ВАКЫТ ИЛӘГЕ — ВАК ИЛӘК

Халык әйтсә хак әйтә шул.. Берәр нәрсә турында бәхәс куерып китсә, дөнья күргән абзыйлар әңгәмәне «озын сүзнең кыскасы — киләчәктә күрербез» дигәндәй очлап куялар. Бу инде, хакыйкатьне вакыт ачыклар, дигән сүз™ Бүгенге үзгәрешләр яктылыгында рухи мирасыбызны яңадан барлаганда әлеге зирәк сүзләр хәтергә төшә. Шөкер, бик көттереп, өлеш-өлешләп булса да. хакыйкать ачыклана бара. Шагыйрь әйтмешли, якутлар табыла вакыт белән. Мирасны яңача бәяләү, һәрнәрсәне үз урынына утырту зарурияте методологик принциплар, яңа концепцияләр нигезендә эш итүне сорый. Дөресен әйткәндә, әле ул принципларны булдыру проблемасы үзе дә көн тәртибендә тора. Ләкин, шулай булуга карамастан, илдәге революцион яңарышның үзәк концепциясенә таянып, рухи мирасны яңача бәяләү мөмкинлеге инде ныграк ачыклана бара Безнеңчә, әлеге эштә ышанычлы маякларның берсе — бәяләмәләрдә гомумкешелек кыйммәтләренә алдынгылыкны бирү, гомумкешелек мәнфәгатьләренә йөз тоту. Сыйнфыйлыкны «кискенләштерү», аңа артык басым ясап, гомумкешелек мәнфәгатьләрен читтәрәк калдырып фикер йөртү заманнары бүген инде артта калды. Мәгълүм булганча, социализмның асыл идеалы — кешеләрне кешеләргә каршы кую түгел, кешеләрне бәхетле итү Яңача фикер йөртүне куәтләгәндә М. С. Горбачев бу мөһим тезиска аеруча басым ясап болай ди: «Мин инде ничектер әйткән идем, үзгәртеп кору казанында бөтен җәмгыять яңадан коела һәм аннан тагын да көчлерәк, ныграк булып чыга, аның демократик, гуманлы потенциалы тагын да киңрәк ачыла — бигрәк тә кеше интересларында ачыла».' Үткәндәге бәяләмәләребезгә яңа заманның шундый карашлары нигезендә игътибар итсәк, элекке хаталарыбыз байтак икәнен күрербез. Бу хаталарның нинди булуын аңлар өчен, аерым алып, драматургиябезгә мөрәҗәгать итик. Табигате белән бөек гуманист, иҗаты белән гаять халыкчан, чыгышы ягыннан «ярлылар»дан булмаган Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты бу яктан аеруча гыйбрәтле. Ничәмә еллар буе аның «Урал суы буенда» дигән пьесасындагы «чатаклыклар» турында язып килгәнбез. Имеш, автор сыйныфларны аера белми, иллюзияләр дөньясында яши. . Әлеге әсәрне бүген укып карасак, гаҗәп хәлгә тап булабыз: М. Фәйзи 1917 елда язган бу пьесасында хәтта кооперация мәсьәләсен дә бүгенгечә аңлаган түгелме? Сыйныфлар — мәхәббәт — гаилә проблемасын да ул чын гумани-т ларча хәл иткән ләбаса Геройларның мондый яшәешен ул табигый нәрсә дип саный Шуңадыр һәртөрле уйдырмаларга корылган гаепләүләрне мөмкин булганча кире кага. Революциягә кадәр үк бөтен йөрәге белән ярлы халык, эшче-крестьян ягында торган М Фәйзи илне социалистик үзгәртеп коруны «үзенчә»— гуманистларча аңлады. Яңа. бәхетле тормышны ул «Урал суы буенда» драмасындагычарак күз алдына китерде Алпавыт кызын крестьян егетенә кияүгә чыгарып, мал-мөлкәт мөнәсәбәтләреннән югары күтәрелгән мәхәббәтне, андый гаиләнең бәхетле тормышын драматург түбәндәгечә күрде «Зифа Күңелле тормыш, валлаһи! Матур кыр. таулар, күлләр. . Табигать кочагында, үзеңнең сөйгәнең белән бергә, үз эшеңне үзең дус кына, тыныч кына эшләп яшәүдән дә кү- ’ ГорбачоаМ С -вацтингтон пост- газетасы һем нНьюсуии» жүриалы сорауларына тпаааплар. — Социалист»» Татарстан- газетасы. 