Логотип Казан Утлары
Роман

ҮЛЕМ ЭЛМӘГЕ

1. Махно фатихасы белән ахно атакайның яраннары иртә таңнан сөрән салып уздылар: Контрразведка хезмәтендәгеләр. тиз булыгыз — штабка! Ә Димка Сабадырев үлгән кебек йоклавын белә. ЕГет яшь. каны уйнап торган чак: кичә шактый гына чөмерелгән. төне буе маҗара эзләп йөрелгән, инде «атам» дисәләр дә йокыдан бүленәсе килми. Кемнеңдер, яңагына ике яклап чаба-чаба: — Тор. сантый, танавыңны җимергәнче!—дип җилтерәтүен дә колагына элми ул. Тәмәкене күп имүдән хыр-хыр килгән тавыш исә һаман үзенекен тукый: — Тор. каһәреңне! Нестор Иванычны беләсең ләсә: сүзен аяк астына салсаң, нәселеңә көн күрсәтмәс. Ыштаныңны салдырып, камчы белән ярырга кушар. Хезмәтеңнән дә өреп кенә чыгарыр.— дип сукрана.— Аңгы-миңге димәсәң. вәт. көмешкә мичкәсенә башы белән чумган бит... Укымышлы булуыңа төкерәм.— дип кыза. Сүзләрнең мәгънәсе йокылы-уяулы аңга һич барып җитә алмый, таң тишегеннән килеп, нигә дип җилтерәтә әле Евлампий дәдәкәй? Яңаклаудан туктаса да. тавышы көчәя генә бара. Тоськаны сүгә: — Өрлектәй егетләрне эчертеп тилертә дә. юеш чүпрәк кебек, сы- гыпмысыга: соңгы тамчысына хәтле. Берочтан кесәләрен дә чистарта... Ярар, җае чыгар әле: койрыгын бот арасына кыстырырмын мин ул кәнтәйнең! Пеләмәшнең канын суырганны болай гына калдырмам' Бер дә булмаса. Махно атакайның үзенә барырмын'.. Махно» сүзе чыгу белән. Димка, бөтенләй йокламаган да кебек, ялт итеп сикереп торды. Бәбәкләре атылып чыгардай булып акайган, ә теле — пулеметтан сиптерәмени — Атакай нәрсә диде? Атакай нәрсә кушты? — Абзасының сүзен дә Зөфәр ФӘТХЕТДИНОВ ( lf)40l— Ачылган серләр Кем —кемне Тайни стоит жизни. Кто назовет убийцуf ■ дигән китаплар авторы. Юридик фәннәр докторы, профессор. Мәскәудә яши Романның журнал вариантын Мөдәррис Вәлиев әзерләде көтеп тормастан. күзен уауа шнекка ташланды Мин хәзер Бер аягым монда булса, икенчесе тегендә... Чү!..— Евлампий дәдәкәй зур йонлач кулы белән аның жилка сеннән эләктереп алды.— Их. аңгыра бәрән, карга мие эчкән нәрсә' Ишетсен колагың теге сөйрәлчек Тоська тирәгендә бүтән күрәсе бул мыйм үзеңне! Димканың кинәт колак яфраклары шәлперәйгән төсле булды. Та- - вышы бик сытылып, бик мескен чыкты Мин аны яратам шул. абзый... Әйләнәсем килә Өйләнәсең? Кемгә?! Шул белә , беләсеңме син анык кемлеген' = Штабында да аны карамаган мужик калмады бит инде' Хәзер, әнә. ху - җалык взводында сырпалана. Анда да икенче тапкыр чиратка салган * нар! Евлампийның. ачудан, гарьлектән тыны кысылып йөзенә куе ; кызыл тимгелләр чыкты Кызулык белән берәрнс тамызганын да сиз z ми калды Өйләндерермен мин сине, бик кашынсаң' Нәсел черетергә - бирмәмен!.. Ничә ел буе юкка гына укытып йөрдекмени ' дин ном Z шартты ул үзенең бу хәрәкәтен Үтерәм! Тагын бер күрсәм шуның 1 янында, баш капкачыңны куптарам Ә ул кәнтәйне эчен тишеп агызам ‘ |Шул нәҗеснең. Мине беләсең' Дәү йонлач йодрык неләмәшне ишек катына очырып җибәрде. Типтер атакай янына' Штабка ничек барып җиткәнен дә сизми калды егет Юк, абза г сының йодрыгыннан түгел. Тоськага мәхәббәттән зиһене таралган иде " аның. Уйлары белән ул һаман Тоська янында, аның белән үткәргән кайнар тон куенында иде. Абзыкайның сүзләре хак анысы. Димка үзе дә дивана түгел: Тоськаның шук кыз икәнен белә Тик йөрәкне нишлә тәсең' Димканың башын күзен әйләндерде дә куйды шул кызый Мә хәббәтне сукыр, диләр бит Беркөнне. Чибәркәйнең печәнлектә бүтән егет белән шаярганын күргәч, бөтенләй шашып калды Димка һәр гөп не төшендә Тоська дип саташа башлады Инде менә кичә Госьканың кайнар дымлы бәдәне, дәртле ьпц'ырашулары төш түгел, өн иде Төи буе аныкы гына булды Тоська. Бу тәмам исерткән, хәлдән тайдырган мәхәббәттән икесенең дә аерыласы килми иде Таң алдыннан eier кур ка курка гына тәкъдим ясады Өйләнешик . тидг һич көтмәгәндә чыз риза булды. Күкләрне тилерткән сылуга һәр төнне ия булу мөмкин here ачылды. Бу инде чиксез бәхет иде' Абзасынамы соң моны аңларга ’ Гупас мужик акылы төшенерлек нәрсәмени ул мәхәббәт' Гомергә бер килгән бәхетнең пи икәнен белсә, аю кебек гәүдәсе белән юлга аркылы 'төшәр идемени ул! Евлампий дәдәйнең. чыннан да. эшне бозу куркынычы кинәт кенә 'бик ачык булып күз алдына килде ( өйгәнеңне алын юньяның әллә кайсы читенә олагасы иде. дип уйлады Днмка. Юк шул. монда да үзен өрмәгән “урындыкка да утыртмыйлар, бөтенесен ташлап, каядыр ияреп китәргә ■‘Тоська җүләрмени ул! Егетнең үзен дә исән көе ычкындырмас.lap Контр разведкага урнаш парын абзасы зур игелек эшләгән иде дә бш у ■ чаюа менә шундый хәлләр килеп чыгасын кем белгән. Кача нитә ка н аң. җн к 'кат җир астыннан эзләп табарлар үзеңне. Эчәк бавырларыңны < авып, сөягеңне җыен ала алмаслык итәрләр Хннары. контрразведкада хезмәт һггүнең тәмен бер белгән кеше, түм түгәрәк дурак булмаса. моннан качу ту рында уйлыймы? Әнә биг. Махно атакайны саклаучы әзмәверләргә ’хәтле үзләре башлап сәлам бирә сиңа . Бүтәннәр белән ничек эре кыла палар югыйсә! Әйтәсе до юк. кызларын кычкыртып тартын алалар Шул урында яңадан Тоська күз алдына килә дә. үзәге өзелеп китә Димканың Бөтен әгъзасы кыл кебек тартыла, бармак очларына хәтле кай нар дулкын тарала Качам' Билләһи, качам. Җан биргәнгә җүн бирер әлг . (ип уйлый ул. гатлы киерелеп Янтыгына кемдер каты итеп төртүдән генә егет, сискәнеп нгена кинәңдәй булды Син нәрсә, каһәреңне дин колак төбендә чыр хыр кнлдг In лампий дәдәсе.— Сөяркәңнең ястыгында дип белдең, ахры, үзеңне. Гаҗәп: кай арада килен җиткәндер абзыкай! Шактый күп халык җыелган икән штабка. Контрразведка кеше.ц ре генә түгел, отряд башлыклары, аларның ярдәмчеләре дә күренә. Ба рысының да чыраенда киеренкелек, хәтта көмешкә пары чыгып бет мәгән күзләрендә дә ниндидер курку катыш гайрәт чагыла. Ә Димвд чынлап та. уйларына бирелеп, киерелә-ишелә төшкәнен дә сизмш» стенага авышкан икән Махно атакайга хөрмәт билгесе бер дә күрец мидер шул аның бу рәвешендә. Атакай үзе сизеп-абаилап өлгермәдем) икән? Күрсә, бигрәк тә сүзеннән бүленә калса, бетте баш: мондый чакп Нестор Иваныч демократия уйнап маташмый. Куркудай Димканьц маңгаена борчек-борчек тир бәреп чыкты. Зиһене шул хәтле нык ачыл ды. Махноның нәкъ шул мәлдәге: — Әмерне үтәми икән атарга!—дигән сүзләре, мылтык көпша сеннән чыккан кебек, колак төбендә үк шартлады. Аркасы чымырда! китте, аяк-кулларына каз тәне чыкты. Атакай нәкъ менә аны кисәт, иде! Гәүдәсен, акылын курку уты биләп алды: чибәр Тоська турында гы уйлары, чәчелеп киткән дары бөртекләре шикелле, күз ачып йомганчы. шул утта янып та бетте. Хәзер инде Махноның һәр сүзе, кәйлә беләв чокыгандай, аның баш сөягенә килеп бәрелә иде. — Унар, унбишәр кешелек төркемнәр булып, әйтелгән авылларга бүген үк чыгын китәсез. Очраган берәүне туктатырга, әйбәтләп тентергә. Кыйммәтле әйберләрен экспроприацияләргә һәм. бер бөртеген да югалтмыйча, казначыларга тапшырырга. Яшереп калган өчен — үлем. Махно кесәсеннән яулык тартып алды, маңгаен сөртте. Тәрәзәне ачарга кушмакчы иде дә. кире уйлады: яшерен сүзне чит колакның ишетмәве хәерлерәк. — Асылрак кошларны князь, дворян, купец, офицер ише адәм актыкларын штабка, үземә тотып китерергә. Шул калыптан сугылган хатын-кызларны да миңа китерегез. Кемдә нинди затлы әйбер табыла — анысын да туп-туры үземә. Атакай тирән итеп тын алды, карчыга күзләре белән барысын да бер айкап узды һәм кинәт, кылыч тотып кизәнгәндәй кискен итеп, кулы бе лән һаваны телде: — Без'. Туганкайларым, улларым, патша казнасыннан ким булмаган алтын хәзинәсе тупларга тиешбез. Барыбыз да хөрлектә. берту ганнар булып яши алсын өчен. Бөек гаиләбез тирә-яктагы бер генә дәүләткә дә бәйле булмасын өчен. Бер генә көч тә безне сыта, изә алмасын өчен. Анархизмның даһи, үлемсез идеяләре җир йөзеннән җимергеч давыл булып узачак, ул барча кыйтгаларда, җәмгыятьләрдә дәүләт хакимлеген себереп түгәчәк. Ләкин моның өчен безнең үзебезнең гаиләдә ож- мах тормышы төзергә кирәк. Без!.. Без' Куәтле, таң калдыргыч үрнәгебез белән бүтән халыкларны да шундый яшәү рәвешенә күчәргә мәҗбүр итәрбез! Безнеңчә әхлак, безнеңчә идеология Җирдә таптана итәр! Яшәсен гомуманархия — азатлык, туганлык һәм бәхет патшалыгы хакына. барча халыкларны дәүләт хакимлегеннән баш тарттырырлык илаһи көч! Теленә шайтан төкергән Махно кинәт шып итен туктап калды. Әле генә аны шашындырган сүз өянәге шайтан ялап алгандай юкка чыкты. Атакайның карчыга карашы бер ноктага карап каткан, ә ул нокта*да- көмешкә чөмерүдән ганавы шешенгән бер мәхлук — штабның каравыл башы шыпырт кына черем итеп маташа иде. Халык алдында телмәр тотучыларның ике төре була: аларның 6ef ишесе — тыңлаучыларның бөтен кыланмышын, хәтта чыраендагы үз- гәрешләрне күзәтә күзәтә сөйли; ә икенче төрлеләре берни дә күрм! диярлек: дулкынлану, киеренке халәт кара нәрдә булып аларның күзе! каплый. Махно атакай чыгыш ясаучыларның беренче төренә керә: тиң 8 ^таучыларның еле берсен, әле икенчесен күз карашы белән ялмап ала. ^халыкны һәрвакыт кыл кебек тартылган хәлдә тотарга тырыша, шуңа цкүрә, кирәк булганда, сүз агышын, сөйләү рәвешен теләгәнчә үзгәртә ала _ҢДе. ■, Менә хәзер, каравыл башлыгынын кыланмышын күреп, бер жике- рренеп аласы килде атакайның, әмма шундук әлеге уеннан кире кайтты: а текәлебрәк карасак, бүтәннәрнең дә чыраеннан аңгыралык бөркелеп. = йкүзләре сарыкныкы кебек агарып тора, өстәвенә, бүлмә эче кичә генә £ цЧөмерелгән зәһәр көмешкә пары белән тулган иде Бу Гыйбадларның юга j )ры материяләрдә гаме юк. Тирән фикерләр әйтеп исрафланасы да түгел. “ Барыбер аңламыйлар Гамакка әрем әчесе кебек ачу менеп бөялде ' I - Кабахәтләр!' . Оеган, аңгырайган чырайлар бердән сискәнеп, куркудан агарынып ® !.катын калды. ~ ...буржуйлардан тартып алынган алтын көмешне урлап качар ч (га чамаласалар, дип дәвам итте Махно, жир астыннан да. су астын 2 нан да табын алачакбыз Аларның үзләре генә түгел, туган-тумачалары. * бөтен нәсел нәсәбе хыянәтче дим исәпләнәчәк. Аларга жәза бер генә — 2 „эт үлеме! Ялгыз шөпшәнең тәрәзә пыяласына бәрелә бәрелә безелдәве ише * телде. Бүзем бетте. Контрразведка гына калсын Керле пычрак шинельләр, көрән төстәге чикмәннәр, кара бушлат ^ларның байтагы чыгып киткәч, сулыш алулар иркенәя төште. Тәмәке ‘төтененнән саргылт соры төскә кергән түшәм күзгә күренеп агарды сыман. Ниһаять, имән яфракларына охшатып эшләнгән бик зур кандил дә. ' хәзер генә элеп кунгандай, игътибарны җәлеп итте. \ның бәллүр асыл ‘малары кояш яктысында әкрен генә тирбәлеп, стеналарга һәм түшәмгә “салават күпере төсләрен чәчеп уйный иде. Днмканың да күзләре шул асылмалардан кнм ялтырамагандыр бу мәлдә. Шундый бер яктырткычны түшәмеңә асып куйсаң, ә' дип уйлады 1 ул. Көнләшүләреннән шартларга җитешер иде яшыиләр. Менә ничек яшәргә кирәк дөньяда: бәллүр кандилләр яктысында, аяк астына йомшак ’ келәмнәр җәеп, акча капчыгы өстенә утырып Бар бит \л. бар дөнья ' < ына төкереп яшәүчеләр' Бәлки әлегә экспроприация дигән нәрсәкәйдән ’ миңа да бераз тамып куяр9 Барып тыгылырга кирәк, булмага. Мондый « җай тагын әллә чыга, әллә юк Әлбәттә. Махноның күңел төбендә ягкан асыл уена төшенеп, әлеге г - алтын операциясенең чын колачын аз гына булса да күз алдына китерү ■ Димкалар акылы җитә торган эш түгел иде. Ә атакай яхшы чамалый • аның бүресе улар сәгать сукты. Рәсәй империясенең казнасына тиң то- 1 рырлык алтын һәм асылташлар запасын күп булса берничә ай эчендә | тупларга мөмкин. Бөтен хикмәт тарихи хәлләрне дөрес бәяләп, тулысынча файдаланып калудан гына тора Махно әйтмешли, ул ситуация дигәненең бугазыннан алып, груша агачы кебек бөтен көченә селкетергә кирәк ИНН елның язына илдә гадәтн булмаган хәл барлыкка килде. Сәбәп лоре күн иде аның Иң элек Беренче бөтендөнья сугышы хәрабәләреннән инфляция аҗдаһасы чыкты. Ничә еллар буе \л аждаһа шанлы империя өстендә кагынды: кара канаты белән бәреп, финанс системасын җимерде, азык төлек һәм иң хаҗәт товарларның бәяген әллә кая күтәреп куйды, казна акчасын хәрби чыгымнарга суырып алды, халыкның com ы өметләрен утлы сулышы белән көйдерде еп булмый. Балга ябышкан чебен кебек, котырган нәфесле икән. /Китәр Типкәләп чыгарырга кирәк. 1>ездә айгырлар җитәрлек, сусынын гиз ба сарлар . Кайбер егетләренең әллә нинди әшәке чирләр белән интегүен белә Махно. ӘЙдә. гыйффәтле фрау мадам үзенең генерал кисәгенә бер кочак кайнар < ифилле сәлам төяп китсен әле Атаманның көлемсерәп куюын Митька үзенчә аңлады һәм кыюлана төште. Бөтен хикмәт менә бу кәгазьдә булса кирәк. атакай' Шул кә газь буенча әллә нинди хәзинәләр эзенә төшәргә мөмкин Граф Монте Кристо кебек! Яшьлеге белән хаталанды Митька Ашыга төште Нестор Иванович үзеннән акыллы кешене яратмый иде Кылыч белән органдай кырт кына кисәсе ул андыйларны. Әмма бу юлы. егетне нинди эшкә әзерләгәнен истә тотып, борын астыннан мыгырдап алу белән чикләнде Син ул граф Турында печәнлектә ятканда Тоськаңа сөйләрсең, яме!.. Махноның чын күңелдән |>әнҗүе аңлашыла белем ягы саерак иде аның. Әрсезлеге дә бар. табигатьтән килгән зирәклек тә юк түгел, әмма университет сабагы алырга җай чыкмаган икән ни хәл итәсең’ Аның каравы, тормыш сабагын җигәрлек алган ул Ә Митька Сабадыревның бу җәһәттән өстенлеген онытып җибәргәнбез ул бит монда килеп юлык канчы, университетта ике өч курс һәм бер коридор үтеп дигәндәй. су г тикшерүчесе булырга җыенган егет. Билгеле, ул үзе моны бик сиздер мәскә тырыша. Чөнки урыны да. вакыты да ул түгел Монте Кристо да әллә ничек, ялгыш кына ычкынды Белгәнеңне эшкә җик син. лачыным. Махно бармак буыннарын шартлатып алды, ( ары кәгазьнең бөкләнгән урыннарын ялын өстәл өстенә җәеп җибәрде. Анда, чыннан да. ниндидер йортлар, манаралар төшерелгән, шәһәр планына охшаган сызыклар бар иде Беләсеңме. күмеп куелган хәзинәләр турында сөйләнгән ул купең. Яшерен алтын базларының планы бар миндә, ул план Казанда калды, дигән. Митька атаманның күзләренә тугры эттәй текәлеп, сак кына, җайлап кына үз сүзен кыстырып куйды: — Күрәсең, аның төп байлыгы Казанда калган. Ә бу кәгазь шул хәзинәгә илтә дә чыгара... Махно, аны тыңлап та бетермичә, йомшак кына атлап, ишек катына китте, колак салып шактый озак тыңланып торды (аның шундый гадәте бар иде). Аннары өстәл янына кире килде. — Әгәр бу кәгазьдә берни дә юк икән.— ул. бармак очлары белән генә чеметеп, кәгазь битен һавада җилпеде.— купең кисәге аны бишмәт эченә тегей1 азапланмас иде. сакчының танавына төртер иде ул аны. бер пот ал^Ын да вәгъдә итеп тормас иде. Борыны белән юкка гына җир сөргәндер дисеңме. Дурак булмаган кеше монысын гына чамалый... Бу минутта Митьканың атакайга ошарлык берәр сүз әйтәсе килә иде. Әмма башына бер юньле фикер дә килми. Бәхетсезлегенә каршы, холкы шундый — башлыклар алдында югалып калучан. Ялгызы гына булса, әллә нинди четерекле хәлләрдән дә бердәнбер чыгу юлын таба, югыйсә... Шулай газапланып уйланды Димка. Ниһаять, батырчылыгы җитте — ни булса шул дип. өстәлдәге кәгазьне кулына алып, тәрәзәгә каршы тотты: — Атака-ай! Монда ниндидер билгеләр бар лабаса. Бер күзен йомып, кәгазьне кояш яктысында боргалады: — Сот беләнме. бүтән сыекча беләнме. әллә нинди эзләр, сызыклар төшерелгән. — Күрмисеңме, саргаеп карала башлаган инде, диде Махно, кәгазьне үзенә алып.— Бу нәрсәкәйгә йөз ел бардыр, ким дигәндә. Әр- хәрәй заманыннан калган сурәтләр. Юк. купең Апанаев хәзинәсе турында гына сүз бармый монда. Митрий... Баш казаныңны кайнатып алырга кирәк.— Атаман кинәт кенә кайгыртучан ата төсенә керде. Егетнең терсәгеннән тотып, бик үз иткән кыяфәт белән, тавышын юхаландырды: — Казан алтыны безнең казна алтынына әйләнергә тиеш. Митенька. Алып кайтканыңның яртысы — синеке. Төшенәсеңме? — Төшенәм. атакай. Җенем өзелсә дә сынатмам, атакай. Җиде кат җир астыннан булса да табармын. — Бусы әйбәт. Матур сөйлисең. Митенька. Әгәренки инде, опыты лып. бу сөйләшүне чит кешеләргә чишсәң.— Махноның пышылдавы кызган табага сипкән май кебек чыжлый башлады.— мине хәтердән чыгарсаң... үзеңне җиде кат җир астыннан казып алырмын, әшәке җаныңны су төбеннән суырып чыгарырмын. Син мине беләсең.— Ул өстәлдәге графиннан. бер стакан тутырып, борычлы горилка агызды.— Советлар ягында калсаң, ул хәзинә белән нишләргә дә белмәссең, ('.изеп алсалар — төрмәдә черерсең, яисә җаныңны мылтык көпшәсенә тапшырырсың. Сиздермәскә тырышсаң — алтын капчыгы өстендә саргаеп үләрсең. Рәхәтен дә күрмәгәч, бу тормышның ни мәгънәсе бар.. — Анысы хак. атакай. Мин алай булдыра алмас идем. Байлыгың булып та. мескенләнеп яшәү яшәүмени ул! Дөрес. Пушкин гына язып калдырган бер саран рыцарь турында. Алтынның ялтыравына тук булып яшәгән ди теге... — Дурак. Син һаман, сыер мөгезенә ышкынган сарык кебек, барасың да төртеләсең шул Пушкин-Мушкнннарга.— Махноның тагын сөяленә басты бу егет.— Башыңнан чыгарып ташла син ул китап сүзләрен. Тормышта бөтенләй бүтәнчә килеп чыга ул. Әнә. Совет власте байларны бөтенләй законнан тыш дип саный. Ә тормышның үз законнары аның: уңны-сулны аермасаң. канатың өтелер, лачыным. Төрмә читлегенә эләгерсең. йә туп-туры җәһәннәмгә очарсың, дим бит мин сиңа, (.үземне тыңламасаң. үзем дә булышырмын җаныңның мордар китүенә Син мине беләсең. Сабадырев чамалый: Батька сүзне юри куерта, алтынны тапкач. егет кулдан ычкынмасын, дип шөлли. Вәт. җүләр. телдән тартып әйттерәмени ул саран рыцарьлар турында. Шундый нияте дә бар икән әле. дип уйлавы бар - Матур сөйлисең, сары томшыгым, эчендәге тышыңда икән. Курыкма. Пушкин өчен генә мин сиңа тимәм. Алтынга кем кызыкмый 1ик аны бигрәк тә күп булганда — саклап булмасын теләсә кем аңла * мый. Төшендем, атакай Аяк астыгызга алып кайтып ташламасам шул Z алтынны, күземне козгын чукысын, атакай. * — Күптән шулай диләр аны.— Махно егетнең җилкәсеннән кагып i алды. Тагын шунысын да белеп тор. Митенька. Кулга алтын килеп ' кергәч, кордон артына. Европага ычкыну нәфесе дә хянуы бар. Синең инде, лачыным, ул чакта, әйтик. Франциягә йөз тотмавың хәерле Анда “ мыж иткән ак офицерлар -без синең белән икәүләп мәче хрынына = аскан идек аларны — исән калганнары шунда сыенган. Аларның сине « ничек каршы аласы бер дә сер түгел. Инде Германия, яисә Австро- £ Венгриягә тыкшынасың икән, алдан белеп тор большевиклар агенты * итеп. бе|м‘нче баганага асачаклар. Бүтән илләрдә дә шул хәл. Чик буенда « ук алтыныңны савып алырлар да. үзеңне теге... Алай болай котыла калf саң да. ыштансыз килеп кергән иде безнең илгә, диярләр. Типкеләп кире о чыгарырга да күп сорамаслар. Туп туры ЧК кулына очып төшәрсең. | Ә?! Батькадан кала. Митенька, кайда да сиңа көн юк. сизәсеңдер Махно бая тутырган стаканын күтәреп эчеп җибәрде, кул аркасы белән авызын сөртте, каш астыннан карап кына сүзен дәвам итте: Туган-тумачаң өчен дә борчылма. Митенька. Син әйләнеп кайт канчы мин аларны үземнән калдырмам һәрвакыт канат астымда булыр лар Төшендеңме7 Митька үзе баш какты, үзе каударланып уй йөртте: бу нәрсә - кайгыртумы, әллә янаумы? һәрхәлдә, бөтен нәселнәсәбеңне заложник итеп аласы ачык. Бер бер хәл килеп чыкса, рәттән суячак. Монысына шикләнмәскә була. — Менә шулай. Митенька.— Махно инде авызын чәпелдәтеп нәрсәдер чәйни иде Әлегә хәтле мин сөйләгән нәрсәләр, аңлыйсыңдыр, сүзнең башы гына. Казан купецы. ишерелгән хәзинәләр — һәммәкие дә ыштан гәбенә җил җибәрү белән бер Әкият!. Пичек диләр әле. теге, җүләр яшьлек мавыгуы белән үзең дә белмәгән күрмәгән нәрсә артын нан юлга чыгу... Сабадырев сүзнең мондый борылыш алуыннан аптырап югалып кал ды. Җеп очын тотып ала алмыйча, газаплана интегә, атакайның ни әйтергә теләвен аңламый торды Соң. борын асты кипмәгән яшьләр, кызыксыну дәрте белән янып, тормыш авырлыгына да исләре китмичә генә Ә-ә.--дип чамалап алды Митька.—романтик кичерешләр белән... Менә менә' Рома а-а-нтика... Казан купецыиын алтын тәңкәләре, хикмәтле план болар чын чынлап романтика. Махно, терсәкләре белән өстәлгә таянып, яңадан сигара суырырга кереште Беркатлы егетнең ни әйтергә белми торуын күрү, бер караганда, ана кызык иде Хәзинә эзләү безнең шөгыль түгел Үзең беләсең, диңгез пиратларын нан калган малны табарга теләп, акылдан яза кайберәүләр Җирдәге юлбасарлар һәртөрле алпавыт, купең, фабрикант ишеләрнең әллә кая яшергән хәзинәсен эзләү дә чиксез кыен һәм мәгънәсез эш. Дөрес, кызык уен муен ул Кызык Әмма минем уйнарга вакытым юк' Махно йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты Көтелмәгән бу хәл дән Сабадырев сискәнеп куйды Табылмаган мал тау хәтле. Булмастайны эзләргә без дурак түгел Безгә аның билгеле булганы да җитәрлек, лачыным' Үгакай шул сүзләр өстенә янә бер стакан горилка йотып куйды Аның күзләре тагын да шомлырак ялтырап китте. Закуска чәпелдәгән тавыш урынына бу юлы өч-дүрт катлы итеп сүгенү сүзе генә ише телде. Митька каршысына кем өстеннәндер шикаять белән килгәндәй. Махно кинәт кенә зарлана, мескенләнә башлады. Большевикларга аныц үпкәсе зур икән: ничек инде ул. Октябрь фетнәсеннән соң. патша казнасын аның белән бүлешергә онытканнар Хәзер безнең бурыч — үзебезгә тиешле өлешне төрле юллар белән кире кайтарып алу. Анархия хәзинәсен буш капчыкка әйләндерү — халыкара революция алдында зур гөнаһ * Акчаң юк икән, акылың да юк. дигән сүз. Анархия хәрәкәтенә искиткеч зур зыян киләчәк. Шундый гайрәтле гаскәрне ни белән тотасың — туендырасы, киендерәсе бар ич аны. Төнге күбәләкләр кебек, алтын яктысына очып килгән җегетләр. әгәр безнең хәзинә саекса, канларга таралып әрәм булмас дисең. Кыскасы, безнең хәлне большевиклар да аңласын иде. Ә бит үзләре белеп сукыр бер тиен дә бирмиләр, каһәрләр. Алтынын да. асылташын да тартып алырга туры килә. Безгә тиешлесен, әлбәттә. Махно, өстәл тартмасыннан күн папка чыгарып, аның эченнән бер кәгазь кисәге суырып алды. — Миңа шундый донесение килде: большевиклар бөтен алтын-кө- мешне бер төшкә җыялар икән. Мәскәүдән. Питердан. Тамбовтан — барчасын бер кесәгә.