КЫҢГЫРАУ

Төннең беренче яртысы үген авылда мәктәпне ябалар Ябалар дип әйтү дә бик үк хак булмас, дөрес- рәге. сүтеп, күрше авылга күчереп салалар Нигез ташларына хәзергә кагылмаска булганнар, бүрәнәләре терлекчеләр йортына китәсе, ди. Өйләдән соң сүтә дә башламакчылар икән. Айсылу карчыкка боларны үги улы Касыйм кайтып сөйләде Балалар күрше авыл мәктәбенә йөриселәр икән Өлкәнрәкләр инде күптән шунда чкыйлар. кечкенәләр өчен Өтернәстәгс шушы башлангыч мәктәп тә ярап тора иде әле Аны да ябасы иткәннәр.. нан карурманны кисеп аударырлык кара еллары иде. Айсылу карчык мәктәп тирәләреннән бер әйләнеп кайтырга булды Ул укытудан киткәннән бирле анда инде берничә яшь кыз эшләп чыкты. Килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр Җәй ахырында, Өтернәс- нең иң матур чагында киләләр иде дә ул кыз балалар, аһ итәләр иде. Ул тау итәгенә сыенып утырган җыйнак, бизәкле йортлар, ул бакча башларыннан гына агып яткан Әрә елгасы, ул Әрә буенда бөдрә әрәмәлекләр. болыннар Аһ итәрлек тә шул. Өтррнәскә беренче тапкыр килгән кеше: «Дөньяның җәннәте шушында икән'»— дип китә Аннан кара көзләр башлана. Авыл урамнарына соры, салкын, ябышкак пычрак җәелә. Атлы да. җәяүле дә үтә алмый аннан. Яшь укытучы кыз да, авыл хатыннары кебек, аягына резин итек киеп йөри башлый. Аннан әкренлек белән генә кыш килә Озын, салкын, ялгыз авыл кышы, һәркем үз өендә, олы урамга йомышы булса гына чыга һәркөн мәктәп белән ике араны таптаган укытучы кыз инде тизрәк кышның үтүен көтә. Алты-җИде балалы авыл мәктәбенә ул икенче елны килми инде. Быел менә бөтенләй ябарга булганнар Күрше авыл якын, күреФәүзия БӘЙРӘМОВА (1950) — прозаик. «Болын» исемле китап һәм драма әсәрләре авторы Казанда яши. 65 «дао Өйләдән соң сүтә башламакчылар, ди. Сүтә. Бүрәнәләре кирәк булгач, алай ордым-бәрдем генә кыланмаслар кылануын, җимерттереп үк китмәсләр Бүрәнәсен бүрәнәгә җыеп барырлар. Агачы ныктыр әле аның. Ерак урманга барып иң яхшы наратларны гына сайлап кискәннәр иде бит теге чакны Кайткан еллары гына иде. Кайгысын неп кенә тора, мәктәбе дә таш. Өтернәснең алты-җиде баласын гына сыйдырыр Барыбер йөрәге әллә нишләп куйды менә, мәктәпне сүтәләр икән дигәч Иске булса да. авыл уртасында шау агачка күмелеп i утыра иде әле Айсылу карчык йоклый торган почмакның тәрәзәсе дә шул якка чыга иде. Хәтта яз-көз көннәрендә кыңгырау биргән тавышларга хәтле ишетелеп тора иде. Айсылу карчыкның тәне эсселе-суыклы булып китте. Кыңгырау! Бөтенләй исеннән чыгарган бит! Тавышын әле яз көне генә ишеткән иде. куанган, уйланган иде... Ул мәктәпне сүткәч, әйберләрен дә кайсын кая таратып бетерерләр инде. Йә. чүп дип. чыгарып ташларлар. Айсылу карчык кызурак атларга тырышты Ерактан ук күрде: мәктәпне әле сүтә башламаганнар, ишеге генә төбенә чаклы ачылган, җилдә шапы-шопы бәргәләнеп тора Ташландык мәктәп бакчасына балачага җыелган, алар, укытучы карчыкны күргәч, иске гадәт буенча чыгып йөгерергә уйладылар Ләкин чыкмадылар, бакчаның куерак, караңгырак почмагына чумдылар Мәктәп баскычына аяк баскач. Айсылу карчыкның башы әйләнеп китте. Борынга таныш ис — мәктәп исе, искергән кәгазь исе бәреп керде Күптән килгәне юк икән — баскычлар биегәеп киткән кебек Ул үзе кыңгырауны укытучылар бүлмәсендә, өстәл астында гына тота иде. Бу яшь кызлар да шунда куйдылармы икән? Карчыкның юка гәүдәсе, шәүлә кебек кенә шуып, укытучылар бүлмәсенә үтә. Бүлмә туздырылып ташланган, идәнгә өем өем иске дәфтәр, класс журналлары өелгән, акбур кисәкләре тапталып көл булган Глобус та. барабан-быргылар да күренми. Йә күрше авыл мәктәбенә озатканнардыр, йә... Карчыкның калтыранган куллары өстәл астында капшанды. Кыңгырау юк иде1 Карчык, тезләнеп, нелеп-иелсп. өстәл астын карады. Кыңгырау юк иде... Ул тезләнгән урыныннан тора алмады, башын өстәл читенә төртеп, күзләрен йомды; уйлары караңгыланды, зиһене таралды. Елыйсы килде. Елый алмады Тегеннән кайтканнан бирле ул инде елый алмый иде. Кинәт карчыкның колагына көмеш кыңгырау зеңгелдәгән кебек тоелды. Ул капшанып урынынан торды, хәлсез аяклары белән кыңгырау тавышы килгән якка таба атлады Дүртенче класслар бүлмәсеннән килә, юк. беренче Кыңгырау тавышы, чыгарга урын таба алмагандай, бүл- мәдән-бүлмәгә ташлана, коридор буенча еламсырап уза. Әнә инде тавышы бөтенләй дә ишетелми, тынды, беренчеләр укый торган бүлмәгә керде дә тынды. Карчык бик озак барды кебек. Ачык калган ишектән класска керде. Башына: «Әле парталарны да чыгармаганнар икән». — дигән уй килде. Парта араларында укучы балалар утырадыр кебек тоелып китте. Ләкин класс буш иде Шулчак кинәт тагын кыңгырау тавышы яңгырап киткәндәй булды Карчык әсәренеп шул якка карады, карлыккан тавыш белән: «Кем бар анда?» - дип сорады Парта астыннан акрын гына башта бер кара баш күтәрелде, аннан йөзе дә күренде. Бу алты-җиде яшьләрендәге ир бала иде Тик аның йөзен күргәч, карчык сискәнеп китте: баланың күзләрендә бернинди аң-нур әсәре юк. әйтерсең, тар маңгай астында ук ике буш чокыр, ә ачык авызының бер кырыеннан теле күренеп тора Малай ике кулы белән көмеш кыңгырауны кысып тоткан, кыска кара бармаклары әйтерсең лә ак көмешкә батып кергән, ычкындырыр исәбе юк. . Малай тиле иде. Алай да карчык ипләп кенә эндәшеп карарга булды. — Улым, бир ул кыңгырауны миңа. диде ул. малайның күзенә туры карарга тырышып. — Бир. мәктәпнеке ул Малай җавап урынына мөгрәп кенә куйды. Тар маңгай җыерылды, йөзенә дәһшәт, ризасызлык билгесе чыкты Карчык кулын кыңгырауга таба сузып карады, ләкин малай урыныннан кубарылып чыкты да икенче парта артына ташланды. Кем баласы икән соң бу?> дип уйлады Айсылу карчык борчылып Йөзенә карап кына төсмерләп булмый. Юк. авылныкы булмас. Авылда ул һәркемнең тормышын белә. Берәрсенә кайткан бала булса кирәк Ничек тә җайлап кына алырга кирәк кыңгырауны Галимҗанның төсе булган кыңгырауны Аның якынлашуын күреп, малай парта астында бәргәләнә башлады. * Чәченә Айсылу карчыкның кулы килеп кагылуга, яман тавыш белән £ үкереп җибәрде. Айсылу карчык баскан урынында катып калды 2 Малай үкергән тавышка коридордан кемдер дөпелдәп йөгереп узды g Айсылу карчык зиһененә килгәндә, ул аның янында басып тора иде инде. * Кыяметдин. Изүе ачык, җиңе сызганулы. протез кулындагы кара бармак- < ларын бер җыя. бер җәя Карчыкның бу бәндә белән сүзгә керешәсе ® килмәде Тизрәк борылып чыгып китәргә уйлады Баланы урамда көтеп g торып, артыннан өенә хәтле барырга иде исәбе Кыяметдингә карамый « гына ишеккә таба борылды s — Нигә акыртасың ул баланы? — Аягында чак җилбердәп басып 2 торган карчыкка Кыяметдин үзе козгындай ташланды — Сиңа гына һа- к ман җитмәде, инде сүтеләсе мәктәпкә дә килеп җиткән һи-и. төрмә * кошы... > Соңгы сүзләр Айсылу карчыкның йөрәгенә пычак булып кадалды. £ Егылып китмәс өчен ишек яңагына сөялде. Ул арада тиле бала да. парта астыннан чыгып. Кыяметдин картның симез бармакларына тар маңгаен төртте. - М-м-м — дип мөгрәде ул каш астыннан Айсылу карчыкка ка- рый-карый М-м-ммм! — Аннан, көмеш кыңгырауны өскә күтәреп, кизәнгәндәй хәрәкәтләр ясады — Нәрсә, улым, куркыттымы бу карчык? — Кыяметдин кыңгырауны кулына алып әйләндергәләде. җиңенә сөртеп, ялтыратып алды — Кыңгырау кирәк булган . Кара аны. килеп җиткән Сиңа кирәкме3 Мина да кирәк ул... Бу кешедән барысын да ишетергә була иде. Ул инде заманында аннан барысын да ишеткән иде һаман юллары аерылмый Әйләнә дә бергә килеп төйнәлә, әйләнә дә. Менә хәзер, соңгы истәлек тирәсендә төйнәлде төеннәре Ләкин Айсылу карчык моннан кыңгыраусыз чыкмаячак! Ул — Галимҗанның төсе, анда баласының нәни бармак эзләре саклана Тегендә, төрмәдә, төннәрендә шул кыңгырау тавышын ишетеп, уянып китә иде. Берсе дә калмады! Яхшысы да. яманы да Бары шушы кыңгырау гына Сиксән еллык гомере эреде дә сүнде. Иренеке сүнде. Улыныкы Бары кыңгырау гына калды. Анысы да акылсызлар кулында. — Кыяметдин. — дип башлады ул сүзен акрын гына Кыңгырау — Галимҗанның төсе. Чәч тәңкәләремнән койдырып ясатып алып кайткан иде. Син аны үзең дә хәтерлисең. Бир миңа кыңгырауны Айсылу карчык Кыяметдингә таба берничә адым атлады Карт урыныннан кыймылдамады, аякларын аерып басып, карчыкның якынлашуын көтте. Бер кулына кыңгырауны сытардай итеп кысып тоткан, икенче кулы — тиле малайның башында Карчыкка ул көмеш кыңгырауны бирмәячәк! Үлгәндә дә' Нигә икәнен үзе дә белми, әмма ләкин — бирмәячәк! Соңгы сүзен сүз итәр, үзенчә итәр. — Кыңгырау дисең алайса. Кыңгырау исенә төшкән Минем дә менә монда утыра ул! Кабереңә дә алып китәргә уйлыйсыңмы аны? — Сиңа да шунда барасы. Без анда инде мең тапкыр киттек. Алтын-көмешләрсез генә Барысын да сезгә калдырып Инде соңгы тапкыр кайттык Исәп-хисапны өзәргә Бир Карчык, сөяктәй кулларын сузып. Кыяметдин өстенә килә башлады. Тиле бала ямьсез тавыш белән үкереп-чинап җибәрде Әллә аның кыргый тавышыннан, әллә җил белән — тәрәзә каерылып ачылып китте, кисәк килеп бәрелүдәнме, пыялалар зыңгылдап урам якка коелып төи- Ватык тәрәзәдән жил бәреп керде, ул идәндә яткан кәгазь кисәкләрен бөтереп алды. Айсылу карчыкның ак чәчләрен битенә сипте; төптәй Кыяметдин карт та урынында чайкалып куйды, тиле баланы үзенә ныграк | кысты. Тәрәзә тагын көч белән тупсага килеп бәрелде, калган пыяла кисәкләре инде бүлмә якка коелды Кайчан бу?! Ул вакытта да шулай иде бит! Тәрәзә пыялалары челпәрәмә килеп ватылды. Август ае иде бит.. Ул чагында да менә шушылай каршысына басканнар иде Әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта... Ул арада бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды Әрә елгасы буена яшен кылычы кадалып төште. Күп тә үтмәде, чатырдаган тавыштан мәктәп селкенеп куйды, түшәмнән шыбырдап туфрак коелды. Кыяметдин карт чүгеп куйды, терсәген күтәреп башын каплагандай итте, ләкин кыңгыравын ычкындырмады. Дөнья дөбердәде, ду килде Коеп яңгыр ява башлады Мәктәпне сүтәргә жыенган төзүчеләр йөгерешеп эчкә керделәр. Караңгыланып калган бүлмә уртасында ап-ак күлмәктән басып торган карчыкны күргәч. барысы да имәнеп китте, телсез калгандай булдылар. Ләкин аның укытучы карчык икәнен белгәч, шыпырт кына идәнгә тезелешеп утырдылар. телдән ычкынырга торган тозлы-борычлы сүзләр дә тыелып калды, чөнки Айсылу карчык аларның барысын да укытып чыгарган Авыл Анасы иде. Ыгы-зыгыдан файдаланып. Кыяметдин карт кыңгырауны чалбар кесәсенә шудырды Малайны житәкләп. чыгарга кузгалды Айсылу карчык тагын аның юлына аркылы төште. Оланнар, — диде ул кемгә әйткәнен дә белмичә. — Оланнар, кыңгырауны алды Мәктәп кыңгыравын. Галимҗан абыегыз кыңгыравын. Галимҗанның кем икәнен белмәсәләр дә. кыңгырау барысына да таныш иде. Кыяметдин картның кулына асылынган укытучы карчыкны күргәч, нәрсә булганы да аңлашылды. — Салып сөйләш. Кыяметдин абзый!—диделәр алар ярым шаяртып. ярым чынлап Кайсыдыр Кыяметдиннең чалбар кесәсеннән бүлтәеп беленеп торган кыңгырауга чирткәләп тә алды. — Миңа соң. авыл советына гына илтеп бирермен дигән идем. — Кыяметдин карт кыңгырауны чыгарып, учында чөйгәләп алды. Жайсыз төшкән саен, кыңгырау ыңгырашып куйгандай булды — А как же! Дәүләт милке. Бу карчык сорар ул. Сорар Ул аласын алып бетерде инде. Ләкин кыңгырауны Айсылу карчыкка бирергә ашыкмады. Маңгай астыннан гына төзүчеләргә сөзеп карап чыкты, аннан кыңгырауны өстәл уртасына китереп куйды. Авыл советы белән килеп алганчы, кыңгырау шушында торасы! диде ул. бармаклары белән өстәлне төеп — Көмеш бу! Юкка чыкса, кое-кому җавап бирергә туры килмәсен. Барысы да уңайсызланып, тынып калдылар Айсылу карчыкка күтәрелеп карарга да кыен. Кыяметдин карт сүзендә дә хаклык бар. Авыл советы икән, авыл советы. Бүген инде мәктәпне сүтеп булырга охшамаган, яңгыр әнә бөтен авыл өстенә җәелеп, котырынып ява. Яңгыр пәрдәсен ярып, тагы яшен яшьни, тагы күк күкри Караңгы класс бүлмәсендә кешеләрнең йөзе яктырып-яктырып китә, күк күкрәгән саен, өстәлдәге көмеш кыңгырау да зыңгылдап куйгандай була Мәктәп ишеген кайсыдыр йозакка бикләп алды. Кешеләр берәм- берәм, башларын тотып, яңгыр астына чыгып йөгерделәр. Кыяметдин дә. тиле малаен күтәреп, түбән очка таба йөгерде. Айсылу карчыкның өе әнә генә, килгәндә коймаларга таянып, әкрен генә килеп җиткән иде Көн чалт аяз иде Августның соңгы җылы көннәре иде Инде менә көз. Кара көз. Ә атларга кирәк Яшәп бетерергә дә кирәк. Кемдер җилкәсенә кием китереп сала. Төзүче егет. Айсылу карчык укыткан соңгы класс. Ул чакта ук ак чәчле карчык булгандыр инде, бу малай аны «әби апа» дип йөртә иде. Ак чәч Ул үзенең кара чәчле вакытын хәтерләми дә инде Тегендә, тезенә төшкән толымнарын кистереп ташлаганда, алар ап-ак иде инде Ул вакытта аңа утыз өч яшь иде Кайтып та җителгән Яңгырда чыланмаса да, бөтен тәне дерелди. ф Алай да чүәкләре чыланган икән бит, яулыгы әнә башына ябышкан >> Әллә нинди авырлык, әллә нинди авырлык Нәрсәдер баса. Елый да 5 алмый Ә анда көне-төне елый иде бит Елый да йөрәк белән егыла. £ Башкалар алай бәргәләнмәделәр шикелле, алар әнә хәзер елый. Ул ел- з лар турында сөйләшә дә алмыйлар — үксиләр генә Ул менә хәзер елый алмый Кипкән, корыган, ташка әйләнгән. Килененең кайнатып биргән бер чокыр сөтле чәен эчте дә. карчык “ тизрәк урынына менеп ятарга ашыкты Яңгыр белән яшен китмәскә кил- g гәннәр, ахры — кечкенә генә Өтернәсне каплап алганнар да. авыл өстен- £ дә тантана итәләр Тәрәзә пәрдәләрен ярып, яшен кадалып төшә Нәкъ «= Айсылу карчык яткан турга, аның йөрәгенә төшә Ничә еллар шулай 2 аның йөрәгенә төште ул! Тегендә ятканда да. кайткач та Ташны сукты, к гел кара көйгән, ташка әйләнгән бәгырен сукты! Нигә аны гына сукты? 2 Нигә? Нигә аны сайлап сукты соң ул яшен?! Аһ-һ-һ-а-а > — Әнкәй! — Килене эндәшә, ахры. Юк. килен, юк. сөякләр генә $ сызлый Яңгырдан, ахры Яңгырдан Шулай Сайлап алып кына сукты... Иң бәхетлеләрне, яшәргә иң омтылганнарны, иң ышанганнарны. Менә, ярты гасыр вакыт үткәч, ни өчен сугылганнарын да белмиләр Кешеләр дә белми. Нәрсә кешеләр, хәтта үзләре дә белмиләр бит Аяклары йөргәндә Казанга, Зөләйхаларга барган иде Өстәлендә — Сталин портреты Шуның чорында бит Зөләйха ун ел төрмәдә утырды, ирен югалтты, өч баласын ил буйлап чәчте — һәм, үләр вакыты җиткәч, өстәлендә һаман Сталин портреты! Бернәрсә әйтә алмады ул Зөләйхага. Күзләре белән таныш рәсемгә бакты, аннан җавап эзләде, көтте. Теге еллардагы кебек! Аның исемен әйтмәгән, өметләнеп аның исемен телгә алмаган көннәре булдымыни аларның?! Гел: «Ул белмидер, ул белсә, аңа барып ирешсә, коткарыр», — диделәр Ягылмаган камераларда, баракларда төрле телләрдә аңа ялвардылар, ышандылар, көттеләр Ләкин баш очларында һаман салкын Себер урманы гына шаулады. Меңләгән хатынның хәсрәтен киметергә теләгәндәй, кара урман гына шаулады Тагын сызылып яшен төште. Монысы хәтергә төште Галимҗанны алып киткәннәренә җиде ай Эштән чыгардылар, квартираларының бер бүлмәсен алып, күршеләренә бирделәр. Унөч яшьлек улы Газизҗан олыгаеп киткәндәй булды, күзләре борчулы, уйчан, гел шаян, иркә бала иде — эндәшми, сөйләшми. Казанда яшәү авырлашты Элек бергә мәҗлесләрдә утырган кешеләр эндәшмичә генә үтеп китәләр, һәркем үзе өчен курка, шикләнә, күзгә чалынмаска тырыша Газеталар яман хәбәрләр белән тулган — әле тегендә, әле монда шпион тотканнар Зур-зур кешеләр япон, немец фашистларына хезмәт иткәннәр Мәскәүләр турында язылган нәрсәгә Казанда да ышандылар Телгә «халык дошманнары» дигән куркыныч сүз килеп керде Аларны гаепләп, атарга дип. Казанда да бик ышанып кул күтәрделәр. Шагыйрьләр, халык дошманнарын хурлап, хакыйкать кылычын зурлап, шигырьләр яздылар Икенче көнне үк үзләрен дә алып киттеләр Бу шау-шу, ыгы-зыгы башлангач, Галимҗан сизенгән кебек йөрде. Каралды, йөзе тартылды, сөйләшергә, киңәшергә кеше юк иде. җанында укмашкан төенне ир төннәрен хатынына чиште, кайчан гына дөньяның оҗмахы булып күренгән йорт шом белән, дәһшәт белән тулды. — Сине алмаслар, Галимҗан' — Хатын дерелдәп иренә сыена, юатырга тырышып әйтсә дә, куркуы тавышына чыккан — Безнең бит байлыгыбыз да, чит илдә тугантумачабыз да юк — Ә аларның бар дип беләсеңме? — Галимҗан бераз дәшми тора, әйтерсең, караңгыда үз тавышын үзе тыңлый. — Инде ЦК аппаратын алып бетерәләр, барысы да шпион микәнни? Әйе шул. ниләр генә язмыйлар, ниләр генә сөйләмиләр Кайсы I Германиягә хезмәт иткән, кайсы — Япониягә. Илдәге иң яшерен хәрби серләрне җиткереп барганнар Айсылу моңа үзе дә ышана, мәктәптә балаларга да шулай дип сөйли — Сине алмаслар. Галимжан' — Хатынның бу юлы инде тавышы ышанычлы, нык. — Ул бит барысын да күрә, белә Син — намуслы коммунист, намуслы житәкче. Сине алмаслар Ышана идеме ире аның бу сүзләренә? Төнлә булса да ышанасы килгәндер Иртәгә алып китәсе дигән төнне, сизенгән кебек. Айсылуны авылга кайтырга үгетли башлады. — Кайт Өтернәскә Балалар укытырсың Газиз дә үз яныңда булыр Монда әле белеп булмый Монда әле белеп булмый дөньяларның нишләп бетәсен — Гаебебез юк. Галимжан Ил алдында да. кешеләр алдында да гаебебез юк Аннан Хатын тынып кала Ир. терсәкләренә таянып, ай яктысында анын йөзен карый. Кара чәч араларына ай нуры яткан, керфекләре тагын да озын, серле булып күренә Битләре нәфис, озынча. Киткән тәкъдирдә. Ир күзләрен авыртканчы кысып йома, ыңгырашып, башын хатынының җилкәсенә төртә Киткән тәкъдирдә — Аннан. — дип дәвам итә хатын, иренең жанында нинди уйлар кайнаганын аңлагандай.