ПОЭЗИЯ

Шамил МАННАПОВ 

ҮКЕНМӘСЛЕК БУЛСЫН

Үзгә бәйрәм Бәйрәм бүген туган якларымда,— Яңарышлар белән яңарган. Яңа арыш, яңа уңыш исе. Яңа ачыш хисе аңарда. һәр ел көтеп алган бу бәйрәмнең Артты кебек тагын ямьнәре... Халык хисабына үзенә һәркөн Бәйрәм ясаучылар бәйрәме Вәйран булды! Инде хаклыкны да Ришвәт итеп беркем алалмас. Аллыгөлле шардай Кабартылган саннар Бәйрәм күрке булып саналмас... Ямьлелеге шуңа бу бәйрәмнең. Матурлыгы шуңа бу таңның Башыбызга аек акыл кайтты Туры сүзе сыман Тукайның. Тарихыбыз, телебезне онытып. Бара идек тәмам таркалып. Килде хаклык! Тарих мәйданында Үз урынын барлый һәр халык. Бу бәйрәмдә шуңа урының түрдә: Нинди генә кыен чакта да Тукайларың, Җәлилләрең белән Булдың, халкым, алгы сафларда. Синең бәйрәм — Ил бәйрәме белән. Яңарышлар хисе аңарда. Җир үзе дә Тукай хыялланган Исән үпкә булып яңара. Яңарсын ул! Сулыш юлларында Сугыш микроблары калмасын. Ул микроблар. Җиребездән күчеп. Галәмнәрдә, берүк, азмасын! Бәйрәм булсын бөтен планетада. Дөньяларга күчсен яңарыш. Хаклык Кояшыбыз һәркемгә дә Тигез сипсен нурын алланып. Бәйрәм бүген Илем киңлегендә,— Яңарышлар белән яңарган. Яңа арыш, яңа уңыш исе. Алга барыш хисе аңарда... Күрше абзый ник зарлана? Без кайчандыр якын дуслар идек. Әйбәт кенә иде күрше малай. Әтисе аның фронтовик иде һәм мыеклы иде Сталиндай. Күрше малай «ристан кәҗә»ләрен «Сталин сыеры!» — дип тукмаганга. Атасыннан ай-һай нык эләкте. Башындагы җөе — шуннан тамга... Шамил МАННАПОВ (1938) — шагыйрь, прозаик: татар һәм рус телләрендә дөнья күргән унга якын китап авторы. Казанда яши У • N, 113 — Өлкәннәргә каршы тел күтәрмә. Дөрес булмаса да. дөрес диген! Мин үзем дә өрә белми өреп. Үз өстемә күп китердем бүре. Теле озыннарның буе үсми. Иелгән башларны кылыч кисми...— Әти кеше шулай акыл бирде. Гәрчә үзе туры сүзле иде... Башта атасының орышканыннан. Аннан: «Атаң — халык дошманы!->ннан Безнең күрше малай йөрәгендә Курку калды — «шәхес өрәге»ннән... Кылыч кисмәсен дип иелде баш. Йөрәк белән бергә сүрелде баш. Дәхи аягүрә йоклады баш. Баш булудан тәмам туктады баш... Инде ераклардан кайткан ата Малаена карап башын вата: «Каян килгән безгә мондый мокыт. Мондыйлар бит безнең нәселдә юк?! Аталылар мондый булмый иде. Нишләп мондый булды минем малай?» — Күрше абзый шулай зарлангалый, һәм мыегын бора Сталиндай... Кайтаруы кыен... ...Инде бик күп. бик күп нәрсәләрнең онытып бара идек чын атын: күрәләтә начар белән яхшы. дошман белән дуслар буталды. Кемнәргәдер, халкын яратканга. «Бу. диделәр, ата милләтче!» Үзен генә белгән космополит булып йөрде бәйнәлмиләлче. Кайсылары җилкәбезгә менеп, җитәкче без сезгә, диделәр. Оҗмах төзеттеләр... үзләренә.— ышанычны җимерәҗимерә. Шундыйлар бит яңа кала өчен бер таш чыгармыйча карьердан. Кайбер шәһәрләрнең уз исемнәре кайтарылу уңае белән фейерверк төсле сүзләр атып, ясадылар монда карьера. Яңарышны халык тансыклавын сизә иде алар бер чама.