ЯКТЫ НУРЛАР ЭЗЛӘГЕЗ

Ни булды? ез — борын-борыннан китаби халык Ата-бабаларыбыз доньяны танып белүләрен, тәҗрибәләрен уйтеләкләрен ташка һәм күнгә, каен тузына һәм кәгазьгә язып, мирас итеп калдырган Рухи байлыгыбыз ишәюенә һәр буын лаеклы өлеш кертергә омтылган, бу эш милли бәйсезлегебез югалган авыр елларда да тукталып тормаган Билгесез даһиларыбыз иҗат иткән мә каль һәм табышмаклар, әкият һәм риваятьләр, мәзәк һәм маҗаралы романнар, жыр лар һәм дастаннар энҗе-җәүһәрләргә тиң әдәбиятыбыз гыйльми әсәрләребез гасырлар буе җыйналып килә-килә бай хәзинәгә әверелгән Аны барлыкка китерүдә халкыбыз яшәгән һәр төбәкнең иң сәләтле уллары һәм кызлары катнашкан Бары соңгы гасыр башында гына да Казан артыннан Г Тукай. М Галәү. Г Бәширов. С Хәким Агыйдел куеныннан Дәрдмәнд. Г Ибраһимов. М Гафури Н Исәнбәт Иделнең уң ягыннан Ш Камал һ Такташ. К Тинчурин. бүтән яклардан Г Исхакый Ф Әмирхан, Г Камал С Рәмиев. М Фәйзи. X Туфан. М Җәлил Ф Хөсни кебек иҗат көчләре бәреп чыгып, сүз сәнгатебезнең тагын да яңаруына, тулы канлы үсешенә дәрман биргән Матбугат мәйданыбызга торле тарафдарлардан аларга ялганып килгән тагын бер-ике буынны да беләбез Ләкин соңгы дәвердә Татарстаннан читтәге күп кенә әдәби чишмәләребезнең кибүе күз алдында Хәзер инде анда хәтта булган байлыгыбызның кулланучылар да елдан-ел кими бара Әйтик. 1969 елда * Казан утлары- журналы тиражының 66.6 проценты Татарстаннан читкә китсә 1988 елда бу сан 53.1 проценткача төште Туган телебездәге китаплар исә читтәге халкыбызга җан башына биш тиенлек кенә сатылды Ягъни, милләттәшләребез китап алырга билгеләнгән акчаның нибары бер процентын гына ана телендәге басмаларны булдыруга тотты Ә бит Татарстаннан читтә хәзер халкыбызның якынча дүрттән өч өлеше яши Аның туган китабына туган матбугатына мәхәббәте суыну бүтән тискәре нәтиҗәләргә дә китерүе ихтимал Моңа юл кую инде һич тә ярамый Шуңа күрә хәвефле хәлләрне җентекләп өйрәнүебез. кайда ничек хаталануыбызны ачу кимчелекләребезне тизрәк төзәтүебез сорала Җәмгыятебезне революцион үзгәртеп кору хәрәкәте бездән нәкъ менә шуны таләп итә Поезд Ульяновск шәһәренә якынлаша Купедагы юлдашларым инде күптән үзара танышып беткән - гәп бер генә минутка да тынып тормый Мин исә эшемне ничек яхшырак оештыру турында уйлыйм мөмкин кадәр күбрәк авылларда буласы мәктәпләргә кагыласы, өлкәннәр белән иркенләп сөйләшәсе иде' Вакыты бик уңайлыдан түгел — бөтен халык ябыгылып бәрәңге чөгендер ала торган кайнар чак Ләкин бу командировканы бүтән кичектерергә дә мөмкин түгел иде былтыргы дәрәҗәгә җитте инде. дип. татар басмаларына язылуны елдагыча чикли башлаулары бик ихтимал Моннан нәкъ егерме ике ел элек тә мин Ульяновск өлкәсенә шушы максаттан сәфәр чыккан идем Шәһәрнең татар мәктәбе директоры Хәсән абый Ханыковны эзләп табуым, аның белән кайсы районга бару хакында кичен озак кына киңәшеп утыруыбыз хәтердә. — Казанга орынып торсак та. азучыларыбыз, сәнгать эшлеклеләребе ч Ульянов- скидагы бердәнбер милли мәктәбебезгә сирәк килә.— дип зарланган иде ул Югыйсә аларның әсәрләрен укучыларны шәһәрдә бары без ген» тәрбиялибез балаларда Б гына түгел, өлкәннәрдә дә туган әдәбиятыбыз-сәнгатебезгә. туган телебезгә мәхәббәт уятырга тырышабыз Ярдәм кирәк безгә. Русча сөйләшә дә белми торган баланы татар мәктәбенә бирмәскә тырышучы ата-аналар күбәя башлады. Шәһәр мәгариф бүлегендә дә Сез генә калдыгыз, русча укытуга күчәр вакыт җитмәдеме икән инде’»—дигән искәртүне һаман ешрак ишетәм. Булышмыйсыз, соңыннан үкенәчәксез әле... Ишетеп беләм Ульяновск татар мәктәбе хәзер юк инде Аны саклар өчен көрәшкән Хәсән абый күптән пенсиядә Ульяновскида гына түгел. Уфа, Ижевск. Тубыл шәһәрләрендәге соңгы милли мәктәпләребез дә җитмешенче елларда тәмам ябылып бетте Әмма беркатлы ата-аналарның - Балабыз русча укыса, тизрәк кеше булачак», дигән өметләре генә акланып җитмәде — газизләре рус мәктәбеннән автоматик рәвештә профессорга әйләнеп чыгу кайда ул. хәтта институт бусагасына килеп ирешкәннәре дә сирәк' Милли мәктәп-мәдрәсәләребез безгә бер дә начар хезмәт итмәгән югыйсә. Хәзер Ульяновск өлкәсенә кергән туфрактан гына да бөтен халкыбыз горурлыгына әйләнгән күпме гали затлар үсеп чыкты Г Тукай, -шигырьләрен бик яратып укыйм», дип югары бәяләгән Габделҗәббар Кандалый. танылган шагыйрь Сәгыйть Сүнчә- ләй. Син кайтмадың*. -Өй артында шомыртым» -Онытма» һәм башка җырларның, шигырьләрнең авторы Сәхаб Урайский, иҗаты Бөек Ватан сугышында өзелгән шагыйрь Демьян Фәтхи, театр сәнгатебезнең йөзек кашларыннан берсе. СССР халык артисты, язучы Габдулла Шамуков. туган телебезнең беренче фән докторы Латыйф Җәләй. Татарстанның халык артистлары, сөекле гармунчыбыз Фәйзулла Туишев. мәшһүр җырчыбыз Асия Измайлова мәдәниятебезнең төрле тармакларында әле дә җиң сызганып эшләп килгән язучы һәм галимебез. Тукай премиясе лауреаты, профессор Ибраһим Нуруллин, шәрык телләре белгече фән докторы Бакый Халидов, сурәтче Җәгъфәр Булат, музыка белгече, фән кандидаты Роза Исхакова-Вамба. композитор Илдус Якупов Хәтта кардәш үзбәк әдәбияты да игелек күрә — анда Габдулла Ура- заев — тәрҗемәче, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Хәсән Булат — күренекле шагыйрь булып таныла Соңгы егерме елда исә балаларны тоташ русча гына укыта башлагач, әдәбият- сәнгатебез. иҗтимагый фикеребез мәйданында югарыда саналган кадерле шәхесләребезгә алмашка якташлары килми. Кайберәүләр шушы хәлне әле кайчан гына «чәчәк ату» дип танытырга маташты лабаса! Ульяновск өлкәсе — Идел-Урал буенда татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе 1979 елда аларның гомуми саны 135 мең. ягъни өлкә халкының 10.6 процентын тәшкил итте Милләттәшләребез монда Цильна районында 12.5 процент Барышта— 15.1. Павловта һәм Мәләкәстә—16,9. Чардаклыда—19.7. Николайда — 23.3. Яңа Малыклыда — 35.6. Иске Колаткы районында — 92.3 процент Өлкә халкының 7.3 проценты чувашлар, 5.0 проценты мордвалар. 