Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ИСЕМЛЕГЕ

Соңгы вакытта әдәби җәмәгатьчелек аның турында кызу бәхәсләр алып барган шәхес — революциягә кадәр күренекле язучы һәм җәмәгать эш- леклесе булып танылган Гаяз Исхакый Республика рухи мирас комиссиясе генә дә бу мәсьәләгә үзенең өч-дүрт утырышын багышлады Беек Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты һәм театр сәнгате, вакытлы матбугаты һәм самодержавиегә каршы көрәш сәхифәләре бу исемнән, аның әдәби һәм иҗтимагый мирасын нан башка тулы була алмый, дигән беренче карашка ук бик гади фикернең әле һаман да үз урынына утырып җиткәне юк Чыннан да. гади бит инде, бик ачык Кеше еч дистә югары художестволы зур күләмле әсәрләр язган, патша хөкүмәтенә каршы тиңдәшсез көрәш алып барган, моның өчен төрмәләрдә утырган, газеталар чыгарган һ б . ягъни татар халкының иҗтимагый-политик көрәшенә дә. художестволы фикер үсешенә дә тиешле өлеш керткән, милли әдәбиятның һәм сәхнә сәнгатенең уңышларында аның шиксез катнашы бар — димәк, ул өйрәнелергә һәм тиешенчә бәяләнергә тиеш Әлбәттә, боларны тану Г Исхакыйның гаять катлаулы шәхес булуын оныту исәбенә эшләнмәячәк Аның иҗаты һәм көрәше Бөек Октябрьгә кадәр дә туры сызык буенча, шома гына бармаган һәм үсмәгән — моны истә нык тотабыз Шуны ук замандашлары да күргәннәр һәм искәрткәннәр Мәсәлән, бу яктан Г Ибраһимовның 1915 елгы 26 февраль санында «Тормыш* газетасында басылган «Мөгаллимә*нең Уфада уйналуь, мөнәсәбәте белән* исемле мәкаләсе характерлы Мәкалә авторы конкрет бер әсәр турында гына сүз алып бармый, ә Г Исхакыйның иҗатына анализ ясап, аның мәсләге анык булмавын әйтә, әсәрләрендәге идея буталчыкларының аерым чыганакларын шунда күрә Г Исхакый иҗаты мондый карашларны да истә тотып өйрәнелергә тиеш Ә инде әдипнең Октябрь революциясе көннәрендәге эш-гамәле аннан соңгы тормышы, эмиграциядәге иҗаты тагын да катлаулырак Шул ук шәхес бит инде Баек Октябрь сынавын уңышлы уза алмаган, баррикаданың теге ягына чыгып, калган гомерен Совет строена каршы көрәшеп уздырган Фаҗигале язмыш' Татар милләтен азат итеп, бөек итеп күрергә теләгән, үзенчә бу идеалына гомере буе тугры калган кеше язмышы Шул идеалы намына Бөек Октябрьдән соңгы елларын чит-ят җирләрдә уздырган, үзенчә көрәшкән. Советка каршы көрәшәм дип еш кына үз халкына каршы позициядә торып хәрәкәт иткән, үзенчә көчле шәхес Кайбер мәгълүматларга караганда ниндидер контрреволюцион оешмалар оештырырга тырышып, чит илләр разведкалары белән бәйләнештә торган перспективасыз көрәшче Кыскасы. Гаяз Исхакыйның катлаулы тормыш юлын һәм иҗатын безгә ныклап вйрәнергә. тикшерергә кирәк Хәзер инде бер нәрсә ачык моңарчы без татар әдәбияты тарихын бу иҗаттан башка күзалларга тырышып күп нәрсә югалтканбыз Татар театры тарихында да. журналистика тарихында да иҗтимагый хәрәкәт процессы тарихында да күп оттырганбыз Аерым