— яңарырга теләделәр бугай исем алыштырып булса да... Халык исеменнән... Ләкин алай булмый икән бүтән шаярып, һәр нәрсәнең үз исеме белән әйткән хәбәрдарлык заманы кайтты кабат! — Теге еллардагы югалган күпләрнең берседәй. Тик югалган халык ышанычын кайтаруы кыен тиз генә... Ни булды соң табигатькә: Язлар килә соңгарып? Ялгышалар алмагачлар Иртә бөре чыгарып. Ни булды соң бу күңелгә: Язны көтеп алды да. Ашыкмый никтер, ашыкмый Бөреләр чыгарырга: Онытмый бугай бөреләр Ул алданган көннәрен. Чәчәкләрен кырау сугып. Шиңеп калган көннәрен... Кысыр чәчәкләр калдылар. Чыннары юкка чыкты. Узган кыраулармы сукты Язларга ышанычны? Яңа язда яңа чәчәк Атмакчы була күңел. Ашыкмый ләкин. Бу күңел Әллә минеке түгел? Ни булды соң табигатькә? Бу яз тагын соңгарып. Ялгышмасмы алмагачлар Иртә бөре чыгарып? — Шундый уйлардан борчылып. Каршылыйм язгы таңны. Авыр туа таң... Газапта Мин тудырам күк аны... Шәһәр урамында корыган тирәк. Тамырлары — асфальт астында. Шул асфальтмы тота җибәрмичә. Аваргамы курка катыга? — Шыр сөяккә калса да ул. үзе һич ашыкмый әле аварга. Ярдәм көткән сыман карап тора Урам тулып аккан гавамга. Илтифат юк ләкин аңарга... Ә бит анда...— туган урманында Яшь тирәкләр ботак-кулларда * Тотып кына яткырырлар иде... һәм кешеләр килеп урманга. Бик кадерләп салып китәр иде Машинага яки арбага. Кешеләргә җылы бирә-бирә, Насыйп булыр иде янарга... Илтифат та монда итүче юк. Гомер үтте каты асфальтта. Авуның да һич мәгънәсе юктыр,— Чүп кенә син монда, аугач та... Үзгәрергә, дибез дә бит,— Азмы үзгәрдек инде. Үткәндәге гыйбрәт-сабак «Аһ»лап сөйләрлек инде. Болыннарны сукаладык. Сазлыкларны киптердек. Табигатьне «җиңә-җиңә». Танымаслык иттердек. Имеш, җирне арттырабыз. Күбрәк уңыш алабыз. Инде коргаксыган җирне Елгадан сугарабыз... Җир астына су кудырып. Алдык арзанлы нефть. Инде эчәр өчен суны Чистартыйк икән ничек?! Урман полосасы белән Кыр. дидек, бигрәк ямьле. Ә чын урманнар, баштагы Чәч кебек, сирәкләнде. Элек тә бит оран салдык: «Үзгәртәбез! Ямьлибез!» Инде ул чак үзгәртергә Дәшкәннәрне әрлибез... Имансызларны мактадык, Иманлыларны сүктек. Инде бүген зарланабыз: «Имансыз яшьләр үсте...» Эх. безнең җүләрлек. Исәпләсәң, көләрлек: Яхшыга үзгәрәбез, дип. Ничә төргә үзгәрдек. Ә үзгәрү кирәк.— Тормыш Ничек үзгәрми торсын?! Үзгәрик без. Тик соңыннан һич үкенмәслек булсын!.. Кадыйр Сибгатуллин Ашкын ат Гомерендә чабып күрсәтте ул, ашкынып та, гаярь булып та. Мәйданнарны уктай тишеп үтте, тота алмады кеше, куып та. Түзә алмады өстә җайдак булса, ачылып киткән чакта канаты. Ярыш юлларында егылып төшеп күпме малай йөзен канатты! Ул икенче булып килә алмый, башкаларда анын эше юк. ...