«ЯКТЫ ЮЛ»НЫҢ ЙӨЗЕ ЯКТЫ

Бүгенге авыл. Аныц үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге... Ил тарихы, халыкның тормыш дәрәҗәсе авылдан аерылгысыз. Авыл бай, тук һәм җитенкелектә яшәргә тиеш. Шунда гына ил тулаем бай була ала торгандыр. Ач крестьян янында тук эшче була алмый. Әгәр була икән, бу җәмгыятьтә социаль гаделлек юкка чыгарылган, тигезсезлеккә юл куелган дигән сүз. Шушылар турында уйланып йөргән көннәрдә кулыма кечкенә генә бер китапчык килеп эләкте. Кул яссуы хәтле генә, кызыл ефәк белән тышланган, яхшы кәгазьгә басылган затлы китап иде ул. Гышына «И. Сталин* дип язылган алтын йөгертелгән металл пластинка беркетелгән. Гитул битендә кызыл хәрефләр белән мондый юллар язылган: «ВКП(б) ҮК эше турында партиянең XVII съездына отчет доклады*. 1934 елда Партиздат нәшриятында чыгарылган бу басма илебездәге колхозлашу елларын чагылдырганлыктан, кызыксынып битләрен актарырга керештем. Игътибарымны бер таблица җәлеп итте. «Совет халыкларының атасы* крестьяннарның хәле чәчәк атуны съездда мондый саннар белән раслаган. 1929 елда илдә атлар саны 34 миллион булса, 1933 елга, ягъни коллективлаштыру төгәлләнеп килгән чорга ул 16,6 миллионга «җиткән», мөгезле эре терлекләр саны 68.1 мил лион баштан 38.6 миллионга, сарык һәм кәҗәләр саны 147,2 миллионнан 50.6 миллионга, дуңгызлар 20,9 миллионнан 12,2 миллионга калган. Дөрес, крестьяннарның күпмесе юк ителүе, күпмесе туган җирләреннән сөрелүе әйтелми, илдә сыйныф буларак кулакларның бетерелүе исә тантаналы төстә игълан ителә. Инде шуннан бер цитата китерим. «Кулак кабаласы бетү белән авылда хәерчелек тә бетте. Әгәр дә намуслы эшләргә теләсә, ялкауланмаса, сукбайланмаса һәм колхоз байлыгын урламаса, хәзер теләсә кайсы крестьян, колхозчы яисә аерым хуҗалыкчының кешечә яшәү мөмкинлеге бар«. Ленин декреты белән күптән түгел генә җир алган, инде, ниһаять, ипигә тиенермен, дип өмет иткән авыл агаеның ул еллардагы халәтен аңлау кыен түгел, йөз еллар, мең еллар буена иген иккән, газиз туфракны тир белән сугарып уңыш үстергән, шушы ихтыяҗ канына сеңгән кешедә җир хуҗасы булу, җир кайгысы белән яшәү тойгысы әнә шул елларда әкренләп сүндерелә башлый. Аннан соңгы чор бары бызга да мәгълүм. • Халыклар атасы» ның бер каләм тибрәтүе белән көнлекчегә әйләндерелгән колхоз агае «кешечә яшәү» генә түгел, әле бик озак ипигә тиенә алмый. Офыкта гарасатлы 1941 ел. Ил өстенә ябырылган фашист өерләре. Фронтта газиз ирләрнең, әтиләрнең. абыйларның кырылуы. Авылларда ачлыктан шешенә башлаган балалар, көч җитмәс авыр хезмәт, михнәт. Үстерелгән икмәк кырып-себереп фронтка озатыла. Барысы да җиңү өчен! Иң элек фронтны туйдырырга кирәк. Ирләр дә, крестьянның беренче таянычы атлар да фронтта. Сабанга сыер, алар янәшәсенә хатын-кыз җигелә. Кавырсыннары да катып җитмәгән ир балалар сабан тота. Ярый әле табигать мәрхәмәтле! Кесәсеннән чыккан бер уч борчак яисә арыш өчен «катер* китәсе үсмерләрне, бүген без табынырга тиешле, вакытыннан элек картайган корткаларны ул саклый. Яз җитү белән кузгалак баш төртә, юа күренә башлый, балтырган, кәҗә сакалы җитешә. Болар колхозныкы түгел, күпме җыйдың дип кесәңне капшаучы. тентүче юк. Аннан соң җиләк, шомырт, карлыган, миләш, балан, чикләвек— Сугыштан соңгы еллар да авыл кешесенә мантырга ирек бирмәде. Үзе бер гомергә тиң, иксез-чиксез тоелган дүрт елда колхоздан да. авыл кешесеннән дә сыгасы сыгылып, алынасы алынып, туздырыласы туздырылып беткән иде инде. Шул елларның авыр мирасы булып колхоз председательләрендә, бригадирларда усал холык, ке- 128 Б шене талап, куркытып эшләтү гадәте калды. Аш күрмәгән җирләр ачыкты, болай да ■ММегән мал туар кырылды. Инде квчләп. куып эшләтү генә дә файда бирми. Болар турында сөйләгәндә, хәтеремдә ирексездән балачак хатирәләре яңара. ...Башлангыч классларда укыганда мин урман арасына посып утырган авылга җәй саен әбием янына кунакка кайтып йөри идем. Өченче-дүртенчеләрдә укыган чак бул гандыр. Кайтуга мине малайлар чолгап ала. Алар өчен мин — кунак, район үзәгеннән генә булсам да, шәһәр малае. Чөнки районда «милитсиә бар, төрмә бар, бүлнис белән әптик бар, олы-олы кибетләр, урысча укыта торган таш мәктәп бар. Бөтен күрсәтмә-фәлән районнан килә». Көннәрдән беркөнне чикләвеккә барырга җыендык. Малайларның миңа чын урман күрсәтәсе дә килә иде бугай. Чикләвек котырып уңган ел иде ул. Әбием кечкенә генә киндер капчыктан, почмакларына агач тыгып бәйләп, биштәр ясап бирде, аны ничек итеп төйнәргә, аркага асарга өйрәтте. Күрше малайлары белән көтү куганда ук юлга чыгарга килешендек. Әмма дә чикләвекле җиргә эләктек! Кәшәнкесеннән аерып, чүмләп, менә дигәннәрен — чәйнәгән саен сыгылып мае чыга торган иң тук чикләвекләрне генә җыйдык. Басу юлыннан күпме барганбыздыр, күрше малае Мөдәррис колакны ярып, курыккан тавыш белән кычкырып җибәрмәсенме: — Беттек! Председатель килә! «Нигә беттек, нигә председательдән куркырга тиеш, ди без?» Боларны аңлап та өлгермәдем, сөрелгән җир буйлап, безгә турылап, чыбык тарантаска җигелгән айгыр өстебезгә ажгырып килә иде. — Капчыкларны эскертка! Монысын кем кычкыргандыр, белмим, әмма малайлар, тилгән куркыткан чебешләр тавык янына йөгергән кебек, юл өстендәге эскерт янына ташландылар, ашыгып, кабаланып. калтыранган куллары белән капчыкларын салам эченә күтвәргә тотындылар. Каушавымнан нишләргә белми торган арада, Мөдәррис капчыгымны тартып алды, үзенеке янына ташлап, салам ишеп төшерде дә кулымнан тартты: — Чаптык! Урманга карап йөгерәбез. Анда барып җитсәк, котылдык дигән сүз.