ГАБДЕЛГАЛЛӘМ ФӘЕЗХАН УГЫЛЫ ТУРЫНДА

 Шундый шәхесләр була, аларның эшчәнлеге һәм хезмәте, җәмгыять үсешенә Il II II алаР керткән өлешнең әһәмияте соңыннан, еллар узгач кына, күренә II башлый. Шундыйларның берсе — халкыбызны агартуга зур көч куйган Габделгалләм Фәезханов. Филология, тарих, фольклор, политэкономия һәм башка өлкәләрдә Г. Фәезханов калдырган мирас аеруча игътибарга лаек. Габделгалләм Фәезхан улы Фәезханов 1850 елда элекке Сембер губернасының Кормыш өязе Сабачай авылында дәүләт крестьяны гаиләсендә дөньяга килә (хәзер Горький өлкәсе. Пильнин районы. Красная Горка авылы). Фәезхан абзый гаиләсендә балаларны хезмәт халкын хөрмәт итү рухында тәрбиялиләр, хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Кечкенә Габделгалләм башлангыч белемне Уфада ала. Табигать белеменнән һәм тарихтан аеруча сәләт күрсәтеп, ул гарәп, фарсы һәм рус телләрен дә өйрәнә башлый. Язмыш Габделгалләмне зуррак белем алу теләге белән укырга Казанга китерә. 1862 елда, күренекле галим-ориенталист. Петербург университетының шәрык телләре укытучысы, бертуган абыйсы Хөсәен Фәезхановның (1828-1866) турыдан-туры киңәше буенча, Габделгалләм мәшһүр мәгърифәтче Ш. Мәрҗани (1818-1889) мәдрәсәсенә укырга керә һәм шунда алты ел буе укый. Әйтергә кирәк, Хөсәен Фәезханов үзе дә Ш. Мәрҗанинең шәкерте, соңыннан исә аның якын дусты-фикердәше була. Ул чорда татарларда дөньяви белем бирүче башка уку йортлары бу ямаганлыктан, гыйлемгә сусаган Габделгалләм үзлегеннән күп шөгыльләнә. Көнчыгыш әдәбиятын, рус һәм татар телләрен өйрәнә. Булачак мәгърифәтче татар халкын агарту, аңа белем бирү юлын рус халкының алдынгы мәдәниятен үзләштерүдә, алга куелган максатка нәкъ менә рус культурасы аша баруда күрә. Мәдрәсәне тәмамлагач. Г. Фәезханов мулла да. хәлфә дә булырга теләми, бары тик алга таба укырга — Казан университетына керергә хыяллана. Әмма ярлылык сәләтле егеткә бу хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Остазы М. Мәрҗани тәкъдимен кабул итеп, һичшиксез, гыйлем эстәүне иң изге максатлардан санап, заманасының шактый укымышлы һәм алдынгы карашлы кешесе, Казан артыннан чыккан сәүдәгәр Садретдин Мифтахетдин улы Нәзировка сәүдә вәкиле булып ялланып. Бохара һәм Сүрия тарафларына юл тота. Шәрык уку йортларында гарәп, фарсы, төрек әдәбиятлары, география, математика буенча белемен камилләштерә, шактый бай китапханәләрдә, чын мәгънәсендә, шифалы гыйльми һава белән ризыклана. Төрк- станда һәм Гарәп Көнчыгышында 5 ел гомер кичергәндә Габделгалләмгә абыйсы Хөсәеннең өлкән кызы Бибигайшәнең ире. Петербургта кадет корпусын тәмамлаган Хәйдәр Сыртланов (бер уллары. Галиәсгар Сыртланов, Петербургта адвокат булып, III Дәүләт думасында әгъза булган; икенче уллары — Равил Сыртланов. офицер. 1916 елның җәендә фронтта һәлак булган) зур матди ярдәм итә. 1873 елда ул Уфага кайта. Биредә. 