1988 ел. 24 май Х ңелле ни бар? Моннан да зур тагы нинди бахет булыр? Белмиләр бу тормышта нинди тәмнәр барын, күрмиләр бу тормышта нинди ямьнәр барын! Шушы саф һаваны иснәп йөрүе генә дә ии тора. (Иснәп). Тереклек дәвасы бу... (Куыш тышына чирәмгә ашъяулык җәеп, чәй урыны хәзерли башлый). Авыл халкының тормышын агартырга дигән теләгем нинди җимешләр бирә башлады Мин килгәндә берәү дә юк иде, хәзер унөч кешедә сепаратор бар Калыплап ясап куйган ап-ак майлары күзләрнең явын алып торалар. Безгә ияреп никадәр кеше карбыз-кавын чәчте Тырмаларга да гел хатын-кыз гына утыра башлады. Менә озакламый потребитель кибете ачалар. Акрынлап алдагы ниятләремә дә җитәрмен, авыл тормышына айлар тудырырмын»2 . Аныңча, күңелле тормыш булдыру өчен, кешенең табигый теләкләренә киртә куймау кирәк Фән-техника, культура казанышларын авылга кертү, хатын-кызларны ирләр белән тигез хокуклы итү, ярлы белән баи арасындагы сословиячелекне бетерү, дини хорафатлардан арыну, тырышып эшләү фарыз Зифа белән Әхмәт нәкъ менә шул киртәләргә каршы көрәшәләр, җиңәләр һәм менә дигән тормыш башлап җибәрәләр, башкаларга үрнәк күрсәӘмма мондый карашларны 1922-1923 еллар тәнкыйте инде кабул итәргә теләми. Шуңа ачынып һәм күпмедер чигенергә мәҗбүр булып, М. Фәйзи көндәлекләрендә болай дип яза: «Уфа халкы «Урал буенда»ны тормыш картинасы түгел, дип гаеплиләр Ә шуны язуга сәбәп булган Гайшә ханым. «Зифа» имзасы белән хат язып, мине рухландыра. Хыялда тудырган тибымны тормышта күрсәтеп күңел көчемне баета».1 30 елларга килсәк, без тагын да аянычрак хәлләр күрәбез. Мәсьәләгә якынаеп, шул дәвердәге комедия әсәрләренә игътибар итик. Иң элек бу елларның көлү әсәрләрендә «корылык» афәте күзгә ташлана. Репрессияләр көчәю, сатирик жанрларда язарга кыюлыгы җиткән бик күпләрнең әдәбият мәйданыннан алынуы, көлү сәнгатенә карата нигезсез таләпләр кую, сатирикларны коточкыч гаепләүләр — болар һәммәсе комедиографиянең бик нык зәгыйфьләнүенә китерде. Әдәбиятта бай төсмерле көлү традицияләре югалып калды, жанр ярлыланды. Драматургиядәге көлү, бигрәк тә заман темаларына караган комедиография, үзен декларатив, агитацион кысалар белән чикләргә мәҗбүр булды. Тик фольклор мотивларына нигезләнеп язылган аерым әсәрләр генә («Хуҗа Насретдин», 1939, Н. Исәнбәт) мондый афәтләргә бирешмәскә омтылуны сиздерәләр. Бу югалтуларның сәбәпләре ачык. С Хафизов язганча. «Утызынчы еллар өскормасына нәкъ менә фәнни