Чикләвек куаклары, чытырманлык арасында җигүле айгыр белән куып булмый. Йөрәк дөп дөп тибә, сулуым кысылды, җитмәсә эчкә кату төште. Башымны һаман бер сорау борау лый: нигә чабабыз соң, председатель безне нишләтәчәк? Менә артта ат тоягы тавышы көчәйде, чыбык тарантасның шыгырдавы ишетелде, аны күмеп, зәһәр сүзләр дә килеп җитте: — Анагызны фәлән иткерләре!.. Менә егылам, менә егылам дип, сөрелгән йомшак җир өстеннән элдертәбез. Инде барып капландым дигәндә генә, аркамны чыбыркы очы яндырып үтте һәм, шул мизгелдә соңгы ыргым белән атылып, коткаргыч урман авызына килеп кердем. Малайлар төрлесе төрле якка сибелде. Председательнең сүгенә-сүгенә эскерт янында казынганын озак карап тордык. Соң гына кайттык. Әбием инде хәлне белә икән. Аны-моны дәшмәде, тик: •Бугазына тыгылсын, әйдә», — дип кенә куйды. Икенче көнне капчыкларны килеп алырга дәштеләр. Әбием буш капчык күтәреп кайтты. Еллар үткәч кенә белдем, тугыз-ун яшьлек ул малайлар колхоз эшенә йөрергә тиеш булган икән. Председатель шуңа җенләнгән.Ә чикләвекләребез—колхоз файда сына конфискацияләнгән булып чыкты. Үзем тир түгеп, көч куеп җыйган хәләл ризыгымны авызымнан беренче тапкыр әнә шулай тартып алдылар. Ә еллар буе таланып килгән колхоз кешесе нишләргә тиеш? Ипи үстереп иписез яшәгән кеше нишләсен? Мәңгегә җиргә беркетү өчен паспортсыз калдырылган, ягъни хокуксызландырылган авыл кешесенең теләсә нинди юл белән читкә чыгып китәргә омтылуы, үз авылында, туган җирендә күңел биреп эшләмәве дә бүген, хакыйкатькә күзебез ачылган чорда, аңлашыла булса кирәк. Озак, ай-һай, озак дәвам итте бу хокуксызлык! Авыл кешесенең күңеле җирдән бизде, мал асраудан бизде. Авылдан качып котылганнар шәһәрләргә барып егылды, иң дәрәҗәсез кара эшкә алынды; урам себерде, көрәк белән җир казыды, тулай торак, дымлы подвал, сипушка дип атала торган землянкаларда оя корды. Беркемнән дә сер түгел, әле алтмышынчы елларда гына да берәүне кимсетәсе, мәсхәрәлисе килсә, шәһәр кешесе иренен кыйшайтып: «Һи, колхозник!» — дияр иде. Рәсми власть тарафыннан хокуксызландырылганнарны кала мещаннары, обывательләр үзләреннән берничә баскычка түбәнрәк саный башлады. Кемгә дә булса. «һи, эшче» яки «Һи. бухгалтер», — дип әйтеп кара, ул күкрәген киереп. «Әйе шул, бухгалтер шул!» — дияр. Һәм мактануы белән мең тапкыр хаклы булачак. Ул иртәнге тугызда гына конторына барып утырыр, алты тулар-тулмас: «Уф. арыдым», — дип, кайтып китәр һәм... окладында каралган фәлән йөз акчасын каерып алыр. Ул елларда колхозчыга түләүне исә ташка үлчим!.. Әиә шулай итеп, озак еллар дәвамында җир йөзендәге иң изге, иң кадерле хезмәткә — игенче хезмәтенә, терлекче хезмәтенә түбәнсе теп карау тәрбияләнде. Җир кешесе җирдән аерылды. Авылда калганнар да үз юлын тапты — ир-ат балта эшенә маһирланды. калайчы, мич чыгаручы һөнәрен үзләштерде. Алар җәен эленке-салынкы булса да колхозда йөриләр дә. көз керүгә, балталарын билбау га кыстырып чыгып китәләр Аларны җәйгә кадәр авылда күрермен димә... • Якты юл» колхозы председателе Хәмит Гәрәев белән очрашканда без болар турында шактый озак сөйләшеп утырдык. Декабрь азаклары иде. Тышта егерме биш градуслар тирәсе суык. Чыгуга ук тынны куырып ала. Ә ак кирпечтән салынган идарә бинасының икенче катындагы бу бүлмәдә җылы, уңайлы. Зур кисмәкләргә, чүлмәкләргә утыртылган бихисап гөлләр, исемнәрен дә белеп бетергесез ниндидер үсемлекләр, кактуслар өйдәгечә уңайлылык тудыралар иде. Ашыкмый гына әңгәмә җебен сүтәбез. Ара-тирә баш экономист Наил Сәгыйтҗанов кереп чыга, партия оешмасы секретаре Мөхәммәт Гыйниятов күренеп ала. Өстәл янында сөйләшү җайланмасы телгә килә, телефон шылтырап куя. Барысы да гадәти, һәр колхоздагыча... Хәер, алай микән?! Шунысына игътибар итми кала алмадым. Хәмит Гәрәев боерык бирми, ә киңәш иткән сыман дәшә. — Хәмит абый, иртәгә Малмыжга чыгып керәсе иде! Вак таш кайтарасы бар._ — Хәмит Гәрәевич, Мари-Төректән килгәннәр. Вика орлыгын коелмый торган бодайга алыштырмассызмы диләр... Беткәнмени хуҗалыкта хәл итәсе мәсьәләләр! Председатель исә күзләрен кыса төшеп, сөйләүченең күзенә туры карап тыңлый да тавышын күтәрми генә киңәш — Барыгыз, бар. Язга чыкканчы ташып бетерергә кирәк. — Уйлашыгыз. Безгә кирәкме икән? Күршеләргә ярдәм итми булмас. — Аннан елмаеп өстәп куя: — Күрше хакы — алла хакы диләрме әле?.. Күзгә күренми торган зур, катлаулы механизмның нерв җепселләре шушы бүлмәгә килеп тоташканлыгын, без сөйләшеп утырган арада «Якты юл» колхозы» дип