ТАТАР ЖУРНАЛЛАРЫ

.КАЗАН УТЛАРЫ. ЖУРНАЛЫНЫҢ 800 НЧЕ САНЫ ЧЫГУ УҢАЕННАН уш урында берни дә барлыкка килә алмый; «иске, черек тормышны җимереп, без яңа якты тормыш корырбыз» дигән канатлы җыр белән сак эш итәргә кирәк. Чөнки мәшһүр Интернационал» җыры (1871) бар. Анда коллык дөньясын җимерү турында гына сүз бара Шуны җимереп, яңа. иркен дөнья төзү кирәклеге әйтелә Без байтак җимердек. Татарның беренче әдәби журналлары—бүгенге «Казан ут- парыхның башлангычы булган «Шура». «Аң» журналларын буржуаз, милләтче, панисламист, пантюркист дип бөтенләй пычратып бетергән хәсрәт «галимнәребез» әле дә исән, исән генә түгел, алар әле һаман трибунада. Алар хәзер безгә «үзгәртеп кору»ның кирәклеге турында акыл өйрәтәләр Ә журналистика, әдәбият тарихында «Шура»лар. «Аң»нар яши. Аралар ераклашкан саен бу журналларның тарихи әһәмияте тагын да ачыграк күренә бара Риза Фәхретдинев, Габдулла Тукай. Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов. Әхмәтгәрәй Хәсәни, Закир һәм Шакир Рәмиевләр эшчәнлегеннән башка журналистика һәм әдәбиятыбыз тарихын күз алдына китереп кара! Безнең әдәбиятчы-тарихчыпарыбыз арасында (барысын да галим дип әйтергә тел бармый) сталинизм чорында бер тенденция туды: тарихи фактларны аерым кысаларга бөкләп тыгып, аларны үз концепцияңә буйсындыру, бәя бирү Бу зарарлы юнәлеш торгынлык елларында да дәвам итге. Ә бит тарихи фактлар аерым кешеләрнең бәясенә мохтаҗ түгел. Лев Гумилев хаклы; тарихчы фактларны ачып, күрсәтеп бирергә генә тиеш. Бәяне заман, тарих үзе бирә. Илле ел элек без күкләргә чөеп мактаган шәхесләр, зур вакыйгаларга бүгенге заман, тарих үзе һич тә без көтмәгәнчә бәя биреп ятмыймыни? «Искеләр» бит шуңа борчыла, шуңа «теге заманны» сагына, тыпырчына... Әйе, «Шура»быз, «Аң»ыбыз бар иде. Безне уйлый белергә, тормышка фәлсәфи караш ташларга өйрәткән акыллы, тирән «Шура»быэ, безне матурлыкка-нәфасәткә карый белергә өйрәтә башлаган «Аң»ыбыз бар иде. «Шура» — фарсы сүзе, «киңәш» мәгънәсендә Совет властеның беренче елларында безнең республиканы «Шуралар җөмһүрияте» (Советлар республикасы) дип йөртәләр иде әдәбиятта. Миңа бу мәкаләмне язганда 1926 елда Казанда басылып чыккан «Вакытлы татар матбугаты» исемле альбом-энциклопедия ярдәмгә килә. Аны библиограф Исмәгыйль ага Рәмиев чыгарган. Башка халыкларда булса, моны кабат басарлар, тулырак итеп эшләрләр һәм тагын бер кат басарлар иде Без — юк. Без утызынчы елларда ук инде мирасның кадерен белмәскә өйрәнеп калдык. Хәзер шуны рәхәтләнеп дәвам итәбез Без эшләмәгәнне читләр эшли. Әнә шул ук эшне — Россия империясендәге төрки вакытлы матбугат тарихын белешмәлек рәвешендә Франция галимнәре А. Беннигсен һәм Л. Келькеже алтмышынчы елларда эшләп чыгарганнар иде Мин ул хезмәтне конспектлап чыгар өчен махсус рәвештә шуңа җитәрлек дәрәҗәдә француз теле өйрәндем И. Рәми һәм француз галимнәренең бу хезмәтләре — минем көндәлек өстәл китапларым Аларда фактик мәгълүмат тупланган. Бәя бирү белән мин кызыксынмыйм. Әнә Исмәгыйль ага да. утызынчы елларга таба кретерийларның кая табарак авышканын сизеп, нинди калын, саллы «Шура»га альбомында ярты биттән әз гына артык урын биргән — пролетарий матбугаты түгел бит «Шура»ның беренче саны 1908 елның 10 гыйнварында Оренбургта дөнья күрә Нәширләре (издательләре — ягъни финанс расходларын үз өсләренә алучылар) — Закир һәм Шакир Рәмиевләр. Журнал «Вакыт» нәшриятында басыла (анысы да Рәмиев- ләрнеке). Журнал үзен фәнни, гыйльми, тарихи журнал дип тәкъдим итә. Чыннан да. ниләр генә юк анда* Дин, мәчетләр тарихымы, мәшһүр кешеләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында зур күләмле мәкаләләрме, әдәбиятка, эстетикага кагылган фәлсәфи фикерләрме, тарихмы, атом теориясе яки бөек рус әдәбияты, язучылары турында Б гы мәкаләләрме — «Шура» үз заманының энциклопедиясе ролен үтәгән Хәер, энциклопедиясез татар (китапханәгә кереп гарәп хәрефендәге журналларны актарырлык сәләте булган филологтарихчылар) өчен ул әле дә энциклопедия хезмәтен үти. « ура» _ татар журналлары арасында иң даими матбугат органы Аның төпләнмәләрендә без еллар, вакыйгалар алмашынуга карап бер чиктән икенче чиккә таба сикерүләр күрмибез Беренче саннарыннан алып нинди рубрика ачкан булса, тугыз ел буена (1918 елның гыйнварына кадәр) шуларны алып бара. И. Рәми эшләгән схема буенча «Шурамның менә мондый бүлекләрне даими алып барганлыгы күренә 1. Мәшһүр адәмнәр вә олугъ хадисләр. 2 Мәкаләләр. 3 Диннәр хакында нәэарият (теоретик мәгълүмат), 4 Дини мәсьәләләр, 5. Тәрбия вә тәгълим (өйрәтү), 6. Хифзыссыйхәт (гигиена); 7. Асаре гатикага гаид (археологиягә, борынгы истәлекләргә кагылышлы), 8 Әдәбият. 