— аннан, кая китсәң дә. эзләп табарлар Дөнья читенә качсаң да... Бәлки, ул чагында ашыгып нәтижә чыгаргандыр Айсылу? Әнә бит киткән кеше китеп калды Урта Азиягә, казах далаларына киттеләр Шау-шу башлануга киттеләр һәм исән дә калдылар Әле дә яшәп яталар Ә безнекеләр Ә без Яшеннең туктарга исәбе юк Хәтернең бөтен почмакларына барып житә. Килененең юрган астыннан гына пышылдап дога укыганы ишетелә. Ул дога да укый алмый менә Белмәүдән түгел Гарәпчә дә эләкте аңа. элекке абыстайлар да Табыныр кыйбласы калмады Ышанган берен яшен суга барды Бар да көеп бетте менә Яше. жаны көеп, корып килеп керде картлыгына Инде төн уртасында пышылдарга сүзләр дә юк. Инде улының исемен дә тәсбих итеп тартмый Йөзен оныта Аһ. шул бала өчен бит .. Кипте, корыды, берни калмады . Галимҗанны январьның салкын төнендә алып киттеләр. Ул чагында НКВД машинасын «карга» дип йөртәләр иде Елашу юк. аңлату юк. киендерәләр дә алып китәләр йортына кара машина керү - тиф керү, йогышлы авыру керү белән бер Икенче көнне үк синең белән беркем исәнләшми, читләшәләр, качалар. Хәтта Галимҗан үзе дә. хатыны Кремль астындагы төрмәгә очрашырга килгәч. «Башка килеп йөрмә, кит. кит!» — дип куды «Казаннан кит'» — диде. Белгән кебек куган икән Белгән кебек.. Утыз җиденең кышын әйберләрне саткалап. ничек кирәк алай очын- очка ялгап чыктылар да. җәйгә авылга кителәр. Җәйгә дә. бәлки, кит мәгән булырлар иде — әллә нинди шик керде Айсылуның күңеленә Гел кемдер күзәтә кебек тоела иде аңа. Төнлә ятса — тәрәзәдән карыйлардыр. көндез урамга чыкса — артыннан киләләр кебек тоелды Менә тотарлар, менә алып китәрләр Галимжан белән дә элемтә өзелде Бәлки, чыгарырлар, дигән өмет тә бетте. Чыгармадылар, киресенчә, һаман җыйдылар, һаман җыйдылар Беркем берни белми иде Шулай итеп утыз җиденең җәендә унөч яшьлек Газизҗан белән алар авылга кайтып егылдылар Өтернәскә әле бу эшләр килеп җитмәгән. кайдадыр шпион, халык дошманы тотканнар икән, дип ишетсәләр дә артык гаҗәпләнмиләр, борчылмыйлар да. сөенмиләр дә Өтернәс искечә яшәп ята — чәчә. ура. печәнен, утынын әзерли. Кызының кайтып төшүе нә әни карчык та бик сөенде Кияүне нәрсә өчендер алын китүләрен, кызының эшсез калуын ул инде белә, кала җире бит. ни булмас, дип уйI лый. Гаебе булмаса. кияүне дә чыгарырлар, андый зур кешеләрне тик шерми-нитми генә төрмәдә утыртмаслар, дип фикер йөртә. Казанда тәмам сүнеп, сулыгып калган Газизҗанга да җан керде, малайлар белән су буеннан кайтып керми, битенә ит кунды, көлә, шаяра башлады z Соңгы җәен шулай ваемсызланып уйнавын белдеме икән ул бала’ 2 Әнисенең авылын да соңгы тапкыр күрүен сизендеме икән ? Өтернәстә калырга насыйп булмады Айсылуга. Әнисе үләр алдын- = нан әйтте: «Шул Кыяметдин казынып йөрмәсә. кала идең син», — диде. х Кыяметдиндә генә булдымы икән сәбәбе’ Ә башкалар язмышында нинди * Кыяметдин казынган? Аннан — кем иде соң ул вакытта Кыяметдин’ ® Үз исемен чакка-көчкә сырлап имза куючы бер бәндә. Дөрес, урындыгы ° бар иде. кыршылып беткән бер портфеле. Өтернәс авыл советы рәисе ® дигән исеме. Е Яшен нәкъ түбән очка. Кыяметдиннәр өй турына атылып төште Ул ® да йоклый алмыймы икән әллә бу төндә’ Йоклыйдыр Ул бит үзен бер- я нәрсәдә дә гаепле итеп сизми Бәлки, гаебе дә юктыр Хәзер, илле ел = вакыт узгач, кем гаеплене эзләсен’ Кыяметдин шөреп кенә Күгәр- > гән шөреп... 2 Ул чагында гарәп хәрефләре белән укыту иде әле. Айсылу — революциягә хәтле үк Аитова мәктәбен бетереп чыккан кыз — авылга кайткач та эшсез калмады Мәдрәсәне бетереп, авылда мәктәп ясадылар Ләкин укыта алырлык кеше юк. әзрәк хәреф таныганы да мәчет-мәк- тәпкә барып балаларга сабак бирергә курка Әти-әнисе белән кечкенәдән үк Кавказ якларында яшәгән, әтисе үлгәч Казан шәһәренә кайтып белем алган Айсылу ризалык бирде Юк. алай чәчрәп торган, кызыл яулык бәйләп йөргән кыз түгел иде ул Киресенчә, аны артык тыйнак, артык оялчан диләр иде Мәктәпкә баруының да сәбәбе — шул нужа булды Ачлык елны бөтен нәрсә кырылып, ашалып беткән. Таяныр ата юк. Казанда бала карап, төрле авыр эш эзләп кызларын укыткан ана авылда нидән тотынырга да белми һәм өлкән бала — Айсылу мәктәпкә барырга ризалык бирде Галимҗан кайдан килеп чыкты соң аларның авылына’ Тикшерергә килгән иде ахры ул. районда инспектор булып эшләгән чагы иде Көз көне иде. ахры Әйе. бик пычрак чак иде. Соңыннан Галимҗанның әйткәне исендә -Пычракка батып килеп кердем мәктәбегезгә Ә синең аякта ап-ак йон оекбашлар Идән сап-сары итеп юылган Акшарланган мичтән җылы бәреп тора Тактага гарәп хәрефләре белән «Ленин» дип язып куйгансың. Ә үзең. » Шул турына җиткәч. Галимҗан гел хыялга бирелә иде. Шул турын бигрәк тә кат-кат кайтып сөйләргә ярата иде. Ә Айсылу үзе бер дә ис китәрлек нәрсә тапмый ул елларда. Өстендә Аитова мәктәбе формасы көрән төстәге йон күлмәк, дөрес, ул гәүдәсенә сыланып тора, изүендә һәм җиң очларында сәдәфләр. итәге гармун итәк Аягында — ак йон оекбашлар. Ул чагында балалар да ак йон оекбаштан йөриләр иде. Та гын нәрсә? Ә. тагын иң кызыгы бар икән әле Чәчләре озын иде Айсылу ның Тезенә төшеп тора һәм ул аларны. тасма очына чулпылар тагып, үреп куя иде Атлаган саен, ул чулпылар, бер-берләренә бәрелеп, матур гына чыңлап куялар. Хәер, ул вакытта авылда барлык кызлар да шулай йөри иде бит һәм Айсылу да монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә күрми иде Ә Галимҗан гаҗәпсенде' Кара чәч толымында ялтырап торган ап ак тәңкәләрне уч төпләренә җыеп биетте, уйнады. Айсылуны үртәде — Их син. совет укытучысы' Галимҗанның көлү авазы менә бү ген Айсылу карчыкның таш булып каткан бәгыренә килеп-килеп бәре лә. Чулпылар тагып килгән бит мәктәпкә. Әллә син Өтернәснең абыстаемы? Үзе көлә, үзе яратып, сокланып Айсылуны күзәтә. Айсылуның яңак лары кызарып чыга, дерелдәгән бармаклары белән ул шуны яшерергә тырыша, әллә оялудан, әллә башка нәрсәдән — күзенә яшь килә Б\ f нинди чибәр егет икән? Айсылу аңа бер генә күз сирпеп карап алды - йөрәге кысылып, оеп калды Кара кашлары астыннан яшькелт үткен күзләр карап тора. юк. ачуланып түгел, ничектер яратып, баласытып карый алар. Йөзе, тәне кара-кучкыл, әллә җил-яңгырдан шундый төскә кергән, әллә тумыштан шулай? Чәчләре бөдрә, алкаланып, маңгаена ук төшеп тора Егетнең йөзе, карашы бөркетне хәтерләтә — нык. кырыс, горур, сер ле-сихерле. Тышта көзге яңгыр сибәли. Балалар мәктәптән кайтып киткән. Ай сылу ап-ак итеп акшарланган мичкә аркасы белән терәлгән Галимҗан Өтернәс башлангыч мәктәбен тикшерә килгән инспектор егет - дәфтәр-журналлар караган булып утыра. Ара-тирә шаян сүзләр әйтеп. Айсылуны үртәп ала. Әллә мич җылылыгыннан, әллә эчтәге ут кайнарлыгыннан. Айсылуның тәне бер эсселәнә, бер суына. Аны тынычландырырга теләгәндәй, тәрәзәгә сибәләпсибәләп көзге яңгыр ява Аннан соң да күпме яуды ул яңгырлар аның тәрәзәләренә' Карлы- бозлысы да булды, тәрәзәне челпәрәмә китергән давыллылары да хәтерендә. ә менә шул көзге яңгыр — иң кадерлесе. иң сагышлысы. иң онытыл- масы. Көмеш тәңкәләрен Айсылу аңа үзе салып бирде Инспектор егет аңа икенче килүендә «сюрприз* алып киләсен әйтте Кыз анысын аңлап та бетермәде, ләкин егетнең икенче тапкыр килергә вәгъдә итүе аның бертөрле авыл тормышын яктыртып, әллә нинди сөенечле сагышка күмде Көннәре аның килүен көтеп үтә башлады Ул аны бары тик бер тапкыр күреп калган иде — кулына да орынмады, якын да килмәде, ерактан гына елмаеп карап утырды, ләкин Айсылуның башын әйләндерде, телсез итте, төннәрен йокысыз калдырды Кыш буе тилмереп көтте ул аны. Баскычта аяк тавышлары ишетелү белән, сискәнеп, ишеккә карый иде. Хәвеф һәм өмет белән. Сөенеч һәм оялу белән Аның бу карашын балалар да белеп бетерделәр, аяк тавыш лары килгән саен, сагаеп, апаларының йөзенә карыйлар, шым булалар, тын алганнары да сизелми Арткы партада утырган зур малай Кыяметдин генә шырык-шырык көлеп ала Аның инде яше байтак, гәүдәгә дә нык. күзләрендә бала ларга хас булмаган сынаулы, вакыты вакыты белән тонык, вакыты- вакыты белән ялтыравыклы караш Бу караштан Айсылу үзе дә уңайсызланып. куырылып килә. Кыяметдин Айсылудан берничә яшькә генә кече, мәдрәсәдә әзме-күпме хәреф таныган; атасы Нурый карт, ачлыктан эт мәче ашап исән калган бердәнбер улына дөньяви белем дә бирергә уйлапмы, аны Айсылуның мәктәбенә китереп куйды Малай башта бер кем белән дә сөйләшмәде, аралашмады маңгай астыннан гына сөзеп карап утыруын белде Үзеннән күпкә яшь бала чага аннан курка иде. үзе дәшмәсә. якын да килмәделәр Кеше арасында Кыяметдиннең атасы Нурый карт турында әллә нинди шомлы, куркыныч сүзләр дә сөйлиләр иде Имеш, ачлык елны алар ярамаган нәрсә ашаганнар Имеш. Кыяметдиннең карашы шуңа күрә тонык, гәүдәсе төп кебек нык Айсылулар авылга егерме бернең ач кышы үтеп икенче ел уңышы өлгергәч кенә кайттылар Авылдагы шомлы хәбәрләргә, ышанып та бетмиләр Ләкин Нурый карт Кыяметдинне җитәкләп мәктәпкә алып килгәч, Айсылу дерелдәп куйды, беләкләренә каз тәне чыкты Алай да үсмер малайга үз хәлен сиздермәскә тырышты, кулыннан алып, иң соңгы партага китереп утыртты. Шул көннән бирле күзләре белән Айсылуны «ашый.» Кыяметдин. Дәрескә аның әллә ни исе китми, бераз хәреф таный, хисап белә Ләкин малай мәктәпне ташлап кайтып китәргә дә ашыкмый, анда Нурый карт- 72 нын аралыгында бүрәнә ярыгы санап ятканчы һәм тагын тонык кара • ты белән талчыбыктан нәфис укытучы кызның гәүдәсен капшый, эзәр леклн башлый Айсылу уңайсызлануыннан кая карарга да белми, калку күкрәге бер менә, бер тешә. Кыяметдин аның саен урынына сеңә, башын җилкәләренә яшерә, карашы тона, тын алуы авырлаша башлый . Айсылу карчык яткан урыныннан башын калкытты, терсәкләренә * таянып, караңгы өй почмагына текәлде. Кайда күрде соң әле ул кабат ? мондый авыр, тонык карашны? Бүген бит. кыңгырауны эзли баргач. £ теге тиле малай аңа шулай караган иде бит' Кеме булды соң ул Кыямет- 5 диннең? Карашына кадәр кабатлангач, берәр якыны бит инде, якыны . “ Бер-бер артлы ике яшен уты Кыяметдиннәр турысына төшеп югала в Аннан күкнең чатнап ярылганы ишетелә. Кыяметдин карт яткан урыныннан калкынып куя. коты чыгып, түшәмгә карый, шом белән тыңла- » нып тора 1 ел аның йортын сугар кебек бу яшен. Янында яткан оныгы Ё да. нидәндер качкандай, бөгәрләнеп килгән Баланың котын алды бүген 2 теге карчык Кыңгырау, имеш Кыңгырау Кыяметдиннең дә бәгыренә к таш булып утырган кыңгырау ул Айсылу карчыкка биргәнче, ул аның = телен йолкып алып утта эретер, чүкеч белән төяр, кыңгыравыннан бер ” йодрык тимер ясар, әмма бирмәс' Мыскыллыкта үткән малай чагына үч £ итеп булса да бирмәс! Көзге пычракта Галимҗанның килеп керүе Кыяметдинне дә йокы сыннан уятып җибәргән кебек булды Тар маңгаенда мең төрле уй котырып алды Нигә укытучы кызга болай карый ул килгән егет? Нигә ул егет Кыяметдингә караганда гәүдәлерәк тә. чистарак һәм чибәррәк тә? Нигә укытучы Айсылу шулай кинәт югалып калды, бармакларына хәтле калтырыйJ Тар маңгай җавап таба алмады, кыргый йөрәк аның саен котырынып типте, һәм бер күрүдә Галимҗанны кан дошманы итте. Ул көнне мәктәптән дә бәрелеп-сугылып чыгып китмәде Кыяметдин, мәш килеп киенеп яткан бала-чаганы аралап, мич тирәсенәрәк елышты. Укытучы Айсылу белән тикшерә килгән егет аңа игътибар итмәделәр, алар ул көнне Кыяметдинне дә. башка балаларны да күрмәделәр шикелле. Ә Кыяметдин барысын да күрде' Укытучы кызның дерелдәгән бармакларын да. ут капкан йөзен дә. елап җибәрергә әзерләнгән кабарынкы иреннәрен дә барысын да күрде! Аның әле мондый булганы юк иде. Килгән егет тә әнә ничек итеп карый бит аңа! Алар авылында болай карамыйлар! Кешегә болай карарга ярамый! Ерткыч җанвар тизлегендә. Кыяметдин мич арасына кереп кача. Йөрәгенең типкәне үзенә ишетелә. Моннан укытучы кыз күренми, килгән егетнең өстәлгә куйган сул кулы гына күренә» Бармаклары озын. нык. Бугазыңнан бөтереп алса, тының да чыкмас. Кыяметдин үзенең кулларына карый Тырнаклары кап-кара. чәйнәлеп беткән, бармаклары кыска, үзләреннән йон. тирес исе килә. Өстендәге киеме дә теге егетнекеннән начар, атасыннан калган, бөрмәләрен бет баскан иске бишмәт. Малайның бугазына төер тыгыла, күзләре әллә зәһәрлектән, әллә яшьтән әчетеп куя Менә укытучы кыз мичкә килеп сөялде ахры, тавышы бөтенләй якын ишетелә Менә ул бер кулы белән тәрәзә төбенә таянды, кулы Кыяметдиннең борын төбендә генә Нинди чиста, бәләкәй кул! Үзе шундый ак! Кыяметдиннең борыны белән шул кулга капланасы, аны ялыйсы, иснисе килә һәм шуларга битен куеп торасы иде. Аз гына, күзне йомып кына Кыяметдиннең башы әйләнеп китә. Үзе кереп чүгәләгән караңгы мич арасы аяк астыннан шуа башлый Шул чак чулпы чыңлаган тавыш ишетелә Чыңлый да чыңлый, чыңлый да чыңлый1 Идән чайкалуыннан тук тый. ә чулпы һаман чыңлый' Малай, куркуын җиңеп, башын мич арасын нан чыгарып карый. Нишли ул укытучы Айсылу?! Нигә ул аның каршында чәчләрен сүтә? Озын кара чәчләре әнә. таралып җилкәсенә төште. аркасын каплады Ярым караңгы класс бүлмәсендә дә аларның дулкынланып торганын күрергә була Малайның кыргый җаны әллә нәрсәләр уйлап бетерде Әгәр күлмәген салса, әгәр бу килгән егет белән < кочаклаша башласа'4 Кыяметдин мич арасында яткан утын агачына таба кулын сузды, сикерергә әзерләнгән җәнлек кебек, бетен тәне җыерылып килде. Ләкин укытучы кыз чишенмәде Таралган чәчләреннән чулпысын аралап алды да егеткә сузды Тегесе, әллә нәрсә алып кайтырмын, дип, төреп, кесәсенә салып куйды Аннан, кыз белән саубуллашып, көзге пычрак урамга чыгып та китте. Класс бүлмәсе бераз тынып торды Аяк тавышлары да ишетелми. Үсмер малай, оеган аякларын кыймылдатып, әкрен генә мич арасыннан чыга, караңгыдан таныш гәүдәне эзли Әнә бит. тәрәзә яңагына килеп сөялгән! Чәчләре һаман таралган килеш, карашы әллә нишләгән Малай аның янына ук барды, ә ул аны күрмәде, сизмәде Малайның чәчләргә орынып карыйсы, сылу затның сулыш алганын ишетәсе килде Үзенең