язылган машиналарның төрле йөкләр белән авылга ашыгуларын, күрше бүлмәдә тугандаш республикадан килгән белгечләр белән сөйләшү барганлыгын — кыскасы, кыш көнендә дә хуҗалыкның тыгыз хезмәт белән яшәвен аңлап алдым. Аңладым да, шундый вакытта комачауламыйм микән дип. уңайсызланып куйдым. Уйларымны сизгәндәй, председатель миңа карап, көлемсерәп куйды. — Ни эшләсен үзләре беләләр алар. Мөстәкыйльлеккә өйрәнгәннәр. Вак-төяк белән кермиләр. Үзләре хәл итәләр. Әңгәмәбезнең очын югалттык ахры, дип шикләнергә дә өлгермәдем, берни дә булмагандай. ялгап та китте: — Кайда калган идек әле... Шабашниклар мәсьәләсе... Безнең якларда ул бер афәткә әйләнгән иде. Үзегез беләсез, безнең җирләр артык уңдырышлы түгел, соры туфрак. Уңыш начар. Иң әйбәт дигән елда да унбер-унике центнердан артмый. Әле дә хәтерлим, бер елны унбиш центнер алган идек. Авыл халкы шаккатты, мондый иген дә булыр икән, дип. Менә шул, ир-атны авылда тотып булмый, аларны ай күрде, кояш алды дигәндәй. Егетләр армиягә китәләр дә, аннан соң авылга кайтып күренсә күренде, күренмәсә юк. Еландай телләреңне чыгарып ялынсаң да, хан сарае вәгъдә итсәң дә калдыра алмыйсың аларны. Буш сүзләрнең ни икәнен белеп бетергәннәр инде. Кызлар китә башлады. Кайчандыр өч йөз йортлы авылда серәеп йөз илле өй утырып калды. Йөрәген бер генә тапкыр әрнетмәгән, күрәсең, Хәмит Гәрәев әле моннан утыз еллар элек авылда хөкем сөргән аяныч хәлне бәйнә-бәйнә сөйли... Кышкы көннең озынлыгы — бер саплам. Бүлмәгә кичке эңгер сеңде. Утны яндырырга да онытып истәлекләргә бирелдек. Аның басынкы тавыш белән, сүзнең егәрен белеп сөйләгәненә сокланып, вакытның үткәне сизелмәде дә. Үзем тыңлыйм, ә күз алдымда бер-бер артлы вакыйгалар туа, кеше язмышының кабатланмас сәхифәләре яңара... ...Киров өлкәсендәге Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтканда Хәмиткә егерме яшь кенә иде әле. Кесәдә агроном дипломы, күңелдә исә канатлы хыяллар. Алабута, әрем, билчән, эт эчәгесе баскан басуларны рәткә кертәсе, фәнни нигезләнгән чәчү әйләнеше булдырасы, суыкларга да, корылыкка да чыдам, яхшы токымлы орлыклар юллыйсы бар. Алдагы эшләрнең иге-чиге юк. Әле яңа мыек төрткән, урта буйлы, каратут йөзле, хәрәкәтчән егетне авылдашлары әле иген басуларында, әле ферма янында күрәләр. Кышын да, җәен дә тынгы белми ул. 1ик озын-озак балачакның бетмәс-төкәнмәстәй тоелган газаплы елларында ташландык хәлгә диярлек килгән җирләрне тиз генә адәм рәтенә кертермен димә. Хуҗалыкның техникасы юк. МТС механизаторлары өчен «Якты юл» ни дә, күрше «Активист» ни! Җирне ермачлап чыгалар да — вәссәлам. Анда ни үсә һәм, 130 гомумән. үсәме — моңарда аларның кайгысы юк. Бөтенесе дә колхоз җитәкчеләре, велгечләре ечен җәфа. Җирне тиешенчә эшкәрттерү. уңышның үстерелгән кадәресен бертегенәчә җыйнау ечен күп тырышты Хәмит. Күбрәк эшләгән, башын ваткан саен бер нәрсәне ныграк аңлый барды — инде техникум белеме генә җитми икән. Кайчандыр имана җирендә бер түтәрәм тары, арыш, бодай иккән, бөтен хуҗалыкны уз тәҗрибәсеннән чыгып алып барган крестьян заманасы үтеп бара. Хәер, ул тәҗрибә дә инде онытылган. Кайчан, ничек, нәрсә чәчәсен дә, күпме чәчәсен дә, нинди ашлама кертәсен дә районнан җиткереп торалар. Әйтерсең, мәктәп бетергәннән соң комсомолда эшләгән, кайдадыр курслар тәмамлаган һәм район аппаратында ыштан төбе туздырган функционер фәлән басуның нинди матдәләргә мохтаҗ икәнен шушы җирдә бөкресен чыгарган, үзе генә түгел, ата-бабасы, нәсел-нәсәбе маңгай тире түккән игенчедән яхшырак белә! Ашлыкны күбрәк үстерим, уңышны мулрак алыйм дисәң, ата баба тәҗрибәсенә дә. фәнгә дә таянырга кирәк. Белем кирәк! Ә еллар үтә тора. Агроном булып эшли башлаганга да тугыз ел үтеп киткән... Җирдән, туган авылдан, өметләрен аңа баглаган авылдашларыннан аерыласы да килми. Тәвәккәлләп. Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Читтән торып уку җиңелдән түгел. Бигрәк тә авыл кешесенә. Аның шәһәр кешесе белмәгән мең мәшәкате, тавык та чүпләп бетерә алмаслык үз эшләре бар. Озакламый Хәмитнең тәрҗемәи хәленә үзгәреш кертәчәк тормыш агымы башлана: чәчү, печән өсте — сессия, урак өсте, дәүләткә ашлык тапшыру — сессия; орлык әзерләү, язга әзерләнү — сессия... Көндезләрен кырда, идарәдә, кич яисә төнлә — өстәл янында, дәреслекләр, конспектлар арасында. Халыкта бик тапкыр, тирән мәгънәле мәкаль бар: «Яхшылык эшлә дә суга сал. халык күрер, халык күрмәсә — балык күрер». Бөтен барлыгын туган авылына, игенче хезмәтенә багышлаган Хәмитне дә авылдашлары инде күптән күреп өлгергәннәр, кирәк чакта уз-үзен аямый эшли белүен мыекларына чорнап куйганнар икән. 1969 елда, әле институтның дүртенче курсында укып йөргән чагында, егеткә хуҗалыкны үз кулына алырга тәкъдим итәләр. «Алда дәүләт имтиханнары тора, укыйсы бар*. — дип икелә- нә-шикләнә. әмма риза була. Моның авылдашлары күрсәткән ышаныч кына түгел, ә бәлки үзенә йөкләнгән авыр, бик мәшәкатьле җаваплылык икәнен дә яхшы аңлый Хәмит. Яңа сыйфатта беренче эш көне... Идарәгә барганда