ИЛЧЕГӘ ҮЛЕМ ЮК

Ике бәхеткә бер афәт килер, ди. Сарайны тәмамлап җиткәндә оста Алпар кисәктән авырып китте, урынга калды Сарай бизәү эшләрен төгәлләүне Сәлим хан Дәүранга йөкләде Бер тапкыр хан кызы Назлыгөл бизәүчеләр янына килгәч, Дәүран юри чүкеч белән бармагына сукты. Кыз моны күрде дә «аһ!» итте, әтисенә нидер әйтергә ымсынды һәм, үз-үзен тыя алудан гаҗиз калып, оста егетнең бармагын кулъяулыгы белән кысып тотты Кайнар кан чигүле ап-ак кулъяулыкны кызылга буяды — Авыртамы? - Авыртмый, без күнеккән инде аңа,— диде егет һәм кызның күзләренә карады. Назлыгөлнең гүзәллеген ни белән дә чагыштырырга белмәде оста Озын муен, ай сыман йөз, шомырт кара күзләр, күзләрендә энҗедәй нурлар биешә Бәйлә инде, бәйлә!— диде Сәлим хан көлемсерәп. Көлемсерәве янә шуннан иде кызында да, егеттә дә мәхәббәт ялкыны кабынып китүен күрде ул. Иллә моңа бер дә таң калмады. Ханбикә Зөбәрҗәт кебек, кызы Назлыгөлне оста егет яныннан алып китәргә дә ашыкмады. Чөнки ул белә иде: бу хәл озакка бармас, тиздән Назлыгөлне йә берәр хан гаиләсенә, йә кенәз угланнарына соратырлар һәм Сәлим хан рәхәтләнеп кызын туларның берсенә биреп җибәрер Чит илгә кыз бирү кияү булдыру гына түгел, үзенә күрә сәясәт тә. Оста егеткәме моны аңларга?! Шул вакытта Сәлим хан бу егетнең Туйбикәдән тууын да исендә тота иде Җан тартмаса, кан тартыр, диләр, хак әйткәннәр икән шул Сәлим хан бер сүз белән «Дәүран кызыма гашыйк»,—ди гән фикергә килде. Назлыгөл Дәүранның бармагын бәйләгәндә яралының күзләренә карап алды. Сабыр гына елмая иде егет. Тик бу елмаюда шундаен гаярьлек, тәкәбберлек, горурлык, бирелгәнлек күрде ки хан кызы, икенче мәлдә аучы каршына килеп чыккан җәйран кебек сискәнеп китте. Әмма бу сискәнү шундук узды, егетнең зәңгәр күзләрендә: «Мин сине яратам, мин сица, хан кызы, гашыйк»,— дигән сүзләр укыгандай итте, ул гыДәвамы. Башы 6 санда. намы, иреннәре дә: «Мин сине яратам, хан кызы, яратам, яратам!»— дип кабатлыйлар кебек тоелды Хан кызы керфекләрен каккалап алды, аның нидер әйтәсе килде, мәгәр артында атасы басып тора иде. — Йә, кузгалыйк, Назлыгөл,— диде Сәлим хан. Шул көнне Туйбикә углының бәхет өләшкән җирдә булгандай ел- мая-көлә кайтып керүен күреп: «Аллага шөкер, кам юраган дөрес чыга, балам хан кызын күргән, бәлкем әле яратам дип тә әйткәндер»,— дип уйлады. — Аны күрдеңме, балакай, бик шатсың? — Кемне «аны», инәй? — Хан кызы Назлыгөлне? — Назлыгөлне’.?—дип анасының күрәзәлегенә шаккатты Дәүран — Әй. атасы белән килеп киткәннәр иде шул. — Карале, эшең уңдымы, балакай? Атаң көнозын сине көтте, хәле авыр аның, юкка борчыма. Аның сиңа бер үтенече бар. сабыр гына тыңла. ышандыр Өметләнеп торсын, өметле көн күрер, өметсез гүр керер, диләр «Килер бер көн,—дип уйлады Туйбикә —Алпар да сәламәтләнер, хан кызы да сиңа ябышып чыгар Чыкмый нишләсен, язмыштан узмыш юктыр Кем белә, бәлкем әле Туйбикә Зөбәрҗәт кодачасы белән бер табында утырыр. Утырыр, утырмый кая барсын!» Иллә барысы да Туйбикә уйлаганча булмады, хан сараен төзеп бетергән елны осталарның остасы Алпар урыныннан кузгала алмас булды. Дәүран сарайга юнәлде Ике көн көтте ул Сәлим ханның кабул итүен Ахыр өченче көн дигәндә оста Дәүран хан тәхете каршына кыяр- кыймас кына килеп басты, тезләнеп баш иде. — Әүвәл йомышың әйт,— диде Сәлим хан — Ханиям, атам каты авырып китте. Аның бер үтенече бар сезгә: ирек алып үләсе килә. Бирегез, ханиям, атама ирек! — Китап, колларның урыннары җәннәттә булыр, дигән. Нигә ул үлеп яткан адәмгә ирек? — Ханиям, борын заманда берәүдән: «Бу дөньяда иң татлы нәрсә ни була?»— дип сораганнар. Ул: «Ирек!» дигән. Атамның ирекле булып үләсе килә, ханиям Ул сезгә гомере буе тугрылыклы булган — Әүвәл терелсен,—диде Сәлим хан - Үзе килер каршыма Атаң ирек алса да. син минем колымдыр — Мин колыгыз, ханиям. Тик атама гына ирек бирегез. — Түшәктә яткан кешегә мин ирек бирә алмыйм — Ирек бирегез атама, ханиям Алдыгызга тезләнеп үтенәм. Гомерем буена тугрылыклы хезмәт итәрмен. Оста Дәүран янә хан алдына тезләнде, башын түбән иде. — Ярый, уйлап карармын,— диде хан, йомшара төшеп Дәүран ашыга-ашыга өйгә кайтты, атасына сөенче әйтәсе иткән иде әмма ул минутларда осталарның остасы. Бөек Калада күп биналар күтәргән, ханга яна сарай салган Алпар вафат иде инде. Атасының баш очында шәех Игәнәйнең мөриде ясин чыгып утыра, анасы ир-канаты күкрәгенә капланган да үксеп елый. Үлеп яткан атасын, үксеп елаган анасын күпеп Дәүран баскан җирендә катты да калды. Ирек ала алмый үлеп китте атасы. Ул алай итмәс, коллыктан котылу җаен табар, атасы кебек, богаулавын кочаклап үлмәс Бу яшь колның атасы каршында биргән анты, әрнүле яо суы иде. " Шуңа күрә, Шайтан каласын күтәрергә әмер алгач, атасын җирләгәннән соң җитдиләнеп киткән оста Дәүран Сәлим ханга бер шарт куйды: Ирек бирсәгез генә кирмәнкаланы салырга керешермен, ханиям,— диде. * Сәлим хан кулын аның иңенә салды да: — Әүвәл эшең күрсәт, оста, хан вәгъдәсендә торыр,— диде Дәүран Шайтан кирмәнкаланы күтәргән ташчыларга да алдан ук 5 әйтеп куйды «Кирмәнне салгач, хан һәммәбезгә дә ирек ышандыр- £ ды»,— диде. ? Менә ни өчен меңгә якын ташчы, кирмән салынып беткәч, зар-интизар = булып Сәлим ханны көтә башлады Ниһаять, хан килде. Иң әүвәл ул кир- ♦ мәннең тышкы диварларын карап чыкты, ташчылар эшеннән канәгать ка- * лып, асма күпер аша кирмән эченә узды, туктап, тимер белән ныгытылган R капкаларга игътибар итте Иллә төп манарага кермәгән иде әле, әйтер сү- 2 зен әйтми торды £ Моңа кадәр дә ташчылар ирек дәгъвалап йөргән иде, Сәлим хан һәр- S чак кичектерә, юмалый килде. Ирек сорап-сорап та ала алмагач, ташчы- 2 ларның күбесе чирүгә китә — мәгәр анда да бал белән майда гына яшә- t- ми иде кеше. Яу чабулар була, яулар килә — күбесе орыш кырында ятып, кала иде. Әмма шуңа да карамастан, ташчыларның беришесе «хан гаскәренә языла иде. Дәүран да Сәлим ханнан ирек сорады, әмма хан якын да килмәде Мә- ® гәр өметсез шайтан, диләр бит Дәүран һәрчак ирек турында хыялланып " яшәде, һәм менә, ниһаять, бүген ул ирекне алыр, алмаган очракта— барысы да ташчылар белән сөйләшеп куелган иде Сәлим хан башта кечкенә манараларны карап чыкты, аннары борынгы бабайлардан калган, диварлары киңәйтелеп күтәртелгән күзәтү манарасына юнәлде Дәүран аңа иярде. Керер алдыннан Сәлим хан югарыга карап алды — мәһабәт, дәһшәтле иде манара. Аның менәсе, эчен күрәсе, түбәсенә җитеп, тирә-юньгә күз саласы килә иде Төп манарага керер алдыннан оста Дәүран Сәлим ханны ишек төбендә туктатты. — Ханиям, мин анда яшерен ишекләр куйдым, аулак бүлмәләр уйдым Берәү белгәнне икенче белсә, өченчегә җитәр, анысы илгә таратыр, ди Манарага үзегез генә керсәгез иде, ханиям Сәлим хан яшь остага сирпелеп алды һәм артыннан бер тотам калмый йөргән җансакчыларына: «Калыгыз!» дип кул селтәде. Оста һәм аңа ияргән Сәлим хан манараның беренче катына керделәр Дәүран кулына кисәү агачы алды, ут салды һәм ханга бирде. Хан бер сүз әйтмәде, өске катка менеп китте, әмма җаен тапмыйча, кире әйләнеп төште, шулай ук ашыга-кабалана ул түбәнгә юнәлде, бу юлы да кергән ишек янына килеп чыкты Хан ачулы да, бераз гаҗәпләнгән дә кебек иде. — Үзең күрсәт юлны!— диде хан. — Әүвәл ирек вәгъдә ит, ханиям. Сәлим хан Дәүранга бер сүз әйтмәде, ишекне ачып ике җансакчысын чакырып алды, тегеләр йөгереп килеп кергәч, ул останың йөзен яктыртырга кушты Тәкәббер, горур рәвештә басып тора иде оста. Элек ул колларның йөзләрен дә бер-берсеннән рәтләп аермый иде. иллә Дәүран башка иде, оста Алпар углы. Туйбикәсенең баласы. Хан шул берничә мизгел эчендә егет йөзендә Туйбикәсенең тәкәбберлеген, горурлыгын, атасы оста Алпарның кыюлыгын, тәвәккәллеген күрде Алар ханнан тетрәп торалар, аның ихтыярына буйсыналар, дип уйлый иде, ә монда бөтенләй башка йөз — таләп итүче, шарт куючы «Яшь, кыю, дорфа, ханның кодрәтен белми, камчысын, сөрсу-дымсу зинданын татыганы юк»,— дип уйлады Сәлим хан һәм җансакчыларына боерды. — Каерып бәйләгез кулларын! — Кагылмагыз миңа! Мин ирек дәгъва итәм сездән, хан! — диде Дәүран ханны янә гажәпкә калдырып Тотып бәйләгез, тик үлтермәгез. оста миңа исән көе кирәк! Ашыкмагыз, ханиям. Жаисакчыларыгыз монда кылыч белән керде. кылычтан китәрләр дә Боермый торыгыз аларга! Син кем ул хәтле хан кадәр ханны өйрәтергә, эт ялаган нәмәстә! Колчуар! Мин — оста, ханиям. Алпар углы Дәүран булам /Кансакчыла- рыгызны мина өстергәнче белеп калсагыз иде. Күрәзә миңа. «Хан үлеме — синең үлемең, синең үлемең — хан үлеме», диде. Шуның өчен мин сездән андый боерыкны бирмәскә үтенер идем — Күрәзә?!— Сәлим хан каһкаһәләп көлде. — Мин сине үзең салган манараның очына астырачакмын. Күрәзә юрады, имеш Нәрсә карап каттыгыз, бәйләгез кулларын каерып! — Ханым, белеп калыгыз, мин - сезнең үлемегез Мин сезне соңгы тапкыр кисәтәм. Ышанмасагыз ишекне ачтырып карагыз, кирмән эче тулы коралланган ташчылар. Сезнең йөз азатыгыз . Ирек вәгъдә итегез, ханиям, ирек! Бер миңа гына түгел, барыбызга да! Тотыгыз, бәйләгез, башкисәрне!— дип тамагы ертылырдай итеп кычкырды Сәлим хан. Оста Дәүран азатларның берсенә, итек кунычыннан алып, хәнҗәр ыргытты. Дошманы йөзтүбән каплангач, аның кылычын кулга төшереп, икенче азатка селтәнде. Азат шәп орыша иде, Дәүран акрын гына артка чикте һәм, кисәк борылды да. каршы якка күчте, азат аның артыннан ташланды һәм бушлыкка туры килде, күрәсең, яман итеп кычкырып җибәрде дә юкка чыкты Сәлим ханның тез буыннары бушап китте, ул ишеккә таба дивар буйлап шуыша башлады Әмма оста Дәүран ишек янында иде инде, ул этеп җибәрүгә хан башы белән диварга килеп бәрелде һәм, ыңгырашып. артына утырды. Оста Дәүран ишекне тибеп ачты һәм ярсулы тавыш белән: - Туганнар, коралга!—дип кычкырды. Шуннан соң ишегалдында мәхшәр башланды. Кирмән эче умарта күче кебек гөжли, җан ачуы белән кычкырган тавышлар манарага кадәр ишетелә иде Ханиям,— диде оста Дәүран — Әле соң түгел. Ирек, ирек бирегез! Сәлим хан торып басмакчы итте, әмма яңадан утырды. Оста Дәүран янә ишекне ачты, хан янына килде. - Ирек, ирек ышандырыгыз, ханиям! Әйт әле, оста, төшемдәме, өнемдәме бу хәл?. Мин кая Сәлим хан күтәрелеп түшәмгә карады, ишектән төшкән яктылык урталай ярып салган имән бүрәнәләргә төшкән, ишегалдында яман тавышлар яңгырый Манара эчендә мәчеләр чинашкан, бүреләр улаган, козгыннар каркылдаган шау-шу тулгана Әллә соң чынлап та Шайтан үзе торамы монда? Нигә килде ул бирегә? — Ханиям, ирек вәгъдә итегез, ирек?! Шул чак ишектә кораллы азатлар күренде, алар артыннан кулына кылыч тоткан әмир Хаҗи килеп керде, ул үзенә таба ыргылган оста Дәү- раннын кылычын бер селтәнүдә бәреп төшерде, һәм азатларына: Бәйләгез кулларын!— дип боерды. Шуннан соң әмир Хаҗи дивар буенда утыручы атасы янына килде, күтәреп торгызды, күзләренә карады. — Калдыр мине, углан, калдыр . — Шунда хан кисәк исенә килгәндәй булды:— Оста Дәүранны тотып бәйләгез Үлтермәгез! Ул миңа исән хәлдә кирәк, исән Ташчылар баш күтәрде Барысын да елгага, елгага' Котыртучы оста Алпар углы Дәүранны сак астында Бөек Калага озаттыр! Хан шулай диде дә ишеккә юнәлде. Шайтан каласындагы суеш-кы- рылышны Болгар халкының күбесе белми дә калыр, әмма биредә булган хәлне Сәлим хан гомере буе онытмас, онытырлык итмәделәр аңа ташчылар бу хәлне. Сәлим хан акрын гына ишегалдына чыкты һәм кадалып, суелып яткан мәетләр өстеннән, итеген канга буйый-буйый, абына сөртенә, елга ягындагы капкага таба китте Берәү дә аны тотмады, берәү дә ярдәм итәргә кыймады Асылма күпергә җиткәч, ханга атын китерделәр, җан- сакчысы атланырга ярдәм итте Сәлим хан берәүгә дә күтәрелеп карамады. күпердән чыгуга, атын Бөек Кала тарафына борды Аңа суеш-кырыш- * тан исән калган ике жансакчысы иярде. 2 Әмир Хаҗи баш күтәргән ташчыларга җәзаны үзе бирде. Ул башта g аларны бер бауга тезеп бәйләтте, аннары әсир ителгән ташчыларны текә 5 яр буена илттерде Шуннан беренче әсирнең башын кистереп, яр астына £ атырга боерды Башы киселгән мәетләр, бер-берсен тарта-тарта. аска з- тәгәрәделәр, боларның барысын да кыю остага күрсәтеп торды әмир Ха- 5 җи. Дәүран кычкырмады, йөрәгенә кан сауган хәлдә бары тик ирен- ♦ нәрен чәйнәде. 5 Аннары әмир Хаҗи йөзбаш азатына куллары артка каерып бәйләнгән ч Дәүранны атка атландырырга һәм Бөек Калага озатырга боерды. Шайтан кирмәнен торгызырга киткән меңнән артык ташчыдан Бөек * Калага бары тик бер Дәүранны алып кайттылар Ир-канатларын кар- ю шы алырга чыккан хатын-кызга Сәлим хан: 2 — Ирләрегезне баш күтәрергә котыртучы оста Дәүран исән. Ә менә »- ирләрегез кайтмас, аларны котыртучы останы мин зинданда черетәчәкмен. * Йөз азатым Шайтан каласында ятып калды Котыртучыга каһәр!. — диде >- Хан азатлары оста Дәүранны ярсынган хатын-кызлардан көч-хәл белән аралап, зинданга илтеп яптылар. Сабый чактан ук төрле йолаларга, ® сихерче хикмәтләренә ихластан ышанган Сәлим хан, оста Дәүран гомере чынлап та үзенең гомере дип уйлап, аны күз карасы кебек сакларга кушты. Гәрчә угланы мең азаты белән килеп, ханны үлем тырнагыннан алып калган булса да. ата кеше әмир Хаҗига Шайтан каласында булган хәл өчен ризасызлык белдерде. Моннан соң шактый гомер узса да, Сәлим хан Дәүранны зинданнан чыгармады Яңа кала салу мәсьәләсе кузгалгач, ул сарайга угланын, әмир Хаҗины чакыртты. Ага Базарда күренгән һәр кам үзен нигәдер Болгар ата дип атый икән. Угланы килеп керүгә һәм хәл-әхвәлләр сорашуга, Сәлим хан аңа шул сорауны бирде. — Белмим, атам,— диде әмир Хаҗи — Күргәнем булмады. Бу хакта белсә, зинданында утыручы оста Дәүран беләдер. — Миңа җиткерделәр, углан, Шайтан каласы нигезенә Болгар ата үз-үзен корбан иткән, имеш Хакмы шул. күргәнме берәрсе? Күрсә, исбатлый аламы? — Кирмәнгә нигез казытучы оста Дәүран булды, атам — Борынгы бабаларыбыз яңа салынасы кала нигезенә хан нәселеннән углан корбан итә торган булганнар. Шунсыз кала дошман кулына күчә, имеш — Гафил булган бабаларыбыз, атам Бу хакта шәех Игәнәй ишетсә килештермәс. Болгар камының үз теләге белән кирмән нигезенә кереп ятуына ышанмыйм, атам — Шәех Игәнәйдә минем эшем юк. Иллә бабаларыбызның яңа кала нигезенә угланнарын корбан итүләре булган хәлдер Ә син мине шәех белән куркытасың,—дип канәгатьсезлек белдерде Сәлим хан- Ярый, анысын куеп торыйк Илче Садакны үлтерүчене тапмадыгыз, хәерле булсын. Ни син, ни вәзир ул хакта бер кәлимә сүз әйткәнегез юктыр. Хуш. Минем бүген менә нәрсәне беләсем килә, углан Нигә манарага кергән бер кешене елгадан үле көе табып алалар? Кем эше бу? Кирмән синеке, углан Ул серне үзен ачарга да тиеш Нинди серле урын ул?.. Киңәшем шул булыр сиңа, углан кайт та бер азатыңны Шайтан манарасына кертеп җибәр 14сән-имин әйләнеп чыкса, миңа китер, инде ул-бу була кала икән — кадерләп күмдер Шуннан соң миңа килерсең — Барысын да сез дигәнчә итәрмен, атам. — Кисәтәм. углан, бу хакта берәү дә белмәсен, бер җан иясе дә.. Сарайдан чыгуга, әмир Хаҗи Шайтан каласына чапты. Анда кунды да. көн тууга, әле яңарак кына кнрмән сакларга килгән азатны үз янына чакыртып алды. — Егетем, бүген кичен кояш баегач. Шайтан манарасына менәрсең. Бар нәрсәне дә карап, күреп чык. Әүвәл өскә күтәрел. Чулманнан түбән һәм югары якка хәрәкәт иткән корабларны күзәт. Санын яз. Ничә кораб түбән төшә, ничәсе югары күтәрелә. Кичен әмир аны үзе Шайтан манарасына кертеп җибәрде. Янында басып торган юлдашына: — Менә нәрсә, каравылбаш, азатның анда кереп китүе хакында син дә мин генә беләбез. Телең тешлә, озын тел белән бергә баш дигән нәрсәнең дә өзелеп очуы бар. Каравылбаш барысын да аңлады, әмиргә сорау бирмәде. Икенче көнне кояш чыгуга, яшь азатның үле гәүдәсен елга буеннан табып алып кайттылар. Суга батып үлүчеләр булгалап тора иде. шунлыктан бу хәлгә бик үк игътибар итмәде кнрмән халкы. Икенче көнне әмир Хаҗи Сарайга чапты һәм атасы Сәлим хан каршына килеп басуга: — Атам, азатның гәүдәсен иртәнге якта елгадан табып алдылар,— диде. Сәлим хан тәхетеннән торды, ишекле-түрле йөренергә кереште. Ул әлегә кадәр оста Дәүран белән ни кылырга белми иде. хәзер аны угланга бирергә дигән карарга килде. Кертеп җибәрсен Шайтан манарасына. Исән-имин чыга икән, димәк, манарада бернинди Шайтан юк. Инде аны да үлтерәләр икән Йә хода, әйткән сүзе хак булып, оста гомере — минем гомер булса? . — Син аны миңа бир, атам, диде-әмнр Хаҗи, атасының кем турында уйлавын белгән сыман Сәлим хан гаҗәпләнгәндәй итте, әмма сер бирмәде. — Халык ни әйтер?.. — Мин аңардан яңа кала салдырам, тиңе булмаган кала. — Идел буенамы? — Әйе — Әүвәл вәзир Исхак кайтсын, мин аны яңа калага урын сайларга җибәргән идем,— диде хан, — Кайтсын.— диде әмир Хаҗи.— Ә останы алып китә торыйм. Сызымнарны эшли торыр. — Алып китәрсең. — диде Сәлим хан — Тик исеңдә тотсаң иде: кайда гына яшәмәсен, ниләр генә кылмасын, оста исән булырга тиеш — Башыннан бер чәче дә төшмәс, атам 10 Бер атнадан соң хан зинданында ятучы оста Дәүранны ун азат белән Кашанга алып киттеләр. Сак астында алып кайтса да. әмир Хаҗи останы зинданга япмады, иртәгә үк яңа калага сызымнар сыза башлыйсың дип. кайчандыр кәтиб Хафиз яшәгән бүлмәдән урын бирде — Әүвәл миңа яңа кала салынасы нигезне күрсәтегез, әмир —диде оста Дәүран Әмир Хаҗи йөзбаш Бачманны чакыртып алды һәм останы аның белән яңа кала салынасы төбәккә җибәрде. Киткәндә әйтте: — Оста сызымнарны Казан кирмәнендә эшләр, баһадир Үзенә аерым өй бир. күзәт, тәрбияле тот. күз-колак бул р — Баш өсте, әмир, миннән качмас, миннән качкан кеше тумаган әле.— диде мактана төшеп Бачман баһадир ' " — Белеп торсаң иде. баһадир, оста Дәүран качкын түгел. Ул беркая да качмас, мин аңа ирек бирергә булдым,— диде әмир Ә-ә,— дигән булды баһадир Бачман һәм юлга җыена башлады Бер айдан Казан кирмәненә килгән әмир Хажи, останың сызымнар ф сызын ятуын күрде дә. ышбу сәер кешедән канәгать калып, аны ни белән * булса да куандырырга теләде. * - Яңа кала Бөек Каладан да мәһабәтрәк булса, икенче көнне үк £ ирек алырсың, оста. — Атаң миңа ул ирекне бирде инде, әмир. Рәхмәт ана. — Вәгъдәне сиңа акылына җиңеләя башлаган атам түгел, әмир Ха- Z жи бирә' - Кем ул әмир Хажи? Сәлим хан угланымы?! Ул меңләгән ташчымны * елгага башларын чабып ташлатты. Шул кеше ирек вәгъдә итәме мина?! s — Дуамалга — йөгән, усалга битлек кигезерләр, ди, оста Ирекне | мин сиңа хәзер үк бирә алам >, — Әмир, мин коры сүзгә ышанмый башладым. Миңа ирек бирүең S хакында мөһерең сугып, язу язып бир. Мин хан вә әмирләргә ышанмый “ башладым Ирек бирсәгез, тирә-якта тиңе булмаган кала салынган бу- * лыр, әмир £ — Башта эшең күрсәт, оста, эшең. Шул булыр сиңа әмир Хажи сүзе! z Оста Дәүран аягүрә басты, әмиргә түбәнчелек белән баш иде Хажи егеткә күзен текәп «Үҗәт, кыю, тәвәккәл, матур кеше. Анам, Назлыгөл ; ышбу остага гашыйк, дип сөйләгән иде, булуы да бар»,— дигән нәтиҗәгә ® килде. Дөнья гизгән бер дәрвиш Хаҗига хикмәтле бер сүз әйткән иде. «һөнәр иясе буларак һәр оста — үз-үзенә хан, акыл иясе буларак без үз-үзе- безгә хан». Дәшмә остага. Кешене изге юлга салу аны юлдан яздыруга караганда мең тапкыр кыенрактыр Кем әйтмешли, шәүләне турайту өчен, иң әүвәл шәүлә ясаучыны турайтырга кирәк. Ике көннән әмир Хаҗи оста Дәүранга ирек бирде Мөһер әмирнеке иде. Оста Дәүран язуны кулына алды да бик озак битенә каплап торды, аннары дүрткә бөкләп түшенә — йөрәк янына тыкты, шуннан соң гына әмиргә баш иде. — Оста, син — бүгеннән ирекле кеше! Тагын өч көннән яңа каланы салырга Бөек Каладан меңләгән ташчы килде. Аларны күргәч, оста Дәүранның йөрәге кысылып куйды Берьюлы аларга да ирек сораган булса? Бирер идеме икән әмир ирекне? Сорар ул аны, тик бу ген түгел. Башта эш күрсәтергә, ташчыларның мәхәббәтен яуларга кирәк... 11 Көтмәгәндә килеп кергән Бачман баһадирга әмир Хаҗи хәтта күтәрелеп тә карамады. Әмирнең тез өстендә кече угланы утыра һәм углан атасына иҗекләп китап укый иде. Бала тотлыгып калганда ата кеше сукранып ала. — Гали абыең синең кебек чакта шартлатып укый иде инде, син әле һаман әлпине таяк дип белмисең,— диде әмир Хаҗи һәм ишек төбендә басып торучы баһадирга күтәрелеп карады — Йә, нинди йомыш китерде баһадирны? Бачман баһадир авызын да ачарга өлгерми калды, углан кычкырып: — Тимер тапкан тилмермәс, бала баккан көн күрмәс,—дип әйтеп салды. — Хак әйткәннәр бабайлар,— диде әмир — Бала баккан көн күрмәс. Әй, кем бар анда, алыгыз угланны! — Йә, нинди йомыш төште, баһадир, әмиреңә? Бачман баһадир асрауның угланны алып чыгып киткәнен көтеп тор- ды. Әмир Хаҗи аякларына кеш тиресеннән тегелгән юрганны япты — Әллә нигә тезләр өши, кыш көне ауда салкын тидердем, ахры. Чәчкә Ананы чакыртасы иде дә. һаман җае чыкмый тора. Кала ничек анда, баһадир, күтәреләме? — Кала ай үсәсен көн үсә, әмир. — Йә, йомышың әйт инде? — Әмир, чынмыдыр, ялганмыдыр, сеңлем Зәйтүнә Шайтан каласына йөри икән дигән хәбәр җиткерделәр. — Шуннан ни? Йөри бирсен — Әмир, кыз бала ул Шайтан кирмәнендәге халыкны беләм мин Әмир Хажи көмеш кыңгыравын зеңләтте. — Ни булды, әмирем? — дип Акбикә килеп керде. Шулай диде дә. ишек төбендә басып торучы баһадирны күреп, авызын яулык очы белән каплады. — Зәйтүнә кая югала көнаралаш, бикә? — Урманга җиләккә йөри ул. әмирем Тубал-тубал җиләк җыеп алып кайта. — Үзе генә чыгамы, сак беләнме? — Әмирем, урманыңны Йомагыл тарханың саклый түгелме соң? — Таптың урман саклый торган кеше. бикә. Кул астында алты-җиде азаты бар. Кая гына өлгерсен ул? Бикә. Зәйтүнәгә әйт, моннан соң ялгызы гына урманга йөрмәсен. Әнә, абыйсы борчылып килгән. Мин беләм. Зәйтүнә бернәрсәдән дә курыкмый. укны мәргәннәрдәй ата, кылыч белән дә ару селтәнә. Килешми кыз кешегә берүзенә урманга йөрү. — Мин алай дип әйтмәс идем, әмирем, хатын-кыз гомер-гомергә урманга җиләккә йөргән. — Җиләккә йөрсен, бер сүзем дә юктыр. Шайтан каласына нигә бара. менә шуны бел син. бикә. Кая соң әле үзе Зәйтүнә? — Җиләккә дип чыгып киткән иде — Тагын җиләккә! Әйттем бит инде, килешми аңа япа-ялгызы җиләккә йөрү.. — Син алай ук кырт кистереп куйма әле. әмирем, ярамый дип Беләсең килсә, борын заманда туран хатын-кызлары ирләр белән бер сафта орышканнар — Сеңлемне ук атарга, атта йөрергә үзем өйрәттем, әмир. — Мин. әмирем. Зәйтүнәгә көнләшеп карыйм. Тели — урманга җиләккә бара, тели — Шайтан каласының могҗизаларын күреп кайта. Ул кирмәнгә менеп елгага бер баксаң дөнья читләрен күргәндәй булырсың. ди. Барасым килә шунда бер. — Бик барасың килсә, бар. күр. кара. Әнә баһадир озата барыр. — диде әмир Хаҗи Акбикә баһадир ягына сирпелеп алды, тегенең ризалыгы йөзенә үк чыгуын күреп: — Рәхмәт, әмирем, игелегеңне онытмам. — диде. - Тик бүген түгел, бикә. Бүген анда мин үзем барып кайтам Тимерче Әхмәт ямьсезләнә башлады. Алачыгына Яким сәүдәгәрнең энесе Апанайны алган, угланы Бәкерне урыс кызына өйләндермәкче. ди. Зинданга ябам мин аны бу эшләре расланса, ике дә уйламый ябам" — Анасы синең эшен, әмирем, — диде бикә һәм баһадирга таба борылып: — Барыр көнемдә үзем хәбәр итәрмен, баһадир. - дип чыгып китте. — Әмир, саксыз юлга чыкмагыз, урманда ишләре белән Җик Мәргән йөри икән дигән сүз йөри. ' 1 — Булмас, ышанасым килми. Тубыкбай баһадир энесе Җик Мто- гән - качкын? Бер күреимәсә. бер күренер иде. юк сүздер Р — Мин дә ышанып җитмим җитүен, әмир Алай да саксыз ютга чык.масагыз иде. — Абыйсына муен бирмәгән Җик Мәргәнгә ни кирәк булды икән безнең урманнарда? Мин кайчак шиккә калам, баһадир, кызларны да шулар урламый микән? Урлыйлар да Олуг Мөхәммәткә саталардыр Атам. Олуг Мөхәммәт миннән үч ала башлады, дип бара Булмас диясем килми, булуы да ихтимал. Тик кем хәбәр итеп торды микән ана? Атам хәтта сәүдәгәрләрне дә читләтеп уздырды лабаса - Кызлар урлап сатарга Җик Мәргәннең башына тай типмәгән * Нигә аңа агасы белән булган бәхәсне безнең урманга китерергә? Иртәме. 2 соңмы, без аны барыбер табарбыз Җик Мәргәннең безнең урманнарда * йөрүен Сәлим хан да беләдер ич? Мина калса. Җик Мәргән моңа бар- 5 мае. әмирем g — Ярый, мин Шайтан каласына киттем, үзем белән тимерче Әхмәтне т дә алырга исәп Угылы дчи кырып ята икән анда. Бусагабаш. атым ияр- = лә — Җирән кашканы! Көнен әйләнергә исәбем ♦ Әмир Хаҗи Бачман баһадирның киңәшен тотмады, сакны гадәттәге- = чә алды — ун азат Башта ул Әхмәт алачыгына юнәлде, тимерче Әхмәт " Кашанда зур алачык тота һәм Бәкер ясаган чуенны тимер итеп, тирә- * юньгә сатып ята иде Шунысы да хак. аның янында һәрчак әмир кешелә- £ ре булыр, тимер сатудан җыелган акчаның күп өлеше әмир казнасына з керер, иллә тимерче дә кул кушырып ятмый иде. күрәсең, баеган саен £ байый бара, хәзер әнә үзенә азатлар да тота башлаган, диделәр. Елдан- ел тимерче Әхмәтне күзәтү авырая, ул күрәләтә мөстәкыйльлеккә ом- г тыла иде. Тимерче алачыгына әмир Хаҗи ун азатын ияртеп килеп керде. Алачык капкасын әмиргә киереп торып ачтылар Биредә меңнән артык тимерче эшли, арада бер генә кол да юк. Әхмәт һәммәсе белән дә уртак тел таба белә, барысына да. башкарган эшенә карап, хезмәт хакы түли икән. Әмир Хаҗи Әхмәт эшенә кысыласы килмәсә дә. кул астындагы кешенең узына башлавын, үзбаш хакимлек итүен ошатып җитмәде, тик аның тимерче белән бәхәскә керәсе килми иде. шул ук вакытта үзенең кем икәнен сиздерәсе дә килә иде. Ишегалдына килеп керүгә, әмир туп-туры бер читтәрәк торучы тимерче останың өенә таба китте. Өй янына җитүгә, сикереп атыннан төште, болдырда басып торучы тимерчене күрмичә (дөресрәге — күрмәмешкә сабышып), өйгә узды. — Көтмәгәндә-уйламаганда. әмирем! диде аның артыннан ук ияреп кергән тимерче Әхмәт — Хәлләр иминме, оста3 — Аллага шөкер кылып яшим, әмирем. Сукранасым килми, сукранып та караган чакларым булды, сукыр бер тиен дә бирүче булмады — Чуен күп кайтамы алачыкка? — Җитә болай. Рәхмәт углыма. тырыша — Ульдәмир кенәзенә ничә олау тимер озаттың инде? — Тарханың язып бара, әмир Беркөннәрне Яким сәүдәгәр килгән иде. үзендә шундый алачык салмакчы икән. Ярдәм итәрбез, дидем, безнең әмир киң күңелле кеше, булышыр, дидем Сөенде. Акчаны мулдан түләде — Аннары синдә энесе Апанайны калдырып китте Шулаймы?. — Әйбәт кеше, барысы белән дә кызыксына Тимерче булмакчы. — Тагын нинди бүләкләр бирде Яким сәүдәгәр? — Углыма каравыш кыз китергән, күрде дә гашыйк булды егетем Әйләнәм дип җанга тия. Менә ш\на синнән фатиха алырым дигән идем әле. әмирем — Ходадан курыкмыйсыңмы соң? Шәех Игәнәй ни әйтер? — Игәнәй — Бөек Калада, без — монда. Монда, әмирем, шәех тә сез. хан да. Ышанмасагыз. коръән тотып ант итәм. барысы да шулай. ди Кайчан әмиребез акылы җиңеләя башлаган Сәлим ханга баш июдән туктар икән, диләр. — Атасына хыянәт иткән бала игелек күрмәс, ди шәех Игәнәй Оста, ни сөйләгәнеңне беләсемме? Бу сүзләр атама җитсә? — Кичер, әмирем, мин кеше әйткәнне генә әйттем, кеше сүзе кеше үтерер, диләр, хак икән Ярый, куеп тор ул хакта Яким сәүдәгәр Шайтан каласына бармакчы иткән икән, тархан җибәрмәгән, хакмы шул? — Сорады, иллә бер дә алай барам дип бәргәләнмәде, әмирем, языклы буласым килми — Каравыш кызны Шайтан каласына үзен илттеңме, углын кайтып алдымы? — Үзем илттем, әмирем Сылу кыз Мәгәр, әмирем, минем малай да төшеп калганнардан түгел: кыз. углымны күрде дә. комачтай кызарды Көтмәгән икән шушындый сөлек кебек булыр дип углымны. Ә ул үзе бер кашык белән кабып йотарлык Кавыштылар, каршы килмәдем. Яким сәүдәгәр дә канәгать китте. Кимсетәсем килмәде сер булса да әйтим инде, ул кыз аның асраудан туган үз кызы икән, әмирем Менә шундый хәлләр безнең бүгенге көндә Әнә шулай Яким бай сәүдәгәр белән кардәшләшеп киттек әле Никахны укытыр, саф мәхәббәткә никах ни ул. аңа үлем дә куркыныч түгел Кирәк булса, чиркәвенә дә барырлар, саф мәхәббәт өчен бер чиркәүгә кереп чыгу ни ул — күңел ачу гына. Кызның да күңеле була, егетнең дә. Ул арада озын өстәлгә ике савыт әче бал китереп куйдылар Әмир Хаҗи эчеп куйды да мыекларын сыпырып — һэ. һэ. балыңны кем ясый, бигрәк усал, бигрәк татлы? дип сорады — Чирмеш карчыгы Алтын куллы карчык, белмәгәне юк Оста, бик күп яңалыклар сөйләдең, рәхмәт сиңа Иллә гөнаһы булса булыр, бүген сине мин зинданга ябам Йә раббым. әмирем Сезнең алда гына түгел, аллаһы тәгалә алдында да гөнаһым юктыр һич югы. сәбәбен әйтер идегез? Чин моны чуен кою сере Яким сәүдәгәр кулына күчмәсен дип эшлим, оста Ишетсеннәр, шаукымы Ульдәмиргә кадәр җитсен. Ә хәзер. — диде әмир Хаҗи һәм алдындагы бал савытын этеп җибәрде — Ж.ыен. Шайтан каласына барып кайтабыз. — Баш өсте, әмирем Әмир Хаҗи ишеккә таба китте, оста янына ярдәмчесе килде, сак кына иңенә кагылды — Йөзбаш керсен, тиз йөр' — диде оста Әхмәт җитди төстә Чин монда, иям' — дип килеп керде йөзбаш Әмир мине Шайтан каласына алып китә. Азатларың ал да. бераз кала төшеп, артыбыздан бар' Аннары Әхмәт өс киемнәрен алыштырды, болдыр янына китергән атка атланды да. чаптырып, капка төбендә торган әмир Хаҗига таба китте Аты тоягыннан чәчрәгән балчыкларга караганда оста гаять тә ачулы, гасабилана. иллә бер дә куркып юлга чыкмый кебек иде Әхмәт әмир Хаҗины каланы чыкканда гына куып җитте - һәй. әмир, янәшәңнән урын бир! — дип кычкырды ул килеп җи- тәр-җитмәс. Әмир янәшәсендәге ике азат читкә каерылдылар <>, та Әхмәт атын тыя төште, янәшә атлатып китте Әмир Хаҗи, останың бу кыланышына гаҗәпләнүен сиздереп артына әйләнеп карады Оста артыннан бераз кала төшеп, йөз азат кил » иде Кемнәр болар, чирүеңме, оста? Юк. сезнекеләр, әмирем Ләкин алар бүген мине сакларга б\ i ц,| Кем ул азат? Кем күбрәк түли, шуны саклаучыдыр, әмирем Тимерчеләре өчен борчылуларыдыр, әмир аны зинданга ябам дип янаганны ишеткәннәрдер. мөгаен. — Аңламадың, булып чыга. оста. Минем синең хакта кайгыртуым иде. — Оста Дәүранны да. үзе турында кайгыртып, хан зинданыннан кот- * кардыгызмы. әмир? 2 — Оста Дәүран ирекне алтын бәһасенә сатып алды дияргә була. — g диде Хажи. атын куалый төшеп > — Ирекне сатып алмыйлар, ирекне яулыйлар, әмирем 2 — Ирекне әле ничек кенә сатып алалар, оста Ибраһим хан Бөек “ Каланы саклап калу хакына Ульдәмир кенәзе Юрий Долгорукка өч мең = алтын һәм кенәзнең угланына сенлесен биреп котыла ♦ — Үткән эшкә салават, әмирем Мине бүгенгесе борчый. Шайтан * каласына нигә барасыз, әмирем? Әмир Хажи жавап бирмәде, атына камчы белән сукты, туры айгыр £ куш аяклап алга ыргылды, иллә оста Әхмәт әмирнең атын бик тиз куып 2 житте һәм йөгәненә ябышты. а — Тпру-у. ашыкма, әмирем. Вәгъдәгезне бирегез, тимәссезме уг- ™ лыма? — Мин углынны яман эштән коткарырга дип барам, оста 5; — Шайтан манарасына ябыпмы, әмирем? Аннан берәүнең дә исән - чыкканы булмады әле Яшь азатны да кертеп жйбәрдегез. Ана яшисе дә 3 яшисе иде әле. әмирем. 2 Хажиның ачуы килә башлады, ул янә арттан бастырып килгән оста азатларына карап алды. Алда Шайтан каласы күренде. Атларын куалый торгач, килеп тә життеләр — Әй. кем бар анда! Асма күперне төшерегез, капкаларны ачыгыз1 — дип кычкырды әмир Хажи Аны таныдылар, асма күпер шагырдап төште, капкаларны ачып жибәрделәр. Әмир, атын куалый төшеп, алдан кузгалды, каравыл башына житкәч. ул: — Минем азатларым кергәч тә капкаларны яп! — дип боерды Кирмәндәгеләр шулай иттеләр дә. Әмир һәм оста, янә ун азат үткәч, капкаларны яптылар, асма күперне күтәрделәр Әмир Хажи атыннан төште. каравылбашка тезгенен ташлап, түр өйгә таба китте. Пөзбаш. Бәкер оланны өйгә дәш1 Оста Әхмәт өйгә керергә иткән иде. аның юлына кирмән азаты аркылы төште. Оста аны селтәп жибәрде. ике сикерүдә болдырга менде, анда басып торган сакчыны төртеп төшерде дә өйгә кереп китте Ишекне каерып ачты, гажәп ки. әмир Хажи аның өйгә килеп керүенә бер дә аптырамады, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте Ул арада тимерче егет килеп керде. әмиргә сәлам юллады — Утыр, каршыма. Бәкер. — диде әмир Хажи тыныч кына — Саумы, атам, исән-сау килеп життеңме! - диде чуен коючы яшь оста. — Атаң исән-сау. менә хәлең белергә килде. Ичмасам, сыйлар идең, авызым кипте. — диде Әхмәт, әмиргә карамый гына көлемсерәп Иябез әмирнең сине күрәсе килде, углым Ни кырып ята анда чуен коючы егет, ди Чуен коючы егеткә сорауларны үзем бирермен, ата кеше — Шулай итәрсез, әмирем Чәгәр онытмасагыз иде. чуенны узбаш коя башласа да. тимерчелеккә аны үзем өйрәттем Углың өчен син генә түгел, оста, мин дә горурланам Рәхмәт аңа. чуенны әйбәт коя. Әйт әле. егет, чуен кою ысулын тагын берәр кеше беләме. әллә булмаса бер син генә сәләтлеме ул эшкә? Чуенны коючылар булыр, әмирем Тик эш бер коярга өйрәнүдә генә түгел, мич сала белүдә, эремә таш сайлый белүдә, күмер сайлауда, ниһаять, күзәтеп эретүдә Чуен кою ипи пешерү белән бердер. әЧеп китс;1 дә начар, төче булса да әйбәт түгел. — Хәбәрен өчен рәхмәт, егет Инде әйт. өйләндекме әле. — Өйләнергә йөрим, әмирем. Яраткан кызым бар. — Яким сәүдәгәр кызымы? — Әйе. әмирем Мин аны яратам, ул — мине. — Аты ничек инде ул гүзәл кызиын? — Аты Дүнә, әмирем Дөньяда бик күп кадерле вә бәһале әйберләр була, тик минем өчен Дүнәдән дә кадерле бернәрсә дә юктыр. Аның өчен! мин утка да. суга да керергә әзермен. — Белеп торсаң иде. егет. Ышбу якты дөньяда иң-иң кадерле вә. бәһале нәрсә ирек вә туган илдер. Әмир Хажи күтәрелде дә чыгып китте Оста Әхмәт әмир артыннан ташланды. Ата кеше утлы Бәкерне тәгаен танымады Әмир кадәр әмир белән ни тамаша сөйләшә бит һәй. бу яшьләрне’ Тик кенә утырырга бит! Әллә сон мәхәббәт сукырайтты, чукраклаттымы кешене? Ичмасам, ата сына күз ташласын иде Г1ә хода, бу ни инде тагын?'. Ахырзаман, ахыр- заман киләдер, бер дә бүтән түгел, шул юлга чыккандыр. Оста Әхмәт әмирне болдырдан төшкәч куып җитте. — Әмирем, кичерә күр углымны Уе яманлыкта түгел, күкеле ашкынулыдыр Чуен кою серен ул берәүгә дә әйтмәде, берәү дә белми ул серне... Оста Әхмәт әмир каршына чыкты, алдына тезләнде — Тор. оста1 — диде әмир Хажи — Углың бик әйбәт сөйләште Бераз уйлап кара әле. оста Яким сәүдәгәр ул гүзәл кызны нигә дип Бәкергә бирде дип беләсең? Дәшмисең! Углың кирәк аңа. әнә шул Шайтан каласында чуен коеп ятучы углың. Гашыйк кеше — диванага хас кеше диләр Кирмәнне минем азатларым саклый, углыңны үзең сакла, оста. Углың Бәкер Күчтем сәүдәгәр кызына ияреп китә кала нкән. нәсел-нәсәбеңне корытырмын, алачыгыңны жир белән тигезләтермен. — Әмирем, мин бары тик кылыч-корал ясаучы, әмма сакчы түгел, кая ул углымны. алачыгымны да караштырып бетерә алмыйм — Болгардан Ульдәмиргә ары китеп Наугурыдка сузылган сәүдә юлларын кем саклый, оста3 Углың Ульдәмиргә китә кала икән, икенче көнне үк башы сөңге очында булыр Мин сине кисәттем, оста, калганын үзең кара. Ә хәзер минем белән Кашанга кайтырсың. — Кайтырмын,кайтырмын, әмирем Әмиргә атын китерделәр, ул атына җилле генә сикереп атланды да, ачык капкага юнәлде. Оста Әхмәт йөгереп аты янына килде болдырга чыккан утлына кул гына селтәде дә әмир артыннан куалап алып китте. Әмирне ул кирмәнне чыгып, берара юл үткәч кенә куып җитте — Синдә бүген йөз азат — диде әмир аңа. — Син мине үтерә аласың. оста Мәгәр мин сиңа андый ахмаклык эшләмәскә киңәш бирер идем Вакытлы көчең белән ирәймә. Кашан каласының басу капкасын узганда оста Әхмәт әмир Хажи атыннан җир буе ара артта калган иде инде Калага керәрәк. әмир Хажи аны көтеп алды. — Әмирем, туры зинданыгызга барыйммы, өйгә кайтып хатынымны күреп килимме3 - диде оста Әхмәт һәм. атыннан төшеп, чатан-потан атлап китте. — Туры зинданга баруың әйбәтрәк булыр, оста Инде әйт. Яким К\ч- тем сәүдәгәр энесе сипа ник килде дип беләсең? — һөнәр алырга дип беләм. әмир — һөнәрне бүтән җирдә дә алыр иде ул. оста Яким сәүдәгәр ,Несе Апанайга чуен кою сере кирәк Шул нәрсә ачыклану белән сине шнданнан чыгарырмын, оста Ул арада останы азатлары куып житте Тукталмагыз, алачыкка кайтыгыз Мин әмирем янында калып торам Иншалла. ике-нч көннән әйләнеп тә кайтырмын Атымны да алып китегез. — диде оста. Оста Әхмәт азатларына тегеләр күздән югалганчы карап торды Аннары акрын гына әмир Хаҗн йортына таба кузгалды Йортка кергәч, әмир кул чапты, шундук ике азат пәйда булды * — Останы зинданга ябыгыз! 2 - Әмирем, мин сездән моны көтмәгән идем. — диде Әхмәт артына s каерылып. 5 — Көтәргә иден. көтәргә идең Җик Мәргән кай тарафта качкынлык g кыла? Илче Садакны үлтерүче кем? Шайтан манарасындагы яшерен “ юлларны аңа кем күрсәтте? Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә кем янына § йөри? Белмисеңме, оста?... Белмисең Бәлкем зинданда исеңә төшәр. ♦ Ялган, әмирем, бинахакка рәнҗетәсез мине, бинахакка — Алып китегез! — дип боерды әмир азатларына ң Оста Әхмәт Кашан каласында хөрмәткә ия кешеләрнең берсе иде. * Соңгы елларда ул Владимир сәүдәгәре Күчтем белән тыгыз элемтәгә £ керде. Остага Күчтем сәүдәгәрнең киң күңеллелеге ошады, эчкерсезлеге, з акчаны мулдан түләве Әйе. алтын кулга кергәндә тимер кызгана була- £ мы. корал-кылычны күп озатты шул Яхшы кешегә мал кызгана буламы и оста Әхмәт Башына бер тапкыр да. ичмасам. Күчтем сәүдәгәр анардан g чуен кою серен белергә тели, дигән уй килмәде. Илче Садакны кем үтерүен дә белми, аннары кызларны кем урлавын да белми иде. Ә менә әмир Хаҗи аңардан шикләнә. Дәүләт серен сатар дип курка Курка гынамы, әллә хыянәткә аның да катнашы бар дип уйлавымы? Румнар рум \ты серен сигез йөз ел буена саклый, табгачлар кәгазь ясау серен биш йөз елга якын сер итеп тота. Болгар чуен кою серен ничә ел саклый алыр? Оста Әхмәт зинданның сәке сәндерәсенә менеп ятты. Әйе. ул нәрсәнедер уйлап җиткермәде, күрәсең. Ә бит барысы да көйле бара кебек иде. Уйланырлык иде Кашан остасы Әхмәткә. Әмир Хаҗи, илче Садак Бәкер артыннан килгән, дип расларга маташа. Хуш. шулай да булсын, ди. Алып та китсеннәр ди егетне. Шуннан ни?.. Оста аларга чуен кою серен ачармы? Ачмас. Әхмәт үз углын белә, муенына бау ташласалар да. ачмас... Әйе. бау ташласалар да. Ә менә Яким сәүдәгәр кызы кочагына керсә? Йә хода, шулай булып к\юы да бар икән бит1 Углы кызны ярата, ярата гына аз. ул аның өчен Оста Әхмәт бик озак вак имәннәрдән тезеп ябылган түшәмгә карап ятты. Бүрәнә араларына үрмәкүч тозак корган, ә үзе бер читкәрәк поскан да корбанын көтеп тора. Пәрәвезен зур итеп, боҗралап үргән үрмәкүч Әллә соң Сәлим хан куштымы угланы әмир Хаҗига аны зинданга ябарга? Моңа кадәр әмир Хаҗи оста Әхмәткә үзенә ышанган кебек ышана иде ләбаса! Әхмәт оста чапанын салды, баш очына кыстырды. Кичә аңа Яким Күчтем сәүдәгәр энесе Апанай хикмәтле бер сүз әйтте Имеш, ханнар белән кенәзләргә беркайчан да ышанма Аның үзен кенәз Китан эзәрлекли башлаган, шуннан бирегә качып китәргә мәҗбүр булган, имеш Апанайга ышансаң, ул кенәзгә: «Безгә Болгар белән орышырга түгел, сәүдә итәргә кирәк». — дип әйтеп әйткән, имеш. Барысы да хак булса, хикмәтле сүз әйткән Апанай кенәз Китанга Менә замана. Болгардан Владимиргә осталар күчә. Владимирдән сәүдәгәрләр Болгарга кача Оста Әхмәтнең уйланып ята-ята тәмам башы катты, иллә үзалдына куйган сорауларга җавап таба алмады Ул гаепле түгел. Әмир Хаҗи каршында аның бернинди дә гаебе юктыр Ачсыннар ишекне, чыгарсыннар аны биредән Аның әмир белән аңлашасы килә. Нинди хата кылды ул? Кемне рәнжетте, кемгә хыянәт итте? Кемгә кул салды, кемне ханга каршы котыртты!3 Оста Әхмәт сикереп сәндерәдән төште, ике куллап ишекне дөңгеч- ләргә кереште — Кем бар анда, сакчы, ач дим. ач! Юкса, ишегеңне ватам' Берәү дә аны ишетмәде. берәу дә килмәде, берәү дә ишек төюенә колак салмады Оста Ә.