АТА САЛИХ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘЛӘР


Бу очерк-истәлек һәр яктан игътибарга лаек Беренчедән, ул — татар һәм терекмән халкының
дуслыгын, хезмәттәшлеген раслаучы дәлил. Икенчедән, бу истәлекләрдәге геройларның берсе — Ата
Салих азактан Төрекмәнстанның куренекле шагыйре булып усеп җитә Өченчедән, язмаларның авторы
Габделхак Гариф улы Зәбиров — хезмәт ветераны, аңа 80 яшь тулып узды инде. Ул 1908 елның 26
августында Татарстанның Биектау районы Әсән авылында крестьян гаиләсендә туган Егерме беренче
елның ачлыгы аны туган- ускән авылыннан Казанга китәргә мәҗбур итә 13 яшьлек үсмер Балалар
йортына урнаша Бераздан ул педагогия техникумы интернатына кучерелә 1923 елны Габделхакның олы
абыйсы Габделбәр Зәбиров, Кызыл Армия сафларыннан авылга кайтып, Арча контонында финансист
булып эшли башлый, энесен уз тәрбиясенә ала.
Габделхак Арчада 1928 елга кадәр яшн. Арча мәктәбендә укый Ә 1928 елны ул, 20 яшьлек егет,
Төрекмәнстанга агротехник ител җибәрелә Зур һәм катлаулы тормышы шунда башлана Габделхакның.
Егерме яшьлек егет еч мәртәбә басмачылар кулына эләгә Берсендә ул, атарга алып барган чакта, ат
естеннән елгага сикереп котыла Икенчесендә аны басмачылардан кышлак дехканнары саклап алып кала
Өченче мәртәбәсендә басмачы пычагы аның кукрәгенә кадала Фаҗигале улемнән кукрәк кесәсендәге
катыргы тышлы блокнот кына коткара.
Бу озын гомерендә Габделхак агай Төрекмәнстан, Үзбәк стан һәм Татарстанда куп горле эшләрдә
эшли Агротехник, укытучы, зоотехник, экономист, колхоз прессе дателе- утызмеңче, райплан
председателе 80 елның 45 елы — Коммунистлар партиясе сафында.
Бу агайның, аның гаиләсенең тормышы миңа яхшы таныш Казанның Зур урамындагы гадәги генә
бер йортның ике булмәле фатирында ифрат мөлаем табигатьле, кунакчыл хуҗалар — карт белән карчык
яшн Габделхак ага белән Камилә җиңги өч бәла үстергән нәр. Кызлары Сурия— Казанның Совет районы
дәуләт банкында олкәи хисалч<- уртанчы балалары Фоат — Татарстанның эчке эшләр министрлыгында
политбулеи инструкторы, офицер, өлкән уллары Марат КамАЗда эшли
Укучыга тәкъдим ителә торган әлеге очерк-истәлекне мин Габделхак Зәбироаның Төрекмәнстанда
кургән-кичергәннәре хакындагы кулъязма китабыннан алдым Язма гомумнләштерелгән. Габделхак ага
узс күргәннәрне Зәбир Хикмәтов образы аша тасвирлаган.
Гариф АХУНОВ
1930 елның мартында Зәбир Хикмәтов ерак юллар узып.
Төрекмәнстанның Шортел участогына агротехник булып килде Аны
Агаҗан агай белән Фатыйма җиңги йортына ейдәш итеп керттеләр
Авылга беренче аяк басканда мәдрәсә янына җыелып утырган
малайларны күрде Зәбир Мәдрәсә бик борынгы, малайлар бик яшь
иде Алар арасында бун җиткән бер егет тә бар. Өстенә ак күлмәк, ак
чалбар кигән, билен пута белен буган, путасының чугы да бар
Аягындагы чәпәтә. тешәл калмасын эчен, бау белән бәйләп куелган,
ә ул чепәк. аның табаннары Терекмәнстанның уттай кызу ком-
ташыннан саклый торгандыр, мегаен Башында — түбәтәй, ул да
кояштан саклану эчен Матур гына җәлпәк борын-
көлгән чакта ал-ак тал-таза тешләре балкып китә торган бу егетнең кузләре ярым
йомык Ул күрми иде Янында кызгылт төстәге озын таяк ята. аңа капшанып йөрү ечен кирәк. билгеле.
беренче очрашкан чакта, Зәбир килгәнне күрел, малайлар аяк әсте бастылар, бик борынгыдан
килгән матур гадәт буенча, олы кешене барысы бердәм рәвештә:
— Әссәламегаләйкем, арма! — дип сәламләп каршы алды.
Зәбир аларның сәламен алды:
— Вәгаләйкем әссәлам, бар болың, огланнар, әй бәрәкалла!
Ата Салих — баягы сукыр егет дигәнебез — урыныннан кузгалмаган килеш кенә малайларның үз
янына әйләнеп килүен көтеп торды.
— Кемгә сәлам бирдегез? — дип сорады.
— Аграмун килде. Агаҗан агаларда торачак, — диделәр.
— Исеме ничек? — Ата Салих, таягына таянып, торып басты.
— Исемен белмибез, сорамадык.
Ата Салих энесен, тагын ике малайны белешергә җибәрде.
— Аграмун, синең адың намә? (Агроном, синең исемең ничек?)
— Хә-хә.. — диде Зәбир. — исемем Зәбир минем.
Малайлар кире йөгерделәр.