9 Әшгар (шигырь). 10 Хикәя; 11 Тәкъриз вә интикад (язылган әсәргә мактап бәя бирү һәм тәнкыйть); 12 Мөрасәлә вә мөхавәрә (хат язышу һәм әңгәмә); 13 Хәва- дис (вакыйгалар); 14 Матбугат хөласасы (йомгаклары): 15. Матбугъ әсәрләр (басылып чыккан); 16 Мөтәнәүвига (төрлесеннән, «аннан-моннан» бүлеге), 17. Ләтаиф (анекдотлар). 18 Гыйбрәтле сүзләр. 19 Табышмаклар; 20. Идарәгә мәктүбләр (хатлар); 21, Идарәдән җаваплар. Библиограф И. Рәми, заман критерийларына яраклашып, бу рубрика эчендә «бик тә эшкә яраксыз, мәгънәсез материаллар да бар иде» дип билгели. Шулай әйтми хәле юк, чөнки белешмәнең башында ук кисәтеп куя: «Моның мәсләге турында сүзне озынга җибәрмичә, милли либераллык юлы белән динчелекне бергә алып барган һәм милли энциклопедия тибындагы журнал дисәк, шаять аңлашылыр» Шул ук вакытта белешмәлектә журналның иң популяр булуы, «технический ягыннан, һичшиксез, беренче урынны тотуы» турында әйтелә. «Альбом»ны бүген яңабаштан төзесәк исә. менә нәрсәләргә игътибар ителми калмас иде беренчесе — журналның редакторы Риза Фәхретдинев шәхесе турында. Аның үз эшенә фанатикларча бирелгән, халкына хезмәт итү юлында үзен-үзе аямаган зур эрудицияле ләкин гадәттән тыш тыйнак табигатьле шәхес икәнен күрер идек. «Шура» редакторы Р Фәхретдинев иҗаты бездә әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Өйрәнсәк, гаҗәп хәлләр күрер идек редактор үз журналының битләрендә үзен тәнкыйть иткән мәкаләләргә урын бирә. Тукайның иң затлы, тирән фәлсәфи шигырьләрен («Иһтида», • Читен хәл». ■ га» (шома тормыш. ). «Сайфия» кебек — иң авыр, саллы шигырьләрен журналында бастырган редактор, үзе турында; »Минем шигырь өлкәсендә мәгълүматым бик түбән»,— дип әйтә ала Игътибар итик; үзенә карата мондый хөкемне В И Ленин гына чыгара алган: экспрессионизм, кубизм, футуризм кебек «измпнарны, дигән Ленин, аңламыйм Хәзер әйтәләр: Ленин дәүләт җитәкчеләреннән әдәбият-сән- гатьнең кайбер күренешләрен аңламаучыларның соңгысы булган. Икенчедән, «Шура» журналында без татар әдәби-эстетик фикернең беренче чаткыларын, әдәби тәнкыйтебезнең нигез ташларын аерып алыр идек: бу юнәлешнең башында, әлбәттә, Риза Фәхретдинев тора Өченчедән, бу журналның без татар халык акылының җәүһәрләре сандыгы икәнен ачар идек Журналны битләп, санлап өйрәнгәндә мин аннан бик күп канатлы сүзләр, афоризмнар күчереп алдым, байтак мәзәк җыйдым. Г. Иб- раһимов исемендәге институт чыгарган -Татар халык иҗаты» дигән күптомлык хезмәтнең «Мәзәкләр» китабына -Шура-дан бик күп мәзәк керде. Алтмышынчы елларда мин аларны «Чаян-да бастырган идем, фәнни аңлатмада алар «Чаян»нан дип күрсәтелгән. «Шура» журналында — татар халкының акылы, үткән юлы, тарихы. Без бит моңарчы «Татарстан АССР тарихы»н яздык, борынгы Урарту дәүләте казылмаларында нинди ташлар табылса, бездә дә шуларны табарга тырыштык Кондратий Булавин, Степан Разин восстаниеләре көненә туры килерлек параллель вакыйгаларны үзебездә табарга омтылдык, гел параллель эзләдек Нәтиҗәдә, татар тарихы язылмыйча калды, Ш Мәрҗани, К Насыйри хезмәтләрендә моңа ишарәләр, юнәлешләр бирелеп кенә калды Болгар тарихчыларының хезмәтләре безгә килеп җитмәгән булып чыкты, ә соңрак заман тарихчыларының (мәсәлән. Г Әхмәрев һ. б.) зур бер халыкның тарихын сөреп чыгарга көчләреннән килми иде »Шура»да — тарих Халык тарихы Моны. «Шура»ның бу хәзинәсен, алтмышынчы еллардагы «язгы җылылык» (-оттепель») чорында Казан университетының тарихчы, әдәбиятчы галимнәре сизеп-тоеп алдылар Шул җылыльк чорында университет студенты М Госманов диплом эше итеп «Шурамның библиографиясен дә төзегән иде Ул библиография инде аерым китап булып нәшриятта җыелып, корректурасы да килгән иде Безнең кулыбызда бүген нинди зур белешмәлек буласы иде ул китап чыккан булса Ләкин -перестраховщик» җитәкчеләр моны чыгармый калдылар Аның бердәнбер корректурасы тегәрҗеп белән төпләнгән көе кайдадыр, кемдәдер саклана, минем аннан файдаланганым бар... «Шура» журналы һич тә. утызынчы-кырыгынчы елларның тәнкыйтьчеләре сүккәнчә буржуаз журнал түгел Хәер, матбугат органына карата андый тамга бүген ничегрәк яңгырый икән әле ул? - Йолдыз. -Вакыт». «Кояш», «Аң». «Бәянелхак» - буржуамы? Аларда Г Тукай ф Әмирхан. Г Ибраһимов. Г. Камал. Ш. Камал. М Гафурилар хезмәт итсәләр дә «буржуа.