2.3 проценты бүтән азчылык милләтләр Аларның хәтсезе (әйтик, мордвалар) руслашуга да карамастан, өлкә халкының руслар өлеше елдан-ел кими бара. 1959 елдагы 77.8 проценттан 1979 елда 74.8 процентка калды Бу — азчылык милләтләрнең күпчелек өлеше авылда яшәүгә, анда исә табигый үрчемнең югарырак булуына бәйләнгән. Читтән күчеп килүчеләр дә милли составның үзгәрүенә җитди йогынты ясый Мисалга. Ульяновск. Димитровград (элекке Мәләкәс) шәһәрләрендә яңа промышленность комплекслары төзелү, аларда ит май һәм тагын кайбер ризыкларның сатуга мулрак чыгарылуы. Ульяновскидан Татарстанның чиктәш районнарына таба яхшы юллар салыну сәбәпле, республикабыздан шактый кеше монда күчте Шуңа күрә Ульяновск өлкәсендә татарлар саны тагын да артты һәм алар хәзер монда 160 мең чамасы исәпләнә. Элгәре баруымда мин әнә шул татарлар аеруча күп тупланган Иске Колаткы һәм Яңа Малыклы районнарының авылларын йөреп чыккан идем Хәлдән килгәнчә ана телебездәге китаплар, газетажурналлар. аларны укуның әһәмияте хакында сөйләп. туган әдәбиятыбызны кайтарту, вакытлы басмаларыбызга язылу тәртибен аңлатып. озын юл уздым. Билгеле инде, хәзергә белем дә. тәҗрибә дә юк. әмма һәвәслегем, дәртем бер дә бүгенгедән ким түгел иде Китапханә техникумын тәмамлаган яшь әдәбият сөюченең әңгәмәләре, мөгаен, бик үк мавыктыргыч, тирән эчтәлекле булмагандыр Ләкин шуңа да карамастан, туган Тел, туган культурага игътибарны җәлеп итәр өчен Казан кадәр Казаннан махсус кеше килүен Иске Колаткының татарча чыга торган - Күмәк көч - газетасы редакциясендә үтә сөенеп каршыы алдылар, район хәлләре белән таныштырып, авылларга чыкканда миңа иптәшкә бер хезмәткәрләрен дә кушып җибәрделәр Ул чакта да алтын көз иде Форсатына карап, йә клубларда, йә фермаларда һәм мәктәпләрдә әңгәмә корырга туры килде Тиздән эшнең нәтиҗәсе дә күренде — Ульяновск өлкәсендә Казан утлары- журналын алдыручылар 1965 елгы 218 дән 1967 елда 804 кә җитте. Әлбәттә мондый сикерештә редакциянең журналны таратуга зур әһәмият бирүе төп рольне уйнады Шуның аркасында -Казан утлары- тиражы 1965—1969 елларда дүрт мәртәбә үсеп 84 меңгә җитте Бу елны ул Ульяновск өлкәсендә 1160. Иске Колаткы районында исә 344 данә таралды Аны алдыручылар илебездә тулаем арта барып. 1981 елда журналны 117 мең данә тарату мөмкинлеге туды Ләкин Казан утларымның колачы әнә шулай киңәю торгынлык заманы түрәләренең кайберсенә ошамады — аның тиражын 13 меңгә кистеләр байтак язылучыга акчаларын кире кайтардылар. «Илдәге кәгазь кытлыгын искә алмаган һәм журналны пропагандалау белән шөгыльләнгән өчен- шул чактагы баш редактор Зәки Нури белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе Гариф Ахуновка. югарыдан кушу буенча, шелтә белдерелде. киләсе елда исә журнал бәясе ике тапкырга күтәрелде. Татарстаннан читтә аңа язылу кискен чикләп куелды. Шуның аркасында - Казан утлары»н алдыручылар ике мәртәбә диярлек кимеде журнал 1986 елда Ульяновск өлкәсендә 664. җөмләдән. Иске Колаткы районында 115 данә генә таралды Татар китабын сату исә бу якларда гомумән юлга салынмаган иде Кәгазь кытлыгы — уйлап чыгарылган нәрсә түгел Илдә әле дә теләгән кадәр китап, газета-журналлар бастыру мөмкинлеге юк Ләкин аның булган кадәресе гадел бүлендеме соң’ Мисалга, шул ук 1981 елда үзбәкнең -Шәрык йолдызы- 150 мең чамасы. казахның «Җолдыз*ы 220 мең данә басылды әмма аларның баш редакторларына һичкем шелтә белдермәде Югыйсә үзбәк, казах телләрендә әдәбият-сәнгать газеталары, берничәшәр әдәби журнал чыгарыла, туган телдә китап бастыру буенча да алар бездән дүрт-биш мәртәбә өстен иде Ә инде карашны ераккарак төбәсәк. 1960 елда 176 мең (чама белән хәзерге Ульяновск өлкәсе татарлары кадәр!) халкы булган Исландиянең 80 газета 150 журнал бастыруын белербез Ул газеталарның «Дүшәнбе «Халык ихтыяры- дигәннәре тугызар мең. «Яралгы»—унбер мең. «Вакыт»—унөч мең. егерме битле Иртә» егерме җиде меңләп таралды Сигез әдәби журналның сиксән битле «Тел-әдәбият мәсьәләләредигәнен генә дә биш мең кеше алдырып торды Исландча җиде йөз исемдә китап басылды Исландиянең җитмеш мең кеше яшәгән башкаласында егерме типография. илле китап кибете эшли. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк мондый казаныш Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләребезгә генә түгел, халкыбызга тулаем да тәтемәде Шуңа да карамастан, без «чәчәк атабыз» дип күкрәк кактык Әмма хәзер хәлебезне аек акыл белән тикшерер һәм бәяләр вакыт җитте Милли матбугатта — туган телнең, туган культурабызның үсешен, рухи тормышыбыздагы казанышлар һәм югалтуларыбызны төгәл чагылдыра торган көзге Ул көзге исә бердәнбер әдәби журналыбызның Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләребез арасында мең кешегә уртача биш данә, ягъни. Татарстандагыдан 3.7 тапкыр кимрәк таралуын күрсәтә. Бу тармакта Татарстан казанышы да. җан башына исәпләгәндә. Исландиянекеннән күп мәртәбәләр калышуын истә тотсак, читтәгеләр хәле зар еларлык Әгәр игенчеләребез җирнең һәр гектарына биш-алты гына бөртек чәчсә, бөтен җәмәгатьчелек чаң кагар иде Үсешнең бүгенге дәрәҗәсендә халкыбыз күңелендә милли мәдәният бушлыгы барлыкка килде Бу бит гореф-гадәтнең, тарихи аңның, буыннар багланышының һәм. гомумән, кешелеклелекнең какшавы зур афәт. коточкыч фаҗига якынлашуы турында сөйли Ләкин әнә шул афәткә юлыгучыларның һәммәсе ишетерлек итеп оран салмыйбыз Бармак киселсә генә дә аны тизрәк савыктыру чарасын күрәбез Ә күңел җәрәхәтен рух таркалуын дәваларга ашыкмыйбыз бу хакта ара-тирә кыюсыз гына сүз башлаучыны да тынычлыкны бозучы, фетнә кузгатучы итебрәк санарга күнектек Нигә’ Ульяновск өлкәсе авылларында йөргәндә шушы сорауга да җавап табу яхшы булыр иде. дип уйладым Ләкин әүвәл халыкның гадәти тормышы белән танышырга аның көч-куәте сәләте нәрсәгә сарыф ителүен күрергә кирәк ич әле ♦ Чыгасызмы, юкмы?» Беренче сәфәремдә ачыклавымча, егерме ел чамасы элек өлкәдә җитмешләп татар авылы бар иде Ихтимал, хәзер инде аларның кайберсе туэып-таралып та беткәндер Ләкин күпчелеге исән булырга тиеш Татарстанның сәнгать эшлеклеләре килгән саен туларның бергә укмашканрак төбәкләренә юл тота бигрәк тә Колаткы районына аяк басмый калмый Нәтиҗәдә артистларыбыз язучыларыбыз галимнәребез Һаман бер кишәрлекне ашлый азчылык булып бүтән районнарга сибелеп урнашкан татар aiii.i.'i.'iapbi милли культурабыз вакил-т-цн игътибарыннан дн кала Менә шушы гаделсезлекне күпмедер дәрәҗәдә төзәтүне Казанда чакта ук ниятләп куйган идем Партиянең Ульяновск өлкә комитеты лекторлар төркеме җитәкчесе Солтан Гыйматов Чардаклы һәм Мәләкәс районнарына барырга тәкъдим итте' — Аралары якын булганлыктан, сез монда күбрәк авылны колачлый, күбрәк кеше белән очраша алачаксыз Өлкә үзәгенә орынып торган Чардаклы районына юнәлдем Ул өч яктан зәңгәр диңгез белән камалган — төньягында һәм көнбатышында — Идел, көньягында Зур Чирмешән дәрьялары унар, урыны белән утызар чакрымга җәелеп ята Куйбышев буасы күтәргән сулар бу Шәһәрне чыгуга, күз күреме җирдә кара туфраклы, таба шикелле тигез кырлар, яланнар Офыктан-офыкка’ Ара-тирә аларны яшел урман тасмалары кисеп үтә Шуларны күрүгә. Урта Азия оазисларына килеп эләккәндәй хис итәсең үзеңне Юкса тирә-якта бәрәңге, чөгендер кырлары, инде уңышы җыйнап алынган иген басулары Бер-берсенә асфальт юллар аша тоташкан Үрән. Кече һәм Олы Үрәнбаш. Габдулла Әсән Папау Кызылсу Татар Колмаеры авыллары Аларны узуга көнчыгышта Мәләкәс районы башлана Татарстан чигендә Г Кандалыйның йөрәген өзгән мәшһүр Парау. бераз көньяктарак — Муса. Филип. Мукшыкүл. Атнагол һәм Сабакай Аларга күршедә Иске Майна. Яңа Малыклы районнарындагы татар авыллары тезелеп китә Зирекле. Куак. Өчкаен. Габдрахман. Иске Кызылсу Төгәл- буалар Кандаллар. Исәнтимерләр. Чардаклы районы мәйданы ягыннан иң зурлар исәбенә кермәсә дә. авыл хуҗалыгы чималы, азыктөлек җитештерү буенча өлкәдә икенче урынны били Рентабель- лелек (35%). бөртеклеләрдән уртача уңыш (гектардан 25.5 ц) һәр савым сыерыннан уртача савылган сөт (3429 кг.) буенча исә беренче урында Соңгы күрсәткечләрнең 1987 елда илебездә уртача 18.3 центнер һәм 2799 килограмм икәнлеген истә тотсак чардаклыларның уңышы күз алдында — Барлык хуҗалыкларыбыз да рентабельле.