хмәт тәмам хәлдән тайды, ахырда жир идәнгә утырды Аның янына шундук озын, шома койрыклы, борыны очлаеп килгән, күрер күзгә шыксыз, жирәнгеч күсе йөгереп килде Оста Әхмәт, коты алынып, сикереп торды һәм жан көче белән күсегә тибеп жибәрде. Күсе таш диварга очып барып бәрелде, кан чәчрәде, ул да түгел, почмактагы тишекләрдән, берсе артыннан берсе йөгерешеп, күселәр чыкты; алар, чинаша-чинаша. кан эчендә яткан ишләрен өзгәләргә тотындылар һәм күз ачып йомганчы юк та иттеләр. Моны күреп, оста Әхмәтнең коты катты, аркасы чымыр-чымыр килде бөтен тәне калтырана башлады. Ул ике сикерүдә сәндерәдәге чапанын эләктереп алды да. ип өскә менеп ятты Мәгәр тынычлану килмәде, киресенчә, теше-тешкә тими шыкылдарга тотынды Кинәт ул сәндерәдән сикереп төште, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып жибәрде һәм. тамагы чатнап киткәндәй, тынып калды. Ахырда жан ачуы белән янә ишекне төя башлады Ишекне ачканда оста Әхмәт хәлсезләнеп жирдә ята. канаган куллары янында күселәр кайнаша иде Аңын жуяр дәрәжәгә житкән оста һаман бер сүзне кабатлый иде: - Ачыгыз, ачыгыз, ачыгыз . 13 Әмир Хажи һәрчак үзен атасы Сәлим ханнан да. энесе Илһамнан да өстен күреп яшәде Башта ул Болгар тәхетенә утыру турында хыялланды, атасы ике туган арасындагы бәхәсне икесен ике калага әмир итеп хәл иткәч уз кул астындагы калаларны ныгытырга кереште Шулай Шайтан кала барлыкка килде, шулай яңа Казан кирмәнен салып яталар Анарда иң яхшы урманнар, иң уңдырышлы басулар, су юллары моның өсте- нә Төн илләренә үткән һәр сәүдәгәр аның казнасына жыем калдыра иде Бермәлне әмир Хажи Болгарның башкаласын Кашанга күчерергә маташып йөргән иде. барып чыкмады, хәзер бөтен өметен яңа калага юнәлтте Каланың исеме Казан булыр, кирмәне күчкәч, исеме дә кучәр. Моңа берәү дә каршы килмәс Хәер, яңа каланы халык күптән Казан дип йөри инде Кала чынлап та мәһабәт булыр Моның өчен ул оста Дәүран- ның кулын чиште — теләсә нишләсен, ирек аңа мәгәр кала бер дә Бөек Каладан ким булмасын Ә инде оста Әхмәт мәсьәләсенә килгәндә, ул аны болай гына, бераз куркытыр өчен генә зинданга япты һәм хак булып чыкты Оста аның тирәсендә тәгәрәп йөри, углын каравыллый Оста Әхмәт ана кирәк ите ул аны беркайчан да күздән яздырмады Кем Болгарның коралын камилләштерә? Оста Әхмәт. Кем әмир казнасына иң күп жыемны кертә5 Оста Әхмәт Әмир Хажи үзе дә аңа бик күп изгелек кылды Жир бирде, йорт салдырды, алачык ачтырды Хәтта колларын тамакка эшләтүдән түләүле хезмәткә күчергәндә дә дәшмәде. Оста Әхмәт тимерчеләрен коллыктан азат итеп, аларга акча түли башлап, бермә-бер отты гисән бер дә ялган булмастыр Әмир Хажиның баеп китүе дә шуннан башланды Оста Әхмәтнең чуен коя башлавын да шуннан күрде әмир Хажи Мәгәр артык мөстәкыйльлеккә омтылуы, житмәсә. үзенә азатлар тотуы аның янына Яким Күчтем сәүдәгәр угланнары белән элемтәгә керуе әмиргә ошап житмәде. Шуңа бераз куркытып алуы иде Хак анысы Кашанга Бөек Кала һөнәрчеләре күчеп килә башлагач, атасы Сәлим хан та аны кисәткәндәй иткән иде Имеш, нигә качкан колларны үзеңә җыеп аларга ирек бирәсең? һәм бу хакта олуг хан бөтен мәҗлес алдында кисәт- >те аны Яшерми әмир Хажи. Бөек Каладагы тимерчеләрне, тире иләүчеләрне. чүлмәкчеләрне Кашанга күчәргә котыртып йөрде, әмма берәүсенең дә кулыннан тотып алып китмәде Үзләре килделәр, үзләре Бөек Кала ияләреннән качтылар. Әмир Хаж.и аларны үз каласына урнаштырды Ж.ит- мәсә. Бөек Кала кәрвансараена тиңләрлек кәрвансарай салдырды, әүвәл башта җыемны бермә-бер ким алды, шуның белән күп кенә сәүдәгәрләрне 2 үз каласына тартты Кашанга кәрвансарай салынганнан соң күп кенә * сәүдәгәрләр Бөек Калада туктамас булдылар, туры Кашанга юнәлделәр. 5 Әмир Хажи Табгач тарафыннан килгән сәүдәгәрләр өчен аерым кәрван- 2 сарай салдырды, сәүдәгәрләрне Кашанга җибәрсен өчен. Ефәк юлын ¥ саклаучы баһадир Тубыкбайга өстәмә хак ышандырды Тубыкбай белән х гат\ я|ц.>\ тимерче Әхмәт өчен 1ә файдалы иде Бәкер шу i тарафлардан ♦ эремә таш алып кайта, ә ул жирләр Тубыкбай баһадир кул астында. | Уралып-ишелеп торган тауларда эремә ташның исәбе-хисабы юк икән Тубыкбайга ни. ул эремә ташның кадерен беләме, аңа аяк астындагы таш та таш. эремә таш та таш. Оста Әхмәт углы Бәкер эремә таштан чуен “ коярга өйрәнде. Бу хакта берәү дә белми иде. хәзер әнә барысының да күзе 2 кыза башлаган ул чуенга Чуен Ни ул? Үзе тимер дә түгел, шул ук вакытта £ сызгыра торган туплар, чукмарбашлар да коеп була Моның өчен Бәкерне >- күз карасы кебек сакларга кирәк. Чуен ул Болгарның куәте, байлыгы. = тынычлыгы, ниһаять, кулында кылычы булган кешегә хәнжәр тотып бар- u мыйлар. 3 Бик күп уйлана торгач, әмир Хажи янә бер тапкыр Шайтан каласына ® барып кайтырга булды Бу юлы ул үзе белән бер азатын да алмады Кирмәнгә ялгызы гына барып кайтасы килә иде әмирнең. Кашаннан чыгуга, әмир Хажи атын, җилне куып житәргә теләгәндәй, куалап алып китте Саф һава, тыгыз жил аның кәефен күтәрә төште. Кайчан шулай жан-фәрман атын чаптырып Кашаннан чыгып киткән иде әле ул? Әйе. Гали угланның Яңа кала нигезенә корбан ителүе турында ишеткәч. Әй чабып та караган иде. әйтерсең, угланы жанын алган газраилне куып бара иде Ул көнне яңа кала нигезенә эңгер иңгәч кенә килеп житте. һәм Чияле тау түбәсендә чынлап та угланның каберен күреп, кабергә капланып йөрәк каны белән елаган иде Шунда ул ант эчте. Гали углан истәлегенә булачак каланы тиңе булмаган итеп салдырырга Аның угланы кала нигезенә корбан ителгән икән, каласы да аныкы булыр — әмир Хаҗиныкы. Углан хакында онытырга теләп йөрде, иллә шул якларга барып чыктымы, янә йөрәгенә кан сауды Шуның өчен әмир Хажи анда бик сирәк барды, килсә дә озак тормады, тизрәк китү жаен карады. Гаебем юк дип барса да. әмир Хажи бу хәл өчен атасын кичермәде, атасын яклаучы Камайны күралмас хәлгә житте. Әмир Хажи Чулман елгасы ярына килеп туктагач кына тезгенен бушатты. атыннан төште, җәяүләп яр буйлап китте. Алда — Шайтан кир- мәне. кирмәнгә ашыкмады әмир Шулай уйларга рәхәт иде. Ат үрелеп- үрелеп кенә үлән каба, башын селкеп, йөгән тимерләрен зеңләтә. пошкырып ала. Кояш авышка таба тәгәри, көн аяз. бераз җиләс, зәңгәр күккә карап ял итеп ятасы иде дә бит. кичкә Кашанга кайтып җитәсе бар — иртәгә Бөек Калага китәсе. Атасы дәшкән. Киң иде дөнья биредән караганда Бабалары жир-суларны сайлый белгән, рәхмәт аларга Уңга баксаң Чулман елгасы, сулга баксаң — урман-кырлар. Елга ярының иң биек җирендә Шайтан каласы — кирмән. Шайтан манарасы исә барысыннан да өскә калкып тора Ташчылар баш күтәргәннән сон. манарага берәүнең дә кереп караганы булмады, кергәннәрен елга буеннан табып азалар Кем бар анда? Әллә чынлап та Шайтан үземе? Башкалар өчен генә түгел, хәтта иясе әмир Хажи өчен дә серле манара иде ул Илче Садак шунда кереп китә, кире әйләнеп чыкмый, әмир үзе яшь азатны үлемгә кертеп җибәрде — үле гәүдәсен елга буеннан табып алдылар Әллә соң бирегә кала салдырып, кирмән торгызып 2. .К У . М7 Т7. ялгыштымы әмир Хаҗи? Ялгышмады кебек. Бәкер оста монда чуен коя. Әмир Хажи күп еллар элек булган бер хәлне исенә төшерде Куңел күгендә һәрчак сакланып килгән хәлне ул берәүгә дә сөйләмәгән иде. хәтта искә төшергән чакларда да тизрәк башка нәрсә хакында уйларга тырыша иде. Ул вакытта яшь иде әле әмир Хаҗи. Кашанга әмир булып яңа килгән еллары иде Җирләре, биләмәләрен үз күзе белән күрергә телән, менә бүгенге кебек, бер ялгызы каладан чыгып китте һәм. йөри торгач, менә шул ‘'төбәккә килеп чыкты Ярның иң биек җирендә утырган хәрабә манараны күреп, таң калып карап торган иде Шул чак. җир астыннан калыккан сыман, аның алдында кам пәйда булды Әле булса хәтерендә, аның кулында таяк иде. кисәк ул таягын җиргә кадады һәм күз ачып йомганчы таяк ботаклар чыгарды, яфрак ярды Нинди хикмәткә ия таяк булды икән? Кам таякны янә җирдән суырып алды һәм таяк янә шәп-шә- рә калды. Әмир Хаҗиның ишеткәләгәне бар иде. имеш, сергә ия таякны камнар буыннан-буынга биреп киләләр, таяк чынлап та сихри көчкә ия икән Шәех Игәнәй ничәмә-ничә камның әнә шул сихри көчкә ия таякларын утка ташлаганы бар. Ә камнар һаман шул таякларына таянып йөри бирә, гәрчә үзләренә ышанучылар елдан-ел азая барса да Болгарда камнарның беткәннәре юк иде Янә бер нәрсә хәтерендә ачык калган әмир Хаҗиның, камны күрүгә, аты өркеп, пошкырынырга тотынган иде Шунда кам атка мөрәҗәгать итеп нидер әйтте һәм. гаҗәп, ат берни булмаган кебек утлый башлаган иде. Ниһаять, кам ана дәште — Атың беркая да китмәс, мина ияр. әмир,— диде, шулай диде дә. артына да әйләнеп карамыйча. Шайтан манарасына таба кузгалды. Янә гаҗәбе шул булды әмир Хаҗи аңа карусыз буйсынды, аңа иярде. Манара хәрабәгә әверелгән, кызганыч бер хәлдә иде. мәгәр якынайган саен манара әмир куз алдында үзгәрә барган кебек булды Аның зур- зур ташлардан өйгән диварлары, ярымтүгәрәк ишеге күңелне үзенә җәлеп итә. кайчандыр монда яшәгән, дөнья көткән кешеләрне күз алдына китерә иде Кам манара янына җитте дә таягы белән дивар кырына төртте, шундук җирдән чишмә тибеп чыкты һәм. күз алдында юл ярып, чылтырап агып тора башлады — Эч чишмә суын1 — диде кам Әмир карусыз тезләнде, кушучына көмеш кебек чиста, боз кебек салкын су алды, иреннәренә якын китерде. Су ана татлы да. бераз тозлырак та сыман тоелды Әмир Хаҗи әкрен генә күтәрелде, зәңгәр күккә карады, биектә- биектә тилгән тибрәлә иде Юк. төшендә түгел бу хәл. өнендә Кам да чын. Тик атын гына әйтмәде. Алан дисәң, чишмә кайдан? Чынлап та. сихри көчкә ияме бу кам. әллә күз буамьР — Әмир Хаҗи. Болгар камның гомере күп калмады, хәрабә булса да керик манара эченә Сиңа күрсәтер төньюлларым. әйтер сүзләрем бар — Әмир Хаҗи карусыз ана иярде — БорЫн-борын заманда, ышбу якларда ни төрки, ни чирмеш яшәмәгән чакта, бирегә үзенең алыплары белән Кубрат хан килеп чыга Ышбу төбәккә баса да тирә-юньгә карап тора. Чулман елгасының иң биек ярына кунарга була Иртән торып кояш чыгышка бакса — иге-чиге булмаган җир-сулар. урмантайгалар күрә Кубрат хан алыпларына үзе басып торган төбәккә манара торгызырга куша Манараны торгызалар Ханның манараны ни өчен салуы билгеле — биредән ярты илне күзәтеп була Манарада Кубрат ханның тамгасы бар Кубрат хан киткән — тамгасы калган Ә инде угланы Кодрак бу төбәкләргә күч&п килгәч, манара янына кәрвансарай салдырган, үгкән-сүткән сәүдәгәрләрдән җыем ала башлаган Борынгы бабаларыбыз кәрвансарайны Төн иле капкасы дип атаганнар Вакыт үтү белән бу төбәкләрдә юлбасарлар күренә башлый, талау-рәнҗетүгә түзмичә, сәүдәгәрләр кәрвансарайны уратып үтәргә мәҗбүр булалар Бирегә туктаган сәүдәгәрләрне йә үтергәннәр. йә елгага ташлаганнар Шуннан соң халык кәрвансарайны Шайтан каласы, күзәтү манарасын Шайтан манарасы дип атый, Тора-бара кәрвансарай җимерелгән. Кубрат хан алыплары салган күзәтү манарасы хәрабәгә әверелгән Хәзер монда бер сәүдәгәр дә туктамый, кеше аяк басмагач, чишмә дә җир астына кереп кача Чин сиңа Кубрат хан битен юган шифалы сх ты чишмә чыгарып бирдем, әмир. Сакла син аны. олуг хан Кубрат бабабыз истәлеге итеп сакла Манарага менсәң — Кашаның күренер. аяз көндә Бөек Кала төсмерләнер ф - Атың Болгар дидең, кам Нигә мин сине белмим? Камның аты буламы, әмир? Мин тәңремезнең җирдәге вәкиледер 2 Сиңа тап булуымның сәбәбе шулдыр сине Чәчкә Ана дәвалады, ә ул 5 Әүвәл манарага мен дә тирәюньгә бак. әмир Әмир Хаҗи тар баскычлардан манарага менде һәм. тирә-юньгә күз 2 ташлавы булды, гүя күккә ашты — очып китәр сыман иде, Еракта-еракта £ зәңгәр офык читендә Кашан каласы төсмерләнә, иллә к\пме генә күрергә = тырышмасын, әмир Бөек Каланы күрә алмады. Ә Чулман елгасы офык чи * тенә зәңгәр җеп булып кереп югала Елга өстендә ике-өч сәүдә корабы S күренә Әмирнең башына тиле бер уй килә кәрвансарайны торгызырга. ч манараны әйләндереп, кирмән итәргә! > Әмир Хаҗи ашыга-ашыга түбән төште, аскы якта аны кам көтеп тора 2 иде. әмир төшеп җитүгә, ул ана кул изәде. үзенә иярергә кушты Түргәрәк үтүгә, кам сихерле таягы белән диварга кагылды, шундук 2 кеше сыярлык кына ярык барлыкка килде, ул шунда керде, үрелеп кенә н кисәү агачы алды, чакматашы белән ут салды һәм. әйдә минем арттан. 3 дип. әмиргә кул изәде £ Ышбу төньюлы урман яклап, упкын тарлавыкка барып чыгар. _■ искәреп кал.— диде кам һәм бик тиз алга таба китте Әмир Хаҗи аңа чак- 2 чак кына иярә алды Кисәк аңа нәрсәдер килеп бәрелде — Кам! Ярканат ул. ярканат,—диде кам. ерагая барып Әмир аны көчкә куып җитте. Кем салган бу төньюлын? Юлбасарлар Алар монда яшәгән, көн күргән, кыш чыккан. Чынлап та. тагын бертын баруга, көн яктысы күренде һәм алар тарлавыкка килеп чыкты. Аннары килгән юлдан кире әйләнеп кайттылар Төнь- юлдан чыккач, кам таягы белән диварга төртте, дивар элекке хәленә кайтты Кам манараның көнчыгыш тарафына күчте, шулай ук диварга таягы белән кагылды, янә могҗиза күрде әмир, янә дивар кеше сыярлык кына ачылды һәмкам. әмир Хаҗины ияртеп, түбән таба төшә башлады. Караңгы. кисәү агачы сүнәр-сүнмәс леперди, кам үрелеп кенә икенче кисәү агачы алды, аңа ут салды, кызурак атлап китте Аяк астында су чыпылдый, түбәдән тамчылар тама, таш баскычлар тайгак, менә-менә таеп китәрсең кебек. /Китәбезме инде, кам? Теге дәшмәде, һаман төшә бирде. Әмир Хаҗиның зиһене сафланып киткәндәй итте. Бу камны күргәне бар лабаса. Еш кына Кашан базарына килер, сүзсез генә халык арасында йөрер, артыннан бала-чага ияргән булыр, кам аларга бөтенләй игътибар итмәс, ил-дөньядан ваз кичкән берәүдәй, кемнедер эзләр, иллә берәү янына да туктамас, сүз катмас Нигә ул үзен Болгар кам дип атады? Аты чынлап та Болгармы^ Аты чынлап та Болгар булса, бу кеше кайчандыр Чәчкә Ананың ире булган булырга тиеш, ире булмаганда якын кешесе. Алай булгач, нигә икесе илнең ике тарафында яшиләр? Чәчкә Ана Ык елгасы буйларында, монысы Чулман буенда, ата-бабалардан калган манара хәрабәсендә? Болгарга ислам һәм христиан дине таралгач, барча халык мәчет-чиркәүләргә йөри башлагач, бил каешына төрле шалтыравык савыт-саба. башына бүре башы сөяге, түшенә кыңгыраулар таккан камга кәмит итеп кенә карыйлар, ул халыкны бөтенләй кызыксындырмый, кайчандыр бабалары инанган тәңре бары тик телдә генә калган. Тәңре динен әле булса халык күңеленә салырга өмет итеп, атын Болгар дип йөргән камга хәтта сәдака бирүчеләр дә юктыр. Хәер, ул үзе дә берәүдән дә сәдака алмый, һәрнәрсәгә игътибар итми. ул ыгы-зыгы килгән халык арасында сабыр-тын гына йөри дә йөри Кайчак ул кисәктән бер ярлы янына туктый, ярлының башында чалмасы, өстендә җиләне юк. киндер күлмәгенең җиң очлары теткәләнгән, әмма ул мөселман - ул үзен, ярлы булса да. камнан өстен күрә, ана югарыдан торып, мескен итеп карый, гәрчә алдына мескен бүреген куеп, хәер сорашып утырса да Кам исә аны кызгана, керләнеп беткән мескен бүрегенә бер көмеш акча ташлый Үзен камнан өстен санаган мөселман ана баш ия-ия рәхмәт укый, биргән хәеренә дога-кыла^.------- — Синең рәхмәтеңнән өй салып булса икән ул,— ди ана кам Ач кешегә ипи бирсә икән аллаң.—ди һәм. ярлы мөселманның мескен бүрегенә зур бер телем ипи салып, китеп бара Ярлы мөселман аңа. иреннәрен кыймылдата-кыймылдата. белгән догасын укый Әле булса сөйли базар картлары, имеш, борын-борын заманда, болгар халкы Таман ярымутравында дөнья көткәндә, элек төп-тәңре исемен йөрткән камнар халыкның иң яраткан кешеләре булган, халык аларны хөрмәт иткән, өй ишекләре аларга һәрчак ачык булган Хәзер әнә камнарга ышанучылар бөтенләй калмады диярлек, булганнары да кеше күзенә күренергә курка, чөнки шәех Игәнәй мөридләре. епископ I аббас дьяклары камнарны эзәрлеклиләр, кеше-кара күрмәгәндә, иблисләр дип. агачка асып куялар Хәтта шул кадәрегә барып җиттеләр ки. илгә корылык, үләт, яман яу килсә дә. камнарны гаепли, аларны аса. сөңгегә алалар Ә хан боларнын берсен дә күрми, һәрхәлдә, күрмәмешкә салыша Шуна күрә камнарның күбесе урманнарда, тау куышларында шәех Игәнәй мөритләренең кул лары җитмәгән җирләрдә яши. соңгы көннәрен кичерә Ары таба баскычлар бетте, кам туктады, куе яфраклар каплаган кеше сыярлык кына тишекне ачты Аста су шаулый иде Кам сүзсез генә кире борылды. Манарага килеп чыккач, ул әфсен укып диварга кагылды, дивар янә үз хәленә кайтты Әмир Хаҗи ашыга төшебрәк манарадан чыкты һәм. янында камны күрмәгәч, чак кына кычкырын җибәрмәде Әгәр дә мәгәр бу мәлдә әмир Хаҗига кояш тотылачак, дөнья бетәчәк, ахырзаман килде, дисәләр, бу кадәр гаҗәпләнмәгән булыр иде Ул йөгереп манара эченә керде, кам кагылган диварга этеп, төртеп карады, мәгәр һичнинди ишек тә. эз дә күрмәде Әмир Хаҗиның мизгел эчендә башына әллә ниткән уйлар килде Ул монда кәрвансарай сала. Шайтан манарасын күзәткеч итә ала ич Чулман елгасыннан түбән төшкән һәм югары менгән сәүдәгәрләр аның уч төбендә кебек булыр, сәүдәгәрләрнең корабларын йөзәр чакрымнан күрер Яу килгән дошман хакында әйтеп тә торасы юк Шушы хәлдән сон әмир Хаҗи Болгар камны күрмәде Кемдер ана әйтте, имеш. Шайтан каласына нигез салырга кплгәч. җир астыннан диярлек кам килеп чыга һәм кала нигезенә үзен тереләй күмәргә куша Ташчылар аннан көләләр, ә инде кам үзе нигез казылган чокырга төшеп яткач, ни кылырга белми аптырап калалар. Шунда ташчылар янына кала салырга фатиха бирергә килгән шәех Игәнәй килеп чыга һәм. иблисне күмгән кешенең урыны оҗмахта булыр дип. камны күмәргә куша Мөселманнар арасында оҗмахка керергә теләүчеләр бик тиз табыла Шулай итеп. Болгар кам Шайтан каласы нигезенә күмелә. Шул хәлдән соң икенче көнне үк әмир Хаҗи, кала салырга рөхсәт сорап, атасы Сәлим хан янына китте Атасы аны теләми ген.» кабмз итте Атасының Владимир кенәзе Андрей Боголюб белән мхкшы җир- сулары өчен бәхәскә кергән чагы, кәефе юк. угланының тстән һ ,. ч тир- тыңламас: «Сала бир». — генә дигән иде Әмир Хаҗи Шайтан каласына кермәде Ат тезгененнән тогын яр буйлап йөриуйлана торгач, кайтып китәргә булды Нигәдер Шайтан каласына аягы тартмады 14 Көн үткән саен, кәтиб Хафиз өчен дөнья тарая барды Казан кирмәненнән кайтканнан сон. атна гомер үтеп тә китте Ә Сәлим хан аны чакыртмады Иллә бу хәл озакка бармас тиздән ул Сәлим хан ф алдына басар Аның тарафыннан булмаса да. явызлык кылынды: вә- * зир Исхак хан оныгы Галине яңа кала нигезенә корбан итте Күп тә 2 үтмәс, ул төбәккә меңләгән ташчыларны куып китерерләр һәм Гали S кумелгән Чияле тауга сарай торгыза башларлар Каланы оста Алпар 5 углы Дәүран сызымнарына карап салачаклар икән, кәтиб Хафизга £ бу хакта бусагабаш Камай әйтте Әйе. кала күтәрелер, тизлән ул =: I-бәкк.. гврЛ( илЛӘрДӘН < 1-1 фләр aiwia баш tap базар урамнары 5 умарта күчедәй гөжләп торыр, ләкин берәү дә биредә булган фажига * хакында белмәс Белгәннәре дә дәшмәс, чөнки ханның нәфрәтеннән х куркыр. Хәер. Сәлим хан анда булганнарның берсен дә калдырмас. шаһитларның барысыннан да арыныр, хәтта кәтибе Хафиздан да. чөнки >- ул да анда булган хәлләргә шаһит s Алай да кәтиб Хафиз тыныч иде, Гали оланның исән-имин бу с туы хакында бары тик ике кеше генә белә: ул да. сәүдәгәр Биккол ь Кәтиб Хафиз, утлы табага бастырсалар да. бу турыда беркемгә әйт- = мәс. Биккол янә дәшмәс Башкалар күрмәде, кам барысын да жи- £ ренә җиткереп эшләде. Кайтырга чыккач та. юлда чакта да. Бөек J Калага житәрәк тә һәммәсе дә Гали оланның яңа кала нигезенә ® корбан ителүе турында сөйләделәр. Хәтта бу хәлнең алай түгел 5 икәненә инанган кәтиб Хафиз да курка калган иде. Гали оланны кам коткарып кала алмаган булса? Биккол аны Өргәнечкә алып китмәгән булса? Йә хода йә хода, әллә нинди уйлар килә башка Кәтиб Хафиз чынлап та курка калган иде. бу куркуы соңрак та китмәде, чөнки аны Сәлим хан дәшмәде, гүя кәтибе юк та иде. Шуннан шиккә калган иде кәтиб Хафиз Уйлана торгач, үзен янә тынычландырырга кереште Әйе ул аны күрмәде, ләкин ул исәндер, аны сәүдәгәр Биккол Өргәнечкә алып киткәндер, хәзер инде алар Саксин каласын узып баралардыр. Әлбәттә. Гали олан һични аңламый калгандыр. соңрак Биккол белән юлга төшкәч, тегесе барысын да аңлаткандыр. Барысын да уен итеп кенә кабул иткән олан үртәлеп елап алгандыр, аннары тынычлангандыр, чөнки ул чынлап та яңа кала нигезенә корбан ителергә тиеш иде һәм моны эшләргә кем дә булса түгел, бабасы Сәлим хан үзе боерган икәнен аңлагандыр Кәтиб Хафиз Гали оланга иртәгә буласы хәл хакында аңлатырга теләгән иде. хан оныгы аңа ышанмады, ул барысын да уен итеп кенә кабул итте Кәтиб Хафиз аңа бу турыда яңадан сүз кузгатмады һәм олан үзе дә сорамады Әле булса күз алдында, кәтиб Хафиз угланны кочагына алды юаткандай итте Ә бит ул аның белән саубуллашты . Әйе. кәтиб Хафиз тантана итәргә тиеш иде. хаклык җиңде. тик әллә нигә күңеле тыныч түгел, гасабилаиа. хафалана. Бу серне кемнең дә булса ачуы бар иде Кем? Биккол? Ул ана ышана, аннары ул инде ерак Вәзир Исхак? Аның үз хәле хәлдер Шымчы азатлар? Аларны икенче көнне үк Ж.аек буена озаткан Сәлим хан. Кала бер кеше — казый Саксин? Менә кемнең серне белү ихтималы бар иде. гәрчә кам бар нәрсәне бик оста башкарган булса да. нәкъ менә шул кешедән курка иде кәтиб Хафиз. Әйе. Сәлим хан чынын бел сә. ни инсафлы кәтибе Хафизны да жәллад балтасы астына куярга оялмас. Гаделлек, хакыйкать турысында көн-төн сөйләсә дә. Сәлим хан иң якын кешеләрен жәллад балтасы астына сала һәм мыскал да вөҗдан газабы кичерми иде Кем кем, кәтибе Хафиз бу хакта бик яхшы белә Хаклык Ни v.i? Нигә хаклыкны яклаган кешеләрне һәрчак эзәрлеклиләр дә, алардан тизрәк котылу жаен карыйлар? Янә бер хәл кәтиб Хафизның күз алдында тора Кайтыр якта Ибраһим каласына килеп кергәч, кала бие Ягкуб капкасыннан яшь бер кыз чәчрәп чыкты Хан азатларын күрде дә. канатланып киткәндәй. очына-очына аларга каршы йөгерде. Әмма азатларга җитәрәк шып туктап калды Хан вәкилләре арасында I али утлан юк иде Кыз Исхакка таба ымсынып куйды, ә ул аның ягына күз дә салмын үтеп киткәч. Булат оланга дәшмәк итте, әмма Булат та кызны күрмәмешкә салышып утеп китте Бу хәлне күреп, йөрәге юл өсте* нә өзелеп төшәр дәрәжәгә җиткән Хафиз да кызга күтәрелеп карарга базмады Барыбер юата алмас иде, аннары ул үзен, нәкъ менә үзен, ышбу кыз бала алдында гаепле итеп тойды Берара киткәч. Хафиз артына әйләнеп карады Аның каерылып каравына юл читендә басып калган кыз янә бер талпынып алгандай итте, тик янә тукталып калды һәм бөтенләй өметен өзеп булса кирәк, ике кулы белән йөзен каплады да сыгылып төште Капкадан кызның ата-анасы чыкты. сулкылдаудан иңнәре калтыранган кызны җитәкләп. юата-юата. ишегалдына таба алып киттеләр Икенче атнада гына кәтиб Хафиз янына бусагабаш Камайнын ярдәмчесе килде Ул кыяр-кыймас кына кәтиб .Хафизны хан сараена дәште Кәтиб Хафиз кара савытын билбавына элгән күн капчыкка салды, очлап куйган каләмнәрен түшенә тыкты. Сарайга килеп керугә. Хафиз ханга баш иде. сәлам юллады, әмма күтәрелеп карарга базмады, үз урынына үтеп утырды, кара савытын өстәлгә куйды, бөкесен ачты, каләмнәрен өстәлгә тезеп салды Шуннан сок гына хан ягына сирпелеп алды Ханның чапаны астыннан кызыл итеге күренә. Чапан яңа көмеш һәм алтын җепләр катыштырып тукылгангамы. җем-җем итә. Ханның башында кеш тиресе белән каелган бүрек, бүрекнең өске ягы затлы асыл ташлар белән бизәлгән, кулында кам таягы Кәтиб Хафиз белә, бу таяк бик күп сергә ия Таяк затлы ташлар белән бизәлгән. Таяк дык итеп идәнгә кадала икән, димәк, ханның кәефе юктыр, ә инде хан кулындагы серле таяк алдына ки- icii баш орган кешенең аркасына йомшак кына кагыла икән — ханның сиңа киңәше бар. башың күтәр дә дикъкать белән тыңла, таяк ханның тәхетенә сөялә икән — тыныч бул. борчылма, гасабиләнмә, ханның кәефе күтәренке, йомышың йомышларга ашык. Менә ничә ел инде Сәлим хан янында Болгар тарихын язып утырган кәтиб Хафиз өчен боларның берсе дә сер түгел, әмма ханның хикмәтле хәлләрен белмәгән кешеләр дә килгәли тәхет каршына. ялгышып куючылар да бар — анда инде Сәлим ханнан шәфкать көтмә, суктырмаса да ким куймый, куып чыгарырга кушуы бар Кисәктән кәтиб Хафиз хан алдында үзен гаепле итеп хис итә башлады Яшен тизлеге белән зиһенен яман бер уй ярып узды, сәүдәгәр Биккол Гали оланны Сәлим хан кулына кайтарып биргән булса?.. — Хафиз. — диде хан кәтибенен уйларын сизгән кебек Син анда барысын да күрдекме? Нәрсә авызың ачып каттың?! Әй. күрдеңме дим оланны корбан иткәнне1 Нәрсә син гаепле кеше сыман дәшмәс бхлдың? Әллә чынлап та гаебең бармы? Хафиз үзе дә сизмәстән гаебем бар дип, чак кына ияк какмый калды. — Чин анда бернәрсә дә күрмәдем, хан. — Күрмәдең1 Күзең бәйләгәннәр идеме? Менә нәрсә кәтиб. син мина яна кала салынасы төбәктә булган хәлләрне түкми-чәчми язып бир Бар. катып торма каршымда' Иртәгә иртән язмаң миндә булсын!.. Кәтиб Хафиз, тез буыннары бушавын тоеп, борылды да ишеккә таба китте ул аркасы белән тойды хан аңа карап тора Ни хакында уйлый микән хан? Муены нечкә, җәлладка чабуы кыен булмас дип калдымы? Шулай дип уйлауга, кәтиб Хафизның аркасы өшеп китте, хәтта ул җәллад чабып ташлаган башын күргән кебек булды Кайтып керде дә бүлмәсенә, ятагына ауды, бөтен тәне калтырый, йөрәге ярсыңып тибә иде. Тик бик озак бөкшәеп яткач кына, торып, өстәле янына килеп утыра алды Кара савытын чыгарды, каләмнәрен тезеп салды Алдында апак кәгазь бите, зиһен таркау.. Язылмады 2 Сәлим хан кәтиб Хафиздан көлләмәде, гәрчә ханбикә Зөбәр- § җәт еш кына анын янында булып, кызы Назлыгөлгә сабак бирсә дә. 5 Сәлим хан. кәтибе янына берничә тапкыр ханбикә кереп киткәч, мах- 2 сус ясалган ярыктан аларнын нишләүләрен күзәтеп торды. Әмма кә- ? тиб бер генә шикле хәрәкәт тә ясамады, хатын-кызны котыртырлык. = аздырырлык бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Хак анысы, янына ханби- ♦ кә килеп керүгә, кәтиб Хафизның йөзе ачылып китәр, юка иреннә- S ре елмаюга җәелер иде. мәгәр шуннан артмас. Кәтиб Хафиз ханби- ч кәгә тарихтан өзекләр укыр, төрки шагыйрьләрнең яңа китапларын укыр һәм һәрчак аркасы белән тоеп торыр — аны кемдер күзәтә. “ Нәкъ шул тоемлый ала алуы кәтиб Хафизны Сәлим хан күз алдын- а да изге җан итте бугай да инде, һәм ул чынлап та изге иде хан- 2 бикәгә карата да. кызы Назлыгөлгә карата да. гәрчә икесен дә н күргән саен күрәсе килсә дә. Назлыгөлне ул кыска гына вакыт ® эчендә укырга язарга өйрәтте. Сәлим хан Кәтибеннән ихлас канәгать и иде Моны эче белән тоя торды кәтиб Хафиз Чөнки ул ханга бер- 3 нинди дә хилафлык кылмады. Иллә ялгыш тоемлавы да бар иде. Менә ® хәзер өстәле янына килеп утыргач кына сизде ул. хан аннан шикләнә. Кызы Назлыгөлдәнме? Башта кәтиб хан кызы Назлыгөлне иркә, нәзберек һәм бераз һавалы зат итеп кабул иткән иде. Тора бара бу уеның расланмавын күрде Назлыгөл бар нәрсә белән дә кызыксынды, иң мөһиме, җитди китаплар укыды, кайберләрең аңлады, ә аңламаганнары хакында сорап йөдәтте — аңлатуын үтенде, белергә теләде Тормыш тәмен яңа гына сизә башлаган кыз бала дөньяви хәлләрнең асылына төшенергә тырыша иде. Хафизны иң әүвәл хан кызындагы әнә шул сыйфат I куандырды Назлыгөлгә унҗиде яшь тулгач. Хафиз беренче тапкыр аның авызыннан оста Дәүран исемен ишетте. Ишетте дә укучысы өчен курка калды Мәхәббәт кешенең иң-иң яшерен сере булырга тиеш Башкача була алмый, башкача булганда, ул мәхәббәт була алмыйдыр. Шулай, бары тик шулай дип аңлый иде кәтиб Хафиз, гәрчә үзе бер тапкыр да гашыйк булып караганы булмаса да Хан кызы хан колы Дәүранга гашыйк. Мөмкин хәлме?! Сәлим хан өчен һич тә мөмкин хәл булмаса да. кәтиб Хафиз өчен мөмкин хәл иде бу. Чөнки ихлас мәхәббәт дәрәҗәләр белән исәпләшми, аның үз кыйбласы. үз бизмәне, үз карашы бар Әйе. хан кызы Назлыгөл оста Дәү ранга гашыйк Тарих китабына бу хакта яза ала идеме кәтиб Хафиз? Юк Чөнки китапны вакыт-вакыт Сәлим хан соратып ала. укый һәм үзенә ошамаган хәлләр хакында язылган юлларны яңадан язарга куша. Шуның өчен кәтиб Хафиз үзенә бер дәфтәр тота. Болгарда булган хәлләрнең иң кызыклыларын ул шул дәфтәргә терки бара Әле дә ул тарих китабын бер читкә алып куйды, ләкин яза алмады, алдына салган ап-ак кәгазьне дә читкә этәрде һәм өстәлгә яшереп куйган дәфтәрен алды, каләменә үрелде «Йә алла, мөхәммәдерәсүлулла! Хикмәтле хәлләр хакында язам, кичерә күр бәндәңне. Барысы да синең кулыңдадыр, берәүләрне хан итү дә. икенчеләрен кол итү дә. Елдан-ел Сәлим хан халыкка ясак салуны арттыра бара, янадан-яна кирмән-калалар торгыза, күпләп корал ясата, азатлар санын арттыра. Болар барысы да кара халык җилкәсенә төшә Моннан ике-өч ел гына элек Ага-Базарда бер җи ләнне бер алтынга сатып алып була торган иде. хәзер бер җилә^ өч алтын торадыр Хан үз халкына ышанмый башлады, саранны читтән яллаган баһадирлардан саклата, төрле килмешәкләрне куштаннары итә. Алар ханга ялагайланалар, аңардан чын хакыйкатьне яшерәләр. җирле халык белән исәпләшмиләр, гореф-гадәтләрен, йолаларын ят итәләр, юк кына гаеп өчен дә зинданга ябалар, җәберлиләр. Бу кадәр җәберләүгә халык түзмәс, көннәрдән бер көнне кулына корал тотып, урамнарга чыгар, хан кирмәненә ташланыр, илдә кан кою китәр» Кәтиб каләмен бер читкә куйды да уйга калды Кем өчен яза ул бу юлларны’ Кем мохтаҗ бу юлларга” Сәлим хан мохтаҗ түгел, ул боларнын барысын да белә, иллә берни дә кылмый Ә бәлкем белмидер? Шулай да булуы бар ич' Юк. ул язып дөрес эшли Ул бу дәфтәрне Гали оланга җибәрер, киләчәктә Болгар тәхетенә утырырга тиешле кеше тарихта булмаган хәлләр белән хәбәрдар булырга тиеш Юкса аның да хаталар кылып ташлавы бар Кәтиб Хафиз янәдән ап-ак кәгазьне каршына салды Ни язарга тиеш ул’ Ни язса да соңыннан җуеп булмас. Булган хәлнең асылын язса, хан анын үзен дә. вәзир Исхакны да кичермәс Хәер. Исхак- ны хан болай да кичермәс, бәлкем әле кәтибе Хафизны да. Кәтиб Хафиз берәүгә дә үлем теләми Шуңа күрә Сәлим ханга бер кәлимә сүз дә язмас. Язуның әл-казый Ишкул кулына керүе бар. анда инде шәфкать көтмә: гаепсез кешене гаепле итә ала. диләр анын хакында Шулай ук шәех Игәнәй дә аны акламас. Киресенчә, ислам кануннарын бозучылар дип. Әбү Җәһилләр сафына куяр, һич булмас димә Шәех Игәнәй яши белә тәсбих тарткан саен ханга кулын суза. хан шәехен буш итми, чөнки кем мактар иде Игәнәй мактамаса ханны’ Сәлим хан Болгар дәүләтенең уникенче ханы, унөченчесе кем булыр’ Хафиз Гали углан дип хыяллана Нинди заманга туры килде Хафиз, ике туган билләренә кылыч тагарга өлгермәделәр — тәхет өчен тарткалаша башладылар һәм моны башлап җибәрүче Сәлим хан үзе. Хәерле булсын, язганны күрми булмастыр, ахрысы Сәлим хан еш кына үзенә кадәр Болгар тәхетендә утырган ата- бабаларын хурларга ярата Ә бит борынгылар «Атын хурлаган унар, атасын хурлаган — тунар». — дигәннәр. Аллаһы тәгаләм, моннан сон Болгар тәхетенә игелекле ханнар гына утырсын иде Андый ханнар юк дия курмә. ходаем, кояш янында син булсаң, ай янында йолдыз бар Ул йолдыз — Гали угландыр Сәлим хан. борынгы бабаларыбыз йоласына ышанып. Гали угланны милади белән 1177. һиҗри белән 573 елда Яңа кала нигезенә корбан итте Аның уенча, бу чара каланың куәтен, гомерен үстерү һәм озайту өчен кылынган. ягъни, җир астында ятучы изге җан каланы зур афәтләрдән сакларга тиеш булачак иде Борынгы бабаларыбыз надан чакта бу килешкәндер, ихтимал Мәгәр хәзер бу хәл халык тарафыннан яклау табамы? Юк. Әйе. кайда ул нигезенә хан нәселе корбан ителгән калалар’ Нинди зилзиләләр җимерде дә алар- ны. кемнәр җир белән тигезләде?! Кайда Бөек Кубрат хан салдырган Фәнәгүр дә Бөек Болгар дәүләте үзе’! Олы Идел буйларына килеп сыенган илхан Кодрак. ерак Дунай буйларына барып Ил тапкан илхан Аспарух - кайда сез’1 Күп тә үтмәде, сез. бертуганнар. берберегезне танымас булдыгыз, гореф-гадәтләрегез, иманнарыгыз гына түгел, хәтта телләрегез дә алышынды Ә бит илегездә яңа кала торгызган саен нидер корбан иткәнсездер, ил-дәүләтегезне мәңгеләштерергә тырышкансыздыр Хәер, ераккарак китсәк, тагын да әрнү терәк хәлләребез Кайда безнең батырлыгы телдән-телгә җырланып килгән Бөек Атилла” Кайда төрки дөньясын берләштерергә йөргән һәм шул юлда һәлак булган илтабар Көлтәгин ырулары’! Кайда сез?! Хөрмәткә ия Кубрат бабабыз, кайда синең Азак диңгез ярларына сыенган болын-тугайларын. иксез-чиксез далаларың?! Угланнарыңа җирләрең бүлеп бирдең дә, үзен орыш кырында ятып калдың' Идел буена күчеп килгән Кодрак илхан ыруы ислам динен кабул итте, ышбу дин халык күңеленнән синең исемеңне җуйдырды Бүген исә монда халкыңа ят булган, ком чүлләрендә туып илеңә нәмәгълүм пәйгамбәрләр исеме яңгырый Килер бер көн. Сәлим хан. синең исемеңне * дә онытырлар, ел санын да яңа дин нәүбәтеннән башларлар Хәзер 2 инде барысы да үзгәрде, ашаган ризыкларына кадәр үзгәрде, тоткан g иманнары хакында әйтеп тә торасы юктыр Гасырлар буе төрки телдә 5 сөйләшкән болгар болгарны аңламас булды, үз чыгышыннан ваз 2 кичкәннәре дә аз түгел Камиллек җитми халыкка Ни ул камил- т лек? — дип сорамагыз Әйтеп бирә алмам. Әбүгалисина сүзләрен кул- s лансак. камиллек өч баскычтан торадыр: беренчесе — үзеңә тиң дус- ♦ лар табудадыр, икенчесе — синең тарафтан ышбу якты дөньяга хыял | га бай һич югы бер фикер иясе тәрбияләп калдырудадыр, өченчесе — ч иң әүвәл үз-үзең белән, аннары гаиләң, аннары илең белән камил £ идарә итүгә ирешүдәдер. й Дөньяви хәлләр турында язылган китапларны күп укыды кәтиб 2 Хафиз һәм укыган саен, белгән-таныганы аз тоелды Иллә һәр ки- £ тап аңа яшәү өчен көч бирде, киләчәккә өмет өстәде, күңелендә »- изгелеккә омтылу хисе уятты. Дөньяви хәлләрне башкаларга караганда ® күбрәк белсә дә. хатын-кыз янында гүя үсмер иде Хафиз. Ул хәтта u аларга туры карарга оялды. Юк. бу курку түгел иде. һич юк. мә- 3 гәр гүзәл хатын-кызларны күрүгә, ниндидер үзе дә аңлап бетермә- ® гән тетрәнү тояр иде Хан кызы Назлыгөл әлегә дөньяви хәлләрнең ' асылына төшенеп кенә килә. Гүя. ул яз кояшыннан уянган Гөлчәчкә. ул гына да түгел, шул чәчкәгә кунган күбәләктер йөзенә багуга. керфекләре калтыранып китә, күзләрендә йолдызлар балкый башлый Күренеп тора, кыз бала бәхетле, гүя ул мәхәббәт чәчкәсеннән бал җыярга төшкән — бераз әсәрләнгән, гаҗизләнгән «Димәк, оста Дәүранга гашыйк булуың хак. Назлыгөл. — дип уйлады Хафиз.— Тик сиздермәсәң иде моны, гүзәлкәй' Сизсәләр, атаңнан да. анаңнан да шәфкать көтмә, утта яндырмасалар да. суга ташланыр көнгә калдырырлар». — Саумысыз. мөгаллимем! Хафиз аңа сирпелеп ияк кага, кызның сәламен ала. Хан кызы өстендәге ефәк күлмәк тын гына аккан чишмәдәй шуылдый. Назлы гөл өстәл читенә утыра Ул мөгаллименнән тартынмый, ул аны атасыннан да якын күрә Кыз мөгаллименә таба иелә, көмештәңкәләр тезгән толымы кара савытына тиеп зенләп куя Кәтиб Хафиз аңлый, хан кызы аның мәхәббәт турында китап укуын тели Ә бит хан кызы үзе дә бик яхшы укый, иллә нигәдер һәрчак мөгаллименнән укытасы килә Кәтиб Хафиз озак көттерми, үрелеп кенә китап ала һәм. кирәк битен ача да. сузыбрак укый башлый Назлыгөлнең күзләрендә моңсулык, кем өчендер кайгыру, борчылу, зарыгу галәмәтләре. Мәхәббәт хикәятеннән соң мөгаллиме ана Көн батыр турында әкият әйтергә булды «Борын-борын заманда Каф таулары артындагы диңгез буенда Көн батыр яши Батыр көн-төн көтү көтә Кыш килсә, маллары белән җылы якларга күчә, яз килүгә, ыруы белән бергә Идел буйларына юнәлә Ул көн-төн табигать кочагында, ул бәхетле, шат Көннәрдән бер көнне Көн батыр җәй алып килгән ике карлыгачны ку - рә. күрә дә таң кала. Карлыгачлар шундаен иттереп сөешәләр ки. Көн батыр көнләшеп куя. Шуннан зәңгәр күккә бага, анда ике аккошны күрә. Шул мәлдән Көн батыр сагышлана башлый һәм сәфәр чыга, ул аккошлар киткән тарафка кузгала Көн бара, төн бара бу. Ниһаять, зур елга буена килеп җитә Бик сусаган була, тез тиңентен суга керә дә. кушучына су алып эчмәкче итә. Шул чак колак янында гына ямьле пышылдау ишетә: «Иел!» Көн батыр иеле һәм елгада үзен күрә. Күрә дә күтәрелеп зәңгәр күккә карый Шунда аның колагы ачылып, күзләре киңәеп киткәндәй була — ул кошлар сайравын, елга шаулавын ишетә Мондагы табигатьнең матурлыгына. хозурлыгына Көн батырның исе китә Ул иң әүвәл колагына сеңеп калган тавышны эзли, әмма берәүне дә күрми Шуннан тирәнгәрәк керә, әмма тәүге тавышны ишетми Көн батыр судан чыга да яр өстенә менеп ята Көн көтә ул тәүге ишеткән ямьле тавышны, төн көтә, икенче тәүлек киткәндә Көн батыр янына бер карт килеп чыга Карт аңа бер сүз дә әйтми, миңа ияр дип ишарә генә ясый Алда түгәрәк күл күренә, күл күренүгә, карт кинәт юкка чыга ә күл буенда бер кыз кер чайкый икән Көн батыр кыяркыймас кына кыз янына килә, сәлам юллый, шуннан сон атын сорый — Атым Айгөл. — ди кыз — Матур исем — ди Көн батыр -Мнн сине бик ерактан эзләп килдем Ниһаять, таптым Мин сиңа өйләнергә телим — Минем атам бар. минем анам бар. — ди кыз. - Әүвәл алар- ның ризалыгын ал Үз атың ничек сои. сәфәрче? — Атым Көн батырдыр, — ди егет Көн батыр кызның керләрен күтәреп алып кайта Аталары Көн батырны күрәләр дә шатланып туя алмыйлар Чөнки ата-ананың угланнары юк икән, бердәнбер кызлары да сазаеп килә икән. Көн батыр аларга ни өчен монда килүен аңлата Ата белән ана шундук ризалашалар Мәгәр шарт куялар: бездә калырсың. Әнә шулай Көн батыр Олуг Идел буенда кала Күп тә үтми. Айгөл аңа ул таба, ана Сөябел дип исем кушалар Бала туган елны әби белән бабай бер көндә диярлек дөнья куялар Аларны җирләргә дә өлгермиләр. Айгөл авырып китә. Ул да үлә. Көн батыр сөйгәне Айгөлне җирләп кайта да Олуг Иделнең ярына барып утыра Шунда ул кер чайкаучы икенче бер кызны күрә, күрә дә ана өйләнергә теләге барлыгы, әмма хатыны үлгәннән соң углы калуы хакында әйтә Кыз риза була Көн батыр аны өенә алып кайта Анадан ятим калган угыл ел үсәсен көн үсә. буй җиткерә һәм. күп тә үтми, атасының малларын көтә башлый. Атасы ауга йөри, углы көтүj көтә, яшь хатын өй карый Бер тапкыр яшь ана үги углын күрә дә таң кала үсеп-исәеп киткән, «эх» тә итми бозауны күтәреп ала. үгезне мөгезеннән тотып ега. Гашыйк була үги ана углына Көннәрдән бер көнне, атасы ауга киткәч, үги ана углы янына килеп ята һәм хыянәт итәргә өнди Сөябел сикереп тора да. атка атланып, далага чыгып чаба Үги ана моңа бик тә рәнҗи һәм үч алырга була Ире кайткач, ул аңа Сөябел мине алдарга теләде, ди. Яшь хатынның авызыннан бу сүзне ишетүгә, атада Сөябел углына карата коточкыч нәфрәт туа. Әүвәл ул углына ялкыны агач очына җитәрдәй учак ягарга куша. учак дөрләп яна башлагач, аңа шуның аша сикерергә боера. Мәкерле хатын Сөябелнең янып үләсенә куанып бетә алмый, чөнки мәхәббәт һәрчак нәфрәт белән бергә атлар, диләр Сөябел учакны сикереп чыга һәм. акбүз атына атлана да. атасы белән саубуллашмыйча. Төн илләренә юнәлә Көй чаба, төн чаба Сөябел Иртән сызылып таң атканда гына аты бер тугайлыкка туктый һәм кинәт ап-ачык итеп телгә килә: — Булгырың. иям,— ди. Шуннан бирле Көн батырның Сөябел атлы утлы мондагы урманнарда яши. диләр Кайчак ул Олы Идел ярына басып җырлап җибәрә, сөйгәнен эзли икән Ә ул бар. имеш, болгар кызлары арасында икән Таң беленер- беленмәс Идел буена чыксаң, аны күрергә дә була икән, диләр Кайчак ул сандугач сурәтенә керә икән һәм Сөябел, Сөябез. Сөябел. дип бертуктаусыз сайрый, кемнедер чакыра икән, диләр. Тик ул ихластан рөя белгәннәргә генә күренә икән, диләр. Сөя белмәгәннәргә күренми икән, диләр». Хан кызы моны, әкият икәнен белсә дә. дикъкать белән тыңлый, мөгаллимен бүлдерми, бары тик чак күперенке иреннәре генә, нидер әйтергә теләгәндәй, кыймылдыйлар. * Әкиятен сөйләп бетергәч. Хафиз сулыш алырга да куркып хан кызы2 ның сусыл иреннәренә карый, ап-ак тигез тешләренә игътибар итә һәм. S хатын-кыздагы тиңсез камиллекне күреп, карашын читкә ала — үз-үзен- >■ нән курка Мәгәр карашы янә-янә кызның сусыл иреннәрендә, алсу бит- 2 ләрендә. туктала, ул инде чарасыз, гасаби рәвештә кызны күзәтә. =: «Кемгә гашыйк, син. гүзәл?»