авыл өйләренә беренче кат күргәндәй гаҗәпләнеп карый, һай, бигрәкләр дә тузган икән шул авыл. Йортларның күбесе салам түбәле, ихаталар ярымҗимерек, фермалар иске. Идарә үзе дә кайчандыр кулак дип сөрелгән хәлле авыл агаеның борынгы йортына урнашкан. Сөенер әйбер аз! Хисапчы өстәлгә еллык эш йомгакларын кертеп сала. Ниләр бар? Яңа елга нинди мая туплап атлыйбыз? Хәер, нинди мая!? Хуҗалыкның ике миллион ярым сум бурычы бар. сыерлардан уртача савым 2 700 килограмм тәшкил иткән, бөртеклеләр- нең җыемы — гектарыннан 11 центнер... Егерме яшендә егетнең кулына көч керә. Утыз яшендә егетнең кулыннан эш килә.. Хәмитнең ул чакта әле утызны гына тутырган чагы икәнен онытмыйк. Нәкъ менә кулыннан эш килә торган чак! Егерме елдан соң. бүгенге көн биеклегеннән карап фикер йөртү җиңел. Инде кырыкка җитеп килсә дә ата-ана җилкәсеннән төшмәгән инфантиль ир-атлар, егерме яшендә балага саналучы ир-егетләр заманында кырыкмаса кырык йөк не үз җилкәсенә алган председательнең эшне нидән башлавын күз алдына китерүе кыен. Барлы-юклы биш-алты ел эчендә уртачадан түбән хуҗалыкны районда алдынгы, республика күләмендә танылган колхоз итәр өчен ни кадәрле рухи, матди һәм әхлакый көч кирәк?! Хәмит энекәштән — Хәмит абыйга, кемнәрдер өчен Хәмит Гәрәевичкә әйләнгән председательдән мин беренче итеп шуны сорадым. — Нәрсәдән башладыммы? — дип сорауга сорау белән җавап кайтарды ул һәм үзалдына көлемсерәп куйды.— Бер сүз белән әйтү кыендыр. Әмма шунысын беләм — иң элек кеше турында, колхозчы турында кайгыртудан башладык. Монысын тәгаен белеп әйтәм. Ир-атка эш җитмәгәнлеген беләбез, аларның елның күп вакытын шабашкада үткәрүен туктатырга кирәк иде. Менә шуннан башладык та инде. Яңадан бурычка керсәк- кердек, әмма шул елны ук авыл уртасында клубка нигез салынды. Шабашникларның күбесе озын берлек эзләүче түгел, ә бәлки аптыраганнан чыгып киткән кешеләр. Гаиләне туйдырырга кирәк бит!.. Аларны бригадага тупладык. Соңрак балалар бакчасы, фермалар, кибет, мәктәп төзергә керештек, идарә белән авыл советы бинасы сала башладык. Хәзер менә төзүчеләр җитми. Аларны махсус укытып кайтарабыз. Колхозга ташчы да, сы лаучы да, бетончы да. буяучы да. сантехник та кирәк. Шәһәрдәге кебек... Хәмит Гәрәев сөйләгәндә барысы да җиңел, шома баргандыр сыман тоела Әкият* тәге тылсымлы таякны селтәү белән Куныр авылы уртасында зәвык белән салынган биналар пәйда булгандыр, шабашниклар сүз дә әйтми колхозның иң алдынгы, авылпәрвәр кешеләренә әйләнгәндер кебек. Юк' Алай булмаган. Чир китә, гадәт кала, ди бит. Гадәтләрен куучылар да булган. Авыл кешеләре, колхоз белгечләре, Хәмит Гәрәев үзе дә озак елларга сузылган кара дәгъваны яхшы хәтерли, ул гына да түгел, республика матбугатында уелып калган язмалар бар. Аларның берсе — «Казан утлары» журналының 1986 елгы 6 санында. Кабатлап әйтәм. авыл халкы Хәмит Гәрәевне чын күңелдән олылый, хөрмәт итә. Яше дә. карты да... Монысын үзем күрдем. Кырык яшендә егеткә аң керә. Илле яшендә егеткә дан килә Бу хөрмәт, олылау, дан килгәнче күпме газаплы уйлар, җиңел кәсепкә өйрәнгәннәр белән бәрелешләр, рия саклаучылар белән аңлашулар булмагандыр. Анысын да мин белмим. Хәмит Гәрәев тә. авыл кешеләре дә бу турыда сөйләргә яратмый. Үткән — беткән! Ә мин күргәнемне язам. Куныр урамы буйлап атлыйбыз. Өйләдән соң тагын суытып җибәрде. Авыл өстенә тымызык томан төшкән сыман. Аяк астында кар шыгырдый. Морҗалардан чыккан төтен баганалары туп-туры күккә үрли. Кунырның үзәгендә киң. төзек мәйдан оешып килә. Олы юлдан кергәндә сезне иң элек халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга куелган биек, ак сын каршы ала. Арырак — сугышчы һәйкәле. Янындагы таш диварга Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен корбан булган якташларның исемнәре уелган. Шушында ук киң иркен ихатада яңа унъеллык мәктәп, ашханә, юлның икенче ягында ике катлы балалар бакча сы, хуҗалык әйберләре, кызыл мал, азык-төлек кибетләре, идарә.. Барысы да ап-ак кирпечтән. кайбер авыллардагыча әвеш-тәвеш китереп түгел, ә бер җепкә тезгәндәй тигез һәм сылу итеп салынган. Болары — колхозның барлык кешеләре өчен уртак корылмалар. Әле тагын һәр гаиләне, аерым һәр кешене күздә тоткан төзелешләр дә байтак. Авылда яшьләр урамы үсеп килә. Колач җитмәстәй юан нарат бүрәнәләрдән менә дигән йортлар калка. Тагын бер нәрсә игътибардан читтә калмый, урамдагы һәр йорт янында диярлек каезланган чиста нарат бүрәнә өемнәре. Димәк, анда кешеләр җитенкелектә яши. йортын, каралты курасын, мунчасын, йә булмаса өен тагын да киңәйтергә, тагын да яхшырак итәргә исәп тота, бүгенге белән генә түгел, ә иртәгәге көн белән, алга карап яши. Шулар ны уйлап, эчтән күтәрелгән сөенү хисенә канатланып атлыйм. Уйларымны Хәмит Гәрә евнең басынкы тавышы бүлде: — 1988 елда дүрт йорт җиткердек. Өчесе бүрәнәдән, берсе агач щитлардан — типовой йорт. Ел саен шулай. Бура күтәрмәгән ел юк... 1 — Аларны кемнәргә бирәсез соң? — Өчесенә яшь гаиләләр күчте, берсен ялгыз пенсионер карчыкка бирдек. Озак еллар колхоз хуҗалыгында көч түккән, аны үстерү өчен хәләл хезмәтен кызганмаган һәр кеше карт көнендә безнең кайгыртуга мохтаҗ. Картлар турында кайгырту — ул безнең бүгенге яшьләребез турында, хуҗалыкның бүгенге эше һәм киләчәге турында да кайгырту дигән сүз. • Картлар турында кайгырту — колхозның киләчәген кайгырту ул». Беренче ка рашка сәер тоелган бу раслауда гаять тирән мәгънә ятканлыгын бераздан гына аңладым. — Менә карагыз,— дип дәвам итте председатель.