күренешләрне аңлатуда бозуларга барганбыз, алданганбыз һәм алдаганбыз Мәсәлән бер генә мисал Татар театрының беренче пәрдәсе ачылган пьеса итеп тәрҗемә әсәр — «Кызганыч бала* күрсәтелә иде Ә бит ул Г Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш* пьесасын сәхнәләштерү белән ачылган Революциядән соң Советларга каршы көрәшкән кеше — безнең идеологии дошманыбыз. шуңа күрә аңа безнең гражданлык тарихында да. әдәбият-сәнгать тарихында да урын булмаска тиеш, дигән авазлар һәм раслаулар әле дә яңгыравын дәвам итә Мондыйларга мин түбәндәгечә җавап бирәм Андый талант ияләре бер Г Исхакый гына түгел Аларга мөнәсәбәттә без В И Ленин үрнәгенә мөрәҗәгать итәргә, аның өйрәтүләрен методологик нигез итеп алырга тиешбез Мәгълүм факт 1921 елда Парижда акгвардияче язучы Аркадий Аверченконың Россиядәге социалистик революциягә чиксез дошманлык рухы белән сугарылган «Революция аркасына унике пычак* («Дюжина ножей в спину революции») исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга В И Ленин бу китапка рецензия язып аны «Правда- газетасында (1921 ел. 22 ноябрь) бастыра Автор үзенең хикәя ларен үзе белмәгән темага багышлаганда, сәнгатьчә килеп чыкмый* ди Владимир Ильич һәм мисал итеп үзенең. Троцкийның шәхси тормышлары турындагы хикәяләр не китерә Рецензентны болары кызыксындырмый, аларны ул игътибарга да алмау ягында «Аркадий Аверченко үзе яхшы белгән, үз башыннан кичергән кат кат уйлаган. хис иткән- темаларны сурәтләгәндә исә. дип дәвам итә В И Ленин тормыш аерым алганда байлар Россиясе вәкиленең тәэсирләре һәм настроеннеләре искиткеч талант белән сурәтләнгән*, мондый әсәрләрдә «ул белә башыннан һәм хисеннән ки чергән монда ул ялгышачак түгел* «Талантны дәртләндерергә кирәк* —дип нә С тиҗә ясый ул һәм революция дошманының капиталистик катлауның паразитлык тормышын чагылдырган хикәяләрен яңадан бастырып чыгарырга тәкъдим итә (К Маркс. Ф Энгельс, В И Ленин әдәбият һәм сәнгать турында Казан. 1976. 87-88 бб ) . Менә бу — мәсьәләгә даһиларча караш, кабатлап әйтәм. бу — безнең өчен бүген дә кулланма булырлык методологик күрсәтмә Г Исхакый иҗатына да без бөек юлбашчы үрнәгендә якын килергә бурычлыбыз Язучының Бөек Октябрьгә кадәрге әдәби мирасын кичекмәстән укучыга кайтару белән бергә, без аның эмиграциядә язганнары арасыннан да безнең өчен файдалы булганнарын, революциягә кадәрге халык тормышын дөрес чагылдырганнарын сайлап ала һәм укучыга бирә белергә тиешбез Г Исхакыйның революциягә кадәрге иҗатын өйрәнү эше акрын-акрын башланды Ләкин язучының әсәрләре аз сакланып калган булуы, ә эмиграциядә вакытта ниләр язганлыгы бөтенләй дә билгесез икәнлеге эштә нык комачаулый Минем кулымда Төркиядә. Истанбулда басылып чыккан бер брошюра бар Ул «Милли көрәшче һәм милли әдип Гаяз Исхакый» дип атала. 