принцип җитмәде, вульгар социологизм, догматизм, шәхес культы кебек субъективизм йогынтысында рухи тормышта зур хаталар ясалды, җитди югалтулар булды. Әле бүгенге көннәрдә дә без бу югалтуларның күләменә, асылына һәм сәбәпләренә төшенеп җитә алмыйбыз». Чыннан да, заман җитешсезлекләренә, шул исәптән, сталинизм золымнарына да «бәйләнүчән» чын сатира һәм юмор бу елларда мәйданнан сөрелде. Әдәби тәнкыйть тә сатираның булган кадәр тәҗрибәсен гомумиләштереп җитди анализлаудан читләште. Шуңа күрә дә сатира турында һәртөрле субъектив фикер куертулар көннән-көн көчәя барды Андый карашлар еш кына авторларны идея-политик яктан гаепләүләргә барып чыкты Менә шундый шомлы вакытта әлеге проблемаларны хәл итү кирәклеген кузгатучыларның берсе, үзе дә кыю һәм талантлы сатирик, Әхмәт Фәйзи булды. Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасында ул болай дип язды «Татар әдәбиятында сатира һәм юмор өлкәсендәге тәҗрибәләрне җыю, уртаклашу, аны баету, тирәнәйтү юлында берни дә эшләнгәне юк дияргә була Киресенчә, кайбер кешеләр авызыннан «Бу жанр безнең пролетариат әдәбиятына хас жанр түгел»,— дигән сүзләр ишеткәләргә туры килә. Кемнән көләргә? Ничек көләргә? Кайберәүләр өчен бу — чишелмәгән мәсьәлә. Шушы көннәрдә генә әдәбиятка якын торучы бер кешедән шундый сүз ишетергә туры килде: «Неужели бу «Чаян» журналы безнең уңышларыбызны күрми? Гел кимчелекләр турында гына яза». Шулай итеп, «социалистик җәмгыятьтә сатира бетә бара, дигән формалистик теория бу елларда совет комедиясенең үсешенә тоткарлык ясады, комедиографларның игътибарын җиңелчә көлү сәнгатенә юнәлтте»6 Шул елларда ясалма куертылган «сыйныфлар каршылыгы көчәя бара» дигән караш комедиографиягә һәрьяклап басым ясап торды. Бу мотив пьесаларның ясалма проблема- сына, конфликтына, интригасына үтеп керде кайбер пьесаларның исемнәре дә шуңа ишарә иде («Соры кортлар», 1938-39, «Канлы куллар». 1939, X. Вахит). Жанр аныклыгы ягыннан караганда да комедиография күп нәрсәләр югалтты. Шикләнү һәм фаш итүгә корылган мондый пьесаларда күңел җылысы, халык юморы һәм чын комедиячел интригалар, конфликтлар югалды. Мондый шартларда хәтта К. Тинчурин да. танылган комедия остасы булуына карамастан, уңайсыз хәлдә калды Аның «Алар өчәү иде» (1935) пьесасы, комедия дип аталса да. бу жанрдан шактый ерак булып чыкты. 20 еллар комедиографиясе традицияләреннән читләшеп. К Тинчурин әлеге әсәрендә яңа әхлак проблемасын кузгата. Студентлар һәм фән эшлеклеләренең рухи дөньясын анализлап. обывательлек, индивидуалистлык күренешләренең яшәү җирлеген фаш итәргә омтыла. Бер үк вакытта шәхес һәм гаилә бәхете иҗтимагый бурыч кебек җитди проблемаларны да күтәрә. Әмма шундый киң һәм җитди проблемаларны психологик пландагы комедиядә ачарга омтылу уңышлы килеп чыкмый Заманның вульгар-социологик