Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ ДУСЛЫК ЭЗЛӘРЕННӘН

Бер генә халыкның да мәдәнияте милли кысалар эченә генә бикләнгән хәлдә үсеш кичерә алганы юк. бу яңалык түгел Бик борынгы заманнарда ук инде халыклар бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә булырга омтылганнар. сәүдә иткәннәр, мәдәни багланышлары торган саен ныгый, киңәя барган. Шуның өчен дә кардәш халыкларның әдәбиятын, тарихын өйрәнгәндә үзара уртаклыкларның күплеге күзгә чалына. Хәзерге чорда мәдәни-әдәби багланышларны өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Гасырлар буена яшәп килгән дуслык, тугандашлыкны яктырткан хезмәтләр басыла. Бу — заман таләбе Илебез күләмендә татар халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну артканнан арта бара. Кыргызстан һәм Үзбәкстан нәшриятларында дөнья күргән китаплар да әнә шуны раслый. Беренчесе — Кыргыз туганнарыбыз җиренә төрле сәбәпләр аркасында барып урнашкан татарлар турында булса, аның икенчесе татар халкының үткәненә, әдәбиятына, шагыйрьләренә, революционер улларына багышланган. Сүзебез — икенчесе хакында. Ташкент шәһәрендә Гафур Голәм исемендәге әдәбият һәм сәнгать нәшрияты «Киләчәккә сәлам» исемле әдәби-тәнкыйть мәкаләләре тупламын бастырып чыгарды. Җыентык дүрт бүлекне үз эченә ала. Шу ларның өчесен («Дуслык җепләре» .Дәвер, мохит, иҗаткарь», «Шигърият авазлары») Бегали Касыймов һәм берсен («Тарих сабаклары») Әкрам Каттабеков язган Б Касыймов мәкаләләрендә татар халкы белән үзбәк халкы арасындагы тарихи дуслык сәхифәләре яктыртыла. Әкрам Кат.абеков исә үзенең тикшеренүләрен үзбәк әдәбиятында тарихи романның үсеш проблемаларына юнәлтә ■Галиҗәнап Искәндәр дөньяны басып БОРЫНГЫ ДУСЛЫК ЭЗЛӘРЕННӘН алды. Ләкин аның тынгы белмәс күңеле барыбер тынычланмады.. Искәндәр уйга талды». Бу борынгы төрки халыклардан булган татарлар һәм аларның VII-XVI гасырлардагы бөек шәһре Болгар турындагы риваятьтән алынган юллар, әлбәттә. Әмма ул дөреслектән ерак түгел».— дип яза автор. Бу бүлек унике бүлекчәдән гыйбарәт Аларның һәрберсендә билгеле бер чор. аерым тема күздән кичерелә Мәсәлән. «Шәһре Болгар хикәяте» һәм •Болгар хакыйкате» дип аталган бүлекчәдә Идел буе Болгар дәүләтенең үз вакытында Урта Азия һәм Европа халыкларын бер-бер- сенә якынайтуда зур роль уйнаганлыгы әйтелә. Биредә Болгарга килгән Ибне Фазланның, Хәмит әл-Гарнатыйның танылган галим Ягъкуб бин Ногман белән очрашуы турында сөйләнә һәм, татар галимнәренең хезмәтләренә таянып. «X гасырда ук инде болгарның укымышлы зыялылары әл-Харәзми, Ибне Сина әсәрләрен укыганлыклары» күрсәтелеп үтелә. Автор татар һәм үзбәк халыклары арасындагы дуслык тамырларын бик борынгы заманнардан эзләү кирәклеген әйтә. Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф, әсәре Харәзм дәүләте җирлегендә язылган булуы ихтимал икәнлеген һәм яңарак заманнарда яшәгән харәзмле Насретдин Рабгузиның күрсәтелгән әсәрне белгән булуы да мөмкин, дип фараз кыла мәкалә авторы (9 бит) «Әгәр Сарай шул булса, ул чыннан да Б «Сарайның шагыйре — илнең гидайе». Камал Хуҗәнди һәм Сәйф Саран шигырьләреннән алынган бу юллар «Сарай язмышы» дигән бүлекчәгә эпиграф итеп куелган. Тарихта 1219-1221 еллар Урта Азия халыкларына кара кайгы алып килүе белән билгеле Чыңгыз гаскәре Бохара, Самарканд, Үргәнеч шәһәрләрен дә, Болгар, Биләр, Суар шәһәрләрен дә хәрабәгә әйләндерә. Тарихка шул рәвешчә мөрәҗәгать ител, Б Касыймов кайбер кулъязмалар турында мәгълүмат китерә. Мәсәлән, фән өчен гаять кыйммәтле «Коман мәҗмугасе» турында танылган татар галиме Газиз Гобәйдуллинның фикере күздән кичерелә. Бу җыентык сәхифәләрендә Казанның тарихи урыннары телгә алына. Казан мәликәсе Сөембикә исеме белән бәйле манара турындагы риваять укучыда зур кызыксыну уята, әлбәттә. Беренче Май мәйданында басып торган Муса Җәлил һәйкәле, Татарстан республика музеенда сакланган экспонатлар хакында да мавыктыргыч итеп язылган. Пугачевның Казан Кремле гауптвахтасыннан ничек итеп качканлыгы да хикәя ителә. Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктагач та илдә тынычлык урнашмаган, моның шулай икәнен без тарих сәхифәләреннән укып беләбез. Б. Касыймов. бу чорда булып узган вакыйгалар турында язганда. рус чыганакларына да мөрәҗәгать иткән. «Ирек сөяр татар халкы басып алынуның беренче көннәреннән үк каты көрәш алып барган. Мәсәлән, князь Курбский 1553-1558 елларда татарлар һәм руслар арасында алты ел дәвамында туктаусыз барган сугышлар турында язып калдырган. 1670-1671 елларда Хәсән Айбулатов җитәкчелегендәге татарлар Степан Разин белән иңгә-иң барганнар. 1773-1775 еллардагы Пугачев восстаниесендә исә татарлар һәм башкортлар бик зур роль уйнаган» (14 бит). «һәр халыкның үз моңы бар. ләкин дөньядагы барлык аналар да балаларына бишек җыры җырлаганда бер үк мәгънәдәге сүзләрне файдаланалар: исән үс, бәхетле бул, олыларга итагать күрсәтә торган бул. белемгә омтыл һ. б. «Она алласи»— үзбәк телендә бишек җыры дигән мәгънәдә йөри. Шундый баш астында җыентыкның алтынчы бүлекчәсе башланып китә. Әлли-бәлли итәр бу. Бохарага китәр бу Гыйлем тәхсил итәр бу, Максудына җитәр бу. Бу җырны татар аналары бала тирбәткәндә җырлаганнар Бохараның даны татарлар арасында киң таралган булуы мәгълүм нәрсә Татар язучыларының әсәрләрендә бу шәһәр гыйлем үзәге буларак та сурәтләнә. Әлеге бүлекчәдә йөзләп татар укучысының Бохарада белем алулары турында әйтелә. каиберләренең исемнәре дә искә алына: Мөхсин бин Ибраһим әш-Шәши, Мөхәммәт Иосыф әл-Ясакый. Хөснетдин бин Бәшир әт- Түнтәри, Габдерәхим Утыз Имәни һ. б. Төрле чыганакларны тирәнтен өйрәнү авторга хезмәтен уңышлы башкарып чыгарга ярдәм иткән. Мәсьәләне тагын да тәфсиллерәк итеп өйрәнергә теләүчеләр өчен биредә татар галимнәренең хезмәтләре күрсәтелә. Мәсәлән: «...танылган татар мәгърифәтчесе. галим Риза Фәхретдиневнең 565 татар галименең тәрҗемәи хәлен яктыртуга багышланган ике томлык «Асарь» исемле китабы битләрен актарып чыксагыз, бу галимнәрнең күбесе Бохарада укыганлыгы мәгълүм булыр».