Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТЫЗЫНЧЫ ЕЛЛАРДА

Хәбәрдарлык һәм тормышны демократияләштерү соңгы еллардагы яшәешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып әверелде. Алар партиябез башлаган үзгәртеп коруның иң зур казаныш ларыннан саналырга хаклы. Үзгәртеп кору тарих фәне өлкәсендә дә зур үзгәрешләргә китерде, тарихыбызның бил- гесезлеге белән үзәккә үткән «ак таплар»ыннан арыну башланды. Эш шома гына бармый, әлбәттә. Күп кенә мөһим мәсьәләләр коллектив көч куюны таләп итә, шуның өстене теге яки бу тарихи проблеманы тикшерү, аның нәтиҗәләре белән укучыларны таныштыру — шактый вакыт сорый торган катлаулы эш. Укучыга тәкъдим ителгән бу язма да тарихыбызның моңа кадәр чагыштырмача аз яктыртылган бер өлкәсенә — утызынчы елларда кулъязма мирасыбызны өйрәнү һәм саклап калуга бәйле сәхифәләргә, шул өлкәдә эшләп фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән галимнәргә багышлана. Көнчыгыш язмаларын, шул исәптән татар кулъязмаларын җыю һәм өйрәнүнең ике йөз елга якын тарихы бар Нигезе күренекле галимнәр Ибраһим Хәлфин (1778-1829), Христиан Мартин Френ (1782-1851). Карл Фукс (1776-1846) һәм башкалар тарафыннан салынган татар археографиясенең барлык дәверләре дә бертигез өйрәнелмәгән әле. Бу җәһәттән караганда, СССР Фәннәр академиясе тарафыннан 1934 елда Татарстанга җибәрелгән археографии экспедициянең оешу тарихы һәм эшчәнлеге дә мәгълүм дәрәҗәдә әһәмияткә ия. Тарихи әдәбиятта бу экспедициянең оештырылуы турында төрле фикерләр яшәп килә Мәсәлән, тарихчы Е. А. Серова аны. СССР Фәннәр академиясе инициативасы белән оештырылган, дип саный Күренекле татар археографы Сәет Ва- хидинең автобиографиясендә исә экспедициянең оештырылуы аның инициативасына кайтарып калдырыла2 . Ләкин, милли тарихыбыз нигезен тәшкил иткән меңнәрчә кулъязмаларны, документаль чыганакларны җыеп фәнни оешмаларга бүләк иткән бу затның фидакарь эшчәнлеген тәкъдир иткән хәлдә дә, без әлеге раслау белән килешеп бетә алмыйбыз Чөнки СССР Фәннәр академиясенең 1934 елда Татарстанга оештырылган әлеге экспедициясе 20-30 елларда илебездә һәм шул исәптән Татарстанда барган күп кенә фаҗигале хәлләргә, төрле политик процессларга бәйле. Экспедициянең оешуын һәм эшчәнлеген бары тик шул вакыйгалар җирлегендә генә тулырак аңларга мөмкин. Егерменче-утызынчы еллар башы көнчыгыш, шул исәптән татар кулъязмалары яшәешендә иң авыр вакытларның берсе була. Бу хәлнең тууы түбәндәгеләргә бәйле иде. Беренчедән, ул елларда татар әлифбасын латин графикасына күчерү нәтиҗәсендә, гарәп язулы татар кулъязмалары һәм басма китаплары үзләренең моңа кадәр мең ел буе үтәп килгән вазифасын югалта. Дәүләт оешмаларында, уку-укыту, фән, сәнгать, әдәбият — гомумән. җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә диярлек гарәп язулы басмалар кирәксезгә әверелә, үги хәлгә куела. Икенчедән, егерменче-утызынчы елларда чын мәгънәсендә фәнни-атеистик булырга тиешле эш ил күләмендә формаль рәвештә алып барылган «ура-атеизм» политикасы, искелек