СТАЛИНГА ХАТ

Туган якларга кайтып барышым. Мин инде атна буе юлда. Башта пароходта йөздем. Аннан соң самолетта очтым. Ә менә хәзер җәяү генә атлыйм. Кулымда әллә ни авыр йөгем дә юк. Аркамда — солдат биштәре, ә солдат капчыгы бер вакытта да авыр булмый. Чөнки аңа салган әйберләр дә шул кадәр генә. Өстемдә — телогрейка. Ул инде ала-кола булып беткән, ләкин тузмаган, бары майлаган күн шикелле ялтырап тора Шәп исем кушканнар аңа: тәнжылыт- кыч. Исеме җисеменә бик тә туры килә. Тагын да дөресрәк итеп әйтсәң — Россиянең универсаль киеме ул. Аны үтә салкын якларда да. мәңге җәй булып торган җирләрдә дә бик рәхәтләнеп кияләр. Чөнки ул — кышын өшетми, эсседә тирләтми. Ул кемгә дә килешә. Аның әле тагын бер хикмәте бар: телогрейка кигән кешеләр бер- берсе белән бик тиз танышып китәләр. Язмышлары тарта, күрәсең Мәсәлән. мин үзем, телогрейка кигән кешене күрсәм, аны кайдадыр очраткан шикелле булам Йә лагерьда бергә булганбыз төсле, йә бер камерада сыңар тәмәке төпчеген бүлешә-бүлешә тартканбыз кебек. Аякларымда кирза итек. Минем шикелле сугылган, кагылган кешегә үзе бер дәрәҗә шикеллерәк ул итекне киеп йөрү! Түземле затлар, үзең белән бергә картаялар . Мин менә шулай уйлана-уйлана бара торам. Көн аяз. Ж,әй үзенең яшел келәмен кырлар өстенә җәеп салган. Иген басуларында аксыл дулкыннар йөгерешә Арышлар инде серкә очыра башлаган. Алардан ниндидер хуш ис бөркелә. Күңелдә дәрт кузгала. Рәхәт! Гаҗәп, мин бу якларны әле яңа гына, әле менә хәзер генә күрәм төсле. Бу җирләргә әле тәүге кабат кына аяк бастым шикелле. Ә бит мин нәкъ менә шушы якларда туып үскәнмен Әйтерең бармы, туган җирләремне танымас булып калганмын. Кызык, әнә баш өстемдә генә тургай җилпенә. Челтер-челтер иттереп юл буена көмеш тәңкәләр сибә диярсең. Мин аңа исем китеп карыйм. Әнә шул кошчыкны минем әле беркайчан да күргәнем юк иде шикелле. Әнә, юл читләрендә аллы-гөлле чәчәкләр тирбәлә Алар шулай миңа: Нәби ДӘҮЛИ (1910) — шагыйрь һәм прозаик, күп кенә шигырь китаплары. ’Яшәү белән үлем арасында». ’Җимерелгән бастион» һәм башка проза әсәрләре авторы 1989 елның май аенда вафат булды - Исәнме, якташ, исәнме! дип баш ияләр сыман. Әллә таныйлармы’ Бәлки, чыннан да. таныйлардыр Ни әйтсәң дә. мин аларга — үз кеше Кайчандыр мин биредән узган идем ләбаса. Ул чакларда сезне ничек күрмәдем соң. чәчәкләр' Ничек күрмәдем? Ваемсыз булганмын шул, ваемсыз Чөнки ул вакытта әле чынлап кайгыра да. шатлана да белмәгәнмен. Әле минем йөрәгемне мәхәббәт сызлатмаган Миңа әле диңгез тубыктан гына булган. Нигә болай сагышланам әле мин? Каян килде мина бу хисләр’ Беләм, шулай булмый хәле юк Мин бит иректә хәзер, иректә! Әнә теге чәчәкләр сыман, кояш нурларына коенам Әнә теге тургай шикелле очам кебек. «Мин иректә, мин а-заат!»— дип кычкырасым килә. Нишләргә соң хәзер миңа? Нишләргә? Әллә бер кочак итеп чәчәкләр җыяргамы? Ярый, җыярмын Ә кемгә бирермен аларны? Кемгә? Андый кешене әле эзләп табасым бар Бәлки, бервакыт ул мине үзе очратыр. Шуңа кадәр калсын әле бу чәчәкләр үз дөньяларында, калсын Көтсеннәр, без бервакыт икәү килербез бирегә... Әллә җырлап җибәрергәме? Чыннан да, нигә җырламаска? Кем мине тыя’ Мин ирекле кеше хәзер! Уйлар агылып килә тора. Күпме генә яшәдем әле мин бу җиһанда? Күпме генУ? Санарлык та түгел, бик аз әле, бик аз. Ә маңгаема кемдер нәрсәдер сызгалап өлгерде сыман Беләм, җыерчыклар төште маңгаема Җыерчыклар Көзгегә караган саен, башымда ак чәчләрем арта бара шикелле. Беләм. һәрбер ак чәчнең үз «тарихы» бар. Мине караңгы камерага китереп япкан көнне иң беренче чәч бөртегем агарып киткәндер. Аннан соң «Син — дошман» дигән, нахак сүз ишеткәч, Икенче бөртек чәчем сулып калгандыр. Аннары лагерьда бозлы җир казыганда, караңгы, шыксыз баракларда ачлы-туклы килеш чак чак кына җан асраганда, конвоирларның зәһәр йөзләрен к\ргән саен, башыма чал төшә баргандыр Әмма һәрчак тешләремне кысып, телемне тыеп түздем, бер генә дә еламадым Ә менә шатлыкка түзеп булмый икән. юк. булмый! Менә хәзер минем күзләремнән тозлы тамчылар бер-бер артлы ташып чыгалар да битемне чылаталар. Әйе, мин елыйм, шатлыктан елыйм Туган авылыма1 кайтып барам ич, туган авылыма! Мин иректә! Алга атлыйм Артка таба әйләнеп карарга да куркам Минем арттан конвоир да атлап килә сыман Гадәткә керә язган бу хәл, бәлки, мине әле гомер буе газаплар. Мин барам. Кояш инде кичкә авышты Инде җил дә иелеп кенә исә. Үләннәр арасына кача-поса йөри сыман. Әнә, алда тагын ниндидер бер авыл каршыга калкып чыкты Миңа бүген шул авылда кунып чыгарга туры килер инде. Әмма бу минем өчен шактый кыен эш Әле узган көнне дә, шулай бер кич кунып чыгар өчен, бусага саен үтенеп йөри йөри алҗып беткән идем Хәзер авыл халкы ят кешене үз өенә кертергә әллә ни ашкынып тормый. Исем китә, заманында безнең татарлар юлчыны якты йөз белән каршылап, түрләренә утыртып кунак итәләр иде бит Ә хәзер, әнә, күрмәмешкә салышалар Күп очракта ишек тә ачмыйлар, сөйләшмиләр дә. Сизелә, алар куркуга сабышкан. Аларны ниндидер шикләнү биләп алган Шулай булмый хәле юк Кем белән генә сөйләшсәң дә. «халык дошманы» дигән сүзләр телгә керми калмый. Ә син кем? Бәлки, сиңа яхшылык итәм, дип, үзең тозакка төшәрсең. Юк. агайне, юлыңда бул. Менә мин бу авылга да килеп кердем Авыл башындагы беренче йортка якынлашырга да өлгермәдем, капка астыннан бер бик усал эт атылып чыкты да котырынып өрә башлады Мин, тукталып, хуҗаны көтәм Юк, хуҗа йөз күрсәтмәде Ул үзе урынына, әнә. этен җибәргән: бар, «сөйләш» әле шул килмешәк белән, дигәндер инде. Күрше йортка уздым Ишек төбенә килеп, әкрен генә дөбердәттем. «Кем бар, нәрсә кирәк?»—дип тә сорап тормадылар — Кунарга чит кеше кертмибез,— дигән бер бик калын тавыш кына ишетелде - Гаепләштән булмасын, агайне, өйдә сырхау бар, вәт шул 4 Сырхау бар өйгә мин үзем дә кермәс идем, билгеле. Әмма бу сүзләрне мин һаман ишетә киләм. Төшендем, халык хәзер әнә ничек кенә алдашырга ’күнегеп җиткән. Килешми дә бит, нишләмәк кирәк, заманы шундый — кеше кешедән курка Инде кич якынлашып килә. Караңгы төшкәнче миңа каядыр кереп ур- ф нашырга кирәк ич. Ашыга-ашыга тагын бер йортка сугылдым Монда да н эш барып чыкмады. Ишекне кагып та өлгермәдем, бер карчык тәрәзә ачып: х — Ир затларны кертмибез, биредә кыз-хатыннар гына яши,—диде.— £ Авыл советына барып карагыз, ярдәм итәрләр, шәт. Мин нәрсәдер әйтмәкче идем дә, тәрәзә ябылды, пәрдә төште. Авыл советына барырга кирәклеген мин үзем дә белә идем инде. Әйтү- и ләренә караганда, хәзер авылларда бик җитди тәртип куйганнар, кем генә, * каян гына килсә дә, иң элек авыл советына барып күренергә тиеш. Анда, ч документларны тикшергәч кенә, фатирга урнаштыралар. Моның өчен әле £ чират та билгеләгәннәр. Кая кушсалар, шунда кунарга барасын... « Әле кичә генә мин кунып чыккан авылда да нәкъ шулай эшләгәннәр = иде Авыл советында мине тикшерә-тикшерә ялангач калдыра яздылар, я Шунда бик таза бер хәрби кеше (район үзәгеннән килгән булса кирәк), ми1 нем паспортымны алып, күзләрен чекерәйтеп карады-карады да: — Значит, «тегеннән» кайтып киләсең икән, егетем,— дип, йөзен җыерды. — Әйе, «шуннан».. Башкалар, бәлки, бу «тегеннән» дигән сүзне бик үк төшенеп тә җитмә- гәннәрдер. Әмма хәрби кеше белән без бик тиз «уртак тел» таптык. Без берберебезне таныдык дияргә була. Мин аны лагерьда күргән идем шикелле. Бу хәлгә минем әллә ни исем китмәде. Хәзер мондый хәрби кешеләр кайда гына буталмыйлар. Хәтта алар мәет җирләгәндә зиратта да булалар. Әмма бу хәрби кеше паспортыма карап кына да минем «чит элемент» икәнлегемне ничек белеп алды? Бу мине чиктән тыш гаҗәпләндерде. Димәк, минем паспортта бары тик органнар гына белә торган ниндидер яшерен билге бар. Коелып төштем Мине лагерьдан азат иттеләр итүен, ләкин миңа бер «койрык» та тагып җибәргәннәр икән бит. Бу инде миңа гомерлек тамга. Мин — «чит элемент». Кая барсам да. кая керсәм дә, үземнән сорап тормаслар. Паспортымны гына ачып карарлар Димәк, миңа тормыш бусагасы төбендә гел хәерче кебек кенә басып торырга туры киләчәк. Менә бу минутта минем тагын бер бөртек чәчем агаргандыр, бәлки Ә иптәш Сталин: «Атасы өчен улы җавап тотмый»,— дигән иде. Уйла, уйлама — бу берничек тә аңлашылмый. Минем лагерьдан азат ителүем юлбашчының әнә шул сүзләрен гамәлгә ашыру нияте белән булды лабаса. Мин хәзер, үземне иректә дисәм дә, барыбер «тамгалы» кеше икәнмен. Дөресрәге, иректәге тоткын Менә хәзер дә миңа авыл советына барырга кушалар. Ә минем кабат-кабат үзем турында сөйли-сөйли йөрәк авырттырырга бер генә дә теләгем юк. Менә тагын бер йорт каршына килеп туктадым Карандым. Бу өй башка өйләрдән бер ягы белән дә аерылмый иде. Урам якта гадәти ике тәрәзә. Каршыда яртылаш корый язган каен Аның аклы-каралы кәүсәсе ямалып беткән иске бишмәткә охшый. Бу килеш ул әнә шул тәрәзәләр алдына килеп тукталган хәерче кебегрәк иде. Йорт капкасы бер якка авышкан Койма какшаган, такталары таралышып беткән. Йортка керим дисәң, кыйшайган такталар аралыгыннан да бик иркен узарга мөмкин иде. Җилкапкага килеп чак кына кагылуым булды, капка шыгырдап ачылып китте. Кердем, ишек янына барып бастым, дөбердәттем Ишеттем, ишек катында кемдер кыштырдады. — Кем бар анда? — диде бер хатын калтыранган тавыш белән — Кем бар? — Мине советтан сездә кунып чыгарга җибәргәннәр иде Бер генә төнгә... Бераз тынлык булып торды Шул арада мин: — Бик ерак яклардан кайтып килә.