту кыюлык, тәвәккәллек, эзләнү- чөнлек,
туган мәдәниятебезгә бирелгәнлекне сорый Мин
бу җәһәттән бер мөмкинлекне дә кулдан
ычкындырмаска тырышам ГФРга баргач. -
Азатлык» радиостанциясе миңа татарча
тапшыруларында катнашырга тәкъдим итте Риза
булдым — Габдулла Тукайның «Туган тел»
шигырен, татарчадан тыш. алман (немец), инглиз,
испан, маҗар (венгр), рус телләрендә дә сөйләдем.
Мәскәүнең «Искусство» нәшрияты исә татар
суфый шагыйрьләре антологиясен чыгарырга
ниятли Мин шул җыентыкны төзүне һәм тәрҗемә
итүне дә өстемә алдым. Бу китапны соңрак чит
илләрдә дә бастырырга исәп бар.
Равил БОХАРАЕВ,
Татарстан комсомолының М Җәлил
исемендәге премиясе лауреаты.

Реклама