КӨНБАТЫШКА ЙӨЗ БЕЛӘН

Егерменче гасыр башында алдынгы фикерле әдипләрнең карашлары татар җәмгыятендә өлгергән эчке экономик, сәяси һәм рухи алшартлар тәэсирендә формалаша Шул ук вакытта татар җәмгыяте бары үз эченә генә бикләнеп тә кала алмый, төрле халыклар, экономик регионнар һәм мәдәният төбәкләре белән күпъяклы бәйләнешләргә керә, һәм татарлар яшәгән төбәкнең Россия үзәге. Көнбатыш Европа белән чагыштырганда экономик артталыгы алдынгы фикер ияләре өчен техникэкономик яктан ныграк үскән халыкларның иҗ тимагый тәҗрибәсен өйрәнү һәм үзләштерүне көн тәртибенә куйды. Шуның белән бергә, башка халыклар казанышын милләтнең мөстәкыйльлеген тәэмин итү өчен файдалану мәсьәләсе дә алда тора иде. Европа һәм Азия. Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләре арасында торган татар халкының географик һәм иҗтимагый-мәдәнн үзенчәлеге үсешнең төрле этапларын да аның йә Көнчыгыш, йә Көнбатыш мәдәнияте тәэсиренә керү зарурлыгын ту дырды. Күренекле язучы һәм марксист-галим Г. ИбраҺимов язганча. »кай заманда, кайсы дөньяның (Көнчыгыш яки Көнбатышның.— Т К.) тәҗрибәсен сайлау — менә бусы инде тәҗрибәченең үз эчендәге икътисадан нигезләр кушуы буенча була* . XVIII гасыр урталарыннан ук капиталистик мөнәсәбәтләр үсә барган саен, татар җәмгыятендә Көнбатышның иҗтимагый тәҗрибәсен үзләштерүгә омтылыш көчәя бара. Күренекле мәгърифәтчеләр Ш. Марҗа ни, X. Фәезханов, К. Насыйри. 3. Би гнев һ. б. тормыштагы Көнчыгышның урта гасыр схоластикасы, урта гасыр тәртипләренең хөкем сөрүенә каршы һәм европачыл хуҗалык ысуллары, фәнтехника үсешенә якынаю теләге белән чыктылар. 3. Бигиев, мәсәлән, хәзер Бохара һәм Самарканд югары үскән фән, мәгърифәт, һөнәрчелек үзәкләре булып яшәгән үткән заманнары белән генә үзләренә тарталар, дип билгеләп үтә. Аның уйлавынча, Бохара- дагы һәм Сәмәркандтагы хәзерге артталыкка алардагы идарә итүнең бюрократик системасы гаепле". В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, XX гасыр башында «Көнчыгыш тәмам Көнбатыш юлына басты*'IV V , һәм бу процесс торган саен тирәнәя барды. Әлеге шартларда искелек белән яңалык, традиционлык белән новаторлык арасындагы көрәш чиста иҗтимагый-сыинфый рәвештә, реакцион һәм прогрессив эшлеклеләрнең идеологии тартышларында гына түгел, ә бәлки, «шәрекьчеләр* (Көнчыгыш мәдәнияте тарафдарлары) һәм «гаребчеләр* (Көнбатыш мәдәнияте тарафдарлары) арасындагы фикри бәхәстә дә үзенең гәүдәләнешен тапты. Мәсәлән, күренекле тарихчы Һ. Атласи татарларның бары тик * ислам мәдәнияте* - нә генә багланышын, аны хәзерге заман фән-техника казанышлары белән кушуның Көнчыгыш цивилизациясе чикләрендә мөмкин һәм кирәк булуын яклап чыкты («Йолдыз*. 1910, 26 январь). Унынчы елларда «шәрекьчеләр»нең иң зур вәкиле күренекле язучы һәм демократик үзгәрешләр тарафдары Н. Думави булды. «Без. татарлар, һичшиксез «шәр- кыймез.— дип язды ул.— Канымыз— Шәрекь каны Бөтен тарихи күренешләремез, тарихи хәлләремез, тарихи моң-зарларымыз «шәркый* («Йолдыз». 1915. 14 октябрь). Н. Думави, без Көнбатыш тәэсиренә бирелгәндә, үзебезнең мөстәкыйльлегебезне, тарихи юлыбыз һәм мәдәниятебез үзенчәлеген югалтып. Көнбатыш халыкларының күләгәсенә әйләнәчәкбез, дип кисәтә килде. Ул үзенең фикерен татарларның башка Көнчыгыш халыклары белән фәлсәфи һәм дини фикерләү, фәнни һәм әдәби тра дицияләр һәм психологиясе берлегеннән чыгарып аңлатырга тырышты (*Иолдыз*. 