Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ШӘҖӘРӘСЕ

Татар халкының культурасы һәм иҗтимагыи-сәяси аңы үсүгә XIX гасырда иң куәтле тәэсир ясаган кеше Шиһабетдин Мәрҗани булды дисәк, һич тә ялгышмабыз Аның фикерләре, шәхесе, татар дөньясы белән генә чикләнмичә, Россиядә, Европада һәм мөселман культурасы илләрендә дә яхшы мәгълүм була. Ш. Мәрҗани хезмәтләре Идел буенда ничә йөз еллар буе барган кайбер бәхәсләргә ачыклык кертәләр, милли тарих фәненең нигез ташларына әвереләләр. Соңгы елларда җәмәгатьчелекнең Ш. Мәрҗани иҗаты, шәхесе белән кызыксынуы тагы да үсүгә гаҗәпләнерлек урын юк. Галимгә багышлап фәнни хезмәтләр языла, конференцияләр уздырыла, аңа кагылышлы яңа документлар — чыганаклар табыла. Шундый чыганакларның берсе — Ш. Мәрҗанинең нәсел шәҗәрәсе. Ш. Мәрҗанинең нәселләрен — бабаларын, аларның тарихларын күрсәткән мәгълүматлар аның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабының икенче томында өлешчә дөнья күрә. Шуннан соң бу хакта Риза Фәхретдиневнең «Асарь» китабында кайбер мәгълүматлар басыла. Болардан тыш 1915 елда бөек галимнең тууына йөз ел тулуга багышлап Казанда чыгарылган «Мәрҗани» исемле зур күләмле җыентыкта күп кенә мәгълүматлар дөнья күрә. М X. Юсуповның 1978 елда Казанда басылган «Шигабутдин Маржани как историк» дигән китабында галимнең ата- I бабалары хакында кайбер мәгълүматлар дөнья күрде Ш. Мәрҗани архивының зур өлеше янып юкка чыккан Сакланып калган материаллар арасында Ш Мәрҗанинең шәҗәрәсен чагылдырган кулъязмалар күренми Соңгы елларда татар халкы арасында нәсел шәҗәрәләре белән кызыксыну көчәйде. Шул җөмләдән Ш. Мәрҗанинең дә токымнары арасында үз бабалары тарихы белән кызыксыну барлыгы күренә. Танылган татар филологы, гарәп теле белгече Таһир Ильясиның (1881-1933) кызы Наҗия ханым Ильясованың эшләре бу ноктадан караганда аеруча игътибарга лаек. Наҗия Ильясованың әнисе Нәгыймә апа Ш Мәрҗанинең кызы Галиядән (1853-1925) туган Наҗия Ильясова (1919) гомер буе Казан мәктәпләрендә укыткан, Мәрҗани мирасын һәрчак игътибар белән саклаган Аның катнашында Ш. Мәрҗани китапханәсенең зур бер өлеше 1937 елда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсенә тапшырыла. Соңгы елларда гына ул әтисе Таһир Ильяси һәм Ш. Мәрҗани китапханәсеннән калган туксанлап китапны Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына бүләк итте Наҗия ханым шул ук вакытта үзлегеннән Ш Мәрҗанинең нәсел шәҗәрәсен төзү белән дә шөгыльләнгән Аның тарафыннан төзелгән шәҗәрә беренче буыннарны да кертеп исәпләгәндә 13 буынны үз эченә ала. ә бөтен нәселдә 238 исем күрсәтелгән Шәҗәрә заманча, ягъни хатын-кызларны да күрсәтеп төзелгән Наҗия Ильясованың хезмәте галимнең беренче тулы нәсел шәҗәрәсен төзү тәҗрибәсе булып тора. Автор бу шәҗәрәне тагы да тулыландыру, камилләштерү уе белән яна. Журналның бу санында Шиһабетдин Мәрҗани шәҗәрәсенең Наҗия Ильясова төзегән тексты тәкъдим ителә (күләме сыйдырмаганлыктан, соңгы заманнардагы буыннарның бер өлеше күрсәтелми).