мы? «Шура- күп сүгелде Алда әйткәнебезчә, аны сүккән галимнәр әле исән «Шура, журналына башкачарак — объективрак мөнәсәбәтне без беренче башлап «җылылык» елларында язылган М Гайнуллин һәм Р Нәфыйков хезмәтләрендә сиздек. Инде башка заман килде Инде «Шура» битләрендә (миллионерлар, капиталистлар органы!) Ш. Камалның «Акчарлаклар» эсэренэ реклама бирелүе турында да сөйләргә мөмкин Татар прозасының нигезен тәшкил иткән «Диңгездә». «Йөз ел элек», «Уты сүнгән җәһәннәм» (Г Ибраһимов), «Уяну», «Әувәл-әүвәл заманда», «Буранда» (Ш. Камал) кебек әсәрләрнең нәкъ менә «Шура» битләрендә басылып чыгуы һич тә очраклы булмаса кирәк. «Шура» Октябрь революциясенә кадәрге татар әдәбияты, әдәбиэстетик фикере үсешенең төп үзәге булды. Журнал бүген без өйрәнергә тиешле яки әле генә өйрәнә башлаган бик күп мәсьәләләрне кузгатты, үз укучылары белән җанлы әңгәмә алып барды. Арадан берсе анкеталар аркылы иде. 1909 елда журнал үзенең укучыларын- нан яраткан әсәрләрен санап бирүне үтенә. Бу чорда әле Г. Ибраһимов. Ш Камал прозасы башлангыч адымнарын гына ясый, әлбәттә инде, күпчелек Г Исхакый әсәрләрен атый. Г Исхакый әсәрләре турында журналда күп санлы мәкаләләр, бәхәсле фикерләр басыла. Мәсәлән, аның «Тормышмы бу?», «Ике йөз елдан соң инкыйразмы?» әсәрләре турында күп санлы укучылар фикерләре, М. Маржами, Г Ибраһимовларның зур күләмле мәкаләләре шунда басылган. Г Ибраһимовның «Әдәбият агымы» исемле күләмле мәкаләсендә (1911 ел, 22 сан) Г Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйразмы?» әсәроно искиткеч зур бәя бирелгән Журналда Р. Фәхретдиневнең үз хезмәтләре аеруча әһәмияте, күтәргән мәсьәләләренең перспективалы булуы белән аерылып торалар. Энциклопедист галим буларак, редактор Р Фәхретдинев һәрвакытта да документальлек, биография-библиография мәсьәләләрен беренче планга чыгара. Ул басылган әсәрләргә генә түгел, әлегә басылмаган, кайдадыр тарих тузаны астында билгесезлектә яткан хезмәтләргә дә игътибар юнәлтә. «Язылганын ишеткән идек, басылганы мәгълүм түгел» — менә редактор Р Фәхретдиневнең эзләнүче тарихчыларга юнәлеш бирүе. Гарәп телендә, ди ул, гүзәл телдә, Мәржанигә хас стильдә Г. Курсави биографиясе язылганын беләбез. Әмма ул басылып чыкмаган. Ул кайда икән? Ә менә Ильяс мирза Борагаиский нәшрияты (Мәскәү) 1909 елда «Гогольнең тәрҗемәи хәлепн рәсеме белән бастырып чыгарган булган, ул нәрсә мәгълүмме? («Шура», 1915, 2 сан). Журналда Р Фәхретдиневнең гарәп шагыйрьләре, гомумән, шигырьләр хакындагы, Мәгарри, Акмулла, Исм. Гаспринский, Тукай, Ш. Мәрҗани турындагы фикерләре, мәгълүматлары — бүген өйрәнүчеләрне көтеп ята торган бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Журнал Россия империясенең төрле чикләрендә яшәүче татарлар турында зур мәгълүмат бирә, аның битләрендә Польша, Литва татарлары турында еш языла (Р. Фәхретдинев. Ф Кәрими). Бөек рус язучыларына игътибар белән беррәттән (Гоголь, Толстой), журнал даими рәвештә төрек әдәбияты белән таныштырып бара, гомумән, Төркиядәге иҗтимагый-сәяси, әдәби-эстетик фикер үсеше турында күп яза Кызганычка каршы, бүген без, әдәбият фәнебез күпме генә алга киткән булмасын, Теркия әдәбияты турында ләм-мим. хәбәрсез Бу хәл, әлбәттә, безне бизәми, Заманында Р. Фәхретдинев, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ж Вәлиди, Ф Кәрими, Ф. Әмирханнар төрек әдәбиятының һәр сулышын тоеп, аның прогрессив казанышларын иҗатларына сеңдереп яшәгәннәр. Безнең әдәбият галимнәре әле дә булса утызынчы ел кысаларыннан — тар күңеллелектән ычкына алмыйлар Дөресе — ычкынырга көчләре җитми! «Шура» шулай татар аңын дер селкетеп, баетып, уйларга, бәхәс итәргә, хыялланырга өйрәтеп, динне дә, сыйныфларны да сүкмичә, ләкин наданлыкка, фикер торгынлыгына каршы көрәшеп тугыз ел буе шау итеп яшәп алды Яңа совет әдәби журналына җирлек хәзерләп, 1918 елның башында соңгы санын чыгардь са сыкранусыз, күз яшьсез, каргаусыз гына яңа дәүләт — Совет җөмһүриятенең законына буйсынып, туктап калды. Заманында «Шура» барлык татар язучылары өчен дә осталыкка өйрәнү мәктәбе булды. «Шура» традицияләренә нигезләнеп, шуңа ышыкланып 1912 елда Казанда әдәби- эстетик журнал «Аң» туган иде. «Аң» — Г. Тукай, Ф. Әмирхан тудырган чын мәгънәсендәге әдәбият-сәнгать журналы Аның наширләре Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм Зәйнәп Хәсәни Журнал аларның «Гасыр» нәшриятында басыла. Журналның юнәлеше хакындагы идея кайчан ничек тууы, моны оештыру буенча алдан нинди әзерлек эшләре күрелүе турында соңгы еллар матбугатында байтак материал күренде. Кабатлап шунысын әйтик: «Шура» — авыр, саллы журнал. Р Фәхретдинев тә бик таләпчән, абруйлы кеше. Аны Россиядә генә түгел, чит мәмләкәтләрдә дә беләләр, таныйлар Шуның өстенә ул еракта — Оренбургта чыга. «Шурапга үтеп керү, ай-һай, авыр. Әнә аңа ерак Бохарадан һ. Такташ та шигырь җибәреп карый, ләкин кая ул1 Журнал битләрендә бит Р