1915,-22 октябрь). ’ Ибраһиыов Г Әсарлар. 8 томда 5 t — Калан 1978. 434 о. - Каро Тагар магърифотчолек одабилты — К нан. 1979. 207 ‘.'08 б V I. HIIH В И Әгарлар. Дүртенче бае.мадан тар-кемо. 18 г - IVI.IOII. 1950 154 6. Е •Гаребчеләр.нең иң күренекле вәкиле, әдәби тәнкыйтьче һәм философ Ж. Вәлиди иса. «шәрекьчеләр.нең. шул исәптән Н. Ду.мавиның да карашларын һәрьяклы тән кыйтьләп чыкты. «Аң» журналының 1916 елгы берничә санында басылган «Шәрекь- тән — Гаребкә» дигән мәкаләсендә ул. татар җәмгыятенең Көнчыгышка хас булган патриархаль мөнәсәбәтләрдән Көнбатышның прогрессив, цивилизацияле мөнәсәбәт ләренә әкренләп һәм туктаусыз баруын исбатлап, «бер милләттә туган мөһим вә олуг тарихи яңаруларга «мода» дип карарга ашыгырга ярамый. Аңар тарихи вә иҗтимагый канун тудырган мәҗбәрият дип карарга кирәк»4—дип язды. Көнчыгыш һәм Көнбатыш халыкларының иҗтимагый прогресстагы чагыштырмасы үзенчәлекләрен ачканда. Җ. Вәлиди Көнчыгыш һәм Көнбатышның хәзерге дөнья үсешендәге иҗтимагый ролендә аерымлыклар географик тирәлек белән генә билгеләнми, чөнки • урынның тәэсиренә заманның тәэсире шөбһәсез өстендер», дигән фикергә килә. («Аң». 1916. 4 сан. 696-1- Шуңа күрә экономик һәм мәдәни яктан артта калган халыклар тарафыннан Көнбатышның иҗтимагый тәҗрибәсен кабул итүнең зарурлыгы мате риаль сәбәпләр: промышленность, техника, фән үсеше ихтыяҗлары белән билгеләнә. Бу шартлар татарларның Көнбатыш белән рухи бәйләнешенең торган саен интенсив лашуы. аларның фәлсәфи, иҗтимагый, нәфис әдәбиятының дөнья әдәбияты үсеше процессына үрелүе өчен җирлек хәзерли. Шуның өстенә татарлар тарихи заманга кагылыш белән генә түгел, географик урын белән дә чын Көнчыгыш халкы гына була алмыйлар, чөнки. Җ. Вәлиди билгеләп үткәнчә, «без Шәрекьтә түгел, бәлки Гаребнең шәрекь койрыгында торамыз: безнең мохнтымыз — руслыктыр» («Аң». 1916. 4 сан. 69 б.). • Шәрекьчеләр» белән «гаребчеләр» арасындагы бәхәс татар җәмгыятенең хуҗа лык һәм мәдәниятне оештыруның алдынгы ысулларын кабул итүгә иҗтимагый өл гергәнлеге турындагы мәсьәләгә төрлечә якын килүдән тора иде Шул ук вакытта. • шәрекьчеләр» дә. «гаребчеләр» дә революцион демократ язучыларның Шәрекь — Га реб мәсьәләсендә урта позицияне алуларына тәңгәл объектив карашка килә алмадылар. дигән сүз белән килешүе кыен". Чынлыкта исә, тулаем алганда, рево- люцнон-демократ язучылар да Көнчыгышның заманында мәдәният үсешендә зур роль уйнавын таныган хәлдә, хәзер экономик, сәяси һәм мәдәни яктан алга киткән Көнбатышка таба юнәлешле фикри мөнәсәбәттә торалар иде. Ф. Әмирхан, мәсәлән. Р. Фәхретдине ата күзәтелгән Көнчыгышның патриархаль Мөнәсәбәтләрен идеаллаштыру тенденциясенә үтә тәнкыйди күзлек аша карый Өстә вено, ул XX гасыр башында татарларда Көнбатышның прогрессив казанышларын кабул итүгә омтылышының көчәйгәннән көчәюен күп мәртәбәләр ассызыклый. 