УКАЛЫ КҮКРӘКЧӘ

Татарстан сынлы сәнгать музее хәзинәсенә татар халкының декоратив-га- мәли сәнгате әйберләре һаман өстәлеп тора. Бу эштә безгә татарлар гомер-гомер- гә яшәп килгән төбәкләргә халыкның мәдәни мирасын өйрәнүче экспедицияләр оештыру зур ярдәм итә. Шундый экспедицияләрнең берсен 1987 елның җәендә музейның өлкән фәнни хезмәткәре Р. Шаһиева Ульяновск өлкәсенең көньяк районнарында оештырган иде. Алар тырышлыгы аркасында музей коллекциясенә тагын укалы ике күкрәкчә өстәлде. Тышлыкның беренче битендә урнаштырылган рәсемдәге әлеге сәнгать әйберләре Иске Кулаткы районында табылды. Күкрәкчә — хатын кызлар милли киеменең иң борынгы өлешләреннән берсе. Ул 40x25 сантиметрлы туры почмаклы тукыма кисәгеннән гыйбарәт. Күкрәк чәнең өске ягы нечкә тасма белән муенга бәйләнә, ә аскы ягы күкрәк астыннан беркетелә. Шулай итеп, ул хатын кыз кием-салымының зарур бер өлеше ролен башкара. Күкрәкчә күлмәк астыннан киелә, чигүле өлеше күлмәкнең өске кисеменнән күренеп тора. Ә күлмәк өстеннән изү киелә (уртадагы рәсем). Күкрәкчә аппликация яисә тамбурлы чигү белән бизәлә, хатын-кыз киемен бизәүдәге җирле традицияләргә карап, еш кына алтын белән укалап чигелә. Горький өлкәсе мишәрләреннән үзгә буларак, көньяк мишәрләрендә укалап чигү күбрәк очрый. Бу Урта Азиядәге укалап чигү сәнгатенең гүзәл традицияләре белән борын-борыннан килгән элемтәләргә бәйледер. Күкрәкчәләрдәге милли бизәкләрнең баштагы мәгънәсе хатын-кызларны бәлаказадан, авырулардан, яман күздән саклауга бәйле булган. Әлеге билгеләрнең иң әүвәлгеләре борынгы төрки бабаларыбызның күк җисемнәренә табынуын чагылдыра, болгар татар милли бизәкләрнең далада көн иткән төрки телле халыклар сәнгатенә барып тоташуын күрсәтә. Бу бизәкләр җыйналмасының күп элементлары татар халкы читтәрәк, аерылып яшәгән (Иске Кулаткы районы кебек) төбәкләрдә борынгы килеш дияр лек сакланган Аида табылган күкрәкчәләрдә без кояш билгеләреннән ясалган архаик һәм самими мотивларның сурәтләмәсен күрәбез, һәр күкрәкчәнең уртасында — алты нурлы «өермә* сыман нәни тәлинкә, ул кояшны яки кояш яктысы дигәнне аңлата. Бер күкрәкчәдә исә кара тукымага чигелгән алтын бизәкләрнең космик символика белән турыдан-туры аваздашлыгы сизелә (сулдагы рәсем). Укалы чигү алсу ефәк тукыма кисәгендә башкарылган икенче күкрәкчәнең бизәкләре тагын да катлаулырак. Композициянең уртасында — алты канатлы нәни тәлинкә. Нурларның очлары, икегә аерылып, яфраксыман бизәкләр тәшкил итә. Үзәктәге бизәкнең читләрендә билгеле бер нисбәттә үсемлек сурәтләре урнашкан Алар кояш символикасына турыдан-туры бәйләнешле булган гөлҗимеш ботакларын, яфракларын хәтерләтә. Бу күкрәкчәләрне өйрәнү — мишәрләр киемендә җирле милли үзенчәлекләр күп гасырлар буена үзгәрешсез сакланган дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек в. цои, Татарстан сынлы сәнгать музееның бүлек мөдире. Тышлыкның дүртенче битендә: Казан Кремленең тышкы диварлары күренеше. XIX гасыр инглиз рәссамы Э. Турнерелли эшеннән репродукция. Ю. ФИЛИМОНОВ фотолары.

Реклама