кысалары бу талантлы авторны да мәгълүм фраза һәм лозунгларны кабатлауга китерә, аның тискәре типлары үэ-үзләрен камчылаучы һәм финалда үз хаталарын танучы мәгълүм штамл-образларга охшап калалар. Дөрес, мондый шартларда да К Тинчурин таланты үзен сиздерми калмый. Әйтик, «тормыштан аерылган» язучы Зарҗан, «зур кешенең хатыны» мещан Марварит, авыл карчыгы Мәхмүдә образларының халыкчан сатирик һәм юмористик төсмерләрдә бирелүләре әлеге пьесаны шактый җанландыра. Ленинчыл принциплардан читләшү, ясалмалык, күпертүләр күп кенә пьесаларның идеяэстетик яктан җиңелчәлегенә, жанр ягыннан тоныклыгына китерде Жанры анык булмаган түбәндәге пьесалар әнә шундый шартларда дөньяга килделәр Г. Насрый — «Делегат» (1936), '‘Путевка» (1938), «Ялкау Бикмөхәммәт» (1932); С. Шакуров — «Орденлы Касыйм» (1938): А Әхмәт — «Күршеләр» (1933); И. Сәләхов — «Ярату» (1935); Ф Сәйфи-Казанлы — ■ Зәңгәр алан» (1933), «Зөбәрҗәт» (1936); К. Тинчурин — «Ударниклар бәйрәме» (1933); К Әмин — «Зәңгәр күл»: Т Гыйззәт—«Бөек борылыш» (1930), «Көрәш» (1931), «Фамилиясез тимерче» (1933), «Мактаулы заман» (1935). Мондый авыр хәлне лирик һәм музыкаль комедия жанрларында да күзәтергә мөмкин. Лиризм урынын чынлыктан аерылган ниндидер ясалма төчеләнү алды Әсәрләрдәге җырмуэыка сызыгы да Сталинның «бөеклеге»нә. ул заманның «ирек. бәхетләр»енә дан җырлауга корылган иде Комедия үзенең комедиячеллеген югалта Мондый әсәрләрдә тенденциоз шикләнүчәнлек эзләү мотивы үзәктә тора. Конфликт әнә шундый «корткыч элемент- лар»ны фаш итү ситуацияләренә корыла. Бу шаукым, кызганычка каршы, киң колачлы һәм дәвамлы булды Ә Камалның «Туй» (1939) музыкаль комедиясендә. Ә. Фәйзинең «Беренче елмаю» (1939-40) лирик комедиясендә. Т Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы» (1932), «Җиңү бәйрәме» (1933) агитпьесаларында әнә шул шаукымны бик ачык күрергә мөмкин Әлбәттә, бу еллар пьесаларында колхозлаштыру вакыйгалары зур урын алып тора. Аерым хуҗалык кешесенең психологиясе мондый пьесаларда типик «кире карт» образында ачыла Заман бу кешенең уй-хисләрен үзенчә аңлата, сталинизм кушканча бәяли. Шуңа күрә мондый әсәрләр, образлар бүгенге бәяләргә бик мохтаҗ. Шундый әсәрләрнең берсе — Т Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы» Әсәрнең үзәгендә — середняк Котбетдин Пьеса аның тискәрелегеннән, колхозга кермәвеннән көлеп язылган булса да. асылда «бөгелешләр» елларындагы аяныч вакыйгалар, халык драмасы турында сөйли. Хезмәт сөючән Котбетдин, башка күп кенә крестьяннар шикелле, тизләтелгән колхозлаштыру шартларында инде ике сыерын суйган кеше, хәзер ак башлы танасын «җыештыру» уйлары белән яши Аның улы комсомолец Барый, Ф Бурнашның «Ялгыз Ярулла»сындагы Ярулланың улы кебек, тырышып-тырышып үзенең әтисен тәрбияли Әмма дөньяда күпне күргән, кендеге белән җиргә береккән Котбетдиннең тәрбиягә мохтаҗ түгеллеге, безнең заманнан караганда, бигрәк тә ачык сизелеп тора: •БАРЫЙ Тукта әле. әти, бер нәрсә булса, тотасың да кооперативны аласың «Социализмга барыр өчен кооперацияләр күпер булырга тиеш».