1872 елның октябрь азагында. «Русиядә яшәүче инородецларны укыту чаралары турында «гы 1870 елгы положение нигезендә, татарлар арасыннан укытучылар хәзерләү буенча Россиядә иң беренче педагогик уку йорты буларак ачылган укытучылар мәктәбенә укырга керә. Сүз уңаенда, бу уку йорты белән якыннанрак танышыйк. Ул рус-татар мәктәпләрендә һәм мәктәп-мәдрәсәләр каршындагы рус классларында эшли алырлык рус теле һәм арифметика укытучылары хәзерләргә тиеш була. Мәктәпнең укыту планы яхшы ук киң. Биредә ислам дине, рус теле, арифметика (геометрия һәм сызым белән), география (кыскача тарих белән), табигать белеме, педагогика һәм метлпика нигезләре, матур язу һәм рәсем, физика һәм тарих укытылган. Мәктәпнең инсп .оры — Госман Саинов. 1853 елда Казан гимназиясен тәмамлап, Казан университетының Көнчыгыш телләр бүлегендә белем алган, аннан Семипалат хәрби губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче. Омскида Көнбатыш Себер баш идарәсендә һәм төрле гимназияләрдә эшләгән кеше. Менә шушы мәктәптә Габделгалләм Фәезханов 4 ел буе рус теленнән бик төпле белем алган. Рус телен, 18 ел буена, мәктәпнең иң эшлекле һәм тәҗрибәле укытучы- ларыннан берсе Шаһисолтан Шаһиәхмәтев алып бара. Ул үзе Казан университетының юридик бүлеген фәннәр кандидаты дәрәҗәсе белән тәмамлаган бик сәләтле, тырыш һәм абруйлы укытучы була. академияң Урал бүлеге БАССР гыйльми үзәге фәнни архивы. Т ф . I таги 12 — 11 ,in • А прь- 3 жилд 53 6. Укытучылар мәктәбенең бай китапханәсендә фәнни кулланмалар. Көнбатыш һәм |рус классикларының әдәби әсәрләре, татарча китаплар күп тупланган. Кайбер галимнәр һәм язучылар үзләренең китапларын китапханәгә бүләк итә торган булганнар. Мәсәлән. Казан уку округының (Уфа шәһәре шул округка караган) милли мәктәпләр инспекторы, атаклы галимтюрколог В. В. Радлов (1837-1918) үзенең нәшер кылынган барлык хезмәтләрен китапханәгә бүләк итеп барган. Бу мәктәп, татарлар һәм башкортлар өчен беренче педагогик уку йорты буларак (дөрес, ул ел саен, хәзерге заман күзлегеннән караганда, бик аз — бары тик 10 укытучы гына әзерләп чыгарган), эзлекле рәвештә мәгариф хезмәткәрләре хәзерләүгә нигез сала. Аны 1877 елда тәмамлаган Габделгалләм Фәезханов дөньяви белемнәр, педагогика һәм методика нигезләре белән коралланган татар укытучыларының беренчелә- реннән була. Зур өметләр, якты хыяллар белән мәктәпләр оештыру-ачтыру эшенә алынган Габделгалләм, кызганычка каршы, бу дәвердә мәктәптә бик аз эшли. Сәбәп нидә? Илдә революцион хәрәкәт үсүдән курыккан патша хөкүмәте татар мәктәпләренә, уку йортларына чамадан тыш каты басым ясый, укытучыларга бөтенләй эш хакы түләми, алдынгы карашлы мөгаллимнәрне эзәрлекли, мәктәпләрдә казарма режимы урнаштыру кебек реакцион чаралар куллана башлый. Татар укытучысын самодержавиенең реакцион эчке сәясәтен үткәрүче итәргә, аларны шул рухта тәрбияләргә тырышалар. Ә Г. Фәезханов мәгърифәтчелек мәнфәгатьләрен яклаучы, алдынгы идеяләргә турылыклы эшлекле булып кала. Ул халыкны алдынгы карашлар, хезмәт ияләренә тирән ихтирам рухында тәрбияләргә омтыла. Г. Фәезханов яңадан Уфадагы Себер банкы — сәүдә конторасында эшли башлый, әмма гыйльми карашларыннан бер генә минутка да аерылмый, әдәбият һәм публицистика белән дә шөгыльләнә башлый. 