1955 елда, язучы үлгәннең икенче елында, аның истәлегенә багышлап чыгарылган Кырык җиде битлек брошюра язучының төрле елларда төшкән фоторәсемнәре белән бизәлгән -Әүвәлге тәэсир». «Бер көрәшченең тормышы» Гаяз Исхакый Иделле — газетачы» дигән һ б. бүлекләрдән. аерым истәлекләрдән тора. Безнең өчен аерата кыйммәтлесе — монда Г Исхакый әсәрләренең исемлеге бирелгән Дөрес, без аны язучы иҗатының барлык якларын да иңләп алган һәм тулы чагылдыра дип раслый алмыйбыз Мәсәлән Г Исхакыйның бай публицистикасы, әдәбиятка һәм сәнгатькә караган мәкаләләре, рецензияләре бөтенләй дә китерелмәгән Монда һәр әсәргә бирелгән аннотацияне дә объектив дип кабул итмибез Аларда тенденциозлык, рус дәүләтенә, революциягә каршы булу ^кычкырып» тора Ләкин әдипнең прозасы һәм драматургиягә кергән әсәрләре, зур күләмле гыйльми хезмәтләре һәм истәлекләре бирелгән булу, аларның язылу һәм басылу (яки сәхнәгә куелу) даталары күрсәтелгән булу бу исемлекне әдәбият галимнәре өчен кызыклы һәм кирәкле итә. Шуларны истә тотып, аны төрекчәдән тулы хәлендә тәрҗемәләп укучыларга тәкъдим итәбез Азат ӘХМӘДУЛЛИН. филология фәннәре докторы, профессор «Түбәндә Гаяз Исхакыйның кайбер әсәрләренең кыскача эчтәлеген бирәбез 1 «Тәгаллемдә сәгадәт» (укуда бәхет — А Ә ) 1896-1898 Мәдрәсәләрнең тынчу һавасы урынын мәдәният яктысы алуы, ялкаулык һәм буйсынганлык урынына җанлылык, иман һәм өмет барлыкка килү турында куанычлы хәбәр 2 «Кәләпүшче кыз». 1898-1900 Бу әсәрендә ислам диненең кайбер куе фанатизм элементларының хатын-кызларда хөрмәт, намус, горурлык хисләрен өзгәләгәнен һәм соңгы елларда моңа кушылган урам куркынычының кызларның әхлакый хәлен тагын да ныграк какшатуын, бу бәлаләрдән «бары тик югары милли тойгылар барлыкка килеп кенә котылып булыр!- дигән фикерне яклап әйтә 3 «Бай улы» — роман 1899-1903 Бу әсәре белән Гаяз бәк (Гаяз Исхакый — А. Ә ) «залим гаиләгә хөрмәт һәм мәхәббәт җирлегенә таянган гаилә тормышын каршы куеп, берсендә кайгы-хәсрәт. икенчесендә исә шатлык хакимлек итә’» дигән фикерне бирә 4 «Өч хатын белән тормыш». Драма 1901-1902 Өч хатынга өйләнгән бер җаһилнең (надан, томана — А Ә) җәһәннәмдәй тормышыннан ачы һәм көлкеле күренешләр 5 «Ике гашыйк». Комедия 1901-1903. Артык көчәнүдән бозылуның җәзасы 6 «Теләнче кыз». Роман 1902-1903 Әйе 400 еллык тиранлык астында изелүгә хөкем ителгән бер милләтнең кызы теләнчелектән тормышның иң югары баскычына күтәрелә һәм. Гаяз бәкнең ышануынча, моның юлы да— -намус һәм милли тойгыдыр1 • 7 «Очрашу». 1902-1903 Милләтчелек ноктасыннан торып гади бер кеше тормышының нечкәлекләре белән һәм җитди итеп тасвир ителүе 8 «Ике йөз елдан соң инкыйразмы?».. (инкыйраз — һәлакәт — А Ә.) «Кайсы гына милләт тә милли әсирлекнең даими изелүе астында яшәтелгәндә инсан рухында барлыкка килгән хәрабәләр Казан төрекләренә (Казан татарлары — А Ә ) шулай ук янаган куркынычны чагылдыра'» дип. автор укучыларын кат-кат аңларга чакыра (язылуы— 1902, нәшир ителүе — 1904) 9 «Хикәяләр». 