Икенче көнне иртән Зәбир, атка атланып, Каушутбентка җир эшләрен башкарырга дип бара иде,
мәдрәсә янында таягына таянып утырган Ата Салихны күрде Зәбир якынлашкач, ул аягүрә басты да
кычкырып сәлам бирде;
— Әссәламегаләйкем. Зәбир!
— Ай. вәгаләйкемәссәлам, егет! Кәефең әйбәтме?
— Ай. бар бол. Зәбир (Исән бул, Зәбир). — диде Ата Салих.
Беренче әңгәмә
Тагын берничә көн узды Зәбир эштән кайтып, атын йорт буена бәйләмәкчө иде. Ата Салихны күреп
алды.
— Сәлам, Ата Карый! — диде Зәбир
Ата Салих аны аңламады бугай.
— Фатыйма дайза. Зәбир кемне сәламли? — дип сорады.
— Сине. Ата Салих, сине!
— Ә? Ул «Атагарры» дип әйткәч, мин бүтәнгә дәшә дип торам. Мин бит карт кеше түгел, яшь кеше.
— Зәбир! Ата Салих синең белән сөйләшергә дип килде Вакытың булыр микән? — диде Фатыйма
җиңги.
— Булыр Вакыт табарбыз. — диде Зәбир һәм үсмер егетне кулыннан җитәкләп өйгә алып керде
Ата Салих бүлмәдә урындыкка утырырга теләмәде, идәнгә киез өстенә аяк бөкләп утырды Таягын
янына куйды Зәбирнең ул каян килгәнен, нинди һөнәр белүен, ата-анала- рын сораштырды.
Зәбир Идел буйлары, анда калган әти-әниләре хакында сөйләгән арада йорт хуҗасы Агаҗан ага,
тастымалга төреп, тәбикмәк алып керде Дөя йоныннан тукыган эскәтерне идәнгә, кунаклар алдына җәел,
тәбикмәкләрен шуның өстенә куйды да аш алырга икенче бүлмәгә чыкты. Кунакларга зур кәсәләргә
салынган аш бирделәр
Тавыш-тынсыз гына тамак ялгадылар; Салих сүз башлады
— Син мине Каррый дип атадың? Карт күрендеммени?
Зәбир аңлатып бирде;
— Мин сиңа «каррый» димәдем, «карый» дидем. Каррый — карт диген сүз. ө карый — укучы дигән
сүз Гарәп теленнән кергән сүз ул. Татар халкының беек шагыйре Тукай үзенең «Шүрәле» дигән әсәрендә,
укучыларына «И карием, туктале!» — дип дәшә Үзбәкләр белән таҗикларның барлык сукырлары, хәер
сораганда, дога укыйлар. «Карый» сүзе алар өчен үз исемнәреннән дә якынрак булып китә Мин сине дә
шундый карый дип белдем, син гел мәдрәсә янында утырасың. Әгәр минем сиңа «карый» дип дәшүем
ошамый икән, гафу ит...
— Менә хәзер аңлашылды Үпкәләмим. — диде Ата Салих
— Юк. юк. Ата Салих, син бик яшь. бик күңелле кеше Ничә яшь инде сиңа. Ата?
— Мамык җыйганда егерме ике яшь тула.
—- Без, димәк, яшьтәшләр Димәк, син дә 1908 елны тугансың. Без туган көннәребезне бәйрәм
итәрбез Минем туган көнем синекеннән алдарак — август аенда Мин сине чакырырмын, аз гына шәрап
эчәрбез. Ризамы син шуңа, Ата?
— Риза түгел... Мин бит шәрап эчмим, бераз папирос кына тартам.
— Ярый, Ата, без сине папирос белән, чәй белән, пылау белән сыйларбыз.
— Ярар, бәрәкалла, шулай булсын. Тик мин аңламадым, син минем изге догалар ятлавымны
карый булуымны телисеңмени?
— Мин сиңа. Ата, укырга киңәш итәм Күрмәүчеләр өчен махсус әлифба һәм китаплар чыга
Казанда сукырлар өчеи типография бар. Безнең илдә әле ул берәү генә Ул әлифбадагы хәрефләр
күзлеләр укый торган хәреф төсле түгел Алар каты кәгазьгә б ез белән тишеп языла. Күрмәүчеләр аларны
бармаклары белән капшап укыйлар.
Сукырлар арасында галимнәр, шагыйрьләр, артистлар, музыкантлар бар Мин, мәсәлән, 1925 елны
Арчада бер сукыр адвокат та очраттым Исеме тирә-якка танылган адвокат Суд ун көнгә сузылды, ун көн
буена ул үзенә кирәкле сүзләрне безе белән катыргыга төшерә барды, азактан шул язулардан бик оста
файдаланды Мин аның зирәклегенә таң калдым. Дүрт яшеннән сукырайган булган ул. Әмма тырышып
укыгач, дәрәҗәле кеше булып җиткән. Мин тагын бер атаклы кешене беләм. Ата, мин әле ул хакта сиңа
сөйләрмен. Көрәшче ул. Безнең авыл кешесе, минем күршем. Бүген инде соң, икенче очрашканда
сөйләрмен, йәме?!
— Рәхмәт, Зәбир Мин тыңлармын. Ул кешенең исеме кем соң?