— Батька тагын горилкага үрелгән иде дә. никтер ярты юлда туктап калды: мөлдерәмә тулы стаканны өстәл почмагына этәреп, аны күрәсе дә килмәгән кебек, башын бер читкә борды. Урыныннан торып ук китә алмады — утлы су аны барыбер үртәп-кыстап тора иде.— Совет властеның бөтен алтын запасы хәзер Казанда саклана!.. Атаман яшь егеткә сынап-төбәп карады: күрәсең, бу хәбәрнең аңа ничек тәэсир итүен беләсе килә иде. Ә Митькага аның соңгы сүзләре барып та җитмәде шикелле. Шулай, лачыным, син әле үз колакларыңа ышанмыйсындыр. Бүгеннән башлан бөтен юллар. Римга түгел, Казанга илтә. Долой Римны, яшәсен Казан! Махно, кулын җилле генә болгап, өстәл читендә торган стаканны бәреп төшерә язды. — Күрәсеңме, ничек: сиңа барысы да юш килеп тора. Митенька. Купец алтыны да Казанда. Совет алтыны да — Казанда... Теләсәң, ике көпшәдән берьюлы дөпелдәтәсең.— Атаманның йөзе кабат кырысланды, ул имән бармагын тырпайтып, пистолет көпшәсен терәгәндәй. Митьканың күкрәгенә төртте.— Ләкин синең өчен төп бурыч—большевиклар казнасы! Ка а-азна-а! Борыныңа киртләп куясы бул шуны! Калган бөтенесен шуңа ияртеп кенә эшләргә рөхсәт. Атакай, кинәт сүздән бүленеп, өстәлдә мөлдерәп утырган горилкага ябышты.— ул инде баядан бирле аңа иркенләп сөйләргә комачаулый иде.—бер тын белән төбенә кадәр эчеп җибәрде һәм буш стаканны, селтәнеп торып ишеккә тондырды. Паркет идәнгә челпәрәмә килен пыяла ватыклары сибелде. Шул ук мизгелдә ишектән адъютант башын сузды. — Гармошканы китер.— дип кычкырды сәрхуш атаман. — тиз бул! Гармунны бераз шыгырдатып алгач. Махно яңадан иске эзгә кайтып төште. Сабадыревны тагын әллә ниләр белән куркытып маташты. Шуннан соң гына сүз Казанда булачак хәлләргә күчте, һөҗүм итү өчен команданы анда баргач туплыйсы булыр, диде атаман, һәрхәлдә, биш кешедән арттырмаска кирәк. Беренчедән, мондый болганчык заманда, большевиклар власте нык булган шәһәргә зур төркем белән тыкшыну шунда ук күзгә ташланачак. Икенчедән. Казанның үзендә үк анархистлар оешмасы бар. банк талау кебек төшемле эштән алар да читтә калмаска тырышыр. Сүз янә бүленде. Нестор Ивановичның атлы атаман турында ярат кан җыры исенә төште, үзе уйнаганга кушылып, шул җырны әкрен генә шыңшып алды. /Кырлап беткәч тә. гармунын куймыйча, сүзен дәвам итте: Барып җитү белән, безнен кешеләрне эзләп габарсын Алар ярдәм итәр. Исеңдә калдыр шул адресны Покровская урамы утыз сигез Анархистлар бюросы булыр ул. Безнең бюро анда ачыктан ачык эшли _ Ябып куюлары да бар. билгеле Большевикларга без шәп күчтәнәч = әзерлибез.. Күрекләрен бик каты тартканга, гармун ямьсез итеп кычкы * рып куйды Анархистлар бюросына үзең барып йөрмә. Алардан ЧК ? күзен алмый булыр. Анархия канаты астына хәзер төрле халык җыелды. ? Гөньяк • курортларыннан кайткан агай эне дә байтак. Закон аларга ' да нипачум. үзең беләсең. Махно, гармунын бер читкә куеп, бармагы белән генә Митьканы = үз янына чакырды. Парольне исеңдә калдыр, дип пыш пыш килде ул егетнең кола “ гына «Сезгә Нестор Иванович сәлам әйтте. Кунакка килеп чыксын » нар. диде-. Ә җавап бодай булырга тиеш Рәхмәт. Берәр айдан барып ' чыгармын- Аннары. Митьканы йомшак кына этеп, савышын көрәй ; тебрәк чыгарды Әгәр анда безнең бюродан теге, сөяк санак кына I калган булса.. барып төртел Жуковский урамына, бишенче йортка Яше j pen очрашу урыны шунда Тик бусы иң соңгы чиктә генә. Бөтен : юллар ябылып бетсә генә. Төшендеңме ' Төшендем, батька Махноның тыңлаусыз бармаклары тагын гармун телләре буйлап йөгерде. Көй әллә нинди ят авазлар белән буталып, бозылып чыкты Ата ман ачу белән күреккә басты, гармун исә. сыртына таяк төшкән эт баласы кебек, чинап җибәрде. Банкка һөҗүмне ничек оештырасын иртәгә сөйләшербез Хәзер иң мөһиме сиңа ышанычлы юлдашлар табу Аларны һәрвакыт үз яның да тот. Кемнәрне, атакай? Илюха Грязинюк белән Тоськины. Сөеклесенең исемен ишеткәч. Мнгька шатлыгыннан тыпырдап бии язды. Йөрәге еш еш тибә башлады. -Чынлап та нинди бәхет! һәрвакыт янәшәдә генә, минем боерык белән генә йөри торган була ич' Махно да игътибар итте: егетнең шатлыгы йөзенә бәреп чыккан иде. Миңа рәхмәт укы. Митрий ух. кайнар кыз белән бер мунча>а җибәрәм үзеңне Тик онытма: иң әүвәл эш. аннары гына үбеш кочыш. Гөшенәм. атакай' Бу хәтле олы ышанычтан, куанычтан Саба дыревның башы җиңелчә генә әйләнә иде. Мин барысын да эшләр мен Барысын да. атакай Валлаһи таллаһи' Митька җәһәт кенә чу кынын алды Ул бу мизгелдә йөрәгенә, беләгенә зур гай|>әт иңүен тойды Әгәр хәзер Атакай өчен җаныңны бир-, дисәләр, ул ике дә уйла мый үз үзен корбан игәр иде. һичшиксез' Шундый тәвәккәл кыяфәтен, атаманга чын күңелдән бирелгәнлеген ул ничектер үзе үк читтән күзәтеп торгандай иде: үз-үзенә сокланудан, дулкынланудан күзләрен ачы тын яшь килде, аяк кулларына каз тәне чыкты Чиксез бәхетле иде бу мәлдә Мнгька Сабадырев' Махно аның бу халәтен чамалап алды. Сөйләшүнең буеннан буена эчне пошырып торган шик шөбһә, ниһаять, таралды Пһлай да дөрес сайлаганмын бит егетне, дип эченнән генә канәгатьлек хисе кичерде атаман. Бөтен ышаныч синдә. Митрий. диде ул чын күңелдән егетне кочаклан. Кайтуыңа үзеңне уң кулым итәрмен Хәерле'’гәфәр сиңа Махно яңадан горилкаиы искә төшерде, бу юлы турыдан туры гра фин авызыннан эчәргә ябышты Бәллүр савыг төбендәге горилка белән бергә йөзеп йөргән кызыл борыч кузагы да авызына килеп керде. Кызыл борыч атакайның тамагына тиде бугай — буылып ютәлләргә кереште. Төкеренде, сүгенде дә. графинны өстәлгә куеп — ул аны һаман да кулын нан ычкындырмаган иде — бераз сулу алгач, соңгы киңәшләрен бирде: — Теге купең картасы, әйткәнемчә, иң соңыннан. Бәлки, мин аны бүтән кешегә дә тапшырырмын әле. Әгәренки, шулай да көтелмәгән хәлләр чыгып, банктагы алтынны кулга төшерә алмасаң. купең кәгазенә ябыш, аны эшкә җик. Бусын да булдыра алмасаң. кайтып күземә күренмә! Махноның йөзе үзгәрде, чиркәүдә вәгазь укучы поп төсенә керде: — Анда Советныкылар белән бик аралашма да. аларны үзеңә өсләтмә дә. Безгә нинди власть булса да комачау итми. Безнең бер властька да. бернинди законнарга да исебез китми. Без алардан өстен. Без анархистлар — дөньяның тоткасы, ә калганнар барысы да безнең аркада рәхәт чигә. Ә шуны танырга теләмиләр бит. кабахәтләр. Аңларга теләмиләр. Менә син шул хакыйкатьтән тайпылма. Нинди генә власть булмасын. ул безнең алда дер калтырап торырга тиеш, безгә бурычлы булып яшәргә тиеш. Әмма, шуны истә тотсыннар өчен, аларны дуңгыз урынына акыртып суярга кирәк. Шыр кычкырып тирә-юньне сасытсыннар, үзләре кебек бүтән дуңгызларның асты юешләнсен. Тәртип анархиядән башлана' Махно урындыктан авырсынып кына күтәрелде — гәүдәсен горилка шактый гына баскан иде. күрәсең. Калайланган күзләре белән Мить- каиы тагын бер капшап чыкты. Аннары, артык бер сүз дә дәшмичә, алпан тилпән атлап, үзенең йокы бүлмәсенә таба юнәлде. Анда яшел күзле баронесса Ланхийская аны көтәкөтә зар булып беткән иде инде.. Димка Сабадырев үзенең максатына таба су юлы белән — Идел буйлап барырга булды. Махно атакай да шул маршрутны хуплады. Ә Царицынга — Иделгә чыкканчы, тимер юл белән кулайрак иде. — Царицынга кадәр сезне егетләр озатып куяр. Анда шәһәр буйлап этенеп төртелеп йөрисе булма.— дип соңгы сүзләрен тукыды атаман. Митькага авызын ачарга да бирмичә, тагын дәвам итте: — Гадәти пароходка утырма. Ә» дигәнче эләгерсең. Мнңа хәбәр итеп торалар: бөтен төштә бик каты тикшерү бара. Патрульләр яисә чека койрыклары пароходтан суырып алырлар үзеңне. Царицынга төшкәч тә. затон тирә ләрен әйлән: анда төрле баржа, буксир ише нәрсәләр булыр. Капитаны белән уртак тел тап. Казанга илтеп ташласын. Алтын теләсә кемнең телен ачтыра ул. Акча бүген кичкә булыр. Егетләр экспроприациядән кайтсыннар инде. Шулай да күпкә өмет итмә. Баштагы ике атнага җитәрлек булыр. Калган ягын, кем әйтмешли, үзең карарсың. Тамак ялъша күчәрсең. Анда алтын аяк астында үзе аунап ята. Әгәренки баш казаның кайнаса. Төшендеңме? Митьканың күзләреннән рәхмәт һәм тугрылык хисләре ташый иде. Махно, моны күреп, үзенчә бик канәгать калды һәм. йонлач күкрәген кашый-кашый. егетнең күңелен тагын да үстереп җибәрде — Мин беләм. син — бөркет егет. Башың да шәп эшли —Алай да. артык мактап җибәрмим, дигән сыман, тагын кырысланды: — Кара аны. Митрий. юлда шаяра күрмә. Экспроприация белән шөгыльләнмә. Бөтен эшне бозарсың. Башыңны югалтырсың... Сабадырев атакайның сүзеннән чыкмаска тырышты. Царицынга исән-аман килеп җиткәч, озата килгән егетләрне кайтарып җибәрде. Аннары, беренче эш итеп, үз кешеләренә һич көтелмәгән хәбәр салды: бүгеннән башлап мәңге-бакыйга Тося Скавронская — аның законлы хатыны булачак. Флегонт Парменов гаҗәпләнүдән муенын жираф кебек сузды да катып калды. (Күзле Бүкән кушаматлы бх адәмне иң соты мәлдә Митька 22 үзе сайлап алган иде Акын ниятенә атакай ла каршы килмәде _ Ә Илья Грязинюк. әлеге хәбәрне ишеткәч, сызгырып ук куйды һәм бик хафага калган төс белән башын чайкады һай һай һай' Ә мин үзем. Тосечка, сиңа әйләнермен дип тора идем. Ярый инде, хәерле булсын, икәү ятып, өчәү торыгыз' Грязинюк. төче генә елмаеп, кияү белән кәләшнең кулын кысты. Тосечка, синен шәплегеңне беләдер идем, әмма дә ләкин шундый атаклы фамилияң дә булуы һич башыма килмәгән Билләһи! Екатерина Беренче дигән патша бикәбезгә туган тиешле түгелме соң син' Аның да кыз чактагы фа милиясе шундый булган бит. Теге швед солдатына аннары соң Петр Беренчегә кияүгә чыкканчы.— Илья шаярып бармак янаган булды Безнең Митенька галиҗәнабләре синең шул ягыңны сизеп алгандыр да. патшабикә императрицалар белән туганлашасы иткәндер әле. ә? . Хәер, син үзең дә, Тосечка, патша кызларын орып бирерлек... Илья шулай тел шомарта калды, ә Митька санаулы вакытның кадерен белә иде. яр буена төшеп китте. Бәхеткә күрә, озак эзләргә, кемнәргәдер ялынырга туры килмәде: Әстерханнан Идел буйлап юга рыга таба вобла ташучы буксир капитанын уртача гына бәягә ризалатып булды. Билгеле, буксирның куәте зур түгел, артыннан сузылган кап кара тәтеш* белән бәген Идел өстен ыслап килә, вакыт вакыт пар болыт лары бөркеп, авыр уһылдый, гүя ул галәмәт зур агач баржаны инде иң соңгы коче белән өстерәп бара Ватерлиниягә tv җитәргә әле бер сажин калып, баржаның бортлары Идел көзгесеннән к|>епость дивар лары төсле күтәрелеп торса да. ниндидер коч судноны артка таба тарта юл бер дә үрчеми иде. Кайчакта баржа су өстенә ябышып бөтенләй хәрәкәтсез торган сыман: бигрәк тә ике палубалы пароходлар җил уйна тып дигәндәй узып киткәндә шулай тоела. Өстәвенә, ул пароходларга чебен кебек сырышкан фәкыйрь-фөкарә. баржадагы бу дүрт бәхетсез дән көлен, үз хәленең авырлыгын оныта иде бугай Тагын шундый бер пароход узын барганда. Тоська бөтенләй авызын турсайтты: Ну калошка утырттың син безне, Митенька Казанга хәтле бер атна сөйрәлеп барачак бит бу. Ничек үткәреп бетерербез ул вакытны * Хәзер үк эч поша башлады инде... Ах. Тосечка, ул эч пошу дигән нәрсә бетле мәче кебек чабуга ябыша шул,- Илья Грязинюк тагын теленә салына башлады Нәчәль никтән рөхсәт булса, мин ул каһәрне койрыгыннан эләкте|м*н алам да. болгый болгый Идел уртасына тондырам Көн төн синең күңелеңне кү реры риза, билләһи Госьканың инде кеше хатыны (начальник хатыны!! булуын бөтен ләй оныткан кебек кыланды Грязинюк Яшь хатынның биленнән эләк тереп алды да. бөтен гәүдәсе белән үзенә кысып, муеныннан үпте Мнгька күрен торды: Тоськасы да оятсыз ухажерны читкә этәрмәде, бары мут ланып. ниндидер яшерен мәгънә белән карап кына кунды Көнләшү угы Мнтьканың йөрәген яндырып үтте. Мин бит бөтенесе ише герлек и геп әйттем: хатыным, дидем Ну. Илюха, бу кыланышларың өчен сикер гермен әле мин сине, вакыты җиткәч Кәҗә тәкәсе кебек сике|н*ргең. аягыңны гына түгел, муеныңны да сындырырсың Ә Илья егетнең көнчелектән кара көкген күрә, аны юри үрти, иреш терә ул үзенең башлыгыннан өстен хәлгә куелган, аның һәр алымын күзәтергә билгеләнгән кеше Бүгеннән башлап Мнгька ( абады|м-вның бәген язмышын Грязинюк үз кулында тота Менә шул хәл Ильяны бигрәк гә узындыра иде Баржада бару, чынлап та. ялыктыра башлады >ч пошуны бераз басар өчен. карга уйнарга утырдылар Баштарак вак төяктән уйнадылар Грязинюк гел оттырды гасабиланып үзенең җиз мыегын чәйнәде от гырган саен картасын атын атын бәрде ( абадырев. әлбәттә моңа бик шат. чөнки ул Илюханың шулай кыланып кына утыруын күз алдына да китерми. Ә Грязинюк. шулай әкрен-әкрен генә иптәшләренең күзен бәйли, бигрәк тә Митьканы үз ятьмәсенә өстерәп кертә. Ул әле коммерческий училищеда укыганда ук Одессаның җыен алдакчы аферисты, карта белән төн башына утыртучылары арасында йөргән, аларның һөнәрен бик шәп үзләштергән иде. Илюханың картасы һәрвакыт ике колода булыр: берсен — тамгалыгын — ул уен кызып җиткәч, уртага куйган акча күзне әлҗе мәлҗе китерә башлагач кына чыгара. Ачыгавызларны әнә шул икенче колода ыштансыз калдыра да иде инде. Менә берзаман Күзле Бүкәннең кесәсендә җилләр уйный башлады. Уенда икәү генб калдылар — Митька да Илюха. Ә Тоська тамашачы, ул Грязинюкның кулында биеп торган карталардан күзен ала алмый. Илюха откан саен әллә нинди такмаклары белән канга тоз сала Ас са' Сезнекеләр булмаса. безнекеләр баса! яисә: Миңа очкосы — Митька ач калсын! —дип бытылдый, каһәр. Шулай такмаклый торгач, шефының кесәсендәге соңгы тиеннәрне суырып алды. Тәмам чыгырыннан чыккан Сабадырев әле шуннан соң да уенны дәвам итәргә кушты. Грязинюк иреннәрен кыйшайтып көлде генә: — Темный га уйнамыйм, начальник. Акчаңны салып сөйләш. Юк икән -биреп торам, бер айдан түләү шарты белән. Ярдәм итми булмас. Тосечка хакына... — Аның ни катнашы бар?'—дип кычкырды Митька. Күр әле әшәке җанны, сасы дуңгызны, җайлы карта чыкты да үзенә, ничек сыртын кабарта. Шарт куеп сөйләшкән була, мине ике тиенгә дә куймый. Әле Тося алдында түбәнсетергә маташа Ә Тось- касы шул Грязинюкка ничек күзләрен тутырып, сокланып карый! Мнть- каның җаны кузгалып, бөтен гәнен тыелгысыз нәфрәт биләп алды. Биленнән наганын тартып чыгарып. Илюханың оятсыз чыраена берне тондырасы килде. Әмма Грязинюк та—әллә инде начальнигының күңелендә нинди давыллар уйнаганын сизенеп, әллә болай. очраклы гына — уң кулын пинжәк кесәсенә тыккан: ә ул кесәсендә һәрвакыт кечкенә пистолет йөртә иде. Митьканы әнә шул кесәдәге кул гына туктатып калды: «Алдан атып өлгерер, мөртәт, кулын кесәсеннән алып та тормас. Аның ишетә гадәтләнгән инде ул . Митька ачу белән томаланган күзләрен кичке эңгер- меңгердә ак ташлары гына агарын күренгән биек, текә ярга күчерде. Дәшми тынмый гына урыныннан торды да баржа читенә барып таянды. Кемгә оттырдым бит! — дип һаман үз-үзен газаплады Митька.— Күчән башка' Контрразведкада бер эш майтара алмаган кәҗә тәкәсенә! Бөтен белгәне асукисү дә. кызган тимер басып кеше газаплау бит аның*. Шундый уйлардан соң Сабадыревка яңадан көч кергәндәй, гайрәт өстәлгәндәй булды. Кабат уйнаса, бөтен оттырганының үчен кайтарыр кебек тоелды. Ләкин, гадәттәгечә, бу ятьмә авызына үзең барып керү белән бер иде: бурычка алган алтын белән бер мең тәңкә акчаны да. хәтта киемнәрен дә оттырып бетерде ул. Ярый. Митя. борчылма.— дин тынычландырырга тырышты аны Флегонт — Күзле Бүкән. һәрвакыт шулай инде ул: мәхәббәттә отсаң — картада оттырасың. Яисә киресенчә. Тормышта бөтен нәрсә киресе белән парлы. Сабадырев. теше сызлаган кебек чыраен сытты да. Күзле Бүкәнгә карап, кул гына селтәде: — Куй әле шул вәгазьләреңне. Дөньяны мин синнән азрак күргәнме9 — Аннары, бик үпкәләгән төс белән. Грязинюкка сүз катты: - Карале. Илья, кием бәясен мин сиңа акча белән кайтарыйм, ә? Ризамы? Тегесе авызын гына чалшайтты: — Без алай дип килешмәгән идек бит. Өстемдәге чүпрәк чапракның өч бәһасен түлим. Казанга барып урнашыйк кына. Илюха моца да күнмичә, башын чайкый. • Нишләмәкче була' Йә. нәрсә кирәк ана.' дин. жен ачулары куз гала Митьканың Читкәрәк китеп сөйләшик.—ди. ниһаять. Грязинюк. тавышына ниндидер серлелек чыгарып. Аннары Митька ишетерлек итеп кенә ф өсти: Киемең үзеңә кала, әгәр дә син миңа ничегрәк итеп әйтим _ баржада барган арада Тоськаны сакларга кушсаң бигрәк тә төнлә 2 белән һәр көнне димим . Ну. һич югы көн аралаш.. ~ •Ах. оятсыз, җирбнт. —-дип эченнән сыкранды Митька Хчудан ~ янган күзләре белән Тоськаны умырып алды. Анысы берни дә белмәгән = гөнаһсыз сабый кебек читтәрәк басып тора. бу сөйләшүне ишетми иде * Ул хакта сүз дә булырга мөмкин түгел' Башыңнан чыгарып _ ташла андый уйны' дип кычкырды (абадырев I рязинюк җилкәсен сикертеп куйды. Ике араны артык кискенләш = терү дә хәтәр иде. Шуңа күрә: Хуш синеңчә булсын' дип кул селтәде - Күлмәк ыштаныңа - тимим. Йә шә|>ә килеш салкын тидерерсең. Шулай да нинжәгенне сал. - Бүтән шартым юк. Митька аны тагын юмалап карады, әллә ниләр вәгъдә итте, әмма тегенең үз сиксәне сиксән иде • Пинжәк эчендәге планны сиздеме икән : әллә бу мөртәт? Кай арада сизәргә мөмкин ' Мөгаен, акча алырга дип = куенга тыгылган чагымда күреп калгандыр (.абадырев бик дөрес чамалый иде Илюха аның пинжәк астарында ниндидер төргәк кабарып торуын абайлап калды Ни булыр)а мөмкин ул?! Бөтен акчасын оттырып бетергәч, һич югы шул төргәкне уртага салыр иде. Димәк ки. акчадан да кыйбатрак нәрсә анда' Махно ата кайның кемгәдер язган хаты, яисә ниндидер бик яшерен кәгазь доку ментмы? Әгәр бу астыртын юлдашыбыз большевиклар белән бер сүздә булырга уйласа 7 Махно отрядлары турында хәрби мәгълүматлар җый ган булса?' Бәлки, ул безнең башларны да комиссарларга сатарга алын барадыр?.. Махно контрразведчигының хыялы, иреккә чыккан колын сыман, койрык чәнчеп чаба иде Хәтта Атакай үзе җибәргән язулар булса да. мин аларны укып карарга тиеш. Шул чакта гына ачык бәя ли алам бу сәфәрдә үземнең чын вазифамны да Махноның ни дәрә җәдә миңа ышануын да. Ә мондый билгесезлектә яшәү мәгънәсез үлемгә бару белән бер Шулай бик тирәннән уйлады Илюха һәм. на чальнигының кием салымына адәм ышанмаслык бәя куеп, аны тагын бер тапкыр ялгыш атларга мәҗбүр итте. Менә шул соңгы алымы өчен әй үкенәдер хәзер Митька, әмма терсәге ерак шул. Илюха барыбер үз дигәнен итми туктамаячак. -Әгәр миңа бирер алдыннан, пинжәкнең аста рын ачса, шикләнергә тулы нигез кала. дип уйлана ул Үтаканның аңа гына аерым эш кушуы мөмкин түгел. Бөтен документлары пин җәгенең эчке кесәсендә. үзем күрдем Димәк Тегеләй тә, болай да. ул кәгазьләрдә без белмәскә тиешле нидер бар Карта уенының буеннан буена шул уй Грязннюкның баш миен бо раулап торды. (!абады|м-вның шактый тәвәккәл һәм кызу холыклы бу луын белгәнгә күрә, андый мондый хәл чыкса дип. сиздермичә генә пистолет чакмасын тартып куйды Илья Оттыру кайгысыннан пинжәк астарындагы әйбер турында оныт маемы әле*, дин гә өметләнде Ләкин Митька, үзен җиде төн уртасында уятып сорасалар да. купең Апанаевтан калган яшерен хәзинәләр планы турында онытмас иде Оны тырга хакы юк иде Менә хәзер бу ншъмәг бәген эшне бозып маташ маг а Билгеле, пинжәк астарындагы әлеге планны сиздермичә суырып алыр) а да. ышанычлырак итеп яшерергә до соң түгел әле Омма бу хәл кызыксыну һәм шик шөбһәне тагын да куертачак кына Нишләргә ' Бер мизгел эчендә ('.абадырев иң дөрес карарга килде, бөтенесенең күз алдында пинжәкнең эчен аерып, аннан дүрткә бөкләнгән калын пергаменI кәгазьне тартып чыгарды Грязинюк шунда ук инициативаны эләктереп алды Шул сары кәгазь өчен ике мең тәңкә куям, сап-сары алтын белән. Давай' Митька астан гына сөзеп карады: — Бу — атакай аманәте. Төп эшне ерып чыккач, без моның белән шөгыльләнергә тиеш булабыз. — Уһу. безгә әле бүтән эш тә йөкләндемени ' — I рязинюкның хыялы тагын җилле көндәге учак кебек дөрләде.— Безнең хәлдән килерлекме соң ул? — Әзрәк сабыр итегез, вакыты җиткәч аңлатырмын. — Сабадырев- нең түземе төкәнеп килә, инде бу сүзләрне дә теш арасыннан сыгып кына чыгарды Әмма Илья чабудан капкан әнчек белән бер иде —- Ә. бәлки, ике көпшәне дә берьюлы чистартырбыз? Эшне гиз рәк дөпелдәтер идек, димен. — Идея!—дип. Күзле Бүкән дә аңа кушылды.