— диде партия район комитеты беренче секретаре Дамир Шәрипов — Яхшы юллар салдык, хуҗалык корылмаларын яңарттык, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл иттек Белгечләребез көчле, җитәкчелеккә бүген билгеләрлек җиде йөзләп әзерлекле кешебез бар Мин аларның үзләрен генә түгел, туганнарына кадәр шәхсән беләм Дамир Исмәгыйлевич — Татар Колмаерында туып-үскән игенчеләр токымыннан Институт тәмамлаганнан соң сигез ел колхоз агрономы булып эшләгән, аннары — МТСта. район советы башкарма комитетында Соңгы егерме дүрт елда исә — райком секретаре. Әйтүләренчә өлкәдә мондый стажлы секретарьлар берничә генә Авылларда аны белмәгән кеше юк Хәтта башка милләт кешеләре дә аңа үтенеч белән яки киңәш сорап еш килә икән Ульянов исемендәге колхоз председателе М Н. Фо — Дамир Исмәгыйлевич район хуҗалыгын, кешеләрен энәсеннән җебенә кадәр белә.— дип сөйләде.— Кайберәүләр шикелле, авылларга чыкса, колхоз идарәсеннән генә борылып китми Резин итеген үзеннән калдырмый, терлек абзарына да. машина паркына да керә Күзе очлы, күңеле гадел, кешегә мөгамәләсе ипле Таләп тә итә булыг а да белә — Оештыру эшендә белем дә. тәҗрибә дә. чама хисе һәм акыл да кирәк Кайсы еруча әһәмиятле икәнлеген өзеп кенә әйтүе дә кыен.— ди иптәш Шәрипов — Үзгәртер кору халыкны уятты, кешеләр хәзер инициативалырак Авыл хуҗалыгына игътибар арту да сизелә — мөмкинлекләребез киңәйде Танышыгыз, татар матбугатында яктыртырлык кешеләребез, әз түгел Ешрак килегез Казаннан, халык сезне тансыклап көтә! Дамир Исмәгыйлевич ике телдә дә төзек, матур сөйләшә Туган телен беркайчан да беркем алдында да яшермәвен, татар колхозларында рәсми җыелышларда да татарча чыгыш ясавын ярата икән халык Югыйсә, сәнәктән көрәк булган кайбер ин- тернациалист• түрәләр шикелле -олы тугантелендә генә аралашырга да сылтавы җитәрлек: өлкә советы депутаты, партия өлкә комитеты әгъзасы. XXV партсъезд һәм XIX партконференция делегаты Ленин. Хезмәт Кызыл Байрагы Почет билгесе орденнары байтак медальләр белән бүләкләнгән ул1 Чардаклы районы колхозларына хас бер сыйфат—җитәкчеләре яшьләр, югары белемле агроном яки зоотехниклар Инженерлары, мал врачлары да җитәрлек Яшь булсалар да. эшне әйбәт оештыралар Гаиләләре бөтен, балалар үстерәләр Мисалга. -Октябрьнең унике еллыгы • колхозы рәисе Азат Туймәтев — әле дүртенче, партком секретаре Наил Абдуллин өченче елын гына эшли Дүрт мең гектар сөрү җире (барысы 5100 га), 1100 баш мөгезле эре терлек асрый торган комплекслары бар Савым сыерларыннан уртача 3650 литр сөт савалар, бөртеклеләр гектардан уртача 32.4 центнер уңыш бирә. Барлык эшне 220 колхозчы башкара Соңгы елларда гына да Папау авылыннан Ульяновск авиакомпЛексына җитмешләп яшүсмер киткән ;;; i i - юләр хәзер яшьләрне авылда калдыру чараларын күрә Хезмәт хакы югары бездә,— ди Наил Абдуллин — механизаторлар былтыр аена уртача 280 сум. савымчылар 320 сум алды Үзәк урамны асфальтладык, клуб, кибет балалар бакчасы, мәктәп биналары кордык трактор комбайннарны да җылы бинада төзәтәбез. Фермада тирес түгү, азык өләшү сугару механикалаштырылган Терлек азыгыбыз да җитә Тиздән өйләргә газ кертә башлыйбыз Октябрь революциясенең җитмеш еллыгы хөрмәтенә ярышта уңышларыбыз өчен КПСС ҮК мактау грамотасы белән бүләкләндек Колхоз рәисе Азат Туймәтев фикеренчә. читкә китүчеләрнең хәтсезе җиңел кәсепкә кызыга икән — Авылда да җитеш, таза тормышка ирешеп була — диде ул — Әмма моның өчен хәләл көчеңне кызганмаска, җәен исә сәгатькә карамыйча эшләргә туры килә Андый чакта мин үзем дә. Наил дә. югары белемле мал докторы Хәбир Калимуллин дә кулга сәнәк яки көрәк алудан чирканмыйбыз Бозау караучы Роза Зыятова Әлфия Шакирова да әнә шундый тырышлар. Инде онык үстерүләренә карамастан эшләрен җиренә җиткереп үтиләр Авиакомплекска сварщик шофер булып урнашкан егетләребез нишли9 Төзелештә тәртип, таләпчәнлек җитмәүдән файдаланып кушылган йомышны бер-ике сәгатьтә үтиләр дә. эш сәгате беткәнне көтеп авылга кайтып, кызынып яталар Ватылмыйча гына, уч тутырып акча алалар имеш1 Уңайлы шәһәр фатирында яши. кичен төп йорттан сөтен, каймагын итен төяп китә Әнә шулай рәхәт күреп». бүтәннәргә дә коткы салалар Авиакомплекс төзелешендәге башбаштаклык озак дәвам итмәс Үзгәртеп кору дәверенә хас хуҗалык исәбе хәрәм акча агымына чик куяр Ә менә ялкаулыкка, ертлачлыкка өйрәнү игелек күрсәтерме' Киләчәктә Октябрьнең унике еллыгы- колхозы да дәүләткә ике норма күләмендә гәрәбәдәй ашлыгын тапшырып, аннан кыйммәт бәягә, яртысы диярлек туфрактан гыйбарәт фураж сатып алмас, үзен-үзе тәэмин итеп яшәр Ул чакта терлек симертү керемлерәк тармакка әйләнер Чөнки Папау халкы эшли дә. уйлый да белә Шәһәрдәгечә барлык уңайлыклары булган өйләр корырга да ерак калмаган инде Көнкүрештә һәм хезмәттә авыл белән шәһәр аермасын бетергәндә генә иген игү терлек асрау дәрәҗәле шөгыльгә әйләнәчәген, илдә азык-төлек муллыгына ирешеләчәген яшь җитәкчеләр яхшы аңлый Хезмәтне механикалаштыру, кешеләргә уңайлы яшәү шартлары тудыру буенча Үрән (Янганай) совхозы мөгезле эре терлек симертү комплексы да үрнәк була ала Монда ел саен 3500-4000 бозау симертелә Көндәлек уртача артым — 600 грамм чамасы комплекс былтыр 1.2 миллион сум табыш китергән. КПСС ҮК Профсоюзлар Үзәк Советы һәм РСФСР Министрлар Советы мактау грамоталары белән бүләкләнгән Абзарлар нык. әмма совхоз хәзер аларны тагын да яңарту камилләштерү белән мәшгуль — Су кышын әледән-әле ката сш кына идәнне күтәреп торбаларны җылытып көрәк белән чокчынырга туры килә иде — ди Әзинә Сабирҗанова Кыргыч ышанычлырак икән — Тиздән абзар чистартуны кыргычка көйлиләр, эшебез тагын да җиңеләячә дип кушылды аңа Дания Җәләлетдинева Гомер уза. яшь бара оныклар үсте без ич инде авыр эшне киметәсебез килә Өйдә дә хезмәт көтә әле безне тер? - ген дә асрыйбыз, бакчасын да үстерәбез Комплекс башлыгы Виктор Мәҗитов аларньщ икесен дә мактап кына тора — Авылдан шактый ерак корылганлыктан монда сыкрап кына эшли башладылар Әзинә белән Дания беренчеләрдән килде Үзләре теләп Терлекләре таза артым шәп Үзләре дә шат күңелле пөхтәләр Югыйсә шартлары бер үк Башкалар зарлана » боларның тавышы да ишетелми, татулар, эшләре дә майлаган кебек бара Хезмәтләренә бәрабәр хөрмәт тә казаналар — рәхмәт әйтеп, бүләкләп кенә торабыз Келәмнәргә кадәр бирдек инде авыл сонетына депутатлыкка да сайландылар Дания Җә- ләлетдинова өлкә советындагы вәкилебез дә булды һәр терлекчегә 150 шәр бозау беркетелгән Шуларны караучы Даниянең айлык уртача хезмәт хакы ике йөз сумнан арта Ире тракторчы җәен ындыр эшенә җитәкчелек итә. кышын машина-трактор паркын карап тора Кы.