Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ЮВЕЛИР СӘНГАТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ

Татар халкына иҗатның бизәү һәм гамәли сәнгать өлкәсендәге барлык төрләре дә билгеле Алар арасында дөньякүләм үсеш дәрәҗәсенә ирешүе белән ювелирлык аерым урын били Меңнәрчә билгесез осталар тудырган ювелир сәнгате әсәрләре халкыбызның талантын, аның югары иҗади мөмкинлекләрен, рухи эстетик идеалын чагылдыра, үзен көчле һәм өлгергән итеп таныта. Бизәү сәнгатендә халыкның сәнгатьчә фикерләү рәвешен гәүдәләндерүче формалар күптөрле. Ул төсләр байлыгы белән дә, асылташ бизәкләренең үзенчәлекле системасы белән дә билгеләнә; якут, алмаз, тау бәллүре яисә фирәзә, сердолик, аметист, яшма кебек асылташларны алтыннан яки көмештән үрелгән бизәнү әйберләренә табигый урнаштыруда да чагылыш таба Чокып бизәк ясалган көмеш эшләнмәнең өстен каралту. бизәк төшерү, әзер калып белән эшләү (басма), кыйммәтле металлар белән бизәү (каш утырту), асылташларны ую сәнгате, металлны эретеп, әйберләр кою шулай ук татар осталарының техник ысуллар хәзинәсенә кергән. Алтын-көмешче осталар арасында хезмәт бүленеше яшәгән: аларның кайберләре асылмалы бизәнү әйберләрен — муенса, алка, сөяктән ясалган бизәнү әйберләрен. кайберләре исә беләзек, кашлы йөзек, бөти савытлары һәм башка әйберләрне җитештергән. Бу — «ак эш» дип аталган. Асыл металлны пәрәвезләү, ягъни чыбыклардан үтә нечкә итеп челтәр үрү серләренә ия булган ювелирлар төркеме алар арасында аерылып торган Чөнки ул гаять катлаулы һәм бик күп көч куюны таләп итә. Әлеге ысул белән эшләгәндә алтын һәм көмеш чыбыклар бер яссылыктагы бизәк түгел, ә кабарынкы. бормалы-бормалы челтәрле бизәк сериясе тәшкил итә. һәм аларны шул кабарынкылык дәрәҗәсенә карап аералар да. Яка чылбырларында, беләзекләрдә, тәңкәләрдә. күкрәкчәләрдә. Коръән савытларында әнә шул кабарынкылык алтын кебек җемелдәү хасил итә. Бу зиннәтләр, нигездә, Казанда эшләүче аеруча югары осталыкка ия ювелирлар тарафыннан гына иҗат ителгән. Ювелирлык һөнәре татарлар яшәгән һәр җирдә дә киң таралу алган дип әйтергә була. Алар ялгыз яки зур булмаган артельләрдә эшләгәннәр. Татарстанның Арча, Саба, Лаеш, Мамадыш кебек төбәкләре һәм Казан шәһәре исә осталар аеруча күл тупланган үзәкләрдән саналган. Әлеге төбәкләрдә көмешче осталар сәнгате ювелирлык һөнәренең борынгы үзенчәлекле нигезендә үскән, алар ясаган әйберләрне кешеләр бигрәк тә яратып алган. Татар хатынкызлары киемендә бизәнү әйберләре аерым урын били. Аларның күпчелеге милли киемнең үсешенә һәм мода юнәлешенә карап үзгәрә — барлыкка килә яки юкка чыга: бу, нигездә, сырга һәм муенсаларга, маңгай тәңкәләренә (аларны шулай ук баш хәситәсе дип тә йөртәләр) һәм яка чылбырына, бил каптырмаларына, төймәләргә һәм башкаларга кагыла. Бизәнү әйберләренең сәнгатьчел формалашу юлы бик катлаулы. Моны Болгар шәһәрлекләрен казыганда табылган күпсанлы хәзинәләрдәге алтын һәм көмеш зиннәтләр дә раслый. X—XV гасырлардагы болгар бизәнү әйберләреннән тыш, аз санлы булса да Казан ханлыгы чоры әсәрләре дә сакланып калган Мәскәү Кремленең Корал палатасы тупланмасындагы данлыклы «Казан