Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРИНА

Татарина» дигән атаманың фәндә кулланылганы юк иде әле Бу — әүвәлдән мәгълүм «Славика». 'Туркика» атамалары үрнәгендә ясалган яңа сүз. Аның мәгънәсе татар халкы турындагы фәнни хезмәтләр тупланмасы дигәнгә туры килә Гадәти яңгырамаган шул исем белән узган ел Хельсинкида дөнья күргән күләмле китап үзенең максаты һәм эчтәлеге. авторлары һәм тел төрлелеге ягыннан тирән кызыксыну уята. Китапка күз салганчы, башта аның басылу тарихына кагылып узыйк. 1970 елның җәендә Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына Финляндиядән бер хат килде. Аның кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт иде Хельсинки университетында татар һәм төрек телләрен укытучы профессор, философия фәннәре докторы Гомәр Таһирга 1970 елның 15 ноябрендә 60 яшь тула. Шул уңай белән галимнең дуслары һәм хезмәттәшләре даирәсендә «Татарина» исемендә махсус фәнни җыентык әзерләү нияте туды- Ул җыентыкның асылын татар теле, әдәбияты, тарихына багышланган мәкаләләр тәшкил итәчәк Фин тюркологлары белән бергә, анда дөньяның төрле илләрендә яшәүче белгечләр, шул исәптән Казан галимнәренең дә катнашуы күздә тотыла. Хатның ахырында мәкаләләрне җибәрү өчен адрес күрсәтелгән, Хельсинки университетында эшләүче күренекле профессорларның имзалары куелган иде. Шушы ук хат башка илләргә дә таратыла. Әлеге китап шуннан соң оеша башлый "Татарикаоны әзерләүгә кагылышлы кайбер мәгълүматлар белән безне редколлегиянең гыйльми секретаре, фин галиме Лаури әфәнде Котиниеми 1988 елның җәендә Казанга килгән вакытында таныштырды. Аның сөйләвенчә, университет тарафыннан язылган хатмөрәҗәгать таратылгач, «Татарика»да катнашырга теләп, кырыкка якын автор үзләренең мәкаләләрен җибәрә. Китапның рухын һәм күләмен күз алдында тотып, редколлегия шуларның егерме сигезен сайлап ала Аларның уналтысы Советлар иленнән, уникесе чит илләрдән. Унөч автор — Казан галимнәре. Чит ил авторларының бишесе Финляндиядән, дүртесе АКШтан. берәр автор ГДР. Англия һәм Төркиядән. Авторларның күбесе тюркология дөньясында мәгълүм галимнәр. Мәкаләләр инглиз, фин, немец, татар һәм рус телләрендә язылган була. Аларның эчтәлеген киңрәк даирәгә җиткерү максаты белән китапта киңәйтелгән резюмелар бирү кирәк табыла. Мәкаләнең нинди телдә язылуына карап, резюмелар ике телдә — инглиз һәм фин телләрендә бирелә. Нәтиҗәдә, китапны басарга әзерләү эше фәнни һәм техник яктан (алфавитлар төрлелеге) шактый катлаулы булып, аңа бик күп вакыт сарыф ителә. ••Татарина» фәнни басмалар өчен ярыйсы гына тираж белән —2000 данәдә нәшер ителде һәм дөнья илләренә, шул исәптән СССР- дагы төрки республикаларга, Мәскәү, Ленинград кебек үзәкләрнең китапханәләренә таратылды”.— диде Лаури әфәнде сүзенең ахырында. Бу хезмәтнең Гомәр Таһирга багышлануын әйткән идек. Шуны истә тотып, юбилярның тормыш юлы. фәнни-педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында биредә кыска гына мәгълүмат биреп китик. Г Таһир 1910 елда Нижегород губернасының (хәзерге Горький өлкәсе) Сергач өязенә кергән Куй- суы авылында туа. (Хәзер Финляндиядә гомер итүче меңнән артык татар-мишәрләр- нең төп чыгышы шушы төбәктәге бер төркем татар авылларына карый) Г Таһирның әтисе Зариф ага Финляндиягә 1899 елда ук киткән була Ул анда сәүдә эшләре белән шөгыльләнә һәм җай чыккан саен туган авылына гаиләсе янына кайтып йөри 1922 елда, әниләре вафат булгач. Г. Таһирны һәм аның ике кече туганын әтиләре янына — Финляндиягә озаталар. 