исә тын алуы кисәк кенә авыраеп китте, йөрәге тагын кысылып куйды Ләкин ул аңа кагыла алмады. Укытучы кыз белән аның арасында үтә алмаслык кыя-тау тора кебек тоелды. Шуны тойган саен ачуы артты, кемнәндер үч аласы, нидер эшлисе килә башлады Ул. дөп-дөп итеп басып, үзе утырган арткы өстәл янына килде, аны кузгатып тавыш чыгарды, үзе астан гына һаман укытучы кызны күзәтте Әһә. кузгалдыңмы, янына ук киләсеңме3 Кил, кил. күрмәгән булсаң, күр, менә ул Нурын малае Кыяметдин! Төкерә ул сезнең «а»ларыгызга, «буларыгызга! Чү. чү. ни булды. Кыяметдин, берәр нәрсәңне югалттыңмы әллә? — Югалттым шул1 — Малай, бишмәт чабуларына урала-урала, ишеккә ташлана, бәйләнми калган чабата бавына басып егыла яза, яланбаш көе көзге яңгыр астына атылып чыга, сукмак-мазар сайлап тормастан. пычракның үзәгеннән түбән очка таба йөгерә Караңгы урамнан да караңгырак өйләренә кайтып кергәч тә тынычлана алмый, җимерек мич почмагына борынын төртеп, үксеп-үкереп ала Яңадан мәктәпкә бармаска, ул якка борылып та карамаска эченнән ант итә. Икенче көнне, таң беленү белән, иске бишмәтенә төренеп тагын шул якка китеп бара Кыяметдин карт авыр гына уфылдап куйды. Яшьлеген, үзенең беренче яратуын искә төшереп сөенмәде ул. гарьлеге, мескенлеге, түбәнлеге тагын бер кат бугазыннан алды, иске бишмәтле ул малайны, үзенең ка- дерсезлектә үткән гомерен, янында яткан тиле оныгын кызганды. Менә шулар өчен бөтен дөньяга ачуы, зәһәре бар иде аның һәмбарысына да гаепле кеше — шул Айсылу, якын килә алмаслык, буй җитмәслек, үлгәндә дә якыная алмаслык укытучы Айсылу иде.. Шулай Баскычта аяк тавышлары ишетелгән саен, Айсылу әсәрләнеп ишеккә карый, аның артыннан утыз бала берьюлы борыла, алар артыннан Кыяметдиннең авыр карашы ишеккә төбәлә. Шулай итеп, көз үтә. кыш җитә, инде көннәр дә язга авыша башлый. Айсылу күзендәге өмет тә әкренләп сүнә, тарала, аяк тавышлары килгән саен ул инде башын күтәреп ишеккә карамый. Укытучы сүнгән, тынычланган саен, Кыяметдингә җан керә, өмете үсә. менә җәй генә җитсен, дип хыяллана, шахтага китәр, киенеп кайтыр. Айсылуын үзе Кыяметдин янында бөтерелеп йөрер Малай татлы хыялларга чума Шулчак колагына ниндидер сәер тавыш ишетелә — туй атларындагы кебек, кыңгырау чынлый! Нишләп мәктәп ишеге төбендә чыңлый соң ул?! Нәрсә булган? Шул чак ишек ачылып китә дә... Ул!.. Кара чәчләре сирпелеп маңгаена төшкән, бөркет күзләреннән ялкын бәреп тора, каршындагы бөтен нәрсәне яндыра, ут итә! Пальто төймәләре чишелеп киткән — очып, канатларын җәеп киләмени?! Әнә ул укытучы кыз каршына килеп басты. кулындагы нәрсәкәйне тагын чыңгылдатып җибәрде. Кыңгырау бит бу! Бизәкләп эшләнгән көмеш кыңгырау! Балалар, авызларын ачып, катып калдылар Айсылуның битенә тагын ут капты Ике кулын берьюлы теге егеткә суза! Кыңгырауны алыр өчен бер кул да җитә бит инде. Нигә ике кулын суза ул? Кыяметдиннең йөрәге башында тибә башлый, күзләре зур булып ачыла, сулышы буыла Нәрсәдер сөйләшәләр дә бит. — Менә чулпыларыңнан кыңгырау койдырып кайттым! — Бигрәк матур. — Нигә укытучының тавышы шулай калтырый, £ матур булгач, нигә сөенми? — Менә монда, эчкәре, каралтын белән синең исемеңне дә яздыр- = дым Ай-сы-лу! Ай, сылу! Укытучы нигә эндәшми? Башы нигә ул егеткә таба иелә? Әнә инде * чәчләре дә чәчкә тиде, якынаеп беттеләр! Кыяметдин урыныннан сикереп « тора, бәрелә-сугыла өстәл артыннан чыга, каралып беткән кулын кыңгырауга таба суза: » — Кая, ничек шалтырый икән? бәрелә, алар да зыңгылдашып куялар, кыңгырау тавышы бүрәнә ярык- © ларына, мич араларына тула. Кыяметдин аның саен туктамый, әрнү катыш ярсуын йөзенә һәм кыңгырауны кысып тоткан бармакларына чыгарып, кагуын белә! Пычрак бишмәт араларыннан йөрәген шулай алып селкимени! Аннары кыңгырауны кисәк кенә өстәлгә куя да чыгып китә. Кыргый малай булып килеп кергән мәктәбеннән карт иргә әйләнеп чыгып китә ..Кыяметдин карт икенче ягына әйләнеп ятып карый Яшен уты барыбер хәтеренең әллә кайсы почмакларына барып җитә Әле анда чәчләре таралган яшь Айсылу, әле йөзенә хәвеф чыккан, карашы яралы боланны хәтерләткән Айсылу, әле төрмәдә ятып йөзенә сары иңгән, күзләреннән хәсрәт тамып торган Айсылу, һәм менә бүгенге ап-ак чәчле, йөзе ташка әйләнгән карчык — ул да Айсылу.. Гомер буе шуңа якыная да алмады, ерак та китә алмады Бер төен булып, гел бер чоңгыл — тормыш чоңгылы тирәсендә бөтерелделәр. Айсылу ничә тапкыр төпкә китте, инде бетте, инде югалды дигәндә тагын калыкты, бер чоңгыл тирәсендә тагын бергә бөтерелә башладылар Кыяметдин карт та бу мәгънәсез бөтерелүдән инде туйган, арыган иде, картлык көнендә аңа җан тынычлыгы кирәк иде. һәм ул Айсылу карчыкның мәңгегә төпкә китүен, үзен тынычлыкта калдыруын көтте, теләде, ходайдан ялварды. Ә Айсылу карчык китәргә ашыкмады, яшенле төннәрдә хәтеренә кереп җанын кыйнады. Аның ни гаебе бар иде соң?! .1937 елның ул хәвефле көзендә Айсылу Өтернәстә калырга булды. Кулга алынган кешеләрне һаман чыгармадылар, күпләрен атканнар икән, дигән хәбәрләр дә йөрде Шушындый вакытта эшсез, бала өстерәп Казанга баруы хәвефле, куркыныч нәрсә иде. Дөньялар бераз тынычланганчы. бераз ачыклык кергәнче, Айсылу улы белән авылда калып торырга булды. Карап чыгыйм, дип, мәктәпкә килде. Мәктәп бикле иде, урамдагы бер баланы авыл советына ачкычка йөгертте, үзе мәктәп бакчасына керә торды. Үзе керде, үзе егылып китмәс өчен, тизрәк коймага тотынды һәр агач арасыннан Галимҗан карап торадыр кебек! Ул шушы мәктәптән килеп эзләп тапты бит Айсылуны! Эзләп тапты, үзенә каратты һәм алып та китте Шактый вакыт үз уйларына батып утырды Айсылу. Бакчага, авылга алма исе таралган Якында гына, тырышып-тырышып, яшь әтәч кычкырып җибәрде. Әрә буеннан бака кычкырган тавышлар ишетелеп куя. Әйтерсең лә дөньяга берни булмаган! Әйтерсең лә ил өстендә кара шом, шикләнү дә юк. төнлә алып китә торган НКВД машиналары да юк, халык дошманнары да юк Әйтерсең лә Галимҗан да төрмәдә түгел, эшендә, менә ял көненә кайтып та җитәр. Портфеленә шәһәр нигъмәтләре • төяп, кочагын җәеп, кара чәчләрен җилбердәтеп, кайтып та җитәр! Сагынудан, хәсрәтле уйларыннан саташа башлаган хатынын күкрәгенә кысар, назлар, юатыр. . Күз яшенең тып итеп туфракка тамуыннан гына айнып китте Айсылу. Кул аркасы белән яшьләрен сөртеп алды. Үзен тагын да картаеп, олыгаеп киткән кебек сизде. Галимҗанның бер сүзе, бер карашы аны терелтә. яшәртә алыр кебек иде. Юк, бары бер хәбәре Исән дигән бер хәбәре... Мәктәп капкасы ачылган тавышка янә сискәнеп китте. Карашын үзенә таба килгән ир-атка текәде. Башта, әллә Галимҗанмы дип, йөрәге кысылып куйган иде, ләкин бөкрәйгән гәүдәне, тездән узган килбәтсез озын кулларны, тар маңгайны күргәч, шатлыгы шундук таралды Каршына чит ир килә иде. Ләкин кайда күргәне бар соң Айсылуның бу тар маңгайны, тонык карашны? Колагында, кинәт ярсып, кыңгырау чыңлаганы ишетелгән кебек булды. Үткән еллардан аңа таба тар маңгайлы, сәер карашлы үсмер малай килә иде. Кулында, елардай булып, көмеш кыңгырау чыңлый.. — Кыяметдин...- Айсылу башка сүз әйтә алмады, утырган җиреннән торды да. егылып китмәс өчен, агачка сөялде. — Таныйбыз икән әле.. — Кыяметдин тагын нидер әйтте, күреште дә бугай. Айсылуның аңына ул сүзләр, ул хәрәкәтләр барып җитә алмады Кыяметдин дә тар маңгае аегыннан Айсылуны күзәтте. Суырылган, тартылган, йөзендә кайгы. Ирен утыртканнар, дип ишеткән иде, шул кайгыдан бетеренгәндер. Кыяметдин кесәсеннән тәмәкесен чыгарды, Айсылу янына чүгәләп, бер-ике тапкыр суырып алды. Аннан күн итек табаны белән тәмәке төпчеген туфракка батырды — Авылда калырга булдың инде, алайса? Айсылу җавап бирмәде. Үзенең кайгы-хәсрәте, шик-шөбһәләре турында сөйлисе килмәде аның бу кешегә. Кыяметдин инде кыргый малайдан авыр, салмак карашлы иргә әйләнгән иде. Тик, шулай да, карашының төбеннән вакыт-вакыт ниндидер ялкын бәреп ала. Әллә нәфрәт, әллә сагыш ялкыны Шул ялкын Айсылуны куркыта, шикләндерә, дәшмәс итә. — Тормышында казынырга килмәдем, — Айсылуның дәшмәвен Кыяметдин үзенчә аңлады, ахры. — Авыл советы председателе мин монда. Шуңа килдем. Монысы инде икенче Кыяметдин иде. Кыңгырау тоткан малай юкка чыкты, аның урынына үгездәй муенлы юантык кеше басып тора, һәм Айсылу. аның элекке укытучысы, эш сорап бүген аның каршына килә. Ул шушы караш астында эшләргә, яшәргә тиеш. Айсылуның тәне эсселе- суыклы булып китте Юк! Җанын бораулап торган бу караш астында яшәгәнче . Кая бара? Күз алдына тагын Казанның караңгыланып калган урамнары, Галимҗанны алып чыгып киткән салкын январь төне, башларын иеп исәнләшми генә үтеп киткән танышлары килде. Кая барырга? Нигә дөнья шулай тар? Әйтерсең, ниндидер читлеккә һаман куа да кертә, куа да кертә... — Эш кирәк иде шул, Кыяметдин... — Иртәгә авыл советына кил. шунда сөйләшербез Ләкин белә идеме соң Айсылу авыл советында үзен ниләр көткәнен? Казандагы кара күзәтүченең үткен күзе, озын кулы Өтернәскә дә килеп җиткәнен белә идеме ул? Ул белмәсә, Кыяметдин белә иде Ире халык дошманы икәнен дә. Айсылуның үзенең дә шик-күзәтү астында икәнен белә иде Кыяметдин. Андый кәгазь-документлар иң беренче авыл советына килә Шул кәгазьне алган көннән Кыяметдиннең тынычлыгы качты. Халык дошманының хатынын, гомумән, гаиләсен монда ул күзәтергә, «сакларга», 76 ул-бу була калса, тиешле урынга хәбәр итәргә тиеш. Аяк астында җир яна Күрше авылда бригада активына хәтле җыеп алып чыгып киттеләр. Кыя метдин үзе дә җәй буе киенгән килеш ятты Инде шау-шу үтә, өстә калам дигәндә генә Бу Айсылу белән нишләргә? Әйтергәме аның артыннан күзәтү оештырылганын? Ярар, әйтте дә ди, Айсылу баласы белән берәр җиргә чыгып качты, ди. Шуннан нәрсә? Шуннан Кыяметдиннең үзенә — таш капчык, стена.. Кыяметдиннең башы шул уйлар белән тулды. Кайчагында миен, җанын котыртып, тиле уйлар да килеп китте. «Менә хәзер Айсылуга өйләнсәң! Теге карчыга танау төрмәдә чериячәк ул, инде стенага терәмәгән булсалар. Менә ул хәзер сыгылыр, сынар иде. Ак гәүдәсе, ничә еллар саташтырып күз алдында тибрәнгән гәүдәсе Кыяметдин кочагында сынар иде Авылда ана хатын-кыз якын килергә курка. Теләсә, ул башка җирдән дә табар иде, әлбәттә, һаман шул Айсылу һаман.. Өйләнсә, бәлки Айсылуга тимәсләр дә иде... Ә болай... кыл өстендә бит аның тормышы.» Көн яктысы Кыяметдиннең башыннан бу уйларны куып тарата. Газеталарда көн дә яңа хәбәр — теге районның җитәкчесен кулга алганнар, обком кешеләрен утыртканнар. Бәген ил шпион белән тулган. Авыл советында, Айсылу Мостафинаны да күздә тотарга, дигән мөһерле кәгазь ята Кыяметдиннең тар маңгае икегә ярылырлык була, ләкин җавап табалмый! Менә Айсылу да килә. Гәүдәсе һаман зифа, сыгылмалы. Йөзе, сагышлы булса да. нәфис. Карашы да кайгылы, ләкин әллә нинди горур, чит караш. Әллә нинди өстенлектән, югарылыктан карый Айсылу Кыяметдингә. Арада һаман шул боз тавы... Кыяметдин торып, ишек төпләрен әйләнеп килде. Кеше юкмы, дигәндәй, өйалдын ачып карады. Аннан тагын Айсылу янына килеп басты. — Кит!—диде ул кинәт кенә Айсылуга таба иелеп.— Кит син Өтернәстән Сиңа монда калырга ярамый. — Кая?! — Айсылу, ярдәм көткәндәй, күзләрен тутырып Кыяметдингә карады — Кая китим? «Кая?» Кыяметдиннең башында мең төрле уй котырынып алды Кая дисен? Авылдан башка җиргә чыгарып җибәрсә, аның үзен утыртачаклар. Белүгә, утыртачаклар Өйдә үлем көтеп, карт атасы ята. Бөтен хуҗалык Кыяметдин кулында. Үзенең дә һәр адымы күзәтү астында Кая җибәрсен ул үзеннән тилмереп җавап көтеп утырган бу бәхетсез хатынны. Бәлки бергә китәргәдер?! Кыяметдиннең бугазына төер килеп тыгылды. Ул, үз-үзен тыя алмыйча, тәкатьсезләнеп Айсылуның өстәлдә яткан кулларына капланды Аннан ашыгып, буталып пышылдарга тотынды. — Китик бергә? Казах далаларына качыйк! Миндә документлар бар... Качыйк! Юкса, харап буласың! Айсылу, шашынып, урыныннан сикереп торды. Юешләнгән кулын җиңнәренә ышкырга тотынды. Кыяметдин әйткәннәрдән аның коты очты, чиркануы күзләренә, йөзенә бәреп чыкты Ул. юеш бер әйбергә кагылырга курыккандай, артка таба чигенде, стенага килеп терәлгәч тә аңына килә алмады. — Төрмәдә черетәләр бит үзеңне! — Бу юлы Кыяметдин ярсып, ачу белән пышылдады. — Бердәнбер юл — минем белән китү... Үзеңне кызганып әйтәм. Их, син! Кыяметдиннең соңгы сүзләреннән Айсылу аңга килгәндәй булды Күзенә яшь бәреп чыкты, дерелдәгән бармаклары белән йөзен каплады — Юк... —диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә. — Үлгәндә дә бу хәл булмас Үлгәндә дә.. Галимҗан исән, аның гаебе юк, ул кайтыр Ничек телең әйләнә синең миңа шундый сүзләр әйтергә? Кыяметдин башкасын ишетмәде. «Үлгәндә дә!.. » дигән сүз, миенә ябышып, акылын суыра башлады. Үлгәндә дә! Ярар Җирәнәсең. _ Кит! — диде ул, үз-үзен кулга алып. — Мин сиңа теге сүзләрне әйтмәдем Бүгеннән Казанга кит Мин халык дошманының хатыны өчен җавап бирә алмыйм Мин сиңа моны авыл советы председателе буларак әйтәм, аңлыйсыңмы? Югыйсә, үзем чарасына керешәм... Казанның нәрсә икәнен икесе дә яхшы аңладылар. Ләкин өченче юл юк иде. Дөнья тар, һай, тар иде! һәм ике кеше бер кояш астына сынмадылар. Ике генә кешеме?... Августның кояшлы, җылы бер көнендә, әнисе Асылбикә карчыкны елатып, улы Газизҗанны җитәкләп. Айсылу юлга чыкты. Бакчадагы сары көнбагышлар иеләиелә озатып калдылар, аяк астында җылы туфрак нидер пышылдады. Берсенең — мәңгегә, икенчесенең озак еллар кайтмаска китүен аңладылармы икән әллә алар?.. Казандагы күршеләре аларны куркып, шикләнеп кенә ачып керттеләр. Бу бүлмәләрнең барысында да элек Айсылулар яши иде, Галимҗанны алып чыгып китүгә, башкалар килеп утырды. Зал аша Айсылу үз бүлмәсенә үтте Бүлмә эче буш. шыксыз кебек тоелды. Элек бу аларның йокы бүлмәләре иде. Галимҗан ай нурында аның кара толымнарын бер үрә, бер сүтә иде, шулар белән уйнарга бик ярата иде ул. Аннан аларны җәймә итеп Айсылуның ак тәненә каплый иде, ай нурыннан көнләшәм, шуннан яшерәм үзеңне, ди иде. Салкын карават тимеренә Айсылуның яшьләре тамып төште. Җилкәсендә кемнеңдер кулын тоеп, шашынып башын күтәрде. Газизҗан икән. Бала күңеле сизенә, юатмакчы була — сүзе юк. Бала үзе дә еллар буе хыянәтчеләргә, халык дошманнарына нәфрәт белән тәрбияләнгән һәм шул дошман — аның атасы. Малай гаҗиз булды, сүздән калды, бу сораулар ул җавап табарлык кына түгел иде шул. Ул төнне дә, бөтен Казанны каплап, котырып яңгыр яуды. Җәйнең соңгы яңгыры иде ахры ул. Ана белән бала, яңгыр тавышыннан бераз тынычлангандай булып, йокыга киттеләр. Ана белән бала, бер берләре- нең сулышын тыңлап, бер түбә астында соңгы төннәрен йоклыйлар иде... Айсылу карчык урыныннан торып утырды. Яңгыр бераз басылган кебек. Ә хатирәләр аның саен өелеп өскә киләләр. Ул бит инде боларны искә төшерми иде. Күз яшьләре дә кибеп-корып беткән иде бит инде аның! Малае да, ире дә бик-бик еракта калганнар иде. Җәрәхәтләр җөйләнгән иде бит инде! Бер төндә нигә бүген бөтенесе өелеп өскә киләләр соң? Улым, Газизҗан! Нигә искә төштең? Анаң синең йөзеңне дә оныта башлаган иде бит инде Кыйнады еллар, кыйнады, кыйныйкыйный ташка әйләндерде. Дөньяда бер өмете калмады! Күз яше кипте, җаны кипте Арыды Яши-яши арыды... һәм менә, бер төндә, кабат бөтен гомерен яшәргә. Кем аның кипкән тәненә, җанына күтәрә алмаслык авыр йөк сала? Аның күргән газаплары аз тоелдымыни әле язмышына? Шушы бер төн белән тагы каһәрлимени бәгырен... Төн уртасы якынлаша Карчык авырлык белән күзләрен йома. Хәзер аның янына улы киләчәк. Юк башта ул аның тавышын ишетер... .