Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хәсән Туфан

Хәсән Туфанның әдәби мирасын барлаганда. шигъриятенең никадәр рухи инануга нигезләнгән булуына ышанасың. Басылмаган, яки аерым өзекләре генә матбугатта күренгән әсәрләре аның һәрвакыт килешүсез, киеренке, ярсу көрәш шартларында яшәгәнлеген күрсәтәләр. Хәзер инде вакытында чыга алмаган әнә шундый әсәрләр әдәбиятыбызга кайта,— укучыларга тәкъдим ителә башладылар. Шул юнәлештәге бер сәхифә сыйфатында бу санда без Хәсән Туфанның басылмаган кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез. Аларның бүгенге (хәтта киләчәк) көнгә атап язылгандай актуальлеге, бүген дә әле сискәндерә ала торган көйдергеч кайнарлыгы, бер яктан, халык күңелендә мондый тискәре тенденцияләргә каршы протестның күптәннән булуы, димәк, илебездәге үзгәртеп кору эшенең ни дәрәҗәдә җитлеккән булуга турында сөйләсә, икенче яктан, мондый тискәре күренешләргә каршы киң җәмәгатьчелекнең һәм һәр кешенең шәхси активлыгы ни дәрәҗәдә зарур икәнлеге хакында да искәртә. Хәсән Туфанның, төрле елларда язылып, басылмый калган бу шигырьләре тормышыбызны үзгәртеп кору өчен барган көрәштә — бүген дә — үткен корал хезмәтен уты алалар, безнеңчә.

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН

...Җитәкләп китерделәр дә, «Сөйләшеп» утырдылар: «Исәнлексаулык» сорашып. Анкета тутырдылар. Ул — «Идел-Урал» турында Нәрсәдер сөйли — сорый. Ә минем күңел еракта — Иректә очып йөри: ...«Ничек, дим, якын танышлар Булмасын болар минем? — «Идел» — ул туган җирем ич! Ә «Урал» — торган җирем! Кем дә кем. әйтик, әгәр дә Бөтенләй өмми түгел. Ул «Урал эксизларыам бит Аз гына белми түгел. Уралның, иптәш, ялкынлы Халыгын сөйде йөрәк. Бозларын түгел. Иделнең Кызларын сөйде, димәк...»— «Килешле итеп кенә» ул Өстәлгә ямый-ямый: «Без сиңа иптәш түгел!— ди. Абайлап сөйләш, абый». «Җилкенеп» «җайлы гына» бу, «Килешле генә» дулап. «Без түгел, сиңа — иптәш, ди,— Тамбов бүресе, дурак!..» «Әйе. дим. иптәш түгел без. Бусы. дим. пожалуй, рас. Ә дустым урны турында... Ул ягың — ялгыш бераз: Дускаем китте бит аннан. Ул анда кайтмас тагын. Мәңгегә безнең йөрәктә Калдырып урманнарын»...— Үз эшен бик тә уңышлы Үтәгән кеше сыман. Кулларын уып куя бу. Мин исә — уйга чумам... «Ә-ә-ә,— ди бу: — Тамбов... урманнар... Китүе сезгә анык...— Инде баш тартып карагыз,— Сүзләрең безгә — танык»... «Хет үтер, кабул итәлмим Мин сезнең сүзне бөтен,— Тын Тамбов урманнарыннан Аеру аны читен: Ул үзе барган тарафка Ияреп барды алар,— Мәңгегә безнең халыкның Күңлендә калды алар. Такташы белән кулга кул, Казанга килде алар. Такташ юк, мәңге халыкның Күңелендә инде алар. Мәңгегә китте, Җыр калды,— Тылсымлы безнең нәсел: Дәверләр үтә, гасырлар, Ә усак — һаман яшел! Дәверләр, чорлар үтәләр, Ә усак — шаулый һаман,— Ил белән бергә баралар Киләчәк көнгә табан...— Хәтерли минем йөрәгем Дустымның туган ягын, Тамбовтан безнең йөрәккә Күчерелгән урманнарын»... «Ә ник, ди, кәпәч киясең?»