Логотип Казан Утлары
Публицистика

НОТЫКЧЫ

Хөрмүт бичара үз тормышыннан канәгать түгел. Болай бер уйлап карасаң, аның тормышы бик үк начар да түгел, югыйсә. Гаиләсе — тулы-тыгыз. Хатыны, өч баласы бар. Биш кешелек, уртача, матур гаилә. Ике малай, бер кыз. Иорт-җире дә җитеш, дигәндәй. Шулай да, Хөрмүт төннәр буе пошыргалана, нидер уйлый. Уйлый-уйлый кара сагышка батты. Хатыны Җомрия: — Атасы, сиңа ни булды? — дип сораган иде, Хөрмүт аны кырт кисте: — Мышнавыңны бел! — диде дә, хатынына аркасы белән борылды. Дөресен генә әйткәндә, көнчелек корты төште аның бәгыренә. Әнә, кешеләр — байый. Умыралар гына малны. Кайсысы алты почмаклы йорт сала. Алай дисәң, Хөрмүтнеке дә алты почмаклы. Әнә, Гөрдүки сигез почмаклы итте йортын. Дача дигән булып, тагын өстенә җәйге бүлмәләр ясап бетерде. Кайткан булалар да балаларын ияртеп — кияүләре, киленнәре белән шәһәрдән — шаулашкан булалар. Баян уйнаган булалар. Өерелеп бәрәңге алырга, печән әзерләргә чыккан булалар. Кеше көнләшсен дип юри көләләр, юри кычкырып җырлыйлар төсле тоела Хөрмүткә аларның шулай шау дулкын булып кайтулары, күмәкләшеп Гөрдүкигә булышып йөрүләре. Дүшәмбе көн иртән, кайсы «Волга», кайсы «Жигули», кайсысы «Запорожец»ка утырып, ду килеп китеп тә баралар. Кешегә гел килеп кенә тора бит ул. Кияүләре олы урында, киленнәре зур кибеттә, ди. Гөрдүкие мәтәлеп китсен, аның белән ярышып булмас, ә менә Сәмәнтәй булып Сәмәнтәйнең маңкадан бушамый торган кызлары, үсеп буйга җиттеләр дә, кай арада менә дигән ике гөрнастай кебек чибәр кияү ияртеп кайттылар. Хәзер «бабакай да әбекәй», «кияү балакай да кияүкәй» дип кенә торган көннәре. Җитмәсә, икенче көнне иртән чәй эчеп утырганда улы Тефүр болай да янган йөрәккә тоз салып: — Сәмәнтәй абыйның рәсемен мактау тактасына куйганнар! — диде. Хөрмүтнең уң кулы малайның арт чүмеченә чалт иттерде. Хөрмүт үзе дә аптырап калды. Ул сугарга уйламаган иде бит, югыйсә. Ул уйлап өлгергәнче, кул Тефүрнең башына менеп тә төште. Тефүрнең борыны алдындагы чәйгә барып керде. Х — Нишлисең син, атасы, чәй шау кайнар бит! — диде Җомрия кыюсыз гына. — Тәк кенә утырсын! — диде ата, акланган сыман. Анасы улының борынына салкын суга чылатылган чүпрәк япты — Ы-ы. — дип еламсырап мыгырдый башлады үсмер. — Вер сүз әйтергә ярамый... Куйганнар шул... Сәмәнтәй абыйның рәсемен мактау тактасына куйганга мин гаеплеме? Тефүр алдында үзен гаепле сизепме, Хөрмүт бер сүз дә әйтмичә, ишегалдына чыгып китте. Шул көннән соң Хөрмүт кинәт үзгәрде. Һәр көн саен шат йөз белән кайтып кергән була. Хатыны, балалары белән матурлап күрешә. — Сәламнар бәхетле балаларыма! Исән тордыңмы, карчыгым! — ди. Җае чыккан саен ул Сәмәнтәй, Гөрдүки кебек күзгә күренеп баеп бару чыларның кыланышына карата ризасызлык сүзләре әйткәли башлады. Ризасызлык сүзләреннән соң, аз-азлап, үзләренең