злары совхозда экономист уллары электр механигы булырга укый Әзинә Сабирҗанова гаиләсе дә кендеген авылга бәйләгән Кызы авыл стетында бухгалтер, улы колхозда шифер Папау фермасындагы кызыл почмакны Үреңдәге терлекчеләр ашханәсен мал караучыларның ял бүлмәләрен күреп сокланмый мөмкин түгел Алар Казан редакцияләре кабинетларына ашханәләренә алыштыргысыз Купшы голләр. затлы мебель тослс телевизор, телефон рәссамнар бизәгән ливаp i ар Юыныйм дисәң — Кайнар суы. тамак ялгыйм дисәң тәмле ризыгы әзер Ризык шәһәр кяфссындагы- дан тәмлерәк, бәясе берничә мәртәбә түбәнрәк Ферма тирәсендәге баткакка, кызыл почмактагы чебен туена андагы бармак калынлыгы ярыкларын ыржайткан, калҗайган каен такталары түшәлгән идәнгә, ачык-тишек тәрәзә һәм ишеккә күнеккән кеше Па- пау белән Үрәнгә килеп баксын — күзләре рәхәтләнер Абзар тирәләре бетонланган, асфальтланган, кызыл почмакның буялган идәннәре ялтырап, тәрәзәләре көлеп тора. Монда сигез сәгатьле эш коне, атна саен ял бирү, кешеләрне эшкә автобуста йөртү җайга салынган. Теләүчеләр ел саен ял һәм дәвалану путевкасы ала Билгеле, хәл итәсе мәсьәләләр дә күп әле. Яңа проектлар буенча хуҗалык корылмалары. торак йортлар салу, эштә һәм көнкүрештә уңайлыклар кертү өчен төзү материалларына мохтаҗлык зур Колхозсовхоз эше. җәмәгать милке -минеке» шикелле кадерле, үз булсын өчен, замандашларыбыз аңы җитди үзгәрергә тиеш, шуннан башка җитештерү дәрәҗәсе беркайчан да тиешле югарылыкка күтәрелмәячәк, җәмгыятебез кытлыктан арына алмаячак Әлеге җаваплылыктан качу кешегә салыну. артык көч түкмичә генә кесә калынайтырга маташу гадәте үзен һаман сиздереп тора Чагыштырмача бәяләсәк, халкыбыз матди байлык җитештерүгә җиң сызганып керешкән, билгеле Моңа мин аяк баскан унбер авылның теләсә кайсыннан мисаллар китерергә мөмкин Хәтта күпчелек вакытын, сәләтен һәм дәрманын да шуңа бирмиме икән әле ул9 Мәләкәс районы Атнагол авылы терлекчеләре белән очрашуымны гына искә алыйк. Тормыш белән әдәбият бәйләнеше, яшь буынны тәрбияләүдә туган мәдәниятебез урыны турында һәм янә бүтән шундый мөһим мәсьәләләр хакында чыгыш ясарга иде ниятем Әмма мин гәпне башлауга, халык җыелган бүлмәгә бер -эшмәкәр» атылып кереп, савымчыларга — Эшкә чыгасызмы сез. юкмы9 Сафсатадан сөт артмый, караңгы төшә әнә!— дип ябырылды Билгеле инде, ит-сөт җитештерүгә аяк чалу гөнаһ, башка якларда яхшы ук кызыксынып тыңлана торган -сафсата мны ашыгыч рәвештә түгәрәкләргә туры килде Авыл йөзе Һәр якның горурланып телгә алырлык берәр казанышы була. Мәләкәс районының Муса авылы орденлы колхозчылары белән мактала ала. Игенчелектәге уңышлары өчен Гакыйль Хәсәнов. Исхак Сафиуллов. Шәриф Зыятов. Вазыйх Зыятов Ленин ордены белән бүләкләнгән, соңгысы Социалистик Хезмәт Герое исеменә дә лаек булган Исхак Сафиулловның Октябрь Революциясе ордены. Шәриф Зыятовның сугышчан орденнары да бар. Орденлы Гайнетдин Шәкүрөв исә. заманның шомлы җилләре кагылу аркасында лаеклы рәвештә алган олы бүләктән генә мәхрүм ителми, еракларга сөрелеп, михнәт шулпаларын бик мул һәм дәвамлы татырга да мәҗбүр була. — Мусада хезмәт бүләкләренә лаек алдынгылар тагын да бар әле,—ди колхоз председателе Камил Бихуҗин — Хәзер дә сынатмаска тырышабыз Бөртеклеләр уңышы быел гектардан 29ар центнер чыкты Бөтен җиребез дүрт мең гектардан артык, шуның уннан тугыз өлеше сөрелә 1100 баш мөгезле эре терлек. 6500 баш сарык асрыйбыз 250 кеше тарта шушы йөкне Татар теле укытучысы Әнвәр Сәләхов. — Мусага 350 еллар элек нигез салынган,—диде.— Әле мин белгән утызынчы елларда авылыбызда өч мәчет эшли халык тыгыз урнашкан, гаиләләр ишле — урамнар гөрләп тора иде Хәзер нибарысы 189 хуҗалык калды, аларда яшәүче 606 кешенең 160ы — пенсионер. 66сы — укучылар. Авыл күз алдында туза, картая бара. Элек клубта концерт, спектакльләр еш куела, төрле кичәләр уздырыла иде Яшьләр кимегәч, бу эш сүлпәнәйде, тулы спектакль уйнарга көчебез җитешми башлады Казанның да ярдәме сизелми Алтмышка җитәм инде, тел экспедициясеннән бүтән культура әһелләре килүен хәтерләмим Әнвәр абзый авылда ү'зе дә ялгызы калган — балалары кайсы кая таралышкан. Ул — ипле сабырсалмак кеше Мәләкәс педучилищесын тәмамлаганнан соң. гомере буе туган оясында татар телеәдәбиятын укыткан Рухи хәзинәбезгә мәхәббәт тәрбияләү буенча өлкә күләмендә танылган кеше Инде пенсия яшенә дә килеп җиткән. ә алмашы әлегә күренми Колхоз рәисе Камил — Яңа Малыклы районының Өчкаен авылыннан. Игенче, терлекче эшен китап буенча гына түгел яшьли буразна ертып, мал асрап үскәнлектән дә белә Соңгы вакытта хуҗалыкны ныгытыр өчен, төзү-коруны киңәйтү, хезмәтне җиңеләйтү колхозчыларны матди кызыксындыру чараларын күрә башлаган Миңа Камилп ң язучы turuuiuui оештырып йөрүе дә бик ошады Клубка да. ферма һәм мәктәпкә дә үзе алып барырга тырышты Югыйсә бу эшләрнең кайсын партком секретарена кайсын бүтән берәр кешегә бик иркен йөкли алыр иде Хатыны Гөлфия ханым миңа ишеттермәскә тырышып — һәммәсенә үзең йөгермә, аяксыз калырсың1— дип пышылдагач, ирексездән елмаеп җибәрдем Тату гаиләне күрү үзе бер шатлык ич ул Мин Мусага килгәндә яхшы ук куәтле яңгыр явып узган, кыр эшләре тукталыбрак калган иде Камил Бихуҗин бәлки шуңа күрә язучыга күбрәк игътибар бирә алгандыр. Колхозга аяк баскан бер вәкилнең председатель ишеген шакуы еш кына аңарда куна да калуы сер түгел — хатыны да сакламаса. бик тиз алҗытып бетерүләре бар лабаса' Камил тынгысыз җан икән, мин укытучы абзый белән әңгәмә корып торган арада өенә кайтып ауган коймасына яңа багана утыртырга да өлгергән иде Монысы да—кара эштән чирканмау, кайбер түрәләрчә, кешегә салынмау билгесе Пенза. Чиләбе. тагын башка якларда да йөргәнем бар Халкыбыз кунакчыл эчкерсез. сүзчән, ерактан килүче сәнгать әһеленә хөрмәт