Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛЛӘР ЕЛЫ

 

Моннан унбиш еллар элек язучы- I ларның Тукай исемендәге клу- [_ бында булган бер әдәби кичә хәтердә калган Бу кичәдә яшь кенә шагыйрә — Эльмира Шарифуллина "Елмайыйк без. кызлар1 дигән шигырь укыган иде Артык сурәтләүләрсез генә, самими бер хис белән, балаларчарак язылган бу гади генә шигырь тыңлаучыларның күңеленә бик хуш килгән иде Шигырьне өлкән шагыйребез Хәсән абый Туфан яратып, сәхнәгә менгән иде Эльмираның кулын кысып, болай дигән иде ул — Елмаеп кер. сеңелем, шигърияткә, елмаеп Төкле аягың белән' Шигърияткә әнә шулай елмаеп килеп кергән Эльмираның узган ел -Гөлләр елы дип исемләнгән икенче шигырь җыентыгы дөньяга чыкты Китап «Хәерле иртә- дигән шигырь белән ачыла Хәерле иртә, туган эңирем, Илем-көнем, балаларым1 Уяныгыз. Ямыйсы бар Бу дөньяның яраларын! Офыкларда, болытларда Кара тап юкмы? Сабыйларның өсте бөтен. Тамагы тукмы’’ Үзе тормышның ачысын-төчесен татыган, шатлыкны да. кайгыны да кичергән Эльмира Шәрифуллинага ана хисләре, бала тәрбияләү мәсьәләләре бик якын Китапта аналар, балалар турында бик матур, тирән мәгънәле шигырьләр бар Аналар турында шигырьләр күп языла, ләкин Эльмира аналарның бөеклеген, изгелеген үзенчә ача Гади итеп, шул ук вакытта кайнар хис белән, үтемле шигъри чаралар белән тасвирлый Алиһә дә, ханбикә дә түгел. Син гап-гади татар килене, — дип башлана бер шигырь Әнә шул гади генә татар килене, итәк тулы баласы белән, икмәк үстерә, ил турында кайгырта, ирек яулап, утсулар кичеп кайткан иргә терәк булып, тугры гомер итә. мәхәббәтен мәңге саклый белә Шагыйрә әйткәнчә, аның мәхәббәте, аның сөюе илне көчле итә "Син беләсең булыр» дигән шигырьдә лирик герой бәхеткә зур өметләр белән, матурлыкка туймас күзләре аша елмаеп, тормышка аяк атлаганда, якты хыяллары белән егылып төшкәч. -Әйтче, әнкәй, син беләсең булыр, кайгыларның бармы бетәсе’» — дип ана җилкәсенә башын сала. Аналарның үз баласы турында барысын да белүен, тоюын бик нечкә сиземләп, хәтта алдан күрүен сурәтли шагыйрә. Аналарны ул яңа биеклеккә күтәреп, «кояш игезәге» дип атый Аналарның гүзәллеген, батырлыгын дәвам итүче — балалар Нәселнең дәвамы булырга тиешлеген раслап, шагыйрә: Бер өлгесе итеп матурлыкның, Күңелендәге ана горурлыгын Илтә барыйм җиде буынга! — ди. Бүген нәсел-нәсәбен корытучы, баласын ташлаучы тотнаксыз «аналар» юлдан язган хатыннар ешрак очрый барган көннәрдә, илебездә әниле килеш ятимнәр арткан елларда, ана горурлыгын байрак итеп күтәрергә кирәк Эльмира шигырьләренең чын кыйммәте менә шуңа күрә дә зур Э Шарифуллина аналар, балалар турындагы шигырьләрен тынычлыкны яклау темасы белән үрә Әйе, ана, бала, тынычлык— бербөтен һәм аерылгысыз. Бу шигырьләр тетрәтерлек киеренке тойгылар белән, шагыйрә үзе әйткәнчә, ‘телем-телем туралган җан» белән язылганнар Чын шигъри чаралар белән сәнгатьчә эшләнгән, күз алдына җанлы кешеләр булып килеп баса торган аналар, балалар — сугыш җәфаларын, газапларын күп кичергән, фашизмның корбаннары булган күп миллионнар шагыйрә йөрәге аша уза. Газиз балаларын фашизм тырнагыннан ничек коткарырга белми газапланган ана хисләрен шагыйрә үтемле итеп ачып бирә Ташка әйләнсәм, таш бәгырем сызлар. Йөрәгемдә бала ярасы Күкрәгемне көнгә ачып куя.