ТАНТАНА

 Харис Хөсәеновичның алтмыш еллык юбилей-мәҗлесе тантаналы төстә ачылды. Юбиляр үзе, май кояшыдай балкып, түрдә утыра. Хезмәттәшләренең дустанә елмаюы, җылы карашы тәэсирендә ул бүген ярыйсы ук яшәреп киткән. Шешәләр ачылып, бәллүр бокаллар затлы шәраб белән мөлдерәмә тулгач, юантык гәүдәсен урындыктан җиңел генә кубарып, местком председателе торып басты. — Җәмәгать! — диде ул, калын пыялалы күрәкарау күзлеген ялтыратып. — Җәмәгать! Безнең хөрмәтле юбилярыбыз озын һәм катлаулы тормыш юлы узган. Уен түгел — бу фани дөнья буйлап алтмыш ел буе теркелдәп кара әле син. Әлбәттә, хәзер Харис Хөсәенович без белгән элекке Харис түгел инде. Чәчләргә кырпак төшкән, күз кабаклары шешенгән. Шуның өс- тенә, хәтере начарланган. Нихәл итмәк кирәк, җәмәгать, кыска шул кеше гомере, бик тә кыска! Тик, минемчә, иртәрәк әле җеназа турында сөйләргә. Әйдәгез, күңеллерәк нәрсәләр хакында сөйләшик. Күтәрегез бокалларны. Кадерле дустыбыз Харис Хөсәенович хөрмәтенә! Аңа мең-мең сәламәтлек теләп... Барысы да эчеп куйдылар, бокаллар яңадан тулды. Кәҗә сакаллы, чандыр гәүдәле кеше — идарәнең баш экономисты сүз сорады. — һи-и, хәтерлим әле мин Харис Хөсәеновичның егет чакларын, — дип башлады ул үзенең тәбрикләү сүзен. — Типсә тимер өзәрлек ир-егет иде ул. Чиртсәң, каны чәчрәп чыгарга тора, күзләрендә очкын уйный! Бөтен машбюро хатын-кызлары аңа гашыйк булып, яшертен генә уфтанып көрсенеп йөрде... Менә шул кеше — хөрмәтле юбилярыбыз — үзенең яшьлеген, бөтен матурлыгын, бар булган сәламәтлеген яраткан эшенә корбан итте. Әйе, әйе, тәүлекләр буенча кабинетыннан чыкмыйча, утырган урыныннан купмыйча отчетлар төзеде. Кыскасы, үз-үзен кызганмады, аямады, һәм нәтиҗәдә, үзегезгә мәгълүм, картлык көнендә бүсер чиренә тарыды! Юбиляр авызына капкан азыкны чәйнәүдән туктады. Тәмам каушап, күзләрен әлеге ораторга текәде. Ләкин нәрсә дә булса әйтергә өлгермәде, юка иренле елгыр хисапчы урыныннан сикереп торды: — Бүсер нәрсә ул! Бүсер — шул да булдымы хаста! Биредә, шушы бинада. күз алдыбызда Харис Хөсәенович радикулитка юлыкты. Шушы йорттан алып китеп, хирургия бүлегендә аның сукыр эчәгесен кистеләр, һәм без бүген хаклы рәвештә горурлана алабыз: шундый кеше — безнең арада, без — шундый фидакарь кеше янында!.. Харис Хөсәенович. алдындагы бокалны читкә этеп куйды, еш-еш сулап, калтыранган куллары белән, кесәсен капшады, кулъяулык чыгарып, маңгай тирен сөртте. Аның хәрәкәтләрен күзәтеп утырган фельдшер ханым, валидол чыгарып, юбилярның авызына каптырды — Рөхсәт итегез, юбилярыбыз хөрмәтенә мин дә бер-ике сүз әйтим, — диде ул аннары. — Искиткеч яхшы кеше булу белән бергә, безнең Харис Хөсәенович менә дигән авыру да әле. Мин һәрвакыт гаҗәпләнәм: шул тикле авыр чирләрне җиңеп барырга күпме түзем, күпме батырлык кирәк! Аның урынында башка берәү булса, күптән инде теге дөньяга... Харис Хөсәеновичның йөзе акшарлы морҗадай агарды, сулышы тагын да ешайды, бөтен тәне калтырарга кереште. Ул, тантаналы нотыкларның беткәнен көтеп тормастан, йөрәген тотып, әкрен генә урыныннан торды һәм... ишеккә юнәлде. Х БУРЫЧ «И-и Сафа яшьти, Сафа дус! Нишлибез инде хәзер?..» Бату Хәммәтович, үзен үзе куяр урын тапмый, бүлмәләр буйлап әрле-бирле сугыла, Сафа яшьтәшенең хәләл җефете Фәния Басыйровнага шалтырата, дәвалаучы докторга шалтыратып, янәдән тегенең хәл-әхвәлен сораша. — Артык борчылмагыз, кадерлем, — ди терапевт. — Кулдан