— Җир читендә күпме каңгырып йөрергә мөмкин, йә! Хатын кәмәшнең дә куены суына башлар... Митька Сабадырев өчен бу хәлләргә калу артык зур корбан бирү иде. Гарьләнүдән, ачудан аның йөзе таш булып катты. Тегеләргә бер сүз белән дә җавап кайтармыйча, оттырылган пинжәкне Грязинюкның аяк астына ташлады. Алдадымы, әллә чын дөресен әйттеме? Илюха, каударланып, яңа табышмак чишәргә кереште Болай каран торышка, ышанмаслык та түгел кебек. Тик ул чакта атакай нишләп миңа берни дә әйтмәде икән ’ Шунысы гына көн кебек ачык: әлеге пергамент бик кыйммәт тора — һәрхәлдә ике мең алтын тәңкәдән дә кыйбатрак, һәм бик хикмәтле кәгазь — югыйсә Сабадырев аны яшереп маташмас иде. Болай гына булмый Бер күз салып аласы бар дип тә. «жә> дип тә җавап кайтаручы булмады, әмма әле китеп өлгермәгән кешеләр, кызык * карарга җыенып, кире борылдылар Нәрсә карап торасыз' дип кычкырды егет һәм шул арада теге Z өчәүнең берсенә барып га ябышты Френчлы ир-ат башта аптырап калды. ‘ аннары бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылды, ярсыган айгырдай, сары ± тешләрен ырҗайтып. күлмәк изүеннән умырып алды: Ах син. маңка малай! Кая тыгыласың? — һәм. кйзәнеп торып, йөзенә орды. Егет очып барып бер өем чүлмәк өстенә егылды. Шунда ук күәс чи = ләге кебек юан бер хатын басып тора иде. ул кинәт корт чаккандай уга- лана башлады: һай. чүлмәкләрем! һай. бетерде' — дип. әче тавыш куптарды. * Ә егет әкрен генә торып басты, аркасындагы кәтүмкәсен салып куй ~- ды. һәм., мәче җитезлеге белән френчлы ир өстенә сикерде. Юк. бу х^әлдә . инде ул мәче генә түгел, әллә нинди могҗиза белән пружинадай кысы } лып. чын чыннан яшь юлбарыска әйләнгән иде. Сикереп торып френчлы s ның биленә китереп типте тегесе солы көлтәсе кебек ишелеп кенә “ төште. Икенче ирнең кабыргасына куш йодрык белән берне тондырган иде анысы, судан чыккан балык кебек, авызы белән һава йота йота, җиргә утырды. Арттан килеп ябышкан өченче әзмәвер дә. касыгына шәп кенә утырткач, борыны белән базар пычрагына барып кадалды Болар барысы да төштәге кебек, күз ачып йомган арада булды. Базар халкы үзенә чын чынлап ләззәт кигергән бу тамашаның болай тиз төгәлләнүенә хәтта разый да түгел кебек иде. Колдундыр бу! - дип куйды төркемдәгеләрнең берсе. Әле генә бозау иде гыйфриткә әйләнде! Йа ходаем, йа Гайса, чур! дип такмаклады баягы чүлмәкче хатын. Җене кагыла күрмәсен'. Тот аны. каталажкага' дин кычкырды кайсыдыр, бүтәннәр ар тына ышыкланып Ләкин төркемдәгеләрнең берсе дә кузгалмады һе. каталажкага... егетнең янында ук торган озын, нечкә буйлы бер ир-ат җавап кайтарды. Кил дә үзең тот! Башыңны култык астыңа кыстырып җибәрер И һәм дөрес эшләр! диде икенче берәү, картрак тавыш Кара син. өчәүләп берәүне тукмыйлар. Адәм актыклары... Сугышасың килә икән, бергә-бер чык! Ул арада базар капкасы ягында тагын ниндидер мәхшәр купты. Полиция! Обла-аава а!!! дип ачы итен кычкырдылар. Патша полициясе урынына инде милиция органнары төзелгән булса да. Вакытлы хөкүмәт чорында аларның асылы үзгәрмәде Шуңа күрә милицияне халык барыбер .элеккечә атый, кайберәүләр бу үзгәрешне хәтта белмиләр дә иде. Йа хода! Нигә болай iазаплыйсың' дип. әрнүле тавыш белән, зират та дога укыган төсле иелеп төште бер карчык Аның йөзендә, бел.) гендә карга чукырлык ит заты калмаган тире дә сөяк, тибеп чыккан кап кара тамырларында кан түгел, сыек туфрак агын ятадыр кебек Йа хода' Бу нинди заман' Ни сатып булмый, ни алып булмый' Кәнә көн дез талап китәләр, әле үтерәм. дни куркыталар Тере килеш кабергә кереп ятырга гына калды ләбаса Халык ташкыны, куркытылган сарык көтүе кебек, үзенең юлындагы лоток-өстәл ише нәрсәләрне кырып, базар уртасына таба тәгәрәде Ыгы зыгы. буталыш һәрвакыттагыча жуликлар өчен файдалы иде Хәзер бөтен товар аларныкы. Ачыктан ачык кесә кисәләр, башыңдагы киемне, кулындагы акчаны тартып алалар да. халык арасына кереп юга лалар. һәркемнең үз хәле хәл. берәү дә ярдәмгә килә алмый. Базар диңгезе, шулай болганып, мескен әбине дә. бая кыйнап таш ланган өч мужикны да үз эченә суырып алды. Солдат гимнастеркасы кигән агай белән аны якларга ташланган егет кенә бер мизгелгә икәүдән икәү калган кебек иде. Ләкин инде икенче якка — чыгу юлына ташланган халык ал арны да өертеп алып китте. Агайның кыйналудан бите башы тузанга, канга баткан, өстәвенә шактый хәлсезләнгән — бик авырлык белән генә сөйрәлә иде Якында гына милиция сыбызгылары чиный башлагач: — Булмый... Калдыр мине, браток. Үзеңә авырлык алма. Йөгер... Алар мине ауларга чыккан.— диде. Ләкин бик теләгәндә дә туктап калу яисә аерылып йөгерү мөмкин түгел: болар уртада калган, тирә-яктан китереп кысканнар, төртешәләр, этешәләр, әмма өермәнең ниндидер бер юнәлеше бар ул үзәк урам буй лап шәһәр управасына таба савылып керә, аннан төрле якка сибелергә чамалый иде Моны аңлап алган милиционерлар иң алдагыларны тукта тырга. кысарга тырышалар, хәтта шарт та шорт һавага атып куркыталар. Әмма шундый чакта сарык көтүен дә тыеп тору мөмкин түгел: кара болыт кебек халык, милиционерларның сыек чылбырын бик тиз өзеп, аларның үзләрен үк берәм-берәм йотып алды. Менә шуннан соң инде кем ничек булдыра, кая күз төби шулай чабыша башладылар. — Әйдә теге тар урамга! — диде агай, егетнең беләгеннән кысып тотып. Аңа әллә ни хәл кермәсә дә. тәвәккәллеге арткан күренә котылу өмете яңадан уянган иде.— Иелебрәк йөгер! — дигән киңәше дә бик вакытлы булып чыкты: кинәт баш очыннан гына пулялар сызгырып очты — бер-ике милиционер аларның төркемен куа килә иде. Аксый-туксый булса да. тар урамнар, тыкрыклар аша үзе генә белгән юлдан йөгерде шикелле агай. Әллә ничә тапкыр сөрлегеп китте: - Ах. тагын аз гына...— дип. ирексездән авыр ыңгырашты. Егет, йөгергәй шәпкә, аны тотып калды. Ике исерек дус кебек кочак лашып. алпан-тилпән килеп, күпмедер ара үттеләр дә тагын йөгерделәр. Ниһаять, ату. сыбызгы, чинау тавышлары ераклашты, алар икәү генә калганнарын абайлап алдылар. Текә яр буена килеп чыкканнар икән. — Менә, кайтып та җиттек.— диде агай, яр битендәге чирәмгә кырын төшеп. Егет, аны ишетмәгән дә кебек, як ягына каранды Каршыда. урам ташы кебек йомры йомры дулкыннары белән шадраланып. Кама җәелгән иде. Уңнан да. сулдан да җилдә-яңгырда каралган биек коймалары, төссез агач йортлары белән тар. кәкре урамнар караеп тора. Алар шулхәтле кәкре — урамның күренгән хәтлесе. шәт. йөз адымнан артмыйдыр... — Утыр, браток, бераз хәл җый. Рәхмәт әйтәм. дисәм, исемеңне белмим... — Шамил минем исемем... Измайлов... Татар малае икәнсең. Ә мине Василий Николаевич диләр... Син кайдан килеп чыктың соң. ә. минем бәхеткә9 Чистайныкы түгелсең, ахрысы.- - Каргалыдан мин. Моннан бер утыз чакрымда безнең авыл. Василий Николаевич әле һаман авыр сулый иде. Базарда ертылган гимнастеркасы тир белән кап кара булып аркасына ябышкан - Беләм андый авылны. Ишеткәнем бар. Ә кайда шулай оста сугышырга өйрәндең син?.. Авылда, сабан туендамы әллә? .. Егет, башын чайкап, көлемсерәп куйды: — Юк. Әстерханда. Анда минем абзый яши Әтинең энесе. Дүртенче елны япон сугышында катнашкан. Яралангач, контрразведка офицеры аны үз янына алган Ординарец итеп. Ә ул офицер япон көрәше белән җенләнә икән. Абзыйны тере капчык итеп тоткан... — Шуннан үзе дә өйрәнеп калган, ә? — Соңга таба, икәү көрәшсәләр, офицеры аны җиңә алмый башла ган. Абзый тумыштан таза кеше булган, үгезне мөгезеннән тотып егар лыгы бар. Тынып калдылар. Василий Николаевич ютәлләп алды, аннары әкрен генә өзеп өзеп әйтте: * — Рәхмәт, браток... син мине бүген нинди үлемнән коткарганыңны = белмисең... Хәрби кыр суды Василий Николаевичны атарга хөкем иткән иде... ” Шамил, үзе дә сизмәстән, урыныннан сикереп торды — Курыкма. Рецидивист түгел мин. Немец шпионы да түгел... Боль ' шевик. Ишеткәнең бармы андыйлар турында? Ишеткәне бар иде барын. Газетадан да укырга туры килде. Әмма “ һәркайда Большевиклар — немец разведкасы агентлары» дип кенә язган = нар иде... — Большевиклар сугышны дәвам итүгә каршы чыгалар, шуңа күрә I Вакытлы хөкүмәт безне немецка хезмәт итүдә гаепли Ә без илгә — ты £ нычлык. халыкка ирек, крестьяннарга — җир кирәк, дип таләп итәбез ; Шамил бу кешене игътибар белән тынлый. ләкин, ул сөйләгән нәрсә- ләр кайдадыр еракта, башкалада хәл ителәдер, дип уйлый, шуңа күрә з барысы да ниндидер томан эчендә эреп югала бара иде. — ...Тиздән шундый вакыт җитәчәк, туганкай, һәркем үзенең кем “ ягында булуын ачыкларга мәҗбүр булачак. Юк. Шамил әле ул көннең дә тиз генә кнләсенә ышанмый. Гомумән, политикадан ераграк торуың хәерле. Василий Николаевич егетнең болай дәшми-тынмый тыңлавы эчтән генә үзе белән бәхәсләшү икәнен дә чамалый иде. ахрысы Шуңа күрә аның күзләренә сынап карады: — Әгәр кемне коткарганыңны белсәң... большевик икәнен... булышыр идеңме миңа? Шамил, авыл егетләренчә. турысын әйтте — Ә миңа кем булса да барыбер.— диде.— Гаепсез кешене кыйна салар — узып китә алмыйм Малай чакта ук. хәлемнән киләме юкмы, җәберләнүчене яклап, үземнән көчлеләргә каршы чыга идем. Шуның аркасында күп кыен ашадым... Ну барыбер төзәлмәдем. Япон көрәшенә дә бүтәннәрне яклый белер өчен өйрәндем. Чын әгәр! Ышанам, браток. Эчең чиста, күңелең саф синең. Урамда таныш түгел берәүне кыйнаганда ярдәм итү зур егетлек, билгеле Әмма халык кадәр халыкны кыйный, изәләр, гаделлекне аяк астына салып таптыйлар бит. Большевиклар менә шул изелгән миллионнарны яклап ут эченә ке рәләр... Шулай булгач, безнең юллар бер тарафка, туганкай Баррикада ның бер үк ягында очрашырбыз әле!... Алар хушлашканда инде кояш баеган, якында гына торган коймалар, йортлар, келәтләр до. судагы шәүло кебек, күксел эңгер эчендә тирбәлә иде. Ә урамның теге башындагы биек мәчет манарасы - ул тагын да 1 сузаебрак, нечкәребрәк киткән төсле Кая юл тотканын Шамил үзе дә ацышмый иде әле. Бу көн иртәдән үк хәерсезрәк башланды шул. Шәһәргә эш эзләп килгән сала егетен Чистай приказчиклары шактый салкын каршы алды. Базар көн булганга да юлы уңмады, ахрысы. Хәзер инде мөсафирханәгә кайтып мендәр тың лау>дан да шәбе булмас. Иртәгә, саф баш белән, барысын да яңабаниан | башлыйсы 1 Шәһәр управасына якынлашып килгәндә, тагын ниндидер шау шу. сыбызгы сызгыртулар ишетелде. Көндез булып үткән тамашалар, әйтер сең лә. Шамил әйләнеп килгәнче генә, караңгы ншегалларынла посын «. .к у . м я 33 ятканнар да. хәзер яңадан шәһәр мәйданына йөгерешен чыгалар иде. Әмма караңгылык куера барган урамнарда бер адәм заты да күренми Мондый вакытта инде шәһәр халкы капка ишекләрен бикләп, шым гына өйдә утыру ягын карый. Ник дисәң. Чистайда суеш-үтереш. талаулар турында әллә нинди шомлы хәбәрләр йөри. Шулай да бу тавышлар инде күңелгә шом сала алмый, егетебез арыган, талчыккан, хәтта милиция алып китсә дә һич гамендә юк: баш төртергә урын бирсәләр, каталажкага да риза - ичмаса мөсафирханәгә үк өстерәлеп йөрисе булмас. Иртән барыбер чыгарырлар әле... Сыбызгы тавышларына каршы әллә ни якынлашып та өлгерә алмады Шамил, чаттагы ике катлы таш йорт артыннан, дөбер-шатыр килеп, нар атлы тарантас тәгәрәп чыкты. Йөзләре рәтләп күренмәсә дә. тарантас тулы халык иде. Ә тирәюньгә таралган кычкырыш, көлеш, сызгыру, хатын кыз чыркылдавы исә бер тарантаслык кына да түгел. Шәп бәйрәм иткәннәр болар, тәмам кызып җиткәннәр. Шамил бер читкәрәк тайпылып юл бирмәкче иде. ярсыган атлар нәкъ аның өстенә ажгырып килделәр дә. башлары белән терәлеп дигәндәй, шып туктап калдылар. Кузладагы адәм, исерек тавыш белән: — Әй син!.. Пристань кайсы якта? —дип кычкырды. Каршыда ук авызлыгын чәйнәп торган ике юртак, көтелмәгән сорау.. Измайлов бер мәлгә үзе дә пристаньның кайсы тарафта икәнен чамалый алмыйча торды. Аннары, исенә килеп, аңлата башлады: шушы урам буй лап мәчеткә таба төшәсең дә. прапорщиклар мәктәбе яныннан узгач.. Тарантас халкы, әлбәттә, ул өйрәткән юлны белми һәм белергә дә телами — аларның башында кәеф-сафа пары гына иде. Аңлатып бетерү белән, яңабаштан сорашырга тотындылар.— җитмәсә, бөтенесе берьюлы, төрле яклап. Мәчет, урам, мәктәп — һәммәсе дә билгеле, ә кайда булды соң ул пристань дигәннәре?! Шамил янә юлны өйрәтергә азапланды Якында гына милиция сыбызгыларын ишеткәч, күңелле кампания тагын болгана, берсен-берсе ашыктыра башлады. — Кузлага утырсын! —диде кайсыдыр. Во! Дөрес! Әйдә, туганкай, тиз бул!...— диештеләр төрле яктан — Миннән биш керенка! — дип кычкырды аксыл чырайлы яшь ха тын.— Мишель, бир тизрәк. Дилбегә тоткан ир. чайкала чайкала торып басты да. сул кулы белән кесәсенә кереп китте, икенче кулын болгый-болгый шигырь сөйли башлады: О. Флора! Сине генә уйлап. Моңсу үтә минем төннәрем' Моңсу үтә минем.. Шигырьнең калган өлеше онытылганмы, әллә әле язылмаган да идеме — һәрхәлдә, сул кулы кесәсеннән әйләнеп чыкканчы. Мишель риф ма гына табарга өлгерде: ...Та-ра-рам. минем мендәрем' Шуннан соң ул Шамилгә таба борылды, кай арададыр үрелеп, анын якасына кәгазь акча тыкты: — Синең сүзең — минем өчен закон. Флора! — Браво. Мишель! — дип кулын чәбәкләде теге сары чәч.— Браво' Кыланмышлары кырга сыймый иде боларның. Шамил генә аларнын шау-гөр килүенә битараф калды Нәрсәгә әле шулкадәр мазасызланам.— дин уйлады ул.— Юлларына ак җәймә. Пристаньда хәзер ни калган аларга? » Әмма икенче мизгелдә ниндидер көч аны инде кузлага менгезеп утырткан иде. Дилбегәне ничек кулына алып өлгергәндер, атлар янә котырынып чаба башлады: теге җүләр Мишель, бөтен буена торып баскан да. эшләпәсен болгыйболгый сызгыра иде. Л. Г имсргилини рлсеме — Бу вакытта эт тә юк бит пристаньда.— дип кычкырды Ша.мт. артына борылмыйча гына.— Пароходлар да кышлыкка тукталды. — Үзебезнең пароход көтә! — Әлегәчә дәшми-тынмый барган икенче ирнең тавышы иде бу.— Минем пароход, шайтан алгыры! Тарантас халкына яңадан җан керде: үзара нәрсәдер бытылдашалар, шаркылдап көләләр, ул да түгел, хатыннарның берсе — теге ак чырай- лысы булса кирәк — җыр башлады: Што задумал наш комарик жениться. Што задумал наш комарик муху взять — Әфәнделәр һәм ханымнар!—барысын да уздырырга тырышып Мишель үкерә.— Беләсезме, мин бүген нинди зур ачыш ясадым йөз сум акчаң булганчы, йөз хатының булсын икән. Бер генә хатын белән яшәгәндә йөз сум акчаның да кызыгы юк! Аның сүзен ишетүче, хуплаучы булмады шикелле. Шулай да. кемдер кинәт: — Браво. Мишель!—дип кул чаба. Баксаң. Мишель дигәннәре үзе кычкыра икән. Пароход хуҗасына бу ошап җитми, ахрысы. Мишель яңадан телгә килгәнче сүз кыстырып өлгерә: — Безнең Мишка Тряпкинга кояш суккан бугай бүген. Хуҗаның хатыны (әллә сөяркәсеме) шулай ук аңа кушыласы итә. чыркылдаган булып чәнчеп куя: — Авыр эштән курка бит ул Мишка. Теленә генә салына. Үз хаты ныннан да артып каладыр әле... Тряпкин. бу төрттергәнне ишетмәгән дә кебек, тагын ниндидер декламация сөйли башлый: — О Флора: Синен карашларын Бу хәлләрдән соң Флорасы түзми, шаярган булып кына сөеклесен яклый: — Әфәнделәр! Кичерегез, әфәнделәр! Сез минем дустымны дөрес аң ламыйсыз. Йөз хатын турында сөйләгәндә ул аларның йөзегенә торырлык бер хатынны гына күздә тота... Мишель үзе дә дөньяда бер генә һәм бик берәгәйле, беләсегез килсә!.. — Браво. Флора! — дип кычкыра пароход хуҗасы.— Ярып кына салдың, шайтан алгыры. Әүлия шул безнең дустыбыз Аңа хатыныңны да төнгелеккә ышандырып калдырырга була. Яшәсен Мишель! Компания тагын гыйгылдарга кереште. Йомры таш юл өстендә биешкән дага тавышыннан күп сүзләре аңлашылмый: хәер. Шамил үзе да аларга игътибар итми, ничектер йокы аралаш бер халәттә атларны куа иде. Инде ерак та түгел, кара көмеш кебек ялтырап. Кама күренде. Елга ягыннан искән салкынча. дымлы җил дә егеткә әллә ни тәэсир итмәде. Тарантас тәгәрмәче астында нәрсәдер гөп итеп шартлагач кына ул бераз исенә килде. Теге сәрхушләрнең кайсысыдыр ачылмаган шампан шешәсен кулыннан төшереп җибәргән, нәгъләт! Пар ат. куркынып, дәррәү алга ыргылды. — Ах. эшләпә! —дип кычкырды Мишель. Эшләпәсе очып китте, ахрысы, хәерле булсын. — Ныграк ябышыгыз! — диде Шамил, дилбегәне бөтен көче белән үзенә таба тартып. Атларның тизлеге кимемәде Шунда гына хәлнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеге аңлашылды. Таш юл туп-туры пристаньга төшеп төртелә иде. Котырынып чапкан атлар әгәр шул тизлек белән агач күперчеккә барып керсә, ничә адәм башы дебаркадерның таш стенасына барып сыланачак. Кемдер исән калыр дип әйтүе дә читен. Тыгыз дулкын булып йөзгә кагылган җил хатын кыз чинашуын да. ирләр сүгенүен дә ишетелмәслек итеп йолкып алды. Ярга бор' — дин акырды ирләрнең кайсыдыр Шамилнең колак гәбендә үк.— Туп-туры суга Кемнеңдер кулы, алга сузылып, кечкенә генә култык ягына ишарә ясады. Бердәнбер котылу юлы. чыннан да. шул тарафта иде. Шами.1 бөтен коче белән сулга каерды, әмма шашынган атлар инде дилбегәне бар дип тә белмиләр иде. "Күпергә керү белән суга сикерергә кирәк' —үзе * өчен шундый котылу юлын яшен тизлегендә унлап алды Шамил, тегеләр = белән бәхилләшкән кебек, ялт кына артына борылып карады симерүдән Z азынган бу дамалар һәм әфәнделәр берсе дә жәл булмас кебек иде: әмма " Мишельнең кәфендәй агарынган йөзе нигәдер бик бик кызганыч булып ± тоелды. Шул мизгелдә бер тәвәккәл план өлгереп җитте Ниндидер фә ' рештә канатында йөргәндәй, күз ачып йомган арада кузладан тәртәгә * күчкән, аннары уңдагы атның сыртына менеп, юеш ялына ябышкан иде = егет. Айгырның муенына таба җитез генә шуып, уч төпләре белән аның = ике күзен берьюлы каплап алды да. көч белән сулга каерды. Бәхеткә, нәкъ “ шундый авыр вакыгга исенә төште бит: бала чагында ук картлардан - ишеткәне бар иде — әгәр күзе күрмәсә. теләсә нинди шашкан ат та күн- х дәмләнә. дип. Малкай, чыннан да. сулга таба каерылды, үзе белән бер Z төпкә җигелгән юртакны да әйдәде. Тегесе инде күршесенең ялына килеп - ябышкан кешене күреп, болай да шактый өркегән, шуңа күрә үзе үк сул- z гарак тартыла башлаган иде. Тарантас юлдан читкә чыгып, комлы үзән * буйлап тәгәрәде. Каршыда бик якында гына җәелгән суны күреп, атлар - тагын борылмакчы яисә туктамакчы булдылар, ахрысы, әмма соң иде инде. Юртакларның арт аякларына чүгеп карышуы, тәгәрмәчләрнең юеш комга батып керүе авыр тарантасның тизлеген шактый кинәт кенә сүн дерде. Шамил үзе атланган юртакның башы аша очып, йөзе белән тирән ләм эченә төшеп капланды. Барган шәпкә кисәк туктап калудан таран тастагы күңелле компания дә чәчреп суга сибелде Шамил башын күтәр тәндә, тегеләр, салкын суга төшкән мәче балалары кебек, төрле яклап чи наша, елаша иделәр. Су чынлап та шактый салкын, шуңа күрә, бик тиз айныта дорган барысы да. шампан бөкесе кебек, бик тиз генә ярга атылып чыкты. Әмма әле исән калуларына һаман ышанып җитмәгәнлектән. тынычлана алмыйлар иде. Ә атлар инде туктап суынып калган шикелле. Уңдагысы. әнә. Кама ның уртасыннан ук сузылып килгән ай юлын эчен тора. Шамил шактый эчкәре очып төшкән икән. Суны шупырдатып, ләмгә бага бага чыкты да. атларны, берсенең йөгәненнән эләктереп, ярга әй дәкләде. Аяк астындагы комлы үзән әкрен генә чайкалган кебек иде Син исәнме, мин исән! дип кычкырды компаниядәгеләрнең бер се.— Ха ха ха! - Ә мин инде фәрештәдер җырлаганын ишеттем. Мөнкир белән Нәнкир теге дөньяга кабул игәргә әзер торалар иде Әфәндем. Мишель сул аягында сикереп, колагына кергән суны бушата иде. нәкъ шулай булды да бит ул. Мин дә ишеттем ул фәрештә ләр тавышын Икебезгә бер үк хор җырлаганнар, димәк Ә мин йөрәгемнең дөп дөп типкәнен генә ишеттем. Салкыннан һәм куркудан чибәр Флораның тешләре тешкә бәрелә иде. Бү тәннәр үз ләре өчен генә кайгырганда, аны су эченнән һаман да шул Мишель күтәреп чыкты. Бер көн - бер гомер, дип тиккә генә әйтмиләр икән. Мишельнең яңадан күңеле күтәренке иде. Бүген нинди хәлләр кичте безнең баш тан. ә! Кеше гомере маҗаралар, рәхәт чигүләр өчен бик кыска булса да. газап арты газап ишелеп тору өчен ифрат озын нәрсәкәй Мишелюшка! Тряпочкин!.. Синең фәлсәфәне тыңлар өчен пароход хуҗасы, мыскыллы елмаеп, авызын чалшайтты. Ләкин Мишель аңа сөйләп бетерергә бирмәде ахрысы, салкын суга чумып алу аңа бераз кыюлык та өстәде О-о. Валерий Аскольдович! Исәнмесез' диде ул. үзен мыскыл лаучыны яңа гына күргән кебек кыланып.— Утырып уйлый торган төшегез чыланган икән, минем белән сөйләшергә, бәлки, ыштаныгызны алыштырып килерсез?— Пароход хуҗасы авызын ачып өлгергәнче, та гын бер тотам кычыткан белән чагып алды: — Дөрес, астына су кергәч, сезнең ише галиҗәнабләрнең дә зиһене ачылучан була... — Ну син... лекарь, онытылып китмә!— Күренеп тора. Валерий Аскольдович үзе каты гына төрттерергә яратса да, мондый шаяртуларга өйрәнмәгән. Компанияне бу юлы да Флора коткарды: — Әфәнделәр! Сезне, ягъни барыгызны да ашыктырырга рөхсәт итегез... Валерий дустыбызның, ягъни мөхтәрәм Валерий Аскольдович- ның ике палубалы гүзәл пароходы. Идел-Кама горурлыгы булган мәшһүр «Жар-птица» безне көтәкөтә көтек булгандыр. Сәйлән кебек утлары тезелгән пароходны шунда гына күреп алды Шамил. Кызыктырып, үзенә чакырып тора иде ул. Күңелле компания, аны онытып, пароходка таба китәчәк. — Әйдә, егет, син дә. Туңгансың ич. Аракы белән тәнеңне үзем уармын.— Аның күз карашын аңлап алган кебек, янына Флора килеп баскан, нәфис бармаклары белән беләгеннән кысып тоткан иде. «Ә безгә нишләргә инде?» дигән кебек, атларның берсе кинәт кешнәп куйды. Аларның юеш аркалары ай яктысында да. пароход утлары төшеп тә, яңа гына лак буяган кебек ялтырый иде. Ат кешнәвенә Мишель дә борылып карады — Йә. извозчик, син нәрсә, аерып чакыруны көтәсеңме? — Әфәнделәр, егетебез бик дөрес уйлый.