Бер сорауга бер җавап

Журналыбыз хакында сез ннндн фикердә! — Әтием Габдрахман (Троицкида туган) әдәбиятыбыз-сәнгатебез үсешенә сөенеп, аны кайгыртып яшәүчеләрнең берсе иде. Өебездә татар китаплары күп, төрекчә, әзербайҗанча һәм, әлбәттә, үз телебездәге вакытлы матбугатны даими алдырып тора иде ул. Шуңа күрә мин, «Төрек йорты», «Мулла Насретдин»нан әүвәл. татар журналларын укып үстем. Әтием «Ак юл». «Сөембикә», «Шура», «Аң»нарга кызыксыну уятты. Журналлар һәммәсе җыйналып, текмәгә тупланып барганлыктан, аларның элегрәк чыккан саннарын да күздән кичерергә мөмкин иде. Мин аларны бик бирелеп, сурәтләре белән зәвыкләнеп таныша идем. «Кечкенә иптәшләр» журналы да балачагым дөньясын баетып килде. «Казан утлары» белән «Безнең юл» дип аталган дәвереннән үк танышмын. Залим И. Сталин заманында әлифбабыз алыштырылып, туган телебезгә, мәдәниятебезгә ифрат зур зыян салынды. Шул елларда бер ара мин дә татар матбугатыннан аерылып тордым. Әмма тырыш, сәләтле халкым тагын тернәкләнде, матди хәятен, рухи халәтен алга җибәрү, тәрәкъкый иттерү өчен бихисап көч салды. Мин моны «Азат хатын», «Казан утлары» аша белеп, шулардай азыкланып, рухланып яшим. Журналның борынгы мәдәни мирасыбызны кайтару хәрәкәтен, аңа мәхәббәт уятырга омтылуын хуплыйм. Сынлы сәнгате катлаулы язмыш кичергән милләтнең әдәби журналы тышлыгында архитектура намунәләрен, халык сәнгатенең кыйммәтле үрнәкләрен сурәтләп баруына да шатланам... Бу башлангычларны киләчәктә дә дәвам итү яхшы. Борынгы һәйкәлләрнең рәсемнәре. фотосурәтләр журнал битләрен бизәп тора, мәгърифәтле ата-бабаларыбызга. шанлы казанышларыбызга ихтирам уята. Бу җәһәттән мин үзем дә редакциягә булышырга һәрвакыт әзер. Журнал елдан-ел кызыйлырак чыга. Бу, әлбәттә, халкыбызның иҗади дәрманы, дәрте яңадан җанлануын, редакция хезмәткәрләренең җаваплылык тоеп эшләвен күрсәтә. Киләчәктә «Казан утлары» тиражы йөз меңнән ашуын, мәдәниятебезнең колачы, мавыктыру көче, тәэсире тагын да ишәюен телим

Реклама