— хәзер колхозда, Куныр һәм Шода авылларында бер мең ике йөзләп кеше яши. Шуларның өч йөз сиксәне — колхозчы, ягъни эшкә йөри торган кеше. 17-30 яшьлекләр — егерме биш проценты чамасы. Әгәр бүген армиядән кайткан һәр егетебез диярлек авылда кала икән — бу әнә шул картлар турында кайгыртуыбыз, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүебез нәтиҗәсе. Киләчәген, картлыгын уйламаган кеше юк. һәрхәлдә, булырга тиеш түгел. Яшьләр монда кайта, күрә — син эшләгән чакта гына түгел, ә картайгач, ялга чыккач та шушы күмәк хуҗалыкның тулы хокуклы әгъзасы буласың икән... Олы бер гаиләгә әйләнеп баручы күмәк хуҗалык өчен авылда яңа гаилә оешу да, дөньяга килүче сабый да уртак шатлык. Хәмит Гәрәениең сүз төбендә яшерен горурлык ярылып ята: — 1985 елда егерме, 1986 елда ун яңа гаилә төзелде. Куныр чишмәләренең суын эчеп үскән яшьләребезнең чәчләре чәчкә бәйләнде мәхәббәтләре туган якларында бөреләнде. Ничек сөенмисең, шул 1986 елда гына да егерме биш сабый, дөньяга килүен белде pen. тәүге кат тавыш бирде... Инде хәзер балалар бакчасында урын җитми бшлады. аңа янкорма салабыз. Гаилә корган яшьләргә бирелгән йорт бәясенең яртысын колхоз түли, калган акча f бурычка биргән булып исәпләнела һәм яшьләр аны акрынлап, егерме ел дәнамында түли алалар, һәр җиткән егет, һәр кыз турында шулай кайгырту үзенең матур нәтиҗәләрен бирми калмаган, әлбәттә. Хуҗалык эшче куллар белән тулысынча тәэмин ителгән, һәр тармакта — авылның үз белгечләре. Хәтта «Читтән кеше алмаска» дигән махсус карар чыгарырга мәҗбүр булганнар. «Якты юл» — экономик яктан көчле, тотрыклы хуҗалык. Шулай да аның тагын да үсүе, ныгуы һәм колач җәюе соңгы елларга — 1985 елның апреленнән соңгы чорга туры килә. Ни өченме? Җавабы беренче карашка бик гади — ниһаять, колхозлар мөстәкыйльлек ала башлады, хезмәтенең соңгы нәтиҗәсе буенча түләү алуга иреште. Хуҗалыкта асрала торган барлык 2600 баш тана да арендаторлар кулында. Кунырда сигез, Шодада дүрт аренда звеносы. Һәр абзар аерым бер коллектив карамагында. «Якты юл» — махсуслашкан хуҗалык. Моннан 420 шәр килограммлы, нәселле бу аз таналар республиканың башка колхоз-совхозларына сатыла. 1ерлекләр көр, чыдам. Байтак күрсәткечләр буенча «Якты юл» республикадагы төрдәш махсус хуҗалыклар арасында беренче урында тора. — Сез элек тә республикада иң алдынгылардан санала идегез. Арендага күчү элек үк юлга салынган хуҗалыкка берәр нәрсә өсти алдымы? — Иң беренче чиратта эшкә мөнәсәбәт үзгәрде,— диде председатель — Яхшылыкның. тырышлыкның чиге юк бит аның... — Азыкны сак тоту, һәр нәрсәдә экономиягә омтылу барлыкка килде,— дип өстәде баш экономист Наил Сәгыйтҗанов. — 1988елгы корылык хәтердә бик озакка уелып калыр. Бөртеклеләрдән нибарысы 10,1 центнер уңыш җыеп алдык. Ә бит аннан алда — 1986 елда инде 32,7 центнерга җиткергән идек. Бәрәңге 160тан 108 центнерга калды. Тамыразыклар шактый кимеде. Азык ны чамасын белеп, сак тотуның әһәмиятен беркемгә дә аңлатып торасы юк,— дип сүзгә кушылды партоешма секретаре Мөхәммәт Гыйниятов. Алар атаган саннарны, дәлилләрне блокнотыма тезә башладым. — Быел бик күп вак бәрәңге калды. Шуны терлекчеләргә тәкъдим иткәч, алмады лар. «Юк, бу кыйбат, алмыйбыз»,— диләр. Электр уты. мәсәлән, фермада тәүлек буе яна нде. Хәзер карап кына торалар. Барысы да хезмәт хакына бәйләнгән. Бер центнер артым алу өчен 196 сум акча билгеләнгән. Абзарның ничек җиһазландырылуына. терлекләрнең яшенә карап азык, электр, амортизация һәм башкалар өчен 169 сум чамасы чыгым каралган. Шуннан калган 27 сум эшкә түләүгә тотыла. Чыгым никадәр азрак булс4, түләү шулкадәр күбрәк. Баш экономистның сүзен председатель дәвам иттерде: — Ләкин хезмәткә түләү мөмкинлекләре әле безне канәгатьләндереп бетерми. Колхозның еллык хезмәт хакы фонды 730 мең сум тирәсе. Гамәлдәге инструкцияләр, финанс документлары нигезендә аны берничек тә үзгәртеп булмый. Әйтик, терлекчеләр гаҗәеп яхшы эшләделәр, ди. Димәк, аларга түләүне дә арттырырга кирәк. Ә безнең андый мөм кинлегебез юк, чөнки инструкцияләр безне чикли. Очсыз кырыйсыз экономия була алмый. Колхоз хезмәт хакы фондын, матди кызыксындыру һәм түләүне максатка ярашлы күләмдә үзе билгеләргә тиеш. Ни өчен әле мин колхоз эшләп тапкан акчаның һәр тиенен тоту өчен банктан рөхсәт сорарга тиеш? Акыллы хуҗа акчаны кая тотарга икәнен дә. кемгә күпме түләргә икәнен дә үзе билгели ала. Аңа өстән күрсәтеп торуның кирәге юк дип саныйм. Колхозның экономик күрсәткечләре шундый афәтле елда да шактый ук яхшы. Дәүләткә ашлык, бәрәңге, терлекчелек продуктлары сатуның өч еллык планнары уңышлы үтәлгән. 