калдыгы дип игълан ителгән гарәп язулы китапларга каршы көрәш белән алышты- рылды Нәкъ шушы елларда — меңәрләгән мәчет манаралары киселгәндә, мәдрәсәләр ябылганда — халкыбызның йөзләрчә еллар дәвамында тупланып килгән кулъязма байлыгы йөге-йөге белән яндырылды, җиргә күмелде, туздырылды. Өченчедән, «солтангалиевчелек» дигән политик уйдырма хәрәкәтне тар-мар итү вакытында да кулъязма мирасыбызга зур зыян ясалды. Тора-бара эш шуңа барып җитә ки. гарәп хәрефләре белән язылган китап саклаучыларны солтаигалиевчелектә гаепли башлыйлар. Әйтерсең лә В И. Ленин әсәрләре, партия-совет документлары әле кайчан гына шушы хәрефләр белән басылмаган?! Әнә шул солтаигалиевчелектә гаепләнеп кулга алынган татар галимнәренең шәхси китапханәсендәге кулъязмалар да (ә алар, әлбәттә. иң кыйммәтле дигән әсәрләрне саклаганнар) эзсез югала. Дүртенчедән, кулъязма мирасыбызга иң зур удар Сталинның шәхес культы елларынСерова Е А. Историко-археографический институт Академии наук СССР (1931 1936 гг.)—К-та' Истории и историки. Историографический ежегодник. 1976. М . 1979. 70 6 СССР Фоннар академиясенең Канчыгышны ойрену институтының Ленинград булеге. Кенчыгышны ойранучелар архивы, ill ф 1 таса 19 >ш. 5 б (Алга тебе Кенчыгышны ейраиучелар архивы) Х дагы репрессияләре, бигрәк тә авыл хуҗалыгын коллективлаштыр/ һәм «кулакны сыйныф буларак бетерү» кампаниясе чорында ясала. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, кулъязма мирасыбызның шактый зур өлеше нәкъ менә шул елларда юк ителә. Егерменче еллар азагында һәм утызынчы еллар башында уздырылган макулатура җыю кампаниясе дә архив документларының күпләп юкка чыгарылуына өлешчә булышлык иткән. 1928 елның 20 декабрендә илдәге бөтен оешмаларга һәм предприятиеләргә кәгазь макулатурасын, шул исәптән «фәнни һәм практик әһәмияте булмаган» архив документларын да Бумсиндикатка тапшырырга әмер бирелә4 . Бу карар үзәктә дә, урыннарда да үтә зур тырышлык белән тормышка ашырыла. Шул чордагы архив хезмәткәре А. Максимов бу кампаниянең Татарстан Үзәк Дәүләт архивында уңышлы алып барылуын, кәгазь промышленностена планда каралган 95 тонна урынына 103 тонна 247 килограмм архив документлары тапшырылуын хәбәр итә5 . Тонналаган архив материалларын макулатурага бу рәвешле тапшырганда бик кыйммәтле документаль чыганакларның да юкка чыгарылуы көн кебек ачык. Ул вакытта архив материалларына фәнни экспертиза ясарлык махсус хезмәткәрләренең бармак белән санарлык булуын да истән чыгармыйк. Шул ук А. Максимов язуынча, 1930 ел ахырында Свияжск районы җыеп тапшырган 7,5 тоннага якын архив документлары арасында «мәңге сакланырга тиешле»ләре дә булган. Кулъязмаларга, архив документларына карата булган мондый наданлык тарихчыларны һәм. гомумән, фән эшлек леләрен борчымый калмаган, әлбәттә. Шуңа күрә тарих- чы-марксистларның 1928 ел ахырында һәм 1929 ел башында булып узган Беренче Бөтенсоюз конференциясе тарихи кыйммәткә ия булган архив материалларын саклап калу турында махсус резолюция кабул итә. «Архивны