м, - дип ялвардым — Юлчы мин, туган авылыма кайтып барам Җавап булмады. Мин тагын ашыга-ашыга әйтә куйдым: — Бушка түгел, кирәгеннән дә арттырып түләрмен.. Миңа әле тагын бераз көтәргә туры килде. Хуҗа кыштыр-кыштыр китеп барды. Менә тәрәзә капкачлары ярыгыннан ут шәүләсе чагылып китте. Әкрен генә ишек ачылды Җилкәсенә шәл салган баягы хатын болдырга чыгып басты Сүзсез генә буй-сынымны күзәтте, йөземә карады. Шикләнә, күрәсең. Минем өстемдәге киемем дә әллә ни шәптән түгел. Сакал-мыекны да инде атна буе диярлек кырган юк. — Мине авыл советында тикшерделәр инде, документларымны да карадылар.— дидем — Курыкмагыз, мин угры-карак түгел. — Курыксам, ишекне дә ачмаган булыр идем.— диде хатын.— Әйдәгез, түргә узыгыз Совет кушкач, тыңламый хәлем юк. Чират җиткәндер, күрәсең. Югыйсә, мин теләсә кемне өемә аяк та бастырмыйм. Ялгыз мин. тол хатын дисәм дә ярыйдыр, шәт. Ике бала белән яшәгән булам шунда.. Мин алдадым, билгеле Дөресрәге, кыек атып, туры тидердем Ояласы түгел икән Авыл советына барган булсам да. чират буенча мине барыбер шушы йортка җибәргән булырлар иде. Як-ягыма карана-карана өйгә кердем. Кинәт үзем дә куркынып, артка чигенә яздым Чәчләре маңгаена тузып төшкән бер кыз бала, күзләрендә ут чаткылары ялтыратып, мич башыннан миңа карап тора иде Шул арада бер малай башы да күренеп алды Әниләре әйтте: — Сез генә биредә кирәк идегез,— диде, мич буена эленгән чаршауны тартып куйды — Тик кенә ятыгыз, төшеп йөрисе түгел Мин, җилкәмнән юл капчыгын саласала. бүлмәне күздән кичереп чыктым. Түрдәге стенада пыяла өлгедә, лампа яктысында ялтырар торган Сталин рәсемен күреп алдым Дөресрәге, шул өлгедән Сталин мине үзе дә күзәтеп тора кебек иде Үзем дә сизмәстән, бил каешымны рәтләп, тартыбрак куйдым Өс киемнәремне сыпырып җибәрдем, ычкынган төймәләремне каптырдым Күренә, бу өйдә бөек юлбашчыны бик яратып, олылап ихтирам итәләр икән Рәсем өлгесенә як-яклап чиккән сөлгеләр элеп куелган. Түбәнгерәк. Сталинның нәкъ күкрәк турысына, бик матур, кып-кызыл кәгазь чәчәкләр кадаганнар. Ул чәчәкләрне әле хәзер генә бакчадан өзеп алып кергәннәр диярсең. Хуҗа хатын, мич алдына барып, самавыр кабызып җибәрде Ә мин уңайсызланып кына — Сезнең исемегез ничек соң? — дип сорадым.— Апа дисәм, бик яшь күренәсез, сеңлем дип әйтсәм дә бик үк туры килмәс бугай — Кайдан килгән сеңел булыйм, ди. Сез, бәлки, үзегез миңа энедер әле. Мине гади генә итеп Кадерия дисәгез, бик дөрес булыр — Ә мин Газиз исемле Урыслар Гази Шакирович диләр Мич башындагы балалар, чаршауны күтәреп, башларын суза-суза, тагын бу якка караштылар. — Әй, сез,— диде әнкәләре,— тукраннар, арткарак китеп ятыгыз, кара син аларны, ояла да белмиләр! — Ачуланмагыз аларны. кунак абыйларын күрергә телиләрдер, __________ дидем мин Сабыйлар шундый инде, тынгысыз җаннар. Кадерия эндәшмәде. Ул әле казан тирәсендә кайнаша иде Сизендем хуҗа хатын үзен ничектер оялган шикеллерәк тота «Бу юлчыны нәрсә белән сыйларга соң инде?» дип борчыладыр ул, мескен Үзем дә күрәм ләбаса, өйдә шып-шыр. — Хафаланмагыз,— дидем мин. үзем биштәремне чишәргә керештем — Миндә кайбер нәрсәләр бар Менә чәй, рәхим итеп алыгыз, менә шикәр комы. Сездән кайнар самавыр суы да бик җитеп торыр Менә икмәк Кадерия кинәт куркынып, тиз-тиз атлап яныма килде. Колагыма гына пышылдап әйтте. - - Икмәгегезне күрсәтә күрмәгез! диде. Зинһар өчен, үтенәм 2 Гаҗәпләндем. 2 — Ни өчен, нәрсә булды? — дим. Бу бер дә көтелмәгән хәл иде. i — Без,— диде Кадерия, яшьле күзләре белән мина карап,— инде < бик күптәннән бирле үлән икмәге ашап яшибез — Сон шулай булгач, сез инде чын икмәкне сагынып беткәнсездер. * Әйдәгез, мин сезне сыйлыйм әле. Рәхим итегез. — Анысы дөрес, чын икмәкне ашау түгел, күптән инде кулга тотып та * караганыбыз юк. Әмма хәзер безгә чын икмәк ярамый. Юк-юк, ярамый, ч биштәрегезгә кире салып куегыз. Соңыннан үзегез дә аңларсыз әле... * Әмма бу сүзләрдән, дөресен генә әйткәндә, мин бернәрсә дә аңлама- л дым Аптырап, исем китеп калдым Балалар инде мич башыннан сикерешеп төшәргә атлыгып торалар иде. Әниләре тагын күреп алды: — Кара син аларны! Күзләре дүрт булган! Китегез, кит арткарак, йокларга вакыт җиткән ич, иртә белән елап йөдәтерсез Кадерия самавырны өстәлгә китереп бастырды, чынаяклар алып килде Аннан соң, сандыгын ачып, кызыл шакмаклы төргәк чыгарды, чиште Аннан, кара дисәң — кара түгел, дөресрәге, соры таш шикеллерәк бер нәрсә алып, өстәлгә куйды — Менә без нәрсә ашыйбыз,—диде. Үзе. миңа текәлеп карады да, елмайган булды. Янәсе, исең китәме? Юк, минем исем китмәде. Моның нәрсә икәнен миңа аңлатып торасы түгел. Бу — татар җирләрендә халыкны ач үлемнән коткаручы атаклы «күмәч» — Без,— диде Кадерия, тагын сүз башлап.— менә шушы ризыкны ашап җан асрыйбыз. Күндек инде аңа Чын икмәкне бар дип тә белмибез. Балалар да йөз борып тормыйлар. Кимерәләр генә кетердәтеп — Ә мин чын икмәк, Казан икмәге куям,— дидем, тагын биштәремә сузылып. — Үзегез ашагыз, ә балаларга бер генә кабым да бирмәгез. Алар чын икмәкнең тәмен белеп калсалар, бу «күмәч»не кулларына да алмас булырлар Ә иртәгә мин чын икмәкне каян алырмын? Рәхмәт! Бу сүзләргә каршы мин нәрсә әйтә ала идем соң? Уйга калып тордым, ә Кадерия тагын әйтә китте: — Күңелегез тартынмаса, үзегез безнең «күмәч»не авыз итеп карагыз. Шикләнмәгез, аңарда әллә нинди ярамаган нәрсәләр юк. Бәрәңгегә бераз кычыткан оны, бераз алабута орлыгы, тагын бер-ике кашык ярма, арыш кибәге кушылган. Кыскасы, витаминнар оеткысы дисәң дә ярый. Бездә, бу «күмәч»нең җитмеш төрле сырхаудан шифасы бар, дип сөйлиләр. Без шулай сөйләшеп торган арада, балалар мич башыннан әкрен генә төшеп тә өлгергәннәр. Әниләре аларны яңадан үз ояларына озатмакчы иде дә, мин каршы чыктым: — Тимәгез, утырсыннар,—дидем —Сабыйларның кәефе кырылмасын. Миңа да алар белән күңеллерәк булыр — Карагыз аны,— диде Кадерия балаларга, - тып-тын гына утырыгыз. Әдәпле генә кыланыгыз. Кунак абыегызны борчымагыз. Ул юлдан килгән кеше. . Тегеләр, мәче балалары шикелле йомшак кына атлап, өстәл янына килеп чүктеләр. И күзләре лә, күзләре нинди иде аларның!? Йөзеңне көйдереп алырлар төсле Мондый яшь күзләрне, мондый саф карашларны минем инде күптәннән күргәнем юк иде Алар, үзләре дә сизмәстән, миңа ниндидер шатлык бүләк иттеләр. Әниләре әлеге соры таштан нечкә генә телемнәр кисеп алды да бала- ларнын кулларына тоттырды — Тиз-тиз генә кимерегез дә. выж мич башына,— диде — Төнгә каршы сезгә чәй килешми Ә мин балаларның ул телемнәренә шикәр комы сиптем — менә шулай тәмлерәк булыр, дидем - Кирәкми, кирәкми,—диеште балалар икесе дә бер тавыштан. Үзләре шул ук минутта телем өстендәге шикәр комын идәнгә себереп төшерделәр Тоздан туеп беттек инде,— диде кыз бала Малай да йөзен чытты. Бик кирәге бар иде. янәсе, каян килгән яхшы абый Тоз белән сыйламакчы... Күрәсезме.