килгәннең барысын да эшләрбез. Әмма... Доктор вәгъдәләре дә тынычландыра алмый Батуның әрнегән күңелен. Ул, ашарын ашамыйча, төннәр буе медицина белешмәләре актара, махсус сүзлекләр, аңлатмалар табып, каны качкан юка иреннәрен көчкә- көчкә кыймылдатып, тел әйләнмәслек терминнар ятлый: «Миокардит, пере- кардит, гло мерулонефрит, лейкоцит, хо-лестерин»... Ә иртән таң атуга, шул шешенгән күзләре белән больницага йөгерә. Кием элгечтә Фәния Басыйровнаның төлке якалы пәлтәсен күрсә, түземсезләнеп, аның чыкканын көтеп ала: — Иә. ничек ул анда? — Яхшыга таба бара кебек. Бату Хәммәтович. — Строфонтин бирмиләрме? Адреналин кадамыйлармы? Бик ярдәме тия, дип ишеткән идем. — Рәхмәт инде, рәхмәт. Бату Хәммәтович. — Аларның файдасы тимәсә, натрисалицил дигәннәрен сынап карасыннар. — Хөрмәтлем Бату Хәммәтович, сезгә ничекләр итеп рәхмәт укырга да белмим... Шул тикле борчылып йөрүегез... — Куегыз, Фәния Басыйровна. Бурыч дигән нәрсә дә бар бит әле... Ни әйтсәң дә, бер бүлектә эшлибез. Өстәлләребез терәлеп тора, дигәндәй... Карагыз әле, алай-болай мине телгә алмагандыр бит? Исенә төшсә... — Рәхмәт-рәхмәт, аңа бернәрсә дә кирәкми. Сезгә бик күп сәлам тапшырырга кушты... Икенче көнне иртән Бату янәдән больница ишеге төбендә Фәния Басыйровнаны көтеп алды. — Нинди яңалыклар? Бром-натрий эчәме? Ә Павлов микстурасын? Шулаймы? Бик шәп, бик мәслихәт. Ә миңа... Берәр сүз әйтергә кушмадымы? — Юк, кушмады... Хәер, туктагыз әле. Иа алла, тәмам башым каткан бу көннәрдә, — Фәния Басыйровна кул сумкасында актарына-актарына һаман сөйләнде. — Тәмам һушымны алды аның болай кинәт аяктан егылуы. Шушы ун көн эчендә үзем аяктан кала яздым. Ул әле сезгә ун сум бурычлы I икән бит. Менә, алыгыз рәхмәте белән. Гафу итә күрегез. — Зарар юк, зарар юк. Кемдә булмый андый гына... Бату, акчаны дүрткә бөкләп, эчке кесәсенә салып куйды. «Вчүтеки онытмаган! Вчүтеки исенә төшергән!» дип уйлады ул эченнән генә. Ә йөзендә... Йөзендә соңгы ун көн эчендә беренче мәртәбә шатлыклы елмаю галәмәте төсмерләнде. ШИКАЯТЬ Азамат, Госман һәм Локман өчесе исеменнән редакциягә шикаять хаты язарга булдылар. «Хөрмәтле редакция! — дип яза башлады Госман. — Безнең комендантны шабыр тир түктергәнче «мунча кертсәгез» иде. Юкса, бөтенләй алып узды, кыл да кыймылдатмый. Кышын безнең тулай торакта адәм түзешле түгел. Идәндә бармак сыешлы ярыклар. Җәй көне алай да ярый, ни әйтсәң дә вентиляция. Ә хәзер кыш лабаса. Карасаң, юньлерәк балта остасына нибары ике сәгатьлек эш...» _ Тукта әле, парин, — диде Азамат. — Морҗа хакында да әйтми ярамас. Яз әйдә: морҗабыз кубып, яргаланып беткән, һәр ярыктан төтен бәрә, диң Ремонт ясарга теләсәләр, сукыр бер тиенлек эш, диң. Ике-өч кирпечен каерып аласы да, төтен юлын чистартасы да, яңадан сылап куясы да, диң, вәссәлам, эш тәмам, диң. — Дөрес! — дип хуплады Локман. — Тәрәзәләр турында да әйтергә онытма. Яз: тәрәзәләрдә бөтен-бөтен бүлкәләр ватык, мендәр тыгып кына котылабыз, төнгә юрган эләбез. Җитәкчеләр ни уйлый торгандыр, белмибез... ...Хатны конвертка салыр алдыннан Госман, йомычка сыман аксыл бөдрә чәчләрен артка чөеп, әйтеп куйды: — Куркып язганнар икән дип уйламасыннар, әйдәгез, кем икәнлегебезне тулысынча күрсәтик. — Хак әйтәсең! — диде Локман. — Дөрес! — дип хуплады Азамат. Һәм алар шикаять хатына бер-бер артлы кул куйдылар: Госман — балта остасы; Азамат — морҗачы; Локман — пыяла куючы.

Реклама