юк итү җиңел. Яңадан торгызу мөмкин түгел»,— дип язылган конференция резолюциясендә6 . Кыскасы, тарихи чыганакларның мөһим өлешен тәшкил итүче кулъязма ядкарьләр, табигый хәвеф-хәтәрләр тәэсиренә караганда, егерме-утызыичы елларда күбрәк ясалма, субъектив сәбәпләр аркасында юкка чыгарылган, һәм менә шул югарыда бәян ителгән сәбәпләр Татарстанга кулъязма истәлекләрне җыю буенча махсус археографии экспедиция оештырылуга нигез булган Көнчыгыш телләрендә язылган кулъязмаларның күпләп юк ителүе хакындагы хәбәрләр утызынчы еллар башында төрле яклардан (Урта Азия, Идел буе, Урал) СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтына, академик А. Н. Самойлович җитәкләгән Урта Азия кабинетына килә башлый. Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре, күренекле галим Е. Э. Бертельс мәгълүматларына караганда (ул 1930 елда Урта Азиядә командировкада булып кайта), кайбер бик тә кыйммәтле, уникаль кулъязмаларның чит илләргә озатылуы билгеле була. Ул вакытта СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары башлыгы, ягъни мөфти булып хезмәт итүче күренекле татар галиме, язучы, журналист, мәгърифәтче Риза Фәхретдинев 1932 елның 7 августында СССР Фәннәр академиясе Президиумына хат белән мөрәҗәгать итә7 . Ул, Фәннәр академиясенең игътибарын уникаль кулъязмалар сакланган шәхси китапханәләрнең юкка чыгарылу фактларына юнәлтеп, исән калган кулъязмаларның аеруча кыйммәтлеләрен булса да саклап калырга өнди. Кыйммәтле кулъязмалар сакланучы шәхси китапханәләр җөмләсеннән Р. Фәхретдинев Татарстанның Түнтәр авылындагы Гали ишан, Бөре өязендәге Учбүли авылындагы Тулиев- лар, Саратов губернасы Кузнецк өязе Пенделка авылындагы Дебердиевлар, Сембер губернасы Карсун өязе Гурьевка (Биябашы) авылындагы Хәсән Акчуриннар китапханәләрен саный «Төмән өязе Малчын авылындагы Сәйдуковлар китапханәсендә Багдадта Габбасилар дәверендә язылган кулъязмалар булуы турында мәгълүматлар бар»,— дип яза Р Фәхретдинев Шунысын да әйтергә кирәк, Октябрь революциясенә кадәр үк армый-талмый халкыбыз тарихын өйрәнүче, ун ел буе үз редакторлыгында чыгып килгән «Шура» журналы аша укучыларны татар кулъязмаларын, документаль чыганакларны җыярга, сакларга чакыручы Р Фәхретдиневнең бу мөрәҗәгать хатын галимнең совет чорында кулъязма мирасыбызны саклауга юнәлдерелгән иң соңгы өндәве дияргә дә ярый. Соңгы вакытларда мәгълүм булганча, 1925 елның февраль азакларында Риза Фәхретдинев Казанга килә һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре белән рәсми очрашулар үткәрә. Әлеге сөйләшүләрдә һәм шулай ук Г. Ибраһимов фатирында булган очрашуда да Р Фәхретдинев дини оешмаларның эшчәнлеге, аларның дәүләт органнары белән мөнәсәбәте, дин әһелләренә карата закоилылыкны саклау һәм башка мөһим мәсьәләләр белән бергә борынгы кулъязмаларның кайбер очракларда конфискацияләнеп юкка чыгарылуы, шәхси китапханәләрнең туздырылуы турында да ачынып сөйли, һәм хөкүмәт вәкилләре 4 Максаков в В Историк - органнтлии» ар.ианого дела • СССР 1917-1945 М 1969. 