1884 елның азагында Габделгалләм Фәезханов яңадан Казанга килеп. Ш. Мәржа- ни мәдрәсәсендә ике ел укытучылык хезмәте белән шөгыльләнә. Шик юк ки, аның эшчәнлегендә Ш. Мәрҗанинең йогынтысы бик зур. Чөнки Габделгалләм дә, нәкъ Мәр- җани шикелле үк. шәкертләргә, бигрәк тә булачак укытучыларга, рус. татар. Көнчыгыш телләрен укыту кирәклеген яклап чыккан. Бу юлы Казанда Г. Фәезхановның шәхси тормышында да зур вакыйга була. 1885 елның 28 мартында 35 яшьлек Габделгалләм. Ш. Мәрҗанн мәдрәсәсендә укытучылык итүче Шаһиәхмәт Салиховның (әйтеп үтик, ул Ш. Мәрҗанинең кардәшләреннән) 17 яшьлек, гаҗәеп сылу, чибәр Галия (1868-1920) исемле кызына өйләнә. Укыту эшеннән тыш. Г. Фәезханов җирле халык белән аралашкан һәм тыгыз бәйләнештә торган, шәһәрдә яшәүчеләргә бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүдә ярдәм иткән. Хәер, тәрҗемәчелек хезмәтен ул рәсми рәвештә дә башкарган. Оренбург Диния нәзарәтенең 1893 ел 28 сентябрендә рәис Ибраһимов. секретарь Кадерголов имзалары белән беркетелгән 3889 номерлы белешмә кәгазендә, мәсәлән, бу турыда бик ачык әйтелгән. Мәгълүм булганча. XIX йөзнең ахырында. XX йөзнең башында Россиядә социальэкономик һәм иҗтимагый-политик каршылыклар кискенләшә, мәгариф системасы да яңа чор таләпләрен канәгатьләндерми башлый. Җәмгыятьнең алдынгы карашлы вәкилләре арасында халык мәгарифен үстерү өчен көрәш көчәя. Нәкъ әнә шул чорда, заманының алдынгы карашлы кешесе, укытучы-мәгърифәтче буларак. Фәезхановның педагогика өлкәсенә күп көч куюы бер дә очраклы түгел. Аңа гаять авыр шартларда эшләргә туры килә. Укыту өчен әсбаплар, программалар, кулланмалар җитешми. Шулай булса да ул. беренчедән, сөйләү телен үстерүгә зур әһәмият бирә, икенчедән, телне практик кына түгел, ә бәлки теориягә, фәнгә бәйләп тә укытырга тырыша. Үзе дә күптөрле кулланмалар, дәреслекләр, ярдәмлекләр төзи. 1886 елда аның «Татар телигә кыскача гыльми сарыф«ы. 1888 елда исә «Гомуми җәгърәфия рисаләсе« дөнья күрә. Г. Фәезханов. тормыш өчен кирәкле фәннәр укыту һәм һөнәрләргә өйрәтү тарафдары буларак, мәктәп-мәдрәсәләрдә. ана һәм рус телләре белән бергә, математика, астрономия, география, тарих, физика кебек дөньяви фәннәр укытылуын күрергә тели, мәктәптә, рус һәм гарәп телләреннән тыш. нинди дә булса бер Европа теле дә өйрәнелергә тиеш, дип саный. Мәгърифәтче галим шулай ук мәктәп-мәдрәсәләрне тоту өчен акча табу мәсьәләсенә дә игътибар иткән. Яңа мәрдәсәләрне халыктан һәм укучылардан җыелган акча исәбенә салырга, соңыннан аларны җәмәгать файдасына васыять итеп калдырылган милек исәбенә тотарга мөмкин булыр иде. ди ул. Күренә ки, Габделгалләм Фәезханов. К. Насыйри. Ш. Мәрҗани. X. Фәезханов кебек укымышлыларның фикерләрен үстереп, аны яңа этапка күтәрү, ягъни саф дөньяви мәктәпләр булдыру мәсьәләсен куя. Ул шул идеяләрне гамәлгә ашыручы укытучы кадрлар әзерләүне дә, үз ана телебездә югары сыйфатлы дәреслекләр бул- дыруны да игътибарсыз калдырмый. Укытучылыкка ул әзерлекле кешеләрне сайлап куярга, шәкертләр, гади халык арасыннан сәләтле балаларны рус һәм Европа илләрендәге уку йортларында укытып кайтарырга