191.0 елны Л. Н. Толстойга язылып, әмма тәмамланмый калган хатында Ф Әмир хан: «Менә хәзер ун ел инде без Европа цивилизациясенә юнәлеш тотып яшибез...» — дип яза ". Татарларның рухи тормышына килгәндә исә. К. Насыйридан башлап, •әдәбиятымыз күп гасырлар Шәрекъ тәэсире белән килгәннән соң. акрын гына Гареб тәэсире астына да керә башлыйдыр» . дип язды. Алай гына түгел. Ф. Әмирхан бу процессның тизләнешенә теләктәшлек күрсәтә. Көнчыгыш. Азия басымчылыгына ки рата канәгатьсезлек белдерә. Г. Тукай өчен дә чын фән һәм философия хәзер Көнбатыштан килә' Шул ук вакытта революцион демократ язучылар, үзләренең Көнбатышка йөз то туын татарлар тормышындагы инде тәмам өлгергән иҗтимагый сәяси проблемаларны чишүгә буйсындырып, бу мәсьәләгә ачык иҗтимагый позицияләрдән якын килделәр. Аларның карашлары. Көнбатыш иҗтимагый мәдәни казанышын үзләштерүнең мәгънәсен аңлауда. Җ. Вәлидипең күзаллавы белән чагыштырганда радикаль һәм өлгер ганрәк булып чыкты. Чөнки проблеманың нҗтимагый-мәдәни ягын чишүд-i рево- люцион-демократ язучылар белән бер позициядә торган Ж Вәлидигә татар халкы ның Европа цивилизациясе үсеше процессына закончалыклы берегүнең тирән, обьектив Нигезләрен ачу насыйп булса да. ул Көнбатышның прогрессив сәяси йогынтысын кире кага VI VII . Әдәбиятта һәм иҗтимагый фикердә мәгърифәтчелек канатының икенче бер вәкиле Ф. Кәриминең «таңчылар»дан Г. Исхакый. Ф. Туктаров, Ш. Мөхәм мәдъяровлариы экономика һәм фәнне оештыруда Көнбатыш Европаның алдынгы идеяләрен ислам рухына туры китереп тарату белән чикләнмичә, руслардан үрнәк алып, эшче һәм крестьяннарны сыйнфый көрәшкә өндәүләре өчен тәнкыйть утына тотуы тикмәгә генә түгел иде («Вакыт». 1906, 1 июнь). Монда, татар җәмгыятенең үзенчәлекле шартларына басым ясап, Көнбатышның бары тик иҗтимагый мәдәни тәҗрибәсен генә кабул итүгә омтылу тенденциясе сизелә. Җәдитче-мәгърифәтчеләрдән аермалы буларак, революцион демократлар өчен ал дынгы Көнбатыш техник экономик һәм мәдәни яктан гына түгел, ә бәлки сәяси һәм иҗтимагый мәгънәдә дә баглану объекты булып тора: аның кеше хокуклары һәм ирекләре өлкәсендәге казанышлары еш кына Көнчыгышның иҗтимагый шарт ларына каршы куела. Көнбатышта шәхеснең азатлыгы танылса, Г. Ибраһимов билгеләп үткәнчә, «Шәрекь адәм кыйммәтен белми». Шуның белән бергә, башка алдынгы мәдәният вәкилләре кебек үк. революцион демократ язучыларга да евроүзәклек, ягъни евроцентризм идеясе ят дип әйтү кирәктер. Алар Көнбатыш Европаны матур төсләр белән генә буяп күрсәтүдән ерак торалар иде. Мәгърифәтчелектән революцион демократизмга күчеш чорындагы эшчәнлегендә үк Г. Ибраһимов. мәсәлән, шундый фикердә булды: тарихи процессны тикшерү урта гасырларда, гарәп Көнчыгышы югары матди һәм рухи мәдәният баскычына күтәрелгән вакытта. Европа халыкларының караңгылык һәм наданлык, дини фанатизм һәм чиркәү инквизициясе сөреме астында җәфа чигүләрен күрсәтә. Ләкин яңа заман да тарихи өлгерлек әкренләп Европа һәм Америкага күчә 12. Шуңа күрә ул без нең киләчәгебез өчен Көнбатышның алдынгы мәдәният һәм фән-техннкасын файдалануны да. Көнчыгышның үткән заманнардагы тәҗрибәсен өйрәнүне дә кирәкле дип саный (Әсәрләр. 5 т.. 223 б.). Ф. Әмирхан Көнбатыш цивилизациясенең Көнчыгыш мөселман мәдәнияте белән аралашудан күп файда алуына туктала. Бу җәһәттән Көнчыгыш һәм Көнбатыш дөньясын, аларның мәдәниятләрен бүлеп карау да шактый шартлы нәрсә булып чыга. Үзенең әдәби герое Газиздән язучы: «Татарларны европейская цивилизация юлына сөрә торган нәрсә тәкълид (иярү.