— дип сорыйсы килә Хафизның. Ул бе- “ лә: хан кызы оста Дәүранга гашыйк, әмма ул бу хәлне җитди итеп кабул х итми, чөнки гадәттә хан кызларының язмышы аталары кулында була х Бәлкем, бу чибәрне Сәлим хан Олуг Мөхәммәтнең берәр угланына бирер, | йә күрше кенәз оныкларына, һич югы. Баян баһадирга? Элек-электән хан * һәм кенәз йортларын килмешәк баһадирлар саклаганнар ич Ханнар кыз- х ларын шул баһадирларга биргәннәр һәм шуның белән аларны үз иткән- „ нәр Килгән кешегә ил алыштыру ни дә. хатын алыштыру ни. аңа алтын. х байлык, мул тормыш булсын Калганы өчен ул кайгырмый, чөнки аның ту- £ ган иле юктыр, туган ил аңа яттыр. Бәлкем, кәтиб Хафиз ялгышадыр з Баян баһадир Болгарга килгәч өйләнмәде, хәер, бәлкем ул хан кызын кө- £ тәдер? Тик Баян баһадир кяфер, ул атна саен чиркәүгә бара, муенында тәре йөртә Баян баһадир Назлыгөлне сораса. Сәлим хан каршы да килмәс- г тер Әйе. каршы килмәс. Тик моңа шәех Игәнәй ризалык бирерме? Баян баһадир кяфер. Назлыгөл мөселман кызы. Сәлим хан шәех Игәнәйгә каршы бармас — Мөгаллимем, агам әмир Хаҗи биләмәсендәге Шайтан каласында серле манара бар икән, диләр. Манарага кергән кеше кире чыкмый икән. Миңа Баян баһадирның бер азаты әйтте, имеш, анда Шайтан үзе яши икән, дип. Шул Сөябел ятмыймы икән анда, мөгаллимем? — Сөябел әкият егете. Шайтан каласында меңләгән кеше эшли, кир- мәнне меңләгән азат саклый. Миңа калса, анда бернинди дә Шайтан юктыр — Илче Садак та шунда кереп киткән дә кире әйләнеп чыкмаган. Аны манарага кертмәскә иткәннәр, әмма ул берәүне дә тыңламаган. — Кем сөйләде сиңа бу хакта. Назлыгөл? — Сөт анам, мөгаллимем- Күптән түгел агам Хаҗи анда бер азатны кертеп җибәрә, икенче көнне аны үле килеш елгадан табып алалар. . Кәтиб Хафиз каләмен өстәлгә куйды, беравык уйланып утырды Ни әйтә ала ул бу гөнаһсыз һәм нарасый кыз балага? Берни дә әйтә алмый Ни әйтсә дә. ул аңа ышанмас. Кешене кеше итүче сыйфат — мохиттер. Ә бу кыз бала әнә шундый могҗизаларга ышанып үсә. Болгарның бөек елъязмачысы Ягкуб Ногман «Тарихел-Болгар» китабына кеше ышанмастай әкәмәтләр язып калдыра. Булган хәлләр белән тузга язмаган- нарны бергә бутап бирә. Ул моны бик тә белеп эшли. Юкса, ул коры тел белән язылган китапны кем укыр иде? Тарих китабын йотлыгып укырга тиешләр. Менә ничәмә тапкыр күчерде инде Хафиз «Тарихел-Болгар» китабын, әле булса яңабаштан йотлыгып укый ала. Ул гынамы, укыган саен яңа- дан-яңа хикмәтле якларын ача. Кайбер битләрне ул юл аша укый, тасвирланган хәлләрнең асылына төшенергә тырыша. Димәк, яңа кала салынасы төбәктәге хәл хакында аңа язып калдырырга кирәк булыр, тик әле түгел, исән-имин калса. Иртәгә Сәлим хан аңардан язманы сорар Язманы укыганда Сәлим хан үзе генә түгел, аның янында яңа кала нигезен карарга барган һәм андагы хәлләргә шаһит булган Саксин казый, шәех Игәнәй утырыр. Кәтиб Хафиз ялганлый башласа. Саксин казый шундук туктатыр, алай түгел, болай булды, ханым, дип. Хафиз өстенә пычрак өяр. Иң әүвәл шәех Игәнәй атылып чыгар һәм вәзир Исхакны җәлладка бирергә кушар Аннары шәех Игәнәй кәтиб Хафизга ябырылыр, син ни карадык, дип. күзен дә ачырмас һәм шулай ук аны да җәллад балтасы астына салырга кушар Кайсы явызлыкны сайларга соң? Хакыйкатьне язып бирсә. Сәлим хан җәлладка бирер, чөнки халык алдында, шәех алдында үзен акларга тырышыр. ә инде булган хәлне яшереп калса, вәзир Исхакны кичермәсләр — хан да. шәех тә. Авыр халәттә иде Хафиз. Аның әле сарайдан качып китәсе, әле Сәлим хан каршына барып, баш орасы килә. Орасы да. булган хәлне әйтәсе иде. Тик аңлармы аны Сәлим хан. шундук җәлладны чакырып алмасмы? Әйе. иелгән башны кылыч кисми, диләр Барырга Аның яшисе бар. ул Гали оланны Болгар тәхетенә утыртырга тиеш Бу хәллән исән-имин котылса, ул Гали оланны эзләргә чыгып китәр. Табар һәм Болгарга алып кайтыр Ул дәрвиш сурәтендә каладан калага, илдән илгә йөрер, иллә Гали оланны барыбер табар Йә хода, ни уйлыйм Мин беркая да китә алмыйм, китмәм дә. бу китаплардан. ышбу алиһәдән башка яшәүне кү з алдына китерүе дә мөмкин түгел Ул бу фәрештәне һәркөн күрергә тиеш. Китапларны да Ерак Мисыр дан. Сәмәркандтан. Бохарадан. Багдадтан. Өргәнечтән. Румнан — кай- лардан гына килмәгән алар монда Барысы да минем кулда, минем йөрәгемдә, иллә алар да язмышларын белмиләр, мин дә үз язмышымны белмим. Кәтиб Хафиз китап укып утыручы хан кызына күз төшереп алды һәм күңеленә килгән беренче сүзне язып куйды. «Яшәүнең мәгънәсе имандадыр». Иман?! Ул тагын ни инде? Кеше имансыз яши алмый Иман аның аңы. уе. хисе. кылганы, язмышы, тормышы, яшәү мәгънәсе. Йә хода, тагын ни уйлыйм инде. Алай дисәң. Сәлим ханның иманы нидән гыйбарәт тә. минеке нидән гыйбарәт? Белмисең' Нәкъ менә белмәү сине алга әйдәде, китап артыннан китап укыдың, хакыйкатьнең асылын, иманның изгесен эзләдең, мәгәр ни таптың? Алдыңа куелган сораулар артканнан арта барды, иманнан читләшә башладың Шул чакларда син. кәтиб Хафиз, болынга төштең, зәңгәр күккә бактың, сорауларыңа жавап эзләдең. Таптыңмы? Тапмадың, чөнки син үзең әнә шул серле табигатьнең бер бөртеге, тузаны Йә алла, тагын ни уйлыйм инде! Күк йөзе кам дөңгере кебек дөмбердәп торса да. сорауларыңа жавап таба алмассыңдыр. Болгар иле синең күз алдында таркала, мәдәнияте, әдәбияты чит илләргә таратыла Кайда син. Саксин каласында яшәгән Бөек Болгар шагыйре Сөләйман Бакыргани?! Сәлим хан сине илдән куды, китапларыңны Өргәнечләргә сатып жибәрде Илдән осталар китә, аларны кенәз Андрей Боголюб колач җәеп каршы ала тора Нигә алмасын, ул аларга мохтаж. аңа чиркәү өстенә чиркәү салдырырга кирәк Кая син бөтен дөньяга табиблегең белән танылган Таҗетдин!1 ' Вафатмы? Инде хан энесен жибәрде. Син аларны бер чапанга, бер көмеш табакка саттың Сиңа. Сәлим хан. шагыйрь Әбү Гали килде. Алмадың сарайга. Шагыйрь халкы тынгысыз була, мин тынычлык яратам, дидең. Ә бит ул сиңа корал тотып килмәде. Сәлим хан. шигырь китабы тотып килде, син аны исә тыңларга да теләмәдең Имеш, синдә шигырь кайгысы юк. дөньяви хәлләрдән дә гарык Табиб Таҗетдин «Сырхауларга дәва» китабын язып калдырды Син аны Олуг Мөхәммәткә бүләк иттең. Болгар ислам динен кабул иткәндә тәхеттә Айдар хан утыра. Болгарның җиденче ханы була ул Ж.иде саны изге сандыр. Айдар ханның бер генә угланы да булмый, ә бердәнбер кызы, өянәге тотып, урында ята Хан Ага-Базардагы барлык табибләрен үзенә чакырта. Сарайга йөзләгән та биб китерелә һәммәсе тә авыруны карап чыга Әмма берәүсенең дә кызны дәваларга алынасы килмидер Хан тирән кайгыга кала Шунда вәзире: Шөһрәтлем. бүген Ага-Базарга ерак Мисырдан гарәп килеп төште. ди. Шуларның берсе табиб, имеш Шуны дәшеп карасак? Мәгәр кисәтеп куясым килә, шөһрәтлем. ул табиб бөтенләй безнең өчен ят дингә табынадыр * Гарәп табибнс сарайга алып килегез'— дип боера вәзиренә хан. 2 Күп тә үтми. Ага-Базарда тамаша кылучы табиб гарәпне тотып сарай- s га китерәләр Каршысына китереп бастыргач, хан: 5 И-и. гарәп, кайдан килдең?—дип сорый £ — Мәккә-Мәдинәдәндер. S Кылган һөнәрең ни? дип сорый хан. х Габиблек кылудыр ♦ - Кызым хастадыр, зәхмәт кагылгандыр.— ди хан — Шул хастага ; дәва тапмассыңмы? ч — Әүвәл хастаны күрим, ханиям.— ди гарәп. Хвыруны карагач, гарәп хан янына әйләнеп килә һәм әйтә: 10 Кызыгызга, ханиям. зәхмәт кагылгандыр Мин аны дәвалап ка- S рармын Тик миңа сарбан яфрагы кирәк булыр £ — Бездә ул агач күптер, кнлтереңез каен кисеп!— дип боера хан. н — Миңа, ханиям. яфраксыз каен кирәкми, хәзер сездә кыштыр, агач- 5 лар яфракларын койганнардыр, миңа ямь-яшел яфраклы каен кирәк- £ тер,—ди гарәп 3 Кыш көнендә бездә яшел каен табып булмый.— ди хан Каңдан ® алмак кирәк аньР Иншалла. без аны табарбыз.— ди гарәп - Кнлтереңез миңа ңаен ботакларын — Син. гарәп, белеп керешсәң иде кызымны дәваларга, — Ди х{|Ң. Ханиям, әмма бер шарт куям Кызыгызны терелтсәм, минем диңем- не кабул итәрсез. Динемә иман иткән көндә генә кызыгызны сихәтләтер- мен. Айлар хан кисеп кенә җавап бирми, иман алыштыру җиңел эш түгел, иллә кызын бик тә яратканлыктан, гарәп белән килешергә мәҗбүр була Гарәп каен ботакларын җылы сулы чиләккә утырта, эссе җиргә КУЯ да дога укый башлый Бер дога укый — бер ботак яфрак яра, икене укың — икенче яфрак күренә Ботакларның барысы да яфрак яргач, гарәп Кщзу итеп мунча ягарга куша Мунчаны өлгерткәч, ул кызны мунчага илтергә, каен ботакларын ныклап бәйләргә һәм аңа китерергә куша. Мунчадр'гарәп кызны бик каты чабындыра, янә дога укый Күпмедер вакыттаң соң кыз мунчадан көлә-елмая кайтып керә. Шул хәлдән соң Айдар хаң исдам динен кабул итә. ана вәзире, сарай куштаннары да иярә Айлар хан сйхәт- ләнгән кызын табиб гарәпкә кияүгә бирә, ә хан дөнья куйгач, гарәп Болгар тәхетенә утыра, әмма озак яши алмый. Болгар табигате килешмиме, вафат була — Мин илемнән беркая да китмим, суга батып үлсәм үләм. китмим.— ди хан кызы Назлыгөл, укыган китабын бер читкә куеп Ә сине. Назлыгөл, берәү дә каядыр җибәрергә җыенмый. Кисәк барысы да асты өскә килде. Хан кызы Назлыгөл бер аягын өстәлгә куйды һәм бавы чишелгән чүәгенең җебен акрын гына бәйли башлады Кәтиб Хафизның тыны кысылды, сулыш алырга куркып калды, күзләрен йомды Чәчрәп торган кояшка караса да. болай ук күзләре чагылмас иде; кәтиб Хафиз мәрмәрдәй ак тән күрде, шым калып, ап-ак йомры тезгә текәлде Кытай касәседәй ак иде хан кызының тез башы Кинәт ачы лып. шәрәләнеп калган тән күгелҗемләнеп күзне үзенә тарта Кәтиб Хафизның башына кайнар кан йөгерде, зиһене чуалды Ә Назлыгөл аны гүя күрми дә, әллә мөгаллиме бар аның өчен, әллә юк иде Кинәт Кәтиб кулындагы каләм шартлап сынды Хан кызы Назлыгөл сискәнеп китте, сәерсенеп мөгаллименә карады һәм салмак кына хәрәкәт белән ефәк ыштан ба лагын төшереп, ирен чите белән генә, назлана төшеп, елмаеп алды. Кәтиб Хафиз кызның елмаюын күрмәде, ул күргән сурәтне күз алдында озаграк тотарга теләгәндәй, күзләрен йомды. — Син беләсеңме кем?— диде ул соклануын яшермичә — Син — зәңгәр күктәге йолдыз, күл өстендәге төнбоек чәчкәсе, син. — Мин — һавадагы карлыгач,— диде хан кызы - Кем шулай диде сина? Улмы? — Ул. мөгаллимем Менә күрерсең, мөгаллимем, көннәрдән бер көнне ышбу карлыгач еракка-еракка очып китәр. Сөябел яшәгән урманнарга. — Назлыгөл, тәүбә диген, йә аллам’ — Итмим тәүбә, итмим, мөгаллимем Мин аны яратам, ишетәсеңме, мөгаллимем, я-ра-там! Хан кызы борылды да китеп барды, ә кәтиб Хафиз бер ноктага текәлеп бик озак уйланып утырды һәм каләмен алды да яшерен дәфтәренә яңа кала нигезенә углан урынына эт күмелүе хакында язып куйды Аннары ул дәфтәрне япты, яшерен урынга урнаштырды. Ханга дигән кәгазьгә бер сүз дә төшмәде, кулы күтәрелмәде. Аның күз алдыннан бер мизгелгә дә хан кызының чынаяктай ак тәне китмәде. Бирсә бирә икән кешегә гүзәллекне бу хода! Кәтиб Хафизда ниндидер күчеш булып алды Нигәдер аның нәкъ менә хәзер. Хәсән киткәннән соң сарайга табиб булып килгән Антонийны күрәсе килде Ул аны бер тапкыр гына румнар урамына чакырмый иде инде, гел сәбәп тапты — бармады Шәех Игәнәйнең. яван кызлары тәннәрен сата, гүзәл булсалар да яманнар, дигән үгете гелән колак очында тора. Кәтиб Хафиз йомышчы малайны табиб Антоний артыннан йөгертте. Теге көттермәде, килеп тә керде. - Хан кәтибенә ни кирәк булды, авыртамы, бер-бер нәрсә булдымы, әллә гашыйкмы.— дип килеп керде Антонин шаяра-көлә — Мин сагышланам. Антоний дус Нидер кыласым килә, каядыр барып гөнаһ кыласым килә. Тәҗрибәле Антоний кәтиб Хафиздагы күчешне шундук сизеп алды, елмаеп, бертын аның борчулы йөзенә карап торды: — Ж,ыен. мин сине бүген җәннәткә алып барам Беләсеңме, дип иелә төште табиб — Анда син генә түгел. Сәлим ханның да булганы бар. Кыюрак, кыюрак, дускай! Кәтиб Хафиз тәвәккәлләде. Ул беренче тапкыр яваннар урамына барырга булды Табиб Антоний аңа үзенең чикмәнен бирде, кулына таяк тоттырды Хафизны берәү дә танырга тиеш түгел, шәех Игәнәй күрсә, таш аттырып үтерттерер һич булмас димә. Хак анысы. Сәлим хан берәүгә дә. яваннар урамына йөрмә, дип әйтми, тик чиркәүгә генә кермә Чиркәүгә керүчеләрне шәех мөридләре дүрт күзләп күзәтәләр — Хан кәтибе Хафиз, изге җанмы әллә син. Ир уртасы кеше, кызлар кочагын да татыганың юктыр әле? — Мин изгеләр өчен изге, яманнар өчен яман. Антоний — Сине бүген аулак өйгә алып барам Акча алдыңмы? — Бар булган байлыгым һәрчак үз янымда. Антонин Мин берәүдән дә ким түгел, минем дә күз төшкән кешеләрем бар Мәгәр аларга белгертмим Менә син ханбикә Зөбәрҗәткә күз атып йөрисең һәм моны бар кешегә дә сиздереп эшлисең. — Ялгышасың, кәтиб. ханбикә мине кызыксындырмый Мин ханнын кызына гашыйк Өметсез гашыйк, мәгәр гашыйк Мин аны күрер өчен генә дә әллә пиләрем бирер идем. Әмма хан кызы миңа күтәрелеп тә карамый. Ул башканы ярата Анасы сизенә сизенүен — Анасы барысын да белә. Антоний Хан кызы, беләсең килсә, оста Дәүранны ярата Фаҗигагә дучар булуы бар аның, тиңе булмаган фаҗигагә. — Әйе. кызганыч бетәр хан кызы Назлыгөлнең ышбу мәхәбб о< Оста егет өчен дә. аның өчен дә. Күрәзәме әллә сип. Антоний? — Чын мәхәббәтне яшереп булмый, кәтнб Хафиз Ул гүя җәй ба- | шындагы сандугач, я сайрап яши. я үлә Кояш баеп эңгер иңгәнме, кибетчеләр чалтыр-чолтыр ишекләрен яба. элмәләргә богау йозакларын эләләр. Урамнарда көндезге ыгы-зыгы кими, ә менә аш-cj йортларында шау-шу арта бара Көнозын кибет саклаган сатучылар аш-су йортларына юнәлә, керәкерүгә. таныш-белешләрен ^>чра- х тын. кычкырып исәнләшә, бер-берсенә мактана, зарлана башлыйлар Кич £ җиттеме. рум. әрмән урамнарында җанлылык, бай сәүдәгәрләр аулак § өйләргә ашыга, алданрак барып, гүзәлрәк кызны алырга өметләнәләр Хә- > мер каба-каба тымызык кына ярымкараңгы бүлмәдә берәрсе янында 2 утырулары үзе бер гомер дип уйлауларыдыр. күрәсең. Андый аулак өйгә | керү шактый бәһа торса да. сәүдәгәр кеше моңа бара, чөнки Ага- х Базардагы табышын кая булса да илтергә тиештер — янчыктагы алтын- ♦ нар әтәч булып кычкыра Аннары бераз кылтаебрак, назланыбрак, сылу | гәүдәсен уйната-уйната сиңа ризык-нигъмәт китергән кызга карап *Үору- лары сирәк тия - өйдә гаиләсе, хәләл җефете, балалары көтә Хатыны аны беркайчан да елмаеп каршы алмый, ә монда исә. ярым ачык күкрәклә- £ рен күрсәтеп, алсу-кызыл күлмәк хитуннарын бер иңеннән төшереп үк җибәргән — күзне котыртып, җанны аздырып тора, җитмәсә, ерык итәк 2 чабуын гелән юри ачып җибәрә, анда күренгән хикмәтләрдән тәмам җаны ь актарыла сәүдәгәрнең Сәүдәгәрләрнең күбесе аулак өйдә көйлек табы- 5 шын калдырып китә, чөнки каршысында авызы белән кош тотарга әзер баса. 2 Хафиз ничек кызны кулларына күтәреп алганын сизми дә калды. 2 Ниг.- алып ки» к сәке янында аягына бастырды кызнын өстеннән ефәк 8 күлмәк iii.ixi.in идәнгә кси 1П.1 Кабалана гөшеп Хафиз җиләнен; күл- * мәген салып атты, кызны күкрәгенә кысты һәм кисәк аркасы өшеп кит- s кәндәй булды — ике арага кызның тәресе кысылды Салкын иде тәре. сулышны кыса кебек иде Кыз җиз тәрене иңе аша артка ташлады >. Кызның шашынып назлавы, сөюе кәтиб Хафизны әсир итте. Кинәт ул. 2 гүя күккә ашты, гүя гомере буена эзләгән йолдызын тапты. Ә бит күп- g ме эзләде ул йолдызны, күпме кплер-килер дип бер көтте, ә ул менә * икән, яван кызы |_ Хафиз тиз генә аңына килә алмый ятты Төшендәме, өнендәме бу з хәл? Их. Антоний. Антоний, изге кешедер син. изге булмасан Хафизга шушындый яхшылык кылыр идеңме? Алдыңа тезләнәсем килә. Антоний и Рәхмәт сиңа Кеше үз бәхетен үзе табарга тиеш, диләр Мин аны таба алмадым, ә менә бүген таптым — Син кайнар ир. диде кыз.— Мин сине яраттым Алып кит син мине моннан Мин сиңа күп-күп балалар табармын, берсеннән берсе матурларны, батырларны Хафиз тагын кызны кочагына алды. Тәүге хис ташкыны аны янә өнсез итте, янә ул күккә ашты Күз алдына хан кызы Назлыгөл килеп басты Гүя; «Ул ялганламый, мөгаллимем, ул сине чынлап та ярата». — ди сыман иде Хафиз күз алдына килгән сурәткә гаҗәпләнә калып, кызның тез башына кулын куйды Йомры, түгәрәк иде кызның тез башы Бик тиз таң атты, төнозын керфек-күзен йоммаган Хафиз тап алдыннан гына йокыга китте Төшендә ул янә хан кызы Назлыгөлне күрде Назлыгөл мөгаллименең муенына сапсары гәрәбә төймә такты. Хафиз карышмады Тан атып, яктыра башлаганда Хафиз сискәнеп уянып китте һәм. сикереп торды да. аннан-моннан киемнәрен табып киенде Аңа моннан тизрәк югалырга кирәк иде Сәлим ханның азатлары яисә шәех Игә- нәйнең мөрпдләре күрүләре бар иде Кәтиб Хафиз тын гына йоклап яткан кызның төшендә кем белән- дер снйләшәсөйләшә елмаюын карап торды Ул сак кына чыгу ягына таба кузгалды, алгы өйдә тешсез карчык йоклап утыра, тез өстендә алтын тәңкәләр салган табагы Тышкы ишек ярымачык. йорт яклап пышан гына сөйләшкән тавышлар ишетелә Нидер исенә төшеп, кәтиб Хафиз кире борылды, йомарланып яткан кыз янына килде, билендәге янчыгын ычкындырды да кызның мендәр астына тыкты Янчыкта кимендә йөз алтын иде. теләсә, бу бәһагә кыз үзенә мөстәкыйль тормыш кора ала иде Хафизга алтынның кирәге калмады. Бүген-нртәгә аның язмышы хәл ителер. Хафиз ашыга-кабалана йорттан урамга чыкты, тпз-тиз сарайга таба китте. Яктырып килә. Идел яклап томан күтәрелә, болын яклап ат көтүчеләренең һайһайлап ат куалаганнары ишетелә, ишегалларындагы җимеш агачларында сандугачлар сайрый Ж.әй башы үтеп бара, тиздән сандугачлар да сайраудан туктар, бүген-нртәгә Хафиз да. Әйе. хан аны 3 3 №7 33 кичермәс, кәтибе күпне белә. Менә Хафиз сарай куштаннары яшәгән храмны үтте, кала диварына житте. Каравылбаш аны теләр-теләмәс кенә уздырып жибәрде. — Кайдан болай бик соклап, хан кәтибе3 — Син сорама, мин әйтмим, каравылбаш Мине бүген Кара Пулатта дәжжал балтасы көтә Яваннар урамында булган өченме, кәтиб Беләсең килсә. Зө- бәржәт ханбикә килгәнче хан үзе дә ул тарафка баргалый торган иде Курыкма, кәтиб — Ә мин курыкмыйм. каравылбаш Гомере кыл өстендә торган кеше ханнан курка буламы? — Сөйләмә тузга язмаганны, кәтиб. Сиңа балта күтәргән дәж- жалның кулы корыр — Язмыштан узмыш юктыр, каравылбаш Сер булмаса әйт әле. яваннар урамына шәех Игәнәй дә баргалыймы? Гөнаһка батасым килми, кәтиб. күргәнем булмады. Ә менә мө- ридләре баргалаштыргалый Тик мин әйтмәдем, син тыңламадың, кәтиб Кеше сүзе кеше үтерер. Тукта әле. тукта дим Бер хикмәтле хәл турында әйтми булдыра алмыймдыр Хикмәтле хәл шул. кәтиб. менә ай була инде, сарай диварында Шайтан күренә башлады Ханга әйткән идем, шаркылдап көлде генә. Ә бер дә көлке хәл түгел, менә үз күзләрем белән күрдем. Әле адәм сурәтендә күренә, әле бүтән ни шунда, дүрт аяклы хайван да кебек, адәми затка да охшап китә Азатларның котлары ботта, каравылга чыгарып булмый башлады үзләрен. Әллә, мәйтәм, ахырза- ман киләме, ахырзаман якынайса, ул шайтан дигәннәре күзгә күренә башлар, ди бит Тагын бер хикмәтле ягы бар Шайтанның Нәкъ менә хан кызы бакчага йөрергә чыккач диварда күренеп китә. Тик шундук юкка чыга Хан кызы Назлыгөлне оста Дәүранга гашыйк икән, диләр. Әллә, мәйтәм, шул кызны сагалыймы бу Шайтан дигәне? Ул оста Дәүранны пәйгамбәр нәселеннән икән, диләр Әйтми генә йөри икән, теге вакытта мең ташчы арасыннан берүзе исән калган. Димәк, чын. пәйгамбәр нәселеннән Бер тиле азат моңа ташлана, кылыч белән чапмакчы була Шайтанга. Шайтан аңа бер генә кизәнә, азатның кылычы килә дә төшә, аннары өстендәге киеменә ут каба Дөрләп яна башлагач кына Шайтан юкка чыга. Шуннан соң ник бер азат аның ягына карасын Пәри икән диварда — йөрсен, күзәтә икән хан кызы Назлыгөлне — күзәтә бирсен. - Менә нәрсә, каравылбаш. оста Дәүранга хан кызы гашыйк, дигән сүзгә ышансам да. хикәятнең икенче яртысы шыр ялгандыр. Сарай диварына менүләре ансат дисеңме? — Озын-озын таягы бар икән, шул таякны диварга тери дә йөгерә- йөгерә менеп китә икән Шайтан инде, шайтан - Белеп торсаң иде. каравылбаш Оста Дәүранны Сәлим хан зинданда яткыра Кол ул. хан колы Кол кешегә кияүгә бирә буламы хан кадәр ханның гүзәл кызын? Аннары без барыбез да хан колыдыр, каравылбаш Син дә. мин дә... — Кәтиб хан колы буламы, сөйләмә тузга язмаганны. Хафизжан - Кем соң ул кол. каравылбаш Ике аяклы хайван, дигән борынгылар Ярый, каравылбаш. төшер асма күпереңне - һәй. кем анда манарада, төшер күперне! — дип кычкырды каравылбаш Карале. Хафизжан. мин ул Шайтанны тотсам, хан миңа ни бирер иде икән? Кызын, каравылбаш. Назлыгөл атлы гүзәлләрнең гүзәлен. — Ә мин аны чынлап та тотсам, кәтиб? Шайтан изге жан. тәмуг сиңа моның өчен, дөрләп-ялкынлап. улап-үкереп янган тәмугтыр. Каравылбаш ни әйтергә белми аптырады да калды, ул арада асма күпер төште Хафиз өенә ашыкты. Бүлмәсенә кайтып керүгә, тән /канында гаять дәрәжәдә йончу тоеп, чишенми-нитми ятты да йокыга китте. Бусагабаш Камай анын бүлмәсенә песи кебек аяк очларына баса- баса гына керде. Хафизның котын алырга иде ИСӘбе, иллә якынрак кИлүгә. күрде: кәтиб муенында чылбырга таккан яваннар тәресе Бусагабаш Камай бертын ачкан авызын ябалмый торды Йә хода, ни бу?! Кәтиб. * шайтан күтәреп алып китсә дә. уянмас чиккә җитеп йоклый, нечкә чыл- а бырга таккан тәре бер якка шуып төшкән. Мәгәр тәре, күзләре хак күрә, g .Камай тамак кырды, төшендә түгелме дип. үз-үзен чеметеп карады — £ юк. төшендә түгел иде. о Кәтиб Хафиз муенында яваннар гәресе. хан кәтибе чиркәүгә йөри = башлаган! 5 Бусагабаш Камай әпен-тәпен артка чикте, сак кына чыгып шылды ♦ Ул чыгып китүгә, кәтиб Хафиз бүлмәсенә табиб Антоний килеп керде һәм * керүгә изрәп йоклап яткан кәтиб муенындагы тәрене сак кына ычкындырды. кесәсенә тыкты, аннары бертын кәтиб йөзенә карап торды. Уят £ макчы итте, әмма ул бөтенләй башка эш белән килгән иде. ахры, ничек » килеп кергән булса, шулай ук тиз генә чыгып та китте. Ул арада сулышына кабып. Сәлим хан каршына бусагабаш Камай J килеп капланды. н — Шөһрәтлем. к — Ни булды. Иделгә ут каптымы әЛлә? Кая кәтиб. нигә алып килмә- u ден?! 3 — Ханиям, аның муенында...— Бусагабаш Камай пышылдауга куч- ® те. ханга якынрак килде, аяк очларына гына басып, колагына үрелде. г Аның муенында тәре, яваннар тәресе. — Яваннар тәресе?' — дип кайтарып сорады хан — Нинди тәре, кем муенында? Кәтиб Хафиз муенында, шөһрәтлем. -- Кайда ул! — Бүлмәсендә җәйрәп йоклап ята. муенында — Житәр! Ишеттем! Тукран түгелдерсен бит?! Сәлим хан тәхетеннән торды, титаклый титаклый бусагабаш Камай- га иярде. Әйе. Сәлим хан да кеше иде. адәм баласына хас кызыксыну чире аңарда да бар иде. Килеп керделәр, кәтиб Хафиз баягыдай җәйрәп ята. изрәп йоклый Мәгәр .муенында бернинди дә тәре юктыр Бусагабаш Камайның. үте сытылгандай, йөзе чытылды. Сәлим хан бер сүз әйтмәде, ишеккә таба борылды. Камай аны узып, ишекне ачмакчы итте, иллә хан аның артына шундаен иттереп китереп типте ки. теге мескен лып итеп артына утырды һәм үкереп җибәрде — Аяк.ты каза, күзең тонмагандыр бит?! Нинди тәре?! Бусагабаш Камай теләсә нинди мыскылга да түзәргә әзер иде. гадәттәгечә дәшмәде, ханның итек очын үбәргә үрелде — Кит. җан көеге, күземә күренмә! — Ханым, кичер тилеңне. Күземә күренде микәнни - Югал күз алдымнан' һәй. тукта Бар. уят кәтибне. Кара Пулатка барсын! Сәлим хан. ни көләргә, ни еларга белми, тәхетенә менеп утырды Менә ахмак дисәң дә ахмак инде, кәтиб муенында тәре күргән, имеш. Шунда Сәлим ханның келт итеп исенә төште. Тукта, ул үзе дә бер тапкыр шул көнгә калган иде түгелме сон? Әйе. яваннар урамына барды, аулак өйгә керде, мул итеп алтын акча өләште, соңыннан кайтышлый өянәге тотып яткан хатыны янына кагылды Хаста ханбикә аның муенындагы тәрене күрде дә ике куллап шуңа ябышты.. Әйе. булды андый хәл. Тик кәтиб Хафиз да бу хәлгә дучар булса, тәресен кем алган? Ә бит Камай кургән кургәндер Куйсана, уткән эшкә салават. Бүген ул вәзир Исхакны хөкем итәчәк. Кәтиб Хафиздан да сорау алыр лар. Астыртын әл-казын Ишкул төбенә тоз кояр, иллә хакыйкатьне ачтырып салдырыр Ишкул самими кеше, нәкъ бала инде, иллә куркыр ныч бала рәхимсез, шәфкатьсез. Аны теләсә кем котырта ала. теләсә; кем өстерә ала. хан турында әйтеп торасы да юк. әлказый Ишкул. җидегә ярылып, җидегә ялганса да. хан теләген җиренә җиткереп башкарыр Ә шулай да вәзир Исхак кызганыч Акыллы вәзир иде «Иде» дип тә уйлый башладым вәзирем хакында Минем аны дәҗҗал кулына бирәсем килми, ә шулай да бирмичә дә булмастыр. Вәзир Исхак Болгар өчен кирәк кеше иде. иллә нәкъ менә аның аша Сәлим ханга күләгә төшкәләде. Ил иминлеккә тиенсә, ханны түгел, вәзирне мактадылар Милади белән 11(54 елда Болгарга яу килеп. Ибраһим каласын ала язган кенәз Андрей Боголюб белән уртак тел таба алды Вәзир Ис- хакның бу сыйфатларын ханбикә Зөбәрҗәт тә. шәех Игәнәй дә инкяр итә алмыйлар Мин дә инкяр итә алмыйм Иллә ни кылмак кирәк, вәзир Исхак исән калганда минем атыма күләгә төшәчәк Бер оныгыма мнн тәхет вәгъдә иттем һәм ул олан кала нигезенә корбан ителергә тиеш иде. Бу чараны вәзир Исхак үзе мәҗбүр итте кылырга, үзенә үпкәләсен Юкса Болгарда ата улны, угыл атаны, туган туганны үтереш китәр иде, Әбү Талиб углы Галинең кыюсызлыгы аркасында өмәвнләр Галигә каршы сугыш башлый Галидән өмет җуйган унике мең сугышчы, өмәвиләр ягына күчә. Тарафдарлары исә Мөхәммәт пәйгамбәрнең кияве Галине үтерергә мәҗбүр була Әнә шул хәл ислам дөньясын икегә аера да инде Бу хәл һиҗри белән 33 елда, милади белән 661 елларда була Бүген һиҗри белән 573 нче ел. милади белән 1177 ел барадыр Мәгәр Мисырдагы хәлләр ислам төбәгенең һәр җирендә булырга мөмкиндер. Тәхеткә бер олан гына утырырга тиеш. Димәк, хан буларак, мнн хаклы булып каламдыр Тәхет хакында сүз барганда вәзир башы белән исәпләшмиләр Ислам дине ике нәрсәгә таянып эш итә: Муса һәм Гайсә пәйгамбәр кануннарына Адәм баласы Муса пәйгамбәрдән дөньяда яшәргә өйрәнсә. Гайсә пәйгамбәр кануннары буенча рухи яктан күңелен йомшарта дөньяга ул кунакка гына килгән, нәфесен тыярга, күбрәк ахирәт хакында уйларга тиеш, дип өйрәнә. Мөхәммәт пәйгамбәр исә бу ике пәйгамбәрнең тәгълиматын бергә кушарга омтылган. Нәкъ менә шуның белән бик күпләрне үз диненә ышанырга мәҗбүр иткән Мөхәммәт безнең иң олуг пәйгамбәребездер Йә алла, мөхәммәдерәсүлулла. Әстәгъ- фирулла. ни сөйлим Ярый әле аллаһы тәгалә: салынган өй җимерелсен, туган кеше үлсен, дип әйткән, юкса, ни кылыр иде бу ген Сәлим хан Хәтта вәзир Исхакны да хөкем итә алмас иде 15 Кояш чыкты. Вәзир Исхакны эзләп бер дистә азат килде. Алар аны ашыктырмады. Сәлим хан. качып китмәгәе, дип курыккан, имеш Тик кая? Вәзир Исхак беркая да качып китәргә җыенмый Сәлим хан язган хат кәтиб Хафиз кулында. Хәтта акка кара белән оныкларның берсен яңа кала нигезенә корбан итәргә дигән фәрман бар. ә фәрманны хан үзе язган, хәтта мөһерен дә суккан. Вәзир Исхак үзен үлемгә әзерләде, шул ук вакытта исән калудан да өметен өзмәде. Аны бары тик бер сорау изалады: ни өчен Сәлим хан аннан котылырга тели? Нинди хилафлык кылды ул аңа?! Баян баһадир аңа хан фәрманын тапшырды, кәтиб Хафиз аны укып чыкты, барысы да ишеттеләр, барысы да эшнең асылын акладылар. тик хан оныклары гына бу хәлне уен итеп кабул итте. Ә ул уен түгел, авыр фаҗига иде. аның тарафыннан уйланып табылган, хан тарафыннан хупланган фаҗига иде. Азатлар унбашы вәзир Исхакка хан фәрманын җиткерде Вәзир сарайга чакырылган иде Азатлар килү табигый хәл. аларны ('элим хан элек тә җибәрә иде. Янәсе, вәзиренең иминлеген саклый Сарайга мин үзем барырмын, унбаш. — диде вәзир Исхак. - Баш өсте, вәзир. Килә күрегез. дип азатларын иярткән унбаш китеп барды. Вәзир унбер ршьлек углын дәштерде. Тыштан чабып кергән баланың билендә кылыч, кулында ук-җәя күреп. Исхак йөзен чытты Яратмый иде хәрбиләрне, ләкин бу аның үз углы иде Ул каршына килеп баскач, вәзир аның кылычын, ук-җәясен бер читкә алып куйды, иңбашына кулын * салып, күзләренә карады. 2 — Углым. син ханның сарай мәдрәсәсендә укыйсың Арагызда нн ? оста мәргән кемдер? 5 — Сәлим хан оныгы Булаттыр, атам 2 — Хан оныгы Булат. - дип кабатлады вәзир Исхак Ә син. син “ аңардан калышасыңмы? х — Ул остарак ата. очкан кошларга тигезә, атам Аны Җик Мәргән ♦ белән чагыштыралар Мәктәпне тәмамлаганда мин дә Булат кебек өйрә- ~ нермен, атам Болгарда бер мәргән булырмын — Болгарда бер мәргән. — диде вәзир Исхак нидер әйтергә җыенып — Син мәргән түгел, илче буласы кеше. Син иң оста илче булыр- “ сын Мин сиңа бик күп китаплар калдырам Укы Ага-Базарга ешрак дип уйлыйсың. Яшермә, нәкъ шулай уйлыйсың Тик курыкма, мин бу £ хәлдә берәүне дә гаепләмәм. Чү. син бит минем иректә булуымны кү- “ pen курка калдың, котың алынды1 Күрче, шулай бит?! Шулай. Ә сиңа § әл-казый Ишкул ни дигән иде вәзир Исхакны хан азатлары Кара Пу- ♦ латка китерерләр, бар. кабул итеп ал. яныңда ике-өч азатны калдыр. = дигән иде. Ә ул монда гелән үзе генә килә. Димәк, син. казый Баштак. =: хан вәзиргә тияргә кушмаган, дип уйлыйсың. Димәк, вәзир үзе кемнедер хөкем итәргә килә. Бәлкем әле синедер, казый Баштак. Ә нигә, гаепсез £ кеше булмый, шулай, ди. шәех Игәнәй. димәк, синең дә гаебең бар. ка- ш зый Баштак Языгың булса, аллага хәер биреп кенә котыла алмассың. ™ ул сиңа, гошер сәдакасы биргән саен, гөнаһыңны җуярга өметләндермәс, н Вәзир Исхак ни хан янында, ни шәех алдында мәһди була алмады. ® аллаһы тәгалә ярлыка кыла күрсен. — Әссәламегаләйкем, казый Баштак' S — Вәгаләйкем әссәлам, вәзир Исхак! * Казый Баштак вәзиргә, кулын йөрәк турына куеп, түбәнчелек белән ' баш иде Хикмәт шунда иде ки. казый Баштак вәзир Исхакның Кара Пулатка бер ялгызы гына килүнең төп сәбәбен белми иде. әнә шул белмәү аны үтә кыен хәлгә калдырды: хан вәзир Исхакны аның тугрылыгын сынарга дип җибәргән булса? Туйдылармы казый Баштактан? Кирәге калмадымы? Халык, карга карганың күзен чукымый, дисә дә. әйтик, әл- казый Ишкул үз янында эшләгән шактый кешеләрнең башын җәллад балтасы астына салдырды. Шаһитлардан үз вакытында котылып калу хәерле дип уйлавыдыр Шул чакта казый Баштакның башына бер уй килде: вәзир Исхакны берни булмаган кебек чәйгә дәшәргә — Рәхим итегез, олуг вәзир, узыгыз. — диде ул һәм арттырыбрак җибәрүен сизеп: — Чәйләп алырбыз, хан кайчан килә әле. — дигән булды — Мин хан түгел, казый Баштак. билең авырттырырсың, ул хәтле тырышып баш орма! Хокук вә фәкыйһ кешесе буларак әйт әле. әмир Хаҗи урманнарында качкыннар күбәеп киткән икән, атакайлары кем. белмәдеңме’ — Сәлим хан. Болгарда качкыннар юк. дип мактанды Булмаганны сөйләмәсәнә, олуг вәзир. — Син ишетмәдеңмени әле. казый, качкыннарның башы Тубыкбай баһадирның туганы Җик Мәргән икән. Ул: Сәлим хан аның ишләренә кагыла икән, мин аны тыныч яшәтмәм, дип әйтеп әйткән икән, диләр — Җик Мәргән атаман! Олуг вәзир, син миңа агасы белән бәхәскә кергән Җик Мәргән турында сөйлисең икән, ишеткәнем бар. нигә булмасын ди Җик Мәргән әмир Хаҗи урманнарында сукбайлык итә Ишләре күп түгел. — казый Баштак як-ягына каранып алды — Беләсегез килсә. олуг вәзир, хан аңа үзе тимәскә кушты Ике туган ызгышалар икән ызгышсыннар, безгә кысылырга ярамас, диде Җик Мәргән Бачман баһадирның сеңлесе Зәйтүнәгә гашыйк икән. Тегесе көн аралаш урманга — аның янына чаба икән Кыз үзе дә бик чая. үткен, кыю икән — уктан да ала. кылыч белән дә орыша, ир-аттан бер дә калышмый икән Иш-ишне тапмый буламы? Табышканнар әнә. Түр урам сәүдәгәре угланы яучысын, әйтсәң дә оят инде, йомшак җиренә тибеп чыгарып җибәргән, диләр. — Ә син уйланганың юкмы, казый, әйтик, качкыннар ннг.» гелән әмир Хажи урманнарына килеп сыена, баллымы әллә ул урманнар? Димәк. анда аларга торыр шартлар бар. димәк, аларны әмир Хажнмы. башка берәүме ашата, ә кирәк чакта Кыскасы, казый Баштак. әмир Хаҗи тиздән атасыннан аерылып чыкмагае — мөстәкыйльлеккә омтыла ул. Сәлим хан вакытында чарасын күрмәсә. әмир үзенә бер дәүләт тә төзеп куяр Әнә хәзер башкаласын яңа төбәккә күчерергә йөри икән — яңа кала салырга булды бит хан. шул булыр әмир Хажиның мәркәзе Җиде су юлы чатында Инде бераз шәйләдеңме кая таба бара эшләр Болгарда, казый Баштак? — Борчылма, олуг вәзир, казый Баштак ул хакта белә. Син дә. олуг вәзир. Сәлим ханнан бер дә ким түгел, миңа калса, аннан күп тапкыр акыллыраксын да кебек Нәкъ менә акыллырак булган өчен, бүген ул сине хөкем итмәкче. олуг вәзир Тәхет ул һәрчак орыш кыры булып торды Бездән соң да шулай булыр Әйтик, әмир Хажи нигә атасы белән килешми’ Тубыкбай баһадир белән Җик Мәргән турында әйтеп тә торасым килми Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәк тә илгә кайтып тәхеткә утыру хакында хыялланып йөри ич әле. Дала тармы аңа? Хан кызына өйләнде, кул астында бер бөтен алай, диләр. Ә аның илгә кайтып тә- леткә утыруы бар Бик бар — Телең ни сөйләгәнне колагың дөрес ишетәме. Баштак казый? —- Ишетә, дөрес ишетә, олуг вәзир Гаебем булса, кичерә күр Җәллад балтасы астына муенын куярга торган кеше белән яман итеп сөйләшәсем килми Хан сине нахакка рәнжетте Бу хакта үзен дә беләсең' Мәгәр алар сине барыбер тыңламас — Син нигә монда, менә син нигә?! — Мин. олуг вәзир, кеше кулындагы кеше Минем дә бер заман баш казый буласым килә Максатсыз адәм — очламаган каләм, ди әнә хан кәтибе Баш казый булып алсам, мин кешеләрне нахакка рәнжетмәс идем Сиңа хан вә аның куштаннары түгел, аллаһы тәгалә жинеллек китерер,— Казый Баштак ишек ягына карап алды - Хак булса, олуг вәзир, хан оныгы Гали Өргәнечтә. диләр Имеш, исән икән. — Тиле дигән саен тигәнәк буе сикермәсәнә, казый Баштак. Хан оныгын мин үзем күмеп кайттым Үз күзем белән карап тордым. Теге дөньядан кайткан кешене моңа кадәр күргәнем юк әле. — Кам ни кылды соң аның белән? Алар күз буа белә Күзеңне буганнардыр. олуг вәзир — Анда йөзләгән кеше иде. казый Ишетәсеңме, йөзләгән кеше иде. 16 Вәзир Исхакнын үзе ук Кара Пулатка таба китүе хакында ишеткәч. Сәлим хан икеләнә калды Әллә соң бар языкны үзенә алып вәзирен коткарсынмы? Моңа кадәр ул ана тугрылыклы булды Бер гөнаһсызга башын кистерергә. Бер гөнаһсызгамы?1 Вәзир Исхак аның Гали оныгын яңа кала салынасы нигезгә корбан итеп кайтты Хан алдында гөнаһсыз булса да. халык алдында, угланы әмир Хажи алдында вәзир Исхак гөнаһсыз була алмый Хажи көчәеп мөстәкыйльлеккә омтылганда бөтен гаепне үзеңә алу ярармы? Шәех бу хәлнең төп асылын белсә, үз азатларыңа хәтле котырта башлар Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр, күрәсең Аллага тапшырыйк Вәзир Исхак гаепле берәү дә аңа кала нигезен карарга барган оланнарның берсен корбан итәргә дип кушмаган, ул аны үз белдеге белән эшләгән, жәзасын да үзе генә алырга тиеш Барысы да әйбәт бара кебек иде. тик бүген иртәннән бирле күңелне бер нәрсә борчып тора кәтиб Хафизның төнлә белән югалып торуы Әгәр ул вәзир Исхакка барган булса? Ул гынамы, бергәләп суз куешкан булсалар? Әйтик, хан биргән х.зт-фәр- манны укып чыксалар? Дөрес, дару зар ясаучы яван хаттагы я i. ны ике ат- 40 надан бетә, дин ышандырды Ике атна вакыт үтте генә түгел, өченче атнага китте Әгәр ул яз\ бетмәгән булса? Хат-фәрман баш казый Ишкул. шәех Игәнәй кулына керсә? Анда чан мөһере, хан кулы?!. Шул вакыт аның каршына табиб Антоний килеп басты Дәшми генә баш иде. сүз сорады Әйт-әйт. диде Сәлим хан. * — Ханиям, кәтиб Хафиз яваннар храмында булды, кичерегез аны. 2 гаеп миндә..s — Хәернең, диде хан — Хәериең. Антоний, үзен әйтмешли. Була 5 күрсен 2 Табиб Антоний янә баш иде һәм борылды да чыгып китте. # «Димәк, бусагабаш Камай чынлап та кәтиб Хафиз муенында тәре күр- = гән. Тик кем салдырып алырга өлгергән? Хәер, бу хакта соңыннан. Анда ул ♦ үзе дә заманында баргалады Булды андый гөнаһлары, булмады түгел Әле ® булса исендә, яваннар урамына ул кояш баегач чыгып китте Өстендә әр- ч мәннәр чикмәне, билендә бау. Бау ярлылык билгесе генә түгел, бау яһүд- £ ләр белән аралашу билгесе дә иде Аны аулак өйдә таныш яван каршы ал10 ды Яван кызлар белән сәүдә итә һәм ханга япь-яшь кызларны китерә иде. ю Шушы яван Сәлим ханны җитәкләп диярлек караңгы өйгә алып керде. * Ишек төбендә табак тотып торучы карчыкка бер янчык алтын ташлагач, н кунакның кем икәнен янчык чамасыннан ук белеп алган карчык, көмеш 5 кыңгыравын зеңләтте. Шундук түр яктан ояла-тартына гына бер зат килеп u чыкты, шәм кабыздылар һәм Сәлим хан япь-яшь кызны күрде Көйчеләр дә 3 чакырулы икән, тын гына кыллы коралда уйный башладылар, ул арада ал- ® тын табакка салып, хәмер, җиләк-җимеш китерделәр. Күп тә үтми. Сәлим ханны кызлар уратып алды, алар аның өстеннән чикмәнен салдырды, аяк киемнәрен җыйды Кайсыдыр хәмер койды, ханга сузар алдыннан үзе эчте, серем белерсең дигән хәрәкәт белән, бераз кылтая һәм назлана төшеп, чокырны ханга бирде. Сәлим ханны шәм янындагы күпереп торган мендәргә утырттылар, хан янәшәсенә теге яшь кыз килеп утырды, ә калганнары җил алгандай юкка чыктылар. Табакка куелган нечкә муенлы көмеш савыттан хәмерне берсе артыннан берсен сала-сала эчеп бетерде дә. кесәсеннән көмеш тәңкәләр алып, идәнгә сипте — көйчеләр сыдырылып тәңкәләрне җыеп бетерделәр һәм чыгьн! та шылдылар. Сәлим хан кыз белән икәүдән икәү генә калды Көйчеләр күрше бүлмәдә уйный башлады. Кыз аңа кыяр-кыймас кына килеп елышты. Үзе калтырана, үзе һаман елыша Кызның нәфис бармаклары татлы итеп кытыклыйлар, илереп кыч кырып җибәрәсе килә Сәлим хан кызның тал чыбыгыдай биленә кулын салды Кагылыр-ка- гылмас сыгылып килә иде бил иясе. Сәлим хан кулын түбәнрәк төшерде, биле талчыбыгыдай нечкә булса да. янбашлары өлгергән кабактай йомарланган иде кызның. Сәлим хан астындагы мендәрне түргә ташлады, сузылып ятты Кыз аның күкрәгенә башын салды Сәлим хан кызны кочагына алды, астында калдырды Шул мәлдә кыз еландай шуып чыкты да. сәке читенә барып, тезләрен кочаклап утырды — ул дер-дер калтырана, теше- тешкә тими шыкылдый иде. — Чин куркам, хания.