— Валерий Аскольдович. Флораның монда калуыннан курыккандай, кире борылып килде.— Син. туганкай, атларны үзең кара инде. Тарантасы да. аты да купең Крупенни- ковныкы. Илтеп тапшыр да әйт: үзеңне әйбәтләп җылытсын; Валерий Ас-' кольдович кушты, диген. Син булгач, ат илтер өчен генә пароходтан кеше калдырмыйм инде. Шамил сүрән генә төс белән башын кагып куйды. — Гаеп итмә, егет.— Пароход хуҗасы, болай гына китәргә яхшысынмаган кебек, яңадан борылды:—Атна башында ук Казанга кил. Эшкә урнаштырырмын үзеңне. Алафузовны сорарсың. Минем завод фабрикаларны белмәгән кеше юк анда. Инде шактый ераклашкан иптәшләре артыннан йөгерә-йөгерә китеп барды Алафузов. Атларны җитәкләп, Шамил әкрен генә текә ярга күтәрелә башлады. Менеп тә җитмәгән иде әле. каршысында ук, җир астыннан килеп чыккан кебек, ике милиционер пәйда булды. — Әһә!—дип эләктереп алды аны озын, арык буйлысы. Шатлыгын нан авызындагы тәмәкесен дә җиргә төкерде.— Каптыңмы, күгәрченкәй?!. — Абзыйлар, минем ни гаебем бар?— Күз алдыннан бүгенге базар хәлләре үтте. Юк, аның өчен хәзер монда кадәр килеп ?зләп йөрмәсләр иде... Качарга инде соң: шәһәр ягыннан тагын ике кара шәүлә якынла шып килә. Дүртесе дә, әлбәттә, кораллы булса кирәк, һич икеләнми атып егулары бар. — Ат башында син идеңме?—диде арык милиционер. — Мин... тик ни бит— — Шулай булгач, нәкъ менә син кирәк тә инде безгә. Офицерны бәреп еккач та шулай гына калыр дигән идеңме?! — Ә иптәшләре кайда?—Соңрак килеп җиткән агай, аптырап, як ягына каранды.—■ Кая таралышты синең кунаклар?— Бу, ахрысы, бүтәннәргә баш җантимер булып чыкты. Шамил, елга ягына таба ишарәләп, җилкәсен генә сикертте: — Әнә, пароходлары китеп өлгермәгән әле... Гаделлек сакчылары шунда гына пристань ягына игътибар иттеләр. Аларны үртәгән кебек, пароход озын гудок бирде. Ишкәк-тәгәрмәчләрнең авыр шапылдап суны кыйнавы ишетелде. Баштарак килгән милиционерлар бу хәлдән каушап калган кебек тоелды: — Кычкырсак, туктарлар иде. шәт — Бер-ике тапкыр наган шартлатсак... Ә?!—диештеләр — Олаксыннар әйдә, кабер тактасын...— дип. теш арасыннан сүгенеп алды баш стражник.— Бик ерак китә алмаслар әле. Менә бу каз яше ле» — Ул егеткә кизәнеп алды. — әйтер безгә кирәген. Әйтмәсә. үзенә үпкәләр. — Берсен танып калдык калуын...— Арык милиционер Шамилнең беләгенә тагын да ныграк ябышты.— Кирәксенгән кеше булса, артынпан барып та җитәр. Казан — каен башында гына. — Сүзеңне уйлап сөйлә. Сидор. Пароходтагылар ишетеп алмасын Кем инде нәчәлмөчәл артыннан барсын, шундый йомыш белән. Капка төбеннән үк типкәләп озатырлар. Хезмәтеңнән дә колак кагарсың. Уен муен түгел: фабрикант Алафузов диләр аны. Керенскийның үзе белән эш йөртә, ди. Милиционерлар, ашыкмыйча гына тарантаска кунаклашып. Шамил не уртага алдылар. Басып торудан зарыккан атлар, дилбегә каккан ны да көтмичә, җилле генә кузгалып киттеләр. Кузлага утырган арык милиционер, тәмам тынычланып, тәмәке кабыз ды. Бер тирән итеп суыруга, теле дә ачылды — Пенсиягә хәтле ничек түзәргә инде.— дип сөйләнә башлады ул. Ичмаса, калган гомерне тынычлыкта үткәрер идем. Ә хәзер бу билгесез лек үтерә. Николай полициясендә ни тырышып хезмәт иттек. Шуны болар исәпкә алырмы әле. юкмы. Алмаска да мөмкиннәр бит. ә? Ничек уй лыйсың. Ферапонт? — Бик ихтимал. Сидор, бик ихтимал. Яңа хуҗа искесеннән калган хезмәтчегә һәрвакыт кырын карый инде ул. Кирәгең бетсә, артыңа ти бәргә генә гора. — Мин дә шуннан куркам шул. Гомер буе чәчең белән җир себер дә. бер юк кына нәрсә өчен тынычлыгың югалса...— Сул кулдагы Фера понт, карап торган бер убырлы карчыгым — өстенә май ягып бирсәң дә, мач яламас үзен...— Ксенофонтыч авыр сулап кулын селтәде. Атларга тагьп бер тапкыр дилбегә аша катгый «сәлам тапшырып, аларны шәһә| үзәгенә таба юнәлтте.— Ә безнең Сидорушкага тынычлык кирәк бул ган... Теле тиктормаган Сидорга әнә шулай таш яуды. Ә Шамил аларнь тыңламый да диярлек, бер сорауга җавап таба алмый бара: ни өчен кули алдылар соң аны? Әгәр көндез базарда булып узган хәлләр белән бәйл( икән, нигә дип әле пароходта киткән кешеләрне дә эзәрлеклиләр? «Ки рәк булса, артларыннан барып табарбыздиделәр бит. Бәлки, ул Ми шельләр. Алафузовлар монда тиккә генә йөрмәгәннәрдер? Үзе шулай уйлады Шамил, ә теленнән сорау ычкынды: — Минем гаебем нидә соң, агайлар? Сидорушканың тетмәсен тетеп арыган Ксенофонтыч күзләрен алар- тып егеткә карал алды: — Гөнаһсыз сабыйга салышасыңмыни. кабер тактаңны... Синең арт тан чабачаба эчебезгә кату чыкты! — Таптатканда погонындагы йолдызларын санал өлгермәдем, ди, хе-хе...— Ферапонт наганы белән тагын кабыргага төртте. Бер яктан, сөенеп куйды Шамил: димәк, аны үзе эшләмәгән ниндидер җинаять өчен кулга алганнар. Шул ук вакытта аны борчыган, хәтерен калдырган нәрсә дә бар иде: Алафузов аны күрәләтә алдаган, ак эт бәласен кара эткә сылаган икән бит. Кайдадыр, кемнедер бәреп еккач. артларыннан, тәгәрмәчкә баса-баса дигәндәй, милиция куып кил гәнен яхшы белгән. Шуңа күрә, кузлага Шамилне менгереп утырткан, соңыннан да атларны аңа калдырып китәргә курыкмаган. Әйтерең бармы: кире кайту юлында егетне милиция эләктереп аласын һәм бөтен га епне аңа сылтыйсыларын. ә атларны барыбер иясенә кайтарып бирәчәкләрен яхшы чамалаган фабрикант. «Аларга. билгеле, кеше таптатсалар да тияргә куркырлар иде. Мине корбан тәкәсе итмәсәләр дә буладыр иде бит. Әшәке җаннар! Кабахәтләр!*—Күкрәк авызына бөялгән гарьләнү тойгысы егетне тәмам биләп алды. Күзләреннән атылып чыккан яшь, юеш чәчләреннән тамган су тамчыларына кушылып, ике яңагы буйлап акты. Кинәт, бизгәк тоткан кебек, бөтен тәне дер-дер килә башлады. Шунда гына ул үзенең җеп бөртегенә хәтле чыланган булуын, көзге төннен салкынча җиле җелегенә кадәр үтеп өшүен сизде. Калтыраудан сикерепсикереп киткән кул-аякларын да инде ул тыя алмый иде. — Син нәрсә?—дип. сикереп торып арткарак чигенде Ферапонт.— Үз чирең тотамы әллә? — Башын җүләргә сала!— Шамил өчен Ксенофонтыч җавап бирде.— Закон каршында җавап тотасы килми, кабер тактасын!.. «Бәлки, бу этләрдән ычкынып булыр?—дип уйлап алды Шамил; тар урамга кара стена булып баскан биек коймаларга күз салды — Бөтен тән кыйнап ташлаган кебек ватылган... Койма аша сикереп ел герә алмамдыр шул. Наганын капшап кына тора бу Ферапонт дигәне. Аркаңа терәп атар*. Тарантас караңгы, пычрак тыкрыкка борылды. Монда төн карасы тагын да ныграк куерган сыман, һавадагы дым аркасында, ул ниндидер ябышкак майлы булып тоела, йөзгә, күзгә сылана кебек иде. Әле ярты сәгатьләп кенә элек күк гөмбәзендә фонарь эшләпәседәй эленеп торган ай калын болытлар артына яшеренгән, аның хәзер кайсы турыда икәнлеген чамалавы да мөмкин түгел. Елга ягыннан искән җил белән төтен исе килгәндәй булды. Арык милиционер, очлы ияген өскә чөеп, һаваны иснәде: — Пароход төтәтә бугай... Ксенофонтыч дилбегәне ярсыбрак тартты — Шуңа охшаган. Пароходтагыларны җиңел генә ычкындырганга аның да эче ноша иде шикелле. Шамил бу хәлне үзенчә күз алдына китерде. >Менә хәзер пароходында киерелеп утыра инде фабрикант, корыда, җылыда: авыз тутырып * нәрсәдер чәйни, миннән көлә — татар малаен төп башына утырттым, i дип. Байларга эшең төшмәсен, ди иде шул әти һәрвакыт, ничек хаклы j булган икән' Байлык артыннан куган кешенең чынлап та баеп китүенә * караганда, оятсыз җирбиткә әйләнүе җиңелрәк, тизрәк була: бик аз i кеше генә оятсызлык өстенә байлыкка да ирешә, дип әйтә иде әти Чын ' лап та. байга яхшылык эшләсәң, ояты үзеңә булып чыга- * — Килеп җиттек, гражданин - Ксенофонтычның тавышында ти- “ 1 мер салкыны сизелде.— Әйдә, извозчик, җаныңны уч төбенә йомарла да... = Шамил тарантастан әкрен генә төште. Аяк астына моңсу гына ка * pan. сорады — Офицерны бәреп кенә екканнармы, әллә... ат аягы астына ук * эләккәнме? — Эләгәсе эләккән инде. Караңгыда Сидор тавышы ишетелде.— * Туп-туры теге дөньяга китәрлек булгач | Шамилнең сул калак сөяге астында нәрсәдер чәнчеп куйды. — Аның өчен нишләтерләр инде мине ’ Ксенофонтыч арттан төрткәләп ашыктырды | — Әйдә, җәһәтрәк атла. Анда нишләтергә икәнен белерләр. Сугыш :вакыты законнары буенча, җаныңны җәһәннәмгә олактыру тиешле Әгәр явыз ният белән үтергәнең беленсә. Шул. Дежур торучы милиционер Ксенофонтычның рапортын дәшми тын мый гына тыңлады. Аннары үзенекеләргә бер сүз белән күрсәтмә бирде — Камерага Шамил өчен гомерендә беренче тапкыр, мөгаен, иң газаплы көннәр .башлангандыр Аны Чистай прапорщиклар мәктәбе начальнигын таптатып үтерүдә гаепләделәр (Прапорщиклар мәктәбе инде бу вакытта Чистайда .түгел, ул Казанга күчерелгән иде.) Егетнең үз гаепсезлеген исбатлап маташуыннан шаркылдап көлделәр генә. Пар ат белән полковник өстенә ,барган извозчикиы әллә ничә шаһит шунда ук «таныды» Тикшерүче .Шамилнең аклануын тыңлап та тормады Нибары бер сүзенә генә колак салып. Казан белән элемтәгә керде. Ләкин аннан да күңелне тынычланды рырлык хәбәр килмәде. АлафузОВ үзе дә. аның белән бергә булган кешеләр дә беравыздан әйтеп торалар икән яшь егетне извозчик итеп яллаган идек, аның саксызлыгы аркасында ниндидер офицер чынлап та таран тас астына эләкте, ахрысы дип Чларның сүзе буенча да. шаһитлар әй (Түенчә дә. имеш, теге полковник ни өчендер бу компанияне туктатырга теләгән, ә извозчик атларны юри туп туры аның өстенә куалаган икән Мондый оятсызлык. күрәләтә яла ягу Шамилне куркытты да. ярсыт ты да. Баштарак чын күңелдән гарьләнеп гаепсезлеген исбатларга тырыш кан булса, инде бер чарасыз калудан тәмам үз эченә бикләнде Шуның өстенә. кемдер аны базарда булган вакыйгалар буенча танып > немец шпионы на качарга ярдәм итүдә дә гаепли башлагач, ул бөтенләй дәш мәе булды. Тәкәббер кыяфәтле, тук чырайлы яшь тикшертче, артык хискә бирелмичә генә, төрле яктан сораулар яу тыра, Шамилне явыз үтерү че һәм көпә-көндез кеше талаучы итеп тасвирлый иде Бу сурәткә тагын бер ике генә сызык сызасы калганын күрә Шамил Гаепләү тарантасының ажгырып үз өстенә килүен, бик тиздән аны изеп сытып китәчәген аңлый Чөнки кузлада (градов дигән фамилияле шушы тикшерүче утыра, ул. бөтен осталыгын җигеп, гадел хөкем атларын кам чылый: әйтерсең лә кайдадыр ут чыккан да, бу адәм шуны сүндерергә ашыга. Дүрт көн эчендә тикшерү эшен ябып та куйдылар. Серадов аны хәрби кыр судына бирергә җыена иде. Нинди җәза көтәсен дә, һич ирен мичә, һәм үзеннән әле сорамаган килеш, аңлатып бирде: власть кешелэ ренә һөҗүм итеп, «шпион»ны качырышкан өчен, мәсәлән, ким дигәндә, ун ел каторга... — Ә син бик бетеренмә...— Серадовның тавышы көр, йөзенә байлар төсе кергән, мыскыллап көлүдән иреннәре җәелгән.— Хәрби-кыр суды, гадәттә, каторга-төрмә белән вакланып тормый, шундук расходка җибәрә. Явыз ният белән полковникның башына җиткәнең өчен болай да үлем җәзасы тиешле сиңа. Шулай булгач, каторгаларда йөреп интегәсең юк._ Ул, бик зур эш башкарып чыккан кыяфәт белән, ишекле-түрле йөреп килде дә, идәнгә беркетелгән урындыгына утырды. Алдында яткан кәгазьләргә тагын нидер өстәде, ниндидер билгеләр ясаган булды. — Суд — иртәгә иртән — Серадов үзе пешергән боткадан, чынлап та, бик канәгать иде. Соңгы сүзләре егеткә ничек тәэсир итәр икән дип. беравык күзен терәп торды.— Анда озын-озак сөйләшеп ялыктырмыйлар. Ярты сәгатьтән дә күпкә бармас дип уйлыйм. Ә хөкем карарын гамәлгә ашыру шул көнне үк төштән соң була, гадәттә... Үзең беләсең, сугыш за маны — сузып-нитеп маташырга вакыт юк. Шамил аның бу кыланышларына илтифатсыз калды, актан да, карадан да җавап кайтармады. Әйтерсең лә, сүз бөтенләй бүтән кеше турында бара! Егетнең мондый битараф-тыныч төс белән торуы Серадовка аңлашылмый, аның саруын кайната иде. Шуңадыр, инде конвойларны чакыргач та. тырнак астына энә тыгып маташты: — Йә, егеткәй, бәхил булып кит, тагын бер алтмыш елдан синең белән оҗмах бакчаларында очрашасыбыз бар бит. Мин инде анда, сәлпе- рәйгән карт булып, таякка таянып килермен, ә син мәңге шундый маңка малай булып калырсың. Күрәсеңме, синең нинди зур өстенлегең бар. Шуның өчен булса да миңа рәхмәт укы, энекәш... Шамил бу кадәресенә үк түзеп тора алмады, кинәт йокысыннан уянган кебек, бөтен ачуын берьюлы ярып салды: — Ә син!.. Кабахәт! Шакшы ялганчы булуың өстенә, тере кешеләрне газаплаучы мәет корты да икәнсең!— дип кычкырды ул ярсып, үзенең көчсезлегеннән әрнеп.— Үзеңне шулай гаделсез хөкем итсәләр, син, адәм актыгы, пычак астындагы дуңгыздан да әшәкерәк итеп чинар идең. Шул әшәке телең белән судьяларның табан астын ялый-ялый. куркуыңнан йөрәгең ярылып дөмегәчәксең бит син. Инде сытылган-изелгән, рухы сындырылган кебек тоелган егеттән шундый сүзләр ишетермен дип көтмәгән иде Серадов. Күзләре акайды, чиртсәң кан бәреп чыгардай кып-кызыл йөзендә аксыл тимгелләр пәйда булды: — Алып китегез хәсисне!! Тынычландыру күлмәге кигезегез! Иртә гә хәтле тыны чыкмаслык булсын!.. Тап-таза ике конвойчы. Шамилне ике ягыннан эләктереп алып, камерага өстерәделәр. Тимер ишекләр шапылдап ябылды. Камерага керү белән, дөмбәсли дә башладылар. Бер тавыш-тын чыгармыйча, үз эшләренең рәтен белеп тукмыйлар иде. Ике яклап төшкән йодрыктан качып, егет ишеккә ташланды. Ишекне тыштан бикләп өлгергәннәр, кечкенә тишектә генә кемнеңдер күзе агарып ялтырап китте Шамил, кире борылып, үз башына яуган тукмактан сакланырга мәҗбүр булды Үгез кебек ярсыган ирләрнең берсен идәнгә сузып сала алды, икенчесенең чәченә шундый итен ябышты, теге авыртудан шыр кычкыра башлады Ләкин шул вакыт камера ишеге ачылып, тегеләргә ярдәм килеп өлгерде. Берничә ир-ат Шамилне бөтереп кенә алдылар. Таш идәндә яткан конвоир сикереп торып яцадан ябышмакчы иде. ахрысы, әмма аягына басуга, авыртудан йөзләре чалшаеп, җан ачысы белән кычкырды, урынына лып итеп утырды. — Яле, китегез әле аның яныннан!— конвойчы, җенләнеп, әллә каян револьвер тартып чыгарды.— Дөмектерәм мин ул эт баласын! Китегез! Кемгә әйтәләр'..— Ул инде каты акырудан тавышы өзелеп, еламсырап үкерде. — Җүләр сатма. Павлуша!— погонында аркылы тасмасы булган надзиратель аңа каты гына кычкырып куйды.— иртәгә аны болай да... ■— Ул. кабахәт, минем теземә - үкчәсе белән!— Павлуша дигәне беркемне дә тыңламый, елый, сүгенә, револьверын һавада селкеп, үзенекен тукый иде.— Аякны харап итте, кабахәт* Китегез аның яныннан!— дип яңадан җикеренде ул.— Йә!.. Бер стражник читкәрәк тайпылды, икенчесе дә куркып аптырап калды бугай Ике арада надзиратель генә калды, аның да инде тавышына икеләнү төсмере чыккан: — Яшь кенә малай булса да. бүре нәселеннән, күрәсең, бу егет. Бүрене үз вакытында тончыктыру кирәк.—дип сөйләнде ул.— Әмма на чальстводан рөхсәт юк бит әле. Син. Павлуша... — Мин аны. качканда аттым, диячәкмен!—дип ырылдады кон войчы. — Ул чакта да рапорт бирәсе була. Бу бит эт ату гына түгел. Ра портны кем яза? Синме? Без бит синең белән, үзең беләсең, бер ел да сабак укыган кешеләр түгел. «Рапорт» сүзен көтмәгән иде. ахрысы. Павлуша — кинәт кулы төшеп. револьверын шак итеп идәнгә куйды. Үпкәләгән кебек, иреннәре турсайды. Ниндидер кәгазь тутырырга кирәклеге аны кеше үтерүдән туктатып калган иде Шул-шул. - диде өлкән надзиратель, авыр сулап — Безнең кул да ятмый бит андый эшләргә. Ә килештереп яза белмәсәң. башың бәла казадан чыкмаячак Менә бит аның пиләре бар' Конвойчыларның рәтләп укый-яза белмәве, шулай итеп. Шамил файдасына булып чыкты. Хәзер инде бу дөньяда тагын бер тәүлеккә якын яшәүгә исәп тота ала иде ул. Соңгы сәгатьләрне санау, иң соңгы чик сызыгына җитүне аңлау аны үлем алды исереклегенә дучар итте Юк. үлә се килми, хәтта шушы камерада гына булса да. кыйналып кимсетелеп булса да яшисе килә, ах ничек яшисе килә иде. Ул узган юл әле озын, якты бер көн генә бит' һөнәр училищесын бетергәч ничек канатланып, өмет хыяллардан гына торган сөт елгасында коенган иде Әле берничә көн элек кенә нинди теләк-омтылышлар белән Чистай урамына аяк баскан иде. Көн узды, кояш сүнде. Бөтен тирә юньне караңгылыкка чумдырган төн генә калды Шамил Измайлов өчен куркыныч өн дә. саташулы төш тә иде бу төн. Ул үзен яңадан балачагында, малярия белән чирләп, бизгәк тоткандагы кебек хис итте. Ул чакта да нәкъ шулай, бөтен тәне ут кебек яна. дөнья кабергә төшкән кебек дөм караңгылана да. аннары күзләрне әчетеп кинәт яктыра иде әле дөрләгән тәмуг уртасына килеп төшәсең шикелле, әле карлы җилләр ыжгырган тау башында күшегеп калтырап каласың, ул да түгел, ташларга бәрелә бә|>елә. каядыр упкынга очасың.. Бервакыт шулай, саташып бастырылып, мендәреннән идәнгә тәгәрәп төшкән иде Төшкәнен белә, ә урыныннан кузгала алмый, имеш, сары албасты аның кан тамырына ябышкан да. тәнендәге бөтен көчне суыра бара, суыра бара... Бу төндә дә. кыйналып ватылып беткән егет, саташулы төш белән, агач сәкедән салкын идәнгә егылып төште, әмма торырлык, урынына кире менеп ятарлык хәле юк иде инде Әллә инде шулай таң беленеп килә иде. әллә инде күзләрен баскан кан пәрдәсе аша бөтен тирә-юнь кызыл кара төскә манчылып күренде. Шамил яткан камераның тимер ишеге ямьсез шыгырдап ачылды да, бусагада ике конвойчы белән капитан дәрәҗәсендәге офицер пәйда булды. Капитан. «Тәрәзәсе кайда соң моның?» дип эзләнгәндәй, бераз сәерсенгәпрәк кыяфәт белән камера эченә күз йөртеп чыкты, таш идәндә тынсыз-өнсез яткан тоткынга итек очы белән генә кагылып алды. Тәненең ачык төшләре күм-күк булып шешенгән, кан белән укмашып каткан — кыскасы, ит чаба торган кискәгә охшап калган иде бу мәхбүс. Офицер. аны уятудан курыккан төсле, йомшак кына басып коридорга чыкты, якындагыларга шьгпыртлабрак әмер бирде: — Тоткынны тикшерүче кабинетына алып барыгыз.— диде. Үзе. башын ата каз сыман югары күтәреп, күкрәген киерә төшеп, коридорның аргы башына таба атлады. Погонында аркылы сызыгы булган конвойчы, үзалдына сөйләнгән кебек кенә итеп, янындагы яшь надзирательгә пышылдады: — Эх! Күңелем сизенгән иде аны: шырдый-бырдый гына эш түгел бу. дип. Әгәр бу бүре баласын кичә дөмектергән булсак, бүген үзебезнең башыбызга капчык кигезерләр иде... Ходай саклаган безне гөнаһтан!.. Вакытлы хөкүмәт идарә иткән дәвердә закон диңгезенең болгануы илне яңадан гаделсезлек һәм золым патшалыгына әйләндерде. Бу бигрәк тә үзәктән читтәрәк яшәүчеләргә нык сизелде. Император тәхетен тимер баганалар кебек тотып торган законнар әле элеккеге көчендә кала — һәрхәлдә, аларны беркем дә рәсми төстә юкка чыгармаган иде. Шуның өстенә. Керенский хөкүмәте үз законнарын чыгара тора, хөкүм-суд эшләрендә дә яңа тәртип урнаштырырга омтыла. Әмма бу өлкәдә бик күп мәсьәләләр ачыкланмаган, җайга салынмаган, шуңа күрә хөкем түрәләре дә «закун безгә нипачум- дип әйтә алалар иде. Мондый шартларда һәркем үзе белгәнчә кыландыра: кул астында яңа закон юк икән — императордан калган тәртипләр дә гамәлгә ярап куя: берәүләр намусы кушканча хөкем чыгара, икенчеләре ояты җиткәнчә эш итә. Шамил Измайловның «эшен* кызулатканда, тикшерүче Серадов- ны камчылаган һәм илһамландырган көч — шәхси мәнфәгать иде. Чөнки аны камчылаучылар бик борынгы, әмма иң ышанычлы юлны сайладылар: перәннек белән кызыктырдылар. Кайдадыр Сема дигән адәм калкып чыкты, янчыгында Серадовның күзен яндырган алтын иде. Теге кичне кузлада шул адәм утырган, җилләнеп-җенләнеп дигәндәй, атларны шул куган. Имештер, күңел ачып кайтучы компаниягә тарантаста урын тыгызрак булган да. вакытлыча извозчик хезмәтен үтәргә мескен Сема ризалашкан. Барысы да шуны хуплаганнар, ә инде аяк астыннан каза килеп чыккач, җавап тотарга берүзенә калган. Тикшерүченең бөтен уйлары, фикер сөреше, әлбәттә, бу кеше кесәсендәге алтынга тартыла, шуңа күрә боларның берсе дә аны кызыксындырмый: пи өчен ул кичне ат башына бүтән берәү түгел, ә нәкъ менә Сема утырган, яисә ни өчен тарантас астына нәкъ менә полковник Кузнецов тап булган? Аннары, баштарак бу эш- әллә ни катлаулы да. гайре табигый да булып тоелмаган иде бит. Җинаять кылган кешене табу, аның гаебен дәлилләү артык кыен булмас иде. Билгеле, монда дилбегә тагын шул Сема кулына ипле генә күчеп, җинаятьчене табудан бигрәк, аны яклап калу — аның гаебен бүтән берәүгә сылау мәшәкате килеп чыкты. Ә бу. тәҗрибә күрсәтә ки. кайчак шактый катлаулы эш булып, йөрәк майларын суыра. Елгырлыгы һәм осталыгы хәттин ашкан Серадовка да җиңел түгел. Гәрчә кемнеңдер гаебен бөтенләй гөнаһсыз кешегә алып «чәпәү аның өчен, гадәттә, бер чиләктән икенче чиләккә су бушату белән бер булса да. Бу юлы хәл шактый четерекле иде шул. Теләсә кем танып калырлык компания! Шәһәр уртасында полковникны ат белән тап татып үтерү!.. Ярый еле. кул астына ниндидер авыл мокыты килеп капты. Бер гаепсез егетнең каны кулга буялып кала-калуын... «Әмма нишлисең, донья шулай яратылган дип үз-үзен юата Серадов.