көнкүрешен мактый торган булып китте. Нишләсәләр дә, ул күршеләрнең кылганнарын ошатмыйча, гаеп таба, аларны балалары, хатыны алдында кимсетергә тырыша. Балалар да, хатыны да моңа әллә ни игътибар бирмәде. Тора-бара тегеләрне түбәнәйтергә тырышу ачыктан-ачык хурлауга күчкәндә, үз ягын күтәрә төшү маңгайга бәреп мактануга әверелде. — Чүп кеше ул Сәмәнтәй! Авызыннан сүзе чыкмый, ыңгыр-мыңгыр шунда! Ул да кеше санында йөргән була. Ярый инде кияүләре бар. Шулар булмаса, мокыт тек мокыт булып калыр иде... — Мокыт булса да, машинага гына утырып йөри! — дип кыстырып куйды Тефүр. Хөрмүт бу дорфалыкны көтмәгән иде, башта каушап калды, аннан: — Үз машинасы түгел, — дип кычкырды. — Киявенеке! — Киявенекеме, чуртныкымы — Сәмәнтәй мокыт машинада йөри! — диде үсмер элеккесеннән дә каты тавыш белән. Хөрмүткә җитә калды. Ул, малаеның сырт якасыннан тотып, өстәл арасыннан алып чыкты да, сугып җибәрде. Тефүр урынында нык басып калды. Еламады, бары тик нәфрәтле күзләре белән атасына текәлде: — Син шуннан башканы белмисең бит, әти! — диде дә йөгереп чыгып китте. Ашның тәме, табынның яме качты. — И, син инде бигрәк! — диде хатыны. — Шулай кирәк! — диде ир. — Атасына каршы әйтергә иртәрәк әле аңар. — Ы-ы! — дип мөңгерәде моңарчы дәшми утырган улы Дөндек. — Ашатам, эчертәм, киендерәм, ә ул әнә нәрсә ди? — Ы-ы! — дип кабатлады Дөндек. — Әти дөрес әйтә. — Кысылмале син! — дип ысылдады аңа сеңлесе Көфия. - Әти әйткән — хак! — диде Дөндек. Хөрмүт хатыны каршысына килеп, яна>лы кыяфәт белән, имән барма гын аның борын төбендә селкеде: — Тагын бер каршы әйтсә балаң, матри, кортка! — диде дә эшкә китте. Бу вакыйгадан соң байтак вакыт узды. Ямьсез күренеш онытылды кебек. Гаилә тулысы белән янә табынга җыелды. Аллага шөкер! — диде ата. — Бөтен җиребез җитеш. Йортыбыз әйбәт. Малтуар җитәрлек. Яшә дә яшә. __ Ул тәмлеп кенә сөтле чәй эчә иде. Бер кем дә бер сүз дә әйтмәде, бары тик Дөндекнең генә атасы сүзен җөпләгәне аңлашылды: _ bl-ы, сиңа рәхмәт инде, әти! — дип мыгырдады ул. Тынлык урнашты. Һәркем үз уе белән мәшгуль иде. Бишәүләп чәй шопырган, Дөндекнең ара тирә чурык-чурык борын тарткалаганы гына ишетелеп калды. Шул чак Тефүр тамак кырды. Чәй эчүдән хушланганын белгертеп, чокырын тәлинкәсенә каплап куйды да китәргә дип калыкты һәм — Сөмеки Сәмәнтәй симертергә ат алган! — диде. — Чанага сатып алды ул аны, — диде ата. _ Үзе ясаган чанага! — диде Тефүр. — Урланган имәннән ясалган чанага! — дип кычкырды ата. — Ю-ук! Урман хуҗалыгына барып эшләп кайтканга алды ул имән не! — диде үсмер. — Ах, денсез малай! — дип, атасы улын бөтереп алды, тиз генә сайгакны ачып, Тефүрне базга төртеп төшерде. Сайгак ябылды. Ата сайгак өстенә менеп басты. — Күрсәтәм әле мин сиңа симергән атны! — диде ул. — Ы-ы, — диде Дөндек. — Утыр әнә шунда күселәргә иптәш