— Зариф аның исеме. Фамилиясе — Вахитов Үзе югында аны «Сукыр Зариф» дип йөртәләр иде
Төрекмәнчә — «Кер Зариф»
— Сау бул, Зәбир, озак яшә Сый-хөрмәтең өчен дә, әңгәмәң өчен дә бик зур рәхмәт. Сиңа да
рәхмәт, Агаҗан ага Зәбир) Мин шигырьләр беләм, икенче юлы җырлап күрсәтермен
— Бик яхшы. Ата Өеңә үзең кайта аласыңмы? Этләр тимиме сиңа? Озатып куйыйммы
— Юк, Зәбир. Этләр тими миңа. Сау бул, арыма!
Икенче әңгәмә
Зәбир Хикмәтов яшәгән йортка Ата Салих икенче мәртәбә ял алдыннан кичен кил де. Исәнләштеләр,
хәл-әхвәл сораштылар
Күрми торган егет бу юлы бүлмәгә Зәбиргә тотынмыйча үзе керде Моннан биш көн элек утырган
урынына идәнгә урнашты. Таягын артына куйды
— Минем юлдашым бу, — диде
Озакламый Агаҗан ага да керде бүлмәгә Ул Ата Салихның шигырь сөйләвен үтенде Зәбир дә Ата
Салихның шигырьләрен төн уртасы җиткәнче тыңларга әзер иде Үтенечне Ата Салих кына кабул итмәде
— Мин шигырьне теләсә кайчан сөйли алам, аның өчен вакыт күп кирәкми, бүген Сукыр Зариф
хакындагы сүзне тыңлыйсым килә. — диде
— Ярый алай булгач, — диде Зәбир һәм Сукыр Зариф турындагы хикәясен башлады.— Зариф
Вахитов 1855 елны туган Ярлы, бик ярлы гаиләдә Өч яшеннән сукыр калган. Чәчәк авыруыннан Өч яшькә
җиткәнче ул әнисенең йөзен кулындагы ипи сыныгын талап алган кызыл әтәчне, әнисе су буена куып
барган үрдәкләрне күреп, хәтерләп калган Әнисе, аңа, баш түбәсенә күтәреп, мәчет манарасын һәм
манара башындагы айны күрсәткән. Монысын ул бик томанлы гына исендә калдырган
Зариф абзыйлар йорты безнең каршыда гына иде Мин. малай гына булсам да, аның белән бик
теләп очраша торган идем Ул үз тормышыннан бик тә кызыклы вакыйгаларны сөйли иде Миңа ун яшь
тулганда, аңа алтмыштан артыграк иде инде Җирән сакаллы. Кечкенәдән татарча көрәшләрдә
катнашканга күрәдер базык гәүдәле, таза беләк ле иде Биш бала үстерел, алариың барын кеше итте ул.
Сөйләвенә караганда, балачагында »ч пошудан аптырап йөрмәгән Әтисе аңа шәрә таяклары, агач
атлар ясап биргән Агач шарлар белән санарга өйрәткән. Уңга бер шар. сулга бер шар бер, ике, оч Әнисе
малайны киндер сүсеннән, йоннан җеп эрләргә өйрәткән Күзе күрми торган Зариф оеклар, оекбаш һәм
бияләйләр бәйләгән Күршеләре аңа заказны яудырып кына торган. Малай нарат лүләнеинән чыра
теләргә яраткан. Ул чагында бит коросин лампасы да сирәк кешедә була иде һәрбер йортта чыраны
кочагы-кочагы белән телеп куялар иде Аз булса да якты кирәк Кышкы көннәр кьтсие. төйнәр дилбегә 6ув
_______бергәләшеп оек бәйләп йои эрләп яки чабата ясап кич утырганнар Сукыр Зариф
малай чагыннан ук чабата үрергә дә өйрәнеп алган Юкәне аңа әтисе әзерләп биргән Авылда нинди эш
эшләсәләр, Зариф шулерның барысын да булдырган — печән чапкан, урак урган Әмма бала чагыннан ук
аның бик тә теләгәне — татарча көрәш булган Сигез- тугыз яшеннән үзе ише малайлар белән көрәшә
башлап кырын-кырык биш яшене җиткәнче мәйдан тоткан Сабантуйларның уртасында булган ул! Зариф
керешнең алымнарын да белә, беләкләре дә чуен кебек Минем әтине дә керешергә өйрәткән Язларын ул
унсигезәр сабантуйда булырга, кул кенә бүләкләр алырга өлгергән Ул заманнарда үтә дә *рлы. хәерче
дәрәҗәсендәге гаилә ечен Зариф көрәшеп алган бүлекләр гаиләне
киендереп тотарга ярдәм иткән. Казанда да керешкән, тик анда мәйдан тоткан батыр булып бик сирәк
калган. Казан бит ул) Идел буйларының данлы каласы Казанга әллә ниткән яклардан чуен беләкле ирләр
җыела торган була. Бар. егып кара син аларны!
Сукыр Зарифның даны шундый да таралган, аны тирә-як авыллардан ат белән килеп ала торган
булганнар. Җиңүче булып калган чакларда, аның ходай тәгалә тарафыннан кимсетелгән булуын, күзе
күрмәвен дә истә тотып, нечкә күңелле авыл картлары сабан туена җыелган барлык мал-мөлкәтнең
көрәшчеләргә өләшүдән калганын йөге белән Сукыр Зарифка биреп җибәрә торган булганнар.