м Тимәгез мина, мин куркам! Чоны һич тә көтмәгән Сәлим хан. чәчкәгә кунган күбәләкне тотарга теләгән берәүдәй, кызга ташланды, көчле куллары белән нәзберек затны күкрәгенә кысты. Кыз кычкырмады, чарасыз калып чәбәләнә башлады, иллә хан кулыннан ычкына алырлык көчне бирмәгән иде аңа хода, чәбәләнде- чәбәләнде дә кисәк таралып китте Нәкъ менә шунда Сәлим хан хәрәкәтсез калды «Кыз бала», дигән уй зиһенен телеп үтте. Отыры кубып ташланса да. соңгы мәлдә, кыз бала карусызлана калгач. Сәлим хан үзендә әллә ниткән ят хис тууын тоеп алды Күп еллар элек бер гарәп ана бик тә гүзәл җария китергән иде Биюче иде кыз. ул биегәнне көннәр буена да карарга риза иде Сәлим хан Ул шул кадәр килештереп ян башларын хйнатыр иде ки. Сәлим хан ни кылырга белми үзе торып биеп китәр иде. Бермәлне карап- карап торды да Сәлим хан кызнын үтә дә җилле итеп биюенә, бусагабаш Камайга аны күрше бүлмәгә алып керергә кушты. Теге апара тәпәне кызны биегән җиреннән күтәреп алды да күрше якка алып кереп тә китте Анда ’ханның ял бүлмәсе, затлы тиреләрдән җәйгән юрганнар, тәвә кошы мамыгыннан ясалган мендәрләр, һәрчак тымызык кына яктылык булыр Кыз бу котсыз адәм мине урларга тели дипме, чырыйлап кычкырып җибәрде. Ка- майның бит йөзен тырнады, шәрә башын чәп-чәп кыйнады. — Сабырландыр син аны. сабырландыр,— дип калды Сәлим хан. Бусагабаш Камай кызны бүлмәгә алып кереп китте Бераздан бүлмәсенә күз салса. Сәлим ханның ике күзе дүрт булды: Камай кызны астына җыярга, ә тегесе шуып чыгарга, ычкынырга маташа иде. ■ Сәлим хан ым кагып кына җансакчыларын чакырып алды һәм Камай- ның ашыгыбрак шәрәләнгән артына шул тиклем каты итеп сыптырды ки. теге мескен бүре кебек улап җибәрде һәм ыштанын да күтәрергә онытып, чатаклый-чатаклый чыгып йөгерде. Сәлим хан җан сакчыларына «чыгып китегез!» дип ишарәләде, аннары камчыны сәкегә ташлады, җиләнен салып атты Кыз исә аның б\ кыланышына коты алынып карап торды-торды да һуштан язды Сәлим хан ни кылырга белми аптырап калды, аннары кызның өстенә җиләнен ташлады да. җансакчысына табибне чакырырга кушты Шул хәлдән соң Сәлим хан карышкан хатын-кыз янына беркайчан да бармады Теләк — теләк тудыра, ә кыз аннан коты алынып курыккан иде. Сәлим хан кисәк күтәрелде дә киенә башлады Кыз исә курка калды, сыдырылып сәкедән төште, хан муенына еландай килеп сарылды. — Бар. хәмер китер. диде Сәлим хан Кыз к^рше бүлмәгә чыгып олы бер савыт хәмер китерде, үзе үк сала-сала сыйлады, кыюлык өчен булса кирәк, хәтта үзе дә бер-ике тапкыр салып эчте. Таң атар-атмас аны таныш яван кереп уятты. Сәлим хан кайтышлый хаста хатыны янына керде Төнлә булган хәлне хәтеренә төшерергә дә теләмәде Сәлим хан. Ул хәл күз алдына килгән саен үзалдына кызарынып оялды Хаста хатын ятакта, ә ул исерек, хатыны күзләрен акайтып аңа карады да муенындагы тәрене күрде Күрде дә ике куллап тәрегә ябышты. «Мөртәт'» Хатынының күзләре акайды һәм тәрене җибәрми җан бирде. Сәлим хан көч-хәл аның кулын ычкындырды һәм ишек катында торучы каравыш хатынга: «Ханбикә вафаттыр».— диде. Менә ни өчен кәтиб Хафизның муенында тәре булуына ышанды Сәлим хан Димәк, кәтиб вәзир Исхакта булмаган, ә яваннар урамындагы аулак өйдә кунган һәм аңа. Сәлим ханга таккан кебек, тәре тагып җибәргәннәр. Аны беренче булып бусагабаш Камай күрә, ләкин ул килеп ханга әйткәләгәнче. тәрене кемдер салдырып ала Кем? Сәлим хан Камайны чакырып алды Бусагабаш тәмам курка калган Бу да белә микәнни вәзир Исхак язмышын3 Беләдер. Тик нигә курка? Миңа да ул көн килүе бар дип уйлавымы? Ләкин Камайга ул үзе исән чакта һични кылмас Ул аңа кирәк. Сәлим хан үзеннән өстен кешеләрне генә җәлладка тапшыра. Камай исә алардан. аеруча вәзир Исхактан чагыштырмасыз т\бән Йөр әйдә тәхет белән бусагабаш арасында корсагың белән идән себереп. сарай өчен синдәйләр дә кирәк Алай да соңгы вакытта ыспайлангансың кебек әле. корсагың да бераз шиңгән сыман. Туйбикә яшәрттеме үзеңне? Яшәртер, ул хатынга эләксәң Тик гомере кыска булды мәрхүмәнең. сиңа килүгә, ай да үтмәде. .Алпары янына китеп барды Теге вакытта, үги бала булса да Дәүранны зинданга утыртма, дип килдең бит Имеш, углы. Их. Камай. Камай! Сәлим хан шуңа бара була диме?!. — Хакимем, вәзир Исхакны хөкем итәргә җыенасыз икән, хакмы шул? — диде бусагабаш Шәех Игәнәй керде, сәлам юллады, түргә узды, дога кылды һәм янә исәнлексаулык сораша башлады — Мәхәлләләрдә тынычмы, шәех3 — дип сорады хан — Тыныч, хан Вәзир Исхак Кара Пулатта утыра икән инде, үз гаебен таный, димәк. «Кон ын да козгын, бу да козгын. у такса исенә килгән. Нишлим, янәсе, вәзир Исхак белән». - дип уйлады Сәлим хан - Бусагабаш. ишетәсеңме, кәтиб Хафизны ja дәш Кара Пулатка барсын Карышса, сак астында илттер — Кәтибеңне хөкем итмәскә булдыңмыни, ханиям? шп сорады шәех Игәнәй * - Кәтиб Хафиз, анда булсе да. явызлык кыла торган кеше түгел. 2 шәех. § - Явызлык кылганны карап тору да явыз тыктыр. ханиям Гафиллеге 5 аркасында вәзир Исхак хан оныгын корбан ит >. ә ул карап тора Кылыч то- 2 тып аерып аласы иде аңа угланны Е — Вәзир Исхакка каршы сүз әйтсә, аның үзен дә шул нигезгә корбан « иткән булырлар иде * ♦ — Булырлар иде .микән, ханиям? Хафиз сезнең кәтибегез. ил серен | генә түгел, сезнең серне дә белеп торучы — Ярый, хөкемдарларны тыңлап карыйк, шәех. Кәтиб Хафизның гае- > бе бар икән, үз җәзасын алыр, алланың кашка тәкәсе түгел " — Ханиям, хак әйттегез Аллаһы тәгалә язганны күрми чарасы юктыр. х Шәех Игәнәйне аңларга була иде. ул соңгы вакытта вәзир Исхакны *- гына түгел, ханның үзен дә күрә алмый башлады, иң әүвәл ул Бөек Калага 5 чиркәү салдыруны оныта алмады, ә чан ризалык бирмәгән булса, ул чиркәү салынмаган булыр иде Хәзер әнә Бөек Каланың ундүрт мәхәлләсен- - Тәхетенә утырып, тирә-юньгә күз ташлагач кына: — Бусагабаш, Назлыгөл белән күл буена төшкән кызларны дәш, — ® диде. — Ханиям, — диде бусагабаш. — Ул кызлар ханбикә янында, алар берни дә белми Назлыгөл күл буена үзе генә төшеп киткән булган, болар өстәге аланда калганнар — Күл буенда бер кеше дә булмаганмыни? Ир-ат дим, ир-ат? — Бер карт булган Юкә батыручы диме. Ләкин ул чукрак, начар ишетә. — Китер шул картны Колагы ишетмәсә, күзе күргәндер. Тиз йөр! Сәлим хан гасабилы иде, тәхетеннән купты да, ишекле-түрле йөренә башлады. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, билләһи, көпә-көндез хан кызы кадәр хан кызын урласыннар инде. Ясавыллар ни караган? Хәер, ул аларга үзе күл буена төшәргә кушмаган иде. Кем эше булыр? Шулай ук Олуг Мөхәммәт онытмадымы? Үч алумы? һич булмас димә Кенәз Всеволод түгелдер инде? Алай дисәң, Саксиннан гүзәлләрнең гүзәлен алды Юк. Всеволод кенәз булмас. Мөмкин түгел Анда хатын кайгысы түгел, минемчә. Әйе. Олуг Мөхәммәт, бары тик... Ул арада тәхет ханәсенә бусагабаш килеп керде, янәшәсендә кәрлә буйлы, кәҗә сакаллы карт. Сәлим хан тәхетенә утырды, бусагабаш картны хан каршына китереп бастырды. — Йә? — диде хан — Ни күрдең бүген иртән күл буенда? — Ханиям, ул начар ишетә, чукрак, кычкырыбрак. — Син кычкыр колагына син. Әйт — Сөбханалла, ханиям. Күрдем, күрдем. Ике җария өске аланда калды, берсе, нурлы киенгәне, йөгереп күл буена төшеп китте — Шуннан, шуннан? Кәрлә карт янә хан аягына килеп тезләнде _ Гаеп миндә, ханиям Шайтан котыртты. Мин аларны коенырга килгәннәр дип белгән идем Күз — шайтан, күңел — шомбай, диләр бит. Сылулар, зифалар, күрер идем дә төшемә керерләр иде. — Шуннан ни булды соң? — Бермәлне өермәдәй өч егет килеп чыкты. Атлары, мин сезгә әйтим, ханиям! Канатлары гына юктыр Алмачуарга атланганы күл 4 «КУ.» М7 49 бхена төшкән кызны карчыгадай эләктереп алды да, фьют, әйтерсең, җил очырды үзләрен. Мин исемә килә алмый тордым. — Күл буена төшкән кыз, җайдаклар килеп чыккач, кычкырдымы соң, ярдәмгә чакырдымы? — Менә анысын ишетмәдем, ханиям. Чукрак бит мин. Яшь чакта ат типкән иде. — Каракларның йөзләрен күрмәдеңме? Танымадыңмы берәрсен? — Алмачуарга атланганының күлмәге җофар тиресеннән иде, йөзен күрмәдем, ханиям. Ерак иде Мин куаклар арасында идем, алар — түбәндә — Киемнәре, киемнәре кай халыкныкы? — Сезнекенә охшаган, ханиям, сезнекенә — затлы, ипле, матур. Атлары да канатлы диярсең Әле дә күз алдымда,кызны алганы алмачуар атта, калган икесе җирәндә иде бугай Әйтәм ич, канатлары гына юк иде атларының. Әй оста эләктереп алды да соң кызны. нәкъ карчыга чыпчыкны каптырган кебек, теге бичара исенә килә алмый да калды. — Тукта, карт Атың ничек? — Кәшәй мин, Кәшәфетдин — Кәшәфетдин, димәк. Камай. картка ике алтын бир дә озат үзен. — Ханиям, — диде карт тегене алып китә башлагач.— Кызыгыз Назлыгөлне кем урлаганны әйтимме? Өстәгез тагын өч алтын, ат алыйм һәй, шул бер атка атланып чыксаң икән ул! — Бирегез картка тагын өч алтын. Камай Кәшәй картның уч төбенә тагын өч алтын салды. Карт алтынның өчесен дә тешләп карады, тәгаен алтын икәненә инангач кына — Олуг Мөхәммәт кешеләре урлады кызыгызны, ханиям, — диде. — Әллә синең башың икеме, карт? — Бер. бер. ханиям Сез илчесен үлтердегез. ул кызыгызны урлады. Бер яманга бер изге. Хода аны бик тә белеп биргән кешеләргә, ханиям Шунда гына тәхет артына килеп баскан ханбикәне күрде Сәлим хан, күрде дә кисәк куркып киткәндәй булды — Ханиям, Гали оныгымны корбан итүче вәзир Исхакмы? — Мин аңа җәза бирдем инде, ханбикә. — Бу карт дөресен әйтсә? Назлыгөлне чынлап та Олуг Мөхәммәт кешеләре урлаган булсалар? — Мин бу тиле-миле картка ышанмыйм, ханбикә, — Сәлим хан, алып китегез картны, дип кул селтәде — Назлыгөлне урлаучыларны Баян баһадир куа китте Ул аларны тотар. Тиздән белербез, ханбикә. Елама. — Мин еламыйм, ханиям, бәгырем катты Соңгы вакытта син бик күп явызлыклар кылдың — Ханбикә. Назлыгөлебезне табармын, табармын! — Күктәге айны күлдән эзләмиләр, ханиям. Чакырыр идең угланнарыңны. киңәшер идең Кызыбызны чынлап та Олуг Мөхәммәт кешеләре урлаган булса — җибәр бер угланыңны Өргәнечкә... — Сабыр итик, ханбикә Сабыр төбе — сары алтын ди халык. Ни каттың, кап корсак, җибәр чапкыннар угланнарга! — дип җикерде Сәлим хан бусагабаш Камайга һәм тегене гүя жил алды 18 Мәргән кушаматы аңа хан мәктәбендә тагылды. Бачман баһадир тарафыннан. Чөнки Тубыкбай баһадир энесе Җик уктан шул хәтле төз ата иде ки, теләсә, кошның күзенә тигезә иде. Тубыкбай баһадир энесен хан мәктәбенә җиде яшь тулгач китер* де. Хәрби орышларга өйрәтүче Бачман баһадирга: — Ите сиңа, сөяге миңа. — дип калдырды һәм яшь мәргәнне, бары тик ундүрт яшь тулгач кына, алырга килде. Жик абыйсы белән кайтып китмәде. Булат углан белән Саксин каласына китте. * Тубыкбай баһадир ни әйтергә белми аптырады да калды. Булат беренче £ елын укый, ә Җик Мәргәнгә (аңа башкача дәшүче юк иде инде) § ундүрт яшь тулган иде Җәй айларын Саксин каласында уздырып, 5 Җик Мәргән янә мәктәпкә әйләнеп кайтчы, тик бу вакытта Бачман 2 баһадир әмир Хаҗи карамагындагы Казан кирмәненә күчкән иде ин- “ де. Җик Мәргәнне Баян баһадир тәрбиясенә күчерделәр. Хан онык- х ларына ундүрт яшь тулганда Җик Мәргән сарай мәктәбен тәмамлап. ♦ меңбаш дәрәҗәсе алып, иленә кайтып китте. Кайткач күрде: абыйсы Д үзен эрерәк тота. Җик Мәргәнне үз янында меңбаш дәрәҗәсендә ч хезмәт иттермәкче. Карап-карап торды да Җик Мәргән абыйсының 5 кыланышларына, түзмәде, көннәрдән бер көнне: 2 — Миңа атамның ярты җирен бирерсең, моннан ары болан яши j= алмам,— диде. Тубыкбай дәшмәде, энесенең теләген кабул итмәде, 2 иллә ачуы чыгуын сиздермәскә тырышты н — Җаек буена кирмән салырмын, торыр илем Җаекның түбән | тарафы булыр. Мин синнән моны таләп итәм, абыем, — дип өстәде Җик Мәргән. 5 Тубыкбай камчысын ике арага ташлады, болан да калын муен ® тамырлары чыбыркы сабыдай кабарып чыкты. — Җаек буйларын гына түгел, энекәш, сиңа Ык буйларын да бирмәмдер,— диде. Каты итеп, кайтарып сорамаслык итеп, теш арасыннан еландай ыслап әйтте. — Бүртенмә юкка, абыем, мин анда ил чиген саклаячакмын. — Ил чиген ил бүлеп сакламыйлар, энем. Яшәсәң, кул астымда яшәрсең, яшәмәсәң, кан дошманыма әверелерсең,— диде Тубыкбай баһадир һәм шул житә калды Җик Мәргәнгә, сикереп торды да икесенең уртасында яткан камчының сабын шартлатып сындырып абыйсы ягына ташлады. Ташлады да, артына әйләнеп карамыйча, чыгып китте. Иң якын иш азатларын алды да Бөек Калага китте, Салим ханга баш иде. — Ханиям, абыем мине илдән куды. Мин аны моның өчен кичермәм. Ыруыбыз моннан ары миннән башланып, миннән китәр,—диде. Сәлим мәргәннең бу кыланышына ирен чите белән елмаеп кына куйды. Кайнарлану дала ыруына хас сыйфат, үтәр, дип уйлады. Мәргәннең, ил чигенә кирмән салам, диюе ханга ошады, мәгәр ул аның теләген хуплый алмады — Тубыкбай баһадир белән арасын бозарга теләми иде. — Мин сине сараема баһадир итеп алам,— диде Сәлим хан. — Ханиям, сарай тирәсенә — сорыкорт, елга буена кош җыелыр, ди, булмастыр алай,— диде һәм борылды да чыгып китте Башимәс энесен куып тотарга чамалап, Тубыкбай баһадир Бөек Калага килде, әмма хәбәр иткәннәрмедер, Җик Мәргән хан кирмә- неннән чыгып китәргә өлгергән иде. Тубыкбай энесен куа чыкты, иллә беркайда да таба алмады Ни Чулман, ни Җаек тирәләрендә, ни Идел якларында күренмәде Җик Мәргән, гүя җир упты мәргәнне. Ай буена ары чабып, бире чабып алҗыган Тубыкбай баһадир кул селтәде дә иленә кайтып китте, иллә кайтып керүгә аңа: — Энен Җик Мәргән яшь хатының белән болынга төшеп китте,— дип әйттеләр. Тубыкбай баһадир, ачуыннан шарт.чар дәрәҗәгә җитеп, җансакчыларына әйтергә дә онытып, чаптырып болынга төшеп китте һәм су буенда ике атның гына утлап йөрүен күреп, яшел үләнгә капланды да үкереп елап җибәрде. 19 Хаҗи белән Илһам угланнары каршысына килеп баскач, Сәлим хан ачуы килүен яшермичә эндәште: — Сеңлегезне урладылар, ә сез аю кебек өйдә ятасыз. Кем эше дип беләсез? Угланнар дәшмәде, башларын игән килеш тора бирде. Ниһаять, Хаҗи углан телгә килде: — Мин урлаган дип уйлавың түгелдер бит, атам?.. — Хан кызларының берсе урыста, берсе гарәптә, берсе табгач- та — урладылармы сеңлебезне, үзе теләп китүеме әллә, атам? — диде Илһам углан. — Нәрсә син, Илһам углан, болгар кызларын ике тиен бер акчага сатып торган сыман Назлыгөлне берәрсенә ябышып киткән дип әйтергә исәбен юктыр ич? — Хатын-кызга ил ни дә. ата-ана ни? Карама куышыннан төшкән халык бит ул. Назлыгөлгә оста Дәүран гашыйк икән дип җиткерделәр миңа,— диде әмир Хаҗи кыюлана төшеп. — Тәхетем өстендә әйтәм, сөйләмә тузга язмаганны, углан Хаҗи Ничек инде хан кызы кол остага ябышып чыксын ди?! — Атам, оста Дәүранны мин коллыктан азат иттем, ул, дөньясын онытып, яңа кала салып ята Киләсе елга Владимирдән, Румнан сәүдәгәрләр кабул итәргә исәбем. Кунакханәләр корабыз — Мине синең кунакханәләрең кызыксындырмый, углан — Ишетүемчә, атам, вәзир Исхак Гали углымны яңа кала нигезенә корбан иткән икән Мин аны җәзаларга дип килдем. — Мин аны җәзаладым инде, углан Бер кешенең ике тапкыр башын чапмыйлар — Атам, аллаһы тәгалә алдында ант итәм, үзе үлтерелгән булса, углын яна калага илтеп корбан итәчәкмен — Ж,итте, Хаҗи углан. Вәзир Исхак аллаһы тәгалә алдында да, синең белән минем алда да үз җәзасын алды инде. Углы мәктәбемдә укый, акыллы бала. — Мин сиңа әйттем, атам Инде миңа нишләргә, вәзир Исхак- ның нәселнәсәбен корытыргамы, углым кабере өстенә ятып егларгамы? — Сабыр итәргә, сабыр итәргә, углан — Сабыр итә алмамдыр, атам Мин әле кемнән үч алырга белмим, тик мин аны белермен, атам, белермен. — Сабыр, сабыр, углан, әйтмә килешмәгән сүзләр Тел ярасы кылыч ярасыннан да ямандыр Сабыр ит, явызлыкның явызлык булып кайтуы бар Ә син нигә дәшмисең. Илһам углан? — Иңеңдә ил кайгысы, атам. Мин сеңлем турында уйлыйм. Барысына да илче үлеме гаепле кебек миңа. Бүген сеңлебезне урладылар. иртәгә илгә яу килер сыман. — Син тыя алган булыр идең аны. атам. Вәзир җүләр кеше түгел иде, ничек ул моңа барды микән?.. Кыен миңа, атам, бик тә кыен! — диде әмир Хаҗи. — Үлгән артыннан үлеп булмый, үлгәнгә оҗмах, үлмәгәнйәргә дөнья кайгысы.— Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды - Акыллы хатын ике юэзге тотар, ди. Берсе аша иренә, икенчесе аша кур’ше- сенә карар, ди Булат оныгымны ал да Өргәнечкә җыена башла Киләсе язга кузгалырсың Олуг Мөхәммәт кулы бу на. бәхиллегем юк. һич югы, шул сүземне әйтеп кайтырсың үзенә Атам, китим мин. Акбикә киленең үз-үзенә урын табалмый калды Югалтуым, хәсрәтем чамасыздыр. — Ил өстенә төшкән кайгы түгел, түз. углан — Гали углым кәтиб Хафизны ярата иде. бир син миңа аны. атам А Тимвргалина рәсеме — Кәтиб Хафиз зинданда. — Зинданда?! Ни өчен? - Кала нигезен карарга ул да барган иде. Вәзир Исхак аның каршында кешегә әйтсәң кеше ышанмастай явызлык кыла, ә ул барысын да күрә, дәшми, туктатмый. Дәшкән бер гаепле булса, дәшмәгән ике гаепле — Атам, син аны хәзер үк зинданнан чыгарырсың һәм миңа биреп жибәрерсең. Мин моны синнән таләп итәм. атам! — Хаталанма, углан, хаталана күрмә. Кем сине әмир итте, кем сиңа тиңе булмаган жирләр бирде, кем сиңа яңа кала күтәртә? Ишеттем, башкалаңны да анда күчерергә исәбең икән. Күчерә бир. иллә артыгын кыланма. Ә кәтиб Хафизны алып китәрсең. Әй син. бусагабаш. кәтиб Хафизны әмир Хажига биреп жибәр. ишетәсеңме! Бусагабаш чыгып киткәч, әмир Хажи атасыннан сорап куйды: — Сарай хансыз, хан вәзирсез булмас, диләр, вәзирен кем булыр инде, атам? — Хак әйттең, углан. Вәзир ил күзе дә. сарай күзе' дә. Мин бу хакта ашыкмаска булдым. Бусагабаш Камай да вәзир булмаслык кеше түгел — Сәлим хан әмир Хажиның йөзе сытылуын күрде дә Камайны мактарга кереште: — Син апа алай мыскыл итеп карама, углан. Вәзир кеше булырдай ул. Тыңлаучан. сабыр. — Агач нигә корый, атам? Тамыры киселгәч, кәүсәсендә сүл йөрми башлагач. Әйтер сүзем шулдыр, атам. Болгарның берәм-берәм тамырын кисәләр. Ярый, бусагабаш Камайны ил күзе дип кабул итәсең икән, итә күр. Мәгәр мин аның белән яуга бармас идем. Янә шигемне әйтми дә китә алмамдыр, атам. Назлыгөл оста Дәүран кулында түгел микән дигән шигем бар Назлыгөл Олуг Мөхәммәт кулында, угланнар. Барыгыз, китегез. Син. Илһам углан. Өргәнечкә жыена башла, ә син тизрәк яңа калаңны кор. Сараең салгач, үзем килеп карармын. Әмир Хажи тыенкы гына баш иде һәм алдан чыгып китте, әмир Илһам кала төште. - Углан Илһам,—диде Сәлим хан —Син Өргәнечкә барма. Олуг Мөхәммәткә мин башка берәүне жибәрермен. .Хуш. углан. Сәлим хан тәхетеннән төште, ишекле-түрле йөренә башлады. Хажи аның өчен көннән-көн сер тубалына әверелә бара иде. Шайтан каласындагы хикмәтләр, карурмандагы сукбайлар, качкыннар, юлбасарлар барысы да әмир Хажи жирләрендә сыену урыны таба. Әмир Хажи алар белән көрәшкән дә кебек, шул ук вакытта берәүсең дә тотып китергәне, башын кискәне юктыр Аннары Хажи угланы кулында Болгарның барлык тимере. Төи илләренә чыгасы сәүдә юллары, ниһаять. Казан кирмәие. Шулармын барысын да күз алдына китерүгә. Сәлим хан үзалдына өшеп киткәндәй була. Йөргән жиреннән туктады, бөкшәеп. бусагабаш урындыгына утырды. Уйланырлык иде Сәлим ханга, угланы Хажи мөстәкыйльлеккә омтыла. Оста Дәүранга ирек биргән — коллыктан азат иткән, хәзер әнә сарай кәтибе Хафизны алып китте. Ә бит кәтиб Хафиз Болгарда бер акыл иясе дияргә була. Сәлим ханның төсе-йөзе качып, үз урындыгында утыруын күреп. Камай аптырый калды. Иллә Сәлим хан гүя аны күрмәде дә. уйлана бирде. Кимсенү дә түгел иде бу халәт, әллә ни шунда, гүя аны тәхетеннән бәреп төшергәннәр иде. Тәүге көче-гайрәте юктыр, кем ни әйтсә, шуны тыңларга әзер халәттә иде Сәлим хан. Ә бит Тубык- бай энесе Ж.ик Мәргән дә аның урманында качкынлык кыла. Нигә соң әле ул угланы алдында каушап калды? Ик әүвәл катгый төстә. Тубыкбай энесе Җик Мәргәнне сарайга тотып китер, дип әйтәсе булган. Җитмәсә. болай да шикле күңелгә әллә ниткән шом салып китте. Имеш. Назлыгөл оста Дәүран кулында булмагае. Бу ни хәл Яңа вәзир Камай каршына аякларын гына күрде. Ул аны ки.ки туктагач. Хафиз башта аякларыннан да таный иде аның инде. jinie тагын! Елдан -ел елгырлана, үҗәтләнә бара әмир Хаҗи углан •Инде нн кыларга? — Камаи. бар. Хажи угланны бор. Тиз! Йомышым калган. Күп тә үтми.әмир Хаҗины китереп тә җиткерделәр. Ул китмәгән, анасы Зөбәрҗәт янына кергән булган икән Угланы кергәләгәнче. Сәлим хан тәхетенә күчеп утырды * — Ни булды, атам? 2 Тып-тыныч. әйтерсең, берни дә булмаган. S — Күчтем сәүдәгәрнең энесе тимерче Әхмәттә көн күрә икән. Олуг 5 Мөхәммәт илчесе Садакның да җанын җәһәннәмгә ул җибәрмәде микән? 2 Бел һәм миңа хәбәр ит. " — Яки.м Күчтем сәүдәгәр энесе Апанай сәүдәгәр түгел, атам. = оста бхлырга теләүче адәмдер Корал ясаучы ул. болгарлардан ко- ♦ рал ясарга өйрәнә Аннары Болгар борынборыннан Владимир кенәз- * ләре белән осталар алышып яшәде. Монда мин бер хилафлык та к^р- ч мим. атам. Нәкъ менә шунда Сәлим ханның башына бер хикмәтле уй кил- “ де. Әгәр дә мәгәр. Болгардагы урыслар сиңа каршы сүз куешалар, * ил-халкыңны котырталар, дип Андрей кенәзгә илче жибәрсә? Ул бер 2 дә ышанмастай хәбәр түгел. Китап Күчтемнәр белән һәрчак бәхәстә, ө Илче итеп бусагабашы Камайны җибәрер, ышаныч зуррак з Сәлим хан кисәк кенә башына килгән уйдан хәтта ияген чөя төште •һәм алдында әмир Хажи угланын күреп: 3 — Сараең әзер булуга, карарга килермен,—диде.—Оста Дәүран- ® ны да күрәсем килә Аңа ирек биреп әйбәт иткәнсең. Сарай йортыңа борынгы бабаларыбыздан калган казанны илтеп күмәрсең Казанны бусагабашым бирер. Оста Дәүранга җиткер, атам килә, диген. Каланы миңа ошатырлык итеп корса, иң гүзәл җариясен бирергә ышандырды хан. диген Беләсеңме, кызлар хакында ни язып җибәргән атаңа Олуг Мөхәммәт? Белмисең! Инде менә тыңла: Мәккәдән китерелгән кызлар кәнтәй булыр, күңел ачып яшәргә яратырлар. дигән Мәдинәдән китерелгән кызлар исә иркәләнергә һәвәс. Дә- мәшкъ кызлары акыллы вә сабыр булыр, һәрчак белемгә омтылыр, дигән Бәрбәрәйдән китерелгән кызлар ел саен бала табучан, кара тәнле кызлар биергә, күңел ачарга җайлыдыр Иң кадерле, иң бәһа- лесе ак тәнле яван. болгар, урыс кызларыдыр Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң килгән халифләр барысы да диярлек ак тәнле кызларга өйләнгән. Хатын-кызга бүтән дингә күчү авыр түгелдер, ир-атка исә ул үлем белән бердер Әйтик, янә шул бар: ислам дине җарияң белән якынлыкны гөнаһка санамый, христиан дине исә җарияң белән якынлашуны гөнаһка саный. Шуның өчен мөселман җарияне үзенә хатын алгандай сайлый, христиан исә сеңлесен тапкандай сатулаша Әмир Хаҗи әтисен тыңламый иде инде. Булган хәл аны тәмам борчуга салды Гали угланны кала нигезенә корбан итәләр. Назлыгөлне урлыйлар, ә әтисе ниндидер җарияләр турында авыз суын корыта Я хода, атакай, картаюыңмы, акылдан яза башлавыңмы Әмир Хаҗи атасына яңадан бер кәлимә сүз дә әйтмәде, борылды да сарайдан чыгып китте Атасы Сәлим хан угланын туктатмады. әйтәсен әйткән иде инде Ә менә угланы белән әңгәмәдә башына килгән уен бик тиз тормышка ашырыр Шәех белән киңәшер, кирәк икән, хәтта епископ Габбас белән дә. Тик игелекле киңәш бирә алырлармы аңа алла ялчылары? 20 Вәзир Камайнын итекләрендә тузан, кулында камчы, камчысы белән итектән тузан сибелә Нигә Кашан кадәр Кашанга килде микән Ка- май? Ни калган әмир Хаҗи каласында. Сәлим хан үзе әйтмешли, бу апара тәпәненә? Кәтиб Хафиз каләмен өстәлгә куйды, әкрен генә күзләрен күтәрде Шунда ул вәзир Камайнын елмаюга җәелгән калын иреннәрен күрде, кысык күзләрендә әйтелмәгән сүзләр биешә кебек иде. — Ни чәл кылып ятасын, кәтиб Хафиз? — Хәлләр аллага шөкер, вәзир Камай Безнең ни. безнең шул язу да сызу инде. — Мин сиңа бик тә кәттә йомыш белән килдем бит әле. кәтиб Хафиз. Хан җибәрде, үзе — Йомышыңны йомышла соң. вәзир... — һич югы. утырырга тәкъдим итәр идең? Кәтиб Хафиз бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, аның янына әмир Хаҗидан башка берәүнең дә кергәне юк диярлек, ә иясе кергән саен аның янәшәсендәге түмәргә килеп утыра. Әмире утырганга ул түмәргә кәтиб Хафиз мендәр куя торган иде. түмәрдә әле дә йомшак мендәр иде. — Бу урын әмир Хаҗиныкы да инде, кадерле кунак килгәч, ни кылмак кәрәк Утыр. әйдә, рәхим ит янәшәмдәге түмәргә, вәзир — Хафизжан. син миннән курыкма.— диде Камай йомшак мендәргә утыруга — Мин сиңа беркайчан да яманлык кылмам, әйе. кылмадым да — Фәрештәләрнең амин дигән чагына килсен иде дә бит бу сүзләрең, вәзир.. - Тыңла әле. Камамны. кәтиб Хафиз. Мин сине хан әмире белән сарайга алырга килдем — Сарайга?' Йә хода. Хан әмере белән? — Әйе. кәтиб Хафиз. — Фәрманын күрсәт. Вәзир Камай куеныннан хан мөһер суккан төргәк чыгарды, кәтиб Хафизга сузды Хафиз әүвәл хан мөһеренә игътибар итте, аннары җепне өзеп, төргәкне сүтеп җибәрде. Хак. аны хан кире сарайга чакырган иде Боермаган да. итагатьле генә итеп дәшкән — Хан сине рәнҗетте, кәтиб. булды андый хәл. булмады түгел. Мин дә сине вакытында яклый алмадым Хәзер төшендем, синнән башка сарай ямьсезләнде, ямь китте сарайдан Мин кеше кешесе, вәзир Камай. Минем иям бар. син әүвәл аңа мөрәҗәгать итәр идең. — Мин бернәрсә ишеттем, кәтиб Хафиз Имеш, моннан берничә ел элек Ибраһим каласы өчен әче сугыш барганда сине Әндери ке- нәз азатлары әсир иткәннәр Кенәздән сине Яким сәүдәгәр сатып алган . Шулаймы? Кәтиб Хафиз гаҗәпләнүен яшермичә, яңа вәзирнең хәбәрдарлыгына исе китеп торды Ә бит булган хәл Милади белән 1164 елда яшь кенәз Андрей Боголюб Болгарга яу белән килде Хафиз ул вакытта Ибраһим каласында иде. Ләкин аны әсирлектән бик тиз коткардылар — Яким Күчтем. Хафизның кем икәнен белүгә, кенәз йөзба- шыннан сатып алды һәм янә Болгарга китерде — Булдым, вәзир Камай — Тел вә гореф-гадәтләрен дә өйрәндеңме? — Телләрен дә беләм. вәзир. — Ничек сон Әндери кенәз кулындагы кеше Күчтемгә барып эләктең? — Моның өчен сиңа әсир төшеп карарга кирәк, вәзир Камай. Мәгълүм булса кирәктер, кенәзләр әсирләрен байларга өләшә, бушлай түгел әлбәттә Кенәзгә дружинасын тотарга акча кирәктер Акча кемдә3 Байда Ә Яким — урыста иң бай сәүдәгәр — Син белекле галимме, тимерчеме? — Мин. вәзир, галимдер. Ләкин галим дә түгелдер мин — китап күчерүчедер, тарих язучы, бер сүз белән, елъязмачы Тагын да аңлаешлырак итеп әйтсәк, мин вәзир Камай. Болгарның бөек галиме Ягъкуб Ногманның эшен дәвам итүчедер — Изге кеше.димәк. 3 — Эш булганда изге, эш булмаганда 2 — Мин сине, кәтиб Хафиз, үзем белән Владимиргә алып барыр- § га булдым \ан рөхсәтен бирде. Тылмачым булырсың 5 — Урыс телен син үзең дә начар сукаламыйсың кебек, вәзир 2 Аннары тылмачка мин сиңа кеше табармын, вәзир. Аннары кабат әйтәм. т мин — кеше кешесе. Мин әмирнең угланын укытам, мин сабак бирәм = - Әмирнең кече угланы тиздән сарайда булыр Угланга җиде яшь ♦ тулган, хан аны барыбер сарай мәктәбенә алыр. Саранда сабак бирерсең * әмир угланына. — Җитмәсме икән бер углан ханга, вәзир Камай? Гали угланны £ хәзер кечесен .“ — Бу хакта, кәтиб Хафиз, ханга үзен тәфсир итәрсең — Ханның кызын таптылармы соң әле? 2 — Олуг Мөхәммәт кулында, диләр. Хан үз-үзенә урын табалмый. н ханбикә турында әйтеп тә торасы юктыр. 5 — Ә бит аның Болгарда сөйгән егете калды, вәзир Камай. — Алпар углы оста Дәүранмы? Кол. 3 — Ул хәзер иректә, вәзир. ® — Ирекне остага хан үзе генә бирә ала — Мин сиңа, вәзир, ата белән углан арасына кермәскә киңәш бирер идем. Карга күзен карга чукымый. Камай бертын дәшми торды. Аңлап бетермәле түгел иде бу кәтиб Хафизны Бар нәрсәдән дә хәбәрдар, җитмәсә, киңәш бирә. Кинәше начар дип тә әйтеп булмый. Чынлап та. ата белән углан арасына кереп, ике ут арасында гына калуың бар. баш-аяклары бер казан, тик бәхәсләшсеннәр үзара. Әмир Хаҗи атасына баш бирми башлады, ә Сәлим хан угланны бер сүз белән буйсындырмакчы була Хаҗиның хәзер үзеннән күп тапкыр куәтлерәк, гайрәтлерәк икәнен белми*. Казан елгасы тамагына тиңе булмаган кала корып ята Кашанын ташлап шул тарафка күчеп тә куйса, бөтен сәүдә юллары әмир кулына күчәчәк Юк. әмирсез алып китеп булмас бу Кәтибне. Ә бәлкем алтынга алданыр. — Хан сиңа зур өметләр баглый, кәтиб Хафиз. — Тагын ни әйтерсең, вәзир? Күп алтын түләргә дә вәгъдә иттеме? — Итте, кәтиб. итте Ханга карышуын килешми — Акбикәдән сора һич югы. вәзир Камай. Хәер, бикә үз урынында, әмир үз урынында. Каравыш кыз турында сүз барса икән, вәзир — Үҗәт кеше син. кәтиб Хафиз. Дөньяда никадәр золым-җәбер кылына, кеше дигәнең һаман карыша Кылынган явызлыкларда җан иңри, ә бит, кәтиб Хафиз, син мине чарасыз итәсең . Син хәзер минем белән сарайга китәсең, кәтиб Хафиз. Хан фәрманы Җыен Йортта вәзир Камай белән килгән йнзбаш һәм аның азатлары тора, күбесе аттан да төшмәгән Димәк, вәзир аны. хәзер алып чыгам. дип кергән Ә ниндидер кәтиб карышып тора Азатларның сабыры төкәнер, вәзир дәшүгә, бәрелә-сугыла өйгә керерләр Азатлар янында әмир Хаҗиның каравыш кызлары урала. Кылтая, ирәешә, күз кысыша, көлешәләр. Яна вәзир аны барыбер алып китәр, әмир кайтып җитсә дә. җитмәсә дә. Шулай да кәтиб Хафизның кузгаласы килми иде Әмир Хаҗи аны хөрмәт итә. китаплар алырга акча бирә, аннары Җаббар угланны да ташлыйсы килми иде кәтиб Хафизның. Иллә хан боеры- гына буйсынмый беркая да бара алмастыр — Бикәгә үзен кереп әйт, кәтибегезне алып китәм. диген Мине син ирексезләп алып китәсең, вәзир 21 Тардыр бу дөнья Бик тардыр Бачман баһадир сенлесе Зәйтүнәгә Болгарга килгәндә бары тик тугыз яшь кенә тулып килә иде. хәзер әнә сазап та бара кебек инде Күзләренә һичкем аңламаган моң иңгән, кыш көннәрендә еш кына тәрәзә каршына килеп утыра да ап-ак кар диңгезенә карап уйга кала Кем өчен шулай сагышлана кыз? Әмир Хажинын да. Акбикәнең дә сораганнары юк. бу хакта Бачман баһадирның да сүз катканы юктыр Баһадир белә сенлесе үзе теләмәгән кешегә кияүгә чыкмаячак Килгән яучылар кыздан рәхимле караш көтеп ала алмый, борылып китәргә мәжбүрләр Ике баласы да угыл булгангамы. Акбикә Зәйтүнәне үз баласыдай якын итте. Ничек кенәләр якын итсә дә. ул кыздан кемне яратуы хакында жавап ала алмады. «Кемне көтәсең, балакай, вәгъдә биргән егетең бармы әллә?» — дигән чаклары да булды, иллә уктан алуда. атта йөрүдә егетләрнең асылларыннан да калышмаган Зәйтүнә барыбер ачылып китмәде Тугыз ел инде менә Гали угланын югалтканга. әмма һаман күңелдән китми, хәзер әнә Җаббары йөзбаш булды Ул арада Сәлим ханның Мәрьям килене дә малай тапты. Габдулла дип аталган угланга жиде яшь тулып килә икән инде, аны да сарай мәктәбенә алырлар, аны да меңбаш итәрләр, туганнар арасында кан кою китмәсме? Сәлим хан шуңардан курка, диделәр Бу хәлдә Акбикә Сәлим ханнан да битәр курка Бербер сәбәп табып. Җаббар угланның да башына житсәләр? Гали угланны бабасы үтерткән икән ич. Вәзир Исхакка үзе үк фәрман я»ып биргән, аннары үз фәрманыннан үзе ваз кичкән, имеш Сәлим чан фәрман бирмәсә. угланда нинди үче булыр иде вәзир Исхакның3 Ни әмир Хажи. ни Акбикә вәзиргә дошман түгелләр иде кебек Хан әйткән, имеш, ике углан бер тәхеттә утырмый. Әйткәндер, әйтүе дә бар. утырмасыннар да. тик нигә баланы яңа кала нигезенә корбан итәр гә?! Җитмәсә, әмир Хажи киләсе елда Казан дип аталган яңа калага күчәбез дип йөри Бабалардан калган жиз казанны күлгә таш ладылар да яңа калага Казан исеме бирделәр Әйдә, бирсеннәр, тик нигә баланы корбан итәргә? Вәзир, вәзир! Шулай ук син дә жә- берзолымга бардыңмы3 Гөнаһсыз сабыйның жаны кыелганын үз күзләрен белән карап тордыңмы икән?! Иңрәгәндер, наныем, әрнешкәндер. жан ачысы белән кычкыргандыр минем килүемне көткәндер Акбикә Казан юлына карап торды-торды да күз яше белән елап жибәрде Беренче тапкыр гына түгел инде аның елавы — күңеле әллә кайчан Казанда яңа калада Ичмасам, мглы корбан ителгән төшкә ятып туйганчы бер елар иде. үксепүртәлеп. утлына кул күтәргән кешене каргый-каргый Ана каргышы тиз төшә, диләр Төшсен иде. күрсен иде халык каргыш төшкәнне. Вәзир Исхакның да умы сарай мәктәбен тәмамлаган, диделәр. Имеш. Сәлим хан угланны атасы кебек үк әүвәл илче иткән, аннары үсә-исәя төшкәч вәзире итеп тә куюы бар... Бачман баһадир сенлесе Зәйтүнә урманга дип киткән иде. һаман кайтмый Ул бала да күңелен борчый бикәнең Егерме ик,—дип тәмам акылдан Тиаштыра язган и ге. Шу i хәлдән сон Акбикә аны хәтта төшләрендә күргәләде. Акбикә әкрен генә болдырга менде, шулай ук уйлана, моңла- на-сагышлана өйгә керде һәм Зәйтүнә бүлмәсенә узды, кыз у рынды- * гына утырды. Кичә ана асрау кыз: «Зәйтүнә урманда бер батырны 2 очраткан һәм шуңа гашыйк булган».— диде. Акбикә шул сүзләрне g ишеткәч, асравына ышанды да. ышанмады да. Ләкин күңел төпке- 5 лендә әллә ниткән шик калды Ире әмир Хаҗи: Ж.ик Мәргән безнең £ урманда йөри дигән иде. Аида качып йөрсә, бер күренер иде Анна- £ ры күптән түгел әмир урманнарын Тубыкбай баһадир мең азат белән ки- § леп. атна буена айкады, хәтта ат эзе дә тапмаган, диделәр Димәк, юк ♦ сүз. Ә Ж.НК Мәргән чынлап та урманда качып ятса. Зәйтүнә анык 5 янына йөрсә?. 5 Бүлмәгә асрау кыз килеп керде һәм. борчуына гафу үтенгәндәй. чүгеп башын иде: — Бикә, кырыбызга Бачман баһадир килде, сезне сорый. ш Акбикә үзалдына кызарып китте, көткән иде ул аны. Бәлкем күптәнге вәгъдәсен үтәргә килгәндер — бикәне Шайтан каласына илтер. Шайтан t- манарасын күрсәтер? 5 Акбикә кунак каршысына чыгып, күрешергә дип кулын сузды. ZZ — Хуш киләсең, баһадирым! — Яна каладан сәламнәр китердем сезгә, бикә. — Күңелем яна казага ашкына, баһадир. Үзем дә аңламыйм Бачман бүреген салып култык.астына кыстырды, кыяр-кыймас кына түргә узды, бикә күрсәткән урындыкка утырды. — Исәнлекме-саулыкмы. бикә?! — Аллага шөкер, баһадир. Әмир кайтмаска да булды инде әллә? Ка- шанын бикәсенә калдырырга җыенмыйдыр ич? — Киткәндә генә күрә алмадым, бикә. Анда эшләр бик кызу бара. Әмир мәчет салдыра. Мин сезгә сөенче китердем бит әле. бикә. — Сөенче?! Нинди сөенче, баһадирым! Болай гына әйтәсеңме, бүләк кертимме? — Сезнең елмаеп каршы алуыгыз минем өчен зур бүләктер, бикә. — Куй әле. баһадирым. Шайтан каласына алып барам дип вәгъдә бирүеңә ничә ел инде? — Гаеп миндә, бикә, кичерә күрегез. — Йә. баһадирым, сөенечең әйт инде. Хатын-кызны көттерү гөнаһтыр. — Бикә. миңа. Гали олан исән икән, дип ишеттерделәр. Өргәнечтә шәех Пәһлеван Мәхмүттә ана ошаган бер шәкерт укый икән — Баһадирым, ниләр бирим икән бу сөенеченә! Мина бу хакта берничә кеше әйтте инде. Ике тамчы судай охшаган кешеләр азмыни бу дөньяда? Күнелемие тынычландыра алмасаң да. сөенечең өчен рәхмәт, баһадирым Кызганыч. Өргәнечкә чыгып китә алмыйм, мин ул баланы күз карашыннан ук таныр идем. Хәзер аңа егерме өч яшь булыр иде — Быел мөгаллим буласы икән, диделәр. — һәй. баһадирым,— диде бикә читкә каерылып.— Жаны чыкмаган бала.һич югы.кош теледәй хат җибәрер иде анасына. Биккол сәүдәгәр әнә ике елга бер Өргәнечкә йөреп тора. Шул Биккол сөйләде дә инде миңа аны. бикә. — Биккол ни сөйләмәс, дөньядагы барлык хәбәр аңарда, ялганы да. чыны да. булганы да. тузга язмаганы да. — Мин бирегә сенлемне күрергә килгән идем. бикә. Тик әүвәл вәгъдәмне үтәргә телим. Жыена алсагыз. Шайтан каласын күрсәтеп кайтыр идем. Акбикә көмеш кыңгыравын чыңлатуга, бусагабаш килеп керде. — Миңа ат иярләгез, туры бияне. — Баш өсте, бикәм - диде бусагабаш һәм аннары баһадирга борылып эндәште: — Баһадир, азатларын бикәнең кызларын рәнжетә. — Нишлиләр?!— дип сорады бикә. — Каравыш кызлар белән ирәешәләр. — Ирәешсәләр ни? Әллә каравыш кызларым арасында сөйгәнең бармы? Нигә дәшмисең? Файдаланып кал Баһадир Бачман янымда чакта, теләгән кызыкны вәгъдә итеп куюым да бар үзенә. Бусагабаш йөгереп килде дә бикә алдына баш орды — Бу нигә тагын, бусагабаш! — Каравыш кызларын арасында Гөлчәчкә атлы берсе бар. фатихагызны бирегез, бикәм! — Менә сиңа мә Сөешәсез икән — Мин аны яратам, бикәм — Ул дамы? Тор инде. тор. баһадирдан яхшы түгел, бөтен ирләр дә шулай баш орып яшәсә, миңа ни сан. дип уйлавы бар Яле. чакырып китер әле сөйгәнеңне — Ул килмәс, бикәм, ул миннән көлә генә. — Их. бусагабаш.бусагабаш. соң син әүвәл аннан сорар идең, «яратасыңмы мине. Гөлчәчкә?» дип Алай да чакыр әле сөйгәнеңне, бар инде, бар Бусагабаш кыяр-кыймас кына күтәрелде, шигәебрәк, ишеккә таба китте. — Тизрәк йөр, минем вакытым тар! Бикә белән баһадир күзгә-күз карашырга да өлгермәделәр, бусага баш сөйгән кызын жилтерәтеп алып та керде — Иә-йә. якынрак килегез. Гөлчәчкә, әйт әле мина, яратасыңмы син бусагабаш Гатаны? Кыюрак, кыюрак, әмирнең бусагабашы сине сөя икән, ни әйтерсең? Кыз тәмам югалып калды Житмәсә. баһадир Бачман елмаебрак уты ра. кайчандыр ул аны сыйпап киткән иде. Бусагабашның әйткәне дә булмады ичмасам, һич югы.бер тапкыр яратам дип пышылдасын иде. я сиздерсен иде. әнә баһадирның йөзбашы кебек. Ул бер дә оялып тормады, «әй. тутырган тавык, чыгасыңмы үземә кияүгә, чыксаң, хәзер үк бикәгә кереп ризалык алам», дип төчеләнеп торды. Кыз кырын күзе белән генә бусагабаш Гатага күз төшереп алды Юк. гомер ир-ат йөзе күрмәсә дә. моның кочагына иңә алмас. Әнә вәзир Исхак белән бер кич кунган Сания, дөньяда сөйгәнең кочагында эрүдән дә татлы нәрсә юк. дигән була, моның кочагын да эрү түге I. боз булып катарсың, житмәсә шадра, борыны кирәкмәгән зур... — Бикәм, мин бусагабаш Гатаны хөрмәт итәм. күзен төшергән өчен рәхмәт аңа. Тик... мин аны яратмыйм - Яши-тора яратып китүең бар. ашыкма әле син алай. Гөлчәчкә, егетнең күңелен төшермә Уйлап кара. Ике-өч көннән кереп әйтерсең, ярыймы? Кыз бусагабаш тоткан кулын ычкындырырга тырышты, ә теге, күрәсең. шул хәтле нык ябышкан, пи тартса да жибәрмәде — Жибәр. жибәр. Гата, кызның кулын Сөймәгән сөякләрен булса, кияүгә чыкса да. игелек күрсәтмәс ул сиңа Жибәр Чәнечкеле икән бу кыз. бусагабаш... — Чәнечкеле булса да. мин аның күңелен яулармын, бикә. — Менә монысы егетләрчә. Гата Инде жибәр кызны, жибәр. Ат әзерме? — Әзер. бикә. Акбикә бераздан хәрбиләрчә киенеп чыкты. Болдыр янында аны иярле ат көтә, яшь азат атның ял астын кашып тора иде Бикә атка атланды да тезгенне кулына алды, тайпыл читкә дип. азатка ияк чөйде Аның янына баһадир Бачман килде. — Мин азатларымны калдырам Дөрес эшлисең, баһадирым Гата, баһадирның азатларын ашаты гыз. күңелләрен күрегез. диде бикә һәм ачык капкага таба кузгалды Алар каладан атларын юырттырып чыктылар — Минем Шайтан манарасына керәсем килә, баһадир Анда керергә киңәш итмәс идем, бикәм Аннан әле бер кеше дә исән чыкмады, кергән һәрберсенең үле гәүдәсен елг.