күрсәтә белә Шулай да юлда төрле хуҗалар очрый Чиләбе өлкәсенең Богарактамак авылында профком рәисе В Рамазанов совхозның ни уты-суы. ни ишегендә йозагы булмаган котсыз бер ташландык бүлмәсендә төн кундырган иде Бер кичкә кер мичкә диләр Халкыңа хезмәт күрсәтергә чыккач, җитәкчеләр төксе кабул итсә дә түзәсең Ульяновск өлкәсенең унбер авылына кагылдым, берсендә дә сынатмадылар Иске Үрәнбашта Назыйф Камалов (ул да профком рәисе | гаиләсе әле дә хәтердә Караңгы төшкәндә кисәтү-фә- ләнсез килеп керелде Кире кагу кайда ул. күтәреп кенә алмадылар Абыегызга комачауламагыз'»—дип. янымда бөтерелгән әдәпле, әмма кызыксынучан балаларын алгы якка чакырып чыгардылар Назыйфның әнисе, хатыны икәүләшеп табын әзерләде. сыйдан баш тарткач, тәмам хафага калдылар Караңгыда клубка барганда хуҗаның алдан юл сабуы аяк астындагы һәр күлдәвек, түмгәк хакында искәртеп куюы инде ярты төн узуга карамастан мунча өлгертүләре дә истә Көнозын бәрәңге чөгендер алып, мал карап, бала багып арыган кешеләргә кайдан килә бу кадәр ягымлылык кече күңеллелек17 Халкыбызның кунакчыллыгы татар авылында колхоз председателе вазифасын үтәүче Михаил Фоминга да йоккан, ахры Юкса, рульгә утырып, алтмыш җитмеш чакрымдагы Муса авылына үзе илтеп куяр идемени7 Юл буе Татарстан, милли культурабыз казанышлары хакында сорашып барды — Сез миңа »Татарча-русча сүзлек» тарихыгызны гореф-гадәтләрегезне сурәтләгән китаплар, роман-повестьларыгызны җибәрегез әле Татарча аңлыйм әмма кайтарып җавап бирә алмыйм Бергә яшәгәч, телегезне күңел дөньягызны да яхшырак белергә кирәк.— ди ул Туган ягыңны, ата-бабаңны һәм замандашларыңны аларның үткәндәге һәм бүгенге казанышларын, киләчәккә ниятләрен яхшы белергә кирәк Адәм баласы күп нәрсә белән кызыксынып яшәмәсә. аның зиһене күңеле яңадан-яңа мәгълүматлар тәэсирләр белән баеп тормаса кешелек үсештән туктар тормыш мәгънәсен югалтыр иде Алга китүнең иң әһәмиятле этәргече — үткәннән сабак, гыйбрәт алу ата- баба тәҗрибәсенә, акылына таяну Музейлар һәм мәктәпләр шушы максатка хезмәт итә дә Татар Колмаеры нәкъ менә музее белән истә кала Яхшы ук бай. кызыклы ул Татарстан авылларында мондый тарихи-этнографик экспонатларны күргәнем юк әле минем Кайбер мәктәпләрдә тарих кабинеты, партком бүлмәләрендә хезмәт җимешләрен күрсәтү почмагы ясап, бераз тегене-моны җыйнап, плакат диаграмма, график лар сызып, кайбер мәгълүматларны теркәп килгән-киткән кешегә күрсәтәләр Бик фәкыйрь, мескен була алар Ә Колмаерда — фәннилеккә тулылыкка дәгъва, сурәт- лелеккә омтылу Макетлар кош-корт хайнан карачкылары җир төзелешен вертикаль киселештә күрсәтү, климат белән таныштыру Урман-күлләр. инеш-елгалар кырлар рәсемләнгән Әллә ничә залда — урак, тырма киле гөбе туку станы көзге сәгать, бишек савыт-саба, кием-салым эш кораллары көнкүреш әйберләре Йорт җиһазлары бик ишле җыйналган монда Рун язулы борынгы ташны. Болгар дәүләте заманы каберлеген авылга беренче нигез салучыларны сурәтләгән стендлар Шу- ларны карап йөри-йөри тамашачы Татар Колмаерына 1672 елда нигез салынуын 1859 елда анда 156 йорт бер чиркәү һәм бер мәчет булганлыгын 1495 җан яшәгәнлеген 1884 елда авылның 42 һөнәр үзләштергәнлеген беләчәк 1900 елда авылда оч мәдрәсә эшли 1925 елда Мәләкәс җидееллык мәктәбе Колмаерга күчерелгәч булачак артист һәм шагыйрь Габдулла Шамуков өч еЛ шушында укый пионервожатый вазифасын башкара 1939 елда шушы белем учагы татар урта мәктәбемә әйләнә Колмаерда җидееллык чуваш мәктәбе дә эшли 1966 елда алар бергә кушыла һәм саф рус М.Ж1.ИН IIә .и 1..П.» ni.ip NNM фм» буларак та пр-ч рэммадәи Тәшеп каш 1929 елда авылда ике татар, бер чуваш колхозы оешп. 28 кулак гаиләсе Себергә сөрелә Беек Ваган сугышына Колмаердан 300 ир-егет китә. 196 сы шул гарасатта һәлак була Берәүләр хезмәттә, икенчеләр дошманнар белән көрәштә шөһрәт казана Социалистик Хезмәт Геройлары Заһит Габдуллин. Иван Константинов шагыйрь Демьян Фәтхи, тел галиме 3 Аюханов. биолог галим Ә Сәгыйтов СССР спорт мастеры Әмир Вилданов. олимпия уеннары чемпионы В Константинов — музейда авылның горурлыгы булган әнә шундый байтак кешеләр эшчәнлеге белән танышырга сурәтләрен күрергә момкин Колмаерның беренче тракторчысы Исмәгыйль Шәриповның авыл партоешмасын җитәкләве, партиянең Чардаклы райкомы беренче секретаре нәкъ менә шуның улы икәнлеге дә ачыкланачак Юк. Татар Колмаеры музее хакында ашык- пошык кына сөйләп бетерү мөмкин түгел, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә экспонат җыйналган анда Алар матур пөхтә итеп пыяла астына куелган, фотостенд, плакат рәвешенә китерелгән Тирән укымышлылык, күп вакыт таләп итә торган шушы җаваплы эшне дүрт кенә класс тәмамлаган комбайнчы Алексей Соколовның буш вакытында ялгызы үтәп чыгуына ышану да читен Әлбәттә матди яктан колхоз булышкан Әмма Ульяновск өлкә дәүләт музеена, архивына барып йөрү бүтән шәһәрләрдәге галимнәр белән язышулар сурәтчеләр табу, фанера, пыяла, буяу һәм башка нәрсәләрне кулга төшерү, халыктан әйбер җыйнау өчен тырышлык кына түгел вакыт та. осталык та кирәк ич Сугыш һәм хезмәт ветераны казанышын карарга бүген Колмаер- га тирә-юньнән дә күп кеше килә, авылның үткәнен шулай дәлилле, сурәтле итеп күз алдына бастыруы өчен А Соколовка рәхмәт укый Татар Колмаерында яшәүчеләрнең чиреге — чувашлар Алар борын-борыннан татарлар белән тату гомер итә А Соколов безнеңчә теттереп сөйләшә культурабыз ядкарьләрен җыйнап, аларны киләсе буыннарга тапшыру өчен көч түгә Мактауга лаек эш бу Әмма музейны карап йөргәндә күңелдә бер канәгатьсезлек тә уяна бу эшкә татарларыбыз нигә булышмый икән7 Укымышлыларыбыз нишли7 Алар тотынса. бәлки музейда татар әйберләре чувашныкыннан ким җыйналмас иде Стендларда -1859 елда алты кеше генә укый-яза белгән - дип күрсәтелмәс (өч мәчетле- мәктәпле татар авылында1 ) Чувашстанда туган Фәтхи Борнаш белән Колмаер егете Демьян Фәтхи бер шәхес итеп танытылмас иде Бәлки, сөрелгән, төрмәгә ябылган байтак колмаерлының -халык дошманы- 'кулак» түгеллеге, нахак гаепләнгәнлеге дә ачыкланыр иде Музейсыз татар авылларына аяк баскач исә бигрәк тә борчылып ■Монда Соколов җитми икән*>—дип пошынырга мәҗбүр буласың. Онытмыйк музей — кешелекле кешеләр дәрәҗәсендә яшәр өчен бик кирәкле мәдәният учагы Авылның да. шәһәрнең дә йөзе Татар Колмаеры музее белән танышканда башка янә бер уй килә бәлки аны бүтән халык вәкиле барлыкка китерү белән авыл мәктәбендә инде егерме биш ел буе туган тел-әдәбият укытылмау арасында да берәр бәйләнеш бардыр7 Шагыйрь һәм галимнәр биргән Колмаерда бу хакта уйлыйлармы икән7 И туган тел! Ульяновск өлкәсендә укучылар белән очрашуларым нәкъ менә Татар