— Барыбыз да кеше төкергәнне ялап яшибез Мин менә кеше баласын үстерәм — хатын, начальнигым белән йөреп, бала тапты. Аерып җибәрер идең — ул бит. фәкыйрь, минем өчен шулай тырышты, начальник миңа илтифатлырак булсын. * акчалырак әшкә билгеләсен дип Дөрес, аңа карап кына койрыкны кысып = тормас идем әле Артык күпне белә, каһәр. Бөтен эч сереңне суырып кы - на ала. Алай-болай булса, үзеңне рәшәткә артына тыгып куярга да * күп сорамас» Мәхәббәт газаплары исенә төшсә. Серадов. үзенең дәрәҗәсенә тиң ' килерлек итеп, тарихтан мисаллар таба белә. Ә бит берәү дә хатынына йозак салып йөртә алмый, дип уйлый ул. Безгә ни сан. хәтта мәшһүр Петр “ Беренче дә. әнә. үзенең атасы чынлап та Алексей Михайлович булуына = шикләнгән бит. Хәтта граф Ягужинскнйдан сораган: син минем әти тү- «ч гелме. дип. Тегесе озеп кенә җавап бирә алмаган: патшабикәнең миннән £ башка да сөяркәләре күп иде. дип кагылган. Патшалар тарихы белән Се- * радов тормышы арасындагы бөтен охшашлык шуның белән бетә-бетүен. - Әмма Серадов үзен барыбер ниндидер өстенлекләргә лаеклы дип саный. ’ ул өстенлекнең булмавын исә тирә юнендәге кешеләрдән генә күрә Дөнья * га үч һәм канәгатьләнү таба алмаган мин минлек. бөердәге таш кебек. 3 һич тә эреми, таралмый, ә вакыт вакыт үзен бик нык сиздереп куя. Хә- ' зер Серадовның бөтен максаты теләсә нинди юл белән акча табу, күп медер байлыкка ия булу. Аннары күз күргән якка таба юл тотып, моннан мөмкин кадәр ераккарак. хәтта чит илгә үк чыгып ычкыну1 Ә ул көн инде якынлаша килә. Семадан эләккән майлы гына калҗа һич көтелмәгән бәхет булды. Өстәвенә, полковникны үтергән кешенең та былуы. җинаятьнең уңышлы ачылуы Серадовның абруен начальство каршында да бер башка үстереп җибәрде. Ләкин... Тикшерүне бик кызулап төгәлләүнең ахыры начар бетә язды. Мәрхүм полковникның хатынын сорау алуга чакырып та тормаганнар иде. Андый ихтыяҗны Серадов кына түгел, аның башлыклары да сизмәде. Менә шундый чакта әлеге хатын, үзенең дөньяда барлыгын белдереп, килде дә керде. Аны күргәч тә. тикшерүче авыр сулан куйган иде мәрхүмнең хәләл җефетен нинди сүзләр белән юатасы булыр, җинаятьче нең табылуын һәм кырыс җәза алачагын әйткәч кенә бераз тынычланыр, бәлки, дин уйлады. Әмма хатынның күзләре коры, тавышы тыныч иде. Серадов әфәнде. диде ул. шундый зур кешене борчып йөрүе нә уңайсызлаш ан сыман - Мәрхүмнең соңгы көннәрдә күңел тынычлы гы бөтенләй югалган иде Ни өчен пошынганын миңа да әйтмәскә тырышты. Шулай да. фаҗигасенә бер ике көн кала, ачылып алды бераз. Мәҗбүр булды, күрәсең. «Минем белән андый мондый көтелмәгән хәл килеп чыкса, исеңдә тот: сәбәпчесе Перннов Семен Семенович дигән кеше булыр», диде. Яшерен-батырын түгел, минем ирем патша төшүен бик авыр кичерде Теше тырнагы белән монархия яклы кеше иде ул. Менә шуны белеп, әлеге Перинов дигән бәндә аның тирәсендә козгын кебек әйләнде. Мәрхүмне герман разведкасына эшләргә кыстаган икән' Янәсе, герман гаскәре генә Россиягә изге тәхетне кире кайтарырга яр дом итә ала... Бу хәбәрдән Серадовның күзләре маңгаена менде Полковник Кузнецов кайзер империясе агенты?—дип гыжыл дады ул. тыны буылып Перннов аңа бик күп акча вәгъдә иткән «Ә мин. намуслы рус офицеры буларак, хыянәтчене типкәләп чыгардым». дип сөйләде мәр хүм Шул ук төндә безнең тәрәзәгә дә атканнар иде Инде менә... Серадов бу хатынны бүтән бер сорау да бирмичә озатты. Әмма аның килүе күңеленә шом салын калдырды, полковник Кузнецовны үтерү вакыйгасына бөтенләй бүтәнчә карарга мәҗбүр итте Димәк, бу эштә герман разведкасының кулы уйнаган, полковникның башына алар җит кән. Шулай булгач, «эш»не яңадан караргамы? Юк. Булмый. Мөмкин түгел! Алтын бәясенә тора ич ул. Ничә еллар бер кайгысыз яшәүдән үзең теләп баш тарту дигән сүз. Җүләр уй! Бөтенесен теге йолкыш малайга гына япсарып калдыру да куркыныч бит әле — герман разведкасына ярдәм итү дип бәяләнәчәк бу эш Офицерны үтергән агентка ирек биреп, бер гаепсез кешене аттыру — яхшылык белән бетмәячәк. Хәзер, илдә хәрби хәл игълан ителгән вакытта — бигрәк тә. Әгәр шулай да. авыздан өзеп булса да. акчаны кире кайтарсаң? не ачык көе калдырсаң? Мондый шаяру агентлар күңеленә хуш килер дип әйтүе читен Аларга хәзер җепнең очын яшерү кирәк. Полков ник белән исәп-хисапны өзгән кебек, сине дә китереп кыссалар, кем аралап калыр? Көпә-көндез үз өеңдә үк атып китүләре мөмкин, алла сакласын. «Кайзер агентлары куйган ятьмәгә җиңел генә килеп каптым, dl- дип күңелсез уйларга бирелде Серадов.— үзләренә инде хезмәт иттерә үк башладылар. Бер селтәнү белән! Хәзер кая да борыла алмыйсың һич икеләнми әйтергә була, тиздән минем янга ачыктан-ачык килеп, тагын нәрсәдер эшләвемне таләп итәчәкләр. Иске кәвеш урынына күреп, бөтен пычрак-нәҗес өстеннән мине сөйрәячәкләр. Кирәгем беткәч, ташлап калдырырлар, берәр тобага батырырлар шунда. Әле бу «эш» тә шулай гына үтеп китәр дип кем әйтә ала? Полковникның хатыны тынычланып тынып калырмы? Ә. бәлки, ул үзе герман агентурасы белән бәйледер? Мине юри шундый хәлгә куеп, тикшереп карауларыдыр'.. Аның сөйләвеннән соң мин нидер кылырга тиеш' Хәзер мин ул хатынның да кармагында булып чыгам түгелме? Әгәр инде хатынын да... полковнигы артыннан җибәрсәң? Ничек итеп? Әйтик. Измайловны качырасың да. шул көнне үк теге чүпрәк баш ны шыпылдатасың. Ә? Очы-очка ялгана бит!— Серадов. куанычыннан сикереп торып, ишекле-түрле йөри башлады.— Хатынны кем үтергән, кемгә кирәк бу? диячәкләр.Теләсә кайсы тикшерүче Измайловка төртеп күрсәтәчәк: ул гына! Үч алган. Эз яшергән. Вәссәлам. И бөтен кеше ышаначак. Ләкин мондый авантюра да барып чыкмас шул. Кузнецовның, хатынына да сөйләрлек булгач, шик шөбһәсен каядыр язып калдырган булуы бик ихтимал. Бер йорттан ике мәет чыгу, игътибарны бик нык җәлеп итәр. Казынырлар, табарлар... Муендагы элмәк булып чыкты ла бу полковник! Юк. иң яхшысы — качарга кирәк. Нихәтле тизрәк булса, шулхәтле шәбрәк Измайлов «эш»еи генә төгәлләп тапшырырга кирәк. Ул чакта немец агентлары да миңа тимәс, башлыклар да шикләнеп калмаячак дигән катгый фикергә килде Серадов. Ул нәкъ шулай эшләде дә. Кичтән Измайловның «эш>ен судка тапшырды. шунда ук бу җинаять белән көтмәгәндә генә Казан хәрби округы контрразведкасы кызыксына башлавын ишетте Эшнең контрразведкага ук барып җитүенә, күрәсең, һаман да шул полковник хатыны сәбәпчедер, дип уйлады Серадов Кем аша булса да Казанга хәбәр салып өлгергәндер. Ә инде контрразведка кешеләре тотынса. Измайлов ^тарихы>ның акка кара җеп белән тегелгән икәнен бик тиз күреп алачаклары көн кебек ачык! Менә шул хәл Серадовка ике уйлап торырга вакыт калдырмады. Иртән, беренче әтәчләр кычкырганда, шәһәрдә аның эзе суынган иде инде. ...Контрразведка капитаны Талип Әкрамович Мулюков. Чистайга килеп төшү белән, вакытны бушка уздырмаска тырышты «Эш> белән бик тиз генә танышып чыкты Аны бигрәк тә гаҗәпсендергәне шул иде 46 тикшерүче ин соңгы биттә 'Измайлов прапорщиклар мәктәбе башлыгын, танылган офицерны үтергән ягъни дошман дәүләтенең мәнфәгатен кайгыртып, рус армиясенә зарар салган Шуңа күрә ул немец шпно ны* дин яза. 8 үзе тикшерү вакытында Измайловка герман контрразвед к ас ы белән элемтәләре турында бер генә сорау да бирмәгән Гомумән, шуны искәрткән киная дә юк. Тикшерүченең Контрразведчик килгәнен - ишетеп качкан Мулюков шунда ук кулына каләм алды: ~ Казан харбн окрмынын контрразведка начальнигы полковник Кузьминга — Ашыгыч, ь Сералов Алтынбай Тархановнч. 1НЯ7 елгы. Нижний Новгородта туган, герман развел “ кагы белой мемтор» булуы ихтимал. Эзлаү һәм кулга алу чарасын күрүегезне үтеном. - Капитан МулюковШул депешаны Казанга җибәргәч, инде Измайлов дигән егеттән сорау алырга да мөмкин иде. Капитан ул «бүре баласы ■« башта төрмә дәге өендә үк күрергә теләгән иде. Әмма үлем камерасының дымлы, сасы һавасы бу карарны үзгәртергә мәҗбүр итте. Измайловны кабинетка җитәкләп алып керделәр Аның басып торырлык хәле юк иде. Урындык бирегез, өстәлгә якынрак утыртыгыз*, диде Мулюков. Конвой ишекне ябып чыгу белән, үзенең кыр сумкасыннан бер бит кәгазь алып, егетнең күз алдында җәеп куйды Менә кара, агайне, мин синең белән башта ук карталарны ачып сөйләшәм Күз бәйләш уйнарга вакытым юк. Шуңа күрә әйдә, кысташын тормыйк, бөтенесен дә үз урынына куеп чыгыйк Шамил үз алдында яткан хатны полковник Кузнецов язганлыгын да. үләренә ике генә көн кала аны Казанга җибәргән булуын да белми иде әле. Кәгазьдәге хәрефләр, су төбендә яткан төсле айкала чайкала, күздән югалып югалып алалар. Әмма хатның эчтәлеге аны бөтен нхгы яр кочен г упларга. алга таба укырга мәҗбүр итте Казаи х.ңгби окрмынын контрразведка началыгнгы У II Кузьминга Хормнгле Александр Павлович’ Cram г үГын т.п елорне язарга миҗбүрмен Пыслның IM октябрен до мина герман раз ведка.ы белән х.зм.пт-иник m.ipi.i тәкъдим булды беренче авансмын куым. алтын белен 50 мен СУМ Гокълнм ясаучы гражданин Перинов < ем.-н Семенович Минем Ка загг хорбн окрчты штабына әни ди -ннкә күчерелүем ы ч.и-га яна хеам.и.мд.. кай. ы коннан .ипли башлый, ым га ана юн гшнл билгеле Мин бу хакта ( с.гнен белой күреш коч хәбәр игәрмен гнн уйлаган идем ...................................... ....... тәндә минем г.>|ь»зәм.. аггылар Бу хатны оггә шдндыЙ кителм» тон хәлләр килен чык. гг гнн язам Түбәнчелек белән баш негг фәкыйрегез А II КузнецовИзмайлов, кәгазьдән башын күгәреп сорау алучыга карады |»у йом1 ак кебек гүгәрөк. кыска буйлы, кыска аяк гы капитанның яңадан парсөдер төпченә башлавы аңа әле аңлашылып җнгмн иде Шуңа күр.» егетнең күзләрендә ачыктан ачык пошыну сагаю билгеләре чагылды Күрәсеңме агайне ниләр кая таба бара Капитанның гавышы тыггыч. уйчан Г»х минутта ул ү-iv. ь» ниндирәк сорау бирергә белми тор ган кебек иде.— Йә. инде ни диярсең? Әлегәчә сөйләгәннәрең миңа яхшы билгеле - Ул алдында яткан беркетмәләр папкасына учы белән шапылда тып алды. Тоткын, бер сүз дә дәшмичә, җилкәсен сикертеп кенә куйды. — Син соң бу эшнең хәзер бик җитди мәгънә алганын әз генә булса да аңлыйсыңмы? Үлем җәзасыннан да җитдирәк ни булырга мөмкин — Дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән утырса да. егетнең әле тешләшерлек көче бар икән. — Сезгә хәтле сорау алган бәндә үк инде миңа тере мәет итеп караган иде. — Шамил, үпкәләгән малай сыман, борынын тартып куйды, яңагындагы кара янган шешне сак кына сыйпап алды.— Өстәп берни дә әйтә алмыйм. Полковникны мин таптатмадым - Шул гынамы? Гражданин капитан, аңлавымча, ул офицерны Николаевский ура мында. чәйханә тирәсендә бәреп екканнар Ә мин ул каһәр тарантас ка купең Галәветдинов йорты янында гына утырдым Контрразведчик, муенга салкын су койгандай итеп, тупас кына бүлдерде : — Аңа карап берни дә үзгәрми, агайне.—• Бу сүзләр Шамилнең яңадан уянып кына килүче өметен кисте.— Сез. бәлки, аннары Нико- лаевскийга таба борылгансыздыр. Пристаньга туп туры юл белән төшәргә — син Чистайны ул хәтле шәп беләсеңме? Аннары синең бу ком паннягә — таныш түгел исерекләр арасына менеп утырып, аларга извозчик булуың бик сәер, агайне. Беренчедән, нинди максат белән син андый җүләр адымны ясагансың. Икенчедән, исерек компания һәрвакыт диярлек берәр эш кырган була, яисә тора-бара нәрсә дә булса китереп чыгара. Үзләренә кайчан килеп кушылганыңны арадан кайсысы булса да хәтерлидер дисеңме? Гадәттә, алар чит кеше өчен файдалы бер нәрсәне дә хәтерләми торган була. Киресенчә, сөйләшеп куйган кебек. - ә кайчакта шулай сөйләшеп тә.— үзләренең бөтен гөнаһларын ят кешегә сылтыйлар Иманым камил аларның берсе дә сине гаепсез дип якларга алынмаячак. Капитан җайлап кына американ сигарасы кабызды, тирән итеп бер суырды, аннары сүзен дәвам итте: — Әле син бүтән яктан да гөнаһлы икәнсең, агайне. Базарда милиция белән сугышуыңны әллә ничә шаһит беравыздан раслап тора.. - Мин кешене яклап өчәүләп кыйныйлар иде — дип бүлдерде Шамил. Мулюков. урындыктан торып, ялтыр-йолтыр килгән хром итекләрен шыгырдатып йөренде. Егетнең бүлдереп әйткән сүзләрен ул бөтенләй ишетмәгән дә кебек иде: — Пычракка бер буялсаң, шулай инде ул: кеше пычрагы да йогар дип курыкмыйсың. Шуңа күрә, шикле компаниягә кушылгансың да. Очы очка ялгана Контрразведчик кире үз урынына килеп басты. Урындык ка атланып, аякларын як якка салындырып утырды.— Күпме түләделәр инде сиңа! Нәрсә өчен?- дип сорамакчы иде Шамил, әмма тыелып калды, кыска гына итеп: — Биш сум.— диде. — Нибарысы шулмы? — Мулюковның кашлары өскә сикерде.— Юктыр ла? — Капитан әфәнде, тентегәндә минем бөтен әйберемне алдылар. Ул биш тәңкә делота теркәлгән булырга тиеш. Дөрес, минем үземдә дә аз гына акча бар иде... Мулюков алдындагы кәгазьләрне ачып ачып карады: — Монда бернинди дә акча күренми. Гомумән, акча турында сүз юк Ул биш тәңкә төрмәчеләр яисә шул ук Серадов кесәсенә күчкән дер инде дип уйлап алды капитан.— Ә ул акчаны сиңа кем биргән иде? — Мишель. — Нинди Мишель? Француз-фәләнме? — Юк. ул чит ил кешееенә охшамаган Компаниядәгеләр генә ана шулай эндәштеләр Ә болан, кешечә исеме Мишка бугай — Фамилиясен ишетмәдеңме;' Шамил аның фамилиясен тиз генә искә төшерә алмалы. Әмма бик ныклан уйлый торгач, бәхеткә каршы анысы да тел очына килде: * — Тряпкин. дин ашыга ашыга әйтте Шамил.— Казан кешесе ул. f Белеме буенча доктор булса кирәк ? — Димәк, син акчаны Михаил Тряпкиннан алдың? — капитан, со- * рауны кабатлап бирүдән бигрәк, бу исем фамилияне хәтерләп калырга “ тырышкан кебек иде. * — Әйе. шул үзе... * Мулюков сынап та. шикләнгән кебек тә карады: — Ә Сема... Извозчик булганың өчен акчаны ул бирмәдемени ’ — Семаны белмим. Андый кешедән акча да алганым юк. — диде - Шамил.— Ул компаниядә, гомумән. Сема исемле кеше юк иде Контрразведчик тагын төрле төрле сораулар бирде, нәрсәнедер ачык * ларга тырышты, аннары сүзне йомгаклап әйтте — Болан килешик. Измайлов. Бүген нәрсәләр сөйләгән булсаң, бары е сын да тикшерермен. Алдагансың икән — үзеңә үпкәлә Әгәр дөресен - әйтәсең икән — синең бәхеткә генә килеп өлгергәнмен булып чыга һәр | хәлдә, баш өстеңдә торган кылычны алырмын. Ә базардагы кыланмыш ларың... Анысы өчен барыбер җавап тотарга туры килер Көтелмәгән, әле аңлашылып җитмәгән бәхет ишелде Шамилнең өс тенә. Дулкынланудан тамагына төер килеп тыгылды, керфек төпләре ачытты Хәтта кул аягының хәле китте — Алайса, бүген үк суд булмый әле? дип кенә сорый алды ул. Тәбәнәк, юантык капитан торып бик тәмләп кенә киерелде, аннары, күп итекләрен шыгырдата шыгырдата, ишеккә таба тәгәрәде. Конвойчы лар кереп, тоткынны алып киткәч ул үзендә ниндидер ару талчыгу сизде, әмма күнмедер канәгатьләнү тойгысы да бар иде Өстәл янына утырып иягенә таянды да рәшәткәле тәрәзәгә текәлде Тәрәзәдән чәнеч келе тимер чыбык тартылган биек койма һәм аның өстендә соры елам сырак күк йөзе күренә иде Тышта һава бик әшәке, бүген иртәдән үк яңгыр катыш кар ява. Ләкин Тал ип Әкрәмовичның һава торышына бик исе китми. Тәрәзә аша. тышта ниләр бар икән, дип күзәтеп утыруы да түгел. Ул шулай ялгызы гына калып уйланырга ярата, хәлне үзенчә бәя ләргә омтыла. Ә хәлләр, чыннан да. кәбестә шикелле, тыштан гына беркатлы булып күренә. Өч атна элек бер герман агентының эзенә төшә башлаган иде ка питан Казанның дары заводына оялаган, шайтан. Диверсия әзерлән яткан. Әлбәттә, ул ялгызы гына булмаска тиеш. Хәзергә аны куркыт магка, җепнең очыннан тартып, резидентка чыгарга уйлаган иде Мулю ков. Ләкин полковник Кузьмин контрразведка башлыгы диверсантны кулга алырга боерды. Кузьмин фнкеренчә. агентны стенага кысып сорау алсаң, бу аның бәйләнешләрен тизрәк фаш итәргә һәм дошман развел касының шәһәрдәге челтәрен туздырып ташлар! а мөмкинлек бирәчәк нде. Сорау алганда агент, чынлап га. озак боргаланып маташмады үзенә күрсәтмәләрнең Сема дигән кеше аша килүен әйтте Бераздан әле ге Семаның кушаматы Карачкы, ә тулы исеме Перинов Семен Семсно вич булуы ачыкланды. Диверсант аның хәтта кайда эшләгәнен дә әйтте, күн заводында, тиде Озак та үтми. Пернновны кулга алдылар әмма ( е ма дигәнебез теше тырнагы белән каршы торып, бетешмен тә кире как ты Шуннан соң Мулюков тану оештырырга мәҗбүр булды һәм көтел мәгән хәл: диверсант үзенең каршында торган өч ир атның берсен дә танымады Ilk.тай итеп. Сема Карачкының бернинди дә Перинов түгел лете, аның бары шул исем аегында яшеренеп эш итүе генә аңлашылды Диверсант өчен до бу яңалык иде Алар һәрвакыт килешенгән сәгать тә күн заводының конторасы янында очрашканнар. Ашыгыч хәл булганда. Карачкы аны үзе эзлән тапкан. Гадәттә, ул. җир астыннан килен чык кан кебек, көтмәгәндәуйламаганда диверсантның каршысында ук нәйда булган. Семаны заводка килеп эзләү яисә кеше аркылы чакырту тыелган. Менә шул хәлләрдән соң. үзен Перипов Семен Семенович дип та ныткан кеше Чистайда пәйда булган' Полковник Кузнецовка ук барып кергән. Кем соң ул чынлыкта? Аның, әлбәттә. Измайлов Шамил түгеллеге мәнди анасына да билгеле. Карачкының яшь егетне сатып алган булуы, ә Измайловның Карачкы кушуы буенча полковникны таптатуы — менә бусы икенче эш. Мондый версия өр-яңа көймә кебек кызыктырып тора, әмма ул кибеп ярылган, ә ярыкларына тыгарга бер генә дәлил дә юк.— чынлыкта аның белән мондый караңгы җинаятьләр диңгезен түгел, сай гына сулыкны да кичеп чыгу мөмкин булмаячак. Шаһитлар кайда? Тарантастагылар. исереккә салышып, ыгы-зыгы һәм күңел ачуга бәйләп, бернәрсә дә хәтерләмәгән булып кыланалар Ат башында утырырга яшь егетне ялладык, дип баралар. Алафузовның кем икәнлеге яхшы билгеле. Ә менә теге Тряпкин дигәннәре кем? Дилбегәне Измайлов кулына ул биргән бит. Биш тәңкәсен дә шул адәм түләгән. Шыр тиле түгел ич инде ул Мишка Тряпкин: офицер тапталгач, чын җинаятьчене качырып, үзе аның урынына ник утырсын икән?! Ә. бәлки, ул моңа мәҗбүр булгандыр? Измайлов бит: Мишель ул компаниядә иң аек кеше иде . ди. Полковникны урам уртасында бәреп егу — артык тәвәккәл адым. Аны шунда ук күреп аласылары, артыңнан куа чыгасылары да көн кебек ачык Үтерүче шунда ук компаниядән аерылып юкка чыккан. Ә Миша Тряпкин Уйдан да җитез ни бар. диләр Капитан, үз фикер фаразлары артыннан җитешә алмыйча, киеренкелектән авырайган, ойый башлаган баш чүмечен ышкыды, чигәләрен уды — Шулай - дип үзалдына сөйләнеп куйды ул. гадәтенчә.—Нинди юл белән генә барсаң да. янә шул Тряпкин карачкысына барып төртеләсең. Чын агентның карачкысы яки дублерымы ул. әллә аны каплап калырга мәҗбүр ителгән бер гөнаһсыз кешеме? Әмма да оятсыз тип бу Сема Карачкы. Дары заводы буенча эзенә төшкәннәрен белә, ә шул ук фамилия белән тагын калкып чыга. Моның — хәйләкәр комбинациянең капкын булуы да бик ихтимал Полковникны күндереп булмаса. яңадан Перинов фамилиясе калкып чыга бит. Күренеп тора: истә кала торган фамилияне дә юри сайлаганнар Бу сиңа Иванов яки Петров кына түгел. Димәк, бер эш барып чыкмаган очрак та да икенче максатка ирешелә. Контрразведкага Периновның исән икәнлеге. Чистайда йөрүе белгертелә. Ә бу нигә кирәк’ Игътибарны читкә тарту өчен,— әйтик, дары заводыннан Анда икенче агент - дублер калган. эшне дәвам итә. контрразведка Карачкыны Чистайдан эзләгән арада. Шулаймы бу? Ә. бәлки. Карачкы — карт эт кебек, хәзер кирәге калмаган, гамәлдән сызылган агент булып, үз көнеңне үзең күр дин. урамга куып чыгарылгандыр? Югыйсә, дөрләп янган фамилия белән эшләүне дәвам итү зур акылсызлык бит. һәрхәлдә, дип уйланды Мулюков.