з буеннан гына табып алды * лар. ’ 2 — Баһадирым, синдәй ир-канатлар да шулай дигәч, тагын кемгә ыша- g нырга тиеш инде мин? Шайтанның үзен күрәсем килә, үзен' Анда Чәчкә 5 Ананың ире Болгар кам яшәгән, диләр Имеш, аны кирмән нигезенә күмеп £ калдырганнар, шуның өрәге йөри, манарага керүчеләрне шул үтерә бара икән Хакмы шул. баһадирым? х Бикә, мин камнардан ерак торам Әмма сезнең белән җәһәннәмгә я дә китәргә әзермен Дөресен әйтергә кирәк, мm үзем дә шайтан манара- = сына керергә күптән хыялланып йөрим Анда кеше башына кем җитә икән? Чынлап та шайтан үземе, я кам өрәгеме? Ә бәл кем анда качкыннар ята- * дыр? Мин. бикә, сеңлем Зәйтүнә дә шулар янына йөрми микән, дип шиклә- = нә башладым Менә ничә ел инде Җик Мәргән д.ә кеше күзенә чалынмый. “ Сәлим хан да тынычланды, баһадир Тубыкбан д;з кул селтәде бугай энесе- * нә Җик безнең урманнарда көн күрә дигән сүзләр йөри. Алайса нигә бер £ дә күзгә күренми? Шайтан манарасына исә берәүнең дә керергә хакы з юктыр, бикә. Аны шайтан үзе саклый, диләр £ — Йә ходам, кем сөйли моны: әмир Хаҗи баһадирымы. Әтрәк хан ® азатымы? г — Сәлим \ан үзе шайтан белән килә-китә киңәшә, диләр. — Халык ни сөйләмәс, баһадир Чәчкә Ана чы албасты, сихерче диләр иде Ә хәзер ханның иң якын кешесе булып ки тте Минем ул шайтанны үз күзем белән күрәсем килә. — Бикә, ни кылмакчы буласыз? — Сеңлең Зәйтүнә кем янына йөри? — Мин аны белермен, бикәм. Ләкин нигә шайтан манарасына керергә? Шайтанның теләсә кем сурәтенә керүе бар — Баһадир, килешми, килешми. Кем үлтердс илче Садакны. кем яшь азатның башына җитте? Кеше үтерүне кайчан явы злык дип санамый баш лады әле баһадирлар? Минем аны күрәсем килә, баһадирым Бачман баһадир кыю, тәкәббер хатынга сокланып, шул ук вакытта бераз курка төшеп карады. Тиздән шайтан каласын.а җитәрләр Бикә чын лап та шайтан манарасына керсә? Ни кылырга тиеш ул? Бикәнең билендә алтын тәңкәләр тезгән каеш, каешка энҗеләр белән бизәлгән сөяк саплы хәнҗәр тагылган, аякларында үкчәле сафьян итекләр Ефәк камзулы, балаклы чалбары да үзенә килешеп тора Бикә маңгаена борынгы болгарларча яшел ефәк тасма бәйләгән, озын толымнарына көмеш тәңкәләр тезеп үргән иде. Кәмәрендә асыл ташлар. билбау чуклары төрле төстәге җепләрдәндер Бикә үзенә аерым тегүче тота иде. хәситәсенә карасаң, күз камаштырырлык. Күлмәк җиңе очларын шул тиклем матур итеп челтәрләгән ки. бикәнең затлы киеменнән күз a i малы түгел иде. Баһадирның сокланып каравын бикә әллә кайчан сизә-тоя барды, шуңа күрә ул алгарак чыгып чапты, әле баһадир белән янәшә атын атлатып барды Менә кирмән дә күренде. Шайтан кирмәнен меңбаш Е>акырбай азатлары саклый Зәйтүнә шуның янына йөрми микән, дигән уй килде Бачманга Ба- кырбай күптән аның сеңлесенә күз атып йөри иде Дөрес. Зәйтүнә аңа җавап бирде бугай инде - яучыларын кабул итмәде Ә бә лкем хәзер килеш кәндер. картлар әйтмешли, кем белә бит әле. әллә юкә өзелә, әллә каеш Аннары сеңлесе Зәйтүнәне келәмче әрмән сорады. Анн.ан да баш тартты кыз. Кояш баш очына җитеп килә. Бикә әле янәшәсенд ә атын юырттырып барган, әле үзеннән кала төшкән баһадирга карый да үзалдына елмаеп куя. Моннан шактый еллар элек. Бачман баһадир әмир Хаҗига хезмәткә килгәч. Акбикә аңа гашыйк булган иде. Гашыйк булса да. ул бу хакта баһадирга әйтергә кыймады, моның соңы ни белән бетәсең әйбәт белә иде бикә. Болгарда ятлар белән язык кылган хатын кызларны ботын-ботка аералар. Әмма йөрәккә йозак салып буламы! Яратуы хак иде Иллә кавышырга язмаган булып чыкты Әнә шулай гомер дә үтеп бара Ике углан тапты Акбикә. Галиен яңа кала нигезенә корбан иттеләр, хәзер әнә икенчесенең башына җитмәкчеләр. Әйләнеп кайтырмы Кашанга углы, әллә анысын да шул ук язмыш көтә:ме? Бик күп сулар акты бугай инде шул гомер эчендә, ә тәүге мәхәббәте әле дә хәтерендә, әле дә йөрәген кузгатып куя. Зәйтүнәне үзендә калдыргач, куанып бетә алмаган иде Акбикә. Үсмер кызны кочагына алыр иде д.ә кысын кысын яратыр иде. кайчак кочагында кыз бала түгел, гүя анын абыйсы Бачман булыр иде Көн матур, күк йөзендә ашъяулык кадәр генә болытлар йөзә. Чулман елгасының ни биек яр башында шайтан кирмәне утыра. Кирмән янәшәдә генә кебек, ләкин шактый барасы әле Андагы хәлләр хакында ул ире Хаҗидан хәбәрдар. Әмирмен Шайтан каласында иң кадерле осталары — чуен коючылары эшли. Ку пме кеше эшләвең Акбикә белми иде. Ул иренең андый эшләренә бөтенләй катнашмады Әмма бер нәрсәне бик яхшы белә иде: әмир чуеннан тимер ясатып сата һәм шактый мул табыш ала. Хаҗиның тимерне озатучы ышанычлы сәүдәгәрләре бар. Владимир ңенәзе Андрей Боголюб белән тыгыз элемтәдә тора. Кашанда урыслар урамы үсеп чыкты, кайбер урыс -.әу дәгәрләре табышның симезен сизеп. Кашанга күчеп килә башлады. Әүв.әл бу хәлгә вәзир Исхак канәгатьсезлек белдерде. хәзер ул юк. хәзер мсә хан үзе угланына ризасызлыгын сиздерде. Әмма Хаҗи атасы кисәт уен үз авызыннан ишетмәгәч, тимерне күпләп сатуны дәвам итте. Менә кирмән дә уч төбендә кебек кенә инде Динар өстендә ике-өч азат йөренә, баһадирны күрүгә, багучы азатлар йөзбаш Бакырбайга хәбәр иттеләр, анысы ашы га-кабалана капкаларны ачты, аема күперләрне төшерде. Кирм--нгә кергән бер кешене энә күзеннән үткәрәләр, сорауны гадәттә йөзбаш Бакырбай үзе ала. бүген исә. бикәне һәм баһадирын күрүгә. йөгерә-атлый каршы килде, чаптарны йөгәненнән эләктерде дә кунакка аттан төшәргә ярдәм итте. Шайтан каласына килгән мосафирның кулында хан ярлыгы булырга тиеш Ярлык юк икән, калага керергә хакы юк. кергән хәлдә дә ерак китә алмый, аның һәр адымын дүртку зләп махсус куелган азатлар кузәтә. анда да дөмбә мичләре урнашкан урамга керергә хаклары юктыр. — Әнә ул шайтан манарасы.--- диде баһадир Бачман бикәгә. — Аны кем ашата, кем эчерә?— дип сорады бикә көлемсерәп. — Манарада берәү дә яшәмн. бикә — Анысы хакынла беләм. баһадирым Бер түгел, мен ишеттем Кая соң Зәйтүнә? Йөзбаш Бакырбай. диде бикә бнрег.» Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә килг.элнме? — Булганы юктьур. бикәм. — Бөтенләйме? — Әйе. Зәйтүн.>не күргәнем булмады. Кем янына ю \л монда? — Менә анысы сиңа билгелерәктер, йөзбаш. Син бире дә ия. син каравылбаш. — Әйе. мин каравылбаш. бикә. Ләкин Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәнең кирмән гә аяк басканы юк. - Шайтан манарасына керергә исәбем, йөзбаш? — Ихтыярыгыз., бикә, тик әмир Хаҗига баһадир ни дип җавап бирер икән? Минем дә башымнан сыйпамас әмир. — Син кайсы заманда яшисең, йөзбаш Бакырбай?! — Бик хәтәр саманда. бикәм. Кирмәндә каравылбаш булып торсам да. манарага ялгыш та кереп караганым юк. Теләгән иленме? Әйе. иллә әмир Хажи рөхсәт итмәде Сезне дә әмир рөхсәтеннән башка кертмәмдер, бикәм Акбикә бер мизгелгә икеләнә калды Чынлап та. әмире нн әйтер, башбаштакланып йөргән өчен ризасызлыгын белдерсә? — Пөзбаш. бу манараны кем салып калдыра? — Кубрат хан. диләр, бикә. * — Ярый. Кубрат хан да булсын т. Тик нигә анда кергән бер кеше й Минем анда керәсем килә, йөзбаш? ? — Игелегем бирә алмамдыр, бикәм. Әмир Хажи манарага берәүне g дә кертергә кушмады « — Мине дәме? £ — Сезнең хакта бөтенләй суз булмады, бикәм 2 — Баһадирым, кемгә буйсына бу йөзбаш. сиңа түгелме? ♦ — Миңа, бикәм. = — Шулай булгач, боер әле үзенә, бирсен манара ишегенең ачкычын. Ачыгыз ишекләрне! — Әүвәл диварга менеп карагыз, бикә Биредәге хозурлыкны кайда « күргәнегез бар икән. S — Шулаймы? Ярый, йөзбаш. кайсы баскычтан менәргә анда? 2 — Кайсысыннан да ярый, бикәм н Акбикә диварга йөгерә-атлый менде, аңа Бачман баһадир белән кара- вылбаш Бакырбай иярде Иллә ярты баскычны үткәч. Бачман баһадир “ йөзбашка «кал» дип ишарә ясады ? Киң диләр дөньяны' Чынлап та киң икән бит' Таң калмалы Еракта- ® еракта, көнчыгыш тарафта жир белән күк йөзе тоташкан жирдә. күгелжем ' сурәт. Чулман елгасы шул күгелжемләнеп күренгән жиргә кереп югала. Түбән таба баксаң - елгада көймә чаклы гына булып күренгән кораблар — Кораблар кемнеке, баһадир? — Күчтем сәүдәгәре Бөек Калага төшеп бара, бикәм. Акбикә дивар читенәрәк атлады, түбән карады. Фундук башы әйләнеп киткәндәй булды, шуны гына көткән кебек Бачман баһадир бикәнең беләгеннән эләктереп алды Бикә шым булды күзләрен йомды. Күптәнге, бик күптәнге хыялы күкрәген ярып чыкты да Чулман өстенә акчарлак булып очып китте Баһадир Бачман да үзендә хис ташкыны дөрләп китуен тойды, ул бикәне күкрәгенә кыса төште Акбикә күзләрен ачты, янә Чулманга карады Текә-текә яр астында ялгыз карама үсеп утыра Карама картайган, ялгыз үскәнгәме, ботакларын киң жәеп. яр кыяларына тотынырга теләгәндәй, калкып торган ташларга сыенган Баһадирны беренче тапкыр күргәндәге ялкынлы хисе янә бер кабатланды бикәнең Бер картлыкта, бер яшьлектә, диләр, әллә соң шулмы бу мәхәббәт дигәннәре, дип уйлады бикә Ул кымшанмады, аның шулай торасы да торасы килде, гомере буена, үлгәнче. Бикәнең йөрәге ярсынып тибә, тәүге катылыгының эзе дә калмады Борынгы болгарлар язык кылган хатын-кызны ике аягын ике агач очына бәйләгәннәр дә. Ким аңа шулай дип сөйләгән иде әле? Ә. Чәчкә Ана Димәк, булган хәл Әмир Хажи ишетсә, аны да баһадирга булган мәхәббәтен инкяр итә алмас, дөресен әйтер — Рәхмәт, баһадирым. Әллә нишләп башым әйләнеп киткән кебек булды Бигрәкләр дә биек икән шул — Түбән карамагыз. у тә ул. Акбикә борылды да төшү ягына юнәлде, ә бөтен тәнендә баһадирның көчле кулларын, кайнар күкрәк жылысын тойды Бикә уена янә тиле бер уй килде: манарага керергә һәм үзе белән баһадирны да алырга Ярату лары чынмы икән?' Чын булса, ул анда керми калмас. ХАәхәббәт уттан ку рыкмый Манарада шайтан булмагае. Тәнре үзе булсын, ул хәзер үк айда керер — Минем манарага керәсем килә, баһадирым. Хәзер үк. Алыгыз ишекләр ачкычын. Ачкычлар йөзбаштадыр Баһадир Бачман бикәнең күзләренә карау белән үк аклады, ихтыяры чиктән ашкан, теләгәнен кылыр, тыйма, ирек бир. ни кушса, шуны башкар. Бачман баһадир йөзбаштан манараның ишек ачкычларын сорап алды, тәвәккәл рәвештә манарага юнәлде Бикә аңа иярде Кемдер ана дәште, кайсыдыр тыярга теләде, йөзбаш хәтта беләгеннән тотмакчы итте, иллә бикә хәтта аңа таба әйләнеп тә карамады. Бүген ул шайтан янына гына түгел, иблиснең үз янына да керер бер халәттә иде Иң мөһиме — баһадир аның белән булачак, баһадир янында ул. үлсә дә. үкенмәс. Баһадир манараның ишекләрен киң итеп ачты, бусаганы атлап керде, ана бикә тагылды Керүләре булды, ишекләр ябылды, баһадир үрелеп кенә кисәү агачы алды, ут салды Баһадир баскычлардан сак кына өскә таба кутәрелә башлады, йөрәге дөпдөп типсә дә. бикә аңа иярде Алар бер- берсенә бер авыз сүз дә әйтмәде Колак түрендә кан шах лый. ярканатлар колак яныннан гына җилпенеп уза Дымсу, сөрсү ис. Алар икесе дә сүз куешкандай туктап калалар, колак салалар. Тып-тын. Йөрәкләре генә, күкрәккә сыеша алмый, бер дулкында тибә Бикә баһадирның беләгенә ябышты, ташлама мине дигәндәй, елыша төште Баһадир дәшми, ул үзе дә сәер бер халәттә иде Ул сак кына тагын ун-унбнш баскыч өскә күтәрелә, кулына сарылган килеш бикә атлый Күккә ашсалар икән шулай бергә' Куккә ашсалар да риза бикә Риза! Тик ул гына янында булсын, тик ул гына курыкмасын. Менә кук йөзе күренде Йолдызлар җемелди. Ни бу? Алар көпә-көндез кереп киттеләр ләбаса Шу лай ук озак күтәрелделәр микәнни? Манараның иң югары баскычына ку тәрелделәр. ике кеше басарлык кына мәйданчыкка басып, тын гына тирә-юньне күзәттеләр Үреләсе дә. берәм-берәм йолдызларны җыясы шикелле иде Бикә янә баһадирга сарылды Баһадир Бачман аны кочагына алды, күптән көткән истән исереп киткәндәй илереп йөзен үбә башлады Бикә карышмады, киресенчә, үзе үк аңа тартылды, аңа елышты. — Ишетәсен\1е. баһадирым, монда бернинди дә шайтан юк. Син дә мин генә монда Син дә мин генә' Ишетәсеңме, баһадирым’ Чу-у. кем анда авыр итеп сулыш алгандай итте? Курыкканга куш кына күрендеме?' — Төшик, бикә. Бикәнең төшәсе дә. кузгаласы да килми, ул шунда улсә дә риза иде. кешеләрнең котын алган шайтан манарасында Кисәк кемдер аны күтәреп алды һәм күз ачып йомганчы түбән таба алып төшеп китте Бикә кычкырасы итте, әмма өне юк иде. булган хәлдән ул өнсез калды, тавышы югалды, куллары — әйбер, тәне күлмәген тоймады Йөрәге бугазына килеп тыгылды, сулыш алу авырайды, кычкыру мөмкин түгел иде. бары тик курку һәм ярсып типкән йөрәк бар иде Аны ку тына алган кешеме, шайтан үземе. бик тиз түбән төште, аннары ул тар төньюлдан йөгерде, капылт тарлавыкка килеп чыкты бикәне аягына бастырды, шунда гына бикәнең сүз әйтергә теле ачылды — Хода бәндәсеме син. шайтан үземе? Иә аллам' Җавап булмады, билгесез зат аны упкынга табарак этеп җибәрде, бикә тәгәрәп китте Тарлавык төбендә генә у т исенә килде, торып басты һәм күлмәк итәген каккалап — Баһадирга тимә, баһадирга тисәң, җаныңны җәһәннәмгә олактырырмын'— диде Җавап урынына шаркылдап көлгән тавыш ишетелде, тавыш кайтаваз булып, бик озак яңгырап торды Шунда бикә чырыйлап кычкырын җибәрде Бер кычкырды, ике Берәү дә ана ярдәмгә килмәде, берәү дә аны ишетмәде, ул у зе ы кайда булуын белмәде. Төн караңгы, күк йөзен йолдызлар чуарлаган, тарлавык j-нбендә көндезге кояштан суынып /китмәгән ком Ни булды аның белән, кем аны күтәреп бире китереп ташлады? Баһадир кая-* Аны да Бачман баһадирым, кайда син?' - Кайда мин. кайда?! Энекәем'? Ниһаять, бикә үз тавышын үзе ишетте. Бая ни кычкырса да тавышы * бик зәгыйфь чыккан икән бит. 2 — Баһадир Бачман?! г Тарлавык буйлап атла, артыңа әйләнмә' диде янәшәсендә генә £ ят тавыш а> Бикә акрын гына тарлавык буйлап китте. Кем бу? Кешеме? Кеше £ булса, нигә шушындый карлыккан тавыш § Бикә кайтарып сорамады, адымын тизләтә төште Кисәк ул борылды ♦ да биленнән хәнҗәрен суырып алып, артыннан атлаучы яман затка таш- = ланды Күз ачып йомганчы кулыннан хәнҗәре читкә очты, үзе тәгәрәп п китте — Әстәгъфирулла! Адәми затмы син? Яман зат тоташ карадан киенгән, күзләре генә елтырый, йөзенә кара 2 яулык бәйләгән иде £ — Тарлавык сезнең өчен бердәнбер котылу юлы. бикә. Китә бирегез! н — Бачман баһадир кайда? = Караңгы төшә башлады, тарлавыкта инде күз дә рәтле абайламый Z Бикә йөгерәатлый тарлавыктан китте Кинәт ул үзе белән шайтан сөйлә- 0 шүенә ышанды. ® — Бачман баһадирны елга буеннан табарлар Сеңлесе Зәйтүнә ха- ' кына ул исән калды Бикә, артыгызга борылмагыз, юкса мәңге шушында калуыгыз бар Аякларда буын юк. гәүдә камырдай, һични тоймый, чигә тирәсендә гөжләп кан шаулый Акбикә аланга килеп чыкканда ай калыккан иде инде. Ай юнәлешен чамалап, бикә барды да барды. Бик озак атлагач, ниһаять, болынга килеп чыкты Көтүчеләр учак яга. берәүсе курайда уйный, икенчесе сузып җырлый иде Бикә аларга акрын гына якынайды, тамак кырды Курайчы уйнаудан туктады, җырчы ярты сүзендә шым булды Көтүчеләр аны таныдылар. икесе дә сикереп торып аягүрә бастылар — Бикә!— диделәр икесе дә беравыздан I — Әйе. мин — әмир Хаҗи бикәсе. Миңа ат бирегез, изге көтүчеләр. Акбикәгә иярле ат китереп бирделәр, атланырга ятдәм иттеләр, кай тарафка барса, кирмәнгә килеп чыгасын аңлаттылар, шунда берсе бикәне озатырга алынды Атка атланып алгач, бикә булган хәлне онытырга тырышып. җилле генә юырттырып барган көтүчегә иярде. Күп тә үтми алар кирмән каршына килеп чыктылар Көтүче исемен атап, каравылбашка кычкырды, бикәне алып кайтуы хакында әйтте Бикәне уз кузе белән кур гәнче тәмам исе китеп торган Бакырбай. аттан төшкән Акбикәнең аякларына егылды — Кичер мине. бикә, кичерә күр. Мин гаепле, мин. Мин бирдем ачкычларны — Тор. каравылбаш Сине гаепләүче юктыр Бачман баһадир кайда?' — Бикәм,— диде йөзбаш якын ук килеп.— Аны. кул-аяклары бәйләнгән килеш, яр буеннан табып алдык. Кычкырып ята иде. Бикә тәмам тынычланды, ләкин тизрәк баһадирны күрәсе килүе хакында йөзбаш Бакырбайга әйтергә кыймады Мин өшедем, каравылбаш. җылы өйгә илтегез,— диде Аны озаткан көтүче, атын алып китеп барды, бикәне иң кәттә өйләрнең берсенә урнаштырдылар. Шунда кереп, мич каршына утыргач кына, бикә бераз тынычлана төште, булган хәлне аңларга теләп, манара эчендәге һәр мизгелне күз алдыннан кичерде Әйе. аны сизмәстән күтәреп алды лар. мәгәр баһадир нигә дәшмәде? Аны нишләттеләр? 65 Баһадирны күрәсе, һәммәсе турында да сорашасы килсә дә, бикә яхшысынмады Төнлә очраштылар, дип әмиргә җиткерүләре бар иде. Иртән иртүк аның хозурына баһадир Бачман килеп керде. Бикә юынган. чәчләрен тараган иде инде. Ул юлдашын елмаеп каршы алды. — Рәхим ит. баһадирым, рәхим ит Тагын бер кереп чыкмыйбызмы шайтан манарасына?..— дип. шаярткандай итте бикә. — Кичерә күрегез мин тилене, бикә. Елга буенда ничек кул-аякларым бәйләнгән көе ятуымны сизми дә калганмын. Башыма да сукмадылар кебек, ят нәрсә дә иснәтмәделәр шикелле, ә тәмам аңым җуйганмын Киң җилкәле. типсә тимер өзәрдәй сәламәт-таза баһадирның шайтан каршында мескенләнеп калуы, хәзер исә гаепле кеше сыман бикәсе кар шында басып торуы, җитмәсә. акланырга тырышуы бикәгә бик тә көлке күренде. Әмма эчтән көлсә дә. тыштан көлә алмады Акбикә, ул үзе дә әле булса исән калуына ышанмый тора иде. — Баһадирым, мине анда шайтан күтәреп йөртте.— диде бикә, уенын* чынын бергә кушып Бачман баһадир, нн көләргә, ни җайлы сүз әйтергә базмыйча, тәмам каушый калды, бары тик бертын сүзсез торгач кына: i — Ә минем кул-аягымны бәйләп ташлады.— диде. 22 Җик Мәргән берәүгә дә күренмәскә тырышты. Әмир Хаҗи урманына килеп төпләнергә ниятләгәч, ул ишләрен беренче очраган аланлыкта калдырды да якынтирәне әйләнеп килергә булды. Әмир Хажи урманнарында качкыннар яши. үткәнсүткән сәүдәгәрләрне борчыйлар, әмма ни хан. ни әмир качкыннарны эзәрлекләмиләр, дип ишеткәне бар иде анык, Моның сәбәбен белми иде Җик Мәргән. Шуңадырмы, аның иң әүвэ.1 качкыннарны табасы, алар белән күзгә-күз очрашасы, аңлашасы килә иде. Урала-тулгана торгач, ул урманны ошатты, кошкорт күп. качып ятырга тарлавыклар бар. Идел белән Чулман елгалары арасындагы бу урманны күзәтергә әмир Хаҗиның кулы җитмиме, качкыннар аңа зыян китермиләрме — Җик Мәргән моны ачыклый алмады Ярты көннән артык урманда тулганды Җик Мәргән — ник бер җан иясе очрасын. Бу хәл анЫ| бераз шомга салды Җир — иясез, ат — йөгәнсез булмый, монда исә гелән адәм аяк басмаган, диярсең. Кояш авыша башлагач. Җик Мәргән ишләрен калдырган аланга кайтырга булды Тик күпме генә чамалап йөрмәсен, ишләрен таба алмады Аваз салырга курыкты — ят урманда кемгә тап булмас, аннары йә әмир, йә хан азатларына очравы бар иде. Кыскасы, әмир азатлары белән күзгә- күз очрашмау хәерлерәк булыр яшь батырга Иллә ул ишләрен табар. Алардан ерак китмәде, чамалап бара, тиздән юлыгыр. Ахыр чиктә, куркыныч булса да. авазын салыр Дала булса икән ул. Далага килеп чыктымы. Җик Мәргән үзе аңламаган ярсыну тоя. аты да. иясенең теләген аңлагандай, киң далага килеп чыгуга, җилне узардай булып чаба башлый Ә монда, куе агачлар арасында. сирәк-мирәк кенә аланнар очрый. Җик Мәргән шуларның берсенә туктарга, җиргә ятып тавыш-фәлән тыңларга булды Янәсе, якын-тирәдә ул-бу ишетелмиме? Җик Мәргән атын тышаулап маташмады, йөгән тезгенен ат бәкәленә бәйләде дә. куе үлән өстенә сузылып ятты. Җирән Кашкасы кетер-кетер печән ашый башлады. Җик Мәргән кулларын баш астына салды да күккә бакты. Куе зәңгәр күк йөзендә анда-санда гына болытлар йөзә. Өздереп-өздереп сандугач сайрый, тынып-тынып кәккүк кычкыра, ул түгел, куркынып калган саескан шаркылдый башлый Ниндидер җанвар якынаюын саескан гына түгел, ат та сизә, ул башын күтәрә, колакларын 66 торгыза һәм. .минем монда иям дә бар дигәндәй, тавышлы итеп пошкырып куя. йөгән тимерләрен зенләтеп ала Бу аның биредә синнән дә көчлерәк зат бар диюе иде. күрәсең Атның пошкыруын, колакларын торгызып агачлар куелыгына карап торуын күреп, иясе дә терсәгенә таянып күтәрелде, тирә-ягына карангалап алды. Иясенең тыныч тавыш белән «Ни бар анда?» дип дәшүе чынлап та * тынычландырды бугай, ул янә йөгән тимерләрен зенләтеп алды. 2 Җик Мәргәнгә уйланырлык иде. Нишләргә тиеш ул? Сәлим хан алды- s на барып баш орса, һичшиксез, аны сарай мәргәне итәр. Абыйсы Тубыкбай £ белән арасын бозмаска теләп, тотып аңа тапшырмасмы? Бу хәлне дә бул- j мае димә Димәк. Сәлим хан алдына барып баш орырга ашыкмаска ки- £ рәк Ашыкмыйча ни кылыр? Качкын булып, берүзе урманда яшәсенме? = Әллә соң әмир Хаҗига барып егылыргамы? Аны ипле кеше, диләр. ♦ Җик Мәргән сикереп торды да йөгән бавын ат ялына ташлап, өзәңге- ; гә аягын куйды Шул мәлдә ул агачлар арасында басып торган бер азатны ң күрде. Ул аны күзәтә иде. кулында ук куйган җәясе. Җик Мәргән азатны күрмәмешкә салышты, атына атланды да акрын гына аланнан чыга торган и сукмакка таба кузгалды. Сәер бер халәттә иде ул. Аның бер әйләнеп карый- 2 сы. бер ял өстенә ятып, җан фәрманга чабасы килде. Аты да. иясенең кара- £ рын көткәндәй, акрын гына атласа да. эчтән ашкынып тора иде. Ул да ь күрде бит азатны, ук аның иясенә тимәгән хәлдә, аңа тиюе бар иде. Агач- Е лар сирәгәя башлауга. Җик Мәргән тезгенен тарта төште Җирән Кашка u чабып китәргә җыенды. Шул чак аның каршына ат менгән өч азат килеп S чыкты. ® — Юлчының аты, юнәлгән юлы кай тарафка? — дип сорады унбаш алгарак чыга төшеп. «Абыйсының азатлары, аны эзлиләр, дип уйлады Җик Мәргән — Алар мине укка алмас, таныдылар, танымаганга гына салышалар> Күз ачып йомганчы ул кылычын чыгарды һәм каршындагы азатларга ташланды. тегеләр моны һич тә көтмәгәннәр иде булса кирәк, атларын читкә каердылар, ул арада Җик Мәргән алар яныннан узып китте һәм чаптарына: «Алдыр. Кашкам!»— дип кычкырды Ат иясен аңлады, сөлек кебек сузылып чапты, тиздән ул иясен елга буена алып чыкты һәм яр буйлап алып китте. Бертын киткәч. Җик Мәргән атын тыя төште, атыннан төшеп, куа килмиләрме дип. колагын җиргә куел тыңлап карады Куа килүче ишетелмәде Шик юк. азатлар аны эзли, бәлкем әле абыйсы Тубыкбай да ерак түгелдер Абыйсы аңардан үч алырга тели, үтерүе дә бар. ә азатларга Тубыкбай да. Җик Мәргән дә барыбер, алар кемгә буйсынса да буйсынучылар Җик Мәргән әле аларга якынрак та. шул ук вакытта Тубыкбай баһадирдан да куркалардыр. Сәлим хан тарафыннан иркәләнгән Тубыкбай һичкем белән исәпләшми, үзбаш карар кыла, буйсынмаган азатларының башларын кисәргә дә күп сорамый иде Җик Мәргән атына менде, уратыбрак янә урманга юнәлде Дала аңа бүген куркынычрак иде. ачык җирдә аны күрергә тиеш түгелләр Куе урманга килеп кергәч. Җик Мәргән атның тезгенен җибәрде, ат үзе теләсә кая алып барсын, аның язмышы минем язмыш, дип уйлавы иде. Бер аланга килеп чыкты ат. икенчесендә туктамады, өченчесенә бик озак барды Менә, ниһаять, янә бер алан Алан уртасында кам басып тора — Тукта'—диде ул. кулындагы таягын күтәреп. Җик Мәргән атын туктатты, сикереп җиргә төште Сәләмә киемнәр кигән, муенына төрле шылтыравык әйберләр таккан гаягы очына тиен койрыгы бәйләгән, сырма итәкләренә буре, төлке, куян җофар, сусар тагын әллә нинди җәнлекләрнең койрыкларын таккан ба шына тубал кадәр бүрек кигән камны күрүгә. Җик Мәргән кыю рәвештә аңа таба атлады Нидер сизенеп, кам кача башлады Җик Мәргән яшен тизлеге белән аңа аркан ташлады һәм. бауны сава-сава. узе янына тартып китерде. - Син кем? Кайсы төбәк камы? Урманда кемнән качып йөрисең? - Тимә мина, батыр Минем берәүгә дә зыяным тигәне булмады. Монда шәех Игәнәй мөридләреннән качып йөрим Алар мине суга батырыр үтерергә иттеләр, качып кына котылдым Инде хәзер икенче берәүнең ку лына килеп эләктем. Беләм. мин шәех Игәнәй мөридләреннән качып йөрсәм. син хан азатларыннан сакланасың. — Кайдан беләсең? — Мин барысын да беләм Тиздән Болгарга яу килер Батырлар яуда кирәк, ә сине абыең урманга качарга мәҗбүр итте Тәңре барысын да күрә. Сине монда абыең азатлары эзли — Кайдан беләсең’ — Кам барысын да күрә, барысын ла белә. Мәргән. Кам ишләреңне тураган кешеләрне дә белә — Кем турады аларны?' Син барысын да күреп-күзәтеп тордыңмы’ — Жибәр мине, батыр Миңа болай сөйләшүе авыр Жик Мәргән арканны бушатты Кам аягына торып басты — Бар. кам. китә күр Кем белә, бәлкем без икебез дә янә очрашыр быз Кайда дип сорама, үзең беләсең Хан кулына эләксәң, икебезне дә дар агачына астырыр Мәгәр шуны аңламыйм, кам. шәех Игәнәй мәртләренә нигә кирәк син? Ул сорыкортларның ни коралы, ни атлары юк дигәндәй — Ялгышма, батыр Шәех Игәнәй мөридләре көн-төн уктан атарга. кылыч белән эш итәргә, аркан ташларга, сөңге ыргытырга өйрәнә Шәех Игәнәй мөридләре хәзер хан азатлары кебек үк хәрбиләрдер Алар азатлар кебек үк корал йөртә Мөридләргә тап булма, батыр Жик Мәргән аны янә бер күздән кичерде. Түшенә ялтыравык тәңкәләр. төрле төстәге чупрәкләр таккан җан иясенең кыяфәте генә түгел, үзе дә көлке тоелды Мәргән шуның тәңкәләренә генә кагылган иде. шул мәлдә аны кам баш аша ташлады да. өстенә менеп, тезе белән бугазына басты Жик Мәргән бераз исенә килә алмын торды Ни булды аңа? Яңа гына кам алдында басып тора иде. инде аның астында җирдә ята Жик Мәргән чарасыздан шаркылдап көлеп җибәрде Моны һич тә көтмәгән кам сикереп торды да артына әйләнеп карамастан урман куелыгына таба йөгерде Жик Мәргән сикереп торды Әүвәл ул камны уктан алырга теләде, ләкин бу уеннан шундук сүтелде һәм баш очыннан очып барган ала карганы атып төшерде Агачлар арасына килеп керүгә, артына әйләнеп караган кам батырның очып барган кошны атып төшергәнен күрде дә шып туктап калды — Батыр. Жик Мәргән бит син?! — Жик Мәргән, кам. Жик Мәргән! - Сине урман бетереп Тубыкбай абыең эзли, ишләреңне тураучы да ул Исән чакта Казан елгасы буйларына кач Анда үзеңә ишләр та барсың Кам. әйткәнең хак булса, колың булырга ризамын Мин беркайчан да беркемгә дә ялганламадым. Жик Мәргән. Ишләреңне үтерүчеләр әле ерак китмәде, абыең елга кичүе янында кунарга булды. Үч алыйм дисәң, төн бүген караңгы булыр. — Мин сиңа ышаныйммы, кам? — Бүрене ат белән куянны эт белән куалар. Жик Мәргән. Сак бул. абыеңның сиңа ачуы ямандыр Сәлим хан Тубыкбай абыеңа сине тотып бирергә вәгъдә иткән Тубыкбай башыңны кисеп китерүчегә мен ат ышандырган — Мең баш ат” - дип гаҗәпләнде Жик Мәргән һәм җәясенә хк элеп, әйләнәтирәсен карап чыкты. — Юлың ун булсын батыр егет. Иртәгә иртән кам сине • нибу аланда көтәр . Сәер кам куе агачлар арасына кереп югалгач. Жик Мәргән аты янына килде, ял астына кулын тыгып. бсртЫн уйланып торды Нишләргә 68 тиеш \.iJ Абыйсын куарга чыксынмы, я барысына да кул селтәп. Казан елгасы аръягындагы урманда көн күргән качкыннар янына китсенме? Юк ул әүвәл үч алырга тиеш Җик Мәргән сикереп атына атланды, җилле генә юырттырып. Чул- ман тарафына таба китте. Камга ышанды да. ышанып та җитмәде. Абыйсы чынлап та аны эзләп йөриме икән? Ана комачауламый, илдән * чыгып китте, җир сорамый лабаса инде Ефәк юлын сакларга алынмый 2 Ләкин абыйсының аннан котыласы килә Ни өчен? Ялгызы калырга тели- S ме? Ни кылыр бер ялгызы калып? Угланнарына таяныргамы исәбе? 5 Ат. юлны яхшы белгәндәй, җилле генә юыртып бара, тиздән елга да 2 күренер Ләкин Җик Мәргән атын кисәк борды да ишләрен калдырган =: якка таба чапты Абыйсы аның ишләрен чынлап та очратуы һәм турап s ташлавы мөмкин иде Алар яшеренгән төбәккә якынайган саен ярсына. * күкеле гасабилана башлады Ишләрен бик уңайлы урында калдыруы хак. Ул тарлавыкка бары тик бер яклап кына керергә була, ишләре үткен күзле ч мәргәннәр. Урман яклап, өске тарафтан өсләренә кисәктән килеп төш- > кән булсалар? Анда инде харап, кылычларын да алырга өлгерми калула- “ ры ихтимал Алар аны беркая кузгалмыйча көтеп торырга тиешләр иде ю Менә ул тарлавык, беравык барасы да х Җик Мәргәннең тыны кысылды, үз күзләренә үзе ышанмады: анда- санда ишләренең мәетләре ауный, аларны унлап бүре ботарлап ята иде | Ерткычлар шул кадәр мәет ашау белән мавыкканнар иде ки. мәргәннең килеп чыгуын сизми дә калдылар Явыз җанварларның киткәнен көтеп, и агач башларында козгын-саесканнар. ала каргалар сабырсызланып уты- ® ра. агачлар арасында ач төлкеләрнең күзләре елтырый. Ат менгән кешене беренче булып саесканнар күрде, котырынып шаркылдарга тотындылар. ахыр аны күреп төлкеләр таралыша башлады, бүреләр исә һаман мәетләрне ботарлый Җик Мәргән җәясенә ук артыннан ук элде Тарлавыкта унлап бүре, аларның берсе дә моннан чыгып китә алмас Ул бүренең баш чирәбенә атты, күбесенең күзенә тигезде Тик алданрак ашарга керешкән сизгер ана бүре генә ук-җәя тоткан җайдакны күреп, тешләрен ыржайтты һәм Җик Мәргән ягына сикерде Җик ана. очып килгән кошка аткандай атты, бүренең тешләрен ватып кергән ук шартлап сынды, иллә тамагына кереп кадалган ук аның яшәү котын алган иде инде — ерткыч ат аягы астына диярлек килеп төште һәм. бер-ике тапкыр тартышып алды да. тынып калды Җик атыннан төште, авын-тәвен килә-килә бер-ике адым ясады да. ике кулы белән йөзен каплап, үкереп еларга кереште Кисәк ул кылычын тартып чыгарды һәм ярсынып бүреләрне турарга тотынды, тарлавык — кан исе. агач башлары козгын-карга белән тулды Җик Мәргәннең күзләрен кан баскан, ул әле бер бүре янына ташланды, әле икенчесенә — барысын да турап, тапап бетергәч кенә туктады да. дөп-дөп типкән йөрәген тыя алудан гаҗиз калып, мәетләргә янә бер күз йөртеп чыкты. .Мәргәннең кулындагы кылычы үзенә корбан эзли һәм җинелчә калтырана иде. Бүреләргә булган ачу әкрен генә кайтты — ишләрен үтерүче бүреләр түгел, абыйсының азатлары иде. Ул хәзер үк аларны куа чыгар, җитәр һәм сонгы тамчы канына хәтле орышыр Ул җиңел генә бирелмәс, башта аларны уктан алыр, аннан сөңгегә утыртыр, аннары кылыч белән орышыр. ахыр чиктә бугазларына тешләре белән ябышыр Менә шуннан кузгалмыйча үч ата атса икән ут алардан31 Инде нишләргә тиеш? Куа китәргәме?! Җик Мәргән талымсызланып аның китүен көтеп торган козгыннар га, ала каргаларга, сиртмә койрыкчы саесканнарга карады, агач арала рындагы ач төлкеләргә күз төшерде Кем яратты икән бу дөньяны? Нигә бар җан иясе бер-берсенә үлем тели? Көчленеке. гайрәтленекс куәтлене- ке замана Әллә сон абыйсына буйсынмыйча начар иттеме? Абыйсы азатлары аның ишләренең коралларын да салдырып алганнар иде. Бол- гарда борын-борын заманнан бирле азатны корал киеме белән күмә.иү; ә монда, оятларын югалтып, ишләренең ук савытларына кадәр җыеп а* ганнар. Җик Мәргән колакларын торгызып иясенә карап торган аты янына килде Бертын уйланып торды Шуннан яр кырына таба китте Зур булмаган чокырны күреп, кылычы белән ярсынып кабер казырга кереште Башта ул киемнәрен салмый казыды, ахырда күлмәктән генә калып, шактый тирән кабер өлгертте. Балчыкны ул өскә калканы белән ташыды Кабер өлгергәч, урман артына тәгәри башлаган кояшка карады. Кояш тан кан сава кебек иде Җик Мәргән берәм-берәм ишләренең мәетләрен кабергә ташыды, ул күтәргән берсенә аты-исеме белән дәште, аны юатты тыныч йокы теләде Барысын да кабергә ташыгач, калканы белән күмде һәм дәү балчык өеме кырына тезләнде дә һәммәсен дә күз алдыннан уздырды. Ишләренә ул әйтер сүз тапмады. Ул аларны түгел, бары тнк үзен, бер үзен гаепләде. Үзе дә алар янында калган булса, ихтимал, абыйсы азатларны үтермәгән һәм ач бүреләргә калдырмаган булыр иде Бите буйлап кайнар күз яше акты, ул күз яшен сөртмәде, тәмам акылдан шашар халәттә иде Утырган саен ачуы кабарды, үч алу теләге, ачы нәф рәт тамак төбенә төер булып тыгылды Торды Калканын кабер өстенэ куйды, ике ягына ике ук салды, янә баш иеп бертын басып торды Ниһаять. атына таба китте Аты янына килеп, өзәңгегә аягын куйгач кына, җеп өзәрлек хәле дә калмавын тоеп, беравык тынып калды. Янә үч алу ачуы йөрәген өздереп алды. Иясенең хәлен белгәндәй, ат ал аякларына тезләнде Җик Мәргән атына атланды да. Җирән Кашкасы аягына бас кач. ялына ятып, күз яше белән елап җибәрде Ул атына матур-матур сүзләр әйтте, кешегә зарлангандай зарланды Аңладымы аны Җирән Кашкасы5 Белмәде, мәгәр шул моң-зардан соң эче бушап калган кебек булды. Ул арада эңгер иңде. Җик көнчыгышка таба юл алды. Ул аларны куып җитәр Җитәргә тиеш Җик Мәргәннең камны күрәсе килде. У-i аңа хәзер ышанды Абыйсы ерак китмәгәндер, чынлап та елга буенда Я1 итәдер Тубыкбай аны тотса, бөтен халык алдында хөкем итәр Җәзанын да яманын сайлар Башкаларга гыйбрәт булсын өчен, ат койрыгына тактырыр, таш атып үтерттерер. хәтта күмәргә дә рөхсәтен бирмәс, урманга бүреләргә ташлатыр Болгар өченҖик Мәргәннең үлеме ил өстенэ килгән афәт түгел иде түгелен Болгар өчен ун азат һәм бер мәргән — күлмәктән суырып алган бер карыш җеп кенә. Әмма күлмәк таман булсын өчен бер карыш җеп т8 үз урынына кирәк икән. Сәлим хан моны соңрак аңлар, ике елдан урыслар яу белән Болгарга килгәч. Хәзер исә ул үзсүзле, башимәс батырларны зинданнарга яба. башларын кистерә иде. Качкын азатлар Сәлим хан ның кан дошманына әверелде. Ул аларны рәхимсез рәвештә эзәрлекләде, тоткыннарын рәхимсез рәвештә асты, кисте, ат койрыгына тактырды Тубыкбай энесе Җик Мәргән Сәлим хан өчен нәүбәттәге качкын батыр гына иде Төнлә ниндидер инеш буенда кунды, абыйсы Чулманны кичкән булып чыкты Иртән ул. эзләп-эзләп тә кичү тапмагач, елганы аты белән йөзеп чыкты һәм очраткан һәр кешедән, абыйсының азатлары еракмы. бу тирәдән күптән уздылармы дип сораша-сораша. Ык елгасына таба чапты Аның нсәбенчә. абыйсы бүген шул төбәктә кунарга тиеш иде Икенче көнне кичен ул. ниһаять, эзләгән азатларын күрде Ашыкмый иде абый сы. туганы Җик Мәргәнне тота алмаса да. үч алды аңа ияреп киткән азатларны турап бүреләргә ботарларга калдырды Җик Мәргән абыйсы азатларына күренер-күренмәс кенә барды Шунда бер хикмәтле нәрсәне абайлады азатлар арасында әсирләр дә бар иде Кайдан^Качкын азат ларын Сәлим хан биреп җибәрде микәнни? Тубыкбай аларны Өргәне1 - сәүдәгәрләренә кол итеп сатып җибәрәчәк. Кол тамгасы салынган кеше гә Болгарга әйләнеп кайту юк. аны берәү дә азат итеп тә. хезмәтчес< 70 итеп тә алмый, иясе тапса, бәладән башаяк Качкыннарны бер-берсенә белән бәйләгәннәр, җәяү куалар Ниһаять. Җик Мәргән абыйсын да 'күрде. Гегесе йөзбашына нидер әйтте дә. җансакчыларын алып. Ыкны кичте һәм чаптырып, тауга менеп китте Әүвәл Җик Мәргәннең абыйсын к>ып җитәсе һәм аңардан үч аласы килде. Иллә алар күп иде. ул бер үзе Дуамалланып башын әрәм итүе бар иде Китә бирсен абыйсы. Ул ♦ калганнардан үч алыр .Ләкин калганнардан кем гаепле? Абыйсы котыр- Q та ич аларны. аның ишләрен үтереп, урманда бүреләргә калдырырга ? боера. “ Җик Мәргән куе әрәмәлектә туктады, кич кунарга калган менбаш т азатларын күзәтә башлады Бавырчы азатлар аш әзерли, беришесе елга “ яры өстенә кырын төшкәннәр дә мәзәк сөйли, шаркылдап көлешә, кач- § кыннар исә. бер-берсенә бәйләнгән килеш, тыныч кына яр буенда утыра ♦ Кояш баеды, күп тә үтми эңгер иңде. Җик Мәргән атын тышаулап х жибәрде дә куаклар арасыннан абыйсы азатларына таба китте Азатлар * ит кимереп утыра, атларын болынга җибәргәннәр. караучы да куймаган- «? нар. Ышаналар, бу төбәкләрдә качкыннар юклыгын беләләр, чөнки та- 2 лар нәрсә юктыр бу җирләрдә. Болгарның олы калалары Идел. Чулман. = Җаек буйларында. Ык буйларында исә иген игүчеләр, мал тотучылар көн күрә, аларның к\бесе Тубыкбайга. беришесе әмир Хаҗига ясак түли * — Йөзбаш. качкыннарга да ит бирикме? — Бирегез. Алар да кеше ® — Болары кеше түгел инде, йөзбаш. Тиздән аларга Тубыкбай тамга « сугар, сукмаган хәлдә — Өргәнеч сәүдәгәрләренә сатып җибәрер Ф — Син. азатым, болай бик кәперәймә әле. Кем белә, синең дә шул 5 көнгә калуың бар — Кичерә күр. йөзбаш Болай гына мин. Хак. алар да кеше. Әй. бавырчы. качкыннарга да ит өләш' — дип кычкырды ашчы азат. Җик Мәргән аларның барысын да танып ук бетермәсә дә. күбесен күреп белә иде. алар да аны таныйлардыр Тик барыбер аңарга алар янына чыгарга ярамый Җик Мәргән куеныннан корт йомарламы чыгарды да кимерә баш лады Ни кыласын белми иде әле ул. иллә ни дә булса кылыр. Азатлар ның берсе, тамагы туйгач, курайда уйнап жибәрде. икенчесе жыр башлады Кая китте икән абыйсы йөз азат белән3 Биредә бер кирмән дә юктыр Иген игүче бортасларгамы. мал асрап көн күрүче мәләкәсләргәме. я булмаса авыл-авыл утырган кыпчакларгамы? Әллә соң Чәчкә Ана яны намы? Аны бу якларда тора, диделәр Ни генә булмасын, абыйсы кире әйләнеп кайтыр Аннары кем дә булса*ул яшеренгән куаклар янына килми калмас. Йөзбаш янында куштан Сарбай да бар. ахрысы Нишләп йөри куштан Сарбай? Кая бара? Тубыкбай авылына шәех итеп алып кайтамы әллә үзен? Нигә дәшми, әйтерсең авызына су капкан. Сәлим хан сараенда ук хезмәт итмәсә дә. куштан Сарбай шәех Игәнәйнең иң якын мөрнде иде. Хәзер ул. димәк, абыйсында, аның авылында үгет-нәсихәт алып барачак, оланнар укытачак Сәлим хан Тубыкбайга авылында мәктәп ачарга кушкандыр, я булмаса. шәех Игәнәй Җик Мәргән сабый чакта ук түземле булырга өйрәнде. Хәрби уеннарда ул бик озак яшеренеп ята алды, бүтәннәр түземлекләре җуелып, атылып килеп чыкканда, ул бик озак чыкмый ятыр. нык яшеренер, аны һәрчак жиде-сигез кеше эзләр иде. Аның шулай озак ятуына ишләре үпкәли, аның белән уйнамас дәрәҗәгә җитеп тарала, иллә Җик Мәргән хәтта сарай мәктәбенә килгәч тә бу гадәтен ташламаган һәм баһадирлардан һәрчак мактау сүзе генә ишеткән иде Уктан алуны инде әйтеп тә торасы юк, ул сарай мәктәбенең иң дәрәҗәле мәргәне иде Ун яшендә Җик укны укка утырта башлады, унике яшендә ханнан бүләкләр алды, мәктәпне бетергәндә ана Сәлим хан үзе Мәргән исеме бирде Шул көннән алып. Җик атына Мәргән сүзе өстәлде Үсә-исәя төшкәч. Җик Мәргән мондый хәлләрдә тагы да сабырлана төште, ауга барса, алыр җәнлеген көтеп, көнозын утырыр, иллә теләгенә ирешми калмас иде. Монда да ул көтәр, берәрсе бире килер, килми калмас, чөнки Җик Мәргән урынны бик белеп сайлады, кеше күзенә бик чалынмый торган куаклар, чокыррак урын, тышка чыгасы кеше моннан да жайлы урынны тапмаячак «Эңгер эңгер, иңче, ике күзем, күрче». — дип такмаклап утырды Җик. Әһә. әнә берәү килә дә. Менә шулай, кил-кил. бире кил. бнрерәк. дип утырды Җик Мәргән Ул корбанын тотарга жыенгаи жаивардай бераз күтәрелә, кулына алган ефәк бауны жайлый төште Азат һични уйламый утырды. Шул мәлдә аның муенына бау ташланды Җик Мәргән, азатны алды, кулларын чиште — Җик Мәргән! — диде азат. — Җаның ике булмаса. кычкырма' Мин сорыйм, син жавап бир. Килештекме? - Баш өсте. Мәргән. Килешми буламы? Эһе . Син — монда, абыең сине әллә кайларда урман бетереп эзли. Бер гаепсез кешеләрне турап ташладык. — Абыем ишләремне таныдымы? — Танымый буламы. Җик Мәргән. Үзе үк кадап йөрде - Нинди әсирләр ул. кая алып барасыз? - Тубыкбай баһадир ханнан алды. Мин аларны көтүче итәм. ди. Далам зур. малым күп. көтүчеләр җитми. дн. — Атың ничек? — Артык мин. Мәргән Анам бәби таба-таба туйгач кына, ходай апа тагын бер бала биргән, шуннан исемемне Артык кушканнар — Менә нәрсә. Артык. Сиңа бары тик ике юл бар. Беренчесе — минем белән китәсең, икенчесе.. — Китәм. Мәргән, китәм. — Ярый. Хәзер син. Артык, ишләрең янына бар. Абыем кайткандыр Тирмәсенә кер дә әйт: Җик Мәргән энең ишләрен үлтергән өчен кыямәт көндә дә кичермәм, дип ант итте диген Шул. Әйт: үлем сорар, дип әйтеп әйтте диген. - Җибәрмә абыең каршына мине. Җик Мәргән. .