1923 елда Г Таһир сигезьеллык фин лицеена укырга керә. Сәләте һәм тырышлыгы аркасында аны бер елга иртәрәк тәмамлап чыга. 1930 елда аны университетның юридик факультетына кабул итәләр 1938 елдан соң, юридик фәннәр кандидаты сыйфатында, ул Хельсинки шәһәренең налоглар идарәсендә эшли Бу өлкәдә Г. Таһир 35 ел буе — пенсиягә киткәнче—хезмәт итә, соңгы елларда финанс министрлыгының зур бүлегендә мөдир була. Г Таһир биографиясенең икенче тармагы педагогика һәм фән дөньясы белән бәйле. Ул университетта укыган елларында ук телләр өйрәнүгә даими игътибар бирә. Фин. швед телләреннән кала төрек, немец телләрен өйрәнә. Бераз булса да рус телендә сөйләшә белә 1948 елда Хельсинкида татар Т Китап күзәтү балалары өчен башлангыч мәктәп ачу эшендә якыннан торып катнаша, 1959 елга кадәр эшләп килгән бу мәктәптә укытучы була. Күренекле фин тюркологы профессор Марти Рясаиен, 1960 елда пенсиягә киткәндә, Хельсинки университетында төрки телләр укытучысы итеп үзе урынына Гомәр Таһирны тәкъдим итә. Шул вакыттан алып бүгенгә кадәр Г Таһир университетта эшли. Шунысын да әйтергә кирәк. 1980 елдан алып бу эшне, андагы канун нигезендә, хезмәт хакы алмыйча гына башкара. 1970 елда Гомәр Таһир докторлык диссертациясе яклый. Аның хезмәте төрки халыкларның авыл хуҗалыгы, игенчелек коралларын тарихи-чагыштырма яссылыкта өйрәнүгә багышланган Диссертациянең аерым бүлегендә татар халкына хас игенчелек кораллары һәм аларның аерым детальләре анализланып, бу өлкәдә җитди һәм кызыклы ачышлар ясалуын да күрсәтеп үтик. Г Таһирның фин. немец, татар телләрендә басылган фәнни мәкаләләре бар. Аларның берсе —«Финляндиядә төрки телләрне тикшерү тарихыннан» дигәне — үз вакытында «Казан утлары» журналында басылган иде (1978. 1 сан). Гомәр Таһирның иҗтимагый тормыштагы тынгысыз һәм фидакарь эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Без аны Финляндия илендә егерме елдан артык эшләп килүче Габдулла Тукай исемендәге культура җәмгыяте җитәкчесе буларак беләбез. Бу җәмгыять мактап телгә алырдай күл эшләр башкарды Татарстанның күренекле артистларын, сәнгать осталарын, галимнәрен Финляндиягә чакырып. милләттәшләр өчен концертлар бирү, татар гуманитар фәннәре ирешкән казанышлар турында андагы университет галимнәре һәм студентлары өчен аерым лекцияләр укуны оештыру һ. б. Бу хакта сүзне озынга сузмыйча, Тукай җәмгыяте башкарган эшләр турында Г. Таһир белән булган әтрафлы әңгәмәнең -Казан утлары-нда басылганлыгын искә төшереп үтик (1986. -1 сан). Гомәр Таһир шәхесен яңа яктан яктыртырга ярдәм иткән тагын бер сәхифәне телгә алып узасы килә 1941 елның гыйнварында Татарстанның төрле авылларыннан җыелган 75 гаиләне язмыш дигәнең ерак Карелиядәге бер леспромхозга илтеп урнаштыра Алар бирегә вакытлыча килешү нигезендә урман кисәргә киләләр Ватан сугышы башлангач исә чик буендагы бу леспромхозны фашистлар һәм ак финнәр басып ала, андагы халык концлагерьга озагыла. Лагерьдагы татар гаиләләренең коточкыч хәлен, ачлыктан һәм газаптан интегүен бер фин солдаты Хельсинкидагы мәхәллә хуҗаларына хәбәр итә. Финляндиядә гомер кичерүче татарлар хөкүмәткә мәхәллә исеменнән хат язып, тоткынлыкта