м, Гыйбрәт итеп йөрәк ярамны,— дип. фашизм тоткынлыгында газаплап үтеMКитап күзәтү релгән ана монологы аша сугышның коточ- *кыч зур җинаять икәнен тагын бер кабат безнең аңыбызга җиткерә Мондый шигырьләрендә шагыйрә җанны уятып, күңелне кузгатып, чаң каккандай бөтен кешелеккә дәшә Сугыш китергән афәтләрнең дәвамы — ил тулы тол хатыннар Толлык, ялгызлык, ятимлек — барысы да диярлек сугыш нәтиҗәләре Эльмира Шәрифуллинаның бу китабында тол хатыннар, ялгызлык турында шигырьләр байтак һәм алар күңелгә көчле тәэсир итәрлек шигьри алымнар белән язылган Беренче карашка гади генә кебек, әмма күз алдында тулы бер күренеш. чын тормыш Өйдэн-өйгә. җаннан-җанга Шатлык керер чагында. Япаялгыз, нәүмиз булып Утырабыз табында. — ) ди шагыйрә «Күрше хакы дигән шигырендә. Дәһшәтле сугыш күпме асыл ир-егетләрнең гомерен өзде Әле бүген дә, тыныч еллар дигән көннәрдә дә күпме һәлакәт, күпме югалту, күпме корбаннар Хатын- кызлар ялгыз, тол калу һаман дәвам итә Бу социаль кайгы Шагыйрә ул кайгыны ил белән кичерә Шагыйрә һич тынгылык белми Бу хәлдән котылырга чара эзли, әмма ләкин аннан котылырга чара юк. Ярларны сулар кага. Ялгызлар суга бага. Ялгызлыктан качар идем. Суларга ага-ага.— ДИ лирик герой Бу инде чын тормыш Монда ялган, фальшь юк Без бәхетле илнең бәхетле ке- | шеләре» дип купшы лозунглар кычкыру заманы үтте Шигърияттә ачы. ләкин чын тормышны чагылдырыр көн җитте Эльмира шуның кочле генә үрнәкләрен бирә Адәм баласын табигать шулай яраткан дөньяда тол. ялгыз булмаска кирәк, парлы яшәргә кирәк, ә пар буласы җан иясе юк Кешенең яры булмагач, бәхете түгәрәк түгел Ул үз мәхәббәтен эзли: Куырылып янасын да белә. Күтәрелә әнә кояшка. Эх мәхәббәт. гади тереклектән һәрчак остен була бер башка Күңел кояшка күтәрелә, янасын белсә дә үз мәхәббәтенә ашкына. Шагыйрә толлар, ялгызлар турындагы шигырьләрен мәхәббәт лирикасына сала, мәхәббәт лирикасы белән үрелдереп. бу теманы тагын да көчле тойгылар дулкынында айкый Мәхәббәтенә омтылган җанның күңел халәтен чагылдыручы мондый юллар күп: Айкала су. чайкала су. Башларыма уй сала Иңнәремә болыт ава. Җаныма салкын ява,— Тамчы-тамчы сагыш җыеп. Гомер сөрә кыз бала.' Шагыйрә кеше күңеленең нечкә моңнарын, нәфис аһәңнәрен тотып алган: Колер чакта, ятып еладым. Елар чакта түздем, чыдадым Мәхрүм итеп кәеф-ләззәттән, Үз җанымны үзем кыйнадым. Мондый шигырьләрен укыганда, шагыйрәнең иҗаты, үзәк өзгеч шигырьләре укучыны тетрәндергән Газизә Сә.митова иҗаты белән аваздаш диясе килә Эльмира — Сә- митова һәм әле күптән түгел генә безнең арабыздан киткән, тирән фикерле шигырьләре белән шигъриятебездә үз биеклеген яулаган Саҗидә Сөләйманованың матур традицияләрен иҗатына үрнәк итеп куя Хатын-кыз шагыйрәләргә хас нечкә тоемлавы. фикерләүдә, шигъри сурәтләр куллануда кыюлыгы белән Эльмира Шарифуллина иҗатының киләчәге зур булыр дип ышанасы килә Шагыйрәгә зур өмет баглаган хәлдә җыентыкта шик-шөбһә уятырлык шигырьләр дә барлыгын әйтми булмый. Зур шагыйрәләребезгә аваздаш шигырьләр язган Эльмираның бу китапка керергә лаек түгел әсәрләренең җыентыкта урын алуы күңелне борчый Нишлим икән, тешлим микән Йөрәгем — хисләр казаны Ә күзләрем — суыткыч Ишәрмен кук ишмәсен Моның ише юллары булган шигырьләр башка әсәрләрдәге югарылыкны төшерә башлый. Эльмира Шарифуллина үзенең шигырьләрендә шулкадәр эчкерсез: күңел түрендәге бөтен серләрен укучы белән уртаклаша. укучыга ышанып, күңелендәге бөтен уй-хисләрен ачып сала Хәтта шулкадәр ышана, күңел тәрәзәсен шәрран ачып куеп, чит-ят күзләргә күрсәтергә, чит-ят колакларга ишеттерергә кирәкмәс нечкәлекләрне дә кәгазь битенә төшерә башлый. Аннары шуны да әйтеп китәргә кирәк саныйм бу җыентык ни өчен балаларга багышлап чыгарылды икән7 Аталар, аналар. тол хатыннар, ялгызаклар, мәхәббәтнең аяусыз тилмертүләреннән газапланган гашыйклар турындагы шигырьләр балалар өчен түгел. Күңелне борчыган кайбер уңышсыз шигырьләре. строфалары булса да. китап шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның иҗади үсеше дип бәяләнергә хаклы Авторга чын күңелдән бер теләк: -Иҗатында Гөлләр елы дәвам итсен'