Фәхретдинев, Ж- Бә- лиди, Г. Тукай, Г Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Кәрими. И. Акчура, 3. Рәмиев (Дәрдмәнд) кебек эре фигуралар кылыч уйната. Ә Казан яшьләре? Бераз җиңелрәк, үтеп керердәй- рәк, диннең, татар-төрки тарихының теш үтмәс катлаулы мәсьәләләреннән бераз гына азат булган әдәбият-сәнгать журналы чыгару кирәк түгелме икән? Акчага бай ирле- хатынлы Хәсәниләрне Г. Тукай, Ф Әмирхан шуңа этәрәләр Европача тәрбия алган Әхмәтгәрәй Хәсәни моңа күнә. Булачак журналга исемне дә әлеге ике идеолог — Тукай, Әмирхан бирәләр Тукай журналның беренче саны өчен махсус шигырь дә яза: Бишенче ел революциясе белән уянып, татар укымышлылары бик күп газета-журнал чыгара башлаган иде. Аларның төрлесе булды: файда китергәне дә, зарар китергәне дә. Тукай — зирәк кеше Яңа журналга багышлап язган шигырендә ул, теге елларга бәя биреп, болай ди: Аңгы миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул... һәм яңа шартларда, яңа революцион күтәрелеш һавасында шагыйрь яңа журнал күрергә тели. Үтте инде, дусларым, ул үткән эш. ни булса ул; Инде эшлик саф. ачык күзләр белән, чын аң белән Журнал үз тирәсенә бик тиз авторлар коллективы туплый. Монда Тукайның иң соңгы шигырьләре урын ала Болар Тукай үзе бераз яшәп киләчәктә мәҗмугасын үзе төзегәндә дә бер дә шиксез шунда урын алырлык әсәрләр -Шиһаб хәзрәт». «Толстой сүзе- (2). «Толстой сүзләре». «Хәстә хәле». «Даһигә», «Буш вакыт», «Мәктәп». «Кыйтга» (көчләремне.) кебек шигырьләр «Аң» журналы битләрендә Тукай гомеренә йомгак ясый һәм халкы белән хушлаша. Күз яшьсез Горур хушлаша. Журналның бөтен күтәренке-эстетик пафосы, әдәбият белән сәнгатьнең консолидациясенә омтылышы Г Ибраһимовның шул еллардагы иҗат манерасына туры килә. Хәер, журналга секретарь булып урнашкач, журналның әдәби-эстетик йөзен билгеләүгә аның иҗаты зур тәэсир ясый «Аң.да Г Ибраһимовның күтәренке-романтик (реализмга тартым) «Табигать балалары». «Көтүчеләр», «Мәрхүмнең дәфтәреннән» әсәрләре басыла. Татар яшьләренең иҗтимагый-эстетик-әдәби фикерләре киерелеп-кысылып актык чигенә җиткән, дөньяда зур үзгәрешләр көткән бер чор бу, Заман, иҗтимагый тәртипләр. мохит яшьлекне кыса. изә. Яшьлек иреккә ыргыла. «Аң»ның бу юнәлешенә Оренбург яшьләре дә игътибар итә. «Шура»да яки »Вакыт»та мәшәкатьсез генә басыла алса да, Ш. Камал «Аңяга «Көзге яңгыр астында» дигән хикәясен юллый. «Аң»да Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романында сурәтләнгән тар татар тормышына протест яңгырый, аваздашлык чагылыш таба. Г Газизнең журналда бу роман турында киң планлы тирән фәлсәфи мәкалә язып чыгуы (1913, 11 сан) һич тә очраклы түгел. Журнал тирәсендә Г Тукай. Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнан торган «өчлек» барлыкка килә. Г. Тукай белән Г. Ибраһимов арасындагы әдәби-эстетик фикер каршылыклары бик нык булуга карамастан, кысылган татар мохитендә бу өч кеше журналны ялтыраталар. Ф. Әмирханның бөтен иҗаты өчен хас булган төп темасы — яшьлекнең кадимилеккә протестын нигез итеп алган, искелектән көлгән хикәяләре — «Хәзрәт үгетләргә килде», «Габделбасыйр гыйшкы». «Танс кичәсе». «Сәмигулла абзый», «Салихҗан карый» романтик уйчанлык. өзгәләнү, эзләнү хисләренә корылган «Бер хәрабәдә». «Сүнгәч». «Яз исереклегендә» кебек хикәяләренең шушы журналда басылуы бик табигый. «Аң» — әдәби журнал буларак, нәкъ менә Ф Әмирхан иҗатына туры килә. Журналга яшь артист, башлап язучы К Тинчурин да килеп керә аның «Хәкимҗан агай», «Ак чирбик», «Юбилей» хикәяләре шунда басыла. Булачак «Мәрҗәннәр» авторы шулай беренче чирканыч ала, язган әлеге хикәяләре, әлбәттә инде. «Шурапга үтмәс иде Югарыда күрсәтелгән авторлардан тыш, Ф. Сәйфи-Казанлы, Гали Рәхим. С. Рах- манколый, Г. Алпаров, М Гафури, Г Кәрәм, М Хәнәфи, Ф. Агиев, Г. Рәфикый, Ш. Әх- мәдиев, С. Сүнчәләй, X Кәрим. В Җәләл, Г. Шәрәф. Н. Хәлфин. М. Фәйзи. М. Гали, һ Атласи. Н. Думаем, Фәрид Ибраһимов, Габдулла Харис, Габдрахман Сөнгати, Җ. Вә- лиди, Гыйффәт туташ. Шәһәр Шәрәф. Садри Җәләл. Заһид, Нуркин, Н. Исәнбәт һ. 6 яшьләрнең әсәрләре басыла. Журнал: «Сәнгать, нәфасәт. хосусән, рәсем мәсьәләсе җитди рәвештә куелып, бердән бу хакта нәзари бәхәсләр булачак, икенчедән, мәшһүр җиһан булган Рафаэль. Микеланджело, Леонардо да-Винчи, Рембрандт, Репин кебек даһиларның сәнгатьләреннән нәмүнәләр (үрнәкләр) биреләчәк һәм милли тарихымыэ, милли хәятымыз, милли каһарманларымыз вә мөһим хадисләр (вакыйгалар) хакында рәсемнәр булачак»,— дип белдерә Мавыктыргыч реклама! Чыннан да, «һәфтияк». «Бакырган». «Төхфәтелмөлүк» китаплары белән тәрбияләнгән татар егетенә (алар да, безнең кебек, яшьлек дәртен кичкәннәр) кинәт кенә Париж салоныннан репродукцияләр... Журнал яхшы кәгазьдә, рәсемнәр белән, затлы кара буяу белән басыла Шигырь, рәсем, кинәт кенә нәсер, көтмәгәндә . орнамент. «Аң» журналы, Оренбург «Шура»сының Казандагы көяз иркә сеңлесе кебек, татар яшьләренең күңелен җилкетә-җилкетә аларны яңа җилләргә, яңа заманга әзерли. Еллык бәясе дүрт сум булган бу журнал үзенең абонентларына 1915 елда бушлай «Альбом» дигән мәҗмуга бүләк итә дә (Г. Ибраһимовның искиткеч тирән-фәлсәфи сүз башы белән). 