1905-1907 Бәхетсез бер милләтнең Хәятындагы хәлләр сурәтләүчесен көтә иде Менә Гаяз Исхакыйныкы булдылар' 10 «Мөгаллим». Драма 1906-1907 Шулай итеп, ышаныч рухи вөҗданлылык Беркатлы ышаныч исә кешене һәлакәткә сөйрәр' П «Зиндан» Хикәя 1906-1908 Рус зинданнарындагы бик күп тоткыннар җәмгыять ноктасыннан зарарлы кешеләр түгелләр Чөнки милли тоткынлыкта ыңгырашканнар гүзәл максат итеп көрашне сайлаганнар һәм бу максат урынына зинданда черүләре Мөмкин 12. «Алдым-бирдем!..» Драма. 1907-1908 Комсыз, намуссыз, хатынын кол итү белән мәшгуль бер җаһилнең тормышы 13. «Тартышу». Драма 1908-1914 Милли яшәеш хәзинәсе булган яшьлекне фидакарьлекләр белән туендырган тормыш 14 «Кыйсмәт» (• бәхет» — А Ә) Комедия 1909-1910 Явызларның кыланышлары 15 «Җәмгыять». Комедия 1909-1910 Рус режимының мускулы белән мәйданга китерелгән тормыш шартлары көчләүләренә каршылык күрсәтү максаты белән төзелгән •Җәмгыяте хәйрияләр* һәм алар тирәсендәге корәш 16 «Тормышмы бу?» Хикәя. 1909-1910 Тормышның вак-төяк бәргәләүләре аркасында тынычлыгын жуйган кешеләрнең һәр төрле авырлыкларны горур каршылавы 17 «Мулла бабай». Роман. 1910-1912. Гасырларча рус деспотизмы астында яшәгән Казан төрекләренең дини һәм милли яшәешләрен югалтмау өчен, рус режимының интригаларына эләккән дин һәм дини әһелләр белән шаяруларга каршы көрәшкән авыл муллаларының хәяты 18 «Гаилә бәхете». Хикәя 1910-1912 Уңышсызлыкка очраган дүрт гаиләнең бәхетләрен сабырлыктан эзләүләре 19 «Сөннәтче бабай». Хикәя 1911-1913 Инде менә атадан балага күчә килгән бер профессия иясе сөннәтче тибының рухи кыйммәтлекләренең тасвиры андыйларның милли чыдамлык мәйданында фидакарьлекләре 20 «Шәкерт абзый». Хикәя 1911-1913 Шәкертлек пәрдәсе артында яшеренгән кайбер иачар гадәтләр 21 «Зөләйха». Трагедия 1911-1917 Хөкүмәт түрәлегеннән коры калган рус руханиларының Казан төрекләренә каршы кулланган мәрхәмәтсез һәм коточкыч дини изүләренең корбаннары 22 «Бер тоткынның саташуы». Роман 1912-1914 Мин-минлек тойгыларын җиңгән, идеаллар хөрмәтенә жаннарын фида кылган адәмнәр 23 «Солдат». Хикәя 1908-1917 Милләтен коллыкта жәфалаган бер чит халыктан алган алтын медаль бәрабәренә кардәшләренә хыянәт иткән жаһилнең хикәясе 24 «Кияү». 1912-1913 Бәхетсез халыкның иҗтимагый кыйпылчыклары 25 «Мөгаллимә». Драма 1913-1915 һичбер киртәне танымаган, милләтен һәр тарафтан югары күтәрергә тырышкан идеалист бер укытучының маҗарасы 26 «Остабикә». Хикәя 1914-1915 Милли изелүгә карамастан, һичбер газапка бирешмәгән. кирәк булганда ир-ат кардәшләре белән дошманына каршы иңгә-иң торып сугышырга әзер торган намус иясе бер хатынның маҗапалары 27 «Ул әле өйләнмәгән иде!» Хикәя. 