Зариф унбиш яшеннән Мозаффар байда ат караучы булып эшли Көне-төне атлар янында ул. Бай
аны сабантуйга да җибәрмәскә тырыша. Бу вакытта Зарифка утыз яшьләр Бер төнне бай йортына ат
караклары керә. Зариф каравыл кычкыра башлый Каракларның берсе Зариф янына йөгереп килеп,
муеныннан эләктереп ала, бишмәт якасыннан күтәреп, аны кычкыруыннан туктатмакчы) Зарифмы соң
бирешә торган адәм?) Ул ат карагының касыгына чуен гер төсле йодрыгы белән берне генә тондыра,
теге шундук тынсыз ава Зариф аның кул-аякларын бәйли Ярдәмгә кешеләр чакыра башлый. Ул арада ат
каракларының икенчесе Зарифка балта белән ташлана, байның кибетчесе Сәгыйть ат карагының
кулыннан балтаны сугып төшерә
— Тимә Зарифка, хатыны, балалары ятим кала бит. — ди
Ат караклары чанага иң яхшы атны җигеп өлгерәләр. Алар белән бергә Сәгыйть тә юкка чыга.
Баксаң-күрсәң, сүз куешкан булганнар икән. Мозаффар бай Сукыр Зарифны бер көн тотмыйча куып
чыгара. Имеш, ул караклар белән сүз куешкан, атны аларга үзе биреп җибәргән
— И каргадым да соң Мозаффар байны) — диде миңа Зариф абзый. — Очраклы туры
килгәнмедер, нәрсә булса да булган — шул елны Мозаффар байның һәммә эше кирегә китте. Сәүдәсе
бетте Казаннан кайтышлый кулларын, борынын өшетте, гомер буе борын урынына ике тишек кенә
күренгән чырай белән йөрде. Өстәвенә, хатыны Хәбибе аңардан мыскыл итеп көлеп яшәде.
Хәбибә-убырлы Сукыр Зарифны да аз мыскылламады, чеметә, ямьсез сүзләр әйтә иде Өстәвенә,
Казаннан киле торган бер энесен — унтугыз яшьлек бер «утын агачын», котыртып, Зарифның битен
кычыткан белән чактырган, аның өстене вак таш аттыра торган булган Әмма Зариф та аңардан бер
мәртәбә үч алган) Теге ни акыллы, ни җүләр егег бер көнне кулына чыбыркы тотып чыккан. Суга бу
Зарифка, суга да кача. Зариф тегенең чыбыркы очыннан эләктереп ала да кинәт үзенә тарта. Чыбыркы
сабындагы элмәкне теге егет кулына кигән булган, тиз генә ычкындыра алмый Тартып китерә моны
Зариф, чуендай йодрыгы белән берне генә тондыра тегенең касыгына — бөгәрләнеп кенә төшә теге
бандит) Бай исә Зарифны мактый, чөнки ул байга җен булып күренгән Хәбибәнең энесен кыйнаган ич.
Менә шул. Ата Салих, бүгенгә әңгәмәбез бетте. Вакыт инде төнге бер Агаҗан ага йоклый инде Сүзне
йә иртәгә, йә шимбә көнне дәвам итәрбез
Өченче әңгәмә
Икенче көнне Зәбиргә кунаклар килде. Алар барысы бергә Миргаб елгасына балыкка барып
кайттылар Кичкырын Зәбирнең хикәясен тыңларга җыелдылар. Зәбир Фатыйма җиңгинең кызын Ата
Салихны алырга җибәрде. Сукыр Зариф турындагы хикәянең азагын ишетмәсә, аның үпкәләве мөмкин
иде.
— Әссәламегаләйкем. Зәбир, мин килдем, — диде егет
Яхшы булган, Ата. Кил, утыр, хәзер Зариф хакындагы хикәяне дәвам итәбез... Зариф егерме тугыз
яшендә күзләре яхшы күрә торган сау-сәламәт кызга, ике генә яшькә яшьрәк Латифага өйләнә. Бер елдан
аларның Садыйк исемле уллары туа. Ике елдан — Гариф, тагын җиде-сигез ел узгач, кызлары туа. Аңа
Гарифә дип исем кушалар. Озак та тормый, Салих исемле малай дөньяга килә. Төпчек туганнан соң бер
ел тулар-тулмаста әнисе дөнья куя Бу 1889 ел була Балаларын кайгыртып, тәрбияләп яшәгән уңган
ананың көтмәгәндә үлүе гаиләгә бик зур кайгы китерә. Зариф абзый кая барып бәрелергә белмичә йөри
беренче көннәрне Өлкән улына — унбер, аңардан соң туганына — тугыз яшь калган икесе гел дә
сабыйлар Тормышны ничек алып барырга? Беренче мәлгә ятим балаларны карашырга Зарифның
кияүдәге сеңелләре Хәмидә белән Газизә килеп булышалар Ләкин алар гел монда гына яши алмыйлар
шул — аларның үз гаиләләре, үз балалары бар.
1890 елның язы җитә. Кояш көннән-көи иртәрәк чыга, көннән-көн ныграк җылыта. Карлар эри, кар
сулары шаулап йөгерә. Җылы яклардан кошлар кайта Хәллерәк агайлар язгы чәчүгә әзерләнә Яз
хәлсезләрне, ярлы-ябагайны хәсрәткә сала. Кайдан ат алырга, каян чәчүлек табарга?
Улларын чакырып киңәшә Зариф Олы улы Садыйкка әйтә. «Син. балам, җәмәгать
көтүен көтәргә чыкмый булдыра алмассың инде быел. — ди — Староста белән сөйләшермен » Икенче
улы Гарифка сеңлесе белән энесен карап-багып торуны тапшыра Үзе балтага тотына, керәк саплары,
балта саллары ясый Чабата да үрә Сабантуйларын көтеп, емет белән яши.
