Поэзия

Равил Бохарай

Тенге ярда «Әллүки»

Алмас Пачкорияга

Учагыбыз балкый җәйге төндә, пар эчендә балык шулпасы, киң әрекмән яфрагы өстендә җем-җем итә чуртан тәнкәсе. Гадәтеңчә, һаман эндәшмисең, эндәшмәудә бар күк хакыйкать... Алмас, «татаркаем», саф татарча фәкать бер суз әйтче, ниһаять! Җәйге саф җил кинәт исеп үтсә, яфракларны судай челтерәтсә, ишеттерерме ул Әллүкине, курай моңын, җан елаган көйне? ...Җил генә бу — lap түгел һич җанда; Ә нинди гамь йөрәгемне кыса?!. Син яртылаш грузин — ярый ласа балаң алдында бер аклансаң да; ә мин кайсы телдә әйтим: «Шәфәкъ тар тасмадай суда боргалана»? Туган телнең «үги улы» булып, русча яшим, язам, уйланам ла... Туган телне белү — «һөнәр» түгел; кичермәс ул онытсаң... Әнә, кара: чит көймәне эчкә куалый җил. өзелгән чылбыры суны яра... Равил БОХАР АЙ (Бохарасв) —рус телендә иҗат итүче татар шагыйре Укучыларга ул үтенеп Катайда һәм Мәскәүдә донья күргән китаплары, шулай ук татар шагыйрьләрен иан күп санлы тәрҗемәләре белән яхшы таныш. Г Тукайдан тәрҗемәләре һәм боек шагыйрьгә багышланган поэмалары очеи ул Татарстан комсомозынын М. Җәлил исемендәге премии сена дә лаек булды. Хәзер ул татар шагыйрьләрен венгр (мадьяр) теленә тәрҗемә итә. антология игеп чыгарырга әзерли монын очен ул Будапештта булып, венгр телен яхшылап ойрәнде. хәтта бу телдә шигырьләр дә ягып бастырды. Әмма ин куанычлысы бүгенге үзгәрешләр чорында, туган телгә мәхәббәт арту, тарихи мирас җирлеккә канту чагылышы буларак. Р. Бохарайнын туган телендә дә шигырьләр яза башлавы Бсг тәкъдим итә торган ике шигырь — әнә тунын мисалы. Укучылар аларны урау газлардан сон ана теленә яңадан кайткан шагыйрьнең беренче гәҗрибдләре итеп, аңлап кабул итәр дип уйлыйбыз Чирәмнәрдә ишкәк — хәрәкәтсез. Әсәрендем... балык исеннәнме?! Мин «Әллүки» көен көйлим, сүзсез... Күз яшьләрем ага... төтеннәнме?! Ерак юлның тузаны Конгур Мандокига Будапешт урамында, маҗарлар арасында бер җырладык төнозын «Олы юлның тузаны»н... Олы юлның тузаны. Кыен булса — түз, җаным... Маҗарлар — тугандаш халык: шушы көйдән еладык. Йомшак булмый да ир кеше, тама кайчак күз яше; ә йөрәге еласа, хакы бардыр лабаса. Будапешт урамнары көзгә табан сап-сары. Будапешт дәрт уята, үзе томанда ята...— Томанга баткан үзе, шәрекъчә көләч йөзе, европача тарихы: хач астында чал рухы. «..Ерак юлның тузаны иңемә салды тунын...»— бу бит тарихның үзе,— борынгы маҗар сүзе! Ә минем олы юлым, «тузаным», сүнмәс назым,— Казаным! булып... * — Кашың белән вата алмассың, алда кыя. Ватар өчен тауны, батыр башта итәгендә аның корыч койган! ...Башым учларымда килеш, төннәр чыгам. • Өнсез ярны кагып, дулкын ташлангандай диңгезгә,— дерелдәгән сихри халәт дөрләтсен янган утта. Изге эш өчен — тереклек туса да тик дөньяга бер минутка. Син тоясың халәтемне... Алда гомер — озын юллар, ялгызга дөнья кысан. Елмаешыйк, сөенешик гади генә, үз итеп. Бәхетләрне уртак итик яратышып, сөешеп. Сал кулыңны иңнәремә,— гел карыйм күзләреңә?! ...Әйдә, күтәреп менимме барасы үрләреңә?! аһаренда яши: олак-еллар андагы әдәби берлӘшмәатбугатта. коллекпм җыентыкларда донья күрде Разим Валиуллин Бары алга, алга! Сулар холкы ошый миңа. Ташкын сулар белән без кардәш күк; ашкынабыз икебез дә Җирдә — таудан түбән ага гөрләвекләр, ә мин исә укталамын ташкын үргә! Учларыма кысып башны, төннәр чыгам. Чигә тамырларым ритмын учта тоям... Йөрәк тулы языласы юллар! Ә баш тыя: Мин бит тоям халәтеңне... Сөйләшмик артык сүзләр. Бәгырьләрне өзгән теләк көзге алмадай өлгергән, шикләрне алсын җилләр. Алмашыйк садә елларның хыялдай матур үрнәген шашкын, дәртле мизгелгә... Мәхәббәт, мәрхәмәт нуры чагыла йөзләреңдә. Сал кулыңны иңнәремә,— бер карыйм күзләреңә?! Алтын таулар бирәм димим, өстен булыйк вәгъдәдән. Икеләнү... сүз куешу,— алар мәңге дәгъвада. Таяныр ноктам дип ышан, ике язмышны кушсаң. Раэим ВӘЛИУЛЛ и 11 Ченинш •<>/>< \ ш еә җитикчелек итте. Ill игырьлоре кчндл/ек М< Илгизәр Гыйбадуллин Каен Кура җиләге Чишмәдән су алып кайттым. Мөлдерәмә чиләгем. Әни әйтә: — Булдыргансың. Рәхмәт, кура җиләгем. Әниемнең иң яраткан Җиләге — кура җиләк. Кичә кура җиләкләрен Җыеп алдык бер чиләк... Шул чиләк белән чишмәдән Су ташыйм күпме кирәк. Чишмәдән су алып кайтам. Мөлдерәмә чиләгем.— Әниемнең сүзен тыңлыйм: Мин бит — кура җиләге!.. Бабай сөйли Бабай әйтә: — Шомырт исе Файдалы, улым Мөнип. Чәчәкләрен өзә күрмә. Койма башына менеп. һәрбер чәчәгенең аның Килә шомырт буласы... Шомырт булып, синең алда Килә ташып торасы. Ак күгәрчен Январьның иң соңгы көне. Урамда кар өстендә Йөри бер көтү күгәрчен. Берсе — ак кар төсендә. Күгәрченнәр карга басып. Киләләр дә тын гына. Җыелалар берәм-берәм Ак күгәрчен янына. Әй шатлана ак күгәрчен. Сөйлиме ул үзенчә, Күрәсезме, җир өстенә Миннән дип ак төс күчә. Илгизәр ГЫЙБАДУЛЛИН яшь шагыйрь. Katun авыл хуҗалыгы институты студенты. Ш игырьллре журналыбызда беренче тапкыр басыла.

Реклама