тәкъдим итә. Югары сыйфатлы дәреслекләр әзерләү мәсьәләсендә исә аның үз үрнәге дә гыйбрәтле. Аның дәреслекләре татар мәктәп мәдрәсәләре үзенчәлекләрен искә алып төзелгән. халыкчан телдә язылган. Югарыда күрсәтелгән «Гомуми җәгърафия рисаләсе«н- дә. мәсәлән, автор бик күп яңа атамалар куллана, аларның күбесе хәзерге вакытта да гамәлдә йөри. Аңлаешлы булсын өчен атамаларның русча һәм гарәпчә исемнәре бергә китерелгән. Әлеге зур күләмле дәреслекне уку ярдәмлеге сыйфатында гына түгел. бәлки өлкәннәр өчен уку китабы итеп тә файдаланганнар, чөнки анда теге яки бу дәүләтнең табигате, халкы, мәдәнияте турында мәгълүмат бирелгән. Г. Фәезханов борынгы Шәрык әдәбиятының иң яхшы үрнәкләреннән саналган Зияддин Нәхшәбинең «Тутыйнамә» (1887). 1889 елда гарәп теленнән Ибне әл-Мөкәф- фәнең (Габдулла бине әл Мөкәффә — 721-757) «Китабе Кәлилә вә Димнә». 1891 елда исә «Әбелгазый Баһадир хан. Шәҗәрәи төрек» (француз телендә чыккан басмадан) дигән китапларны татарчага тәрҗемә итә. Билгеле, һөнәр, гыйлем һәм мәгърифәт акчадан куәтлерәк дигән фикер уздыручы, югары әхлак, зирәклек, тапкырлык сыйфатларын мактаучы бу әсәрләрнең эчтәлеге мәгърифәтче Г. Фәезхановның күңеленә хуш килгән! Г. Фәезханов 1893 елда календарь чыгара, 1896 елда исә аның «Хикәят вә мәкаләт» исеме астында әкиятләр һәм мәкальләр җыентыгы нәшер кылына. Шул ук вакытта Г. Фәезханов безнең алдыбызга үзенчәлекле фикер иясе, татар халкын үз телендә беренче мәртәбә экономик белемнәр белән таныштыручы." халкыбызның иҗтимагый фикер үсеше тарихында күренекле урын тотучы булып килеп баса. «Мөхәррикел әфкяр» (1893) һәм «Китаби мәҗалис әс-сәрвәт вә-л-мәгаш« (цензура тарафыннан 1892 елның 1 декабрендә расланып, нәшер ителмичә, кулъязма рәвешендә калган) дигән хезмәтләрендә татарлар арасында халык мәгарифе эшенең торышына тирән анализ ясала, шунда ук яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирү хакында кызыклы, заманга муафыйк фикерләр әйтелә. «Мөхәррикел әфкяр» исемле хезмәтенең 5 нче бүлегендә, мәсәлән, замананың күренекле галим-эшлеклеләре. мәгърифәтче әдипләре Гатаулла Баязидов (1847 1911), Габделкаюм Насыйри (1825-1902), Хәсәнгата Габәши (1863-1930) һәм Риза Фәхретдинев (1859-1936). Заһир (1870-1902) һәм Муса (1873-1949) Бигиевләр. Шакирҗан Таһири (1858-1918). Һади Максуди (1869-1941) һәм башкалар телгә алынып, күбесенең дини мәдрәсәләрдән соң рус уку йортларында гыйлем алулары. рус һәм төрек әдәбиятларыннан яхшы ук хәбәрдарлыкларына басым ясала. Г. Фәезханов «Мөхәррикел әфкяр» китабының нигезендә абыйсы Хөсәен Фәезхановның «Ислахи мәдарис» исемле, кулъязма хәлендә калган, хезмәтендәге идеяләрне күрергә мөмкин. Тик бер аерма бар, ул да булса, Г. Фәезханов. агасы Хөсәеннән үзгә буларак, мәсьәләгә заманчарак якын килеп, дөньяви мәктәпләрне Казан шәһәрендә генә түгел, бәлки башка шәһәрләрдә дә ачарга кирәк, бу мөһим эштә рус укытучылары хезмәтеннән файдалану мәгъкул. дигән фикерне уздыра. Әгәр дә халык, милләт буларак, гасырлар дәвамында гомер сөрергә тели икән. Г. Фәезханов карашынча, ул үз Втанына