21$ 6 5 Максимов А Работа Татцентрарха..а ■ 1931 г — -Ар«чанов дело., вмп. III-IV М . 1932. 89 б 6 Труды Первой Всесоюзной «оиф.1( оиции исторнкоа-марксистов г. 2- М. 1930. 613 б 7 Йончыгышны ойраиучепар ар.на... 152 ф . 1 а тлев . 308 >ш. 4-5 6 нең, галимнәрнең игътибарын янә бер кат кулъязма мирасны саклауга юнәлтә' Бер елдан 'оң, шушы очрашуларда катнашкан һәм ул елларда Гыйльми Үзәкне җитәкләгән Г Ибра- ■ 1МОЗНЫҢ кулы куелган документ— Лерек-татар һәм Көнчыгыш кулъязмаларын җыю туры-да» өндәмә мөрәҗәгатьнең басылып чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. ("Кызыл Гәтарстан... 1926, 15 июнь) Шул ук 1925 елда, Уфада, Диния нәзаратының таш биналарын бушатырга дигән боерык булгач, Р. Фәхретдинев шәһәр комитетына мөрәҗәгать итеп, киләчәк буыннар өчен әһәмиятле фәнни чыганак булган 68250 берәмлек архив материал- гарын саклап калуга ирешә Ә Хайруллин язганча, галимнең «шушы олы хезмәте генә . & фәнни һәм гражданлык батырлыгы булып тора» ("Казан утлары». 1984, 1 сан, 162 б.) Р Фәхретдинев белән электән үк таныш һәм дустанә мөнәсәбәттә торган академик A Н Самойлович, галимнән хат алгач. Көнчыгышны өйрәнү институты директоры академик С Р Ольденбургка мөрәҗәгать итеп, 1933 елда Идел буена һәм Урта Азиягә борынгы кулъязмалар җыю буенча ике экспедиция оештырырга тәкъдим итә . Үз чиратында академик Ольденбург, 1933 елның 21 маенда СССР Фәннәр академиясе президиумына мөрәҗәгать итеп, Идел буена Һәм Урта Азиягә оештырылачак экспедицияләрне акча белән тәэмин итүне сорый9 Шул ук вакытта, ягъни 1933 елның маенда. СССР Фәннәр академиясе секретаре академик В П Волгин да ВКП(б) Үзәк Комитетының культура һәм пропаганда бүлегенә хат җибәрә ° Көнчыгыш телләрендә язылган борынгы кулъязмаларның юк ителүен, шәхси китапханәләрнең туздырылуын билгеләп үтеп, В. П. Волгин СССР Фәннәр академиясенең оммунис’ик фракциясе исеменнән барлык милли республикалар һәм өлкәләрнең пар- •ия, совет органнарына хат җибәреп кулъязмалар җыю, аларны саклау өчен кешеләр һәм средстволар бүлеп бирүне, фән өчен аеруча кыйммәтле кулъязмаларны сатып алуны, шулай ук Академия тарафыннан шушы максат белән Урта Азиягә, Идел һәм Урал кларына җибәрелгән белгечләргә ярдәм итүне сорый. В П Волгинның мөрәҗәгате дә Көнчыгышны өйрәнүче 'алим Е Э Бертельс мәгълүматлары һәм Р Фәхретдинев хатына таянып язылган. Әмма күрсәтелгән төбәкләргә 1933 елда экспедицияләр җибәрелми кала. 1934 ел башында Казаннан күренекле археограф-тарихчы Сәет Вахиди озак еллар буе Татарстанда җыйган кулъязмаларны Көнчыгышны өйрәнү институтына бүләк итәргә теләвен хәбәр итә Кулъязмаларны кабул итү һәм Ленинградка җибәрү өчен Казанга академик А. Н Самойловичның шәкерте, татар халык шагыйре Г Тукайның туганнан туган энесе Вәли Габдрахман улы Зәбиров килә. С Вахиди җыйган кулъязмаларны кабул итү ' әм Ленинградка җибәрү белән бергә. 