Ул беренче килде! Ялгыз килде! — Җилкәсендә тагын кеше юк. һәм салдылар тышау. Утарында чабышкылар башка токымнан. (Бер уйласаң, әле моңа кадәр ул коллыктан кемнәр котылган?) — Йөрәгендә моның, җелегендә. Ашкын атлар алар тик тормас. Баш бирәчәк түгел,— диде хуҗа,— бер ычкынса, бүтән тоттырмас. .. Болыннар да иркен, дөнья да киң, сулышлар да күпкә җитәрлек, чыклы таңнарында кешни-кешни офыкларга чабып китәрлек. Яратмыйлар ялгыз йөгергәнне. Яратмыйлар алай узганны. Күзгә керә ярыш чатларында башкаларның тояк тузаны. Гомере буе — әле кайчан да бер чабып китәренә ышанды. Кага йөрәк һаман... Аяклары, аяклары гына... тышаулы. Бөек сер Туа кеше. Озак яши кеше. Үлә кеше серне аңламыйча. Илаһи Көч Җирдә йөртә аны гомере буе һич тә алдамыйча. Алмаш туа аңа. Яши. Үлә. Ул да китә. Сере кала шулай. Йөзенчесе, меңенчесе серне ачылмаган килеш ала шулай. Еллар үткән. Мең еллар да үткән. Миллион еллар шулай үтәр тагын. Ачылыр, дип. Бөек Яшәү Сере, һәрбер кеше әле көтәр тагын. Шуңа күрә дә бит Бөек Сер ул, бөек Сер ул һәрчак читтә тора. Кеше аңа якынайган саен шуның кадәр ул да китә тора. Ул ачылмас. Ачылса да бары ачылыр ул башка затлар өчен. Ачкычлары галәм төпләренә салынгандыр мәңге саклар өчен. Бер күкләргә карап уйлау кызык, үз-үзеңне һич тә алдамыйча. Килгән китә! Без дә бер китәрбез үзебезне үзебез аңламыйча. Яшәргә дип кенә тудырылган, гомере бар, кеше яши генә. Илаһи Көч Җирдә йөртә аны, алдамый ул — бары дәшми генә. Кадыйр СИБГАТУЛЛИН (1942) — шагыйрь, татар һәм рус телләрендә басылган унга якын китап ангоры Чаллыда яши Яңадан сайлау Алла булу алай ансат түгел. Баткан иде шактый гөнаһка. Төшерделәр ходай тәгаләне каравылчы итеп оҗмахка. Уйладылар. озак баш ваттылар, сайлый-сайлый тәмам туйдылар. Гөнаһлары юк. дип. фәрештәне алла итеп сайлап куйдылар. Бер ел үтте. Тәмам тәртип бетте. Башбаштаклык китте һәр эштә. Зобанилар тулды оҗмахына, гөнаһыга батты фәрештә. Җыелдылар кабат җыелышка, һич булмаган мәхшәр кузгалды. Каушап калды мескен фәрештә дә. ...Бер пәйгамбәр шунда сүз алды: — Ялгыштык без.— диде.— тарихта юк фәрештәнең алла булганы. Моңа кадәр бармы бер алланың каравылчы булып торганы? Гөнаһлы ул. дидек. Йә. кайсының гөнаһысы бер дә булмаган? Алла инде ул алла булып туган, каравылчы булып тумаган! Сөйләделәр: Алла әйбәт, гадел... Гөнаһысы да юк олыдан. Ул бит бары үзенең гөнаһысын ярлыкарга үзе оныткан. Юл куйма, дип. андый гамьсезлеккә. бер фикергә килеп аннары, бик канәгать булып, алла итеп сайладылар тагын Алланы. Бурыч Гаҗәпләнеп шуны уйлап йөрим, (яңа килде уйга — томана!), тик бер генә сүзне хәтерләп тә яшәп була икән дөньяда. «Бурыч» дигән матур сүз бар икән, I матур итеп әгәр куллансаң. Күзләреңне юньләп ачып йөрсәң, төшеп калган бәндә булмасаң. Кеше бурычларын кеше белми, кешенекен кеше түләми, һәркем үзе билгеләргә тиеш бирер бурычлары күләмен. Бурычлы мин. диеп йөри кеше, бурычлы, ди, анам-атама. Ул бурычлы икән кешеләргә, ул бурычлы Илгә. Ватанга. Фикер туа: бу — намуслы кеше, тыйнак кеше, уйлы, хәтерле. Җәмгыятькә безнең әнә шундый