Мәдәният тормышы көндәлеге

ЯЗУЧЫДАН БЕЛӘН ОЧРАШУ 9 августта ТАССР Язучылар союзының Габдулла Тукай исемендәге клубында язучылар. республика матбугаты вәкилләре КПСС өлкә комитетының беренче секретаре. СССР халык депутаты Г. И. Усманов белән очраштылар. КПСС Үзәк Комитетының милләтара мөнәсәбәтләргә багышлап сентябрь аенда үткәрелә торган Пленумы алдыннан җитди сөйләшү булды ул. Бигрәк тә Татарстанга союздаш республика статусы бирү, татар телен дәүләт теле итү. партия һәм Советларның абруен күтәрү, республика матбу гатының хезмәт ияләрен тәрбияләүдәге ролен, сугышчанлыгын арттыру, дингә ышанучыларның ихтияҗларын тулырак канәгатьләндерү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде. Шунысы куанычлы: өлгереп җиткән байтак мәсьәләләрне бергәләп хәл итү юллары җыелыш барышында ук табылды. Язучыларның күп кенә сорауларына шулай ук ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов. КПСС өлкә комитетының идеология бүлеге мөдире О. В. Морозов. ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Р. С. Мөхәммәдиев җавап бирде. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ 10 августта В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының конференц залында «Идел болгарлары тарафыннан ислам дине кабул итүнең тарихи алшартлары һәм нәтиҗәләре» дигән фәнни конференция булды. Ул Идел буе болгарларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 ел тулуга багышланды. Аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият, тарих институты һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты оештырды. Конференциягә Мәскәү, Казан, Уфа галимнәре. дин әһелләре, киң җәмәгатьчелек чакырылган иде Аның утырышларында филология фәннәре докторы М. 3. Зәкиен, тарих фәннәре докторлары А. X. Халиков. М. Г. Усманов, философия фәннәре докторлары А. В. Сагадеев (Мәскәү). Я. Г. Абдуллин. педагогия фәнНәре академиясе академигы М И. Мәхмүтов. тарих фәннәре кандидаты Н. В. Бикбулатов (Уфа) һәм башкалар Идел болгарларының ислам динен кабул итүләренең тарихи алшартлары, аның мәдәният, педагогика, әхлак тәрбиясендәге роле һәм башка мәсьәләләр буенча докладлар ясадылар, фикер алыштылар. Конференция эшендә ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов. ТАССР культура министры М. М. Таишев катнашты. КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ Июль азагында республиканың Дәүләт музеенда Идел буена килеп урнашкан ерак бабаларыбызның ислам динен кабул итеп алуларына 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Анда Болгар чорына караган архив материаллары, шәмаилләр, дин тоту өчен кирәкле әйберләр, китаплар, кием-салым һәм көндәлек кирәк-яраклар куелган. ДИН ТОТУЧЫЛАРГА МӘЧЕТ БИРЕЛДЕ Идел буендагы Болгар дәүләтенә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Казанның Идел буе районы дин тотучы мөселманнар җәмгыяте гаризаларын, шулай ук республика Культура министрлыгы һәм СССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре советының Татарстандагы вәкиле тәкъдимнәрен карап, ТАССР Ми- нйстрлар Советы Әҗем мәчетен дин тотучыларга бирү турында карар кабул итте. ҖӘЙГЕ ГАСТРОЛЬЛӘР Июль аенда Мәскәүдә, Халыклар дуслыгы театры бинасында. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре булды. Аны ачканда РСФСР Театр эшлеклеләре союзы идарәсе секретаре. Ермолова исемендәге Мәскәү драма театрының баш режиссеры В. Фокин Казан артистларын җылы котлады. М. Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесы укытучысы Т. Бехтерева да коллективны гастрольләр башлану белән тәбрикләде. Труппаның яшь артистларына, күптән түгел генә үзләрендә укып чыккан »щепкинчылар»га ул аеруча уңышлар теләде. Г. Камал исемендәге театрның баш ре- жиссеры. СССР халык артисты М. Салим Жанов жавап сүзе белән чыкты. Аннары мәскәүлеләргә «Зәңгәр шәл» спектакле күрсәтелде Мәскәү гастрольләрен ачу тантанасында КПССның Татарстан олкә комитеты секре таре Р. Р. Идиатуллин. СССР һәм РСФСР Культура министрлыклары вәкилләре кат нашты Татарстанда Башкортстан АССР әдәбия ты һәм сәнгате көннәрен дәвам иттерү уңа еннан Казанга М. Гафури исемендәге Баш корт дәүләт академия театры коллективы килде. 