— диде Кадерия — Ни шикәрең аларга. ни тозың... - Карап карыйк әле,—дидем мин. чыннан да, онытканнар микән? Үзем, бал кашыгы белән шикәр комын эләктереп, боларның авызларына тидереп алдым Күзләре балкып китте, йөзләренә нур иңде Алар бу юлы кодрәт бирә торган дару каптылар сыман Шунда ук. икесе дә идәндә мүкәләшеп. шикәр комын бармаклары белән берәм-берәм эләктереп, авызларына каба тордылар Бер-берсен төрткәләп көлешәләр. Әкә шул кечкенә генә шикәр бөртеге дә нәниләрне тиңсез шатландырды Бу минутларда әниләренең дә йөзе яктырды Әмма күзләре моңлы иде аның. Ул күзләрдә сагыш бар. Моны беренче күрүемдә үк шәйләгән идем инде. Мин яңадан балаларның телемнәренә шикәр комы сиптем: Инде барыгыз, тыныч кына йоклагыз.—дидем. Алар карышмадылар Шунда кыз бала әйтте: — Әни. идәнне иртәгә үзем себерермен.— диде. — Сезгә дигән сезнеке булыр.- диде Кадерия, — Монда сезгә «эш» көн буена җитәрлек. Кадерия минем алдыма да. үз алдына да чәй ясап куйды. — Эчегез, ашагыз,— диде. — ни бар — шуның белән Үзе чәйне бер генә тотты да. йөзен җыерды — Ни булды? — дидем мин,—әллә минем чәем дә сезгә килешмәдеме? Югыйсә. Кытай якларыннан килгән нәрсә бит ул. Первый сорт... - Кызык.— диде Кадерия Чын чәй эчми торгач, анысыннан да бизәсең икән. Әллә нәрсә шунда, әче дә кебек, төче дә шикелле Шулай да исе хуш. күңелне күтәрә. Күптән узган көннәрне искә төшерә Мин. бер генә дә тартынмыйча. Кадериянең витаминлы икмәгән чәй белән җебетеп, бик тәмләп кенә ашарга керештем. Юк. әллә ни тәмсез түгел иде Чыннан да. үзеннән ниндидер үлән исе аңкый. Аз гына телне дә әчеттереп ала Мин моны, халык икмәге, дип әйтер идем Халык шундый ул. нинди генә авыр чакларда да яшәр өчен әмәлен таба Әнә ул нинди икмәк иҗат иткән Ачлыктан котылырга ярап тора Юк әле. алай гына да түгел, шул «витаминнар оеткысы» бала бишеге янында сакчылык итә Мәхәббәтне дә үз янәшәсендә тота. Тота гына түгел, яшәтә, кешелек нәселен дәвам иттерә. Өйдә тынлык Балалар да үзләренең «патшалыкларында» йоклап киттеләр бугай. Кайдадыр ялгыз чикерткә кычкыра Әкрен генә сәгать йөри Мин тыныч кына чәй эчеп утырам Ә Кадерия миңа текәлеп караган да тынып калган Күзләреннән мөлдереп яшь коела Күрдем дә. кинәт минем дә йөрәгем авыртынып китте. — Нәрсә булды? — дидем — Нигә елыйсыз? — Еламый хәлем юк Нәкъ менә шулай, сез утырган урында, минем ирем дә утыра иде Аның белән дә шулай сөйләшеп, гәпләшеп чәйләр эчә торган идек — Хәзер кайда соң ул? Кадерия. күз яшьләрен сөртеп алды да. бераз ачуланган төслерәк итеп миңа карады: — Сез,— диде,— бу сорауны әле минем бусага аша атлап узганда ук бирергә тиеш идегез. Күрәсездер ич, өйдә ир кеше күренми - Гафу итегез, Кадерия, мин моны беләм. Дөресрәге, сезнең капкадан кергәндә үк күрдем. «Бу йортның хуҗасы юк икән», дип, үз-үземә әйтеп куйдым. — Каян белдегез? * — Әнә ич, коймаларыгыз таралышып беткән Ишегалдыгыз да җыеш- g тырылмаган. Ир кеше торган йортта иң элек капка-коймалар тәртиптә < була... S — Күзегез очлы икән... 5 — Шуны белгән килеш,— дидем мин. - бу турыда сүз кузгытырга и уңайсызландым. Йөрәгегезне кабат сызлатырга теләмәдем. Гафу итегез. ♦ — Анысы өчен рәхмәт Әмма минем йөрәгемнең сызламый торган ® җире калмады инде. >• — Кайгыгыз зур, күрәсең... ч — Сүз чыккач, әйтмичә дә булмас, ахрысы Минем ирем инде менә s ничәнче елын төрмәдә уздыра Кайда, нинди җирдә? Үзем дә белмим Co- “ расам да әйтмиләр... ® Кадерия тагын чәй яңартты. — Эчегез,— диде,— эчегез. Бәрәңгегә дә җитешегез. Анысын сатып аласы түгел. Үзебезнең бакчада үсә. Ярый әле табигать дигән шәфкатьле анабыз бар Берсен бирмәсә. берсен бирә Югыйсә барыбыз да кырылып беткән булыр идек... — Әйе шул, — дидем мин,— бердәнбер таянычыбыз — бәрәңге. Бөтен дөньяны туендыра.. — Сыерым да бар иде. сатарга туры килде. Авырга төшә Хәзер миңа колхоздан печән түгел, салам да бирмиләр. Үз кешеләребезгә дә җитми, диләр. — Сез колхоз кешесе түгелмени? — Колхозныкы да бит, үз кеше түгел. Халык дошманының хатыны мин Әнә, мәктәптә кызыма дәфтәр дә сатмаганнар, «Мәкәрҗәдән әтиең җибәрер»,— дип көләләр икән Ул, мескенем, гел елап кайта. Кадерия. шулай сөйләшә-сөйләшә, савыт-сабаларны өстәлдән җыештырып алып, үз урыннарына куйды, минем каршыма ук килеп утырды. Йөземә карады, кулларыма да күз төшерде — Карагыз әле,—диде — Сезнең фамилиягез миңа таныш кебегрәк тоела. Сез язучы түгелме? Хәтерем ялгышмаса. сезнең ниндидер бер китабыгызны да укыган идем шикелле. Әле бик яшь чагымда. Кәсебегезне яшермисездер бит?.. Бу сүзләр минем инде тынып калган хисләремне кузгатып җибәрделәр. Мин бераз каушадым да. шикләнебрәк тә калдым Бигрәк тә Кадериянең: «Кәсебегезне яшермисездер бит,»— дип, күзләремә үтә карап биргән соравы уйга салды. Мин бу өйдә тыныч кына төн кунармын да, иртә белән юлга чыгып китәрмен дип кенә өметләнгән идем. Ә хәзер биредә әнә нинди сорауга да җавап бирергә тиешмен. Кадерия дөрес әйтә. Мин. чыннан да, әле институтта укыган вакытымда ук, шигырьләр китабы язып чыгарган идем. Әнә, ул китапны бу ерак авылда да укыган кеше бар икән. Башка вакытта булса, шатланып туймас идем. Язучы белән укучы очрашканда дуслар кавышкан төсле була бит Әмма бу юлы мин, Кадерия әйтмешли, «үз кәсебемне» яшерергә тиеш идем Бу хакта сөйли китсәм, Кадерия, бәлки, шикләнеп, куркып калыр, әллә нәрсәләр уйлап бетерер Хәзер бит шундый заман: кешеләр кеше сүзеннән карактан, бандиттан. кеше үтерүчедән дә битәр ныграк куркалар Туганнарыннан, дусларыннан шикләнәләр. Сүз әйтү — иң куркынычлы эш. Нинди генә кайгың булса да, эчендә тот. Ян, көй — төтенен чыгарма, эндәшмә. Серләреңне иң якын кешеңә дә чәпчемә, соңыннан үкенерсең. Әнә бит, төрмәләргә ябылган язучыларны да «халык дошманы» дип атыйлар. Алай гына түгел, шпионнар, илгә хыянәтчеләр, капитализм ялчылары дип тә әйтәләр иде аларны Язучы дигән исем куркынычлы сүзгә әйләнеп бара иде. Хәтта язучылар үзләре дә бер-берсен очратканда күрмәмешкә салышалар, берсе урамның бу ягыннан, икенчесе каршы яктан узып йөриләр. Чит күзләрдәй сакланалар, янәсе Миңа да, бәлки, бу юлы телемне тезгендә тоту яхшырак булыр Әмма Кадерия соравын читләтеп кенә узып булмый. Әнә ул, йөземә караган килеш. җавап көтә. Җавапны уйлап чыгардым, билгеле. Башымны читкәрәк борып: «Ул, сез укыган китап башка берәүнеке булгандыр, бер төсле фамилияле язучылар гел очрый тора,— дидем, һәм тагын әйттем: — Мин укытучы булырга теләгән идем. Барып чыкмады, институттан кудылар. Моннан соң Кадерия «Ни өчен кудылар?»—дип сорарга тиеш иде кебек. Ә бу сорау мине бик авыр хәлдә калдырачак... Ләкин Кадерия сорамады. Хәтта, ишетмәгән кебегрәк, уздырып җибәрде. Тик ахырда гына: — Укымышлы кеше икәнсез,— диде.— Ярый әле мин сезне ишек төбеннән үк борып җибәрмәгәнмен. Сез миңа бик кирәк кеше булып чыктыгыз бит әле — Нигә? — Йомышым бар. — Нинди йомыш? — Бик матур итеп кенә, күңелгә керерлек, җайлы итеп кенә иптәш Сталинга хат язасы иде Әнә бит, күпме каракларны, спекулянтларны, хәтта дезертирларны да, төрмәләрдән чыгарып, өйләренә кайтарып җибәрә торалар Ә минем ирем әле һаман кайдадыр җәфа чигә, картаеп беткәндер инде, мескенем. — Моңа кадәр язганыгыз булмадымыни? — Булмаган кая, яздым, кабат-кабат яздым, башка кешеләрдән дә яздырып карадым Бер генә дә җавап бирмәделәр Казанга барып, төрмә ишекләренә дә төртелгән чакларым булды Анда бит баш сыярлык тишек аша гына сөйләшәләр. Шуннан миңа да әйтә тордылар: «Ирегез исән-сау, күчтәнәчләрегезне алмыйбыз»,— диләр дә, тишекне шалт иттереп ябып куялар Кадерия, түрдәге сандыктан бер дәфтәр чыгарып, өстәлгә китереп куйды. Менә сезгә кәгазь,—диде,— языгыз, зинһар өчен, сез, бәлки килештерә төшәрсез. Әлегә кадәр язган хатларымны Мәскәүдә бик яратып җиткермәделәр, күрәсең Берсен әле татарча да сырлап җибәргән идем Бер бик явыз татар кулына эләккәндер дә, мөгаен, әрәм булгандыр. Мин, дәфтәрне ачып алдыма куйдым да, тагын уйга бирелдем Чыннан да, мондый мөһим хатны Бөек юлбашчыга, халыкларның иң-иң якын дустына, кешелек дөньясын бәхетле киләчәккә җитәкләп баручы иптәш Сталинга дигән хатны ничек башлап китәргә? Бәлки аны иптәш Сталин үзе укымас та әле. Әмма, барыбер, аңа якын кешеләрнең берсе укырга тиеш булачак. Менә шул кешенең күңелен йомшатырлык итеп язасы иде. - Сезгә, иптәш Сталин, бер татар авылыннан, бер татар хатыны хат язган,— дисен иде ул кеше —Ул татар хатынының кайгысы бик зур,— дисен иде.