1918 елның урталарында эстафетаны яңа заман рухына тапшырып, яшәүдән туктый. Әмма традицияләр беркайчан да яшәүдән туктамыйлар. Дөресрәге, аларны берни дә туктата алмый. Аларны туктатып торып була, күпмедер дәрәҗәдә имгәтеп, сыр- хауландырып була, тик., үтереп кенә булмый Романовлар заманында матбугат иреге мәсьәләсендә бик үк ирек күрмәгән, ләкин инде 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак матбугат иреге алган, газета-жур- налның тәмен татып өлгергән татар халкы, татар зыялылары бөек борылыш елларында күпмедер айларга матбугатсыз кала Ләкин озакка түгел. Әле тегендә, әле монда (күбесе хәрби) газеталар барлыкка килә, журнал чыгару юлында эзләнәләр Сәгыйт Фәиэуллин. мәсәлән. 1920 елның февралендә Малмыжда «Якты юл» дигән журнал чыгара башлый («әдәби, фәнни, тәрбияви һәм сәяси журнал»). «Эш» газетасы бу уңайдан Казан журналистларын акрынлыкта гаепли «..матбугат мәркәзе саналган Казан 6 революция дәверендә бөтенләй буш калды ничаклы әдип, мөхәррирләр була торып, моңа яраклы бер журнал юк. Бәлки, кәгазь кытлыгы ди торганнардыр Ләкин Малмыж өязе кәгазь тапканда Казанның кәгазь юк дип торуы уйга да, акылга да сыя торган түгел. Турысы, Казан йоклый диясе килә. . Атаклы Казан шул гомердә бер журнал чыгара алмый». Алай ук түгел инде, әлбәттә Казан зыялылары, җәмәгатьчелек эзләнә. Яңа журналның формасын, эчтәлеген, «адресын» эзли. 1920 елның мартында «Кызыл шәрык» исемле сәяси, иҗтимагый, әдәби, гыйльми айлык журнал чыга башлый Чыгаручы орган — «Россия коммунист (большевик)лар партиясе хозурында шәрык халыклары коммунист оешмалары мәркәз бюросы» Журнал әдәби әсәрләре белән бик үк мактана алмаса да, анда байтак гыйльми хезмәтләр басыла. Борһан Мансур редакторлыгында ел ярым чамасы вакыт басыла (соңгы ике саны Мәскәүгә күчеп чыга). Журналда Ф С.-Казанлы, Г. Ибраһимов, С. Атнагулов, Микъдад Борындык (Борындыков), В Шәфигуллин, К. Әмири, Ә Сәгыйди, С. Кудаш, Ф Бурнаш катнашалар Казанның хәрбиләре дә үзләренең әдәби журналын чыгарырга әзерләнәләр 1921 елның башында кызыклы гына старт алып. Казанда «Кызыл дәфтәр» исемле әдәби-сәяси Кызыл гаскәр журналы чыга. Анда Ф. Әмирханның «Чәчәкләр китерегез миңа!» дигән фәлсәфи-лирик нәсере басыла. Ф. Бурнаш оештырган бу журнал нибары бер генә сан чыгып кала. Әдәби журнал тудыру юлында эзләнүләр дәвам итә. Параллель рәвештә «Мәгариф эшләре» (1920, Эстәрлетамак), «Мәгариф» (1921, Казан), «Игенче» (1921. Казан), «Кызыл шәрык яшьләре» (1922, Казан), «Алмашка» (1922, Новониколаевск — хәзерге Новосибирск) һ. 6. журналлар чыгарыла. Әмма боларның берсе дә чын мәгънәсендә әдәби журнал була алмаган кебек, әдәби үзәк тә була алмыйлар әле Ниһаять, 1922 елның маенда Казанда Гасыйм Мансуров (1894-1957) редакторлыгында «Безнең юл» исемле гыйльми, сәяси, әдәби, иҗтимагый айлык журнал чыга башлый. Ул вакытта әле Татарстан Язучылар союзы төзелмәгән. Шуңа күрә журнал «Татар социаль Шуралар җөмһүриятенең Мәркәз башкарма комитеты белән Халык Комиссарлары советы нәшере» дигән гриф астында чыга. Бу журнал инде хәзерге «Казан утларымның башлангычы булып исәпләнергә хаклы Бераздан бу журнал «Татарстан мәгариф эшләре комиссариаты органы» булып чыга башлый 1922 елда дөнья күргән беренче саннары кечкенә форматта булып, әле журналның «техник йөзе» табылмаганлыгын күрсәтеп торалар. Ләкин 1923 елдан (5 нче саннан башлап) журналның форматы зурая (хәзерге «Чаян» форматына якын), яхшы кәгазьдә, шактый калын итеп басыла Журналның беренче санында шундый белдерү бар «Хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан, «Безнең юл» журналын чыгара башладык «Безнең юл»ның чыгуы татар җөмһүриятенең мәркәзендә — Казанда булса да, бу мәҗмуга Россиянең төрле якларында яшәгән һәммә татар-башкорт халыкларына хезмәт итүне үзенә максат итеп ала. Менә шул авыр, зур бурычны үтәүдә без эчке Волга-Урал, Сибириянең төрле почмакларында эшләүче әдипләр, шагыйрьләр, барлык гыйлем, әдәбият мөхибләренең (сөючеләренең— М. М.) ярдәменә ышанып, эшкә керештек Үтенәбез бер яктан, бу журналның таралуына, икенче