Сабан туенда башка еллардагыдан да тырышыбрак керәшә Авыл картлары аның яәлен аңлап,
ярдәм итәргә әзер торалар Керештә естен чыкканлыгын да, тол ир булып калганлыгын да истә тотып,
сабантуй мелкәтенең артык өлешен дә аңа биреп тибәрәләр
Халык канатландырып тибәргәннән соң Зариф кабат өйләнә. Нужа авылыннан. Мари ягыннан бу
юлы ул Галимә исемле хатынны алып кайта Галимә апа үги балаларына да мәрхәмәтле аиа булып чыга
Ярлы крестьян тормышының барлык авырлыкларын бергә күтәрешә Берничә елдан соң ул кыз бала
таба, аңа Хәбирә дип исем кушалар Җорлыгы, ягымлы холкы өчен аны авыл халкы да үз итә Балалары
мәдрәсә белеме алалар Нык хәтерле ата (күрми торган кешеләрдә хәтер шәл була!) балаларының
белемен тикшереп тора. Бар нәрсә дә көйләнеп, үз тәртибенә салына, олы балалары Казанга кител
урнашалар Берсе заводка, берсе кызыл мал кибетенә эшкә керә Кечеләре дә аякка басалар
Малайлар як-яктан терәү булгангадыр, Сукыр Зариф атлы-тунлы була, иркен генә ои дә салын
тибәрә Инде матур гына, чүкердәшеп кенә яшибез дигәндә
Дүртенче әңгәмә
^914 елның җәендә империалистик сугыш башлана. Зариф агайның берьюлы өч улын сугышка
алалар Садыйк белән Гарифның хатыннары елашып кала, Салих әле ейләнмәгән була
Крестьян тормышының бөтен авырлыгы Сукыр Зарифка һәм аның кызы Гарифә җилкәсенә төшә.
Гарифә ат җигеп сука сукалый, тырма тырмалый, муенына тубал асыл, чәчү чәчә. Өйне тәртиптә тоту,
ашарга пешерү, мал-туар карау да аның өстендә Сугыш башланганның икенче елында Гариф яраланып
бик озак госпитальләрдә ята, тазару өчен дип әтисе янына кайта, бер елдан гүр иясе була.
— Дөньялар яңарыр, сугышлар бетәр, мин генә булмам. —дип үләр алдыннан үзәкләре өзелеп әйтә
ул әтисенә. Солдатларның салкын окопларда ятып арыгаилыкларын, фронтта болганышлар
башланганын, тиздән азат көннәр киләчәген сөйли Улы әйткәннәрнең дөрескә чыгуын Зариф абзый
шатланып көтеп ала Озак та тормый, патшаны төшерәләр. Аннары Октябрь революциясе була Зариф
абзыйның уллары Садыйк та. Салих та большевиклар ягына чыга. Себер акларыннан томырылып
килгән ак генералларга — Колчак бандаларына каршы көрәшеп, икенче улы да корбан була
Революция килгәндә миңа тугыз яшь иде Власть халык кулына күчте
Казаннан килгән өндәмәләрне таратып йөрделәр Минем әти өндәмәнең татарчасын укыгач, әнигә
әйтте
— Менә бу кәгазьләрне Ювас авылына илтеп. Саттаров Мусага тапшырырга кирәк Зариф агайга
ялынырга туры килер Минем улым белән икәү илтерләр, хәвефсезрәк булыр, сукыр бер абзый белән
бәләкәй малайдан шикләнмәсләр
Зариф агайны ети янына чакырып алып кайттым Ул эшнең нәрсәдә икәненә бик тиз төшенде
Өндәмәләр төргәген арбага печән астына яшердек тә юлга чыктык Юваска хәвәф-хәтәрсез барыл титтек
Өндәмәләрне тиешле кешесенә тапшырдык. Әмма авылдан чыккан чакта басу капкасы төбендә безне
алама киемле шикле бер кеше туктатты:
— Сез каян кайтасыз! Кемдә булдыгыз! — ди бу
Зариф агай каушап калмады
_ Син иң әүвәл миңа шуны әйт әле кем син. кайдан син, ник чыктың сии безнең каршыга! Син мине
таларга телисең мәллә! Сии уйлыйсыңдыр, арбада Сукыр Зариф утыра икән, аны таларга да була дип
Ул әшәке эшең барып чыкмас! Мин сине тир астыннан эзләп табармын!
Теге әле бурлаттай кызарды, әмма китәргә һаман да комачаулады бер кулы белән тарантаска
тотынган, икенче кулы белен дилбегәгә ябышкан Мин куркудан кычкырып елый башладым Тавышка
күрше йортлардан йөгерешеп кешеләр чыкты Алар теге адәмнең кулын тарантастан кубарып алдылар,
дилбегәне Зариф агайга тоттырдылар
Икенче кенне Зариф агай өндәмәләрнең үзебездә калган бер данәсен каравыл еенә илтеп стенага
ябыштырып куйды
__ Зәбир! Сииең әтиең ярлы кешеме, әллә түгелме! — диде Ата Салих көтмәгәндә
_ Юк, Ата Минем әтием ярлы кеше түгел, ул урта хәлле Бабай гына бик тә мескен ае ярлы, тиде
балалы бер рухани булган Уэе чахотка белән авырган Балалары аңардан берәр нәрсә сорый
башласалар:
— Берәм-берәм бәреп үтерергәме соң сезне? Тәмам теңкәмә тидегез бит инде! — дип ачуланган
Әтием шул гаиләдә иң олы бала була. Кече яшьтән аңа әтисенә булышырга туры килә Шуңа күрә
ул балта эше. пыяла кую. мич чыгару кебек һөнәрләрнең барын да б елгән Җир эшенә дә кулы яткан аның,
сука сукалаган, печән чапкан, иген иккән Алма бак часы да үстергән, умарта асраган Мин үзем дә балта
эшен беләм Бакчачы, умартачы, игеннәр белгече мин Татарлар «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз».