Караңгылыкны ярып, Газизҗанның үзәк өзгеч тавышы яңгырады: — Әни! Әнине калдырыгыз! Айсылу сискәнеп уянып китте Кайда ул? Газизҗан нигә кычкыра? Әллә ходаем... Ләкин өй эче тын. Ишек бикле. Газизҗан яткан караваттан кинәт сулкылдау авазлары ишетелде. Айсылу ашыгып баласы янына килде. Газизҗанның бите яшькә чыланган, үзе юрган астында тыела алмыйча үкси иде. — Ни булды, балам? — Ана шул сүзләрне әйтүгә. Газизҗан үксеп, башын аның күкрәгенә яшерде. — Сине алып киттеләр, әни. Сине алып киттеләр.. Айсылуның эче жу итеп китте. Тезләнгән җиреннән идәнгә чүкте. Нигә бала төшенә кергән? Нигә бала төшенә кергән?! _ Аннан, аңына килеп, улын юата башлады — Гөш кенә ул, балам. Син ул турыда уйлама, уйлаганга күрә керә ул Нигә мине алып китсеннәр ди? Мин бит дошман түгел Мин — укытучы кеше. - Әти дә дошман түгел иде бит.. * Айсылу башын тизрәк юрган астына яшерә. Яшенә төелеп, баланың < казагына пышылдый: з — Атаң да дошман түгел иде Аны барыбер чыгарырлар, менә § күрерсең... « Бала, куркыныч сер әйткәндәй, әнисенә пышылдый * — Әни! Мин Сталин янына барам! Фәтхи дә бара Фәтхи әйтә, и Сталин боларны белми, ди. Аңа әнисе әйткән. ° Фәтхи язучы Гали малае. Аның да атасын кышын алганнар иде. о Ни турыда уйлап йөриләр икән сабыйлар' s Айсылу улын юата башлады Үзенең дә бу сүзләргә бик ышанасы 2 килде. Әлбәттә, Сталин белми, белсә, бу хәтле кешене төрмәгә яптырыр к идеме? Хатынның эченә шикләнү корты да керә — әгәр гаепләре булса? = Бәлки, чыннан да, ул кешеләрнең гаепләре бардыр? Ә Галимҗанның? > Галимҗанның гаебе юк! Юк' Галимҗан ялгыш кына эләкте. Ә язучы ~ Гали, Сәйфи. Хәсән, Гомәр? Ә галимнәр? Ә укытучылар? Айсылу җавап таба алмый Тәрәзә артында җәйнең соңгы яңгыры ява. Иртәгә нәрсә булыр? Монысын беркем белми Монысын илдә беркем белми. Таң атты Айсылу авылдан алып килгән ризыкларны ипләп кенә бүлеп куйды. Әле алда ниләр күрәсен белеп булмый, эш юк, запаста бер тиен акча юк, ризык ягы да такытокы. Кулында бала. Кара көзгә кереп баралар Авылдан алып килгән ризыкларны ипләп кенә тотар. Бәлки, ул арада әле эшкә дә урнашып куяр. Мәктәп тирәсенә бару турында уйларга да ярамый, я тегүгә урнашыр, я заводка керер. Эшчеләр арасында алай кулга алулар сизелми әле, иренең алынганын да әйтмәс, балалы ялгыз хатыннар азмыни? Ул арада бәлки әле Галимҗанны да чыгарып куярлар Шул уйлардан Айсылуның күңеле күтәрелеп киткәндәй булды. Йомырка, кыяр, помидорларны өстәлгә матур итеп тезеп куйды, ярып кына берничә яңа бәрәңге пешерде. Әнисенең якты йөз белән өстәл тирәсендә бөтерелгәнен күреп, Газизҗанның да күңеле күтәрелеп китте. «Сталин янына барырга!» — дигән карары башында тәмам ныгыды, ул үзен үсеп киткәндәй тойды. Табын янында да күңелсез сүзләргә, уйларга бирелеп утырмадылар. Тиздән беренче сентябрь җитә. Газизҗанга мәктәпкә барыр өчен кайбер нәрсәләр аласы бар. Шул турыда сөйләшеп алдылар Айсылу кибетләргә үзе генә чыгып керергә булды. Газизҗан исә тизрәк Фәтхиләргә чыгып йөгерде. Малайларның да сөйләшер сүзләре, планнары күп иде. Алар яши торган тирәдә кибетләр аз. Айсылу җәяүләп кенә Бауман урамына төшәргә булды. Төнге яңгыр шәһәр урамнарын чиста итеп юган, берни булмагандай, чат саен алма сатучылар утыра Коймаларга, театр тирәләренә зур-зур афишалар эленгән Җәй көне башкорт театры артистлары килеп киткән икән, алардан калган ертык афиша җилдә җилферди. Галимҗан белән бер генә яңа спектакльне дә калдырмый иде алар. Театрда үзләренең махсус урыннары да бар иде Галимҗан Айсылуның театрга матур итеп киенеп барганын ярата иде. Аннан кайтканда. «Халык сәхнәгә түгел, сиңа гына карап утырды». — дип шаярта иде. Айсылу уңайсызлана, кызара иде Күңелгә тагы моңсу уйлар килә башлады. Бар нәрсә Галимҗан белән бәйләнгән! һәр урам, һәр чат. һәр йорт — барысы да аның белән бәйле Шулар арасында дивана кебек йөри Айсылу Кибетләргә керә, малаена вак-төяк ала, куллары хәрәкәтләнә, ә башында һаман үз уе. Ичмаса, берәр танышлары да очрамый бит! Бәлки ни булса да беләләр- дер. Галимжан бит үзе генә утырмый, бәлки суд булып, гаепсез дип тапканнардыр? Алай дисәң, гаепсез булса, чыгар иде, кайтыр иде Ябылган^ урыннарына, Кремль тирәсенә барырга ярамый, I алимхан үзе рөхсәт итмәде Ул тирәдә күзәтү аеруча көчле, халык дошманнары янына бары тик халык дошманнары гына килергә мөмкин икән. Кая барырга? Кемнән белергә? Кибеттән урамга чыга. Газеталар сатып торучыны күрә һәм ашыгып берничә санны ала. Латин хәрефләренә башта күзләре ияләшмичә тора, ашыгып Мостафин фамилиясен эзли башлый Атылган булса да, акланган булса да — газетага язылырга тиеш! Калтырап, шашынып газеталарны актара Аннан, акылына килеп, туктап кала. Жүләр! Нәрсә эшли ул! Нишләп атылсын Галимхан! Курку нәрсәгә китерә бит! Ил белән утыралар, хәтта обком кешеләре утыра, язучыларны алып бетерделәр, укытучы, врач, юристларны алдылар. Бөтенесен атсаң, илдә эшләргә кем кала? Менә бит чамадан тыш хәвефләнү кешене ни эшләтә! Аннары Айсылу тынычланып укый башлады. Язучылар арасында һаман ыгы-зыгы. Бер-берсеннән корткычлык эзлиләр. Әнә Фатих Кәрим, Хәсән Туфанны бетереп ташлаганнар. Ку- туйга кизәнәләр. Кем ялгыша? Кем корткыч? Икәүнең бер-берсен сатып төрмәгә утыруы кемгә кирәк? Газеталар шундый хәбәрләр белән тулган Инде алынганнар турында гына бер хәбәр дә юк Халык арасында гына төрле шомлы хәбәрләр сөйлиләр — Галимхан Ибраһимовны атканнар икән, Шамил Усманов үз- үзен үтергән. Инде шундый зур. билгеле кешеләр дә котылып кала алмаганны ... Галимхан нишләр? Аның Галимханын нишләтерләр? Айсылу куркып як-ягына каранды Әйтерсең, аның уйларын кемдер күзәтеп килә, күзәтеп тора! Шулчак эшләпә кигән бер чандыр ир, кибет почмагыннан борылып, юкка чыкты кебек. Әллә, чыннан да, күзәтәләрме? Курыкканга гына шулай тоеламы? Айсылу тизрәк кибет эченә, халык арасына чумды. Бераз вакытны уздырыр да өенә кайтып китәр. Өенә кайтып китәр дә бикләнер, беркемгә ачмас, ул бит бер нәрсә дә эшләмәде, ул бит бер нәрсә дә эшләмәде!!! Халык арасында Айсылу кинәт кенә Зөләйханы күреп алды. Алар- ның ирләрен бер көндә алганнар иде. Өченче баласына авырлы булып калган Зөләйха, ире китүгә, баласын вакытсыз тапты Хәзер әнә шул баласын юрганга төреп күтәргән. Калган икесе ике ягыннан итәгенә ябышкан. Олы кызы быел беренче класска барасы иде, шуңа әйберләр алырга чыккандыр. Элек алар еш кына Айсылуларда кунакта булалар иде, балалар да бер-берсен беләләр иде. Зөләйханың олы кызын, шаяртып. Газизханга ярәшеп тә куйганнар иде. Аларның да оялары пыр тузды. Кешеләр арасында бәрелә-сугыла, Айсылу Зөләйхага таба ашыкты, ерактан ук исемен әйтеп эндәште. Зөләйха кинәт сискәнеп башын күтәрде, үзенә таба якынлашып килгән Айсылуны күргәч, бер мизгелгә югалып калды Аннан, балаларына иелеп, тиз-тиз нидер әйтте дә, алыр әйберен дә алмыйча, ишеккә ташланды. Айсылу баскан урынында катып калды Кемнән кача Зөләйха? Әллә аны да күзәтәләрме? Айсылу артына борылып карады, шикләнерлек нәрсә күрмәде, һәм тагы Зөләйха артыннан ашыкты Зөләйханың кечерәк баласы абынып китте, аны торгызырга иелгән арада Зөләйха тагын Айсылуга күз ташлап алды. Айсылу, тез астына китереп суккандай, туктап калды. Ул Зөләйханың карашында курку да, ялвару да, нәфрәт тә күргән кебек булды Шунда Айсылуның башына барып хитте - Зөләйха аннан кача иде! Менә ул, балаларын ияртеп, ишеккә барып хитте. халык арасына буталып, урамга ук чыгып китте. Айсылу аның артыннан берничә адым атлады да туктап калды. Зөләйха йортлар арасына кереп тә югалды. Соңыннан, ун ел буе. шул Затәйха белән бер камерада утырды, чарасыз калып егылганда, бер-берсен юаттылар, иректә узган көннәрен ис- 80 кә төшереп юанлылар, тик бу вакыйганы гына беркайчан да искә алма |дылар Шулай Зөләйха качты Айсылу тагын бер кат үзенең халык дошманы хатыны икәнен исенә төшерде Зөләйха да халык дошманы хатыны иде. Алар хәтта бер-берләреннән дә куркалар иде... Кайтыр якка таба борылды. Ул арада кич тә җитеп килә иде. көн * кинәт суытып җибәргән кебек булды. Газизҗан да кайткандыр, дәфтәр- 2 каләмнәре белән сөендерсен әле баланы. Айсылу ашыгып-ашыгып атлый башлады, һәм тагын үзен кемдер § күзәткән кебек тоелып, сөрлегеп китте. Күз кырые белән генә җилкә аша “ карады Шул’ Чандыр гына кечкенә гәүдә, зәңгәр күзләре Айсылуны * тишәрдәй булып карыйлар, үзләре салкын, җансыз Айсылу йөгерә үк 10 башлады, икенче катка ничек менгәнен хәтерләми, ишеккә килеп кап- - ланды. күрше хатынны бәрердәй булып үз бүлмәсенә үтте, өстәл янында £ нидер ясап утырган Газизҗанны сискәндереп, караватына ауды. Аннан = кинәт сикереп торды, ишекне тиз генә бикләп куйды, ул гына җитми ке- 2 бек тоелгач, урындык белән дә терәтте Колагын ишеккә куеп, бераз « тыңлап торды Ишек артындагы тынлык шактый озынга сузылгач кына „ бераз тынычлангандай булды, минут эчендә картаеп, суырылып, карава- > тына килеп утырды § Анасының күңелсез кайтканын күргәч. Газизҗан да боекты Хәтта дәфтәркарандашларга кагылмады, киенеп, тизрәк урамга чыгып китәргә ашыкты — Мин озак тормам, әни' Газизҗанның соңгы сүзе шул булды. Анын тавышын Айсылу бүтән ишетмәде «Мин озак тормам!* — диде Менә инде киткән җиреннән Айсылу да кайтты, бик озак торып, чәчләре агарып кайтты Ә бала һаман юк' Менә инде әнисе бөкрәйгән бер карчык булды. Ә бала һаман юк! Озак тормам дигән иде — мәңге юк Айсылу карчык торып ишеккә таба бара Урамда яңгыр туктаган, ахры — шыбырдаганы ишетелми. Дөбердәгән тавышлар да ерагая төшкән. Яшенле яңгыр уза. карчык күңелендә күтәрелгән газаплы хатирәләр генә узмый. Өйалдына чыга, башы әйләнеп, ишеккә сөялә. Урамда юеш. дымлы төн Яшен әле ерак китмәгән — Әрә буенда ялтыраганы күренә. Яңадан әйләнеп килергә охшаган Бәла-каза, ялгышлар да шулай — әйләнеп килә. Әйләнеп килә дә тагын бер кат суга. Иске бишмәтен җәеп, карчык болдыр баскычына утыра Йөрәгенең сикерүе бераз басыла төште кебек Югыйсә, гел шушы төндә үләр кебек иде Көндездән эзәрлекли башлаган хатирәләр аны куркыта, ул алар авырлыгын күтәрерлек түгел иде. Күнеллене искә төшерү генә рәхәт бит Авыры һаман йөрәкне яра. телә Ул аларны искә төшермәскә тырыша Булган Күрелгән Алар язмышына шулай туры килгән. «Кем гаепле?» — дип тә эзләнмәде, ул авыр елларын күңеленең иң ерак почмагына яшерде. Бер генә кешене гаепләргә корбаннар артык күп иде. бик күп иде. Ул елларда сүз кузгату түгел, бу хакта уйларга да ярамый иде. Әкренләп миңгерәүләнде, ул еллар хакында уйланмас булды Айсылу карчык. Шуңа үч иткәндәй, бүген уйлары үзләре дөньяга бәреп чыктылар, хәзер арык тәнен, җанын яндыралар яткан урыныннан торгызалар, җавап эзләп караңгы урамга чыгаралар Нинди җавап? Үләргә торган карчыкка кем җавап бирсен? Дөньяның аның уйларында ни эше бар? Дөньяның ул елларда ни эше бар? Ул чакта утыз җиденең августы иде. бүген сиксән җиденең августы Ярты гасыр баскан да куйган Кешеләр белми Нәрсә яшьләр? Айсылу карчык үзе дә һаман белми бит нәрсә өчен утырганын, иренең ни гаебе барын, улының кайда икәнен Дөньяның кемдә ни эше бар? Әнә. яшен дип тормыйлар, каршыдагы йортта дөбердәтеп туй ясыйлар Тәрәзәләрен ачтылар, ахры, бөтен урамга гармун тавышы яңгырады. Тегендә, төрмәдә. Зөләйха белән әй хыялланалар иде — исән-сау кайтсак. 6, «к. *•*» о I Газизҗан белән Зөһрәне өйләндерәбез, дип’ Себер урманының шаулавын I тыңлый-тыңлыи. туй турында хыялландылар Хәзер Зөләйханың ул кызыл үзе алтмышка җитеп килгән карчык инде. Ә Газизҗан һаман унөч яшьлек I үс.мер бала. Исән булса, ул да алтмышның теге ягында булыр иде. Ә хәзер гел бала, гел бала Тагын искә төште! Тагын' Нинди төн булды бу?! Ашыга-ашыга искә төшеп калырга тырышалар Аңлатып калырга тырышалар. Үзенең фаҗигасен. Ил фаҗигасен. Меңләгән корбаннар фаҗигасен Газизҗан: «Мин озак тормам, әни!» — дип чыгып китте Айсылу урын җәя башлады Тизрәк төнне җиткерергә, бөгәрләнеп ятарга, качарга. качарга, качарга' Чөнки аның баласы бар. шул баласын үстерәсе бар' Ул курка - күзәтүләрдән курка, шомлы хәбәрләрдән курка, кешеләрдән курка. Ә качарга башка урын юк Урамда машина килеп туктаганны ул ишетте, ләкин тәрәзәгә бармады, мендәрен күкрәгенә кыскан килеш туктап калды Менә баскычта аяк тавышлары ишетелде, менә зал аша үттеләр, менә аның ишегенә җиттеләр Менә керделәр Ниндидер кәгазьләр күрсәттеләр, җыенырга куштылар Ә ул, мендәрен тотып, һаман басып тора Кемдер килеп кулыннан мендәрен алды, хатын-кыз иде бугай, әйберләрен җыярга булыша башлады. Галимҗанны да нәкъ шулай алып чыгып киткәннәр иде. Тын алырга да. борылып карарга да ирек бирмичә. Үзен алып чыгып киткән хатынны да Айсылу соңыннан Себер төрмәләрендә күрде. Аның да бары тик корбан икәнен аңлады, ләкин ни өчен, кем өчен кирәк иде ул корбаннар — анысын гомер буе аңлый алмады Урамга чыккач, борыла-борыла улын эзләве хәтерендә. Караңгыда Газизҗан күренмәде Анасын алып киткәннәрен өн почмагыннан карап тора идеме бала, әллә ул тирәдә бөтенләй юк идеме Айсылу белмәде. Улының күренмәвенә бер яктан сөенде дә шикелле. Газизҗан монда булса. аны баладан аерып ала алмаслар иде! Куллары белән, тешләре белән киеменә ябышыр, җирләрдән өстерәлеп барыр, башын юл ташларына бәрер иде — улыннан аерылмас иде... Барыбер аерырлар иде.. Ә болай бушлыкны кисеп алган кебек юк. һәм күзеңне йомып караңгылыкка атлыйсың Шул китүдән Айсылу яңадан бу йортка әйләнеп кайтмады Галимҗан да кайтмады Газизҗан да . Алай да Ире белән очрашканнар икән ишек төбендә. Инде чәчләре агарып, бөкреләре чыккач Инде үләр вакытлары җиткәч... Анысы соңыннан Ә теге чакта Галимҗанны гел «чит ил шпионы» дип йөрттеләр. Бөтен кәгазьләргә шулай язылган иде, Айсылуны да шуларга кул куярга өндәделәр. Айсылу шуларга кул куйса, иреннән ваз кичсә, аны чыгара- сылар икән Күп хатыннарга шулай дип әйткәннәр Кайберәүләр балаларын. киләчәкләрен уйлап, ирләреннән ваз кичтеләр, шпион икәнлекләрен раслап, кул куйдылар. Ләкин алар да, караңгы көзге төндә вагоннарга төялеп, барыбер Себер ягына киттеләр. Берни ярдәм итмәде. Айсылуны кечкенәдән юаш. куркак диләр иде Беренче көннәрне Кремль астындагы төрмәдә ул да коелып төште, әллә куркудан, әллә соры стеналарның шыксызлыгыннан. әллә туңудан дер-дер килде. Каушаудан җылы киемнәрен дә алмаган булган, кемдер иңенә мамык шәл салды, алай бетеренмәскә кушты. Айсылу шунда гына игътибар белән як-ягына карады күбесе танышлар Әнә. бер почмакта, юешләнгән күкрәкләрен кысып. Зөләйха утыра Аның бала имезер вакыты җиткән, ахры, сөте юка күлмәк аша таш идәнгә тама. Әнә. Фәтхинең анасы Мәрьям Әнә язучы хатыннары, активист хатыннар, танылган врачлар, юристлар Карашлары алай ук өметсез түгел. «Тикшерерләр дә чыгарырлар» Барысының уенда шул. Бу өмет әле озак еллар дәвам итәр, кайсыларының ун. кайсыларының егерме елга сузылыр «Ул белмидер Ул белсә, чыгарыр- Шул өметләр белән күпләр Себер урманнарында 82 күмелеп тә калыр, кайтканнары да аны гаепләргә ашыкмас Корбаннар, |Һан, корбаннар Айсылу иреннән ваз кичмәде, шпион икәнлегенә дә кул куймады. Чит илләр белән хат алыша дигәннәренә дә ышанмады, чөнки Галимҗан ата-анасына хат язарга да иренә торган кеше иде. Гомумән, язарга яратмый иде. Кешеләр белән дә ул хәтле аралашмады. Башта районнар- * да эшләде, аннан Казанда баш аягы белән эшкә чумды Җор кеше иде, 2 күңелендә тырнак очы кадәр дә кер саклый алмый иде. Бала җанлы, Е уенчак кеше иде Ышанмады Айсылу аның шпион икәненә. Ышанмады, 5 кул да куймады Шулай итеп, барысы да хәл ителде. Көзге салкын, шыксыз бер көнне * аларга — халык дошманнарының хатыннарына — хөкем карары чыга- ® рылды. Аларның кайсын — ун, кайсын — унбиш елга Себергә сөрделәр, 2 ә балаларын, аерып алып, балалар йортларына, дәүләт тәрбиясенә тап- ® шырдылар. Илне дошманнардан, аның нәселеннән арындырдылар. Төр- = мәләр, каберлекләр, ятимнәр һәм җүләрләр йортлары шыплап тулды и Канның да, купшы-кызыл сүзләрнең дә төсе бертөрле иде... к ..