аңлы иптәшләр бик кадерле. Ялгышы да күптәр — тормыш бит ул. дөнья һаман булмый уңышлы. Ул үзе дә һаман әйтә тора: бурычлы бит егет, бурычлы! «Бурычлы мин», диләр гомер буе. «зур бурычлы мин», дип яшиләр... Бурычларны түләр вакыт җиткәч бурычлылар бер сүз дәшмиләр. Очраштылар сабакташлар — дуслар. Күпме җәйләр, кышлар үткәннәр. Икесе дә шәхес, икесе дә зур кешеләр инде күптәннән. Сөйләшәләр: олы фикер, акыл аңкып тора әйткән сүзләрдән. ...Ике малай бер-берсенә карый аптырашып ачык күзләрдән. Далаларга килсәң, диңгез тарта. Диңгезләргә китсәң — далалар. Тауга менсәң ярсып, сагындырып үзәннәре көтеп калалар. Туган җирдән туеп китми кеше, эзләп китми кеше каберен. Эзли кеше һаман күрмәгәнен, яшәүләрнең белсә кадерен. Мин ышанам: гел кайтасы килер, кая гына адәм китсә дә. Туктый алмас ләкин Җирнең, Күкнең кырыена барып җитсә дә. Күптәнге бер хакыйкать Үтә икән бөтен кичергәннәр, вакыт ала икән. Тик шулай да. алар үтеп киткәч, нидер кала икән. Мәрхәмәтең, изгелегең кала җанда балкыш булып. Җирдә кылган бөек эшең кала күктә алкыш булып. Сакламасаң, киткән мәхәббәтең сагыш булып кала. Кешеләрне рәнҗетәсең икән, каргыш булып кала. Кимсетсәләр сине бер дә юкка, җанда кала ачу. Гаепләсә сине кемдер юкка, җанда кала ярсу. Кешеләрнең хыянәте кала синдә нәфрәт булып. Якыннарның бәхетсезлекләре кала хәсрәт булып. Бер яхшылык эшли сиңа кемдер — рәхмәт кала аңа. Тик бер шырпы сыза, шул йөрәктә гомер буе яна. Аңламасак шуны, бу хакыйкать күптән таныш булып, яшәвебез безнең, гомеребез калыр ялгыш булып. Кайнар, диләр, кызу канлы, диләр, җитеп бетми, диләр, сабырлык. Ул гаеплемени? Дөнья эссе, кабынып китеп йөрәк янарлык. Тоя тормыш, дөрләп янган чакта, әле синең Җирдә барыңны. ...Кайнар канны суытучы булыр, кем җылытыр суык каныңны?! Үзәкләрең өзелеп төшәр чакта чакыра алсаң икән: «Кил!» — диеп. Килсеннәр дә, елмайсыннар иде: «Килдем бит мин, менә — мин»,— / Кирәк икән без дә дөньяда дип, бер куансаң иде шул чакта! Бездән бәхет китә алмас иде нинди генә хәлдә булсак та... Газинур Маратов Атом-кирмән (ФРАГМЕНТЛАР) Кама Аланында — котлованнар. Өем-өем туфрак-катламнар... Җылы кирәк илгә, якты! — Кирәк Баш очында Кояш та, димәк?! Атомны да тәртә арасына Кертә халык — тормый аптырап. Җылы кирәк илгә, якты кирәк — Җылы булсын еллар, яктырак. Җылы булсын еллар, димәк — җырлы! Халкым минем борын-борыннан Икмәксез дә хикмәт эзләгән гел.— Икмәк тәме килә моңыннан. Якты булсын еллар, димәк — хаклы! Хаксызлыкны халкым күп күргән. Ничә кабат сиратларны кичкән Галиләре салган күпердән. Идегәе булып Идел кичкән. Тукай булып туңган илендә, һәм Туфаны булып Себер киткән, Ил язмышын салып иңенә. Җир тарихы... Җир дә тора Тарихи катламнардан... Легендага күчеп яши Монда таш кантарлар да. Легендага күчеп яши Кашаны. Биләрләре... Хәрабәләр ханлыгы бу. Болгар биләмәләре. Әнә Сувар... Ага-Базар... Ташлардан гыйбрәт