— диләр
Әтием большевиклар ягында булды, аларга булышты Син, Ата Салих, бәлки ул вакыйгаларны
ишетмәгәнсеңдер. син дә минем кебек үк яшь әле. ул чорда малай гына булгансың 1918 елны ак чехлар
корпусы һәм башка акгвардиячеләр Идел буена басып керә Кызыл Армиянең, эшчеләр отрядларының
тиңсез батырлыклар эшләп сугышуына карамастан дошман 6 августта Казанны ала Палачлар кулыннан
күп каһарманнар һәлак була Шеинкман. Комлев. Вахитов. Мулланур Вахитов — Ленинның көрәштәше.
Казанны коткару — Советлар ватанын коткаруга тиң була ул чакта Казан — Урал — Самара
фронтында чехословакларны җиңү — революция язмышын хәл итәчәк, ди Владимир Ильич Ленин
Казанны коткарыр өчен Мәскәү. Петроград гаскәрләре Азии дивизиясе. Идел флотилиясе, яшь Советлар
иленең беренче авиация көчләре сугыша 1918 елның 10 сентябрендә Казан дошманнардан азат ителә
Казанны коткаручыларны котлап, Ленин телеграмма суга.
Ләкин әле көрәш бетми. Тагын бер елдан, 1919 елның язында минем туган якларым Татарстан янә
дә көрәш, бәрелеш, кырылыш мәйданына әйләнә.
Бишенче әңгәмә
Гражданнар сугышы чорында коммунистларга, авыл активистларына хәвефсезрәк урыннарга
китеп торырга туры килде Бервакыт большевиклардан дүрт кеше безнең авыл аркылы да узды Алар
Мари ягындагы пыяла заводына бармакчы булганнар. Ләкин Зур Битаман авылы аркылы узганда
дошман кулына эләккәннәр Дошманнар белән Насыйбулла дигән нык хуҗалыклы, хәлле кеше
җитәкчелек иткән. Большевикларны шыр калганчы чишендерел, хәлдән тайганчы кыйнап, ялангач көе
җибәргәннәр Унике кеше катнаша кыйнауга Большевикларның берсе юлда ук үлеп кала.
Бу шомлы вакыйгадан соң Зариф абзыйларга Казан ягыннан, иргән иртүк, җиде кызылгвардияче
килде Кулларында винтовка, өсләрендә яшел гимнастерка, аякларында — чолгау чорнап кигән
ботинкалар. Алар килеп кергәндә, Зариф абзый ишегалдында көрәк саплары ясап азаплана.
Кызылгвардиячеләрнең берсе Сукыр Зариф белән танышкач, аңа кәгазь бирә Зариф абзый кәгазьне
безнең әтигә китерде. Анда татарчалап мондый сүзләр язылган иде: .
■ Хөрмәтле Гариф абзый! Бу иптәшләргә мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтергә тырышыгыз».
Кәгазьне укыгач әти:
— Барысы да безгә килсеннәр! — диде. — Әйт үзләренә, Зариф.
Кызылгвардиячеләр бездә тамак ялгадылар, чәй эчтеләр, аннары мин аларны Упкын чокырына
хәтле озатып куйдым
Мин өйгә әйләнеп кайтуга, әти мине күршебез Хәсән абый Мусиннарга җибәрде «Көтү кайткач та ул
безгә керсен, кысыр зур сарыкны суеп биреп» — диде. Әнигә ул ике мәртәбә, мич тутырып уникешәр ипи
салырга кушты Сарыкның итен тулысынча пешереп бирерсең диде Боларның нигә шулай эшләнгәнен
безгә, малайларга, әйтмәделәр. Ләкин мин бераз чамаларлык идем инде
Кич җитте, караңгы төште, күктә ай калыкты. Әти атны җикте, арбага чиләк сыешлы мичкә куйды.
«Улым, син йоклама, без синең белән икәү суга барырбыз», — диде Җи-үле атны ул чолан янына китереп
куйды. Без, Әминә апа белән Хәлимә ела һәм мин. көндезен пешереп куйган ипиләрне арбага ташыдык,
әти аларны мичкәгз тутыра барды, пешкән итләрне дә мичкә эченә куйды.
Аннары әти миңа арбаның артына, мичкәгә тотынып бесарга кушты, үзе мичкә өстенә алга утырды
Киттек Күлгә җиткәндә аучы Хәким абый очрады. Әти белән исәнләшкәннән соң шыпырт кына:
— Кояш баегач та күл буендагы тауда ике иеше күренде. — диде — Кулларында әллә мылтык,
әллә күсәк Җиргә чүмәшеп утырдылар да беркая китмиләр Мин курка калдым. Сезгә әйтәм, әллә кире
кайтасызмы!
— Кара син, ә? — диде әти, башын селеккәләп — Ярар. Хәким туган, әйтүеңә рәхмәт Ходай тәгалә
саклар әле...