— Аңа ничек кенә булса да ярдәм күрсәтәсе иде,— дип тә әйтсен. Белмәссең, бәлки, иптәш Сталин кулына каләмен алыр да, «Хәзер үк, һич көттермичә, бу татар хатынының ирен төрмәдән азат итәргә», дип, хат читенә шытырдатып язып та куяр... Мин шулай уйланып торган арада., Кадерия сандыгыннан бер дистә газета алып килеп, алдыма җәеп салды. — Әллә менә шулардай үрнәк алыбрак язасызмы? — диде — Монда бигрәк тә килештереп сырлаганнар Мин газеталарның әле берсен, әле икенчесен карый башладым Иптәш Сталинга кемнәр генә хат язмаган? Укып кына чыгарлык түгел иде. Бер үк газетада бер-ике. хәтта өчәр хат басылган Заводлар, колхозлар исеменнән иптәш Сталинга шатлыклы телеграммалар өзелмәгән Барысында да хезмәт фронтында бөек жиңүләр турында әйтелгән. Хәтта бер колхоз яки әллә кайдагы бер совхоз, тавык кетәклеге салса да. «Бөек * уңышларга ирештек», дип. тизрәк рапорт бирергә ашыккан < Дөньяның атаклы язучылары, күренекле әдипләре, шагыйрьләре ип- < тәш Сталинга шигырьләр багышлый, поэмалар, романнар яза Хәтта үз = имзасын да куя белмәгән бәетчеләр газетада бөек юлбашчыга жыр белән 2 хат язмый калмаган. 6 Минем алда жәйрәп яткан газеталарда да әнә шушы хатлар. Алар ♦ үрнәгендә иптәш Сталинга хәтта шәхси хатны да язарга мөмкин Әмма ® минем эш башка. Миңа бит «халык дошманы» хатыны исеменнән язарга > кирәк. Четерекле эш. 5 — Йә. башлыйбызмы? — диде Кадерия. бераз тынлыктан соң.— s Озак уйлансаң, эшнең кадере китә. . “ Сизәм, Кадерия ашыга. Мин язган хат һич жавапсыз калмас кебек х тоела аңа. Бу хәсрәтле кешенең хәлен аңлыйм, әлбәттә Миңа, чыннан да. бик житди эш кушыла бит Мондый чакта уйламыйча гына ярамый Хатка жавап көтә-көтә. бу мескен хатын елап күзләрен бетермәсен иде. Уйлап кына язсаң, бәлки, хат хужасына барып ирешер.. — Ярый, башлыйбыз.— дидем дә. язып киттем. «Безнең иң якын дусыбыз. Бөек юлбашчыбыз, безне Ленин юлы белән бәхетле киләчәккә алып баручыбыз, мәңге сүнмәс кояшыбыз иптәш Сталин!..» Хатның бу беренче юлларын Кадериягә укып күрсәттем: — Шулай килешәме?—дидем. — Бигрәк тә әйбәт чыккан! Кадериянең йөзе яктырды. Керфек очларына энжеләр тезелеште сыман Мин бу хатынны менә хәзер генә күреп алдым кебек. Йөзенең ябыклыгы ана ниндидер ямь бирә төсле. Күз карашлары уйлы, карадың исә. үзең дә уйга каласың — Инде,— диде ул.- миннән сүз башлыйбыз — Ничек? — Мин сөйләрмен, ә сез килештереп яза барыгыз. Беренче кат кына түгел бу зарлануларым Жылауларым аннан да күбрәк булды Нишлим соң. кая барыйм? Иптәш Сталинга язмыйча хәлем юк Ул бит безнең бердәнбер яклаучыбыз Шундый хәсрәткә төшкән татар хатынын кызганмый калмас Мин бу сүзләрне дә хатка тиешле булганча язып чыктым, укып күрсәттем Күрәм. Кадерия хатның башланышы белән бик риза — Хәзер инде тыңлап торыгыз. Газиз Шакирович Мин сөйли барырмын. ә сез кирәклесен генә яза барыгыз — Килештек. Кадерия сөйләп китте: — Минем иремне, ягъни Гыйльфан Мансуровны, тәк кенә торганнан, бер дә көтмәгәндә генә кулга алдылар Әмма, икмәк тотып әйтәм. минем иремнең тырнак очы кадәр дә гаебе юк Кадерия кинәт йотлыккан шикелле булды, сүзеннән тукталып, миңа текәлеп карады. — Сез нигә болай сәерләндегез әле? Йөзегез дә ничектер үзгәреп китте. — Юк. болай гына.— дидем мин,—болай гына Борчылмагыз Әмма бу минутта минем хәлем «болай гына» түгел иде шул. Гыйльфан Мансуров дигәч тә. кинәт сискәнеп куйдым Ул кешене мин беләм ләбаса. Әйе-әйе. беләм. Шикләнер урын юк. Шулай да. бу хакта хәзергә дәшми торырга карар иттем. — Минем ирем,— дип дәвам итте Кадерия. - иптәш Сталинны үлеп ярата иде Иптәш Сталин белмидер әле, ирем аны утта чатырдап янудан 4 саклап калды. Әнә.— Кадерия стенадагы рәсемгә күрсәтте,— иптәш Сталин моңа үзе шаһит.. — Туктагыз,— дидем мин Кадериягә,—нәрсә сөйлисез? Иптәш Сталин Мәскәүдә, Кремльдә утыра, ә сезнең ирегез аны уттан саклап калган? Бу бит уйдырма' Хатны болай язарга ярамый Ә Кадерия бер дә хафаланмыйча гына әйтте Языгыз, яз,— диде — Бер генә дә алдамыйм, бик дөресен сөйлим Безнең авылда. - диде ул. кечкенә генә клуб бар иде. Менә бер төнне шул клубка ут капты. Авылда шау-шу купты Минем ирем дә, йокысыннан сикереп торып, аннан-моннан гына киенде дә шунда йөгерде. Ул килеп җиткәндә клуб инде дөрләп яна икән Ирем, аны-моны карамый, шул утлы упкынга кереп китмәкче булган Аны тотып алганнар — Кая барасың, юләр. — дигәннәр, - әллә синең дә янып бетәсең киләме? — дип орыша башлаганнар. Ирем — Анда иптәш Сталинның портреты янып бетәчәк' — дип кычкыра- кычкыра, боларның кулыннан тартылып ычкынган да. ут эченә ташланган Тирә-яктагы кешеләр:: — Бетте бу. харап булды,— дип, нишләргә дә белми аптырап калганнар Ә минем ирем шул ут эченнән иптәш Сталинның портретын үз гәүдәсе белән каплап алып чыккан. Дөрес, үзе дә шактый янган-көйгән иде. Аның каравы, иптәш Сталинның бер генә җиренә дә ут тимәгән. Әнә, шул рәсем инде ул. Ирем, аны өйгә алып кайтып, шулай бизәкләп элеп куйды Шул көннән башлап, ирем үзен «Мин — сталинчы»,— дип әйтә торган булды. Иртә белән эшкә киткәндә рәсемгә карый-карый кул болгый Янәсе, хуш иптәш Сталин, мин эшкә киттем, ди иде кебек. Эштән кайткач та. аның белән күрешкән-сөйләшкән кебек итә. Без икебез дә. иптәш Сталин рәсеменә карап, тынып калдык. Сталин да безгә карый төсле. Кадериянең бу сүзләреннән соң Бөек юлбашчы кинәт кенә телгә килер дә: — Рәхмәт, дип әйтер иде шикелле - Моны хатка язмыйча булмас,—дидем мин — Сезнең ирегез тиңсез батырлык күрсәткән Аны авыл кешеләре дә «батыр Гыйльфан» дип атый торганнар иде. Район газетасында рәсемен дә басып чыгардылар Мактап та яздылар . Чыннан да, бу мине кызыксындырды Менә мин кем өенә килеп кергәнмен икән — Ул газетаны күрергә мөмкин түгелме?—дип сорадым — Бәлки, хат белән бергә шул газетаны да җибәрергә кирәк булыр? - Юк шул,—диде Кадерия. — ул газетаны өйне тентүчеләр үзләре белән алып киттеләр Ә аңынчы безнең өйгә әллә кайлардан пионерлар, комсомоллар төркем-төркем килеп йөриләр иде. Сорашалар, белешәләр: «Абый, сез ничек, бер дә курыкмыйча, иптәш Сталинны уттан алып чыктыгыз?»— дип сөйләттерә-сөйләттерә арытып бетерәләр иде Баш өстендә генә янып торган лампа бер сүнеп, бер кабынып китте - Әнә, — диде Кадерия,— утларны сүндерәләр. Бездә бит шулай, төн уртасы җиттеме, утларны басып куялар. Движокның артыкка көче җитми Тимердән булса да, арый, күрәсең. Кадерия керосин лампасын кабызды. Нәкъ минем алдыма ук китереп куйды: — Моның яктысы әле яхшырак та Күзләрне авырттырмый. Кирәк чакта ярап куя. Юкка гына аны «сукыр лампа» диләр. Аннан соң инде Кадерия тыштан капкачлары ябылган тәрәзәләрне эчке яктан юрган, иске-москы әйберләр белән каплады - Ут нуры су кебек ул, ярык-мырыктан да агып чыга, —диде Чыннан да. бәлки шулайдыр Өй эче бераз яктырып китте Юк. моның башка сәбәбе дә бар иде, беләм Бу кара төндә нәкъ авыл уртасында утырган өйнең тәрәзәләре ярыкларыннан ялтыраган яктылыкны кем күрен алмас? Күрер дә. халык дошманы өендә әле һаман ут яна. дип, мыштым гына күзәтеп, карап китәргә дә жаен табар «Дошман хатыны тик кенә тормый икән шул дип, авызыннан гайбәт очырып жибәрер. Кадерия әнә шуннан курка иде. ф Мин инде хатны шактый гына яздым Әмма тагын дәвам итәсе бар н иде әле. Кадериянең сәйләнен көттем. .Ул янадан чәй ясады. * — Бу һаман үз ирен мактый, дип әйтерсез, бәлки. Андый кешене мак- < тамаска да мөмкин түгел шул Ничек әле. егет кешегә житмеш төрле һө- g нәр дә аз. диләрме? Менә минем ирем дә шул житмеш төрле һөнәр белгән < егет иде Авылга килгән беренче тракторны да ул иярләде. Комбайнга да о беренче булып күтәрелде Балта тотса кулында балтасы уйнап кына * тора иде. Боларны болай гына әйтүем, бәлки, хатка язып та тормассыз. ч Сүз барышында, бәлки, ярап куяр,—дидем мин —Эш кешесен £ иптәш Сталин аерата ихтирам итә дип сөйлиләр Мондый эшлекле, уңган ч хезмәтчене төрмәгә япканнары өчен Бөек юлбашчы гафу итмәс.. Мин дә шулай уйлыйм, диде Кадерия. Сталин рәсеменә карап- я карап алды — Бөек юлбашчы гафу итмәс аларны. Кая керергә тишек тап1 мае ул нәләтләр, алар иремнең кискән тырнак очына да тормыйлар Әлбәттә. Кадерия бераз кызын алды. Аның йөрәге кузгалды, күрәсең. Күзләрендә ачу чагылды Йөзе бер кызарды, бер агарды Аннан соң. нәрсәнедер исенә төшергән шикелле, уйланып торды да. әйтеп куйды: — Сез, зинһар өчен, бу сүзләрне хатка кыстыра күрмәгез Бик каты әйтеп ташладым бугай, үзәгем өзгәләнә шул. яндыра, көйдерә... — Бу кадәресен генә аңлыйм, борчылмагыз. Мин ишетмәде дип белегез. Ачу килгәндә тел шулай чыгымланып куя инде ул Бер-беребезгә карашын көлешкән булдык. Әмма бу шатланып көлү түгел иде. Кеше бит кайчак кайгыдан да көлә Кадерия сүзен дәвам итте: п Колхозчыларның беренче съездына иремне делегат итеп сайладылар. Беләсезме, ул Мәскәүдән бер кочак китаплар төян кайтты. Съездда аларга иптәш Сталин исеменнән тагын төрле-төрле бүләкләр дә биргәннәр икән. Иремә безнеи илдә әле яңа гына эшләнә башлаган бик матур радио эләккән. Ул шуңа бик шат иде. Кемнәр белән генә очрашса да. үзенең башкалада нәрсә күргәннәрен, кайда булганнарын сөйли иде. «Мин иптәш Сталинны күрү бәхетенә ирештем, гомер буе онытасым юк,—ди иде — Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга рәхмәт, ул безне бәхетле итте, безгә кояш бирде. су. икмәк бирде. Яшәсен безнең атабыз иптәш Сталин!» - дип кабат-кабат әйтә торган иде. Кадерия үзе дә бу сүзләрне шактый күтәренке тавыш белән әйтте. Әллә шул тавышка сискәнепме, мич башында кыз баланың «Әтием...» дип нидер сөйләнеп куйганы ишетелде. Кадерия мич башына каранып алды: — Төш күрәләр, ахрысы, мескеннәрем.