бүреге» (аның Казан осталары тарафыннан ясалган булуын сәнгать фәннәре докторы Ф X. Вәлиев нигезле итеп дәлилләде), СССР халыклары этнографиясе Дәүләт музееның татар коллекциясенә куелган алтын бил каптырмалары (күптән түгел Корал палатасы фондларында да шуңа охшаш каптырмалар табылды). зур күләмдәге көмеш төймәләр, уеп бизәкләнгән металл чүлмәк һәм башка әйберләрне шундыйлар исәбендә күрсәтергә мөмXVIII—XIX гасырларда яшәгән билгесез осталарның чын мәгънәсендә күренекле һәм киң таралган иҗат җимешләре күпчелек ечракларда тамгаланмаганнар. Ләкин алар шулкадәр үзенчәлекле һәм индивидуаль: аларны тануы бик җиңел Мәскәү. Ленинград, Казан, Уфа, Сарапул, чит илләрдәге кайбер музейларның тупланмаларында татар зиннәтләренең күпсанлы коллекцияләре саклана Төп коллекцияләр Татарстанның Бер-_ ләштерелгән дәүләт музее, СССР халыклары Сәнгат Ть этнографиясе Дәүләт музее. Татарстан сын- |>| сәнгать музее фондларында, аерым бизәнү әйберләре, гаилә ядкарьләре булып, халыкта да сакланып калган. Эш кораллары атадан улга, остадан остага, буыннан-буынга күчә килгән Әмма бу шөгыль ирләр хезмәте генә түгел аеруча нечкә, катлаулы бизәкләрне авылларда һәм Казанда — ювелир осталары яшәгән Татар бистәсендә эшләүче хатынкызлар да иҗат иткән. Осталык серләрендә, һөнәр күнекмәләрендә, сәнгатьчел чишелешләрдәге традицияләр дә әнә шулай буыннан-буынга тапшырыла. Матурлыкка һәм форма нечкәлегенә, металлның пластикасына мөнәсәбәт үзенчәлекле төстә татар ювелирлары иҗатында чагылыш тапкан. Асыл һәм ярымасыл ташларның төс балкышы белән тагын да тулыланып, алар милли һөнәрчелекнең кабатланмас үрнәген тудырганнар. Материал, бизәкләү рәвеше, асылташлар символик мәгънәне генә түгел, худоҗество-эстетик карашларны да гәүдәләндерә. Тотрыклы сәнгать принциплары, милли эстетик карашлар ювелир әйберләрнең барлык комплексында: асылташлар куелган кыйммәтле зиннәтләрдә дә. күпләп җитештерелгән арзан бизәнү әйберләрендә дә чагылыш таба. Соңгылары, нигездә, саф көмештән түгел, ә көмеш катнашмасыннан ясалган һәм татарлар арасында гына түгел, күрше халыклар (руслар, чувашлар, башкортлар) арасында да, ерак өлкәләрдә — Урта Азиядә, Казахстанда киң таралу алган, влеге әйберләрнең бик үтемле булуы XIX ггасыр азагында Казаннан ерак түгел Балык ^Бистәсе авылында ювелир һөнәрчелегенең 'чәчәк атуына китерә. Аның белән рус осталары шөгыльләнгән. Бизәкләрне исә татар осталарына охшатып ясаганнар. Алар алка, кашлы йөзек һәм бигрәк тә беләзекләрне күпләп эшләп чыгарганнар. Татар ювелирларының кыйммәтле зиннәтләре асылда югары катлау вәкилләренә исәпләнгән була һәм аларда мал-мөлкәтле заказчының зәвыгы чагылыш таба. Әмма XIX гасырның икенче яртысыннан ювелир әйберләрен фабрикада җитештерү нәтиҗәсендә конкуренция барлыкка килә, аның йогынтысы көчәя бара. Бу милли зиннәтләрнең сәнгать үзенчәлекләре арасындагы аерманы бетерүгә һәм XIX гасыр азагында — XX гасыр башында аларның милли киемнәр комплексына кергән (яка чылбыры, хәситә, каптырма, беләзек һ. 6.) традицион төрләренең юкка чыгуына китерә. Шулай итеп XX гасыр башында моңа кадәр нык үсеш алган ювелирлык сәнгате халык тормышыннан юкка чыга. Казан артындагы аерым авылларда гына — Коллар, Мөндеш (Арча янында), Эзмә, Тенеки, Килдебәк. Шәмәрдән (Саба янында) авылларында гына аерым осталар заказ буенча бизәнү әйберләренең гади төрләрен: беләзек, алка, кашлы йөзек хәзерләүләрен дәвам иттерәләр. Бүгенге шартларда традицион ювелир әйбер җитештерү бөтенләй тукталды. Борынгы һөнәрне үстерүче осталар юк диярлек. Саба районының Тенеки авылында яшәүче соңгы осталарыбыз Хәбибрахман Ганиев та сокланырлык гүзәллек үрнәге тудыру серләрен яшь буынга тапшыра алмады. Ә кешеләрдә гүзәллеккә, милли зиннәтләргә мохтаҗлык бай бит. Алар бүгенге стандарт киемгә кабатланмас ямь, үзенчәлек бирерләр, күңелләребездә матурлык тойгысын үстерерләр. милли үзенчәлеклелеккә омтылышны канәгатьләндерерләр иде. һөнәрнең үзен югалту белән бергә халыкның сәнгать, рухи тәҗрибәсен югалту да борчылу тудыра. Традицияләрне оныту котылгысыз рәвештә зәвыксызлык, ялган милли формаларның барлыкка килүенә китерә. Замандашларыбыз һәм киләчәк буыннар хакына традицион ювелир сәнгатен ничек коткарырга, аны ничек яңадан тергезергә соң? Бу сорау татар культурасы белгечләрен һәм энтузиастларын гына түгел, киң җәмәгатьчелекне дә нык борчый. Безнең көннәрдә. алтыннан ясалган галантереяны меңнәрчә тираж белән чыгарган тулы бер -зәвыксызлык индустриясе» эшләгән чакта, халыкка сокландыргыч мирасны ничек тапшырырга? Әлеге мәсьәлә иҗтимагый әһәмияткә ия. Ул социаль һәм экономик үсеш мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнгән. Хәзер, индивидуаль эшчәнлек турында закон кабул ителгәч, халыкның традицион сәнгатен үстерүгә юл ачылды кебек. Әмма бу мәсьәлә ялгыз кешеләр яки хәтта энтузиастлар төркеме белән дә хәл ителә алмый. Монда халык сәнгате язмышы өчен дәүләт җаваплылыгы кирәк. Хәзергә ювелир сәнгате культурабызда билгесез хәлдә тора. Ювелирлык һөнәре Татарстан Җиңел промышленность министрлыгы карамагында. Үз вакытында ул халык сәнгате һөнәрләре комбинаты каршында ювелир әйберләр җитештерү цехы оештыру өчен зур тырышлык куйды. Моның өчен аңа рәхмәтлебез. Әмма цехка киеренке, артык зур план җиткерелде. Нәтиҗәдә, анда сәнгать дәрәҗәсе түбән, халык традицияләре белән бернинди уртаклыгы булмаган киң куллану товарлары гына чыгарыла башлады. Өстәвенә, алар үзләренең сатып алучыларын да таба алмыйлар, һәр стандартның, штампның кул хезмәте нечкәлегеннән һәм осталыгыннан файдаланып кабатланмас формаларда иҗат итүче ювелирлык һөнәре өчен һәлакәтле булуы бәхәссез. Традицион ювелир һөнәрчелеген тергезү турындагы мәсьәлә Җирле промышленность министрлыгы предприятиеләре рамкаларында гына куелырга тиеш түгеп. Чөнки сәнгатьнең сыйфаты, эстетик юнәлеше — халык сәнгатенең теләсә нинди төрендәге кебек үк — ювелирлар эшчәнлегендә дә иң алда тора, ул төрле күрсәткечләр артыннан куучы шушы министрлык компетенциясе була алмый. Традицион халык сәнгате, халыкның иҗади-нәфис һөнәр ләре белән шөгыльләнергә тиешле культура учреждениеләре — Культура министрлыгы, Художниклар союзы бер читтә калды. Ә бит алар КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының «Халыкның сәнгать һөнәрләре турында»гы карарында әйтелгәнчә, законлы урын алырга тиешләр иде Димәк, бу — барыннан да элек, оештыру мәсьәләсе һәм әйтергә кирәк, бик кискен мәсьәлә! Хәзер милли зиннәтләр хәзерли торган материал — көмеш — юк. Дөрес, аны алыштырырлык яңа материалларның ювелир үзенчәлекләрен өйрәнү дәвам итә. Профессиональ ювелирлар төрле эзләнүләр алып баралар. Ләкин алар республикада санаулы гына һәм аларга ярдәм кулы сузучылар, эш шартлары тудырырга ашыгучылар юк Инде югалып бетә язган һөнәрне тергезү — гаять катлаулы эш. Әмма традицияләрне үстерү зарури Ювелирлык һөнәренең халкыбызга хас алымнары, милли зиннәтләрнең сәнгатьчел формалары нигезендә, онытылган һөнәрне яңадан күтәреп алырга һәм бүгенге яңа сәнгатьне тудырырга кирәк Югары осталыкка бары тик халык традицияләре нигезендә генә ирешергә мөмкин Моның өчен нинди юллар бар соң? Безнең карашка, алар түбәндәгеләр 1 Бәлкем, барыннан да элек, традицион халык сәнгате һәм сәнгать һөнәрләре практикасы турында җитди фикер алышырга кирәктер Бу чарага кызыксынучы барлык оешмаларны (Художниклар союзын. Культура министрлыгын Җирле промышленность министрлыгын. Тел, әдәбият һәм тарих институтын. Сынлы сәнгать музеен, Республика халык иҗаты йортын Берләштерелгән дәүләт музеен) җәлеп итәргә кирәк 2. Татарстан Художниклар союзы каршында халык сәнгате комиссиясе оештырырга. Билгеле булганча, СССР Художниклар союзының республикалардагы һәрбер оешмасы каршында халык сәнгате буенча комиссия эшли Ә Татарстанда, билгесез сәбәпләр аркасында, ул төзелмәгән Халык осталарын (традицион халык иҗатыннан ерак торган үзешчән рәссамнарны яки осталарны түгел, нәкъ менә халык осталарын) исәпкә алу. халык иҗаты учакларын барлау һәм сан^ лау эшен нәкъ шушы комиссия алып барырга 3 Халык осталарын юридик һәм материаль яктан тәэмин итәргә Аларны Татарстан Художниклар Союзының Художество фонды системасына кертергә Халык осталарын үз әйберләрен сатудан азат итәргә. 4 Художество фонды каршында ювелир остаханәсе оештырырга. Ул профессиональ осталарны берләштерергә һәм аларның эшен милли традицияләр нигезендә үстерүгә ярдәм итәр иде 5 Халык сәнгате һөнәрләре комбинаты каршындагы ювелир цехын үзгәртеп корырга. Аның эшчәнлеген әйберләрне ювелир сәнгатенең күптәнге милли традицияләре нигезендә аз серия белән эшләп чыгаруга юнәлдерергә. 6 Татар ювелир сәнгатен фәнни консультацияләр һәм иҗади тәкъдимнәр белән тәэмин итәргә (Тел. әдәбият һәм тарих институты). 7 Бүгенге сәнгать һөнәрләре, һәм өлешчә, ювелир сәнгате мәсьәләләре буенча фәннитикшеренү һәм методик эш турындагы мәсьәләне куярга (Тел. әдәбият һәм тарих институты. Сынлы сәнгать музее). 8. Рәссам-белгечләр. сәнгать һөнәрләре осталары, шул исәптән ювелирлар хәзерләү буенча кичектергесез чараларны тормышка ашырырга. Татар ювелир сәнгатенең язмышы халык сәнгате язмышы белән тыгыз бәйләнгән Борынгы һөнәрне тергезү өчен киң җәмәгатьчелек чаралары һәм дәүләт оешмаларының бердәм тырышлыгы безнең көннәрдә аеруча мөһим. Уникаль традицияләрнең исән калган соңгы бөртекләре дә юкка чыкмасын иде Халыкның борынгы һәм шул ук вакытта мәңге яшь традицион сәнгате өметле шытымнар бирергә тиеш.