булып. Әти дөрес әйтә. Сәмәнтәй урман урлап байый. Гөрдүкинең кияүләре, киленнәре бай. Ыы, әти дөрес әйтә. Без генә әйбәт, әти дә әйбәт, тегеләр караклар бит алар. — Ачыгыз! Ач! — дигән тавыш ишетелде баздан. — Ачасы булмагыз! Акылына килгәнче утырсын, уйлансын! — диде дә, сайгак боҗраларына йозак салды, ачкычын алып өйдән чыкты Хөрмүт. — Ы-ы, аннары чыгарсың, — дип җөпләде Дөндек атасының бу кыланышын. — Гөрдүкиләр бит алар кеше хакы белән яши. Алар эск... эскплан- татырлар! Сәмәнтәй дә эск... эск плантатыр. Аларның бакчасында каларат корты куп. Ы-ы, алар... Тефү бит алар. Без әйбәт. Безнең бакчада корт әз. Чөнки без әйбәт. — Кысылмале син! — диде Көфия, аннан соң абыйсына дәште. — Абый, син курыкма. Мин монда, мин бер кая да китмим. Сиңа иптәш булып, шушында утырам. — Нишләргә инде? — диде ана. — Барыгыз, китегез! — диде Тефүр. — Үзе кайткач ачар әле. Ләкин ата каты бәгырьле булып чыкты, кайткач та ачмады. — Иә, акылыңа килдеңме? — диде Хөрмүт. — Килсәм, килмәсәм — шуннан сиңа ни файда? — диде Тефүр. — Син барыбер үзгәрмәячәксең бит! Син — көнче! — Башкаларның тормышыннан көнләшәсең син. Шул ачуны миннән аласың. Алар кебек яшәргә синең кулыңнан килми! — Дәшмә-ә! Үтерә-әм! — дип кычкырды ата. — Утыр, алайса, шунда. Ачтан үлсәң дә чыгармыйм мин сине. Акылыңа килмичә... Ана кече якка чыгып елый башлады. Аның янына кызы Көфия дә чыкты. Ул да елый. Олы якта ачудан тешен шыгырдатып Хөрмүт утыра, аңа Дөндек елышкан. — Ы-ы, утыр шунда ач килеш! — диде Дөндек. Ике көн шулай узды. Ләкин Тефүр гафу сорарга уйламады да. Хәтта сеңлесе Көфия бирергә теләгән азыкны да ярыктан алмады. Сәгатьләр, көннәр буе караңгыда утыру, ачыгу аркасында Тефүрнең башы әйләнгәләп куя. Ул әкренләп үзгәрә торды. Ул йә кычкырып җырлый, йә кычкырып көлә, йә сәгатьләр буе сораганга җавап бирми тик утыра. Төн лә беркемгә дә йокы бирмичә, нигезне ишә, кыштырдый, идән тактасына бәрәңге ата. Дүртенче көнне иртән, артык тынычлыкка шомланып, Хөрмүт сайгакны ачты. Аста Тефүрнең зур булып ачылган күзләре елтырый, бите-башы тузан- туфракка буялганлыктан, караңгыда күренми. Атаның Гюр>ге жу ич . д ... — Чык, Тефүр! — диде ул. Бала дәшмәде. — Чык! — дип кабатлады ата. Тефүр чыгарга теләмәде. — Чык! Тефүр кинәт телгә килде. — Миңа берни дә кирәкми! — диде ул. — Әй, киреләнсәң, тагын утыр! — диде Хөрмүт, шундук сайгакны бикләп куйды. Ана белән кызы ипләп кенә килеп Хөрмүткә әйттеләр. — Әти, чыгарыйк инде! — диде кызы. — Атасы минәйтәм... — диде ана. — Чыкмый бит! — дип кычкырды Хөрмүт. Атаның күңеленә чыннан да шик төште, ул янә сайгакнҗ ачты: — Карале, улым Тефүр, — диде ата. — Әллә чыгасыңмы? Монда, өстә сөйләшәбезме? Тефүр кинәт көләргә тотынды, ләкин аның көлүе сәер иде, әллә ничек,* кызыктан түгел, мәгънәсез көлү сыман тоелды аның бу көлүе. Тефүр көлеп туктады