Еракта поезд кычкырткан тавыш ишетелде. Айсылу карчык, башын > күтәреп, шул якка карады Алардан тимер юл станциясе җиде генә ё чакрым. Төннәрен поездларның кычкыртканнары ачык ишетелә Поезд тавышы йөрәгенә ярамый аның Шуны ишеткән саен үкереп елыйсы килә. Ә күз яше юк, беткән Ул яшьсез генә сулкылдый, ыңгыраша. Бу юлы да моңсу тавыш җанына килеп бәрелде. Нәкъ теге еллардагы кебек Поезд кузгалып киткәнче. Айсылу улын көтте. Рәшәткәле «Столыпин вагоннары» юка өс-башлы хатыннар белән шыгрым тулган Утырып түгел, басып торырга да урын юк. Аяк астындагы салам пычрак белән тапталып, изелеп беткән. Ләкин әле аяк астына караучы юк. Ишек янына якынлаша алган һәркемнең күзе урамда. Төн карасыннан таныш йөзләрне эзлиләр. Суд вакытында аларга әйттеләр, балаларыгыз сездән ваз кичте, алар хәзер халык дошманнарының балалары түгел, диделәр. Күпләр моңа күңеленнән ышанмады Айсылу да ышанмады Аның Газизҗаны анасыннан баш тартмаячак! Әйтсә дә, куркудан гына әйткәндер Кремль астында суд карарын көтеп утырганда, башкаларның балалары күренеп- күренеп китте. Ишегалдына түгәрәк ясап йөрергә чыкканда, таш койманың теге ягыннан бала елаган, дәшкән, чакырган авазлар ишетелеп тора иде. Тик Газизҗан гына нигәдер бер тапкыр да килмәде. Нәрсә булды, нигә кинәт юкка чыкты бала? Айсылу билгесезлектә газаплана иде. Вагоннар әкрен генә тартылып куйдылар. Шуны гына көткәндәй, меңләгән хатын берьюлы үкереп җибәрде Ишек янына туры килгәннәр яртылаш тышка сузылып, эчтә калганнар стена аша караңгылыкка кычкырдылар Чәчләре тузган, киемнәре сыдырылып төшкән шашкан аналарны хәрбиләр, этә-төртә. кире вагоннарга тутырдыпар, урамда буыла-буыла этләр өрде, кемдер ачы тавыш белән елап җибәрде, ул вокзалдагы иратның сүгенгән тавышы белән буталды. Ул арада ишеккә асылынган яшь бер рус хатыны бөгелә-сыгыла көләргә, нидер кычкырырга тотынды. Бу мәхшәрдә көлү авазы елау авазыннан да сәеррәк, шомлырак иде. Тәртип өчен җавап бирүче хәрби кесә фонарен хатынның йөзенә юнәлтте. Яктыда аның шашып акайган күзләре, җилкәләренә та ралып төшкән сары озын чәчләре күренде. Хәрби аңа якынрак килеп нидер әйтте. Янындагы эте хатынга карап сикерә-сикерә өрергә тотынды. Хатын көлүеннән кисәк туктап калды, тәне һөҗүмгә ташланган ана җәнлек гәүдәсе кебек киерелде һәм, хатыннар аша үрелеп, ул үзенә кар шы өргән этнең битенә төкерде. Аннары тагын шашкан тавыш белән. «За Сталина' За нашего отца'» —дип кычкыра башлады Ул арада вагоннар тагын селкенеп куйдылар һәм, Себер ягына карап, әкрен генә кузгалып киттеләр. Юлга чыкмас борын җүләрләнгән хатынны салам өстенә сузып салдылар. Ул инде көлми иде. сугымга салган мал кебек, вагон түбәсенә карап ята.. Кая алып баралар, нигә аңа инде барыбер иде... Поезд инде станцияне чыгып барганда, вагоннар артыннан берничә карткарчык та иярде. Тоткыннарны озатканнарын чамалап, алар вокзал тирәсендә тәүлек буе чуалганнар иде. Вагон тирәсеннән ишетелгән үкерү тавышы аларга балаларының монда икәнлеген сиздергән, әнә хәзер, абына-сөртенә. поезд янәшәсеннән йөгерәләр — Балаларыгызны жыеп алдылар! Детдомнарда балалар! Кызым, бәхил бул! Бәхил. — Надя, Надежда! Сережу в детдом забрали. Слышишь.. — Кызым, балам . Ходайдан сора, ходайдан «Жыеп алдылар!»—дигән сүзне ишетүгә. Айсылу пычрак салам өс- тенә сыгылып төште. Әле Газизжан авылга кайтыр, әнисе янына сыяр, дип өметләнгән иде. Инде аны да алгач йә. хода! Нинди гөнаһларым ■чен болай газаплыйсың мине?' Балама гына тимәсәләр дә газапларым жиңелрәк булыр иде! Ун ел' Газизжаннан. Галимжаннан башка ун ел! Юк' Хәзер үк төшеп калырга' Күзне йомарга да караңгылыкка сикерергә! Ун ел! Айсылу аяк араларыннан үрмәләп ишеккә бара. Башы белән тимер рәшәткәгә килеп төртелә Кая барсаң да — шул рәшәткә, рәшәткәгә аның кебек үк йөзләгән хатын сарылган. Вагон коридоры буйлап эт жи- тәкләгән хәрбиләр йөри Айсылу тимер рәшәткә буенча идәнгә шуып төшә, чарасызланып. үксеп, сузып елап жибәрә Аңа кушылып вагон ярыкларында жил улый, тәгәрмәчләр ярсып дөберди, ара-тирә поезд моңсу тавыш белән сузып-сузып кычкыртып жибәрә. Туган жирләрен. балаларын, ата-аналарын калдырып, кая бара бу хатыннар? Нигә баралар? Монысын беркем белми. Мал куган кебек куалар да куалар... ..Станция яныннан үтеп киткән поезд моңсу тавыш белән тагын бер кат кычкыртып алды Айсылу карчык урыныннан торды Аякларын авырлык белән генә кыймылдатып, яңадан өйгә керде Өйдәгеләр барысы да йоклыйлар Үги улы Касыйм гына вакыт-вакыт ыңгырашып куя. Эше авыр анык Көне С имер томыр арасында Өйгә йокларга гына кайтып егыла Бу ятим баланы нишләптер Газизжанына охшатты ул. Әтиләренә дә. өч ятим өстенә, кызганып кына чыкты Алары инде кайткач булды Ул вакытта Айсылу үзе дә бөтенләй башка кеше иде инде Бөтенләй башка Газизҗанын югалтканнан соң. ул бөтенләй яшәүдән туктады. Тегендә «Кайтам, улымны күрәм!»—дигән өмет кенә яшәткән иде аны. Газиз- жанның юк икәнен анда чакта ук белсә... беренче агач аныкы булган булыр иде Белмәде, очып кайткан иде бит. шуышып кайткан иде .. Авылның теге башында Кыяметдин картны да һаман йокы алмый... Шулай, һаман бер чонгыл тирәсендә бөтереләләр. Теге вакытта. Айсылу белән улын Казанга куып жибәргәч. Кыяметдин инде аларны башка күрмәм. тормышларын да белмәм, тынычланырмын, дип уйлаган те Киткәннәр икән, киткәннәр, илдә чыпчык үлми, һәркемнең үз язмышы, үзенә язылганын Айсылуга да үзенә күрәсе. Алалар икән — алалар, анда Кыяметдиннең бер катнашы да юк Кала икән — кала, аннан күз күрер Кыяметдин. алан да районга барып. Айсылуның Казанга киткәнен хәбәр итеп кайтты «Вакыты шундый. - дип аклады ул үз-үзен. һәрберебез жеп очында тора». Шулаен шулай, тик менә Айсылуны күргәч, нигә һаман жаны актарыла соң аның? Әйтерсең лә аның утырып чыкканына ул гаепле. Кыяметдин бул м аса да алып китәрләр иде Айсылуны, ире өчен алып китәрләр иде. Кыяметдиннең гаебе, булса да. Айсылуның улы каршында гына бар. Ә анысын үзеннән башка, ходайдан башка беркем белми Айсылулар китеп, өч-дүрт көн үткән иде. ахры, станциягә ат белән барды Кыяметдин. Йомышын йомышлап, төштән соң кайтырга да кузгалды. Атын юырта төшеп тузанлы юлдан куганда, тәгәрмәч астыннан чыккандай, юлда бер карачкы пәйда булды. Өстендәге киеме тетелеп беткән. аягына ниндидер чүпрәкләр ураган Карачкы, аны күрүгә, урылмаган арыш арасына чумды. Кыяметдингә бу сәер тоелды — тынгысыз за- ф ман. кем йөрмәс авыл арасында Башта атын чаптырып китеп барырга >, уйлады, аннан карачкының ябык, кечкенә гәүдәсен күз алдына китереп. £ туктап калды. 2 — Чык,— дип кычкырды ул арыш арасына карап.— Чык, тимим з Өтернәскә кайтасыңмы? Чык. утыртып алып кайтам.. * Арыш арасы башта дәшми торды. Аннары, башаклар селкенеп куй- < ды да. кечкенә генә йөз күренде. Бите каралып, танымас хәлгә килгән, “ арык йөзендә зур күзләре генә утырып калган. Өстендәге киеме тәмам Е теткәләнеп беткән, тезләре канга баткан, аягына чүпрәк уралган Кыя- 2 метдин. сәерсенеп, аны баштанаяк карап чыкты. Аннан тагын йөзенә ка- = рады Бала бит бу! Арыш арасында чак селкенеп басып тора, катырак и жил иссә, авып китәр кебек. Карашы таныш . Бик таныш Шул чак Кыяметдиннең түбәсенә китереп суккан кебек булды. Тук- й та! Айсылуның улы түгелме соң бу?! Аларның җитәкләшеп чыгып китүен £ авыл советы тәрәзәсеннән әле бер көнне генә карап калган иде бит Шу- е шы малай Йөзе, карашы да нәкъ Айсылу. Малайны тануга, эшнең нидә икәнен аңлады Кыяметдин. Алганнар. Димәк. Айсылуны да алганнар Бала авылга кайтып бара. Качып кайтканга охшаган. Малай аңа якын килергә һаман курка иде. Кыяметдин аны үзе чакырып алды — Син Айсылуның улы. ахры?—диде ул, малайны өркетмәс өчен, сак кына — Әбиең янына кайтасыңдыр? Утыр, мин дә шунда бит Малай аны таныган иде инде. Авылда күргәне бар иде. Шуңа күрә куркуы да үтте, әкрен генә ат янына килде. Ләкин арбага менеп утырырга хәле калмаган иде, калтыранган нечкә куллары аны тыңламадылар. Кыяметдин үзе аны сак кына арбага тартып менгерде, чапкан яшел печән өстенә утыртты. Ат җай гына кузгалып китте. Кыяметдин малайдан сораштыра башлады — Кайда бу хәлгә төштең? — диде ул. аның теткәләнеп беткән өс- башына күрсәтеп — Ничек бу киемең белән поездга утырттылар үзеңне? — Мин җәяү кайттым,—диде малай әкрен генә — Ничек җәяү? Кайдан? — Казаннан арлык җәяү кайттым Поезд артыннан. Утырырга акчам булмады. Курыктым да Кыяметдиннең тәне өшеп киткән кебек булды. Аннан малайның аякларына күз салды Чүпрәк арасыннан суелган, канаган бармаклар күренеп тора иде. — Нигә юлга болай гына киенеп чыктың соң? Өеңдә кием-салымың бардыр бит? Малай бертын арба селкенгән уңайга чайкалып барды Ишетмәдеме әллә дигәндәй, Кыяметдин аңа иелеп карады. Малайның керле бите юешләнгән, юл-юл эз төшкән иде. Малай елый иде — Йә. йә,—диде Кыяметдин, аны юаткандай итеп,—Буласы булган Анаңны кайчан алып киттеләр? — Өч көн элек Мин Фәтхиләргә киткән идем Кайтсам, ишек бикле— Малай сулкылдап куйды — Без күршеләр белән торабыз Ачмады лар Үзләре өйдә иде. йөргәннәрен ишеттем. «Әни!»— дип тә дәшеп карадым Аста яши торган әби. ишектән башын тыгып кына «Анаңны алып киттеләр!»— диде, аннан тизрәк ишеген япты. Урамга чыгып йөгердем Караңгы иде. Безнең тәрәзәдә ут юк. күршеләрдә бар Өй почмагында бик озак чүгәләп утырдым Ашыйсым килде. Салкын иде Кача-поса гына Фәтхиләргә бардым Нигәдер, качарга кирәк, дип уйладым Фәтхи өйдә иде. капланып елап ята иде. Аңа ияреп кечкенә сеңлесе шыңшый. Алар- | ның да аналарын алып киткәннәр Ишекне бикләп, өчәү бергә яты* йокладык Иртә белән аларнын күршеләре әйтте, сезнең барыгызны да җыеп. детдомга бирәләр, диде. Шуны ишетүгә, мин вокзалга чыгып качтым Авылга кайтырга Поездга утырырга курыктым Гел юл буенча йөгердем... Кыяметдиннең эченә шом керде. Детдомга җыялар, диген... Җыялар. димәк, тамырдан чистарталар. Ул атын акрынайта төште. — Ничә көн кайттың? — диде ул. сүзсез калмас өчен генә. — Өч көн. өч төн. Арыш уып ашадым, бәрәңге, кишер. Кырда нн үсә. . Малай арыган иде. ахры, башы бер якка янтая башлады. Кыяметдин аны ипләп кенә печән өстенә яткырды, баш очына иске кожанын салды. өстенә җәймә япты. /Малай шундук изрәп йокыга китте. «Алай,— дип уйлады Кыяметдин, атын тагын да акрынайта төшеп — Детдомга җыялар, диген Бу малайны алып кайтып әбисе янына яшергән өчен миңа нәрсә булыр? Нәрсә булсын, стена! Тирә-юньдә бер мин калып барам кагылмаган Бу малайны яшерсәм, үземә стена...» Атын тагын да акрынайта төште Аннары арыш арасыннан уратып, җай гына кире борды Инде Өтернәснең өй түбәләре дә күренә башлаган иде. шуңа күрәме, ат башта бераз чыгымчылады, атлар-атламас кына барды Сыртында каеш чыбыркы уйнап алгач, үргә таба чабулап алып китте. «Бу хуҗа җүләрләнгәнме әллә? — дип уйлады ат.— Авыл күренгәч. кире борылды Кая куа инде ул аны хәзер, төнгә каршы?..» Ат район үзәгенә ак күбекләрен агызып килеп туктады. Дежур милиционерны дөбердәтеп уятты да Кыяметдин аның кулына йокылы-уяулы малайны тоттырды — Менә.— диде. Газизҗанга карамый гына Халык дошманының малае Казаннан качып кайткан Төн уртасында килеп кергән авыл агаена милиционер егет астан гына ачуланып карап алды. — Таң атканын көтә алмадың инде син. диде ул теш арасыннан гына — Котын чыкты? — Син. агай-эне. сүзеңне чамалап сөйлә. Нинди заманда яшәгәнеңне оныткансың Разный контр мыжгып торганда Милиционер егет аңа сүзен бетерергә ирек бирмәде. Теш арасыннан гына «Пошел ты » дип сүгенеп куйды да. идәнгә чүгәләгән баланы кузгатып, бүлмәсенә кереп китте Кыяметдингә урам якка атлаудан башка чара калмады Милиционер аның кем икәнен дә сорамады, кул да кундырмады. Соңыннан Кыяметдин аның шулай булуына сөенеп бетә алмады. Ул милиционер сугыштан кайтмады. Айсылуның улы да юкка чыкты. шулай итеп, ул баланы тотып бирүен Кыяметдин үзе генә белә һәм бер ходай белә Бу вакыйганы искә төшерергә яратмый ул Заманы шундый иде бетте китте Тик Айсылу карчыкны күргәндә генә барысы бугазга килеп төелә — ул бала, үзенең малай чагы, ярату, курку. нәфр<>1, ачу' Ичмасам, авылдан да китеп бармады! Соңыннан, элекке Айсылудан инде күзләре генә торып калгач та дәшеп карады бит аңа Кыяметдин \зенә сыендырып, гөнаһларын юмакчы иде. Юк. Айсылу һаман шул Айсылу булып калды Өч баласы өстенә көтүче Вәлигә барса барды. Кыяметдин ягына әйләнеп тә карамады Төрмәләрдә утырып кайтты, көтүче хатыны булды, авыл хатыннары кебек, җилкә белән печәнен ташыды, утынын кисте, каралды, янды, корышты — ләкин сынмады' Кыяметдин каршында беркайчан да керфеген түбән төшермәде Сынын төз тотты. Бүген, мәктәптә теге кыңгырауны тапкач та. ялынуын көткән иде ул аның «Кыяметдин!»—дип. елый-елый ялваруын көткән иде' Күзе коры, күңеле коры, тәне кипкән, аның да бәгырен корытты Гомер буе бер ягымлы сүзен, бер ягымлы карашын кызганды Күз алдыннан да китмә- де, якын да килмәде Бергә яшәгән авыл тәмугка әйләнде Бу хатынга ул Дөньядагы иң зур бәхетсезлекләрне теләде, шулар сындырыр, башын, билен идерер дип көтте Юк! Бәхетсезлек килгән саен, ул ката гына барды һәм кипкән сынга, мумиягә әйләнде Инде бернинди фаҗига дә аны эретә алмас кебек. Ходайның каһәре төшсен бу таш сынга! Юк. нәрсә * тели... Ходай үзе сакласын Чарасызлыгыннан гына каргый аны Кыямет- х дин карт Каршында гаебе барлыгын да белә, ходайдан ничә тапкыр £ шул гаепне юу мөмкинлеген сорады. Юк Юк! Ә Кыяметдин картның бу Е дөньядан андый зур гөнаһ белән китәсе килми Кыңгырауны алуы да з шуңа иде. аның артыннан Айсылу карчык барыбер килер, ялыныр, йом- * шарыр, сөйләшер дип уйлады. Бәлки, ул еллар өчен кичерер дә иде За- < маны нинди иде бит! Кыяметдин үзе дә кечкенә бер шөреп кенә иде. Шул ® кара, котырган заманга ул нинди үзгәреш кертә алсын?! һәркемнең жа- 7. ны кадерле, жан сакларга кирәк иде Шуңа күрә Кыяметдин сеңде, аска ® китеп торды, ә Айсылулар. Галимҗаннар әнә. өскә чыгып, ургыла-ургы- = ла агып киттеләр. Ничә тапкыр бетә яздылар, тагы калыктылар, шушы 2 бер гомерне, бата-чума, ут белән су арасында яшәделәр. Гомер ахырын- = да нигә Кыяметдин алардан кичерү көтә соң?! Аның ни гаебе бар?' Төп- - тә ятып, исән калганы өченме? Аның да гомере бер генә бит Бер * генә!!! е Картлык көнендә ул дингә ышана башлады. Авыл советында эшләгәндә. мөһер үз кулында вакытта, ул үзе алла иде. Картлык килеп, посттан киткәч, кечерәйде дә калды Тирә-ягында әллә нинди шыксыз бушлык. Ул гел рәтен белеп, тормышны төп башына утыртам, дип яшәде. Гөнаһым бардыр, кеше өлешенә керәмдер, дип уйламады, хәйлә белән умырып ала бирде. Сугыш башланыр алдыннан балта белән кулына ялгыш чапкан иде. Ярасы алай тирән булмаса да, шактый канын югалтып, өйдә ятты. Бөтен авыл халкы Кыяметдиннең кулына чапканын белә иде. Сугыш башлану хәбәрен хатыны йөгереп кайтып әйтте. Кыяметдин лапаска өч кенә сикерде — балта яралы кулны яртылаш чабып керде. Авылда: «Кыяметдиннең сугыш хәсрәтеннән ярасы ачылган икән»,— дип сөйләделәр, әле беркөнне генә кулын бәйләп киткән врач та гаҗәпләнеп башын селкеде, алай бетеренмәскә кушты Ләкин шикләнеп гөнаһысына кермәделәр - ярасы сугыш башланганчы ук бар иде. Шулай итеп, Кыяметдин кулсыз да калды, сугышка да бармыйча калды Хатынын Кыяметдин бераз тилемсәрәк дип исәпли иде, шуңа күрә аны кызганмыйча кыйнады. Тегесе эндәшмәде, гел аркасын куярга, эч-башын сакларга тырышты. Хатыны рәттән берничә үле бала салды. Сугыш ахырында зәгыйфь кенә бер кыз бала табып, үзе дөньядан китеп тә барды. Үлгәндә генә йөзенә елмаю билгеләре чыкты Аның нинди тормышта яшәвен белүчеләр: «Котылды, бичара».