җаны-тәне белән бирелгән булырга, туган телен, әдәбиятын яратырга, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртергә һәм үстерергә, төрле һөнәрләргә ия булырга тиеш. Югарыда телгә алынган хезмәтләр Г. Фәезхановның укыту эшендә генә түгел, гыйльми эш белән дә тирәнтен кызыксынуын күрсәтәләр. Ул үз ана телен тирәнтен белү белән бергә, рус. француз, гарәп, фарсы, төрек, чуваш, казах телләрендә иркен сөйләшкән. Бу хәл исә аңа рус һәм дөнья әдәбиятлары белән танышырга киң мөмкинлек биргән. Безгә Габделгалләм Фәезхановның оныклары.Бөек Ватан сугышы ветераннары Фердинанд (Уфа авиация институты доценты, химия фәннәре кандидаты) һәм Рафаил (Уфа нефть эшкәртү заводында инженер) иптәшләрдә бабалары китап хәзинәсенең безнең көннәргәчә килеп ирешкән кадәресе белән танышырга насыйп булды. Гаҗәеп дөнья бу! Заманының татар әдәбияты әсәрләрен әйтеп тә тормастан. Көнбатыш Европа. Көнчыгыш әдәбияты үрнәкләре, дәреслекләр, философиягә, медицинага караган хезмәтләр. А. С. Пушкин. М. Ю. Лермонтов. Л. Н. Толстой, А. И. Куприн әсәрләре. Н. Рубакин хезмәтләре, Брокгауз һәм Ефронның 86 томлык «Энциклопедик сүзлеге»ме, 1912 елда Мәскәүдә чыккан «Ватан сугышы һәм рус җәмгыяте» һәм башка шундый тарихи хезмәтләрме — кыскасы, бай китапханә булган ул. Шуны әйтергә кирәк. 1887 елның җәендә Г. Фәезханов. Галия ханым һәм беренче улы Госман белән, Казаннан Уфага күчеп китә. - Г Фәезханоөнын политик экономиягә багышлан)ан хезмәте турында Ф Г. Газнзуллинның махсус тикшеренүе дянья күрде. Карагыз; Газизуллин ф. Г Дорогой к прайде. Казань. 1979. (Ред.в Соңгы елларында Г. Фәезханов Уфада «Галия» мәдрәсәсен оештыруда, катнаша, соңыннан анда, үзе төзегән дәреслекләр буенча, татар теле, география һәм тарих укыта. ‘ 1910 елның 12 январенда өендә, балаларына гарәп әдәбиятыннан сабак биргән ва кытта. йөрәк өянәгеннән. 60 яшендә Габделгалләм Фәезханов Уфада кинәт вафат була. Профессор Миркасыйм Госманов: «Габделгалләмнең ...уллары Госман. Ибраһим һәм Габдрахман Фәезхановлар гасырыбызның 20 иче елларында Уфада яшәгәннәр (кызының исеме әлегә ачыкланмады)»,— дип яза.' Берничә еллар дәвамында Уфа зиратындагы кабер ташларындагы язмаларны өйрән',. төрле архив чыганакларын барлау, ниһаять, Габделгалләм Фәезхановның нәсел-нәсәбе вәкилләре белән очрашу — сөйләшүләрнең сөземтәсе буларак, без бу мәсьәләгә беркадәр ачыклык керттек. Исеме югарыда телгә алынган, Казанда туган, Госман Габделгалләм улы башта Уфа ирләр гимназиясендә укый. 1904 елның 23 августында гимназиянең 5 иче классын тәмамлау турындагы бирелгән таныклыктан күренгәнчә, ул, нәселдән килгән зирәклек. аеруча рус, латин, грек, француз һәм немец телләреннән зур сәләтлелек күрсәткән. 