1988 елда уртача савым бер сыерга 4 мең килограмм, тәүлеклек артым 603 грамм тәшкил иткән. Продукция җитештерүнең үзкыйммәте кими бара. Хуҗалыкның төп эш- чәнлеге терлекчелек икәнен онытмаган хәлдә, аларга да күз салыйк. Терлекләрдән бер центнер артым алу 1986 елда 253 сум 70 тиенгә, 1987 елда 273 сум 54 тиенгә төшкән булса. 1988 елда инде ул авыл хуҗалыгы өчен иң уңай килгән сиксән алтынчы елдагыдан да кимрәк була — 252 сумга кала. Зур мәйданнарда игелә торган бәрәңге белән дә шундый хәл: 1986 елда үзкыйммәт 14 сум 19 тиен булса. 1988 елда ул 13 сум 60 тиен. Соңгы елда колхоз 420 мең сум саф табыш алган. Бүгенге көндә *Якты юл»ның 700 мең сум тирәсе запас акчасы бар. Саннар күбрәккә китте, ахрысы. . 1әкин аларсыз да булмый. «Саннар дөнья белән идарә итми, әмма алар ничек — яхшымы начармы идарә ителүен бик ачык күрсәтәләр».— дигән гыйбарәне искә төшерү урынлы булырдыр. Әйе, кайчандыр 2 миллион ярым сум бурычы булган хуҗалык бүген, кесәмдә 700 мең сум запас акчам бар, дип әйтә алсын өчен, саннарны бик белеп санарга, тиеннәрне уйлап исәпләргә кирәк булгандыр. Ә »Якты юл»да нәкъ шулай эшлиләр дә. Моның мисалларын миңа адым саен диярлек күрергә туры килде. Санау гына түгел, акчаны кирәк максатка тота да беләләр. Ул һәрвакыт әйләнештә, тиеннәрдән сумнар җыела. Әгәр Кунырдагы барлык төр эшчәнлекне санасак, күпләр сүзне колхоз түгел, ә нин ( дидер шәһәр хуҗалыгы турында бара дип аңлар иде. Әйдәгез, бармакларны бөкли башлыйк. .Якты юл.да инде 1977 елдан бирле ак он тегермәне эшләп утыра. Ул — районда бердәнбер. Кайчандыр 20 мең сумга төшереп корылган АВМ-ЗМ маркалы бу тегермән үзен аклау гына түгел, хәзер ел саен колхоз кассасына берничә мең сум табыш китерә. Бер центнер бодай тарту колхоз членнарына ике, читтән килүчеләргә ике сум илле тиенгә төшә. Мари AGCP белән Киров өлкәсенең чиктәш күрше районнарында да андый нәрсә юк. Барысы да ашлыгын төяп Кунырга килә. Сменага өч тонна ак он тартыла монда. Ә киләчәктә карабодай ярдыру җайланмасы куярга, колхозда бу культура чәчүне дә әйләнешкә кертергә хыялланалар. .Якты юл.да тагын асфальт заводы, кулинария цехы, лимонад кайнату участогы, тегү цехы һәм агач эшкәртү цехы бар. Соңгы өчесе әле 1988 елда гына эшли башлаган. Шул ук елда 400тоннага исәпләнгән заманча бәрәңге саклагыч файдалануга тапшырылган. Анда бәрәңге элеккечә бөтенесе бергә өелеп түгел, ә махсус контейнерларда саклана, махсус приборлар дымлылыкны да, температураны да тикшереп тора. Эшче көчләре нибары 380 кеше булган колхоз өчен артык күп түгелме болар? — Юк! Күп түгел. Киресенчә, без тагын яңа төр производство берәмлекләре булдыру турында баш ватабыз.— диде миңа Хәмит Гәрәев. һәм үзенә хас саллылык белән санарга. аларның авыл кешеләренә китерәчәк файдасы, колхоз кесәсенә бирәчәк табышы турында сөйләргә кереште. Алары хакында без алдарак сөйләрбез. Ә хәзергә менә шушы кечкенә бер шәһәр хуҗалыгына тиң мәшәкатьнең ни өчен кирәген, аның кешеләргә, колхозга һәм, гомумән, Балтач районына ни-нәрсә бирүен дә күздән кичерик. • Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә»,— ди халык мәкале. Куныр һәм Шо- да авылы кешеләре нинди хикмәт көтеп яши? ..Сәүдә үзәгенең азык-төлек кибетенә бераз шикләнә төшеп кергән идем. Безнең Татарстан төшенчәләре белән аңлатканда, олы юллардан читтә, «шүрәле каргаган якта» ни генә булыр янәсе. Озак еллар журналист булып эшләү тәҗрибәмнән беләм: мондый авылда түгел, хәтта шәһәр исемен күтәргән җирдәге кибетләрдә дә товар чамалы, ташка үлчим... Еллар буе өелеп яткан минтай консервы, капкачлары күгәрә башлаган пыяла банкалы яшел помидор, серкәгә салынган кыяр яисә кәбестә белән тулган булыр ул. Шуннан башкасын өмет тә итмә. Ә монда? Керүгә аптырый калдым. Ак пластиктан ясалган җыйнак киштәләрдә гәрәбәдәй балкып чәк чәк өемнәре утыра, кызарып пешкән вак күмәч, алтынсу печенье, бавырсак... Сатучы кыздан: «Боларны кайдан гына кайтарып өлгерәсез?» — дип сораганымны сизми дә калдым. Ә ул исә Балтач яклары кешеләренә хас тыйнаклык белән елмаеп җавап бирде: — Кайтармыйбыз! Үзебезнеке алар. Кунырда кулинария цехы бар бит!.. Тәмен белеп кенә, азлап кына бавырсак үлчәтеп яткан хатыннар сүзгә кушылды: — Әле бүген артык күп түгел әйбере. Паштет та пешерәләр алар, төрле бәлешләре дә булып тора. — Кирәксә, аллан заказ биреп пешертеп алабыз. Камыр ризыгына, тәм-томга ифрат та остардылар хәзер. Арада әңгәмә башланып китте. — Сезнең монда шәһәрдәге кебек икән, кибетегезне әйтәм. Цехыгыз зурмы соң, кайчан эшли башлаган иде? Авыл хатыннары салпы якка салам кыстырырга тырышыбрак биргән соравымны игътибарсыз калдырдылар сыман иде. Ә тел төпләреннән — кылтаймыйча, масаймыйча гына барысын да аңлатып биргәннәрен төшендем. — Ипине генә Чепьядан ташыйлар. Безнең юллардан кайтып җиткәнче бәрелеп, имгәнеп бетә дигәндәй... — Анысы да булыр, алла боерса... Үткән җыелышта Хәмит әйтте бит: яңа елга чыккач, пекарня сала башлыйбыз, диде. — Ул әйтсә булыр,— дип ахирәтен җөпләде сүзне башлаганы.