1915-1916. Рус мәктәпләрендә укыганга һәм рус адөбияты чаралары белән тәрбияләнгәнгә үз милләтенә булган мыскыллы мөнәсәбәтләр 28 «Ул әле икеләнә иде!» 1915-1916 Рус әдәбиятының тәэсире астында калып, үз милләте кызларына хурлап караган бер җаһилнең хәяты 29 «Юлсызлар» Драма 1917. Милли ихтыяр көчләресез һәм мәгънәви кыйммәтләрсез яшәгәндә янаган хәвеф-хәтәрләр 30 «Дулкын эчендә». Драма 1920-1937 Рус империясе егылуы һәм Төньяк төрекләренең миллиазатлык сугышы тарихыннан кайбер күренешләр 31 «Икс ут арасында». Драма 1921-1937 Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Төньяк төрекләре арасында булган хәлләрнең чагылышлары 32 «Өйгә таба». Роман 1920-1937 Рус гаскәрләрендә хезмәт иткән Идел-Урал офицеры һәм солдатының рухи халәте һәм милли хисләренең ярсуы 33 «Көз». Хикәя 1923-1938 Идел-Урал төрекләре арасындагы рус пропагандасы тәэсире белән мәйданга килгән кайбер иҗтимагый һәм әхлакый гариплекләр 34 «Локман Хәким». Хикәя 1923-1938 Кызыл агуның Идел-Уралдагы тәэсирләре 35 «Олы бәйрәм». Хикәя 1923-1938 Тырышкан шәхесләрнең уңышы — бәйрәм бәхетедер. милли уңышның нигезе — шәхесләр бәхетедер 36 «Җанбаевнч» (руслашкан бер наданның фамилиясе) Комедия 1923-1938 Бер түрәнең тормышыннан колке күренешләр 37 «Утыз еллыгым». Хатирәләр 1927 Гаяз Исхакый тыйнаклык белән тормышыннан кайбер вакыйгаларны аңлата 38 «Идел-Урал». Тарихи мәгълүматлар 1927 Француз, рус. фин һәм японча чыкты 39 «Олуг Мөхәммәт». Тарихи роман 1947 Халкы I миллион булган Казан ханлыгының 10 миллион халыклы рус империясе белән җаннарын аямыйча сугышы 40 «Хатирә дәфтәрләре». Әлегә нәшир ителмәгән налары төзи торган завод-гигант салынуын хәбәр иткән истәлекле таш куелган иде?1 Хәбәрләр үзенекен итте, күңелем тәмам урыныннан купты, әлеге төзелеш турында китап язу теләге белән яна башладым. Иҗатым белән даими кызыксынган Габдрахман ага Әпсәләмов: Мәхмүт, производство командирлары— инженер-техниклар турында берәр әсәр яз әле, син булдыра алырсың төсле, югыйсә, ул тема безнең әдәбиятыбыз өчен һаман да «күтәрелмәгән чирәм» булып кала бирә, дигән иде. Автогигант төзеләчәк урын да — халкыбыз тарихының чишмә башы, борынгы Болгар, чал Чулман буенда. Мәсьәләнең ул ягы да булачак әсәрдә ниндидер роль уйнарга тиеш иде. Әсәр язарга алынганчы мең төрле шик-шөбһә, мең төрле сорау да туды: героик чор, героик характерлар таләп итү белән беррәттән, яңа әсәр яңача фикер йөртү, яңа форма да таләп итәчәк. Җиңеп чыгып булырмы? Вакыйгаларга фәлсәфи гомумиләштерүләр ясап, китапны монументаль әсәр дәрәҗәсенә күтәрә алырмынмы? Алда әйткәннәремә тагын бер игътибарга лаеклы нәрсә өстәлде. 