— дип әйтеп калдырды бит иптәш Ленин КОТБЕТДИН. Менә, менә, мин шул кооперациядән гыйбрәт алып, колхозга да кермим. Кооперацияләрне оештырганда да әллә нинди өмет таулары тоттырган иделәр. Ә хәзер ни хәлдә? БАРЫЙ. Соң бит инде хәзерге көндә кооперацияләрдә товар азайган икән, аның сәбәпләре бар Бишьеллык план бетүгә, товар белән дөньяны тутырып ташларбыз, инде ул хәзер үк билгеле, күрәсең, кооперацияләргә товарлар кайта башлады КОТБЕТДИН Кайта башлады да. үзара бүлешә дә башладылар диген. Мин, улым, бишьеллык планның безнең өчен файдалы буласын белам, товар юклыгына да бер дә исем китми, тик менә шул барлы-юклы кайткан товарны нигә безгә тигез итеп бирмиләр' Кемнең кулында — шуның авызында дигәндәй, начальство кисәкләре ашап бетерәләр Менә мин колхоз эшен дә шулай булыр дип куркам. Кооперациядәге Тәхау белән сельсоветтагы кайбер кешеләрне акылга утыртмый торып, мин колхозга кермим. БАРЫЙ СИН, әти, бик кызык кына кеше. Сиңа анысы да ярамый, монысы да килешми Белмим инде, нишләргә тели торгансыңдыр?! КОТБЕТДИН Иорт-җирләрне, мал-туарларны сатып бетерик тә аннан заводка китәрбез» Шулай итеп, автор тарафыннан комик персонаж буларак тәкъдим ителгән Котбетдин асылда драматик халәттәге шәхес булып чыга, ул колхозлаштыру еллары фаҗигаләрен үз тормышында татыган кеше. Ул — җирнең хуҗасы, шуңа күрә хуҗасыэлыкны җене сөйми Т Гыйззәтнең элек читкә кагып киленгән бу әсәре тагын бер яктан әһәмияткә ия: ул — татар драматургиясендә колхозлаштыру елларында хайваннарны кыру вакыйгалары турындагы бердәнбер әсәр. Мондый аяныч хәлләр, әлбәттә, музыкаль комедия жанрын түгел, ә бәлки халык драмасы жанрын сорап тора. Чөнки «коллективлаштыру һәм кулакларны бетерү крестьяннарны рәхимсез көчләү һәм чамадан тыш тизләтү шартларында үткәрелде, күп кешеләрнең үлеменә китерде... Коллективлаштыру һәм кулакларны бетерү вакытында авыл хуҗалыгының җитештерү көчләреннән бик мөһим элементлары нык җимерелде (мал- туарның яртысы суелды һ. б.)8 Шул рәвештә заманның актуаль проблемалары турында язганда чын драмалардан, чын комедияләрдән читләшү (дөресрәге, читләшергә мәҗбүр булу), җиңелчә комедияләргә һәм жанры анык булмаган «пьесаоларга йөз тоту жанр нигезләренең шактый ул деформацияләнүенә, эчтәлек белән форма дисгармониясенә, реалистик принциплар бозылуга китерде. Чынбарлыкның комедиячел конфликтларыннан, драматик хәлләреннән читләшү күп кенә авторларны ясалмалыкка китерде, конфликтлар очраклы вакыйгалардан эзләнде табигать стихиясе белән көрәш, уйдырма дошманлык һәм корткычлык кебек нәрсәләр алгы планга чыкты. Ялган конфликтлылык чире әнә шулай таралды. Бу хәлләрне тәнкыйть күрмәде дип булмый. Әмма тәнкыйть еш кына «патриотик» аклануга барып төртелде Моның ачык мисалы — «Мактаулы заман» (Т. Гыйззәт. 