— бу агентларны, шашка уенын дагыча, хәйләкәр һәм котылгысыз йөрешләр ясарга мәҗбүр итүче кемдер — өченче берәү бар Ул сүнгән сигарасын төтәтеп җибәрде, яңадан үзенең фаразлар дөньясына чумды. Карачкының үзен шулай иркен тотуына бүтәнчә сәбәп бер генә б\ ла ала: ул — бездәге немец агентурасының тәмам азынып, инде ни теләсә шуны эшли башлавы.. Югыйсә. Германиягә сәҗдә кылучы союздаш» илдә дә түгел, үзара сугыш хәлендәге Россиядә бит бу' Германнар шул дәрәҗәдә үк әрсез һәм оятсыз кыланырлар иде микән?' Хәер, нигә кыланмаска? Бөтен төштә үзенә таба гына каеручы, сыек миле бәндәләр утыра, аларның бар белгәне — яңа дәрәҗәләр һәм бүләкләр көтү ■ Мулюков шул чак үзенең күп кенә хезмәттәшләрен, аларның миңгерәүләнгән тук чырайларын күз алдына китерде. Ул адәмнәргә нәрсә кирәк? Дус-иш белән салгалау. иртә өлгергән гимназисткаларны ургалый тору, хәрәм мал җыю. Бүтән хәрби округларның штаблары да шундый хәчтерүшләр белән тулган. Алар, җылы мич башында яткан мәчеләр шнкел- ле. туклык гаы изрәп күзләрен йомалар Кызурак төштә — фронтта исә ® андыйларны көндез чыра яндырып таба алмассың. Мулюков хәрәкәт- | тәге армиядә, канын кою бәрабәренә, өч сугышчан орденга тәкъдим ител ? де. Ә шундый ук орденнарны монда, мич башында ятып та алганнар “ икән Дошман агентурасына каршы шәп операцияләр үткәргән өчен бү- ' ләкләнгәннәр. имеш Казан хәрби округының контрразведкасы ничек эшләгәне, ниләр кырганы мәнди анасына да билгеле, югыйсә. Герман разведкасы унҗиденче елда гына да берничә зур диверсия | ясады Июль аенда корал төягән хәрби эшелон әйләнеп капланды Вагон- ч нар шартлап. Мәскәү — Казан тимер юлы берничә көнгә сафтан чыгып £ торды. * Ә августның 14 еннән 15 еиә каршы төндә, бөтен шәһәрне һәм « тирә күрше авылларны сискәндереп. Казан янындагы артиллерия склад- . лары күккә очты Шартлау ялкыны, болытларны ялап алырга теләгән- ® дәй. бик югарыга үрләде Ул җәһәннәм уты кинәт уянган янартау авы “ зыннан бөркелгән сыман иде. 13 сентябрь төнендә герман шымчылары Казаннан 55 чакрым җирдә хәрби йөк төягән ике тимер юл составын кара каршы җибәрделәр Бик күн кеше һәлак булды Диверсия булды исә буржуазия бугаз ертып кычкыра больше виклар эше генә' «•) ул көннәрдә большевик белән немец шпионы дигән сүз бер үк мәгънәне аңлата иде Газеталар немец агентурасы белән большевикларның кулга кул тотынып Россиягә каршы көрәшүләрен «фаш итте» Империалистик сугышта Вакытлы хөкүмәтнең җиңелүен теләү — немец шпионы дип |аепләү өчен иң төп дәлил шул иде Ил белән идарә итә алмаган хакимият бөтен бәла казаның башын большевикларга сылтады һәр шылт иткәнне диверсия дип аңлату, һәркайдан шпион эзләү илдәге сәяси оппозициягә каршы көрәшүнең дә бер ысулына әверелде. Чын агентура белән мөнәсәбәтләрдә адым саен оттыру, контрразведка эшендә бер бер артлы уңышсызлыкка дучар булу, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтенең таркалуы болар һәммәсе дә Керенский хөкүмәте алып барган сәясәт нәтиҗәсе иде Ак патша тарафдарлары чит нл разведкасына каршы көрәшнең йомшаруына жандармнар гаскәрен тарату сәбәпче, дип аңлатырга ты рыштылар Әмма жандармның борыны, гадәттә, революционерлар эзен нән иснәнеп йөрүгә генә җайлашкан иде Чит нл агентларына каршы хәрби контрразведка гына сугышты. Патша заманындагы хәрби контрразведчикларга ни булды соң'» Фев раль революциясе җиңен чыгу белән аларны курку өянәге калтырата башлады. Бөтен вөҗүдләрен бер генә \й биләде бу мәхшәрдә башны исән саклап калу Көннәр айлар үткән саен, куркудан айный барып, кыюлана әрсезләнә төштеләр хәзер инде җылы урынны да саклап каласы килә иде Ныклап эшкә керешүдән бигрәк, әлбәттә, кемгә барып сыенырга, ришвә) төртергә икән дип баш ваттылар Россия иминлеге турында, герман агентурасының этлекләре турында уйларга да вакытлары юк иде Чөнки боларның күбесе илдәге үзгәрешләрне күңеле белән дә. аңы белән дә каб\л итә алмады хәерчелеккә бата барган илнең сәяси тотрыклы лыгына ышанмады Шуңа күрә, оч тиенлек намусыңны ныклы валюта га алыштырып чикләр аша алтын күпер гузх аларның уенча, мәслихәт рәк иде Хәтта ватаныИНЫ корбан тәкәсе итеп булса да шул сират күпереннән исән аман үтеп чыгарга кирәк' Галип Мулюковның хезмәт буенча танышлары арасында шулай уйлаучылар байтак. Соңгы арада ул аларның үз мәнфәгатьләрен кай гырту гына түгел, башкалар эшенә аяк чалу мисалларын да күреп тора. Фронтлардагы һәм ил эчендәге катлаулы хәл. әле анда, әле монда кабатланып торган диверсияләр, үз эшеңдәге уңышсызлыклар. хезмәттәшләренең төрле төрле чырайлары...— болар һәммәсе дә, курьер поездының тәрәзәсеннән елтырашып калган сурәтләр кебек кенә, капитанның зиһененнән сызылып үтте. Авыр уйларын куарга теләп, ул башын чайкап алды: - Кадалып китсен лә! — дип. урындыгыннан сикереп торды — Төптән уйлый башласаң, авырткан башка — тимер тарак кына: кәеф кы рыла, кулдан эш төшә. Бүлмәдә тагын кемдер булып, сүзенә колак салып тыңлагандай, үз үзенә кычкырып сөйләшә иде Мулюков. Ул шулай беркавым басып торды, эре эре кар тәңкәләренең җилдә бөтерелә-бөтерелә очуын, салкын тәрәзә пыяласына килеп сылануын күзәтте. Аннары яңадан утырды. Утырып уйлар уйларлык иде шул... Иң беренче эш итеп Мишка Мишель Тряпкннны табарга кирәк. Агент эзеннән барганда ул баскычны сикереп үтү һич мөмкин түгел. Киресенчә. Мишель басмасына басып кына алга таба атларга була. Ә бәлки Карачкы дигәнебез шул Тряпкин үзедер?.— Капитан янә дә элеккеге эзгә кайтып төшүен сизде. Әмма бу фаразны да бөтенләй читкә тибәрү дөрес булмас иде бит. һәрхәлдә, агент хәзер Михаил Тряпкин исеме астына качып йөрмәс дип кем әйтә ала? Шул ук вакытта... Әгәр дә ул адәм бөтенләй гаепсез булып чыкса? Андый хәлнең булуы да бик ихтимал. Бер кизәнү белән кисеп атырга ярамый. Мулюков тиз генә икенче телеграмма текстын сызгалады. Контрразведка начальнигы Кузьмин исеменә Михаил Тряпкин артыннан күзәтчелек урнаштыруы гызны сорыйм . Полковник Кузьминны кузгату бу юлы да җиңел булмас, әлбәттә. Чыгышы белән Петроград интеллигенты ул. бүгенге ыгы зыгылы заман да бик гаме юк. үткәндәге рәхәтлекләрне сагынып яши. Яңа властьларга да шул ягы белән ошыйдыр Кузьмин: ни булганына шөкерана итеп яши бирә, гирә юнендәгеләргә зарары тими Теше тырнагы коелып беткән сукыр карт мәчене хәтерләтә ул. Шунлыктан Россия-анакайның нигезен кимерүче герман агентурасы да аңардан бер зыян зарар күрми яши. Кузьмин исә. карт мәче буларак, үз өендәге хәлләрне һәрвакыт ал да гөл итеп күрсәтергә тырыша. Капитан Мулюков. төрле күзәтүләре, туплаган мәгълүматлары нигезендә. инде моннан ничә ай элек үк бер фикергә килгән иде: урта һәм түбән Идел буйларын пәрәвез кебек чорнап алган немец агентхра сының баш үрмәкүче Казанга оялаган булырга тиеш Кузьмин әфәнде, күпмедер икеләнеп торгач, аның белән килеште. Бу хакта зур хуҗаларга. хәтта Петроградка ук хәбәр салырга вәгъдә итте. Аннары капитанны тагын ике тапкыр чакырып, мәсьәләнең төрле нечкәлекләрен ачыклау, тәгаенләү булды Инде ул хакта соңгы тапкыр сөйләшүдән соң да айдан артык вакыт үтте, әмма бернинди эш хәрәкәт тә. нәтиҗәсе дә күренми. Кузьмин, ахрысы, беркая да хәбәр итмәгән, үзе белгәннәрне дә йомып калган. Дары заводындагы диверсия эзләрен чуалтып ташлагач, ул бигрәк тә шөлләгән булса кирәк Талип Әкрәмовичның фикереңчә, агентны кулга алырга ашыгх төп тән уйламый эшләнгән бер эш булды. Кемнедер үзеннән үзе кулга керергә торган уңыш кызыктырды. Ә Карачкы белән резидент балык кебек шома гына ычкындылар. Анысы бер хәл. әле Кузьмин тирәсенә сырыш кан куштаннар үзләре җибәргән хата өчен капитан Мулюковны гаепле итәргә маташтылар. Янәсе, ул тиешенчә эшләп җиткермәгән—диверсант белән Карачкы арасындагы яшерен элемтә юлларын ачыкламаган Булдыксыз кеше үзенең булдыксызлыгын да һәрвакыт бүтән кешедән күрә, оятсыз, әләкче, кара көнче була шул. Югыйсә. Талин егет чагыннан ук — башкаларны көнләштерү кая' — кимсенебрәк үсте: байлык яисә чибәрлек турысында әйтәсе дә юк. ходай буй сынны да кызганган үзеннән. Табигатьтән килгән бөтен хәзинәсе — акыл һәм жегәр булгандыр. Хатынкызны җәлеп итәрлек ниндидер сый фатлары да бардыр инде, күрәсең. Берәүләре, ачык йөзеңне, тәмле сү * зеңне яратам, дисә, икенчеләре аның җәһәтлеген. җитезлеген ошаттылар = Эшендәге көнчеләрне, шул исәптән полковник Кузьминны да кара яндыр Z ган нәрсә — Талинның ачык чырае яисә йөгерек акылы түгел иде Киресенчә, алар контрразведчик Мулюковны тар маңгайлы бер мәхлук £ дип уйлыйлар, бары тик ул тотынган һәр эшнең җайлы килеп чыгуы гына ' саруларын кайната. Немец агентының эзенә төшкәч тә. көнчеләрнең берсе ачыктан ачык кычкырды Юләрнең юлы уңар'- “ Мыскылларга тырышуларын ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышты = Талпп Ул инде бу хәлләргә күнегеп, көнчеләр күзе тиюдән сакланыр ч га өйрәнеп килә иде Чөнки көнләшү дигәнең адәм баласын сискәндереп уята, якасыннан тотып җилтерәтә һәм нинди дә булса бер хәрәкәткә * этәрә берәүләр, кешедән күрмәкче. кыюлык җыеп, әле генә үзләре өчен - буй җитмәслек тоелган биеклекне алалар икенчеләренең бер мизгелгә “ генә күзләре кызыгып кабынып ала да. чарасызлык һәм ялкаулык катыш “ авыр сулап куйгач, янә сүнә, өченче ишләре үзләрен көнләштергән ? кешегә шунда ук этлек эшләргә ашыга бүтәннәрнең уңышы аларның - мин минлеге нә тия. шәхси булдыксызлыкларын фаш итәдер кебек тоела Йә. күзгә ташланмаска, бүтәннәрдән аерылып тормаска тырышып, көнчеләргә ярап бетә алдымы Талип?' Университетта укыганда ук аның вакытны бушка уздырмавы, җаны тәне белән бирелеп белем алуы кем нәрнеңдер эчен пошыра иде. Ә ул үзе кеше булуның бердәнбер мөм киплеген укуда күрде. Крес говниковлар заводында бил бөккән әтисе белән әнисе фәкыйрь тормыш кичерәләр, очын очка ялгап баралар иде. Әм ма бөтен буй бәдәненнән сизелеп торган ачлы туклы үсү. хәзер дә кыт лык мохтаҗлыкта яшәү генә көнчелек галәмәтеннән калкан була алмады Illy I чакта тормышның беренче сабагы онытылмаслык булып баш миенә язылып калды: аю алачыгында яшә. ач ялангач йөр. адым саен бәла каза күр. әмма боларныц берсе дә чутта түгел: әгәр шул чакта бер як тан кечкенә генә өстенлегең булса шуңа үлеп көнләүчеләр табыла чак. Хәтта теге дөньяга юл алучылардан да көнләшәләр: яшен яшәп, җи цел үлем белән китүчеләрдән Бары яшь килеш, газапланып вафат булу чылар гына әллә ни көнчелек уятмый бугай. Тумыштан көнче кеше, гадәттә, уңышка ирешкән танышын ертлач, шома адәм яисә бәхетле сантый, очраклы гына мантыган уртакул адәм дип саный Әмма беркайчан да аның талантын танымый Уңышны авыр хезмәт нәтиҗәсе итең түгел, күктән төшкән бәхет итеп кенә күрә икән. димәк көнчелек кешенең акылын да. күзен дә каплый Бервакыт, полковник Кузьмин белән бәхәстән соң. үзалдына уйланып утырганда, кул астында! ы иске конверт читенә ярымсукыр. ярымтин тәк дип язып куйган икән Талин Үзе дә сизмичә Әлеге кәгазь кисә ге тагын ла күңелсезрәк хәлләргә сәбәпче булыр дин кем уйлаган' Берни чө көннән, полковник аны үзенә чакырып алды да. каршысына шул кон нертны чыгарып салды: - Теләсә кая ташлан йөрисез. Сезнең язумы бу? Конвертны күрү белән. Мулюков ангырап та. каушап та ияк кагын куйды Димәк ки. сез әфәндем безнең хакта бигүк матур уйда түгелсез Полковникның йөзе чөгендер кебек кызарды. Иртәгә дә безнең куһ ас тында эшлисе барын онытмагыз. Ничек әле бу язу полковник кулына килеп эләккән? һәм ни өчен V.T шулкадәр үпкәле янаулы тавыш белән сөйләшә ’ Баштарак шуны аңы ша алмый торды Талип. Аннары, үрелеп, конвертны кулына алды. Кулын корт чаккан кебек сикереп куйды. Ярымсукыр. ярымтинтәк» дигән сүз янына кемдер нәкъ аныц кулына охшатып «А. П. Кузьмин» дип өстәгән. ике арага сызык куйган иде. Талип бу хәлне ничек булганынча аң латырга тырышты, әмма әлеге сәгатьтән башлап начальник белән аралары тагын да суына төште. Инде полковник Кузьмин аның белән киңәшү не дә онытты, һәрвакыт коры гына сөйләшә торган булып китте, ка питанны. иске чүпрәк кебек, кайда тишек, кайда ярык — шунда тыга башлады. Бүтәннәр җибәргән хатаны төзәтү хәзер еш кына аның өстенә төшә иде. Тормыш, шулай итеп, бөтенләй авырлашты. Кузьмин тирәсендә бөтерелүче прапорщик Дардиев та ачыктан-ачык мыскыллый башлады. Ул прапорщик Казан гарнизонының бер полкында хезмәт итә. аңарчы шәһәрдә граверлык эшләре белән шөгыльләнгән булса кирәк. Төшеме мулдан булса, әле дә төрле шикле адәмнәргә ышанычлы мөһерләр белән Керенский үзе дә шикләнмәслек итеп кәгазь-документ ясап бирә, диләр Теләсә кем булып яза да ала. кул тамгасы салып куя ала ул каһәр прапорщик. Ярымтинтәк Кузьмин» дигән язу белән үзен тинтәк хәленә куючы да әлеге шул Дардиев икәненә шикләнми капитан. Әмма хәтта аңа үч үпкә сакламый, күбрәк үз-үзенә ачуы килә. Шушы тыл күсесенә шәп мөмкинлек бир дә. сугышчан офицер була торып, адәм көлкесенә кал инде’ Өч көн элек. Чистайга җибәрер алдыннан, полковник Кузьмин аны чакыртып, тагын нәрсәгәдер бәйләнеп маташты, элемтәче агентның эзенә төшәрлек бер кызыклы операциядән читләштерде. Аңлаган кешегә аңламаслык түгел эштә төрле кыенлыклар тудырып, җае чыккан саен башына сугып, гаепле-гаепсезгә битәрләп, полковник аны тәмам кысрыкларга чамалый. Хәзер Талип Әкрәмович үзен ике юл чатында калган кебегрәк хис итә. фронтка җибәрүләрен сораргамы, әллә тагын бераз көтәргә, түзәргәме? Бу карт алашаны авызына солы капчыгы кидергән хәлдә үлгәнче тотмаслар лабаса. Инде бит һәммәсе күреп тора: баскан җирендә йоклый, җигелеп тарту түгел, шундый зур хәрби округның контрразведка арбасын урыныннан да кузгатырлык дәрманы калмаган. Алыштырырлык егетләр юкмы шул картны? Бар. бик бар! Тик алар гел читкә кагылып килә, икенче дәрәҗәдә торган эшләргә җигелгән. Аларны төп эшкә тартып алучы да юк. үзләре дә баш иеп бармыйлар. Гомер-гомергә шулай бит талантлы кешеләр үзләренең мөмкинлек-дә- рәҗәләрен белеп, тәкәббер генә читтә калып киләләр. Янәсе, зур эшләр башкарырга кирәк булса, алардан башка гына керешмәсләр, күрерләр, ча кырып алырлар Ә тормыш аларга шундый тәкәбберлекләре өчен җәза арты җәза биреп кенә тора. Андыйларны дәүләт эшеннән читкә тибәрәләр яраклаша җайлаша, куштанлана белмәгән өчен. Буш башларын буш башак кебек чөйгән бәндәләр исә. талантның әсәре дә булмаган йөзләрен нәкъ шундый куштанлык-ялагайлык сыйфатлары белән каплап, биек дәрәҗәләргә үрмәлиләр ’Дәүләт ирләре» арасында шуңа күрә андыйлар күбрәк булып чыга Бу хәл элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Әмма мәңге болай булмас, дип ышана Талип. Җәмгыятьтәге шундый авыру гарип халәт халыкның гасырлар дәвамында изелеп яшәвеннән, коллык халәтеннән килә, дип саный ул. Шул ук вакытта үзе дәүләт хезмәтендә биек дәрәҗәләр яуларга кызыкмый һәм аңа омтылмый да. Сугыш кына бетсен, хәрби контрразведка каршында үзенең бурычын үтәгән капитан Мулюков тыныч хезмәткә кайтачак. Казан университетының юридик факультетында укыту, фән белән шөгыльләнү — аның иң якты хыялы әнә шул. Билгеле, университет аудиторияләре, китапханә заллары, лекцияләр — болар һәммәсе дә еракта, биек таулар артында иде әле. һәрхәлдә. Талип Мулюков үзе шулай уйлый иде. Кайсы яктан гына карасаң да. бер күңелсез нәтиҗәгә киләсең Вакытлы хөкүмәттә утырган сыек миле министрлар сугышны якындагы бер ике елда гына төгәлли алмая чаклар Кастро Венгрия һәм Германия империяләре инде иске алачык хәленә килделәр дә. әз генә җил иссә дә дөбердәп ишелеп төшәчәкләр, дип әйтүе кыен. Гел киресенчә булуы да бар. Россия җилкәсендә күтәрә алмастай авыр йөк. сер бирмәскә тырыша тырыша, ул тешен кысып булса да көчәнә, бу авырлыктан эче өзелүе бик мөмкин Кайсы якка гына карасац да җимереклек, хәерчелек. Ач үлем котсыз озын бармак лары белән тәрәзәләрне шакып йөри. Алтын-көмеш таш булыр, алабута — аш булыр, дип әйтер заманнар җитте Баштарак игълан ителгән хөррият тә хәзер бик еракта калган көннәрнец чагымы шикелле генә, күңелне ымсындырып тора. Бөтен халыкның күз алдында дәүләт арбасы төпсез тарлавыкка таба тәгәри Инде аны тиздән шул упкынга мәтәлеп чәлпәрәмә килүдән беркем дә коткарып кала алмас төсле. Германия. Австро-Венгрия кебек саллы кулның авыр чукмарлары килеп төшкәнгә генә түгел, ил эчендәге сәяси партияләрнең үзара көрәшеннән дә дер гел кенә Вакытлы хөкүмәтнең тәхете... Капитан Мулюков үзе бер фикергә дә кушылмый Кайсы партиянең өстенлеккә ирешәсең дә күз алдына ки терә алмый Шулай да. большевиклар тоткан юл арада дөресрәк, гадел рәк булса кирәк, дип саный Кәгазьләрдә казынып утыра торгач, сәгать дүртләр җиткән икән ин де. Көзге көннең саран яктысы рәшәткәле тәрәзәдән кире савылып бет кәй диярлек Шаһитлардан сорау алу беркетмәләрен караштырып чык канчы, тәмам күз бәйләнә башлады. Хәрефләр, су тамчылары кебек, бер берсенә кушылып, кәгазь битенә җәелде < Шулай дип уйланды Талип Әкрәмович. язулардан башын күтәреп Бу Измайлов дигән егет нең полковник үлеменә катнашу күренми ләбаса Шаһитларның һәммәсе дә диярлек, тарантаста барысы дүрт кеше иде. дип бара Ә Измайлов бишенче кеше Димәк, аның кузлага соңрак полковникны таптаткан нан соң гына утыруы ап-ачык Әгәр шулай икән.— дип фикер җебен сузды Мулюков. тикшерү че Серадов җинаятьчене күрәләтә яшергән, аның урынына, аңлы рәвеш тә, бүтән кешене үлемгә дучар иткән. Бу Серадовның ришвәткә алда нып акчага сатылуымы, әллә турыдан туры дошман агентурасына хезмәт итүеме7 Мондый сорауга, ихтимал, ул үзе генә җавап бирә алыр Җинаятьчегә илтүче сукмакның шул чакта гына табылуы мөмкин Кичке эңгер-меңгердә х>1ял фараз томаннары да куера инде ( ера дов. башын гүбән иеп. каршыга килеп баскан кебек ук тоела иде Ка питаң Мулюков күңеленнән генә аңа беренче сорауны бирергә әзерләнде. Әмма авызын ачарга да өлгермәде, күз алдындагы Серадов шәүләсе полковник Кузьмин сурәте белән алышынды Контрразведка башлыгының авыр карашын караңгы төксе чыраен хәтеренә төшерде Талии Әкрәмо вич һәм үз-үзенә кычкырып эндәште Сорау алырга ашыкма, агайне Иртәрәк әле' Мөгаен, бу эшне дә синең кулдан гартын алырлар. Үзеңне фронтка яисә кая да булса җир читенә олактырырлар. Берәр тишек-тошыкны томаларга дип Менә шун да акыл керер дә. полковник Кузьминны сагынып искә төшерерсең Мулюков өстәл өстендә яткан кәгазьләрне бер күчкә җыйды \н нары Шамил Измайлов утырган камерага юнәлде. Полковник Кузь неңовны үтерүдә синең һичнинди катнашың юк. энекәш гаебеңне йолам (иде Ә базардагы кыланмышларын Аларны тикшерү инде минем ва зифама керми ти өстәде Ашый эшләр белән милиция шөгыльләнә Шул ук кичне Измайловны гомуми камерага күчерделәр 3 Анархистлар Унҗиденче елның Октябрь җилләре Казан губернасын ia урап урап исте тарих юлында черегән яфраклар төсле а\нап яткан иске хаки миятне себереп түкте. Көннәрнең берендә, өйлә вакытында. Чистайның шәһәр управасында, хөкем һәм милиция йортларында, бүтән биналар кыегында кызыл әләмнәр җилфердәде. Шул ук көнне шәһәр төрмәсе дә кораллы эшчеләр, революцион солдатлар һәм Идел флотилиясе матрослары кулына күчте. Бер тапкыр да мылтык шартлатырга туры килмәде. Төрмә сакчылары, каршылык күрсәтүнең мәгънәсез икәнлеген бик тиз төшенеп, корал ташладылар. Ташкапчык коридорларында авыр солдат итекләре гөрселдәгәнен ишетеп, надзирательләрнең өне китте. Эшне аңлап алгач, чыгып ычкыну ягын карамакчы иделәр дә. каршыга килгән кораллы эшчеләр аларның юлын бүлде. Кире үз урыннарына кайтырга куштылар. Тоткыннар исә. тыштагы борчулы тавышларны, ыгы-зыгы килүләрне. надзирательләрнең арлы-бирле йөгерешүен нигә юрарга да белмичә, хәвефләнептынып калдылар Шамил Измайлов утырган камерада да үле тынлык урнашты, һәркем үз алдына гына: Яхшыга түгелдер бу ■■.— дип уйлады. Якыная, көчәя барган аяк тавышлары шом-хәвефне тагын да арттырды. — Газраиллар ашыга.— дип куйды камерадагыларның берсе.— Безнең канны тизрәк эчәселәре килә нәгъләтләрнең. Икенче мәхбүс аңа каршы төште: — Ю-у-ук... Атарга алып чыкканда алар иртүк килүчән. Менә сигез ай утырам инде, көпә-көндез бу кадәр шау-шу күргәнем дә. ишеткәнем дә юк иде әлегә. Берәрсе качтымы икән әллә?..— Сакалына чал кергән бу ир арада иң сабыры, иң тотнаклысы иде.— Ә. бәлки, барыбызны да бергә... Себергә. каторгага дим... Алай була калса, шушы аяк киемнәре белән көзге юлга чыксак, ай-һай. Урал итәгенә барып җиткәнче үк шыкырдап катачакбыз... Тимер ишек ямьсез шыгырдап ачылды, тоткыннар дәррәү чигенеп, камераның икенче башынарак сыендылар. Тар ишек уемын тутырып, зур гәүдәле, киң җилкәле матрос пәйда булды. Пулемет тасмаларына уралган, билендәге киң кара каеш астына көмештәй ялтырап торган кул бомбалары кыстырган. — Йә. туганнар, сыпыртыгыз барыгыз да моннан! Палубага, туганнар. иреккә!.. Йа хода, төшме бу. өнме?! Көтелмәгән хәлдән тоткын халкы кинәт каушапкатып калды. Аларның халәтен яхшы чамалаган матрос мыек астыннан көлемсерәде. Йөзенә юрамалый кырыс төс чыгарды, мылтык түтәсен «чык» итеп идәнгә бәреп алды: — Боцман сыбызгысын көтәсезме? Әллә трюмнан... төрмәдән чыгасыгыз килмиме, айт-майтлар?! Шунда гына, исләренә килгән төсле, барысы да ишеккә ябырылды. Юлда торган матросны этеп-төртеп. коридорга бәреп чыктылар. Караңгы юеш камера ә дигәнче бушап калды. Ни булганын әле берәү дә аңлап җиткерми, әмма иң мөһиме — зинданнан котылу иреккә чыгу уе иде! Шамил барысыннан да артта, исерек кебек чайкала-чайкала атлады. Шуңадыр, ахрысы, каршыга килүчеләрдән берәү аның беләгеннән тотып алды. — Ни булды, энекәш? Тавышы бик таныш иде бу кешенең. Шамил, башын күтәреп, кар- шысында торган кара бишмәтле агайга карады. Танып, үз күзләренә үзе ышанмыйча: — Саумысез. Василий Николаевич... Чынлап та. сезме бу?—диде. Шул. шул үзе — Чистай базарында очраган большевик Соловьев иде бу! Василий Николаевич аны танымады шикелле, йөзенә аптырау билгесе чыкты. Хәер, гаҗәп тә түгел: йөзендә тырналмаган, кара янмаган төше юк.— үз төскыяфәте дә калмагандыр егетнең. Сез мине беләсез ахрысы.