1955-1957 елларда Мәскәү Югары әдәби курсларында укыганда миңа остаз итеп Константин Фединны билгеләделәр. (Татар икәнлегемне белгәч, ул мине үзенә алган). Остазымның бер мәкаләсендә, нәкъ минем романым турында әйтелгәнгә охшаган сүзләр бар иде. «XX гасырның икенче яртысында яшәгән художникның китапларын атом производство новаторлары да укырлар, шунлыктан без элекке әдәби алымнар белән генә чикләнә алмыйбыз», диелгән иде анда. Бу сүзләргә дә колак салмый мөмкин түгел иде. Шулай да — тәвәккәлләдем. Уйларга бирелеп, күз явын алырлык ак диварлар белән бизәлгән якты яңа калага килеп җиткәнемне сизмичә дә калганмын. Иң әүвәл Ленин орденлы «Камгэсэнерго- строй» берләшмәсе органы «Кама таңнары» газетасына, иске танышларым янына кереп чыгасы иттем. Анда да мине яңалыклар көтә иде. Автозавод районында берсеннән- берсе матур йортлар күтәрелә. Аларны СССР Архитекторлар Союзы члены, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган төзүчесе Марат Шакирович Бибишев җитәкләгән йортлар төзү комбинаты сала. Менә 54/08 нче йорт янына аның төзүчеләре җыелды. Ул көнне бер миллионынчы квадрат метр торак мәйданын сафка кертү билгеләп үтелде. Митингтан соң юбилей йортына мәрмәр такта беркетелде. Шул ук көннәрдә Чаллы шәһәрендә концерт залы ачылды. Анда беренче концертны татар артистлары куйды. Концертны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрә Гөлшат Зәйнашева ачып җибәрде... Чаллы урамнарында тоташ ташкын булып машиналар чаба. Ыгы-зыгы, кара сөрем, тынга кабарлык газлы, тынчу һава. Бихисап торбалардан күккә кара төтен бөркелә. Шәһәр санитарияэпидемиология станцияләре җитәкчеләре әйтүенә караганда, соңгы елларда һавада зарарлы матдәләр рөхсәт ителгәннән шактый артып киткән. Заводны сала башлаган елларда мәсьәләнең ул ягы турында бөтенләй борчылмаганбыз. Чөнки, вәкаләтле белгечләрнең аңлатуына караганда, КамАЗның берсеннән- берсе зуррак заводларын һәм шәһәрне төзегәндә һәр нәрсә җентекләп тикшерелгән, бөтен яктан да исәпләнгән, хәтта җилнең кайсы яктан күбрәк исүе дә исәпкә алынган иде. Барлык предприятиеләр санитариясаклау зонасы белән әйләндерелә, дигәннәр иде безгә. Әле дә булса хәтеремдә: җиде заводтан торган берләшмәнең пычранган суларын чистарту корылмалары, башка беркайда да булмаганча, камил иттереп ясалачак дип, язып та чыктылар. Без, диваналар, шул сүзгә ышандык. Чынлыкта исә әлеге вәгъдәләрнең күбесе, сабын куыгы кебек, шартлады яки буш вәгъдә булып һавада асылынып калды. Шәһәрдә әйләнә-тирәнең һәм һаваның чисталыгын саклау мәсьәләсе, вакыт үткән саен, җитдиләнә бара. Без моны шәһәр санитария-эпидемиология станциясе белгечләренең мәгълүматларыннан да ачык күрәбез. Алар төтен һәм газ чыгаручы предприятиеләрне җентекләп тикшергәннәр, күп төрле технологик режимнарның бозылуын ачыклаганнар, һаваны агулаучы предприятиеләрнең бары тик илле процент чамасында гына чистарту корылмалары, газ һәм тузан тоткыч җайланмалар нормаль эшли икән. Металл кою заводында, мәсәлән, 350 гә якын һава чистарткыч бар. Алар металл эреткәндә хасил булучан төрле газларны, корымны үзләренә йотып, тышка бер төрле дә начар исле, кеше организмы өчен зарарлы газ чыгармаска көйләнгән. Агрегат заводында исә хәлләр мөшкел хәлдә, термогальваника, цинклау, декоратив хромлаштыру автоматлары