Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛДАГЫ ТАБЫШЛАР

Укучыларның игътибарын әдәби әсәр җәлеп итсен өчен, аның үзенчәлекле бер чишелеше, «ачкычы» булырга тиеш Шул максаттан әсәрдәге гадәти генә эшләрне дә стиль һәм тел осталыгы ярдәмендә күзгә ташланырлык. эстетик ләззәт бирерлек итеп бизәргә мөмкин. Киресенчә дә була Уйландырырлык кызыклы вакыйгалар, мавыктыргыч сюжет, кыйммәтле фикерләр кайвакыт шулкадәр төссез тел. примитив алымнар белән сурәтләнә ки. укыгач «нинди зур тормыш байлыгы әрәм булган» дип уфтанып куясың Кызганыч, иҗат мөмкинлекләре югары булган талантлы язучылар да. вакыты белән, әдәбиятның нәфис сүз дөньясы икәнлеген онытып җибәргәлиләр Әдәби әсәр, мәңгелеккә йөз тотып, илһам мөмкинлекләренең иң биек ноктасында иҗат ителергә тиеш. Бу хыялын эшкә ашамы, юкмы — анысы сине борчымасын, иҗатыңа комачауламасын1 Вакыт барысын да үз урынына куяр Мондый фикерләр Гайсә Гатауллин- ның 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Очар кошлар кебек» исемле җыентыгын укыгач барлыкка килде Матбугатта сирәгрәк күренгәләсә дә. әлеге автор әдәбият сөючеләргә күптән таныш. Ул шигырьләр дә. хикәяләр дә яза Беренче җитди адымнарын «Идел» альманахында ясаган иде Балалар өчен чыккан ике китабы бар Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк Гайсә чәчмә әсәрләрдә уңышлырак эшли — җор телле моңсу күңеле, кабатланмас үзенчәлеге биредә укучыга көчлерәк тәэсир итә Яңа китапның беренче битен ачабыз. «Еракларга китеп .» дип исемләнгән юл повесте шундый сүзләр белән башлана «Бу дөнья белән алыш-бирешем, юл йөрүләрем инде бик күптәннән башланган иде Җиде яшемә җиткәндә мин өч төймә, агач саплы пәке югалттым алмашка ике ат дагасы, биш тиен акча, таш сыбызгы таптым Югалтулардан күңел сыкраса да, табышларым мине бөтенләй канатландырып җибәрде юл буйлап бик озак барсаң, һичшиксез. нәрсә дә булса табасың икән! Моның өчен бик озак — иртәдән кичкә кадәр бертуктаусыз барырга гына кирәк икән .» Шушы кечкенә генә ике абзацта язучы табигый шаян тел белән беренче карашка юк кына булып күренгән күпме вакыйга сөйләде, шул ук вакытта сиздерми генә, көчләп акыл өйрәтми генә укучыны нинди фәлсәфи югарылыкка күтәрде Нәфис сүз әсәре буеннан буена шулай гына эш итәргә тиеш тә1 Коеп куйган уңай һәм тискәре образлар турында сөйләгән җансыз сүз тезмәләре аша үзеңнең «бердәнбер дөрес» фикереңне көчләп тагу — әдәбиятның үткән чоры Ул заманнар, шөкер, узып бара Әсәрнең төп герое, (бу очракта аны авторның үзе дип әйтергә була) яңа гына мөстәкыйль тормыш башлаган яшь, ләкин дөньяга карашы инде төпләнеп килгән егет Ул, үз күңеленең тынгысыз һәм хыялый җилкенүенә буйсынып, сәфәр чыга. Чын иҗатчыга хас ярсу эзләнүчәнлек, тормышны тирәнтен аңларга тырышу шул буладыр инде Ул әле нәрсә эзләгәнен үзе дә белми, аңламый, ләкин бар нәрсәне дә читтән генә күзәтеп йөрми һәр эшне, хәлдән тайганчы тир түгеп, үз җилкәсендә татый — 50 градуслы салкыннарда