алыйк. Монда — китапларга түгел Ташка басылган тарих. Әнә Нөкрәт... Шайтан кала. Юлыккан ни казага? Ташка әверелгән монда Чуен койган казан да. Ташка әверелгән монда Яшәеш тә. үлем дә... Газинур МОРАТОВ (1959) шагыйрь. «Җир хәтере». «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле шигырь китаплары авторы. Казанда яши. Якты булсын еллар! Якты җырлар Җырлый-җырлый язсын яшәргә. Ил күгендә Хаклык уты сүнсә, Әверелә Яшәү мәхшәргә... Якты булсын еллар! Әле анда. Әле монда — канлы вакыйга... Ил күгендә Ирек уты сүнсә. Әверелә тиран «даһи»га. Якты булсын еллар! Хаклык утын Ильич үзе биргән халкыма. Без яшибез бүген — күңелара Бөек аңлашулар хакына. Якты булсын еллар! Караларын Газиз халкым, юк. онытмады... ...Ә ник әле Атом-кирмән төзи Алып оныклары?! Экскаватор кулы әнә Тарихыма үрелә. Замананың тимер кулы Тарихымны актара. Чын тарихны актарсаң да Язык түгел — аклана. Җир тарихы... Катлам-катлам Тарихыма сөялеп, Торам менә... Кулларымда — Бабамның баш сөяге... Җир әйләнә, кошлар оча иде — Җырдагыча! — Заман тизлегендә!.. Баш сөяге телгә килде кинәт: — Ни күмдегез кирмән нигезенә? Баш сөяге телгә килде кинәт — Телгә килде гүя телсез тарих: — Кирмән ватып күңел ачты җирдә Күпме башкисәр җан, күпме кабих. Мәйданнарда изге китап ягып, «Мәгърифәтче-» булды күпме тинтәк. Оныклары аннан тарих язды — Үзләренчә сипләп. һәм туктаусыз тукыдылар башка: — Уйлау — язык, өйрән уйламаска! Хөкем ителәчәк һәр уй, ният! Ни кылса да безләр — тәрәккыят! Тукыдылар башка: — Уйламаска! Ачы шәраб акты мичкәләрдән. Әмер булды кабат: — Айнымаска! Тәгәрәде уйлар кискәләрдән,— Мәңгелеккә лаек — аек уйлар!.. Ачы язмыш, каргыш махмырыннан Мәмләкәтләр язды һушларыннан. ...Бу тарихта кайчак халыклар да Әверелде халык дошманына. Җир әйләнә, кошлар оча иде — Җырдагыча! — заман тизлегендә! Баш сөяге телгә килде кинәт: — Ни күмдегез кирмән нигезенә? Баш сөяге телгә килде кинәт: — Ни күмсәгез — шуны табачаксыз. Эт күммәгез берүк — эт көненә Үзегез дә бер көн калачаксыз. Кардәшләрем минем, эргәдәшләр, Нык берексен җиргә тамырыгыз. Нык берексен! — Кирмән нигезенә Якты өмет салып калдырыгыз. Җирдә якты җиңә барган саен. Арта барыр илдә кадерегез. Кардәшләрем! Кирмән нигезенә Гүзәл гамьнәр салып калдырыгыз. ...Тамырланып, нык берексен җиргә Рухи тамырыгыз. Экскаватор кулы гүя Хәтеремне соса. Шайтан кала эргәсендә Чуен койган Оста. Әйткән хаким: «Бу калага Узалмасын кош та» — Мәшригында, мәгърибендә Ул бердәнбер Оста. ...Эңгер төшсә, күкне иңләп, Каракошлар оча.— Оста кирәк һәр хакимгә — Шул бердәнбер Оста. Оста аулау хакимнәрнең Биләп алган уен. Ядрә булып кирмән ваткан Төрән булыр чуен. Бөек Сердән легенда һәм... Кисәү калган бары... Шайтан кала эргәсендә — Шайтан таяклары... — Кайда гына орлык сибеп. Үсмибез кайда гына. Шуңамы әллә кадер юк Без — шайтан таягына? Үзебезчә без дә чәчәк. Без дә җиргә береккән. Тарих безне «татарник» дип Атый элек-электән. Үзебезчә без дә чәчәк. Яшәрәбез. Сулабыз. Җилләр кыйный, силләр кыйный — Чәнечкеле шуңа без. Гөл-чәчәкләр ыруында Үзгә чәчәк, үзгә без. Җилләр кыйный, силләр кыйный. Ә без — сабыр. Түзәбез. ...