Мин аңардан куркам. Иң әүвәл моның өчен атам кичермәс, аннары абыең да. Атам мине яратмый. Анам вафат булгач, яшь хатынга өйләнде. Атам яуга киткәч, үги әни мине үз янына алып керде Шуннан ул. жай килгән саен, минем янга керә башлады Атам шикләнә, шул хәлдән соң туган авылыма кайтармас булды мине Хәзер гел үзе белән йөртә. Минем хәзер авылыма кайтасым да килми Коткар мине бу хәлдән. Җик Мәргән, гомерем буена изгелегеңне онытмам. — Артык, чынмы, ялганмы бу хәлләрең — анысы караңгы Ләкин беләсең, хәзер мин бернинди дә мәргән түгел. — Сине әле булса хан мәргәне, диләр, батыр. - Ант итик! Җик Мәргән уч төбен ярды, аннары шул ук белән Артык та уч төбен яргач, канлы кулларын кысыштылар. — Без хәзер бертуганнар. Җик Мәргән — Бертуганнар. Артык. Тик абыем Тубыкбай белән минем кебек дошманнар түгел. Тәңрем, безне үлгәнче бертуган ит' Орыш кырында да. ил-йортта да бер уй. бер теләктә яшик. — Минем киңәшемә мохтаж булсаң, тынла азатыңны. Җик Мәргән. Абыеннан бүген үч алма Китсен үз юлы белән. Ходай бар ул. мәргән, бар Коткарыйк качкыннарны да. качыйк моннан. Качкыннар кирәк безгә. күп. бик күп кирәк. Бары тик шуннан соң гына абыеңа яу бар Мин яныңда булырмын, халыкка чын хакыйкатьне ачып салырга тырышырмын Абыең жир-сулары сиңа калыр, ил башына син утырырсың Туган туганны үтерү дәвер чиренә әверелеп бара шикелле, мәргән. тартып китерде, күзләре акая башлавын күреп, авызына чүпрәк тыкты, бауны бушатты. Аннары тегенең ыштанын күтәрде, бавын бәйләде һәм үзе белән әйдәде. Шактый жир киткәч кенә ул аның авызыннан чүпрәкне — Әллә ялгышаммы мин. Артык? Абыемның шымчысы булып куюың да бар ич синең — Шымчы сине эзләп Бөек Калага, әмир Хаҗи урманнарына барыр идеме. Мәргән5 — Бар. атыңны тотып кил. Артык Минем белән китәрсең. Киңәшеңне тотарга булдым әлегә Сәлим хан берәүдән дә ярдәм көтмәде. Ул гелән үзенә ышанды. Хәт- Е та угланы әмир Хаҗига да ул бик сирәк мөрәҗәгать итте Акча кирәк- ~ сә. сәүдәгәрләрне кысты, кирмән салдырды — ташчыларга аз түләп ко- * тылды. Оста ташчыларның Владимир кенәзлегенә күчеп китүләре таби- х гый хәл иде Иллә соңгы елла. Казан каласы салына башлагач. Бөек Ка- J2 ла ташчылары шунда таба агылды Бу хәлгә башта Сәлим хан дәшмәде. >■ соңыннан исә. Бөек Каладан өер-өер ташчылар Казан каласына күчә = башлагач, киңәшкә шәех Игәнәйне чакырды Әйе. ни кылырга тиеш ул? “ Кала салуны үзе башлады, ә менә ул төбәктәге җир-суларны угланы * әмир Хаҗи үз канаты астына җыя башлагач, курка калды — аерылып £ чыгуы бар иде углының. Аерылып чыккан хәлдә ул төбәк җирләр генә з түгел, салынып яткан яңа кала да аның кулыннан китәчәк Хәер, шәех £ турында да яман сүзләр ишеттергәлнләр. Имеш, кайсыдыр мөриде кызы w Назлыгөлгә никах укыган Кемгә кияүгә чыккан Назлыгөл5 Төрле гай- s бәтләр, сүзләр, имешмимешләр йөри иде Назлыгөл турында Шул ук вакытта бераз чамалый иде Сәлим хан. кызы Назлыгөл Олуг Мөхәммәт кулында Олуг Мөхәммәт аңардан илчесе өчен үч алды Бары тик шул һәм Сәлим ханга барысы белән дә килешергә генә калды Килешми кая барасың. Олуг Мөхәммәткә каршы сугыш башлап булса икән Сугыш дигәннән, вәзир Камай да Владимирдән һаман кайтмый Ә бит вакыт инде, бик вакыт Ул арада чалмасын чамадан тыш күпертеп ураган шәех Игәнәй килеп керде, тыенкы гына сәлам юллады, утырды, догасын укыды, битен сыпырды, аннары янә ханның сәламәтлеге белән кызыксынды — Аллага шөкер исәнлегем. — диде Сәлим хан. вакыты тарлыгын аңлатып — Сиңа киңәшем бар иде. шәех. — Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр, ханиям Шәех Игәнәй дисбесен чыгарды, күзләрен йома төште, иреннәрен кыймылдатакыймылдата дога укып алды һәм янә ханга карады. Янәсе, мин сине тыңлыйм, ханиям Ул бераз чамалый иде ханны ни борчуын Владимирдән вәзире Камай һаман кайтмый, хәбәре-хәтере дә юк. моның янына кызы хакында төрле имеш-мимешләр йөри Иң мөһиме. Владимиргә Андрей Боголюб янына киткән вәзир Камай белән ул-бу булуы бар иде. Ә шәехнең белмәгәне юктыр, аның һәр илдә, һәр калада үз кешеләре яши Ике мөриден Камайга ияртеп җибәрде Бу хакта хәтта хан да белми калды Тылмачлык өлкәсендә тәҗрибәсез Камай мәрхүм вәзир Ис хакның сыңар тырнагына да тормый иде Вәзир Исхакны шәех Игәнәй яратмады, шуңа карамастан, ул аны хөрмәт итте, һәрчак төпле фикер йөртер, һәммәсе белән дә итагатьле итеп сөйләшер, кешене дәрәҗәсенә карап каршы алыр, акылына карап озатыр иде — Халык уракка төште, шәех Тиздән гошер сәдакасы җыер көннәр җитәр. Сәдака бирүдән баш тартучылар да бар икән Хакмы шул. шәех? Хак булган хәлдә, нигә мин белмим?. Әллә соң җыйган сәдака ашлыгын мөридләрең яшереп калдырамы5 Андый хәлнең дә булуы бар Аллаһы тәгаләгә иман иткән һәр адәм сәдака бирергә тиеш Шәех Игәнәй Сәлим ханнан бу хәтлесен үк көтмәгән иде. ул әүвәл аңа кырын күз белән карап алды һәм керфекләрен ярым йомып, дисбесен тарта башлады — Аллаһы тәгалә безгә гошер сәдакасын җыярга язган, ханиям Ил куәте сәдакага калса. Болгар югалды дияр идем мин. Ил куәте сәүдәдәдер Гошер сәдакасы исә күлмәк өстенә төшкән ямаулык кынадыр Без ул сәдаканың уннан бер өлешен казнагызга китерербез, ханиям. Шикләнмәгез. Сорыйсым килә, епископ Габбас ни тапшыра сезгә? — Епископ Габбас үз өлешен төгәл китерә, шәех. Аңа минем дәгъвам юктыр. Ә менә мөридләрең хакында төрле сүзләр йөри. Берәүсе әнә кызыма никах укыган, имеш. — Епископ Габбаска сүз әйтергә дә бирмисез, ханиям. Китая кенәз- дән куркуыгыз түгелдер ич? — Мин берәүдән дә курыкмыйм. шәех. Епископ Габбас та. син дә хан карамагындагы кешеләр — Кяфер белән мөселманны бер күреп, аллаһы тәгалә алдына баргач ни әйтерсез, ханиям? Ни сораса, шуны. шәех. Үткән атнада мөридләрең Ага-Базарда кяферләрне кыйнаган Бу ни инде тагын? — Дошманнар сүзе, ханиям. Мөридләрем беркайчан да гаепсез адәм баласына бәйләнмәде Сабакны адәм баласына китап сүзе белән генә биреп бетереп булмый, ханиям. Мөрид кулы тигән адәмнең тәне тәмугта янмас - Шәех, моны син Сәлим ханга түгел, мәхәллә картларына сөйлә. Белеп торсаң иде. чит ил сәүдәгәрләре миңа үз халкымнан да кадерлерәктер Ни урысларның, ни яваннарның безгә яманлык кылганнары булмады кебек — Ханиям, чит халык үз халкыңнан кадерлерәк була алмый Кунак килер дә китәр, халкың белән гомер итәсе. Кан кушып кына кадерле кардәш булып булмый, ханиям Кешегә әүвәл иман итү кирәктер. Кяфер базарда да. табында да кяфер булып калыр. Борынгылар илне биш сыйфат бизәр, дигәннәр Тугры хан. тугры казый, бай базар, оста табиб, сулы елга Болгарда боларнын барысы да бар иде. Хәзер ул сыйфатлар берсе артыннан берсе югала бара. Табиб Хәсәнне Олуг Мөхәммәткә җибәрдегез. Бөек Калага чиркәү салдырдыгыз, җирегезне угланнарыгызга өләштегез Бирүләре ансат булса да. алулары ай-һай авырдыр. Хәзер әнә угланыгыз әмир Хаҗидан Казан каласын алып карагыз. Ул анда үзенә бер дәүләт корып ята Мөридләрем җибәргән идем, күбесен сак астына алган.. — Шәех, хәтерем ялгышмаса. табиб Хәсәнне син үзең Олуг Мөхәммәткә биреп җибәрергә киңәш иткән идең түгелме? — Бәлкем иткәнмендер дә, ханиям. Мин бары тик киңәш бирүче, сез исә хәл кылучы Урыс сәүдәгәрләре Ага-Базарны басты. Степан Күчтем сәүдәгәр утлы Апанай Болгарда тиңе булмаган остада корал ясарга өйрәнә Угланыгыз Илһамны кенәз кызына өйләндердегез. Кяфер киленнән туган углан Болгар тәхетенә утырырга тора. Илгә яман сүзләр таратырга сәбәпчеләр дә шул хәлләр түгелме икән? Болгар бары тик бер иманга гына табынырга тиеш. Юкса безне кяфер басар . Сәлим хан җансакчыларына ияк какты. Ике җансакчысы шәех Игә- нәйнен ике ягына килеп басты. — Шәех, болгарда мөселманнар да. кяферләр. мәҗүсиләр дә яши. Ә ил байлыгы — халыкта Христианнар белән мәҗүсиләрне кысрыклый башласам, беренчеләре Владимир канаты астына, икенчеләре Төн илләренә күчеп китә башлар. Рум белән сәүдә итүебез яваннар кулындадыр, урыс белән сәүдә итүем Яким Күчтем сәүдәгәр товар и шләрендәдер Минем аларны югалтасым килми Мин синнән, шәех Игәнәй. акыллырак киңәш көткән идем. — Ходай тәгалә илгә бәла-каза китермәсен, илдә һәрчак иминлек булсын Минем теләгем бары тик шулдыр, ханиям. — Халкым мине иманы белән түгел, байлыгы белән кинәндерә, шәех. Иман ул кешенең рухи дөньясыдыр, байлык исә — ил куәте, ил мул- 74 яыгы Байлык ул алтын гына түгел, корал да. азатлар да. Сараемда илле 0ең азат тотам Аларнын күбесе төрле кирмәннәрдә. иллә барысын да мин ашатам, мин карыйм Кенәз Әндеригә эчеп пошмасын, шәех. Мин исән чакта, ул Болгарга яу килмәс. Сәбәбе юктыр Тиздән Болгарда Идел буйларына салынган калаларның барысыннан да куәтлерәк Кала күтәрелер Күп тә үтмәс. Казан көнчыгыш белән көнбатышны бәйли тор- * ган олы базар каласына әверелер Моңа иманым камил Әндери кенәз 2 үзе баш иеп килер Болгар белән сәүдә итәргә. Дөньяда булмаган чуен * коябыз, ул да — куәтебез билгесе 5 — Әйтер сүзегез шул гына идеме, ханиям? 2 — Шул гына иде. “ Шәех Игәнәй. ике ягында басып торучы азатларга күз дә ташла- S мыйча. ишеккә таба кузгалды. Сәлим хан туктатмады, әйтәсен әйткән ♦ иде инде. Әйе. ул шәех белән дорфарак сөйләште, ләкин бу кирәк иде | шәехнең мөридләре узына башлаган Бөек Калада болгарлар белән кар- с; дәшләшеп беткән яваннарны рәнҗеткәннәр. Сәлим ханның аларны бер дә рәнҗеттерәсе килми иде Кайчандыр әрмән чикмәне киеп, шулар урамына йөргән көннәре күз алдына килдеме, чарасыз калган чаклары була, ю Нәкъ менә шунда инанды бугай ул: нинди дингә табынса да. иманлы * кеше кеше булып кала Нинди генә дингә табынса да. кешедә иман t- бар. иманы барның догасы бар. догасы барның дугасы бар. дугасы барның капкасы бар. капкасы барның өе бар. өе барның көе бар. көе ■_ барның кереме бар, кереме барның һөнәре бар. һөнәре барнын дога кы- 3 лырга түмәре бар. Иманлы түгел, имансыз кеше яман икән дәүләт өчен. ® Хак анысы. Сәлим ханга имансызларны гына түгел, иманлы мөселманнарны да теге дөньяга озатырга туры килгәләде. иллә ул үз иминлеге өчен кылды. — Бусагабаш. шәех Игәнәйне борып кертче, әйтер сузем калган. Ул аны Назлыгөл турында бер бер нәрсә белмиме дип чакырткан иде Мөриде чынлап та никах укыдымы, әллә булмаса халык гайбәте генәме?.. Игәнәйне җилтерәтеп алып керделәр, бу хәлгә ул бераз аптырый калган иде. илләсер бирергә теләмәде, тәүге урынына узып утырды. — Шәех, миңа мөридләреңнең берсе хан К. У • №7 81 мәгән булсам, бер хәл иде әле. Ханга барып яллана ала идем, әмиргә Хәзер барысы да сибелде, таралды, юкка чыкты Артык, кил әле бире! — диде Җик Мәргән,— Кил әле, кил! Тыңла әле. Утыр янәшәмә. Мине Мамак баһадир итте, шулаймы? — Ә нигә исең китте. Җик? Мин сиңа күптән баһадир дип дәшәм бит инде, искәрмәдеңмени? — Син аны шаяртып кына әйттең ич. — Гафу ит, баһадир, мин уйнап әйтмәдем. Гомумән уйнарга дип килмәдем мин сиңа иш булып Уен. имеш Безне тотсалар, беләмсең, нишләтәчәкләр? Ат койрыгына тагачаклар, менә нишләтәчәкләр безне Уен түгел бу, баһадир. Кара уем белән мин болай уйлыйм: безгә качып йөрергә кирәкмәстер Халык белән булырга кирәк, халык арасында Мин сиңа менә нәрсә киңәш итәм, баһадир. Эзләп тап син башта Бачман сеңлесе Зәйтүнәне, аның аша баһадирга чыгарбыз. Бачманны җилле егет диләр. Керер хәлеңә, керми калмас. Меңбаш нтмәсә, йөзбаш итәр. Ә без синең янда булырбыз. — Ярый. Мамак, сезнеңчә булсын, баһадир икән баһадир. Алайса, эшләрне дә бүлешик инде. Син, Мамак бавырчы булырсың, бу эшкә кулың килеп тора; син. Артык, ризык табучы, мин — суга баручы. Мамак, бир күн капчыгыңны, чишмәгә суга барып килим. Кай тирәдә ул, еракмы? — Ерак түгел, баһадир. Ярты чакрым да юктыр Тарлавык буйлап ба- расыбарасы да, сул кулда булыр шунда,— диде Мамак һәм Җик Мәргәнгә күн капчык китереп бирде Җик агачлар арасына кереп китте. Ишләренең аны баһадир итүләре көлке иде, әлбәттә. Иллә хәтта шул нәрсә дә аның кәефен хушландырып җибәргәндәй булды. Менә тарлавык бормаланып-сырмаланып югары та- барак күтәрелә, монда аюбүреләр генә яшәсә яшидер Тарлавыкның киңәеп киткән җирләре дә бар Хикмәтле бер гадәте бар иде Җик Мәргәннең: серле, куркыныч урын таптымы, ул аны тәмам тикшермичә, нигә булса да инанмыйча, туктый алмый. Хәзер дә. тарлавык һаман югарыга сузылгач, чишмә янында туктамады, бара бирде Ниһаять, ул зур булмаган мәйданчыкка килеп чыкты. Аңа тарлавык кирмәнгә килеп төртелгән кебек тоелды. Мәгәр чын булса, тарлавык Шайтан кирмәненә якын торса, әйбәт түгел — монда яшәп булмас. Бер күрмәсәләр бер күрерләр, җәй күрмәсәләр кыш күрерләр. Кыш көннәрендә тарлавыкны кар басар, кереп булмый башлар — эзләр турында әйтел тә торасы юк Димәк, монда калу буш хыял гына, ахры Әйе, Җаек буйларына, далага китү хәерлерәк булыр. Абыйсы кешеләре тынгылык бирмәс бирүен, шул ук вакытта аларга таянырга да, ышанырга да булыр сыман, чөнки халык абыйсын яратмый башлаган, икенче хатынга өйләнгән өчен генә түгел. Аңа Җаек буе меңбашы үзенең кызын бирмәкче булган икән, ә Тубыкбай кәләшне Бөек Каладан алып кайткан. Шуннан соң Битекбай меңбаш Тубыкбай баһадирга яман нык ачуланган икән. Башта Җик моңа бик үк игътибар итмәсә дә.бүген шулар хакында уйлап куйды. Кыенга килсә, аны яклар кардәше бар икән бит — Битекбай. Битекбай Тубыкбайга караганда күп тапкыр белекле кешедер. Җик тирә-ягына күз йөртеп чыкты. Кояш күтәрелеп килә, тып-тын, бераз дымсурак һава, шылт иткән тавыш юктыр Рәхәт тә соң шундый мәлләрдә Тикмәгә генә көн тууны борынгы бабалары тезләнеп, дога укый- укый каршы алмаганнар икән Ихахайлап кычкырып җибәрәсе килә. Ябалдашларын киң җәеп, карт карамалар утыра, тарлавык килеп төртелгән кыяларда ниндидер могҗиза белән мәңге яшел наратлар үсә. Каян аш. каян дым ала икән бу мәһабәт агачлар. Кыядан челтер-челтер итеп су да ага. Димәк, кайдадыр өстә чишмә чыга. Матур жир, шомлы җир. куркыныч җир Карурман Җик Мәргәнне һәрчак бераз куркыта иде. Далага ни җитә! Атка атланып алуын була, син гүя очар кош! Их, бер җырлап җибәрсәң икән ул! Ярамас Шайтан кирмәне ерак түгел кебек. Чү. нинди төтен исе бу!? Жик Мәргән, табыш эзләгән эт кебек, төтен килгән якны исни-исни эз- 1әде Кайдандыр өстән' Әллә соң чынлап та кирмән якында гынамы? Жик Мәргән ашыга-кабалана өскә үрмәләде, текә жирләрне урап урап чыкты Ниһаять, ул шактый күтәрелде, түбән таба карады һәм кисәк башы әйләнеп киткәндәй булды Төтен исе дә кисәк юкка чыкты «Йөрмә тилереп, төш. ишләрең анда су көтә!» диде ул үз-үзенә һәм сак х кына түбән төшә башлады. Сәере шул булды, өскә бик тиз үрләсә дә. түбән 2 төшүләре яман булды, бер-ике тапкыр чак кына аяклары ычкынып мәтәл- 5 мәде. Ниһаять, төшеп житте. буыннарында жиңелчә калтырану тоеп, бера- 5 вык типкән йөрәген тыңлап торды. Төтен исе дә юкка чыккан, тарлавык та 2 киңәебрәк киткән кебек Жик Мәргән чишмәгә ашыкты, килеп житкәч. куш ? учына көмеш кебек саф су алып рәхәтләнеп эчте. Чишмә суы тешне камаш- = тырырлык салкын һәм бераз татлырак кебек иде. Эчкән саен эчәсе килә. ♦ — һәй. кем анда минем чишмәдән су эчә! 5 Җик Мәргән ялт итеп тавыш килгән якка карады, чарасыз кулын билендәге хәнжәренә салды. S Кайдан ишетелде, нинди тавыш? Җитмәсә. Зәйтүнә тавышына тартым “ иде һичкем күренми, тып-тын Әллә соң саташты гынамы? Бу суны эчә-эчә ш исердеме әллә? Үзалдына көлемсерәп, капчыгына су тутырды. 2 — Жик Мәргән! — дигән тавыш ишетте ул кабат Шик юк. аңа хатын- •кыз дәшә иде. Күрмәсә дә, аңа: — Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә' Мин монда, монда' — дип жавап ■бирде. 3 Кыз көлеп жибәрде һәм шундук кыл аркан чажлап егетнең муенына ® килеп төште. Жик аннан арынмакчы итте, иллә өлгерә алмады, аркан муенын кысты — Жик Мәргән. Мин сиңа чәбәләнмәскә киңәш итәр идем.— диде кыз Ә үзе һаман күренми дә күренми! Жик Мәргән ике кулын күтәрде, аркан бушады, шундук аның каршына агач башыннан Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә сикереп төште. Кызның өстендә хәрби кием, каешында хәнжәр. иңендә жәя. кулында нечкә кыл арканның бер очы Күзе күрде Жик Мәргәннең бу сурәтне, күңеле ышанып житмәде — аның каршысында уен биләгән Зәйтүнәме, урман иясеме? Кыз елмая, иллә ачулы елмая иде Жик авызын ачып сүз әйтергә кыймый торды. Иң әүвәл ул моның чынлыгына ышанмый иде. ышанган хәлдә. ул әсир ич. кыз кулында әсир! Күр инде ир-атны элмәккә алуын Чынлап та ирдәүкә икән бит бу! Инде нишләргә? Ни дип әйтергә бу әкәмәт сәер кызга? Баш орыргамы, әллә арканын тартып алып ботарлап ташларгамы? Алай дисәң, элмәкне кинәт тартып буып куюы бар! — Кичер мине. Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә! Кичер, булдыра алсаң. — Мәргән, төчеләнмәсәң иде. Килешми! Мин бит синең кем икәнеңне бик яхшы беләм. син дә минем кем икәнемне беләсең Шулай булгач, әүвәл мине тыңла. Бу урман минеке. Монда калмассыз! Бүген үк китүегез хәерле Мәгәр әүвәл бер йомышымны йомышлап китәрсез — Әүвәл арканыңны муенымнан салырга рөхсәт ит. баһадир кыз Зәйтүнә! Зәйтүнә арканны бушатты, тиз генә жыеп. бил путасына тагып куйды Ул аны шундаен оста, житез итеп жыйды ки. Жик Мәргән моңа игътибар итте һәм елмаеп куйды Нигәдер кыз алдына ятасы да моңа кадәр беркемгә дә әйтмәгән татлы сүзләр әйтәсе килеп китте. — Су гына алыйм инде. Зәйтүнә туташ? — Мине тыңласаң иде башта. Жик Мәргән? — Хуш. Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә. Мин сине тыңлыйм — Сезнең кыз урлаганыгыз бармы? — Кыз?! Кичерә күр. гүзәл зат. туры килмәде — Сезгә шушы көннәрдә бер кызны урларга туры килер. Мәргән Ишләрең каршы килмәс дип уйлыйм — Кемне урларга. Зәйтүнә туташ? — Анысы сезгә барыбер түгелмени? Ат урлый белгәч, кызны да урларсыз Качкын азатың Артык. - Кичерә күрегез. Зәйтүнә туташ. Артык атларны сатып алып кайтты — Сатып? Ул Олашчы авылының игенче Бакыйжан утарыннан атларны бушлай алып китә Акчасын бирергә онытып, мәргән. Ә син аңа ышандың Карак ул. ат карагы синең Артыгың! - Әйткән сүзләрең хак булса мин аны янымда калдырмам. Ышан! — Мин беләм. Мәргән, син — качкын! Ишләреңә дә. үзеңә дә мин ышанып житмим. Беләсең булса кирәк, сине абыең Тубыкбай гына түгел, хан да. әмир Хажи да эзли. Мин сине бүген алар кулына тапшыра ала идем Иллә сиңа тимәскә булдым Ләкин белеп китсәң иде: син мактанчык, көч-куәтеңә масайган, тәкәббер бер мәргән Менә әле дә мыскыллы елмаеп торасың Ышанмыйсың, имеш, ничек инде.ышбу кыз даны бөтен Болгарга таралган Жикне бәйләп хан кадәр ханга илтеп бирә алсын Шулаймы” Шулай, шулай, әнә һаман елмаясың Кирәк дип табам икән, мин моны рас лармын, мәргән. Янә бер яңалыкны ишет: сине ил-халкың кабул итмәде. Бу — хак Югыйсә, әмир Хажи урманнарында качып йөрмәс идең, әүвәл үз халкың йөзендә терәк эзләр идең Димәк, син халкың өчен бары тик тузганак Жил чыгуга тузарсың да китәрсең Бу — бер Икенчедән, мәргән, син ата-бабаларыбызнын гореф гадәтләрен боздың Абыең Тубыкбайга кеше иңе күтәрә алмастай таләпләр куйдың Илгә кайткач, әүвәл халкың алдында абруй казанырга, аннары гына абыеңа таләпләрең куярга идең, тик моны эшли алмадың Шуның өчен минем алда да дәрәжәң төште. Җик Мәргән Ә бит мин сине еш кына искә ала торган идем. Син минем өчен дә. халкың өчен дә. абыең өчен дә атыңнан егылдың, мәргән Син — качкын' Шуңа күрә моннан китүең хәерлерәк булыр Тик йомышымны йомышлап — Йомышың әйт. Зәйтүнә туташ! Йомышың әйт! — Әйтмим. Мәргән Күрәм, син кызу канлы, һәр нәрсәне куркытып хәл итәргә өйрәнгәнсең. Ә мин синнән курыкмыйм — Зәйтүнә туташ, бабаларыбыз төркиләрне ике очракта гына тез чүгә диләр иде: чишмәдән су эчкәндә һәм иленә ант иткәндә Биредә чишмә, мин аннан тезләнеп су эчтем, инде синең алга тезләнеп ант итәм: моннан ары беркайчан да караклык итмәм, юлбасарлар белән бер юлда булмам, гаделлекне халкым белән бергә эзләрмен! — Тор. Жик Мәргән, тор' Үз алдымда тезләнеп торганыңны күрәсем килми' Ирегет бул! Инде йомышым тыңла Мин бүген Бөек Калага китәм. Хан кызы Назлыгөл янында утырмада булачакмын. Ишеткәнең бардыр. Жик Мәргән, хан кызы оста Дәүранга гашыйк. Ләкин алар беркайчан да насыйп итми кавыша алмаслардыр. Ә без аларны кавыштырыйк Хан кы зын урлап, яңа калага, оста Дәүранга илтергә кирәк — Зәйтүнә туташ, хәтерем ялгышмаса. оста Дәүран хан колы иде шикелле? — Әйе. хан колы иде. әмма әмир Хажи аңа ирек бирде Өч көннән сез дә Бөек Калага килегез Жомга көн иртәнге якта Назлыгөл Хан күле янына төшәр Калганына сезне өйрәтәсе юктыр дип уйлыйм. Икенче көнне хан кызы Назлыгөл яңа калада булсын Мин сезне каршы алырмын. Хан кызын оста Дәүранда калдырасыз Шуннан туры Иске Казанга китәрсез Абыем Бачман баһадирга менә бу беләзекне бирерсез Жик Мәргән кыз кулыннан үрелеп беләзекне алды һәм баш иде. Зәйтүнә сызгырып җибәрүгә. каршына ак ат чабып килде, иясен күргәч. хәтта кешнәп куйды Кыз егетләргә хас җитезлек белән атка атланды да. артына да әйләнеп карамый, күздән югалды. Ни булды? Төшендәме, өнендәме? Хикмәт димәсен, хикмәт Ниндидер кыз килде дә Жик Мәргән кадәр Жик Мәргәнне арканга алды, ант иттерде Инде антын җиренә җиткереп башкармаса. нәзере тотар Жик карама башында утырган саесканга игътибар итте, шуннан күзе чишмә-янында яткан |күн капчыкка төште. Су. су алып кайтырга кирәк ич ана. Ишләре көтәләрдер Аланга ул йөгерә-атлый кайтып керде Артык белән Мамак куышта утыра, нидер сөйләшә, атлар утлый. Атларны да эчерәсе иде бит. нишләп утыралар Каравыллары кая' Җик Мәргәннең ачулы чагы иде. су тулы капчыкны куышка терәп куйды да. атларның тышауларын чишеп, тезген- * нәрен җыйды һәм чишмәгә эчерергә алып китте Атларны эчереп кайтып s килгәндә генә, кабалана-кабалана якынлашучы Артык белән Мамакны s күрде. ’ § — Баһадир, баһадир' - диде Артык коты алынып - Атларыбызны « урлаганнар дип торабыз' Күр инде, тәмам котны алдың! — Мин аны бераз абайлаган идем,—диде Мамак, елмаеп 5 Җик Мәргән атлар тезгенен ишләренә бирде дә. бер сүз әйтми, алдан ♦ китте Артык белән Мамак күзгә-күз карашып алдылар Аланга кайтып - җитеп, атларын тышаулагач.* — Шүрәле очрадымы әллә, баһадир, нигә бик озак йөрдең3 — дип co- рады Артык 2 — Артык, син кем атларын урладың? — дип эндәште ана Җик Үзе 7 җәясенә ук алып маташа — Баһадир. * Ни булды, баһадир' Баһадир?' дип килеп чыкты куыштан ® Мамак. — Китеп тор. Мамак. Китеп тор. дим! — дип җикерде Җик — Җавап £ бир. Артык!? Ф — Мин аның сука атларына тимәдем, баһадир. — «Сука атларына» Күр әле нәрсә ди?! Күр әле моны' Ә нигә башка атларына тидең?! Нигә урладын атын?' Ә бит ялганладың, җир бит. ялганладың Имеш, акча биреп алган Акчага икән, ул сиңа иярен дә биргән булыр иде?! Инде нишлибез моның белән, Мамак?! — Ат кыз түгел, баһадир, кичерик.— диде Мамак. — Кем түгел? — Мәргән нрексездән елмаеп куйды — Ат кыз түгел дим. кичерик бер юлга Аннары аш та суына, ашап алырга иде Җик Мәргән җәясен иңенә элде, угын садагына салды — Яшә. эттән туган нәмәстә! Тик мине тагын кичерер әле дип уйлама! — Яңадан кылмас ул андый ахмаклыкны, кылмас, баһадир,— диде Мамак Аннары икенче иптәшенә эндәште — Иә. ни катып калдың, бар. агачлар арасына кереп елап кил! — Бар-бар. аннары бер кызык сөйләрмен үзегезгә' — Җик Мәргән күңеленнән Артыкны кичергән иде инде, иллә йөрәге һаман да килешми иде Егет аларны алдады, ике бөртек дустын, ә күбәү булсалар, ун. егерме, йөз. мең һәм һәркайсы баһадирларын алдаса? Ант эчкәч, бер табынга утырып ашагач? Ләкин шундук Зәйтүнәнең Артыкка хәзергә берни дә белдермәскә дигән сүзе исенә төшүгә, үзалдына кызарынып куйды Ә бит ул үзе дә кызга биргән вәгъдәсен бозды. Кыз урларга бару алдыннан баш ларга ярый идеме бу сүзне? Юк. Табын янында Артык ипи тотып тәүбә итте, атларны ул чынлап та игенче утарыннан урлаган икән, акчаны чынлап та бирмәгән. Артык янчыгындагы берничә алтын тәңкәне ашъяулыкка чыгарып салды — Мин аңа бүген үк илтеп бирермен ышбу акчаларны, баһадир К\ лымда коръән булса, коръән тотып ант итәр идем — Кыланма, шамакайланма. - диде Җик сарык ботын кимерә-ки- мерә.— Коръән тоту өчен әүвәл сиңа аны укый белергә кирәк Ә синең укуың ташка үлчим — Анысы хак, диде Мамак — Җайлап имла да куя белми. Хәтта тамгасы да юк. — Куеп тор әле, Мамак, ул хәлне. Анысына өйрәтербез. Тамгасы да булыр, имласын да куяр Мине тыңлагыз әле: өченче көнгә, хәтта әйтергә дә куркыныч, хан кызы Назлыгөлне урларга китәбез! Мамак сөяк кимергән җирдән шым булды. Артык исә ачкан авызын яба алмый торды — Ни-ни? — диде, ниһаять, Артык — Ни диден, баһадир? — Хан кызы Назлыгөлне урларга! - һе, диде Артык һе. хан кызын Тотып ат койрыгына такмаслармы соң безне, баһадир Шул гына җитмәгән тагын Качкын булдык, карак аты тактылар, инде хәзер кыз урларга, җитмәсә. хан кызын урларга? Кем өчен соң? — Сиңа барыбер түгелмени, Артык? — Барыбер түгел, баһадир, барыбер түгел - Миңа калса, тәжрибәң житәрлек, карак атың да бар. Ат урлау ни дә, кыз урлау ни — Барыбер түгел,— дип күтәрелде Артык — Кыз урлау күңеллерәк, иллә соңы яман бетүе бар — Кыз урлау, минем кара уемча, караклыкка керми Киресенчә, мактаулы эш диясем килә,— диде Мамак. Яхшы әйттең, Мамак, бик матур әйттең. Йә, Артык, элдер атлар иясенә Атның берсен илтеп бирерсең, шул исәпкә ияр алып кайтасың. — Көпә көндезме. баһадир3 ! Хан азатларына тап булсам?.. Аллаһы тәгаләдән ярлыкау сора Явызлык кыла белгәч, җавабын да тота бел. Хуш, Артык! Җик Мәргән амин тотты да куыштан чыгып китте Шунда гына исенә төште аларның өчесен дә шушы куышта куыра алырга мөмкиннәр иде ләбаса Хан азатлары белән орышу түгел, сак куя да белмиләр. Әйе, ишләрен әрләргә түгел, үзен орышырга тиеш ул1 Баһадир буларак, иң әүвәл үзе сак турында кайгыртырга тиеш иде' Ә аның гамендә дә юк. «Баһадирыбыз бул!» дигәч, килеште тагын үзе Адәм көлкесе Ике азатлы баһадир Чын баһадирда илледән артык җансакчысы гына була Кәмит, бары кәмит. Артык, озак йөрмә,— диде Җик егеткә — Мамак та барса икән минем белән, баһадир? Нинди баһадир булыйм ди мин сиңа?! Мамак белән Артык янә күзгә-күз карашып алдылар. - Шулай сөйләшкән илек ич инде. Җик? — Сиңа Мамак нигә кирәк? Кеше белән сөйләшә белә, мин ике сүз әйтәм дә күтәрелеп бәреләм. Аннары Мамак күп нәрсәдән хәбәрдар Әйтик, ул Шайтан каласына бакыр чыгарган, Урал якларыннан эремә таш ташыган Агыйделнең салкын суында алтын юган кеше Абыең Тубыкбайда азат булган. Күрмәгәне юк аның. . — Башыңа төшкәч, син дә өйрәнерсең,— диде Мамак — Дөнья михнәт чиктерә ул — Бакырны кай тарафтан чыгардыгыз, Мамак? Бакыр базлары моннан ерак түгел Шайтан манарасыннан да төшеп була Ләкин аннан юлны бикләделәр бугай, әмир Хаҗи манараны күтәргәч, юлны каплаган, диделәр - Тагын ни беләсең, Мамак3 - Борын-борын заманда Таман ярымутравында һәм Тын елга буйларында яшәгән төрки болгарлар монда күчеп килгәч. Шайтан тавына манара күтәрәләр, күзәтү манарасы Ләкин төрки болгарлар килгәнче үк инде бирелә ниндидер мәҗүсиләр поты була Төркие, чирмеше, ары, мукшысы, исүе, висүе шул потка корбан бирә торган булган Бик борын заманда бала-чагаларын, угланнарын, аннары мал туар корбан итә башлаган икән мондагы халык Тәңреләре саф алтыннан булган, диләр, атнага бер, халык бик күп корбан биргән көннәрдә, ил арасына чыгып йөри торган булган, кичен, эңгер-меңгер вакытта Шунда арада берәүсенә кагылып киткән һәм теге кешене шундук корбан иткәннәр, диләр Моны миңа кам сөйләде, ул еш кына безнең янга килер иде Хәзер менә ничә ел инде ул камны да күргәнем юк Аны тыңласаң, баһадир, гел менә хикмәт инде Белмәгәне юктыр. Хә- Лер ул синец алдында кәҗәгә, хәзер атка, хәзер зифа кызга әверелә. Әкәмәт инде менә. Ә менә безнең арада берәү бар иде Румнан килгән оста. Ул ана ышанмый иде. Минем күз алдымда зифа кыз түгел, шамакай кам басып тора, ди торган иде. Олуг тимерче Әхмәт, ишеткәнегез бардыр, бәлкем, кам белән үтә дә дус иде Оста Әхмәтне'әнә әмир Хаҗи яңа каланың тарханы иткән, диләр Угланы, имеш. Шайтан каласында. Ниндидер каты тимер * коя. диләр 2 — Чуен ул, чуен, диләр аны, Мамак J — Хак, чуен, менә искә төште Башта без аны кабып та караган идек, 5 имеш, катымы Акчаны кабып караган кебек. Тешең сына, чуен дигәнендә « теш эзе дә калмый Аннары Шайтан каласына теге хан колы оста Алпар- “ ның Туйбикәдән туган угланы килде. Манараны өр-яңадан торгызды, әллә § нинди хикмәтле төньюллар ясады, диделәр. Сәлим хан килгәч, манарага ♦ керә икән, керә дә остага төн юлларын күрсәт, ди Теге әйтә, үзең тап. ди. = Шуннан хан остага кылыч белән ыргыла Хан шул чуеннан ясаган кылы- Е; чын ала да орыша башлый Ханның кылычы останың кылычына тиюе була. £ шартлап сына Шуннан ханның җансакчылары ябырыла остага, тегеләр- £ нең дә кылычларын үлән кискәндәй кырып ташлый Дәүран Шуннан хан 7 останы манарага ябып калдырмакчы була, әмма яба алмый, кинәт манара- « ның дивары кузгала һәмбарысы да ишегалдына коелалар Китә орыш, кы- н рыш — Дәүран ханның меңләгән азатын харап итә. Ниһаять, тегенең кы- = лычын бәреп төшерәләр дә останың кул-аягын бәйлиләр Бәйлиләр дә Бөек t Калага, хан зинданына озаталар 3 — Болгатма әле, Мамак. Сәлим ханны угланы әмир Хаҗи коткара, Ф ташчылар фетнә кузгата, ханның күп кенә азатларын кыралар, ярый әле s әмир Хаҗи килеп җитә һәм атасын йолып алып кала Әмир Хаҗи баш күтәргән барлык осталарны, башларын кисеп, елгага ташлата, ә оста Дәү- ранны, атасы кушуы буенча. Бөек Калага озата Соңыннан әмир Хаҗи шул останы үзенә сорап ала һәм аны яңа каланы салырга алып китә. Менә шул кешегә. Мамак дускай, без синең белән хан кызын урлап алып барырга тиешбез — Баһадир, мөмкин хәлме бу?!— диде әле булса китә алмаган Артык — Ә син китмәдеңмени әле. Артык! — Киттем, киттем, баһадир. Артык күздән югалгач. Мамак Ж.ик янына килеп утырды — Оста Дәүран турында да әллә нинди хикмәтләр сөйлиләр, баһадир. Имеш, ул егет хан кызын сихерләгән икән Ләкин мин моңа теге вакытта да, әле дә ышанып җитмим Мин шуны беләм: Дәүранның анасы Сәлим ханга икенче хатын булып килә, иллә күпме торса да. балага узмый. Хан тота да моны кол остасы Алпарга бирә. Башта Туйбикә оста турында ишетергә дә теләмәгән, диләр. Аннары үзен күргәч, аллага тапшырган, чөнки, имеш, шул төндә төш күргән икән. Төшендә ул шушы кол Алпардан угыл тапкан. Ләкин, төшендә тапса да, өнендә бу хәл тиз генә булмаган Ул арада Сәлим хан кыпчак ханы кызы Зөбәрҗәткә өйләнә. Теге аңа берсе артыннан берсе ике углан табып бирә — Хаҗи белән Илһамны. Берничә ел үткәч, инде яңадан бала тапмам дип торганда. Зөбәрҗәт ханга бер кыз тудыра - Назлыгөлне Шул ук төндә, әйтсәм әйтим, теге остага кияүгә бирелгән Туйбикә да бала таба ир бала, атын Дәүран куштыра Туйбикә камнан юраткан икән, ди: аллаһы тәгалә кемгә язган, имеш, хан кызын? Кам, синең угланыңа. дигән. Туйбикә үләр алдыннан угланын чакырып алган да: «Дәүран- каем, төшемә керде, син хан кызы Назлыгөлгә өйләнерсең!» — дип әйтеп әйткән, ди Шуннан соң оста егет хан кызына күз сала башлаган һәм тегене тәмам сихерләгән, ди. Хан кызы әле дә гел оста егет турында гына уйлый икән. . — Мамак, син кем? Хикмәт, мин сине гап-гади азат дип кенә белә идем, чичән икәнсен бит. әллә соң хан шымчысымы? — Мин чичән дә. шымчы да түгел, баһадир Мин бары тик тыңлый беләм. Сөйләмим, тыңлыйм да тыңлыйм. Тыңлаган — акыл җыяр, сөйлә- гән — акыл сатар, ди. Мине башка нәрсә борчый әле. Хан кызын урларга i баруыбыз акланамы, тозакка гына эләкмәбезме? Әмир Хаҗи гаиләсендә тәрбия алган, ирегетләрдән бер дә ким орышмаган Бачман баһадир сең- лесе корган хәйлә генә түгел микән дим? Җик Мәргән үзе үк хан кулына килеп керүе ихтимал лабаса Мәргән дәшмәде Чынын гына әйткәндә, ул үзе дә бу хакта уйлаган иде. мәгәр кызга шиген белдерәсе килмәде, хәзер исә. ният чынга әверелә башлагач, моның янына Мамак та шиген белдергәч. Җик шомлана калды. Шул ул вакытта белә иде. ул хан кызын урларга барыр, бармый калмас, чөнки Зәйтүнәгә вәгъдә итте Ә ул ирдәүкә кыз менә ничә көн инде аның күз алдыннан китми дә китми Әгәр дә мәгәр Зәйтүнә күктән йолдыз алып бирергә кушса, аны да алып бирер иде кебек Әнә шундый бер халәттә иде Җик Мәргән Шуңа ул азаты Мамакка дәшмәде. Дәшкән бер откан, дәшмәгән — ике. ләкин ул шуны да аңлый иде: азатына ни дә булса әйтергә тиеш. иң яхшысы чынын, мыскалын да яшерми. Мамак белергә тиеш: кая, ни өчен бара ул. кем белән Бәхәссез. Зәйтүнә туташның нияте ихлас булса, кызы югалу белән хан аны эзләргә керешер Моның өчен бөтен гаскәрен аякка бастырыр да. чат саен сак куяр, иллә үзенекен итәр — урланган кызын табар. Кыз табылгач, барысы да ачыкланыр һәм Җик Мәргән үз гомерен дар агачында бетерер Кызы югалуга. Сәлим хан угланнарын дәшеп алыр, аларга да урланган кызы Назлыгөлне эзләргә кушар. Назлыгөлне алар яна калага илтергә тиеш, ә әмир Хаҗи башкаласын шунда күчереп ята Димәк, хан кызын бер күрмәсә. бер күрәчәк. Кеше энә түгел, энәне дә тапкан кешеләр бар Шулардай Таймас баһадир һәм Бачман баһадир Сизенә, сизенә Җик. Бачман баһадир белән аның күзгә-күз очрашасы бар әле. Ләкин нинди сәбәпләр аркасында5 Җикне качкын буларак тотармы Бачман баһадир, әллә кыз урлаучы итепме? Ни генә булмасын. Бачман баһадир белән ул очрашыр Ә инде Зәйтүнәнең сүзләрендә хаклык ятса. Җик Мәргән үзе Иске Казанга барыр Йолып калырмы аны Бачман баһадир, әллә тотып Сәлим ханга илтеп бирерме? — Хан кызын урларга мин берүзем булса да барырмын. Мамак. — Хан кызын урлау ил өстенә төшкән афәт булыр, баһадир. Шигем бар. Җик Кыз урлауны Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалнмбәк оештырмады микән? Абыйсыннан үч алырга иткән булса? Ямак хан кызына өйләнсә дә. бабасы тегеңә җир-су бирсә дә. кеше сүзенә ышансак. Мөхәммәт- галимбәк һаман Болгар тәхете турында уйлый икән — Ике туган арасына кереп булмастыр. Мамак Алар тәхет өчен, без синең белән ирек өчен көрәшәбез. Мине бирегә ирек китерде Мин бүген берәүгә дә буйсынмыйм. берәүгә дә бил бөкмим Бачман баһадир кулына эләгүем белән мин кеше кешесе булачакмын. Бу йөгәнне мин абыемда да кия ала идем. — Кызларга вәгъдә бирү изге нәрсәдер. Җик. Син Бачман баһадир сеңлесенә вәгъдә бирдең һәм аны. шул юлда егылып үлсәң дә. башкарып чык! Егет сүзе бер булыр! Куркак турында тарихка язмыйлар. Тарихка каһарманнар турында гына язалар. — Килештек. Мамак, барабыз. Язганы булыр. Ә хәзер, бар. атларны карап кил. ерак китмәсеннәр Ни ул ихтыяр көче? Моңа кадәр сораган булсалар. Җик. ихтимал, тапталган сүзләр белән җавап бирер иде: тапкырлык, тәвәккәллек, ба тырлык. Әйе. бу сыйфатлар күп кешегә хас нәрсәдер Ә ир-егеттәге ихтыяр көче ни? Кылыч-сөңге тотып Ватаның саклаумы, үлемгә каршы барумы? Әллә соң бөтенләй башка нәрсәме ул ихтыяр көче дигән ир- егет сыйфаты? Әйткән сүзендә торудамы, кирәк икән, туган ил һәм сөйгән өчен үз-үзен корбан итүдәме? Әйе. Җик аңа вәгъдә итте һәм. таш яуса да. хан кызын урлар, яңа калага — Казандагы оста Дәүранга илтеп бирер Йөрәкне капчык авызы итеп, кысып бәйләп булмый Ул аңа гашыйк, бу хакта Җик 88 соңгы мәлләрдә генә инанды Әйе. ул аны ярата Болгардагы кызларның меңнән берсе генә яраткан егетенә кияүгә чыгадыр Шуларның берсе Зәйтүнә булса? Әйтик, ул моңа кадәр берәүне дә яратмаган һәм. Жикне күргән дә. аңа гашыйк булган? Ләкин тәкәббер кыз егетнең батырлыгын сынарга тели булса кирәк, хан кызы Назлыгөлне урларга куша Ихтыяр көче моңа житәрме. янәсе, үзе сайлаган егетнең? * Бик ихтимал ич! Әйе. Жик Бачман баһадир сенлесе ни кушса, шуны £ кылыр Кыядан ташлан дисә — ташланыр Хан кызын урла дисә — < урлар, гәрчә тегене дә. моны да эшләргә күңеле тартмаса да. Оста 5 Дәүран — хан колы. Назлыгөл — хан кызы. Икесе ике ярда басын сөйлә- 2 шергә дә хаклары булмаган затлар Жик Мәргән ике көннән аларны £ кавыштырыр Моны аңа Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә кушты § Ачуы да килә Жикнең тәкәббер кызга, шул ук вакытта ул кушканны ♦ кылмый тынычлана да алмастыр, күрәсең = Атларны таптым, баһадир, болынга чыгып баралар иде. диде с; Мамак куышка керә керә. * — Карале. Мамак, мин сарайда белем алган кеше Бачман баһа- « дир сеңлесе безгә качкын атын такса да. ул көнгә калганыбыз юк ич S әле Сәлим хан дошманым түгел, абыем да Хан кызын урлау игелекле £ эш булырмы икән3 ь — Күр инде. Жик Мәргән әйтәме моны? Баһадир Мәргәнме?! Аның Е башына хан белән абыйсы мең алтын вәгъдә иткәннәр, ә ул «ай-һай. Z гөнаһ кылмагаем!» дип үкенеп утыра. Хан алдына тотып китерсәләр. £ кызганыр микән ул сине? Аягыңнан агачка асып, аю-бүреләргә бо- ® тарларга калдырмас микән3 Син инде, баһадир, икеләнеп маташма 5 Икеләнгән бер откан, тәвәккәлләгән - ике. диләр. — Куй-куй. Мамак' Ышандырдың Егет икәнсең, рәхмәт! — Оста Дәүран кол. имеш Ул кол дигән халык башкалардан киммени? Әйтик, синең белән миннән? Аларда да йөрәк бар. күңел Хан кызы Назлыгөл — гүзәлләрнең гүзәле, ә оста Дәүран — осталарның остасы Ул ясаган бизәкләрнең жаннары гына юк. ди Хан үзе аның эшенә көннәр буе карап туя алмый икән, диләр. Без Дәүранга игелек кылабыз. Жик Хыянәт итмибез ич! Хыянәт итсәк икән ул! Изге эшкә барабыз, баһадир. Мин сиңа сөенче китердем, баһадир Әйдә, чыгып кара. — Ни тагын? . — Әйдә. әйдә, башта чыгып кара! Алар икесе дә куыштан чыктылар Алан уртасындагы ак атны күрде дә Жик таң калды, сораулы күзләре белән Мамакка текәлде — Мамак, бу ни дигән сүз? — Сиңа, баһадир. Зәйтүнә туташ үз атын жибәрде Менә ни! — Кем китерде, нигә миңа әйтмәдең? — Үзе әйтергә кушмады, баһадир Мина калса, ул кыз сиңа гашыйк булгандыр, сиңа булган мәхәббәтен шулай сиздерүедер Жик жавап бирмәде, бүләк ителгән атка таба китте Ат башта чит кешедән ятсыныбрак торды, иллә Жик. атларның телләрен белмәсә дә. аларга йомшак итеп дәшә белә иде. Ул әкрен генә толпар янына килде дә ял астыннан сыйпады, сөйләнә-сөйләнә сөйде, колак артын кашыды Ат. пошкырып, башын чайкап куйды да. ашарга ирек бир дигәндәй, үлән чемченергә тотынды. - Бәйрәм ашы кара-каршы гына булды. Мамак. Бачман баһадир сеңлесе Артыкны атсыз калдырган иде. — Артыкка түгел, сиңа, сиңа атап бирде ул аны. баһадир — Үзе кайчан киләм диде3 — Менә анысын әйтмәде, баһадир Иллә килер ул. килер — Күрәзәлек итәсең. Мәгәр үзе белән әмир азатларын алып килсә? — Менә анысы булмастыр, баһадир Мәхәббәт малга сатылмый Күңелем белән сизәм. ихластан йөри ул кыз бала — Димәк. Мамак, хан кызы Назлыгөлне урларга ходай үзе кушкан булып чыга — Әгәр дә мәгәр ошбу көннән Бачман баһадир сеңлесе синен өчен хода үзе икән, кушкан булып чыга, баһадир 27 Яңа каланы салып ятучы осталарның остасы Дәүран хан кызы Назлыгөлне күрде дә тәмам телсез калды. Кайдан?! Әлбәттә инде. Бөек Каладан. Әмиргә корган өйне карарга дип килгәнме? Шулайдыр, әлбәттә Әмир сараен тәмамладылар, рәхәтләнеп карый ала Тик хан кызы нигәдер аның өенә килгән Җитмәсә. үз итеп елмая. Хан кызы артында басып торучы азатлар да самими елмаю белән елмаялар. Ханнын жансакчыларыдыр Хан кушса, хәзер үк анын башын кисәчәкләр. — Әмир сараенда туктадыгызмы?