Колмаерында башланды Кырда Кызу эш өсте — өлкән класс балалары чөгендер ала иде Алар тиз генә бер түгәрәккә җыйналды Ялкын- журналын Яшь ленинчы Татарстан яшьләре - газеталарын сумкамнан чыгарып — Сезнең боларны күргәнегез бармы7—дип сорадым Йөзләп бала бердәм рәвештә: — Юк'— дип җавап бирде — Сез мин сөйләгәнне аңлыйсызмы соң7 — Аңлыйбыз. Шөкер, һич югы сөйләм телен онытмаган икән әле болар Әмма ялан иркенендә утыргангамы кайберләре кыбырсуын пыш-пыш килүен дәвам итте Колерлек тә еларлык та иде хәл Чөнки игътибар белән колак салган үз газиз- ләребезнең дә кайбер сүзләремне төшенмәүләрен тоеп тордым мин Тугыз-ун ел буе мәктәп бусагасын таптасалар да. бу сөйкемле эшчән балалар татар әдәби 'телен беркайчан да ишетмәгән, халкының тарихы мәдәни казанышлары белән беркайчан да юньләп танышмаган иде Безнең шушы бичара хәлгә ничек төшүебезне өлкән буын яхшы белә Сталинның казарма социализмы шартларында милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы милли тигезлек аяк астына салып тапталды, телләрнең һәм милләтләрнең кушылуы фараз ителеп кенә калмады актив рәвештә тормышка ашырыла башлады Халыкларның зирәк атасы күрсәтмәсе нигезендә, татарга мең ел хезмәт иткән гарәп әлифбасы башта латин, аннары рус алфавитына алыштырылды Бу хәрәкәткә карышучылар •милләтчедип тамгаланды һәм тизрәк суыгы алтмыш-җитмеш градуска җиткән 148 Колыма оҗмахына* озатылды яки якындагы төрмәләрдә черетелде Хәтта Сталин башбаштаклыгына аның тарафдарлары җинаятенә каршы корәш ачкан Н С Хрущев та Белоруссиягә баргач -Барыбыз да русча никадәр тизрәк сейләшә башласак, коммунизмны шулкадәр тизрәк төзербез» — дип игълан итте Томанлы рәвештә аңлатылып киленгән телләр милләтләр кушылуы*ның чынлыкта миссионерлар революциягә кадәр үк прәннек һәм камчы ярдәмендә тормышка ашырып килгән гап- гади руслаштыру икәнлеге әнә шулай икеләнүсез һәм рәсми рәвештә ачып салынды Алтмышынчы елларда инде әлифба алыштырасы юк иде мәктәпләрдә тел алыштыруга керешелде Коммунизмга тизрәк барып җитәргә ашкынган, мәктәпләрне туган телдән тизрәк арындырганда күкрәгенә, орден булмаса. медаль тагасыларына югарырак үрләтүләренә өметләнгән һәм бу өметендә ялгышмаган тыңлаучан җирле җитәкчеләр эшкә дәртләнеп тотынды Революциягә кадәр ничә гасыр буе -басурман* • инородец* дип асылган-киселгән Сталин культы дәверендә 'ят сыйныф*, «халык дошманы» «милләтче» дип җәберләнгән, сибелгән-туналган халыкның геннар хәзинәсе фәкыйрьләнүе рухи хәзинәләрне милли аңны саклый торган катламы бик нык юкаруы һәм зәгыйфьләнүе шартларында моңа җитди комачаулаучы табылмады «Изге нияттән* туганның туганны үтерүе баланың атаанасын «чагуы* хупланган һәм макталган сталинчылык заманында җитәкчелектә «шөрепләр» алар тирәсендә ялагайланулар. куштаннар, әләкчеләр, айлыгын биш-ун тәңкәгә күтәргән, утынга барырга колхоз атын биреп торган өчен түрәнең теләсә кайсы йомышын үтәргә әзер сатлыклар мескеннәр үрчеде Менә шундый җирлектә алтмышынчы елларда «ата-аналар теләге буенча» дигән тылсымлы, төбендә демагогия, ялган яткан бер нигез тамыр җәйде Гаиләдә урамда — бөтен тирәлегендә һәм тәрбиясендә туган теленнән башка телне кулланмыйча үскән бала «ата-аналар теләге буенча* беренче класстан ук русча укыта торган мәктәпкә бирелде Билгеле инде ят тел белән кинәт очрашу, шул телдә беренче көннән үк фән нигезләрен үзләштерү мәҗбүрияте аны миңгерәйтми, стресс ясатмый уй-фикерләү сәләтен тоткарламый кала алмый иде Ун ел буе кыйнала торгач. ул рус телен беренче карашка ярыйсы гына үзләштерде Әмма, галимнәр раслаганча һәм тормыш үзе күрсәткәнчә, башлангыч классларда алган рухи имгәнү фикерләүдәге травма бала күңелендә тирән эз калдырды, аның табигый сәләте ачылып китүенә соңрак та комачаулады Иң сәләтле, көчле берничә процент укучыны исәпләмәгәндә, русча укый торган татар балалары үз туган телен, әдәбиятын белүне инде әйткән дә юк. рус теле һәм әдәбиятын да башка фәннәрне дә рус яшьтәшләреннән кайтышрак үзләштерде Чөнки фикерләү мәгълүм бер тел нигезендә генә үсәргә мөмкин Татар баласы русча фикер йортер өчен башта гомумән әзерлексез булды Рус мәктәбенә укырга кергәч тә. ул татарча фикер йөртүен дәвам итте шул фикерен русчага тәрҗемә итеп азапланды Сүз запасы әле җитмәгәнлектән бу аның ми эшчән- легенә зыян китерде Соңрак инде ул катлаулырак нәрсәләр хакында туган телендә фикер йөртүдә дә кыенлык кичерде чөнки мәктәптә татарча нигезе, яшенә бәрабәр рәвештә, ныгытылмады, үстерелмәде ә гаиләдә өйрәнгән запасы гына җитенкерәми башлады Бала ике мохит арасында бәргәләнде Коммунизмга тизрәк барып җитәргә ашкынганда -кайбер* ялгышлар китә инде ул Урман кискәндә йомычка очмый калмый' Әмма йомычка гына очты микән'1 Урманы да харап булмадымы7 Язучы, тел-әдәбият галиме артист кебекләр чыгуын таләп итмик инде.— алар үссен өчен туган нигезнең саклануы хаҗәт — нигә соң беренче класстан ук бары русча гына укыган колмаерлар арасында мәшһүр физиклар, химиклар. рәссамнар, композиторлар күренми7 Андыйларны бөтен Ульяновск өлкәсеннән дә эзләп таба алмыйбыз әле Агрономнар, инженерлар врачларыбыз бар. диярләр Ләкин алар татар мәктәбен бетерүчеләр арасында да ишле ләбаса Шушы хакта сүз кузгалгач Татар Колмаерында зоотехник Таһир Шакиров — Дөрес әйтәсез мәктәпнең бурычы рус телен өйрәтү генә түгел,— диде — Аны төп максат итеп куярга ярамый иде Укытуны русчага күчергәндә бездән фикер сорамадылар Мәктәпнең төп вазифасы — баланың зиһенен ачу Зиһене үссә төрле фәннәрне шул исәптән чит телләрне дә ансат үзләштерә Кеше туган телендә генә иркен уйлый Туган телебездә аң сәләт тизрәк ачыла Әйтергә дә оят. үз телебезнең шул телдә барлыкка китерелгән хәзинәләрнең үзебез үк кадерен белмибез Төзәтергә вакыт бу хаталарны Папау авылында мастерской мөдире Ваһиб Насретдинов — Балаларыбыз Тукайны Җәлилне белми үсә,—дип зарланды — Һәр халыкның горурлана торган газиз уллары кызлары бар Яшьләр шулардай үрнәк алып үсәргә тиеш Башта үзенекен хөрмәт итсеннәр иде1 Гореф-гадәтне милли бәйрәмнәрне сакларга кирәк Сабантуйларны да матуррак күңеллерәк уздырырга мөмкин Телебез. сәнгатебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен өлкә телевидениесе радиосы эшкә җигелми Минемчә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә ата-ананың бурычы зур —диде укытучы Наҗия Басыйрова — Алар аңлырак, әби-бабаларыбыз мирасына тугрырак булса, без бу кадәр кызганыч хәлгә төшмәс идек. —Милли культурабыз эшлеклеләрен ешрак күрәсебез килә туган телебезгә, сәнгатебезгә кызыксынуны алар гына дөрләтеп җибәрә ала Без монда татарча китап табудан да мәхрүм Нигә инде машина белән китереп сатмаска’ Туган тел төрле тирәлектә яшәсен'—диде Муса авылы география укытучысы Равил Билалов Ульяновск өлкә халык мәгарифе идарәсендә милли мәктәпләр инспекторы Миһербану Хөснуллина — Сәяхәтегезнең Татар Колмаерыннан башлануы үкенечле, диде Тулаем хәлләребез алай бик үк начар түгел безнең, узган еллар белән чагыштырганда борылыш сизелә Өлкәнен кырык дүрт мәктәбендә татар теле-әдәбият укытыла иде быел шуларга тагын дүртәү өстәлде Колмаерда да өйрәнә башлаячаклар Авылларда татар теле кермәгән өч кенә катнаш мәктәп .