җир бораулый, аяусыз черкиләр мыжлап торган тайгада урман кисә Язучы өчен бу — кырыс, ләкин алыштыргысыз чыныгу Уз өебездәге проблемалар да тулып ятканда. читкә китеп үзең дә белмәгән нәрсәнедер эзләп йөрүне шик астына куярга була, әлбәттә. Шулай да, ерак вакыйгалар җирлегендә, рухи яктан баеган күңелгә үз йортың да ачыграк күренә, ныграк аңлашыла башлый Күнегелгән хәлләр яңа яктылыкта ачылалар Гайсанең повесте моны ышандырырлык итеп сурәтли Туган җиреңә кайтып, яңа көч белән эшкә тотыну — иң мөһим икән, дисең. Повесть, торгынлык елларында язылган булса да, «тайгага такта ташу» кебек акылсызлык күренешләрен читләтеп узмаган «Урманга утын алып бармыйлар»,—дип әйтәләр иде бездә Алып баралар икән шул Ул барҗаны үз күзләрем белән күр- мәсәм, мин дә ышанмаган булыр идем», — дип яза автор. Әсәрнең тагын бер кыйммәтле ягы — информациягә байлык Дөрес, кайвакыт, бар белгәнеңне бер әсәргә тутырганда, боламык кына барлыкка килә Ләкин бу очракта тарих та. география дә. төньяк халыклары тормышы да бер-берсенә органик рәвештә үрелгән Кайларга гына китеп, ниләр генә күрсәң дә. билгеле инде, иң мөһиме — кешеләр һәм аралашу бәхете Кешеләр аша дөньяга күз ачыла, эзләгәнең дә табыла Төрле югарылыкта сурәтләнгән персонажлар арасында Гайнетдин бабай — әсәрне мәгънәви йомгаклауда авторның күркәм табышы Җир читенә китеп, халкыбызның энҗе бөртекләре кебек югалырга торган җырларын табып булыр дип кем уйлаган’ Без У генә күп вакыт аларның кадерен белмибез, -ә читтә алар — бердәнбер юаныч, кадерләп саклана торган хәзинә Гайсә Гатауллин шушы җырлар аша хәтта глобаль нәтиҗәләр ясый «Тарихка да бөтенләй башкача карый башладым дөньяны яулап алырга теләүчеләрнең ни өчен максатларына ирешә алмавын аңладым Әйе. сугышлар башланмас борын ук җиңелүгә дучар булу- чан ул. чөнки чит җирдә солдат инде чын солдат түгел, барыннан да бигрәк туган җирен сагынучы кеше » Шулай, илләр язмышын хәл итүче зур политикларны да уйландырырлык нәтиҗә бу Әле күптәнме Кушма Штатларның Вьетнамдагы хурлыгы Ә бүген без Әфганстанның ачы хакыйкатен авыр сызланып тарихыбызга, җаныбызга сеңдерәбез. Җыентыкта «Алтын» дип исемләнгән тагын бер кечкенә повесть бар Уен-көлке белән, детектив жанрга пародия рәвешендәрәк башланган бу әсәр, ахыр чиктә, гасырыбыз башы аша. бүгенге җитди әхлак пробемаларына килеп тоташа Җентекләбрәк тикшерә башласаң, кимчелекләрен дә табарга буладыр, ләкин Гайсә монда да кабатланмас үзенчәлекле чишелеш эзләргә тырышкан. «Бабай», «Туганнар» исемле моңсу новеллаларның да алда телгә алынган әсәрләр белән рухи бәйләнеше бар Бәлки, сәердер Г Гатауллин әле ир уртасы гына кеше. ә үзе күбрәк картлар, туган җир сагышы турында яза Югыйсә, яшьрәк вакытта күбебез мәхәббәт кичерешләре тирәсендә бөтереләбез бит Әйе, мәхәббәт темасына кытлык булмас, ә бүген, милли үзаңыбыз уянып килгәндә, кибә башлаган тамырларга тере су сибү бик тә кирәкле Инде ничә буын балалары халкыбыздан, телебездән, тәүфыйклы