— диделәр. Кыяметдингә хатын-кыз бетмәде. Ул чагында авылда хатын-кыз чутсыз иде Айсылу төрмәдән кайтып күзенә күренгәнче, шулай азып-тузып. өй борынча кунып йөрде. Айсылу кайтып күзгә күренгәч, авыл аның өчен яктырып та. караңгыланып та китте. Үзенең хайванга әйләнеп баруын да, дөньяда бернинди изге нәрсә, сөенече калмаганын да аңлый башлады Уйлый китсәң, үзе дә кадер күрмәгән, кешегә дә кадер күрсәтмәгән икән һәм Айсылуга ул теше-тырнагы белән ябышты, төрмәдән кайтса да, кипсә дә, чәчләре агарып бетсә дә — ул аның өчен барыбер элекке Айсылу, чулпы таккан укытучы кыз иде. һәм ул аны кая барса да эзли, эзәрлекли башлады Кыяметдин карт исән кулы белән тәсбихенә үрелде. Калтырана-кал- тырана, кипкән хөрмә төшләрен тарта башлады, авыз эченнән туктаусыз догасын укыды Җирдәге гөнаһларын җирдә калдырып китәсе килә иде аның Сөйләп булса да калдырасы, кеше җанына күчерәсе, арынасы килә иде... Төннең икенче яртысы* Төннең беренче яртысы үтте Авылда соңгы утлар да сүнде Дөньяны караңгылык каплады Хәтердәге гомернең дә яртысы үтте Утларын сүндереп. Себер урманнарына килеп җиткәндә, алар гомерләренең кыл урталарында иделәр Кемг > - 33, кемгә — 37, бик сирәкләренә 40 яшь. Ин пешкән, өлгергән, тормышның тәмен, кадерен белгән чорларында җыйдылар аларны Җыймадылар, тамырларыннан каерып, йолкып алып, барысына берьюлы балта чаптылар Иң үзәкне өзгәне — балалар Ир дэ түгел, мәхәббәт тә түгел, эш, карьера да түгел — балалар! Кайсыныкы яңа туган, кайсыныкы буй җиткән. Кышларын да ягылмый торган салкын баракларның һәр почмагыннан, бәс сарган бүрәнәләрнең һәр җегеннән балаларының күзләре карап тора иде! Айсылу да күпме саташты улының зур кара күзләре белән! Әле алар яшь белән тулган була, әле кызганып карый, әле чакыра, ялвара. Колагында һаман соңгы сүзләре: «Мин озак тормам, әни!» Күз алдында яшь, арык гәүдәсе. Ай, бер генә кагылырга шуның кара чәчләренә, йоклаганда бер генә тапкыр битләреннән үбеп алырга, өстенә юрганын ябарга Юрган Тукта, балаларны җыйдылар, диделәр Димәк. Газизҗан да хәзер детдомда Җылырак I якка гына алып киткән булсалар ярар иде. Өстенә киенергә өлгердеме икән? Ашарга нәзберегрәк иде. мәктәп ризыгыннан да күңеле болгана иде. детдом ашларына ничек ияләнер икән? Улы турындагы бер дә бетмәс уй-хәсрәте Айсылуны элеп киптерде. Элек тә арык, сылу гәүдәсе бөтенләй кипте, күзләре зураеп, сагаеп калды Төрмәнең кара халаты йөзенең аклыгын тагын да көчәйтеп күрсәтә, нечкә аякларында зур резин итекләр Кышын да, җәен да шулар. Ун ел буе Лыштыр-лыштыр. лыштыр-лыштыр. Хәзер, картлык көн җиткәч, менә барысы да аяксыз калдылар Айсылу. әле ярый, тотынып булса да, акрын гына атлый Зөләйха аяк белән бөтенләй егылды, өйдән чыга да алмый. Мәрьям коляскада утыра. Башлары, хәтерләре - исән Ә менә аяктан калдылар. Кара язмышлары, сөлек булып, картлыкларына кадалды, елан булып, аякларына сарылды Атлар чара калмады Ары таба атларга урын, максат та юк иде... Бәргәләнде Айсылу төрмәдә, һай, бәргәләнде! Ун ел буе шулай шашынса. алгысынса, ул аннан исән-имин кайта алмаган да булыр иде. j Г1ә акылына зыян килер иде. йә Валентина кебек, асылынып үләр иде. < Әле дә ярый. Айсылудан акыллырак, сабыррак хатыннар булды. Исән ( калуы белән дә Айсылу шуларга бурычлы Бигрәк тә Кәримә апасына. Кәримә апалары яшькә алардан өлкәнрәк иде Аны Казан төрмәсенә Мәскәүдән китерделәр Ире биредә кулга алынган булган Аның белән очрашырга чакыралар дип уйлап, ул өстендәге бер кат кием белән Казанга кайтып төшә һәм шул ук көнне — камерага. Айсылу аның белән шунда ук танышкан да иде Баласын уйлап шашар дәрәҗәгә җиткән Айсылуны ул бик гади, сабыр гына юата белде. Юк. башкалар кебек «Ул белми. \ 1 белсә, безне моннан чыгарачаклар » — дип корыга хыялланмый иде Кәримә атлы хатын «Түзәргә кирәк, дөнья бер үз урынына кайтачак.. дип юата иде. Ә үзе, әзгә калгач, түзә алмады Төрмә сроклары тулгач, аларны шартлы рәвештә иреккә чыгардылар Исеме генә ирек, асылда шул ук барак, шул ук күзәтү Элек солдат киеме теккәй булсалар, хәзер шахтага төшерделәр Шул вакытта анасы кебек якынаеп өлгергән Кәримә апасын башка урынга — Казахстан тирәсенәрәк күчерделәр Шуннан соң Айсылу аны башка күрмәде. Иреккә чыккач, эзләтеп тә караган иде. тиз генә таба алмады Соңыннан билгеле булды Кәримә апаны Казахстан далаларында сарыклар көтәргә куйганнар Ике югары белемле булган, революциягә хәтле үк медицина өлкәсендә эшләгән, соңыннан юрист булып киткән, төрмәгә дә ЦК аппаратыннан алынган Кәримә апа түзә алмый — утар аратасына асылынып үлә. Киемнәре теткәләнеп беткән арык тәнен шул утар артындагы чокырга күмеп куялар... 88 Алары соныннан .. Төрмәдә вакытта Кәримә апалары татар хатыннарының анасы урынына булды Айсылуны аерата сакларга тыры- g- | сизелә иде. Көндез сөйләшергә ярамый, көндез беркем беркемгә күтәрелеп карамый Төннәрен — бер метр урынга өч кеше Берең борылганда өченә дә борылырга кирәк. Айсылуның бер ягында Кәримә апасы. икенче ягында Зөләйха Зөләйха үзе дә елак, юне буе балалары * өчен мышкылдап чыга Аңа ияреп Айсылу да үкси башлый. Ул сулкыл- < даган саен, Кәримә апасының да аркасы, йөрәге дерелди Аннан ул з түзми, авырлык белән генә Айсылуга таба борыла «Елама. Айсылу. = ди Балаң исән, ирең исән, үзең исән. Гомер анда да үтәр иде. монда “ да үтә Көчеңне яшәү өчен калдыр» * Шулай, төрмәдә еладыңмы, артык бәргәләндеңме — беттең Яна- и сын. бәргәләнәсең — чыгар урын юк. Барыбер чыгар урын юк' Ун ел. ° Бөтен көчеңне, сабырлыгыңны, сәламәтлегеңне шул елларга тигезләп бү- л ләргә кирәк. Сабырлык, сабырлык, сабырлык. Болай да сабыр, аз сүзле = татар хатыннары монда бөтенләй таш сынга әйләнделәр, көлү юк. кызып £ китү юк. хәтта соңга табарак елаулар да бетте. Бары тик тешләре генә Е кысылып, уртларына керде, яңак сөякләре калкып чыкты, күзләр каш = астына тагын да тирәнрәк батты. Ун ел! Аңа барып җитәргә кирәк иде.. > Аларның авыр, соры тормышлары июньнең аяз. җылы көнендә бер £ I чатнап, кайнап алды Айсылу ул көнне сакчыларның эчке күлмәк ыштаннарын юа иде Нигәдер бу эшне гел авырдан башкарды ул. Әллә нинди төер бугазга килеп утыра, укшыта, күз яше ләгән эчендәге керләр өс- тенә тама. Ул гел башын читкә борып юарга тырыша иде. Берсендә Кәримә апасы читтән күзәтеп торган икән, әкрен генә килеп әйтте: «Бик алай итмә. Айсылу, күрсәләр, яратмаслар». - диде. Монда кечкенә генә бер тәртипсезлек эшләдеңме— җәза срогың арта, катылык арта Ун ел! Бат а и да ун ел бит инде ул. Шулай азапланып ап-ак пар эчендә кер юып ятканда, төрмә мунчасына Кәримә апасы килеп керде. Чәчләре тузгыган, күзләре ут булып яна. Әллә ходаем?! Айсылу билен турайтты, үзе дә Кәримә апасы каршына атлады. Әллә ходаем.. — Амнистияме? калтыранган кулларын аңа таба сузды Барыбызга дамы? — Сугыш... Кәримә апасы бер генә сүз әйтте. Сугыш. Сугыш?! Ә без?! Ә безнең детдомдагы балалар? Ирләр? Кайда сугыш, кем белән? Аларны нишләтәләр5 Ул көнне барак эче гүләп торды. Чаяраклар шунда ук гариза язарга, сугышка китәргә җыена башлады. Барак эче яктырып, биегәеп китте. Илгә килгән кара хәсрәт мондагы хәсрәтне таратып җибәрде. Чөнки нидер үзгәрергә тиеш иде! Илгә чын дошман килде! Алар дошман түгел. Бәлки шуны аңларлар, чыгарырлар, иреккә булмасын — сугышка җибәрсеннәр. тик биредә генә калдырмасыннар! Илләре яна бит. балалары, йортлары яна. шуны тимер чыбык аша ничек карап утырсын алар?! Баракның руслар, яһүдләр, украиннар яшәгән башы аеруча кайнап тора. Рус хатыны Валентина бер төркемнән икенчесенә күчә, битләре алсуланып чыккан, сары чәчләре таралган, зәңгәр күзләрендә әллә нинди кыргыйлык, ярсу Ул Ленинградта бик зур кешенең хатыны булган, диләр Ирен Кировны үтерүдә гаепләп кулга алганнар Ләкин Кировны «үтерүчеләр» дә соңыннан дистәгә якын җыелган һәрберсенең хатынын, балаларын алганнар. Валя да шуның өчен утыра Ленинградта ялгыз карт анасы калган. Валя сугышка китәргә җыена Аның дәрте башкаларга да күчкән. Ләкин башкалар сабыррак, шикләнебрәк карыйлар, артык сүз ычкынды рырга куркалар. Ышанмыйлар Монда кергәннән бирле, артыгын ычкын дырмыйк дип. телләре аңкауларына ябышты, түзәргә өйрәнделәр, бернәрсәгә дә ышанмаска өйрәнделәр Валя комендант яныннан кара коелып, башын иеп кайтып керде Шул көнне үк барактагы күзәтүче хатын белән телгә килде. Күзәтүче хатын «Сез дошманнарны анда җибәрсәң, бөтен илне сатачаксь^ бит'» дигән. Валя, кайда икәнен дә онытып, күзәтүче хатынга ташланган Тешләрен, тырнакларын аның тәненә батырган Хатыннар, йөгереп килеп. Валяның кулларына асылына, читкә алып китәргә тырышалар, ләкин Валяның таш бастырып куйган җаны бәйдән ычкынган иде. Нинди сүзләр генә кычкырмады Валя! Сталинга да, аның ялчы-ялагайларына да, төрмә сакчыларына да ләгънәтләр яудырды ул. Айсылу коты чыгып аны тыңлады Ул гомердә дә алай әйтә алмас иде Алай уйлый да алмас иде. Монда да, язмышымдыр, дип, күнде, тынды, башкалар да шулай яшиләрдер дип уйлаган иде Ә башкаларның эчендә әнә нинди ун икән... Кораллы сакчылар килеп. Валяны ялгыз камерага алып киттеләр. Ә икенче көнгә Валя асылынып үлгән иде. Ленинградтагы ялгыз анасын, кайсыдыр детдомдагы нәни кызларын язмыш иркенә калдырып, Валя асылынып үлгән иде. Шушы хәлдән соң сугышка китәргә җыенучы булмады. Ләкин каядыр сугыш барганын беләләр, һәркем үз шәһәре, үз баласы турында уйлый, ил белән утларда яна-яна, бу мәхшәрнең азагын көтә иде. Соңыннан, бик күп еллар үткәч белде Айсылу карчык: сугыш башланган көнне төрмәдә асылынып үлгән рус хатыны беренче комсомоллардан булган икән Авылларына аклар кергәч, аны җәзалап, мәсхәрәләп. каенга асып китәләр Аклар артыннан ук авылга уктай атылып кызыллар керә. Әле тәне дә суынып өлгермәгән комсомолка кызны элмәктән алалар. Валя могҗиза белән исән кала Ләкин кара язмышы аны төрмә камерасында куып җитә — элмәк булып муенына урала, барыбер алып китә Бу корбан ни өчен? Монысын да әлегә хәтле беркемнең әйткәне, аңлатканы юк Яшьләр белми, белгәннәр берәм-берәм китә бара Аңа да китәр вакыт җитеп килә. Ул да шулай белмичә китәрме икәнни? Улынын кайда икәнен белми, ни өчен утырганын белми Тоталар да. ялгыш диләр Шул хәтле корбаннар ясарлык итеп ялгышып буламы икәнни?! Алар ничә мең, миллион бит — билгесез корбаннар. Бик сирәкләрнең исемнәрен китапларга кертә башладылар, көрәшчеләр сафына яңадан кайтардылар. Ә менә аның кебек билгесезләр? Алар турында кем белер, кем әйтер’ Язмышлары ботарланып, кара каннарга батып бетте бит Ни өчен?' Ни өчен?!! _ Айсылу карчык моны үзе дә белми. Ничә тапкыр ант итте, уйламыйм, уйламыйм, җанымны борчымыйм, диде. Барыбер җавап юк. шул килеш үлим, диде Юк бит' Әнә шул бер кыңгырауны күрде — Галимҗаны да искә төште. Газизҗаны да, төрмә дә. Кара кан булып укмашкан төерләр Йотып та җибәреп булмый, таралмый да ' Бала сагышы белән төрмәдә ул иреннән шактый ерагайган иде Жаны белән бергә тәне дә катты, Галимҗанның карашы, назлары да онытылды Үзенең хатынкыз икәнен дә онытты Ничек тә бу тәмугтан исән- сау котылырга, илгә кайтырга, баласын, анасын күрергә Ә Галимҗан... Галимҗан егерме елга алынды. Айсылу кайткач та әле ул ун ел утырачак Алып киткәндә кырык яшьлек, ут чәчеп торган ир иде, алтмыш яшендә кайтачак Исән булса Айсылу аны көтәр Төрмәдә көтәргә өйрәнгән кебек, сабыр гына көтәр Айлы төннәрне, чулпы тавышларын гомернең теге ягында, якты ягында мәңгегә калдырып, сабыр гына азагын көтәр Ләкин кара язмышы аның җилкәсенә төшмәскә дип менеп утырган булган икән. Бу оялчан, йомшак татар хатынының иреннән, баласыннан аерылуы бер сәбәпсезгә ун ел төрмәдә газап чигүе аның өчен аз булган - ул аңа хәсрәтнең яңаларын әзерләп куйган Акылы, хисабы белән улының сугышка алыныр яшькә җиткәнен белә иде Айсылу. Унөч яшьлек бала, исән булса, инде җиткән егет булырга 90 тиеш. Сугышка да алганнардыр Дөнья белән элемтә юк. Сугышның кай тирәдә, ничегрәк барганын алар белми Барысы да чама белән яшиләр. •шрысы да якыннары исәндер дин өмет итә Алар арасында хәрбиләрнең хатыннары күп Алар дөньяда ни барганын Айсылуларга, Зөләйхаларга караганда яхшырак беләләр, төннәрен пышылдашкан, уһылдаш- ф кан тавышлар ул тирәдән ешрак ишетелә Айсылулар башы авыр, хәсрәтле йокыда Айсылулар башы сабыр гына бу мәхшәрнең азагын көтә. 2 Аның срогы тулганда сугыш беткән иде инде. Соңгы елларда Айсылу 2 шахтада эшләде, саргайган йөзенә күмер тузаны кунды, зур күзләрен з җыерчыклар сарды, куллары, тәне сөяк һәм сеңердән генә тора иде Ирек ф кәгазен кулга алгач, ул бер тын ак кар өстендә чайкалып торды. Кар өс- < тенә ятып үкерәсе, тәгәрисе, урмандагы һәр агачка, һәр җанварга үз “ хәлен сөйлисе килде Дәшмәде Сөенмәде дә. кайгырмады да. Нигәдер s үкерәсе килде. Читлектән чыгарылган ана җәнлек кебек, күккә карап. ® җиргә тезләнеп үкерәсе килде = Беренче товар поезды белән үк Казан ягына кузгалды. Төрмәдә үк и әйттеләр — аны Казанга кертмәячәкләр Киткән җирдән алтмыш чакрым == ераклыкта торырга, ди Айсылу Өтернәскә кайтыр Әнисе исән булырга « тиеш Бәлки, Газизҗан да шунда кайткандыр Әлбәттә, шунда кайткан’ £ Алар Айсылуның срогын беләләр, кайтасын да беләләрдер, көтәләрдер. ~ Поезд акрын кайта Шуышып кайта. «Лә. хода! Әни1 Газизҗан! Сезне күрер көннәрем дә бар икән' Исән-сау күрешергә насыйп булса, аяк астындагы җирләрне ятып үбәр идем. Беркемгә үпкә, рәнҗеш сакламас идем. Җиргә баскан саен куанып, рәхмәт әйтер идем Йә. хода! Йә, тәңрем! Акылларымны гына алма бу мизгелләрдә. Түзә алмас, йөрәкләрем ярылыр Ун ел бит' Ун ел!!!» Поезд һаман Казанга таба шуыша Тамбурда торучы хәрби егет әйтте. поезд алар станциясендә туктамый икән Ничек туктамый?! Ул Өтер- нәс турыннан үтеп китеп. Казаннан әйләнеп кайтсынмы?! Аны бит өйдә көтәләр, сәгатен, минутын санап көтәләр. Төенчеген хәрби егеткә тоттырды. Поезд әкрен генә үр менгән ва кытта. томырылып ак кар өстенә сикерде Артыннан төенчеге очты Төшкән уңайга, капланып, ак кар өстендә шактый ятты Поезд үтеп киткәч, башын күтәрде. Бөтен дөнья зәп-зәңгәр. Кичке зәңгәрлек. Әнә тегендә, тау астында — Өтернәс Ул менә шушыннан туп-туры төшәр. Юл юк, сукмак юк. зәңгәр карда, зәңгәр кичтә аның кара гәүдәсе генә селкенә. Аягында — һаман шул резин итекләр. Кайта, барыбер кайта, кара булса да кайта, җаны исән ич. өмете исән, ризыгы бетмәгән Менә кайта. Зәңгәр карга кайнар яшьләре тама Та пкүмер тузаны сеңгән битләрендә тирән эз калдырып, зәңгәр карга кайнар яшьләре тама. Соңгы яшьләре. Калган гомерендә башка елый алмаячак ул Елап калсын, шатлыктан булса да елап калсын . Айсылу карчык, төн карасы аша әрнеп, шул хатынга карап тора. Ул аны туктата алмый. Ул хатынны туктатырлык көч хәзер дөньяда юк Шушы мизгелне ун ел көтте бит ул! Августның җылы бер көнендә улын җитәкләп чыгып киткән иде авылдан. Көнбагышлар үрелеп-үрелеп карап калганнар иде Менә кышын кайтып килә Ак кар диңгезеннән йөзеп кайта. Кайта-а-а Менә ул яртылаш кар баскан тәрәзәгә килеп каплана Өйдә лампа яна Әнисе почмак белән ике арада йөри Адымнары бигрәк әкрен Газизҗан күренми! Бәлки, ул аны каршы алырга киткәндер? Айсылу бит бөтенләй башка яктан кайтты. Турыга кайтты «Әни. мин кайттым бит! Кайтты-ы-ым » Карчык, сынын тота алмыйча, кызы кочагына ава. Йә. хода! Аның кызымы сон бу?! Күзләрендә адәм күтәрә алмаслык кара моң. хәвеф, өмет Яңаклары эчкә баткан Тәне — коры сөяк Кипшергән иреннәре улын сорый! Газизҗанны сорый . — Әни' Газизҗан кайда? Хәле бетеп, карчык мичкә сөялә Аннан капшана-капшана почмак якка үтә. Нинди тынлык бу3 Нинди шомлы тынлык бу?! — Әни! Газизҗан кайда?! Өстен дә салмаган килеш. Айсылу идән уртасында басып тора. Төрмәнең соры җәймәсе аяк астына шуып төшкән. Резин итекләргә ияреп кергән кар, эреп, түргә таба агып ята. Ябык хатын берни күрми. Могҗиза көткәндәй, мич арасыннан әнисенең чыкканын көтә. Тик яман хәбәр генә булмасын, тик яман хәбәр генә булмасын... Карчыкның кулында саргаеп беткән кәгазь. Үлгән? Юк? Яраланган? Юк... Нәрсә булган соң алайса?! Кайда аның Газизҗаны? Бердәнбере, улы, багалмасы?! Тагын ун ел утырырга риза, егерме ел, улы гына исән булсын, аңа гына тимәсеннәр. Нәрсә дигән? Хәбәрсез югалды? Ничек кеше хәбәрсез югалсын ди? Сугышта хәбәрсез югалалармыни? Аның улы — Мостафин Газизҗан Галимҗан улы — ничек инде югалсын? Сугыш беткәнгә кайчан? Ике ел? Ул кайчан югалган? Кырык икенең кышында. Биш ел? Ул биш ел дөньяда юкмыни инде?! Кайда югалган?! Кайда?!! ...