— дип. авыр уфтанып куйды Алар, шулай төн уртасында уянышып, миннән әтиләрен таптыралар. Елашалар Ә мин аларга нәрсә әйтә алам соң? Башта «Тиздән кайтып житәр»,—дип ышандыра тордым Аннан соң. «Берике атнадан»,— ди идем. Соңрак. «Киләсе елда әтиегез кайтып төшәр»,— дип әйтә башладым Әтиләреннән хәбәр дә. хат та юк. Хәзер инде мин бер сүз дә эндәшмим. Балаларымны һаман саен алдарга көчем житми. Алар инде еламыйлар да, сорамыйлар да. ышанмыйлар да Кадерия йөзеннән күз яшьләрен сөрткән саен, алар күбрәк агыла төсле. Әйе. күз яшьләре кешенең авыр кичерешләрен, сагышларын, ә кайчакта шатлыкларын да дөнья алдына чыгаралар Мин хәзер үзем дә бу бәхетсез ана белән бергә елыйм шикелле Күз яшьләрем генә күренми, ә жаным сулкылдый. Минем дә йөрәгем сызлый: минем дә «халык дошманы» дип аталган дусларым исемә төшә. Исәннәрме, әллә дөнья куйганнармы? 13 Юк, бу хатны бик житди язарга кирәк. Сүзләрнең дә күңелгә үтеп керә торганнарын гына сайлап алырга Чыннан да. бу хат кемнең дә булса, бәлки, жанын кузгатыр Бәлки, кем дә булса укыр да уйланыр. «Нигә гаепсез кешеләр һәлак була? Каян чыкты бу афәт?» — дип, Үзәк Комитетта яки Верховный Советта «халык дошманнарын» яклап сүз әйтер Җитди хат бу. Уйлап кына, сүзен-сүзгә китереп кенә язарга кирәк. Мин шулай уйлана-уйлана яза барам. Бу хат иптәш Сталинның үзенә эләгә калса, аның да йөрәге дерелдәп китсен. «Бу ниткән эш? Хәзер үк тикшерергә, халык намусына тап төшерүчеләрне хәзер үк жавап- ка тартырга!» — дисен Бу хатны мин үз исемемнән дә язам шикелле. Бәлки, газапка дучар булган, хаксызга рәнжетелгән дусларыма да файдасы тияр. Минем дә жаным көя Минем бит әле бу өйдә сөйләрлек авыр истәлегем бар. Сөйләргәме? Әллә?.. Гыйльфан Мансуровны ни өчен кулга алганнар? Аңа халык дошманы дип әйтергә кемнең теле барган? Шул турыда да тизрәк беләсем килде минем Сорарга да өлгермәдем, Кадерия үзе сөйләп китте — Иремнең бер генә тамчы да гаебе юк,— диде ул. идән уртасына чыгып басып. Бу хәлдә ул судьялар каршына баскан адвокат шикелле- рәк иде — Аның гаебе юк! Кем-кем. әмма мин үз иремнең һәрбер адымын гына түгел, һәрбер сулышын, йөрәгенең һәрбер тибешен белеп тора идем Шатлыкны да, кайгыны да без бергә бүлеп яшәдек. Ул яшьтән үк комсомол булды. Партиягә керде. Читтән торып агроном булырга укыды. Игенне фән кушканча үстерми торып, безнең тамаклар туймас, ди иде Тагын бер генә ел аңа тимәсәләр, ул инде кулына диплом да алган булыр иде «Ни өчен төрмәгә эләкте?» — дип сорыйсызмы? Әйтәм: Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинны яклаган өчен! Әйе. әйе, иптәш Сталинны яклаган өчен төрмәгә керде ул. Теләсә кемнең дә жанын дерелдәтерлек иде бу сүзләр. Башка сыймый. берничек тә аңлашылмый иде алар миңа. Кадерия үзе дә бу сүзләрнең бик четерекле икәнен сизенде. Бераз тынып торды да, әйтә куйды: — Бу турыда сез, зинһар өчен, бик аңлатып кына, сүзен сүзгә килештереп кенә яза күрегез... — Әйе, ашыгырга ярамас. Җентекләп кенә язарга тырышырмын. Сез дә сак булыгыз, андый-мондый уйдырма була күрмәсен. — Икмәк тотып ант итә алам Ирем иптәш Сталинны жаны-тәне белән ярата иде. һәркөнне, иртә белән йокыдан торгач та, әнә шул рәсемгә карап уйланыр иде: «Хәзер инде иптәш Сталин да йокысыннан уянгандыр,— ди торган иде — Аның эшләре бит безнеке шикелле генә түгел Әнә нинди зур ил, ярты дөнья кадәр Анда күпме җирләр, диңгезләр, урманнар бар. Ничә миллион кеше яши Барысын да белеп, күреп торырга кирәк Бәлки, ул безнең авылны да искә төшерәдер Анда халык ач түгелме, җәберләмиләрме минем игенчеләрне, дип борчыладыр...» Ирем көннәр буе кырдан кайтып керми иде. Авылдашларны эшкә өнди, киңәш итә, яңа ысул белән иген чәчәргә өйрәтә. Тегеләр ык-мык килеп карыша башласалар, «Иптәш Сталин шулай куша»,— ди дә. тегеләрне каршы сүз әйтмәслек итә. Бервакыт шулай өйдә чәй эчеп утырганда ул: «Иптәш Сталин бул- маса. без ничек яшәр идек? — диде,—Нишләр идек?» Шунда мин аңа шаярган шикеллерәк итеп: «Яшәр идек әле,—дидем — Ата-бабалар аны белмәгәннәр дә. күрмәгәннәр дә, кырылып бетмәгәннәр ич» Шул сүзләрем өчен ирем мине кыйнап ташлый язды. «Контрлар сүзен тыкылдыйсың,— диде — Тагын шулай телеңә салынсаң, әнә, әйберләреңне төенлә дә выжт минем өйдән! Күземә күренмә! Ә иптәш Сталинга сүз тидермә Ул булмаса, без инде күптән аякларны сузган булыр идек», ди. Чыннан да. тормышыбыз җайлы гына бара иде. Эш көненә икмәк тә ул елларда җитәрлек бирелә килде. Яңа өй салып кердек. Ике балабыз туды. А Тимергалина рәсеме — Туктагыз әле. Кадерия,—дидем мин —Бераз ашыга төштегез бугай Онытылмасын, мин яза барыйм. — Әйе шул. чыннан да, сөйлим дә сөйлим Үземнең дә телем кип > шенде. Сез яза торыгыз, ә мин самавырны яңартып жибәрим әле... Чәй бераз кәефне күтәргәндәй итте. Әмма борчылуым басылмады Бу йортка кергәндә мин, үз язмышым белән дә очрашырмын, дип һич кенә дә көтмәгән идем Башына яшьли чал төшкән бу мескен хатынга минем әйтәсе бик авыр сүзләрем бар лабаса. Нигә кердем бу өйгә? Хәзер ничек чыгып китәрмен? Әгәр ул сүзләрне әйтсәм, биредә көне-төне елашырлар «Нигә әйттең безгә ул хәбәрне?» — дия-дия, бәлки, мине дә авыр сүз белән телгә алырлар. — Башлыйк инде,— дидем мин, каләмемне кулыма алып.— Ял итеп алдык бугай. Кадерия башта, мич башына күтәрелеп, балаларын карап, урын- жирләрен рәтләп төште. Өстәл янына килеп, лампа фитилен күтәрә төште — Шулай,— диде ул яңадан сүз башлап,— ирем төннәр буе китаплар актара, укый, яза Иртә белән миңа сөйли. «Беләсеңме.— ди,— иптәш Сталин, Ленин үлгәч, аның табуты алдында ант тоткан Без, дигән. Владимир Ильич, син сызган юлдан тайпылмабыз, синең байрак астында алга барырбыз, синең эшләреңне дәвам итәрбез, дигән». Иремнең сөйләгәннәрен тыңлап, башым күккә тиярлек булып шатлана идем Көннән-көн аның күзләре күбрәк күрә, дөнья хәлләрен күбрәк төшенә бара кебек иде ул. Сүзләре дә матурлана, тавышы да көр, йөзе дә чибәрләнә төсле иде Кайчакта шул шатлыгымнан яшерен генә елаган чакларым да булды. Бәхетле мин, бәхетле, ди идем. Безгә бит күп кирәкми иде. Өстәлебездә бер телем икмәк булса, шөкер итә идек. Юк, мин әле дә бөтенләй бәхетсез түгел. Үзең сөйгән кеше белән бер генә сәгать бергә яшәсәң дә, бәхетнең нәрсә икәнен белеп каласың. Гыйльфан белән аз гына торып калсам да, онытылмаслык булды. Көтәм әле. Ул кайтыр да. шул аерылган бәхетне кабат бергә кушарбыз.. Кадерия, әнә шул бүленеп калган ярты бәхетен эзләгән шикелле, ти- рә-якка каранды. Нәрсәгә генә күз төшерсә дә, күңеле юанмадьһ күрәсең. Авыр сызланды Өйдәге һәрбер нәрсәне — өстәл-урындыкларны, тәрәзә өлгеләрен, хәтта балалар уенчыкларын да аның ире үзе ясаган икән. Кадерия сүзеннән туктады. Бераз уйланды. Аннан соң, инде суынып беткән чәйне эчеп, хәл алды. — Беләсезме,— диде. - беркөнне ирем, укыган китабыннан башын күтәрде дә: «Карале, әйт әле,— диде — Коммунист синеңчә кем?» Ә мин каян белим? Андый сорауга миннән акыллырак кешеләр дә жавап бирә алмас иде әле Ә ирем, күзләрен миңа текәгән дә, жавап көтә Үзе матур итеп елмая. Мин ык-мык итебрәк торгач, ул үзе жавабын да әйтеп салды «Коммунист,—диде ул,—әллә кем түгел, гади кеше Әмма саф намуслы, тәне дә, жаны да чип-чиста булырга тиеш аның. Бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин шикелле. Менә биредә,— диде ул. китабын миңа күрсәтеп,— менә биредә бер француз язучысы да «Сталин — бүгенге Ленин» дип язган Хәтереңә салып, бикләп куй. » — Туктагыз әле,— дидем мин. - Сталинга шул кадәр бирелгән кешене ни өчен кулга алдылар соң? Гафу итегез, әллә ничегрәк килеп чыга бит. Хатка язсаң да ышанмаслар төсле. Болай соравымның сәбәбе бар иде, билгеле. Атылганда да мылтык көпшәсенә туп-туры карап «Яшәсен иптәш Сталин!» дип кычкыра-кыч- кыра үлгән кешеләр турында мин бит инде белә идем. Алар шулай үзләренең гаепсезлекләрен тере кешеләргә әйтеп калдырырга теләгәннәрдер, бәлки? Бу сүзләр кайчан да булса иптәш Сталинга ишетелер, дип. соңгы ышанычларын белдергәннәрдер. Ә менә бу хатның язмышы нинди булыр? Кремль диварлары аша үтеп, тиешле кеше кулына килеп керерме ул? Әллә кайда да булса югалып калырмы? • Бая әйткәнемчә, диде Кадерия, кабат сүзгә керешеп.