кеше тәрбияләүче гореф-гадәт- ләребездән читләште Бу бәладән, һич югында, үсеп килүче буынны саклап каласы иде1 Гомер буена сугышта һәлак булган улын көткән, бер тамчы да хәмер капмаган, үлгәндә дә; «Кеше әйберсенә тимәдем, вөҗданыма хыянәт кылмадым». — дип үлгән, пөхтә җанлы, пөхтә гәүдәле картларыбыз һәм карчыкларыбыз турында, үтемле һәм мавыктыргыч итеп күбрәк сөйләргә иде Бәлки әле соң түгелдер7 Бәлки әле ялгап булыр өзелгән җепләрне! Юморескаларда Гайсәнең таланты тагын да киңрәк ачыла. «Авыл киче», «Бу малай ». - Шомартма. Шомарттин' » кебек әсәрләрдә ул мәрхүм Фаил Шәфигуллин ирешкән классик үрнәкләр янәшәсендә тора дип һич шикләнми әйтер идем «Авыл киче»н кабат-кабат укырга була, укыган саен ләззәт алып, елмаеп-көлеп укыйсың. Буш тасвирсыз, артык сүзсез генә тормышның нәкъ үзеннән алынган нинди тере, матур образлар күз алдына килеп баса 1937 елда репрессияләнгән галим П А Флоренскийның шундый сүзләре бар: «Иҗат эшенең сере — яшь булып кала белүдә Даһилык сере — гомер буена балалыкның, балачак интуициясенең сакланып калуында» Бу сүзләрне истә тотсак, Гайсәнең «иҗат сере»нә төшенү кыен түгел. Билгеле, «Тәгәрәтеп төяү», «Тормыш җае» кебек мөмкинлекләрдән түбәнрәк эшләнгән юморескалар да бар арада Беренчесе ипсез генә бер производство мәзәге булса, икенчесе — таушалган схема буенча эшләнгән һәм көндәлек хакыйкатьтән ераграк торган сюжет Монда авторны стиль җиңеллеге дә, сөйләү осталыгы да коткармый Хәер, Г Гатауллин моны үзе дә бик яхшы сизәдер Яшь вакыттагы бераз беркатлырак тайпылышлар һәркемдә булгалый Укучылар һәм тәнкыйтьчеләр белән актив аралашып әдәби өйрәнү, калилләшү өчен, әлеге дә баягы, яшьләргә матбугат мәйданы җитми Тукайлар заманындагы принципиаль. кискен активлыкка, матбугатның күпкырлылыгына, өлгерлегенә, билгеле бер мәгънәдә көнләшеп карыйсың Ә иҗатка бәя бирүче кайбер администраторлар арасында «ул-бу чыкмагае» дигән җайлашу принцибы әлегә кадәр шулкадәр көчле иде ки, иҗат эшенең төп таянычы булган рухи хөррият турында хыялланырга да туры килмәде Үз бугазыңны буып, нәрсәне «үткәрәчәкләрен» якынча тоеп, урта кул, шома әйберләрне байтак яздык Иске богаулар нык тота, «җанны азат итү» процессы озакка сузыла, якын киләчәктә дан тотарлык исемнәребез күренми Хәер, заманалар үзгәреп килә кебек... Ә Гайсә Гатауллин иҗатына килгәндә, сәфәр повестеның беренче битләре тылсымына бирелеп җыентыкны сатып алганнар алданмаячаклар! Кирәкле, кызыклы, файдалы китап ул! Ләкин ниндидер бер канәгатьсезлек хисе тынгылык бирми. Аз, бик аз күренә Гайсә матбугатта. Талантлы, өметле язучы буларак, әдәбиятыбызга ул күбрәк тә файда китерә алыр иде Сәбәп нәрсәдә соң? Ә бит олы хыяллар утында янып, иҗат куәтен кая куярга белми йөргән егетләрдән Гайсә. . Китаптагы сәфәр чыккан егет ахыр чиктә эзләгәнен таба Бик тә кадерле, рухи яктан алыштыргысыз нәрсә булып чыга аның табышы Китапны укучылар моны һичшиксез аңларлар дигән өметтә калам