— «Минем, дим, картуз шулай,— Туганнан бирле түгел дә, Тукайдан бирле бугай...»— «Җитәкләп» китерделәр дә «Сөйләшеп» утырдылар,— «Төрле хәл сорашып», шулай Анкета тутырдылар... 11—13 январь. 1949. Үлем белән байтак тапкыр инде Күзгәкүз без туры килештек,— Ул ыржаеп карап торды миңа, Читлектәге сыртлан шикелле. Әллә дөнья шунда, әллә судья Аерып тора әле гел генә,— Бер килер бит, ләкин, ул имансыз, Букет тотып килмәс, билгеле... Мин якыннан күргәнем бар аны: Тимер тырнаклары кыналы... Тәне — күм-күк. Сөяк кулларында — Кан таплары аның... Кем каны?— Бәлки безнең дуслар каныдыр ул — Хәбәре юк кордашларныкы?— Юри аны безгә китергәндер, Алар киткән эзләр аркылы... һәлакәте серле мәрхүмнәрнең Дөньядагы соңгы көннәрен, Ташсыз каберләре кайдалыгын — Барсын, барсын ачык белгәнен, Нәрсәседер аның әйтеп тора,— Нәрсәседер, кара йөземе? Бернинди дә битлек асларына Яшереп булмый торган күземе,— Нәрсәседер аның әйтеп тора... Ул, ыржаеп, күз төбәгән миңа: «Вәт, бусы да каба...» дигән күк, Бәбәкләрен миңа терәгән ул. Ә мин исә: «Пока!..»— дигән күк, Бүрегемне артка күтәрәм дә, Китәм «иртәгә»ләр эченә,— Ул, ыржаеп, борынын төртеп кала, Әле... үземә түгел, эземә... & Ильич синең төп сыйфатны андук Күргән: язган, илгә тапшырган,— «Бу, Генсекретарь була алмас,— дигән,— Үзен өскә куя барсыннан»... Исеме белән атап дорфалыгын Холкыңда бар илгә ятларны, Киләчәген уйлап бу дөньяның, Язган Ленин васыять хатларж Кем дә булса түгел, Ленин язган! Авыру хәлдә! Әрнеп ил өчен! Онытырмы чынлап зур көрәшкә Ж,ан бирергә әзер — Ильичын?! Кайда идең аны укыганда? Кая китте ул хат шуннан соң?!— Дәрәҗә өчен генә, шул чорда ук Ленин юлыннан син шылгансың. «Шаһит булып карап торма, Идеал, Дидең, җәһәннәмгә кит — олак,— Минем «эш»не синнән башка гына Башкарырга җирдә яхшырак. Беркем калмас Илдә миннән бүтән, Кыйблаларны барлар кешеләр. Көрәш байрагының тирәсенә Туплансын тик минем ишеләр... Бу заманда Ленин — ул мин, дидең... Таш аттың син халык йөзенә, Илнең эшен, партиянең данын Үзләштерә барып үзеңә. Үз формаңа кертмәк булдың безне,— Кешелегебезне кимсеттең. Инициативаны эзәрлекләп, Миллионнарны йөзсез кол иттең. Без ышандык: чындыр дип уйладык Антыңдагы изге вәгъдәләр. Ышандык без: Ленин эшенә, дидек, Тик лаеклы кеше шул мәгәр. «Интернационал» җыры кебек. Чыннан көчле иде ул антың: Аны безнең теләкләрдән алдың. Ул хисләрне үзең югалттың... Нахак яла, җәза астында да Шушы антка тугры калдык без,— Дарга тупас сөйрәп барганда да Синең антны искә алдык без. Уйлый идек: намус, ил каршында Аз гына да бездә юк гаеп. Коммунизм юлы җиңсен өчен Шулай итү тиеш, мөгаен?.. Динле чакта, хәтта аллага да Шул кадәр үк ышандык микән?! Бугазларга элмәк салганда да Шул иманны сакладык исән. Ишләрем исменнән әйтә алам. Безнең чиксез моңлы чак иде,— Тик шунда да күңеле ишләремнең, Бүгенгечә, изге, пакь иде. һәм синең дә... мыек һәм кашларың Матәм төсе белән пар иде... Шәхес, халык, тарих күңелендә Сиңа әче рәнҗү бар иде... Халыкларның хисен дорфалаттын, Безне шикләнергә өйрәттең. «Дан» бирдеме сиңа мәсхәрәләү,— Әрнүләре керсез йөрәкнең? Чечен, ингуш, татар, карачайлар «Антихристлар алар», янәсе!