— Т. К.) һәм мода булырга тиеш түгел, бәлки тормышны аңлый башлау булырга тиеш».— дип әйттерә (Әсәрләр. 2 т.. 286 б.). М. Гафуриның • Аурупа-Азия» (1906) һ. б. шул чорда язылган кайбер шигырьләрендә дә экономик һәм мәдәни яктан артта калган халыклар үзләренең бу түбән хәлендә мәңге тормыйлар, кайчандыр европалылар Көнчыгыш халыкларының тәҗрибәсен кабул иткән кебек, азиялеләр дә. тарихи яңарыш полосасына керә барып, гомум- кешелек цивилизациясе үсеше процессына кушылалар, дигән фикер үткәрелә. Бу уңайдан автор югары индустриаль үсеш юлына баскан Японияне үрнәк итеп куя (Әсәрләр. 1 т., 45 б.). Шулай итеп, татар революцион-демократлары өчен Көнбатыш ниндидер культ яки пот булып гәүдәләнми, ә үзенең югары үскән экономикасы, мәдәнияте, сәнгате, философиясе, фәне, алдынгы иҗтимагый сәяси тәгълиматлары белән кызыксыну, тартылу тудыра. Әйтергә кирәк, алдынгы тәҗрибә һәм идеяләр күренекле татар эшлеклеләренең аңнарына турыдан-туры Көнбатыш Европа һәм рус мәдәнияте белән аралашудан гына түгел, ә бәлки тарихи традицияләрдән тыш та татар халкы белән иҗтимагый үсешнең гомумилеге бердәй булган башка Көнчыгыш илләре һәм халык ларының (Төркия, Мисыр һ. б.) алдынгы мәдәнияте аша да үтеп керәләр. Үз чи ратында, татар җәмгыятенең үсеш ихтыяҗлары революциондемократ язучыларның рухи ориентациясен Көнбатышка карата: бу үзенә күрә татар җәмгыятенең Европага йөз белән борылуы көчәя барган юнәлеш нәтиҗәсе иде. Алдынгы фикер ияләре, экономик һәм мәдәни яктан Көнбатышның зур казаныш ларын таныган хәлдә. Европа илләренең иҗтимагый катаклизмнарын тәнкыйть иттеләр. Мәсәлән, башка революцион-демократ язучылар кебек үк. М. Гафури үзенең алда искә алынган әсәрендә »золым илә мәдәният» катышуы, мәдәниятнең «золым белән башка милләтләрне измәк» (Әсәрләр. I т.. 46 б.) өчен файдаланылуы цивилизацияле Европа халыкларының иҗтимагый мөнәсәбәтләрен идеаллаштыра алмый дип саный. Революцион демократ язучылар фикеренчә, барлык халыкларда да фән. мәгърифәт, мәдәният һәм экономика үсеше гаделлек принципларына корылганда гына за ман таләп иткән биеклеккә ирешергә мөмкин. Бу җәһәттән мәсьәләнең С. Рәмиев. 11 Кара Валиден Җ. Миллат в» миллимт.—Оренбург. 1914. 29 30 6 VII Кара Ибраһимов Г Борынгы ислам маданияте Уфа Оренбург 1909. 13S 134 л Г. Исхакый. Ф. Туктаровлар җитәкчелегендә чыккан революцион демократик рух тагы «Таң йолдызы* газетасында яктыртылуы характерлы булып тора «Без вәхши лар (экономик һәм мәдәни яктан артта калган халыклар. — Т К.) арасына мәдәният керүенә каршы тормыйбыз, әмма катылык белән кертүне теләмибез. . Без ботен халыкның берләшүен, үзләренең файдалары, интереслары бер икәнен вә бер тесле икәнен аңгарып дустлашуларын телибез. Әмма бу хәл хәзерге буржуазный тормыш та мәйданга чыга алмаячак. Моның очен халыкларның тормышы демократизмга бина кыйлынган булуы лязем»,— дип яза газета (*Таң йолдызы*. 1906. 