Поэзия

Лена Шакирҗанова

Шәрык шагыйренә ияреп... Вакыты җиткәч, өйрәнгәнбез без дә Әлифбадан хәреф танырга... Кешеләрне тану өчен, нинди Бер «Әлифба» уйлап табарга? Истә әле кара тактабызга Акбур белән сызып караган. Остардык без инде һәммәбез дә Аерырга акны карадан... «Май чүлмәге, имеш, тышыннан ук Билгеле», дип бәя куела. Ак дигәнең кара булып чыкса?.. Иман әнә шулай җуела. һәр җемелдәп торган йолдыз булмас, Җете кызыл артык тиз уңа. Сул-сул диеп авыз суын корткан Тартып китә бер мәл гел уңга... Кылга кунган һәр кош былбыл түгел, Чебендә дә канат яралган, һәр каралык әле язык түгел. Карлыган да пешеп каралган... Кеше — китап, укый белсәң әгәр. Бәя бирим дисәң, укып чык... Язмышы да аның уен түгел, Үзе дә ул түгел уенчык... Бик гыйбрәтле сорау: кем соң алар Хөкем йөртүчеләр үзләре?! Гадел күзлек аша карый белсен, Таный белсен иде күзләре! 1976. Лена ШАКИРҖАНОВА — шагыйрә. -Мелдерәмә күңел» һәм -Ышанам йврәгемә» исемле шигырь китаплары авторы. Казанда яши. Язмыш уены Мин бер үзем шахмат уйныйм бүген: уен кыры — аклы-каралы. Кай як җиңәр?.. Үз-үземә каршы көрәш ачтым. Ике араны ничек үтәрмен мин, кара якмы җиңеп чыгар, әллә аклармы?.. Язмыш уены — язмыш кыры алда. Көрәш үзен үзе аклармы?» Мин үземә үзем каршы бүген. Җанда — көрәш: аклар-каралар... Акыл көче хискә «шах» биргәндә, сыкрап куя шигъри яралар... Аклар белән башлап җибәрсәм дә язмышның бу серле уенын, кара шакмакларга бүленәсен белеп тордым гомер юлының... Кайберләрен үтәм сикереп кенә, вак-вак атлап үтәм кайберсен... Ак юлыңнан чыксаң, кара сукмак адаштырып йөртә, хәерсез...Мин үземне үзем эзәрлеклим, Мин үземне үзем җиңәргә тиеш бүген... Ак фәрештәләрем, бирешмәгез кара җеннәргә!.. Турыдан да үтәм, уратып та, вак-вак адым — вакыт арасы. Язмыш кыры гүя уч төбендә. Абынмыйча ничек барасы... Борынгыдан килгән бу уенда акыл белән хәтер сынала... Хискә бирелеп китсәң, бик еш кына туры килә чигенеп, сынарга... Табындыра сине гел үзенә бу уенның зирәк алласы... Буйсынасың кайчак «пешкага» да, королен дә кайчак аласың... Уйлап уйна икән, чынлап уйна, алдан күреп һәрбер йөрешне. Ак атларым, бирешмәгез, зинһар, мат куярга бүген тиеш мин! 1988.Кипсә яшел карасы... Бирде дннья кирәкне. Еламаска нирәтте... X Туфан Җырламаска өйрәтә алмады шул дөнья-камчы... Җәрәхәтле йөрәктә янсын яра, бәйләмәгез, саркып торсын, канасын! — Шагыйрь манып җырын язар, кипсә яшел карасы... 