тилмерүче милләттәшләрен үзләренә «эшче куллар» итеп бирүләрен үтенәләр Нәтиҗәдә. лагерьдагы татарлар Ярвинпә исемле кечкенә шәһәргә күчерелеп, төрле кешеләрдә яши башлый. Язмышның мондый борылыш алуы тоткыннарга исән-имин калу мөмкинлеге бирә. Финляндия безнең илгә каршы сугышны туктаткач, 1945 елның язында алар Татарстанга үзләренең туган авылларына әйләнеп кайБу авыр, гыйбрәтле тарихны Финляндиядә командировкада булып кайткан Гөлшат һәм Җәвад Тәрҗемановлар шактый тәфсилләп бәян кылганнар иде («Социалистик Татарстан». 21 сентябрь, 1985 ел) Алар бу тарихта Гомәр Таһирның җитди роль уйнавын язалар. Сугыш елларында Г. Таһир Турку (Абу) шәһәрендәге ярым легаль Кызыл Хач җәмгыятенең секретаре хезмәтен үти. Мәхәллә исеменнән язылган хатны фин хөкүмәтенә тапшыручы да. тоткын татарларга төрлечә ярдәм эшләрен оештыручы да ул була Г Таһир сугыш елларында Финляндиядә әсир калган татар солдатларына да рухи һәм матди ярдәм күрсәткән. Әсирләрдән язып алынган җырлар, алар бүләк иткән шигырьләр Г Таһирның архивында саклана. Инде сүзне «Татарика-га күчерик Андагы мәкаләләрнең шактый өлеше татар теле, аның тарихы, диалектлары, грамматик төзелеше һәм сүзлек хәзинәсенә багышланган Шунысы да игътибарга лаек, авторлар, куелган мәсьәләләрне аерым бер тел фактлары белән генә чикләмичә, киңрәк, гомумтюркологик планда карыйлар Фольклор әсәрләренең теле белән әдәби тел арасындагы үзара мөнәсәбәт — тюркологиядә хәзер актуаль һәм бәхәсле мәсьәләләрнең берсе. Төбәктән төбәккә таралып, буыннан-буынга тапшырыла килгән дастаннар, әкиятләр, җырлар телен, гомумән, халык авыз иҗаты телен әдәби телнең беренчел формасы дип санарга мөмкинме. юкмы! Әгәр без әдәби телнең сөйләм варианты да булуын таныйбыз икән, әдәби телнең барлык төбәкләр өчен дә бердәй нормалары иң элек халык авыз иҗаты әсәрләрендә чарлана башлавын да танырга тиешбез. Моның өчен XX йөз башындагы аерым газета-журнал һәм әдипләр телен аннан бер гасыр элегрәк шәкерт дәфтәрләрендә теркәлгән йөзләрчә илаһи бәетләр һәм җырлар теле белән чагыштыру да җитә. Кызганычка каршы, алар- га телчеләр кулы тигәне юк иде. Атаклы инглиз тюркологы Дж. Клосонның «Беренче бөтендөнья сугышы елларында татар солдатларының теле» исемле мәкаләсе шул «ак тап-ны бетерүгә беренче җитди адым дисәк. ялгыш булмас. Ул 1917 елның июлендә Германиядә татар әсирләреннән язып алынган һәм илле ике елдан соң Лондонда „Journal of the Royal asratic Socrety" исемле журналда нәшер ителгән татар халык җырларының теленә фонетик һәм лексик анализ ясый Галимнең күзәтүләренә караганда. бу җырларда очраган 1150 сүзнең 61,8 процентын төрки тамырлар, 2,6 процентын монгол, 26 процентын гарәп-фарсы һәм 8,7 процентын рус алынмалары тәшкил итә Дөнья фәнендә гасырлар буена диярлек Көнчыгыш халыклары, шул исәптән төрки халыкларның артта калганлыгы турында теория яшәп килде. Җәмәгатьчелек евроцентризм рухында тәрбияләнде. Егерменче гасыр археологик һәм археографии ачышлары исә бу теориянең ялгыш икәнлеген ачык күрсәтте Шуңа карамастан, евроцентризм үзен әледәнәле сиздереп тора. Моның бер мисалы итеп, Н. А Баскаковның (Мәскәү) «Төрки телләр лексикасында кайбер тохар алынмалары» мәкаләсен күрсәтергә мөмкин. Ул. төрки телләрдә абстракт, гомуми төшенчәне белдергән сүз (атама) үз үсешендә югарырак баскычта торган башка