калды хәзер Ә менә күп милләтле утыз алты мәктәптә, шулай ук рус мәктәпләрендә укучы татарларга ана теле-әдәбиятын кертү кыенрак Быелгы уку елында аларда илле сигез факультатив һәм түгәрәк оештырдык Шул исәптән. Ульяновск шәһәренең унбиш мәктәбендә сигез факультатив дәрестә һәм егерме алты түгәрәктә 510 укучы татар теле-әдәбиятын өйрәнә башлады Бу саннар күңелдә шактый якты өметләр кабыза Әле бит күп кенә төбәкләрдәге рус һәм катнаш мәктәпләрдә укучы татар балаларына туган телләрен укыту турында хәтта уйлап та карамыйлар. Шуңа күрә миндә. Миһербану Хөснуллина. мөгаен, үз эшен соеп башкарадыр, җаваплылык тоядыр, дигән фикер калды Алда искәрткәнемчә. Ульяновск шәһәрендә чуваш, мордвалар да күп яши Алар- ның милли мәктәпләре дә иптәш Хөснуллина карамагында Афәтле заманда чуваш, мукшы һәм эрзя мәктәпләре дә ябылып беткән Бер-бер артлы шуларны кире ачтыра башлагач. Н С Хрущев сүзләренә ышанып, коммунизмга барыбыздан да элегрәк барып җитәргә каударланган кайбер мукшы эрзя акыл ияләре- мәгариф инспекторы Хөснуллина өстеннән Ул безгә ана телен көчләп тага - — дип шикаять яза башлаган — Курыкмыйм. алар да ата-бабалары телен өйрәнсен әле!— ди Миһербану ханым Аның тырышлыгы белән татар, чуваш, мордва халык авыз иҗатларын өйрәнү өчен махсус план төзелгән һәм өлкә мәктәпләренә таратылган Татар фольклоры алтмыш сигез сәгать укытуга исәпләнгән Хөснуллина иптәш чуваш, мордва, татар телләрен укытучыларның аерым-аерым семинарларын да уздыра башлаган. Татар укытучылары, мәсәлән Иске Колаткы урта мәктәбе базасында ике көн киңәшкәннәр Бу киңәшмәдә Татарстаннан филология фәннәре кандидаты Рәшит Ягъфәров һәм Казанның 35 мәктәбе укытучысы Диләрә Сибгатуллина катнашкан Иске Колаткыдан Фәридә Морсәлимова Кәшәдән Роза Әсләхова Үрәннән Әмирҗан Гыйльманов Мусадан Әнвәр Сәләховны — өлкәдә туган телебезне инде егерме биш елдан артык укытып килүче, эшкә дәртләрен, сәләтләрен кызганмаучы кешеләрне яратып искә алды инспектор Заманында Оренбург татар укытучылар институтын тәмамлаган Фәридә ханым мәктәптә Муса Җәлил музеен оештыруга күп көч салган татар теле һәм әдәбияты кабинетын яхшы җиһазлаган Аның тәҗрибәсен яшь белгечләр дә бик кызыксынып өйрәнә икән Роза ханымның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве укучыларының һөнәр сайлавында да чагыла — аларның берничәсе ул укыган Казан пединститутының татар теле бүлегендә белем ала башлаган Әмирҗан абыйның иң зур хыялы — һич югы. бер укучысын татар культурасына хезмәткә кертеп җибәрү Бу хакта ул минем алда ук балаларга да әйтте Татар теле өлкә мәктәпләреннән сөрелгән чакта моңа ирешү мөмкин булмагандыр Әмирҗан абыйга аны шул авыр заманда программада саклап калуы өчен дә рәхмәт Киләчәктә читтәге мәктәпләргә игътибарлырак булсак, ерактагы Кәшә. Үрән. Муса кебек авылларга да сәфәр чыккаласак. укучыларның да. укытучыларның да дәрте уяныр, культурабыз да отар иде Ерак авыллармы инде ул Кәшә. Үрәннәр’ Поездда алты-җиде сәгатьлек юл1 — Без Казанның җитди ярдәменә мохтаҗ.— диде Миһербану ханым — Бүгеннән егерме җиде татар теЛе укытучысы кирәк Заманында Мәләкәс Камышлы педучи- лищелары безгә кадрлар әзерли иде Ябылдылар Бәлки Сергели педучилищесында махсус татар төркеме туплап укытырбыз Тик безне ул гына да коткармаячак Югары белемле кадрлар кирәк Хәзер КДУ АДПИга уналты кешебез керде, аларның әйләнеп кайтуын дүрт күз белән көтеп торабыз Дипломлы укытучылар Татарстаннан да килсен иде Икенче кыенлыгыбыз — дәреслекләр, методик әдәбият, күргәзмә әсбаплар Заказ бирәбез. Татарстан халык мәгарифе министрлыгына гозерләнеп хатлар язабыз — җибәрмиләр Дәреслекләрне Казан дүрт елга бер генә чыгара Яңа пәйда булган факультативлар, түгәрәкләр, туган телне яңадан укыта башлаган мәктәпләр хәзер дүрт ел буе көтеп ятсыннармыни’ һич югы шушындый күчешләр заманында ел да басу кирәк аларны Сүзлекләргә, туган телебезнең үзөйрәткечләренә. татар балалар әдәбиятына мохтаҗбыз М Хөснуллина Чардаклы районының Үрән авылында туган, шундагы җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс педучилищесын татар телендә тәмамлаган аннары Мәләкәс пединститутының рус теле бүлегендә белем алган Туган мәктәбенә кайтып унбер ел балалар тәрбияләгән, укыту бүлеге мөдире вазифасын башкарган. Соңгы егерме биш елда өзлексез рәвештә Өлкә мәгариф идарәсендә хезмәт итә РСФСРның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, актив җәмәгать эшлеклесе Казан утлары» журналына күзәтү ясау, татар матбугатын таратуда катнашу, лекцияләр сөйләү һәм башка эшләргә дә дәрманы җитә аның Ульяновск якларында туган телебез нигезен ныгыту, милләттәшләребезнең мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерү юлына баскан әнә шундый кешеләр бар икән Тик җитәрлекме соң алар’ Чын. җитди борылыш көтеләме киләчәктә7 — Уянабыз бугай,— диде миңа укытучы Айрат Ибраһимов — Тукайның йөз еллыгын Татарстан зурлап бәйрәм иткәндә Ульяновск кымшанмаган да иде Югыйсә Болгар Казан ханлыклары эченә кергән борынгы ата-бабаларыбыз җирендә яшибез Саныбыз да күп Ләкин ул чакта үзгәртеп кору демократия сулышы әле монда сизелми иде шунлыктан без дә оешырга өлгермәдек Әмма бераздан һушка килдек, бөек шагыйребезнең йөз дә ике еллыгын культура сараена ишле җыйналып тантаналы төстә билгеләп уздык Мин доклад сөйләдем, үзешчәннәр концерт куйды Хәзер Чкалов исемендәге культура сараенда— Чулпан -Руслан- культура йортында Идел таңнары- һәвәскәр сәнгать коллективлары эшли, өлкә культура фонды каршында без татар мәдәниятен сөючеләрнең -Туган тел - җәмгыятенә берләштек Айрат Ибраһимов — Урал егете Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, отставкага чыккач. хатыны Әминәнең туган ягына — Ульяновск каласына килеп төпләнгән офицер Хәзер профессиональ-техник училищеларның берсендә шоферлар укыта Кызыксынмаган нәрсәсе юк Юрист Әминә ханым белән алар бай шәхси китапханә туплаганнар татарча матбугатны алдырып әдәбиятыбыз музыка театр сынлы сәнгатебез белән вакытында танышып, тарих, этнография белән мавыгып шәһәрдәге милләттәшләребезне оештырып, бай рухи тормышка чумып яшиләр Айрат абыйның аерым язучылар иҗатына, исемнәребезгә туган телебезгә багышланган язмалары Казанда да, Ульяновскида да матбугатта басылгалап тора Ике телдә дә шома яза Татарчасы төзек, бай халыкчан Үз халкын милли культурабызны дәрәҗәлерәк котлырак тагын да үскәнрәк итеп күрәсе килә, шуңа хәзерге хәлебездән җитешсезлекне табып тора — Миһербану Хөснуллина яки методист Фарук Галимовны тыңлап артык тынычлана күрмә.