— Менә бу кулинария цехын да шулай аһ ормый гына, ипләп кенә башлаган иде. Әнә, рәхәткә тиенгәнебезгә җиде-сигез еллап булыр. — Әйтәсең бармы!? Җәй буе лимонадка кинәндек. Үзебезнең чишмә суыннан бигрәк тә тәмле була икән ул. Лимонад цехы 1988 елның җәендә, сабан туйлары башланыр алдыннан эшли башлый. Колхозның баш экономисты Наил Сәгыйтҗанов мондый саннар атады: — Җәен көнгә бер мең, ә барысы 32 мең 75 шешә лимонад чыгарылды. Аны район авылларыннан гына түгел, күрше Мари АСС1'дан. Киров өлкәсеннәй дә килеп алдылар. Өч кыз эшләде инде ул цехта, һәр шешәдән өч тиен табыш алып бардык. Менә шул тиен нәрдән сумнар җыела инде,— дип көлемсерәп куйды ул. • «Якты юл» колхозындагы мөстәкыйльлеккә, һәр нәрсәнең хуҗалыкка ни-нәрсә бирәчәген алдан уйлап эшләнүенә кайта кайта сокланырлык. Хуҗалыкка һәм аның экономикасына гына түгел. Иң беренче чиратта — кешеләргә! Теге яки бу чара, теге яки бу эшчәнлек авылда яшәүчеләргә нинди уңайлыклар тудыра ала, аларның хезмәтенә, көнкүрешенә нинди җиңеллек китерә? Язын-көзен кешенең аягыннан резин итек төшмәгән якларны да беләбез. Авыл урамнары танк сугышы узгаидагыдай тирән-тирән чокырлар, су тулы тәгәрмәч эзләре белән җәрәхәтләнгән булыр. К-700 тракторына бер капчык он салып, авыл урамыннан җилдереп үтүне күпләр егетлеккә дә саный торгандыр әле. Куныр белән Шодада мондый нәрсә юк! Ул гына да түгел, колхозның үз асфальт заводын ходка җибәргәннәренә инде өченче ел. Былтыр ферма тирәләре, бәрәңге саклау урыннары, ындыр табаклары асфальт белән капланган, быелгы җәйдә чират — авыл урамнарына. Аннан соң кабиналарына •Якты юл» эмблемасы сугылган асфальт җәю машиналары, катоклар Куныр — Балтач, Куныр — Шода юлларына да чыгар. Җәйгә запас туплау — вак таш һәм битум кайтару кыш буе дәвам итә. Колхозда моңа ничек ирешә алганнар соң? Республика фондларында колхозларга бирү каралмаган ул завод җиһазларын, вак ташны, йөзләрчә җайланмаларны кайдан юнәткәннәр? Кабинетта утырып, өстән кәгазь килгәнне көткән җитәкче өчен мәңге чишеп бетергесез авыр сораулар болар. Чыннан да, гаҗәп бит! Хәмит Гәрәевнең җавабы исә мин көткәннән күпкә гадирәк булып чыкты: — Безнең егетләр Мари Төректән гамәлдән чыгарылган, ягъни списать ителгән АБЗ агрегаты (шул асфальт-битум заводы була инде ул) күреп кайтканнар иде. Шуны алып кайтып төзәттек, җайлап куйдык. Киров өлкәсендә вак таш әзерләүгә килешендек. Битумны Түбән Камадан да, Арчадан да, Кукмарадан да — кайда якты йөз күрсәтәләр, шуннан ташыйбыз,— диде ул ишегалдындагы утынны башка җиргә күчереп өю кебек гадәти бер эш турында сөйләгәндәй. Үзенең күрше өлкәгә, республикага күпме йөрүен, күпме кеше белән очрашып сөйләшүен, килешүен генә телгә алмады председатель. Хәер, аны аңлап була. Балтачлыларның гадәтен үзгәртермен димә. • Якты юл»ның экономик бәйләнешләре якын күршеләр белән генә дә чикләнми хәзер. Идарәдә миңа яхшы ак кәгазьгә басылган бер килешү кәгазе күрсәттеләр. Анда мондый юллар бар: • Бер яктан «Еосагропромэкспорт» экспорт һәм импорт Россия берләшмәсе, икенче яктан Татарстанның Балтач районы «Якты юл» колхозы түбәндәге договорны төзеделәр шул хакта: — «Якты юл» колхозы 1988 елда 50 мең данә күләмендә щетка саплары ясау һәм озатуны — • Росагропромэкспорт» аларны • Новоэкспорт» Бөтенсоюз берләшмәсе аша тышкы базарда сатуны үз өстенә ала»™ Аннан соң һәр ике якның бурычлары, бер-берсе алдындагы җаваплылыклары тәф- силләнгән. Хәер, канцелярия теленең бөтен нечкәлекләрен белмәгән кешегә бу килешү кәгазен аңлау шактый кыен булыр иде. Кыскача мәгънәсе исә мондый: колхоз эшчәннәре Германия Демократик Республикасына әзерләп озатылган көрәк һәм щетка саплары өчен 37 мең сум табыш алачаклар, шуның кырык проценты хуҗалыкка валюта акчасы булып кайтачак. Дөрес, балта эше остаханәсендә бу шактый четерекле һәм катлаулы эш санала. Шунлыктан яңа станоклар, җайланмалар куярга туры килгән. Анысы белән «Росагро- промэкспорт» үзе ярдәм күрсәткән. Шунысы да бар, экспортка чыгасы әйбер җиз иләктән үткәрелә. Әгәр саптагы ботакның диаметры биш миллиметрдан арта икән, ул инде кабул ителми. «Якты юл»лылар монда да башларын эшләтә белгәннәр: экспорт таләбенә туры килмәсә, сапларга себерке бәйләп, Казанга озаталар. Анысын да алучылар көтеп кенә тора. Хәзер исә паркет ясау станогы кайтарту турында сүзләр бара. Колхоз кассасына акча әнә шулай керә. Лимонад ясау цехы, тегү цехы, асфальт заводы да әнә шул акчадан юнәтелгән. Тегү цехы турында аерып сөйлисе килә. Бөтенесе дә кеше турында уйлаудан башлана дигән идек. Монда да нәкъ шулай. Хәзергә цехның махсус бинасы юк. Машина-трактор паркында буш торган бүлмәләрне җайлаштырып, шунда сигез тегү машинасы куелган. Куныр һәм Шодада өйдә утырып, үз машиналарында эшләүчеләр дә бар. Кыскасы, технологик яктан барысы да җайга салынган. Тегү цехы... Якты тәрәзәләр янында электр машиналары келтери. Үзара нидер сөй- ләшәсөйләшә кызлар тегү тегә. Ирексездән, Казандагы фабрикаларны күз алдына кигердем. Әнә берсе махсус өлгеләр белән кием кисә, икенчесе яңа гына машинадан төшкән жилетның җөйләрен тикшерә... 