7 октябрь). Шулай итеп. Көнбатыш илләренең яшәеш очен мөһим булган ижтимагый тәҗрибә сен үзләштерү кирәклеге буржуаз җәмгыятьне, аның иҗтимагый гариплеген тән кыйтьләү белән бергә үрелеп бара Ботен революцион-демократларга хас булганча, ионда да Европа цивилизациясе үсешенең күләгәле якларына әхлакый бәя бирелә: • Яурупада мәдәният чәчәк ата, гыйлем вә мәгърифәт кяннән-көн тәрәкъкый итә. диләр- Әмма халыклары тыныч вә рәхәт торалармы? Юк! Бәлгаксе (киресенчә — Т К.) төрле явызлыклар, усаллыклар арта гына... Буржуазия (байлар)ның гына файдасын күзәтә торган хөкүмәтләр бу эшләргә каршы тора алмыйлар* («Таң йолдызы*. 1906. 28 октябрь). Революцион демократ язучыларның шундыйрак карашлары рус җәмгыятенә мөнәсәбәттә дә сизелә. Бер яктан, татар мәдәниятенең алдынгы эшлеклеләре «без әле бай так вакытлар Аурупаны руслар аркылы аңларга мәҗбүр булачакмыз* дигән фикер белән килешәләр. Икенче яктан, алар барлык алдынгы халыкларның, шул исәптән, рус халкының тәҗрибәсенә дә дифференциаль ижтимагый якын килүнең зарурлыгын аСсызыклыйЛар Без «тормышыбызда һәр көнме рус мәгыйшәте белән очрашып торамыз вә тора чак*, һәм татар халкы тәҗрибә уртаклашу, алдынгы рус фикер ияләренең тормышын һәм иҗатын ойрәнү аркылы «Гарби Европа белән бәлешләнәчәк*.— дип яза Ф. Әмир хан (Әсәрләр. 4 т.. 94 б.). Шуның белән бергә, язучы фикереңчә, «шәһәрләрдәге рус зыялы таифәсен» карап, без бөтен рус милләте хакында хокем чыгарабыз. Зан итәм (уйлавымча — Т. К ). рус тормышының ноксаннарына (кимчелекләренә.— Т. К.) да ап ачык күз белән карый башларга ХӨЗер инде вакыт җиткән («Кояш*. 1913. 20 сентябрь). Татар революцион демократ язучыларының алдынгы халыклар һәм илләр тәж рнбәсенә мондый мөнәсәбәте үз халкының киләчәгенә бәйле карашларының форма лашуына зур этәргеч бирә. Билгеле булганча. К. Маркс һәм Ф. Энгельс «билгеле бер милләт кысаларындагы каршылык бу милли рамкаларда түгел, ә бу милли аң белән башка милләтләрнең практикасы арасында тәгаенләнә» 1 алуын инкарь итмә деләр. Нәкъ менә милли аң белән алдынгы Европа халыкларының тормышы арасын дагы каршылыкның әкренләп чишелүе алдынгы фикер ияләренә: «Бездән мәгыйшәт хакыйкый европеец булуымызны таләп итә*.— дип расларга мөмкинлек бирә дә инде1 '. Bv революцион демократларның Европа халыкларының экономик, ижтима СЫЙ, мәдәни тәҗрибәсен кабул итүне, үзләрен һәм үз халкын Европа халкы итеп, алдынгы халыклар белән тигез, гармонияле мөнәсәбәтләрдә булган халык итеп аң дауны яклап чыгуы булды; һәм бу омтылыш татар милләтенең мөстәкыйльлеген тәэмин итү белән аерылгысыз бәйләнгән иде. Иҗтимагый-фәлсәфи яктан милләтнең мөстәкыйльлеге турындагы мәсьәлә рево люциондемократларның идея мирасында иң элек аерым халыклар мәдәниятләренең үсеш закончалыклары җәһәтендә чагылыш таба. «Әлбәттә, һәр мәдәният башта чит лар тәэсирендә яши. - дип яза Г Ибраһимов.— Ләкин, үзендә бераз куәт сизү белән. истикл.лял (мөстәкыйльлек.— Т. К.) юлы тотуы да табигыйдер* (Әсәрләр. 8 т.. 83 б.). Проблеманың асылын болай аңлау милли мәдәният, тел. сәнгать һәм әд.< биятны үстерү һәм аларны халыкның һәрьяклы үсешенә хезмәт иттерүнең киң программасы беЛӨН чыккан башка революцион демократия вәкилләренә дә хас. Гомумән алганда, революцион демократ язучыларның карашларында, барлык алдынгы татар фикер ияләрендәге кебек үк. Шәрекь Гареб мәсьәләсен татар җ .м гыяте шартларында чишүдә һәм алдынгы халыкларның иҗтимагый тәҗрибәсенә мөнәсәбәттә Ярыйсы ук өлгергәнлек күзәтелә.

Реклама