Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР

ТАТАР ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫНА 50 ЕЛ

Театрның беренче оеша башлаган вакытлары ботен төгәллекләре, барлык мизгелләре белән минем күңелемдә изге бер хатирә булып саклана- Әлбәттә. шушы эшкә үз өлешем керү белән чиксез горурланам да. Нәни чагымнан ук Габдулла абый Тукай белән Габдулла Кариевларны белеп һәм Уральск шәһәрендә абыем Әдһәм Кайбицкий көче белән оештырылган татар драма труппасында бик кечкенәдән уйнап үссәм, 1923 елда Казанга килеп, Академия театрында танылган композиторыбыз Салих Сәйдәшев һәм драматург Кәрим ага Тинчуриннар кул астында күп кенә драма һәм музыкаль әсәрләрдә баш героиня образларын иҗат итү, опера җырчысы булу бәхетенә ирештем мин. Драма театры артисткасының опера җырчысы булып китүе җиңел эш түгел, ләкин минем өчен бу очраклы булмады кебек. Бу өлкәдәге сәләтем ачылуга һәм формалашуга С. Сәйдәшев тарафыннан музыка язылган әсәрләрдә уйнау нык ярдәм итте. Нәкъ менә шушы спектакльләр белән туачак операбызга һәм балетыбызга нигез ташлары салынды дип әйтә алам. Опера театры ничек башланды? 1934 ел. Академия театрында эшлим Кәрим Тинчуриниың «Кандыр буе» дигән яңа әсәрен куярга әзерләнгән вакытыбыз. Эшебез бик кызу бара. Мин баш рольдә — Гөләндәм образын хәзерлим. Менә шундый кызу эш көннәренең берсендә С. Сәйдәшев ниндидер бер серле тавыш белән: «Галия, иртәгә безне сәгать унга Министрлар Советына чакыралар. С. Айдаров һәм тагын кемнәрдер барачак. Совмин председателе Кыям Абрамов үзе дәшә. Кәрим Тннчурин да чакырулык,— диде. Шуларны әйткәч, ул кызу-кызу адымнар белән китеп тә барды, нигә чакырулары турында рәтләп төшенеп булмады. Кәрим ага да дәшүләренең сәбәбен тә- гаен генә әйтә алмады. «Галия ханым, чакырганнар икән, бару кирәк булыр, барырбыз, анда белербез»,— диде. Икенче көнне һәммәбез дә Хөкүмәт йортына барып кердек. Безне Кыям Абрамов үзе каршы алды. Ул мәһабәт чырайлы, ачык күңелле кеше иде. күтәренке күңел белән кул биреп исәнләште, утырырга урын тәкъдим итте. Аның ачыклыгы, мөлаем карашы, сәнгать әһелләренә ихтирамлылыгы күңелләребезне җәлеп итте, ихтирамыбызны арттырды. Урыннарга утыргач, без. тын калып, аның сүз башлавын көтеп калдык. Ул шат, көр тавыш белән сүз башлады. — Сезнең белән бик җитди мәсьәлә турында сөйләшәсе, киңәшәсе килә,— диде ул.— Белгәнегезчә, безнең Казанда ике драма театры бар. Татар дәүләт Академия театры һәм рус Зур драма театры. Бу әйбәт. Әмма шәһәребездә Опера һәм балет театры юк. Мине кызыксындырган әйбер шул — яңа театр оештырып булмасмы икән? Шундый нияткә сез ничек карыйсыз? Республика җитәкчесе карашын безгә төбәде Бу сүзләрне ишетү безгә, сәнгать әһелләренә, ничек күңелле булуын әйтеп тормасаң да аңлашыла. Без хәтта сөенечебездән кулларыбызны чәбәкләп алдык. Бер-беребезне бүлә-бүлә бу ниятнең изгелеген, бик вакытлы булуын сөйләргә тотындык. Председатель, безнең хуплауны күреп, үзе дә дулкынланган иде. Ул әңгәмәне алга таба дәвам иттерде: «Сезне дә шул опера театрында эшләрсез дип өмет итәбез. Хәзер безгә тиешле белгечләр, кадрлар әзерләргә кирәк. Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оештырылачак, шунда хәзерлек алырга кешеләр җибәрергә кирәк булачак. Без сезгә шунда укырга китәргә тәкъдим итәбез. Эш сездә, ризалыгыгыз кирәк» Без, драма театры артистлары буларак. Кыям Абрамовның бу сүзләренә баштарак аптырап та калдык. Шунда ук уңай җавап бирергә кыенсындык. Ник дигәндә, әлеге дә баягы, без күп еллар драма театрында эшләгән кешеләр. Күбебезнең гаиләләре, балалары да бар. Опера җырчылары булып китә алуыбызга күңелләребез дә ышанып җитми. Кыям Абрамов әңгәмәне тергезеп җибәреп, сүзен дәвам итте: — Сезнең мөмкинлекләрне без яхшы беләбез. Ситдыйк Айдаров. Галия ханым, сезнең тавышларыгыз аеруча матур яңгырый, без сезнең тавышыгызга гашыйк. Шуңа күрә яхшы опера җырчылары була алуыгызга да ышанабыз. Мәскәү опера студиясенә барып кайту сезнең талантны тагын да ачарга ярдәм итәр. Дөрес, өйгә кайткач. гаиләгез белән киңәшергә кирәк булыр. Әмма уңай җавап бирүегезгә ышанычыбыз зур. Өйгә кайткач, мин тормыш иптәшем Ильяс Әүхәдиевкә Хөкүмәт йортында ишет- Коннаремне түкми чәчми сөйләп бирдем. Ирем уйга калды. Мин дә: — Ильяс, мин укырга китсәм, нәни балабызны кем тәрбияләр? Укып кайткан очракта да опери җырчысы була алырмынмы икән?— кебек шикләремне әйттем. Әмма Ильясымның сүзләре минем икеләнүләремне юкка чыгарды. — Балабызны тәрбия итү турында борчылма, әнием бар. Аны бездән ким тәрбия тәмәс. Ә инде опера җырчысы була алмасаң, зур мәгълүмат алып кайтырсын. Хөкүмәт үзе Мәскәү кадәр Мәскәүгә укырга җибәрә икән, ул сиңа зур бәхет. Минемчә. каршы килмәскә кирәк. Мин шулай уйлыйм. Мин Ильясны яхшы белам. Күңелнең түрендә аның уңай җавап бирәсенә ышанычым бар иле. Ул шулай булып чыкты да. Ул үзе зур белемле музыкант, Ташкентта скрипка буенча музыка училищесын тәмам иткән, ә 1925 елдан 1931 елгача Ленинград консерваториясендә укый. Аны бик яхшы тәмамлап, Казанга эшкә билгеләнә. Соңыннан ул опера һәм балет театрында директор, дирижер, музыка училищесында директор булып эшләде. Скрипкадан дәресләр бирде. Шулай итеп. Академия театрында уздырылган җыелышта мин Мәскәүгә укырга китәргә ризалык биреп кайттым. Казанда саубуллашу спектакле 1933 елның декабрендә булды. Кәрим Тинчурин язган «Кандыр буе» әсәренең премьерасы иде ул. Автор үзе үк спектакльнең режиссеры булды Музыканы С. Сәйдәшеа язды. Беренче бригада башлыгы мин, икенче бригаданыкы С. Айдаров иде. С. Сәйдәшеа дирижерлыгында Академия театрының бөтен составы белән бик күтәренке рухта саубуллашу спектаклебезне уйнадык. Мәскәүгә китүчеләрне рәсмиләштерү, оештырып җибәрү режиссер Сульва Вәли- евка йөкләнгән иде. Китүчеләр шактый күп иде. Академия театрыннан гына да: С. Сәйдәшев, С. Айдаров, Н. Маннапов, С. Зарова. Ф. Янбарисова һ б. Янә шөһрәт казанып өлгергән җырчылар Мәрьям Рахманкулова, Уеман Әлмиев, Мөнирә Булатова, композиторлардан Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев. Җәүдәт Фәйзи дә бу утыздан артык кешелек төркемгә кергән иделәр. Сәфәргә 193-1 елның февраль башында чыктык. Мәскәүдә безгә тагын Нәҗип Җиһанов. Нияз Даутов. Фәхри Насретдинов. Асия Измайлова. Сара Садыйковалар өстәлде. Алар инде безгә кадәр үк Мәскәү консерваториясендә укып йөриләр иде. Барыбыз да бер уйда, бер теләктә булдык. Тиздән үзебезнең Опера балет театрыбыз була, анда җырларлык җырчылар, дирижер, либретточы, режиссер булырлык мәгълүмат алып кайтыйк дип. күтәренке рух белән укырга керештек. Безне укытырга иң яхшы белгечләрне, профессорларны беркеттеләр. Мин үз профессорым Дора Борисовна Велявскаяны бүгенге кондә дә искә алып, аңа чиксез зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Студиянең директоры — җырчы Хәмит Төхфәтуллин, әдәби бүлек мөдире — шагыйрь Муса Җәлил, администраторы — мандолина остасы Исмәгыйль һилалов иде (Сазан нан җитәкчеләр, Кыям Абрамов үзе студиягә еш килеп йөрделәр, безнең хәлебезне белешеп, ярдәм итеп тордылар. Казанда Опера балет театрын оештыруга бөтен көчен биреп, эшебезне дәртләндереп торган Кыям Абрамовны без бүгенге көнгәчә зур ихтирам, рәхмот хисе белән искә алабыз. Уку 1938 елгача дәвам итте. Композиторларыбыз репертуар тудыру өлкәсендә эшләделәр. Н. Җиһанов «Качкын». М. Мозаффаров «Галиябану» операларын өлгерттеләр. Донья классикасыннан Россининың «Фигаро туе» әсәре Казанга кайтып куюга әзерләнде Үзәк Һартияләрне җырлау минем бәхеткә төште. Әхмәт Фәйзинең сүзләре әле до колагымда ишетелә кебек: — Галия ханым, мин шушы «Качкын» операсының либреттосын язган булсам, Җиһанов аның музыкасын иҗат итте Инде хәзер сезнең матур тавышыгыз белән тулыланып, халыкка җиткерелсә иде. Мин исә «шулай операда җырларлык булып өлгердемме икәнни» дип сөендем. М Мозаффаров та миңа үзенең яңа әсәрен кулыма китереп тапшыргач, куанычым тагы да артты- «Синең тавышка махсус яздым «Галиябану» операсын,— диде ул,— зинһар, алына күр» 1938 елның 22 декабрендә мин кулыма барлык фәннәрдән бишле генә куелган таныклык алып, югары белемле опера җырчысы дигән белгечлеккә ирештем. Шатла нып, рухланып, зур иҗат планнары белән Казанга кайттык. Опера театры сәхнәсендә мин ачылу көненнән алып 1958 елгача туктаусыз җыр ладым. Шул вакыт эчендә алда әйтелгән партияләрдән тыш тагын «Севилья чәч тарашы»нда Розина. «Фауст»та Маргарита. «Риголетто» да Джильда, «Трпвиата»да Виолетта образларын иҗат иттем. Мондый партияләрне җырлау опера солисткасын нан гаять югары вокаль һәм артистлык хәзерлеге таләп итүе беркемгә дә сер түгел. Мәскәү консерваториясе һәм үзебезнең Муса Җәлил нгемендаге Опера һәм балет театрыбыз мине шундый партияләр җырларлык дәрәҗәдә камилләштерделәр. Мин моңа гомерем буе рәхмәтле.