НУР ӨСТЕНӘ НУР

Халкыбызның гамәли сәнгать төрләре арасында ювелирлык-зәркәнчелек төре — аның иң күп мирас җәүһәрләре биргән тармагы дияргә мөмкин. Болгар заманнарыннан килгән гаять нечкә зәвыклы, көмеш, алтын җепләрне үреп, эретеп, беркетеп башкарылган бизәнү әсбаплары — «үрдәкле маңгай боҗралары», муенсалар, төймә, кечкенә коръән савытлары, Казан ханлыгы чорына караган асылташлы, көмеш челтәрле таҗлар, путалар, хәситәләр моңа дәлил булып тора. Тамыры тирәнгә киткән бу сәнгатьнең безнең көннәрдә дәвам итүе табигый. 70 нче еллардан бу өлкәдә дүрт рәссамны эченә алган Ковалевский-Шәкүро- валар династиясе иҗат итә: зәркәнчеләр Сара Шакурова, Виталий Ковалевский һәм аларның кызлары Ольга белән Елена. Ювелирлык сәнгатенең тагын нке остасын телгә алып китәргә кирәк: көмешче Сергей Коробцов һәм Виталий Бакакин. Сара Шәкүрова һәм Виталий Ковалевский татар осталары тудырган төерчекле көмеш челтәр ясауны тергезделәр, аны республика, бөтенсоюз, чит ил күргәзмәләрендә (ГДР, Чехословакия) күрсәттеләр, шул рәвешле аңа яңа яшәеш бирделәр. Алар башта этнографияне өйрәнеп иҗат иттеләр. Хатын- кызлар киеменә төрле сәнгати детальләр өстәделәр. Мәсәлән, «яка чылбыры» (В. Ковалевский) үзенең самимилеге. нәфислеге һәм зиннәтлелеге белән чит ил һәм үз илебез сәнгать сөючеләренең игътибарын җәлеп итте. Сара апа белән В Ковалевский ясаган беләзек, алка, йөзекләрдә ахак, фирүзә, аметист, гранат. тау бәллүре кебек татар халкы элек-электән кадерләп йөрткән асылташлар зур урын тота. Бу асылташларны көмеш челтәрле кысаларга урнаштыру да борынгы милли гадәткә нигезләнгән. Үзәккә зур мәһабәт асылташ, аның тирәсенә, ай тирәли әйләнүче йолдызларсыман, ваграк асылташлар, көмеш төерчекләр, аннары яссы көмеш челтәр беркетелә. Асылташларның җемелдәве, көмештән үрелгән бизәкләрнең ялтыравы күк гөмбәзендәге серлелекне хәтерләтә сыман. 80 нче еллар башында алар, этнографик бизәкләрне турыдан туры кабатламыйча, үзләренчә иҗат итә башладылар. В. Ковалевскийның • Чәчәкләрем» дигән муенсасы әнә шундыйлардан. Бу эшендә рәссам яссылап киселгән төрле төстәге асылташлардан балкып торган кыр келәме тудырган. Ленинградта Югары художество техник училищесының затлы металларны эшкәртү факультетын тәмамлаган Ольга белән Елена да әнә шул рухта, традицияләргә таянып, аларга яңа образлар өстәп иҗат итәләр. Г Тукайның 100 еллыгына багышланган күргәзмәгә Сергей Коробцов көмеш яссы пута белән кашына шагыйрьнең бармак бите зурлыгындагы җыентыгын сыйдырырлык тартмачык ясалган көмеш йөзек куйган иде. Аның фирүзә кашлы коръән тартмасы да бездә мең еллардан бирле килгән традициянең дәвамы кебек кабул ителә. Бу останың ювелир әсәрләрендә борынгы чулпылардагы сыйфатлар күзгә бәрелеп тора. Моның мисалы — муенса һәм алкалардан торган бизәнү комплекты. Монда без романтик ашкыну, табигатьне ярату кебек тирән хисләр сизәбез. Әсәр зур профессиональ төгәллек белән башкарылган. Кием бизәү сәнгате традицияләре һәрвакыт үзгәреп тора. Әмма шул таләпләргә туры китереп мирасыбыз җәүһәрләреннән файдалана белү — рәссамнары- бызның горурлыгы. Сүнә башлаган йолдызлар янына яңа йолдызлар тезелә тора. Шулай итеп, нур өстенә нур өстәлә.

Реклама