1934 елның маенда В. Зәбиров Казандагы фәнни оешмаларның архивлары, кулъязма фондларының торышы һәм XIXXX гасыр башы татар галимнәренең, әдипләренең шәхси китапханәләре язмышы белән дә ныклап кызыксына. Кулъязма, архив фондларының торышын өйрәнү нәтиҗәсендә, ул Көнчыгышны рәнү институты директоры урынбасары П И Воробьевка. Тарих комиссиясе председа- е академик В П. Волгин. Ленинградтагы Тарих-археография институты директоры ■ Г Томсинский һәм ВКП(б)ның Татарстан Өлкә комитеты культура һәм пропаганда бүлеге мөдире И Рәхмәтуллинга доклад язмасы җибәрә Әлеге документта С Вахиди- - . археографии эшчәнлеге * урында яза һәм аның тарафыннан Көнчыгышны өйрәнү . итутына тапшырылган кулъязмаларга кыскача күзәтү ясый Бу документта шулай ук бор лнгы татар китапханәләре турында да шактый мәгълүматлар тупланган, аларның соңгы дәвердәге язмышлары тасвирланган Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанның Кукмара ра> иным кергән Түнтәр авылындагы китапханәгә моннан өч гасыр элек нигез салынган, диг яза В Зәбиров Инде әчгиәнебезчә, коллективлаштыру һәм «кулакларны сыйныф буларак бетерү., дәверендә шәхси китапханәләр бигрәк тә аяныч хәлдә кала. Алардагы хәзинәнең күп өлеше район һәм авыл советы башкарма комитетлары тарафыннан макулатурага тапшырылган Шул ук вакытта Зәбиров кулъязмаларның сан ягыннан аз булса да, сыйфат ягыннан караганда кыйммәтле өлеше төрле юллар белән сакланып калынганлыгын да хәбәр итә Әлбәттә, борын борыннан язупы. китаплы халык булган татарларда төрле-төрле гарасатлардан соң да кулъязма китаплар сакланып калган. Казан дәүләт университеты белән Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтларының алтмышынчы еллардан бирле даими эшләп килгән археографии экспедицияләр эшчәнлеге әнә шуны күрсәтә. В Зәбиров язмасыннан күренгәнчә. Казандагы кайбер фәнни оешмалар хосусый китапханәләрне оешкан төстә "үзләренә алу белән дә шөгыльләнгәннәр Мәсәлән, рес8 9 Сулгаибеио. Б Попмгиа диалога — -Веиернка Казани- 1989 Ш фо.роль Кончь>гь ф ' • ’«ст 7?.29 М публиканың Үзәк фәнни китапханәсенә Түнтәр авылындагы укымышлы Нәҗип Түнтәри китапханәсенең бер элеше. Кышкардан Исмәгыйль Үтәгәнев китапханәсе, күренекле татар тарихчысы Хәсәнгата Габәши китапханәсе һәм Казанда Казаковлар китапханәсе алынган. ОГПУ органнары тарафыннан да кайбер шәхси китапханәләр хуҗалары белән бергә «кулга алынганнар», В Зәбиров мәгълүматларына караганда. 1934 елларда Татарстанның ОГПУ органнарында күренекле татар галимнәре Габденнасыйр Курсави һәм Һади Атласи китапханәләре сакланган. Солтангалиевчелектә гаепләнеп репрессияләнгән галимнәрнең (Гали Рәхим, Жамал Вәлиди, Юнысов һ. 6.) шәхси китапханәләрендә дә кулъязмалар күп булган. Шул ук документта В. Зәбиров ул вакытта Казандагы фәнни оешмаларның кулъязмалар фондына кыскача бәя бирә һәм борынгы мирасны өйрәнүче үзәк булмавын, эшнең плансыз алып барылуын, кулъязмаларның төрле оешмаларга сибелүен һәм шулай ук аеруча кыйммәтле кайбер кулъязма истәлекләрне урлау очракларын да күрсәтеп уза. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, В. Зәбиров 1934 елның җәендә Татарстанга көнчыгыш кулъязмаларын җыю буенча археографии экспедиция оештырырга тәкъдим итә. Моннан тыш галим ВКП(б) Үзәк Комитеты каршына ОГПУ органнары тарафыннан алынган барлык көнчыгыш кулъязмаларын Фәннәр академиясенә тапшыру. РСФСР һәм Татарстан хөкүмәтеннән Казандагы кулъязма чыганакларны саклау һәм фәнни эшкәртү мәсьәләләрен тәртипкә салуны таләп итү мәсьәләсен дә куя. Шулай ук Көнчыгышны өйрәнү институтында сакланучы татар кулъязмаларын тикшерү эшен кичектермичә тормышка ашырырга кирәклеген да билгеләп үтә. В. Зәбиров тарафыннан язылган әлеге доклад язмасын алган академик В. П. Волгин тиешле тәкъдимнәр белән яңадан РСФСР һәм Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советларына мөрәҗәгать итә. Бары тик шушы күмәк тырышлык нәтиҗәсендә генә мәсьәлә уңай хәл ителә һәм Татарстанга СССР Фәннәр академиясенең археографии экспедициясе җибәрелә. Составында В. Зәбиров һәм С. Вахиди булган бу экспедиция Казанда, Арча, Биектау, Балтач районнарында ике ай чамасы эшли, 1203 кулъязма, бер мең данә чамасы документаль чыганаклар, 1859 басма китап җыела һәм Көнчыгышны өйрәнү институтына. Ленинградка җибәрелә. Экспедициянең эше урып-җыю вакытына туры килгәнгә күрә төрле кыенлыклар килеп чыга, кулъязмаларны җибәрү өчен транспорт һәм әрҗәләр җитми. Экспедиция эшенә халыкның мөнәсәбәте дә төрлечә була. Берәүләр галимнәргә теләп булышсалар, икенчеләре — дингә каршы көрәш кампаниясе, солтанга- лиевчелек карачкысы белән куркытылганнары — шикләнеп карыйлар «Халык бик сак. Күпләр счет яки расписка бирү түгел, фамилияләрен атарга да теләмиләр».— дип яза B. Зәбиров Г. Папаянга адресланган хатында. Шул ук вакытта Зәбиров экспедиция эшенә «җирле органнар, бигрәк тә НКВД дустанә мөнәсәбәттә тора һәм булышлык итә».— дип яза Экспедиция тарафыннан җыелган материаллар турында сөйли башласаң, сүз озакка китәр иде. Аларга кыскача күзәтү ясап, В Зәбиров матбугатта чыгыш та ясаган13, һәм СССР Фәннәр академиясенең 1934 елгы декабрь сессиясендә экспедиция эше белән фәнни җәмәгатьчелекне дә таныштырган була. Әлеге экспедициянең уңышлы нәтиҗәләре Фәннәр академиясенә киләчәктә археографии тикшеренү эшләрен планлы рәвештә алып барырга һәм кулъязмалар җыюны Татарстан белән генә чикләмичә башка төбәкләргә дә җәелдерергә нигез биргән. Әйтик. 1935 елда 8 Зәбиров Әстерхан — Уральск — Оренбург — Троицк — Орск маршруты буйлап археографии сәфәргә чыга һәм берничә йөз борынгы кулъязманы эзсез югалудан саклап кала. 1936 елда да Зәбиров төрле төбәкләрдә татар кулъязмалары җыярга әзерләнә. Фәнни оешмалар белән килешүләр тезелә. Әмма бу елда аңа зур иҗат планнарын тормышка ашырырга насыйп булмый. Шәхес культының җан өшеткеч җилләре Көнчыгышны өйрәнү институты коридорларында да исә башлый Бер-бер артлы академик А. Н. Самойлович, аннары В. Зәбиров гаепсезгә кулга алынып юк ителәләр. Казанда C. Вахиди да кулга алына. Шуннан соң милли-мәдәни тарихыбызның нигезен тәшкил иткән кулъязма мирасны планлы рәвештә, экспедиция ысулы белән җыю һәм өйрәнү эше алтмышынчы еллар башына кадәр тукталып кала.