— без ирем белән тыныч кына яши бирдек. Бер көнне иртә белән минем Гыйльфаным елап уянды. Әле уянгач та бик озак үкседе. Күзләреннән эре-эре ф тамчылар чәчрәп чыкты. t- — Ни булды? — дидем мин аңа — Ни булды? х — Авыр төш күрдем.— диде ул,— бик авыр төш 2 Ир башың белән төш күреп еларсың икән?! Хатыннарга гына ки- s лешә ул,— дип, иремне бераз орышып алмакчы идем. Ә ул әйтте: - Төше нинди иде бит. белмисең,— диде. - Нинди иде соң? Сөйлә. . * Ирем бераз уйланып ятты. Ул хәтта нигәдер куркынган шикеллерәк ч — Бик шәп төш ич бу, бик шәп төш, шатланырга кирәк, мондый төшләр теләсә кемгә керми Ничегрәк күрдең? — дим — Сөйләргә дә куркам, бигрәк авыр төш бит. Имештер, мин ниндидер диңгез ярына килеп чыкканмын. Карасам, ни күрәм: ниндидер кара киемле кешеләр иптәш Сталинны, кул-аякларын богаулап, көймәгә яткырып салганнар да, каядыр алып баралар «Иптәш Сталин, Сталин! — дип кычкырам, имеш.— Сине кая илтәләр?» — дим. Иптәш Сталин ник бер сүз әйтсен. Мин шунда ук елап җибәрдем Ә теге кара киемле кешеләр авызларын ыржайтып көлешәләр. Шунда берсе әйтә: «Без синең Сталиныңны кара атауга алып барабыз,— ди — Анда көн дә, төн дә булмый».— ди Аңладым, димәк. Бөек юлбашчыны алар зиратка озата баралар. Мин: «Хуш, иптәш Сталин, хуш!» — дип кычкырырга телим, ә тавышым чыкмый. Ярый әле, син мине төртеп уяттың, югыйсә, мин әллә нишләп беткән булыр идем. — Бер дә куркасы түгел, төшкә ни кермәс,— дидем мин, иремне кочаклап — Төштә җылаган кеше өндә шатлана, диләр Әле дә үкенәм, шунда: «Бу төшеңне беркемгә дә сөйләмә».— дип кисәтеп куясым калган икән Ул юләр, шул ук көнне җыелышта, халык алдында шушы төшен сөйләп ташлаган. Соңыннан әйткән: — Иптәшләр, уяу булыйк, безнең Сталинны дошманнар сагалыйлар. Бу төшемне мин шуңа юрыйм,— дигән — Шул хакта Мәскәүгә хәбәр итә торыйк. Анда иптәш Сталинны саклаучылар уяу булсыннар Күз дә йоммасыннар. Әнә, тирә-якта капиталистлар дөньясы мәш килә Алар безнең иптәш Сталинны хәзер үк гүргә бөтәрләп тыгарлар иде . Шул чакта өстәл катында утырган авыл советы председателе урыныннан сикереп тора да: — Провокация бу,— ди,—провокация! Каян килгән уяу кеше' Без исән чакта иптәш Сталинның башыннан бер бөртек чәче дә төшмәс! — Дөрес, дөрес! — диләр җыенда утыручылар — Дошман сүзе бу Төш күргән, имеш. Үзең уйламасаң. төшкә керми ул! — Правильно!—ди авыл советы председателе. Бармагы белән минем иремә төртеп күрсәтә.— Синең үзеңне ипләп кенә тикшерәсе бар Иптәш Сталинга син үзең кул күтәрергә теләмисеңме икән әле? Вот вопрос!. Ирем бу җыеннан каралып, боегып кайтты. Йөзенә карап кына да сизеп алдым. Сорадым — эндәшмәде. Икенче көнне дә өйдә урын таба алмыйча арлы-бирле сугылып йөрде. Өченче көн дә шулай узды Бу мине шикләндерде. «Юкка түгел бу. юкка түгел»,— ди-ди. мин дә нишләргә белми калдым. тә иде Мин дә сагаеп калдым. £ — Йә, сөйлә инде.— дидем,— сөйлә... * Ирем авыр сулады, ыңгырашкан шикелле итте. Аннан соң, пышыл- = дап кына әйтте: » — Мин төшемдә иптәш Сталинны күрдем,—диде,—иптәш Сталин1 ны!.. 17 Э'берчакны ирем мина ачулы күзләре белән карады да: — Синең элеккеге сөйгән ярын минем башымны ашамакчы,— диде— Бәйләнде бит, «Син үзең дошман»,— ди. Халык алдында хур ит-4 те. — Аннан тагын әйтә куйды: — Белдеңме инде,—ди,—синең өчен миннән үч ала ул шулай сөйләнеп. Үч ала... Кадерия, сөйләвеннән туктап, яшь тулы күзләре белән мина текәлде. Янәсе, ышанаммы мин аның бу сүзләренә. Ә мин әйттем: — Эшләр бит тирәнгә китеп бара, сөйләгез, сөйлә,— дидем — Хатка кирәкле сүзләрне мин язмый калмам Болай яла ягучыларны судка биреп утлы табага бастырырга кирәк. Тик. шулай да, мин аңламый торам әле. Ни өчен үч ала ул? — Яшь чагында шул Фәррах исемле бәндә, әлеге дә баягы шул авыл башлыгы, минем арттан еллар буе сөйрәлеп йөргән иде. Очраган саен: «Мин сине сөям, сөям»,—дип бәйләнә иде. Клубка барсам, анда көтеп тора, урамга чыксам, бозау кебек, артымнан ияреп килә. Сөймәгән кешеңә якты йөз күрсәтеп буламы соң? Төскә-буйга дисәң, начар сүз әйтерлек түгел иде, югыйсә. Әмма күңелем кабул итмәде. Аннан соң ул мине куркытып та карады Өегезне яндырам, нәселегезне корытам, дип тә янады. «Теләсәң, хәзер үк күзләремне чокып чыгар, сине күрмә- сәм тынычрак яшәрмен»,—дидем мин аңа. Чөнки инде түзәр хәлем калмаган иде. Бу явыз минем хакта берәр гайбәт чыгара күрмәсен, дип, җаным алынып курка идем Ә минем бәхетем бар иде инде. Медицина курсларында укып, мин инде авылда шәфкать туташы булып эшли идем. Ә йөрәгемдә Гыйльфан исемле егет яши иде. Мәктәптә укыганда ук башланган мәхәббәт иде ул... Тора-бара яхшы кешеләр ишеттерделәр. Фәррах мине урлап китәргә ниятләнә икән. Ә мин. мыштым гына җыендым да, Гыйльфаныма ябышып чыктым. Фәррахның юлы өзелде. Бервакыт, инде туйлар узгач, ул мине очратты да: «Ярый-ярый,— диде, мин моны онытмам». Ә хәзер инде ул, әнә, авыл башлыгы булып алды Чыннан да, онытмаган икән Шул еллардан бирле, юха елан шикелле, башына агу җыеп йөргән Менә хәзер, иремне генә түгел, мине дә чакты ул явыз... Кадерия авызын яулыгы белән каплады. Калтыранды, йөзе җыерылды. Күзләреннән яшь коелып төште. Ул, балалар куркышып уянмасын дип, тавышсыз гына елый башлады. Мин аны тыймадым. Тимә, еласын, күз яшьләре белән аның кайгысы да бераз сүрелер, дидем үз-үземә. 1 Кадерия бераз тынып сулыш алды, яңадан сүзгә кереште: — Шуннан соң, бервакыт төн уртасында, безнең капка алдына дөбер-шатыр дулап ниндидер машина килеп туктады. Без барыбыз да берьюлы уяныштык. Ул вакытта әле бишектә генә яткан улым башын күтәреп тыпырчынды. Ул да нидер сизенә иде шикелле. Менә ишекне дөбердәттеләр. Ишеттек, әлеге шул Фәррах тавыш салды: — Ачыгыз ишекне, җиво! —диде.— Совет вәкилләре килде. Сезнең белән сөйләшергә телиләр Җиво, җиво! Йөрәгем жу итеп китте. Сизендем, яхшыга түгел бу. Кызым итәгемә килеп ябышты Ишекне ирем ачты. Менә, бәрелә-сугыла ике ир кеше килеп керде. Үгез шикелле тазалар, башлары чак кына түшәмгә тими. Авыл башлыгы, әлеге шул Фәррах, башта миңа текәлеп күзләрен чекерәйтте. Елмайган булып маташты Янәсе, туйларыгыз бик матур узган иде дә, менә хәзер, күрәсеңме, эшләр ничек килеп чыкты Йөзенә төкерермен дип курыктым, башымны читкә бордым. Ә ул бик кәпрәеп: «Хәзер сездә тентү булачак,—диде —Мин Совет власте исеменнән катнашам». Теге кешеләр аны-моны сөйләп тормадылар. Өйнең астын-өскә китереп тентергә керештеләр. Идән астына да төшеп менделәр. Мендәрләрне, 18 түшәкләрне изгәләп, селкеп карадылар. Шунда берсе «Халык дошманнары хитрый була, беләбез, не первый раз»,— дип сөйләнә-сөйләнә, Сталин рәсеменә сузыла башлады Ирем каршы төште: — Кулларыгыз юылганмы? — диде.— Сез минем өемне тенти бирегез, ә бөек юлбашчыга бармак белән дә кагылырга рөхсәт итмим. — Анысын инде синнән сорап тормаслар,— диде авыл башлыгы. н иремне бер читкә төртеп. Сталин рәсемен сузылып алды, теге кешеләр- х нең берсенә бирде. Ә тегесе рәсемнең артын каергалап карады. Икенче- £ се стенага йодрыгы бөлән суккалады. s — Беләбез,— диде,— халык дошманнары Сталин рәсемен үз түрлә- < ренә менә шулай элеп куеп, күз буалар... о Ирем бәс төсле булып агарды ♦ — Ни сөйлисез? — диде.