— дигән тәкъдим турыдан-туры укучыга төбәп әйтелә. Үзбәк укучысы Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури. Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Һади Такташ кебек татар язучыларының иҗаты. аерым әсәрләре белән дә яхшы таныш. Ә менә Габдерәхим Утыз Имәни. Әбелмәних Каргалый, Габденнасыйр Курсавиларны белүчеләр үзбәк укучысы арасында бармак белән санарлыктыр. Алары да тел һәм әдәбият фәне өлкәсендә эшләүчеләр генә дисәк, ялгыш булмас. Менә шуңа күрә Б. Касыймовның, форсаттан файдаланып, үзбәк җәмәгатьчелеген XVIII-XIX йөз татар шагыйрьләре белән таныштыруын әһәмиятле эш итеп карарга Мәкаләдә Әбелмәних Каргалыйның Төрки ягә җибәрелгән илчелек составында кәтиб (секретарь) вазифасын башкаруы һәм Мәккә, Мәдинә, Хиҗаз, Каһирә шәһәрләрендә булганлыгы хикәя ителә. Аның «Тәшәккүр», «Сәхрәдә» исемле шигырьләре, «Тәрҗемәи Хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс-Сәгыйди» дигән әсәре турында мәгълүмат бирелә Көнчыгыш халыклары арасында үзенең фәнни хезмәтләре белән зур ихтирам казанган Шиһабетдин Мәрҗани Бохарада унбер ел яшәгән. Биредә галим, белем алу белән бергә, остазлык та иткән. Б. Касыймов бу уңайдан Мәрҗанинең йөзләгән шәкерткә дәрес биргәнлеген әйтеп уза, фәнни хезмәтләре арасында «Үзбәкстан халыкларының тарихын өйрәнү өчен дә кыйммәтле материал» барлыгын әйтә. В И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты китапханәсенең тарихы, анда саклана торган китаплар, шунда эшләгән аталы-уллы Хәлфиннар, Мәхмүдов, Фәезхановлар һәм аларның хезмәтләренә кагылышлы кайбер мәгълүматлар дә мәкаләдә урын алган. XX гасыр башларында Россиядә исә башлаган революция җилләре Төркстан далаларына да килеп җитә. Кардәш үзбәк халкы арасында революцион фикерләрне пропагандалауда актив катнашкан татар уллары да аз булмаган Әйтик, В В Куйбышев юлламасы белән Бохара Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетында җаваплы вазифаларны башкарган LLI Әхмәдиев, соңрак шунда ук матбуга! назнре (министры) булып эшләгән Мәхмүт Бөдәили, Урта Азиягә килеп мамык эшкәртүчедән Бохара халык республикасы җитәкчеләренең берсенә әверелгән Акчурин һәм башкалар бар Күп еллар дәвамында Урта Азия дәүләт университеты рабфагында Зариф Бәшири үзбәк теленнән дәресләр биргән (1919-1926 еллар) Иҗат язмышлары теге яки бу дәрәҗәдә Үзбәкстан белән бәйле татар азучыларының саны бик күп икәнлеген икърар итеп, «татар совет әдәбияты ветераннарыннан булган Дәрҗия Аппакова һәм беренче карлыгач, актив җәмәгать эшлеклесе Гыйффәт Туташ хакында аерым әйтми узу кыен».— дип искәртеп уза автор. Дәрҗия Аппакова 1928- 1943 елларда Ташкентта яши. Биредә ул үзенең берничә әсәрен иҗат итә, шулар арасында Үзбәкстанда коллективлаштыру хәрәкәтен яктырткан «Хезмәт» (үзбәкчә исеме «Мех- нат») романы да бар Бу роман 1935 елда Ташкентта нәшер ителә. Гыйффәт Туташ (Заһидә Борнашева) 19171933 елларда Үзбәкстанда яши, җитәкче эшләрдә эшли, ә соңрак Хатын-кызлар мәгариф институтының директоры була Б Касыймов аларга үзбәк халкының ихтирамы зур икәнлеген әйтә. Мәкаләдә үзбәк-татар театрлары арасындагы багланышлар да бәян ителә. 