да җыр башлады: Дулкынланып сулар керә Парахут идәненә: Иң бәхетле, матур тормыш Тик безнең илдә генә... — Чык, улым, чык! — диде ата. Тефүрне ирексез-әп алып чыктылар. Ул шат, ләкин беркемне дә күрми кебек иде. Аның карашы берәүгә дә тукталмый. Тукталган чакта да ул караган кешесен күрм i, үзе һаман бер җырны кабатлый: Дулкынланып сулар керә Парахут идәненә... Аннан соң ул аркалы урындыкларын тезеп, мөнбәр ясап, булмаган кешеләрне күргәндәй булып, озак-озак нотык сөйли торган булып китте. Врачларга күп йөрттеләр аны. Ләкин һичбер файдасы тимәде. Үзе болай зыянсыз. Аңлый да. Ярамаган нәрсәләрне эшләми. Кушсаң, йомышны тыңлый. Кушмасаң — нотык сөйли, җырлый. Атасы да, анасы да эштән кайтты, энесе Дөндек белән Көфия дә укудан кайтып керде. Кайтып керүчеләр өй эченә тәртипләп тезелгән урындыкларны күреп, аптырап калдылар. Һәр рәттә — сан, һәр урындыкка номер тагылган. Тефүр артык җитди кыяфәт белән керүчеләрнең булмаган билетларын ертып торган булды да: — Үз урыннарыгызга утырышыгыз, иптәшләр! — диде. Аннан соң, булмаган мөнбәр артына басып, лекция укый башлады: — Иптәшләр, безнең каралты кура — иң яхшы хуҗалык. Алты почмаклы, биек түшәмле, якты, киң өебез бар. Без бик рәхәт яшибез. Безнең бер кайгыбыз да юк. Малтуарыбыз да җитәрлек, шөкер. Сыер, кышлау тана, җиде сарык. Мунча, алты баш умарта. Өйдә — телевизор, радио, магнитофон. Унөченче ел белән чагыштырганда, иптәшләр. Хөрмүт Җамансыев өендә кеше ышанмаслык үзгәрешләр булды. Унөченче елда Җамансыев Хөрмүтнең атасы Әфкәл Җамансыев өендә телевизор булмаган, радиосы да юк иде. Электр да кертелмәгән иде. Хәтта аларның патефоны да булмаган, иптәшләр. Ә бүген... Бик озак кемнәрнедер хурлап, тагын үзләренең хуҗалыгын мактап, Тефүр нотыгын җыр белән тәмам итте: Дулкынланып сулар керә Парахут идәненә: Иң бәхетле, матур тормыш Тик безнең өйдә генә... Дөндек рәхәтләнеп көлә-көлә арып бетте. Ана сыгылып елый. Көфия, абыйсына карарга кыенсынып, моңаеп утыра. Ата нишләргә белмичә: — Иә, булды! Кая,ашарга нәрсә бар? — дип урындыкларны үз урыннарына урнаштырырга алынды. Шул чак Тефүр әтисе янына якын ук килеп болай диде: — Әти, синеңчә сөйлим бит, син теләгәнчә сөйлим, нигә шатланмыйсың? 'Син максатыңа ирештең. Мин гел мактап-мактанып кына яшим. Син миннән икенче Дөндек ясамакчы идең. Мә. ал, менә мин ул Дөндек! Шул чак Көфия, шашардай дәрәҗәдә сөенеп, абыйсын кочаклап, җилтерәтергә тотынды: — Олабыйкаем! Син юримени? Ха-ха-ха. ул юри генә шулай!.. Әнисе Җомрия, эшне аңлап, башта аптырады, аннан шатланып елый башлады да: _ АХ> чукынмыш бала, анаңа-атаңа шулкадәр кайгы ташлап, шаярасыңмы әле! — дип, мич авызында торган олтанлы итек белән улын кыйный башлады. — Дуңгыз баласы, синең аркаңда чәчем агарды!.. __ ТИМЙ. пңар! — диде ата, улы белән хатыны арасына кергәч. — Тимә!..