ЯШЬ ДУСТЫМ ФАИЛ

Фаил Шәфигуллин безнең әдәбиятыбызга алтмыш бишенче елларда килде. Аның шигырьләрендә башкалардан бер кадәр аерылып торган шәһәр күренеше, завод цехлары, эшче кешеләр гәүдәләнде. Чөнки ул, үзе эшче буларак, үз мохитен дорес итеп чагылдырырга, шуннан шигърият табарга, аны гади һәм колоритлы итеп, ачык төстәге буяулар белән сурәтләүгә зур әһәмият бирә иде. Бу юлда ул. кайберәүләрнең бик үк урынлы булмаган тәнкыйтьләренә карамастан. шактый уңышларга иреште. Дорес. болар әле беренче уңышлар, беренче адымнар иде. By җәһәттән аның: «Завод җыры». «Кою цехында», «Тимер» дигән шигырьләре игътибарга лаек. Ә тагын «...Төнге күктән атылып төште яшен». «Мәңгелек ут», • Кызык хәл», »Бәхәс«, «Ел фасыллары* кебек шигырьләре Фаилнең нечкә хисле, сизгер, йомшак күңелле, тирән фикерле, ә кайчакта фәлсәфи авазлы шагыйрь икәнлеген дә әйтеп торалар. Аннан миңа Фаилнең »Бәхет йолдызы астында» исемле повестен рәхәтләнеп, бер утыруда укып чыгарга туры килде. Монда автор, туган халкы кебек, авылдан аеры лып, вакытлыча, хуҗалык өчен акча юнәтергә дип ерак диңгез буйларына эшкә киткән бер егет хәлләрен сөйли Мин бу повестьны укыгач Фаил өчен чын күңелдән шатландым. Шагыйрь кеше үзен әдәбиятның һәр жанрында да үз өендә кебек иркен һәм ышанычлы итеп тоярга тиеш Менә бу повесть шуның бер дәлиле инде, дип нәтиҗә ясадым. Шулар белән бергә. Фаилнең иҗаты сатира юмор ягыннан да ачылып китте. • Чаян, журналында эшли башлау белән ул жанр анда тагы да активлашып, камил ләшеп мәйданга чыкты. Аның бу тор иҗаты безнең олы язучыларыбыз тарафыннан төрле чыгышларда булсын, төрле рецензияләрдә булсын мактаулы бәя алды. Шагыйрь дә. хикәяче дә. сатирик та булып Фаил Шафигуллин күз алдыбызда үсте, көннән- көн яңарды, олыгайды. Арабызда ун елга якын бергә хезмәт иткән, станоктан әдәбият ка килгән, чын иҗат юлына аяк баскан талантлы яшь дустыбыздан безгә кинәт, көтмәгәндә мәңгегә аерылырга туры килде Аның һәлакәте мине бик борчыды... Минем өчен дә, әдәбиятыбыз өчен дә бик үкенечле югалту булды. Мин әле һаман да Фаилне бик сагынып искә алам. Хәзер аның урынында «Чаян» журналы редакциясендә шулай ук талантлы яшь дусларымнан берсе Зөлфәт утырса да, редакциягә килгән саен Фаилне бик юксынам... Шулай шул. һәр эштә, һәркемне алыштырып була, ләкин иҗат эшендә беркемне дә алыштырып булмый. Андыйны. күпме эшләү һәм яшәвенә карамастан, шәхес буларак алыштырып булмый: аның үз урыны, үз иҗаты, үз аһәңе бар. Ә ул — гомерлек! Фаилне мин беренче тапкыр Зеленодольск шәһәрендә күрдем. Шәһәрнең культура сараена, без. берничә язучы, әдәби кичәгә барган идек. Шунда, кичәдән соң, мине Фаил белән олы язучыбыз Идрис Туктар ага таныштырды. Уртадан беркадәр тәбәнәгрәк буе, Мефистофельнекенә тартым кылыч борыны һәм күзләре, бераз кыюсызлыгын сиздереп торган үзен тотышы белән ул һаман күз алдымда. Идрис Туктар ага миңа: — Менә, Арслан, теге мин әйткән бик талантлы эшче егет Фаил Шәфигуллин шушы була инде,— диде. Шуннан беркадәр вакыт үткәч ул «Казан утлары» редакциясенә — минем янга килде. Шигърият бүлегенә шигырьләр китергән икән. Шулай итеп без аның белән якын нан танышып киттек. Алтмыш дүртенче еллардан башлап «Казан утлары»ның шигърият бүлегендә эшләгәнгә күрә, яшьләрдән минем дусларым күбәйде Шулар арасында Фаил дә берен- челәрдән иде. Редакциядә мин яшьләр