— Ә миллионлап сабый, әниләрнең Сиңа дошман иде нәрсәсе?— Тагын... сөннәтеме?... Хайваннарга дигән вагоннарда Сөрдең халыкларны, илләрне. Карап тордың, кызыгып, тынып калган — Үч алынган моңлы көйләрне. Пәрдәләргә эшең, өрәк иттең Татар, монгол исемен галәмгә.— Илнең көчен түктең, күндерергә Син чыгарган «яңа» әмәлгә. Син чыгарган милли сәясәтнең Хак түгелен күреп, чыдадык: Явызлыгын — «көч»кә,— Идеал өчен Ярсу омтылышка юрадык. Конституция законына... Итегеңне сөрттең... Аннары Сабыйларның яшен ташу итеп. Акты әтиләре каннары... Берияләр илне имгәткәндә, Син куянча читкә шылмадың,— Ленинчылар дарда тирбәлгәнен Ярык аша карап тормадың...— Үзеңне син «даһи», «корыч зат» дип Такмаклаттың телдә, һәйкәлдә.— Дан сөюдә Нерон, Чан Кай-Шидан Калышмадың, дөресен әйткәндә. Ярый, үлдең, юкса, яши бирсәң, Безнең хәлләр яман иде бик: Телдә инде сине мактый торган Сүз запасы беткән иде бит... Син тик гүя. Ильич кисәтүен Раслар өчен гомер иткәнсең,— һәйкәлләрдә, хәтта җылы чакта. Тетелә торган «сталь» икәнсең. Салам кыстыручы сафташларың Үзең белән... китеп бардылар... Күпме югалтулар! Җаннар түгел, Сине хәтта ташлар каргыйлар... 16.6.1956. 6.11.1961. П.12.1963. Илле еллыкның беренче көнендә Сез бу хатны минем укыганда. Авыр еллар үткән булырлар... һ Такташ. Корылышларның биек түбәсеннән Күз төбәп син ерак чорларга, Эндәшкәндә ерак кырлар аша Киләчәккә, үлмәс җырларда: «Мин дә күрим бөек бәйрәм елын!— Тизрәк атла, исән булгыры,— Очрашыйк әле!»— дигән идең... Бүген сине эзли сыман менә Октябрьнең илле еллыгы. Синең белән башлыйм елны, Һади; «Исмең һаман истә торсын, дип — Нәкъ йөз меңгә җиткән тираж белән Йөз мең өйгә керсен дустым», дип. һәр яңа ел саен шулай инде... Бер урын буш минем табында,— Утыргычың, Һади, өй түрендә, Ә син үзең — минем җанымда... «Зур талантлар тумас... Халык бетә... Соңгы могиканнар болар», диде Безне кайбер политсабыйлар,— Юк, саннардан түгел, көрәшләрдән — Давыллардан туа Һадилар. Бер халык та әзерләнми җирдә Мәхрүм хәлдә мәрхүм булырга,— Бүгенгесе көндә вак халык юк, Көрәшләрдә кайный бу дөнья. Аны-моны уйлап тормый-нитми: «Бар да инде тигез»,— дисең дә... Бар «вак»ларның илләр төрмәсендә Кимсетелгән көне исеңдә... Синең белән башлыйм елымны мин, «Исмең һаман истә булсын», дип,— Нәкъ йөз меңгә җиткән адресатка Сәлам булып барсын дустым», дип, Тормышыңның соңгы елларыннан «Киләчәккә хатлар» язганда. Алгы чорлар — ерак кырлар аша Эндәшкәндәй итеп заманга: «Очрашырбыз әле...— дигән идең,— Хәзергә, хуш, исән булгыры...» Бүген менә сине тәбрик итә Октябрьнең илле еллыгы. һәр яңа ел саен шулай инде: Бер урын буш табын түрендә,— Урының. Һади, шулай буш булса да, Үзең мәңге халык күңелендә. Син былтыр да миндә булган идең, Адресым да әле истәдер,— Онытсаң да әгәр адресымны, Барыбер кил... төндә... төшкә кер... 1.1.67