1935) пьесасы уңае белән кузгалган дискуссия. Бу пьесаны Г. Камал исемендәге театрда тикшерү үткәрелә. Режиссерлар коллегиясе әгъзалары һәм күренекле актерлар әсәрне камилләштерү юнәлешендә байтак тәкъдимнәр кертәләр: «Бу бит сыер, үгезләр турында язылган»,— диләр’ Ул еллар драматургиясендәге һәм театрындагы иң характерлы зәгыйфьлекләрне ассызыклап, «бер кабыргалы геройларпны кире кагып, Әхмәт Фәйзи болай яза: «Сәхнәдә сыйнфый көрәшне күрсәтү бездә күп вакыт «сыйнфый көрәшле» уйнау булып чыга. Берякта—«бик яхшы коммунистлар, ударниклар, намуслы инженер» Алар шундый «яхшы», хәтта... тәмәке дә тартмыйлар. Икенче якта вредитель, лодырь һ. б Алар шундый явызлар, аларның эшләмәгән бозыклыгы юк Вредитель явыз планын эшкә ашырырга тели, лодырь яки рвач аңа булыша. Ә шул вакыт тамаша залында тамашачы дигән халык утыра Ул алдан ук вредительнең бу явыз планы ачыласын, ударникларның «ура»1 кычкыруы белән пәрдә төшәсен белеп, рәхәт кенә авызын ачып исни. Ә театр тәнкыйтьчесе? Спектакльдән эстетик тәм алу берякта торсын, ул, спектакльдән элеп алып, бәйләнеп китәрлек берәр «гайре диалектик» момент эзләп, шуны табалмый йөдәп, тирләп утыра Чөнки аның элекке стандарт рецепты бөтенләе белән театр тарафыннан үтәлгән. Мәсәлән, ячейка секретареның роле кая монда? Ә комсомол секретаре? Ә завком’ Промфинплан чагылганмы? Ударниклык күрсәтелгәнме? Ә пионер оешмасы кая? һәммәсе бар Театр үз геройларын тәнкыйтьче рецепты буенча формаль урнаштыруда кулыннан килгәннең бөтенесен эшләгән Агымдагы кампанияләр турында берәр суз белән генә булса да кагылып киткән Көннең «кадагына суга торган» спектакль! Ләкин монда театр тәнкыйтьчесе, драматург һәм театр онытып калдырган бер тәнкыйтьче бар Ул үзе сүзсез, ләкин усал. Ул үзе простой, беркатлы, ләкин аны менә бу «геройларга» ышандыруы кыен. Ул ышанмый Аның тәнкыйте — ул уенның иң «патетик» җирендә авызын ачып исни. Аның тәнкыйте — ул пәрдә төшәр-төшмәс ашыга-ашыга вешалкага йөгерә. Бу тәнкыйтьче — тамашачы» Шартлар әнә шундый авыр булуга карамастан, 30 еллар комедиографиясендә эзләнүләр тукталмый Моны Ә Фәйзи, Н Исәнбәт, М. Әмир, М. Жәлил, Ш. Камал. Ф. Бурнаш, Г Насрый һ б язучыларның кайбер пьесалары раслый Әйтик, Ә. Фәйзинең «Төтен». «Түрәкәй » кебек сатирик пьесалары заман темасына язылган шактый кыю әсәрләр булып саналырга хаклы. Муса Җәлил дә бу жанрда «Кешеләр» (1934-1935)'' пьесасын иҗат итә Колхоз малмөлкәтен урлаучыларны фаш итүдә традицион калыплар сизелсә дә. бу комедия театральлек отышлы интригалары белән аерылып тора. Ил тормышындагы болганчык хәлләр, битлек алыштырулар үткен көлүче Шәриф Камал