белән сигез ел эшләдем. Шул вакыт эчендә без бик якын кешеләргә әйләнеп киттек. Мин яшьләрне яшьсенмәгән кебек, алар да мине картсынмадылар. Миңа инде ялга чыгар вакыт җитеп, редакциядән киткәч тә, безнең аралашу дәвам итте. Бик еш бергә җыелып, төрле хәлләр турында сөйләшә идек. Ф Мондый вакытларда әдәби мәсьәләләр турында сөйләшүләр дә сирәк булмады. Гәпләшүләр, җыелышлардагы шикелле рәсми төс алмаганга күрә, үтемлерәк, тәэсирлерәк, кызыклырак була иде. Бервакыт мин шулай, эш көне азагына таба, «Чаян«га килеп, өстемне Фаилләр бүлмәсендә салдым да, «Ялкын» редакциясенә җыелган бер төркем яшьләр янына юнәлдем. Бер кадәр вакыт үткәннән соң, гәпнең иң кызган чагында, ишектән берәү килеп керде. Эшләпәсен күзләренә басып кигән, өстендә үзе кадәр ике кеше сыярлык кара куртка, аның чабулары тезеннән түбән, кулына таяк тоткан... Туктале, бу минем таяк түгелме соң?! Әйе. бу минем таягым, минем курткам, минем эшләпәм иде. Җыелганнар бер тавыштан хахылдап көлеп җибәрделәр: Фаил мин булып киенеп кергән икән. Башта керүченең карикатуралы шәкеленә күбрәк игътибар биргәнгә күрәдер, размеры белән Фаил өстендә бөтенләй ят төскә кергән киемнәремне үзем дә кинәт таный алмадым. Менә ул миңа охшатып, шау-шуны басарга тырышып, калын тавыш белән: — Исәнмесез, җилкуарлар!— дип исәнләште дә, эшләпәсен салып, үзе шаркылдап көлеп җибәрде. Башыннан салгач, куртка тагы да зуррак булып күренде. Туйганчы рәхәтләнеп көлештек. Бервакыт, ниндидер бәйрәмгә журнал өчен «Чаян«ча котлау кирәк булып чыкты. Бик тәгаен вәгъдә итмәсәм дә, үтенгәч бер көйле әйбер язып китердем. Редакциянең җаваплы секретаре Мәгъсум Хуҗин да шунда иде. Фаил кулъязманы карады да: — Нури абый, бу бит «Чаян«ча килеп чыкмаган, моны теләсәң кайсы газетага биреп була, көлкесе юк, җитди плакат!— диде. Мин аның шулайрак икәнен үзем дә сизенгән идем, каршы бер сүз дә әйтмәдем. Күпмедер вакыттан соң тагын шул ук редакциядә шундый ук хәл булды. Бу юлы котлауны Фаил үзе язган иде. Укыды. — Ничек, Нури абый?— диде. Котлау «Чаян»ча чыкмаган иде. Мин: — Бу нәкъ теге бәйрәмдә мин язган котлау шикеллерәк килеп чыккан икән,— дидем. Мәгъсум Хуҗин сәер елмаеп Фаилгә карады. Фаил шаркылдап көлеп тә җибәрде, кулъязмасын ерткалап, чүплек кәрзиненә до ташлады. Әдәби мәсьәләләрдә безнең арада шулай бернинди тәкәллефсез, ачыктан ачык мөнәсәбәт гел яшәп килде. Бервакыт телевидениедән юбилеема мине телевизион язмага алабыз дип хәбәр иттеләр һәм үзем белән бергә ике яшь шагыйрьне дә алуымны үтенделәр. Уйлап та тормыйча Фаил белән Зөлфәтне сайладым. Сәгате килеп җитүгә, без өчәүләп, әлеге тавышлы һәм хәрәкәтле рәсемгә төшерә торган тылсымлы аппаратлы машинага утырып, Казанның төрле урыннарына бардык, агачлыкта, чишмә буйларында булдык. Шулай итеп бергәләп тасмага язылдык. Ул тасма хәзер фондта хатирә булып саклана. Ихтыяҗы чыккан саен, сирәк булса да. телевидениедән күрсәтелә. Минем өчен ул тылсымлы язма бәя биреп бетермәслек хатирә булып калды. Әйе, ярата иде Фаил Нури абыйсын, мин аны яраткан кебек үк ярата иде. Фаилнең хикәясендә кечкенә куллы көчле бер абзый сурәте бар. Үзем түгел микән бу дип шикләнеп, мин аннан: — Ул абзыең ниндирәк кеше иде?— дип сораштыргалый идем. Мондый вакытларда Фаил җавап кайтармый, тик бик серле итеп, минем кулларыма карый да, Мефистофельчә елмая гына иде.

Реклама