— Ни сөйлисез? Мин — партия члены * — Идең. — дип сүз атты авыл башлыгы,— Идең!.. Хәзер инде пар- > тиядән колак кактың син! ч Ирем тиз генә бирешергә җыенмый иде s — Әйдәгез, райкомга! — дип җикеренде — Анда, минем нинди «ха- в лык дошманы» икәнлегемне әйтеп, сезгә дә тиешле сабакны укытып 1 чыгарырлар! Совет вәкилләре дип аталган бу кешеләр корсакларын киерә-киерә көлештеләр Шунда берсе әйтте: — Зачем райкомга? Без сине прямо Казанның үзенә алып китәбез. Киенегез! Живо! Балаларым нәрсәдер аңлап алдылар шикелле. Икесе дә берьюлы елый башладылар. Кызым әтисенә барып сырышты. — Мин сине, әтием, беркая да җибәрмим! — диде — Җибәрмим Әтиләре балаларның башларыннан сыйпады, юатырга тырышты: — Еламагыз, мин бик тиз әйләнеп кайтырмын.— диде. Үзе дә инде еларлык хәлгә килеп җиткән иде Шулай да ул тартышты: — Мин иптәш Сталинның үзенә язачакмын.— диде.— Белеп торыгыз, ул сезне акылга утыртыр әле. менә күрерсез. Без ирем белән саубуллашып та өлгермәдек, машина тырылдап китеп тә барды Ә Фәррах, ишек төбенә басты да. өй эчен күзләре белән айкап чыкты. Әмма минем йөземә карарга бу юлы вөҗданы җитмәде. Чыгып барышлый әйтте: «Гы-Пы-У эшне белеп йөртә,—диде —Йомышың булса, миңа кил».— дип тә әйтә китте. Беләм, бу аның мине шулай мыскыл итүе иде. Сабыйлар каршында да аның йөзе кызармады — Беркөнне ишеттерделәр,— дип дәвам итте Кадерия,— ул явыз, мине санитарлык эшеннән алып, башка урынга күчерергә кирәк, дип сөйләнә икән. Янәсе, дарулар халык дошманының хатыны кулында булырга тиеш түгел. Ул алар белән нәрсә кыландырмас, имеш Әнә, ди икән, кырга тирес чыгарсын Бу хәбәрне ишеткәч, мин аның янына йөгереп барып баш иярмен дип көткәндер. Бәлки, чыннан да, бервакыт аның каршына барырга туры килгән булыр иде. Ни әйтсәң дә, ул бит авыл советы председателе Тик башта аның үзенә минем өемә йөгереп килергә туры килде Хатынын бизгәк тота башлаган «Тизрәк ярдәм ит».—дип ялынды Фәррах. Шул чакта да ояла белмәде, мәлгунь. Мин нишлим, тизрәк аларга йөгердем. Үзегез дә беләсез булыр, безнең эштә дус та, дошман да юк Безнең өчен — кеше теләсә кем булса да — медицина ярдәменә хаклы — Сезне язмыш кызганган, күрәсең. Бәладан котылгансыз. — Үзем дә шулай, дим Бәлки, ул әле тагын берәр мәкер уйлап табар иде Әмма беркөнне үзе дә мәтәлде. Районнан кайтып килгәндә, җиккән айгыры дулап китеп, моны юлга ыргытып калдырган. Шунда җан биргән. Исерек булган, дип сөйләгәннәр иде Кадерия инде еламый Юк, елый иде ул. Әмма күз яшьләре эчтә генә. йөрәк кызулыгында кибеп бетә баралар иде. күрәсең. Хат инде язылып беткән иде Мин. чәй белән тамагымны чылаттым да, хатны азагына кадәр укып чыктым Кадерия бераз уйланып калды — Хатны бик каты язмадык микән? — диде — Иптәш Сталинның йөрәге кинәт кенә авыртып китмәсме бу хәлләрне белгәч! Ул да бит дөнья күргән кеше. Себерләрдә булган, төрмәләрдә яткан - Юк,- дидем мин. тыныч бул. Кадерия. иптәш Сталин нинди генә сынауларга да бирешмәгән Аның бит фамилиясе дә корыч дигән сүздән алынган Тап-таза ул. — Хатның азагына «Бу хатны чын күңелдән яздым».— дип өстә. «Әгәр сүзләрем нахак булса, мине җир йотсын»,— дип тә язып куй. ышансын иптәш Сталин. «Бу хатка күз яшьләрем дә тамды».— дип әйт... Барысы да Кадерия теләгәнчә булды Кадерия хатка имзасын салды. Ә мин конвертка адресны да язып куйдым Хат. тере җан иясе кебек, бу татар хатынының кайгы-зарлары белән конвертка кереп ятты Иртә белән мин яңадан юлга чыктым Кадерия капка төбендә озатып калды. Сүзсез генә кул болгады Их. ул минем кем икәнлегемне белгән булса, нишләр иде икән, мескенем? Нишләр иде? Белми калды шул. белми калды Бу шулай кирәк булгандыр дип уйлыйм Ә мин кем идем соң? Мин бит үзем дә «халык дошманы» дип аталган кешеләрнең берсе идем Ләкин мине. Кадерия ире шикелле, машинага утыртып алып китмәделәр Повестка җибәреп кенә чакыртып алдылар да кайтармадылар Җилкәмнән тотып алып, җилтерәтә-җилтерәтә, караңгы камерага кертеп яптылар Башта «Ни өчен?» дип. тәмам һушсыз калдым Соңгарак белдем: «гаепләрем» хәтсез күп икән Иң элек мин бер бәйрәм табынында «Заманалар авыр, еллар ябык, дус-иш кирәк гомер итәргә».— дип җырлаганмын Аннан соң бер шигыремдә: «Сандугач моңлы сайрый, йөрәктә хәсрәт кайный».— дип әйткәнмен — Нинди авыр заманалар, нинди яман еллар? — дип сорадылар — Бу бит — халык җыры - - дидем мин — Җырдан сүзне алып таш- •яп булмый. Ә ни өчен «Йөрәктә хәсрәт кайный?» — дип сорау куйдылар. Дөньяча хәсрәтсез кеше юк. хәсрәтсез йөрәк буш йөрәк ул,— дип җавап бирдем. — Шулай икән алайса Җырдан сүзне ташлап булмый икән? — Әйе — Ә без ташлатырбыз, ничек кенә ташлатырбыз әле' диделәр — Икенче юлы телеңне авыз эчендә генә тотарсың Аннан соң: — Синең бабаң кем булган3 — дип сорадылар — Каян белим3 — дидем Мин туганда ул инде дөньядан китеп барган. — Ә без беләбез.— диде тикшерүче.— Без беләбез, синең бабаң авылларда дини китаплар сатып йөргән. Ә дин — агу ул. Моны син үзен дә яхшы беләсен булыр, бывший студент' — Беләм, билгеле. Дин — агу. Маркс та шулайрак өйрәтә. — Вот как'? Марксизм белән дә таныш икәнсен' Димәк, сыйнфый көрәш сиңа шулай ук билгеле нәрсә. — Аз гына... — Бу безнең эшне җиңеләйтә. . Мин эндәшмәдем Болар эшне зурдан чамалыйлар Ишеткәнем бар иде ГПУ вәкилләре белән телеңә күп салынырга ярамый. Сөйләгән саен. алар сорауларны арттыра гына баралар икән Шулай да. әти турында сүз чыккач, сорамый кала алмадым Анысы өчен дә мин җаваплымы? - А что думаешь, син бит аның токымы, шулай булгач, безнең өчен әтиеңнең кем булуы да не простой вопрос Әйе, минем әтинең «гаебе» бар иде шул. Ул хакта мин ишетеп кенә белә идем Эш болай булган Колхозлашу вакытында ул бер жыенда: — Колхоз, бәлки, яхшы нәрсәдер, әмма белмәгән килеш тәртәне сындырып куйсак, бик үк күңелле булмас, агай-энеләр,—дигән —Теләгәннәр керсеннәр ул колхозга, ә мин сабыр итәм әле Инде эшләре барып * чыга икән, пужалыста, мин — ике аягым-кулым белән колхозныкы Ә * хәзергә атымны да, сыерымны да ул колхоз йортына илтеп бәйлисем < юк,— дигән. « Озак та үтмәгән, минем әтигә урын тапканнар Себергә сөргәннәр < Ул бары тик үләр алдыннан гына авылга кайтып егылды и Мине институттан куып чыгарганда да әнә шул «эшне» фаш иткән- ♦ нәр иде Усал ният белән, чыгышымны яшереп йөргәнмен, янәсе. Совет ® Вузына алдап кергәнмен .. > Менә хәзер мине тикшерүче дә әнә шул турыда кабат искә төшереп ч узды: s — Әнә,— диде,— бармак белән генә тисәң дә, йомгак сүтелә баш- “ лый, сразу очы килеп чыга Так-что сиңа «Ни өчен мине кулга алды- ® лар?» — дип сорарга да урын калмады Все ясно! Мин, күз яшьләремә буылып, сүзсез калдым. Ниндидер кара төндә авыр төш күрәм шикелле. Инде ул төшемнән мин бик озак еллар уяна алмадым Төрмәдә озак яткырмадылар. — Җитәр дәүләт жилкәсен кимереп ятарга,— диделәр — Без сезне эшләп ашарга өйрәтербез һәм беркөнне минем шикелле «кулак токымнарын», «халык дошманнарын». каракларны, тагын-тагын әллә кемнәрне, картын-яшен бер эшелонга төяделәр дә билгесез тарафка алып киттеләр. Атна буе бардык. Җир шарының икенче ягына чыгып житәрдәй булдык. Кайчакларда жанга курку төшә. Әллә безне шулай ерак-ерак алып китеп, беркем дә белмәс-күрмәс урынга илтеп дөмектерергә жыена- лармы? 