МОГТӘБӘР ШӘХЕС

Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди — татар халкын агарту юлында күп хезмәт куйган журна лист, мәгърифәтче галим, педагог. 1868 елның 28 сентябрендә Татарстанның хәзерге Биектау районы кечкенә генә Ташсу авылында туган Әхмәтһади 1881 елда Казанга килеп, Күл буе («Касимия») мәд рәсәсендә укый. Бу еллар, ягъни XIX йөзнең ахыры, яңача укыту ысуллары, җәдитчелек хәрәкәте җил ләренең татар мәктәп мәдрәсәләренә үтеп кергән ва кыты. Әлеге яңалык хәрәкәтен мәдрәсәләргә нәкъ менә һ. Максудилар буыны алып керә. «Касимия» не тәмамлагач, ул шул ук мәдрәсәдә калып, ике ел җәдитчә укыта. һ. Максуди 1894 елда, белемен күтәрү нияте белән, Истанбулга сәфәр кыла, анда тәкълим, тәрбия, ислах яңалыкларын өйрәнә. Истанбулдан кайтышлый. Кырымда тукталып, мәшһүр җәдит мәктәбе Зынҗырлыда мөгаллимлек итә. Монда укытканда, җәдитчелекне тырышып пропагандалау чы И. Гаспринский белән күп мәртәбәләр очрашып.укырга язарга өйрәтү методларын ни рәвешле җиңе ләйтү турында әңгәмәләр алып бара. 1896 елда Казанга кайта. Үзлегеннән укып, Уфа учительская школасында имтихан тота һәм учительлек таныклыгы ала. 1903 1905 елларда Казан университетының юридик һәм педагогика бүлекләрендә ирекле тыңлаучы булып йөри. Шулай итеп, ул гарәп, фарсы, төрек, рус телләрен яхшы белгән лингвист-педагог булып җитешә. Махсус укытучы яллап француз телен дә өйрәнә. 1897 1904 елларда һ. Максуди Печән базары мәчете каршындагы мәдрәсәдә мөдәррис булып тора. Н. Думави үзенең автобиографиясендә һ. Максудидан шушы мәдрәсәдә гарәп телен өйрәнүе турында җылы хисләр белән искә ала. һ. Максуди — укытуда бердәм программа тарафдары. Бердәм программаларның булмавы, дәреслекләрнең кызыксыз төзелүе, укырга-язарга өйрәтүдә гаять кыен булган иҗек методына ябышып яту аны борчый. Ул мәктәпләргә дин гыйлеме белән бергә дөньяви фәннәр кертүне, рус класслары ачуны яклый. һ. Максудиның татар халкына күрсәткән тагын бер зур хезмәте — самодержавие хакимлек иткән авыр елларда унөч ел буе (1906 ел, 15 январь — 1918 ел, 21 июнь) 4 • йолдыз, газетасын чыгарып килүе. Әлеге газетаны чыгару артыннан ул 1903 елдай йөри башлый. Югары органнарга дүрт мәртәбә гариза кертә. Дүртенчесендә генә, 1905 елгы революция тәэсире белән генә рөхсәт алуга ирешә. • йолдыз» татар публицистикасы тарихында либераль буржуаз газета итеп бәяләнә.VIII Әйе, һ. Максуди газетада төрле мәсләктәге мәкаләләр урнаштыра. Либераль буржуазия белән демократия арасында тирбәлгәнлеге өчен классикларыбыз аны вакыт вакыт тәнкыйть тә итәләр. Ул, әлбәттә, революцион демократ зыялы түгел, мәгърифәтчелек кысаларында эшчәнлек алып барган кеше. һ. Максудиның урта мәсләк тотуы реакция елларында байтак матбугат органнары ябылганда, газетаны саклап калу өчен бер чара да булган булса кирәк. «йолдызының 10 еллык юбилей кичәсендә сөйләгән докладында политикада төрле караш лар хакимлек иткән турында ул үзе дә әйтә. • йолдыз»га үз чорының демократик фикерләре дә тирән үтеп кергән. Газета Г. Тукай, М. Гафури, Г. Ибраһимов. Г. Камал, Ш. Камал, С. Рәмиев, Ш. Әхмәдиев. Н. Думави һ. б. танылган язучыларның иҗат эшчәнлегенә киң мәйдан ача. XX йөз башында татар ’демократик публицистикасы моңа кадәр күрелмәгәнчә үсеп китте, дибез икән, монда • йолдыз» ның да роле, һичшиксез, зур. Шунысы кызыклы, Г. Камал үзе чыгара торган «Азат халык» газетасы белән •йолдыз»га килеп кушыла һәм аның җаваплы секретаре вазифасын үтәргә керешә. • йолдыз»да демократик юнәлешнең көчәюенә Г. Камалның тәэсире зур булгандыр, әлбәттә.