яктан, гыйльми, сәяси, әдәби материаллар, мәкаләләр җибәрү белән бу журналга булышсыннар иде. Эшчекрестьян гаммәсенең (масса — М М.) азатлыгы юлында эшләүче иптәшләр бу журналны үзләренең уртак хезмәтләре итеп карасыннар һәм шулай булсыннар иде» Журнал татар әдәбиятының революциягә кадәрге үткәне белән яңа чор әдәбиятын тоташтырган зур бер әдәби лаборатория, мәйдан ролен үти. Еллар буенча аның редакторлары бик еш алышынса да, әдәби көчләре даими буларак кала. Болар Г Ибраһимов, Ш. Әхмәдиев, Ф. Бурнаш, М. Парсин. С. Атнагулов, Г Рәхим, Г. Газиз. С Җәләл, Ф Әмирхан, К. Нәҗми. М. Фазлуллин. Г. Баймбетов, М. Җәлил, Ф С -Казанлы, М Гали, X. Туфан, Г. Кутуй, Сәмави (Т. Ченәкәй), проф. И Н Бороздин. Исх. Рахматуллин, К Рәхим, X. Кәрим, Н. Хәким, К. Әмири, Г. Гали (журналның җитәкче постларында да эшли), X. Наум, X. Вәли, Г Алпаров. Г. Сәгъди, һ. Такташ. М. Корбангалиев, Г Чыгтай, Г Толымбай- ский һ. 6 Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин ки, «Безнең юл» журналы әдәбиятка Такташны бирде Такташның иң җитди әсәрләре шунда дөнья күрде. Катлаулы чор иде — сталинизм шаукымы астында әдәбиятка һөҗүмчәнлек, кан коярга чакыру тенденциясе дә килеп керде, журналда болары да басылды Мондый катлаулы чорны әдәбият галимнәре яңабаштан тикшереп яңача бәя бирерләр әле, тик шунысы бәхәссез «Безнең юл» журналы илебездә чыккан әдәби журналлар арасында киң диапазонлы, зур әдәби колачлы җитди журнал буларак үсте 1930 елның июленнән бу журнал, ТАПП органы буларак, «Атака» исеме белән чыга башлый. «Атака» дигән исем аның эчтәлегенә дә йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Бөтен үткәнебезгә, тарихыбызга каршы һөҗүмгә, бөтендөнья революциясенә чакыра башлаган чор бу һ. Такташ әйтә бит Тиздән көрәш. Тиздән атака... Трата... та... та... та... та... X. Наум, Ф Мөбарь, Г. Толымбайскийлар составындагы «әдәби отряд» игелекле, бай татар әдәбиятына каршы шулай һөҗүм башлый. 1933 елның январенда Казанда Татарстан совет язучылары союзын оештыру коми тетының беренче киңәйтелгән пленумы ачыла. Шул пленум карарлары нигезендә. «Атака. журналы 1933 елның январь саныннан «Совет әдәбияты, исеме белән чыга башлый. Әдәбиятта яңа чор башлана. «Совет әдәбияты, инде ул яңа буын — & срикәи, Г Кашшаф Ф Хөсни, А. Шамов. Г. Разин (Бәширов). М. Әмир. Г Минским, К. Нәҗми. М. Җәлилләргә канат куячак, зур киләчәкле журнал. . Тик 1937 еллардан соң аның битләрендә Г Ибраһимов. К. Тинчурин. Г Гобәидул- лин. Ф Кәрим, Ф Бурнаш. Г Нигъмәти исемнәре генә күренми инде. Хәер, журналның бу чорлардагы сәхифәләре аерым бер тикшерү-эзләнүне өмет итеп кала әле... (1902—1930) 1 «Миръат». («Көзге») 1902 ел. Петербург (ярым татарча, ярым гарәпчә), барлыгы 22 сан чыга. Нашире һәм редакторы Габдрәшит Ибраһимов. 2 «Ислах». 1905-1906 еллар чигендә. Әстерханда, барлыгы 2 сан чыга. Нашире һәм редакторы Әбүбәкер Дашкин. 3 «Әлгасрел-җәдид». 1906-1907 елларда Уральскида. Нашире һәм редакторы Камил МотыйгыйТөхфәтуллин. 4 «Әд-дин вә әлъ-әдәп». 1906 елда, Казанда. Туктала-туктала байтак еллар чыгып килә. Нашире һәм редакторы Галимҗан Баруди (Галиев). 5 «Чикерткә». 1906 елда, Оренбургта, рус һәм татар телләрендә. 6 «Чүкеч». 1906-1910 елларда, Оренбургта. Нашире һәм редакторы Тимерша Соловьев. 7 «Уклар». 1906-1907 елларда, Уральскида, барлыгы 6 сан басыла. Рәсми нашире һәм редакторы К. Мотыйгый-Төхфәтуллин. фактик редакторы Г. Тукай. 8 «Туп». 1907 елда, Әстерханда, барлыгы 3 сан чыга. Нашире Корбангали Илембитев, редакторы Хәбибулла Гомәрзадә. 9 «Тәрбияи әтфаль» 1907 елда. Мәскәүдә, балалар журналы, барлыгы 5 сан чыга. Рәсми нашире һәм редакторы Заһид Шамил, фактик редакторы Ф. Әмирхан. 10. «Карчыга». 1906 елда. Оренбургта. Нашире һәм редакторы Шакир Мөхәммәдев. 11. «Дин вә мәгыйшәт». 1906-1918 елларда, Оренбургта. Нашире Вәли мулла Хөсәенов. редакторы Заһидулла мәзин Хәйруллин, соңрак — Фәизхан мулла Даутов. 12. «Яз». 1907 елда, Оренбургта, кыска гомерле журнал. Нашире һәм редакторы Йосыф Мозаффаров. 13. «Нәҗат» (котылу, исән калу). 1907 елда, Петербургта, бер сан чыгып кала, анысы да конфискацияләнә. Нашире һәм редакторы Рәшит казый (Габдрәшит Ибраһимов). 14. «Шура». 1908-1918 елларда. Оренбургта. Наширләре Шакир һәм Закир (Дәрдмәнд) Рәмиевләр. редакторы Риза Фәхретдинев. 15. «Тәрбия». 1908 елда, Казанда, барысы 4 сан чыга. Нашире Ф Казакова, редакторы Мирзагали Саинов. 16. «Мәгълүмат». 1908 елда, Уфада, рәсми дини журнал, барысы 70 ләп сан чыга, мөфти М. Солтанов фәрманы белән туктатыла, 1916 елда мөфти С. Баязитов фәрманы белән яңадан ачыла. Беренче редакторы Сабир Хәсәни, аннан соң — коллегия. 