— диде Соловьев. - Василий Николаевич* Мин бит бу. Измайлов Шамил Хәтер лисезме, без сезнең белән базарда... милиционерларны Тукта, тукта* Син түгелме соң бу. энекәш* — Кырыс командир ның тавышы өзелде аның да йөрәгенә кан саудырырлык иде шул егет нең кыяфәте. — Хәтерләмичә мөмкинме үлем тырнагыннан йолын кал дың ич ул чакта* — Соловьев аны ике куллап кочагына алды - Үпкә ләмә. туган, мондый ярым караңгыда минем күзләргә бик ышаныч та юк... Аннары такырлыгыңны да калдырмаганнар, бахыр Коридорның аргы башында яңадан ыгы-зыгы, шау-шу купты Кем дер бирегә таба йөгерә, матрослар аны куа килә иде Якыная төш кәч. Шамил аны танып алды кичә бик яман кыланган надзиратель ләрнең берсе икән* Килеп җитәрәк. кинәт кесәсеннән пистолет чыгарып, куа килүчеләргә ике өч тапкыр атты. Бер матрос яраланып егылды ши келле. Соловьев, эшне аңлап, төрмәченең юлына каршы төште Әмма Шамнл аннан җитезрәк булып чыкты соңгы көчен җыеп булса да. надзира тельгә барып ябышты, күз ачып йомган арада аны аяк чалып екты. Таш идән буйлап пистолет тәгәрәп китте. Куа килүче матрослар да ярдәмгә җитешеп, теге бәндәне бөтереп салдылар Василий Николаевич идәннән пистолетны иелеп алды, чакмасын ыч кындырды Аннары Шамилне иңеннән кочаклан, бер чнткәрәк тайпылды - Ни кыйнасалар да. көрәшерлек көч бар икән әле үзеңдә. — диде. Капылт кына исенә төшкәндәй, кызганып та. борчылып та сорады Ә нишләп таш капчыкка килеп эләктең әле? Минем аркадамы әллә?' диде. Инде төрмәдә утыруының төп сәбәбе булып базардагы кыланмыш лар» гына калса да. Шамил дөресен әйтергә кыймады. Ничектер бу агайны уңайсыз хәлгә куяр да. үпкәләтер сыман тоелды — Юк. юк. Василий Николаевич, сезнең белән бәйле түгел Полков ник Кузнецовны беләсездер бит? Чистай урамында исерек компания ат белән таптаткан үзен Менә шул »эш>не миңа сыларга маташтылар Чын җинаятьчеләрне таба алмагач... Әллә нинди немец агентчралары бе лән бәйләп... Соловьев башын чайкап куйды — Әле дә булса иректә икәнлегеңә ышанмыйсыңдыр, ә? - Юк. шулай да хәзер инде сулыш алуы иркенрәк — Төрмә хәлләрен аңлыйм, энекәш Сиңа бик ачы сабак булган Дус белән дошманны аерырлык хәлгә килдеңме инде ’ Кешеләрне изү. сытуның бер генә, ике генә кешедән тормавын аңладым. Василий Николаевич Явызлык, караңгылык тоташ бер коч икән ул. Ил башындагы патшалар. Кереискнйлар. акча капчыклары үзләре чыгарган кануннар, үзләре төзеткән төрмәләр белән шул кара көчне яклый икән Югыйсә, шундый да ачыктан ачык изеп сытып үтә алыр идемени ул кешеләр җанын?.. Менә шулар хакында уйлаганнан соң. бер хакыйкатькә төшендем гаделлек өчен ялгызың гына көрәшеп чын җи ңүгә ирешә алмыйсың икән. Энекәш... Соловьев аның җилкәсенә кулын салды — Син әле янә бик күп нәрсәләрне аңларсың Без яшәгән көннәр тарихта гаҗәп дәвер булып калачак шул абзый әйткән иде. диярсең Василий Николаевич үткән төндә властьның Советлар кулына күчүе турында сөйләде. Халык әүвәл патшаны төшергән иде. инде КеренскнЙларның тә хетен яндырды, әмма әле гадел, матур тормышка көрәшсез генә ирешеп булмаячак, диде. Соловьевның кулында һаман да баягы надзиратель пистолеты иде Кинәт бер карарга килеп, коралны Шамилгә сузды Мә. тот әле. диде Хәзер шундый вакыт буш кул белән генә көрәшү мөмкин түгел. Аннан да бигрәк — фронт сызыгы, күзгә күренмәс чик булып, һәр шәһәр, һәр авыл, хәтта аерым гаиләләр аша үтә. Революция үзеи-үзе яклый алырга тиеш. Иске дөнья, тәхеттәй мәтәлеп төшсә дә. көрәшсез генә бирелер дә. ярлы-ябагайга, эшче крестьянга бә хет ачкычларын өләшер дисеңме! Алар төрмә капкасы төбендә аерылыштылар Василий Николаевич ның егеткә ничек тә ярдәм итәсе килә иде. Әмма Шамил аны борчырга яхшысынмады Бер авылдашыбыз Чистайда үз йорты белән тора, шунда бераз хәл алгач, авылга кайтып китәм. диде. Хәбәрләшү турында ничек тер сөйләшмәделәр дә. дөнья булгач — күрешербез әле. дип. аерылышты лар Ярты елдан, мең тугыз йөз унсигезенче елның язында ук кабат очрашасыларын ул чакта икесе дә белми иде әле... Көзнең калган ягын һәм кар-буранга бик юмарт булган бу кышны Шамил Измайлов авылда үткәрде. Дөресрәге, үзенең Каргалысыннан ун чакрымнарда булган авылда укытучы булып эшләде Наданлыкка каршы көрәште Мылтыктан ут төкертеп яисә бил алышу юлы белән хәл ител мәсә дә. җиңел көрәш түгел иде бу. Халык арасында мавыгып эшләгәнгә авырлыклар бик сизелмәде, көннәр тиз үтте. Хәер, кышкы көннең озын лыгы бер саплам җеп төсле генә: караңгы төшү белән, авылда тормыш сүнеп кала. Бик сирәк йортларда гына ут алына. Анысы да озакка түгел: керосин — күз яше кебек кадерле, ә чыраның телеме бик кыска. Көннәр тиз үтсә дә, шул караңгы, озын төннәр җанны баса — абзар кура ларны, мунчаларны түбәсенә кадәр күмгән кар сыманрак. Эстәвенә, һәр төнне диярлек, сәгать уникеләр-берләр тирәсендә авыл башында ач бүреләр улый башлый. Кайчакта алар, күзләрен яндырып, өй артына ук килеп басалар кебек. Бик күбәйде бүреләр — беркемнең дә аларга карар га. алар белән булышырга вакыты гаме юк. Үч иткән төсле, яз да нык соңгарып килде. Салам түбәләр итәген иән беренче боз сөңгеләре сузылганчы, март ахырлары җитте. Ә кыр ларда кары эреп ачылган урыннар апрель уртасында гына барлыкка килә башлады. Аннары яз тагын бер кирелеген күрсәтте: кар кинәт берьюлы эреп, гөрләвекләр — ярсу ташкынга, ташулар куркыныч силгә әйләнеп, бер ике көн дә акты да бетте. Авыл кешеләре, иген таруга басуда дым җитәрме, орлык көймәсме, дип хафага төште Киләчәк турындагы уйлар белән бүгенге мәшәкатьләр бер кара йомгак булып укмашты. Измайловлар йортында, бу хәлләргә өстәлеп, тагын шундый борчу ки леп чыкты: Шамил быел армиягә карала иде. Бер яктан, укытучы булып эшләгәндә, ни дисәң дә. ай саен җалунья итеп, егерме биш кадак бодай оны бирәләр, авыр вакытта анысы да бик ярап тора иде. Икенче яктай, ана кешене шундый болгавыр заманда бердәнбер улыннан аерылу хәсрәте дә басты. Әнисенең моңсу күзләре тагын да тирәнәя, төпсез чоңгылга әйләнә ба руын күрде Шамил. Эченнән сызса да. иң кирәкле юату сүзләре теленә килми иде. Ярый әле. әтисе үзенчә тынычландыра: - Ярый, карчык, ул кадәр бетеренмә әле.— ди.— Хезмәтен тутырыр да кайтыр. Егет кешегә солдат шулпасын тату бик тиеш ул. Тәкъдирдә язмаганы булмас. Хәзер яңа армия, үзебезнең Кызыл әрмия ич. элеккеге заман түгел. Күрше Ибраһим малай чактан ук көтү көтеп үскән иде. әнә шул малай хәзер кызыл командир, ди. Уйлап кына бак.— әтисе имән бармагын мәгънәле итеп өскә тырпайта.— значит. бүтән командирлар да Ибраһим ише ярлы ябагай арасыннан чыккан. Шулай икән. бәс. үзебезнең армия дими ни дисең. Барсын малай, дөнья күрсен, безнең влачны якласын. Кайтыр, боерган булса, мидәлләрен ялтыратып...» Әтисе соңгы араларда шул фикерне еш кабатлый, һәр юлы төрле сүзләр таба тора. Әнисе аның белән килешә, әйткәнен җөпләп алай, алай* дип баш кагып тора, тик озак та үтми тагын күзенә яшь тыгыла.. Апрель азагында Шамил инде Чистайда. рекрутларны җыю пунк тында иде. ’Пункт, дигәне элеккеге прапорщиклар мәктәбе булып чыкты Әле кайчан гына шушы мәктәпнең хуҗасын үтерүдә гаепләгәннәр иде. Дөнья менә ничек борыла икән ул. дип уйланды егет ул чакта Өязнең төрле авылларыннан җыелган рекрутларны Чистайда ике генә кон тоттылар да Казанга озаттылар. Ә инде анда барысы да тиз булды: чәчләрен алып, мунча кертеп чыгарганнан соң. өсләренә гаскәри кием бирделәр. Бигүк яңа булмаса да. чиста итеп юылган, хәтта төймәлә ре ялт-йолт итеп тора. Кием алыштырганда, гөнаһ шомлыгына каршы Измайлов белән бер уңайсыз хәл килеп чыкты Кырык ямаулы иске чалбарын салын азаплан ган чагы иде. Шунда кесәсеннән кечкенә пистолет килеп төшмәсенме идәнгә' Бөтен кеше күз алдында' Взвод командиры да аптырап калды хәтта. — Бу нәрсә?! Кемнеке?! Синекеме? — дип кычкырды Шунда ук пие толетны кулына алып, зур учында биетә башлады — М минеке... — диде Шамил, кызарынып. - Каян алдың? — Бүләк иткәннәр иде... — Бүләк дисеңме?! Кара син аны. - Взводныйның авызы чалшаеп китте.— Кызыл күкәй көнендәме әллә'’ — Юк... бүтән вакытта... — Кем бирде? Йә!.. Турысын әйт! — Комиссар Соловьев... Василий Николаевич. — Соловьев? Соловьев... Бар иде андый кеше Шамилнең иңеннән тау төшкәндәй булды — Сез аны беләсезме? Чистайда... Ул пистолетны, төрмәдә дип каударланып аңлата башлаган иде дә. кинәт кенә киселеп калды Тукта' «Бар иде».— ди бит. «Бар иде —ди. Әллә соң?.. Командир, яшь кызыл армиячегә беравык сынап карап торды да. аның уйларын сизгәндәй, әкрен генә әйтте — Ишетеп беләм мин аны . Кстати, хәзер Казанда, губкомда эшли бугай.. Тикшерербез. Шамил тирән сулыш алды — Алай булгач, исән имин икән!.. Взводный сүз озайтып тормады, пистолетын кесәсенә тыкты да казар мадан чыгып китте Измайлов белән бергә алынган авыл егетләре аның мондый хәтәр да нына эчтән бераз көнләшеп карасалар да. хәленә кереп кайгыртышалар да иде. Кесәдән алтатар чыгу уен-муеи эш түгел ул сиңа Бүләк дип тормаслар, ким дигәндә өч тәүлеккә ябып куярлар шалт игеп Әтәч булып кычкырган тавыкны япкан кебек. Коры су белән ипигә., һәрхәлдә взвод ный шактый кырыс күренә, болай гына калдырмас, дип уйлый иде алар Кичке аштан соң Измайловны батальон командирына чакырттылар Батальон буенча кизү торучы солдат алып китте үзен. Аңлашыла теге пистолет аркасында чакыралар Ахыры ни белән бетәр монысын беркем до белми. Шуңа күрә казармадагы иптәшләре аны бәхилләшкән төслерәк итеп, моңаешын озаттылар Шыпырт кына -Нык тор. бирешмә дип калучылар да булды. Шамилнең баштарак моңа исе китмәгән нде Взвод командиры за бө тенләй үк имансыз бәндә түгел шикелле иде. «Комиссар биргән пистоле! өчен нишләтерләр соң'- дин уйлады ул. Әмма комбат аны тиз генә кабул итә алмады. бүлмәсенә нинди тер командирлар керәләр дә чыгалар, вакыт үтә. көткән ара ia егетнең башына төрле төрле уйлар килә башлады, эченә суык йөгерде Нрый әле. әллә нн озак көтәргә туры килмәде Курчак башындагы төсле сары җитен чәчле, утыз утыз биш яшь ләрендәге бер ир-егет булып чыкты комбат. Траншеядай тар, озын бүлмә нең иң түрендә, кечкенә генә иске өстәл янында утыра иде ул. Кыл булып тартылган яшь егеткә кырыс карашын төбәп, аның буен үлчәгән кебек карап торды да. кул ишарәсе белән генә утырырга кушты. Шамил әлеге өстәл шикелле үк яшен яшәгән, зәңгәр буявы кубалакланган урындык читенә килеп утырды. — Кәгазьләрегезне карадым.— комбат үгезне мөгезеннән эләктереп алырга ярата иде. ахрысы — Кызыл командирлар мәктәбенә җибәрергә була. Исәп шулайрак. Ә үзегезнең теләк ничек соң? Шамил мондый борылышны көтмәгән иде. Әллә ничек җебеп төште. Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөрткәләде. җилкәсен сикертте, авыз эченнән ботка пешерде: — Белмим инде, иптәш командир. Сез ничек әйтсәгез.. — Без монда кысташын утырмыйбыз —Комбатның тавышында хәрбиләрчә корылык сизелде Армиядә боерык телендә сөйләшәләр. Тик минем сездән үзегезнең уйны ишетәсем килә. Кызыл командирлыкка укыйсыгыз киләме? Кеше аңларлык итеп әйтә аласыздыр лабаса. Таза сау егет. Белемегез бар... Шамил инде күпмедер тынычланган, фикер йөртә алырлык хәлгә килгән иде. «Боерык биреп кенә дә котыла алгач, нишләп мине сөйләштерә соң әле командир?— дип уйлады ул.—Без кушканга гына түгел, үзе шулай теләде дип әйтергә ниятлиме? Әллә бүтән юлны сайлау мөмкинлеге дә бар микән?..» -... Бүтән юлны да сайлау мөмкинме?—дип теленнән ычкынганын сизми дә калды Шамил. Комбатның сары кашлары сикереп куйды: — Ә сез. Измайлов, тиз төшенеп алучан икәнсез.— Егеткә хәзер инде кызыксынып, хәтта яратып карый иде аның күзләре.— Дөрес. Икенче төрле уй да бар.— Командир көттереп кенә өстәп куйды:— Сезне Гирш Олькеницкий канаты астына җибәрергә тәкъдим итәләр — Кайсы төшкә?— дип аңлашмыйча да. шөбһәләнә төшеп тә сорады Шамил. — Контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш буенча гадәттән тыш комиссия булыр ул. Казан губерна комиссиясе. Бер сүз белән әйтсәң — губчека. Олькеницкий — аның башлыгы Турысын әйтим, сезне Соловьев нптәш кодалый анда.—Командир, өстәл тартмасыннан таныш пистолетны алып. Измайловка сузды. Бу — Шамилнең сүзләрен шул рәвешле раслау, аны гафу итү иде. Пистолеттан кузгалган ыгы зыгы мондый көтелмәгән борылыш алыр дип кем уйлаган. — Соловьев губчекада эшләсә, мин аның кул астына барыр идем, иптәш командир. Комбат канәгатьсез төс белән теш казналарын уйнатып алды, сөзәргә теләгән кебек хәрәкәт ясан башын чайкады. Йөзе канылт сүрәнләнде. Бигрәк тә. шушы сөйләшүдән соң бу егетне үзеннән җибәрәсе килми, тартып алуларын бер дә теләми иде ул. — Жәл. Безнең батальонда белемле командирлар бик аз. Взводный ларның барысы да башлангыч белем белән. Ротада да нкесе генә мәктәп бетергән. Өстәвенә, икесе дә элеккеге офицерлар Патша армиясеннән калган. Син ул реальный училищең белән ерак китә алыр идең, валлаһи - Комбат үзе дә сизмичә гә куярга ашыккан иде ашыгуын Әмма Михайлычны күрергә өлге рер. ул Һәрвакыт урынында утыра тәвәккәлләп, беренче эшне тапшырыр га кирәк булмаса. дип уйлады у i Вера Петровна Чистай яклары г\ рында нәрс әдер сораштырган арада, губчека рәисе өстәл тартмасыннан йомарланып беткән газета ертыгын Бетен .сЛбс |И м уэем бг.ЪМ! Л«рн казып чыгарды. Күпне күргән, хәтта каядыр пычракта аунаган газета иде ул. — Бу кәгазьне тикшерү кайбер нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итәр.— дип башлады Олькеницкий. һәрхәлдә, бөтенләй игътибарсыз калдырырга ярамый Хәтта юкны бушка авыштыру булып чыккан тәкъдирдә дә.. — Анархистлар турында сүз барамы?— Брауде газета йомарламын кулына алды. - Шулар, дөмеккереләр - Олькеницкийның. тәгаен. кәефен кырган газета иде бу.— Тагын нәрсәдер мәтәштерергә җыеналар. Бездә алар әллә ни көчле түгел әлегә. Әмма теләсә нинди этлеккә барырга мөмкиннәр. Үзләренчә дәүләт төзелешенә каршы күтәрелгән булып, төрле җинаять эшләрен йомарга тырышалар. — Алар белән эш итүе дә кыен. Көзге көн төсле: иртәгә ни кылана сыларын. ни кырасыларын алдан күреп, әйтеп булмый — Брауде, ипләбрәк утырып, папирос кабызды — Фетнә күтәреп. Совет властен бәреп төшерергә азаплансалар — көн кебек ачык: көчләре җитмәячәк. Шулай булгач. җайлы вакыт җиткәнен көтеп ятырга туры килә. Яисә нигә әле көтеп ятырга? Казан алтынына чумып калырга мөмкин. Аларнын борыны монда майлы калҗа барлыгын яхшы сизә. «Дошман өчен дә уйларга кирәк. — Олькеницкийның шул сүзләрен уйлап куйды Шамил. —...Әле шушы арада гына ниндидер Кропоткин дигән адәмиен • Анархисткоммунистларга ни кирәк?- дигән чүп чарын укыдым. Нәрсә дип яза ул. беләсезме? Анархистларның властька омтылуы имештер, шул властьны җимерү максаты белән икән. Тел төбендә ни ятканы аңлашыладыр. Ягъни экспроприация дигән булып -законлы- рәвештә дәүләт казнасын һәм халык байлыгын талау өчен кирәк аларга власть. — Димәк, фетнә күтәреп, власть яуларга хәлдән килми икән, булган көч белән банкка һөҗүм итәргә кала. -Вера Петровнаның фикерен Олькеницкий эләктереп алды—Бик ихтимал Алар моңа барырга мөмкин. Ә без эшләрнең ул якка таба борылуын көтеп тора алмыйбыз. Әгәр шундый фараз дөрес булса... — Дөресме-түгелме икәнен безгә Шамил әйтер.— Брауде егеткә сынап карады — Бу эшне аңа тапшырырга ниятләвең хуп. председатель иптәш. Гирш Шмулевич бу тәкъдимнең көтелмәгәнрәк булуын йомшартырга тырышты, ахрысы — Шамил үзе ничек уйлый бит әле...— дигән булды. — Ышанычыгызны акларга тырышырмын. Әмма, булдыра алыр мынмы икән? Беренче юлга ук артык җаваплы эш күренә... - Ә бездә җавапсыз эш юк. Кыюрак булыгыз, мөстәкыйльлеккә өйрәнегез.— дип киңәш бирде Олькеницкий — Беркем дә ярдәм итә алмаслык хәлләргә таруыгыз ихтимал. Чекистка тегеләй ит. болай ит» дип әйтеп торучы булмый. Брауде да бер сүз кыстырын куйды: — Кирәк чагында киңәшеп эш итү дә мөстәкыйльлеккә комачау итми ул.— диде. — Дөрес. Анархистлар мәсьәләсен хәзер без киңәшмәдә дә уртага салып тикшерербез. ... Чекистлар киңәшмәсе соңгы атнада үткәрелгән операцияләрне тикшерү, бәяләүдән гыйбарәт иде Кайберәүләргә хаталары өчен кызарырга туры килде. Әмма сөйләшүнең барышы эшлекле, бер-береңә нххирамлы иде Ошады бу егетләр Шамилгә. Күбесенең яше дә аныкы тирәсе булыр. Бу киңәшмә Казанда һәм өязләрдә туган хәлгә дә күзен ачты яшь чекистның. Губерна өязләрендә дошманнар халыкның Совет властена ка рата ризасызлыгын көчәйтү өчен бер чарадан да тайчынмыйлар икән Шәһәрдә Савинковның Ватанны һәм азатлыкны саклау союзы-, төрле монархистик яшерен оешмалар хәрәкәт итә. Алар ашыгып корал туплый. Максатлары бер: фетнә күтәреп, большевиклар властен бәреп төшерү Ка занга төрле яктан элеккеге патша офицерлары җыелган — җәмгысе биш меңнән артык' Кайбер гаскәри частьләрдә дә баш күтәрергә әзерлек билгеләре сизелә Казанның үзендә һәм шәһәр яны бистәләрендә халыкны талап, куркытып көн күрүче бандалар ишәйгән. Измайлов бөтен җаны тәне белән тойды: Казанда бик җитди, хәтта * куркыныч хәл туып килә. Текә таудан ишелгән кар кебек, бер кузгалса. = юлындагы батен нәрсәне сытып җимереп үтәчәк шомлы көч туплана. Ул 5 көчләр берләшеп, кузгалырга өлгерә алмасын өчен, барысын да бик алдан ~ күрергә һәм кичекмәстән хәрәкәт игәргә кирәк Чека рәисе Олькеницкий кабаг кабат әйтте: мондый шартларда тәр > типне ныгыту, бер береңнән өйрәнү бигрәк тә фарыз, диде. - Үзенең осталыгын, культура дәрәҗәсен күтәрү турында һәрдаим “ кайгыртып тормаган кеше әкрен әкрен кыргыйлаша бара Әйләнә тирәсен = дәге дөньяны, кешеләрне аңлый алмый башлый, аннары эшенең дә рәте ~ чираты китә Ялкау атны ял баса, ялкау кешене йон баса бит. Белем һәм £ тәҗрибә өсте-өстенә өстәлеп, яңарып тормагач, аларның урынын ахмак х лык һәм урынсыз масаю кебек сыйфатлар ала. Ә масаю дигәнең, тора-ба Ф ра мин минлеккә күчеп, кешенең кешелеклелеген тәмам бетерә, адәми ~ затка охшаган бер җанварга әйләндерә. Киләчәктә аның урыны рәшәт » кәле читлек эчендә, зоопаркта. Ләкин андый бәндәләргә бүген үк безнең ® арада урын юк. Тәкәббер, масаючан кешедә үз үзеңә тәнкыйть күзе белән " карау механизмы эшләми Бу — бик әшәке чир Олькеницкий пенснесын салып, күзләрен кыса төшеп, егетләргә ка рады: — Үз үзен дөрес бәяли алмый торган кеше тәмам бозылган исерек башны яисә акылыннан мәхрүм ителгән тилемсәне хәтерләтә Вакыт ва кыт. паровоз казаныннан бәреп чыккан пар шикелле, аңардан бер дә уйла маганда төрле җүләрлекләр. холыксызлык кына көтәргә мөмкин. Бер караганда, эш белән, алда торган операцияләргә әзерлек белән турыдан туры бәйләнмәгән бу сүзләр әкренләп Шамилнең күңеленә кереп ятты. Ул аларны еллар үткәч тә онытмаячак, яшәүнең иң гади канунна рыннан берсе дип санаячак иде. Киңәшмә тәмамланганда, рәис кабинетындагы зур идән carате яңг ы ратын төшке уникене сукты Башкалар таралыша башлаганда Бер генә минутка калыгыз әле. дип. Олькеницкий Шамилгә ымлады Икәүдән икәү генә калгач, ул аңа әлеге газета йомарламын бирде. Бу язу буенча иң беренче нәүбәттә нәрсә эшләргә мөмкин шуны яхшылап уйлагыз. Бер сәгатьтән керерсез. диде Мнхайлычны күрергә дә онытмагыз. Аннары тагып бер сүз Бүген кичкә табарак агу кырына ба рабыз. Сез дә җыенып торыгыз Үткән операцияләрдә безнең кайбер егет ләрнец корал белән бигүк шәп эш итә белмәүләре күренде. Ә сезнең ул як тан осталык ничегрәк? М актанырлыгым юк әлегә. Алай булгач, бигрәк тә вакытлы искә төшергәнмен Берничә чекист утырган зур гына бүлмәдә Измайловка да өстәл кертеп куйдылар Биек түшәмле, иркен һавалы бүлмә икән Ике тәрәзәсе дә купең бакчасы ягына карый. Бакча шактый ташландык хәлгә килгән булса да. эссе җәй көнендә яшеллеге белән күзгә ямь биреп торырлык Бүлмәдөгеләр яңа хезмәткәрне бик эшлекле һәм дус күрен кабул иттеләр. Тиз генә таныштылар да. һичнинди үзгәреш булмагандай, һәркем үз эшенә чумды Шамил дә бөтен игътибарын туплап, алдындагы язуга текәлде. Газе гадан умырып алынган уч яссуыдай кәгазьгә шәмәхә кара белән вак кына итеп язылган иде «Чәки башы ГирнГ» Тнногеи мин -KaaaiuKoc ио.шоры- хәрчәү имендә Санька анархии антихрист белән в «к. у.» м в 65 гамак чылатып утырган идем Шунда С.анька колагыма гына пышылдап айтге аларның анархистлар бюросы бик зур туй үткәрергә жыена икән Мина да шунда ашыгырга кинәш бирде Алтын табадагы майлы бәлеш төбеннән бөтен кешегә д» аз-маз өлеш тияр диде Большевиклар исә, туй вакытында дөмбергә дип. шул чакны дары заводына йөгерәчәк ләр - нәкъ бер үк сәгатьтә анда да хәлләр буласы, имеш Ялкыны Ослан тавыннан ук күре иәчәк, ди. Ярый, сәламәт кенә торыгыз. Фәкыйрегез Миргазиянов» Шамил бу язуны кабат кабат укын карады, әмма бер генә дә көтелмәгән фикер яисә файдалЬ тәкъдим күңеленә килмәде. Миргазиянов дигән адәмнең чеканы шулай мыскыллап атавына гына саруы кайнады. Чәки, чәкүшкә — бер литрның чиреге, алкашлар хыялы Чека» сүзе белән яңгырашы туры килгәнгә, ниндидер алкаш язган булуы да бар моны Исерекбаш өчен «ярты», «чәки» дигән сүздән дә ягымлы сүз юк. Димәк. әле аның чеканы мыскыл итергә уенда да булмагандыр... Ә шуннан ни?! Көймәсе комга терәлгәнен сизеп, үзеннән үзе көлеп куйды егет: Җүләр син. Измайлов. Логик нәтиҗә ясыйсың имеш Олькеннцкийга әйтсәң шул хакта, ярты сәгать буе эче катып көләр. Менә сиңа Цицерон! Логика укыганыңны әйтми торсаң ни була иде инде. Әллә ниләргә өметлән дермәгән булыр идең, ичмаса Наданнан он да юк йон да юк. дигәндәй...» Нәкъ каршыда. ике тәрәзә арасында герле сәгать эленеп тора, ул инде билгеләнгән вакытның яртысы үтен киткәнен күрсәтә иде Яшь чекист, кайнар кирпеч өстендә утыргандай, әледән әле шул сәгатькә кара ды. Сәгать уклары, аны үчекли үчекли, һаман ашыгалар иде. Әгәр ул исерекбаш. чыннан да дөресен, ягьнн үзе ишеткәнне генә язган булса? Алайса, нигә адресын күрсәтмәгән? Ә бәлки ул үзен бик билгеле кешегә саный торгандыр. Алкашларның күбесе үзен шактый ук танылган һәм могтәбәр шәхес дип исәпли ич. Ул инде. шәт. үзен ничә көннән бирле эзләп ресторанга килүләрен дә көтә торгандыр Димәк, иң беренче эш итеп. Казанское подворье га юл тотарга кирәк. Бәлки. Миргазиянов шул ресторанның даими кунагыдыр әле. Тик менә әгәр дә ялган фамилия генә булып чыкса? Ул чагында нәрсә? Бу язуның бөтен мәгънәсе югаламы? Брауде белән Олькеницкий фаразлары ның дөреслеген ничек тикшерергә? Измайлов, каударланып, стенага күз төшерде: нибарысы биш минут вакыт калган иде. ...