Күл буена җитүгә безнең янга Хәким агай әйткән ике кеше килеп җитте Аннары каяндыр — тагын
өчәү Аркаларында капчык, кулларында балык җәтмәсе иде Әти мичкәдән
итне, ипиләрне алып, аларның тетмәләренә тутыра башлады Азаккы әйбер итеп әти мичкәдән зур кара
чәйнек алды. Ә ул чәйнеккә кәгазьгә төреп тоз. такта чәй салынган иде
Тиз генә саубуллаштык Әти мичкәгә күлдән су тутырды
Әкрен кайттык. Инде ашыгасы юк иде. Юлда мин әтигә
— Алар бит безгә кергән кешеләр, — дидем — Авылда калсалар ни булган? Нигә әле без аларны
кайгыртабыз, алар әллә безгә туганнармы?
— Әйе, улым, алар безгә туган. Акларга каршы сугышка киткән абыең төсле үк туганнар алар
безгә,—диде әти. — Кара аны. бу хакта берәүгә дә әйтә күрмә, йәме!
Алтынчы ӘҢГӘМӘ
Ата Салих Казан ягыннан Төрекмәнстанга килгән кунакның сүзләрен отыры бирелебрәк тыңлый,
вакыт инде соң булса да. арыдым, кирәкми, дип әйтми. Аңа Идел буйларында барган дәһшәтле
вакыйгалар ошый. Ихтимал, ул хәлләр егетнең яшь йөрәген дулкынландырадыр, һәлак булган
каһарманнар өчен ут йотып утырырга мәҗбүр итәдер
— Совет иле дошманнары минем туган якларымнан алып ташлангач. Упкын чокыры кебек тирән
чокырларга себереп түгелгәч, Битаман авылына кызыллар килде — дип башлады яңа әңгәмәсен
агротехник Зәбир — Егермеләп кеше иде Барлык ир-атка җыенга, каравыл өе янына барырга боердылар.
Җыелган халыкка җиргә утырырга куштылар
— Кем дә кем урыныннан тора, үзенә үпкәләсен, газиз гомерен кыярга бер пуля җитә. — диде
аларның башлыклары
Шуннан соң бер кәгазь алып, исемлек укырга кереште Исемлектә большевикларны кыйнауда
катнашкан кешеләр иде. Алар унике булырга тиеш, унбере монда, уникенчесе— иң явызы, боларны
котыртучы Насыйбулла дигәннәре юк
Кызылармеецлар арасында каратут битле, уртача буйлы берсе торды, куе кара кашларын җыерып,
уйланып торгач әйтте
— Юк икән палач. Юк икән җирән сакал Нәкъ менә ул минем зугазымнан буды Пычрак
бармаклары белән колак төбемә басып торды Мин аңымны җуеп егыла яздым Табарга кирәк аны,
табарга!
Исемлектә фамилияләре чыккан кешеләрне кызылармеецлар ягына чыгара бардылар Эшләгән
явызлыкларын, буржуйларга сатылганлыклар* н үз телләре белән әйтеп бирергә куштылар. «Сез
явызлыкны халык алдында эшләдегез, гаебегезне дә халык алдында әйтегез!» — диделәр
Тиешле беркетмә язылып, аны халыкка кычкырып укыгач, совет дошманнарын җәзалаучы отряд
әлеге унбер кешегә койма буена тезелергә команда бирде. Сатлык җаннарны коймага терәп аттылар
Аннары отряд күршедәге Казаклар авылына юл тотты. Анда гаепле алты кеше җәзасын ала, берсе
койма аша сикереп чыгып, Ашыт елгасына ташлана — анысын таба
алмадылар
Бу вакыйгалардан соң инде ун елдан артык вакыт узды, әмма авылыбыз халкы әтинең,
большевикларга кагылмагыз, дип теге вакытта аерым кешеләрне үгетләп альт калуын әле дә
онытмый Шул сәбәпле исән-имин калуларына сөенәләр
Сукыр Зарифның өлкән улы Садыйк акгвардиячеләргә каршы гражданнар сугышы беткәнче
сугышты. Ул Украинада хезмәт иткән җиреннән демобилизацияләмә 192! - 1922 елның кышында
Идел буйларында ачлык котырынганны белеп, ул үзе белән ике пот он ала Казанга кайта Әсән
авылына — әтисенә тикле кайту мәшәкате килеп туа Ат юк. безнең якларга кайтучы күренми
Мин ул елны Казан педагогия техникумының интернатында укый идем миңа инде ундүрт тулган
иде Ял көнне безнең авыл кешесе Бутузов Җиһанша карамагындагы по стоялый дворга барасы
иттем. Садыйк абый белән мин нәкъ менә шунда очраштым киде Мине күреп ул сөенде, әтисенең,
сеңелләренең хәл-әхвәлен сорашты Аннары әтисенә кайтарып җиткерергә кирәкле ярты капчык
онын күрсәтте Ат юкгыктан зарланды, бәләкәй чана белән тартып кайтырга туры килмәгәе, диде
_ Ат табарга тырышыгыз, Садыйк абый, — дидем мин аңа — Әтиегезне ике пот он белән
куандырырга теләвегез бик тә әйбәт, әмма бу байлык белән юлга чыгу куркыныч Халык ач. Бер
гелем ипи өчен бер-берсенә ташлана Юлда сезне талаулары ихтимал
— Ярар, уйлармын.—диде Садыйк абый —Синең өйдән чыкканьтңа күптәнме' Безнекеләрне
күрдеңме?