—дип сорады оста Дәүран. - Эшеңне карарга килдем, диде, ниһаять. Назлыгөл. - Күрдегезме соң? - Күрдем Бик ошый Матур! диде хан кызы башын чөя төшеп. - Сәлам, оста Дәүран' диде азатларның берсе — Җик Мәргән мин. ишеткәнең бармы? — Хан мәргәне? — Үзе. Таныдың, димәк Менә нәрсә, оста.— диде Җик Мәргән. Дәүранның терсәгенә кагылып — Хан кызы Назлыгөл синдә калып торыр — Миндә-ә?! — Синдә, синдә, оста Җик Мәргәнне оста Дәүран чынлап та белә иде Ишетеп Соңгы вакытта аның турында әллә нинди хәбәрләр сөйли башладылар Имеш, абыйсыннан качып йөри икән, хан мәргәнне эзли икән. Кыскасы, хан мәргәне качкынга әверелгән, имеш Абыйсы Тубыкбай хәтта энесе башына мең алтын вәгъдә иткән дигән сүз дә йөри. Гайбәт кенәдер. юкса хан кызы белән остага килеп кермәс иде Димәк. Җик Мәргән Сәлим ханның жансакчысы йә йөзбашы йә меңбашыдыр Кичерә күр. Җик Мәргән мин бернәрсә дә аңламыйм Ни бу? Синең белән килгән азат кем? Ул мәргәннең колагына иелә төшеп пышылдады — Хатын-кызга охшаган. Күзең очлы икән, оста Бачман баһадирның сеңлесе Зәйтүнә ул Нишлисең, хәрбиләр киеме ярата Назлыгөлне дә ул алып килде Кәтиб Хафиз шәкерте Зәйтүнә Назлыгөлне мина алып килдеме? - Куй әле шул гажәпләнүеңне Зәйтүнә — хан кызы Назлыгөлнең ахирәте Назлыгөл аңа сиңа булган мәхәббәте турында чишелгән, һәм менә без монда Ничек монда?! Бу бит. Җик Мәргән? - Курыктың, оста! Курыкма, хан кызы сине ярата Ишетәсеңме, ярата! — Әйе. мин сиңа бөтенләйгә килдем. Дәүран Бөтенләйгә! — диде хан кызы һәм егетләр янына таба ымсынып куйгандай итте. — Мөмкин хәлме бу. Назлыгөл, мөмкин хәлме?! Моның өчен иртәгә үк синең дә. минем дә... Нигә син болай куркакландың. Дәүран? Шайтан каласында баш күтәргәндә бер үзең бер көтү хан азатын куып йөргәнсең, диләр - Анда мин ишләремне якладым. Җик Мәргән Монда мәхәббәтеңне якла! — Мәхәббәтем?! — Әйе. ул сиңа килде, оста Дәүран Табын хәстәрләр идең.— диде Җик. хужаның иңенә кагылды — Без юлдан килгән кешеләр Малаең юкмыни? Юк. мин үзем генә торам Зәйтүнә, алгы якта останың ризык-нигъмәтләре бардыр Табын хәстәрләсәгез иде — Мин үзем. \ к-м. - диде оста, кабалана төшеп - Куй. андый эшне хатын-кызга тапшыр инде, оста Дәүран Катышма син аларга. Хәстәрләсеннәр * Барысына да ышанырга була иде. әмма хан кызының үз янына £ качып килүенә? Жик Мәргән хан жансакчысы. шаяртадыр әле. § Шаяртмаган хәлдә Ул турыда хәтта уйлавы да куркыныч иде 5 Күл тә үтми, ир-егетләрне табын янына чакырдылар Оста Дәүран £ хан кызына ояла-тартына гына күз төшергәләп алды. Назлыгөлнең үз £ өендә утыруына ул әле һаман ышанмы* иде х -- Шактый җитеш яшисең тагын үзең. диде Жик. табынга күз таш- ♦ лап — Күр әле. казылык, корт чәк чәкләрне Анысын кем китерә = инде? ң — Тархан тырыша. Ипле кеше, игелекле. * — Үзең игелекле булганга игелекледер.— диде Жик Мәргән. 10 — Менә өрегеннән дә. йөземеннән дә. хөрмәсеннән дә җитешегез. ю Назлыгөл.— диде оста Дәүран. табындагы ризыкларны ана табарак ™ күчергәләгәндәй итеп. »- — Дәүран. мин сиңа - «син», ишетәсеңме! ® Хәйран, ни ди инде бу хан кызы тагын? «Син» дип дәшергә куша. ~ Ханга житкерсәләр? Назлыгөл аның күзләренә карады, һәм оста егет- £ нең йөрәге ярсынып китте ® - Килешерме соң. Назлыгөл? Күр әле моны. Назлыгөлем-былбылым диген, жүләр беткән. Ул сиңа бөтенләйгә килде Бөтенләйгә! — Мин сиңа чынлап та бөтенләйгә килдем. Дәүран. - диде Назлыгөл һәм йомшак кына егетнең кулына кагылды Дәүранның битенә кайнар кан йөгерде, борыны очына тир бөртекләре тибеп чыкты. Оста егетнең күңеле наз белән тулды. Иллә авызын ачып сүзен әйтә алмады Ни әйтсә дә. чын булмас кебек иде — Назлыгөл, чынмы бу хәл3 Чын булган хәлдә, мин иртәгә, берсекөнгә ни кылыргатиешмен' — Куркуың хаклыдыр. Дәүран. Атам мине эзләп тапса, икебезне дә кичермәс Абыем әмир Хаҗи азат итсә дә. син әле булса атамның колысыңдыр. Шуның өчен мин сиңа. Дәүраным. хан кызы булып түгел, малай булып килдем Без киңәштек инде дусларым белән. Минем хакта шау-шулар тыңгалаганчы. йомышчы малаең булып торырмын. Иртәгә үк миңа малай киемнәре алып кайтырсың Шулаймы. Жик Мәргән. Зәйтүнә ахирәтем? — Танысалар? — Танысалар Хан кызының оста Дәүранда йомышчы малай булып торуы кемнең башына килер. Каланы салып бетергәч, атам сиңа ирек бирер. Никах укытырбыз Хәлләр чынга таба бара иде. Мәгәр Дәүран алдагысы турында уйларга курыкты Аның янында — әлегә кадәр уй-хыялында гына йөрткән Назлыгөл. Әйтсәң, һичкем ышанмастай хәл. Эңгер иңәр-иңмәс килде дә керде. Тәвәккәл иде хан кызы. Дәүран Назлыгөлнең кулын кысты Хан кызының кулы йомшак, салкын иде. — Кем урлады сине. Назлыгөл? - Ахирәтем Зәйтүнә. Жик Мәргән, аның ишләре Мамак белән Артык. Алар кайда соң? — Сакта, оста Дәүран Безне монда берәү дә күрергә тиеш түгел — Назлыгөлне ахирәте Зәйтүнә кушуы буенча урладык, оста. Йә, безгә китәргә вакыт. Зәйтүнә. - диде Жик Мәргән - Хан кызының исеме Тансык булыр Онытма. Тансык Син дә онытма. Дәүран — Ж.НК Мәргән, сезгә булган рәхмәтемне - Куй. кылынасы кылынды инде Кызны син алдың, мин бирдем. Хуш. хан кызы!— дип баш иде дә Жик Мәргән, ишеккә таба китте Зәйтүнә ахирәтен кочагына алды, колагына нидер пышылдады, аннары кызлар битләрен битләренә куештылар да саубуллаштылар Ишек ябылды. өйдә тып-тын булып калды Кеше булганда хан кызы да. Дәүран да үзләрен иркенрәк тоталар иде. үзләре генә калгач, нигәдер бер- берсенә күтәрелеп карарга оялып тордылар Аннары хан кызы табынны җыештыра башлады, Дәүран аңа булышырга ташланды. Алар сөйләшмәделәр. ризык-нигъмәтләрне ашъяулыкларга төрделәр, куллары-кулга тиеп киткәндә колак очларына кадәр кызарыштылар Шуннан соң Назлыгөл түр якка кереп китте, берүзе калган Дәүран гүя күккә ашты, йолдыздан йолдызга сикерде, болыттан болытка күчте Назлыгөл түр яктан килеп чыкты — Өй үзеңнекеме. Дәүран? — Үземнеке. Үзем салдым. Әмир рөхсәт итте. Киләсеңне белгән булсам, диварларыма аккош сурәтләре төшергән була идем. Дәүран кызнын үзенә таба ымсынып куйганын күрде дә. тегене кулына күтәреп алды һәм зырылдатып әйләндерергә кереште Озак әйләндерде, ахыр идәнгә утырды Бераз гына башлары әйләнә иде Сөйләшмәделәр, күзгә-күз генә караштылар, йөрәкләре сөйләште. Назлыгөл диварлардагы бизәкләрне карарга тотынды. Матур иде алар Әйе. бизәкләрне Дәүран үзе төшерде, шул чакта күз алдында гел сөйгәне булды Сурәтләр бүлмәләргә тансык ямь бирде. Әзер өйне карарга әмир Хаҗи үзе килде Ул йорт эченә кергәч, бүлмәдән-бүл- мәгә йөрде, йөрде дә «Хәзер өйләнергә да була, күзең төшкән кызың булса, әйтерсең». — дип чыгып китте. Ә Дәүранның ул хакта уйлап та караганы юк иде. күңелендә гел Назлыгөл, башкаларны ул күрмәде, күрергә дә теләмәде Ә менә бүген аңа хан кызы үз аягы белән килеп керде Хыялы тормышка ашты Анасы дөрес әйткән булып чыга Түшәктә ятканда хан кызына өйләнерсең, дигән иде Фәрештәнең амин дигән минутына туры китереп әйттеме әллә?! Оста Дәүран ишекне барып бикләде. Иртән иртүк какмый-шакы- мый кала тарханының килеп керә торган гадәте бар иде Керми торсын әле Яна кала тиз үсә. төрле яктан халык күчеп килә, һәркайсы урын сорый, кала тарханы аларны башта оста Дәүранга җибәрә, өй зурлыгын аның белән килешкәч кенә, тархан теге я бу урынны йорт салучыга бирә Тарханның җитеп килгән өч кызы бар. Шуларнын берсен оста Дәүранга кияүгә бирергә йөри иде. Тархан, остага белдерми генә, өй салучылардан кул очына ришвәт ала. Ул ничә тапкыр инде остага акча тәкъдим итте, әмма Дәүран якын да килмәде. Шуңа күрәмедер, тархан остага килүен ешлатты. хәтта бер тапкыр асрау кыз китергән иде. Дәүран аны алмады, малай булса карар идем дигән булды Хәзер Назлыгөл: «Йомышчы малаең булырмын».— дигәч. Дәүран шул хәлне исенә төшерде. Дәүран сүзсез генә Назлыгөлгә карап утырды. Гүзәл иде хан кызы, шушы гүзәлне йомышчы малай итеп күз алдына китерү кыен иде Кем ягыннан алып килгәндер бу тамаша гүзәллекне Назлыгөл, иллә Болгарда аңа гашыйк булмаган егет табылмастыр. Күзләре, гүяки, зәңгәр һавадыр, кашлары карлыгач канатыдай кыйгачтыр, алтын төсендәге чәчләрен ике толымга үргән дә. бер толымын күкрәгенә төшергән, башында энҗеләр тезгән калфак, кулында зөбәрҗәт ташлар утырткан беләзек. бармакларында якут ташлы йөзек Малай булса боларның берсе дә булмас — Мин түр якта йоклармын. Дәүран Ә сиңа урынны алгы якка җәярмен,— диде хан кызы, күзләрен күтәреп карарга оялып Ул сүзсез ризалашты. Ул көтәр, сабыр итәр Килер бер көн. хан аңа ирек бирер һәм шунда ул аңа өйләнер, никах укытырлар. Икенче көнне иртән Дәүран таныш сәүдәгәр кибетендә утыра иде инде Оста егет, ояла-тартына гына, малайлыкка алган оланга кием- ♦ салым сорады Күпне күргән сәүдәгәр оста егеткә ышанды да. ышанмады да. шул ук вакытта егеткә ышанмаслык та түгел иде Хан колына £ малай тоту ярын, тыелмый Ә ул оста кеше, калада корыласы өйләр- £ нен сызымнарын әүвәл ана күрсәтәләр £ Дәүран киемнәрнең үзе теләгәннәрен сайлады түбәтәйне дә ошат- ш ты. бишмәткүлмәкне дә сырмасын да килештерде Ләкин хан кызын 5 ышбу сырмадан күз алдына китерә алмын гына йөдәде Сәүдәгәр итек- * ләрнен бигрәк әйбәтләрен тапты Җитмәсә. Дәүранның котын алып х «Мондыйларны, беләсең килсә, хан кызлары гына кия,— диде. Аннары = Дәүранга: — өйләнергә ниятен юкмы сон малай тотканчы өйләнүгә ни =; житә»,—дигән булды Дәүран. колакларына кадәр кызарынып, жавап £ табалмый торды Ахыр тизрәк китү ягын карады = - Тукта әле. оста егет, тукта Телисеңме, үзеңә алиһәдәй кыз та- £ бып бирәм. бер кашык балдай инде менә, кабасы да йотасы гына * Мәшәкате булмас, яучы мәшәкатьләрен үз өстемә алам Беләсеңме. s кем кызы? Әнә. күрәсеңме. Болакның теге ягындагы яшел түбәле йорт- 2 ны? Кем йорты дип беләсең? Сәүдәгәр Бакыргали йорты. Дүрт кызы « бар. дүртесе дә мөлдерәп торалар Бигрәк тә икенчесе, һай. бирсә J бирер икән ходай чибәрлекне бу хатын-кызга? Шуны күрсәм, ике-өч s көн йокыдан калам, төшемә кереп интектерә, балакаем. Минем дә кы зым бар иде. былтыр вафат булды. Ии егладым, и-и егладым инде үзе өчен, балакаем Кызганыч икән шул. кыз бала, әй кызганыч! Акыллы, сабыр, тыйнак иде үзе Менә шул кызның бирнәгә дигән сандыгы калды Курыкма, курыкма, оста, мин аны кыйммәткә бирмәм Ят кеше түгелсен, әмир остасы. Күз өстендәге каш диярлек. Игелеген күр Сан- дыгы-ние белән синеке, һәй. кем бар анда' —дип кычкырды сәүдәгәр Кәримулла Бире килегез әле. — Нәрсә, бай абзый,— дип йөгереп килеп житте шактый таза егет. - Түр якта мәрхүмәмнең сандыгы бардыр, ат жик тә шуны оста өенә илтеп куй Эленке-салынкы йөрмә, бер аягын монда, бер аягың анда булсын! — Кирәкмәс иде. Кәримулла агай, яхшы түгел бит. Аннары минем янымда ул хәтле акча да юктыр,— дигән булды Дәүран — Акча нигә ул синдәй кешегә, син үзең алтын Алабайдан аласың булсын, бирерсең Илдән качып китәргә жыенмыйсыңдыр бит? Юкмы? Әнә Әхмәт тарханның углын табалмыйлар. Урал ягына эремә таш алырга китә дә кораблары пие белән юкка чыга Берәүләр урысларга тап булгандыр дип сөйли, икенчеләре юлбасарлар кулына эләккәннәрдер, дигән була Ә мин уйлыйм. Бәкер атлы бит әле ул. әйе. Бәкер. хатыны алып киткәндер аны Кая? Бер хода үзе белә. - Бәкер кайткан, - диде Дәүран - Чуен коючы Бәкер Шайтан каласында Атасы әйтте Монда бит ул Әмир аны үзе белән алып килгән Монда алачык ачтырмакчы. Кәримулла агай - һы. шулаймыни, аты коргыры. ни генә сөйләми бу сәүдәгәр халкы Сүз куертырга дисәң, безгә бир инде аны. оста егет, сәүдәгәрләргә Бәһасе өч алтын булыр, энем. Сиңа кызгана буламы Өй салырга сызымнарны кем бирде? Син Хак анысы, кала бие акчаны каерды каеруын, аның каравы йортымны күр! Болак буенда Бөтен чит ил кораблары кайда ТУКТЫЙ? Шунда килеп куна Кәттә, кәттә булды йорт, әйтәсеме Күрерсең менә. оста. Кәримулла агаң әйтте диярсең, тиздән Бөек Кала сәүдәгәрләре бире күчә башлар. Бөек Кала ни шәп булса да. су юлыннан га ераграк, төн илләреннән дә Ни өчен гарәп-чин. коман. угыз әрмән агыла дип беләсең бирегә? Монда болгары, ары. урысы сату итә. Ә алар кулында тиреләрнең затлысы. алтын бәһасе торганнары Алып җибәр бер кеш тиресе булачак хатыныңа' Юк-юк. Кәримулла агай, миңа бернинди тире дә кирәкми. - Алырсың әле. алырсың. Хатын-кыз ул башта гына барысыннан да канәгать булып яшәгән шикелле кылана. Ә бер синең холкың-фи гылен. гадәтең-җаең белеп алдымы, юха еландай ни тели, шуны синнән эшләтә Әле әнә кеш тиресе кирәкми дисең, өйлән генә, кирәгер ул. оста, кирәгер Әйбер-кара кирәк булса, берәүгә дә барма, үземә кил. Шәйлисеңдер, миндә барысы да бар Килә йөр Тукта әле. тукта! Нигә сон әле үзеңә берни дә алмадың? Тиздән әйләнәм дигән буласын? Өйкаралтылар салуда акыл иясе булсаң да. сату-алу эшендә бик сан йөзәсең икән ич. энем Өйләнмәгән дип торма Өйләнерсең. Болын чәчкәсез. ир хатынсыз булмый Чиләгенә күрә капкачы ясала. Ходай тәгалә аны шулай иткән инде, берсенә таккан, икенчесенекен чапкан Бергә-бер Хатын-кыз артык икән, моңа хода гаепле түгел, ир-ат сугышта кырыла Кол мин дип торма, коллыктан да азат итәрләр, капкасына күрә кодасы да булыр Умартасы барның балы да булыр, ди. Хатын-кызның асылы бал да май гына бит ул — Мин китим инде. Кәримулла агай? — Әйе. бар инде бар. хуш! Беләм. күп сөйләшәм. Сөйләшмәсәм дә кыен. Син әнә гелән авызыңа су капкансың, ә мин ул авыз дигән әгъзаны яба алмый интегәм Ә хатын кыз татлы сүзләр ярата, оста. Телең кызганма син аларга Керпе дә әнә сөйгәнен йомшагым дип ярата, ди. аю исә аппагым, дип Ни әйткән шагыйрь шул хакта Үзен, ходам, мине комнан яраттың. Ожмах вә жәннәт белән котырттың Янә гөнаһ, язык лиен куркыттың Кызлар миңа шәраб вә йөзем улды, Ожмахыи калдыр үзеңә, йә раббым' дигән Жәннәт инде ул. җәннәт хатын-кыз куеннары, оста. Әллә мәйтәм, шәраб салыйммы үзенә? Син аны бөтенләй тотмыйсың дамыни? Шәехтән куркасыңмы? Әллә син аларны тотмыйлар дип уйлыйсыңмы' һай. кем бар анда, чыгарыгыз әле шәраб чүлмәген! - Кирәкми. Кәримулла агай, кирәкми. Мин киттем. Дәүран йөгерә-атлый урамга чыкты Ул өенә йомышчыдан алданрак кайтып җитәргә тиеш иде Күр әле бу шагыйрьнең сүзләрен, ничек итеп тапкыр әйткән «Оҗмахың калдыр үзеңә, йә раббым» Чынлап та шулай түгелме сон3 Назлыгөлнең килеп керүе булды, гүя күк капусы ачылды Сарай сәүдәгәре Бикколга әйтергә булыр әле. алып кайтсын китаплар, я булмаса. кәтиб Хафиздан үтенергә, җибәрсен берничә җыру дәфтәре Кәтиб Хафиз төннәр буена китап укып утыра, диләр иде ана Дәүран бер тапкыр аңардан сорарга да иткән иде. анасы ачуланыр дип курык ты Укый-укый да тик торганда елап җибәрә икән Назлыгөл дә белә микән шагыйрьнең бу юлларын? Сәүдәгәр белсен дә. хан кызы белмә сен. ди Дәүранга уку такы-токы гына тиде анасы аны кәтиб Хафизга төннәрен генә китерер иде. кеше күрмәгәндә генә Сабакны кәтиб Хафиздан шәм яктысында алды Дәүран. Хәзер ул тик бернәрсәне күз алдына китерә алмый иде никах ны кем укыр? Кем кол егеткә хан кызын никахлаштырыр3 Моңа бер шәех тә бармас, чөнки хан аны моның өчен ат койрыгына тактырыр, тереләй җиргә күмдерер Тимерче Әхмәт биргән йозакны ачканда янә әнә шундый уй килде оста Алпар угланы Дәүран башына Ләкин эчтәге: «Дәүран. синме бу!» дигән тавышны ишетте дә барысын да онытты, барысы да асты өскә килде Ишекне ачты һәм бусагада яшьле күзләре белән үзенә карап торган Назлыгөлне күрде дә, ни кылырга белми, кызның аягына төште Вәзир Камай Владимир кенәзе Андрей Боголюбка буш кул белән генә барырга теләмәде. Сәлим хан киңәше белән ул күптән түгел ислам диненә күчкән Апанайны да алырга булды Апанай иң бай нәселдән ♦ күчтемлеләрдән. Абыйсы Яким моннан өч ел элек Апанайны Болгарда — g тимерче Әхмәттә калдырып китте Яким сәүдәгәрнең бер Бөек Калада g гына жиде-сигез кибете бар иде. Апанай Яким абыйсының кибетләрендә дә күз-колак булды, шул ук вакытта Әхмәттә тимер эшләренә дә өйрән- £ де. Апанайның әле монда, әле тегендә күренүенә шаккатмадылар, шулай ш да вәзир Камай күптән түгел генә муенына тавык тәпие тагып йөргән, $ аннары ислам диненә күчкәч, тәресен йолкып алып елгага ташлаган * Апанайга шикләнебрәк карый иде. Яким Күчтем Болгар сәүдәгәрләре х белән тыгыз элемтәдә тора — товар ишләре. Товар ишләре арасына хәтта = хан һәм кенәзләр дә керә алмый иде Товар ишләре сугыш теләми, угланнарын орышка җибәрмәскә тырыша. Кыскасы, сәүдәгәр халкы £ өчен сугыш яман нәрсә Товар ишләре арасында ханнар да. вәзирләр = дә. кенәзләр дә аңлап бетерә алмаган дуслык, бердәмлек бар иде. « Сәере шул иде: товар ишләре төрлесе төрле дингә табына, иллә шуңа да х карамастан, алар бер-берсен яклый иде. Муеныннан алтын тәресен йок- Е лаганда да салмаган Яким, энесе Апанай мөселман диненә күчкәч. 2 күтәрелеп бәрелмәде, «син — бусурман» дип акырынмады, кул селтәп « китте дә барды Вәзир Камай исә урыс Апанайның ихластан ислам диненә күчүенә ышанып җитми иде. Гомумән, хан һәм кенәзләр кебек, ул да s сәүдәгәрләрне өнәп бетерми, гәрчә ил-дәүләт байлыгы күп очракта алар- дан булуын аңласа да Сәүдәгәрләр арасында Болгарга килеп чалма кигән. Владимиргә барып тәре таккан кешеләрне дә күргәне бар иде аның. Торабара вәзир Камай үзе дә бер нәрсәгә инанды: хикмәт дин- иманда түгел, вәгъдәсезлектә икән. Вәгъдәсезләрне яратмый иде Камай, гәрчә үзе бу өлкәдә бик үк тугры булмаса да. Апанайны тылмач итәр өчен генә алмады, үзе дә урыс телен ару гына сукалый иде. Ул аны башка уй белән ияртте Кенәз янына нинди дә булса сәбәп табып керү кирәк иде, керде исә сүз катырта тиеш иде. Кенәз Болгарда булган яман хәбәрне ишеткәндер инде. Баштан ук анардай: «Епископ Габбасны кем үтерде?»—дип сорар Эшне бик үк катмарландырмыйча. вәзир епископны үтерүчеләр һәм чиркәүгә ут салучылар арасында Апанай да булды, диячәк Ул гынамы. Күчтем Апанай, ягъни Андрей Боголюбның каенише. ислам динен кабул итте, диячәк Чиркәүгә ут салуга һәм епископны үтерүгә ышанмаса да. Апанайның мөселман диненә күчүенә ышаначак иде кенәз. чөнки вәзир Камай аның муенында тәресе юклыгын белә. Кенәз моны тикшерергә кушар һәм ул әйткән хәл расланса, бөтен ачуын Апанайга юнәлтер, ә шәех мөридләре бер яктарак калыр Изгелек — игелексез булмый, кенәз Болгар ханы Сәлимне кичерер. үч алам дип йөрмәс. Вәзир Камай белә иде, кайчандыр Юрий Долгорук Яким белән Апанайның атасы олуг сәүдәгәр. Мәскәү атлы утары булган Степан Күчтемне үтерә, кызы Улитаны Андрей угланына кияүгә ала Иллә Улита кенәзне яратмый Кем инде атасын үтергән нәселне яратсын, ди! Шуннан соң Андрей Боголюб Сәлим ханның сеңлесе Рокыяга өйләнә. Олыгаеп киткәч булса да. Кияүкала тәхетенә барып утырган Юрий Долгорук угланын Суздальга кайтарып җибәрә Андрей кенәз Суздальга тукталмый, башкаласы итеп Владимирне сайлый һәм анда чиркәү өстенә чиркәү күтәрә башлый 1157 ел май аеның унбишенче төнендә кияүкалалылар Долго- рукны агулап үтерәләр Олуг кенәз хокукын чиркәү әһелләре дә. бай сәүдәгәрләр дә Андрей Боголюбка йөклиләр. Кенәз Кияүкала тәхетенә ашыкмый. Владимирдә кала Монда епископ итеп Константинополь тарафыннан расланмаган Феодорны күтәрә. Иллә кенәз күпме генә үзенең яраткан епископын якламасын. 1169 елда ецископ Феодорны Кияүкалага чакырып алалар һәм үтерәләр Чиркәү әһелләре халыкны, байларны кенәзгә каршы котырта. Кенәзгә митрополиттан баш тартырга т\ры килә Шхннан күп тә үтми. Болгар епископы Габбасны үтерәләр һәм чиркәүгә ут төртәләр Әйе. ачуы чыгарлык була Андрей Боголюб- ның. һәм бар нәрсәдән дә хәбәрдар вәзир Камай кенәздән бер дә юкка гына курыкмый, әлбәттә Иң әүвәл кенәзнең Камайны кабул итмәве бар иде Борчылырлык та. уйланырлык та иде вәзиргә. Сәлим хан аңа кисәтеп куйды, ничек кенә булса да. күңелсез хәлне йомып калырга, кенәзгә бүләкләрне кызганмаска. «Сакалың белән җир себер, мәгәр кенәзне юатмыйча кайтма!»— диде аңа хан. Сәлим ханның урыс кенәзләре белән бер дә сугышасы килми иде. һәр сугыш саен ул ниндидер каласын. ниндидер биләмәсен югалтты 1164 елда, мәсәлән, кенәзнең атасы Долгорук Болгарның сәүдә каласын тартып алды. Хак анысы. Базар Кала бер аныкы гына түгел иде. азмыкүпме ясакны Болгар тарханнары җыя иде Хәзер әнә кенәз кешеләре җыя. Сәлим хан Владимирдәге хәлләрне белеп торырга тели иде. ә ул хәбәрне бары тик вәзир Камай гына алып кайта ала Вәзир дүрткә ярылыр, әмма үз дигәненә ирешер. Камайның әле булса хәтерендә. 1172 елда кенәз. сәүдә каласын бөтенләй үзендә калдыру нияте белән. Болгарга яу оештыра Иллә соңгы мәлдә генә үзе килми. Угланы Мстислав дружинасы белән Городец каласында атасын көтеп тора-тора да воевода Борис Ждислав белән Болгарга яу кузгала Алар Болгар җирләренә үтеп, алты авылны, берничә утарны талыйлар һәм яндыралар. Гадәти булмаган кышкы көннәрдә яу килә владимирлеләр Аларның яу килүен ишеткәч, болгарлар алты мең тирәсе гаскәр җыеп, дошманны куа чыгалар. Владимирлеләр тәртипсез рәвештә кача башлый. Сура елгасын чыкканда кенәз Мстиславның аты боз астына китә, көч-хәл белән котылып калган яшь кенәз кайтып озак та тормый вафат була, күп тә үтми Андрей кенәзнең икенче угланы Изяслав та дөнья куя. Олуг кенәз янында бердәнбер угланы — Георгин кала. Вәзир Камай белә: уңышсыз яуның башы кенәзбикә Рокыяда һәм бай сәүдәгәрләрдә. Рокыя да. байлар да Болгар белән сугышырга теләми, олуг кенәзнең угланына ярдәмгә килмәве дә шуннан була. Моның өстенә 1173 елда Галич кенәзлегендә булган яман хәбәр Владимиргә — кенәзгә ирешә. Ә анда мондый хәлләр була Китан кенәзнең апасы Ольга, угланын ала да. ире кенәз Ярослав- тан китеп бара. Сәбәбе болай була кенәзнең сөяркәсе Анастасия угыл таба Кенәз уйнаштан туган углын ярата төшә. Галич байлары бу хәлгә баш күтәрәләр, кенәзнең сөяркәсе Анастасияне утта яндыралар, углын төрмәгә ябалар, кенәзне кулга алалар, аның дружинасында хезмәт иткән кыпчакларны тураклап ташлыйлар Иленнән качып киткән кенәзбикә Ольганы шуннан соң гына чакырып кайтаралар Ольга — кенәз Андрей Боголюбның апасы Узына башлаган галичлыларны. кияүкалалыларны акылга утыртасы иде дә бит. кул җитми. Атасы аларны тату яшәтер иде Баш имәгән кенәзләрнең кайсына яу чапты, кайсы белән тәре үбеп килеште, кайсының башын кистерде. Ә менә атасы Юрий Долгорук урынына олуг кенәз булып калган Андрей Боголюб һични кылмый. Владимирдә мөстәкыйль митрополит булдыру нияте барып чыкмады, ул сайлап куйган һәм үз белдеге белән епископ дәрәҗәсенә ирештергән Феодорны төп йорттагы дин әһелләре Кияүкалага чакырып алып җәзалап үтерделәр Ясак җыярга дип җибәргән вәкиле Михәйнең сакалын кыркып, корсагы җиргә тияр дәрәҗәгә җиткән карт биягә атландырып, мыскыл итеп кайтарып җибәрәләр Әнә шуларның барысыннан да сон Боголюб кенәз тәвәккәлли: 1174 елда ата-бабаларыннан калган төп йортны янә кулга алу нияте белән заманына карата тиңе булмаган гаскәр белән Кияүкалага яу кузгала Иллә юл өстендә Вышгород каласын да ала алмыйча, шактый гаскәрен югалтып, кире борылырга мәҗбүр була. Яуда катнашкан байлар, дин әһелләре бу хәлгә канәгатьсезлек белдерә Әмма кенәз берәүне дә тыңламый, берәү белән дә сөйләшми Владимиргә кайтуга, ул туры утарына китә, хәтта Болгар илчеләрен .кабул итүдән дә баш тарта. Болгар илчеләрен кенәзнен киңәшчесе кабул итә Менә шунда инде аңа вәзир Камай Яким бай энесе Апанайның ислам диненә күчүе хакында әйтә Бу хәбәрне шундук кенәзгә җиткерәләр Яудан кәефе кырылып кайткан Андрей Апанайны чиркәү каршындагы мәйданда дар агачына асарга куша Кушып кына калмый. х якынына бу хакта фәрман язып бирә Фәрманны Яким бай кияве Петрга 2 күрсәттеләр Апанайны иртәнгә кадәр төрмәгә ябып куялар. Бу көн Яким кияве Петрның туган көне була. Ул агай-эне байлары. > кенәз куштаннарын үз утарына кунакка чакырган була Петр утары кенәз утарына терәлеп тора диярлек. Егермеләп бай вә куштан кичен 5 Петр утарына җыела Алар арасында кенәзнен келәтчесе Анбал. бабасы = Яким дә була Ашап-эчеп. бераз төшереп, алгач, байларны өстерү нияте = белән, утар хуҗасы Петр: = — Байлар. Андрей кенәз узынды,— дип сүз башлый.— Бабай, — ди Петр һәм Яким бабасын чупылдатып үбеп ала — Бабай, атаңның утарын >• кем тартып алды? Кем башына җитте Степан Кучкинның? Шулар. s шулар Юрий Долгорук Атаңны үтерү генә түгел, утарына кирмән £ сала башлады Хода бар ул, аны да аллаһы тәгалә җыйды. Инде хәзер * монысы кайнатам Апанайны астырмакчы Кайчанга кадәр — Утыр! Утыр әле. кияү,— дип. Яким сикереп тора — Хак әйтәсең. 5 кияү. атабыз Степанның утарын Юрий кенәз тартып алды, угланы £ Андрей аны кайтарды Ни өчен3 Улита хакына Улита белән Андрей тормый Болгардан мөселманны алып кайтты. Хәзер әнә энем Апанай ® ның башына җитмәкче. Анбал. әйт әле. ни диде кенәз Апанай хакында? — Бөтен халык алдында дар агачына астырырга,— диде — Ишеттегезме, ишеттегезме, байлар, кая таба бара эшләр? Кенәз иртәгә минем энемне астырыр, аннары берәм-берәм үзебезне Ни кырып кайтты ул яудан?! Барыбыздан да гаскәр өчен акча җыйды лабаса. Кем кием-корал. ат-ияр алып бирде кенәзгә?! Без түгелме?! Тагын ни диде. Анбал. кенәз3 Ни дип янады байларга?.. — Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен әле. диде — Күрдегезме, күрдегезме, инандыгызмы инде, байлар? Без соң. без кемнән ким? — Анбал. ачкычлар үзең беләнме?— дип күтәрелә Петр — Ачкычлар һәрвакыт үзем белән.— ди Анбал. — Кенәз янында кемнәр бар? — Пажы Прокопий, берничә сакчы Кенәзбикә килмәде, угланы Владимирдә калды — Петр, кияү' —дип кузгала Яким Уең дөрес булса? — Кенәз яшәргә тиеш түгел. Галичлар кенәзне төрмәгә япканнар, кияүкалалылар Юрийны нишләтте? — Агулап үтерде — Без. без соң?! Байлар барысы да беравыздан — Үтерәбез!— дип кычкыра һәм куркынып күзгә-күз карашып алалар — Сакчыларын үзем юк итәм. ди Петр — Корал барыгызга да җитәр — Кияү хаклы, без аны үлтермәсәк. ул безне берәм-берәм, берәм- берәм. - ди Яким һәм беренче булып урыныннан кузгала — Халык ни әйтер, халык, җәмәгать.— дип күтәрелә байларның берсе — Кенәз ич ул. кенәз! — Халык ул — кара сарык! Без. без байлар илгә ия. кенәзләр түгел! Кем байлыгына гаскәр жыя кенәз! Синең байлыгыңа түгелме3 ' — Сабыр, сабыр итик, җәмәгать. Башта уйлашыйк — Без уйлашканчы, ул уйласа, иртәгә үк безнең башларны кистерә башласа3 !-- дип күтәрелә бериш бай — Мин шуны беләм. байлар,— ди Якнм. - Андрей кенәз яшәмәск:, тиеш Йә ул, йә без Новгородлылар кебек, кенәзне без үзебез сайлагг куярга тиешбез! Үзебез! — Хак, дөрес әйттең. Якнм бай. дөрес! Әйдәгез! Якимушка. без сиңа һәрчак ышана идек. Анбал. Анбал. бир ачкычларны. Анбал теләр-теләмәс кенә ачкычларны Петрга бирә. Байлар ябырылып. аскы якка төшә, һәммәсе дә кораллана — Үлем, үлем Андрей кенәзгә! Кенәз утары капкасында торучы сакчыларны Петр белән Анбал чабып ташлый Эчке якта торучы кенәз пажы Прокопийны эләктереп, кул-аягын бәйләп, авызын мүкләп чоланга ябалар Кенәзнең йокы бүлмәсенә юл ачык. Әүвәл Анбал кереп кенәзнең кылычын алып чыга Андрей кенәз киң җилкәле. һәр корал белән дә гаять оста орыша, ә кенәзне үтерергә килүчеләрнең берсенең дә үләсе килми. Анбал сак кына икенче катка күтәрелә, иллә коты алынып яңадан төшә Якнм бай кияве Петр аны селкеп җибәрә дә үзе күтәрелә Аңа байлар иярә Икенче катка күтәрелгәч, кенәзнең йокы бүлмәсенә кадәр ун-унбиш адым тар ара. шуннан йокы бүлмәсенә юнәләләр Бүлмә бикле. Петр Прокопий тавышы белән кенәзгә: «Олуг кенәз. мин бу. мин», ди. Иллә кенәз Петрның тавышын танып ала «Прокопий, син түгел бит. кем анда?!» дип дәшә Башка чара калмый, байлар ишекне бәреп керәләр һәм кенәзгә ташланалар беренче булып килеп кергән Петрны Андрей бөтереп алып астына сала, күкрәгенә тезен кадый, шул чак аңа чәнчәләр. сугалар Кемнең кулында ни була, шуның белән кенәзгә кадыйлар һәм теге тынып калгач, үлгәндер инде, дип түбән төшәләр Җинаять кылган байлар бер-берсенә мактана башлый, ишегалдына чыгалар, болдырдагы Прокопийны кылыч белән чабалар Шул чак берсе кенәзнең баскычтан төшеп килүен күрә Караңгы төн. аңа ышанмыйлар Икенче мәлдә инде баскычта берәү дә булмый Ә теге «күрдем инде, күрдем», дип исбатларга тотына Кенәзне эзли башлыйлар, ике-өч кеше йокы бүлмәсенә йөгереп менеп төшә, анда һичбер җан иясе юк. Байлар куркуга кала Порт бетереп кенәзне эзләргә керешәләр. Ахырда шәм алып киләләр, кан эзе буенча баралар Андрей ерак китмәгән була, сакчыларны дәшәргә дип. алгы өйгә таба атлаган, әмма барып җитә алмаган, койма буена утырган да кемнедер дәшә икән. Ут тотып килгән байларны күргәч, ул аякка баса, алдан килгән келәтчесе Анбалга: - Син — кабәхәт! — дияргә өлгерә Икенче мәлдә инде Яким кияве Петр аның кулын чабып өзә Мизгел эчендә байлар исләренә килә һәм кенәзгә ташланалар. Бу юлы инде аның кадалмаган җире калмый.. Бу хакта вәзир Камай олуг хан Сәлимгә ишеткән-белгәннәренен барысын да язып җибәрде. Үзе. Андрей кенәзнең үтерелүен ишетү белән, икенче көнне үк Болгарга юл чыга һәм атна дигәндә кайтып җитә Чөнки кенәз үтерелгәч, биләмәләрендәге байлары, ярлы-ябагасы умарта күче кебек гөжли башлый Бу хәбәрне беренче булып җиткергән азатка Сәлим хан билкаешын салып бирде. Мәгәр соңыннан үкенеп куйды. Ни өчен бирде ул каешны? Начармы, яхшымы. Китан кенәз аның кияве иде. угланы яу килсә дә. кенәз үзе бер тапкыр да Болгар җиренә яу чапмады Боголюбтан соң нинди кенәз килә бит әле Азатка бил каешын бирү түгел, тотып ярырга иде үзен шул каеш белән. Ләкин кылынасы кылынган иде инде. Ә бит уйланырлык явызлык ясаган Владимир байлары. Болгарда да байлар җитәрлек, көннәрдән бер көнне аларның да ханга кул күтәрүләре бар иде. Бүген кенәзне үтерсәләр, иртәгә ханны мөмкин Яман хәбәр яманлык тудырыр, ди. Сәлим хан тәхетеннән купты, ишекле-түрле йөренергә кереште. Шунда бусагабашы керде, ачуы чыккан Сәлим хан аңа: - Югал күз алдымнан!— дип җикерде Уйлана торгач. Сәлим ханны кенәзнең үтерелүе куандырмады гына түгел, тәмам кайгыга сабыштырды. Анын да хәлләре шәптән түгел икән бит Башта угланы әмир Хаҗи канын кайнатты, аерылып чыга, мөстәкыйль тормыш кора. имеш, аннары кызын урладылар, аның да ни аты. ни хәбәре юктыр Житмәсә. энесе Мөхәммәтгалимбәк ишләре белән чик буйларында күреигәли башлаган Бер кыйналу җитмәгән микәнни? Моның өстенә. угланы әмир Хаҗи башкаласы Кашанны ташлап, ил * гаиләсе белән яңа кала Казанга күчеп киткән. Хәзер әнә үзенә гаскәр £ җыя икән, дип җиткерделәр. Гаскәрне җыйсын, сакланганны саклар- g мын. дигән аллаһы тәгалә, иллә нигә акча суктырырга? Бу мин сиңа 5 буйсынмыйм, үземә бер Ага-базар ачам дигән сүземе!? Менә монысы 2 инде бөтенләй ошап җитми иде Сәлим ханга Ахыр килеп Шайтан £ каласы да. борынгы Сувар да угланы кулында Яңа Казанның да тора- = бара олы сәүдә үзәгенә әверелеп китүе бар иде ♦ Сәлим хан тәхетенә утырды, вәзир Камай җибәргән язманы янә = бер тапкыр укып чыкты Вәзир ханга барысын да тәфсилләп язган п иде Китан кенәзнең үтерелү мәлләрен укыганда Сәлим ханның аркасы £ чымыр-чымыр килде. Күр инде бу байларны, кенәз кадәр кенәзгә кул күтәргәннәр. Рокыя кая барыр3 Аңа бәйләнеп тә маташканнар икән. 2 Имеш, кенәзнең угланы Мстислав Болгарга яу килгәндә анасы аны £ җибәрмәскә теләгән, ул гынамы, ирен җибәрми алып калган, шуннан н Владимирлеләр җиңелеп, качып китәргә мәҗбүр булганнар һәм иң = хәтәре—бу гайбәтне дин әһелләре тарата икән Чөнки төрки Болгарда _ чиркәүгә ут салдылар, епископны үтерделәр. Сәлим ханның кәефе бозылды, ул җиз кыңгыравын шалтыратты. ® — Бусагабаш. ханбикәне дәш! Бикәсе Зөбәрҗәт килеп кергәч, хан аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. — Ни булды, ханым?—диде ханбикә утырыр-утырмас ук — Әллә Назлыгөл хакында берәр хәбәр бармы? Менә ул ханбикә һәрвакыт шулай, килеп керер дә йомшак, ягымлы тавышы белән «Ни булды, ханым?»— дияр Ә бит хатын-кызның ягымлы тавышы да кайчак ир-атны тынычландыра икән. Элегрәк ханбикәсенең шулай йомшак итеп дәшүеннән Сәлим ханның җаннары эреп китәр иде. Хәер, ханбикә хәзер дә кимен куймый куюын, әмма картлык үзенекен итә икән шул. соңгы вакытта бикәсеннән дә ягымлы тавышлар ишетми башлады хан. — Кергән саен шулай сорамасаң иде. ханбикә.— диде ул. Үпкәләмәде дә кебек ханбикә, ачуланмады да. үртәлүен дә сиздермәде шикелле, ә менә кисәк кара коелды — Ханым.— диде дә тынып калды Ханбикә күтәрелеп ханга карады һәм ир йөзендә кырыслык күреп, хәтта каңгырып калу сыман нәрсә шәйләп, ханның кулына кагылып алды Үз итеп елмайды, мәчене сыйпагандай итеп:— Әллә нигә ачулысын кебек, ханиям.— диде. — Булырсың ачулы,—диде хан — Боголюб кенәзне үлтергәннәр Ханбикә «аһ» итте дә ачкан авызын яба алмый торды — И-и ходаем, кем. нигә? — Нигә-нигә — диде Сәлим хан урынында борсаланып — Байларга ярамаган Юрий кенәз. Әюп хан кияве, кайчандыр Чтапан Күчтемне үлтергән иде бит. шуларның токымы, ди Яким һәм аның кияве Петр. Ә безнең Апанайны төрмәгә япканнар, ди. Мөселман диненә күчкән өчен Иртән астырам, дип янаган кенәз. Ә төнлә белән үз башына җиткәннәр — Йә аллам, йә ходаем, ниндәен явыз кешеләр бар. Ничек аларны җир йотмый, ничек аяз көндә яшен сукмый! — Нишлисен, ханбикә, тәкъдире шуннан булгандыр Мине менә әмир углан. Хаҗи угланым борчый! Дәшми-нитми генә башкаласын Яңа Казанга күчергән, ил-гаиләсен дә анда алган — Каланы син салдырдың ич. ханиям. син' Нигезенә оныгымны күмдердең! — Ханбикә яулыгы белән йөзен каплады, шыңшый башлады — Син дә явыз, вәзирең дә. барыгыз да — Җитмәсме, ханбикә! Чин анарга оныгымны кала нигезенә кү мәргә дип фәрман бирмәдем Аннары вәзир Исхак жәзасын алды, мәрхүм инде — Мәрхүм.— диде Ханбикә үкси-укси - Мәрхүм Явызлык явызлык китерә. Вәзир Исхак исән булса, углан бер дә яна калага күчәм дип тормас иде. Усал иде вәзирен, мәгәр гадел вә акыллы усал иде Ә синен Камаен. әйтсәм әйтим — Алай димә, ханбикә. Ульдимирдәге хәбәрләрне энәсеннән-жебенә тезеп ул алып кайтты. Сөенче житкергән азатына бил каешым салып бирдем. — Нигә соң бер жайдан чапаныңны да салып бирмәдең?! — Каешы өчен дә үкенеп утырам әле. Аркасын камчы белән каезлыйсы булган да бит ул яман хәбәрне житкергән азатның — Әнә-әнә. син дә вәзир Камаен кебек фикер йөртә башладың Әле бер төрле сөйли, әле икенче төрле. Сүзеңнең бер дә аты-жәбе юктыр, ханиям Кенәз Боголюбны үлтергәннәр икән, кайгысын уртаклаш, кеше жибәр. — Кем янына, кемне? — Кем булыр дип беләсең Владимирдәге олуг кенәз? — Бер хода белә Миңа калса Михәй. я Всеволод булыр — Михәй була күрмәсен диген Всеволод безнең кияү Владимир сәүдәгәрләре арасында танышларың булса, жибәр Всеволодка вәзирен Котлат үзен! — Менә анысы кирәкмәстер, ханбикә. Минем үз кайгым үземә бик житкән. Башта үз угланым әмир Хажи белән араны өзим әле. ханбикә, аннары күз күрер Михәйме утырыр Владимир тәхетенә. Всеволодмы - анысы безнең кулда түгел Безнең кулдагысы — Яңа Казан - Яна Казанны үзең салдырдың, синеке ул. ханиям Углан атасына каршы төшмәс, килешер Гали оланны тәхетеңә утыртырга иткән идең, язмаган булып чыкты Менә хәзер бар да Илһам угланның Булатын Яна Калага әмир итеп утырт та кайт Угланың Хажи Кашанына кайтып китсен — Әйбәт фикер бу. ханбикә, әйбәт һе. шулай итми дә булмастыр Ж,аек буена ямчы жибәрәм дә.. — Кеше жибәрергә ашыкма, ханиям Башта әмир Хажи угланын янына барып кайт Үзең белән гаскәр ал. угланың кадереңне белә төшәр. — Күр инде. күр. ханбикә, әйтер сүзләремне тел очында гына тотасың икән ләбаса! Үзем дә шулай уйлап тора идем. Барырга угланга, иллә гаскәр белән барырга... — Ханиям, сиңа бер йомышым бар иде. Бөек Калага Саксиннан әдип Габделгаләү килгән. Сарайга дәшәсе иде үзен, игелекле кеше, диләр Оланнарга да сабак бирер иде «һәй. хәйләкәрсең дә соң. ханбикә.—дип уйлады Сәлим хан — Габделгаләү шагыйрь ярлы-ябага жырын жырлый. Хан вә әмирләр аңа ят Адәм жаенда торган әдип булса, мин аны әллә кайчан сараема алдырткан булыр идем Кәтиб Хафиз аны миннән сарайга китерик дип. былтыр ук сораган иде инде Хәзер ханбикә үтенә Әллә соң килсенме? Оланнарга да сабак бирер Яман сөйләсә, күз күрер Данга ия шагыйрь. исеме-аты бар Бәлкем сарайга килгәч, хан жырын жырлый башлар1 Кәтиб Хафиздан башка Сәлим хан бер генә әдипне дә яратмады Шул шагыйрь әйткән бугай. Габделгаләү: «Эзләмә, хан. ерактан алтын-таш. аяк астында ятадыр асылташ » Шәп әйткән, килешле һәм тапкыр — Габделгаләү әдип биреләмени. ханбикә? Биредә булса, кәтиб Хафизга әйт. чакырсын сарайга үзен. Чин разыймындыр. Хан авызыннан бу сүзләрне ишеткәч. Зөбәржәт елмаеп куйды Хәтерендә әле. кайчандыр Габделгаләү турында сүз кузгаткач, -мин исән 100 , чакта \.i башбирмәснең сарайда эзе дә булмас», дигән иде. Мәгәр хан бүген бөтенләй башкача уйлый иде Минем аны оланнарга сабак бирү өчен генә сарайга китертәсем килми, хан Шагыйрь Назлыгөлебезнең кайда икәнен белә дип әйтеп әйттеләр. Чынмы бу хәл. ялганмы, белмим, әмма ишеттергәннәре шул булды. * Бусы ханбикәнең чираттагы хәйләсе иде Каян белсен сон инде Сак 2 син каласында яшәүче кеше ул хәлләрне? Сәлим хан кул гына селтәде. § хәтта ханбикәдән бу хакта кайтарып та сорамады — Ә мин кызыбыз Назлыгөлне энем Мөхәммәтгалимбәк урлаган 2 дип уйлыйм, ханбикә. Ул әле һаман Болгар тәхете турында хыялла- ? на. ди Белми микәнни, бахыр, тәхет абыйсы кулында түгел, алла s кулында, мин ышбу тәхеткә аллаһы тәгалә тарафыннан утыртылган ♦ кеше х Зөбәрҗәт ханбикә ханның бу сүзләренә елмаеп кына куйды Хан ч Сәлим шәех Игәнәй җырын җырлый иде Тегесе котырта шулай дип. > монысы котыра Иллә ханбикә бу хакта ханга беркайчан да әйтмәячәк. 2 Нигә кирәк, аннан ни үзгәрер? * — Мин дә ул хакта ишеткән идем, ханиям. Сәүдәгәрләр җиткерде, х Әмма ул халыкка ышансаң Энең Мөхәммәтгалимбәк Болгарны яулар- •га кәттә гаскәр белән килергә җыена, имеш. Янтак хан картайган. 