Кайда гына шытсак та без. Үссәк, тә кайда гына. Чәчкәләр дип эндәшегез Без — шайтан таягына. Үзебезчә без дә чәчәк. Көзләр җитсә, сулабыз. Хаҗи-Морат карашыдай Кырыс, уйчан шуңа без. ...Ә ул көнне илдә бәйрәм иде. Вәйран җанны ефәк-укага Төрми генә шигырь укыдык без Ирек мәйданында — Тукайга. Ә ул көнне Тукай 100 дә иде.— Кем бозарга базсын бәйрәмне?! Дөнья читлекләрен тарсынган Кош Үз янына безне әйдәде. Дөнья читлекләрен тарсынган Кош Очып йөрде Апрель күгендә. Заманалар кыршау кидергәндә һәрбер кошка, һәрбер күңелгә. Ярсып-ярсып шигырь укыдык без, Ә кемнәрдер, беләм, тукынды — Җыр өстеннән донос юллады һәм Тәре үбеп ясин укыды. Ә ул көнне илдә хәвеф булган. Дөнья черем иткән арада. Кыршауларын, тышауларын өзеп. Шашкан Атом качкан араннан. Ирек мәйданында ирек даулап — Тышауланган халык-илләргә. Репрессияләнгән дастаннарга, Идегәйдәй алып ирләргә — Телгә килгән чакта ирексезлек. Шашкан Атом качкан ...иреккә. Ут-яллары күкне өтәләгән. Тояклары җирне эреткән. Сабыйлардай — мич артына кереп Яшеренгән сыман яшеннән. Поскан Вакыт үлән арасына — Баш сөяге Көннең яньчелгән. Типкән Атом, кушаяклап типкән.— Җиргә иңгән тәңре, алласы... Припятьта кармак салган картның Күккә сеңеп калган карашы. Кыйтгаларга барып ишетелгән Кара Атның кешнәп көлгәне Припятьта кер чайкаган кызның Диңгезләргә аккан керләре. Припятьта кер чайкаган кызның Көмеш сулар юган эзләрен. Көмеш суда йөзгеч-канат булып Бәргәләнгән көмеш тезләре. ...Ә ул көнне илдә бәйрәм иде.— Кем бозарга базсын бәйрәмне?! Дөнья читлекләрен тарсынган Кош Үз янына безне әйдәде. ...Стенамда — «Помпейның соңгы коне». Тереклекнең һәлакәтеннән бер мизгел... Биек рәссам рухы Кешелекне соңгы кабат кисәтә күк... Ә Сэмюэл Коэнның үлем лабораториясендә кеше үтерүнең яңарак, камилрәк ысуллары өйрәнелә... ...Җир — мәҗрух җанвар сыман ыңгырашып куйды. Кояш куркып, сискәнепме, яктылыгын җуя барды. җуя барды... җуйды... Чал кыялар телгә килде: — Без — яралы. Гөл-агачлар пышылдашты: — Без — янабыз. Киек кошлар һава ярды: — Кая очыйк? Сак җәнлекләр аваз салды: — Кая посыйк? Җир дәшмәде... Ә кешеләр, аквариумда бәргәләнгән балыклар кук. һәммәсен дә сизеп торды, белеп торды, күреп торды... АЭСның беренче реактор котлованын казыганда экскаватор чүмече палеозой казналыгыннан мамонтның казык тешен суырып чыгара. Табылдык хәзер музейда саклана... 7 ...Еллар шәмдәлендә — шәмнәр, шәмнәр... Сүнә... берәм-берәм. Үлчи Вакыт кылган гамәлеңне Бишьеллыклар белән. Минем чорым — бишьеллыклар чоры. Мин шул чорда туган. Әмма минем үз бишьеллыгым ул, Үземнеке, туган. Минем бишьеллыкта — милли байлык Үлчәнә Тел белән: Әрәмтамак булып җан асрый Ваз кичкән теленнән. Минем бишьеллыкта прораб — Иман! — Өмет, җыры барга Сметада акча каралмаган Хәрби чыгымнарга. Минем бишьеллыкта тик тел-лөгать. Җыр алмаша илләр: Тарих өсләп өмет җыры оча. Киләчәкне иңләп. ...