1 Менә бервакыт килеп життек. Ул билгесез тараф дигәннәре «Беломорканал» булып чыкты Каналның үзе дә юк иде әле. исеме генә билгеләнгән. Аны киләчәктә «Бөек халык төзелеше» дип тә атарлар Күрдек, әнә без торасы лагерь. Ул чәнечкеле чыбыклар белән кат- кат урап алынган. Эчтә озын-озын буйлы тәбәнәк кенә бараклар тезелеп тора Алар барысы да сап-сары нараттан Читтән караганда бу. үзенә күрә, агачтан салынган кечкенә генә шәһәрчек кебегрәк иде Әнә бер моржадан сузылып-сузылып төтен чыга Анда, бәлки, безнең өчен аш-су әзерлиләрдер Юк. биредә дә яшәп була торгандыр әле. Күңелләр бераз тынычланды Без бит әллә кайда түгел, үз илебездә Әнә лагерьның капка башына ук. кызылга буялган фанер тактага «Иптәш Сталин, тыныч бул. без син куйган бурычны вакыттан элек үтәрбез!» дип. зур хәрефләр белән язып куйганнар. Әнә без кемнәр икән бөек юлбашчы куйган бурычны үтәүчеләр Шулай булгач, куркасы түгел, безгә әллә ни кыен булмас кебек Мин менә шундый уйлар белән лагерь капкасы аша уздым. Беләм, минем янымдагы «дошманнар» да шундыйрак хис кичергәннәрдер. Алар- ның да йөзләре елмаюлы Кайберләре, әнә. мәзәкләр дә әйтешеп куялар Икенче көнне үк безнең кулларга көрәкләр, ломнар тоттырдылар Ян-якларыбызга мылтыклы сакчылар куеп, жир казырга йөртә башладылар. Эшләү «премияле» иде. Планны арттырып үтәсәң, икмәк паегын да артыграк аласың Әмма планны үти алмасаң, үпкәләмә, паегың яртыга ким булыр. Тырышып эшләмисең, димәк Без казыган жирне тау итеп өйсәң. Кавказдагы Казбек та ул тау янында «бөжәк» шикелле генә булып калыр кебек иде Ә лагерь башлыклары һаман азсыналар. Алар «Беломорканал»ны төзеп бетерү ту- рында иптәш Сталинга тизрәк рапорт бирергә ашыгалар иде Ә без ниндидер җансыз, йөрәксез, телсез, бары тик төсебез. буЦ сыныбыз белән генә кешегә охшаган исемсез затларга әверелдек. Баштарак әле туган җирләрне сагынып уфтана идек Кошлар кебек очып кына китәр идек шикелле Торабара ул сагышлар да инде дулкынландырмый башлады Хәтта туган җирләребез. туган аналарыбыз, туган йортларыбыз да беркайчан булмаган кебек Бар белгәнебез шул: иртән торырга да. тезелешеп эшкә барырга, кайтып йокларга да, тагын иртә торып җир актарырга... Менә шул лагерьда мин Кадериянен ирен. Гыйльфан Мансуровны, очраттым да инде. Сөйләшә торгач, якташлар булып чыктык. Билгеле, дуслашып та киттек. Минем аңа исем китә иде Ул кайгырмый да. зарланмый да Эшен жиренә житкереп башкара Планны гел арттырып үти. Лагерь башлыклары аны мактыйлар. «Безнең Мансуров — ударник», диләр иде Ә Гыйльфанның түбәсе күккә тия. шатланып туя алмый. Бервакытны ул мине үгетләгән дә иде әле — Кайгырма, туганкай, безне, бәлки, шулай эшләтеп, ачлы-туклы тотып сыныйлардыр. — дигән иде - Иптәш Сталинга безнең ышанычыбыз хакмы? Без икейөзле булып кыланмыйбызмы? Партиягә, совет властена чын йөрәктән бирелеп яшибезме? Тел белән бит теләсә нәрсә сөйләп була Ә биредә көрәк белән, лом белән шул ышанычны күрсәтә белергә тиешбездер Бу — вакытлы хәл. Түзәргә кирәк. Телне тешләп торырга! Ә икенче юлы Гыйльфан тагын менә болай да диде: Безгә «халык дошманнары» диеп нахак исемне, бәлки, юри генә кушканнардыр Боларның йөрәкләренә ут салыйк әле. дигәннәрдер. Түзәрләр микән? Ә без әнә түзәбез Бу бит туган илгә тугрылык' Иптәш Сталин моны күрми калмас Вакыты житәр. кемнең кем икәнлеге ачыкланыр Хәзер бит заманы шундый. Газиз энем Очрашкан саен. Гыйльфан мине шулай тынычландырырга тели иде. «Бу яшь егет кайгыга сабышып йөрмәсен»,— дигәндер Беләм. ул мине кызгана. Мин аңа исеме белән генә дәшсәм дә, ул миңа инде абый булырлык кеше иде Аның үз хәле тагын да авыррак Лагерьда безнең аш-суларыбыз бертигез бирелсә дә. «халык дошманнары»н иң авыр, иң пычрак эшкә йөртәләр, ә каракларны һәм башка вак-төяк «швальләр»не аларга каршы котыртып үчекләндерәләр иде Лагерьда гел ызгыш булып тора Ә «начальствога» шул гына кирәк тә. Алар, тәртип урнаштырабыз дип. таяк очын иң элек «халык дошманнары» җилкәсенә эләктерәләр иде Тагын бер шулай сөйләшеп торганда мин Гыйльфанга үземнең чыгышым турында әйттем - Мин бит «халык дошманы» түгел, кулак малае,— дидем Гыйльфан, исе китеп, миңа озак кына карап торды Кашларын жы- ерды. йөзен чытты: — Шулай ук мени,— дип сузды— Шулай ук мени? Сизендем, юкка гына исе китмәде Аныңча, кулак — «халык дошманымнан да хәтәррәк дошман, күрәсең. Ул. үзе дә сизмәстән, миннән бер адым арырак китеп басты Алай булса,— диде.— без икебез ике төрле кешеләр Син — сыйнфый дошман икәнсең. Авыр хәл Мин сине бер укымышлы кеше диебрәк чамалаган идем. Ә син — әнә кем' — Барыбер түгелмени соң? — Юк. барыбер түгел. Сезнекеләр колхозга каршы сугыш ачтылар. Кулларына «кискән мылтык» алдылар Караңгы почмактан советка каршы аттылар Ә без. ярлылар, колхозга оештык Нәкъ менә шул чакта безнең юллар аерылышты да инде. - Биредә бит безнең язмышлар тигез.— дидем мин. каршы сүз башлап.— Синең кулда — көрәк, минем кулда лом Кашыкларыбыз да 22 бер төрле - тимердән. _ Анысы шулай, сүз дә юк. Ләкин моннан соң бик үк аралашып "йөрмик әле Яман күзгә чалынып, яман телгә эләгүебез мөмкин «Әнә. әшнәләр бер-берсен тапкан», дип. каләм белән билгеләп куярлар Куркасыңмыни? Юк. курыкмыйм Син — сыйнфый дошман, менә кайда мәсьәлә * Шуннан соң мин Гыйльфан Мансуров белән очрашмадым Ул да < мине эзләп килмәде Мин дә аны күрергә бик ашкынып тормадым < Бәлки, ул да менә бу көннәрдә туган авылына, үзенең сөекле Каде- = риясе. балалары янына кайтыр иде Әмма көтмәгәндә генә зур бәхетсезлеккә дучар булды ул. мескенем и Бик салкын бер көндә бер төркем «халык дошманнары »н машинага ♦ утыртып эшкә алып киттеләр. Кич булды, алар кайтмадылар Иртә белән ® белдек, аларның машиналары, юлда ватылып, туктап калган Нәкъ шуны > гына көткән шикелле, көчле буран чыккан Буран басылыр әле дип көткәннәр. Ә буран дулаган да дулаган Шунда кайбер тоткыннар: s — Әйдәгез, лагерьга җәяү генә кайтабыз,—дип сакчылардан үте- “ неп сораганнар Сакчылар карышкан: « Не смей, приказ юк! — дигәннәр. Көткәннәр, көткәннәр дә машинага чүмәкләшеп утырган килеш йоклап киткәннәр, шуннан инде кабат уянмаганнар. Берничә көннән соң аларның катып, агарып беткән гәүдәләрен машинага утын кебек чалыш-чолыш салып алып кайттылар Шул үле гәүдәләр арасында мин Гыйльфан Мансуровны да танып алдым Таным алдым да кинәт сулышым буылды Чөнки бу минутта мин үзем дә туңып калдым сыман Лагерьда өч ел вакыт узды Атаклы «Беломорканал»ны казып, төзеп бетердек. Аннан беренче кораб тантаналы рәвештә узып чыкты Бу турыда иң элек иптәш Сталинга рапорт бирделәр. Шул уңай белән лагерьда митинг булды. Онытасым юк. бу бик кызыклы. бик күркәм җыен иде. Шул митингта лагерь башлыгы хөкүмәт карарын укыды Анда лагерь җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйтелгән иде Be3fHe дә. әлеге «халык дошманнарын» да. читтә калдырмаганнар Без үзебезнең тырыш хезмәтебез белән совет гражданнары исеменә лаеклы булганбыз икән. Моннан соң без совет паспортын кулыбызда йөртергә хаклыбыз икән. Син кичә «халык дошманы» идең, бүген совет гражданины' Мондый шатлыкны әйтеп бирергә телдә сүз юк. Хәтта кай1берләребезгә орденнар да. медальләр дә бирделәр Яңа паспортлар да тоттырдылар. Юлга бераз акча да чыгардылар Уйларым яңадан Кадериягә кайта Бу узган төнне йокладыммы, йокламадыммы? Дөресрәге. Кадерия өендә мин үземне кая куярга белмәдем Яңадан лагерь искә төшеп йөдәтте. Чөнки бу мескен хатын да үзенең ике баласы белән лагерьда яши иде шикелле Тик менә хәзер генә, юлга аяк баскач кына, офыкны балкытып кояш чыккач кына, бу чыклы иртәдә, бу хуш исле иркен кырда мин әле үземне дөньяда яшим дип хис иттем Ә Кадерия нишли икән бу сәгатьтә? Ул бит үзенең кайгысы белән, ике нарасые белән ташландык атауда калган төсле Аның өенә беркем дә килеп китми, ничек яши. ничек гомер итә — беркем дә белми. Хәтта туган-тумачалары да Куркалар. Болай караганда кеше иректә кебек Әмма — юл ябык Беркая да китәсе түгел. Телеңә күп салынма. Нәрсә кушсалар, шуны эшлә Сораулар биреп маташма. Бу нәкъ төрмәдәге шикелле түгелме соң? Бу хәлдә бөтен ил үзенең ата-аналары белән, бала- чагалары белән күләмсез зур лагерьга ябылган төсле Чин дә хәзер шул лагерьга килеп кердем кебек. Боегып киттем, адымнарым авырайды. Әнә. алда бер авыл күренә башлады. Әнә. зират урманы кемнедер көтеп тора кебек И җаныем, бу минем туган авылым лабаса. Әйе, ул үзе! Чү, минем авылыммы соң бу? Минем авылыммы? Элегрәк еллардх безнең авылга житәрәк. башта мәчет манарасы күренә торган иде, Ә хә- зер канда соң ул биек манара? Нәрсә булган аңа, кая киткән ул ямь- яшел гөмбәзле, көмеш айлы манара? Ул бит, юлчыларга маяк шикелле, бик ерактан балкып тора иде. Күңелемә шом төште Бәлки минем туган нигеземне дә пыран-заран китереп бетергәннәрдер? «Дошман оясының эзе дә калмасын» дигәннәрдер?.. Ә Кадериянен хаты иптәш Сталинга барып житәрме? Кремль диварлары аша үтеп керерме? Без лагерьда андый хатларны Мәскәүгә көн саен диярлек яудырып тора идек. «Товарищу Сталину не до вас», диләр иде лагерь башлыклары Ә без, барыбер, нинди булса жавап килер әле. дип өметләнә'идек. Өмет кешенең жанын жылыта, яшәтә Кадерия дә, аның балалары да шул өмет белән яшәсеннәр. Мнн аларның кайгыларын үз йөрәгемә салып киттем Аларга авыр хәбәрне әйтергә телем бармады. Мин моңа хаклы идемме, әллә хаклы түгел идемме? Бу турыда теләсә кем, теләсә ничек уйласын, теләсә нинди хөкем чыгарсын. Ә Кадерия мине гафу итсен иде..

1988 е

Реклама