1987  КАПЧЫК Еламаска өйрәтсә дә, Җырламаска өйрәтә алмады, шөкер, дөньясы. Җыр исән-сау йөрәктә... Инде каныгып язмышка, аны да алса тартып, еламый да, җырламый да яшәүдән үлем артык... Еламаска өйрәтсә да Капчык аскан бер яшь хатын ашыга тукталышка... Авырлыкка йогамы соң инде матурлык?! Ыспай егет үтеп бара, башын чөеп, горур тотып:кинодагы рыцарьлардан калган отып... Күз ярыгы аша качып кына карады да, кесәсенә кереп посты егетлеге... Их, ир-атның шул этлеге! «Булышырга кирәкмиме?», имеш, камыш-чәчәк тотып барганда... Ә арганда? Сусаганда, рәнҗегәндә — ләм-мим! ...Әбисенең ике иңен баскан шул ук капчык, беләм мин... Әбисе шул — өйдә. Заманында күпне күргән карчык... Хәзер — күзсез. Капчык — тупас, карчык — дөм сукыр... Ыспай «капчык» шәп-шәп атлап үтеп китте... Үтеп китсә икән!— бара һаман. — Чәчәк бакчасына төшсә юлы?.. — Әй, бармагае, кем малае... ...Табан асларында үксеп, кичә генә таҗын ачкан бер гөл изелеп калмагае... 1988. Тормыш сәхнәсе Ачыла да пәрдә, ябыла... Тормыш сәхнәсенең — артынамы, әллә — чыгасымы алгы ягына? Ә сәхнәдә — уен, тамаша: ачылыр да пәрдә, ябылыр... Аерырга Чынны Уеннан кемнәр килер, кемнәр табылыр? Уены-чыны бергә... Г омергә ул өлешләп безгә бүленгән. Уйнап кына яшәргәме соң, әллә — чынлап уйнаргамы бүгеннән?.. Алкышларга артык ышанма! — Кул чабалар кемнәр?.. Берәүләр алдан түләп, яллап куелган... Аерырга Чынны — Уеннан кемнәр килер, кемнәр табылыр?.. Ачылыр да пәрдә, ябылыр... Әле — кара, әле — ак пәрдә. Сүнеп калса алкыш әгәр дә,— хафаланма... «Пәри туенда» аерырга чынны уеннан җиңел түгел... Сәхнә алдында без каласы гомер буена... 1988. Кабат ярат! Ялгышканмын икән, инде монсы Мәхәббәтнең диеп соңгысы... Калган икән әле өлешемә иң газаплысы, иң моңлысы... «Чын ярату шулай язлар сыман кабатлана торган хәлмени»,— дип берәүләр бәлки үртәлерләр, өнәмичә минем хәлемне. Кабатлана икән! Ләкин — сирәк! Үз сәгате аның, үз язы. Көтмәгәндә очып керә дә ул, җан түренә үрә оясын... Юкка гына куркып уянганмын кичә, мәхәббәтсез калудан... Кабат яну — янә канатлану. Качма гүзәл кабатланудан!.. Сөю хисен ук-ядрәләр алмый, аны күбрәк «акыл» үтерә. Мәхәббәт җан биреп, гүргә кергәч, күпме акыллылар үкенә... Мәхәббәтнең була туган көне, туа кайчак үлгән көне дә... Җилгә очып киткән кебек көле, чәчәк ата сулган гөле дә... Кабат сөя алу — язык түгел, азгынлык та, йөгәнсезлек тә. Көлдән гөлләр яралт, кабат ярат, сүнеп калма йөрәксезлектән!.. 1987. сентябрь. Әниемнең мине белмәгән чагында... Әниемнең мине белмәгән чагында Итәгенә җилләр булып уралып йөрдем... Чиләгенә агып кердем сулар булып, Йөрәгенә моңнар булып үтеп кердем... Әниемнең мине белмәгән чагында Мин җәй идем, мин көз идем, мин кыш идем, һәм яз идем... Әнинең мин үзе идем — Мәхәббәтен көтеп йөргән бер кыз идем... Әниемнең мине белмәгән чагында. Төшләренә кердем колын, тайлар булып... Әле — бөре, әле — чәчәк, әле — җимеш, Әле — йолдыз, әле тулган айлар булып... 