бер халык теленнән алынган булырга мөмкин, дигән иске фикергә таянып язылган Баскаковның «белү, кисү, көн, сул, түр» сүзләре, «ике. дүрт, биш» саннары тохар теленнән алынырга мөмкин, диюе белән килешүе читен Төрки телләр арасында киң таралган һәм дистәләрчә яңа сүзләр ясауда катнашкан мондый лексемалар төрки телләрнең үз байлыгын тәшкил итә. Икенчедән, теге яки бу халыкның борынгы чорда ук гомуми, абстракт төшенчәләр белдерә алырга сәләтле-сәләтсез булуы турында сөйләгәндә, ул халык теленең хәзерге торышына түгел, ә шул борынгы чордагы тел фактларына нигезләнергә кирәк. Чөнки төрле катаклизмнар (үз дәүләтчелеген югалту, башка динне кабул итү һ 6 ) нәтиҗәсендә төп телдәге сүзләр (бигрәк тә атамалар) икенче дин. икенче дәүләтчелек алып килгән сүзләр белән алмашынырга мөмкин- нәр Калифорния университеты профессоры А Бодроглигетиның «Харәзм төркисе әдәби теле: лексик системада интерференция мәсьәләсе» дигән мәкаләсе игътибарга лаек Ул төрки телләрдә борынборыннан абстракт төшенчәләр белдергән «бодун, көни- лек. алкыш, битик, сау» һ 6 сүзләрнең кайчан һәм ни сәбәпле • халык, гаделлек, сәламләү, китап, хикәят» кебек гарәп сүзләре белән алмашыну тарихына багышланган. Идел буе теркисенә һәм иске татар әдәби теленә хас бу лексик-семантик процесслар хәзерге көндә дә бара. Әйтик, гарәп сүзе «кафәләтоне тора-бара алыштырган ярым русча «порукага алу» сүзләренә карап кына. татар халык хокукында гаепләнүчене үз җаваплылыгыңа алу институты булмаган, дип раслау хата булыр иде Казан татар ратушасы эш кәгазьләрендә хәзерге «порукага алучы» мәгънәсендә «йөккә алу. йөкчелек» атамасы актив кулланылган һәм XX йөз башы татар сүзлекләрендә дә чагылыш тапкан Кыскасы, А Бодроглигети татар теленең тарихи лексикологиясенә кагылышлы бик әһәмиятле мәсьәләне кузгата. Без Кавказда күп кенә авылларның аерым телдә яки диалектта сөйләшүенә гаҗәпләнәбез. Ә бит зур-зур татар авылларының бер очы икенче очка караганда үзгәрәк телдә сөйләшү фактлары да мәгълүм. Авыл картлары күрше авыл телендәге аермаларны да санап күрсәтәләр Гыйльми язмалардагы күпсанлы диалектологик тикшеренүләрдән аермалы буларак, күренекле совет тюркологы, СССР Фәннәр академиясенең член- корреспонденты Ә Р Тенишевның «Усть- Уза авылы татарларының теле» исемле мәкаләсе аерым бер татар авылының тарихын, ул авыл урамнары һәм әйләнә-тирә җир-су атамаларын, аерым гаиләләрнең кушаматлары һәм тамгаларын, авылның кайчан һәм ничек салынуы турындагы риваятьләрне, ул авылда сөйләнелгән әкиятләрне, җырланган җырларны. Оз авылы телендәге фонетик, морфологик, синтаксик һәм лексик үзенчәлекләрне җанлы, кызыклы итеп күз алдына бастыра Белеп һәм тәфсилләп язылган бу хезмәт киләчәктә татар авылларының тарихына. фольклорына һәм тел үзенчәлекләренә багышланган аерым китаплар чыгару кирәклеген куәтли. Профессор Ф Ә Ганиев (Казан) татар теле грамматикаларының, кагыйдә буларак, башка тип телләр — әүвәлрәк гарәп, аннан соң рус теле схемаларына ияреп төзелгән булуларын искәртә Әгәр һәр телнең үзенә хас грамматик төзелешен ачарга телибез икән, без татар теленә синтетик һәм аналитик килешләр хас булуын да танырга тиешбез Дәлилле тел фактлары нигезендә, галим татар телендә ун синтетик һәм сигез аналитик килеш барлыгын аерып күрсәтә. Мәкаләләрнең бер өлеше төрки һәм славян телләренең үзара