17. «Яшен». 1908-1909 елларда. Казанда, барысы 10 сан чыга. Нашире һәм редакторы Г. Камал. 18. «Икътисад» (Экономика). 1908-1913 елларда, Самарада (Куйбышев). Нашире һәм редакторы Фатих мулла Мортазин. 19. «Мәгълүматы җәдидә». 1911 елда, Уфада, дини журнал. Нашире һәм редакторы Локманхәким Канзафаров. 20. «Мәгариф». 1909-1910 елларда, Әстерханда, барысы 10 сан чыга Нашире мулла Габдрахман Галиев, редакторы Мөхәммәдсадыйк Рәхимколов. 21. «Ялт-Йолт». 1910-1918 елларда, Казанда. Нашире — «Юл» көтепханәсе, редакторы Әхмәт Урманчиев 22. «Акмулла». 1911-1916 елларда, Троицкида, көлке журналы. Нашире һәм редакторы Хәбибрахман Ганиев. 23 «Аң». 1912-1918 елларда, Казанда. Нашире — «Гасыр» көтепханәсе. редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни. 24 «Хокук вә хәят». 1913 елда, Казанда. Нашире һәм редакторы Шәйхгаттар Иманае». 25 «Мәктәп». 1913-1914 елларда. Казанда. Нашире — «Сабах, ширкәте, редакторы Шиһаб Әхмәров. 26. «Ак юл». 1913 елда, Казанда, балалар журналы Нашире һәм редакторы Фәхрелислам П «Мөгаллим». 1913 елда, Оренбургта. Нәширләре — Оренбург укытучылары, редакторы Хәсән Гали. 28. «Ислах кәтепханәсе». 1913 елда, Оренбургта, ике генә сан чыга. Нашире билгеле түгел, редакторы Себердән Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдев 29 «Сөембикә». 1913-1918 елларда, Казанда, хатын-кызлар журналы Нашире һәм редакторы Ягъкуб Хәлили 30. «Кармак». 1915-1917 елларда, Оренбургта, көлке журналы Нашире һәм редакторы Мәхмүт Мәрҗани (Галәү). 31. «Авыл көнкүреше журналы». Русча «Сельскохозяйственный листокнның тәрҗемәсе. 1914 елда, Уфадә, Октябрь революциясенә кадәр килеп җитә. Нашире — Уфа губернасы земская управасы, рәсми редакторы шул ук управаның председателе П. Кара- пачинский, тәрҗемәчесе Сәгыйт Рәмиев 32. «Русмя сәүдәсе». 1914 елда, Казанда. Платформасы: «Син үзеңдә яхшы мал барын игълан итмәгәч, халык аны каян белсен?». Нашире һәм мөхәррире Шәрәфетдин Шәһидуллин. 33. «Уфа кооператоры». Уфада 1917-1918 елларда чыга. Нәширләре — «Уфа вилаяте җәмәгать кибете союзы» һәм Златоуст, Уфа, Бөре, Эстәрлетамак вак бурыч ширкәтләре союзы. Рус һәм татар телләрендә басыла. Редакторы Егоров, татарчага тәрҗемәчесе Самат Шәрәфетдинов. 34. «Балалар дөньясы». 1917 елда, Казанда. Нашире һәм редакторы Ягъкуб Хәлили. 35. «Азат ханым». 1917 елда. Әстерханда. Лозунгысы; «Яшәсен хөр Россиянең азат мөселман ханымлары!» Нашире һәм редакторы Гыйсмәтулла Мөслимов 36. «Мохтарият» (бәйсезлек). 1917 елда, Уфада. Нашире — Эчке Россия һәм Себер мөселманнары милли идарәсе, секретаре Мөбарәкша Хәнәфи 37. «Шәрык кызы». 1918 елда, Казанда. «Сөембикә» журналына охшаш юлдан бара. Нашире һәм редколлегиясе — «Россия мөслимәләре мәркәз бюросы». Язышучылары Ф. Әмирхан, Г Газиз. Ф Бурнаш һ. б. 38. «Укытучы». 1918 елда, Казанда. Нашире һәм редколлегиясе — «Россия мөселман укытучыларының мәркәз үзәк бюросы». 39. «Халык мәгарифе». 1919 елда, Әстерханда. Нашире — «Вилаять мәгариф шөгъбәсе (бүлек)» редакция коллегиясе — «Гыйльми һәйәт», җаваплы кешесе Шәриф Саттаров. 40. «Якты юл». 1920 елда, Малмыжда. Әдәби, сәяси, фәнни журнал. 1921 ел ахырына- ча чыга. Нашире — Малмыж өяз мәгариф шөгъбәсе, соңыннан — Вятка вилаять мәгариф шөгъбәсе. Редакторы — һәйәт (комиссия). Г Хәбиб. С. Файзуллин, Габди (Г. Ибраһимовның псевдонимы, ләкин бу псевдоним белән башка кешеләр дә язган, моны тикшерергә кирәк). Г. Динмөхәммәт (Ишми ишанның улы) һ. б катнаша. 41. «Кызыл шәрык». 1920 елда, Казанда. Сәяси, иҗтимагый, әдәби, гыйльми айлык журнал. Ел ярым тирәсе дәвам итә. Беренче редакторы Борһан Мансуров 42. «Мәгариф зшләре». 1920 елда, Эстәрлетамакта. Нашире — Башкортстан советлар җөмһүриятенең мәгариф комиссариаты. Шул ук елда туктатыла. Язышучылары Мир- сәид Сафин, Ризван Алушев һ. б. 43. «Кызыл дәфтәр». 1921 елда, Казанда. ПУР каршындагы Шәрык бүлеге органы, бер генә сан чыга Җаваплы редакторы Ф Бурнаш. Тиражы 10 мең данә, бушлай таратылган. 44. «Мәгариф». 1921 елда, Казанда. Нашире — Татар социаль Советлар җөмһүрияте халык мәгариф комиссариаты. Беренче редакторы — Вәли Шәфигуллин, аннан соң — коллегия. Журнал озак еллар буена чыгып килә. (Хәзерге «Совет мәктәбе» журналының башлангычы.) 45. «Азык эше һәм кооперация хәбәрләре». 1921 елда, Казанда. Нашире — Татарстан азык эше комиссариаты һәм Татсоюз. Редакторы — һәйәт (коллегия). 46. «Игенче». 1921 елда, Казанда. Нашире — Татарстан җир эшләре халык комиссариаты. 1925-26 еллардагы редакторы Ф Сәйфи-Казанлы. 47. «Кызыл шәрык яшьләре». 