—диде ул миңа — Ул саннар саташтырырга да мөмкин Әйтик мин дә бер мәктәптә факультатив укытырга алындым Ләкин ни дәреслегем, ни методик кулланмам юк Укучылар да дәреслекне мин табар дип көтә ич инде Беренче дәресемне үзем теләгәнчә уздыра алмадым Миндәй яңа пешеп чыккан татар теле укытучылары хәтсездер әле Дөрес йөкнең кузгалуы сизелә Әмма киртәләр дә муеннан Туган телне өйрәнү ихтыяҗы хакында радио аша ун минутлык чыгыш ясарга теләгән идем Фикерләремне кәгазьгә төшереп килсәм редакторлары Мин каршы түгел ләкин сезне эфирга татарча чыгарырга вәкаләтем юк- — диде Председательләре иптәш Гражданцовка кадәр барып җиттем Гәпне кыска тотты ул кеше • Ульяновскида татарча тапшыруларның булганы юк. булмас та' Яки менә икенче мәсьәләне алыйк Алма-Ата Якутиядә җирле милләтләргә артык өстенлекләр бирелгән дип бөтен үзәк матбугат шаулады, ә безнең өлкәдә киресе — татарлар өлкә халкының унбер процентын тәшкил итсә дә. өлкә советында аның вәкилләре — 5,3 процент кына Эш башында утыручы җитәкчеләр исә бармак белән генә санарлык Ләкин моңа берәү дв пошынмый Шуңа күрә Ульяновскида татарча өлкә газетасы чыгарыйк милли китапка игътибарны арттырыйк, профессиональ татар театры ачыйк, дип берәр җиргә керсәк. • Кайдан чыккан милләтчеләр бу’ дип шаккаталар Чөнки алар заманында бу нәрсәләрнең һәммәсе булганлыгын, аларны сталинизм гына юкка чыгаруын, безнең шуларга әле ихтыяҗыбыз да хакыбыз да барлыгын белмиләр. аңларга теләмиләр А Ибраһимов сөйләгәннәрне кире какмаган хәлдә мин юлыккан җаваплы иптәшләрнең үтенечемә, тәкъдимемә уңай җавап бирүләрен дә әйтергә тиешмен -Белем» җәмгыяте секретаре Р Гыйльметдинова. Язучылар оешмасы секретаре А М Наумов татар укучылары белән әдәби очрашулар уздырырга теләвемне хуплап шундук булышырга керештеләр Партия өлк» комитеты лекторлар төркеме җитәкчесе С Гыймзтои чү > эл дымда районнарга шалтыратып эшемне шулай VK җиңеләйтте Өлкә советы башкарма комитетының милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Дамир Шәрипов белән очрашу да байтак мәсьәләләрне ачыкларга мөмкинлек бирде — Комиссиянең беренче утырышларында Чардаклы районында партия-совет җитәкчелегенә төрле милләт вәкилләренең ничек тартылуын, өлкә потребсоюзы- ның милли ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә керткән өлешен тикшердек.— диде ул — Потребсоюзга татар, чуваш, мордва телендәге китапларны, җыр тәлинкәләрен кирәгенчә сатуга чыгаруны йөкләдек Якын арада радиотелевидение эшчәнлеген. дингә ышанучылар хокукын саклау, азчылык милләтләр культурасын үстерү мәсьәләләрен караячакбыз Бу мәсьәләләргә озак еллар игътибар бирелмәде Әйтик. Казаннан татар театрларын, концерт бригадаларын гастрольгә чакыру. Ульянов- скидан Казан телевидениесе әзерләгән әдәби-музыкаль тапшыруларны күрсәтү нигә әле зур проблемага әйләнергә тиеш’ Алгарак узып әйтим: бу сәяхәттән кайтуыма күп тә үтмәде. Ульяновскидан хат килеп төште А Ибраһимов шәһәр культура сарайларының берсендә, зурысында. халкыбызның Нардуган бәйрәме уздырылуын хәбәр иткән иде Анда милли ашлар авыз итү дә татар китаплары сату да. археологик ядкарьлар белән танышу да. җыр-биюләр дә булган, мең ярым милләттәшебез рәхәтләнеп ял иткән Хәбәрнең тагын да күңеллерәге — Ульяновск телевидениесе елына утыз җиде сәгать күләмендә татарча тапшырулар күрсәтергә карар чыгарган "Туган тел» җәмгыятенә махсус бина бирү дә хәл ителгән Уянабыз түгелме’ Ил белән бергә, кардәш халыклар белән кулга-кул тотышып' Инде искәртүемчә, мин бу сәфәремдә балалар белән дә һәр авылда очраштым укучыларны да тыңладым Атнагол мәктәбендә Г Тукайның Пар ат>ын. Мукшыкүлдә әниләргә багышланган озын шигырьне балалар матур итеп яттан сөйләде Татар теле һәм әдәбияты аерым бер фән рәвешендә генә укытылган авыллар өчен бер дә начар түгел Әмма балалар халкыбызның бай культура мирасын күңеленә тиешенчә сеңдерсен өчен. РСФСРның милли мәктәпләре челтәрендә билгеләнгән сәгатьләр генә җитми, бу программа безгә кысан Җәмәгатьчелек бу хакта да. балаларны гомумән туган телебездә укыту турында да ныклап уйларга тиеш Югары белемне татарча алу мәсьәләсе кон тәртибенә куелганда, туган телне мәктәптә кысрыклау акланмас Яңа шартларда рус телен шул тел дәресендә дә иркен үзләштерергә мөмкин икәнлеген Татарстан тәҗрибәсе ачык күрсәтә Татар мәктәпләрен тәмамлаучылар узган ел Казан университетына һәм пединститутына кергәндә рус теле урынына татар теленнән имтихан тотуларын белеп тору да файдалы Өлкәннәр белән очрашулар аеруча җанлы узды Ашыгыч йөрүемә карамастан, сүз арасында татар китапларына ике мең сумлык заказ җыелды Папау авылында колхоз председателе Азат Туймәтев үзенә бәһасенә карамый, язучыларыбызның барлык яхшы әсәрләрен җыеп җибәртүемне үтенде — Ничә сораганым бар. безнең Чардаклы кибетенә килми алар.— диде ул — Инде шул тармакта эшлисез икән, туган телне яшәтү, туган культурабызны үстерү очен үҗәтрәк көрәшегез, безгә дә юл күрсәтеп торыгыз Тукай ничек әйткән әле, аттан артык эшлибез дигәнме’ Шулай да ул Икмәк, ит. сөт май җитешсен, дип көне-төне чабабыз Ә милли кино сәнгатебез юк Әдәби гәзитебез юк. хәтта татар театрын да бер күрергә зар ич без Язучыларның да күбесе пошмас җан. ахры, читкә чыгып йөрүләрен сизмибез Игенче яхшы уңыш алыр өчен, җирне ашлый Ә безнең күңелләрне кем ашлар’ Ансыз гына сезнең әсәрләрне кабул итәрлек, яңа иҗат көчләрен үстерердәй уңдырышлы җирлек була алырбызмы соң без? Дөрес фикерләр Әмма татар китабын кайтартыр өчен язучы килеп чыгуын көтәргә кирәк иде микән’ Тик мин Азат белән бәхәскә кереп тормадым Хакыйкать икебезнең уртада, какшамас бердәмлегебездәдер Туган телебезнең, мәдәниятебезнең язмышы меңнәр, миллионнар кулында, аларның уртак максатка ирешер өчен күмәкләшә алу. көчләрен берләштерә алу сәләтендә Ульяновск җире белән саубуллашам. Поездым Татарстанга, милли мәркәзебез Кана чаба Колагымда Сембер туфрагыннан калыккан шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй сузләре яңгырый Бетте, дуслар, бетте1 Актык кат минем кулны мәгез.' Җырчыгыз китте! Бәхил булсын аңардан һәммагез! Мин кая барсам да, изге уйларымнан ташлалал. Сез дз туган халкыбызга якты нурлар ззлзгез! Ульяновск — Казан 1988

Реклама