Айсылу карчык, коты чыгып, идәндә бәргәләнгән ул хатынга карап тора. Аның үзәк өзеп кычкыруын, юеш идәндә бәргәләнүен ул кырык елдан соң да ишетә. Әнә ул үрмәләп карават янына килеп җитте, аягына баса алмый, күзләре тонган, инде кычкырмый — үкерә, сугымга салган җанвар кебек, шомлы тавыш белән үкерә. Күзендә бер бөртек яшь юк. йөзендә тормыш әсәре юк. тезләнгән килеш, алга-артка чайкалып, бер көйгә үкерә дә үкерә. Аңа кушылып, тышта кышкы җил улый, авыл өс- тенә кара төн булып җәелгән караңгылык үкерә, тормыш үкерә. 1947 ел. Кыш. Өтернәс авылы. Газизҗанны соңыннан военкоматлар аша эзләтеп-эзләтеп тә карады ул. Хәбәрсез югалган, диделәр. Пленга эләккәнме, үлеп, җир асларында күмелеп калганмы — беркем белми. Кабере кайда — анысын да белүче юк. Детдомнан авылга берничә хаты, сурәте килгән, фронттан бер фотосын җибәргән Ул да кебек, түгел дә кебек. Күзләрендә әллә нинди үҗәтлек, катылык. Маңгай астыннан сөзеп карый. Сугышка да үзе теләп, язылып киткән. Гаризасына: «Әти-әни китергән оятны каным белән юарга телим»,— дип язган. Нинди оят?.. Әй. бала. бала... Бәгырь кисәге... Соңгы сүзең, соңгы уең ни булды икән? Анаң — төрмәдә, атаң — төрмәдә, ә син билгесез җирләрдә үлеп ятасың. Йә, тәңрем! Нинди үчең булды синең аларда?! Бер нәселгә, бер гаиләгә нигә бу кадәр җәбер-җәза? Нигә? Улының югалганын белгәч, яшәүнең мәгънәсе калмады. Берьюлы сынып, картаеп китте Авылдан чыгарга ярамый — һаман күзәтү астында. Сөйләшергә, аралашырга кеше юк, барысы да читсенеп, шикләнеп карыйлар кебек. Галимҗаннан хәбәр юк. ул кайдадыр Магадан якларында ук. Кайчакларда төннәрен әллә нинди шашкын уй-теләкләр дә килеп китә — бәлки, тәвәккәлләп, Галимҗан янына чыгып китәргәдер? Аның да кара чәчләре инде агаргандыр, горур башы иелгәндер, гәүдәсе сынгандыр. Ул хәзер шартлы рәвештә иреккә чыгарылган булырга тиеш, ләкин бу якларга кайтырга барыбер ярамый. Барыбер күзәтү астында. Шул тирәгә барып, бәлки, шахтага эшкә урнашыргадыр? Тагын ун ел бик күп гомер бит әле ул. Галимҗанның көче, түземе җитәрме? Бик горур, кызу җан иде бит. һәм Айсылу үзен ире янәшәсендә күз алдына китерә. Йә. хода, Галимҗан белгән Айсылумы соң бу? Чәчләр агарган, тешләр коелган, бил сынган Жаны тулы хәсрәт, кара сөрем. Шулар белән барырмы ул аның янына? Беткән, беткән, барысы да беткән. Тән дә калмаган, җан да. Ә ничек яшәргә? Әнисе карчык аягында чак селкенеп йөри. Өйдә хәзер кайгы, өметсезлек баскан ике карчык. Ә яшәргә кирәк. Өмет булмаса да, бирелгән 92 көннәрне яшәп бетерергә кирәк Мәктәп турында уйларга да ярамый, кешеләр өчен ул — халык дошманы, төрмәдән кайткан кеше. Димәк, кайда ■ушсалар. шунда эшләргә. Башны иеп, үлгәнче эшләргә дә эшләргә. Ташка, агачка, тимергә әйләнгәнче эшләргә Эшләргә Чокырын да казыды, абзарын да салды, урманын да кисте. Бүген сү- ф теләсе мәктәпнең агачларын да шул елларны кисте ул. Кайгысыннан ка- > рурманнарны кисеп аударырлык кара еллары иде шул . Бүген, мәктәп £ сүтеләсе көнне, тагын шул бәндә белән очрашты Теге елны, урман кис- £ кәндә дә, каршына килеп чыккан иде ул Айсылуның, һаман да шул авыр з караш, авыр сулыш. Әйтерсең, яраланган җәнлек артыннан ерткычы куа * килә. Егылыр, тез чүгәр, башын аның тырнагы астына салыр дип, еллар < буе эзәрлекләп килә. ® Айсылу төрмәдән кайтканда Кыяметдин авыл советында эшли иде. s Документларын тапшырганда Айсылу аның каршына бер барды, ләкин 2 күтәрелеп карамады. «Кайттыңмы?»—дип сорады, ахры. «Кайттым»,— е диде. «Бетерепме?»— диде, «Бетереп», - диде. Башка сүз ялганмады и Айсылуның аңа карата күңелендә ачуы, үче юк иде. Утырды Монда кем- « не гаеплисең. Кыяметдин үзе дә мескен бер бәндә генә Куйганнар — й утыра, төшерәләр — китә. Теге вакытта, алып киткәндә, Кыяметдин хә- £ бәр иткәндер, дип уйласа да, соңыннан ул уеннан кире кайтты. Ә бүтән- е нэрне кем чаккан, кем хәбәр иткән Ата — улыннан, ир хатыныннан шикләнгән кара, ышанычсыз заман иде бит. Кешеләр курку белән агуланганнар иде Шулай тиеш, дип белделәр, күбесе кулга алуны көтеп яшәде һәм йөзләп, меңләп, дәшми генә, Себер төрмәләрендә череделәр, дәшми генә илгә кайттылар, дәшми генә яшәп яталар. Ә Кыяметдин? Ә Кыяметдин — хода бәндәсе. Айсылуның аңа бер ачуы да юк. Урманда булган очрашуга хәтле ул Кыяметдингә шулай тыныч карый иде. Әллә бар ул бәндә авылда, әллә юк. Ә ул аны, әнә, канлы, фа җигале эзеннән эзәрлекли килгән икән, куа килгән Гаять авыр, ачлы-туклы еллар иде. Ул елның җәендә корылык булды, болай да хәерче, караңгы авылларга өметсезлек, ачлык килде. Крестьян кубарылып шәһәр ягына, шахта. Себер якларына китә башлады Җанны, гаиләне, нәселне сакларга кирәк иде. Китә алган китте Айсылу авыру анасы белән урыныннан кузгала алмады. Төрмәдән кайткан кеше буларак, аңа авылдан китәргә дә ярамый иде Айсылу үзе төрмәнең кырыс тормышына, аз ашап та җан сакларга өйрәнгән. Ә әнисе карчыкка җылы ризыксыз бик авыр. Бөтен карап торганы — Айсылу; ул юнәтергә. тормышны инде ул алып барырга тиеш. Урман кисүчеләргә бераз икмәк, он бирәләр икән дигәч, Айсылу да урман кисүчеләргә иярде. Тормыш авыр булса да, төптән юан чыккан, нык гәүдәле авыл хатыннары. Тәрбия, наз күрмәгән йөзләре корыч төсенә кергән, аларда эреле-ваклы тәртипсез, тирән җыерчыклар Телләр тупас, куллар кытыршы, күңел дә туктаусыз кара эштән каралып килә. Айсылуны чит итәләр Илгә килгән бу авырлык, хәсрәт, сугышларда аларны гаеплиләр. Утырган — димәк, гаебе булган Укыган кеше—чукынган кеше. Аларның берсенә дә ышанырга ярамый Майларына чыдаша алмыйлар Айсылуны урманда да чит итәләр Кырык биш яшьлек, кипкән- корган, чәче-башы ап-ак бу хатын үзе дә кешеләрдән читләшә, дәшми, көлми, эчендәген сөйләми. Башын аска иеп, иренен кысып, пычкысын тартуын белә. Карашы авыр, кырыс, салкын. Үсеп утырган агачны түгел, үзенең уй-хыялларын, калган гомерен тамырыннан кисәмени?! Башын күтәрми ышкый да ышкый, ышкый да ышкый. Хатыннар ялга туктаган арада Айсылу урман эченәрәк кереп китте Тегеннән кайткан гадәт — Себер гадәте — аяк астында ашардай ни бар, барын да җыя. Гөмбә очрыймы, сабагында килеш кипкән җиләкме, чикләвекме. баланмы — барысын да җыя Озын ач кыш якынлаша. Запас юк Икмәк юк Акча юк Мал-туар юк. Бөтен карап торганнары шул бәрәңге. һәм менә шушы юк-бар Урман тын гына, моңсу гына шаулый. Урманнан баш әйләндергеч көзге ис килә Әллә нинди яктылык, сагыш, бушлык Агач араларыннан менә шушылай атларга да атларга иде. Качарга иде узган гомердән! киләчәгеннән, шикләрдән, кара хәсрәтләрдән барысыннан да качарга иде Күпме күтәреп барырга була?! Башы һаман аска иелә, аска тарта бит Туйды, арыды Нинди өмет, нәрсә көтә аны алда?' Ире — төрмәдә; үзе — күзәтү астында Тирә-ягында чит-ят кешеләр. Кемгә сыенырга, кемнең иңнәренә шушы агарган башны салып, үксеп-үксеп еларга? Кая барырга?.. Ялгыз ак каен төбенә тезләнгәнен хәтерли. Себер урманнарында сынмаганны, улының югалган хәбәрен ишетеп тә исән калганны, бүген әнә сынды, язмышы каршында тезләнде Болытлы авыр күккә карап, нәрсә ялвара ул? Ак чәчле башын бер кара җиргә бәреп, бер күкләргә төбәп нинди дога укый ул? Жил карурман эченнән дөньяга нинди куркыныч сүзләр тарата? Аның яшисе килми! Нинди авыр елларда да түзде, исән калгач, аның яшисе килми5 Жил. карурман, төпсез күк! Туктатыгыз сез ул хатынның илереп ялваруын, туктатыгыз, югыйсә, быел төшкән орлыклар киләсе елга тамыр җибәрмәс, югыйсә, иртәгә кояш чыкмас, дөнья бетәр Хатын-кыз яшәүдән туйган бит. ишетәсеңме, табигать, яшәүдән туйган Урман өстендә җил бөтерелә Күкләр ерак. ерак... Догалар барып җитми Ерактан, биектән исә тезләнеп ялваручы ул хатын да кырмыска, бөҗәк булып кына күренәдер. Урман гына шаулый. Әллә кызганып шаулый. әллә ризасызлыктан . Әйе. Кыяметдин карт та хәтерли ул көзге көнне. Берничә көн элек, районга чакыртып. Айсылу кебекләр турында сөйләшкәннәр иде. Аларны яңадан ала башлаганнар икән Илдә тагын корткычлык, астыртын эш йөртү башланган, ди Шуңа күрә аннан кайтканнарның һәрберсен аерым сак, күзәтү астына алырга, ди. Ирләреннән ваз кичеп, гариза язмасалар, яңадан алып китүләре дә мөмкин. Кыяметдин, авыл советы рәисе буларак. бер тәүлек эчендә менә шушыларны хәл итәргә тиеш. Айсылуны авылга алып кайтып, менә шуларны хәл итәргә. Атын кара күбеккә батырып урманга куганда, ул эшнең бары тик шул рәсми ягы турында гына уйлады. Айсылуга якынаерга, теге еллардагы кебек, кулына асылынып, «кал!» дип ялварырга уйламый иде инде Кыяметдин Нидер булды, нидер үзгәрде Айсылуга ул малайлык, егетлек тартылуы белән тартылган Башка хатын-кызны белмәгән, күрмәгән Күз алдында аның гәүдәсе, аның толымнары гына булган. Теләге тормышка ашмады, кочагында сындыра алмады, Кыяметдин үзе сынды. Дөресрәге, теләге үлү белән, җанында ниндидер яктылык та сүнде. Айсылудан сон күп күрде ул хатын-кызны. Унҗиде яшьлеген дә, илле яшьлеген дә Күрде. туйды, күңеле кайтты. Бөтенесе бер иш! Бөтенесе сынды, Кыяметдиннең маңгаеннан тамган тирен сөртте, ташлама, дип елады Кыяметдин икенче төнне инде аның янына бармады. Кызык түгел иде. йөрәге урынында һәммәсе өчен дә таш иде Менә Айсылу кайтты Авылга мәет кыяфәтле ак чәчле карчык кайтты Кая чәч толымнарында чулпыларын чыңгылдатып йөргән Айсылу? Кая билләре өзелергә торган, кара кашлы, оялчан карашлы Айсылу? Авыл буйлап тере мәет йөри, шәүлә йөри, тик Айсылу түгел, хатын-кыз түгел... Кыяметдин атын урман эче буйлап куды Ат кинәт йөрешен әкренәйтте, башын чайкап, пошкырып куйды Кыяметдин, бүре-мазармы әллә дип, үрелеп, алга карады Агач төбенә иелеп утырган карачкыны күргәч, үзе дә шикләнә калды. Атын туктатты Тыңланып тора башлады. Карачкы нидер сөйли иде, ахрысы, җил белән бу якка тавышы ишетелә. Хатынкыз тавышы Әллә нинди шомлы, тилергән сүзләр.. «Ник җаннарымны алмыйсын?1»—диме? «Арыдым, өметем юк. ал җанымны!» 94 Тукта, таныш тавыш бит бу?! Бу бит Айсылу тавышы! Кыяметдин, атыннан төшеп. Айсылу ягына йөгерде Агач төпләренә ффтенә сөртенә, әллә нинди кыргыйлык, ашкыну белән йөгерде Сынган бит' Тезләнгән. Агач төбенә тезләнгән барыбер тезләнгән Кыяметдин ничә ел көтте аның бу халәтен Йомшаруын. Сыгылып төшүен. Беләклә- ф ренә сыгылып төшеп. «Кыяметдин. .»— диюен * Килеп җиткән у найга, ул Айсылу өстенә иелде Айсылу аны күрми. £ Карашы аның әллә кая киткән. Үзе әллә җил уңаеннан, әллә туктый ал- ? мый һаман чайкала Кыяметдин каен төбенә тез чүкте. Айсылуны җил- § кәләреннән алды Айсылу аны күрми! Кыяметдин авыр гәүдәсе белән “ аның каршына тезләнде, башын ак каен кәүсәсенә төртте. — Сине алырга килдем,—диде ул карлыккан тавыш белән.— ® Районнан сине эзлиләр. • ж Сүзләре бугазын яндырып, кысылып чыкты. Тәне дә яна. кайнарлана £ башлады Ут булып янган башын күтәреп, күз аллары томаланып. Ай- s сылуга карады ул. Аласы иде үзен хәзер кочакка, сары яфраклар өстендә 2 аунатып яратасы, үзенеке итәсе иде Менә генә бит. маңгае маңгайга к тиеп тора, тын алганы ишетелә, башка хатыннар булса, күз йомарга да 5 өлгермәсләр иде. аныкы булырлар иде. Нигә Айсылуга орынып булмый?! > Нәрсә саклый аны?! ё I Каш астыннан гына тагын Айсылуга карап ала. Берни дә сакламый! Әнә. гап-гади хатын. Чәчләре агарган, йөзе суырылган Тегендә, төрмәдә. әллә кемнәр аша узгандыр әле. Кыяметдин генә нигә шулай куркып, җебеп калды соң?! Бер ыргылуда ул каенның теге ягына чыга. Тезләнеп утырган Айсылуны бөтереп үз куенына ала. беренче тапкыр куенына ала Хатынның коры сөяккә калган гәүдәсе шыгырдап куя. сөякләре, без булып. Кыяметдиннең тәненә кадала Кыяметдин Айсылуның йөзенә карамаска тырыша. ул аның күзләренә дә карамас, ул аны гомер буе яратуын гына әйтер. ул аны барыбер үзенеке итәр, барыбер сындырыр. — Мәетне мәҗбүрлисең бит Кабердәге мәетне газаплыйсың... Күзләре буш. Йөзе үлекнеке кебек Ябык тәне күгәреп, зәңгәрләнеп чыккан. Йә хода, ул бит каршылыкта күрсәтми! Ул бит үлгән кебек ята. үлгән кебек! Тәнендә, йөзендә ник бер җылылык әсәре, җан әсәре булсын! Ул бит үлекне яратырга җыена! Үлекне!. Кыяметдин шашып, сикереп тора. Айсылу күккә карап яткан. Буш | күзләреннән авыр, кара болытлар йөзеп уза. Ак чәчләре, сары яфраклар 'белән буталып, җиргә сибелгән Изүеннән ябык күкрәге күренеп тора. Бармакларын кара җиргә батырган Айсылуның гәүдәсен урап узып. Кыяметдин атына таба йөгерде. Күчәрен агачларга бәрә-бәрә. атын кире борды, җан ачуы белән аңа китереп сукты, ат шашынып, куш аяклап чабып китте. Кыяметдин арбасына йөзтүбән капланды Айсылу өенә төнгә генә кайтып җитте Әнисе Асылбикә карчык аны хәвефле хәбәрләр белән каршы алды. Күрше авыл Зәйнәпне яңадан алып киткәннәр икән. Яңадан җыялар, ди. Ирләреннән ваз кичмәгән- нәрне беренче чиратта алалар, ди. Тагын китсәң, икебез ике якта үләчәкбез. Карчык төне буе хәсрәтләнеп, елап чыкты Таң атуга, киенеп каядыр чыгып китте Айсылу авыл советына барырга җыена башлады Ул барыр да әйтер «Мине яңадан алыгыз!»