1906 елда әтисе аны үзе эшләгән «Галия» мәдрәсәсенә күчерә Шуны да басым ясап әйтергә кирәк, Госман Фәезхановның татар әдәбияты классигы, революционер һәм дәүләт эшлеклесе Г. Ибраһимов белән дуслыгы аның соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Госман Пушкин урамындагы йортны 1908 елның 30 декабрендә сатып ала. Бу йорт соңыннан Свердлов урамындагы 47 нче өй булып, кызганычка каршы, 1969 елны бөтенләй сүтелде. Габделгалләм Фәезханов, үз куллары белән, өй каршында утырткан карт тополь генә аның якты хатирәсен искә төшереп, биредә яшәвен дәвам итә. Россиядә Беренче буржуаз демократик революция елларында Госман Фәезханов анда яшерен матбага оештыра, революционерларның очрашу урыны да шушы йортта булган. Листовкаларны кардәшләренең кызлары Мәрьям. Әминә һәм Зәйнәп апалар тараталар. Соңыннан Госман Фәезханов укытучылык хезмәтен башкара — рус теле һәм әдәбияты укыта. 1911 елларның башында, революцион эш чәнлеге өчен, ул укытучылык вазифасыннан мәхрүм ителгән әтисе шикелле үк, Уфа дагы Себер сәүдә баккысында төрле эшләр башкарырга мәҗбүр булган. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, прапорщик дәрәҗәсенә ирешә, солдатлар арасында актив революцион эш белән шөгыльләнә. Сугыштан соң, Уфага кайтып, Колчак гаскәрләренә каршы Себергә юнәлә, милли партизан берләшмәсе оештырып, үзе шул отрядның командиры була, акларга каршы партизанлык хәрәкәтенә җирле Себер татарларын да җәлеп итә, анда Совет властен урнаштыруга зур көч куя. Ахырда Госман Фәезханов Новониколаевск шәһәрендә (хәзерге Новосибирск) төпләнеп кала, өйләнә, шәһәр оешмаларының берсендә баш бухгалтер булып эшли. Ләкин фронтларда алган яра-җәрәхәтләре нәтиҗәсендә аякларында яман шеш авыруы башланып, 1934 елда дөнья куя. Кабере Новосибирскида. Аның өч кызы да шунда яши. Икенче улы — Ибраһим Фәезханов (1897-1961). 1912-1916 елларда Уфа сәүдә мәктәбен тәмамлый. Гражданнар сугышында катнаша, 1919 елда Петербургта Юденичка каршы көрәшә. Кайткач — гомере буе исәп-хисап хезмәтендә тереклек кыла. Кабере Уфада. Ибраһим абзыйның кызы — А. И. Мамаева Уфада врач. Өченче улы — Габдрахман Фәезханов (1898-1948). 1917 елда Уфа реаль училищесын тәмамлап, дәһшәтле елларда, шәһәрне аклардан азат иткәч, төрле мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнә. 1921 елда Төркстанга бара. Көнчыгыш халыклары арасында зур оештыру эшләре белән мәшгуль була. 1924 елда Уфага кайта, өйләнә. Гомере буе бухгалтер булып хезмәт итә. Кабере Уфада. Улы Зирәк — нефтьче инженер Кызы — Әминә (1904-1933). Уфада Мариинская кызлар гимназиясен бетерә, Казан университетының медицина факультетын тәмамлап, егерменче еллар азагыннан Казан. Мәскәү һәм аның әтрафындагы шифаханәләрдә врач булып хезмәт итә. Габделгалләм һәм аның хатыны, балалары үз халкының һәм Ватанының патриот лары иде. Әйе. Уфаның мәгърифәтчелек тарихы битләрен актара башласаң, искиткеч гүзәл күренешләргә тап буласың... Мифтахетдин Акмулла. Риза Фәхретдинев. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Волжская. Галимҗан Ибраһимов, Хөсәен Ямашевларны хәтерли ул. Алар тукталган яисә яшәгән йортларның күбесе исән әле. Яшь буында, халкыбызда патриотик хисләр тәрбияләүдә, Уфаның тарихи йөзен, мохитын ачуда мондый истәлекләрнең роле, билгеле, әйтеп бетергесез. Олы . шәхесләр исеме белән бәйле урыннарны кадерләп саклау, мемориаль такталар белән * билгеләү алар алдындагы зур бурычыбыз булып кала.

Реклама