3 угланнарында өмет юк икән, кайсы-кая таралып беткәннәр. Ә менә кияве Мөхәммәтгалимбәк бик тә тырыша икән инде бабасына ярарга... и — Имеш-мимешләр күп инде ул. ханбикә. Баян баһадир әнә Яна ® Казанда Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне күрдем дип бара — Шуңа исең киттеме, ханиям? Акбикә бит инде күптән Яңа Казанда. ә Зәйтүнәне калдыра буламы бикә, ул бит аны үз кызы кебек күрә — Итәк тутырып бала тапкан булса, кеше баласы өчен алай кайгырмас иде Ике бала тапты да. — Менә-менә. орыш әле шул киленеңне, орыш Юкса, торасың да Акбикәне мактыйсың, торасың да аны телгә аласың. Кая ул Мәрьямбикә киленең турында сүз кату, аллам сакласын Шул киленеңнән куркып. угланы Җәббарны алмый тордың Угланы үсте, балигъ булды. Кем итмәкче соң Акбикә киленен аны?' — Илче итәрмен, ханбикә Бүтен-иртәгә вәзир Камай кайтып җитә. Яңа Казанга кузгалабыз, шунда баргач, барысын да җайлармын. Хәтәре ул түгел, ханбикә, хәтәре башкада Шымчыларым җиткерде, качкын Җик Мәргән Бачман баһадирда йөзбаш булып йөри икән. Менә аның белән ни кылырга? — Җик Мәргәнгә тимә, ханиям. Аның бер гаебе дә юктыр. Абыйсы Тубыкбай белән бүлешмәгән биләмәләре бар икән, тик үзара ызгышсыннар Ә син алар арасына кермә. Син — хан! Олуг хан! — Бәлкем кызыбыз Назлыгөлне урлаучы да шулдыр әле. Күңелем тыныч түгел. — Багучы меңбашың Таймас әйттеме бу гайбәтне? — Ул булса ни. ханбикә? - Ул исерек башына ышанмыйм Гайбәтче, бушбугаз' Ничә хатыны бар инде ул меңбашыңның? Өч. дүрт? — Ә нигә, дүрт икән, дүрткә өйләнсен Көче бар икән, шәригать хакимнәргә дүрт хатынга өйләнергә куша — Дөрес әйтә кәтиб Хафиз: урыс баеса, чиркәү сала, болгар баеса, хатын ала. дип. — Син алай димә әле. ханбикә. Хатын ул байлык. Бер хатын — бер бала таба Ике - икене Дүрт хатынын була икән, димәк, дүрт угланың була. Ә инде углан бала ул — азат Азат кем? Азат ил сакчысы, менә кем! — Дүрт хатын дүрт углан таба да аннары дүртесе тип тәхет өчен кан коешалар, ил бүлешәләр. Кәтиб Хафиз әйтә, ил бүлгән көн күрмәс, ди — Илемне бүлдермәс өчен, ханбикә. Яна Казанга гаскәр белән барырга булдым да инде. Туйбикәңнең углын да күреп кайтырсың! — диде ханбикә кинаяләп. — Ә нигә, аны да күреп кайтырмын Каланы ул күтәрә, диварларны ул өйдерә. Аннары минем колым ул. ханбикә, колым! — Назлыгөлгә гашыйк булып йөргән иде ич әле шул колың? — Хан кызына гашыйк булу гөнаһмы, ханбикә? — Гөнаһ! Син барысын да күрдең, белдең, дәшмәдең! Балалар күз атыша, ә син елмайдың. Шул вакытта ук шикләнгән идем аны. бала күңеленә агуын салыр, дип. Нишләде Назлыгөлең үсеп-исәйгәч. ике авыз сүз саен шул колның исемен атады. Дәүран бизәк төшергән дә. Дәүран моны эшләгән. Дәүран тегене эшләгән Әйткәннәр иде аны. теге еланың Туйбикә камнан сихерләткән дип. ышанмаган булган идем. — Шуннан ни?! Хәзер ышандыңмы? Ышандым Үзе гүргә керде, йөрәгеңдә һаман эзе бар. Хәзер әнә угланын яклыйсың. Киявең иткән генә булсаң! — Ханбикә, ханбикә, ярамас иде алай Мәрхүм кеше турында дим. Бер дә бүтән түгел, шул урлагандыр әле Назлыгөлне! Бу сүзне ишетүгә. Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде, арлы-биле йөренергә кереште Йөзе кызарган, муен тамырлары бүртенеп чыккан иде — Бу ни дигән сүз инде тагын, ханбикә! Сиңа әйтәм. ни дигән сүз?! - Кол түгел ул. аждаһа, ханиям. аждаһа! Җитмәсә, сарай башына аждаһа сурәте төшереп китте бит әле. Үз сурәтен ясады ул. үз сурәтен! Кызыбыз аңарда, анарда' Бу шигең расланса, мин аны муенына таш бәйләтеп Кабан күленә ташлатам, ишетәсеңме, ханбикә. Кабан күленә! — диде Сәлим хан ярсынып — Кем бар анда. әй. бусагабаш! Йөгереп бусагабаш килеп кирде. Шайтан каласына ямчы жибәр. меңбашы иртәгә-берсекөнгә Бөек Калада булсын, гаскәре белән! Ишеттеңме, гаскәре белән! — Гаскәр белән кемне алырга барасың анда? Кызыңнымы? Йә алла, ишетәселәрем бар икән, әй! Назлыгөл оста Дәүран кулында Үз акылыңдамы син. ханбикә? Минем Яңа Казанда ышанычлы шымчыларым бар. берсе күрмәсә икенчесе күрер иде. кеше энә түгел, эзләгән кеше энәне дә таба — Син әүвәл анда бар. бар! — Барып та тапмасам? — Тапмасан. муеныма таш бәйләп, үзем Кабан күленә ташланырмын. — Йә алла, ханбикә, тәүбә диген, бу ни дигән сүз инде тагын?! Кызыбыз Назлыгөл Яна Казанда! Ишетәсеңме, Яна Казанда! — диде ханбикә Зөбәржәт һәм. урыныннан купты да. астындагы мендәрен күпертә башлады, ахыр мендәргә капланды да илереп елап жибәрде Аннары кисәк күтәрелде дә. берсүз әйтми, хан яныннан чыгып китте. Сәлим хан аны туктатмады үзе өчен ул кыласын кылган иде инде: тиз арада гаскәр белән Яңа Казанга кузгалачак. Сәлим хан Зөбәржәт ханбикә сүзләренә ышанмады Ничек ышанмак кирәк, ничек Назлыгөл Дәүран янында булсын, ди? Тузга язмаганны! Әйе. ул кызының Туйбикә углы Дәүранга тартылуын күрде. Күрде, әмма моңа бик үк исе китмәде. Чибәр вә гүзәл хан кызына егетләрнең сокланып каравында ничек мәкер күрмәк кирәк, ди? Аннары к\нел түрендә һаман Туйбикә Юк. Зөбәржәт ханбикә кебек чибәр дә түгел иде ул хатын, ә менә күңелдән китми генә бит' Нигә Туйбикә аннан бала тапмады икән? Ни өчен оста Алпардан соң булса да тапты һәм иң гажәбе — нәкъ Зөбәржәт белән бер көнне? Шаккатмады хәл иде. Сәлим хан Туйбикә күз алдына килү белән 102 йөрәге кысылып куюын тойды. Күр әле. үлгәннәр дә үзәкне өзеп сагын дыра икән ләбаса' Янә бер нәрсәне исенә төшерде Сәлим хан. оста Дәүранны күрдеме, күз алдына Туйбикә килер иде Бәлкем. \л останы нәкъ менә шуның өчен Боголюб кенәзгә биреп җибәрмәгәндер? Югыйсә, соратты, соратты Боголюб оста Алпар углы Дәүранны Иллә Сәлим хан кенәзгә. бик күп осталарын җибәрсә дә. Дәүранны бирмәде. Оста. * үсмер генә булса да. аның үзенә кирәк иде. Аның кулы уйган бизәкләр- 2 гә хан үзе генә сокланмый иде шул ’ s Сәлим хан тәхетенә утырды. Шунда утыруы рәхәт иде ана Югыйсә. ч картаеп килә, ә күңеле яшь. тәхете җылы, аерыласы килми җылы урын- л нан Ләкин барыбер туры килер. Әллә соң тәхетен оныгы Булатка бир- “ сенме? Владимир кенәзе дә канәгать калыр, ни өчен дисәң. Булат S Мәрьямбикәдән туган, ә Мәрьямбикә, уйнаштан дөньяга килсә дә. кенәз ♦ токымыннан. Булат әнә Ж.аек кирмәнен тәмам ныгытып җиткергән, ди. 1 Ж.ИТМӘСӘ. хан сәүдәгәре Бикколны туктаткан, аннан өлеш алырга хакы * булмаса да. алган Бу хакта ишеткәч. Сәлим хан эчен тота-тота көлгән 4 иде. «Бикколны сәүдә эшеннән бушатырга туры килер,—дип уйлады Сә- ш Лим хан — Ж.иде-сигез тел белә, илләр гизгән, акыллы адәмнәр сарайга да кирәк». « Шуңа күрә. Сәлим хан Булат оныгына ямчысын җибәрде: олан. |_ ялгышма, дәү атаң сәүдәгәрен тиз арада Бөек Калага кайтара күр. е диде Чиркәүгә ут салып, епископ Габбасны үтергәч. Сәлим хан шәех t Игәнәйне табып сарайга китерергә боерган иде Кала бетереп эзләсәләр дә. J багучы менбашның азатлары аны таба алмады. Соңыннан ишеттерделәр, Ф шәех Игәнәй Өргәнечкә чыгып сызган икән Бу хакта ханга аның s ике мөриде килеп әйтте. Мөридләрнең икесенә дә чапан бирергә кушты Сәлим хан. әмма иртәгә үк Бөек Каладан чыгып китүләрен сорады. Яратмый иде ялагайларны Түрәсен саткан илен дә сатар Аннары, әләкләгән өчен хан чапан бирде, дип мактанып йөрүләре дә бар иде. Мактанмый торсыннар, шуның өчен Сәлим хан мөридләрне икенче көнне үк меңбаш Таймаска Жаек кирмәненә озатырга кушты Ә үзе оныгы Булатка: «Бу кешеләр дөньяда яшәргә тиеш түгелләр».— дип хат язды. Калганы оныгы кулында иде. ул аңардан «мөридләр белән нишләдең?» дип беркайчан да сорамас. Бикколны ул шәех Игәнәйне табарга һәм алтын биреп булса да үтертергә дип җибәргән иде. Башкара алганмыдыр Биккол бу йөкне, юкмыдыр, янә артык кызыксынмады Сәлим хан. аның кызыксынганы кызы Назлыгөл иде. Кызы Назлыгөлне Хәрә- зем шаһы Олуг Мөхәммәт кешеләре урламады микән? Менә шуны белер өчен ул зар-интизар булып сәүдәгәре Бикколны көтә иде. Аннары Биккол оныгы Галине дә сорашырга тиеш иде. Ул углан хакында әллә нинди такмазалар сөйлиләр Гали олан исән-сау. имеш .. Йә хода, бу хәл хак булып чыкса, ни кылырга тиеш инде ул? Ни генә булмасын. Биккол сәүдәгәр аның йомышын үтәгәндер, хода аңа барысын да биргән, берсеннән дә мәхрүм итмәгән Кирәк икән, ул йомакай да. шомакай да. кирәк икән кара елан булып куеныңа керә, дәрвиш яки галим, шымчы яки вәзир дә ул Биккол сәүдәгәр Сәлим хан сәүдәгәргә җирен генә түгел, илен дә тапшырып калдыра алыр иде Сәлим хан үрелеп кенә мәрмәр өстәлдә яткан дисбесен алды һәм акрын гына шуны тарта башлады Хикмәтле нәрсә дә соң бу дисбе дигәнен, кулга керүе була, күңелне били дә ала тынычландыра Бусагабаш керде, ханга баш иде. Сәлим хан гадәттәгечә аңа «Йә!» димәде, дисбе тартуын дәвам итте — Шөһрәтлем. Владимирдән вәзир Камай кайтып төште. Шайтан капкасыннан кереп бара Сәлим хан дисбесен чапан кесәсенә койды, акрын гына күтәрелде дә йөренергә кереште Яратып бетерми иде ул вәзирен Ләкин хикмәтле хәл. хәзер инде ансыз яши дә алмас кебек иде Вәзир Камай аңа һәрва кыт кирәк. Ансыз — дөнья сансыз Кая гына, нинди генә йомыш белән бармасын вәзир Камай. судан коры чыга, исән-имин әйләнеп капта Ә* бит ни йөз юк үзендә, ни гәүдә, ни кыяфәт Ни белән алдырадыр бер хода үзе белә иде - Ханым' -дип килеп керде вәзир Камай һәм бер тезенә тезләнеп баш иде. — Әйдүк-әйдүк. вәзирем! Исән-имин әйләнеп кайттыңмы? Хатыңны алдым, сөенчең житте. — Боголюб кияүне үлтерделәр. ханым,— диде Камай һәм күз яшен чапан чабуы белән сөртеп алгандай итте — Байлар, ярасының саны юк. диделәр — Рокыя. Рокыя кая?.. — Рокыя кенәзбикәне байлар кай тарафкадыр алып киткәннәр. Бер ходай белә кайдалыгын Гәрчә гаебе булмаса да. кенәзнең беренче хатыны атасы утарына кача Кенәзне үлтерүчеләр арасында, язган идем инде. Апанай абыйсы Яким дә була Апанайны зинданга яптылар. Владимирлеләр. Сүздәлләр баш күтәрде, ни кылганнарын үзләре дә белми. туган-туган белән орыша, диделәр — Тәхеткә кем утырыр дип беләсең3 — Анысы бер ходай кулындадыр, ханиям. Миңа калса. Михәй булыр шикелле Халык күбрәк аның атын телгә ала — Всеволод ни карый? Нидер көтә кебек Белмәссең, кеше күңеле карурмандыр, ханиям Сәлим хан жиз кыңгыравын зеңләтте. - һәй. кем бар анда! Әче бал китерегез! — дип боерды хан һәм вәзиренә эндәшеп: — Әйдә. әйдә, түрдән уз. утыр яныма,— диде. Сәлим ханның вәзире белән киңәшәсе бар иде. Заманында Боголюб кенәз дә дин әһелләре белән бәхәскә кергән иде Үзенә бәйсез яшәргә теләп. Кияүкаладагы митрополитка буйсынмыйча. Владимирдә баш булып маташты Иллә ни килеп чыкты? Яраткан епископ Феодорны Кияү- калага чакыртып жәзалап үтерделәр, ә Владимиргә епископ жибәрми тордылар Ахыр әнә үзенең дә башына життеләр. Игәнәй илдән качкач. Сәлим хан да шәех мәсьәләсен үзбаш хәл итте, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт белән киңәшмичә, әлказый Ишкулны шәех итеп куйды Шәех Игәнәйнең кайбер мөридләре канәгатьсезлек белдерде, иллә эшләр баш күтәрүгә үк барып житмәде. Мәгәр гайбәт-коткысыз да булмады түгел. Ага Базарда тискәре мөридләр коткы тарата башладылар. Имеш. Сәлим хан кяферлеккә күчәргә йөри икән. Әнә ничек Кеше авызы мунча тишеге түгел, чүбек тыгып куеп кына булмый. Сәлим хан шымчыларын Ага- Базарга чыгарып жибәрде һәр котырткан вә коткы тараткан мөридне сарай зинданына китереп ябарга кушты Күп тота алмадылар, әмма тотылганнарына жәзаны каты бирде Сәлим хан: кылыч белән тураклатып. урманга бүреләргә ташлаттырды. Бөек Калада яшәгән әрмән, рум. урыс халкы ханның бу адымын хуплап каршылады. Ә шәех Игәнәй яклы мөридләр исә идән астына постылар Анысы менә шәптән түгел иде. халык арасындагы дошманнан идән астындагы дошман яманрак Сәлим хан христианнар яшәгән урамга үзе барды, чиркәүне торгызырга вәгъдә итте Христианнар бик шаулаша башлагач, тиздән Владимирдән епископ соратып жибәрермен. диде. Ханның бу сүзләреннән бигрәк тә Баян баһадир канәгать калды Владимир епископ бирмәсә. тел вә диннәре башка булса да. кайчандыр бер телдә, бер диндә булган Дунай буе болгарларыннан епископ китертергә була, дигән фикер әйтте. Әнә шул хәлдән соң мөселман мәхәлләләрендә «Сәлим хан христиан диненә күчә икән»,— дигән коткы тарата башладылар Табын янында вәзир Камай Владимирдә булган хәлләрне янә бер кат түкмичәчми сөйләп бирде. Ахырда Сәлим хан вәзиргә кат-кат. әче бал сала-сала әйтте: Вәзирем, сина тагын Владимиргә барырга туры килер диде. Барырмын. - диде Камай — Барырмын, ханиям Тик бу юлы бу кагабашың Абашны да үзем белән алырмын — Анысы нигә тагын? — диде хан — Бусагабаш Абаш Ибраһим ханның Всеволодтагы кснәзбикәсе Эн же белән сарай мәктәбендә бергә укыган иде. онытмагандыр, шаять. Сәлим хан вәзире белән килешеп баш иде * - Тик әүвәл бергәләп Яна Казанга барып кайтырбыз, вәзирем,— 2 диде ул. s 5 Оста Дәүран өчен хан кызы Назлыгөл гүя күктән төшкән алиһә иде. * Ул ышанды да бу хәлгә, ышанмады да. ә инде ышангач, тәмам йокыдан х калды Көн саен мәчеткә намазга барды, коръән хәдисләрен яттан өйрән- {z де. шуның белән хан мәчетендәге шәех Тәтешне үзенә жәлеп итте >■ Көннәрдән бер көнне яшь шәех Тәтеш аны туктатты да: s — Оста, син кешеләрдән нидер яшерәсең, йөзеңдә һәрчак борчылу “ галәмәтләре, ни булды? — дип сорады. * — Мин кол кеше. шәех. Кайчан ирек бирерләр икән, дип борчылам £ — Әйтүләре хак булса, әмир ирек биргән бугай ич инде3 з — Әмир бирде, әмма хан колы мин. шәех. £ — Хан колы? Сәер, әмир Хажи — хан угланыдыр Аның сиңа ирек ч бирергә хакы бар. Ләкин синдә, оста, ул кайгы ту гел кебек миңа ® Әллә бер-бер гүзәлгә гашыйк булдыңмы? — Булдым, шәех,— диде оста Дәүран — Бәхетле чагың, оста, бәхетле чагың. Сине әмир хөрмәт итә. ышбу мәчетне коручы да үзең. Әмир Хажига: «Әйләнәм!» дисәң, ул үзе башкода булып барыр. Йә-йә. кем инде ул алла фәрештәсе? — Сер саклый белү адәм баласы өчен изге нәрсәдер, шәех. — Йә алла, бик хуп. бик хуп. Әйтер сүзең пешкән жимештәй өлгереп торса, әйт инде аны. әйт.. — Өлгереп житмәгән шул әле. шәех. Аннары вакыты да ул түгел кебек миңа. Китим инде мин. шәех. — Сөбханалла, сөбханалла, әйдә, син дигәнчә булсын Ил күрке— ир сүзедер, жир күрке— ил күгедер. Тик вәгъдәңне оныта күрмә, оста. — Онытмам, шәех.— диде Дәүран һәм шәехкә баш иде дә китеп барды, һәрчак затлы яшел чапаннан йөргән, башына шул ук төстәге чалма ураган, аягына кара читек кигән Тәтеш шәех чагыштырмача яшь иде әле. ул Болгарга күптән түгел генә килде һәм үҗәтләнеп үз вазифасын үтәргә кереште. Шәехне әмир Хажи үзе соратты. Заманына күрә белекле шәех Бохарада укыган Пәһлеван Мәхмүттән сабак алган иде Ишан ук булып житмәсә дә. шуңа омтылган кеше иде Әнә шул зат оста йөзендә ниндидер гасабилану күрде Шатлык та. хәсрәт тә түгел иде оста йөзендә, ә ниндидер борчылу, сагыш иде. Бай кызына гашыйк, күрәсең, ә үзе кол кеше. Гашыйк булуы хакында берәүгә дә әйтергә кыймый. Әмма ары таба болай яши алмавына да инанган егетнең чиргә сабышуы бар иде. Мәхәббәт чир бит ул. авыр вә сагышлы чир Тәтеш шәехкә дә аны татырга туры килде. Өргәнечкә килгәч, ул Олуг Мөхәммәтнең дүртенче хатынына гашыйк булды. Хөрмәткә ия яшь шәех шаһ сараена керә йөрер иде. Шунда күрде алиһәдәй гүзәлне. Күрде дә таң калды Йә хода, гүзәллек иде хатында. Хатын да аның карашын тойды, күрде һәм яшь шәехнең мәхәббәтен сизеп алды. Мәгәр кхрыкты бугай, яңадан күзенә чалынмас булды, һай авыр булды да сөйгәнен күрми яшәүләре Чиргә сабышкан иде инде Ярый әле жизнәсе Пәһлеван Мәхмүткә чишелде Жизнәсе аны әйбәтләп тыңлады һәм. бер сүз әйтми, ак кәгазь алып, ул гүзәлнең атын жиде тапкыр язды да жиде бөкләп Тәтешкә бирде, ятканда баш очына куеп ятырсың. диде Тамаша лабаса. ул үлепләр гашыйк булган гүзәл алиһә аның төшенә керде. Тормыштагыча. чын булып, ул гынамы. Тәтеш аны сөйде, яратты, илерер дәрәҗәгә җитеп назлады нечкә биленә кул салды, анадан тума көе янында ятты, акрын гына кочагына керде, хуш исләр килеп торган тәненнән исерде, канатларын җәйгән аккош кебек, аякларын җәйде һәм ләззәт коесына чумды Уянгач, бу хәлнең булуына ышанмыйча ятуы, әмма аннары төннәрен рәхәтләнеп йоклавы һәм янә мәхәббәтен төшендә күрүе, янә шул ләззәтле мәлләрнен кабатлануы аны бөтенләй башка итте Якадан ул аны эзләмәде, бер күрер өчен сарайга бармады... Останы да ул гүзәл заттан шул шифа белән биздерер Оста Дәүран исә шәехкә серен ачмавына куанып бетә алмады Шәех аның серен белсә, һич булмас димә, икенче көнне үк Бөек Калага ямчы җибәрер Бу хәлнең ахырын күз алдына китерүе дә хәтәр иде. Ә Сәлим хан аны кызганмас, җәзаның яманын бирер, кызы Назлыгөлне дә кичермәс, таш бастырып үтермәсә дә. игелек күрсәтмәс. Өенә Назлыгөл килеп кергәннән соң. Дәүран тәмам тынычлыгын югалтты Назлыгөлгә бу хакта әйтергә базмады Куркак икәнсең. Дәүран. дип әйтүеннән коты алынды «Йомышчы малай» белән бер өйдә тора башлагач, гаҗәеп тә сәер тормыш башланды оста Дәүран өчен, гүя өенең караңгы почмакларына кадәр кояш нуры тулган иде. Әмма бу хәл аңа чын да кебек, чын түгел дә кебек иде Чөнки ничәмә атна инде бер өйдә торалар, икесенең берсе кыеп «Никахны кем укыр?» дип әйтмәде. Кыз аннан көтте, ә Дәүран исә Тәтеш шәехкә бу турыда ачылырга курыкты Әнә шулай гомер дигәнең уза торды Дәүран иртән торды да аннан-моннан капкалап эшкә китте, кич кайтты да Юк. ул һәркөнне аны сагынып, ашкынып кайтты, кайтты да шәехне бүген никах укырга чакырам дип алгысынды. иллә хан кызы Назлыгөлне малай киемендә күрер иде дә барысы да элеккечә калыр иде Ул гынамы. Назлыгөлгә туры карау түгел, дәшәргә кыймас иде Оялу идеме бу. куркуымы, һич аңламады, әмма әйтер сүзен әйтә алмады Ә Назлыгөл исә бик тырышып, бик тә төгәл итеп йомышчы малай вазифасын башкарды Дәүран кайтуга һәрчак табыны әзер булыр, җиз таз куеп, җиз комганнан аны юындырыр, бит-кулын сөртергә иңенә сөлгесен салып торыр Сөйләшү юк. күзләр генә серләшә дә. йөрәкләр генә бергә тибә. Кыскасы, әйтерсең, оста Дәүран өенә ул чынлап та йомышчы малай вазифасын гына үтәргә килгән иде Ялгызы гына калган мәлләрдә Дәүран. ата-бабаларның гореф-гадәтләрен дә әйтер идем инде, дип үзен-үзе орышты Әйтик, ни өчен алар никах укымый гына кавышырга тиеш түгелләр икән? Ләкин шулай дип күпме генә сукранмасын, «йомышчысы» ягына керергә кыймады Бер уйлаганда, әйтсәң, кеше ышанмастай хәл иде бу. әмма хак — никах укытмыйча, ул аның янына керә алмый иде Әнә тулган ай да калыкты, керфекләр дә авырайды, күзләр камаша башлады Йокларга вакыт, иртә кичтән хәерлерәк, ул аңа тиңсез мәхәббәте хакында иртәнге якта әйтер Әйтер дә ничек тә булса шәех Тәтешне никах укытырга китерергә тырышыр Иллә хода бар икән әле. көннәрдән бер көнне кич кояш баеп, эңгер иңгәч, аларның ишекләрен шакыдылар Сәере шул булды, сора- мый-нитми ишекне «йомышчы малай» ачты Өйгә, шау-гөр килеп, өч азат керде Дәүран аларны шундук таныды, күрешергә дип каршы китте. - Саумы-исәнме. Җик Мәргән, саумы-исәнме. Зәйтүнә, саумы-исән- ме. Артык' диде Дәүран һәрберсенең кулын кысып Аннары Назлыгөлгә таба борылды да: - Табын хәстәрләсәк иде. Назлыгөл.— диде. Назлыгөл аңа елмаеп карап алды һәм. Зәйтүнәне дә әйдәп, табын әзерләргә, алгы якка кереп китте. Әллә безне танымый тордың инде. Дәүран.— диде Җик. дивар кырындагы мендәргә кырын төшеп. Ганыды. диде Артык Таныды, әмма курка калды Хан азатлары дип белде Шулаймы? — Булды андый хәл. күрү белән кот ботка китте. Ул арада алгы яктан затлы хатын-кыз киеменнән Зәйтүнә белән Назлыгөл килеп чыктылар Күрделәр дә егетләр кызларны, ачкан авызларын яба алмын тордылар Йә хода, гүзәллек иде кызларда Хан * кызын, чан кызын гына күр әле. әле генә гелән малай кебек иде. хатын- £ кыз киемен киюгә — алиһә дә алиһә, ул да алиһә булды - Тә-тә-тә,— дип яткан җиреннән сикереп торды Җик.— Күр әле 5 боларны. оста дим. күр әле. күр Бер кашык бал белән кабып йотарлык « - Бик телеңә салышасың, мәргәнем' — диде Зәйтүнә янагандай. == — Бетте, бетте, карлыгачым, кара кашым, әйттем исә кайттым § Дәүран Назлыгөлне янә хатын-кызлар киемендә күреп, тәмам дива- ♦ на хәлендә калган иде. Үзе елмая, аннан башка берәүне дә күрми ± — Назлыгөл! — диде ул. очып китәргә җитешеп.— Назлыгөлем! — Җитәр, уятыйк моны,— диде Артык — Әй син. оста, кара әле! 2 — Тимә син аларга. Тиздән шәех килер . « Бары тик шәех сүзе генә оста Дәүранны айнытып җибәрде. 2 — Нинди шәех? — диде ул. кисәк туктап. Ул туктауга Назлыгөл 2 аңа килеп сыенды. н — Никах укырга шәех килә.— диде ул пышылдап -Синең белән 5 миңа никах укырга £ — Безгә дә. безгә дә. хан кызы. - диде Җик Мәргән һәм Зәйтүнәне 2 кулына күтәреп алды да түгәрәкләп йөгереп йөри башлады ® Оста Дәүран кайсы шәех дип сорамады. Кем никах укыса да барыs бер түгелмени? Әйтик, аңа шәехнең бер мөриде дә бик җиткән Ләкин кем булса да. аларга никах укучыны Сәлим хан дар агачына астырачак. Бәлкем әле алай мәшәкатьләнеп тә тормас, үзе үк кылыч белән урталай чабар' — Табын янына утырыйк әле. дуслар. — диде Артык. Түр якка кереп, киез өстенә җәйгән ашъяулык тирәли тезелешеп утырдылар. Дәүран барысына да чынаяк белән кымыз салып чыкты — Мәргәннәр, хәлләрегезне белеп бетермим Гәрчә ишетеп-күреп яшәсәм дә. сез минем туганым да, агай-энеләрем дә түгел Мәгәр ышбу якты дөньяда сездән башка беркемем дә юктыр Бүген бер нәрсәне төшендем якыннарым бар икән, менә янәшәмдә нң-иң изге кешем — Назлыгөлем утыра. Син. Җик Мәргән, хәзер шәех килер, дидең. Минем аны көтүемне белсәгез?' Хәзер бернидән дә курыкмыйм Ассалар да. киссәләр дә курыкмыйм. чөнки сезне күрдем. Сез миңа сөйгәнемне алып килдегез, бәхетле иттегез, сез минем өчен иң-иң изге җаннар. Ант эчәм. борынгы бабаларыбызча эчәм. тәкъдир килеп үлем түшәгендә ятканда да күз алдымда сез булырсыз Менә карагыз,— Дәүран кулына пычак алды, кулына чәнечте. канын чынаягына агызды да Җик Мәргәнгә бирде. Җик Мәргән үз чынаягына үз канын тамызды. Дәүранга бирде — барысы да ант эчтеләр Хәтта хан кызы Назлыгөл дә бармагына пычак белән төртеп кан чыгарды, әмма авыртуга түзә алмыйча, башта бармагын авызына капты, шуннан соң гына, тегеңә һәммәсе дә елмаеп карагач кына, касәсенә кан тамчыларын тамызды Дәүранына бирде. Дәүран аның, ул Дәүранның кан катыш кымызын эчеп куйды. Эчеп куйды да хан кызы, керфекләрен еш-еш каккалап. Дәүранына карап тора башлады. — Борынгы заманда бабаларыбыз сөннәр никахны шулай гына укыганнар — кымызга кан тамызып бер-берсенекен эчкәннәр дә кавыш каннар,— диде Назлыгөл — Моны миңа мөдәррисем кәтиб Хафиз сөйләгән иде. — Мәргәннәр, мин азат түгел, кулымда кылыч урынында һәрчак ташкискеч булды Җырымны да ташта таптым, мәхәббәтемне дә ташка бизәкләр төшергәндә очраттым Ләкин бүгенге көнгә кадәр, сине генә яратам дип әйтә алмадым Бүген әйтәм мин хан кызы Назлыгөлне яратам, үлепләр яратам Мин аның өчен тиңе булмаган сарайлар, сезнең өчен дошман ала алмастай кирмәннәр салырга әзер. Хан колы түгел мин бүгеннән, сезнең колыгыз, дусларым' — диде Дәүран. — Минем дә әйтер сүзем бар. — дип күтәрелде Зәйтүнә — Иманым камил бүген шәех оста Дәүран белән хан кызы Назлыгөлгә никах укыр Укыр бит. Җик Мәргәнем? — Егет сүзе бер булыр! — диде Җик Мәргән, күкрәген киерә төшеп. — Мәргәнем, никахны без дә укытырбыз. Бикә ризалыгын бирде. — Ә әмир? — Әмир белән сөйләшмәдем. Абыем, әмир белән үзем сөйләшермен, диде. Мәгәр мин бер нәрсәдән куркам хан кулына эләксәк, ул оста Дәүранны да. Җик Мәргәнне дә кичермәс. Шуның өчен бу хакта әмир Хажига да әйтик. — Юк! — диде Җик Мәргән.— Синең белән минем хакта белсә дә. оста белән хан кызы никахын ул белмәскә тиеш Артык, бир әле миңа дөмберәмне. бир әле. бир Оста Дәүран. синең тимерче Әхмәтне вә аның углы Бәкерне күргәнең бармы? Юк. димә, күргәнең бар Менә шул егет каравыш кызга өйләнде Югыйсә, хан кызына өйләнердәй хөрмәтле кеше. Менә нишләтә мәхәббәт адәм баласын, диясем килә. Башта алар жай гына сөйләшә дә белмәгәннәр, күзгә-күз карашып кына мәхәбәттә аңлашканнар Бу хәлне ишеткәч, тимерче Әхмәт бик лаф орды, иллә һични кыра алмады, барыбер мәхәббәт жиңде. Оста Дәүран. мин сиңа мөнәжәт әйтәм Җик Мәргән думбрасын көйләп, башын кырын сала төшеп, күзләрен йомды, кылларга чиртеп алды. Әй остазым Дәүранжан, Казан-Идел буена Кала сала икәнсең Кала гүзәл төбәктә. Төрки халкым йөрәктә — Нигезендә кем ята5 Хан оныгы Галидер — Миңа куркыныч, диде Назлыгөл Дәүран аны күкрәгенә кысты — Туганым Галине кала нигезенә күмәргә атам фәрман биргән, диләр. — Кала нигезендә бернәрсә дә юк Хан мәчетен салганда шундый гайбәт ишетеп, нигез казыганны үзем карап тордым,— диде Дәүран. — Гали углан күккә аша Аждаһаны туган төбәгеннән кам куа һәм ул. үч итен, үзе белән бу тамашаны карап торган Галине дә алып китә Миңа бу хәлне үзе карап торган азат сөйләде. — диде Артык — Мин бөтенләй башка гайбәт ишеттем - диде Җик Мәргән — Имеш. Гали угланны вәзир Исхак чынлап та кала нигезенә күмәргә иткән, әмма кам аның урнына эт күмеп калдырган, ә угланны ниндидер сәүдәгәргә кол итеп сатып жибәргән. имеш — Гали олан кала нигезендә ята,—диде Артык — Азат миңа бу хакта антлар эчә-эчә сөйләде — Бу хәлнең асылын кәтиб Хафиз белә, диләр Мәгәр ул берәүгә дә әйтми икән — Мина әйтте,— диде Назлыгөл. — Ни дип әйтте? — Гали туганың исән, диде — Исән?! — дип сорады Җик Мәргән — Атам кушуы буенча аны чынлап та Чияле тау түбәсенә күмәргә тиеш булалар. — Күмәләрме сон? — дип сорады Дәүран — Кәтиб Хафиз, минем мөдәррисем, хан мәчете нигезендә Гали туганым түгел, эт сөякләре ята. диде. — Ялган, ялган, хан мәчетенә нигез казыганда бернинди сөякләр дә чыкмады Коръән тотып ант итә алам — диде Дәүран — Алай димә әле. Дәүран,— диде Артык — Бәлкем сез эт каберенә тап бул чагансыздыр? Мөмкин түгел, нигезне бик тирән казыйбыз я Кәтиб Хафиз алдамас — Алан димә әле син. хан кызы Кәтиб Хафиз түгел, пәйгамбәрләр дә изге ялганга юл биргән. Шулчак ишек шакыдылар. Табындагылар башта күзгә-күз карашып * алды, аннары барысы да дәррәү урыннарыннан купты Җик Мәргән бо2 ерды: J - Кызлар түр якка, егетләр шәехне каршы ала! Ишекне үзем ачам! 5 Оста Дәүран. шәехне күрүгә, каушый калды. Ничәмә тапкыр ул 2 аңа эч серен сөйли язып калды, ә хәзер менә үзе килеп керде. Е — Әссәламегаләйкем, хода бәндәләре! — диде шәех һәм бүлмәдәге- = ләргә күз йөртеп чыкты ♦ — Вәгаләйкем әссәлам. шәех! — диде егетләр баш иеп. * Җик Мәргән шәехне түргә алып китте, кабартып куйган мендәргә ч утыртты ’ — Хуш. бер дога кылыйк,— диде шәех һәм беренче булып кулын “ күтәрде. ’ ш Дога кылгач, шәех янә егетләргә күз йөртеп чыкты һәм Дәүранда * карашын туктатып •- — Хәл-әхвәлләрең ничек, оста? — дип сорады з — Аллага шөкер кебек, шәех Яшим шунда сезнең хәер-фатихада. «- — Амин. амин, шулай була күрсен, шулай була күрсен. - Шәех Җик 8 Мәргәнгә карады - Йә. ни әйтерсең, мәргән? — Шул сөйләшкәнчә инде. шәех. — Кызларыгыз кайда соң? Җик Мәргән Дәүранга күз кысты — Бар әле ашыктыра төш. кияү егет, кызларны. Бар-бар Эш чынга әверелеп бара иде. шулай булгач. Дәүран Артыкка: «Әйдә минем белән!» дип кул изәде дә үз ягына алып чыгып китте. Бераздан алар зур гына сандык күтәреп кызлар ягына кереп киттеләр. Шул хәлдән соң эчке яктагы кызларның шатлыктан чинашкан тавышлары ишетелде. Артык белән Дәүран янә әйләнеп керде, егетләр елмая, канәгать. горурлар иде. — Нинди сандык ул? — дип сорады Җик Мәргән Дәүраннан. — Әнидән калган, анам истәлеге,— дип ялганлады Дәүран Асылда исә оста Дәүран сәүдәгәрдән алган сандыкны Назлыгөл белән Зәйтүнәгә «Киеме-ние белән сандык сезгә, киенегез теләгән киемнәрегезне!» — дип кертеп биргән иде. — Кызлар нишли анда нигә бик озак! — дип түр якка ишеттерде Җик — Тире иләп, күн эшлибез! — дип жавап бирде аңа Зәйтүнә Кызларны тагын шул хәтле көтәргә туры килде, шәех Тәтеш хәтта борсалана башлаган иде инде, ишектә хан кызы Назлыгөл күренде Егетләр генә түгел, хәтта шәех Тәтеш тә аягүрә торып басты: шәех хан кызын танымый, белми иде әле. шуңа карамастан, ул эчке бер тоем белән сизде: бу бала гади гаиләдән түгел. Шәех утырды һәм Назлыгөлгә текәлебрәк карап алды Кызлар икесе дә бала итәкле күлмәктән иде. түшләрендә хәситә, беләкләрендә көмеш беләзек, бармакларында кашлы йөзекләр Кабартма жиңле. бала итәкле күлмәгенең жиңе бөентеләнеп китерелгән, гәрәбә муенсалары, ике толымга үргән чәчләрендәге көмеш тәңкәләр, бигрәк тә кызларның елмаюлары егетләргә исерткеч кебек тәэсир итте — Шәех, минемчә, башласак та ярардыр диде Җик Мәргән — Әйе. башлыйк, килеп бассыннар каршыма,— диде шәех, әле булса Назлыгөлдән күзен дә ала алмыйча Кемнәргә башта укырга? — Оста Дәүран белән хан кызы Назлыгөлгә,— диде Артык — Хан кызы' — диде гажәпләнүен мыскал да яшермичә шәех— Мин хан кызы белән оста Дәүранга никах укырга тиешме? - Без синен белән, шәех Тәтеш бу хакта сөйләшкән идек бит инде' — диде Җик. — Хан кызына никах укыячагымны белмәгән идем Мин сине шаяртасың. дип уйладым Монда чынлап та хан кызы икән ләбаса! - Пәйгамбәр кызы булса да. шәех, син бүген оста Дәүран белән Назлыгөлгә никах укырсың Ишетәсеңме, шәех?' Бире кара, кем әйтә сиңа моны? Җик Мәргән. — Хан кызына ата-анасы ризалыгыннан башка никах укыган өчен мине. — Дөрес әйтәсең, шәех, сине дар агачына асачаклар. Булачак кияү кайчандыр кол булса да. күптән инде ул коллыктан азат ителде. Димәк, сиңа бер сүз әйтүче дә булмастыр Моның янына берәр елдан Назлыгөл таштай-тукмактай малай да табып куйса хан сине киңәшчесе итеп сараена алачак, менә әйтте диярсең Шәех, хан кызының бит алмалары алсуланып китүен күреп, янә га- сабилана башлады Бу ни инде тагын' Барысы да аның җавабын көтә һәм аның бер сүзе Дәүран белән Назлыгөлне иксез-чиксез бәхетле итәчәк, тик аның бу башбаштаклыгы гына ничек бетәр? Болар арасында адәм рәтле бер Дәүран гына бар. ул да әнә хан колы икән Җик Мәргән качкын, аның тиңе Артык та. ишегалдында каравылда торучысы да качкындыр. Кем китерде аны бирегә? Ни китерде? Нәфсе?! Шул-шул Инде нишләргә тиеш ул? Аның белән бер буйдан сөйләшкән Җик Мәргән дә хан күзенә күренергә куркып йөри. Назлыгөл турында әйтеп торасы да юк Оста Дәүран җирлеге дә бик үк нык түгел, шәехнең мөридләре түкми-чәчми җиткереп тора: гәрчә әмир Хажи аңа ирек бирсә дә. хан бирмәгән бит әле. Ахыр чиктә останы коллыктан бары тик хан үзе генә азат итә ала. Әнә шул кеше белән урланган кызга ул никах укырга тиеш. Хан аны моның өчен кичермәс, мең төрле жәза уйлап табар Җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт аңа Болгарда аерата сак булырга, төрле ялганнарга, шәригать кануннарын бозуга бармаска кушкан иде. Олуг шәех янына кергәч, ул аның янында Болгар ханының оныгын күргән иде. Ул затлы яшел төстәге чапан кигән, озын буйлы, зәңгәр күзле, ак йөзле иде Күкрәгенә кулын куеп. Тәтешнең сәламен алды. Тәтеш «Мин иртәгә Болгарга сәфәр китәм»,—дисә дә. бер кәлимә сүз әйтмәде. Саубуллашуы да сәер килеп чыкты Тәтеш аңардан «Кемгә сәлам юллыйм?» — дип сорады, хан оныгы исә көлемсерәп кенә куйды Тәтеш янә сәерсенеп калган иде. гәрчә олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт аның жизнәсе булса да. бу хакта аңардан сорарга базмады. Китәр көнне олуг шәех аны озатырга килде һәм каенишен бер читкә алып «Хан оныгы Өргәнечтә юк. син аны күрмәдең!» — диде. Олуг шәехкә шул кадәр хөрмәте зур иде ки Тәтешнең: «Ярый, җизнәй».— дигәнен сизми дә калды Ә Яна Казанга килгәч, ана бер хикмәтле хәл сөйләделәр Әнә шул жизнәсе олуг шәех янында күргән Сәлим ханның оныгы кала нигезендә ята. имеш Бу хикмәтле сүзне бер сәүдәгәр авызыннан ишеткәч. Тәтеш шәех елмаеп кына куйган иде Ул бу хакта берәү белән дә бәхәсләшмәде һәм аңа аның кирәге дә шуның гына хәтле иде Ул начар урнашмады, әмир Хаҗи аны әйбәт каршылады. Белемгә хирыс, иманы камил шәех Тәтешнең халыкка әйтер сүзе бар иде Монда аны яраттылар, әмир Хажи Бөек Каладан мөрндләр кнтерттерде. шәех үзе дә шәкертләр булдырды Кыскасы, яңа калада ул әмирдән кала икенче кеше иде һәм шул кеше бүген әйтсәң ышанмастай хилафлык кылачак Болгар төркиләре горурлар, бераз гына кыргыйрак булсалар да. үзләре ни теләгәнен бик яхшы беләләр Чынлап та беләләр икән бит' Менә Тәтеш кадәр Тәтешне хан кызына яшереп никах укырга алып килделәр Хәзер инде укымыйча да булдыра алмастыр Бохарада булса, хан кызына пәрәнҗә кигерерләр иде. болгар төркиләренең, кая ул. пәрәнҗә турында ишетәселәре дә килми Аннары болгарларның хатыннары үзләрен бик иркен тота икән, хәтта илчеләрне кабул иткәндә дә хан янында ханбикә утыра икән Боларнын берсен дә үз күзе белән күрмәсә цә. күргәне дә бик җиткән иде Тәтеш шәехкә. Хатыннары пәрәнҗә кимиләр моңа ул Яңа Казанга килү белән инанды, илчеләрне кабул иткәндә ханбикәнең хан янына утыруына да шикләнмәде — хан кызы каршында, әле кемгә чыгарга тора — колга! Ходавәндә. бу ни инде * тагын' Әллә нишләмәк кирәк, чоры-заманы үзгәрде, дин-йоланы кылыч 2 белән тарату заманы үтеп бара. Төрки Болгарына ислам дине кы- § лыч белән килми, бәлкем шуңа бу халык үзен иркенрәк тотадыр. Әйтик, хан | кызын урлап, аны колга кияүгә бирү хәлен Өргәнечтә күз алдыңа ките- 2 реп кара Халык үзе үк аларны таш атып үтерәчәк, кара канга батырып. “ хур итеп Болгарда сак булырга, бик алай үз сүзен сүз итмәскә, үгет- х нәсихәтне пәйгамбәрләр мисалында җиткерү хәерлерәк булыр дип әйтеп ♦ әйткән иде җизнәсе. Ә ул әнә нинди Дәҗҗал кулына килеп капты Бо- | ларга вәгазь укып торуның хикмәте булмастыр, болар өчен кыйбла Мәк- =: кә-Мәдинә түгел, ә хаклык, күрәсең. Тәтеш шәех Болгарда балалар укыту өчен «Иман шартын» язып ята иде. Аны да бетерә алмады. Ха10 лыкны гына түгел, үз кул астында булган унлап мөриден дә өйрәтеп өл- S гермәде Ислам диненең биш баганасын иман итмәгән кеше ихлас мөсел- £ ман була алмый иманга килү, намаз уку. ураза тоту, зәкят әйтү, ь- хажга бару. Халык түгел, кул астындагы мөридләре дә моңа ирешеп 5 өлгермәделәр шикелле. Ләкин Тәтеш шәехнең хәйләсе бетмәгән иде әле. £ Ярый, ул никах укырга риза да булды ди. Әмма шәригать буенча 3 мондый хәлдә кызның ата-анасыннан. аерата атасыннан ризалык ки- ® рәк. Икенчесе, кызның ризалыгы зарури — үзе теләп чыгамы хан кызы 5 остага5 Янә без шигыйлар түгел, хан кызы белән колны никахлаштыру сөнниләр канунына сыймыйдыр — Кһм,— дип тамак кырды Тәтеш шәех — Хуш, Ж.ик Мәргән, аллага тапшырыйк — Әйе. шәех, син ишан түгел, мин хан. дигәндәй, тапшырыйк.— диде Ж.ИК Мәргән.— Башта оста Дәүран белән хан кызына укырсың. — Бисмиллаһи рахманы рәхим — Тәтеш шәех, күзен ярым йома төшеп, никах укый башлады Коръәннең дүртенче сүрәсеннән өзекләр әйтте дә хан кызыннан сорады: — Назлыгөл, син Дәүран атлы егеткә үзең теләп кияүгә чыгасыңмы? Шәригать кануннары буенча, кыз дәшми калса да ярый иде. ләкин Тәтеш шәехнең хан кызы ризалыгын үз колагы белән ишетәсе килде. Назлыгөл. Тәтеш шәех бу хакта сорагач, башта оста егеткә сыенды, беләгенә ябышып, тегенең күзләренә карады — Чин оста Дәүранга кияүгә чыгарга ризамын. шәех,— диде хан кызы — Мин Назлыгөлне хатынлыкка алырга ризамын,— диде Дәүран Тәтеш шәех үзе гадәти коръән сүзләрен укыды, үзе уйлады Хәерле булсын. Мөхәммәт пәйгамбәр дә әллә кем булмаган, соңра әнә кем дәрәҗәсенә ирешкән Өргәнеч сәүдәгәрләренә ышанырга мөмкин, алар хәзер Бөек Калага туктамый, туры бирегә килә — Яңа Казанга. Кем белә, бәлкем ышбу кала киләчәктә Болгарның үзәгенә әверелер. Хәер, үзәк кала булса да. булмаса да. Сәлим хан аны бу хәле өчен кичермәс. Ә бит аңа Бохарада. һиратта. Сәмәркандта яисә Өргәнечнең үзендә калырга була иде. бирегә ашкынды, хатын-кызлар пәрәнҗә ябынмый торган мөселман төбәгенә Ә монда халык үзенә бер әкәмәт икән, бүген мөселман, иртәгә әллә кем. Сәүдәгәрләр арасында Бөек Калага килгәч чалма киеп. Владимиргә киткәч, муенына тәре тагып йөрүчеләр дә бар икән. Язмышны аллаһы тәгаләдән сорап кына китереп булса икән ул. Тәтеш шәех моңа инанды инде. Менә ул да үзенә бер язмыш сайлап алды. Монда килүе бер хәл. урланган хан кызына никах укуы бөтенләй башка нәрсә. Күңелен торган саен вәсвәсә баса иде. Җик белән Зәйтүнәгә дә укыды никахны Тәтеш шәех Биргән бүләкләрен алып, дога кылды, шуннан тамак кырды, янәсе, мине дә тыңла • гыз әле — Никахны укыдым. Җик Мәргән,—диде Тәтеш шәех, нигәдер бары тик аңа гына мөрәҗәгать итеп — Инде язмышымны сезгә тапшырам Хәтерем ялгышмаса. син. Җик Мәргән, ышбу сәгатьтән Бачман баһадир кияве булдың Бачман баһадир — әмир Хаҗиның ун кулы — Син дә. мин дә. шәех, бүгенге көннән хода кулындадыр — Аллаһы тәгалә сакланганны саклармын, дигән, мәргән! Шәехнең сүзләрендә Җик аңлый алмаган хаклык бар иде Болгарга килгәч. Тәтеш шәехнең дөньяга карашы шактый үзгәрде, ул инде тирә- юненә жизнәсе Пәһлеван Мәхмүт күзе белән карамый иде Мәдрәсәдә дөньяви хәлләрне өйрәнү бер нәрсә булса, халык арасында яшәү бөтенләй башка нәрсә икән бит' Тәтеш шәех шулай дигәч. Назлыгөл аңа карап, елмаеп куйды Шушы елмаю шәехнең йөрәгендә мәңгегә уелып калыр дип хан кызы уйлап та бакмады Яңадан шулай елмайтыр өчен, ул теләсә ни кылырга да риза иде Учына бер янчык алтын керсә дә. никах укып торганда инде Тәтеш шәех ике юлның берсен сайлаган иде Әйе. ул ханга аны көчләп укырга мәҗбүр иттеләр, дияр. Әүвәл ышбу кол егеттән, хәзер инде ирдән тала кы хали дип әйттерүгә — хатынын аерып, үз иркендә калдыруга ирешер, аннары Иң мөһиме — ул хан кызын күрә алды Аның елмаюын күрү өчен генә дә гайре булмаган хәлләр кылырсың. Ә насыйп итеп, үз кулына төшерсә? Шәех оста өендә озак юанмады. тизрәк кайту ягын карады. Җик Мәргән аны капка янына кадәр озата чыкты, хәерле юл теләде. Никах укыган өчен алган алтын кайта-кайта. шәехнең уч төбен пешерә башлады Ни белән бетәр бу хәлләр? Шиге калмады, ул бу хакта ханга хәбәр итәр Тик менә соңы ничек бетәр? Аерылырга теләрме хан кызы кол Дәүраннан? Хәер, теләде ни дә. теләмәде ни. моны атасы эшләр Дәүранны юк итәр, кызына башка чара калмас. Тәтеш шәех ягына карар Карар да елмаер, елмаймаса елмаймасын, тора-тора елмаер, дөнья ул Хан кызындагы гүзәллекне ул ни белән чагыштырырга да белмәде Фәрештә дияр иде. фәрештәләрне күргәне юк. хур кызы дисә, бәлки туры да киләдер? Шәех өчен, гүя күк капусы ачылды, гелән бер төсле дөнья гүзәл манзарага әйләнде Тәтеш шәех берәүне дә күрмәде, күрер халәттә дә түгел иде. ул ашыга-ашыга мәчет күршесендәге өенә кайтты Аны ниндидер шәүлә капкасына кадәр озата килде, өенә генә кермәде Шәех аннан-моннан гына тәһарәт алды да намазга утырды, әмма ни тырышса да. хан кызын күз алдыннан җибәрә алмады Изге китап юлларын әйтә генә башлый, әйтерсең, телен бәйлиләр дә күңелен шуна таба борып җибәрәләр иде Ахыр чиктә ул күз яше белән хан кызына мәхәббәте хакында сөйләвен абайлап алды һәм куркып китеп, тирә-ягы на төкеренде, янә бисмилласын кабатлый башлады, иллә тагын хан кызы күз алдына килде, тагын теле мәхәббәт турында сайрарга кереште. Яз көнендә чыгып килгән кояшка караган кебек, ул да бу мәлдә Назлыгөлдән гайре беркемне дә күрмәде, ә теле белән ул идарә итми иде инде гүя теле аныкы да түгел иде Хәзер ул шигырь язса, хан кызына багышлар, чәчкә үстерсә — аңа өзеп бирер Намаз укылмагач, изге китапны кулына алды, ант итте. Әйе. апа бәлкем хан кызына булган мәхәббәте юлында башын салырга туры килер, иллә ул чигенмәс, хан кызын яратыр, яратыр, яратыр

Ахыры килгсе санда

Реклама