_ Мин киткәндә. Зариф абзый исән-сау иде Ике кул тегермәне ясады Берсе — бөртек, берсе
имән чикләвеге өчен бик әйбәт тарттыралар Зариф абзый югала торган кеше түгел гаиләсен ачтан
үтермәскә тырыша
Садыйк абый белен бәз менә шулай аерылыштык Ул чакта урамда 20 градус ы
гыйнвар суыгы иде Иртәгесен уп чана тартып юлга чыгып киткән. Тик кайтарып җиткерә алмаган ул
әтисенә онны. Юкка чыкты Садыйк абыебыз. Беренче империалистик сугышын, гражданнар сугышын
узып исән калган каһарман Казан белән Әсән арасында югалды Менә шулай, туганым Ата Салих.
Җиденче әңгәмә
Шулай итеп, авыр елларда Зариф абзыйның еч улы да гүр иясе булды. Шул елларны язмыш аны
икенче хатыныннан — Галимә ападан да мәхрүм итте: ул грипптан вафат булды. Өлкән кызы Гарифә
кияүгә чыкты. Зариф агай карамагында аның бердәнбер кызы — икенче хатыны Галимә ападан туган
кызы Хәбирә генә торып калды. Ул, туганкай, синең белән минем кордаш 1922 елны аңа 14 яшь тулды.
Аның гомере өзелмәүгә бердәнбер сәбәп әтисе Сукыр Зарифның тырышлыгы булды.
Сукыр Зариф белән Хәбирә сеңелкәш ачлык белән көрәшеп, үлем тырнагыннан исән чыктылар
Июль башында арыш өлгерде Бу инде исән калу дигән сүз иде. Үлгәннәрнең каберенә үлән үсте.
Ошыймы сиңа минем сөйләгәннәрем, Ата Салих? Сукыр Зариф абзый тормышыннан гыйбрәт
алырдай нәрсәләр бармы?
Ата Салих, йомыла төшкән күзләрен ачмаган хәлдә, башын алга суза төшеп, ике кулы белән таягына
таянып әйтте:
— Мин сине колакларымны шыңкайтып тыңладым, Зәбир. Әле тагын, күпме сөйләсәң дә,
тыңларга әзермен Син сөйләгән Зариф ага — каһарман. Герой. Нинди акыллы ул, зирәк, көчле, кыю.
Нинди кайгы-хәсрәтләрне, тешен кысып, уздырып җибәрә Син сөйләгәннәрдән мин менә нәрсәне
аңладым бит әле Зариф ага үзенең сукыр булуыннан кимсенми, ник дигәндә, аны авылдашлары
кимсетмиләр. Болар миңа көч бирә. Димәк, ярлы-ябагай өчен дә ялынычлы заманнар узган, һәркем
ирекле Минем беләсем килә: сезнең якларда, Идел буйларында авыллар бездәге кебек кечкенәме?
Хуторлар гы тамы?
— Юк. Ата Салих. Бездә. Идел буенда, хуторлар түгел, бездә 150-200 йортлы авыллар. Бу әле
уртача авыллар. 500 йортлы авыллар да бар Кечерәк авылларда 15-20 йорт. Урамнар туры, йортлар
бүрәнәдән. Җирне бездә 12-15 ел саен бү торалар иде Революциягә кадәр җир ир-атларга гына бирелә
иде, хатын-кызга юк Җир хәзер җан башыннан тигез бүленә
Җир бүлгәннән соң кишәрлеген таба алмый йөрүчеләр дә була торган иде Андый чакта Сукыр Зариф
агайга баралар, аның хәтер шәп. Ул, менә монда булырга тиеш, дип, урман буйларын. Убырлы чокыры
тирәләрен, ындыр артларын хәтереннән барлый. Кешеләр аңа таң калалар, кишәрлек, чыннан да, ул
әйткән төштә булып чыга иде. Зариф агай авыл буендагы барлык юлларны белә, япа-ялгызы күрше
авылларга йөри, атнага бер мәртәбә базарга чыга, көмеш һәм бакыр тиеннәрне генә түгел, кәгазь акчаны
да зурлыгына, кәгазенең шомалыгына карап аера, чутлый белә иде.
— Син киткәндә исән идеме әле ул? — дип әкрен генә сорап Куйды Ата Салих.
— Исән иде әле Аңа җитмештән күбрәк иде бугай инде. Сау-сәламәт калды миннән. Авылда театр
уйнаганны карарга ярата иде Мин Төрекмәнстанга китәр алдыннан Әсәндә булдым, Зариф агай белән
сөйләшеп утырдым, авылда күмәк тормыш корырга йөриләр, ул колхозга керергә риза, мин анда камыт
тегүче булып файда китерә алам бит әле, дигән иде Мин киткәнгә генә борчылды. «Кемнәр куяр инде,
син киткәч, театрларны?» — диде
Ата Салих агротехник Зәбир Хикмәтов яшәгән йортка атна саен килүдән туктамады Идел
буйларында яшәгән Сукыр Зариф турындагы чын хикәя аны әсәрләндергән, хәер зстәп яшәү турындагы
уйлары юкка чыккан, ул үзенә өлге-үрнәк итеп ерак-еракта, татарлар яшәгән якларда көн күргән, гомер
буе гаделлекне яклаган, уңган Сукыр Зарифны сайлаган иде...
— Рәхмәт сиңа, Зәбир, син кәттә кеше, мин сиңа бүгеннән башлап төрекмән җырларын җырлармын,
үзем белгән шигырьләрне укып күрсәтермен. Атаҗан ага белән Фатыйма дайэа миңа рөхсәт итәр Кунак
ашы — кара каршы була бит, — диде

Реклама