Юк, дөньяда бернинди Миргазиянов булмаса да. бу әле анархистлар йоклап ята икән, дигән сүз түгел. Яман хәбәр дөрес булучан. Язучысы үзенә кәсафәте кагылмасын дип куркудан гына посып торадыр әле. Вакы ты җиткәч, ялт итеп килеп чыгарга мөмкин: мин ул. мин кисәткән идем сезне теге чакта, рәхмәт әйтегез, дип. Инде башлык кабинетына таба барганда. Шамилне, корт күче сыман сарылып, уйлар озата килде. Ихтимал, эчүгә сабышкан писарь сырлагандыр бу кәгазьне, дип уйлады ул. Бик ачык, матур кул белән язылган бит. Тукта. Хәбәрнең асылы нидән гыйбарәт? Анархистлар, банк басар өчен, дары заводында шартлау оештырырга уйлыйлар, имеш Эшне тагын да катлауландыру түгелме соң бу? Ике элмәкне берьюлы муенга кияргә ул хәтле үк юләр түгел ич ул анархистлар да. Әмма ләкин дары заводы да очраклы гына искә алынмаган булса кирәк. Герман разведкасы кулы уйнамыймы монда? Шул рәвешле, безнең игътибарны читкә юнәлтергә уйламыйлармы? Хатның тел төбендә шул ята бит. завод шартласа да. янәсе. • үзебезнең» үк анархистлар гаепле булачак... Немецларның ул тирәдә күренгәләгәне бармы икән? Моны ачыкларга кирәк. Вакытлы хөкүмәтнең контрразведка архивлары исәндер әле Димәк, эшне шу лардан башлау дөрес булыр... Үзенең уйлануларын ашыкмыйча гына, бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә тырышты Шамил. Чека рәисе аны бер дә бүлдермичә тыңлады. — Яшь чекист өчен беренче омтылыш бер дә начар түгел. Юк. начар түгел.— дип нәтиҗә ясады Олькеницкий. — Җеп очыннан эләктереп алыр 66 га тырышу бар сездә. Бу инде матур фал. Губчека башлыгы, бармак очлары белән ияген кысып, бермәл уйланып торды. Аннары үзе үк Шамилнен фараз-уйлануларын дәвам иттерде: — Немец разведкасы, дисез, ә... Аның да катнашкан булуы бар... һәр тештән шпион эзләү белән мавыкмаска кирәк анысы. Әмма бу юлы * сез эзләгән юнәлеш тә кызыклы. Хәзер дәлилләр кирәк, дәлилләр Ул газета кисәген тагын кулында әйләндергәләп карады: — Бер мөһим нәрсә онытыла язган: газетаның кайсы число белән s чыкканын тикшермәгәнсез. Хатның язылу вакытын чамалау өчен файда- = сы тияр иде аның, һәрхәлдә, газета басылганчы булган хәл түгел бу... ' Шулай бит? * Яшь чекист, уңайсызланып, дәшмичә калды. Ярый, тора-бара андый • вак төяк ■ләрнең дә кирәген аңларсыз = әле. Тишек капчыктан коелган бөртек кебек сибелә-югала бармас алар. 5 Чөнки... Син менә кечкенә генә бер бөртек дип уйлыйсың, ә аңардан көчле “ сабаклары белән хакыйкать башагы үсеп чыгарга мөмкин. Измайлов газета кисәгенә яңа гына күргән кебек карады, танылган ~ юлларын укыштырды. Мәркәз мөселман Хәрби коллегиясе чыгара башла * ган «Кызыл Армиягазетасы булырга тиеш. Әле шушы араларда гына • оешкан иде. килсә дә бер-ике саны гына килгәндер Олькеницкий кушуы буенча. -Кызыл Армия нең ни бар саннарын ' таптылар. Чагыштырып карауга аңлашылды дөрес, шул газета үзе. бе реиче саны - 20 нче апрельдә чыккан. Күр әле, ничек тиз ачыкладың.— дип мактаган булды Гирш Шмулевич. Безгә бу намәкәйне почта белән салганнар. Хәзер шәһәр эчендә дә хатлар ташбака тизлеге белән йөри Ким дигәндә, өч көн үтә. Бүген егерме җидесе, алуын кичә алдык. Димәк, егерме икесе егерме нче тирәсендә язганнар Губчека рәисе, өстәл тартмасыннан зур лупа алып, газета кисәген зурайткыч пыяла аша карады. Сезнең фараз дөрескә чыгарга мөмкин. Шамил. Язу-сызу белән күп шөгыльләнгән адәмнең эше бу. Хәрефләре сәйлән кебек тезелгән— Лупаны кире тартмага салып куйды Әгәр ниндидер вак чиновник икән безгә хәбәр салучы, аны арзанлы хәрчәүнә, сыраханәләр тирәсеннән эзләргә кирәк. «Казанское подворье>да йөрмәс ул. Шулаймы, әллә түгелме? Шулай... дип җөпләде Измайлов икеләнеп кенә.— Шәп рестораннарда типтерерлек акча килсен өчен, йә бик оятсыз түрә, йә тотылма ган карак булырга кирәк. Анархист халкы, әлбәттә. «бушка* ашата-эчертә торган төшләрдә... Алай димә. Олькеницкий бүлдерде. иң затлы рестораннардан чыкмый ятучылары бар арада. Анархистларның янчыгы бөтенләй үк буш түгел. ...Икенче көнне иртән, барча кәеф-сафа кору урыннары билгеләнгән исемлекне кесәсенә тыгын. Шамил Измайлов шәһәр буйлап китте. Исем лек дигәч тә. әллә ни озын түгел иде ул. Шуңа күрә, кояш төшлеккә җит кәнче. ресторан, кафе, сыраханә, чәйханәләрнең байтагында булырга өлгерде. Әмма кая гына керсә дә. сүз куешкан кебек, бер үк җавапны бирде ләр: «Миргазнянов дигән кешене ишеткәнебез дә. күргәнебез дә юк Сәгать дүртләрдә ул инде Зур Проломная урамын аркылыга буйга сөреп чыккан иде. Хәзер ашыкмаска да була бер Воскресенская урамы гына калды Шуңа да. җай чыгудан файдаланып, каланың тарихи таш пулатларын күзләргә, башны артка чөеп, манараларга сокланырга мөмкин иде Өстәвенә, бүген иртәдән үк чалт аяз көн. Күләгәләр инде тротуарга гына сыешмыйча, мостовой ташларына сузылып ята башласа да. язгы кояшның юмарт яктысы кимеми Җылымса җил әле арттан, әле каршы дан. ә кайчак яннан да исен, урамнарны, бигрәк гә калкурак урыннарны һәйбәтләп киптерә Шулай да. юлдагы тузан әле һаман, кышкы йокысын нан айный алмаган шикелле, тын гына ята Лебердәп чабышкан пролеткалар булсын, с ирәк кенә узган автомобиль һәм трамвайлар булсын берсе дә әлегә аны кузгата, туздыра алмыйлар «Менә бу ичмасам, кон! Озаграк торсын иде шундый һава ■ дип уйлан куйды Шамил Шәһәр пулатлары, әнә ничек, һәммәсе дә кояшка йөз белән борылган төсле! Хәтта тауга менеп барганда туктап калган алыпкай охшаган Петр Павел соборы да бөтен барлыгы белән кояшка таба тартыладыр шикелле. Шамил ирексездән туктап калды. Петр пагша хөрмәтенә салынган бу гыйбадәтханә яныннан болай гына узын китә алмый иде ул. Гаҗәп тә соң инде, дин уйланды егет: боек дәүләт эшлеклссенең шәһәргә бер тапкыр килеп китүе дә эзсез юкка чыкмаган Зур тарихи вакыйга дип бәяләнгән Шуның хөрмәтенә гаҗәеп зур төзелеш эшләре багышланган Җимерү түгел бит. кору, бер караганда Пирамидалар һәм яңа шәһәрләр, крепость калы алар гыйбадәтханәләр төзү генә бөек кешенең рухына тиң килә Чөнки боек шәхес — барыннан да элек, яңаны төзүче, иҗатчы зат ул. Яңаны төзен килгәндә комачаулаган, юлга аркылы торган иске диварларны гына сүтүе мөмкин аның. Нинди генә коточкыч җимерү бәрабәренә дә даһилык таҗын кия алган адәм юк. Кешелекнең гаҗәеп ядкярен харап иткән Герострат һәм аның ишеләр тарихка барыбер бөек кешеләр булып түгел, вәхшиләр булып кереп кала. Бөекләр бүтән халыкның да культурасын, тарихын дөрес бәяләргә, аңа тиешле хөрмәтне күрсәтергә сәләтле булалар Петр Беренче - шулар җөмләсеннән. 1722 елда Казанга килгәч, ул борынгы Болгар дәүләте ядкярләренә хаҗ кылырга онытмый. Аннан соң үткән гомер эчендә Россиянең кайсы патшасы ул төбәккә аяк баскан?.. Киресенчә Петр патша болгар халкы истәлекләрен, тарихын саклау турында махсус указ чыгарса, аннан соңрак яшәгән буыннар ул указны күп тапкырлар бозарга батырчылык итәләр. Петр Павел соборына карап торганда Шамилнең күңеленнән әнә шундый уйлар үтте Бөек Болгар туфрагына аяк баскан Петр патшаны үз күзләре белән күргәндәй бер халәт кичерде ул. Гасырлар аша торып кычкырасы, оран саласы килде: «Әй. Петр патша! Синең затлылыгың алдында гына түгел, зирәклегең алдында да баш иям Тарих каршында бар халыклар да тигез дип. синдәй бөекләр генә таный ала!» Юк. бу сүзләрне кычкырып әйтә алмый иде Шамил узып баручылар аны акылдан язган дип белеп, читкә тайпылырлар иде. шуңа күрә ул бу сүзләрне пышылдап кына әйтте. Яшь чекист Пассаж янына килеп җиткәндә, өч катлы матур аклы- көрән бинаның гөмбәзендәге сәгать әле бишенче унбиш минутны гына күрсәтә иде. Пассаж йортында урнашкан Москва кафесы — шәһәр зыялыларының. һәртөрле байгура, элеккеге офицерларның яраткан урыны: алар анда, ширбәткә ябышкан чебеннәр кебек, куна төнә яталар. Василий Николаевич белән менә кайда очрашып, сөйләшеп утырасы калган! - дип уйлап алды Шамил. Ул кичә Соловьевны эзләп, аның хәзерге эш урынына - - партия губкомына барган, анда очрата алмагач. Рыбнорядская урамындагы фатирына сугылган иде Губкомда эшләүче карт большевик тыгыз коммуналь бүлмәдә яшәп ята икән. Мебель дип әйтмәсәц. хәтере калырлык малы такта ятак һәм сыңар урындык. Арып-талып кайткач, бәлки, алары да күзенә күренмидер, әмма аңа да ял кирәк бит. Менә шундый кафеда өч дүрт айга бер булса да утыра аламы икән ' Юктыр. Ә аның урынына монда кем кәеф сафа кора дип УЙЛЫЙСЫҢ? I ик ятын симергән хөрәсәннәр дә җыен контра, әлбәттә... Измайлов, бусагадан атлау белән, коридор сыман сузынкы гына бүлмәгә килеп керүен аңлады. Әлеге галереяның пыяла түшәменнән тигез-то- нык яктылык саркылып тора. Ике яклап, гөркем горкем булып, кафе кунаклары баскан Тәкәллефсез генә сөйләшеп торучы ирләр һәм хатын- 68 кызлар. Өсләрендә яхшы кием. Авызларында калын сигара, затлы пани рос. Сөйләшүләренә кадәр французча, һич булмаса. русчаны кыланчык француз акценты белән җимерәләр. Бер гамьсез хихылдашу, чыркылдашу ишетелеп тора Болар арасында калгач, яшь чекист үзен ниндидер ят шәһәргә, ят илгә барып эләккәндәй хис итте. Төрле яктан аңа карыйлар да сәерсенәләр кебек иде. Шул карашлар астында аякларын идәннән көч кә көчкә кузгатып, ул аргы баштагы ишеккә таба китте. Әлеге ишек ачыл ган саен, эчтән тыгыз дулкын булып музыка, кәеф сафа авазлары чайпа лып ала. Шул дулкын сыртында йөзләренә тук кыяфәт кергән парлар йөзеп чыга. Күгәрчен кебек гөрләшә-гөрләшә. алар үз компанияләрен эзлиләр. Өстәлләр тезелгән иркен генә залда бер буш урын да юктыр шикелле. Оркестр диңгезләр аръягыннан килгән ниндидер танго уйный, уртада сок занулы карашларга коенып биюче нарлар бөтерелә. Өстәл янында калган нар да. көй агышына ияреп, як якка чайкалыша; кайберләре, музыкант ларга дирижерлык иткәндәй, бәллүр касәләрен һавада болгап тора Шәраб парыннан бераз оебрак киткән яшь ханымнар әрсез ирләрдә дәрт һәм өмет уятырлык итеп кенә елмаялар. Тәмәке төтененнән хасил булган күк сел томан эчендә үгез кебек таза газа официантлар йөзеп йөри. Ишек катында торган килеш, шул тамашаны күзәтте Шамил. Таныш шигырь юлларын кабатлыйсы килде: Эч» халык суык дип та. б»йр<>м дип тә. Эчә халык хәләл дип га. хәрәм дип тә • Нишләп әле болар иртәрәк бәйрәм итәргә керешкәннәр.' гнн уйлап алды ул. Ә ә, бүген якшәмбе икән бит . Шулай да иртәләгәннәр, кич җиткәнен көтмәгәннәр. Күбесе кунаклардыр, күрәсең Читтән ки нән кеше өчен, бүтән шәһәр ■ ашына аяк басу белән. бәй|>әм башлана Андыйлар. иттерми үткән гомер әрәм дип. вакытны күңеллерәк итеп уздырырга гырыша Олькеницкий әйткән иде шул: «Анда аерым номерлар күп дип Югыйсә, бер өстәл дә буш күренмәгән чак га. теге «пар күгәрченнәр ишә иш әле коридорда ышкылып йөрерләр иде? Күбесе, әлбәттә, номерда кәефләнеп чыккан бүтәннәр белән танышырга, бераз биеп алыр) a. сөйләшергә макса! куеп. Ишеткәне бар Шамилнең патша заманында биредә бәген губерна! а чабы тарал! ан күңел ачу йорты булган. Даими штаттагы уйнашчы хатыннар монда .ипсезлектән интекмәгән. Мәхәббәт маҗараларын эзләп эзләп тә каян табарга белмәгән беркатлы ирләр бигрәк тә шәһәр кунаклары аптырап йөрмәсен өчен, гышкы ишек турысы на кызыл фонарь элен куйганнар. Җилдә чайкала чайкала, ул фонарь милләт айгырларын тәтәйләр рәтенә илтүче иң гуры юлны күрсәтеп чакырып торган. Егег кинәт үзен шул кызыл фонарьлы йортта дип хис итте, тәмәке төтене аша аңкыган авыр хушбуй исеннән котылырга теләп, ишек тотка гына үрелде. Әмма шунда ук исенә килен, якында гына басын торган официантка сүз каны. Официантлар һәм пешекчеләр арасында Мир газиянокны белүче табылмады. Яшь чекист аларга газета кисәген ь» күрсәтеп карады Вак кына матур хәрефләр белән тезен гезеп язган кулны танучы булмады. Камыр кебек җәелгән швейцардан да юньле җавап ала алма! ач. Измайлов ту рыдай туры Ә анархистлар булгалыймы монда? - дип сорады. Ю ук. алар күренми Монда алар, килсә до. күгәрчен кәгүеңдәй- ала каргалар кебек йөрерләр иде. Кыланмышлары ук бүтән. \гай ку тындагы ачкычларны шылтыратты, аннары, сүзне беткәнгә санап, бәген ләй читкә борылды Шамил инде китпргә дин талпынганда, швейцар, әле генә исенә гөш көндәй, өстән куйды — Ни... алар бит. әнә. юл аша гына — «Франция» номерларына ияләштеләр. Бик күрәсегез килсә... — Кемнәр? — Соң. шул инде — анахрист дигәннәрең... Карт, күрәсең, белеп әйтәдер. Аның сүзенә колак салмый ярамас. Франция гә. һичшиксез, сугылып чыгарга кирәк. Номерлар, чыннан да. урамның каршы ягында гына икән. Әмма ба: кыр тоткалы авыр имән ишек бик теләр-теләмәс кенә ачылган кебек, шунда ук каршыда пәйда булган администратор да артык кунакчыл күренми. Мыскыллы тәкәббер карашы белән баштанаяк капшал алгач, бусагадан да уздырасы килмәде. — Егетем, бездә буш урын юк һәм бүген булмас та,— диде. Яшь чекист мондый сансызлык каршында бер мәлгә югалып калды. Ул арада администратор: — Чукрак түгелсендер бит...— дип. төрткәли үк башлады. Измайлов, чебен куган кебек ишарә ясап, бу адәмне бер адым чигенергә мәҗбүр итте дә. чекист мандатын чыгарды. Кәгазьгә күз салу белән, администратор хәлне төшенеп алды. Тавышы да. яшь бәрәннекенә охшап, бәэлдәп чыкты. — Бә... бәлки, кадерлем. минем бу... бүлмәгә узарсыз? Бо... болай каршылавым өчен кичерегез, алла хакы өчен. Үзегез бе... беләсез, төрле әтрәкәләмнәр йөри бу тирәдә. Аннары тагын да куштанрак тавыш белән: — Сезгә нинди номер кирәк, кадерлем: аскы каттамы, әллә өстәгесендәме?.. — Юк. миңа бүлмә кирәкми. Торыр урыным бар.— диде Шамил Администраторның күзендә сагаю-шөбһә очкыннары кабынып алды. Ул ашыгып сүзне бүлдерде: — Нинди гозерегез булса да, рәхим итегез... — Сезнең белән бераз гәпләшәсе иде. Тик... — Була, була! — дип бик тиз чамалап алды администратор, чекист ны үз кабинетына таба әйдәп. Акка буялган юка фанер ишекне ачты Шыпыртлый төшеп: — монда иркенләп сөйләшә алабыз.— диде. Измайлов ерактан уратып тормады. — Миргазиянов турында ишеткәнегез бармы? — Кайсы Мирга... — Кайсы! —дип үчекләп алды чекист.— Хәзер күрсәтәм кайсы икә нен...— Кесәсеннән әлеге дә баягы газета кисәген тартып чыгарды — Язуы менә шундый аның. Таныш түгелме? Газетага бер күз салуга, администратор, сабый бала кебек, яңак ларын кабартты: уйга калуы идеме бу аның, гаҗәпләнүе идеме — аңла массың. Аннары гына иреннәрен кыймылдатып куйды: — Аның кулына охшаган кебек, чынлап та... Шамилнең чигә тамыры авырттырып тибә башлады, йөзенә кайнар кан йөгерде: — Сездә эшлиме? • — Ялгышуым да бар.— диде администратор, язуны капшый-кап шый.— Анысын үзегез карарсыз инде... — Кайда ул? Хәзер кайда? — дип ашыктырды Шамил. — Шулмы, түгелме — тәгаен генә әйтә алмыйм. Гөнаһысы миңа булмасын. Әмма бездә Миргазиянов Самат дигән берәү бар. Эш башкаручы Хәзергә монда юк. Ярты сәгатьтән килеп җитәргә тиеш. Озакламас инде - Миргазиянов язган кәгазьләрне күрсәтә торыгыз әле.— диде чекист. Администратор, каударланып, өстәл тартмасын актара башлады Ул биргән язулар белән газета кисәген янәшә куеп, һәр хәрефне аерым аерым чагыштырды Шамил. Күрер күзгә ташланып тора: чекага килгән 70 кисәтү хаты да, мондагы эш кәгазьләре дә бер үк кул белән язылган* Алдан сөйләшенгәчә. Олькеницкийга шалтыратты Шамил Ләкин губчека рәисе үз урынында туры килмәде, трубканы Брауде алды: Кул астымда хәзер генә машина юк, Шамил. Сиңа ярдәмгә Копко белән Му рашкинңевны җибәрәм. Мин алармы вестибюльдә китәрмен * — Кыскасы, үзегез белгәнчә эшитегез, егетләр. Ул халык коралсыз = йөрми. Сак була күрегез. j — Ярар. Вера Петровна. £ Администратор белән икәү вестибюльгә чыгып басканнар гына иде. = тышкы ишектән атылып бәрелеп берәү килеп керде. Нык бәдәнле, кыска ' жирән чәчле ир ат Портье ягына таба борылып та карамыйча, кызу-кызу * атлап, баскычка таба китте. “ - Гукта әле. Самат' дип кычкырды администратор.— Монда си- = не. ни... Икеләнеп торырга ярамый иде. £ Үзем аңлатырмын дип бүлдерде Шамил. Җирән, теләр-теләмәс кенә, туктады Күренеп тора кире борылып '■ килергә исәбе юк. Баскыч буйлап ике оч басма булса да менәргә өлгергән. . Ни йомыш?' Тавышын бөердән чыгара. Миргазияновмы сез? Хуш.. Нәрсә кирәк сиңа? - Сүз бар. Измайлов мандатын күрсәтте. Әйдәгез, аулаккарак. - Синең белән нинди сүзем калган'* Минем үз көнем үземә Юлында бул, дип мыгырданды Җирән. Баягыча ук тешләшмәде. Әмма яшь Чс- КИСТНЫҢ йомшак тавыш белән эндәшүе янә аның кикриген кабарта иде Тыньшлап эшләргә дә бирмиләр намуслы кешегә' дип кычкыр ды ул. бу сүзләрне бүтәннәр дә ишетеп торсын дигән кебек Й • милиция тотын яба башлый да. аннары гафу сораган була, йә чәки • нервында уйный болай да кан кызган чагында! Теленнән чәки сүзе ычкынуга Шамил тәмам аңлап алды чекага хат язган адәм шул Сәер мужик: үзе нинди хәтәр хәбәр салган, ә хәзер, шул чакта сөйләшергә дип килгәч кара тавыш чыгара Эчеп кайт канга шулаймы? Әллә юри кыланамы’’ Газета кисәген теләсә кемгә күрсәтеп йөреп, нык ялгышты бугай Ша мил. Тәҗрибә җитенкерәмәү бәласе Инде бу кеше үз язганыннан үзе кача, анархистларның эзәрлекләвеннән курка Шуңа күрә, башны юләргә салып. юри акырып бакырып сөйләшә дә Бәлки, кемдер аны күзәтеп тык лап торадыр әле бу йортта? Өске катка күтәрелеп, коридор буенча баргач, тәрәзә янындагы иң соңгы ишек каршында туктадылар Дөресрәге. Җирән бик дулап җенләнеп алдан атлады. Шамил аннан калышмады Гаепләштән түгел, чекист иптәш: синең белән ләчтит сатарга на кытым юк! дип кычкырды Миргазиянов. Ул. чыннан да. чукрак кеше белән сөйләшкәндәй, шәрран яра иде Болай да теш ярыгына кыл сый мый торган вакыт' Йозак тишегендә ачкыч белән казынып алды Ише ген тибеп ачты. Бүлмәсе зур. ахрысы уртада иске язу өстәлс шөкәтсез генә икс урындык күренде Гаеп итмә мин чакырып китермәдем. Өстә венә башым да үтереп чатный Иртәгә гәпләшербез, туган Сау бул' Миргазиянов. әлбәттә, каршысында яшь. тәҗрибәсез чекист торганын баш га ук абайлап алды Шуңа күрә санлашырга исәбе юк иде Шамилгә бүтән чара калмады ябылып барган ишекне каты гына бәреп. Җирән артыннан бүлмәгә керде Сез. гражданин Миргазиянов Әгәр минем белән монда сөй дәшәсегез килмәсә, чекада гел ачкычлары табарбыз Аңлашылдымы' Миргазиянов капылт сагаеп, хәтта куркып калган төсле иде аны яшь кенә егегнең i авышындагы ныклык, күзләрендәге тәвәккәллек гаҗәпкә калдырды — Кешечә әйткәнне аңламасаң. бүтәнчә эш итәрбез.— дип өстәде чекист, урындыкларның берсенә утырып Ул инде бу адәм белән кән- фитләнеп торырга ярамавын чамалап алган иде — Миңа нинди эшегез төште соң? —диде /Кирәк, ниһаять, мескентүбәнсенүле тавыш белән. Ачуын басарга тырышып. Измайлов аңа беренче соравын бирде: — Анархистлар нинди план корып яталар анда’’ Ачыграк итеп аңлатыгыз,— диде. — Анархистлар?! Антихристлар?! һич төшенмим Җирәннең күзләре акайды. Ул тагын кычкыра башларга җыена иде. Нинди план?. — Әйдәгез, күз бәйләш уйнамыйк Мин. чыннан да. чекадан килдем. Чекага язган хатыгыз эзеннән. Курыкмыйча сөйләгез... — Хат?! Анысы ни тагын? Кем язган? Минме?! — Йөзенә аклы- кызыллы тимгелләр чыкты.— Минем беркая да язганым юк. — Ә бу нәрсә? — Измайлов газета кисәген өстәл читенә куеп, учы белән шапылдатты.— Менә карагыз Хәзер инде боргаланып маташмас сыз. шәт. Исегезгә төшерергә туры килер Миргазиянов кәгазь кисәгендә язылганнарны кабат кабат укыды. Үз күзләренә үзе ышанмаган төсле, яктыга тотып та карады. Аннары ике уйламаслык итеп әйтте: — Беренче тапкыр күрәм. Мин язмадым. Валлаһи! — Сезһең кул да түгелме? — Кулы минеке. Күренеп тора. Дөресрәге минем кулга охшаган. Тик мин түгел... — Алайса кем язган? Миргазиянов тәмам аптырашка калган иде. Күзләрен челт-мелт йомды. җилкәләрен сикертте: — Газыйм дисәм... Шул хәшәрәтнең язуы бар. Кеше кулына охшатып язарга маһир... Этлек эшләргә аңа куш.. — Санька анархист белән сөйләшүегезне ишетеп тордымы ул? - Юк. Аңа әйткәнем дә булмады. — Йә. алайса, анархистлар турында ни белгәнегезне сөйләгез. 11 Миргазиянов ашыгып җавап кайтарды: — Белмим, берни дә белмим мин алар турында. - — Соң, Санька-анархист белән яхшы таныш бит сез. — Кайчан? Кем әйтте? А)1лашылды: бу җирәннең анархистлар белән бәйләнештә торуын сиздерәсе килми — ■ Санька-анархист »ның чын исеме ничек? Кем ул? Миргазиянов дәшмәде. - Тел яшерәсез. Ярый.. Алай булгач, чекада сөйләшергә кала инде... Ләкин сүзне болай гына өзү дөрес түгел иде. Шамил яңадан эзгә төшәргә тырышты. Берни дә булмагандай, соравын кабатлады: — Йә. кем ул — Санька анархист? Кайда ул хәзер?.. — Ә мин монда гына, дустым. Чекистның артында карлыккан-ту- пас тавыш ишетелде — Монда мин Күк-кү!. Сикереп торып артына борылган иде — тубал чәчле, әзмәвердәй таза ир-ат белән йөзгә-йөз килде — Чү. дустым, чү. тыпырчынма...— дип теш агартты тубал баш. Ул арада, кулын кесә карагыдай уйнатып, егетнең биленә үрелде. Бил каешына кыстырган өряңа револьвер — кичә Михайлыч биргән иде — ни булганын аңышып өлгергәнче үк. аның кулына күчте Ишектә тагын бер әзмәвер күренде. Сул кулының бармак арасына кәҗә тоягы кыстырган, ә уңын - күренеп торган киная белән — кесәсенә тыккан. Шамилнең баш миен яндырып, бер уй үтте: «Тозак!..»

 Дәвамы киләсе санда