1988. Сезнең язлар Сезнең язлар гөрли әле, көлә, Безнең язлар инде елый белә... Сезнең хисләр ташый язлар саен, Безнең инде... елы ничек килә... Сезнең язда бозлар китә агып, Безнең бозлар кала эреми дә... Сөю сәгатьләре суга сездә, Безнең инде — кайчак йөреми дә... Язлар сезнең әле иртә килә. Ә безнеке — кайта соңлабрак. Бәхет сезгә сорамыйча керә, Без көтәбез иңрәп, елап, сорап... Кабатлана һәр ел сезнең язлар, Безнең инде — елы-елы белән... Сезнең язлар көлә генә әле, Безнең инде язлар елый белә... Илдар Эхсэиов Ике шигырь ♦ Шәфәкъ алыннанмы кан саудырып, Тәгәрәде еллар йомгагы? — Шашкын шомы алыр җаның суырып. Хәтереңә кагылып уз тагы... «Яши белгәннәргә» табынудан Зиһен киткән башта таркалып; «Шүрәлеләр» кулын кыскартудан Калмас иде күңеле тар халык...— Кытыклады озын куллар аны, Кимен куймый җитез маймылдан; Тамашада түгел Былтыр җаны, Иманыннан түрә тайпылган. Күршем гаеп итеп алмасынга Бер догада телне тибрәттем... Җилкә каккан Былтыр тарафында Син сарыгы булма гыйбрәтнең! И сабыр көн, үчекләгән кебек Башка мәхлук таҗы кидерттең; Юкса рухи туганнары идек Без дә Былтыр атлы егетнең! Гамьсез үткән гомер сызландыра, Күңелемдә шигем юк-югын,— Яшерен өмет сәбәп эзләп тора Уйнатырга күңел мутлыгын. Тарих сыман борылмалы микән Көрәшченең гомер сукмагы? — Ничек соң, әй, вәгъдә изгелеге Егетлеккә болай сусады? Кан коймаган идек яу кырында Бушбугазлар илдә артсынга; Җан кыйнала бүген сандалында. Ут уйныйдыр аяк астында... Илдар ӘХСӘНОВ — ике шигырь китабы авторы. Әлмәтта яши. & И мөкатдәс моңлы сазым!.. Арышларны сыйпап дулкын уза... Ихлас булган анты Җәлилнең; Әйтә кебек узган гомер юлы: «Разый синнән, олан, бәхилмен...» Бәхетнең бу бәлки олысыдыр,— Салкын акыл ирешә алмасы: Кол Галиләр рухын калкан иткән Көрәшендә адәм баласы. Сак-Сок бәетенә кайта хәтер. Кайта янә Мәҗнүн гыйшкына,— Ничек кенә бөек булмасыннар. Монысына тиңнәр юк кына! Асылында җырга күчте тормыш, Тоткынлыкның үтеп мәхшәрен; Кызыл гөлләр кайтты Туган илгә. Тетрәндереп ятим җир шарын. Диңгез ярын кагып дулкын уза: «Әманәте изге Мусаның...» Ирләр тугрылыгы тотып тора Мәхәббәткә җанның сусавын. Чәнечкеле тимерчыбык аша Кояшына гөлләр үрмәли; Биеклекләр яулый сабаклары. Биеклекләр — йөрәк үтәли. Мең ел буе чыңлап тора җыры — Көрәшләрдә туган хәзинә,— Болгар бабам җирлегеннән җанга Язның нәкъ үзедәй саз иңә: Шәфкать тибә якты аһәңендә, Иделемдәй моңнар агымы; Соң тамчысы канның аңа баглы, Дәрьясына сине салдымы... Кылыч булган сансыз яуга каршы, Вөҗданына саклап тугрылык; Саф телендә калган, үткәндә дә Тарих чәкүшкәсе орынып. Башакларга кагылып дулкын уза: Рухы сынмас булган Җәлилнең... Җыр чакырган биеклекләр белән Күрешүләр эзләп гаҗизмен.

Реклама