1922-1924 елларда. Казанда. Нашире — Россия яшь коммунистлар Союзының Татарстан өлкә комитеты һәм Мәркәз комитет янындагы төрек халыклары мәркәз бюросы. Беренче редакторлары М. Парсин. Г Гали. Соңрак Ш. Рәмзи. 48. «Мәгариф фронты». 1922 елда, Уфада. Нашире — «Вилаять (өлкә) мәгариф шөгъбәсе, Мәгариф эшчеләре союзы һәм Вилаять һөнәрчеләр союзлары шурасының (советының) агарту бүлеге», редакторлык — коллегия. Язышучылары Газим Мансуров, Шәриф Сүнчәләй. 49 «Алмашка». 1922 елда, Новониколаевск (Новосибирск) шәһәрендә Нашире — РКП(б) һәм РИКС Себер өлкә бюроларының агитпроп бүлекләре Редакторлык — кол50. «Безнең юл», (хәзерге «Казан утларымның башлангычы). 1922 елда, Казанда. 30 нчы елларга кадәр килеп җитә. Нәширләре — Татар Социал Шуралар Җөмһүриятенең (республикасының) мәркәз башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары советы. Беренче редакторы Газим Мансуров, аннан соң редакторлар гел алмашынып тора. 51. «Бабич». 1922 елда, Уфада. Лозунгысы. «Улым, сиңа әитәм, киленем, син тыңла!» Болай дип күрсәтелгән нашир вә мвхәррирләре (редакторлары) И. Рәмиев, Д. Юл- тый, Н. Кадыйри. 52. «Яшь эшче». 1922 елда. Мәскәүдә. Нашире — РКСМ Мәркәз комитеты янындагы татар-башкорт бюросы. Редакторлык—һәйәте тәхририя. Авторлар Ш. Рәмзи, М Парсин, Н. Исәнбәт. С. Мортазин. М. Максуд. Г Нигъмәти, һ. Такташ, X. Наум. С. Атнагулов, К. Әмири, И. Рәхмәтуллин. Ярлы Кәрим, Булат Ишемгулов, Сарим Фәхри. Имам Насыйри, Г. Ибраһимов. Нур Сәйфи һ. б. 53. «Шәпи агай». Китапханәләрдә бик аз сакланган. Свердловскида чыккан көлке журналы. Моны Свердловск шәһәрендәге «Сабан һәм чүкеч» газетасы базасында чыгарганнар. 54. «Чаян». 1923 елда Казанда чыга башлый. «Гажур» нәшрияты, әдәби-сәяси. көлке журналы. Редакторлык — коллегия. 55. «Яңа юл». 1923 елда. Уфада. Редакторлык — коллегия. Язышучылары — Д. Юлтый, Г. Касимов. Г. Шомаси. С. Рәмиев. И. Рәмиев, Ф. Туйкә, 3. Бәшири, X. Кәрим һ. 6. 56 «Сигнал». 1925 елда. Казанда. -Татарстан үзәк башкармасы исемендәге татар-башкорт сугыш мәктәбенең органы» Журналның икенче саны чыкмый кала. Редакторы Кави Нәҗми. 57. «Сугышчан алласыз». Нашире — «Сугышчан алласыз» җәмгыятенең Союз Үзәк Советы. 1925-1937 елларда Мәскәүдә чыга. (1934 елдан соң «Фән һәм дин»). Редакторы Галиәсгар Чыгтай (Гафуров). 58. «Авыл яшьләре». 1925 елда. Казанда. Әдәби, фәнни, сәяси журнал. Үзәк РКСМ комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы һәм Россия ленинчы яшь коммунистлар союзының Татарстан өлкә комитеты органы. Редакторы Ш. Фәхретдинов, секретаре һ. Такташ. 59. «Авыл көнкүреше». 1925 елда. Минзәләдә. Нашире — «Игенче» газетасы, редакторлыгы — коллегия. 60 «Сәнәк». 1925 елда, Уфада, көлке журналы. Лозунгысы: «Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә». -Яңа авыл»га кушымта булып айга бер чыга. 61. «Октябрь яшьләре». 1924-1925 елларда. Казанда. Нашире — Россия яшь коммунистлар Союзы Татарстан өлкә комитеты органы. 62. «Яшь авыл». 1925 ел. апрель, Мәскәүдә. РЛКСМ Үзәк комитеты органы. 63. «Кечкенә иптәшләр». 1924-1928 елларда, Мәскәүдә. Ленин комсомолы ҮКның татар- башкорт бюросы тарафыннан чыгарыла. 64. «Октябрь баласы». 1929 елда, Мәскәүдә. Редакторы М. Җәлил. 65. «Атака». 1930-1932 елларда, Казанда. Әдәбият, сәясәт, сәнгать журналы, ТАПП органы. 66. «Азат хатын». Иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журнал. Казанда 1926 елдан чыга башлый. 67. «Ударниклар». 1930-1932 елларда. Мәскәүдә. Комсомол ҮК органы. Редакторы М. Җәлил. 68. «Яңалиф». 1927-1930 елларда, Казанда. Татарстан Яңалиф дәүләт комитеты органы, сәяси, әдәби, иҗтимагый журнал. 69. «Тамашачы журналы». Татар Дәүләт академия театры органы. 1927-1930 елларда Казанда чыга. 70. «Яңалиф». 1930-1932 елларда. Казанда, айлык сәяси, художество һәм тәнкыйть журналы. Татарстан халык агарту комитеты һәм Совет язучылары оешмасы органы; 1933 елдан «Совет әдәбияты» исемендә Татарстан Совет язучылар Союзы органы. 71. «Яңалифче». 1929 елда, Новосибирскида. «Яңалиф Себер край комитетының катнашы белән «Азат Себер» газетасына кушымта булып чыга. 72. «Бәләкәй ударниклар». 1931 елда, Свердловскида, 1-2 группалар өчен дәреслек- журнал. Свердловск Берләшкән Урал бүлеге чыгара. ИСКӘРМӘ Татар журналларының 1925 елгыдан соңгылары әлегә кадәр системага салып өйрәнелмәгән. Югарыда китерелгән мәгълүматлар И. Рәминең -Татар вакытлы матбугаты» (1926) исемле белешмәлегеннән (анда 1925 ел белән туктала) һәм Казан дәүләт университетының гыйльми китапханәсе каталогыннан алынды Татар матбугаты тарихы буенча тулы бер белешмәлек бастырып чыгару филолог һәм тарихчы галимнәрнең кичектермәс бурычы булып кала

Реклама