—дияр. «Менә үзем килдем Мин халык дошманының хатыны, мине ирем янына җибәрегез*, дияр. «Бу дөнья минем өчен төрмәдән дә тар. кысан»,— дияр «Мин бар кешегә чнт-ят. мине үз ишләрем янына җибәрегез»,—дияр Яңадан чыкмаска дип китәр Ишектә әнисенең гәүдәсе күренде Ул да җиргә кадәр иелгән, аягында чак басып тора Айсылуның эче жу итеп китте. Ә әнисе? Аны кем белән калдырыр? Кемнәр арасында калдырыр? Әнисе артында бер ир-ат гәүдәсе күренде Аннан, берәм-берәм, өйгә өч бала кереп тулды Өй эче тараеп, җылынып китте - Менә, кызым, Вәлиулла, - диде әнисе. Вәлиулла ике кулын су4 J зып, Айсылу белән күреште Куллары кытыршы, кайнар иде. бераз кал- I тырый иде — Менә, кызым. Вәлиулла,— диде әнисе тагын бер кат - Ике ай элек хатыны үлде. Өч бала ятим калды Ризалаш, ана бул шул өч ятимгә. Айсылу, борчылып, як-ягына каранды Биш яшьләрдәге кыз бала атасының чабуына ябышкан, үзе Айсылудан күзен алмый. Уртанчы малай мич арасына поскан Иң олысыдыр инде — ишек төбендә үк калган. Анысы нигәдер уңайсызлана, бер кулы ишек тоткасында, менә-менә йөгереп чыгып китәр кебек. Айсылуның шул чак башы әйләнеп киткән кебек булды. Малай Газизҗанга охшаган иде. Шундый ук караш, шундый ук чәчләр, шундый ук язмыш. Анасыз... Ятим Айсылуның дәшми торуын күреп, Вәлиулла телгә килде. — Рәнҗетмәм,— диде ул, ишетелер-ишетелмәс кенә,— Көтүче хатыны булырга хурланмасаң, өч баламны авырыксынмасаң, чык үземә. - Без бит Вәлиуллалар белән чыбык очы т\ган да,— дип, әнисе дә сүзгә катышты — Ике йортны бер итик, кызым Минем дә үләр вакытым j җитте. Син дә бик бетеренгәнсең Ир-атсыз булмый Галимҗан кияүнең кайчан кайтасы билгесез. Кайтамы-юкмы — анысы да билгесез. Үзеңне дә яңадан алып китәргә мөмкиннәр Без генә күрергә димәгәндер бит?! Карчык мышкылдап елап җибәрде Аңа ияреп кечкенә кызчык елый башлады Вәлиулла авыр башын аска иде Ишек төбендәге малай бусагага таба тагын бер адым атлады. Ишекне ача да хәзер чыгып китә. Газизҗан кебек, ул да югала. Барысы да югала — Ярар,—диде Айсылу чит тавыш белән — Галимҗанны хурлап искә төшермәс булсаң, үткәннәрем белән битәрләмәсен, мин сиңа чыгарга риза Балалар хакына Соңгы сүз әйтелде. Үткәннәр белән ялгап торган соңгы җеп өзелде. Халык дошманы хатыныннан ул көтүче хатынына әйләнде. Соңгы тапкыр, ярсып, кыңгырау шалтырады, чулпылар чыңлап алды, аннан Галимҗан ерагайды, ерагайды Томан аша күренмәс хәлгә килде, рәнҗеп күздән югалды. Авыл советына ул гаризасын язып барды Иреннән ваз кичүе турын- 4 да язган иде ул анда Үзенең көтүче Вәлиулла Вафинга тормышка чыгуы турында язган иде Үткәннәрне кабатламыйча, намус белән көн итәргә ант иткән иде. Аңа кагылмадылар Көтүче хатыны булып, Айсылу авылда яшәп калды Дөньялар бераз тынычлангач, үз урынына кайткач, аңа мәктәптә эш тә бирделәр Авыл халкы да сүзсез, кырыс бу хатынга ияләште, чит- ят итми башладылар Әнисе Айсылуның үз кулында тынычлап җан бирде. Тормыш салмак кына дәвам итте Юк. булган икән, тынычлыгы бозылып, тагын бер дулкынланып алган икән Галимҗан — беренче ире исән иде бит әле. Үлгәнче аны бер очратасын, аның каршында җавап тотасын Айсылу күңеле белән сизенеп яшәде Баштарак, бәлки шунда. Магадан якларында, бөтенләйгә торып калыр, дигән өмет тә бар иде Нигәдер курка иде ул Галимҗан белән очрашудан Аның каршында гаебе бар кебек иде Барын да бар инде. Көтмәде. Унөч елын түзде, ундүртенчесендә тормышка чыкты Егерме ел көтә алмады. Газизҗаны исән булса да, әле көтәр иде ул ирен Улын да югалткач, нәрсәдер өзелде, бетте. Юк. ирен гаепләмәде ул, аның өчен утырдым, дигән уй башына килмәде. Галимҗан үзе дә корбан иде ич. Билгесез корбан. Төште дә батты, әйтерсең, кеше дә түгел Бар иде— юк Юк. Әйтерсең лә яшәлмәгәи дә. Караңгы, куркыныч бер төш кенә... Узган гомернең төш кенә түгел икәнлеген Галимҗан үзе искә тө- шерле. Айсылу Казанга, Зөләйханың хәлен белергә барган иде Бу ,юлы нигәдер аяклары элек яшәгән җиренә — Театр мәйданына тартты. Алар яшәгән ике катлы йорт исән. Айсылу башын күтәреп өскә, үзләренең тәрәзәсенә карады Тәрәзәләргә көрән төстәге атлас пәрдәләр эленгән Айсылуныкы алсу иде Гади иде, җиңел иде Төннәрен ай нурлары да алар аша үтеп керә ала иде Ай нуры да алсу, Галимҗанның аңа иелгән z йөзе дә алсу булып күренә иде. 2 Аның ул бүлмәгә яңадан кергәне булмады Ничек яшәгән — шулай S калды. Күңелдә дә шулай саклана Шулай калсын да з Бу йорт янына ул башка килеп йөрмәс. Аяклары да авырлык белән х атлый, авылдан да һаман-һаман чыгып китә алмас Ишек төбендә бераз < хәл җыйсын да кузгалыр. 03 Аларны ул тыкрыктан борылуга күрде. Зур гәүдәле, киң җилкәле s картны бер хатын җитәкләгән Хатын әллә казах, әллә башкорт — киң ® битендә кысынкырак күзләре ялтырый, буе ирдән шактый тәбәнәк, юан- s тык. Картның күзендә кара күзлек, бер кулында нечкә таяк - күрми, ах- 2 ры Менә алар Айсылу утырган эскәмия янына килеп туктадылар. Утыр- « дылар. Хатын юантык аякларын сузып җибәрде — Җеп өзәрлек хәлем калмады,— диде ул калын күкрәк тавышы > белән.— Тотасың да шушында алып киләсең, тотасың да шушында алып е киләсең. Диванага әйләндерәсең инде. Ир дәшми. Зур гәүдәсе иелеп килгән, таяк тоткан кулы бераз дерелди. Айсылуга чит кешеләр сүзен тыңлап утыру уңайсыз кебек тоелды, ул кузгалырга уйлады Шул чак карт телгә килде — Күп йөрисе калмагандыр Күңелем сизә . Айсылу өнсез калды Башы әйләнеп, күзләрен йомды. Йә хода! Галимҗан тавышы бит! Күзләрен ачты. Менә янәшә утыралар. Әйтерсең лә арада утыз ике ел аерым тору юк, төрмә дә юк, кара хәсрәт тә юк. Әйтерсең лә ишек төбенә кичке һава суларга чыкканнар, тыныч кына янәшә утыралар, оныклар турында уйлыйлар. Оныклар? Нинди оныклар?! Оныклар юк. Нәсел юк, бетте, теге елларда ук тамырына чабылды Галимҗан Ай, язмыш. Менә тагын янәшә утыртты Мөгаен, соңгы тапкырдыр Соңгы тапкыр. Ул авыр сулап куйды Күкрәгеннән ыңгырашу авазы бәреп чыкты. Галимҗан сискәнеп башын күтәрде — Монда кемдер бар, ахры? —диде ул шомланып — Галимҗан. Бу — мин, Айсылу Үтеп барышлый туктаган идем... Карт кискен генә урыныннан кузгалды. Бөтен гәүдәсе белән Айсылу ягына борылды Нечкә таягы кулыннан төшеп китте, урам ташына бәрелеп зыңгылдады. Карт кулларын Айсылу ягына сузып, аның йөзен, чәчләрен капшады. Бармаклары белән тирән җыерчыкларны аралады, әйтерсең лә алар арасыннан Айсылуның яшьлеген эзли иде, утыз ике ел ансыз газап чигүенә җавап эзли иде. — Көтмәдең...— Беренче сүзе шул булды. — Баш тартырга ашыктың. Курыктың Айсылуның бугазына төер килеп утырды. Сүзен әйтә алмас хәлгә килде Күкрәгенә бәрә-бәрә үзенең бу елларда ниләр күрүе турында сөйлисе, төрмә газаплары, Газизҗанның хәбәрсез югалуы, ачлык-ялангачлык. шик астында яшәүләре, әнисенең ялварулары турында әйтәсе килде. «Мин бит сине гаепләмим, Галимҗан! Синең арттан мине дә алдылар. Син күргәннәрне мин дә күрдем. Мине хатын-кыз буларак, ана буларак үтерделәр. Син мине гаеплисең. Ә мин кемне гаеплим соң?!» — дип кычкырасы килде. Дәшмәде. Көтмәве дә хак Барысы да беткән иде шул. Барысы да язмышның, михнәтнең аяк астына салып тапталган иде — Газизҗан сугышта югалган, Галимҗан — Беләм Кырык икедә үк.. Мин кайткач эзләтеп караган идем Ленинград тирәсендә юкка чыккан бала 7. «к. у..•* н 97 Сүзгә кара хатын да кушылды. Телендә һаман шул Газизҗаны, һаман син Мин аны карап тору-g чыга гына әйләндем. Сукырайгач, көйсезләнде, сукрана, каргана. Теләгең булса, кил дә тор Үзебезнең Оренбур якларына китәм дә барам Авыр тынлык урнашты Тынлыкны Галимҗан үзе бозды. — Кирәкми,— диде ул.— Безнең тормыш беткән инде. Бетте, утыз җидедә үк бетте. Аннан башын Айсылу ягына борды. — Тегендә Магаданда синең хакта уйлау гына алып калды «Барыбер кайтам,— дидем,— барыбер алдына тезләнеп кичерү сорыйм». Минем беркем алдында да гаебем юк — ил алдында да, партия алдында да. Синең алдыңда гына гаебем бар Минем аркада күргәннәрең өчен. — Синең гаеп белән түгел. Син үзең дә минем кебек үк корбан. Билгесез корбан... Күзең... кайчан болай булды? — Тегендә . Жир астында. Андагы хәлләрне үзең беләсең, сорама — Миңа рәнҗемә, Галимҗан Гаилә кордым, өч ятим тәрбиялим. — Беләм Рәнгыя мине озата гына кайткан иде тегеннән Кайтуга, сине эзләтә башладым Өтернәстән дә сораттым. Тормышта, өч бала үстереп ята, диделәр Шашып калдым. Үз-үземә кул салырга уйладым. Менә, Рәнгыя алып калды Яшәү түгел инде бу. Кругом караңгылык... Бер якты нур юк, бер өмет юк... Нәрсә өчен?! Айсылу, нәрсә өчен болай булды соң бу?! Галимҗанның ярсып кычкырган соңгы сүзләре күмелеп калды — өстә, кайчандыр Айсылулар яшәгән бүлмәнең тәрәзәсе дөпелдәп ачылып китте. Тәрәзәдә шешенгән нурсыз йөз күренде. — Ал юк, ял юк,— дип кычкырды ул чәрелдек тавыш белән,—Көн юк, төн юк Әле исереге җыелып чәңгелди тәрәзә төбендә, әле тиле-миле карт-карчык! Әз эләккән сезгә, халык дошманнары! Безнең атайлар сугышта үлгәндә, сез дәүләтнекен ашап яткансыз! А ну, эзегез булмасын монда! Юкса милициягә хәбәр итәм, йә өстегезгә идән юган суны җибә- рәм. Тапканнар урын... Дәшми генә кузгалып киттеләр. Ачык тәрәзәдән, җиңгән кыяфәтле булып, көрән пәрдә җилфердәде. Әле ярый Галимҗан аларны күрмәде, кайдан кычкырганнарын да аңламады. Куганнарын аңлады, башын иеп, Рәнгыянең җиңенә ябышып, бу урыннан тизрәк качарга тырышты. Дөньяга аның сораулары кирәк түгел. Дөньяның бер нәрсәдә дә эше юк. Менә шулай барачак ул, тагын бер килеп бәрелгәнче... Тарихта шәхесләр кабатланмый, ялгышлар кабатлана Юл чатында аерылыштылар Галимҗан Айсылуның кулларын озак кына җибәрми торды. Бармаклары дерелди иде, гәүдәсе тагын да иелә төшкән, көпшәкләнгән. Менә ул йөзе белән Айсылуның кулларына кап ланды, буыла-буыла: «Бәхил бул, бәхил бул...»— дип пышылдады Айсылу чал башын аның күкрәгенә куйды, күзләрен йомды, әллә үзенә, әллә Галимҗанга: «Мең бәхил Бәхил...»— дип әйтә алды. Ул бәхил иде, барысына да бәхил иде.. Кешеләр аларга карап, гаҗәпләнеп уздылар. Кемнәр алар, бер-бер- сеннән бәхиллек сорап, чат башында басып торган карт белән карчык? Очраклы танышлармы, авылдашлармы — кемнәр алар ике - ялгыз? Йөзләрендә нинди кырыс моң. газап аларның? Беркем белми Белергә вакыт та юк. Тормыш кайный, дәвам итә, бар нәрсә әкренләп онытыла, онытыла.. Онытмаган! Әнә бит, аерылып киткәч, борылды да: — Кыңгырауны сакла! Кыңгырауны! — дип кычкырды Соңыннан, Зөләйха аша. Галимҗанның ялгыз йортта җан бирүен ишетте. Өч көн берүзе яткан. Күмгәндә янында бер-ике карт-карчык кына булган Шулай итеп, хәтердәге ай нуры да өзелде, чулпы чыңы да тынды, ялгыз, хәтерсез буш гомер генә калды. Кыяметдин карт таң алдыннан гына бик сәер бер төш күрде. Имеш, малай чагы икән Балалар белән тауга чыкканнар Укытучы Айсылу да алар арасында. Өстендә озын ак күлмәк, кара чәчләре җилкәсенә таралган, үзе яланаяк, балаларны каядыр әйди, ашыктыра. Аларга әнә шул тауга менеп җитәргә кирәк икән Укытучы Айсылу вакытывакыты белән ф кулындагы кыңгырауны селкеп ала, арыган-алҗыган балаларга яңадан „ җан керә, сихерләнгәндәй, кыңгырау артыннан иярәләр Инде тауның £ түбәсе дә ерак түгел, укытучы Айсылу аларны һаман үз артыннан биек- £ кәрәк алып менә Шул чакта караңгы үзәннән әллә нинди сәер йөк күре- з нә. Озын чанага этләр җигелгән, ләкин дилбегәне тотучы юк, хуҗасы юк; * этләр ырлап төрлесе төрле якка тарта, чана табаннары кара җирне яра, < эзләргә шундук кара кан тула бара Чанага, аркылы сузылып, хатын-кыз ® гәүдәләре салынган. Аларның йөзләре җир кебек соры, салкын, барысы s да озын ак киемнәрдән Тауга таба менеп барган укытучы кызны күреп, ® этләр аның артыннан ташландылар Балалар, куркып, бер читкә өелде, s укытучы Айсылу тауга таба ялгызы йөгерә башлады. Кулындагы кыңгы- 2 равы хәвефле авазлар чыгарып чыңгылдады, этләр өере аның саен коты- к рынды, йотардай булып укытучы артыннан куды. Инде тау түбәсенә ме- „ неп җитәм дигәндә, укытучы Айсылуның кыңгыравы кулыннан ычкынып £ китте, ташларга бәрелеп зыңгылдый-зыңгылдый, түбән таба очты һава- е ны укытучы Айсылуның соңгы сүзләре телеп үтте: — Кыңгырауны саклагыз! Кыңгырауны!. Ул арада күк урталай ярылып китте Яшен кылычы эт өеренең нәкъ уртасына килеп кадалды. Этләр, чинашып, һавага сикерделәр, берсен- берсе йолкый, тешли башладылар, йөк таудан түбәнгә тәгәрәде. Тауның түбәсенә менеп җиткән укытучы Айсылу күкнең урталай ярылган өлешенә туры килде. Менә ул кулларын алга таба сузды, менә куллары канатка әйләнделәр, менә ак күлмәкле гәүдәсе әкрен генә җирдән аерылды, күккә тартылды. Күк аны үз кочагына кабул итте һәм ярылган урын әкрен генә ябылды, юкка чыкты. Ә кыңгырау, таштан-ташка сикерә-сикерә, һаман түбән тәгәри иде Кыяметдин карт әсәрләнеп сикереп торды Изге! Айсылу карчык изгегә әйләнгән! Күргән газаплары бәрабәренә, ул изгегә әйләнгән. Кыяметдин карт бүген үк аның янына барыр, тезләнеп гафу үтенер, кичерүен сорар. Аның каршында үзе сынар, үзе иелер. Бүген үк. Улы турында да сөйләр, аны үз кулы белән тотып бирүен дә әйтер. Урмандагы хәл өчен кичерү сорар. Гомер буе яратуын, аның өчен тәкате коруын әйтер. Шул хәтле зур гөнаһлар, әйтелмәгән сагышы белән ул җир йөзеннән китә алмый. Аны бит анда да тәмуг көтә, мәңгелек җәһәннәм! Шул сүзләрен раслагандай, дөнья кинәт чатнап китте. «Сукты! — дип уйлап өлгерде Кыяметдин карт — Алар турында сукты. Тагын аңа сукты!» Кыяметдин карт, атылып, урамга чыкты. Югары очта. Айсылулар өе тирәсендә, нидер дөрләп яна иде . Өй эче кинәт яктырып китте. Юк, бу таң яктысы түгел иде әле Бу әллә нинди шомлы, йөрәккә кадалып төшкән яктылык иде. Аның артыннан ук кинәт бөтен-бөтен дөнья чатнап алды. «Сукты!»—дип уйлап өлгерде Айсылу карчык шомланып — Яңадан китереп сукты Үтте дигәндә китереп сукты». Шул чак тәрәзәләр кинәт гөлт итеп китте «Янабыз!»—дип уйлап өлгерде Айсылу карчык. Хәлсез тәне белән почмак тәрәзәгә капланды. Йорт исән иде Тик каршы якта, иртәнге эңгер-меңгерне ярып, ялкын теле күккә күтәрелә. Мәктәп! Мәктәп яна! Айсылу карчык аягына басты. Нәрсәләргәдер бәрелә-бәрелә ишеккә ташланды Мәктәпкә кадәр ара ерак түгел, әнә генә, берничә адым гына Түбә кыекларыннан ялкын бәреп чыккан Әле бәлки дөрләп тә китә алмас, юеш түбәгә чыккач, туктар Түбән очтан да кемдер дөпе-дөпе йөгерә. Кыяметдин булмагае Аңа кадәр барып җитәргә, кыңгырауны ничек тә алырга кирәк Галимҗан төсе, Газизҗан төсе, яшьлек, өмет төсе... Өлгерергә генә кирәк.. Шуннан башка аңа бу дөньяда да, тегесендә дә кичерү юк. Ишек-тәрәзәләр җил-давылдан каерылып ташланган. Мәктәп эче буш, караңгы, кайсыдыр почмактан чытырдаган аваз ишетелә. Янып килә, почмаклардан янып килә Өлгерергә кирәк. Кыңгырау өстәл өстендә калды Тагын берничә адым. Урам якта Кыяметдин тавышы Яшен аны да уяткан. Килгән.. Аңа кадәр өлгерергә кирәк. Өлгерергә кирәк... Дөнья нигә кинәт яктырып, җылынып китте соң? һәм бүлмә эченнән кыңгырау чыңлаган тавыш ишетелә. Менә ул якыная, бөтен тирә-юньне чорнап ала, чыңлый, зыңлый, гүли. Бөтен мәктәп эченә, авыл өстенә. дөньяга гүли. Кыңгырау чыңы артыннан ялкын телләре сикерешеп чыга, бөтен мәктәп эчен, авыл өстен, дөньяны каплап китә Кыңгырау һаман чыңлый, елый, хәбәр итә; ялкын телләре барысын ялмап, яндырып килә, корбаннарын эзли Менә алсу пәрдәле йортка гөрләп ут каба, менә Себер төрмәләрендә меңләгән билгесез корбаннар яна, менә унөч яшьлек үсмер бала Газизҗанның тәнен ут чорнап ала. менә Галимҗанның иелгән гәүдәсе дөрләп яна Алар ялкыны аңа да күчә — бөтен тәнен, җанын ялкын сарып алган Айсылу карчык гөрселдәп бусагага ава Мәктәпне ялкын чорнап ала. ..Ул көнне авыл көтүе мәктәп янына җыелмады. Мәктәптән инде утлы кисәүләр генә калса да. һаман эссе бәреп, хәвефләндереп тора иде. Ут авылга таралмады, мәктәп үз бакчасы эчендә әкрен генә янып бетте Беткәнче янды. Утырып янды Сирәк-мирәк җыелган халык мәктәпнең янып беткәнен читтән карап торды Кыяметдин карт кына, бөтенесенең тынычлыгын алып, төркемнән төркемгә күчте Күзләре аларган, ирен кырыйларына ак күбек җыелган, һаман: «Күрдем,— ди,—шунда кереп китте»,—ди Кем. нәрсә икәнен әйтми. Әле күккә ди, әле мәктәпкә, ди. Бер-ике тапкыр утлы күмерләр өстенә дә кереп китте. Чак тотып калдылар Кыяметдин картның алышынганы күренеп тора иде. Мәктәп янудан да бигрәк, аның җүләрләнүе кешеләр өчен вакыйга булды Кайсы кызганып, кайсы гаҗәпләнеп, кайсылары сөенеп шул турыда гына сөйләделәр Айсылу карчыкның юкка чыкканын әле беркем дә белми иде. Халык әкренләп тарала башлады. Кыяметдин карт кына һаман чыбык очы белән утлы күмерләрне кузгата, кисәү өеменең әле бер, әле икенче ягына чыга. Түбән очтан яман акырган тавыш ишетелә. Кыяметдин карт буш күзләре белән шул якка карый. Кара чәчле, тар маңгайлы малай аның янына килеп туктый. Бабасыннан күрмәкче, ул да кулына таяк ала, утлы күмерләрне әйләндерә башлый. Кичәге төзүче егетләр дә килеп туктый Алар да Кыяметдин картны кыңгырау эзли дип беләләр, шуның аркасында акылдан шашкан, дип уйлыйлар Ә ул бит утлы күмерләр арасыннан Айсылу карчыкны эзли, утлы елларны болгатып, туздырып, аннан чулпы таккан укытучы кызны эзли Шуны беркем дә белми, шуңа беркем дә ышанмый Аның күккә ашуына да беркем ышанмый.. Бер Кыяметдин генә белә, ул ышана, ул шаһит Кичә мәктәпне күрше авылга күчереп саласы иделәр, терлекчеләр йорты итеп. Менә, кирәге дә бетте Ак нигез ташлары өстендә кара кисәүләр генә торып калды Авыл кыңгыраусыз, Айсылу карчыксыз калды Анысын әле хәзер беркем дә белми. Барысы да, ашыга-ашыга, малларын авыл башына чыгара Көтү куалар Көтү Көтү

Реклама