«Йолдыз» чыга башлаган елларда татар әдәби теленең бердәм орфография кагыйдәләре булмый, кем ничек тели, шулай яза. Татар телендә газета-журналлар бар- ' лыкка килгән XX йөз башында бердәм орфография мәсьәләсе көн тәртибенә баса. Һ. Максуди беренче санда ук: «Гәэитә һәркем укый алачак Казан теле белән язылачактыр, Казан теленчә исеме булмаган чит сүзләр генә үз телендә алыначактыр»,— дип белдерә һәм шушы юлны ахыргача дәвам иттерә. Егерме сигез хәрефле гарәп алфавитында сузык аваз хәрефләре өч кенә (а. у, и) булуы язу һәм уку эшен гаять кыенлаштыра. Шушы кыенлыкны искә алып һ. Максу ди гарәп алфавитына о-ө сузыклары өсти, шуны Уфа гыйльми мәҗлесендә кабул иттерүгә ирешә. «Йолдыз»да бу хәрефләргә сүз башында, уртасында, ахырында язылу хокукы бирә. «Моның гамәлгә кереп китүе имлямызда яртылай җиңеллек, фәннилек һәм табигыйлек тудыра».— ди Г. Ибраһимов «Матбугат әңгәмәләре» исемле мәкаләсендәIX. Соңрак Һ. Максуди «ә» сузыгын да язылышка кертә. «Йолдыз» татар орфогра фиясен камилләштерү буенча бәхәсләр урынына әйләнә. һ. Максуди беренче журналистлык тәҗрибәсен «Тәрҗеман» газетасында ясаса да, публицистлык сәләте тулысы белән «Иолдыз»да ачыла, монда ул орфография, мәктәп тормышы, укыту-методика эшләрен яктырткан дистәләрчә мәкаләләр бастыра. Үз вакытында популяр газеталардан саналган «Йолдыз» татарлар яши торган күп шәһәрләргә таралган. Һ. Максуди шушы газетаның редакторы һәм нашире, актив язышучысы булуы белән генә дә культурабыз тарихында лаеклы урын алырга хаклы. Ләкин аның педагогика, журналистика һәм лингвистика кебек өч мөстәкыйль өлкәне бергә уңышлы бәйләп алып баруына сокланмый мөмкин түгел. Китап язу белән дә ул гомере буе шөгыльләнгән. Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсендә аның утыз ике исемдә китабы саклана. Байтагының берничә басмасы булуын исәпкә алсак, бу сан тагын да арта. Күпчелек хезмәтләре лингвистика фәненә карый. «Төрки нәхүе», «Төрки сарыфы», «Төркичә имля кагыйдәләре», • Тел белеге» кебекләре исә мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланылган, һ. Максуди • Руснстан», «Практический учебник французского языка» исемле тел өйрәнү кулланмалары да төзегән. Аеруча озын гомерле китабы — «Мөгаллим әүвәл» әлифбасы. Шәкерт вакытында төзелә башлап 1892 елда беренче басмасы дөнья күргән бу китап 1917 елга кадәр егерме тугыз мәртәбә басыла, татар мәктәпләрендә укырга-язарга өйрәтүдә төп кулланмаларның берсе булып исәпләнә. Әлифбаның фарсы теленә тәрҗемә ителүе турында да хәбәр бар. һ. Максуди «Мөгаллим әүвәл»дәи килгән табышны «йолдыз» кирәк-ярагына тотуы турында да әйтә. һ. Максуди — үз чорында иҗтимагый тормышның уртасында кайнаган кеше. «Мөселман иттифакы партиясе»ндә мәктәп-мәдрәсәләр комитеты секретаре, Казан шәһәре думасы члены. Ул бу вазифаларыннан да асылда халыкка кирәкле эш эшләү өчен файдаланган. Казанда беренче рәсми татар китапханәсе «Китапханәң исламия» не ачу өчен ул шәһәр думасына берничә мәртәбә гариза бирә. 1906 елның 2 январенда рәсми рәвештә ачылган бу китапханәнең, фондын оештырып, эшен башлап җибәрә, 1922 елга кадәр аның мөдире вазифасын башкара. һ. Максуди Октябрь революциясеннән соң, 1925-1930 елларда. Көнчыгыш педагогия институтында гарәп телен укыта. Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәктә фәнни хезмәткәр булып исәпләнә. Кызы Бәһрәмия Сәйфуллинаның сөйләвенә караганда ул соңгы көннәренә кадәр армый-талмый эшли. 1927 елда аның • Фәнни камус» исемле сүзлеге чыга. Гомеренең соңгы елларында «Ленин — философ», • Хакыйкать һәм вәхшилек» исемле хезмәтләрен әзерли. Ләкин аларны бастырып дөньяга чыгарырга өлгерә алмый. Бу хезмәтләрнең кулъязмалары Казан университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә саклана. Хөкүмәтебез, Ь. Максудиның хезмәтләрен тәкъдир итеп, аңа 1927 елның 1 маен нан персональ пенсия билгели. Ул 1941 елның 28 июнендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тууына һәм вафатына күп еллар үтсә дә, бу могтәбәр шәхес әлегә кадәр тиешле бәясен алмаган. Хезмәтләрен өйрәнеп, аның культурабыз тарихында тоткан урынын билгеләү көн тәртибендә тора.

Реклама