күкерт кислотасы лары бүлеп чыгаралар. Кеше организмы өчен ифрат та зарарлы әлеге газлар еш кына атмосферага эләгә... КамАЗ төзелеп яткан еллар иде. Минем бу төбәктән кайтып кергән юк, айлар буе шунда ятам. Бик күп кешеләр белән танышып хәтта дуслашып киттем. Көннәрнең берендә бер төркем яшь инженерлар белән балыкка төшәргә, зурдан кубып, куна китәргә булдык. Балыкның яхшы каба торган урынын да беләләр икән. Моторлы көймәләргә төялешеп шунда юл тоттык. Балыктан бигрәк мине андагы табигать хәйранга калдырды Ташлы, текә яр. Яр өстендә рәт-рәт «гаскәр кеби» тез, җиз кәүсәле наратлар Шундук эш бүлештек. Ике-өч егет, палаткалар корырга, өч-дүрт егет көймә белән кереп кармаклар салырга булдылар. Мин учакка коры-сары җыярга тиеш идем Су буенда утын ише нәрсә күренмәгәч тауның өстенә күтәрелдем Күтәрелдем дә тирә-юньгә күз салып кабат хәйран калдым. Утын турында онытып адәм аяк басмаган кыргый урманның эчеиәрәк уздым. Коелган ылыс, вактөяк куаклыклар, оя-оя утырган абагалар арасыннан алга киттем. Күлне котырып үскән җикән камышлар урап алган. Күл өстен күрү нияте белән бер якка авып төшкән карт наратның юан кәүсәсе буйлап өскә үрмәли башладым Инде беренче ботакка күтәрелдем дигәндә күл өстендә шау-шу купты берьюлы бер көтү үрдәк һәм лар кыр казы очып китте Андый гүзәллекне минем үз гомеремдә һичкайчан күргәнем юк иде Су өстенең урман күләгәсе төшкән өлеше яшькелт бәрхет Икенче өлеш, күк йөзенең зәңгәрлеген чагылдырып, күзләрне камаштырып ялтырап ята Күз явын алырдай ап-ак төнбоек чәчәкләре чәчелгән Өстәвенә күл балыклы да иде су өстен тынгысызлап, боҗралар ясап алар уйнамый кем уйнасын ди?! Күлнең аръягында ботак шартлап сынган тавыш ишетелде куе наратлык арасыннан ике поши килеп чыкты Алдан килгәне, мәһабәт мөгезлесе кеше барын сизенде, ахрысы, ана пошины туктатып, аны гәүдәсе белән каплады. Шул кыргый күл еллар буе төшләремә кереп газаплады һәм, ниһаять, соңгы баруымның берсендә, элеккеге танышларым белән очрашкач, кайчандыр балык тотып яткан җиргә алып баруларын үтендем — Анда хәзер балык та юк, яр буйларының да рәте-чираты калмады, — дип. баш тартып маташсалар да әйләнеп кайтырга күнделәр Бармасак, хәерлерәк буласы икән. Яр буйлары чокырчакырлар белән ермачланып беткән Сазлык сыман сулык кына бар Төнбоекларның, камышларның эзе дә юк Хәтта наратлар да киселеп беткән Аларны ташыр өчен, басма-күлерчек салганнар Кая карама, чүп-чар өемнәре, учак эзләре Болайга китсә, бик тиздән бу тирәләр, ягъни борынгы Чулман төбәгенең тиңдәшсез матурлыгы тәмам бетәчәк Оныкларыбызга бу тирәләрне мәшһүр рәссам Шишкин әсәрләреннән карарга гына калыр микәнни?!. Заманалар үзгәрде... Моннан берничә ел элек халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты председателе урынбасары иптәш Г. Щеглова экологиягә кагылышлы сорауларга тулы җавап бирә торган иде Папкасын ачар иде