6 июнь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында гает рольләр җәен тантаналы төстә ачу булды Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театрының баш режиссеры. СССР халык ар тисты М. Сәлимҗанов ике театрның багла нышлары турында сөйләде, иҗатташлары на уңышлар теләде. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының баш режиссеры Р. Ис рафилов театрның үткән бай тарихы ту рында сөйләде. Гастроль көннәрендә (ул бер ай дәвам итте) күрсәтеләчәк спектакль лориең үзенчәлекләренә тукталды, артист лар эшчәнлеге белән таныштырды. М Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры гастрольләрен тантаналы ачуда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мустаев, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Р. Р. Идиатуллин. ТАССР культура министры М М. Таишен иптәшләр кат нашты. ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР 1 — 4 июньдә Адыгей автономияле өлкә сенең башкаласы Майкопта РСФСР Язучы лар союзы секретариатының күчмә утыры шында милләтара багланышлар һәм бүген ге күпмилләтле Россия әдәбиятының акту аль мәсьәләләре каралды. Анда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Ри нат Мөхәммәдиен чыгыш ясады. Шул ук көннәрдә Майкопта һәм Крае нодарда үткәрелгән Пушкин поэзиясе бәй рәмеидә шагыйрь Ренат Харис катнашты һәм чыгышлар ясады. Ике республиканың Язучылар союзы идарәләре Эстониядә татар. Татарстанда эстон әдәбияты көннәрен уздырырга ки леште. Алмаш бәйрәмне әзерләү өчен июль ае башында язучы Тәүфикъ Әйди Таллинн га барды. Эстония Язучылар союзы җи тәкчоләре Арно Валтон, Уло Туулнк һәм башкалар белән культураларыбыз багланы шыи ныгыту, үзара әдәби тәрҗемәләр!» киңәйтү хакында киңәште. Балтик буенда әдәбиятыбыз көннәре 13—17 ноябрьдә үткәреләчәк, эстон дусларның республикабызга килүе алдагы елның июнендә көтелә. Чувашия АССРның Батыр районында шул төбәктә туып үскән язучылар Кави Латыйп. Михаил Юхма. Раиса Сәрби катна шында татар һәм чуваш әдәбиятлары көн нәре булып үтте. «Ленинец». «Гвардеец». • Рассвет» колхозлары һәм район үзәге хезмәт ияләре әдипләрне җылы кабул итте. Очрашуларда ике милләт арасындагы элемтәне тагын да киңәйтү, дуслыкны ныгыту турында сүз алып барылды, эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Татар һәм чуваш укучыларының сораулары буенча язучылар үзләренең шигырьләрен укыдылар, күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Язучылар унтугызынчы гасырның ахы рында яшәгән һәм ижат иткән чуваш ша гыйрәсе Әминәнең туган авылы Висьпюрт- та да булдылар. Әминәнең авылдашлары белән очраштылар. Кави Латыйп аларга үзенең «Әминә» исемле поэмасын укыды. ШИГЪРИ БӘЙГЕДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР • Татарстан яшьләре» газетасының 8 март санында «Мәхәббәткә мәдхия* дигән шигъри конкурс игълан ителгән иде. Газетада утыз авторның сөю шатлыгы, мәхәббәт газаплары, саф хисләре чагылган шигырьләре дөнья күрде Алар белән җентек ләп танышканнан соң, жюри алты авторны конкурста җиңүче дип тапты. Гөлнур Айза туллова. Илдус Гыйлаҗев. Фәйрүзә Мөс- лимова. Рөстәм Сүлтиев. Лена Шакирҗано- ва. Ләйсән Юнысова. ГӨЛСТАНДА ЯҢА АНСАМБЛЬ Үзбәкстанның Гөлстан шәһәрендә яңа оешкан «Язмыш» татар фольклор ан самбленең беренче концерты булды. Кон цертта татар халык җырлары, композитор ларыбыз әсәрләре башкарылды • Язмыш» ансамбленең оешуына зур өлеш керткән Разня Гайнуллина элек Ка занда яшәгән. Казан дәүләт консерватория сен тәмамлаган. Хәзер ул Гөлстанда яши, милли традицияләребезне баетуга кулын нан килгәнчә өлеш кертә Ансамбль оешуга зур ярдәм итүче икенче кеше — Мирхәйдәр Кадыйров. Ансамбль членнары якын араларда Сыр Дәрья өлкәсенең башка шәһәр һәм районнарында яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш тар ясаячаклар

Реклама