Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛЬЯН ГАРМУН

Халык музыка уен коралы — гармунның тарихы әллә ни зур түгел Аны беренче булып 1782 елда Берлин мастеры Бушман эшләгән. Әлеге гармунның уң ягында биш тел, сул ягында ике теле булган. Һәр тел ике тавыш, ягъни мехны ачканда — бер. япканда икенче югарылыктагы аваз чыгарган. Шул елларда Вена шәһәрендә яшәүче Демиан исемле оста да гармун ясый. Ул ясаган гармунның сул ягында әзер аккордлар куелган була. Ә уң яктагы телләр нәкъ Бушман ясаган гармунныкы кебек урнашкан. Россиядә гармун тарихы узган гасырның утызынчы елларыннан башланып китә Гармун Европа илләреннән терле юллар белән Мәкәрҗә ярминкәсенә килеп керә һәм Россиянең терле төбәкләренә тарала, һәр төбәкнең осталары гармунны үзенчә камилләштергән. Шулай итеп, гармуннарның Тула. Саратов, тальян гармун. Вятка. Ливенка, хромка һәм башка төрләре барлыкка килә. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле XX йөз башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар эшли башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала Алар бүгенге көндә дә халык арасында еш очрыйлар. 1934 елда Казанда гармун фабрикасы төзелә. 50-60 нчы елларда Татарстанда гармун ясау аеруча киң колач ала. Талантлы яшь осталар барлыкка килә: Арчада Сәлих Вәлиев, Сарманда Сәгытдин Камалиев, Балтачта Рамазан Әсгатдинов, Шә- мәрдәндә Михаил Титов, Казанда Салих Шәйдуллин, Газиз Нигъматҗанов. Гзриф җан Сабитов һәм башкалар. Гармун ясау эше бүгенге кондә дә дәвам иттерелә. Түбән Кама каласында Кор бан Исмәгыйлов, Казанда Хәйдәр Искандеров, Александр Голованов һәм башка өлкән яшьтәге осталар белән бергә, әлеге сафта үсеп килүче яшь осталар да күренә баш лады. Алабугадан Илдүс Салихов. Чаллыдан Наил Заһретдинов һәм Рафжль Кор бановлар исемен шундыйлар җөмләсенә кертергә була. Татар халкы гармунны тиз арада үз итә һәм югары башкару осталыгына ирешә. Фәйзулла Туишев, Фәйзи Виккинин. Гали Җәмлихпнов. Рәшит Мостафин кебек оста гармунчыларыбыз үсеп чыгуы моңа ачык дәлил. Татар халкы элек-электән үк гармунның тальян. Венский. Саратов, концерт гер муннары, дип аталган төрләрендә аеруча яратып уйнаган һәм шушы гармуннар ны ясау эшен дә тигез дәрәҗәдә яратып башкарган. Гармун өч өлештән тора: уңъяк өлеш, сулъяк өлеш һәм күрек. Уң якта бер генә рәт булып 12 яки 16 тел (клавиш) урнашкан. Сулъяк өлештәге бас һәм ак кордлар көйгә аккомпанемент бирү өчен файдаланыла. Гармунның тавыш чыга нагы — металл (җиз, көмеш, корыч) пластинкалардан ясалган телләр. Алар уңъяк һәм сулъяк өлешләрнең эчке ягына беркетелә Күректән килгән һава агымы тел ләрне тибрәндерә һәм билгеле бер аваз чыгара. Тавышның яңгырау үзенчәлегенә (тембры) ирешү өчен күп кенә осталар Тальян гармунны дүрт, биш. хәтта җиде плпнкалы итеп ясыйлар Гармунның тавышы көчле, яңгырашы үзенә генә хас матурлыкка ия булсын өчен эшләнә бу Шуңа ла х.>лык җырларында: . Алтын мик»н. көмеш миклн Тальян гармун телллре. — дип җырлана да. Гади генә гармунны ясау өчен дә төрле материаллардан торган 200 ләп деталь не эшкәртергә кирәк. Бу эш остадан зур түземлек һәм маһирлык таләп итә Казан гармун фабрикасы чыгарган гармуннарның күпчелеге «ре маҗ«»р« тональ ностена көйләнеп ясала Ә инде халык арасында тарплган. ягъни аерым осталар ясаган гармуннар төрле тональностька көйләнергә мөмкин Аерчча »