бәйләнешен яктырта. Рус һәм башка көнчыгыш славян телләрен дәге йөзләрчә төрки алынмаларны аларның күрше төрки халыклар (беренче чиратта кыпчаклар) янәшәсендә гасырлар буена ител, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып* яшәүләре белән генә аңлатып була. Колумбия университеты профессоры К. Меигес бу алынмаларның кайсы телләрдән кайчан керүен төгәл билгеләргә мөмкин дип саный, «полон» (плен), «тюрьма^, «темница* кебек хәрби һәм юридик атамаларның рус теленә төрки телләрдән кабул ителүен мисаллар өстендә раслый Казан университеты профессоры Р А. Юналиева үз мәкаләсендә көнчыгыш славян телләренә төрки халыклардан (башлыча кыпчаклардан һәм татарлардан) кием- салым белән кергән атамаларны тикшерә. Берничә мәкалә татар халкының этногенезына һәм этник тарихына багышланган Профессор А X Халиков (Казан) мишәрләрнең бабаларын Идел буена VIII-IX гасырларда килеп чыккан болгар-бортаслар белән бәйли һәм XII-XIII гасырларда бортас- ларның кыпчаклар белән элемтәгә керүләре турында искәртә. Әмма элемтә-контакт- лар белән телдәге лексик алынмаларны гына аңлатырга мөмкин Татар халкының ике зур этник төркемгә, ә татар теленең ике зур диалектка бүленү сәбәбе исә тирәнрәк ята. Профессор М. 3. Зәкиев (Казан) фикереңчә. «төрки телләрдә сөйләшүче көнбатыш куманнар-кыпчаклар буларак-, мишәрләр Урта Идел буе татарлары формалашуда катнашкан этник төркемне тәшкил итәләр Төрки телле мишәрләрнең(маҗарларның)бер өлеше көнбатышка күчә һәм венгр (маҗарларның) этногенезында төп роль уйный. Ә икенче төркеме Урта Идел буенда кала һәм соңыннан «татар» исемен ала. Этнограф Р Г. Мөхәммәтова (Казан) бортасларны болгарлар һәм кыпчаклар кебек үк мөстәкыйль халык диеп саный һәм аларның «ц-лашты- ручы мишәрләр яшәгән җирләрдә урнашуларына игътибар итә. Җыентыкта кыпчак тематикасы киң ча гылган Татар халкының (һәм бигрәк тә та- тармишәрләрнөң) формалашуында, бол гарлар белән беррәттән, кыпчаклар да катнаша һ Ш Мәхмүтовның (Казан) «Коман мәҗмугасы»ндагы кыпчак табышмакларын хәзерге татар табышмаклары белән чагыштырып өйрәнүгә багышланган ..Гасырлар традициясе» исемле мәкаләсе татар халык иҗатының бер башы кыпчак фольклорына ба рып тоташуын бернинди бәхәскә юл калдырмаслык итеп раслый XIV иоз кыпчак әдәбияты әсәрләре (шул исәптән Харәзминең «Мәхәббәтнамә» поэмасы) татар әдәбияты ның нигез ташларын тәшкил итә. Алты томлык «Татар әдәбияты тарихы» авторлары аларны хәтта урта гасыр татар әдәбиятына да кертәләр. Бу авторлар уенча. Харәзминең гарәп һәм уйгур хәрефләре белән язылган ике кулъязмасы да Британия музеенда саклана. Ә Истанбул Миллият китапханәсендәге өченче кулъязма исә — шул исемдәге бөтенләй башка әсәр («Татар әдәбияты тарихы». I т.. Казан. 1984. 197 б.) Калифорния университеты профессоры Я. Экманның «Ха- рәэминең «Мәхәббәтнамә»сеннән өзекләр» дип аталган мәкаләсе бу киң таралган фикернең нигезсезлеген күрсәтә, һәр өч кулъязмага җентекле текстологик анализ Истанбул китапханәсендә поэманың 160 шигъри юллык өченче кулъязмасы саклану турында сөили. Кыпчак әдәбиятының күренекле белгече тәкъдим иткән өченче кулъязма тексты һәм һәр өч нөсхә арасындагы лексик-грам- матик аермалар таблицасы поэманы тирәнрәк аңларга һәм төп нөсхәне ачыкларга ярдәм итәчәк. Урта диалектның Бостан һәм Касыйм сөйләшләре нугай теленә бик якын булу, татар теленең башка диалекты һәм сөйләшләрен- дәге нугай формалары Л. Т. Махмутова (Казан) мәкаләсендә конкрет ачылган. Башка төрки телләрдән аермалы буларак, татар һәм башкорт телләренә о, ө, у, ү ирен сузыкларының үзара күчеше хас Калифорния университеты профессоры Т Текин, «Коман мәҗмугасындагы баи мәгълүматларга таянып, бу күчеш XII-X1II гасырларда барган дигән нәтиҗәгә килә. «Татарика» кебек китапта татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләр урын алуы табигый бер хәл. Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятларының гүзәл традицияләрендә тәрбияләнгән Тукай иҗаты, милли чикләрне үтеп чыгып, инде күптән дөнья әдәбияты тарихында үзенә лаек урын яулады Революциягә кадәрге вакытлы матбугат рус, әзербаиҗан. кумык телләрендә чыккан Тукай турындагы материалларга таянып, Казан университеты доценты Р. К Ганиева «Габдулла Тукай һәм тугандаш әдәбиятлар» мәкаләсендә аның Урта Азия һәм Кавказ халыкларының иҗтимагый, әдәби фикер үсеше тарихына уңай йогынты ясавын ача Тукайның исән чагында ук үз иҗат мәктәбе туа, үз шәкертләре мәйданга чыга Шундый талантлы шәкертләрнең берсе шагыйрь Ш Бабичның тормыш һәм иҗат юлы Әнкарә университеты профессоры С Чагатай мәкаләсендә яктыртыла. Атаклы татар язучысы Гаяз Исхакый- ның кызы тарафыннан немец телендә язылган бу мәкалә киң дөнья җәмәгатьчелеген Ш. Бабич иҗаты белән таныштыруда җитди башлангыч булыр дип ышанасы килә Тукай әсәрләре революциягә кадәр үк инглиз. төрек, ә соңрак немец телләрендә яңгырый Германиянең Гумбольдт университеты профессоры Г. Хазаи «Татар әдәбиятының тышкы бәйләнешләре тарихыннан бер гыйлавә» исемле мәкаләсендә 20-30 еллар Венгрия матбугатында, татар иҗтимагыи фикер тарихына багышланган мәкаләләр белән бергә, венгр һәм дөнья җәмәгатьчелеген Г Тукай иҗаты белән таныштырган мех- сус хезмәтләр дөнья күрүе турында хәбәр Татар халык шагыйренең тормыш юлы күпсанлы монографияләрдә, гыйльми хезмәтләрдә, истәлекләрдә, йөзләрчә мәкаләләрдә яктыртылыш алса да, инде барысы да ачык, мәгълүм, дип әйтү иртәрәк булыр иде. Ленинград галимәсе Э. Сәгыйдова «Габдулла Тукай шигырьләренең үзе исән вакытта чыккан беренче һәм соңгы җыентыкларына карата» дигән мәкаләсендә шагыйрь биографиясенең тагын бер сәхифәсен ача һәм бу татар әдәбиятын, шул исәптән Тукай иҗатын пропагандалауга зур көч салган Г. Шәрәфнең мәгърифәтчелек эшчәнлеген дөресрәк аңларга ярдәм итә. Г. Тукай һәм журналист К. Сәгыйди хатларының мәкаләдә китергән фотокүчермәләре Тукай иҗатын өйрәнүдә яңа бер чыганак булып тора. Татар әдәбиятына багышланган кызыклы мәкаләләр әйтелгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Н. Хисамоа (Казан) үз мәкаләсендә XIII йөз болгар-татар шагыйре Кол Галинең иКыйссаи Йосыф» поэмасын өйрәнү тарихына туктала, аны чорларга бүлә, шагыйрь иҗатын халыкка җиткерүдә, тикшерүдә көч салган галимнәрнең эшчәнлегенә тиешле бәя бирә. Татар галимнәре X. Госман һәм X. Курбатов мәкаләләре төрки телләрдәге шигырь төзелешенә багышланган. Өлкән әдәбиятчыбыз Хатип ага Госман күтәргән фикерләр аеруча әһәмиятле. Ул төрки (шул исәптән татар) шигырь төзелешендә бармак һәм гаруз формаларының бик борынгы заманнан ук (шигъри язмалар VIII йөздән теркәлә башлый), чит тәэсиргә буйсынмыйча, мөстәкыйль рәвештә барлыкка килүен ышандырырлык итеп раслый.