сатирасында да чагылып калды Аның «Алтынчы башня» (1933) дигән сатирик комедиясе аерым игътибарга лаек. Кую өчен «уңайсыз» булу сәбәпле, ул сәхнә күрми кала. Хәтта ул елларда басылмый да. Тик 1959 елда гына «Совет әдәбияты» журналында (№2) аның ике пәрдәсе дөнья күрә. Бу комедиянең «Шик» дигән икенче исеме дә бар. Конфликт картлар белән яшьләрне, элеккеләр (Гитарин, Миков, Шумский) белән яңа кадрларны каршы кую рәвешендә алынса да. бу комедия революция идеалларыннан ерак торучы, түрә булырга омтылучы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче, совет аппаратларына кереп оялаган типларга үткен пародия булып яңгырый Ә мондый көлү ул еллар комедиографиясендә сирәк очрый иде Дөрес, бу саркастик көлү башлап «оплортунист-куркакпларны фаш итүгә юнәлтелгән Сатирик гипербола алымнарын киң кулланып, автор элекке поп Геннадий белән элекке мулла Фәтхелгаянны политагарту агитаторлары итеп эшкә билгеләгәндә уңайлы урынга омтылучылар, карьеристлар аумакайлыгыннан үтергеч көлә.. Битлекле ответработниклар. бюрократлар, түрәләрнең күн портфель һәм галифе яратулары, шулай бүтәннәрне өркетеп рәхәт яшәргә омтылулары әсәрдә ачы ирония белән сурәтләнә. Менә, мәсәлән, әлеге Ң А Н. Анысы инде хөкүмәт, колхоз., колхоз, хөкүмәт Ул синең белән минем хисап түгел. ЯРУЛЛА Бозга язган хисапмы? Таянып кара әле син аңа»11 Аерым хуҗалык тарафдарларыннан шул рәвештә көлү С. Батталның «Язулы яулык» (1931-58) комедиясенә дә хас. Бу пьеса герое «киреләнүче» Хафиз да көнкүреш турында Ф Бурнашның Ярулласы, Т Гыйззәтнең Котбетдине кебегрәк фикер йөртә. Сталинның сыйнфый көрәшне кискенләштерү чаралары гомумкешелек әхлагы принципларына мөнәсәбәтне бик нык чуалта, нахак кан коюларга, зур фаҗигаләргә китерә 1958 елда күпмедер төзәтмәләр кертү нәтиҗәсе буларак, С. Батталның бу пьесасында халыкны әнә шундый «канлы уенга» алып керүченең исеме дә атала. Мондый кан коюлардан ризасызлык мотивы авыл советы председателе Хәнәф белән аның күршесе Морза диалогында бик ачык аңлашыла: «X Ә Н Ә Ф. Нигә азрак утырмадың... Хотя минем дә хәзер җыелышка барасым бар МОРЗА Шулай итеп мине раскулачить итәсез икән... ярый! ХӘНӘФ Үзең беләсең, шундый хәлләр... Нишлисең бит, туры килер шул. МОРЗА. Беләм. беләм. Мин бу эштә сине гаепләмим бит. Сталин тешкә суга... ХӘНӘФ Әкрен!-»'4 Шәхес культы нәтиҗәсендә 30 еллар татар комедиографиясе җитди югалтуларга дучар була. Реалистик принциплардан читләшү, конфликтсызлык теориясе, ясалмалык, штамплар бигрәк тә заман темасына караган әсәрләргә зур зыян итте. Эчтәлек һәм форма дисгармониясе традицион жанрларның шактый ук гарипләнүенә китерде. Шулай да талант ияләре язган пьесаларда чорның аерым мөһим төсмерләре, тормышның «су асты» агымы сизелә Аларны бүгенге биеклектән күрү, бәяләү — көн тәртибендәге җитди бурычыбыз

Реклама