1988 елның ноябрендә генә эшли башлаган цех ай ярымда ук җитмеш жилет, күп кенә эш бияләе һәм халатлар тегеп өлгерткән. — Бусы безнең кисүчебез Мәсгудә Салахетдинова. Район көнкүреш комбинатында эшли иде, цех ачылгач, авылга кайтты.— дип берәм-берәм таныштыра башлады Хәми| Гәрәев.— Кызларны тегү эшенә дә ул өйрәтте. Әнә теге елмаеп торган чибәр егетебез ме ханик Фәрит Хәкимҗанов булыр. Казанга җибәреп, өйрәтеп кайтардык. — Тукымалар, сәдәф. каптырма ише нәрсәләр җитәрлекме соң? — Җитә, барысы да әйбәт,— дип сүзгә кушылды Мәсгудә елмаеп.— Ивановодан егерме биш мең сумлык төрле тукыма алып кайтып бирделәр. Менә жилетка дигәне ка лын. җылы саклаучан материал. Аны терлекчеләргә дип тегәбез. Болары — механизаторларга.— һәм ул стенада эленеп торган төрле үлчәмдәге, төрле фасондагы кием үрнәкләрен күрсәтте. Су үткәрми торган яшькелт тукымадан тегелгән штормовкаларга, җөен-җөйгә, ибен-ипкә китереп тегелгән халатларга, чалбар-курткалы заманча костюмнарга шунда гына игътибар иттем. Алар барысы да мөмкин булганча затлы, сыйфатлы итеп тегелгән. Эш киемнәренең гадәттә артык тупас, зур үлчәмдә булуын еш күрергә туры килә. Шуны истә тотып: «Болай бик кыйммәткә төшмиме соң ул?» —дип сорап куйдым. Кызлар сабыр гына елмаештылар. Мәсгудә башын чайкады. — Юу-ук! Кыйммәт түгел.— Бераз уйланып торды һәм көлемсерәп дәвам итте.— Без бит авылдашларыбызга — үзебезнең әти-әниләргә, абый-апаларга, эиеләр-сеңеллә- ребезгә дип тегәбез. Алар барысы да матур булырга тиеш. Әле менә без бу халат, штормовка һәм курткаларга «Якты юл» дигән эмблема да чигәргә сөйләштек. Безнең колхозныкы икәне әллә каян күренеп торсын! Саннар, экономика мәсьәләсендә Хәмит Гәрәев ярдәмгә килде: — Кием тегүдән без шактый отыш алачакбыз. Матди отыш кына түгел, әхлакы* ягын да онытмыйк. Һәр кешегә яхшы, чыдам эш киеме бирергә тиешбезме7 Әлбәтта» тиеш! Менә шул. Әйтик, эш бияләе кибеттән алганда 1 сум 50 — 1 сум 70 тиенгә, кай- чакта хәтта 3 сум 50 тиенгә төшә. Ә безнекеләр алтмыш-җитмеш тиеннән артмый. Терлекчеләрнең жилетлары — дәүләт бәясе белән унсигез сум. Безнеке — җиде. Механизаторлар киеме белән дә шулай. Үзебезнең колхоз кешеләрен тиешле үлчәмдәге киемнәр белән тәэмин итег! бетергәч, без аларны башка колхозларга, оешмаларга сатарга җыенабыз. Килере шактый булырга тиеш. Ул гына да түгел, колхоз эшенә йөри алмагая күпме хатын-кыз эшле булды. Анысы да вак мәсьәлә түгел. Шулай бит! Тегүчеләр белән хушлашып урамга чыгабыз. Куныр өстендә кышкы кояшның С® рән балкышы уйный. Күз күреме ераклыктагы тау битләре, кырлар, авыл үзе калын кар юрганы астында. Озакламый җылы язлар килер, бу якларны яңа ямьгә төрер. I Уйларымны сизгәндәй. Хәмит Гәрәев ерактагы күгелҗем тау битләренә күрсәтте» — Әнә. чәчүгә яраксыз буш җирләрдә, тауларда дүрт йөз гектарлап урман утырттык. Тагын ун-унбиш елдан Кунырны танымассыз әле. Яшеллек диңгезендәге утрау кебек булачак ул. Шәрык халыкларының бер акыллы тәгъбире искә төште: «Иртәгәсен кайгырткан иген үстерер, ун елга алга уйлаган бакча утыртыр, ә инде ерак киләчәген күздә тоткан кеше — бала тәрбияләр». Миңа калса, бүгенгесен, иртәгесен һәм ерак киләчәген уйлаган кеше генә — зирәк кеше, дигәнне дә аңлата бу мәкаль. Юкса, моның киресен аңлатканы, бүгенге көн белән генә яшәүчене хурлап әйтелгән «Иртәгә өчен ишәк кайгырган» дигәне булмас иде. «Якты юл«лылар исә әнә шулай, бүгенге белән иртәгәне дә онытмыйча, киләчәккә карап яшиләр, эшлиләр, якты хыяллар коралар: иген үстерәләр, бакча утырталар, нәниләре колхоз салган бакчада тәрбияләнә, колхоз корган мәктәптә белем ала. Үзгәртеп кору шартларында үзләренә ышанычлары, мөстәкыйльлекләре арткан җир кешеләренең яшәү рәвеше, тормышы һәм өмете зурдан. Хәмит Гәрәев һаман тынычлана белми. «Колхозда дүрт буа бар. Аларга карп белән табан балык маймычлары җибәргән идек. Киләсе елда балыкчылыкны арендага бирәсе иде. Әнә элекке сарык фермасы бушап калды. Анда йөз баш нутрия (саз кондызы) асрарга була. «Зверопром«да булган идем, ярдәм итәргә ризалаштылар. Аны асрасак, тегү цехында бүрек тегүне дә җайлап була. Тире иләү остабыз бар. Планнар күп анысы... Менә хәзер үзебезнең профилакторий өлгереп килә, көнкүреш йорты саласы бар. Авылның кер юу пункты булса, начармыни? Хатын-кызлар бер авыр эштән котылыр иде. Үзебезгә махсус теш врачы укытып кайта рырга кирәк...» Тынгысыз. бик тә тынгысыз кеше Хәмит Гәрәев. Аңа һаман нидер җитми, нидер кирәк. эшлисе, корасы, яхшыртасы бар. Ә андый тынгысызлар булу үзе бер бәхет түгелмени?! Заманыбыз тынгысызлар заманына әйләнеп бара, эзләнүчән тырыш кешеләр заманына- Ә алар уңышка ирешә белә. Шунысы куанычлы, Балтач якларында андыйлар күп. Заманында борынгы Болгарда. Һазан дәүләтендә яшәгән һөнәрчән, эшсөяр кешеләрнең турыдан туры дәвамчылары, рухи варислары алар. Борынгы даныбызны алар яңарта.

Реклама