Хатын-кызлар таңда бәби таба. Иген игә ирләр — Минем бишьеллыкта! Эмир Махмудов Мәхәббәт Зур дуслыкны дошман какшаталмас — Бөек дуслык килә алыстан. Россиясен кочкан Татарстан: Дуслыклары ныграк корычтан. Мәхәббәт ул көчле атомнардан, Кодрәтлерәк үткен кылычтан. Сөеклесен кочкан Татарстан: Мәхәббәт ул көчле сугыштан. Зур дуслыкны дошман какшаталмас, Сөю хисе көчле сагыштан. Халыкларның кайнар мәхәббәте Тынычлыктан килә... алыстан! Бабамнар Чал курганнар йокыларга талганнар... Кылганнарга әйләнгәнме бабамнар?! Курганнарда башын игән кылганнар, Әйтерсең лә зур кайгыга калганнар. Шатланмагыз, зур гөнаһлар кылганнар, Далаларда уяу әле кылганнар. Бабайларга дан җырлыйлар оныклар, Алар өчен кызарсын кем? — сатлыклар... Хыянәттән һәлак булган бабамнар, Далаларга кызыл каннар тамганнар. Каннарыннан хасил булган Иделләр, Бабамнарның пульсын тоя киң илләр. Үткән чорлар, үзгәргәннәр холыклар, Кол булмаган ирек сөйгән халыклар! Киң галәмгә алар юллар салганнар, Алар — исән, йолдызларда калганнар! Иген игә сыман анда бабамнар. Татар моңы кебек таңда — сигналлар. Сак булыгыз, олуг гөнаһ кылганнар! «Барабаннар кагып», кайта бабамнар! Әмир МӘХМҮДОВ (1947) — шагыйрь, тәнкыйтьче: «Матурлык тантанасы». «Мәңгелек моң» исемле шигырь китаплары һәм «Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал» исемле монографик хезмәт авторы. Казанда яши. Шәүләләр Еллар үтү белән үзгәрәләр — Канашевич. Ильми некий лар: Танып булмый хәтта йөзләрен дә, Шәүлә булып калган... мескеннәр! Зур гөнаһлар өчен җәза көтә! — Юмарт алар бүген «тәүбәгә». Шәүлә булып калган бу мескеннәр Әйләнмәсен янә... гәүдәгә! Без белмәгән тарафларга Китә Кеше кинәт кенә. Кеше үлми, Кеше — исән, Туктый бары... йөрәк кенә! Зоопаркта Зоопаркта, тыныч «кирдә «Оя корган» бөркетләр... Кем ирек сөйгән кошларны Зур ташларга беркеткән?! Мәңге азат, курку белмәс Мәгърур кошлар, бөркетләр! Чакырып, дәшеп тора сезне Биеклекләр, киң күкләр. Ризамы сез, шат-көрме сез Тук тормыштан, бөркетләр? Кыяларны, горур кошлар. Калдыргансыз бик күптән: Биеклекнең ни икәнен Оныткансыз, бөркетләр... Озаккамы язмыш сезне Шул ташларга беркеткән?! Түрә Бүрәнә аша бүре күреп. Дачасында яши түрә. Халкын үзенә тиң күрми. Шуңа күрә җаны шәрә. Койма белән уратылган Дачасы да зират кебек. Күңеле — тонган судай т Үтәр юлы — сират кебек. Матбага белән уйнаучы елак балага Тынгысыз бала булды бу! Елап караган була: Тәнкыйтьче ролен Союзда Уйнап караган була. Мәшһүр шагыйрьләр белән ул Сугышып караган була... Никадәр ышкып юса да, Җаны каралган була. Юха елан Тәнкыйть итүдән Шагыйрьне Кичә генә тыелган... Дошманын мактап, зиратта Сүз сөйли Юха Елан.

Реклама