дә, алдан ук ятлап куелгандай саннар тезә башлар иде. Кайчак, иптәш Г Щеглоааның сүзен бүлеп, игьтибарны промышленность предприятиеләре эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә юнәлдерү ягын күрәсең. Баксаң, монда да эшләр «ал да гел» икән! Заманалар үзгәрде Бүгенге көндә табигатьне саклау, һаваны чиста тоту, шәһәрдә нормаль яшәү өчен тиешле шартлар тудыру мәсьәләсе белән КПССның шәһәр комитеты да, халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты да даими шөгыльләнә Чөнки соңгы елларда тирә-юнь мохитнең язмышы турында борчылып, шәһәр халкына суларга һава җитмәве турында нәфрәтләнеп язылган хат-шикаять пәриең исәбе-хисәбе юк Бу хатлар хәрәкәттә Заманалар үзгәрә Хикмәте шунда, табигатьне саклау мәсьәләләренә багышланган сессияләр электөгече ябык ишек артында тикшерелми, аңа теләге булган һәр кеше катнаша, үз фикерен, тәкъдимен әйтә ала. Көн тәртибенә табигатьне саклау мәсьәләсе куелса, игъланнар район һәм шәһәр газетларында алдан ук бастырыла. Залда, депутатлардан тыш, хезмәт коллективлары вәкилләрен дә. үзләрен «яшелләр» дин атаган укучыларны да. пенсионерларны да күрергә мөмкин Сессияләр ифрат та киеренке шартларда, җанлы бәхесләр атмосферасында уза Бу турыда матбугатта язып та чыккаладылар Иптәш А Зарипоа- ның хатына игътибар итик Мәкаләнең исеме үк язманың җисемен әйтеп тора «Тизрәк күтәрелик!» «Татарстан табигате аз күрдеме инде төрле зыяннарны? — дип яза ул — Түбән Кама ГЭСыи тезеп күпме җирне су астында калдырдылар Иң бай иң гүзәл болын-әрәмөлек- ләрен югалткан Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай. Сарман районы халкы күпме тормыш итү чыганагыннан мәхрүм калды?!» «Татарстан яшьләре» газетасы күптән түгел «Табигатьне ярату гына җитәме?» дигән темага сөйләшү уэдырдь Әңгәмәдә катнашучылар бертааыштан, табигатьне, тирә-як мохитне саклау, тулысынча кешенең үзәне бәйле дигән фикергә килделәр Бу сөйләшү нәтиҗәсе басылып чыккач, редакциягә хатлар агыла башлады Укучылар «Табигатьтән 41 «Төньяк төрекләренең әдәбият тарихы». Әлегә басылмаган 42 «Татар кызы». Роман 1943-1945 Бар булган милли казанышларын сакларга тырышып та. гыйльми нигезләре булмаган кайбер китаплар астында кабиләчелек тарлыгына кереп киткән ике кыз кардәшнең хәяты. 43 «Хәят юлында». Драма 1940 Милли революция һәм милли күтәрелеш дәверенең иҗтимагый күренешләре 44 «Тәүбә иткән хатын». Хикәя 1948 Әхлак юлыннан чыгу куркынычын атлап үткән бер кызның маҗаралары 45 «Алпавытлар». Гогольдән тәрҗемә. 194$ 46 «Казан тарихы». 1945-1952 Басылмаган» "Милли көрәшче һәм милли әдип Гаяз Исхакый» исемле китаптан (Истан- бул, Османбәй матбагасы, 1955, 16-21 битләр), ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАР! Журналыбыз киләсе елда сезне Гаяз Исхакый иҗаты белән таныштыруны дәвам итәчәк — аның «Сөннәтче бабай» һәм «Зиндан» повестьларын бастырып чыгарачак.