1923-1936 елларда үзбәк язучыларыннан Гафур Голәм, Зыя Сәгыйть, Әбелхәмит Мәҗиди һәм Шакир Сөләйман һ. 6 Татарстанда булып китәләр Алар Татарстан республикасының тормышы, мәдәнияте белән танышалар, язучылар белән очрашалар Шул ук бүлектә татар әдипләреннән Г Ибраһимов, Ф Әмирхан, М, Максуд һ. б. ның әсәрләре үзбәк укучысы тарафыннан яратып укылуы да әйтелә. Китапта татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тормышын, иҗатын яктыртуга зур урын бирелгән. Бу бик табигый хәл, чөнки аны үзбәкләр дә үзләренең шагыйрьләре итеп саныйлар Моның шулай икәнлеген үзбәк халык шагыйре Гафур Голәм язып чыккан иде инде Габдулла Тукайга багышлап 1914 елда Төркстан матбугатында күп санлы мәкаләләр басылып чыга. Бегали Касыймов әлеге мәкаләләрнең авторлары хакында яза; үзбәк язучысы Таволлоның Тукайның вакытсыз үлеменә әрнү белдереп язган шигырен искә ала: Җөмлә фикерем кичен-көндез сезнең хакта, милләтем, Син сәламәт — мин тынычмын, ә сырхавың илләтем/ Мәрхүм Габдулла Тукай кук яшь чагымда китмәсәм, Гаҗизанә шагыйрең булмакка бардыр ниятем. Тукай үзбәк шагыйре Таволлоның (Түләгән Хуҗамеров 1882-1939 елларда яшәгән) яраткан шагыйре була. Ул үзенең язмышын Тукайныкына охшата. Таволло да Габдулла Тукай шикелле ятимлекнең әрнүле көннәрен күп күрә, аның әчесен кечкенәдән татып үсә. Үзбәк шагыйре өчен халкыбызның бөек улы гадел җырчы, гуманист, олы шәхес булып кала. Таволлоның иҗатын өйрәнгән галим Әкрам Каттабеков «Шагыйрьнең хакыйкать сүзе» исемле мәкаләсендә «Тукай аның (Таволло — Җ 3.) өчен тормышта да, иҗатта да үрнәк һәм һәйкәл булып калды».— дип яза. Шул уңайдан Таволлоның халыклар дуслыгына дан җырлавын да әйтеп үтәсе килә Ә Каттабеков Ташкент шәһәрендә үзбәк телендә театр уйнала башлаган көннәрдә Таволлоның « ..Рус, әрмән, үзбәк, татарыбыз белән янма-ян утырып алардан файда алам, алар белән аралашудан ләззәт табам»,— дип язып чыкканлыгын күрсәтә Б Касыймов үз мәкаләсен «Халкы яраткан шагыйрь» исемле бүлекчәнең түбәндәге юллары белән тәмамлый: «Чыннан да, Габдулла Тукай үз шигырьләре белән бүгенге укучыга да замандаш. Ул гасырыбызның бөек төзелешендә — яңа җәмгыять төзүдә катнаша . » (53 бит). Тарихи фактларга мөрәҗәгать итәме, әдәбият-сәнгать мәсьәләләре турында язамы, татар халкының күренекле уллары-кызларының исемнәрен искә аламы — Б Касыймов гадел күзлектән карап, конкрет фактларга таянып эш иткән һәм уңышка ирешкән Бәхәссез ки, Б. Касыймов күпкырлы белем таләп итә торган мондый хезмәтне уңышлы башкарып чыга алган, шуның белән үзбәк һәм татар халыклары арасында күп гасырлар буена яшәп килгән традицион дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән.