Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЙДӘШЕВ НИЧЕК ЯЗГАН?

 

Замандашлары сөйләвенчә Салих Сәидәшев гел сызгырып-көйләп йөргән Теге яки бу әсәрне язу өчен аңа кайчак тышкы бер этәргеч кенә кирәк була X Фәтхуллинның Күзләр* пьесасын укып чыккач, композиторның ничек тәэсирләнүен режиссер К Тумашева болай искә ала Ул зур игътибар белән тыңлады Укып бетергәч тә урыныннан кузгалмады Озак кына тын утыргач. без "Я. ничек7» — дип сорадык Мин бу пьесага музыка язам анда көчле пакь йөрәкле киләчәккә оптимизм белән караучы өметле кешеләр бар Шундый образлар булган пьесага музыка язарга яратам мин Бу образлар минем күңелемә үтеп керде, — диде ул һәм урыныннан торды Мин Салих, тукта әле. тагын бераз сөйләшергә кирәк, бер-беребезне аңларга кирәк. — дидем Ул Мин барын да аңладым, көйне язып китерәм дә. шунда сөйләшербез» — дип тын гына саубуллашып чыгып китте» («Соц. Татарстан 1970 ел. 3 декабрь саны). Күп замандашлары композиторның теге яки бу көйне чыгаруын үз күзләре белән күреп торганнар "Совет Армиясе маршы» белән дә шулай була С Сәидәшев янына хәрбиләр исеменнән марш язуны сорап килгән журналист И Усманов болай дип искә ала: -Төшке аштан соң тәмәке тартып җибәрдек — Салих, синең кайчан да булса марш язганың булдымы7 — Юк Хәер, дөрес әйтмим бугай. Оренбургта музыка мәктәбендә эшләгәндә омтылып караган идем Ә нигә син бу турыда сорыйсың әле? Әнә шулай башланып китте безнең сөйләшү Хәрбиләрнең үтенечен әйткәннән соң — Булдыра алмам дип уйлыйм — диде ул. — Мин лирик бит Маршта исә күңел нечкәлеген бирү кыен, ул дәртле, күтәренке рухлы булырга тиеш Бәхәс купты Салих урыннан торып пианино янына килде аның өстендә яткан папкадан актарып, кечкенә генә нота кәгазе тартып чыгарды Пианино янына утырып, бармакларын кызу гына клавишлар өстеннән йөгертеп алды да. кайчандыр шул кәгазьгә төшергән фразаларын әкрен генә һәм салмак кына итеп уйнап җибәрде Бу маршка охшаганрак әсәр иде — Юк. марш түгел бу. —дип куйды ул соңыннан Без аны-моны сөйләшеп чәй эчтек, әмма нишләптер әңгәмә ябышмады Салихның тәрәзәләре артында бакча күренә иде Менә ул тәрәзә янына килеп басты, кар белән бизәлгән агачларга караган хәлдә, борын астыннан гына нидер көйли башлады Шуннан кинәт борылып, пианино янына килеп утырды Кашларын җыерып, иреннәрен түгәрәкләп куйганнан соң. азрак кына артка каерылып уйнап ук җибәрде Күңеле илһамланып башында яңа көй туган вакытларында ул һаман шулай итә торган иде Менә кульминация ноктасы Аз гына кайгылы әмма шул ук вакытта кырыс һәм күтәренке трио яңгырый Кыллар гүли Литавра һәм труба тавышлары ишетелә, менә безнең Кызыл Армиябез атлый Салих тәмамлады, бармакларын клавишлардан алмыйча миңа таба борылды да елмаеп — Йә. ошадымы7 — дип сорады һәм тиз генә, борын астыннан көйли-көйли, нота билгеләрен кәгазенә төшерә башлады — Ә менә оркестрлаштырырга вакытым калмады Әйдә, соңга калабыз' Ул репетициягә ашыга иде • Күп замандашлары Сәйдәшевнең, артист Н Сакаев вафат булгач, бер төн эчендә язган матәм маршын хәтерлиләр Иртән аны мәрхүмнең баш очында (җеназасы өстендә) оркестр уйный М Мозаффаров хаклы Салихны көйләр чишмәсе» дип атыйсы килә Читтән караганда аңа. әйтерсең, кой чыгару белән түгел ә аларны язып өлгерү белән шөгыльләнергә кирәк иде» Чыннан да Сәидәшев театр спектакльләренә музыканы тиз яза К Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасына һәм Кандыр буе пьесасына көй 20 көндә языла Күп катнашучылары булган спектакльгә Сәйдәшев башта эскизлар, фрагментлар ясап чыга «Кандыр буе- пьесасына көй язганда да ул фрагментлар уйный һәм ■ Болар әле фрагментлар, эскизлар гына, эшләнеп, төгәлләнеп беткәч, бик яхшы булачак, колхоз авылының яңа тормыш пафосын чагылдырган яңа интонацияле музыка ди Музыкаль образлар үз аңында формалашкач. Сәйдәшевкә шулармы кәгазьгә күчерергә генә кирәк була Риза Ишморат Кандыр буе пьесасына музыка язуда бу этапны болай тасвирлый Ике көннән соң иде. ахры, эшнең ничек баруы турында белешү нияте белән оркестр бүлмәсенә төштем Оркестрчыларның кайсы пианинода уйный кайсы скрипкада, кайсыдыр виолончель көйли Үзара сөйләшү, шау-шу. Ә Сәйдәш 12. «К У • М7 177 озын, зур өстәлгә нота кәгазьләрен таратып ташлаган да, бик бирелеп, дөньясын онытып, нидер яза Композиторның алдында ниндидер музыка коралы булырга тиеш кебек иде миңа Ә ул әнә һичбер инструментсыз иҗат итә Тик ара-тирә бармаклары белән өстәлгә бәреп тукылдатып ала Ниһаять, башын күтәрде Сәйдәш Мине күрде Исәнләштек. — Сиңа, мөгаен, комачаулый торганнардыр әллә музыкант дусларыңның кайтып китүләрен үтеникме? — дим Сәйдәшкә —• Юк. юк. кирәкми, аларның шау-шулары миңа ярдәм генә итә. Язганда мин бары үз эчемдәге тавышымны гына, үз моңымны гына ишетәм — ди ул — Теләсәм, мин өйдә дә яза алам. Бөтенләй тыныч анда, берәү дә юк.. Пианино да бар Ләкин миңа шау-шу арасында язу яхшырак, җиңелрәк һәрхәлдә күп кенә очракта шулай, — ди» Эшенең бу этабында Сәйдәш өчен әсәрнең көе-гармониясе генә түгел, бөтен оркестрлаштыруы ачык була Якын дуслары М. Мозаффаров һәм Җ Фәйзи әйткәнчә, оркестр өчен эшләгәндә ул еш кына партитураны язмый, партитура аның күңелендә саклана, һәм ул әсәрне ноталарсыз гына дирижерлык итә Бу очракта Моцарт искә төшә ул икенче скрипка партиясен яттан гына, тамашачылар шикләнмәсен өчен, пюпитрга чиста кәгазь куеп уйный торган була. Бу сыйфат композиторның музыканы аңлау сәләте аеруча югары булуын күрсәтә Сәйдәш кайвакыт иҗат кыенлыклары да кичергән Ул К Тинчуринның «Кандыр буеннан Гөләндәм һәм Т Гыйззәтнең «Наемщик» драмасыннан Гөлйөзем арияләрен кыенлык белән яза Ләкин соңрак, башкаручы белән сөйләшкәндә үк ул дөрес интонацияне тотып ала һәм арияне төгәлли Бу рольләрне башкарган Г. Кайбицкая болай дип искә ала -Ничектер Салих мине туктатты да, елмаеп кына «Галия, син җырлый торган Гөләндәм ариясенең ахыры юк бит. язылып бетмәгән, язып бетерәсе бар». —диде Мин аның сүзләренә каршы килеп «Ярар. ярар, ярты-йорты икәнен кем дә белмәс, менә дигән итеп җырлармын, өйрәнергә вакыт калмады» —дип көлеп җавап бирдем Ул һаман елмайган килеш миңа бераз текәлеп карап торды да «Әйдә әле. Галия, хәзер арияңне тәмамлап бирәм. ахырын таптым- —диде һәм йөгерә-атлый үз бүлмәсенә кереп китте. Артыннан керсәм, ул инде пианино янында, аккордлар биреп, ариянең ахырын уйнап утыра, һәм иң гаҗәбе шул җырның ахырында кычкырып көлгән тавыш — минем тавыш (') ишетелә иде Янына килү белән: - <Мә. җырлап кара инде хәзер. тулыландымы’, — дип. арияне баштан ук җырларга кушты Мин әле генә язылган музыкада, үз көлүемне дә тойган хәлдә. Гөләндәм ариясен көлә-көлә җырлап бирдем Ул шундый җиңел башкарылып, бөтен булып килеп чыкты. Сәйдәшнең йөзе яктырып китте -Рәхмәт. Галия' Җыр бу. ахыры да. башы да булды хәзер Бар. Тинчуринга җырлап күрсәт инде- —диде Җырны режиссер Кәрим абый Тинчурин да хуплап каршы алды 1928 ел Атаклы драматургыбыз Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик» музыкаль драмасындагы Гөлйөзем образын икенче вариантта әзерлибез Беркөн шулай эш кинәт тукталып калды Шаулап репетиция барган чагында, режиссер Вәлиев-Сульва миңа карап - Кайда музыка’ —диде Гөлйөзем үзенең ариясен җырлап бетергәч, биеп китәргә тиеш, имеш Сәйдәшкә бию өчен дә музыка язарга кушкан булганнар Ул хәтереннән чыгарган, күрәсең Салихка күзем төшеп, аның аптыраган кыяфәтеннән көлеп җибәрдем Ул уйчан, үзен гаять уңайсыз сизә иде сыман Шуннан мин. аның күңелен күтәрим әле дип. шаян тавыш белән «И матур син. егеткәй, бу көеңнең ахыры юк бит. егеткәй!» — дип. үземчә такмаклап куйдым Янә «Дәвамын да тизрәк тапчы, егеткәй'- — дип биеп тә алдым Салих миңа карап елмайды, аның күзләре очкынланып китте Таҗи Гыйззәт белән карашып алды да. урыныннан сикереп торып «Хафаланмагыз, хәзер ариянең ахырын язам Әйдә әле. Галия, шул сүзләреңне кабатлый-ка- батлый төш- —диде Үзе рояль каршына килеп утырып, нидер уйный башлады Мин И матур син — дип. төрле сүзләр әйтә-әйтә. тагын биеп киттем Режиссер ВәлиевСульва да. артистлар да көлешеп карап тордылар Шул арада Сәйдәш белән Таҗи Гыйззәт, минем әйткән сүзләремнең дә кайберләрен файдаланып. Гөлйөзем ариясен тәмамлап та бирделәр» Бервакыт Сәйдәш "Күзләр- пьесасының авторы X Фәтхуллинга «Менә репетицияләрдә утырам һәм елыйм, тыела алмыйча елыйм Бу җырларны, театрдагы кайберәүләр уйлаганча, бер төндә язганмын дип беләсеңдер инде син. Юк. мин аларны күп көннәр буена яздым, никадәр язылган вариантларны юк иттем («Соц Татарстан». 1975 ел. 4 декабрь саны). Тулаем алганда. С Сәйдәшев тиз һәм җиңел иҗат иткән Г Кайбицкаяга «Көйләрем үзләреннән-үзләре килеп торалар —дигән ул Сәйдәшев театрда драматурглар, режиссерлар, артистлар белән тыгыз элемтәдә торып эшли Әсәрләрен ул драма артистларының башкару үзенчәлекләренә карап яза торган була Иҗат процессында исә башкаручылар белән киңәшә «Зәңгәр шәл драмасында югары вокаль сәләте булмаган К. Тинчурин өчен язылган Булат җырының беренче варианты ул кадәр үк көйле-аһәң- ле булмый Соңрак Сәйдәш аның коен үзгәртә һәм ул җыр хәзергечә яңгырый башлый. Сәйдәш — лирик пландагы композитор Дуслары белән сейләшкәндә. моны ул үзе дә әйтә торган була Улының истәлекләренә караганда, ул Чайковскийның .Евгений Онегин-ын. Бизеның Кармен«ын яраткан, фортепианода Ф Шопенның Җиденче вальсын, татар халкының -Сарман» һәм -Шөгер» кейләрен яратып башкарган Замандашлары аның драматик музыка иҗат итәргә яратмаганын искә алалар Режиссер Ш Сарымсаков болан дип яза Спектакльгә (сүз Т. Гыйззәтнең «Изге әманәт-драмасы турында бара) якыннарын югалткан яшь кыз өчен ике-өч вокаль номер кирәк иде Сәйдәшев тиз арада аларны язды, ләкин җыр. әйбәт булса да. драматик образга туры килми иде Ничек кенә үгетләп карасак та. башка характердагы җыр язарга композиторны күндерә алмадык Композиторның лирик планда отып алган көе үзгәрешсез калды» Шундый лирик сәләте композиторның өстенлеге иде. ул аның иң гүзәл көйләре чыганагы булды Замандашлары әйткәнчә. Сәйдәш музыкасы бөтен җирдә — өйдә дә. урамда да яңгыраган Театрга бары аның тылсымлы көйләрен ятлау өчен генә йөрүчеләр күп булган Үзенең көйләре белән Сәйдәш легендар шәхескә әйләнә. С Сәйдәшев бай иҗади хыял кешесе була. Ул инструментта импровизация ясап утырырга бик ярата Кайвакыт ул сүзләр кирәк булган урыннарны да импровизация белән аңлата торган була. Урта гасырларда үсеш алган бу импровизация сәнгате. I вакытлар үтү белән, юкка чыга барды Л В Бетховен иң оста импровизатор булган дигән фикер яши Импровизациянең психологик табигате әлегә кадәр өйрәнелмәгән ләкин аның нигезендә иҗади хыял, иҗади фантастик очыш ятуы бәхәссез С. Сәйдәшев уйнала торган әсәр яхшырак аңлашылсын өчен, музыка яңгырашына бәйләп, төрле хикәяләр уйлап чыгара иде». — дип искә ала аның улы. Мәсәлән. «Шәрык биюе»н яки Титаник маршын башкарганда ул Көнчыгыш халыкларының тормыш- көнкүрешен сурәтләп бирә торган була. Күп замандашлары аның оста хикәяче һәм үткен телле булуын сөйлиләр. Үзенең кабатланмас юморы белән ул тыңлаучыларны еш көлдерә Бу мисаллар Сәйдәшнең бай натурасын күрсәтә, аның музыкада гына түгел, нәфис сүздә дә иҗади фантазияле һәм сәләтле булуын раслый Сәйдәш иҗатында төрле милли культуралар матур үрелеп тә яши ала. Бу -Сүнгән йолдызлар» әсәрендә һәм кырым көйләре күп булган «Нәнкҗан»да (Г Кутуй) ачык күренә. Т Гыйззәтнең -Чын мәхәббәт - әсәрендә дә албан халык көйләре бар Төрле милләт көйләре белән кызыксыну С Сәйдәшевтә үсмер чактан ук килә Аның 1921 елда үткәрелгән концерт-турнесы үзбәк музыкасына мәхәббәт белән сугарылган була. Сәйдәш казах җырларын. Э Гранадосның испан биюен тыңларга ярата иде. дип искә ала пианистка Ф Фәйзи С Сәйдәшев профессиональ белем алмыйча гына атаклы композитор булып китә b Мәскәү консерваториясе студиясендә үткән дүрт елы аңа берни дә бирмәде диярлек. ' ул консерватория бетергәнлеккә диплом да алмады, дип искә ала аның педагогы профессор Г И Литинский. Бу парадоксны ничек аңлатырга’ Юк эш аның гамьсезле- гендә түгел Эш шунда студиягә ул 1934 елда — инде композитор булып җитешкәч карашлары формалашкач килә Шуңа күрә, укыганда аңлашылмаучылыклар килеп чыга Мәскәү консерваториясенә баргач, педагогы Г И Литинский Сәйдәшкә студиягә кадәр иҗат иткәннәрен онытырга куша Яшь профессорның бу тәкъдиме Сәйдәшне аптырашка калдыра, чөнки бу хәл композиторның минен үтерү белән бер бит! Үз халкының милли культурасында тәрбияләнгән С. Сәйдәшевкә консерваториядәге гармония, полифония, инструментовка кебек теоретик дисциплиналар һәм гомум- европа культурасының интонацион табигате өчләтә ят була Бу предметларда композитор күрәсең, үзе кабул итеп алмаган схоластика күргән Бу уңайдан Г И Литинский болай дип яза Бу вакыт Сәйдәшевтә әлеге дисциплиналарга кызыксыну артмады, хәтта анда эчке протест кабына иде» Тагын бер урында Салихның композиторда булырга тиешле иң мөһим башка дисциплиналарга да (көй язудан башка — Р И ) битарафлыгын яза Шулай да С Сәйдәшев үзен камилләштерү өчен күп эшләгән Замандашлары аның «Евгений Онегин операсы (П. И Чайковский) партитураларын ныклап өйрәнгәнен сөйлиләр Евгений Онегин операсының клавирын изге әйбер итеп күтәреп йөрде Оркестр өчен пьесаларга керешләр язганда, ул классикларның увертюраларын өйрәнә аларны күп тапкыр уйнап карый, аларга форма, төзелеш, күчеш эзли иде — дип яза оркестрның артисты А. Друтин. Улы Альфред Сәйдәшев болай дип искә ала Әтием Чайковский операларын һәм Бизеның »Кармен»ын бик ярата иде Мин аның берничә мәртәбә шушы спектакльләр барган чагында театрда кулына шул операларның парти- туралврын тоткан хәлдә 4-5 нче рәтләрдә утырганын күргәләдем Утырыр, тыңлар, чыгып китәр, аннан тагын кереп тыңлар иде Ул операның кайбер өлешләрен бик| җентекләп өйрәнә иде. ахрысы - С Сәйдәшевнең төп композиторлык мәктәбе аның практик эше була Бу планда караганда. В И Виноградовның Татар музыкасы һәм композитор С. Сәйдәшев- дигән мәкаләсе кызыклы ( Совет әдәбияты». 1933 ел 11-12 саннар ) Сәйдәшнең композитор булып үсүендә Буа шәһәрендәге хор белән җитәкчелек итүен. Кызыл Армиядә үзешчән сәнгать, драматик театрда эшенең йогынтысын күрсәтә автор Композиторлык эшчәнлегенең башында Сәйдәш бары музыка теориясе һәм гармония әлифбасы белән генә таныш булган Үзенең автобиографиясендә дә ул композиторлык юлының Оренбургтагы Көнчыгыш музыка мәктәбендә җитәкче һәм дирижер булып эшләгәндә башланганын әйтә "Композитор буларак беренче адымнарны нәкъ менә шушында башладым ди ул Хәйбулкинның татар җырларын һәм маршларын. 3 Яруллинның "Тукай- маршын оркестрлаштырганда ул дирижерлык белемнәрен дә арттыра Бу чорда ул -Озын сәфәр- һәм Ай җилләр, җилләр» җырларын язып, композиторлыкка атлый В И Виноградов билгеләп үткәнчә, Сәйдәшнең иҗади үсүенә композиторлык белемнәре түгел, ә аның практик эшен киң җәелдерүе зур йогынты ясаган Шулай итеп, тулы булмаган белем Сәйдәшне кайбер кыенлыклар алдына бастыра, ләкин зур сәләте белән ул аларны җиңә бара Җ Фәйзи аның "Сүнгән йолдызлар» пьесасына увертюра язуы турында болай ди: «Сүнгән йолдызлар» спектакле премьерасы алдыннан К Тинчурин Сәйдәшевкә увертюра язарга кушты Бу көтелмәгән «режиссер капризы- Салихны каушатып җибәрде — Нәрсә белән ашыйлар соң ул увертюраны’’ — Белмим дип әйтмә Ул спектакльгә кереш була һәм әсәрнең настроениесен бирергә. аның эчтәлеген ачарга тиеш. — Ә аны ничек ачалар’ Сәйдәшнең гадилеген белгән Тинчурин да аптырап калды Чыннан да. увертюраның ни икәнен белмиме ул дип шикләнә калды ул. — Син «Кармен»га увертюраны ишеткәнең бармы? — Бик яхшы беләм Тик мин Бизе түгел бит — «Руслан һәм Людмила-га увертюраны беләсең, билгеле — Белсәм дә. миндә Глинка таланты да юк. — Әгәр алай карасаң синдә Сәйдәш таланты бар Кирәк икән, язарга' — Ничек языйм мин аны’ — Син кишер, суган кыяр, помидор яратасыңмы? — Яратам . — Менә шуларга үсемлек мае саласың да. матур музыка язасың Менә шул ■ Сүнгән йолдыз»га кереш була инде — Димәк увертюра — төрле музыкадан ясалган винегрет- була инде. — диде Салих елмаеп. Инде кайнарланган Тинчурин Шайтан булсын, увертюрасыз премьера булмаячак».— дип. тиз генә Сәйдәш яныннан китеп барды (Җ Фәйзи Истә калганнардан Азат хатын» 1970 ел. 10 сан) Профессиональ музыка формаларына композитор шулай ияләнә "Зәңгәр шәл» пьесасында В И Виноградов уйлавынча. Сәйдәшев үзенең техник арсеналын кереш тон секвенцияләр, модуляцияләр белән баетып халык җырлары рамкаларын гына киңәйтеп, сюжетның музыка белән органик бәйләнешенә ирешә Шулай итеп, композитор музыкаль материал арсеналы үсешен киңәйтә һәм баета, яңа музыкаль формалар иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр ача С Сәйдәшев халык җырларын тагын да тирәнәйтә һәм ритмик яктан баета Шулай итеп, без практиканың С Сәйдәшевкә композиторлык мәктәбе булып хезмәт иткәнен күрәбез Асылда ул — тумыштан зур талантка ия булган һәм үз хезмәте, үз тәҗрибәсе белән үскән композитор Революциягә кадәрге көнкүрештәге консерватив шартлар, татарларда профессиональ музыка мәктәбе булмау Сәйдәшнең талантын тагын да тулырак ача алмауга сәбәп иде .Ләкин зур сәләте һәм һәрвакыт мөстәкыйль эшләве Сәйдәшевне профессиональ композитор итә. аны татар музыкасының пионеры итә Бу елларда Бөек Октябрь вакыйгалары китереп чыгарган яңа совет халык җырлары тынып тормый Гражданнар сугышы утларында актив ритм-интонацияле һәм зур революцион пафослы «Марш элгәре». «Көрәш җыры» кебек татар халкының яңа җырлары туа. Болар барсы да С Сәйдәшевне яңача интонацияле музыка язуга этәрми калмый, билгеле Шулай, заман байрагы итеп. С Сәйдәшев милли музыканы тагын бер баскычка югары күтәрә Әнә шулай ул үз халкының зур җырчысы булып кала